ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
11
акир картның балалары күптән аякларына басып, күптән кеше булганнар, төп йорттан кайсы кая таралып беткәннәр, Василдан гайре ин кече төпчек уллары солдат хезмәтенә алынган, җиткән кызлары исә тормышка чыкканнар иде. Авылдагы кызлары Тәгълимә дә бу араларда еш килә, һич югында, олы кызын әбисенә иптәшкә җибәрә иде.
Карчык чәй куйды. Өстәл каршына аналы-уллы утырып, берәр чынаяк чәй ачарга өлгермәделәр, Закир картның ыңгырашканы ишетелде. Икесе дә түр якка чыктылар. Ни күрсеннәр: Закир карт мендәргә сөялгән, башын калкыткан. Ул Василны шундук танымады, бераз карап торгач, эчке зәгыйфь аваз белән йомшак кына итеп әйтте:
— Бәй, улым, кайттыңмыни? Кил әле яныма.
Закир карт улы белән ике куллап күреште дә карчыгына карады:
— Бик киселдем,— диде,— тамагымны ялгап алыймчы, шуннан хәл кереп китмәсме,— диде.
Гашүрә карчык, өнме бу, төшме бу дигән сыман, бер картына, аннары улына карашын йөртте, һәм тиз генә поднос белән төрле жниел ашамлыклар китерде. Закир карт, бау кебек юан зәңгәр тамырлы ябык кулларының калтырануын басарга тырышып, беркадәр тәгам җыйды: сөт эчте, чәй эчте дә карчыгына баш астын рәтләбрәк җәяргә кушты.
— Берегез дә янымнан китмәгез. Сез үз катымда булгач рәхәт. Аннары ул Василга карады. Улы әтисенең ябык, каты кулларыннан тотты. Бик тә кадерле иде аңа бу куллар. Шушы куллар бит инде ез-
1 Дәвамы. Башы 2 нче санда.
тексез эшләп, аларны туйдырган, йорт-жнрне барлыкка китергән, тру-талуны белмичә дөнья куган. Шушы куллар бит инде Василны да, 5ашка туганнарын да иркәләгән, аларның башыннан сыйпаган, аларны кадерләп күтәреп йөрткән. Гел эш белән, гел хәрәкәт белән әвәрә килгән 5у кулларның тик торулары, ул гына да түгел, хәлсезләнүе Василның . һич акылына сыймый, уена ятмый иде.
Закир карт хәлсез тавыш белән сөйләшә бирде: $
— Бик тә аякка басасы килә, улым. Күкрәкне китереп кыса, бугаз g төбендә нидер утыра, тынны буа, бер генә дә түзәрлегем калмый кебек g иде. Әле менә, әйтмәгәнем булсын, бушатып җибәрде, янадан хәл керә башлады сыман. Рәхмәте белән шулай, сырхаулык зәхмәтен кумасмы язгы җилләр!?
Василның күңеле дә әтисенең кәефе килә башлаган саен күтәрелә з барды. Төсе качкан әнисе карчыкка да тереклек яңадан кайта башлады. £ Икенче көнне картның кәефе тагы да яхшыра төште. Ул инде уртак . табынга да утырып ашады. Өченче һәм дүртенче көннәрдә чыраена нур. кызыллык йөгерде. ®
Андый-мондый хәл, ягъни картның янадан авырып китү яки өзлегү х ихтималы булганда, турыдан туры үзенә ашыгыч телеграмма сугарга = кушып, Васил китеп барды. *
Көн урталары үтүгә Васил шәһәргә кайтып төште. Нурзилә бу ва- > кытта эштә булганлыктан. Васил больницага китте. Хатынын чакырып ® чыгарып, аннан ачкычны алды да яслс-бакчадан улы Рннатны алып э кайтты. Улының уенчыкларын барлаган итте. Ринат менеп атланырлык ° сүс яллы, сүс койрыклы ат, автомобиль, тепловоз, үзе баш селкеп йөреп китә торган аю — һәркайсы. иң элек берсе, аннары икенчесе хәрәкәткә килде. Малай баштарак әтисен ничектер шунда ят иткән сымаирак кыланса да. берничә минут үтүгә инде андый тискәрелекләре үзеннән* үзе юкка чыкты. Алар өйдә бергә торган чакта әтисе дә, әнисе дә татарча да, русча да сөйләшәләр иде. Бала теле ачылгач ук һәр икс теллә сөйләиы башлан, һәр икесен тигез белә иде. Күрәсең, яслс-бакча малайга күбрәк тәэсир итә торгандыр, ул әтисенең туган телендә әйткәннәренә русчалатып жавап кайтара. Ничек кенә булмасын, бер-берсеи яхшы аңлыйлар. Уенчыклар, теге-бу турыда сөйләшкәч, Васил әйтә куйды:
— Улым, мин сине алып китәм бит.
Ринат кашларын җыерды:
— Я не поеду.
— Нигә?
— Не хочу, там гляэно, волков много...
— Анда бүреләр юк, улым.
— Я боюсь, без мамы как будем жить?
— Әниең дә барыр, менә күреп торырсың.
. — Нет, она туда не поедят. не за что не поедят...
. Шушы сөйләшүдән соң, Василның эчендә вакытлыча басылып торган көяләнү уты. күңелен борчыган хис тагы баш калкытты. Балз белән шулай сөйләшү ярыймы, педагогик яктан ничектер, ул тиклесен уйлап тормастан. авыр сулап куйды ул. Димәк, ул югында Нурзилә .үзенең уй-тойгыларын вакыт-вакыт тышка чыгаргялый булса кирәк.
Хәзер менә әтисенең дә хәле рәтләнә төшкәч, ялкын, хис. күнел күзе белән башлаган эшен кайтып дәвам итәсе калды аңа. Нурзидәне дә алып китә калса, алай булмаган тәкъдирдә, киләчәк көннәргә карата аның белән уртак тел тапса, ул нинди бәхетле кеше булыр иде. Менә Нурзилә кайтып кына җитсен, Васил ана барысын да тәфсилле рәвеш* тә сөйләп бирер. Таш йөрәкле түгел лә Нурзилә. Төшенми калмас, һәммәсен дә әйтер... «һич куркып торасы юк. Нурзилә, анда да безнен
мондагы кебек үк ике аяклы, ике куллы кешеләр яши. Бүреләр мәс ләсенә килгәндә, син Ринатны юкка куркытасың. Юк анда бүрел юк! Поликлиника да бар, больница да бар, балалар тудыру йорты бар. Дөрес, алар әле хәзергә махсус яраклаштырылган йортларда ту гел, баракларда. Ә менә поселокның бер башында, ..ямьле Тын елг; буеннан ерак түгел, саф һавалы киң кырлар, болыннар күкрәгендә, үзе безгә күрә бик дәү, хәзерге заманча больница шәһәрчеге салынып ята Сиңа җиң сызганып шунда эшләп йөрү искиткеч күңелле булачак. У; якларның үсеш перспективалары гаять зур. Кем белә, бәлки шунда гел төпләнеп тә калырбыз. Киләчәктә Яка Наратлының шәһәр буласына да тулы ышаныч бар. Аннары... халык! Кая карама — яшьләр, көч һәм янып торган гайрәт дөньясы анда безнең!»
Тукта әле, кайтып кына керсен, шуларның һәммәсен әйбәтләп сөйләп бирер ул аңа. Ничек карар икән боларга Нурзилә?
Юк! Василның уйларында хаклык һәм киләчәккә карап яшәү бар! Ни хәтле генә кыен булмасын, ул аның белән уртак тел тапмын калмас, барыбер үз ягына аударырга тиеш ул Нурзидәне.
Нурзилә эшеннән иртәрәк кайтты. Ринатны күршеләрендә калдырып, кинога да барып килделәр. Аннан калган вакыт гел аларның икесенеке булды. Нурзилә бертуктаусыз сөйләде дә сөйләде. Башка чакларда да ул үзенең эшендә булган һәр төрле яңалыклар турында кайткан саен дәртләнеп, аеруча бер кайнарлык белән сөйли торган иде. Бүген бигрәк тә шулай булды. Ул якындагы бер авылдан килгән, яше илледән ашкай бер хатынның игезәк бала тудыруын җентекләп сөйләде. Бу хатын үзе колхозда кош караучы булып эшли икән. Тик менә хатын өйләнгән улыннан, кияүгә чыккан кызларыннан бик тә ояла икән. Җитмәсә оныклары... Әле кичә генә шул хатынны алырга авылдан ире килгән. Алтмышка җитеп килә торган карт икән анысы да. Нечкә генә ак мыек, таза гәүдәле кеше. Аларны бөтен больницада эшләүчеләр хөрмәтләп озатып калганнар. Шунда иренә теге игезәк бала тудырган апа әйтә икән: «Бигрәк читен инде кеше алдында, шушы яшьтә кем бала китерә инде, улларыма, кызларыма ничек кайтып күреним»,— ди икән.
Ире аптырап, югалып калмаган: «Алар тудыралар ич, синен кан җирең алардан ким? Әле тагы бер малай алып кайтырсың исән булсак. Картлык көнебезгә терәк булырлар»,— ди икән. Нурзилә тагы да шуңарга охшашлырак кыйссалар сөйләп, ире белән үзенең хисләрен уртаклашкан итте.
Иртәнге чәй янында китү-күченү турында берсе дә сүз ачмады, һәркайсы көтте. Васил, Нурзиләгә сынаулы рәвештә карап алгач, телефон трубкасына үрелде. Такси сорады. Бу чагында инде Нурзидәнең күзләрендә моң һәм яктылык артты кебек. Ул иренә карап саран гыня елмайды да киенә башлады. Аннары икәүләп ишектән чыктылар. Янтыклары шакмаклы, елкылдап торган өр-яңа җиңел машина алар торган йорт подъезды алдына килеп туктаган иде инде. Васил белән Нурзилә парлап артка утырдылар. Тигез шома юлдан суда йөзгән шикелле бару рәхәт тә, күңелле дә иде. Ләкин юлның бик кыска булуы икесен дә кинәт айнытып җибәргәндәй булды.
Нурзилә Василны самолетка утыртып, кул селки-селки озатып калды. Василның күңелендә юксыну тойгылары көчле булса да, Нурзилә- нең болай җылы озатуы аның өмет канатларын ныгытып җибәргәндәй булды. Әле аларның яшь тормышлары алда, хатыны моны аңлар, ул аны аңлый да, аннары һәммәсе дә үз тәртибенә утырыр,—дип ун йөртте Васил.
Казанга килеп төшкәч тә озак көтәргә туры килмәде. Башка эчкәре районнарга самолетлар йөри башлаган кебек. Яна Наратлыга да юллар ачылган иде инде. Самолетта Яна Наратлыга кайтучы тагы берничә кеше бар иде. Барысы да диярлек яшьләр, алар арасында өч кыз.
Хәзергечә тар балаклы чалбар, кыска жылы куртка кигән бу яшь кызлар кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күзләрен йөртәләр иде. Чүмәлә кебек чәчен кабартып куйганы әле самолет киткәнче үк Василның кая баруын сораган иде. Кызлар Яна Наратлыга эшкә баралар икән.
Васил янәшәсендәге буш креслога берәү килеп утырды:
— Гафу итегез, сез төзелештәнме?
— Әйе.
— Яна Наратлы?..
— Әйе.
Бу ят кеше буыннары шешенке калын кулын Василга сузды.
— Таныш булыйк: Кукушкин Сергей Сидорович.
— Безнең якка барасызмыни?
— Әйе, менә чакыру кәгазе.
Ул телеграмма күрсәтте. Анда баш инженер Юлдашев кул кунган <> иле. и
Кукушкнинын кыяфәте кызык кына, әллә ничек кенә, ана карагач о көлемсерәми түзмисен. Чыннан да юнып төшерәсе урыннары бар сыман * аның: бит алмалары калкып салынып тора, ияк очлары да шулайрак, £ пальтосын төртеп эче дә бүлтәеп тора. Менә шушы яклары белән ничек- < тер көлке күренә иде ул. Василның ялгыз калып, уйланып барырга °- теләвеи башына да китермичә, ул ихлас күңелдән сөйләшмәкче иде м шикелле. Шул кыска гына танышудан соң бер-берсен бик күптән бел- 2 гэн кешеләр шикелле тезеп китте:
— Мин бит Павловскида ла. Краспоярскида да булган кеше. Ул яклар таныш миңа. Ике электростанциянең утларын гөлт итеп кабындырдык без. Менә хәзер инде сезнең белән дә контактка керергә туры киләчәк. Сезнең анда зур колачлы төзелеш бара диләр. Үзәк газеталарда укып гажәпкә калдым. Дәртләнеп барам мин анда. Баштарак кыенлыклар булмый калмас, билгеле.— Кукушкин тәмләп кенә, авыз суларын корытып сөйләгән җиреннән сүзен икенчегә борды: — Зариф Салихович ничек яши анда, саулык-сәламәтлек яклары ничек анын?— Ул, үзенең сорауларына тыңлаучының жавап кайтаруын көтеп тормастан, тагы дәвам итте: — Минем, югыйсә, яшь ягы да байтак инде. Ләкин бер урында озак торырга яратмыйм. Гадәт! һаваны аны ешрак алмаштырып тору яхшырак. Бер урынла озак эшләсәң, бер урындыкта күп утырсаң, мүкләнә башлыйсың. Хөрмәтле Зариф Салихович та чакырып торгач, ник бармаска! — Кукушкин тагы сорап куйды —Аида сезнең квартира мәсьәләсе кыенрактыр инде, һәр яна төзелештә шулайрак була инде баштарак. Сез ничегрәк урнаштыгыз?
— Гостиницада торам,— дип әйтеп кала алды Васил. Кукушкинга карамаска тырышып. Түземсезлек белән аның сүздән туктавын көтә нде. Туктатырсың! Бар икән армый торган тел. бар икән сүз тегермәненнән туймаган бәндә... Васил аңарга туктарга кушып тупас сүз әйтүдән көч-хәл белән тыелып калды. Алар идарәсе участокларына да белгечләр кирәк иле. Васил бу турыда Кукушкинга әйтергә теләсә дә. тегенең элдереп алып, әллә ниләр такылдаячагын уена китерде дә ул турыда эндәшмәүне артыграк санады.
Самолет кинәт кенә лырык итеп аска төшеп китте лә кешеләрнең йөрәкләре оеп киткәндәй булды. Күрәсең, һава чокырына, һава бушлыгына туры килде.
Васил тәрәзәдән аска карады. Менә анын каршысында үзенең кечкенә өйләре, агачлары һәм идәндә яткан каеш кебек тар юллары белән «тау» үсә, янтаеп күтәрелә башлады. Димәк, килеп жнгтеләр, самолет тукталышка бара. Яна Наратлыга якынлашкан саен Василның башындагы бүтән төрле уйлар артка чигенә башлады.
id
Икенче бүлек
I
Ж.ир-су кибеп килгән чаклар.
