Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛ ҖЫЛАМЫЙ...


Габдулла Тукайның образлы фикерлзү үзенчзлегена карага
атар филологиясенең «узәген» Тунай «урындагы фанни хезмәтләр тешкил ита. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Габдулла Тукай иҗаты — безнең горурлыгыбыз, аның мирасы татар халкының иң мечатдәс байлыгы санала. Одәбии фәненең бүгенге үсеш дәрәҗәсе ион тәртибенә куйган мәсьәләләрнең һәммәсе диярлек аның иҗат мирасы мисалында хәл ителә. Тукай хакында яхшысыннан һәм яманыннан гаять куп сайда мәкаләләр, йезләрчә китаплар язылган. Киләчәкто алар тагын да күброк язылыр. Чоики шагыйрь иҗатында ачыклыйсы һәм тирәнәйтәсе урыннар, ер-яңадан кузгатылырга тиешле мәсьәләләр җитәрлек әле. Габдулла Тукай әсәрләренең сәнгатьче эшләнеше, әдипнең образлы фииерләу үзенчәлеге иебек проблемалар һәм халык шагыйренең индивидуаль иҗат йоэен билгеләү белән бәйле башка «үп мәсьәләләр тагын да җитдирәк һәм игътибар беләнрәк әйрәнүне кәгә. Бу мәкаләдә без шуларның кайберләренә тукталып узмакчы булабыз.
Сүзне Габдулла Тукайның образлы фикерләвенә бәйле масьәләләрдән башлап ютәсе килә. Чыинач да. аның иҗатында халыкның милли узенчәлеге ничек чагыла! Аның конкрет ссбәпләре ииндиләр!.. Андый конкрет сәбәпләрнең берсе итеп, иң »л«к Тукайдагы фикерләу һәм юморның фольклорча нюанслыгын, ягъни теге яки бу шигырьдәге образга салынган топ эчтәлекнең, халык иҗаты әсәрләрендэгечә, бәләкәй генә эмоциональ детальләр һәм сизелср-сизелмәс кенә мояънә тәсмерләре аша алдан ук ишарә ясалып, сиздертеп куелуын күрсәтергә мамкин. Шагыйрьнең милли үзенчо- пекле стиле формалашуда топ рольне шулар уйный. Язмыш Тукайны бик яшьли гади халык массалары арасына ташлый. Булачак шагыйрь халык кулында үсә. аның әкиятләрен, җыр бәетләрен тыңлап, фольклор әсәрләренә хас образлы фикерләү алымнарын үзләштереп үсә.
Тукайның «нюанслы» фикерләү алымында татар халкының характерына хас үзәнчелекләр. барыннан да бигрәк халыкның үз үзен тота белүе һәм эчке кайнарлыгы ■«и. Мариэтта Шагннан сүзләре белән әйткәндә, ат.ың меселман әйләреидәгс тарә- хеләр кебек, үзенең бәген дәртен эчкә каратыл яшәве чагыла Тукай талантында тетәр халкының гаҗәеп эчкерсез һәм сеф. ләкин кайбер шәрык халыкларындагыча «Ү>'ә бәрелеп тормаган. ә тын алу кебек, елмаю кебек гаять табигый һәм нәфис *>*оры да гәүдәләнә.
Шуны истән чыгармаска кирәк, фикерләү «нюанс» характерында булганда, әдәби иҗат процессы капма-каршылыгы соң чиккә җиткәнче гиперболаштырылгаи күзал- пхутирның кинәт алмашынуы тосендә түгел, ә бәлки үзара охшаш, бердәй диярлек ■Моциацияләрнең сизелер-сизелмәс хәрәкәте яки болан карат анда берничек тә
Т
янәшә тора алмастай тоелган, бары тик «вак-төяк» сыйфатлары буенча гына якыная төшкән күзаллауларның үсеше рәвешендә бара. Әдипнең фикерләү процессындагы иҗади башлангыч әнә шул «вак-төяк» сыйфатларны, мәгънә төсмерләрен тотып ала белүдә күренә. Әдәби фикерләүнең шушы үзенчәлеге хглык җырларында ачык чагыла, моны да вакытында Тукай күрсәтеп узган иде. Билгеле булганча, халык җырларының һәр куплеты, гадәттә, ике кисәктән тора. Еш кына әлеге ике кисәкне бәй
ләүче җепләр күренеп тормаска, кисәкләрнең эчтәлеге дә төрле-төрле булып тоелырга мөмкин. Әмма һәр очракта диярлек сизелер-сизелмәс мәгънә төсмерләре белан әлеге кисәкләр үзара бәйләнгән була, һәм җырның бетен күркәмлеге дә шул мәгънә төсмерләрендә ачыла. Образлы фикерләүне характерлый торган чыганаклар, ахыр чиктә, халкыбызның үзенчәлекле тарихи үсеш юлына барып тоташа. Шул хакта свйлк торган күп төрле үзенчәлекләр арасыннан иң элек искелек белән яңалыкның үрелеп килүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Тормыштагы яңа фикерләргә колак сала бар, белән бергә, халыкның сәнгатьчә фикерләве куп гасырлар буе тарихи үсешнең характерына яраклаша килгән. Образлы фикерләү процессы халыкның тарихи үсеш про
цессыча карап формалашкан.
