ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЮБИЛЕЯ ТАНТАНАЛАРЫ
Республикабыз җәмәгатьчелеге татар совет
әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 70 ел
тулган көннәрне зурлап бәйрәм итте.
СССР Фәннәр академиясенең Г Ибра һямов
исемендә)е Тел. әдәбият һәм тарих институты
дирекциясе һәм Татарстан язучылар союзы идарәсе
шагыйрьгә багышлап фәнни утырыш үткәрде.
Фәннәр академиясенең Казан институтлары
конференц залында үткәрелгән бу утырышны Г
Ибраһимен исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институты директоры, тарнх фәннәре докторы.
профессор М. К. Мөхәррәмов ачты.
Институтның өлкән фәнни сотруднигы Хәсән
Хәйри «Революция һәм яңалык җырчысы» ди. ән
темага, өлкән фәнни сотрудник Хәлиф Курбдтон
«Һади Такташ — шигырь остасы», өлкән фәнни
сотрудник Агат Әх мәдуллнн «Егерменче еллар
драматургиясе һәм Һади Такташ», кече фәнни
сотрудник Рашат Гайнапов «Гасырлар һәм
минутлар* поэмасының сәнгатьчә эшләнеше» дигән
темаларга локлидлар ясадылар.
Ялкынлы шагыйрьнең каләмдәш дуслары Хәсән
Туфан. Габдрахман Минский. Риза Ишморатлар
истәлекләр сөйләделәр
Утырышта КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М М. Мусин катнашты
II январьда Кхзан тамашачылары Г. Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрына Һади
Такташның тууына 70 ел тулуга багышланган
тантаналы кичәгә килделәр.
Шагыйрьнең тормыш юлы һәм нжаты турында
докладны филология фәннәре докторы Гали Халнт
ясады Язучылардан Риза Ишморат, Хәсән Туфан,
Габдрахман Мин ский. Снбгат Хәкимнәр Һади
Тәкташ турында истәлекләр сөйләделәр, шигырь һәм
нәсерләр укыдылар
Кичәнең тантаналы өлешеннән сон бул- >ан зур
концертта шагыйрьнең шигырьләре укылды,
җырлары башкарылды, «Камил» спектакленнән өзек
күрсәтелде Татарстан иын халык артисты Хәким
Сәлнмҗанов укыган «Киләчәккә хатлар» поэмасы
белән кичә тәмамланды • • •
ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты
каршында) м иҗади яшьләр берләшмәсе Каааи
шәһәренең Актерлар йортында «Зән гәр күзләр»
дигән шигъри тамаша күрсәтте Һади Такташка
багышланган бу кичәдә Татар дәүләт академия
театры артистлары шагыйрьнең шигырьләрен укы-
дылар
һ. Такташка багышланган бәйрәм тантаналары
шагыйрьнең туган авылы Сыркы- дыга күчте.
Язучылардан Г Минский, X Туфан, И. Юзсев. Ш
Галиев, Г Зәйнашева, Р Ба- туллин, композитор 3.
Хәбибуллин, нәфис сүз остасы Ә Яһүдин,
шагыйрьнең улы Аван Такташ. Язучылар союзы
каршындагы матур әдәбиятны пропагандалау
бюросының җитәкчесе М Шәймөхәммәтовлар,
Мордва АССРның Сыркыды авылына барып, ша-
гыйрьнең якташлары белән очраштылар, мәктәптә
укучылар, клубта колхозчылар белән әдәби кичә
үткәрделәр.
һ. Такташка багышланган әдәби кичәләр
Татарстан дәүләт музеенда, республикабызның
шәһәр һәм авыл клубларында, мәктәпләрдә,
китапханәләрдә үткәрелде.
ӨЛКӘН КОМПОЗИТОР ХӨРМӘТЕНӘ
15 январьда Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театрында СССРның халык
артисты, СССР дәүләт премияләре лауреаты,
композитор Нәҗип Җиһанивка 60 яшь тулуга
багышланган тантаналы кичә булды
Бу бәйрәмгә катнашу өчен СССР һәм РСФСР
композиторлары союзыннан, Каза- гыстаннан,
Башкоргстан, Чувашия. Мари АССРдан Һ. 0.
җирләрдән кунаклар килгән иде
Тантаналы утырышны ТАССР Культура
министры Б. М Гыйззәтуллин ачты КПСС өлкә
комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы.
