ЯШЬ УЛЬЯНОВ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП
енин һәм Татарстан, Ленин һәм татар халкы бер-берләреннән аерылгысыз. В. И. Ленинның яшьлеге, революцион эшчәнлеге, төпле марксист булып җитлегүе Татарстан белән бәйләнгән. Ул безнең Казан университетында укый, шунда революция юлындагы беренче адымнарын ясый. Татарстан республикасы Ленинның турыдан-туры катнашы белән, аның җитәкчелегендә төзелә. Шуңа күрә галимнәребез даһи юлбашчының тормыш юлын һәм иҗат мирасын, аның эшчәнлеге- нең Татарстан белән бәйле якларын өйрәнүне элек-электән үзләренең җаваплы һәм мактаулы бурычлары дип исәплиләр. Әле кайчан гына Мәскәүнең «Наука» нәшрияты тарих фәннәре кандидаты М. Сәйдашева- ның «В. И. Ленин һәм Татарстанда социалистик төзелеш» дигән кызыклы монографиясен чыгарган иде. Күптән түгел китап кибетләрендә юлбашчыга багышланган тагын бер капиталь хезмәт күренә башлады. Ул — тарих фәннәре докторы, профессор Р. И. Нәфиковның «Революциягә беренче адым»' дигән китабы.
Яңа документларга һәм моңарчы билгесез булган архив материалларына таянып язылган бу кызыклы хезмәт В. И. Ленин тормышының һәм эшчәнлегенең Казан чорын өйрәнүгә багышланган. Хезмәттә яшь Ульянов тормышының бу чоры киң иҗтимагый фонда, Казан губернасындагы гомуми революцион хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә карала. Тикшеренүче үзенең төп игътибарын В. И. Ленинны ныклы марксист иткән алшартларны, Россиядәге революцион традицияләрне ачыклауга юнәлтә.
1 Р. И. Нафигов. Первый шаг в револю- пию .Рус телендә. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Китап зур-зур өч бүлектән тора, һәр бүлек В. И. Ленин тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйләнгән берәр этапны тикшерүгә багышланган. Беренче бүлек «60—80 елларда Идел буендагы революцион хәрәкәттә Казан университеты студентларының роле» дип атала. Бу бүлектә революцион традицияләрнең, буыннан-буынга күчә килеп, һаман үсә, көчәя баруын тикшерүгә аеруча зур урын бирелә. XIX гасырның 70—80 ел-ларындагы иҗтимагый-политик көрәшне автор Казан университеты һәм Ульяновлар гаиләсе белән тыгыз бәйләнештә өйрәнә.
Революцион традицияләрнең буыннан- буынга күчә килүен шулай киң итеп алу һәм җентекләп өйрәнү аңа яшь Ульяновның дөньяга карашын формалаштыруда хәлиткеч роль уйнаган тарихи шартларны һәм чыганакларны дөрес билгеләргә ярдәм иткән. Р. И. Нәфиков фикеренчә, Ленинның политик карашларына Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов, Д. И. Писарев кебек революционерларның эшчәнлеге шулай ух көчле йогынты ясый.
1861 елгы реформадан соң Россия капиталистик үсеш юлына аяк баса. Үзәктә һәм провинцияләрдә шактый кызу темплар белән эшчеләр сыйныфы үсә башлый. Шулай патша самодержавиесенә һәм крепостнойлык күренешләренә каршы актив көрәш башлап җибәрү өчен уңай шартлар барлыкка килә. 1879—1881 елларда бөтен ил күләмендә көчәеп киткән эшчеләр хәрәкәте һәм аның беренче мөстәкыйль оешмалары Идел — Урал буендагы революцион хәрәкәтнең үсешен дә яңа баскычка күтәрә. Идел — Урал буендагы революцион традицияләрнең үсеп-көчәеп китүендә Казан университетының реле зур. Чөнки университет элек-электән революцион настроениеле яшьләрне үз тирәсенә туплаган уку йорты
Л
буле. Сеней карашлары ечеи Мәскәү, Петербург, Варшава, Харьков университетларыннан куылган студентлар, кагыйдә буларак, Казан университетына җибәрелгән. Казан революционерларының Россиядә һәм чит илләрдә барган революцион вакыйгалар турында яхшы хәбәрдар булулары, ■Рус эшчеләренең төньяк союзыяи, «Пролетариат» дигән поляк оешмасын белүләре, Дмитрий Благове һәм Павел Точисскийлар- ның марксистик группалары белән элемтә тотулары очраклы хәл түгел, әлбәттә. Алга таба автор үзенең топ игътибарын әнә шул мәсьәләләрне ачыклауга багышлый. Китапның бу бүлегендә шулай ук провинцияләрдәге уку йортларының Петербург һәм Мәс- кәү студентлары белән бәйләнеше карала, Идел буе һәм Урал эшчеләренең үзара дуслыгы хакында сәйли торган яңа материаллар китерелә. Болар һәммәсе бер максатка—> Идел, Урал буендагы реаолюциои вакыйгаларга Ульяновлар гаиләсенең һәм В. И. Ленинның мөнәсәбәтен ачыклауга буйсындырылган. Автор бик дерес күрсәткәнчә, терле тентүләр һәм арестлар вакытында революционерлар кулыннан алынган китаплар, документлар һәм кулъязмалар бу мәсьәләне ачыклауда зур әһәмияткә ия. Алар 60—80 еллардагы революцион традицияләрнең буыннан-буынга күчеп килүен расларга һем бу еллардагы революцион хәрәкәткә Ульяновлар гаиләсенең мәнәса- бетен тиешле дәрәҗедә ачып бирергә ярдәм итәләр.