Агачлар яфрак яра, жир өстен сафландыргыч яшеллек каплый һәм табигатьнең матурлыгы артканнан арта бара. Яз күге, барлык тарафларга зәңгәр яулык болгап торган шикелле, күңелләргә рәхәт сала. Шундый кояшлы якты көндә район үзәгеннән кайтып килүче Солтан Сабиров, поселокка житкәндәрәк, бәбкәле каз күрде дә машинадан төшеп калырга ашыкты. Бер бөкре әби чирәмлектә казлар саклап йөри. Нинди матур, нинди нәфис һәм нинди соклангыч каз бәбкәләре! Бер караганда сары тал бөреләрен, бер караганда сары чәчәкләрне хәтерләтәләр алар. Солтан Сабиров озак карап торды бәбкәләргә. Бәләкәй чакта аның да каз бәбкәләре саклап йөргән чаклары булды ич. Ул вакытларда мондый язгы көннәрдә рәтләп уку да булмый. Бала-чага якындагы болынлыкта мәш килә торган иде. Хәзер инде менә бәбкәләрне әбиләр саклый. Кая ул бала-чагага дәрестән бүленү? Укулар да жиңел түгел, җитмәсә өйгә тау хәтле өеп эш жибәрәләр. Уйнарсың! Хәзерге балалар анадан туганда ук җидене бетереп туалар дип юкка әйтмиләр булыр...
Толымын киң җәйгән Тын елга болынлыктан үз ярына төшкән иде инде. Әллә ничек кенә күңеле нечкәреп китте Солтанның. Ташу артыннан бака кашыгы җыюлар, аякларының ярылып, чебиләп бетүләре... Ул гынамы сон әле! Алар бәләкәй чакларда ниләр генә кыланмыйлар иде. Көннәр язга авыша башлау белән үк лапас түбәсендәге саламда кызынып ята торганнар иде. Шулай бер елны, әле карлар эреп бетмәс борын, кыш буе пешеп яткан тирес өеме янындагы чокырга бик иртә су җыелды. Малайлар лапас түбәсендә кызынып яттылар да, кайсыдыр шунда «су керергә» кыстый башлады. Солтан иң беренчеләрдән булып, ыштан-күл- мәкләрен салып, тирес базына чумды. Бу кыланышның рәхәте ни чамада булгандыр, мәгәр малайларны әниләренең кычкырта-кычкырта тирес базыннан сөйрәп чыгарулары һәм арт якларын чәбәкли-чәбәкли өйләренә алып кайтулары һич онытылмаслык булып аның хәтерендә калды. Менә бит нинди чаклар булган, дип, башын болгап көлеп куйды ул.
Аның туган авылы Яна Наратлыдан ерак түгел. Шушы якларда туып- үскән кеше булгангадыр инде, Тын елга буендагы олы үзгәрешләр өчен аның кебек куанучы кеше бар микән? Каз бәбкәләре яныннан киткәч, Солтан төзелеш идарәсе йортына керде.
Урта гәүдәле, текә маңгайлы, кешеләр белән ягымлы итеп сөйләшә белә торган бу кеше башта үзенең туган авылы Акъярда укытучы, аннан соң дүрт-биш ел партоешма секретаре булып эшләде. Соңыннан аны райком инструкторы итеп алдылар. Бу вазифасын үтәгәндә дә ана үзенең туган авылында бик сирәк булырга туры килә иде. Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан сон. Солтан Сабиров шул ук районда райкомның берәр бүлегендә эшләүне өмет итте. Ләкин аның бу уйлары гамәлгә ашмый калды. Әле күптән түгел, райком тәкъдиме буенча, төзелеш коммунистлары аны партком секретаре итеп сайлап куйдылар. Анын да квартир яклары башка бик күпләрнеке кебек үк җайланмаган хәлдә иде. Ул башта үзләренә чыбык очы кадәр генә кардәш тигән берәүләрдә торды. Әмма хуҗаның хатыны бала тудыргач, болай да әллә ни иркен булмаган өй тагын да тарайды. Шуннан соң ул гостиницага күчте.
Васил кайтып кергәндә кояш баеп килә иде инде. Ул үзе тора торган бүлмәдә партком секретарен күргәч, яхшы ук гаҗәпләнә калды. Ничек болай булырга мөмкин әле? Васил белән бергә торучы карт инженер каядыр командировкага китеп барган иде. Бүлмәдәге өченче кеше Ген-
яадий исемле булып. Васил аны бик сирәк күрә, чөнки бу кеше ул кайтканда өйдә булмый, соң гына кайтып ята. Дөрес, иртән бергә-бергә торып эшкә китәләр. Васил тиз генә шуларны уеннан кичереп, Солтан Сабиров белән барып күреште.
— Яхшы гына торумы, Солтан Сабирович?
— Сезнең үз хәлләрегез ничек? — дип кызыксынды Солтан.
Васил гаиләсе, әти-әнисе турында тәфсилле рәвештә сөйләп бирде. Аннары партком секретареның монда ничек килеп чыгуы турында кызыксынып сораштырды.
— Әйе, күченергә туры килде. Үзем монда, семья кәжә авылында дигән кебегрәк килеп чыга инде бу.
— Шулай шул, төзелешнең шундый кырыс яклары бар инде аның,— дип раслады Васил. Аннары кинәт сорап куйды:— Ниндирәк яңалыклар бар?
— Сез белмәгән әллә ни яңалыклар юк,— диде Солтан.— Хәзер бе- «
тон гадәттәгедән күбрәк салына. Җайланмалар тоткарсыз эшли. Беренче труба
өчен нигез казылып бетте, аны да бетонлау бара. °
Солтан, бүлмәнең урта бер җирендәге өстәлгә якынрак килеп утыр- х гач. сүзне дәвам иттерде: -
— Тик менә цемент мәсьәләсендә һаман кыенлык. <
— Вәгъдә иткәннәр иде ич. а.
— Үтәргә генә ашыкмыйлар тик. Бөтенсоюз комсомол төзелешенә к
карата моны һич гафу ителерлек хәл дип санап булмый. Чарасына =* керешми булмас,— диде Солтан.— Без иптәш Никитин белән болан д уйлашкан идек, ВЛКСМ Үзәк Комитетына телеграмма сугып карый- = быз. Аларның ярдәме тими калмас. °
Васил беркадәр тын торгач әйтте:
— Хәзер бит илнең барлык төзелешләрендә дә яшьләр эшли. Белмим. барысына да комсомол цемент җиткерә алырмы икән?
— Ник җиткермәсен, үзәк оешманың ярдәме тими калмас, менә күреп торырсыз.
— Берүк уң булсын.— диде Васил.
Партком секретареның Василга әйтәсе сүзләре тагы ла юк түгел иде. Төзелештә узган елгы күзгә күренми торган кимчелекләрнең быел кабатланмавы. эшнең яхшырак оештырылуы турында әйтергә теләгән иде ул. Ләкин әлегә бу хакта сүз ачмауны артыграк санап тел тибрәтмәде. Ни әйтсәң дә мактарга иртә әле, дип уйлады. Аның күңелен аннан башка да борчыган нәрсәләр җитәрлек иде. Менә шуларның һәммәсе турында ничегрәк итеп сүз кузгатып җибәрергә соң аңа? Инде күрше тнрә-якта язгы чәчү башланганга да ничә көннәр үтте. Шул чәчү өсләре җиттеме, аны урында тыеп тора алмыйсың инде. Солтанның авылга барасы килә, мондый чәчү өсләрендә авылны күрә алмый түзә торганнардан түгел иде ул. Ләкин ялгызы гына ничектер чнтенсенә иде.
Шушы көннәрдә төзелеш начальнигы Никитин белән колхозларга шефлык итү турында сөйләшкәннәр иде. Тын елга буена утырган, берничә авылны берләштергән Акъяр колхозы җирләренә барып кайтасы бар иде. Колхоздан үзләре килгәнче, бу хакта төзелештәгеләргә кайгыртырга кирәктер. Шуны нстә тотып Солтан Василга да сүз ирештерде. Васил аның әйткәннәренә каршы килмәде. Шушы арада икәүләп Акъярга барып кайтырга булдылар.
Озакламый ул көн килеп тә җитте.
2
Дөньяда күпне күргән <газнк» сикәлтәле болын юлыннан алга элдерде. һәрвакыт хәрәкәттә булу, ел буена чокыр-чакырлы юлларны тап ray аны хәтсез картайткан, кояш нурлары машинаның төсен яхшы ук уңдыр
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
ган иде. Шоферның ниндидер кичектергесез эше ‘булганга, Васил Сафин рульгә үзе утырды. Аның белән янәшә партком секретаре Солтан Сабиров урын алды. Әле аларның икәүдән икәү генә машинада беренче тапкыр булулары. Әрсез «газик* хуҗаның каулавына сабыр гына буйсына. Болынны тиз генә үттеләр. Әле яңарак кына чәчү тәмамланган басуга кереп, бик нык сикертә башлагач, Васил тизлекне әкренәйтте. Анда-санда бер-ике сүз алышуны искә алмаганда, һәр икесе дә тын бардылар. Василга калса, аның өчен монда һәр күренеш яңа, сыртланып торган калкулыклар да, сыек яшел төскә манылган үзәнлекләр дә яңа иде. Васил әледән-әле тирә-якка карашын салып барды. Уҗым басуына килеп кергәч, юл әйбәтрәк булып китте. Биредә инде тагы да ямьлерәк күренеш: куе саф яшеллек чын матурлык булып үз алдына аерылып тора. Уҗымнар, үрдәк керсә, үрдәкнең дә башы гына күренерлек иде.
Солтан арыш игеннәренең әйбәт кышлавына һәм басуларны тутырып, балкып утыруына сөенеп бетә алмады. Бала чактан таныш бу кырлар' бу җирләрдә аның да эзләре бар. Сугыштан соңгы авыр елларда шушы кырларда пар ат җигеп сабан сөрүләре, тырма тырмалаулары, жил- яңгырга карамыйча һаман саен кырда кайнашуы бер-бер артлы хәтеренә килде. Ул еллар күптән артта калды инде. Хәзер атлар да ул чагындагы кебек төп эш көчләре түгел, аларның баш исәбе дә бик нык кимеде, үзләре дә хуҗалыктагы вак-төяк эшләрдә генә файдаланылалар. Солтан шуларны башыннан кичереп, карашын алга юнәлтте. Сабан ашлыклары әле тишелеп кенә килә, басуларның күп өлеше каралып ята. Шактый еракта сыек яшеллек йөгертелгән бер төстә урман күренә. Юлның сул ягында, аста, бөдрә әрәмәле киң болын җәйрәп ята. Бу турыда тирән ярлары астына яшеренгән Тын елга борылмалы тугайлы урыннарда ара-тирә күзгә чагылгалап китә. Аның ялтыр тонык суы, каяндыр кинәт кенә пәйда булган зур көзге кисәге шикелле, күзләрне камаштыра. Солтанга боларның һәммәсе дә таныш. Сандугачлар концертыннан башлар әйләнгән чаклар була иде болын әрәмәләрендә.
Шомыртлыклар!
Алар бит әллә кайларгача сузылалар, очына-кырыена чыгарлык түгел. Менә тиздән шомыртлыклар катык кебек ап-ак чәчәк белән капланыр. Мондагы һаваның сафлыгы, татлылыгы ул чагында берни белән дә чагыштырырлык булмый инде. Тын елга буена утырган авыллар сабан туйларын да шул гүзәл болыннар куенында үткәрәләр.
Нинди генә истәлекләре юк аның монда! Шунда ул беренче тапкыр йөгерешкә барып, икенчеме-өченчеме малай булып килде. Аңа суган сарысына манган ике йомырка тоттырдылар. Шул болынга башлаш чишмә тавы буена ул үзе кебек яшь-җилбәзәкләр белән кичке уеннарга чыкты. Шунда беренче мәртәбә кызлар кулын тотты. Солтанга ничектер ямансу булып китте. Ул якын елларда болын һәм әрәмәлекләрнең су астында калачагын, ул гына да түгел, аның туган авылы Акъярның да Тын елга буена утырган башка авыллар белән бергә күчереләчәген уена китергәч, үз алдына каушап калды. Күңелендә туган юксыну хисен Василга әйтергә ничектер базмады.
Шундый зур төзелеш! Элек гомергә чабата һәм сукадан башка берни күрмәгән бу караңгы якларга хәзер шәһәр атлап килүе никадәр күңелле булмасын, туган авылы Акъярның күчүе турындагы уй Солтанны шулай да борчый иде. Әкренләп аның башындагы бер уйны икенчесе алмаштыра барды: хәзер шулай. Ике меңенче елларда ниләр булыр? Атларны тракторлар, автомашиналар алыштырды. Еллар үткәч, боларын да башка тагын да уңайлырак машиналар алмаштырмасмы? Әйтик, кеше әллә кайдагы бинада пультта идарә итеп кенә утырыр. Ул чагында бары да тигез булыр. Авыл исә шәһәрнең бер өлешенә әйләнер. Тормыш, көнкүреш, культура һәркайда бер төсле булыр. Тик менә кешенен гомере кыскарак. Аның гомере дөнья артыннан куып үтә дә китә. Җитмәсә, 14
сугышлар... Менә ике меңенче еллар житәр... Безнең күбебез булмас та. Аны безнең балалар күрер, оныкларыбыз яшәр ул заманнарда. Кайсыдыр бер акыллысы әйткән ич: «Кеше тудымы, ул инде үлде, дигән сүз». Бәгырьгә үтәрлек авыр сүз, әмма аның дөреслеге аксиома. Әйе, әле алда яшисе булган кебек, үләсе дә бар... Юк, бу турыда уйламаска кирәк. 4 Тере кеше тормыш һәм яшәү турында гына уйларга тиеш...
Солтан бу уйларны башыннан үткәргәндә күзләрен бер ачты, бер $ йомды. Аннары, ничек кенә булмасын, аларны онытырга тырышты. S
Җимерек читәнле, каралып беткән салам түбәле ташландык бер й каралтыга җитүгә, Васил сорап куйды: <
— Монысы нәрсә тагы?
— Колхозлар оешкач та салынган беренче ферма каралтысы бу.
— Аны соң ник торгызалар? =
— Куллары җитми, күрәсең. £
— Кирәкле агачларын җыеп аласы да яндырасы калганын.
— Югарыдан күрсәтмә юк, мөгаен,— дип көлемсерәде Солтан.
Тар гына инеш аркылы салынган күпергә жнтәрәк, Васил машинаны □ туктатты, радиаторга су саласы бар иде. Шунда райүзәк ягыннан таран- х тас белән килүче бер атлы күренде. Ат бер юырта, бер әкренли, бер тук- j? тый. Мәзәк аңа. Берничә минут үтүгә инде ул күпергә якынлашты. Та- рантаска икәү утырганнар — берсе олы кеше, икенчесе какча гына бер ь малай. Тиздән колакларны кытыклап карлыккан җыр тавышы яңгырап * китте: >
ш
Алай итәбез генә, “
Болай итәбез генә. о
Колхоз — диңгез. Без — корабль, Дөмбердәтәбез генә..
Дөмбердәтәбез генә...
Менә җыр ияләре күпер янына килеп тә җиттеләр. Малай, дилбегәне тоткан килеш, атны юлның икенче ягына борды. Тарантастан бер аягы салынып төшкән, башы икенче якка кыйгайган, фуражкасын басып кигән кызыл борынлы кеше тагы көйләп җибәрде:
Әй, дөнья, дөнья. Өй саен мөрья, Мөрья саен мич, Көн дә булса кич...