Гаилә тәрбиясе, мәдрәсәдә уку. тормыш мәктәпләре, алдынгы карашлы татар
интеллигенциясе арасында хөкем сөргән атмосфера — шуларның һәммәсе Тукай психикасына мәгълүм бер милли фикерләү алымнары һәм калыплары салган була. Ул калыплар халыкның бай. тарихи тәҗрибәсен дә, классик шәрык мәдәниятен, аның
гаять кызыклы һәм мөһим үзенчәлекләрен иҗади үзләштерүне дә уз эченә ала. Шуның белән бергә, татар халкының тормышына һәм психикасына киң рәвештә рус һәм Көнбатыш цивилизациясе үтеп керә башлагач, әлеге калыплар җимерелә, яңалары формалаша тора. Үз вакытында А. И. Герцен дөрес билгеләп үткәнчә, «Казан — ике дөньяның очрашкан һәм күрешкән урыны. Шуңа анда ике: Шәрык һәм Гереп] башлангычлары, сез аларны һәр чатта очратасыз; биредә алар, бер-беренә өзлексез, тәзсир итешүдән, үзара якынайган, дуслашкан, характеры буенча өченче бер яңа башлангыч оештыра башлаган» '. Бу җәһәттән, географик урыны, тарихи роле белән дә Казан борынгы Ереванны хәтерләтә. Һәр ике шәһәр Шәрык белән Гарәпнең, Көнчы
гыш мәдәнияте белән Көнбагыш мәдәниятенең очрашкан ноктасында урнашкан, аермә шунда гына, Ереван бу ноктаның чигендә, тышны ягында, ә Казан исә аның эчке] ягында. Һәм Казанның шушы хәле татар халкының сәнгатьчә фикерләвенә дә тәэсир ясый. Шәрык һәм Гареп традицияләренең бер-берсенә йогынтысы монда аеруча көчле бупа. Тагын шуны метан чыгармаска кирәк: уз территориясендә яшәүче терки I халыклар белән Европа илләре арасында мәдәни арадашчы ролен үтәгән Россия узе j дә, Көнбатыш халыклары күзлегеннән кзраганда, Шәрык иле саналган.
Тукай стиленең новаторлыгын тәэмин иткән төп фактор, шулай да. заман узе. XX йөз башындагы революцион һәм милли азатлык хәрәкәтләре эпохасы уэенаң эстетик асылы белән дә бай була. Революцион чынбарлыкның рәхимсез нурлары якты
лыгында искә җәмгыятьнең яман шешләре һәм җыерчыклары аеруча ачык беленә
башлый. Ә халык тормышы X. Ямашев. Г. Коләхметов кебек батыр улларының көрәше белән тагын да ачылып, нурланып китә. Халык тормышындагы трагик хәлләр дә мең төсле төсмер ала. бу үз чиратында татар романтизмындагы берничә тармакның үсешенә нигез бнрә. Шуларның һәммәсе Г. Тукай психикасының характерын билгели.
бу — шагыйрьнең чынбарлыкка эмоциональ мөнәсәбәтендә дә чагылыш таба.
Г. Тукайның үзен чолгап алган тирә-юньгә мөнәсәбәте күпкырлы һәм катлаулы, шул ук вакытта искиткеч камил дә. Шагыйрь уз заманындагы чынбарлык белән берничек тә нилешеп яши алмый. Ул буржуаз дөньяның «тимер читлегендә» интегә һәм шул хис аның шигъриятенә трагик авазлар сала, бу — Тукайны М. Ю. Лермонтовка якынайта. Тукай тормышның комик якларына да кискен мөнәсәбәтен белдереп бара. Б^ры аңа гына хас үтергеч ирония белән бай һәм муллаларны, сатлык нәширләрне һәм милләтчеләрне камчылый һәм Тукай шигырьләрендә Гейне сулышы. Сабир иөлуе ишетелә башлый. Социаль симпатия һәм антипатияләрнең аныклыгы, халык алдындагы шәхси җаваплылык һәм гражданлык бурычларын тирән аңлау Тукай
1 Литературное наследство. Рус телендә. 61 том. Мәскәү. 1953 ел. 19 бит.
мирасын Некрасов мирасына якынайта. Тукай лирикасы, аның езел.-эн омэт һәм кай- ф мр аша балан сугарылган җырлары кайчак терек шагыйре Тәүфыйк Фикратнең «Сынган самы белән аваздаш булып китә. Тукайның доньяга карашы күпкырлы булу Е .ем үзгәреп-алмашынып торуы хакында сейли торган мондый аналогияләрне күл ки- S тараргә мамкин. $
Тукай иҗатын башлап тикшерүчеләрдән Җ. Вәлиди, шагыйрь хисләренең гаять А катлаулы һам күпкырлы булуын күздә тотып, болай дигән иде: «Ул тауңардан чыг- “ тьрал ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы, бу чишмәләр, бик еаи булу S 1«лан бәрабәр, бик матурлар. Алардан һәрбер узып баручы эчеп, сусынын кандырып х готта» Шулай да Җ. Вәлиди иң меһимен күрми кала. Ул башлаган чагыштыруны тагын ф да киңәйтә, үстерә тешиәндә, Тукай иҗаты таулардан ага торган еаи чишмәләр гене түгел, шул чишмәләрнең үзләренә дә, күңел елгаларына да тормыш биргән ги- ~ гаит бер тау дияргә булыр иде. Тукайның деньяга карашындагы эстетик идея, топ X к та 1 ик сыйфат гүзәллем хисендә чагыла. Ул хис аның йерәгендә халыкка булган искиткеч зур һәм кечле мәхәббәте тәэсирендә, аның рухи момкинлекләренә. акылы- > иа. киләчәк бәхетенә тирән ышану нәтиҗәсендә туган. Тукай эчен халык: мәхәббәт тә, н аиыл кече һәм гүзәллек симеолы да идо. —