ТАССР Министрлар Советы исеменнән юбилярмы
ыи комитеты секретаре М Ф Вәлнгв котлады
Композитор Нәжяп Җнһаиовның тормыш юлы
һәм иҗат эшчәилеге турындагы доклад мы
ТАССРмыя впвввтм хмгвть эшлеклесе Алмвэ
Моөасийнов ясады
Кичыө ккл.әм компоэаторлар. мэучылар.
Культура-фам әһелләре. журналистлар. партия.
совет, комсомол, профсоюз «шлекле- ләре,
шәһәребезнең хевмәт ияләре юбиляр
Нәжип Җиһановның чыгышын котлап каршы
алдылар.
Нәжип Җиһанов әсәрләреннән төзелгән концерт
булды. Концертта 300 кешене берләштергән хор
башкаруында «Минем республикам» кантатасы зур
тәэсир калдырды
Танылган композитор Нәжип Җиһанов- ка 60
яшь тулган көнгә багышланган тантаналы кичәдә
КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф А
Табеев, ТАССР Верховный Советы Президиумы
председателе С. Г. Батыев, ТАССР Министрлар Со-
веты председателе Г. И. Усманов, КПСС- иың Казан
шәһәр комитетының беренче секретаре Р. М. Мусин
катнашты.
Совет музыка сәнгатен үстерүдәге, яшь көчләрне
тәрбияләүдәге зур хезмәтләре һәм актив жәмәгать
эшчәнлеге өчен алтмыш яше тулган көнендә
чорыбызның күренекле композиторы, Казан дәүләт
консерваториясе ректоры профессор Нәжип Ж.и-
һановны хөкүмәтебез Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
белән бүләкләде.
ЗУР БҮЛӘКЛӘР
Совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре.
актив жәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 70 яшь тулу уңае
белән, язучы Гомәр Бәширов Октябрь Революциясе
ордены белән бүләкләнде.
* §§ ♦
Хөкүмәтебез халкыбызга поэзиянең искиткеч
жәүһәрләрен биргән күренекле шагыйрь Хәсән
Туфанны 70 яшь тулу уңае белән Хезмәт Кызыл
байрагы ордены белән бүләкләде. секретаре, музыка
белгече Зәйнәп Хәйруд. лина доклад ясады. Башкорт
артистлары башкаруында зур концерт бирелде.
Оренбург хезмәт ияләре Салих Сәйдә- шев
истәлегенә багышланган кичәләргә яратып
йөрделәр. Ул кичәләр Хөсәен Ямашев исемендәге
шәһәр китапханәсендә. Культура, тарих
истәлекләрен саклау өлкә советы идарәсе йортында.
«Россия» культура сараенда булып үтте.
«Россия» культура сараенда үткәрелгән
тантаналы кичә, татар, башкорт, рус һәы казакъ
халыкларының вәкилләре катнашуында булып, зур
интернациональ бәйрәмгә әйләнде. Тамашачылар
композитор әсәрләреннән төзелгән зур концерт
тыңладылар Фойега Салих Сәйдәшев тормышына
багышланган фото-күргәзмә, композитор турында
язылган китап һәм журналлар куелган иде. Кичәгә
килгән халык аларны зур кызыксыну белән карады.
Түбән Кама шәһәренең концертлар залында
Салих Сәйдәшевка багышланган әда- бимузыкаль
§§ *
Яка ел татар әдәбияты өчен тагын бер куанычлы хәбәр кигерде. Россия Федерациясенең Министрлар
Советы карары белән «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты». «Ленин фәрманы белән». «Күңелем
Ленин белән сөйләтә» дигән поэмалары һәм сонгы елларда ижат ителгән әсәрләре өчен шагыйрь Сибгат
Хәкимгә Максим Горький исемендәге премия бирелде.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘ
Түбән Кама промышленность челтәрендә төзелеш башлануга ун ел тулды. Шул вакыттан башлап
промышленность предприятиеләре генә түгел, яңа шәһәр үзе дә үсте. Ул көннән-көн зурая, матурлана бара.
Яна йортлар, яңа урамнар салына. Әле күптән түгел генә барлыкка килгән шундый урам нарның берсенә
шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелде.
САЛИХ СӘЙДӘШЕВ КИЧӘЛӘРЕ
Халкыбызның яраткан композиторы Салих Сәйдәшевны искә алу кичәләре дәвам итә.
