ИРТӘГӘГЕ КӨНГӘ АТЛАГАНДА...
атар халкына хас куркам сыйфат-ларның берсе — тыйнак гадилек. Бу сыйфат Энҗе Меэминованың •Бүләгем»1 исемле җыентыгына кергән шигырьләренә дә үз мөһерен баскан. Алар да үзләренең гади һәм аңлаешлы булулары белән аерылып торалар.
Тагын шунысы да игътибарга лаек: Э. Мө>- миноаа тематик тарлыкны белми. Киресенчә, аны һәрнәрсә илһамландыра, һәрнәрсәдән ул үзенә шигърият тоба. Менә шагыйрәнең үз сүзләре:
Полммы ди. кыр.тнры да. урманы да.
Кояшы да яңгыры ди.
бураны ди -■
Пар да мине гашыПк нти.
әсир итә.
Вер да минем күңел кылын чиртеп үтә — шатланам мин!
Ләкин Э. Мөэминоаа ни турында гына язмасын, аның игътибар үзәгендә торган нәрсә бер —совет кешесенең олылыгын, матурлыгын, гүзәллеген раслау.
Сыгылмалы билкәйләрең
өзелеп тора.
Толымнарың иңнәрең»
сибелеп тора...
Керфекләрең 1«>лш нурын
сирпеп тора, Нәфис тә син. тыЛник та син. гүэәлсен дә1
Шагыйрь күңелен кузгатырдай коч бар синдә.
Бу юллар асылда «Туган илем табигате горурлыгы» саналган каенга тебелгәннәр Ләкин автор теманы шулай борып җибәргән ки. шигырьдән укучыга «сафлык бор- коп торган» кыз образы иул суза. Ул матурлыгы белән масаймый, һаваланмый, үтен башкаларга каршы куеп, борын чеер-
’ Энҗе Меямином. Бүләгем Казан. 1В70. Редакторы Мәхмүт Хәсәен. ми. Аңарда — ачык чырай, якты йез. югары зәвык, һәм ул укучыны да дусларча, иптәшләрчә шундый ук гүзәллеккә чакыра.
Матурлыкны болай раслау Э Мөэминовә- ның шигърият дөньясын һәркем өчен ачык итә. Керергә телисең икән, рәхим ит.
Баскан җирдән китеп булмый.
Китеп булмый
Баскан урыным магнитланган!
Тугай җиргә торган җиргә, үскән җиргә.
Мәхәббәтем мнне шулай
бәйләп куйган! —
ди Э. Меэмииоаа үзенең туган илне сеюгә багышланган бер шигырендә. Беренче карашта бу хис тарлыкны, җирле йомыклыкны алга сөрү булып күренергә моммии. Ләкин, юк. Шигырьнең пафосы башка: анда милли згоиэм түгел, дуслык-тугаилык хисе — хуҗа, анда пролетар интернационализм рухы—хаким. Мондый идея-эстетик яңгырашка автор ничек ирешкән соңТ Принцип шул: туган җирне сою хисе күрше матурлыгын тирән хөрмәт итү нигезендә тәгъбир ителә. Дерес, бу алым татар совет поэзиясе өчен яңалык түгел. Алыгыз зур талант иясе Нури Арслановның «Сагындым» исемле шигырен. Биредә дә шул ук принцип кулланылган. Ләкин уртаклык шуннан узмый. Чөнки Э. Мәзминова остазлар салган юлдан барганда да үзенчә эш ите. Моны әлеге ике шигырьнең тезелешеннән — композициясеннән үк күрергә момкин. Нури Арсланов шигырендә һәр куплет икегә бүленә. Аның беренче олеше күрше матурлыгын сурәтли:
Диңгез диңгез!
К яш нурларында
Мпллн<н та-зар Ле.тон кнПынаыц.
Син иректәй иркен...