Авылдашы булса да, исерек тавышыннан бу кешене танырлык түгел иде. Якынрак баргач, тумпак кызыл борынлы, мыеклы бу адәмне Солтан таныды. Исерек зур кара портфелен ике куллап кочаклап утырган да болганчык күзләре белән нидер эзләгәндәй карана иде. Аннары ул арбадан төште дә туры басарга тырышып «газик» янына килде:
— Солтан энем, син икәнсең әле бу-уу!.. Бик ару-уу гынамы?
— Ә үзегез ничегрәк соң?
— Безнең, ни, апаем, үзең күрәсең инде. Әле менә районнан кайтып килгәнски.— Фарукның теле көрмәшә иде. Ул гадәтенчә тартып-сузып дәвам итте:— Берьюлы икс куян аттым мин, апаем. Ничекме? Менә ничек. нң элек банкыдай труддннгә өләшергә акча алдым. Анда минем блат. Башкалар шикелле чиратта торасы юк. Кассирның үз янына арт ишектән керәм лә алам. Әйе, берьюлы ике куян аттым: акча да алдым, менә күрәсез, культурный ял итеп тә кайтам. Бетте-китте, апаем.
Фарукның колхоз хисапчысы булып эшләвем Солтан белсә дә, үзе авылда торган чакларында һәм аннан сон да аның болай аракы эчеп кәефләнеп йөргәнен бер дә күргәне юк иде. Аннары анын җыры да бик мәзәк, көлке дә, тозсыз да иде. Солтан, чыраендагы көлемсерәвең яшерә алмастаи, Фарукка сүз кушты:
— Дөмбердәтәбез дисең, алайса, Фарук абзый?
— Дөнья булгач була инде, апаем. Безгә хәтле дә дөмбердәткәннәр, без дә дөмбердәтеп калыйк. Бездән соң да дөмбердәтерләр. Бу дөнья дигәнең әлмисәхтән бирле шулай корылган инде ул. ниндидер Котбетдин әйтмешли.
Бераздан инде Солтанның иренендәге елмаюы юкка чыккан иде.
— Шулай да акча белән сак кыланырга кирәк, Фарук абзый.
Теге, Солтанга әйтеп бетерергә дә бирмичә, үзенекен итте:
— Сакланмаган кая! Күрәсең, ничек тоткан мин аны. Килеп карасын берәрсе, мин аның...— Фарук тарантасындагы салам астыннан тимер кендек чыгарып күрсәтте.
Колхозның үзәк авылы Акъярга килеп керделәр. Аларга идарәдә озак көтәргә туры килмәде, председатель дә килеп җитте. Бу урта гәүдәле, киң җилкәле, ике сүзнең берендә диярлек «значится» сүзен кыстырып сөйләшергә ярата торган кешене Солтан күп еллардан бирле белә. Ә Васил өчен ул яңа кеше, аларның бер-берсен әле беренче мәртәбә күрүләре иде. Үз урынына түргә барып утырганчы, председатель килүчеләр белән кул биреп күреште:
— Безнең шефлар килгән, күптән кирәк иде. Әйдәгез, дуслар, рәхим итеп утырышыгыз.
— Ну, шуннан ниләр кырып яту, иптәш Нәриманов? — дип сүз башлады Солтан. Ул иң элек аны Васил белән таныштырды.
Нәриманов, куе кашларын сикерткәләп, беравык елмаеп торганнан соң, серле итеп бер Солтанга, бер Василга карап алды да мәгънәле генә итеп әйтте:
— Значится, килдегез. Кайдан сүтә башлыйбыз йомгакны?
Васил белән Солтан бер-берсенә карашып алдылар.
— То есть нишлибез? Хуҗалык белән таныша торыйк.
Василның бу сүзләрен ишетмәгәндәй, Нәриманов үз сүзендә булды:
— Әле тагы зур бер иптәш киләсе иде.
— Кем? — дип сорады Васил.
— Андрей Акимович үзе. Иртән телефоннан сөйләшкән идек. Ул, менә-менә килеп чыгарга тиеш.
— Без аңа йөреп кайткач үз фикерләребезне әйтмәкче булган идек. Үзе килсә бигрәк тә шәп,— диде Солтан.
Председатель кабинетында хуҗалыкка кагылышлы эшләр, хәлләр турында сөйләшеп утырганда, урамда төзелеш башлыгының ялтырап торган кара машинасы күренде һәм тиздән ул үзе дә нык адымнар белән председатель бүлмәсенә килеп керде. Җылы гына күрештеләр. Никитинның да монда беренче тапкыр килүе икән. Ул ашыкмыйча гына стеналарга күзен йөртеп чыкты. Аннары өстәл тирәсен әйләндереп утырган кешеләргә сораулы бер караш ташлады да башлап китте:
— Менә, алдан сүз берләшкән шикелле, җыелдык без монда. Димәк, җитешкән мәсьәлә. Ничек уйлыйсыз, иптәш Нәриманов?
— Минемчә дә шулай,— диде председатель.
Солтан папирос чыгарып көйрәтте:
— Без Васил Закирович белән башта монда уртак бер фикергә килеп, соңыннан сезгә җиткермәкче идек,— диде ул.
— Бергә-бергә әйбәтрәк булыр,— диде Никитин.
Дөресен генә әйткәндә, колхоз председателе Нәриманов, төзелеш җитәкчеләренең кинәт җыелышып килеп төшүләреннән беркадәр каушап та калды. Каушамаслык та түгел — бу көннәрдә ул бик хәтәр борчылып йөрде. Ни хәтле болынлык су астында кала, Тын елга буендагы уңдырышлы иң әйбәт җирләрнең шактый өлешен су басачак. Ул гынамы сон әле! Колхозның өч авылы яр буеннан күчерелергә тиеш. Тик алардан су агымының иң югары башындагысын гына күчерү-күчермәү әлегәчә хәл кылынып җитмәгән иде. Юантык гәүдәле, ияге салыныбрак торган
Нариманов жинел генә урыныннан кузгалды, ян як стенага куелган колхоз жирләре картасы янына барып басты. Йонлач юантык бармакларын карта өстендә йөртә-йөртә сөйли башлады:
— Җир белән күк арасында эленеп торган бер халәттәрәк инде без хәзер, значится. Ни хәтле төзи башлаган каралтылар ярты юлда кала... . Чынын гына әйтсәң, бер эшкә кул барышлы түгел...
Васил, бу сүзләрне ишеткәч, иңбашларын сикертеп куйды. Солтан ни әйтергә белми читкә карады. Тик Никитин гына югалып калмады, 5 үзенең калын тавышы белән көлеп куйды да әкрен генә тамак кырды, £ Башта салмак һәм йомшак аваз белән сөйләсә, торган саен тавышын күтәрә барды: ь
— Урындагы тар мәнфәгатьләрне беренче планга куеп, зур эшләрне “
кичектереп торырга өндисез дисәм, хәтерегез калыр, иптәш Нәриманов. = Гасырлар буенча йоклап яткан билгесез бер елга буенда шундый гигант В төзелә. Аның куәте, беләсезме, күпме булачак? Миллион ике йөз мен киловатт... Аның әле икенче чираты да булачак. Бу бит Европада иң зур станцияләрнең берсе дигән сүз.— Төзелеш башлыгы, үзенең маңгаена ® чыккан борчак-борчак тирләрне дә сизмичә, болай да зәңгәр төтен белән х тулган тынчу һаваны тагын да куерта төшеп, папирос кабызгач, дәвам = итте:—Аннары бит барлык расходларны дәүләт күтәрә. Аңлыйм, бер < күнеккән жирдән күченеп йөрү ансат эш түгел. Бигрәк тә игенче кешегә, ь Ләкин шундый зур үзгәрешләр заманында аның белән генә хисаплашып * торып булмый бит инде. Задача номер один... *
— һәммәсен дә аңлыйм,— дип сүз кыстырды Нәриманов.— Дәүләте- £ безнең дә андый чыгымнары аз түгел. Ул тиклесен дә истән чыгарырга э ярамый, Андрей Акимович. °
— Әлбәттә, анысы шулай. Ләкин бер тиенне кызганып ун сумны жилгә очырып булмый. Әйе, иптәш Нәриманов. шунысын да онытмаска кирәктер.
— Күченү безнең үсешне тоткарлаячак ич, Андрей Акимович.
— Булышырбыз. Без сезне үгәйсстеп караучылардан түгел.
\ — Яңа Наратлыдагы сыман бетон ярлар эшләп котылып булмасмы
1 су басудан? Җирләр бик кызганыч.
Бу юлы моңарчы тын утырган Васил телгә килде:
■ — Булмый, проект, менә карагыз,— ул сумкасыннан карта чыгарды.
| Никитин яңадан, ләкин инде тыныч рәвештә һәм басынкы тавыш белән үзенең сүз йомгагын алга сузды:
— Сезнең авыллар бигрәк яр буена урнашканнар шул. Түбән урамнарны ташу вакытында болай да су баса икән.
— Анысы дөрес,— диде Нәриманов.
— Шулай булгач?
— Суы ун метрга күтәреләчәк Тын елганың, менә нәрсәдән килеп чыга ул күченү,— дип өстәде Васил.
Председатель Нәриманов ияк очларын кашып куйды, кашларын кул аркасы белән сыпырды. Аның әле ун, әле сул күз кабагы әледәнәле тартып торганы сизелә иде. Күрәсең, күңел тынычсызлыгы гасабилан- дыра иде аны. Бер арада:
— Ә Күлбаш авылының язмышы ничек булачак? — дип сорау бирде Нәриманов.
— Ул да күчәргә тиеш. Хәзер мәсьәлә ачыкланды,— диде Никитин.
— Ә күл узе?
— Күл сусаклагыч белән тоташачак.
Зурлыгы ун гектардан ким булмаган «Акчарлак күле» дип аталган куе камышлы бу күлдә Акъяр колхозы моннан берничә еллар элек карп балыклары үрчетеп, соңгы елларда аннан табыш та ала башлаган иде. Хуҗалыкта өч кешелек махсус балыкчылар звеносы да бар. Шуны күздә тотып булса кирәк, Нәриманов тагы кашларын җыерды:
э. «к. у.» м з.
17
— Ә балыклар нишләр безнең?
— Нишләсеннәр? Үрчерләр. Балыкка аңа су гына булсын. Без әле- карп үрчетү белән генә калмабыз. Башка төрле кыйммәтле балыклар да китертербез сусаклагычка,— диде Никитин.
Төзелеш башлыгы белән председательнең бәхәсле сөйләшүләрен җитди рәвештә тыңлап утырган Солтан да сүзгә катышты:
— Ул чагында безгә балыкчылар бригадасы төзергә туры килер инде, авылдаш.
— Кем белә! — дип кулларын җәйде Нәриманов.
Нәриманов, электр станциясе төзелүгә бер яктан куанса, үзенә турыдан-туры кагылган күченү мәсьәләләрен күздә тотып, шактый көяләнә, шактый борчыла иде. Аныңча, ясалма ярлар эшләп, бик күп җирләрне су басудан саклап калырга мөмкин булыр сыман. Бу турыда ул район оешмалары белән дә берничә тапкыр сөйләшеп, сүз көрәштереп карады. Хикмәт чыкмагач, авыл хуҗалыгы министрлыгына барып, тиешле кешеләр белән сөйләште. Су басачак болын һәм чәчүлекләрне саклап калу өчен дамба — ясалма ярлар төзергә кирәклеген әйтте. Ләкин аның бу сораулары бер инстанциядә дә канәгатьләндерелмәде. Шуннан соң ул, бөтенләй кул селтәп, берничә вакытлар башын түбән салып йөрде. Тагы кабынды, тагы сүнде. Әле менә төзелеш җитәкчеләре белән сөйләшкәч, бу мәсьәләдә үзенең тәмам көчсез икәнен тоеп, беразга бөтенләй тугарылып калгандай булды. Ләкин үзен тиз кулга алды:
— Бу эшләрнең үзен аклаганын да бик яхшы беләм. Әмма ничек кенә булмасын, бер яктан без бик зур хата җибәрәбез.
— Нинди хата? — дип сорады Солтан.
— Шундый хата: кай чагында каш ясыйм дип күз чыгарабыз. Ни хәтле печәнлекләр су астында кала. Суны малга ашатып булмый бит. Күчү-күченүләргә дәүләтнең ни хәтле акчасы тотыла.
— Шунсыз булмый,— диде Васил.
Нәриманов өстәлгә карап дәвам итте:
— Беләм инде, сез торасыз да проект дисез. Анысын да безнең кебек ике куллы, ике аяклы кешеләр төзи бит аның. Әйтик, иң элек урынга килеп карап, бик уйлап кына, хуҗаларча гына дамбалар өюне планлаштырып булмас идемени? Әнә Казанка буенда шулай эшләгәннәр ич.
— Анда икенче хәл,— диде Васил.
— Ул ничек алай инде?
— Шәһәр. Аны күчерә башласаң, расходын хисаплап бетерә алмассың.
— Ә монда?
— Монда күләм кечкенә.
— Бер дә алай түгел,— дип каршы төште Васил сүзләренә Нәриманов.
Никитин бер папиросын тартып бетереп, икенчесен кабызды, манган тирләрен сөртеп алды. Аннары, җыелышларында өйрәнгән гадәтенчә булса кирәк, бер кулын күтәрде:
— Бәхәсне туктатсак та ярар, һаман бер балык башы дигәндәй...
Нәриманов, таркалган уйларын җыеп, төзелеш кешеләренә тагы берничә тешле-тешле сорау бирде. Никитин исә аңа, колхоз хуҗалыгыннан тыш, һәр колхозчының йорт-җире, нинди каралтылары барлыгы һәм аларның бәяләрен, билгеле, хуҗалар белән килешеп, язып, барлап чыгарга тәкъдим итте. Бу эшләрне башкарганда, әлбәттә, төзелештән дә вәкилләр киләчәген әйтте. Нәримановка бары тик Никитин әйткәннәр белән килешергә генә калды.
Шуңа дип атап килгәч инде шефлыкка кагылышлы төп мәсьәләләрне дә ачыклап китәргә кирәк иде.
Барысы да диярлек шул турыда уй йөрттеләр. Шул ук председатель кабинетында тагы әңгәмә дәвам итте. Алар шулай киңәшеп утырганда
Василларга күпердә очраган салмыш кеше — хисапчы Фарук кереп, ниндидер кәгазьләргә кул куйдырды. Аны күргәч, «дөмбердәтәбез генә» сүзе исләренә төшеп, Васил белән Солтан елмаешып куйдылар.
