Логотип Казан Утлары
Этюдлар

КЕМ КЕМНЕ ҖИГӘ?


Кышкы этюд
ин —пенсионер, әмма бик үк сәлперәнгәннәрдән түгел, гамәлемә ярыйм
Гамәлен нәрсә, дип сорау куелса, бар инде шунда: халык контроле
комиссиясенә булышып, төрле тикшеренү эшләренә катнашам, якын-тирәдә
берәр буш лекция булса, анда барып утырам, сораулар бирергә остарып киттем.
Аннары тагын, хатын кушкан йомышларга йөрим, шулардан бушап торган арада
тәрәзәдән карыйм. Бавырга кереп утырган таш кыймылдап тенкәмә тимәгән чакларда,
нәкъ конституциядә әйтелгәнчә, «тәэмин ителгән тыныч картлык кичерәм».
Тәрәзәдән карап торам дигәннән, бер көнне шулай..
Тукта, ана хәтле аңлашып китәсе бер урын бар икән. Мин үземнең төшеп
калганнардан түгел икәнлегемне бер әйттем бугай инде, шуның өстәвенә, белмәгән
кеше белеп торсын, мин профессор күршесе дә. Юлыбыз очрашса, баш кагып
исәнләшеп үтәбез. Башка ягы ярый профессорның, әмма бер ягын һич ошатмыйм:
өендә, ачуым килмәгәе, бозау хәтле бульдог асрый. Буй җиткән бер малае, ишеккә сый-
мастай симез хатыны, үзе, аннары шул ямьсез авызлы бульдогы. Минем бик өнәп
җиткермәгәнне сизенәме дип әйтим, очраганда шул бульдог миңа күзенең агы белән
ничектер астыртын хәтәр итеп карап уза. Авызы бүрек чаклы, кара мунча миче кебек
караңгы авыз, иреннәре акчадан бушаган янчыктай салынып төшкән. Шул «янчык»
читләреннән өзлексез селәгәе агып тора. Үзе зур, үзе иләмсез симез, үзе тавышсыз
тынсыз. Бер караганда, мине — күршесен таныган да кебек. Шулай таныган килеш тә
әлеге теге астыртын-хәтәр күзләре белән әйтәдер төсле бу миңа: «Менә селәгәем генә
агып бетсен дә. тураклап- ваклап тормыйча, берьюлы кабам да йотам мин сине», —
дип әйтә кебек Мин үзем алай усал кеше түгел, әйткәнемчә, гамәленә ярый торган бер
пенсионер, алай бер кабуда ук йотмас йотуын да . Шулай да бульдогның мич хәтле
авызы тирәсеннән уратыбрак узуны хәерлерәк саныйм, ишеткәнем бар: тешләгән
җиреннән җибәрми, ди. ул. хәерсез.
Җибәрмәскә ни хакы бар аның3 Ә минем ашыгыч барып кайтасы җирем булса?
Әйтик, гонорар алырга Бушлай куелган лекция тыңларга. Я булмаса — алла сакласын
да хатын ишетеп тора күрмәсен —нәкъ шул бульдог тешлисе кичне мине берәр кыз-
кыркын чакырган булса!..
Кыскасы, профессорның үзе белән арабыз ярыйсы, әмма бульдог белән бер дә
борчак пешми. Бульдог мине тешләрме-юкмы, тешләсә — кайчанрак тешләр, ук чаклы
нечкәлекләрен бе.тмәстән, шулай да эт белән минем арада тышка бәреп чыкмаган
дошманлык яши бирә. Фактически алып әйткәндә, бәлки, ул мине тешләмәс тә,
астыртын-хәтәр күз карашы дигәнем дә, бәлки, миңа гына шулай күренәдер, ник ачу
сакласын үл миңа, хуҗасы белән баш иеп исәнләшеп йөргәнне күреп тора ич. Мәгәр
шулай да мин анык белән дуслык җепләре бәйләү ягында тугел. Инк дисәң, сәбәбе бар
бушка әпәй черткәнне җенем сөйми Җитмәсә әле, хатын әйтә, шул ямьсез авызлы
этләре өчен нт комбинатыннан сөяк-санак, яры-секгер алып кайтып, этнең үзенә атап
сөяк шулпасы пешерәләр, ди. Билләһи газим, бер эш эшләмәгән шул
М
әрәмтамакка! Эшләмичә ашаучыны гомерем буена җенем сөймәде, инде килеп,
картаймыш көнемдә, мә, рәхим ит, күз алдыңда ялт-йолт килеп шул әрәмтамак
йөрсен.