Бер-берпәроне дәрт һәм темперамент өстәп чиратлашкан бу юллар «иркен» сүэен-
Т
дә авазларның яңгырашын иң югары ноктага күтәрәләр. Кыска пауза барлыкка килә. Аннары куплетның соңгы өлеше яңгырый:
Мин. шулай да.
Иделемне өзелеп сагындым.
(«Казан утлары». 1968. № 4. 45 бит.) Күренә ки, куплет идея-эстетик яктан очланган, шагыйрь әйтергә теләгән тел фикер укучыга хәзер үк билгеле. Алда бу фикер яңа вариантларда кабатлана гына. Э. Мөэминова шигыренең композициясе икенче төрле.
Кайда көчле тарту көче?
Кай яктарак?!
Җанга якын.
җанга газиз Кайсы тараф?
Бу сорауга җавапны укучы бары тик шигырь ахырында гына таба.
Гомумән Э. Мөэминова укучы күңеленә үз сукмагын салырга тырыша. Хәер, башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки бүгенге сәнгать таләбе шундый — һәр талант үзенчә булсын! Әйтергә кирәк, авторның бу юнәлештәге эзләнүләре бушка китми. Э. Мөэминованы бүгенге көндә башкалар белән буташтырырга мөмкин түгел. Чагыштыру өчен өч яшь автор: Мөхәммәт Са- дыйков, Илдус Әхмәтҗанов, Энҗе Мөэми- кова. Алар бер ук темага — бөек юлбаш-чыбыз Ленинга багышлап шигырь язганнар. Шигъри фикерләү объекты уртак булуга карамастан, шигырьләр бер-берләрен кабатламыйлар. Чөнки һәр автор темага үзенчә якын килгән, һәркайсының үз буявы, уз тавышы бар. һәркайсы теманы үзенчә фикерли, үзенчә тәгъбир итә. Мөхәммәт Садыйковның «Кинән бер, күңелем» исемле шигырьләрендә Ленин образын сурәтләү бурыч итеп куелмый. Автор бары тик юлбашчы тормышына бәйле детальләрне ала һәм шулар мөнәсәбәтендә Ленинга булган үзенең эчкерсез мәхәббәтен җырлый:
Ильич торган музей-йортка киләм.
Юлым — чирәм түгел, келәмдер. Даһи салган сукмакларда йөреп Кинән бер. күңелем, кинән бер.
Шигырь — хисле, ягымлы, самими. Ул — темага лирик планда якын килү мисалы булып тора.
Менә икенче шигырь: исеме — «Ленин», авторы — Илдус Әхмәтҗанов. Ленин — тормышны үзгәртеп коручы, даһи фикер иясе. Автор юлбашчы образының менә шушы ягын шигырьгә салган:
Коры җилләр ил бакчасын Комнар белән кайчак күмә. Шул чагында илбакчага Яңгыр булып берәү килә —
Ленин!
Җир өстендә шартлау, үлем — Кемнәр җиңә, кем җиңелә... Шул чагында яу кырына хаклык булып берәү килә — Ленин!
(«Соц. Татарстан». 16 август. 1970 ел.)
Игътибар итик: шигырь тукымасында образны конкрет төсмерләрлек анык буяулар, реаль детальләр юк. Биредә алар урынын шартлы рәвештә гәүдәләндерелгән го- мумлек, метафора алган. Сурәтләү мәйданы да соң дәрәҗәдә гомумиләштерелгән: «Илбакча» — ул гомумән илбакча, «Җир»— гомумән җир. Аларның берсе дә урын, вакыт ягыннан чикләнмәгән, конкретлаштырылмаган. Ни өчен? Авторга образны күтәрергә, сурәтләү мәйданын киңәйтергә һәм, ниһаять, кыска, ләкин сыйдырышлы итеп әйтергә кирәк. Шигырьдә Ленин образының бер ягы чагылыш таба — аның бөеклеге, даһилеге. Шушы ук сыйфат Э. Мөэминоеаның «Россия тудырды Ильичны» исемле шигырендә дә сурәтләнә. Ләкин биредә максатка юл башка. Барыннан да элек авторның буяулары — тормышчан, детальләре — конкрет.