Берәр мәсьәләне хәл кылган чагында Никитин үзе катнаша калса, дилбегәне үз кулына тотарга ярата иде. Монда да шулай булды. Әлеге ф шефлык мәсьәләсенә кайтып, ул председательгә мөрәҗәгать итте:
— Әгәр шулай әйтергә яраса, хәзергә монда бик иске кешеләр түгел, $ яна кешеләр дисәк тә зур ялгыш китмәс кебек. Безнең урында утырган 1 иптәшләр сезне бит инде безгә кадәр үк шефка алган булганнар. Яле а тынлап карыйк, алар ниләр эшләде соң? Без шуңа ялгап алып китәрбез. <
Нәриманов, бу сорауга ни дип әйтергә дә белмичә югалып калгандай. башта тын торды. Аннары шефларның нәрсә эшләгәннәрен сөйләп күр- а сәтте. Әллә ни ерак китә алмаганнар икән шул. =
Никитин кешеләрнең һәммәсенә сынаулы караш ташлап карап торды £ да үз фикерен әйтергә ашыкты: 4
— Чөгендер уташып яки ашлык тапшырганда машиналар биреп ярдәм итү кебек эшләр белән булышу ярый. Ләкин шефлык моның белән “ генә чикләнсә, ул әллә ни зур терәү булмас, дуслар. Күп булса, бер елдан и сон сез күченергә Леш булырсыз. Шуларны искә алып... без бу турыда “ үзебезнең коллективта сөйләшкән идек инде...— Ул Василга карады.— < Игез, Васил Закирович, әйтеп күрсәтегез әле?
Васил ашыкмыйча гына папкасын ачты, күзләре кәгазьгә текәлде, х шефлык буенча башкарылырга тиешле эшләрне берәм-берәм санап * чыкты. Аны тыңлаганнан соң, Нәримановиың ярым чытык йөзе беркадәр и ачылып китте.
— Гамәлгә ашканда яхшы чаралар болар, значится,— диде ул. Аннары, үз колакларына үзе ышанмагандай, Васнл укыган кайбер юлларны яңадан кабатлап укытты да сүзен дәвам иттерде:—Сыерлар фермасы, ашлык амбарлары салу, механнкалаштырылган ындыр табагы кору, клуб... һәммәсе өр-яңадан, таштан, кирпечтән.
Васил хәтсез күп төзү эшләре билгеләнгән исемлекнең берсен Нәри- мановка тоттырды. Ул нидер әйтергә җыенган иде. Нәриманов аннан алда башлады;
— Шефларның планы шәп! Ләкин болар бит инде бушлай гына булмас!
Монысына Никитин җавап кайтарды:
— Күзләре бик матур икән дип яшь кызларга да бушка прәннек бирмиләр. Ләкин монда сез отасыз. Бердән, күченү расходы, икенчедән, шефлык бурычы. Чыгымнарның иң зур өлешен үзебез капларбыз.
Нәриманов колхозда салына башлап та ташланган берничә объект турында фикер йөртте. Хәер, аларны төзелештән килгән җитәкчеләрнең үзләре дә күргәннәр иде инде. Мондый корылмаларның материалларын яңа урынга күчерергә кирәклеге үзеннән-үзе күренеп тора иде. Нәрнма- новча, бик күп эшләр транспортка килеп терәлә. Ул, шуны күздә тотып, җитәкчеләрдән машиналар белән ярдәм күрсәтүләрен сорады. Тегеләр кулларыннан килгәннең һәммәсен дә эшләргә булдылар.
Бераздан Нәриманов шефларын тамак ялгап алырга үз өенә чакырды. Берничә минуттан инде аның капка төбендә өч җиңел машина туктап тора иде.
Кояш төшлеккә авышуга, күк битендә берән-сәрән йөзгән болытлар да таралып беттеләр. Ачык аяз зәңгәр күк. якты чырайлы ана кебек, җиргә мәрхәмәтле нурларын түгә башлады, һава кирәгеннән артык эсселәтеп җибәргәч, пиджакларын салдылар. Председательнең дә өе, авылдагы башка бик күп өйләр кебек, алты почмаклы, шифер түбәле, төзек каралты-куралы, ак мунчалы хуҗалык иде. Өй эчендәге җиһаз- мөлкәтләр дә заманча — никельле яңа караватлар, җыйнак өстәл-урын- дыклар һәм телевизор, т\р яктагы тәрәзә буенда телефон тора.
Сарык ите белән токмач салып пешерелгән тәмле ашны барсы да яратып ашадылар. Җитмәсә хуҗаның яшь суганнары да өлгергән иде. Ашап туйгач, ишек алдындагы кечкенә бакчага чыгып, бераз ял итеп алырга да өлгерделәр. Никитин татар ашларын бик яратып ашавын монда да әйтми калмады:
— Сездә токмачны аеруча тәмле итеп әзерлиләр. Катыгы бигрәк тә шәп, башларны җиңеләйтеп җибәрә,— дип мактады ул.
Председатель, шефларның иркен күңелле булуларыннан файдаланып калырга теләп, тагы сүз ачты:
— Менә, дуслар, эш нәрсәдә,— дип мөрәҗәгать итте ул аларга.—Без авылны яңача төзәргә телибез. Моның өчен сезнең тагы бер ярдәмегез кирәк булачак.
— Нинди ярдәм? —дип сорады Никитин.
— Белгеч кирәк, инженер кирәк безгә.
— Ул турыда да уйлашырбыз,— дип, Никитин Васил Сафияга карады.
Васил аны-моны әйткәнче Нәриманов тагы җитеште:
— Тәҗрибәле инженер җәмәгать биналарын ничек урнаштыру буенча киңәшләр бирсә, калган ягын үзебезнең егетләр хәл кылырлар иде.
— Бездән эш калмас,— диде Васил.
Озакламый төзелеш башлыгы китеп барды. Васил белән Солтан тагы да кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен Акъярда калдылар.
3
Тамчы тама-тама таш тишә дигән кебек, төзелешнең киң колачы инде якындагы авылларга да килеп сугылгач, ачыграк әйткәндә, күчү-күченү мәсьәләсе үзенең бөтен болгавыр мәшәкатьләре белән каршыга килеп баскач, Солтан Сабировның да күңел тынычлыгы югала барды. Нигә болай борчый соң әле аны Акъяр хәлләре? Дөрес, аның Акъярда хәзер кияүдә үзенең ире һәм балалары белән тормыш кичерүче апасыннан башка һичкеме дә юк. Мәгәр, ничек кенә булмасын, якын иде, үз иде ана туган авылы. Бәлки шуңардан чыгыптыр, Солтанның яна гына канатланып килгән фикер-уйлары куера башлады. Ул гыиа да түгел, төзелешнең партком секретаре буларак та, ул бер төзелеш мәнфәгатьләре белән генә чикләнеп кала алмый. Акчарлак күленә килеп җиткәч тә мондый тойгылар аның күңеленнән китмәделәр. Монда Нәриманов колхозның ялтырап торган күксел төстәге «Москвич»ына, Васил белән Солтан әлеге «газикжа утырып килделәр. Яна авыл күчәчәк урынны җентекләп карадылар. Дөрес, аларны монда председатель үзе кыстап алып килде. Бу урын хәзергә әле текә ярлар астына качып, мыштым гына агып яткан Тын елгадан дүрт километрлар ераклыкта, калкулыкны узгач башлана торган тигез урында иде. Әлегә анда — иген кырлары. Тигезлекнен көнбатыш ягында берничә урында өзек-өзек урманнар китә.
Нәриманов, кулларын каш өстенә куеп, иң элек бер тарафка, аннары икенче тарафка карады да әйтә салды:
— Табигате матур, иркен урын. Шушында инде безнең яңа авыл үсеп чыгар.
Солтан, башын кагып аның әйткәннәре белән килешкәннән сон. сорады:
— Ә бүтән өч авылның язмышы ничек?
— Камышлыны урман итәгенә күчерергә туры килер. Ә Яна бүләк белән Артышны бергә кушып. Катыклы тау буена күчереобез дип торган көн. Хәзергә безнең уйлар шулайрак, авылдаш. '
Солтан башында кайнаганнарны тышка чыгарырга вакыт җитте кебек сизде. Ул председательгә «уйлап бетермәгәнсез» дигән сыман сынаулы бер төстә карап торды да яңадан сорау куйды;
— Башкачарак булмыймы?
— Ә ничек тагы? — Нариманов башын кашып алды.
— Бу авылларның һәркайсы уч төбендәге кебек ләбаса. Әнә Камышлы, әнә Яна бүләкнең өй түбәләре, әнә Артыштан төтен чыкканы күренә...
Председательнең түземе җитмәде:
— Шуннан?
Бу юлы Солтан ерактанрак китереп'суктырды:
— Ничек диләр әле? Аерылганны аю ашаганмы? Бүленгәнне...
— Нинди аерылу? Күченү!
— Мәсьәләнең тамыры, төбе дә шунда шул. Хәзер техника заманы, басулар ерак дип, хафаланасы юк. Өч күченү ясаганчы, бер күченәсе дә куясы!
Нәриманов, Солтанның тел төбе кайсы якка каерганын әле һаман абайлап житмәгәнлектән, күзләренә аптырашлы караш чыгарды.
— Ул ничек инде тагы, значится?
— Ул менә ничек,— дип ялгап алып китте Солтан.— Сайланган урын
иркен, кочагы киң. Шулай булгач, барлык дүрт авылны да бер урынга. ® менә шушы урынга китерәсе дә саласы. х
— Син шулай дисең инде, авылдаш? -
— Бу минем хәзер генә башыма килмәде. Күп уйладым. ®
Нәриманов шунда гына өзеп бер сүз дә әйтмәде, карашын авыллар а. урнашкан тарафларга йөртеп чыкты, җиңел машина тирәсендә эре-эре и атлап йөрергә тотынды. Аннары гына сүз ачты: *
— Әйтү ансат. Ярый ла халык риза булса... a
— Минемчә, халык моны хуплар. Ни өчен дисәң, бердән, аларга о барыбер күченәсе, икенчедән, болай яшәү — киләчәккә карап атлау J булачак.
— Басулар ераклаша,— дип каршы төште Нәриманов.
— Мин бу турыда баштук әйттем.
— Техника заманы дисең инде син.
— Билгеле.
Икс авылдашның тыныч кына фикер алышуын, дөресрәге, бәхәсләшүләрен тыңлап, Васил кинәт башын калкытып куйды. Күрәсең, аларны тыилый-тыңлый аның да фикере түгәрәкләнгән иде булса кирәк:
— Бу идея! Миңа калса, мин Солтан Сабировичның фикерен бик
тә дөрес дип саныйм. Якын киләчәктә бит авыллар болай калмас, бергә тупланырлар, зурайтылырлар. Чөнки тормыш үзе шуны таләп итә. үзе шулай куша. t
— Киләчәк әле ул — киләчәк, ни әйтсәң дә... Без бүгенге көндә яшибез,— дип, үзенең икеләнүен белдерде Нәриманов.
— Киләчәк ул бүгеннән башлана, аны күрә белергә кирәк.— дип каршы төште Солтан. Анын бу фикерен Васил каннар яклап, ялгап алып китте:
— Безнең бу заманда, әлбәттә, халыкның вак-вак авылларда яшәве үзен акламый. Әйтик, конкрет алганда, монда эшче поселоклар тибындагы яңа Акъяр үсеп чыга икән, анда инде шәһәрдәгечә тормыш уңайлыклары тудыру да җиңелрәк булачак.
Нәримановның чырае бер ачылды, бер болытланды, бер битарафлык күрсәткәндәй катып калды.
— Водопровод, канализация, трубадан өйләргә җылы китертүне күздә тотсагыз иде сез. егетләр,— диде ул.
— Билгеле,—диде Васил,—ашханәләр, пекарнялар... Саный китсәк, күп инде алар.
«Менә төшендеңме, инде каршы әйтерлек сүзен калмыймы? Тәки китереп терәдек сине».— дигән кебек Солтан Нәримановка үтәли текәлеп карап алды. Ләкин тегесе тагы бор сәбәп тапты:
— Өстән ни әйтерләр?
ТЫН ЕЛГА ВУКНДА
Гомерендә табышмаклап сөйләшүне яратмаган Солтан турыдан-туры ярып салды:
— Район оешмалары да мондый акыллы киңәшне хупламый калмаслар.
Председатель тагы тын калды. Аннары, гел юлда йөрергә яскынгаи- дай, купшыланып торган, кояш нурларында җылык-җылык килгән җиңел машинасының төрле урыннарын караган итте, һәм чыраена ниндидер тантаналы елмаю чыгарып, Солтан янына килеп басты. Дустанә якын итеп аның аркасыннан какты:
— Ни генә уйламадык бу күченү турыннан. Мигә чөй каккан кебек, китми ул баштан. Ә менә Солтан әйткән уй ничек беребезнең дә башына килмәгән? — Ул авыл Советы һәм партоешма белән киңәшергә булды.
Хуҗалыкта йөреп, танышып чыкканнан соң, үзләренең шефлыгындагы «Акъяр» колхозының йөрәк тибеше, сулышы ныграк, ачыграк төсмерләнде төзүчеләргә. Төзү эшләре һәм техника белән ярдәм күрсәтүдән тыш, кыр эшләрендә дә булышырга булдылар. Председатель, шефлардан бик канәгать калса да, аның кәефен боза, алай гына да түгел, аны куркыта торган кайбер сәбәпләр дә юк түгел иде. Ул алар турында менә сүз кузгатырмын дип запаста саклап килсә дә, Никитин барында әйтергә оныткан булып чыкты. Инде исенә төшкәч, Солтан белән Василның икесенә берьюлы ирештерергә ашыкты:
— Кешеләр бик китә.
— Кая?
— Яна Наратлыга, әлбәттә.
Тегеләр һәр икесе авыз ачмадылар. Бер дә җавап кайтармагач, Нәриманов текәлебрәк дәвам итте:
— Кешеләрнең дә төшләре генә китә — ни тотса шуны егып сала торган егетләр, җиткән кызлар китә. Тормыш арбасын җырлатып алып барырлыклары китә...
— Әйе, безнең эшчеләрнең күбесе якын-тирә авыллардан шул,—дип куйды Солтан.
— Ерактан килгәннәре дә аз түгел,— дип өстәде Васил.
Председатель Нәриманов үзенекен итте:
— Рас сез безне шефка алгансыз икән, безне якларга тиешсез. Туктатыгыз бу эшне, егетләр.
— Нинди эшне?
Василның бу гаҗәпләнүле соравын да тиз генә каплап куймакчы булды Нәриманов: ,
— Безнең колхозчыларны төзелешкә эшкә алмавыгызны сорыйм. Үз күзегез белән күрдегез, авылда да эш җитәрлек. Ни хәтле чөгендер үстерәсе, тегесе-монысы дигән кебек. Мал-туар ни хәтле...
— Әгәр кеше яңа һөнәр өйрәнергә тели икән, үсәргә тели икән?
— Кеше ни теләмәс? Безнең дә план бар, Васил Закирович.
Солтан да. Васил да председательне канәгатьләндерерлек җавап таба алмадылар. Авыр сорау куйды ул, шулай да, кешеләрнең эшкә бары тик паспортлары булган тәкъдирдә генә алынуларын, кемгә паспорт бирү-бирмәү авыл җитәкчеләренең үз кулларында икәнлеген әйтеп күрсәттеләр.
— Баштарак авыл Советында да шәйләп җиткермәгәннәр шул, хәзер инде аңладык, беркемгә бернинди язу бирелмәс,— дип башын кашып алды Нәриманов.
Алар кайтырга чыкканда көн кичегеп килә иде инде, һәр икесенең колхозда алган тәэсирләре җитәрлек, уйланырлык уйлар да, хәл кыласы мәсьәләләр дә байтак иде. Шунда бер уңайдан леспромхозга кереп чыктылар һәм анда озак юанмыйча юлларын дәвам иттерделәр.