Тукта, чү, тәрәзәдән карап торам ич әле мин. Урра, үз күзләрем белән күрен
алдым: бульдогка да эш тапканнар, әле нинди генә эш! Җиккәннәр тегене ярыйсы
гына зур чанага. Шлеясен, йөгәнен дигәндәй, бөтен әсбапларын җиткереп
җиккәннәр. Чанага менеп утырган ике аяклы бер күсәк. Күсәкнең кулында чыбык.
Болгап торып җибәрә, хайван-мескен нишләсен, баш өстеңдә кылычтай чыбык
сызгырып торса, хайван түгел, үзең дә йөгерерсең. Шулай итеп шул, минем
бульдогка булган дошманлыгым, уйламаганда, аны кызгану белән алышынды.
Безнең тәрәзә каршында гына «Эрмитаж» бакчасы. Эрмитаж французча тын
почмак дигән сүз икән. Итәрсең безнең ул бакчаны тын почмак. Җәен эскәмия саен
кочаклашып-үбешеп утыручы пар-пар гашыйкларга тимик тә инде —гыйшык тоту
пәйгамбәрләрдән калган. Кышын менә эт җигеп йөри башладылар шул бакчада.
Эчемдәге иблис куана, тәрәзәдән башымны алмыйча карап торам. Ашаганыңны
чыгаралармы, бульдог җаный!
Бер әйләнәләр бакчаны, ике әйләнәләр, әт-тә-тә, сызгырамы баш очыңда сыек
чыбык, өч әйләнәләр бакчаны...
Анда кар бураннары туздырып әйләнә торалар, мин моннан тәрәзә аша саный
торам: өч, биш, сигез, тугыз, ун... Әт-тә-тә-тә, чыгаралармы кәҗә маеңны, бульдог
җаный, шулай ул дөнья, буш ашап ятканны яратмый ул дөнья.
Тукта, чү! Әйбәт кенә санап килгәндә, тормоз килеп чыкмасынмы! Бармак ун
гына икән ич минем. Үз чиратымда бу эшкә мин хатынны да җикмәкче булып, аңарга
кычкырдым:
— Китер бармакларыңны, тизрәк китер, юкса учетны чуалтабыз,-’ мин әйтәм.
Җигәрсең хәзерге хатыннарны юк-бар эшләргә! һәрвакытта шулай булганы
кебек, бу юлы да хатын бозды эшемне. Аның ул бармаклары нәкъ шул миңа кирәк
минутта бәрәңге әрчеп маташа, имеш. Фактически алып әйткәндә, хатын эшне
бозмады, хатын күземне ачты.
— Әйтәсе дә юк, эш табылган профессор малаена, — диде хатын, исе
китмичә генә тәрәзәгә күз салып, — ВУЗга керә алмады, эшкә керергә ялкаулык
куәтле, эт җигеп чапмаса соң...
Анысы гына бер хәер иде, бер авыз ачылгач, кызган шәптән мине дә кырып
салды:
— Ә син, карт тиле, шаккаткансың, һич югы, әнә ипигә барып кайтыр идең,
кибет ябылганчы...
Ипигә барып кайтырга була. Берәр җирдә бушлай лекция сөйләми ләрме? Аны
да тыңлап чыгарга була. Ишек төбендәге киезне селкеп керсәң дә бер эш.
Ә менә бульдог белән дошманлашып йөрүне бүгеннән үк бетерәм. Бульдогның
ни гаебе бар, авызы ямьсез булса да, хайван ич. Җитмәсә, әнә җигеп тә йөри
башладылар үзен, мескенне. Ә менә профессорның күсәк хәтле эшлексез малаен
җигәргә кемнең дә башы җитми. Киресенчә, әлегә малай үзе җигә. Бер көнне
бульдогны җиксә, икенче көнне атасын җигә. Дөресрәге, атасы белән анасын көне -
төне җигә.
Ә хатын мине тәрәзәдән карап торган өчен ачулана. Тәрәзәдән карап тору да
эш. Ипигә бару да эш. Ишек төбендәге киезне селкү дә эш. Бушка лекция тыңлау
да эш.
Әнә профессор өчен борчыл син. Бөкресе чыкса чыккан, тартырга калган баш
тарта. Бульдогы малайны, профессор икесен дә — бульдогны да, бульдогтан
башка эш тапмаган малай-күсәкне дә тарта.
БЕРВАКЫТ
ШУЛАЙ БУЛА...
Киңәш
Бернард Шоу янына, үз шигырьләрен укырга дип. бер яшь шагыйрь килгән.
Шуларны тыңлагач. Шоу егеткә сорау биргән;
— Шигырьләр яза башлаганчы сез ни белән шөгыльләндегез?