Бер тубал чәчүлек. Әремле, кантар җир... Сукага иелгән хәлсез ир. Күз яше. тир белән буразна чылатып.
Ялварып, аллага табына.
Китерелгән юллар укучыны турыдан-туры Бөек Октябрь Социалистик революциясенә кадәр булган чорга алып китәләр. Әйе, бу— шул заман тормышы сурәте. Аны буташтырырга мөмкин түгел, ул — анык, тарихи конкрет. Икенчедән, шигырь үзенең төзелеше ягыннан да шактый үзенчәлекле. Кинематография термины белән әйткәндә, аның тукымасы кыска-кыска «кадрлар«дан үрелгән. «Бер тубал чәчүлек» — менә шигырьнең кереш кадры. Моннан соң: «Әремле, кантар җир». Аннары: «Сукага иелгән хәлсез ир»... Күрәсез, һәр кадр үзенчә бөтен, һәркайсының үз буявы, үэ сурәте бар. Аларның чиратлашуыннан образлы фикер алга атлый, шигырьдә хәрәкәт, үсеш туа, күренеш киңәя, тулылана. Ниһаять, менә соңгы кадр: «күз яше, тир белән буразна чылатып, ялварып, аллага табына».
Хәзер кирәкле барлык буяулар салынган. Күренеш әзер. Автор шунда У* укучыга мөрәҗәгать итә:
Җиңелме шул ирдә ышаныч уяту. Мул тормыш, трактор.
электр хакында?
Сүрвтлаү тукымасында бу сорауның назиры зур. Беренчедән, ул кабул итүне а«- тмлвштыра, укумы тыңлаучы гына булып илчый, автор белән бергә хис итәргә, фи- мр йөртергә, уйланырга алына. Икенчедән, һар яңа күренештән соң кабатланып килгән •мге сорау укучыны шигырьнең финалын кабул итәргә әзерли. Ниһаять, менә финал
Башкарыр эчен бу авыр һәм зур эшне.
1 Россия тудырды даһины — Ильичны!
Бу юллар шигырьнең иң югары ноктасын, композиция үзәген тәшиил ителер Алар Ленинның даһилыгын, аның тормышны ре-волюцион нигездә үзгәртеп коруга багыш-ланган титаник хезмәтен берьюлы яктыртыл җибәрәләр. Укучы алдына Ленин образы килеп баса.
Үзенә генә хас шигъри фикерләү алымын раслау җәһәтеннән Э Меэминованың тагын бер шигырен күрсәтеп үтәсе килә Ул —«Синең бәхет җиңел бәхет түгел». Шигырь укытучы эшчәнлеген олылый, аның Мтлаулылыгын ача, иҗади булуын күрсә- те, Шунсы да игътибарга лаек: шигырьнең сурәтләү тукымасы бүген — хәзер афоризм булып китәрлек тәгъбирләрдән үрелгән.
8мр юлдан үл коен»
бару җиңел.
Тигез «ирдә юл салу да
читен түгел.
Кыяларга сукмак салу —
читенрәк!
Тни күңелгә юл салудан
җиңелрәк!
Синең бурыч —
Күңелләргә сукмак салу!
Сукмак салыр үзәннәрне
табып алу!
Бу юллар ифрат сыйдырышлы һәм тирән Әйтелгәннәрдән күренә ни, Э. Мәэминова- иың укучы күңеленә үз сукмагы бар.
Ләкин иҗат зше — ул е злейсез эзләнү, дяими тынгысызлык. Аның табигате таләпкәй: бүгенге нәтиҗә иртәгә яңа ачышлар белән баетылсын, йереи типсен, екыл эшләсен. күңел талпынсын! Бары тик шушындый иҗади атмосферада яшәгәндә генә бүгенге үзәнчелекне иртәгә ныгытырга, үстерергә мемкнн.
