Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР


С. ХӘКИМ. Торыгыз, Мусалар! Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1070 ел
Узган сугыш кешеләр йөрәгендә мәңге тезелмәслек авыр яралар калдырды. Кешелекне фашизм коллыгыннан коткарып калу өчен героик көрәш алып барган совет халкының ул сугышта күрсәткән батырлыклары. түземлеге, мораль бөеклеге, башка әдәбиятлардагы кебек үк. безнең татар әдәбиятында да шактый киң яктыртылды Күп кенә әдипләребез бүгенге кендә дә ватан сугышы темасына әледен-әле мөрәҗәгать итәләр. Бу өлкәдә шагыйрьләребез дә н Сибгат Хәким аеруча актив эшли Аның узган елда басылып чыккан «Торыгыз, Мусалар!" исемле яна җыентыгы моны бик ачык раслый. Җыентык ике бүлектән— •Хисап бирәмп һәм «Васыятьләр» дигән бүлекләрдән тора. Беренче бүлеккә шагыйрьнең Муса Җәлилгә, Бухенвальд корбаннарына, изге яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларына, азат тормыш Юлына аяк баскан яңа Германиягә багышланган шигырьләре урнаштырылган. «Якын Дуслар...» дип башланып киткән шигырь белән ачылган бу бүлектә, моннан тыш. авторның сугыш еллары һәм шул елларда үзләренең якыннарын җуйган кешеләрнең бүгенге язмышлары турында уйланып-бор- чылыл язган шигырьләренә дә шактый киң урын бирелгән. Әйе, Сибгат Хәким шигырьләрендә, барыннан да элек, аның гади кәшәләр язмышы эчен борчылуын тоясың.
Ул ,<1л. Ялгыз... Илдә күпләр Андый H.IMMIII белән... Тора дл иртән снЛләшә
Радиоалгыч белән
И(аиым. чйтчи. бармы каберен — Урнын күргән көшен?
Жаным, тагын нкче кеше Үлде днп әйтерсең?
Дәһшәтле елларда ут эченә киткән се- әмпесен җуйган тол апаның кичереш-хислә- Рвн, тирен моңын чагылдырган мондый юлларны тыныч күңел белән уку һич мәм- «ии түгел. Замандашларының уй-тойгыла- рын уртаклашып яшәүче шагыйрь «Тышта буран», «Монтерларга ачуланып кайтам». «Нәзер аты» һ. б шигырьләрендә дә ясалма, ялган хисләрдән ерак тора. Муса Җәлил турындагы шигырьләр, берсен-берсе тулыландыра барып, берничә бүлектән торган поэманы хәтерләтә. «Якын дуслар, менә ни турында». «Соры ташка утырып шигырь язган», «Идел буйларында таңнар моңсу», «Өч үлем». «Җәлил шәһәре», «һәйкәл турында уйланулар», Өлкән буын сафы сирәгәя». «Бер генә ян икән» шигырьләренә шагыйрьнең Германия Демократик Республикасына барып кайткач язган ши-гырьләр циклы өстәлә. «Торыгыз, Мусалар!» шигыре белән тәмамланган бу циклдагы «Юллар юллар» шигыренең ахыргы строфасында авторның йерәк тибеше аеруча көчле ишетелә:
Мин Германия буйлап атлыйм, озлә. Тормәлчрнең ишеген кпк борып. Бер елыйсым кил» алар узган Шул юлларга минем капланын.
Сибгат Хәким — Ватан сугышының ба-шыннан ахырына кадәр алгы сызыкта булган шагыйрь. Үзе хезмәт иткән дивизия солдатлары белән бергә уп атаклы Дуга сугышларында катнаша. Сугыштан соң бу хакта аның «Курск дугасы» исемле әсәре дә басылып чыккан иде. Моннан ике-еч СЛ элек ул үзе сугышып йоргән җирләргә яңадан барып кайтты һәм, аннан алган тәэсирләрен чагылдырып «Дуга» исемле яңа поэма иҗат ипв, Бу поэма китапның «Васыятьләр» бүлегенең тәп елешен тәшкил ите. Шагыйрь акын кереш элешендә поэманың ничек язылуы турында укучы белән үзенең фикерен уртаклаша, әсәрдә тасвирланган вакыйгаларга тукталып үтә. Поэма шагыйрьнең истәлек-биографиясе рәвешендә язылган һәм ул хисләргә, кичерешләргә бай булуы белән аерылып гора.
Шушы ун икенче бүпеит» басылган «Ва-сыятьләр» поэмасында сүз туган җир, туган нигез турында бара. Шагыйрь бу поэмасына дә кыска гына кереш сүэ язган.
■ Торыгыз. Мусалар!» җыентыгына кергән әсәрлер Сибгат Хәким иҗатының һаман үсә, күтәрелә баруы турында сойди.
Ш. МӨДӘРРИС. Дуслар җыры. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты 1970 ел
Татарстан китап нәшрияты өдипләребез- .нең
җыентыкларын «Мәктәп китапханәсен
сериясендә чыгара башлады. Ул җыентыкларга
теге яки бу язучының мәктәпләр программасы
буенча балаларга дәрестән тыш уку эчен
тәкъдим ителә торган әсәрләре сайлап алына.
Бу сериядә басылып чыккан китаплар арасында
поэзиябезне үстерүгә үзеннән зур элеш керткән
мәрхүм шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең «Дуслар
җыры» исемле җыентыгы да бар. Олы һәм урта
яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган бу
җыентыкка шагыйрьнең берничә шигыре һәм
«Яшәү көче», «Йолдыз атыла». «Тупчы Ваһап»
поэмалары сайлап алынган. Аларда автор
халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында
тирәнтен уйлана, бәхетле тормыш, азатлык һәм
ирек өчен көрәштә үзләренең гомерләрен кыз-
ганмаган каһарманнар исеменә дан җырлый.