Трагик һәм комик хисләренең басынкылыгы, сабырлыгы, аларның гүзәллек той- л гыларына буйсындырылган булуы Тукай карашының татарча «моңына, милли колори- £ тын билгели. Поэтик фикернең нечкәлеген билгели торган трагик һәм комик хисләр 2 гүзәллек тойгысының тирәнлеген, аның эмоциональ буяулар белән куертылган булуын гына кочәйталер. Болар һәммәсе образлы фикерләү тибын да, аны чагылдыруның - милли үзенчәлеген дә билгели. -X
Тукайның образлы фикерләве реалистик характерда ’, чонии ачың фикерләү про- цессыида тормышны объектив рәвештә чагылдыру остенлек итә. Реаль чынбарлык Ту- 2 кай ечеи һәрвакыт халык язмышы белән бәйле була, шуңа күрә аның лирик «мине»^' тормышны каплап тормый. Халык язмышы очсн борчылып яшәү шагыйрьдә тормышны аңлау теләген нечәйтә, аны тасвирлаганда ахырга кадәр объектив булырга ярдәм итә. Аннан соң уз талант кече белән шагыйрь образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекне яңа баскычка күтәрә: фикер «нюанслыгы» Тукайда теп фикернең тотрык- лылыгына омтылыш белән чиратлаша. Шул рәвешчә, Тукайның образлы фикерләвендәге эстетик закон бу процесстагы ике тенденциянең каршылыклар берлеге: фикерләүнең «нюанслы» характерда булуы һәм топ фикернең тотрыилылыгына омтылу нәтн- Жассида барлыкка килә. Фикерләүнең «нюанслыгы» Тукайга хас сбразлы фикерләүнең шундый үзенчәлекләре белән бәйләнгән ки. бер караганда, алариы һич кенә дә акылга сыйдырып булмый. Без Тукай стиленең X. Госман мәкаләсендә' ышандырырлык итеп ачылган антитезалар белән фикерләү, афоризмнарга тартымлык кебек индивидуаль сыйфатларын күздә тотабыз. «Нюанспылык»иың һәм фикерне иуертып, җыйнап (антитезалар, афоризмнар һәм башка формалар аша) гәүдәләндерүнең катлаулы монәсэбәге Тукандагы образлы фикерләү процессының үзенчәлекле сыйфатын тәшкил итә дә инде. Фикернең предметына һәм авторның аны ничек бәяләвенә карап, фикерләү стилендәге бу мәһим закончалык аның әсәрләрендә терлечә гәүдәләнә
Игътибарны шушы закончалыкның теп оч формасына яки, башкача әйткәндә Тукайның стиль манерындагы оч герле үзенчәлеккә юнәлтик.
Иң әүвал фикер тосмерләре бер ук образны кабатлаганда яки үзара охшаш, бордай образларны чагыштырып караганда барлыкка «илә Кабатланып килгән әлеге образ- п»р символик образлар да. антитезалы образлар да һәм сатирик гротеск та булырга момкин. Бу очракта топ фикернэ нәкъ менә нюанслар — мәгънә тесморләреиең үэгә- Г»о сиздереп бара. (■Коэге җилләр». «Купың». «Печән базары, яхүт яңа Кисекбаш» һ б ] Бу группага кергән әсәрләрдә яңа заман рус һәм Шәрык шагыйрьләренә якын- «ык сизелә.
1 Тукай турында замандашлары. Казан. I960 ел. 265 бит.
1 Бу але Тукай иҗатында романтик әсәрләр булмаган диген сүз түгел — Й. Н.
* «Казан утлары» журналы. 1966 ел. 5 сон.
Тагын Шәрык поэзиясендәге символик образларның күпмәгънәлепеге белән бәйләнгән икенче терлс нюанслар бар. Аларда символның бер мәгънәсеннән икенч* мәгънәсенә күчелә. («Өмит», «Хөррияйә», «Өзелгән өмит».)
Соңгы өченче төркемгә шагыйрь тарафыннан махсус аерып куелган фикерне тнпчи торган һәм еш кына афоризмнар формасында бирелгән яки әсәрнең исеменә күчерелгән фикер һәм настроение нюанслары керә. («Гыйшык», «Толстой сүзләре», «Толстой фикере», «Үтенеч», күп санлы «Кыйтгаилар һ. 6.J.
Үзенән-үзе аңлашылса кирәк, бу — шактый шартлы бүленеш. Саф. чиста хәлендә елеге фикерләу формаларының һәркайсы сирәк очрый, күпчелек очракта алар катнаш, үзара кушылган хәлдә булалар. Һәм Тукайның образлы фикерләвендәге мондый стилистик байлык аның поэзиясенең тирән интеллектуаль характерда булуы хакында сөйли.
Шушы очракларны төрле елларда язылган, формалары, тематикалары ягыннан төрле-төрле, ә стильләре белән үзара бертөсле булган берничә әсәргә анализ мисалында карап узыйк. Әсәрләрне шул рәвешчә сайлап алу, берьяктан, стиль билгеләренең тотрыклыгын, икенче яктан, стиль алымнарының күптөрлелеген күрсәтү өчен кирәк.
«Көзге җилләр» (1911 ел) шигырендә, мәсәлән, нюанслар — мәгънә төсмерләренең ишарәсе бер үк «җил җылый» образын кабатлау процессында хасыйл була. Тукан иҗатындагы социаль лириканың гүзәл үрнәге саналган бу шигырь буйдан-буйга залы* язмышы өчен борчылу хисе белән сугарылган. Бөтенләй диярлек Ф. Достоевский рухында иҗат ителгән «җылаунның трагик образы, бөтен дөньяны иңләп алган халык кайгысы образы романтик формага салынган. Бу образның нигезендә гадәттән тыш эмоциональ көчкә ия булган романтик гипербола ята: көзге җил җылый, бөтен ил( җылый. Тора-бара бу гипербола чын мәгънәсендә космик күләм ала: ачлар җылавыне изге, шәфкатьле җир ана җылавы, пәйгамбәрләр, хәтта җан алырга курыккан Газраил' җылавы кушыла. Көзге төннең караңгылыгы халык тормышындагы бетмәс-төкәнмәс I кайгыны белдерә.