Архив материалларын җентекләп тикшерү, моңарчы басылган документларны, монография һем истәлекләрне тәнкыйть күзе аша уздыру Р. И. Нәфиковка юлбашчыга багышланган кайбер әсәрләрдә җибәрелгән тәгәлсезлекләрне, ялгышларны төзәтергә мөмкинлек биргән. Мәсәлән, Н. Рыжов хезмәтләрендә: «Сембер гимназиясендә Ульяновларның якын иптәшләре һәм дуслары юк иде», дигән фикер уздырылып киле иде. Яңа материалларга таянып, моно-графия авторы моның ялгышлыгын исбат итә. Ул шулай ук Г. Хант язмаларындагы аерым төгелсезлекләрге ачыклык керте.
Монографиянең Ульяновлар гаиләсенең Казанга күчеп килүен сурәтләгән битләре аеруча зур кызыксыну белән укыла, һәм бу аңлашыла да. Абыйсы Александр җәзалап үтерелгәч, Володяга башкаладагы югары уку йортларына керү юллары ябыла. Өнисе Мария Алексаидроянага бу турыда ачык төшендерелер Шуннан ул Казан университетына керергә була. Владимир Ульяновның Казан университетында укый башлавы патша хөкүмәтенә каршы юнәлдерелгән иҗтимагый-политик хәрәкәтнең шактый кискенләшкән бер чорына туры килә. Студентлар арасында төрле якташлык оешма-лары яшәп килә. Алар тыелган китаплар укыйлар, яшерен библиотекалар тоталар. Университетка кергән беренче көннәрдәй ук Володя Ульянов андагы иң зур оешмалардан саналган Сембер — Самара якташлык оешмасының эшенә катнаша башлый, революцион карашлы якташлары белән та-нышып ала. Тиздән ул шәһәрдәге яшерен революцион түгәрәкнең берсенә йери башлый. Сүз хөкүмәт тарафыннан «иң зарарлы» дип йөртелгән Мотоеилов-Богораэ- Скворцов түгәрәге хакында бара. Әлеге түгәрәкләрдә В. И. Ленин һәм аның иптәшләре Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Писарев, Щапов әсәрләрен укыйлар. Аларның Карл Маркс әсәрләрен, шул исәптән «Капиталяны ейоәиүләре билгеле.
Владимир Ульяновның Казан универси-тетындагы эшчәнлегенә багышланган икенче бүлектә юлбашчының беренче революцион чирканчык алуын тасвирлауга зур урын бирелгән. Без Казан университетының актлар залында 1887 елның 4 декабренда булган мәшһүр сходканы күздә тотабыз.
Р. И. Нәфиков бу вакыйгага кагылышлы материалларны да үзенә генә хас җентеклелек һәм игътибар белән тикшергән. Ул беренче карашка берни дә аңлатмаган кебек тоелган фактларның асылына, эчкә мәгънәләренә төшенгән. Докумемтлар'а тирән анализ ясау аңа сходка алдыида'ы һәм сходкадан соңгы, бигрәк тә бу вакыйга барган вакыттагы халлерне, анда катнашучыларның язмышларын ачык һәм тирән күрсәтергә мөмкинлек биргән. Владимир Ульяновка кагылышлы һем аның белен тыгыз элемтәдә торган студентлар турындагы материаллар аерым игътибарга лаек. Сходкада катнашкан кешеләрнең сөйләвенә караганда, Владимир Ульянов анда ялкынлы речь белән чыга. Үз чыгышында ул патша хекүмәтенең ерткычлыгын, суд органнарының гаделсезлеген фаш итә һем бетен университетларның студентларын яшәп килгән стройга каршы кәрешкә күтәрелергә өнди.
Тагын шунысы кызыклы, 1887 елның 4 декабрь сходкасында Россиядәге терле милләт вәкилләре: руслар, белоруслар, украинлылар, грузиннар, еврейлар, немецлар, поляклар кятняшкяи икән. Алар арасында баз литвалы Яков Мартиикусны Һем башкорт егете Мирсаяф Биишеяны күрәбез. Бу
принципиаль әһәмияткә ия факт, авторның моңа басым ясавы бик урынлы һәм кирәкле диясе килә. Алдынгы карашлы революцион яшьләр инде ул вакытта ук үзләренең интернациональ бурычларын яхшы аңлаганнар.