«Кызыл бант» шигырендә ул безнең күз
алдыбызга Кызыл гвардия сафында Кышкы
сарайга бәрел кергән куркусыз картны китереп
бастыра. «Әнием минем» һәм «Партизан»
шигырьләрендә без башкалар бәхетле
тормышта яшәсен өчен үзләренең яшьлек
көчләрен, кирәк икән, гомерләрен дә
кызганмаган олы җанлы кешеләр белән
очрашабыз. «Кадерле бүләк», «Кояш чыга»,
«Таулар янында» шигырьләрен укыганда исә
үзеңнең азат Ватан кочагында яшәвең, аның
тулы хокуклы гражданины булуың белән
горурланасың, шагыйрьнең үз сүзләре белән
әйткәндә:
Һәм шуңар да җанга рәхәт, йөрәктә Кичермәгән
бәхет хисен тоясың;
Сәламлисең данлы эш һәм көрәштә Балкып
туган коммунизм кояшын!
«Яшәү көче» әсәрен шагыйрь әкият-поэ- ма дип
атаган. Әмма анда тасвирланган вакыйгаларның
күбесе чынбарлыкка бик якын тора. «Җирнең
яшәү көче — мәңге яшь. мәңге нык, мәңге батыр
кеше» — шагыйрьнең поэмада әйтергә теләгән
төп фикере әнә шуннан гыйбарәт. Бу фикерне ул
кырда бер-берләре белән ярышып үскән һәм
башкалага күргәзмәгә бару хокукын яулап алган
игеннәрнең, үсемлекләрнең үзара
бәхәсләшүләре аша ачып бирә, укучы күңеленә
аны әкияткә хас булган алымнар аша җиткерә.
Җыентыктагы «Йолдыз атыла» поэмасы
шагыйрьнең пионерда үткәргән, комсомолга
күчкән елгардан сакланган истәлекләренә
нигезләнеп язылган. Ләкин автор ул чорда —
ягъни утызынчы елларда үзе күргән аерым
фактларны рифмага салып, аларны бер-бер
артлы тезеп чыгу белән чикләнмәгән. Әсәрдә
шул давыллы, көрәшле чорның кайнар сулышы
бөркелә, үткән көн бүгенге көн белән тыгыз
бәйләнештә бирелә. Аерым бүлекләрдә без
пионер сафларында үскән лирик геройны Бөек
Ватан сугышы кырларында күрәбез, аның белән
бергә Куба, Корея якларына юл тотабыз. Бу
поэмада без гражданнар сугышы елларында
Сембер, Буа, Канаш һәм Алатыр тирәләрендә
хәрәкәт иткән кыю командирлар, Эрнест
Тельман кебек ялкынлы революционерлар,
электр урындыгында җәзалап үтерелгән Сакко
һәм Ванцетти, утызынчы еллар башында
эзәрлекләнгән, төрмәгә ябылган Америка
пионеры Гарри Айэ- маниар белән кабат
очрашабыз. Поэма гади һәм җиңел тел белән
язылган. Аның күп кенә строфалары бер уку
белән күңелдә ятланып кала:
Бүген тагын дөньяга
Көек исе аңкый.
Балачакта электрың
Җанга суккан, янки!
Азап чикмә борырга
Рубильникны тагын.
Шартлатырга бирмәбез
Җирдә дары базын!
Әсәр моннан шактый еллар элек язылган булса
да. әле дө үз көчен югалтмый, бүгенге көндә дә
актуаль яңгырый.
Шәрәф Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» поэмасы
укучылар тарафыннан заманында бик җылы
кабул ителгән әсәр. Аны шагыйрьнең «Мәктәп
китапханәсе» сериясечдә чыккан ике китабына
кертеп, төзүче бик дөрес эшләгән. Чөнки илнең
бәйсезлеге, безнең ирекле тормышыбыз хакына
корбан булган каһарман Ваһаплар турындагы
әсәрләрне өлкәннәр дә. мәктәп балалары да
көтеп алалар һәм яратып укыйлар.
X. КАМАЛОВ. Өмет. Шигырьләр. Татар-
стан китап нәшрияты. 1970 ел
Шагыйрь Хисем Камаловның яңа җыентыгы
«Өмет» дип атала һәм шул исемдәге поэма белән
ачыла. Поэмада Бөек Ватан сугышы елларында
әсирлеккә төшкән яшь сугышчы Әсгатьнең авыр
кичерешләре сурәтләнә. Фашистлар
тоткынлыгында батырларча көрәшеп һәлак
булган бу яшь егетнең соңгы хаты, әйләнмәле
юллар үтеп, аның әнисенә барып ирешә.
Улының үл®" мен ишеткән чал чәчле ананың
җуелмас кайгысы поэмадагы драматизмны
тагын да
м»»вйт9, тирәнәйтә. Әсәрдәге вакыйгалар
Әсгатьләр йортында тәрбияләнеп үскән Ирлекне
кыз Зифаның яшьлек хисләре белей бергә
үрелеп бара. Буйга җиткән бу уңган кызны
күзләп йөрүчеләр, сорап килүчеләр аз түгел.
Ләкин Зифа үзен карап үстергән, кеше иткән
апаны япа-ялгыз калдырып китәргә теләми.
Тормышта күпне күргән, күпне кичергән киң
күңелле бу кешеләрдән аерылган чагында лирик
герой исеменнән әйтелгән сүзләр, безнеңчә,
табигый яңгырый: Алар эчен бетен аиырлыкны Үз җилкәмдә килде
илтәсем. Кирәк булса алар тормышы өчен
Теләсә нинди сират кичәсем.
Җыентыктагы «Минем әти кая» поэмасының
сюжеты, автор әйткәнчә, үзе билгесез калырга
теләгән кеше язмаларына корылган. Бу язмалар
үз баласыннан баш тарткан начар уйлы
хатынның һәм коллектив булышлыгы белән
дөрес юлга баскан «пырдымсыз» малайның
тулы канлы образларын күз алдына китерел
бастыралар. Укучы күңелендә аларның
беренчесенә карага нофрәт, икенчесенә карата
мәхәббәт хисе уяна.