Юллар... Юллар... Кайларга гына алып китми алар кешене. Тормыш үзе дә шушы тар басу юлларыннан башлана. Алар үз уйларына үзләре
һәм тар чалбар иде. Аны бит, ничектер шунда таеп егылгач, бер егет ® култыклап торгызып, ирексезләп күтәреп тә барды бугай. Аннан тагы. 2 язгы былчыракларны ярып, төзелештәге эчке юллар өчен агач кисү. « материаллар әзерләү вакытында Мәдинә Фатыйхова бригадасында ике- * өч тапкыр очратты ул аны. Ул көннәрдә кешеләр тырышып, көнне төнгә * ялгап эшләделәр. Хатын-кызлар бригадасы бигрәк тә. Гомумән произ- х водствода хатын-кызларга карата Василның үз карашы бар. Ул моны х эштә күрде һәм аларны һәрвакыт үрнәк итеп телгә ала торган булып ® китте. Шулай булмаслык та түгел. Хатын-кызлар бит алар прогул-мазар э ясамыйлар, тәмәке тартып вакыт уздырмыйлар һәм ял көннәреннән сон u башлары авыртып та интекмиләр.
Бара-тора бу тойгыларны яңалары алмаштырды. Менә ул хәзер юлдан кайтып килгән бу минутларда Нурзилә нишли икән? Аның бәгыре Ринат ни хәлләрдә икән? Каядыр читтә хатынсыз яшәү дә майлы ботка ашау түгел ич. Мондый билгесез һәм эчпошыргыч халәт озакка барырмы? Нурзнлә дә бит инде таш йөрәкле түгел, аңларга тиеш. Аны әлегәчә һич тә шәһәрдән кузгатып булмый. Бу нигә алай? Ул элегрәк бер дә алай киреләнми иде ләбаса. Тик артык көнләшүе генә бар нде. Әллә югыйсә үзен шайтан котырта инде, мәхәббәтенең бер чите бозлана башлавы шушы түгелме? Ничек булып бетәр аларның тормышлары? Гомергә булмаса да, бик озак, әйтик, берничә еллар буе хатынлы килеш буйдак булып яшәүгә, ай-һай, кем генә түзәр икән?
Уйлары шул төшкә җиткәндә, анын күзләре тагы көзгегә төште. Гөлзадә! Аның һава төсендәге ефәк косынкасы астыннан кабарынкы коңгырт чәчләре бүселеп чыккан, төз борын яфраклары бер кннәя, бер тарая, озынча түгәрәк битенә кояш нурлары бронза төсле бизәк салган, күзләре соры да, зәңгәрсу да сыман. Ул күзләр нур һәм яшьлек белән тулы. Кызның кабарынкырак иреннәреннән менә-менә елмаю сирпелеп чыгар да синең күңелеңә куаныч салыр төсле. Василның бу минутлардагы кичерешләрен сизенгәндәй, әллә аның күз карашларыннан оялыпмы,— Гөлзадә аска карады. Озын кара керфекләр. Алар нинди генә серләр яшермәгәннәрдер? Бу күзләргә инде сөрмә тартып маташасы юк. Болай да сөрмәле алар, болай да сине тартып алырга гына торалар шикелле, болай да күңелгә ялкын салырлык!
Башында татлы уйлар чишмәсе ургылып кайнаганда, бер-ике сүз кыстырып куюдан артык ерак китә алмады Васил. (Дөньяда мондый сөрмәле күзләр күп очрый бит!) Ә Солтан? Ул артка таба башын кый- 111 аты брак утырган. Күрәсең, яшьлек, матурлык аның да күңел кылларын кузгатып җибәрә булса кирәк.
— Калып-калып эшләгән көннәр өчен отгул алган идем. Берничә көн авылда булдым,— диде Гөлзадә.
бирелеп, тын гына кайткан чагында, алда ниндидер жәяүле күренде. Анын турына килеп житкәч, Василга ул ничектер таныш сыман тоелды. Ә Солтан жәяүлене шунда ук танып алды.
— Бәй, Гөлзадә ич бу,— дип кычкырды ул.
Җәяүлене беркадәр узып киткәч, Васил машинаны туктатты. Юл буена чыгып тукталып калган Гөлзадәгә икесе бертавыштан диярлек әйттеләр:
— Әйдә, утыр. Кыз башта нишләргәрәк белмичә карап торды, аннары итәкләрен жыеп, арткы кабинага менеп утырды. Шундук кузгалып та киттеләр. Кабинадагы шофер көзгесендә вакыт-вакыт кызнын чырае яктырып китә, мәгәр Васил аңа карамаска тырыша иде. Солтан кызга сораулар биргән, ике авылдаш сүз алышкалап барган чагында Васил да Гөлзадә турында уйлангалады. Ул аны беренче мәртәбә кайда күрде соң әле? Яна Наратлыга килгәч тә, төзелешкә барганда бер төркем хатын-кыз арасында күрде бит ул аны. Ул чагында кызның өстендә сырган пиджак
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Әниең, туганнарын ни хәлдә? — дип сорады Солтан.
— Бары да исән-саулар.
— Төзелештә күптәнме әле син, сеңел?
— Икенче ел.
Гөлзадә тел ачуга, дөнья яктырып киткән сыман. Ләкин менә ул нигәдер башлап сүз катмый, күбесенчә Солтан Сабировның сорауларына саран-саран гына жавап кайтару белән чикләнә. Алай да күңелле, саф аның җаваплары... Солтан сорауларын бер-бер артлы яңартып кына тора:
— Колхозда нинди эштә идең?
— Төрле эштә йөрдем. Фермага эләгеп булмады. Төрле эштә йөрсәң, аяк хакы да кайтмый. Төзелештә, ичмасам, икенче хәл.
— Сезнең бригада бетон сала бит әле, әйеме?
— Төп эшебез анысы. Кирәк булганда изоляциясен дә үзебез ясыйбыз, штукатурлауны да. Берәүгә дә ялынып торган юк. Безнең бригадир куыра гына ул.
— Син ничә класс бетердең әле, Гөлзадә?
— Ун класс, Солтан абый.
— Укуны дәвам итәргә исәп юкмы соң?
— Бар, бик бар. Көзен ачылачак кичке техникумга керергә ниятләп торам.
— Обшежитиедә торасыңдыр инде?
— Әйе.
— Ошыймы соң?
— Болай ярыйсы, күнектем кебек. Тик менә килем-китем бик күп, төрле борчулар...
— Ул ничек инде тагы?
— Кич булдымы — егетләр килеп тула, ул исерекләр дисеңме! һич ял итәргә бирмиләр. Сагыз кебек сыланырга гына торалар.
— Ә комендантлар, тәрбиячеләр ни карый?
— Алары күзгә күренми.
Бүтәнчә сүзе калмаган шикелле. Солтан алдына туры карап утырды. Аңа ничектер бу кыз алдында уңайсыз булып китте. Ул арада индг машина поселок урамына килеп керде.
4
Шул сөйләшүдән соң Солтан төрлечә уй йөртте. Поселокта әледән- әле төрле җәнҗаллар да чыккалап тора. Вак хулиганлык күренешләре дә, унбиш көнчеләр дә бик туйдырды. Тәртип бозучыларның иң күпчелеге әлегә шул тулай тораклардан ич. Димәк, бу турыда коры сөйләнү яки партоешма секретарьларына акыл сату гына җитми. Ниндидер башка чаралар эзләргә кирәк.
Бер көнне ул, сәгать теле кичке тугызларны үткәч, ирләр тулай торагына юл тотты. Өч катлы зур кирпеч йортның тәрәзәләреннән урамга якты ут көлтәләре сибелә, гармун һәм җыр тавышлары ишетелә иде. Беренче подъездда әллә ни күзгә чалынырлык тәртипсезлекләр очрамады аңа. Ә менә икенче подъездда хәлләр башкачарак иде. Солтан килеп керү белән икенче катка күтәрелде. Иң элек вахтерның үз урынында булмавына гаҗәпләнде. Кешеләрдән сораштырып караса да, аның кайда икәнен берсе дә тәгаен өзеп кенә әйтә алмады. Кемдер:
— Ул шулай инде, чыкканда чыга, чыкмаганда чыкмый,— диде.
— Чыкса да озак утырмый ул, аяк тавышлары басыла төшкәч, кухняга кереп, гыр-гыр боткасы пешерә,— дип өстәде икенчесе.
Солтан бүлмәләрнең берсенә барып керсә, кызып карта уйнаучыларны күреп, исәреп калды. Алты кешелек бүлмәдә ике караватны уртага
китереп, бер-берсенә терәп куйганнар да шулар тирәсенә жыелышып утырганнар, тетәләр генә, шалт та шолт... Кайсы фуражкасының артын алга әйләндереп кигән, кайсы, кырын ятып, карта суга. Солтан бу егетләрнең акчага карта уйнауларын сизенеп алды. Башта, карта уйнау кызулыгы белән, аның бүлмәгә килеп керүен берсе дә абайламаган, ф мөгаен. Кайсыдыр пышылдап кына: «Партком секретаре»,— диде. Яшьләрнең берничәсе, сагая калгандай, кырын яткан җирләреннән тураеп утырдылар. Калганнары, берни дә булмаган шикелле, уйнауларыннан бүленмәделәр. Солтан башта карта уйнаган өчен дәррәү кызу алып егетләрне тиргәргә дә уйлаган иде. Ләкин гадәтенчә монда да ул кинәт кабынып китмәде, күтәрелеп бәрелмәде. Кемнең кайда эшләвен, кайдан килгәнлеген сорашып сүзен башлап жибәрде. Солтан белән сөйләшкәндә егетләр уенны туктаттылар, кайсы карталарын кулларына тотты, кайсы караватка куйды.
— Акча салып уйныйсыз шикелле. Бу инде азгынлыкка сөйри,— диде ф ул салмак кына тонда.
Очлы борыны белән карчыганы хәтерләткән, үзе чепи күзле, фураж- Q касының артын алга әйләндереп кигән куе сакаллы бер егет, бер дә исе * китмичә генә, калын тавышы белән әйтте:
— Бу нинди акчалы уйнау булсын, начальник? Бу ин простой уен: < яодкидной гына. Җаен бар икән бас, чамаң килмәсә, рәхим игеп күгәр... а.
Солтан аның белән ризалашмады: м
— Ә фуражкада нинди акчалар соң ул? *
— Бакыр акчалар,— диде теге. ш
— Барыбер акча ич. ®
— Нинди акча булсын, ди. Бу пустяк кенә. Төне буенча карта сук- и канда да илле тиеннән артык ота да, оттыра да алмыйсың ул бакырлар белән.
— һәр нәрсә дә шулай кечкенәдән башлана,— дип. әйткәннәренә терәү салырга тырышты Солтан.
Акчалы фуражканы каядыр алып яшерделәр. Башкалардан яшькә дә олырак күренгән, мөгаен, дөньяны да байтак күргән Карчыга Солтан янынарак килеп басты. Аның карашында ризасызлык һәм кемгәдер ачу чагыла иде шикелле. Аның калын тавышы тагы яңгырады:
— Күңелсез монда, начальник.
— Сезнеңчә нишләргә кирәк сон?
Карчыга үчекләгәндәй саран гына елмайган итте дә, бик мәгънәле сүз әйткән кеше кебек, тарта-суза ирештерде:
— Поселокны шәһәргә күчереп куярга кирәк. Бу караңгы почмакта барлы-юклы акылыңда коелып бетәр.
Икенче берсе, олы гәүдәле, киң жнлкәле, бөтен килеше белән батырны хәтерләткәне, ачулы төстә Карчыгага текәлде:
— Юк, иптәшкәем, болай диюең бер дә батмый синең. Бер заман, беләсеңме, монда нинди шәһәр булыр!
Солтан елмаеп куйды. Бу Виктор исемле егетне кыяфәгенэ карап кына түгел, чын мәгънәсендә көчле-куәтле булганы өчен үзе белән бергә эшләүче татарлар Алып батыр дип йөртәләр иде Солтан аның бик гади һәм тотнаклы булырга тиешлеген шунда ук уйлап алды. Беренче күрүдә үк ничектер салкын тәэсир калдыра торган Карчыганы исә, сөйләшүенә карап, азмы-күпме утырып чыккан кеше дип уйлады ул. Чөнки теге яки бу җаваплы хезмәткәр белән сөйләшкәндә андый кешеләрнең «начальник» яки «гражданин начальник» сүзен еш кыстырулары Солтанга мәгълүм иде. Карчыга нидер әйтергә авызын ачканда. Виктор ана юл куймыйча тагы сөйләп китте:
— Эштә вакытның ничек үткәне сизелми дә кала Тулай торакка кайткач күңелсезрәк шул. Кызыл почмак еш кына бикле була, телевизор бүлмәсе ишегендә дә йозак...
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
Яшьләр бик тиз арада караватларны яңадан үз урыннарына күчереп куйдылар. Кайсыдыр партком секретарена утырырга тәкъдим итте. Солтан бер мәлгә ни әйтергә белмичәрәк торды. Кая утырырга? Ярый әле, Виктор бүлмәдәге ике урындыкның берсен аның янына китереп куйды. Икенче өч аяклы гарип урындыкка Карчыга утырды. Калган егетләрнең һәркайсы диярлек үз караватларына урнаштылар. Ул арада башка бүлмәләрдән дә кешеләр жыела башлады. Тулай торактагы гада- ти ятим тормыш белән килешеп яшәүчеләр булган кебек, монда куелган тәртиптән риза булмаганнарның да байтак икәнен төшенеп алды Солтан. Төрле почмактан төрле авазлар ишетелде.
— Нигә аккордеонны жиде кат бик астында тоталар?
— Нигә бильярд юк?
— Нигә?..
Бу «нигә»ләрне тынлый-тыңлый Солтанның башы катып бетте. Бик житди һәм әһәмиятле сораулар белән бергә: «Нигә торакның яртысына кызларны күчермиләр? Ә кызлар торган йортка егетләрне...», «Нигә буфетта градуслы «су» сатмыйлар?» кебекләре дә колакка чагылып китә иде.
Солтан егетләрнең бу таләпләрен игътибар белән тыңлап торды да, урындыгына жайлабрак утырып, сорауга сорау белән жавап бирүдән башлады:
— Сезнең тулай торак советы бармы?
Секретарь сүзләренә берсе дә кайтарып әйтергә теләмәгәндәй тын тордылар. Тик ике-өч минут үткәч, теләр-теләмәс кенә әйтелгән сүзләр ишетелде:
— Белмибез.
— Юк.
— Беренче тапкыр ишетүебез мондый сүзне.
— Начальникларыгыз, прораб яки бригадирларыгыз киләме? —дип, тагы сорады Солтан.
Моннан соң егетләрнең күпчелеге колакларын торгызды, гаҗәпләнеп иңбашларын сикертеп куючылар да булды. Карчыга чыраен сытып әйтә куйды:
— Безнең прораблар эштә генә кысалар. Аларның бар белгәне — давай да давай. Монда килә торган юлны белмиләр алар, начальник...