Уфа шәһәренең Актерлар йортында композиторның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде.
Салих Сәйдәшевныц тормышы һәм ижат эшчәнлеге турында Татарстан композиторлар союзы правлениесе
кичә булды. Яшь шәһәрнең тамашачылары
композиторның әсәрләрен тыңладылар. «Кама
таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүче яшь каләмнәр
С. Сәйдәшевка багышланган шигырьләрен укы-
дылар.
ИҢ ЯХШЫ ТӘРҖЕМӘ
СССР Культура министрлыгы союздаш һәм
автономияле республикаларда яшәүче язучылар
ижат иткән һәм РСФСР театрларында куелган драма
әсәрләре фестивален үткәргән иде. Соңыннан
фестивальдә билгеләнеп үткән пьесалар башка
телләргә дә тәржемә ителде һәм аларныц ип уныш-
лылары бүләкләнде. Р. Ишморатның «Давылга
табан» әсәрен русчага тәржемә иткәне өчен И.
Ингвар, Җ. Җаббарлының «Айдын» әсәрен
әзербәнжанчадан татарчага тәржемә иткәне өчен Г.
Минский икенче премияне алдылар. X. Хәмзәнең
«Бай һәм батрак» әсәрен үзбәкчәдән татарчалаштыр-
ганы өчен Р. Ихсанов өченче премияне алды.
Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБТА
Инде берничә ел рәттән Казанның Г.Иб- раһнмов
исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты
Себергә фәнни экспедицияләр оештыра. Әнә шул
экспедицияләрне# берсе турында институтның фәнни
сотруднигы Илгиз Кадыйров Тукай клубында
чыгыш ясады
«Себер татарларының жыр нжаты» дип аталган
бу концерт-әңгәмәдә Себер татарлары жырларын
жырчы Флёра Сөләйма- нова башкарды.
Язучылар берничә тапкыр инде тарих фәннәре
кандидаты, археолог Равил Фах-
ретдинов белән очрашып, акын татар халкының
борынгы тарихына караган кызыклы амгамәләрен
т ыилагаинар иде
Сонгы очрашуда яшь галим язучыларга Качай
шәһәренең борынгы тарихы турында свйләде.
Соңыннан Равил Фәхретдинга бик куп сорауларга
жаваплар кайтарды
ЯНА КИТАП
1970 елда Пермь китап нәшрияты, тугандаш
халыклар ижатына багышлап. <Че тыре ветра*
дигән китап чыгарган иде. Аида Татарстан
шагыйрьләренә дә зур гына игътибар бирелде.
Бәйрәм ашы кара каршы. диләр Татарстан китап
нәшрияты быел укучыларны «Идел белән Урал
арасында* дигән яна китап белән шатландырды Бу
китапта, татар язучыларыннан тыш. башкорт, мари,
мордва, удмурт һәм чуваш әдәбияты вәкилләренең
әсәрләре урнаштырылган. Тугандаш әдәбиятларның
үриәклә- ре Н Арсланов. 3. Нури. М. Садри. Р Гәрәй.
Г Рәхим. М. Хөсәен. М. Мазунов һ. б. тәржемәләрендә
бирелгән.
КОМПОЗИТОРЛАР УФАДА
Башкортстан композиторлар союзының
чираттагы пленумына Татарстан композн-
торларыннан Александр Ключарев. Заһнд
Хәбибуллин. Мирсәет Яруллин. Фасил Әх мәтовлар
бардылар Алар башкорт музыка сәи1атснең үсеше
турындагы сөйләшүгә катнаштылар, сонгы вакытта
язылган әсәрләрдән X, Әхмәтовныц «Замандашлар*
операсын. Н. Сабитовның «Сөям сине тормыш*
балетын карадылар Яка тезелгән дәүләт хор
капелласы башкаруында башкорт ком-
позиторларының хор эчен язган әсәрләрен
тыңладылар.