Күренгәнчә, һәр ике поэмада кеше язмышы, яңа
кеше тәрбияләүдә ата-аианың һем
коллективның роле кебек әһәмиятле
проблемалар күтәрелә. Шуның белән бергә, һәр
ике поэма өчен уртак булган бер кимчелек
турында әйтеп китми булмый. Поэмаларның
икесе дә артык озын сузылган, вакыты-аакыты
белән аларда автор да, геройлар үзләре дә
кирәгеннән артык күп сейлиләр. шуның болан
алар вакыйгаларның табигый үсешен
тоткарлыйлар Шигырьнең техник эшләнешенә
тиешенчә игътибар биреп җиткермәү, аңа вак-
төяк нәрсә итеп карау шикелле кимчелекләр дә
Хисам Камаловтл еш күзгә ташпана.
Җыентыкның икенче бүлегенә шагыйрьнең
соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре
тупланып бирелгән. «Шуңа, ахры, җылы
туфрагың», «Туган җирем — Идел йорт»,
•Истәлек», «Бер ояда», «Дәмин» һ. б. ши-
гырьләрендә ул тормышны, туган илне, *’• туып
үскән җирнең иминлегә хакына гомерләрен де
кызганмаумы дусларын ихлас күңелдән союен
белдоро.
ш>.з«Я итеп үстерә.
ЗУТан җирем, синең ку i зарың:
■Р»м дпци сиңа гомер»и туган җирем, батыр
улларың.
һвлпк була Вптян өчен
g—e" «ЭДаи — тугай > чегын.
’’"рәклиро җиргә күмелә.
Шуңа. ахры, җылы туфрагың.
Хисам Камалов иҗатына ихтирамлы укучы
киләчәктә аннан көрәшчеләрнең йөрәкләре
күмелгән җылы туфраклы туган җир турында
тагын да югарырак идеяле, тирәнрәк фикерле
әсәрләр көтә.
Г. ЛАТЫЙП. Бәләкәй музыкант. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Шагыйрь Галимҗан Латыйп, зурлар өчен
күңелне сеендерерлек әсәрләр язу белен бергә,
балалар өчен дә күп санлы шигырьләр.
поэмалар иҗат итә. Узган ел ахырында
Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан
«Бәләкәй музыкант» исемле җыентыгына аның
урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына атап
язылган әнә шул шигырьләре һәм поэмалары
тупланган. Җыентык дүрт бүлектән —
«Миләшем», «Елмайсын гел кояш», «Тамчылар»
һәм «Поэмалар» дигән бүлекләрдән тора.
Беренче өч бүлеккә урнаштырылган
шигырьләрнең күбесе яшь укучыда илгә,
партиягә, туган җир табигатенә, хезмәткә һәм
елкәннергә карата мәхәббәт тәрбияли, аны зур
аяьр- лыклар бәрабәренә яулап алынган бүгенге
матур тормышның кадерен белергә, һәр җирдә,
һәрвакыт төгәл һәм тыйнак булырга өнди.
Үзләрен тәрбияләп үстергон әниләр турында
сөйләүче пионерларның куанычларын автор
«Җилферди лагерь байрагы» шигыре аша башка
балалар белон дә уртаклаша:
Бездән бигрок азар менә
Шатзаналар безноң өчен.
Кадерен белеп яшәгез сех!
Доньл. — диләр, — сезнең очон.
Җылы, якты классларда бор-берсо белон
ярыша-ярыше тырышып укучы маяай- лар һәм
кызлар, яз кеннәрендә безнең якларны сагынып
кайтучы җырчы кошларны каршылау, җәйге
походларда үткәргән истәлекле кеннәр, яңа
җырлар белән килгән олы бәйрәмнәр турында
язылган шигырьләрне китапның һәр бүлегендә
очратырга мемиин. Җыентыкның соңгы бүле-
гендә укучы «Аучы малае», «Дозор», »Бас-
мантау» һәм «Итекчә» поэмалары белен
танышачак. Бу поэмаларда балаларның
сизгерлеге, кыюлыгы, хезмәт сеюе һем ба-
тырлыгы сурөтләне. Дерес. бу поэмаларда,
бигрәк те «Аучы малае» поэмасында, җы-
ентыктагы кайбер шигырьләрдәге шикелле үк,
автор тарафыннан гына уйлап чыгарылган
вакыйгаларга корылган ясалма
урыннар да юк түгел Аннан соң китапның исеме
дэ җисеменә бик үк туры килеп бетми. Ләкин,
шуңа да карамастан, узган ел балалар ечен
басылып чыккан әйбәт китапларның берсе —
Галимҗан Латыйпның «Бәләкәй музыкантчы
диясе килә.
Ф. ЯРУЛЛИН. Гел ашыгам. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Авыру ана үзенең соңгы көннәрен көтеп ята. Шул
чагында аның тәрәзәсе каршына диңгез ягыннан
бер акчарлак очып килә һәм, бу җирләрдә һава
тар сиңа, дип, хәлсезләнгән ананы үзе белән
бергә диңгез буйларына китәргә өнди. Ләкин
авыру ана диңгез илләре матур, сулары шифалы
булса да, анда барырлык егәре калмаганлы- гын
әйткәч, акчарлак кире очып китә. Чәчәк илләренә
дәшеп килгән сандугачка да ана шул ук җавабын
бирә. Менә тәрәзәне ачып өй эченә көчле җил
бәреп керә һәм карт анага улы турында бик авыр
хәбәр китерә.
Ишеткәчтен яман хәбәрне Торып баса
ана шул ара. Баласына килгән җил
давыл Түшәгеннән аны кубара
Шагыйрь Фәнис Яруллинның «Ана» балладасы
әнә шулай тәмамлана. Бу баллада аның «Гел
ашыгам» исемле җыентыгында басылган.