Солтан уйланып торды. Күп житешсезлекләрне күңел дәфтәренә беркетеп куйды. Аныңча тулай торакта эшнең болай начар куелуында төзү оешмаларының һәм бигрәк тә торак-коммуналь бүлеге җитәкчелегенең гаебе булган кебек, егетләр үзләре дә сөттән ак, судан пакь түгелләр иде. Бу турыда аларга Солтан һәркайсының аңына җитәрлек үткен итеп әйтте. Ул аларга су уңаена гына йөзүнең ансат булуын, әмма суга каршы йөзүнең башкачарак икәнен төшендерергә тырышты.
— Алма, пеш, авызыма төш, дип кенә көтеп ятмаска кирәк,— диде.— Ишек алдында менә дигән урын бар. Әйтик, теләгәндә, сез шунда спорт мәйданчыгы ясый алмас идегезмени?
Секретарь һәр бүлмәдә булырга тырышты. Аның килү хәбәре тиз арада бөтен тулай торактагыларга ишетелгәнлектән, ул кергәндә инде күп бүлмәләрдә тәртип урнаша бара, урын-жирләр, өстәлләр жыела иде. Әмма комендант бүлмәсенең бикле булуы һәм, аннан да битәр, кызыл почмак ишегенә ат башы кадәр йозак эленгән булуы Солтанның кәефен бөтенләй җибәрде. Ул төрлечә уй йөртте. Билгеле, көн-төн тулай торакта була алмыйлар алар, үзләренең эш сәгатьләрен үткәргәч кайтып китәләр булыр. Ул тулай торакка хезмәт күрсәтүче комендант белән тәрбияченек кешеләр эштә вакытта монда булуларын, инде алар кайткач тулай торактан китүләрен ачыклады. «Ә бит алар кешеләр эштән кайткач, әйтик, берсе көндез, икенчесе кич чиратлашып эшли алалар. Безобразие! Бу Гәрәев ни карый»,— дип уйлады ул. Вахтер хатынны кухняда мич артын-
да йоклап яткан жиреннән уятырга һәм анык белән күңелсез генә сөйләшергә туры килде. Тегесе яңагын кулына куеп ятканлыктан бармак эзләре төшеп кызарган битен угалап алды да, артка киткән яулыгын һәм тузып торган чәчләрен дә рәтләп тормастан. ризасыз төстә үз урынына барып утырды. ф
Почмак бүлмәләрнең берсенә барып керүгә, Солтан аптырап калды.
Бу ике кешелек озынча бүлмәнен асты өскә килгән иде. Өстәлгә каршы. $ ана аркасы белән, нидер язып утырган ак күлмәкле егет аның ишектән х • килеп керүен сизенмәде булса кирәк, башын чайкый-чайкый яза бирде, з Караватларның берсендә бөтенләй рәт киткән, бөтен әйбер тузып ята. < Ул гынамы сон! Солтанны иң гажәпләндергәне башы һәм гәүдәсе белән г- карават астына кергән, аяклары гына күренеп торган исерек булды. Ул. ' ара-тирә саташып сөйләнә-сөйләнә, йоклап ята иде. Янында бушаган S шешәсе дә бар. Өстәл каршында ана арты белән утырганы кинәт борыл- н ды да, ни әйтергә белмәгәндәй, бер мәл карап торды. Бу егет Солтанга ф таныш иде. ю
— Түрдән узыгыз, Солтан абый,— диде Рафис.
Солтан өстәл янындагы икенче урындыкка килеп чүкте. Ул әлеге ка- “ ’ рават астыннан күренеп торган аяклардан карашын тиз генә алмады, ө Анык кем икәнен сорады. Бусы әле күптән түгел генә Рафислар бригада- < сына каяндыр ерактан, Рязань якларыннан килгән бер егет икән
— Салмыш белән бик дус, ахры? — дип куйды секретарь.
— Аның белән кем дошман? — диде Рафис, елмаерга тырышып. « Сүз барышында Рафисның да яхшы ук төшергән булуы беленде. £ — Ахры, салгалыйсыз? °
— Булгалый.
— Болай килешми, нинди кыяфәтсез, нинди күңелсез ята.
— Ул бер дә күтәрә алмый шул. Бөгелде дә төште. Сыек буынлы.
Өстәлдә тәртипсез рәвештә тузып яткан китап һәм дәфтәрләрдән Солтанның карашы кинәт стенага төште.
Рам эченә тезеп куелган байтак кына фотокарточкалар арасында, ик уртада анадан тума бер шәрә хатын-кыз рәсеме дә бар. Солтан якынрак барып карагач, кайчандыр дәүләт Эрмитажында караган һәм аннан тыш та төрле открыткалардан күргән атаклы Тниианнын «Даная» картинасын хәтерләде. Аныңча, бу рәсем Көнбатыш Европа сәнгате шедеврларыннан саналса да, аны кайдадыр аерым альбомда саклау әйбәтрәк булыр иде сыман тоелды. Бу турыда Рафиска әйтми түзә алмады Тегесе каршы төште. Рамга Рафисның үз карточкалары һәм аның белән бер участокта эшләүче Мәдинә, Лиза, Гөлзадә, аларга өстәп тагы Солтанга таныш булмаган берничә хатын-кыз рәсеме дә урнаштырылган иде. Рафисның фотоаппараты бар. Җаена, кәефенә һәм аннан да бигрәк үзенә ошавына карап, теләгән бер кызны карточкага төшерә дә ала икән.
Рафис секретарьның искәртүен күздә тотып әйтә куйды:
— «Даная» картинасы репродукциясен уңышсыз чыккан дисез инде сез. Булыр. Мин художник түгел ич.
— Кызларны бик яратасың, ахры? — диде аңа Солтан.
Рафис серле генә көлеп тешләрен агартты:
— Аларны кем яратмый! Хатын-кыз булмаса, ирләр дә булмас иде. Алар сөелү-нркәләү өчен туганнар да бит, Солтан абый.
Солтан бу сүзләрнең Рафисның үз сүзләре түгел икәнен, анын кешеләрдән ишеткән булуын шундук чамалап алды. Күрәсең, башына беркадәр киткәч, егетнең теленә тапкырлык үрмәли. Ул каяндыр укыганнарын исенә төшереп булса кирәк, сөйләнүендә булды
— Наполеон заманындагы министрлардан берсе Талерьян ничек дигән әле?—Рафис, бераз уйланып торгач, үз сүзенә үзе үк жаван
кайтарды:— Акча — тоту өчен, күз — карау өчен, хатын-кыз — сөю өчен яши бу дөньяда. Шулай булгач...
Солтан башын селкеп куйды, салмак бер тонда сүз катты:
— Талерьян ни генә димәсен, ул әле аны тормышка шәхси карашларыннан чыгып әйткән. Аннары син шуны да онытма — ул аксак министр бик эре хосуси милекче булган, байлык өчен, алтын өчен һәм типтерү өчен яшәгән, шуның өчен төрле хәйләләр корган.
— Монысын да беләм,— дип каршы төшәргә маташты Рафис. Ләкин Солтан аңарга юл куярга теләмәде:
— Иң элек син шуны онытма — ирләр хатын-кыздан башка тора алмаган кебек, хатын-кыз да ирләрдән башка тора алмый. Тормыш шулай корылган. Табигать законы шулай. Аннан да элек, сүз бу ике җенеснең кайсы турында барса да, беренче планда кеше тора. Аннан сок гына калган мәсьәләләр. Менә шуны бутамаска кирәк, егеткәй.
Рафис башкача бәхәскә кермәде. Кызларга булган ихтирамы, кайнар мәхәббәте турында берничә сүз әйтте дә тынып калды. Секретарь чыраендагы елмаюны яшерә алмыйча аңа текәбрәк карады:
— йөрәгең мәхәббәт уты белән тулган икән, бик яхшы. Кеше мәхәббәтсез яши дә алмый. Синең төбәп йөргән берәр кызың да бардыр инде?
— Юк,— диде Рафис мәзәк кенә итеп.
— Ә нигә алай?
— Просто шулай. Мин кызларның барсын да яратам.
— Мин сиңа төшенеп җитә алмыйм.
— Әйе, Солтан абый, кемне күрәм — шуңарга гашыйк булам.
— Аңламыйм. Син бераз төшереп алгач борчак сибәсең бугай.
Алар шулай сөйләшкәндә, карават астыннан аяклары гына күренеп торган теге исерек, бер сүз дә эндәшмәстән, дүрт аяклап мүкәли-мүкәли коридорга чыгып китте.
Соңлатып кына гостиницага кайткан Солтан яту белән йокыга китә алмады. Ә иртәгесен гадәти көннәргә караганда алдарак торырга туры килде. Ул иң башлап, беркемгә бер сүз әйтмәстән, әлеге өч катлы кызыл кирпеч йортка тагы сугылды. Ул килгәндә әле җиде тулмаган иде. Тулай торак хезмәткәрләреннән берсе дә күренми, алар эшкә сигездә генә киләләр икән. Бу хәл Солтанның тәмам ачуын кабартты. Җиде тулгач кына кайбер җыештыручылар күренә башлады. Тулай торакта дистәдән артык эшкә чыкмаучыларны, соңга калучыларны тапты ул. Алар арасында Карчыга һәм карават астыннан аяклары гына күренгән кичәге егеттә бар иде.
Кем белә? Бәлки Солтан кыстап, тынгысызлап йөрмәсә, бу кешеләр бөтенләй эшкә дә бармаслар иде.
Солтан парткомга гадәттәгегә караганда беркадәр кичегебрәк килде. Алда зур һәм кирәкле җитди сөйләшү тора иде. Солтан кайнарланып телефон трубкасын алды.
5
Гөлзадәнең ни сәбәптәндер күңеле бик төшенке иде.
Ул төзелеш мәйданындагы прораблык участогы вагонына килеп кергәндә анда берәү дә юк иде. Кыз бераз көтәргә булды, стена буена куелган озын эскәмиянең ишек катындагы башына килеп утырды. Ул арада төрле сызмалар тулып яткан өстәлдәге телефон шалтырады. Нишләргә? Алыргамы, юкмы? Алса, ул монда кем, ни дияр? Ул шулай икеләнеп торганда вагон-конторага прораб Игнат Данилов килеп керде. Игнат Гөлзадәгә сүз әйтергә дип авыз ачканчы, тагы телефон шалтырады. Кайдадыр яр буе насосына бетон килү тукталган икән, бригадир шул турыда борчылып хәбәр итә һәм ашыгыч ярдәм көтә. Игнат телефон
трубкасын куйгач, берәр минут үз алдына карап, нидер исенә төшерергв тырышкан бер кыяфәттә тын торды да кызга сүз салды:
— Әйтеп җибәр, Гөлзадә, ни йомыш?
Кызның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ул сүз әйтә алмыйча аптырап Игнатка карады да, кинәт кенә борылып, идәнгә күз салды. Бары шуннан соң гына тотлыга-тотлыга әйтте:
— Мин монда кала алмыйм, чыгарыгыз мине эштән.
— Бу нинди сүз тагы?
— Шулай, китәм...
— Кая китәсең?
— Бик еракка. Менә гаризам.
— Кесәңә кире сал кәгазеңне. Беркая да китмисең!
— Әгәр мин монда эшләргә теләмәсәм?..
— Нинди сәбәп? Нигә теләмисең?
Прорабның бу соравы җавапсыз калды. Кыз, гаризасын кулына тоткан килеш, куллары белән күзләрен каплап, йөгерә-йөгерә чыгын китте. Игнат аның артыннан чакыра чыкса да, Гөлзадә ишеттеме-юкмы, ләкин борылып карамады.
Игнат кулларын жәеп аптырап калды.
Гөлзадә икенче тапкыр эшен ташлап китә алмады. Бригадирлары Мәдинә сораусыз каядыр китеп йөргәне өчен аңа болан да бик каты бәрелде. Алар бригадасы бу көннәрдә төп корпусның идәннәренә бетон салу белән мәшгуль иде. Аны ни хәтле тизрәк бетерсәләр, монтажчыларга да эш мәйданы тизрәк ачылачак иде. Гөлзадә үзе кебек дистәләгән кыз һәм яшь киленнәр белән салынган бетонны тыгызлавын белде. Башкалар шикелле аның кулында да вибратор күндәм йөри башлады. Эшләре тиз үрчи, һәркайсының күңеле күтәренке иде, бу дулкын Гөлзадәгә дә сугылды. Төш авышкач, участокка тагы да кешеләр өстәлде. Соры төстәге бетон әйбәт изелгән камыр кебек трубалардан килә тора, аны тыгызлыйлар һәм мастероклар белән коеп куйган кебек игеп тигезлиләр. Бутән чакларда теге яки бу кирәк-ярак артыннан чабып йөри торган Мәдинә үзе дә күтәрелеп тә карамый, идәнгә бетон түши, һич кенә дә туктап торучыны күрмәссең.
Шушындый ут өереп эш кайнаган минутларда кызның күңелен борчыган авыр уйлар, авыр тойгылар да каядыр чигенеп торалар. Әмма барыбер сүнеп бетмиләр. Гел эшләп кенә торып булмый бит. Эшне ял, тормышның башка мәшәкатьләре алмаштыра. Тагы тулай торакка кайтасы бар. Ашханәгә барасы... Кич җитәр... Гөлзадә өскәрәк күтәрелеп караса, бер төркем башлыкларны күрде. Барысын булмаса да, төзелеш җитәкчеләренең күбесен Гөлзадә таный иде. Алар бер баралар, бер тукталып, нидер киңәшеп торалар. Андрей Акимович Никитин, кулларын болгый-болгый, кай ара башын артка ташлап, кызып-кызып ниндидер бик мөһим эш турында сөйли булса кирәк. Аның янында Васил Сафин, ниндидер бик калын җилкәле, бераз бөкрерәк тагы берәү, аннары бөтенләй җилкәсез диярлек, муены белән гәүдәсе тоташкан, Гөлзадәгә таныш булмаган әллә кайсы шунда. Аларның прорабы Игнат Данилов та зур башлыклар белән бергә йөри. Менә алар аска төштеләр. Баш иеп эшчеләр белән исәнләштеләр. Башлыклар Гөлзадәләр турына җитүгә. Мәдинә, мастерогын кулына тоткан көе. тураеп аларга карады.
— Иптәш Фатыйхова,— диде ана Никитин,— эшләрегез ничек бара?
— Ярыйсы, Андрей Акимович!
— Бетон вакытында киләме?
— Хәзер бетонны механикалаштырып бнрә башлагач, жалу итәрлек Урын калмады инде.
— Төзелештә «урак өсте»нең иң кызып барган чагы. Сезгә ике сменага бүленеп эшләргә туры килер.
Мәдинә бераз аитыраулы кыяфәткә кереп җавап кай гарды:
СӨББУХ РАФИКОВ ф ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Икегә бүленсәк, безнең кешеләр бик аз бит, Андрей Акимович.
— Сезнең ничә кызыгыз бар әле?
— Унтугыз.
Башлык, Сафинга карап аның колагына нидер әйткәннән сон, Мәдинәгә:
— Кәлимәттән ремучилищедан кызлар килә. Шуларны да сезгә өстәп кушарбыз. Шуннан соң бетте-китте: менә сиңа ике смена!—диде.
— Ул чагында икенче хәл,— диде Мәдинә, уйланыбрак.