Шулай да сәнгатьчә фикерләу тибы ягыннан бу реалистик әсәр. Тукайның образлы фикерләвендәге реализм шуннзн гыйбарәт: бергә җыеп алганда символ дорежә- сенә кадәр куертылган поэтик ассоциацияләр тасвирлана торган предметның тәп, асыл сыйфатларын чагылдыралар. Символик образ ачык беленеп торган бер теп мәгънәгә ия. Бу — ач үлемнән курку, ачларның настроениеләренә психологик характеристика, социаль тигезсезлекне аңлау. Символик образ объектив, ягъни лирик геройның психологик хәленә бәйле булмаган чынбарлыкны гәүдәләндерә. Лирик геройның хисләре «җылаган җил» белән өлешчә генә (халык кайгысына теләктәшлек белдерүе) азаздаш яңгырый. Алар, әлеге хисләр, тәп образда чагылган нәрсәләрдән баеракта, мөһимрәк тә. Лирик герой белән символик образ арасындагы бу аерымлыкка шигырь алдыннан китерелгән эпиграфта ук ишарә ясала.
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен, Ядыма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
(Русчадан)
Шигырь текстының үзеннән әлеге «күңел йолдызын», «емет алласын» табу иүп тапкыр кыенрак, чөнки алар фикер һәм хисләрнең үтә нечкә төсмер-ишарәпәрендэ. үсеш-үзгәрешләрендә гәүдәләнә.
Шигырьнең беренче куплеты халык җырларына хас кире параллелизм принцибына нигезләнеп тезелгән:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; , Жил җ ы л а м ы й. ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
Бу строфада лирик геройның кичерешләрен (көзге йокысыз тәндәге күңелсез хисләр, ач халык кайгысы турында уйлану) сурәтләүгә теп игътибар бирелгән. «Алмыйм- җыламый» кебек эчке рифмалар ярдәменә лирик герой белән символик образның бердәмлегенә басым я«.ала. А л м. ач, җ и, җ ы авазларының үзара кабатланып килүе. ягъни аллитерация алымы да шул ук максатка хезмәт итә. Тышкы рифма ис» (җил җылый — ил җылый) символик образның эчтәлегенә ишарә ясый.
Икенче строфадан алып, лирик герой симеолик образдай аерымлана, әгәр шулай әйтергә яраса, символик образ объектив характер ала башлый. Лирик геройның конкрет, социаль уйлары (кешеләрнең ашарга икмәге юк) җир-ананың җылавы тесеидэ бирелә. Шигырьнең лирик подтексты (козге тон караңгылыгындагы өмет йолдызы] цир-аиага бирелгән характеристикада чагыла: ул —«изге, шәфкатьле, мәрхәмәтле» Sy строфадагы фикер нюансы (доньяда әйбәт кешеләр дә юк түгел) нәкъ аның аша = белдерелә Өченче строфада социаль контрастка бик моһим яңа фикер остәлә: алтын s теш куйдырып яткан байлар, туклар — картлык, искелек символы, ә ачлар, ялангач- 5 лар —тормышның яшьлеге. Бу фикер сизелер-сизелмәс кенә детальләр аша белде- 3 релгән. Алтын теш куйдыртучы корткага нәфис яшьлекнең символы булган «назлы " нечкә бил» каршы куелган. 5
Алдагы строфада лирик подтекст традицион мифологик образның мәгънәсен ке- — телмәгәнчә яңарту («Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый») ярдәмендә көчәй- . телә. Бишенче строфада кабат антитеза калкып чыга:
Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре, һәр ишеткән >ңан җыларлык, андагы тәкбир җылый.
Үзенең тол мәгънәсе белән ул өченче строфадагы антитезадан берни белән дә ? аерылмый диярлек. Әмма аңа яшерелгән нюанс мөһим: ачлар җылавы хәзер көзге t- җил тавышында түгел, ә дини бәйрәм алдыннан алла исәнлегенә әйтелә торган тәкбир _ дә ишетелә. Массалар настроениесен чагылдыруның бу яңа эмоциональ формасы j лирик геройны котылгысыз кайгыдан тагын да ераклаштыра төшә.
һәм. ниһаять, соңгы строфа безне кабат беренче куплетта тасвирлаган күңелсез я күренешкә кайтара:
Көзге төн, ямьсез, караңгы.. Өй түрендә җил җылый; 3
Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыинан ил җылый.
Лвкин бу картинада инде лирик герой образы юк. Курку, сагыш, өметсезлек хисләре җиңелгән. Шагыйрь күңелендә нурланып «өмет йолдызы» яна...
Шулай итеп, шигырь исеменең мәгънәсе — «Көзге җилләр» — шагыйрь тарафыннан алгы планга чыгарылган, кабатланып килгән «җил җылый» образының һәм бу образның лирик яктан аңа каршы куелган нюансларының үзара мөнәсәбәте аша ачыла Образлы фикерләү процессында ул нюанслар әсәрнең төп фикерен, аның поэтик идеясен хасыил итәләр.
Бу шигырьне демократ һәм гуманист торек шагыйре Т. Фикрәтнең шундыйраи кайбер шигырьләре белән чагыштырып караганда, Тукайның образлы фикерләвенә хас үзенчәлек аеруча ачык күренә. Замандашларының фикеренә караганда. Тукай Т. Фикрет поэзиясен дә. аның элгәрсләре саналган романтиклардан Г. Хәмид һәм^ Н. Камаллар иҗатын да яхшы белгән.