Күңелне тирән дулкынландырган мондый
шигырьләрне җыентыкта күпләп санарга
мөмкин. «Каз кычкыра», «Үпкәләмим шулай да*,
■ Атлар», «Кеше кирәк», «Алчы, болыт», «Сез
әйтегез», «Балтик җилен ачы диләр»
шигырьләре кыска һәм тыгыз язылулары,
кичереш-хисләргә бай булулары белән аерылып
торалар. «Тормыш дустыма» циклына кергән
шигырьләр дә Фәниснең үз иҗатына карата
таләпчөнлекне көннән-көн арттыра баруы
турында сөйли. Җыентыкта урнаштырылган
сигезьюллыкларында шагыйрьнең фәлсәфи
фикерләре теге яки бу вакыйганы, күренешне күз
алдына китереп бастырырлык поэтик образлар,
детальләр аша ачыла. Тормышта кемгә тыйнак
булырга кирәклеге турында искәртеп, ул менә
болай ди:
Кайвакыт тауларга менсәк. Горурлана
башлыйбыз. Күрегез, янәсе. безне.
Болытларда башыбыз. Тауда чакта кем
дә күрә. Кычкырмасак та җирсәп. Биек
булсаң, үзеңне син Түбәндә чакта
күрсәт.
Фәнис Яруллинның күпчелек шигырьләре гади
кешеләргә ышаныч һәм ихтирам хисләре белән
сугарылган. Менә шуңа күрә дә ул шигырьләрне
укыганда күңелеңнең чистара, яктыра баруын
тойгандай буласың. Үзенең биографиясенә кагы-
лышлы шигырьләрендә дә Фәнис тормыш
сөючән көр күңелле шагыйрь булып кала.
Тормышында да, иҗатында да төшенкелеккә
бирелмәү аңа укучыны елмайта, көлдертә торган
матур-матур юмористик шигырьләр тудырырга
ярдәм итә. Андый шигырьләрнең кайберләрен
(«Мәрдән һәм Мәрьям», «Өч көн алдан», «Үземә
тәнкыйть», «Малаен тартып кайта», «Кай җирем
ким кешедән,дип», «Яңа телевизор алдым» һәм
«Бер күршем бар») җыентыкның соңгы
битләреннән укыйбыз.
Тынгысыз шагыйрь үзенең дусларына суынмас
хисләренең шактый зур букетын бүләк иткән.
Киләчәктә ул букетның тагын да зуррак булуын
телибез.
Н. МАДЬЯРОВ. Җәйге яңгыр. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
Нәҗип Мадьяров үзенең күпчелек ши-
гырьләрендә колхоз авылы кешеләренең
эшләрен, аларның тынгысыз тормышындагы
үзгәрешләрне чагылдырырга омтыла. Аның
узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып
чыккан «Җәйге яңгыр» исемле яңа җыентыгында
да төп урынны авыл темасына багышланып
язылган шигырьләр алып тора. «Язгы кырда»
шигырендә «ала- кола басу уртасында Алыптай»
басып торган игенченең ашкынулы хисләре
тасвирлана. «Игенче», «Июнь тене», «Җәйге яң-
гыр», «Инеш ярында», «Күл», «Үзәннәргә тагын
кыш әйләнде» кебек шигырьләрдә лирик герой
җирне бизәп яшәүче кешелвр- нең хезмәтенә, үзе
туып үскән якларның гүзәл табигатенә карап
соклана. Туган »к кышларының матурлыгы
турында сөйләгәннән соң шагыйрь:
Бураннарның үрдә — җәяүлесе.
Ютчыларның анда — атлысы.
Бу кырларның хәтта йолдызларга Төшә
булыр карның яктысы. —
ди. «Үзәннәргә тагын кыш әйләнде» шигырендә.
«Таң атканда тәүге алтын нурлар». .Балкый
офык таң нурлары белән», «Төпләре бик тирән
диңгезләр бар». «Ничек итеп күңелең
әрнемәсен», «Яшьлек безне уйната да иде»,
«Җил», «Сөйрәлеп тә, кәй* чак йөгереп тә» дип
башланган сигезьюл- лыклар фәлсәфи рухта
язылганнар һәм аларда авторның дөньяга
карашы, тормыш-
ка, кешеләргә карата булган меиәсәбәте шактый
тулы гәүдәләнә. Мема ул сигезьеллыкларның
берсе: Таң атканда тәүге втгын нурлар Өелареио тешә
тауларның Кояш баеганда соңгы балкыш
Кыясында яна алврның.
Ярамыйдыр әмма күпсенергә By бәхетне һич тә
таулардан Иң беренче булып шуларга ук
Кунаклый бит салкын карлар да.
Тормышыбызда очрый торган теге яки бу
кимчелекләрне фаш итү ечен, Нәҗип Мадьяров
еш кына очракларда сатира жанрына мерәҗәгать
итә. Аның әлеге җыентыгындагы «Нихәллор
итәр идек», «Диалог», «Җамалым», «Җилләр
уйный кесәсендә» шигырлере әдипнең бу
жанрда уңышлы гына эшләаеи күрсәтәләр.
Җыентыкның ахырында ■•Разведчик» исемле
озын шигырь урнаштырылган. Автор, җәя
эчләренә алып, шигырьнең исеме астына
«Абдул абзый хикәясе» дип куйган. Әмма,
дәресен әйтергә кирәк, Абдул абзыйның 300
юлдан арткан бу шигъри хикәясе укучыга
бернинди дә яңалык алып килми. Шагыйрь бу
шигырендә безнең поэзиябездә инде күп
тапкырлар кабатланган, һәркемгә күптән таныш
булган нәрсәләрне янә бер тапкыр кабатлап
чыгудан уза алмаган.
Нәҗип үзенең бер шигырен:
Кешеләр бор Алар йорәгенә
Кыен оммп юллар табуы.
дигән сүзләр белән тәмамлый Шушы кырыс
хакыйкатьне дәрес аңлаган шагыйрьдән
кешеләр йорәгемә үтәп керерлек тирән фикерле
яңа әсәрләр таләп итәргә укучының тулы хокукы
бар.