— Башта мин врач булырга теләгән идем, аннары, медицинаны ташлап,
шагыйрь булырга карар кылдым. Чөнки кешеләргә күбрәк файда китерәсем килде.
— Мин сезгә поэзияне дә ташларга кушар идем. Медицинаны ташлап сез
кешеләргә шактый күп файда китергәнсез бит инде,—дигән Шоу.
Тегүче белән язучы
Атаклы инглиз язучысы Бернард Шоу турында. ул теләсә нинди сорауга да бик
үткен җавап бирә икән, дип сөйлиләр. Лондонның бер тәнкыйтьчесе шуны үзе
тикшереп белмәкче була һәм Шоуга четерек ле бер сорау биреп карый:
Тәнкыйтьче белән тегүче арасында нинди аерма бар?
— Минем тегүчем минем тәнкыйтьчеләремнән күп тапкыр акыллырак. Тегүче бит
костюм тегәр алдыннан һәрвакыт үлчәү ала. Ә тәнкыйтьчеләр минем әсәрләрне
үзләренең иске үлчәүләре белән үлчиләр,— дип җавап бирә язучы.
Диңгез турында әсәр
Бер яшь француз язучысы үз әсәренә Мопассан биргән бәя белән килешми. Ул
«Диңгез> исемле роман язган булган.
— Бу китабымда диңгез сулышы да. аның ароматы да, аның гайрәтле шаулавы
һәм дулкыннарының сикерешеп уйнавы да бар дип уйлыйм мин,—ди автор.
— Боларның бөтенесе дә бәлки бардыр, ләкин дннгез турындагы •сәргә суны нигә
шул хәтле күп тутырырга кирәк булды икән? —ди Мопассан
Танышларның берсе
Күренекле француз язучысы Ежен Сю «Тарих мәгарәләре» дигән китабын
язганда бик күп караклар һәм бандитларны күзәтә, аларнын тарихын өйрәнә,
портретларына штрихлар яза. Ләкин шулай йөргән көннәренең берсендә ул
кесәсендәге шул язмаларын һәм 150 франк акчасын югалта. Икенче көнне исә
аның адресына бер пакет китерәләр һәм анда шундый яз у да була:
«Янчыгыгызны ачып карагач ук сезнең кем икәнлегегезне белдем. Язуларыгызны
кире кайтарам. Мин аларны зур кызыксыну белән укыдым. Ләкин кайбер
сүзләрне дөрес аңламыйсыз икән. Мин шуларга төзәтмәләр керттем. Шуның
өстенә тагын үземнән 35 сүз өстәп яздым. Миндә калган 150 франкыгыз шул эш
өчен түләү булыр. Сезнең күптәнге танышыгыз...»
Матур күлмәк
Бер яшь шагыйрь күптән түгел генә никахланган хатыны белән кунакка килә.
Хатынын аның бик ошаталар.
— Ул искиткеч чибәр!—дип кычкырып ук әйтә өй хуҗасы.
Ә хуҗаның хатыны исә, иренең сүзенә өстәп:
Өстендәге күлмәге—менә дигән бер поэма бит! —дип соклануын
белдерә.
— Алай гынамы соң! Ул күлмәк —ике поэма, ун эпиграмма һәм калын
журналларда бастырган ике тәнкыйть мәкаләм минем,—ди яшь шагыйрь,
үпкәләп.
Киресенчә эшләргә
Бер яшь рәссам Швейцариянең атаклы художнигы һәм сынчысы Беклинга
болан дип зарлана икән:
— Мин бер сурәтне ике-өч көндә ясап өлгертәм, ләкин аны сатар өчен ике-
өч ел вакыт кирәк була.
— Ә сез киресенчә эшләп карагыз,— дип киңәш бирә Беклин,—
рәсемегезне ике-өч ел ясагыз, аннары ул ике-өч көндә сатылыр.
Алдану
Опера җырчысы премьерадан соң өенә кайткач үксеп-үксеп елый икән:
— һәммәсе алдакчылар, әшәке җанлы нахаллар!
— Нәрсә булган, әнкәсе? — дип сорый анардан ире.
— Мина нибары алты букет бүләк иттеләр.
— Ник, азмыни бу?
— Ә мин бит унике букетлык акча биргән идем,— ди хатыи.
Спектакль әзерләгәндә
— Беләсең бит инде, дус кеше, миңа бу спектакльдә бик дуамал, бик
тискәре кеше ролен башкарырга кирәк. Шуңа нинди грим яхшырак булыр икән?
Әйт әле киңәшеңне?..
— Минемчә, сина бернинди грим да кирәкми. Үзең тормышта ничек булсаң,
сәхнәгә дә шулай чык. Шуннан яхшысы булмас! —ди икенче артист үзенең дус
кешесенә.