Шигъри ассоциацияләрнең милли характерын билгеле бер күләмдә колоритлы әдәби детальләр гәүдәләндерсә дә. образлы фикерләүнең милли үзенчәлеген ул детальләр генә билгеләми. Т. Фикрәт иҗатында, мәсәлән, җәйге төн коңгырт йөэле чибәр төрек кызы белән, изелген ил — корган чинар агачы, халык — дөя образы, өзелгән еметләр шагыйрьнең сынган сазы белән чагыштырыла, әдипнең ялгызлыгы Босфорның таш ярлары буенда калган ялгыз эзләр төсендә тасеирлана. Олеге шигъри ассоциацияләрдән Теркиннең романтик табигатьле шагыйрь тарафыннан тасвирланган «экзотик» географиясе күз алдына баса. Фикрәт шигырьләрендәге күптөслелек, ачык буяулар нигездә романтик функция башкара, алар күбрәк укучыга шагыйрь йөрәгенең эчке хәле турында сөйлиләр Алар. Терния пейзажы булудан бигрәк, әдипнең «күңел пейзажы».
Тукай шигырьләре бөтенләй башка типта. Бу аңлашыла да. чөнки Тукай поэзиясендәге милли колорит бөтенләй башна тормыштан, башка географияне чагылдыра. Тукайда без Казан арты табигатенең тыйнак матурлыгы («тау башындагы асыл», «киң Сохралпр». «нурлы Казан» һ. б ). образларның татар әкиятләренә һем халык җырла- Р“на хас самими мөлаемлыгы («табигать иркәсе Шүрәле». «Су анасы». -Кабан күле тобендәго пәри шәһәре») белән очрашабыз. Хикмәт тагын шунда. Фикрәт иҗатыннан •ярмалы буларак. Тукай әсәрләре «җирле», «милли колоритлы» детальләргә алай бай
161
U- «X. X» М «.
түгел, табылган очракларда да алар социаль яктан үткенәйтелгән: табигать күренешләре. Татарстан географиясенә хас детальләр халыкның социаль тормыш күренешләренә ишарә ясарлык итеп алынганнар.
Үз вакытында Тукай поэзиясенең бу үзенчәлегенә Г. Нигьмәти дә игьтибар иткән. Тәнкыйтьченең «Тукай иҗаты» 1 исемле мәкаләсендә китерелгән кайбер мисалларга мөрәҗәгать итик: шагыйрь кар болытлары арасыннан елмайган айны чарлагында келсл басып торган байга, ә үзен михнәттә яшәүче фәкыйрьгә тиңләштерә |«Буран»|, яз көне сазлыклардан чыккан бакалар иске мәдрәсәнең схоласт шәкертләрен искә то- шерәләр («Яз галәмәтләре»|, көзге табигатьнең ялангачлыгы татар мещанының кырылган башын хәтерләтә («Кез»). Т. Фикрәт поэзиясендә очрый торган формадагы милли колорит Тукайда бөтенләй юк диярлек. Үз әсәрләрен әнә шулай милли детальлар белән типчергә теләмәүдә (бәлки, шагыйрь моны аңлы рәвештә эшләгәндер1) Тукайга хас реалистик фикерләүнең милли үзенчәлеге: аның нюанслыгы, хис һәм фикерләренең мәгънә төсмерләрен үстерә-үэгәртә бару аша әдәби гомумиләштерүләргә бару юлы чагыла. Специфик, милли детальләрнең күплеге үзләренә игътибарны тартып, фикернең нюанслыгын сиземләргә комачаулар, аны томалап калдырыр иде.
Шуңа күрә Тукай традицион образлар, гомуми кешелек, барыннан да бигрәк. Шәрык халыклары әдәбияты (татар, фарсы, гарәп, әзербәйҗан һ. 6.) өчен традицион саналган төшенчә һәм образлар белән эш итә. Бөтен хикмәт шуларны яңача аңлауда, аларның яңа мәгънә төсмерләрен, яңа сыйфатларын ачуда. Күреп үткәнчә, «Көзге җилләр»дә без әлеге әсәрнең романтин формасын тәшкил итүче бик күп символик образлар белән очраштык, ләкин аларның берсен генә дә бары татарларга гына хас чагыштыру дип булмый. Шәрык шагыйрьләре иҗатыннан аларның теләсә кайсын табып була. Әмма аларның үзара мөнәсәбәте, бер-берсе белән бәйләнеше бары тик аңа гына хас. бары Тукайча гына.
Үзенең яңгырашы, рухы белән «Көзге җилләрпгә аваздаш шигырь Т. Фикрәт иҗатында да бар. «Күз яшьләре аша көлү» 3 дип атала ул. Анда шагыйрьнең тормыш кыенлыкларын күреп өзгәләнүе, хәсрәт утында януы тасвирлана.
Тукай шигыре кебек үк. бу лирик миниатюра да капма-каршы хисләрне, өмет һәм өметсезлек, сагыш һәм шатлык тойгыларын чагылдыра. Шулай да, биредәге «көзге җил» образына төрекчә колорит салынган: аның җиле, шашкын дулкыннар тавышына кушылып, диңгездән исә, ул шагыйрьнең күңел киңлекләренә омтыла һам анда хәвефле кичерешләр давылы кузгата. Төрек тормышының коточкыч картиналары Фикрәт күз алдына төнге диңгезне чайкаган көзге ачы җил сурәтендә килеп баса. Шул ук вакытта бу образ шагыйрьнең психик хәлен, һәлакәтне алдан сизеп борчылуын да аңларга ярдәм итә. («Чөнки дөнья бетәчәк, чөнки кыямәт...») Паузалар белән бүленгән икеюллыклар шагыйрь йөрәгенең сирәк, әмма көчле тавышы кебек яңгырыйлар... Капма-каршы хискә кучу («но вскоре волною заплещет улыбка в тиши») бернинди хәзерлексез, дәлилсез һәм көтмәгәндә эшләнә. Лирик хиснең үсеше юк, тирә- юньгә булган трагик караш шул көенчә, җиңелмичә, хәл ителмичә кала. «Көзге җил» образы Фикрәттә күбрәк рәсемгә тартым, Тукайда исә символиграк.
