Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ИҖАТЫ


Шагыйрьләрнең язмышы төрлечә була. Кайберәүләр, яшьтән сәләтле булсалар да, иҗтимагый яктан әһәмиятле шигырьләр язып, җәмәгатьчелек тарафыннан танылганчы, шактый озак эзләнү чоры кичерәләр. Ә кайберләре исә үз тавышларын таба алмыйча, вак-төяк белән мавыгып йөриләр һәм шул килеш бөтенләй югалып калалар.
Ләкин шагыйрьнең таланты кайчан гына ачылмасын, аның әдәбиятны аңлый белүе, сүзнең нечкәлеген тоюы, зур һәм әһәмиятле темаларны яктыртырга омтылуы яшьтән үк формалаша. Сәләтле яшь кешеләрне әнә шул юнәлештә тәрбияләүгә Горький исемендәге әдәбият институтында, бигрәк тә аның лаборатория-семинарларыида, аеруча иүп вакыт бирелә. Болардан тыш, безнең институт, аерым алганда безнең семинар, бик күл милләт вәкилләрен берләштерә һәм, шулай итеп, аларны үзара рухи якынайта, аларның уй-фикерләрен киңәйтергә ярдәм итә.
Безнең семинардагы кызыклы студентларның берсе — татар егете Разил Вәлиен. Үзенә һәм иптәшләренә таләпчән, күпсүзлелекне һәм риториканы сөйми торган бу егет үзе белән бергә укучы иптәшләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән һәм аларны «Казан утларымның таләпчән укучылары хөкеменә тапшыра.
Разил Вәлие» шигырьләрен журнал укучылары, мөгаен, укыганнары бардыр. Аның есерлере хәтта безгә, авторның туган телен белмәгән кешеләргә дә кызыклы.
Журналның бу санында шигырьләре урнаштырылган шагыйрьләр характерлары белен дә, язган әйберләре белән дә төрлесе төрлечә. Аларның байтагы, мәсәлән, тын* ГЫСЫЗ алтайлы Бронтой Бедюров, уйчан кумык кызы Шейит-ханым Алишеаа, нык ихтыярлы һәм кайнар дәртле балкар Али Байзуллаеә татар теленә тугандаш телдә язалар.
Бу журналда шигырьләре белән катнашучы иптәшләр әле яшь әдипләр. Аларның күбесенең хәтта беренче китаплары да басылып чыкмаган. Ләкин алар әдәбиятка һеркайсы үз тавышлары, үз темалары, үз уй-фикерләре белән килүчеләр. Шуңа күрә миң« алар белән эшләү кызык та. Мин аларның барысын бертөрле уйларга түгел, белки һәркайсын үзенчә уйларга, һәркайсына үз сукмагын табарга ярдәм итәргә тырышам.
Холыклары һәм язган әйберләре ягыннан төрле-төрле булсалар да, бу яшь әдипләрнең барысына да хас уртак сыйфатлары да бар: алар һәркайсы замана балалары, ү» туган илебезнең уллары һем кызлары, барысы да алга, якты киләчәккә омтылучылар.
Поэзиядә үз тавышыңны яшьтән үк зэләргә, яшьтән үк иң авыр эшләргә тотынырга. бер-береңноң әсәрләрен тугандаш халыклар телләренә тәрҗемә итешеп яшәргә Кирәк. Шул җәһәттән караганда, иптәшләренең әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итеп һәм шулар янына үзенең бер шигырен дә кушып, «Казан утларьъжа тапшыруы белән Разин Вәлине бик күркәм эш башкаро. ОШАНИН.
Александр Гаврилов
Русчадан
Эзләр
Кеше үтте дннгез яры буйлап. Чылбыр булып ятты эзләре... Дулкын юа — эзләр барыбер кала- Юылмастыр кебек үзләре!
Диңгез дулкыннары һәм кешедәр Көрәшәләр мәңге тир түгеп... Ә мәңгелек бар эзләрне юа һәм эзләрдә кала мәңгелек.