Никитин китәр алдыннан, бер кулын күтәреп, үзенең калын тавышы белән барсына берьюлы мөрәҗәгать итте.
— Ну, кәефләрегез ничек, кызлар?
Алдан сүз куешкан шикелле, дистәләгән яшь аваз берьюлы җавап кайтарды:
— Яхшы, Андрей Акимович!
Башлыкның чырае тагын да ачылып, яктырып китте.
— Шулай, дуслар, сезнең хезмәт — мондагы эш — безнең беренче номерлы бурыч! — диде ул күтәренке бер тавыш белән, аннары туктап тын алгач, сүзен дәвам иттерде:— Сезнең күз алдыгызда поселокта йортлар салына, юллар төзелә. Тиздән культура йорты сала башлыйбыз. Ә аннары сезгә кичләрен күңел ачарга бию мәйданы кирәк. Иске клуб янында бригада эшли иде. Күргәнсездер?
— Күрдек!
— Хәзергә шунда биеп торырга буламы? ’
— Була!
— Тик туфл ил әрегез генә чыдасын — бетон идән.
Көлешәләр.
Башлыклар киткәч тә яшьләрнең чыраендагы елмаю яктылыгы тиз генә сүнмәде. Күңелләрдәге дәртнең үсүе, көннең матурлыгы эшне тагын да үрчетте, төзелешнең йөрәк тибеше кешеләрнең кайнар тойгылары белән бергә тоташты.
Шулай да эштән соң Гөлзадәнең күңелсез уйлары тагы баш калкытты. Ул иптәш кызларыннан аерылып калды да, төзелеш идарәсенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә ниятләп, бер катлы ак йортка керде. Ишеккә таба өч-дүрт адым атлавына ниндидер эчке тавыш аңа «йөрмә» дигән кебек булды. Ул коридорда кемнәрнедер күрде, кемнәрнеңдер үзенә каравын тойды һәм, шуннан ары күзләренә ак-кара чалынмыйча, йорттан кызу-кызу чыкты; эштән кайтучы бер төркемгә кушылып, поселокка таба юнәлде.
Башлык Никитин әйткәннәр бик тиз арада гамәлгә дә ашты: училищедан килгән яшь кызлар яңа көч булып Мәдинә бригадасына кушылды. Иске бригаданы икегә бүлеп, килүчеләрне шуның һәр икесенә дә өстәделәр. Беренче көннәрдә көндезге һәм кичке сменаларның һәркайсы белән Мәдинә үзе җитәкчелек итте. Аннары Мәдинә прораб Игнат Данилов белән киңәште дә төнге сменага кызларның берсен звено башлыгы итеп куярга булды. Башта аптырап бетте: кемне куярга, кемне сайларга? УйЛана торгач, ул Гөлзадәгә тукталды. Кыз исә бригадирының тәкъдименә шундук риза булды.
Гөлзадә эштә үзен тиз аклады, аның җитәкчелегендә эшләүче кызлар башкалардан бер тотам да калышмыйлар. Гадәттә звено төнге унберләргә эшен бетерә һә.м кешеләр ялга китәләр.
Башкалар өчен әллә ни үзгәреш булмаса да, Гөлзадәгә көтелмәгән хәлләр очрый торды, аның кәефе китте. Әлеге дә баягы шул Рафис инде... Ул һәр көн эштән кайтканда аларның каршысына килеп чыга. Килеп чыгуы да башка егетләр шикелле, адәм рәтле булса икән. Ул каяндыр арттан пәйда булып, кызның янына янәшә килеп баса. Аннан иңде Гөлзадәнең күңелен кайтарырлык әллә нинди төче сүзләр сөйләнә
$ашлый — колагын түзеп кенә торсын. Тулай торакка җитү белән дә ’афис әйтәсе сүзен әйтеп, саубуллашып китә белми, кызга ияреп йортка ;ерә. Кыз нишләсен, үзе белмәгән бәндәнең яңагына чабып булмый 5ит инде.
Шулай бер ара тынып торгач, бер көнне ул Гөлзадәгә тагы килеп бәйләнмәсенме! Кыз, аның сүзләренә рәтләп җавап бирергә дә теләмичә. ♦ башкалар артыннан калмаска тырышып, кызурак атлый башлады. Ләкин < ’афис һаман такылдап бара бирде. Алар башкалардан шактый артка = калганнар иде инде. •*
— Бик күп йөрдем кызлар артыннан, хикмәт чыкмады...— диде <
Рафис. , =
. — Чыкмаса, нигә аны миңа сөйлисен?! «
— Именны сиңа сөйлим дә. =
— Нигә миңа? £
— Чөнки мин сине яратам. Күңелем гел синдә генә... Миңа бүтән ф
.беркем дә кирәк түгел. в
— Ташла, Рафис, саруымны кайнатма ичмасам!
— Кайнамый торсын,— диде Рафис.— Без бит инде сабыйлар түгел. 2 шулай берәр ел дуслашып йөрербез дә, аннары китереп, язмышларыбыз- е ны бергә бәйләрбез. Шундый матур тормыш корып җибәрербез, бөтен < кешенең исе-акылы китәр. Колак сал инде минем әйткәннәргә.— Ул °* кинәт тагын да кайнарланып Гөлзадәнең кулларыннан тотты. Кыз җәһәт * кенә кулларын тартып алырга теләп талпынып куйды. Кая ул ычкыну! и Теге аның кулларыннан бик нык кысып тоткан иде шул. Гөлзадәнең ачуы “ һаман саен ныграк кабарды, ул кырыс бер аваз белән кычкырганын да u сизми калды:
— Җибәр!
— Мин сине тотмыйм ич.
— Фу, хулиган...— Гөлзадә бу юлы бар көче белән кулларын тартып алды. Егет, бераз сүзсез баргач, кызны култыклап алырга маташты. Булдыра алмады. Үзе һаман бер балык башын чәйнәде:
— Сине уйлап инде мин ашаудан калдым, йокыдан...
- Гөлзадә эндәшмәде, адымнарын кызулый төште. Беркадәр тын баргач, егет тагы сөйләнә башлады:
— Барыбер миннән артыкны таба алмассың...
— Эзләмим дә, беркемнең кирәге дә юк миңа.
— Әгәр син минем белән йөрергә теләмисең икән, мин ул чагында
■ нишләргә белермен...
— Куркытмакчы буласыңмы?
— Анысы минем эш. Белеп тор: я үземне, я сине берәр хәл эшләтми
, калмыйм ул чакта. Менә шул! Уйла!
— Уйлыйсым юк, әйтәсе сүземне күптән кисеп әйттем инде. Миңа синең кирәгең юк, үз сукмагыңнан йөри бир шунда.
Поселок урамына килеп кергәч тә Рафис Гөлзадәдән калышмады.
. тулай торак ишек төбенә кадәр ябышкакланып ияреп барды.
Икенче һәм өченче көннәрдә дә шундый ук хәл кабатланды. Гөлзадәне иптәш кызлары ничек кенә яклап карамасыннар. Рафис һич кенә Дә чигенергә уйламый иде кебек. Берәр көн кызны тыныч калдырганнан соң, ул ял көнен туры китереп, аның янына көндез килде. Вахтер хатын аша кызны коридорга чакыртты. Гөлзадә чыкмады.
Гөлзадә белән бер бүлмәдә торучы кызлар аның кичерешләрен беләләр, сагыз кебек сыланып йөргәне өчен Рафисны тиргиләр иде. Әмма үзен тупас һәм җиңел тотуы өчен яшьләр һәм кызлар арасында «туксанга бер тулып җитмәгән» саналган Рафиска артык әһәмият бирүче булмады. Аның инде әллә ничә кызга әнә шулай «гыйшык тотуын», аннары, барып чыкмагач, туктавын беләләр иде.
тлтгөтше Гөлзадә, башка чаклардагы кебек, бүлмәдәшләре белән кинога да бармады. Көнозын керләр юып йөрде. Кызлар кинодан кайткач, тамакларын ялгап, танцага киттеләр. Гөлзадәнең аяклары тартмады. Ул керләр үтүкләп, вак-төяк әйберләрен тәртипкә китереп кайнашты. Кыз авыз эченнән генә көйләп, бүлмәдә әрле-бирле йөргәвда балконда тагы шул Рафис күренде. Бу нинди хәл? Өченче кат... Ул ничек анда менгән? Кызның бөтен тәне ут кебек яна, йөрәге дөп-дөп кага, ә чигә тамырлары сикерә башлады. Теге әрсез күз ачып күз йомган I арада ишекне ачып, бүлмәгә керде...
Күпләрне борчуга салды кыз.
Ул көнне аның ахирәтләре кичке уеннан шатланып биешеп кайтып керсәләр, гаҗәпкә калдылар: Гөлзадә бүлмәдә юк иде. Аны кая да булса чыгып киткәндер дип уйлап, йокларга кайтуын көттеләр. Ләкин ул кайтмады. Шуннан соң бүлмәдәге кызларның эчләрендә пошаманлык үсә, күңел тынычсызлыклары көчәя барды. Кызлар ул көнне гадәттәгедән шактый соң йокларга яттылар. Вахтер хатын кичтән булган хәлне аларга | иртәгесен генә сөйләде. Бер егетнең бик озын баскыч куеп, балкон аша бүлмәгә керүен һәм Гөлзадәнең бик хәтәр тузынып чыгып китүен әйтте., Балконнан кергән егет белән вахтер хатын үзе дә бик хәтәр телгә килгән, аның тәртипсезлеге турында милициягә хәбәр итәргә уйлаган. Егет, тасма телләнеп ялына-ялвара, вахтерны телефон шалтыратудан тыеп калган. Гөлзадә тулай торактан китеп ярты сәгатьләр үткәч кенә ишектән чыккан ул.
Кызлар, Рафисның Гөлзадәгә җан атып йөрүен белгәнлектән, иртәгесен көндезге тәнәфес вакытында аңа ябырылдылар.
— Гөлзадә кайда?
— Белмим,— диде теге.
Бригадир Мәдинә, күзләрен түгәрәкләндереп, егетне якасыннан бөтереп алды. Башка кызлар да Рафис утырган өстәл тирәсенә җыелдылар, һәркайсының карашы аптыраулы һәм ачулы иде. Башкалар күзләре белән ашардай булып Рафиска текәлешкән арада, Мәдинә чәрелдәп әйтә куйды:
— Балконнан кызлар бүлмәсенә керүче синме?
Рафис, җавап кайтармыйча, беркадәр тын торды да кинәт кенә урыныннан күтәрелде. Китәргә җыенган шикелле, як-ягына карап алды. Ләкин беркая да китәрлек түгел, ул кызлар уртасында иде. Мәдинә кабатлап сорагач кына егет җавап кайтарды:
— Булса... Мин булса ни...— Ул тотлыгып, тукталып калды. Аска карады, кызарынды, бүртенде, кая барырга урын тапмагандай, каушаган хәлдә утыра белде.
— Хулиган,— диде кайсыдыр кыз, бик каты үчекләп.
Рафисның чәчләре үрә торды.
— Хулиган булып мин нишләгән, тәрәзә ватканмы, берәрсенен танавын җимергәнме? Чамалабрак авыз ачыгыз сез.
Ләкин егет моның белән генә котыла алмады, аның исеменә әче-әче сүзләр ява торды. Мәдинә дәвам итте:
— Гөлзадә кайда?
— Мин каян белим... каравыл тормадым.
— Бел: аның югалуына син гаепле. Кемгә генә бәйләнмәдең, без синең арт ягыңа төшәрбез хәзер. Борыныңа киртләп куй аны.
Рафисның, алар әйтмәсә дә, кәефе шәптән түгел, күңеле бик төшенке иде. Кызларның җан-фәрман ачуланып тозлы-тешле сүзләр ирештерүләре аны бөтенләй каушатып җибәрде. Егетнең аркаларыннан ниндидер салкын энәле бозлар йөгергән кебек булды. Рафис, милициягә чакыр-
■ып, үзен ябып куюларыннан да шикләнә, вакыт-вакыт кая да булса сачып кнтү турында да уйлана, нишләргә икәнен бер якка да хәл кыла 1ЛМЫЙ иза чигә иде.
Көн артыннан көн үтә торды, Гөлзадә кайтмады да, хәбәр-хәтере дә (шетелмәде. Кызлар тулай торагында гына түгел, башка җирләрдә дә ■нык турында сүзләр кузгалды. Участок прорабы Игнат беренче төзе- ♦ теш башлыгы исеменә рапорт та язып җибәрде. Шуннан сон Васил озак сына уйланып утырды. Кыз турында аны белгән кешеләрдән төрлечә £ яраштырып карады. Рафисны да чакыртып сораштырды. Ничек кенә > ггсәләр дә, Гөлзадәнең кая китеп югалуын ачыклый алмадылар.
Моннан хәтсез вакытлар элек, күчәчәк авылларны ничегрәк урнаш- 2 гыру буенча, колхоз председателе Нәриманов белән сөйләшенгәнчә, 3 Акъярга бер тапкыр Игнатны җибәреп кайтарганнар иде инде. Ләкин = монын белән генә эш бетмәгән иде әле. Аны тагы да җибәрергә туры 2 килде. Васил аңа авылга киткән чагында Гөлзадә турында бик нык сораштырырга кушты. *
— Бәлки ул кыз авылындадыр. Анда булмаса, кая китүе турында ®
туганнарына әйтми калмагандыр,— диде. х
Акъярга барып төшү белән Игнат кызның туганнарына сугылды. = Ләкин ул да кешеләрне тынычландырырлык җавап таба алмады. <
Бу дөнья шулай корылган инде — борчу өстенә борчу чыгып, калкып а. кына тора. Кеше шуларның һәммәсен дә ерып, җиңеп чыгарга тиеш. х
ш
7 я
Ф
Васил, өстәле артына кереп утырып, алдында яткан кәгазьләрне дә w карарга өлгерә алмады, телефон шалтырады.
— Сездән ярты,—дип шаяртты Юлдашев.—Мин механизация участогына күрсәтмә бирдем. Хәзер төзелешне үз комыбыз белән тәэмин итәчәкбез.
Васил ана салкын гына тонда рәхмәт әйтте. Аның үзен шулай салкынрак тотарга сәбәбе дә бар иде.
...Төзелешкә алтмыш километрдан артык ераклыкта булган Кама буендагы карьердан ком ташу Зиннурның акылына һич кенә дә сыеша алмады. Ул җирнең шәфкатьле булуын, аның куенында мен төрле җәүһәрләр ятуын, бу бәхеттән Тын елга буйларының да мәхрүм булмаска тиешлеген уйлап йөрде. Шул турыда Василга әйткәч, тегесе җанланып китте. Аның өстенә тагы Зиннурның ташландык «Бояр чокыры» турында Варвара карчыктан да ишеткәне бар иде. Карчыкның сөйләвенә караганда, А ста.хи бояры каралтыларына шуннан ком ташыганнар, комны измә ясауда файдаланганнар.
Поселоктан ерак булмаган ком базын Васил үзе барып карады. Тиздән узәк лабораториядән дә килеп җиттеләр.
Шуннан башланды...
Мәгәр төзелеш өчен бу зур табышка Юлдашевның гына артык исе китмәде. Ул ком базыннан файдалануны, теге-бу сәбәпләр табып, сузды да сузды. Василның энә шул хәлгә борчылып йөргән көннәре иде.