Тукай һәм Фикрәт стиленең әлеге ике шигырьне чагыштыру барышында күзгә ташланган кайбер милли үзенчәлекләре тагын шул яктан кызыклы: алар дөньяга карашның образлы фикерләү стиленә ничек тәэсир итүен аңларга булышалар [Тукай^ да трагизмны җиңү һәм фикерләүнең нюанслыгы; Фикрәттә образларны романти^ планда каршы кую аша трагизмны раслау).
Фикерләүнең нюанслыгы Тукайның сатирасында да чагыла. «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасында, мәсәлән, гаять кызыклы, ләкин татар әдәбиятында сирәк очрый торган күренешкә тап булабыз. Сүз сатирик гротескның, сатирик фа нтастиканың шагыйрь, фикерләренең нюансларына буйсынган булуы хакында бара. «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасындагы фикер үсеше үзара охшаш, бер типтагы, төп эчтәлекләре белән берсе икенчесеннән аерылмаган образларның кабатлана килүенә нигезләнгән. Р. Ганиева дөрес күрсәткәнчә, Карәхмәт, Дию, Кисекбаш, «Камчылы ишан»
Г. Нигьмәти. Сайланма әсәрләр. Казан. 1958 ел.
Г. Тукайның «Хасият» дигән шигыренә игътибар итегез.— Й. Н.
3 Т. Фикрет. Белый парус. Стихи. Рус телендә. Мәскәү. 1967 ел.
асылда бер үк җыелма образның — XX йез башы татар буржуазиясенә һәм дин әһелләренә хас дини фанатизм, икейөзлелек, наданлык, шәхси милекчелек психологиясе һ«м политик реакциянең җанпы гәүдәләнеше булган Печән базарының — төрле вариацияләре генә. Шагыйрь тарафыннан Кисекбашка бирелгән характеристиканы, мәсәлән. әлеге образларның теләсә кайсына күчерергә мәмкии. Бер үк сатирик алымнарны (гипербола, фантастика, гротеск, пародия] куллануы белән дә шагыйрь аларның ох- Е шашлыгына басым ясый. s
Позмаиың татар пәһлеваны Карәхмәт турындагы хикәя белән башланып киткән * беренче бүлегендә, болай сүз арасында гына әйтел узылган кебек, әмма әсәрнең £ образлы системасын аңлау эчен ифрат меһим булган бер фразага юлыгабыз: ~
Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар, Рус Микитинның Казанда циркы бар.
«Кодрәтле хак тәгаләне һәм цирк хунтасы Микитинны бер шигъри рәткә кую •хак тәгалә ирке» белән Печән базарында барган гаять зур һәм җирәнгеч спектакльне тасвирлау эчен таяныч ноктасы булып тора. Аның тамашачылары һәм катнашучылары мәш килгән итчеләр, тиречеләр, шәмчеләр һ. б., һ. б. Циркның үз «җәнлекләр еирәтүчесе» дә бар. ул — Камчылы ишан, ул кулга ияләндерелгәи җәнлекләр дә бар. бу спектакльдә шау-шу күл, хәрәкәт күп. Кешеләр дә, зтләр дә, җансыз әйберләр дә— һәммәсе хәрәкәттә, кайнамакта.
Йөгерешәләр сортенә дә абына,— Барча мөэминнәр «Кефер почмагына»...
Мин дә чаптым шунда моэминнәр белән,—
Московски якка күз салсам, күрем:
Тогороп юл уртасыннан таш кило.— Таш түгел ло — бер киселген Баш кило...
Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала, һәм оеп куйган кәләпүшләр ава...
Толпа җылый, үкси, дога кыла, шокерана кыла, шатлана, кабат җылый, кабат мәш кило... Шушы шау-гор, мәш килү асылда «корыны бушка әйләндерү» гонә булып чыга. Сатирик моны беренче карашка күзгә ташланып тормаган бәләкәй-бәләкәй детальләр аша һаман сиздерә, искә төшерә тора: йәгерүче толпа һәрвакыт «Көфер лочмагыана ■цктугә туктал кала, җилдой кузгалып киткән вагон сахрага барып җитүгә туктый, мәдрәсә шәкертләре Кабан күленең кипкәнен көтеп гомер уздыралар, әсир ителгән Дию кинәт Яңа бистә якка ут булып оча. Карәхмәткә алтын сәгать бүләк итәләр, тик нилектәндер чылбыры юк һ. б. ш. Поэманың алка рәвешендәге түгәрәк композициясе дә Печән базарында барган вакыйгаларның файдасыз, кирәксез бер эш булуына ишарә всый. Бу яктан караганда, поэманың ахыры аеруча мөһим. «Кайнамактагы» базар күренеш» классик гарәп поэзиясе үлчәүләреннән берсен схематик кабатлау белән тәмамлана, бор ук вакытта бу гарәп телендәге «эшләргә» дигән инфинитив фигыль волан суз уйнату да:
Фагыйлатын, фагыйлатын, фагыйлат.
Ну, Печән базары холкы күңеле шат1
Сизолер-сизелмәс кенә детальләр, әлеге спектакль картинасына өсте остеиә ое- пвп аны Коръәннең үзендә тасвирланган тәмугка охшатып калдыралар. Бу — добордоп чайкап торган галәмәт зур казан, эче тулы тәмуг ияләре, алар акыралар, бакыралар. «•У киләләр... Фикер төсмерләренең акрынлап үзгәрүе нәтиҗәсендә туган «Печән базары» — «цирк» — «тәмуг» кебек поэтик ассоциацияләр үз чиратларында яңа июаис тесмерларо тудыралар. Фикернең әлеге яңа нюанслары әсәрдә сурәтләнгән вакыт рамкаларын бик нык киңәйтелер, бүгенгене ерак үткен белән бәйлиләр һем шагыйрь- *ең киләчәк турындагы хәвефле уйларын чагылдыралар. Әдәби фикерләү процессынА* поэмадагы сатирик образларның бетон системасы беренче карашка оллә ни меһим
ЙОЛДЫЗ НИГЪМОТУЛЛИЫА
тоелмаган, ләкин кинәт беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булып киткән ике детальгә кайтып кала:
«Дию нигә фәсле!» — дип «аптырый» автор.