Александр Антонович
Русчадан
Яз белән саубуллашу
Нишлим инде, Тагын үз күңелем, Нищлим иңде, тагың үз җаным... Кошлар җыры тиздән онытылыр — Көзгә таба инде юл алдым.
Яз аенда — иң зур рәхәт, ләззәт. Серле тавьңдларда сихер бар. Урманнарда дәрвишләнеп йөрү, Учак янындагы юлчылар... Урманнарга язын күк төс керә. Урман аша кырлар күреңә. Манарасы белән күзгә керең Чиркәү тора аның түрендә. Ул чиркәүдә безгә җырларга да. Озатырга да хәтта үлгәнне. Башны орып бәхет ядварырга. Еларга да туры килмәде.
Яз аенда дөнья шундый гади! Ә шулай да никтер ялгышам. Бар агачлар олы юлга озата, Шигырьләргә сеңә сагышлар.
Ал и Байзуллаев
Балкарчадан lIllllliililllllHIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIIII
Зәңгәрсу кыялар
Гөр килә сабыйлар уены.
Чияләр чәчәге коела.
Аларган тауларга күз салам:
Алдымда зәңгәрсу цыялар.
Җырлады егетләр туйларда.
Чем-кара күзләрдә — дөньялар.
Аңадар, апалар куанды,
Дәшмәде зәңгәрсу кыялар.
Китәләр дөньядан бабайлар. Үзәннәр кайгыга урала.
Ә таулар һаман да бер көе,— Тик тора зәнгәрсу кыялар.
Гомерләр, дәверләр узалар.
Су1ыш бар... каберләр... туйлар бар... Мәңгегә торырлар бу таулар, Торырлар 2ә:’дәрсу кыялар.
Зөлфәт Шаһбазов
Башкортчадан
Кайтмадыгыз
Янгыр яуган чакта перроннарда Күпме көтте сезне әсәйләр'. Янгыр яуган чакта перроннарда Калды сезгә дигән чәчкәләр... Кайтмадыгыз...
Сездән башка үсеп
Орлык тулды яшел арышка.
Сездән башка, билкәйләрен сузып, Ярсу атлар китте ярышка. Кайтмадыгыз сабан туйларына. Печән өсләренә, уракка... Кабатлансын өчен җирдә алар Күмелдегез көлсу туфракка. Юкка 1ына алма кебек кызлар Перроннарда сезне көттеләр. Тәгәрмәчләр авыр сагыш тулы Йөрәк сыман кагып үттеләр. Кайтмадыгыз...
Туган бусагадан Унҗидедә киткән оланнар. Кин Рәсәйдә һаман көтә сезне Яңгыр яуган чакта перроннар...
Бронтой Бедюров
Алтайчадан
Тулган ай әкияте
Ястык итеп язымны Ятам мин күккә карап. Жылы сүзләр табалмыйм... Жил, caiышымны тарат.
*Әс«йдәр - «льәйләр (Оашаортча).
Серле, сихерле сүзләр
Пәри колак янымда.
Тогам дип кулым суздым —
Очгы кипе та1ын да.
Баш очымда, биектә, Илемнең тау-ташлары. Күзләремнең төбендә Илемнең аккошлары.
Күзем ачам, Күзем йомам...
Тыңлыйм күкнең тавышын.
Кошлар оча,
Кошлар кайта
Барысы — илем кошы!
Ап-ак, көмеш канатлар Җилгә тиеп сызгыра.
Телләремә алтайча Ин кадерле сүз куна.
Яшел ястык язымны Онытып кошлар санадым. Кошлар булып кайтучы Сүзләремне таныдым.
Җанымдагы сагышлар Яшькә кушылып актылар. Чит телләрдә адаштым... Кошлар килеп таптылар.
Альгирдас Комендантас
Лнтовчадан
Төн. Тынлыкка чумган бөтен дөнья, Атларыбыз дагаланмаган, Җирләребез әле сөрелмәгән. Кошларны да курку алмаган.