Хелбуии, иртәгәге көнге атлаганда Э Меэ- мнновв эчен бүген хәл итәсе мәсьәләләр *• юк түгел. Барыннан да элек авторның кайбер шигырьләрендә чәчмәгә тартым- иык сизем Урыны-урыны белен исе У сыйфат шигырьнең ритмик хуҗалыгын бетәнпей туздырып ташлый, аны гади сей- дәрәҗәсенә төшерә. Әйтик менә юл- мр:
Син бит минем өчен
жир й әзе илә
Ин кадерле кеше ..
Бүген мин китом...
Сугышка...
Кет син мине яме!.. —
Дигән сүзләреңне ншетэм..
Китерелгән өзеккә шигырь сыйфаты бирүче бердәнбер сыйфат — җөмләләрне баскычлап язу. Аны алып ташласак, шигырьлектән һич ни калмый.
Чәчмәгә тартымлыкның тагын бер билгесе бар. Ул — шигъри фикерләүдәге корылык. Бу очракта шигырьнең үлчәве дә саклана, ритмы да төзек, рифмалары да аһәңдәш була. Ә шигырь тәзсир итми. Менә «Лампа яктысы» исемле шигырь. Аның эчтәлеге шулай: кыз беречче мәртәбә гашыйк була, ә егете шуннан соң күп тә үтми үлә. Әйтәсе дә юк. тетрәткеч драма. Тик шунсы кызганыч: шигырьдә аны югары температурада тәгъбир итәрлек хис юк, кайнарлык юк. Биредә шигырьне драматургии яктан дөрес оештыру осталыгы җитенкерәми. Чыннан до:
Бүген синең табут янында Башым иеп. каЛгы иичерәм .
Ситуация ачык: егет табутта, кыз табут янында. Вакыйганың вакыты —бүген Укуны дәвам итәбез: һич онытмыйм, ппыр ет нде — Илдә сугыш барган Чор иде—
Биредән исә вакыйга бүген түгел, болки Батан сугышы елларында булган кебек аңлашыла. Ул чагында ничек итеп егет бүгенгә кадәр табутта ята алсын икән? Аннары тагын бер сорау туа; егет сугыштамы, әллә өйдә авырып үләме?
Кышның . салкын бер ноне Фаҗигале хәбәр китерде Синең гомер.
гомер өзелде...
Бу юллар әлеге сорауга җавапны бирмиләр, контекст та ситуацивне ачыкламый. Сурәтләү тукымасындагы мондый буталчыклык — ул шигырьне драматургии яктан оештыру җитенкерәмәү бәласе.
Сүэ уңаенда автор игътибарын тагын бөр мәсьәләгә юнәлтәсе килә. Мәгълүм ки. ши-гырьләр кәшәләр кебек: аларның кайберләре бик тиз үлеп китә, кайберләре исе яши де яши. Андыйларга вакыт җиле кагылмый. еллар тузаны кунмый. Сер нәрсәдә соң? Моңа җавап итеп конкрет мисал китерик. Мене Нури Арсланов шигыре — .Нигә?»
Мин елмаеп килем ерактан ук -« Шәүлән генә синең күрелсен... Эчемдәге тышымда шул минем. Син дә нигә шулай түгелсең?
Игътибар итик: шигырьнең беренче купле-тында ук бәхәс башлана, драматик конфликт калкып чыга. Әһәмиятле бәхәсме бу, тормышчан конфликтмы? Әйе, тормышчан конфликт, чөнки ул бик күп кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба; ниһаять, бу—тирән мәгънәле конфликт, чөнки аның нигезендә кеше матурлыгын раслау, аның сафлыгын, турылыгын, эчкерсезлеген, принципиальлеген, кыскасы, кешедә югары әхлак нормаларын раслау ята. Шигырьдә нәкъ менә шушы җәһәттән чыгып бәхәс бара:
Уйлыйсындыр: «Бу — кол инде миңа. Түгелә икән яше түгелсен».