«Киселгән баш. үзе тере».— дип гаҗәпләнә базардагы халык. Диюнең су асты патшалыгын автор Кисекбашның авырлыгы белән үлчи:
Ул Карәхмәтнең билендә бавы бар: Бауның алты мең колачлы буе бар.
Бау белән ул эшне яхшы җайлады: Бер очын башның теленә бәйләде.
Бер очын учлап, Кабанга чумды ул, Туп-туры шуннан коега тотты юл-
Шул юл белән Дию пәрие, Печән базары һәм Кисекбашның кан кардәшләр булуына басым ясала. Ә бит Дию, Иван Грозный гаскәрләре Казанны алганда, Кабгн күленә батырылган ханлыкның башлыгы Шул рәвешчә. Дию башындагы фәс символик мәгънә төсмере ала. Фәс артына күп нәрсә, барыннан да бигрәк, фанатик муллалар, хезмәт ияләре язмышына төкереп караучы комсыз байлар тарафыннан тормышы җәһәннәмгә әйләндерелгән татар халкының фаҗигале язмышы яшеренгән. Әгәр без Кисекбаш белән Дию образларын янәшә куеп карасак та, аларга зур сәяси мәгънә салынганын күрәбез: сатирик 1905 елгы революциядән соң да тормыштагы искелек калдыкларының, милли һәм феодаль гореф-гадәтләрнең һаман сөйрәлеп йөрүләренә ишарәли. Бер фактта, бер образда гади көнкүреш күренешләренең һәм политиканың бергә үрелүе, комиклык белән трагиклыкның, юмор белән гротескның үзара кушылуы Тукайның социаль сатирасына политик төс бирә. «Печән базары, мут яңа Кисекбаш» поэмасын С. Щедринның иң күренекле әсәрләренә аваздаш итә.
Поэмадан күренгәнчә. Тукай фикеренең нюанслы характеры, образның сизелер- сизелмәс кенә үсеш-узгәрешләре, күзгә ташланып тормаган штрихлар һәм детальләр аңа тарихилыкны көчәйтергә, социаль күренешләрнең асылын ачып салырга ярдәм иткән.
Тукайдагы нюанслы фикерләүнең халыкчан, милли чыганаклары аның шигырьләрендәге символиканы һәм символлар белән уйлау үзенчәлеген классик гарәп шигъриятендәге символлар белән янәшә куеп, чагыштырып караганда да ачык күренә. Билгеле булганча, гарәп шагыйрьләре үз иҗатларында сүзнең күлмәгьнәлепегениән, бер үк сүзнең төрле мәгънәләр белдерә алуыннан бик оста файдаланганнар. Бу аларга чынбарлыктагы күренешләрнең яңадан-яңа якларын ачарга булышкан. Гарәп шагыйрьләренең шушы матур традициясен дә Тукай иҗади үстерә, тагын да камилләштерә. Тукай лирикасында бер үк образның төрле якларын ачарга омтылу еш кына аларны диалектик капма-каршы куеп карауга китерә, моның төп максаты — теге яки бу образда чагылган тормыш күренешенең эчке каршылыгын күрсәтү.
Шул хакта сөйли торган мисал төсендә «Өмит» (1908 ел) шигырен алырга мөмкин. Ул күп буынлы символикага, бер үк образның мәгънә төсмерләрен үткенәйтүгә һәм каршы куюга корылган. Бу шигырьдә кояш образы капма-каршы характердагы ем горле мәгънәдә кулланылган. Беренчедән, классик гарәп шигъриятендәге кебек үк. ул традицион мәгънәдә ----------------------------------------- фикер, акыл символы. Аны «үлгән вөҗданга» каршы кую
XIX йөз ахыры һәм XX йөз башындагы татар мәгърифәтчелеге рухында («Акыл» —искергән этик нормаларны җимерергә, кешенең намусын,— гражданлык бурычларын аңлау хисен уятырга сәләтле көч) эшләнгән.
Икенче куплетта символ үзе («кояш») капма-каршы ике образга: «утлы кояшка» һәм «гыйсъян утына» бүленә. Фикер — хакыйкать кояшы (символның яңа мәгънә төсмере) ялган идея, ышану һәм күзаллауларга каршы куела. Шуннан «гыйсъян уты» барлыкка килә, аны «хакыйкать кояшы» сүндерергә тиеш. Өченче куплетта символ мәгънәсендәге бу төп нюанс Хафиз рухындагы метафора белән («Мәңге тотыныр нәрсә юктыр, ул килеп җеп салмаса») тагын да көчәйтелә төшә. Дүртенче куплетта
1 Дию образын башкача аңлатучылар да бар.— Й. Н.
иагыйрь «фикер кояшы»ның функцияларен, һич тә уйламаганда, «шәмгә» тапшыргандай була:
И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм.
Нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң! Ф
•Фикер кояшының» бу яңа варианты яңа мәгънә төсмере дә бирә- («Чәчәкләр атсын емит бакчамда ал гөлләр минем»). Шәрык поэзиясендә «бакча», «чәчәкләр бакчасы-* м иҗат эшен, «шигърият бакчасын» аңлата. Шәм образы исә Тукай биографиясенең - кайбер фактлары белән бәйле берничә асссциацня кузгата. Бу образ туберкулез белән g. авырган татар шагыйренең үзенең салкын бүлмәсендә, шәм яктысында, ялкынлы шигырьләр язып утыруны күз алдына китерә.