Ш МАННАПОВ. Хәят кендәлеге. Шигырьләр.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел
«Дуслык», «Адымнар» җыентыкларында,
яБәремче карлыгачлар» сериясендә һәм
вакытлы матбугатта шигырьләре басылып, инде
поэзия яратучылар тарафыннан үз итеп кабул
ителгән Шамил Маннапоя күптән түгел
укучыларга яңа шигырьләр җыентыгын — «Хәят
кондәлегонн тәкъдим итте. Аны укып чыккач,
яшь авторның иҗат колачы шактый киңәюен
тоясың. Китапка кереш сүз язган шагыйрь Хисам
Камалов сүзләре белен әйткенде. Шамил Манна-
пое шигырьләре кешеләрдәге кешелеккә *ык
ышанудан, алар күңелемдәге байлыкны поэтик
күрсәтүгә омтылудан туа. Бу аның әсәрләрен
шактый эмоциональ эшләүгә ярдәм итә. Шамил
шигырь хистән һәм фикердән башка була алмый
икәнлеген яхшы тәшенеп эш итә Шигырьдә иң
мөһиме — чын күңеллелек һәм ялганламау,
хисләрне уйлап чыгармау.
Дәрестән дә. «Хәят көндәлеге»н укыганда һәр
шигырьдә, тормыш пульсы белән бергә,
шагыйрьнең йөрәге тибүен дә сизәсең.
Авторның симпатиясе кешеләр бәхете ечен үзен
аямаучылар, тормыш каршылыклары аша
үткәндә идеалларын, кешеләргә мәхәббәтләрен
югалтмаучы көчле рухлылар ягында. Ул үз
поэзиясе ечен тормыш материалын әнә шул
җирлектән эзли. Шул хис аны Тобол зиратына
алып киле («Тобол зиратында»), ил азатлыгын
яклап һәлак булган әтисе («Әйтерсең төсле»),
фронтовик-шагыйрьләр («Бакчада»), кзра җирне
икмәк итүче кешеләр («Гашыйк») турында
уйландыра Шулармы укыганнан соң лирик
геройның:
Җилләр искәндә дә тыптын торган.
Ботаклары каерылган агач кебек Япа-ялгыз
булуымнан куркам — Барыннан да битәр.
кешеләрнең Минем янымда үзләрен Ялгыз итеп
тоюыннан куркам. —
дип әйтүе яхшы аңлашыла.
Ш. Маннапов шигырьләрендә детальләрнең
мәгънә йөге сизелерлек зур. Автор кайбер
образларга да мәгънә салырга омтыла. Бу яктан
«Әниемә багышлыйм» һәм «Солдат
дәфтәреннән» дигән бүлекчәләр игътибарга
лаек. Аларда ана һәм урман образларына
кешеләр күңелеидәгө идеал һәм ил тошенчөеә дә
салынган. Автор тикмәгә генә болай дими бит;
Ана —
Картайганчы кешегә кирәк. Газиз ул җан.
Aim —
Балаларын бәла дигән коры жнлдәи
Саклап торган яшел урын.
Юлдан я и ан. адашкан Оер кеше күрсәм. Моның,
динен, мөгаен.
Әнисе үлгән м
•Хәрәмләштең, тормыш». «Нигә шунда күпер
төземәскә», «Бер җылы сүз кешегә җитә диләр».
«Бабаларыбыз бәзнең мәҗүсиләр» һ. б.
шигырьләрендә дә Шамилнең үз тавышын
ишетәсең, аның каләме тудырган лирик
геройның олы хисләреи уртаклашасың.
Шамил Маннапов еш кына ечраклардв Армнв
темасына мөрәҗәгать итә Аның әлеге
җыентыгында да бу темага багышлап язылган
берничә шигыре бар. Шулар арасыннан «Бетнең
якташ» исемләсә күңелгә аеруча җылы тәэсир
итә. Шигырь Мондый юллар белен тәмамлана
Сйн бәхетле неше авылда.
Лаен булса нәселең хөрмәткә. Син бәхетле
бөтен дөньяда. Хөрмәт булса сннен
милләткә.
Җыентыкка кергән кайбер шигырьләр яшь
әдипнең сатира-юмор өлкәсендә дә уңышлы
гына эшләве турында сөйлиләр. «Кайралды»,
«Хәтер начар» шигырьләрен укыганда, мәсәлән,
ирексездән елмаеп куясың һәм Шамил
иҗатында мондый шигырьләрнең күбрәк
булуын телисең.
Җыентыкта, әлбәттә, әле тиешенчә эшләнеп
бетмәгән шигырьләр дә юк түгел. «Тормыш
агымына каршы», «Хаким булмак- чы» кебек
шигырьләрне кертмәгәндә дә җыентык күп нәрсә
югалтмаган булыр иде. «Тавышлар»
поэмасының да, нигездә әйбәт көй» «зылуына
карамастан, оэынгарак сузылуы, урыны-урыны
белән буталчык фикерләр очравы эчне пошыра.
Соңгы айларда вакытлы матбугат битләрендә
Шамилнең 5у китабындагы шигырьләреннән дә
м=>туррак һәм тирәнрәк фикерле яңа әсәр- гәре
басылгалады. Шул рәвешле, шигырьдән
шигырьгә үсә барып, алдагы көндә ул тагын да
яратыбрак укырлык яңа җыентыклар бастырып
чыгару бәхетенә ирешсен иде.
Тз«рия литературы в связи е проблемами
зсгетихи. Рус теленде. Мәскәү. 1970 ел
Казан дәүләт университетының рус һәм чит
ил әдәбияты кафәдралары укытучылары,
укыту-тәрбия эшләре белән бергә, фен
өлкәсендә эшләүгә дә җитди игътибар бирәләр.
Алар төрле фәнни җыентыкларда әдәбият
белеменең актуаль мәсьәләләренә караган
мәкаләләр белән катнашалар, югоры уку
йортлары студентлары ечен кулланмалар,
дәреслекләр язалар. Мәсәлән, сонгы берничә ел
эчендә үзәк һәм республика нәшриятларында
университет укыту- чыларының «Әдәби анализ
методикасыз, «XVIII гасыр чит ил әдәбияты»
исемле хезмәтләре чыккан и до. Күптән түгел
китап кибетләрендә «Эстетика мәсьәләләре бе-
лән бәйләнештә әдәбият теориясе» дигән тагын
бер яңа кулланма сатыла башлады. Аны
профессор Н. А. Гуляев, доцент А. Н. Богданов
һәм әдәбият балгече Л. Г. Юдке- вичлар язган.