ХЕЗМӘТЕ ЗУРНЫҢ ХӨРМӘТЕ ЗУР
Совет театр һәм музыка сәнгатен үстерүдәге
хезмәтләрен искә алып, Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы бер тәрксм артистларга
мактаулы исемнәр бирде
Г. Камал нсемендә)е Ленни орденлы Татар дәүләт
академия театры актрисалары Шәхсенсм
Әсфәндннрованы пәм Рауза Хәй- рстдиниваны
Татарстанның халык артисты исемен алулары белән,
Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт
академия Театры актрисасы Асия ләйруллинаны,
Муса Җәлил исемендәге тагар дәүләт one- Гв һәм
балет театры солисткалары Лариса еор|»евиа
Башкиропзны һәм Роза Мнхай- ж*ма
.................... .................. 1.1 lap, тән ЛССРның ат-
ммк<4м артисты дигән мактаулы исемнәр алулары
белән Татарстан язучылары һәм «Казаи утлары*
журналы тәбрик итә. алар га смаыәтлек. нждт
уңышлары тели.
ИҖАТ РАБОТНИКЛАРЫ
СЕМИНАРЛАРЫ
Ижат интеллигенциясе вәкилләре, ижат
оешмалары һәм сәнгать учреждениеләре жи-
Тәкгеләре эчен КПСС мкә комитеты каршында
берничә ел киде даими семинар эшлән килә.
Ижат эшчеләре октябрь аенда «Совет театры
традицияләре һәм хәзерге заман» дигән темага
сөйләшү алып барганнар иде. Бу сөйләшүләрдә
«Театральная жизнь» журналынын баш редакторы,
РСФСРныц атказанган сәнгать эшдеклесе Ю А. Зуб-
ков та катнашты.
Ноябрь аеның семинар утырышы исә
«Производствоның һәм промышленность
предприятиеләре коллективларының социаль үсеше
комплекс планы» дигән темага багышланды Бу
семинар Куйбышев исемендәге химия заводында
үткәрелде. Семинарда катнашучылар завод
цехларын карал йөрделәр, соныннан «Татарстан.
1970 ел», «Республиканың юбилее» һәм «Космос» ди-
гән документаль фильмнар карадылар.
Декабрь аеида үткәрелгән семинар яшь эшчеләр
тормышына багышланган иде. Ижат эшлеклеләре,
Казан шәһәренең 33 номерлы профессиональ-техник
училищесында булып, училище директоры Б Г
Машкан- цевның төзүче кадрлар әзерләү турындагы
чыгышып тыңладылар, уку корпусларын ка-
радылар. заманча жиһазландырылган производство
биналары белән таныштылар.
Семинарда Татарстан республика про-
фессиональ-техник белем бирү идарәсе начальнигы
Ф М. Илялова эшчеләр сыйныфы һәм анык яшь
алмашы турында доклад ясады. Семинар соңында
училище укучылары зур кпнцерт бирделәр. Бу
семинарлар алга таба да дәвам итәчәк
Семинарга йөрүче язучылар, артистлар,
композиторлар, художниклар, кино, телевидение һәм
радио работниклары «Хәзерге заман шәһәр төзелеше
һәм Татарстан шәһәрләренең архитектурасы».
«Совет фәнендә яналыклар». «Авыл хужалыгы
предприятиеләре белән идарә итүнең тәжрибәләре» һ
б темаларга сөйләшүләр алып барачаклар.
Партиянең 24 иче съезд делегатлары белән
очрашачаклар. Колхозларда, фән йортларында, ижат
союзларында Һ б урыннарда булачаклар.
Бу семинарлар ижат эшчеләренең теоретик
белемнәрен күтәрүгә зур ярдәм итәләр һәм
республикабыз практик тормышын күрергә
булышалар.
АРХИТЕКТОРНЫҢ КҮРГӘЗМӘСЕ
Казан шәһәре Архитекторлар йортында
Татарстанның. Башкортстаинын һәм Төньяк
Осетиянең атказанган сәнгать милеклссе,
архитектура профессоры Исмагыйл Гайнст- динов
күргәзмәсе ачылды Күргәзмәгә архитекторның
проектлары, рәсемг.әрс. үзе төзегән объектларның
фото-рәсемнәре куелган.
КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ
Татарстан АССР эчке эшләр министрлыгы,
Татарстан ятучылар сокмы белән бергә, жәмәгать
тәртибен саклаучы., < > т рм .шиннан язылган ик
яхшы әсәрләр өчен конкурс нгълан иткэк кде 1969
елдам I апреленнән 1970 елның 19 апрелемә кадәр су-
зылган бу коикурсдд утызга авып әсәр килде.
Жюрига Татарстанның эчке эшләр министры
урынбасары Салих Халилович Минушев
председательлек итте
Язучы Гариф Ахунов һәм эчке эшләр
министрлыгының политик-тәрбия эшләре на-
чальнигы Семен Тимофеевич Тайбинский
председатель урынбасарлары булды.