Ә мин әле шушы көнгә кадәр Куркынычның үзен күрмәдем. Табигатьтән күпме нәрсә алдым! Ә үзенә берни бирмәдем.
Мин табигать баласыдыр, ахры, Кошлар мине сүзсез аңлыйлар... Урманнарым шундый кешелекле! — Бар афәттән мине саклыйлар.
Анатолий Старостин
Якутчадан
liiiiliiiilliiilliiiliilliiiiitiiiliiiiliiliiliiillliiiilliiiiiiiiiiiii
Мин Себер, тундра улы, Телим тынычлык, тынлык. Мин әзер боздай эрергә, Я яшәргә үз илемдә Бер кәрлә каен булып.
Бүлмәм минем ялгызлыктан тилмерүче йөрәк кебек. Өстәлемдә саф чәчәкләр—дусшм китте мина биреп. Тәрәзәмнән ил күренде, чәчәкләрдән бозлар эреп.
Мурат Калмыкове
Нугайчадан <XXXXKX><X><X><X><>OC>C<><X>^
Сагыну
Кайтсам икән, Җиленчәгем ’, катыңа. Күрсәм икән дулкыныңда ай юлын. Күмәр идем хәсрәтемне комыңа. Бүләр идем жан дусыңдай кайгымны.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, ярыңа...
Шифа суың жан гөлемә охшаган. Кобан’ иле сеңгән минем каныма. Тамырларым эсселектән сусаган.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, яныңа... Күңелләрем тартыла гел аклыкка. Бер утырсам дулкын юган ташыңа. Тулыр иде кнң күкрәгем шатлыкка.
Җиленчәгем хәләл сөттәй кадерле. Ул мәңгегә тугры калган ярына. Җырчы килеп сиңа колак сала да Яна моңнар таба үз жырларына.
Шейит-ханым Алишева
Куныкчадан
Укыганда Шигырьләрем Нигә борының чөясең? Сөюне куй. Башка нәрсә Язып кара диясен.
Мәхәббәттән Авырыйм мин. Ләкин көтмим азагын. Хәзер язмый Бу сөюне.
Әйт сон, кайчан язармын?
е и ч ак — нугайлар яши юрган Кавказдагы елга. | —К)0ана (нугайча)
Еллар үтә. Айлар үтә. Үтә сәгать, минутлар. Җитә дә күк. Җитми дә күк Морадына өметләр.
Берәүгә
Берәү туа.
Берәү үлә,
Шзтлыкка кушыла бәла.
Ә жнр шары тыныч кына
Әйләнә дә әйләнә.
Разил Вәлиев
Әнкәйгә хат
Мне страх не нравится. Что ты поэт...
С. Есенин.
Үпкәләмим, сөйләмәдең, диеп, Уитмен һәм Лорка турында, Сорый идең: «Улым, Зәй артында Күк белән жир нигә орына?» Матурлыкны аңлый белү өчен Нигә сиңа белү Шишкинны! ...Хәлең ничек, билең сызламыймы? Безнең монда алты эш көне.
Шәһәр матур, анда яшәү рәхәт. Анда бәхет, диеп алдадым.
Моңсуланып банан ашап йөри Балан ашап үскән малаең.
Гүргә түгел, илгә китәбез бит, Елап бардык ләкин юл буе. Озатып калды кое, синең өчен Ин кадерле нәрсә шул кое. Шул коеда синең бар фәлсәфәң — Без мәңгелек, дисен, кое күк. Ә шулай да күз алдында йөзең Еламсырап тора, боегып.
Өй алдында, сиренага охшап, Гүли микән һаман багана? Тәрәз аша синең күз нурларың Кояш нуры белән ялгана.
Киттек инде, киттек, теләп киттек. Туган йорттан беркем кумады. Кая барсак ай ияреп барды, һәр урманда бүре улады.
Без киткәнгә юллар сөенделәр, Җирләр гизеп аяк арыды... Улларыңны саклый алмадың син, Инде үзеңне сакла, ярыймы?!