Моңа кадәр дәреслекләрдә әдәбият теориясе
үзенә, ә эстетикага караган мәсьәләләр исә үзенә
аерым тикшерелә иде. Бу бер очракта
сәнгатьнең төрле өлкәләрендә карала торган
уртак темсларкы кабатлауга китерсә, башка
очракларда әдәбият теориясен гадиләштереп,
тарайтып аңлауга илтә иде. Университет
укытучылары эстетиканың төп проблемаларын
әдәбиятка хас гомуми закончалыклары белән
органик берлектә тикшерергә тырышканнар.
Алар, сүз сәнгате әсәрләренә характеристика би-
рү белән генә чикләнеп калмыйча, сынлы
сәнгать һәм музыка, театр һәм кинемато-
графиягә караган мәсьәләләрне өйрәнүгә дә киң
урын биргәннәр. Алай гына да түгел, хезмәттәге
махсус бүлекләрдә әдәбият теориясе сәнгатьнең
башка өлкәләрендәге үсеш белән янәшә куелып,
чагыштырылып өйрәнелә. Ә китапның
«Жанрлар һәм тор- ләр» дигән бүлегендә,
филологик дәреслекләрдә беренче мәртәбә
буларак, вокаль әдәбият, музыкаль драматургия
һәм кинедраматургия чиктәш әдәби жанрлар
төсендә карала.
Шулай да төп игътибар суз сәнгатенә бирелгән.
Иң эүвәл иҗат процессы үзе ифрат кызыклы һәм
мавыктыргыч итеп күздән кичерелә. Әдәбият
теориясе буенча моңа кадәр басылган
дәреслекләрдә бу һәм моның ише башка күп кенә
проблемалар бөтенләй кузгатылмый кала иде.
Язучының иҗат лабораториясенә үтеп керү
әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм формасы белән бәй-
ле күп кенә проблемаларны тагын да нечкәрәк
һәм тирәнрәк итеп ачып бирергә булыша.
I Хазан галимнәре әдәби процесс мәсьә- лаларен
дә дөрес позициядән торып тикшергәннәр.
Хезмәттә төп урынны әдәби методлар ләм
юнәлешләр турындагы бүлек алып тора.
Профессор Н. А. Гуляев тарафыннан язылган бу
бүлектә мәгърифәтчелек реализмы, романтизм,
критик реализм кебек әдәби методларга һәм
башка иҗат юнәлешләренә гомуми характерис-
тика бирелеп кенә калмый, аларның барлыкка
килү һәм үсү закончалыклары да ачыла.
Авторларның сәнгатьтәге декадентлык
агымнарына, төрле реакцион юнәлешләргә һәм
буржуаз әдәбият галимнәренә кискен һәм
дәлилле каршы чыгуларын дв хезмәтнең бер
уңай сыйфаты дип билгеләп үтәсе килә. Бу —
студентларның эстетик карашлары
формалашуга зур ярдәм итәчәк.
Әлбәттә, хезмәттә кимчелекләр дә юк түгел.
Кайбер бүлекләр артык кыска, влар- да
җентекләп сайланган мисаллар җитәрлек түгел,
нәтиҗәләр беркатлырак яңгырый. Бу аеруча
кинедраматургия турыН'
дагы ахыргы бүлеккә хас. Китап авторы болан
мәгърифәтчелек реализмыма караган кайбер
проблемалар буенча да бәхәсләшергә мөмкин.
Терминология дә тиешенчә эзлекле түгел.
«Жанрлар һәм терләр» дигән бүлектә, мәсәлән.
чуарлыктан котылу емен. әдәби әсәрләрнең
төрләре турында гына сөйләргә һәм «сәнгать
өлкәсе» диген төшенчә генә кулланырга тәкъдим
ителә. Ләкин башка бүлекләрдә бу принцип
сакланмый. Образлы фикерләү тибы, дөньяга
караш һәм иҗат тибы кебек төшенчәләр
арасындагы чикләр дә анык билгеләнмәгән.
Бәлки, дәреслекне фәндә урнашып җитмәгән
мондый терминнар белән чуарламаска кирәк
булгандыр
Гомумән алганда, китап үзенең фәнни җитдилеге
һом актуаль мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итуе
белән аерылып тора. Ул вуз студентларының
гына түгел, мәктәп укытучылары һәм
язучыларның, әдәбият һом зстетика
мәсьәләләре белән кызыксынучы киң катлау
укучылар массасының да игътибарын җәлеп
итәр, дип ышанасы кило.
В. МОНАСЫЙПОВ Тайга печән кем сала!
Хнкәяләр. Татарстан китап нәшрияты.
1970 ел
Республикабыз газета-журнал ларында Вахит
Монасыйпоаның юмореска һәм сатирик
хикәяләре 50 елларның ахырларында ук басыла
башлаган иде. Ләкин аның «Утсыз тетен
чыкмый» исемле беренче китабы 1964 елда гына
дөнья күрде. Шуннан бирле яшь язучының ел
саен диярлек берәр китабы чыгып тора. (Сак
булыгыз. 1965 ел; Көлү гөнаһ түгел. 1967 ел;
Селе- зетдин бүреге. 1968 ел. Наполеон булырга
теләмим. 1969 ел.)
Узган ел ахырында В. Монасыйпоаның тагын
бер яңа китабы басылып чыкты. Кече яшьтәге
мөктеп балаларына адресланган ул китап «Тайга
печән кем сала!» дил атала.