Татарстан Культура министры урынбасары
Юныс Әминов, «Казан утлары» журналы редакторы,
язучы Зәки Нури, партиянең Татарстан өлкә
комитеты культура бүлеге инструкторы Гөлсинә
А^өхәмедова, республика газеталары, радио һәм эчке
эшләр министрлыгы работниклары жюрида член бу-
лып эшләделәр.
Жюри комиссиясе февраль аенда конкурсның
нәтижәләрен игълан итте:
Конкурска килгән иң яхшы хикәяләр өчен
бирелгән беренче премияне «50 ел сафта» дигән
повесть өчен журналист Рәмзи Максудов алды.
Журналист Николай Шевченкога «Авыр көрәш»
дигән хикәясе өчен, А. Е. Кувшино- вага «Милиция
турында кечкенә хикәяләр» дигән циклы өчен, 3. А.
Шәфигуллинга «Тыныч булсын» дигән хикәясе өчен
кызыксындыру премияләре бирде.
Ии яхшы очерклар өчен икенче бүләк журналист
Н Г. Гнндуллинга «Күнел ачкычы» дигән очеркы
өчен бирелде.
Радик Фәизов һәм Рәфис Әмнневка «Милиция
лейтенанты» дигән очерк өчен. С. В. Волковка
«Хезмәт границадан башланды» дигән очерк өчен
кызыксындыру премияләре бирелде.
Ип яхшы шигырь өчен икенче премияне
«Милиция турында балалар сүзе» дигән шигыре өчен
шагыйрь Мөхәммәт Садрн алды.
«Горурлык» дигән шигырь өчен шагыйрь Фәнне
Яруллинга. «Пелевскидагы печәнлек» дигән поэма
өчен Николай Шибаловка кызыксындыру
премияләре бирелде.
Иң яхшы жыр өчен билгеләнгән премияләрдән
«Регулировщик жыры» дигән музыка өчен Арслан
Батыршинга, «Минем милициям» дигән жыр өчен, В.
Ф. Десятни- ковка кызыксындыру премияләре
бирелде.
Конкурска килгән иң яхшы әсәрләрне аерым
жыентык итеп бастыру турында карар да кабул
ителде.
ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР
Язучыларның әдәбият сөючеләр белән
очрашулары дәвам итә
Январь аенда Илдар Юзеев. Ләбибә Их- санова,
Шәүкәт Галиев, Туфан Миннуллин. композитор
Заһид Хәбибуллиннар. Казан шәһәренең Дербышка
культура сараенда китап сөючеләр белән очрашып,
бүгенге әдәбиятыбыз һәм музыкабыз яңалыклары
турында сөйләделәр. Шигырьләр, хикәяләр
укыдылар. Заһид Хәбибуллин үзенен сонгы вакытта
ижат иткән әсәрләре белән таныштырды. Соңыннан
күп төрле сорауларга жа- ваплар бирелде.
Герой шагыйрь Муса Җәлил һәм алар- ның
көрәштәшләре турындагы материаллар халкыбызны
көннән-көн ныграк кызыксындыра. Мусаның
тормышын өйрәнүчеләрдән Рафаэль Мостафнн
укучылар арасында еш була һәм үзенен эзләнүләре
турында сөйли. Соңгы вакытта ул Зеленодольск
шәһәренең механика техникумында укучылар белән
очрашты.
Ульяновск өлкәсе Кулатка районы хезмәт
ияләре татар язучылары белән эледәй- әле очрашып
торалар. Декабрь аенда язучы Гөлшат Зәйнашева,
РСФСРның халык артисткасы Венера Шарипова,
музыкант Зиннур Гыйбадуллин һәм нәфис сүз остасы
Рафаэль Галиевлар Кулатка районы авылларында
булып, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрделәр.
Язучылардан И. Юзеев. Ш. Галнев, 1
Миннуллин, композитор Ф. Әхмәтов, җырчылардан
М. Имашев. В. Гыйззәтул- линалар Зеленодольск
районының Тукай исемендәге колхозында булдылар.
Бу кичәдә яшьлек турында шнгырыэц жырлар
яңгырады, күнелле хикәяләр укылды.
Колхоз яшьләре үзләренең яраткан язучылары,
композиторлары һәм жырчыларыв алкышлап
каршылады.