Сходка бастырыла, шуннан репрессияләр башлана. Әмма күпчелек студентлар моны да батырларча каршылыйлар һәм революцион хәрәкәттә катнашуларын дәвам итәләр. Сходканың иң актив членнарыннан берсе—-17 яшьлек Владимир Ильич Ульянов өчен дә бу вакыйга зур сабак була. Ул чын революционер юлына баса.
Сходкада катнашучыларны каты хөкем көтә. Бер Казанда гына да 248 студент кулга алына, бик күбесе университеттан куыла. Сходкада катнашучы студентларның авыр язмышы, төрле җәфаларга дучар булулары турындагы битләрне укыгач, ирексездән, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 1905 елда язылган «Хөррият хакында» дигән шигыре искә төшә:
Күп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды, Намнары бакый булды Та кыямәт тидияһ
Шәкерт-студент бары, Дарга асылганнары,— Сез бу арысланнарый Онытмагыз тидия.
Кызганмады малларын, Корбан кылды җаннарын, Жан биргәндә шатланып, Көлә-көлә үлдия.„
Мәҗнүн булсын рухлары, Изге булсын духлары; Боларның ах-ухлары Хөрриятне бирдия г.
Билгеле булганча, бу сходкадан соң Владимир Ильич Кокушкино авылына сөргенгә җибәрелә. Монда В. И. Ленин марксизм тәгълиматын тирәннән өйрәнү өстендә эшли, шулай ук Казанда калган иптәшләре белән дә революцион элемтәне югалтмый. Китапның бу соңгы бүлегендә Р. И. Нәфи- ков Владимир Ильич укыган әсәрләргә, журналларга һәм анда басылган мәкаләләргә тирән анализ ясый һәм кызыклы фикерләр әйтә. Озак тормый Ленин яңадан Казанга күчә. Россиядә беренче
’ Исемнәре мәнге калды мәгънәсендә.
’ Габдулла Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. 1 том. Таткнигонздат. 1955. 6—7 битләр. марксистик түгәрәкләрдән саналган Федосеев түгәрәкләренә йөри башлый. (Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк, Р. И. Нәфиков Н. Е. Федосеевның моңа кадәр билгеле булмаган мәкаләсен дә таба. Китапта бу мәкаләгә тулы анализ бирелгән.) Бу бүлектә укучылар марксистик яшьләрнең народникларга каршы көрәше турында сөйли торган кызыклы гына материаллар һәм фикерләр табачаклар. Китапны укыганнан соң ул гаять катлаулы еллардагы Казан-Урал студентларының иҗтимагый-политик тормышы, прогрессив һәм революцион карашлы яшьләрнең фидакарь көрәше һем шул фонда яшь Ульяновның марксистик көрәш юлына басуы ачык күз алдына килеп баса.
Монографиядә дистәләрчә яңа исемнәр, моңа кадәр билгеле булмаган революцион түгәрәкләр белән танышабыз. Анда китерелгән документлар, фотографияләр һәм Ленинның студент вакыттагы фотопортрет- лары шулай ук зур кызыксыну тудыра.
Революцион традицияләрнең буыннан- буынга күчә бару закончалыгын ачу һәм моны XIX гасырның 80 еллардагы Казан студентларының революцион хәрәкәте мисалында конкрет күрсәтү, безнең уебызча, теоретик-методологик яктан да зур әһәмияткә ия. Киләчәктә бу мәсьәләне ейрөнү дәвам иттерелсен һәм бөек юлбашчы биографиясенең барлык чорлары да, бигрәк безгә якын булган Идел буе чоры, тагын да тирәнтен, киң фонда өйрәнелсен иде диясе килә. Автор бик дөрес күрсәткәнчә, Казан чорын өйрәнү дә дәвам иттерелергә тиеш. Озын сүзнең кыскасы шул: профессор Р. И. Нәфиков зур җаваплылык, профессиональ осталык һәм тирән белем таләп итә торган бу тарихи проблеманы уңышлы башкарып чыккан. В. И. Ленинның Казан университетында укыган чорын нәкь менә шушы университет профессоры тик-шерүе дә игътибарга лаек.
Монография В. И. Ленин биографиясен махсус өйрәнүче тарихчыларга да, югары һәм урта мәктәп укучыларына да, терпе политик түгәрәкләргә җитәкчелек итүче пропагандистларга да, һичшиксез, зур ярдәм итәчәк. Чөнки бүгенге яшь буынны бөек Ленинның якты тормышы мисалында, аның идеяләре нигезендә тәрбияләү барлык җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле бурыч булып тора. Киләчәктә ул татар теленә дә тәрҗемә ителсә, яхшы булыр иде.
Рәмзи ВӘЛИЕВ, Риф ХӘЙРЕТДИНОВ, тарих фәннәре кандидатлары.