Китапка беленой беленой унбер хикәя кергән
Тема-проблемалары, максат һом характерлары
ягыннан аларны якынча ике төркемгә бүлеп
карарга мемкин. Җыентыктагы хикәяләрнең бер
өлеше оалаларны тирә-юньдәге табигать
күренешләре, үсемлекләр, кошлар һем
җенлекләр день ясы белен таныштыруга
багышланган. Икенчеләрен дә тәрбия
месьсполарц күтәрело. Аларда автор
мактанчыклардан, уз файдасын гына
кайгыртучы эгоистлардан, ялкау һем U. «К. 4-л М
а. булдыксызлардан көле. Шул юл белен ба-
лаларга начар гадәтләрдән арынырга булыша,
аларда күркәм характер сыйфатлары тәрбияли.
В. Моиасыйпов үз хикәяләре ечен кызыклы
вакыйгалар, мавыктыргыч ситуацияләр тапкан.
Шуңа алар яратып укыла һәм бер уку белән
хәтердә кала. Бу яктан «Шифалы врачлар»
исемле хикәя аеруча характерлы. Ул болай
башланып китә:
«— Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?
— Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын
тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!
— Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?
— Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны
бозылган. Шуны төзәтергә йөге- рәм1..ь
Шул рәвешчә дәвам иткән хикәянең ахырына
автор бөтенләй көтелмәгән, юмористик юнәлеш
биреп җибәрә:
«— Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..
— Искәндәр диген малай янына! Арт сабагын
укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән!
Юньсез!»
«Кем белен кем» дип исемләнсен икенче бер
хикәядә де нигездә шул ук тема— табигать белен
таныштыру дәвам иттерелә. Урамда йоргән бер
малай янына кемдер кило де аның бүреген,
пальтосын, киез итекләрен салдырта. Биш-алты
айдан ул шулариы ук кабат кияргә мәҗбүр ите.
«Кемнәр соң әлеге чишендерүче белен
киендерүчеләр?» — диярсез. Әйтмим, үзегез
белегез»,— ди автор Аңлатып торуның кирәге до
юк. Җавапны янәшодәге рәсемнән үк табарга
була. «Алдакчы кошлар» һом «Карак» исемле
хикәяләр до җыйнак һом матур итеп язылган. Тик
«Карак» хикәясендә автор болон художник
фикерләре арасында аерымлык килеп чыккан
Авторз «Малик кухняга чыкты, кулына балта ал-
ды».— дип яза. Художник исе үз рәсемендә
малай кулына пистолет тоттырган.
Торбия мәсьәләләренә багышланган хикәяләр
арасыннан «Борынга атланган колак». «Тайга
печән кем сала?», «Тиен башы» дип
исемләнгәннәре аеруча уңай тәэсир калдыра.
«Борынга атланган колак» хикәясендә
фотосөючеләр түгәрәгенә йермесәм до рәсемгә
тешорә белом дип мактанган Сәлимнең зурлыкка
калуы турында сөйләнә.
Хәләф болон Хәнифкә «Йолдыз» исемле
тайчыкны карарга беркетәләр Лекнн болар «син
кара, юк, син кора» дип үзара
ызгышкан арада «Йолдыз» зур ат булып җитә.
«Тайга печән кем сала?» исемле хикәя әнә шул
хакта... «Ике каен арасында» дигән хикәя
урманда адашып калган малайлар турында.
Язучы аларны, кырмыска ояларына, каен
кабыгына, чыршы-нарат кәүсәләренә карап,
юнәлешләрне билгеләргә өйрәтә.
Китаптагы һәр хикәя төрле төстәге матур
рәсемнәр белән бизәлгән. Бу — Илдар
Юзеевның «Пони малае нәни Жирәнкәй»
китабын иллюстрацияләгән өчен Матбугат
идарәсенең дипломы белән бүләкләнгән
художник Эрот Зариповның казанышы.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: В. Мона-
сыйповның каләме китаптан китапка, хикәядән
хикәягә шомара бара, осталыгы һаман арта тора.
Хәзер без аннан олылар өчен дә җитди хикәядер
көтәогә хаклы.
Ш. ХАММАТОВ, Ф. ӘГЪЗАМОВ. Матбугат—
дуспык байракчысы. Татарстан китап нәшрияты.
1970 ел
Татарстан китап нәшрияты Ш, Хамматов һәм
Ф. Әгъзамовларның «Матбугат — дуслык
байракчысы» исемле китабын дөньяга чыгарды.
Исеменнән үк күренгәнчә, ул матбугатта
интернациональ тәрбия алымнарын өйрәнү һем
а.парның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә
багышланган. Ике идеология арасында корәш
кискенләшә барган хәзерге чорда — социализм
дошманнары халыклар арасында милләтчелек
хисләрен куертырга, социалистик стройның
куәтле көче — халыклар дуслыгын какшатырга,
төрле уйдырмалар белән милләтләр арасын
суытырга тырышкан бүгенге көннәрдә —
шундый бер хезмәтнең басылып чыгуы гаять
кирәкле һәм мөһим эш.
Авторлар: «Китапның төп максаты —
партиянең XXIII съездыннан соңгы чорда
халыклар дуслыгы һәм социалистик интер-
национализм идеяләрен пропагандалауның
аерым мәсьәләләрен, форма һәм алымнарын
Татарстан матбугаты мисалында яктырту»,—
дисәләр дә, асылда алар халыклар дуслыгы
идеяләрен күп тапкыр киңрәк, ерактанрак алып
өйрәнәләр һәм аерым проблемаларга кабат-
кабат әйләнеп кайталар.
Коммунистик матбугатның интернациональ
характеры марксистик-ленинчыл тәгълиматның,
идеологиянең интернациональ характерда
булуы, иҗтимагый үсештәге милли һәм
интернациональ моментларның диалектикасы,
буржуаз идеологиягә, буржуаз милләтчелек
идеологиясенә каршы килешмәүчән көрәш алып
бару зарурлы, гы белән аңлатыла. Коммунистик
матбугат үзенең беренче адымнарыннан ук
интер- национализм байрагын югары күтәрде.
Татар совет матбугаты исә коммунистик мат-
бугатның интернационалистик традицияләрен
элек-электән уңышлы дәвам иттереп килә.