Сөйгәнне кол итү. колны сөю — Сөюмени! Хаклы түгелсең„
(«Казан утлары». 1068. № 4. 46 бит.)
һәм бу бәхәс көн тәртибеннән төшми торып, әлеге шигырь үзенең әһәмиятен югалтмаячак. Э. Мөэминованың «Бүләк» исемле җыентыгында да тормыш конфликтларын чагылдырган шигырьләр юк түгел. «Әйтегезче шуны, аналар!» — шундыйларның берсе. Ләкин аларның саны әлегә аз.
Тормышны үсештә. хәрәкәттә, андагы конфликтларны җиңү процессында сурәтләү урнына, автор еш кына күз ачып йомганчы туган хисләрне беркетеп калырга омтыла. Бу хәл исә шигырьләрнең гомерен кыскартуга илтә. Ниһаять, Энҗе Мөэминова алдында торган бурычларның берсе — шигырьләрнең эстетик камиллеген күтәрү. Бу җәһәттән караганда, шигырьләрнең бүгенге көн дәрәҗәсе дә түбән түгел кебек. Аларның ритм-рифма киеме эчтәлеккә ярашып тора, тел чаралары укучының эстетик зәвыкларын күтәрүгә хисапланган. Автор авазларның аһәңлегенә дә тиешенчә игътибар итә. Укучыны борчыган нәрсә хәзерге көндә бары шул: «чи» калган, эшкәртелмәгән урыннар бар.
Мәктәп залы.
Түрдә стенд тора.
Ә стендтан карый рәсемнәр.
Соңгы юл башындагы «ә» ритм агышы белән «стендка» тоташа һәм бозылган суз — «эстендтан» барлыкка киле Шуя ук куплетның дәвамы да эшләнеп җитмәгән.
Алар арасында синең дә
Миңа бүләк иткән рәсемең бар.
Өченче юлда бер иҗек җитмәү, дүртенчесендә бер иҗек артык булу сәбәпле, өченче юлны тотлыгып, дүртенчесен йөгереп укырга туры киле. Тагын бер мисал!
Өй арасында да адаша.
Биредә «да» авазларының чиктән тыш бергә өелүе җөмлә аһәңлегенең әсәрен генә дә калдырмый.
Китерелгән мисаллар берәүләргә бик вак, авторны юкка борчу булып күренер* гә мөмкин. Җавап шул: шигырь яме — фикер белән, фикер яме — форма белән. Э. Мөэминованы алда яңа үрләр кете. Шундыйларның берсе—Ленин обрезын тудыру. Бу юнәлештә автор тарафыннан билгеле адымнар ясалган инде. «Россия тудырды Ильичны» шигыре нәкъ менә шушы турыда сөйли. Ләкин Ленин бөек юл-башчы, даһи фикер иясе, тормышны рево-люцион нигездә үзгәртүче титан гына түгел, ул иң кешелекле кеше дә. Бурыч менә шундый образны тудырудан гыйбарәт. Дәрес, яңа иҗат үрләренә менү өчен талант кирәк. Ләкин ул гына да җитми, эстәвенә тагын хезмәт кирәк. Бу уңайдан Флобер сүзләрен хәтергә төшереп үтик: «Мопассан: Әйтогезче, миңа язучылыкны дәвам иттерергә кирәкме, моның эчен миндә талант бармы;
Флобер: Талант —ул хезмәт һәм чыдамлык. Эшләгез!»
Флобер сүзләренең мәгънәсе шунда: талант ачыклангач төп игътибар хезмәткә юнәлдерелергә тиеш. Чөнки талентка ия булып та. тәртипле, культуралы хезмәт җитешмәү аркасында вакытсыз сүнеп калган «йолдызлар» сирәк күренеш түгел.
Шушы хакыйкатьне истә тоткан хәлдә Э. Мөэминова үзенең алдагы иҗат эшчекле ген до талант һем хезмәт берлеген тагын да нәтиҗәлерәк кулланыр дип ышанасы
ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр кафедрасы мөдире, доцент.