Шул рәвешчә, «Өмет бакчасы» — «шигърият бакчасы», э «кыйммәтле шәм» ша- ~ гыйрьиең иҗат энергиясе символы — илһам булып китә. Символик образның бу өченче ф мәгънәсенә шагыйрь аеруча басым ясый һәм бу очракта да ул халык җырларының < художество принципларына таяна. Кире параллелизмга корылып шуннан соң килгән - еч куплет илһамсыз, иҗади фикерсез яшәүнең күңелсез күренешләрен тасвирлый, х Әмма халык мәкаленең көлкеле, җанлы интонациясе («Күп вакытта сисканәм, яңлыш тотып, кош дип бака») символик буяулар ярдәмендә ясалган картинаның трагизмын > шактый киметә. Шуннан аоңгы куплетка искиткеч осталык белән килеп кергән «кыскасы»: я
Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин. яктырмасаң.
Мин әле кая барам* Җуйган эзем таптырмасаң? — X
Я трагизмны тулысы белән диярлек алып ташлый. Мондый контекстта әлеге сүзне кулла- п ну Тукай юморының искиткеч нечкәлеге һәм тирәнлеге турында сөйли. Соңгы куплет- 3 лардагы абстракт образлылык аша бик тә конкрет тарнхн ассоциацияләр төсмерләнә, п Шагыйрь күңеле белән күптән тут ел узган «болытсыз елларга» {1905 ел) әйләнеп кайт», ул үзенең «югалткан эзләрен» табарга өметләнә. Шигырь гражданлык хисләрен е белдерүче искиткеч көчле юллар белән тәмамлана:
Юк1 Түбән калмас бу җан: фитратта гали булган ул;
Кисмәк өстендә кзра кош — иттифакый куигвн ул!
Тукай фикеренең нюанслыгын күзәтү өчен аның фәлсәфи публицистик характердагы шигырьләре бай материал бирә. Андый шигырьләрдә фииер-тема |еш кына афоризм формасында) турыдан-туры атала һәм темага анализ бирелә яки аны раслау ечеи дәлилләр китерелә. Дәлилләү процессында туган фикер нюанслары темада ук гәүдоләнгон фикерне яңа баштан бәяләүгә. » еш кына бөтенләй кире кагуга китерә. Мено, мәсвлән. Тукайның 1911 елда Л. Толстойның этик тәгълиматы, аерым алганДа. вның никах хакындагы өйрәтмәләре белән мавыгып йөргәндә язган «Толстой фикере» дигән шигыре. Бу шигырьнең төп фикере баштагы юлларда ук бирелгән:
Әле мөмкин икән иркәңне тоткынлыкка сатмаска, Җаның кечсеэлеген һич гә бу доньяга сынатмаска. Өйләнмә ........................................................................... ...... . .
Толстойның әлеге фикерен дәлилләү өчен. Тукай төрле характердагы күл кенә аңлатулар Һем мисаллар кигерә. Шул ук вакытта «дәлилләүләрнең» буенивн-буенв сузылган нечкә ирония әлеге идеянең практик кыйммәте булуына Тукайның үзенең үк шикләнеп каравын белдерә:
Ышандык без ходайга, бәэ вә бардыр, дип. вә ялгыз, дип;
Сөйли тел: «Кайнигеч, кайне, кәләш, дип. һәм дә балдыз» дип.
Образлы фикерләүнең шул рәвештә үсешен кайбер лирик шигырьләрдә да күзө- »»ргө мөмкин. Мәсәлән. «Мәхәббәт» шигырендә төп теманы чагылдырган фикер шулай ук баштв бирелгән һәм афоризм төсендә кабул ителә;
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъри шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Үзләренең рухлары һәм формалары белән бу юллар фольклорга шул кадар тартым, алар хәтта җыр булып яңгырыйлар. Шигырьнең калган барлык строфалары әлеге куплетны шәрехләү, аның киңәйтелгән кисәге кебек кабул ителә, шагыйрьгә мәхәббәт илһам бирә дигән традицион темага вариацияләр кебек яңгырый. Фикер нюанслары шигырьне үтәдән-үтә кисеп узган нечкә юморда чагыла. Икенче куплетның кирәгеннән артык пафослы яңгырашында да:
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсыгыз?
прозаик чагыштыруларга да:
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк...
метафораларга да:
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигъри
һәм шигырьдәге юри күпертелгән мактануларга да:
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру. Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы,—
һәммәсенә җиңелчә юмор салынган.
Шагыйрьнең:
Кайда Фәрһат белән Мәҗнүн! Мин аларның таңчысы! —
дигән соңгы юллары баштагы куплеттагы беренче юлларга янәшә кую рәвешендә алынган. Алдагы юлларга салынган юморда [бу шигырьдә фикерләүнең нюанслы характеры нәкъ менә юморда чагыла) әлеге янәшәлекнең мәгънәсе ачыла. Экзотик, гадәттән тыш көчле, күз камаштыргыч якты мәхәббәт Фәрһат. Мәҗнүн кебек аерым шәхесләргә генә хас дигән карашка яңа, гуманистик ноктадан торып үзгә мөнәсәбәт белдерә. Мәхәббәт хисе, кеше тормышының әлеге «яңгыр тамчысы», баксаң, бөтен кешегә хас нәрсә икән һәм ул теләсә нинди гади кешене дә легендалар каһарманы дәрәҗәсенә күтәрергә сәләтле икән.
...Югарыда тикшерелгән мисаллар Тукайдагы образлы фикерләүнең аеруча характерлы очракларын гына үз эчләренә алалар. Күреп узганча, нюанслыкның төп фикердәге тотрыклылык белән чиратлашуы аларның һәммәсе өчен уртак закончалык булып тора. Инде бер тапкыр әйтелгәнчә, милли үзенчәлек Г. Тукай әдәби фикерләвенең реалистик тибында гәүдәләнә.