«Интернационализм — безнең матбугатның
байрагы» дип исемләнгән беренче бүлектә
коммунистик матбугатның беренче
адымнарыннан алып бүгенге кенгә кадәрге үсеш
юлына кыскача күзәтү ясала, аның күркәм
традицияләре һәм новаторлык сыйфатлары
тикшерелә. Авторлар җирле матбугат
органнарының эшчәнлеген өйрәнүгә аеруча зур
игътибар биргәннар.
«Ленин, Октябрь. Татарстан! Бу өч изге сүз
безнең күңелләрдә бергә яши»... Китапның
икенче бүлеге өнә шундый сүзләр белән
башланып китә. Өйрәнелә торган чорда
халыклар даһие В. И. Ленинның тууына 100 ел,
Татарстанның төзелүенә 50 ел тулу кебек
даталар булуын хәтергә алсак, мәсьәләне
шундый аспектта карауның отышлы икәне
ныграк аңлашылыр. Ленинизм үзенең асылы
белән интернационалистик тәгълимат, ә
социалистик Татарстан Октябрь яулаган
казанышларның берсе булганлыктан, бу ике
дата уңае белән оештырылган материалларда
халыклар туганлыгы темасына зур урын
бирелгән. Басылып чыккан китапларның
исемнәрен («Безнең Ильич», «Татарстанда
ленинчыл милли политиканың тантанасы»,
«Туганлык һәм дуслык көче». «Октябрь кояшы
астында» һ. б.), газета-журнал мәкаләләренең
(«Совет Татарстаны — Октябрь казанышы», «Без
— ленинчылар, без — миллионнар» һ. 6.)
исемнәрен санау гына да моны ачык күрсәтә.
Мөһим теманы ачуда редакция хезмәткәрләре
күп төрле алымнар кулланганнар. Китап
авторлары махсус сан, тематик сәхифә, берничә
республика һәм өлкә газеталарының бергәләп
әзерләнгән уртак саннарын чыгару, материаллар
алмашу кебек формаларның бу чорда киң
кулланылуын күрсәтәләр, моның уңай күренеш
булуын раслыйлар. Китаптагы фактлар, баш-
лыча, «Социалистик Татарстан», «Советская
Татария», «Коммунист Татарии», «Казан ут-
лары», «Азат хатын» кебек республика га-
зеталарыннан һәм журналларыннан алынган.
Әмма авторлар «Яшь ленинчы» газетасына,
«Ялкын» журналына һәм район газеталары
битләренә дә еш күз ташлыйлар. Шушындый
күләмле һәм күп төрле фактик
материал белән эш итү матбугатта халыклар
дуслыгы Һәм социалистик интернационализм
темасын яктыртуны һәр яклап карарга
мемкиилек биргән.
Билгеле булганча, матбугатның хезмәт иялереи
халыклар дуслыгы һәм социалистик
интернационализм рухында тәрбияләве терле
алымнар һәм формалар белән тормышка
ашырыла. Шулар арасыннан халыклар
дуслыгының экономик сферада, бердәм хезмәт
процессында, материаль байлыклар алмашуда
ныгый баруын чагылдыру һәм рухи байлыклар
алмашу, әдәбият һәм сәнгатьләрнең бер-берсенә
йогынты ясавы аша туган дуслык хисләрен
өйрәнү аеруча актуаль мәсьәлә булып тора. Хез-
мәтнең ечеиче һәм дуртенче бүлекләрендә нәкъ
менә шул мәсьәләләр игътибар үзәгенә куелган.
Авторлар халыклар дуслыгы турында язылган
теоретик мәкаләләрне, аерым милләтләрнең
әдәбият-еенгать әнкәсендәге казанышларын
күрсәтүче яки терле милләт кешеләренең
туганнарча аралашып яшәүләре, эшләүләре
хакындагы язмаларны карау белән генә
чикләнмиләр. Алар газета һәм журналлардагы
барлык материалларны социалистик
интернационализм призмасыннан карап
е йрәнәләр.
Хезмәттә тагын бер мөһим мәсьәлә куела. Ул—
журналистларның хәзерлеге, алар- ның деньяга
карашлары һәм белем дәрәҗәләре мәсьәләсе.
«Мавыктыргыч алымнар куллану,
материалларны газета битләрендә урнаштыра
белү һәр редакциядәге бүлек һәм секретариат
сотрудникларының хәзерлегенә, тәҗрибәсенә
һәм зәвыгына бәйләнгән», диләр авторлар. Тик
шунысы кызганыч, мондый характердагы
искәрмәләр күп кенә очракларда гомуми төстә
әйтеп узылган. Менә тагын бер дөрес күзәтү:
«Матбугатның социалистик ярышны
яктыртканда эзлексезлек күрсәтү,
кампаниячелеккә бирелү кебек кимчелекләренә
күэ йомып булмый. Газеталарда бик күп
социалистик йөкләмәләр игълан ителә,
ялкынлы чакырулар ташлана. Тик еш кына бу
йөкләмәләр онытыла, алар- ның үтәлешенә
тиешле контроль урнаштырылмый. Яңа
башлангычларның экономик нәтижәлелеге
җитәрлек яктыртылмый». Менә шушы фикер
конкрет мисаллар өстендә расланса, аның
әһәмияте нәтиҗәлерәк булыр иде. әлбәттә.
Китапта кайбер бүтән кимчелекләр дә юк түгел.
Мәсәлен, хезмәтнең беренче өлеше фәнни
тикшеренү рухында язылса, соңгы
бүлекләрендә отчет характеры сизелә Кайбер
өлешләрендә, бигрәк тә район газеталарына ба-
гышланган битләрдә, авторлар материалларның
эчтәлеген сөйләү белән мавыгалар. Бу —
билгеле бер дәрәҗәдә тасвирчылыкка алып
бара. Ә гомумән алганда, алер кирәкле һәм
файдалы хезмәт язганнар Ул журналистлар өчен
дә, журналистика тарихын өйрәнүче галимнәр
өчен де кирәкле кулланма булыр, дип ышанасы
кило.