Ул түзмәде, газигына утырып, карьерга юнәлде. Җир селкетеп эшләгән бихисап авыр һәм куәтле машина-экскаваторның зур чүмече белән бер-бер артлы килеп торган үзбушаткычларга алтын кебек саргылт ком төявен Васил сокланып карап торды. Бу минутларда юллардан чыккан тузан болыты да, көчле машиналарның, өзлексез үкерә-үкерә, киң күкрәкләре белән һаваны ярып барулары да — һәммәсе әйтеп бетергесез күңелле иде аңа. Ул якынрак барса, бу зур пәһлеван машинаның номерыннан ук үзенә таныш икәнен чамалап алды. Карьерда Зиннур Гафиятуллин экипажы эшли иде. Баш кагыр кына исәнләштеләр .Монда шулай юа на торгач, Васил көндезге тәнәфес җиткәнен дә сизми калды.
1 «х к» м а.
33
Зиннур кабинадан чыкты да хәтсез биектән җиргә сикереп төште. Аның куллары мазут-майга буялып каралган иде. Бу кулларның каралыгын күрмәгәндәй, Васил аның белән кул кысып күреште. Зиннур тиз генә кулларын комга ышкып, сыланган майларны бетерде. Аннары юл буендагы чирәмлеккә чыктылар. Бераз шунда басып тордылар да саф яшеллек белән өртелгән чирәм өстенә килеп утырдылар. Ул арада машинист ярдәмчесе, Зиннурның булышчысы проммәйдан ягына ашхәнәгә китеп барды. Бу араларда бер-берсен күргәннәре юк иде. Васил язгы былчыракларда, юл газаплары кичеп, Яна Наратлыга бергә килүләрен исенә төшерде. Аннары Зиннурның хатыны килгәч, Игнатларга күченүләрен, ниһаять, «күселе төн» турында көлә-көлә искә алдылар. Зиннур сумкасыннан ашамлыклар чыгара башлады. Калын-калын икмәк телемнәре кисеп, май якты, йомыркалар чыгарып куйды. Ул шешә белән чәй дә, сөт тә алган икән. Тик менә стаканы гына берәү. Башта Василныц ашарга исәбе юк иде кебек. Ләкин дусты кыстый башлагач, каршы килмәде, Зиннур алып килгән шактый мул әбәтне бергәләп ашадылар. Үзенең зәңгәр күзе белән җиргә текәп караган җәй күге кояш нурларын да бик мул җибәрә, башта яхшы ук эсселәткән иде. Әмма каяндыр пәйда булган ак канатлы болытлар берсе икенчесенә кушылып, күперә барганга, тиз арада күләгәләтеп тә җибәрде. Сулышка иркенрәк булып китте. Моңарчы ничек ишетмәгәннәрдер, кошлар әле сайраудан туктамаганнар икән. Күктә үзләре күренмәгән тургайларның тормыш яменә мәдхия җырлаулары аларның да дикъкатен тартты. Ниләрне генә искә төшермиләр алар! Кешенең бала чагыннан колагына кергән тургай моңы ул картайганчы, гомергә яшь аваз, яшь моң булып, яз күрке булып шулай яңгырап тора. Бер арада Зиннур сүз катып җибәрде:
— Хатлар киләме соң, Васил Закирович?
— Килгәли сирәк-мирәк.
— Монда килергә исәпләмиме?
— Әлегә сизелми,— диде Васил, авыр гына сулап.
Зиннурның аның хатынына карата «таш бәгырьледер ул» дигән ке- бегрәк каты-каты сүзләр әйтәсе килсә дә, кешенең хәтере калырын уйлап, бу турыда сүз катмады. 1
— Үзегезнең хәлләр ничек? — дип сорады Васил.
— Ярыйсы.
— Хәмидәң эшлиме?
— Эшли.
— Балалар үсә?
— Үсәләр. Әле кызыбызны детсадка урнаштырдык. Тик менә аннан башка Варвара әби генә күңелсезләнә. «И кодаем, тагы яңгыз калдым. Көн буе каз бәбкәләре, тавык чебиләре белән генә сөйләшеп йөрергә калды миңа»,— ди.
Икесе дә җиңелчә генә көлешеп алдылар. Аннары болай утыру туйдырды, ялыктырды булса кирәк, йомшак чирәмгә чалкан яттылар. Күкнең бер читендә салмак кына болытлар ага. Ә зәңгәрлек, төпсез һәм очсыз-кырыйсыз зәнгәолек. бөтен әтрафны каплап алган.
Җир!
Кеше!
Җиһан! Болар турында уй йөрткәндә Васил ничектер югалып калган шикелле булды. Бу мәңгелек, бу чиксезлек, бу кеше аңына сыймаслык киңлек алдында югалып калырлык та шул! Кеше, хәер, аның күңеле үзе бер дөнья чаклы булса да, табигатьнең гигант җисемнәре белән чагыштырып караганда кечкенә, бик кечкенә. Аның гомере дә әйтеп бетергесез аз, әйтеп бетергесез кыска... Әмма ничек кенә булмасын, кеше боларның һәммәсен тоя, белә, һәркайсына бәя бирә белә. Шул зәңгәрлек, шул бушлык чиксез һәм мәңгелек булган кебек, кешенең күңеле-хыялы да шулай киң, шулай чиксез һәм шулай мәңгелек! Кеше-
иең гомере сүнгәч, аны икенчеләр, ягъни яшь буыннар дәвам иттерә, уйлар, тойгылар һәм күңел киңлеге дә шуларга күчә...
Зиннур сүз кушмаса, ихтимал, Васил табигать турында шулай уйлана биргән булыр иде әле. Зиннур сүз башлады:
— Ифрат бай безнең бу тирәләр. Моннан берничә генә километр
ераклыкта нефть чыга. Кызык кына: җир астында кара алтын, жир ♦ өстендә чын алтын дигәндәй, иген кырлары. <
— Моннан ерак түгел күмер дә тапканнар. Ләкин шактый тирәндә 3 икән, чыгару өчен уңайсыз,— дип өстәде Васил.
Ком базын эшләтә башлаганчы, баш инженер белән нихәтле тартка- ш лашуы турында Зиннурга сөйләмәде ул.
— Монда инде аның комы булгач, ташы да булмый калмастыр. § Тирә-як авылларда таш амбарлар хәтсез күренә ич. Ташны әллә кайдан _ ерактан китермәгәннәрдер бит.
Зиннурның болай кызыксынуы һәм чын хуҗаларча фикер йөртүе Василга охшап куйды. Аның бу гади, намуслы эшчене дусларча кочак- ~ лап аласы, ана җылы сүзләр әйтәсе килде. Алар икесе дә җиргә яткан ® урыннарыннан торып утырдылар. Васил талчыккан беләкләрен язып х алды да Зиннурның җилкәсенә кулларын салды, суза төшебрәк әйтте: =
— Мин барысын да күзәтеп йөрим. Таш турында да уйласы бар. < Элек монда берничә урында таш чокырлары булган. Ләкин сыйфаты “• әллә ни түгел шикелле. Шулай да тикшереп карарга кирәк.
— Әйбәт булып куюы да бар,— дип каршы төште Зиннур.— Арма- 2 турасын булсын, агач материалын, ташын-комын дигәндәй, гел читтән «> китертү дәүләт җилкәсенә җиңелгә килми бит.
— Әйе шул,— дип аның сүзләрен хуплады Васил.— Кайчагында бездә шулай да килеп чыга әле. Әстерханда торабыз, Архангельскидан төзү материалы ташыйбыз... Чарасына керешкәндә шул ук материалны Әстерханның үзендә үк табып була.
Якындагы иген кырлары өстеннән яшел дулкыннар йөгерә. Бу күренеш гәүдәләргә җиңеллек сала һәм күзләргә үзенә генә хас бер рәхәтлек, бер ял бирә иде. Алар әкрен генә урыннарыннан кузгалдылар.
— Ничек соң, ияләнеп җитәбезме? — дип сорады Васил.
Зиннур эре-эре тешләрен агартып елмаеп куйды:
— Кешегә күп кирәкмени? Йокларга почмак булгач, хатын янда булгач, дигәндәй, башкасы турында артык борчылмыйсың инде. Менә тагы бер биш ел үтсен әле, бу як бөтенләй танырлык та булмас.
Васил дәшмәде. Биредә ул әлегә ялгыз. Аның кебек яшь ирләргә хатынсыз торулар, ай-һай, читен икән. Еш кына аның күңелендә моңсулык канат җәя һәм йөрәкне кимереп гел эч поша. Шундый чакларда, йөрәкне басу өчен, хәтта ул ике-өч тапкыр нык кына төшереп тә карады. Ләкин бу каты йоклап эшкә соңга калудан һәм баш авырттырудан башка берни дә бирмәде.
Тагын бит әле күңел дигәнен бер урында гына тора алмый. Ул, күктә атылган йолдыз кебек, әллә канларга җитә. Капларда гына булмыйсың күңел белән! Төзелештә матур-матур гына хатын-кызлар бар. Аңа соңгы көннәрдә берничә тапкыр бригадир кыз Мәдинә белән клубта очрашырга туры килде. Бу шаян, соры күзле, калынрак иренле, урта буйлы, салмак хәрәкәтле кыз белән ике мәртәбә клубтан бергә кайттылар. Берсендә алар, клубтан чыккач, азрак сөйләшеп бардылар да. һәркансы үз юлы белән китте. Икенчесендә инде ничектер шунда көтелм ә гәнчәрәк килеп чыкты. Алар караңгы урам буенча янәшә атладылар. Портлардан төшкән яктылыкны искә алмаганда, урамнарда электр лампалары янмый иде. Нигәдер берсенең дә ашыгасы килмәде. Теге-бу турыда сүз алыш- калап атлый бирделәр. Әле күптән түгел генә җитештерелгән бию мәй Данына килеп җитәрәк, үзләре дә сизмәстән, тукталып калдылар. Мәй
данда бик кызып бииләр, радиоладан көчле вальс моңнары сибелә иде. Алар мәйданга артык якын килмәделәр, аяклары тартмады бугай.
— Әйдәгез, әрәмә буеннанрак бер урап килик,— диде Васил.
Мәдинә риза булып та, каршы килеп тә сүз әйтмәде, Васил белән янәшә атлый бирде. Аларга уртак тема, уртак сүз табу кыен иде. һәр- кайсы моны сизенми калмады шикелле. Өзек-өзек әйтелгән сүз әлеге шул эш, бригада, төзелеш хәлләреннән ерак китә алмады. Алар поселоктан чыкмадылар, әрәмә янына килеп тукталып тордылар. Мәгәр якында җайлырак урын очраса, бәлки утырып та торган булырлар иде. Бу инде аулак җир, тәрәзәләрдән ут яктысы төшеп тормый, күк битендә балкып йолдызлар янса да, төн хәтсез караңгы иде. һәр икесенең баскан урыннарыннан тиз генә кузгалып китәселәре килмәде. Чөнки әрәмәлек ягыннан килгән саф һава аларны үзенә суыра, яфрак-чәчәкләрнең хуш исләре үзләренә тар га иде. Аннан да бигрәк якында гына ишетелгән сандугач сайравы, сандугач моңы йөрәкләрдәге нечкә хисләрне тирбәтеп уята һәм дөньяда барысын оныттырып, ниндидер тылсымлы көч белән үзенә чакыра, бөтен күңелләрне били иде. Кинәт кенә:
— Сандугачның флейтәсе дә, джазы да үзендә, менә ичмасам музы* кант,— дип куйды Васил.
— Әйтәсе дә гак, Васил абый,— дип, Мәдинә аның сүзләрен куәтләде.
Васил башлаган фикерен дәвам иттереп тагы сүз кушты:
— Бу асыл зат турында нихәтле шигырьләр укыганым бар. Ләкин алар берсе дә сандугачның үз сайравы кебек матур түгел.
— Минем дә,— дип, аның белән килеште Мәдинә.
Вакытлык һаман соңгара баруын исенә төшереп булса кирәк, Васил кайту ягына борылуга, Мәдинәнең кинәт теле ачылып китте. Кыз каран- гы урамдагы баракларның берсендә, җизнәләреядә тора иде. Васил аны барак ишек төбена кадәр озата килде. Бу вакытта кешеләр инде йоклап беткәй, бары тик бер-ике тәрәзәдә генә ут яктылыгы сирпелә иде. Баскыч төбенә килеп җиткәч тә, Мәдинәнең тиз Генә баракка кереп китәсе килмәде. Икесе дә беркадәр югалыбрак, каушабрак тордылар да, бары тик шуннан соң гына Васил кызга тыныч төн, татлы йокы теләп китеп барды. Күңеленә ниндидер хәвеф һәм шуның белән бергә рәхәтлек салган бу төннең артта калуына әле күп гомер узмаган булса да, бу турыда берничә тапкыр исенә төшерде Васил. Барыннан да бигрәк Мәдинәнең баракка килеп җитәр алдыннан әйткән сүзләре аның башына менеп утырды. Ни диде әле Мәдинә? «Васил абый, безнең кызлар сезнең турыда сүз чыкса, бәхәсләшеп китәләр. Берсе әйтә: Васил «Закирович — өйләнмәгән кеше. Берәүләр әйтә: өйләнгән. Берәүләр әйтә... Моның кайсы дөрес икм?» Нишләсен? Васил үзеянән-үзе кача алмый бит инде. «Минем хатыным һәм у.тым бар»,— диде ул аңа.
Шуннан соң ул Мәдинә белән очрашмады. Аны күргәндә дә ничектер читләтебрәк уза башлады. Аның күңелендә үз-үзенә ышанмау, үз-үзен- нән курку кебек ниндидер ят хис баш калкыта кебек тоелды. ,
8
Бу көннәрдә яңа йорт җитешеп, Васил белән бер бүлмәдә торучы Солтан Сабиров шунда торырга чыккан, авылдан хатынын да китерткән иде. Васил гостиницага кайтып керсә, аптырап калды. Почмакта ята торган карт инженер күптән инде ерак командировкада, Солтанның караватын чыгарганнар. Дөрес, бүлмә иркенәеп калган, әмма аның үзенә генә нигәдер читен һәм ямансу иде. Васил кулына китап алды. Ике-еч бит укырга өлгермәде, ишектә вахтер хатын күренде. Көннән-көн калыная барган бу өлкән яшьләрдәге апаның иңеннән буен аеруы кыенлашып бара иде инде. Аны күргәч, Васил көлемсерәп куйды. Вахтер хатын, тыенкы гына исәнләшкәч, аңа ике конверт тоттырды.
— Сез кайткач та бирергә онытканмын, ачуланмассыз инде.— дип гафу үтенде дә чыгып китте. Васил, дулкынланган һәм йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, Нурзиләдән килгән хатны ачып укый башлады. Нурзилэ сәлам-мазар һәм яхшы теләкләрен әйткәннән сон, байтак кына үпкә сүзләре дә тезгән иде. Хатның аерым урыннарын Васил кайта-кайта укыды: «...Син һаман чакырып язасың, килергә кушасын. Өндисең. Ничә ♦ ел тордык. Әмма бер-беребезне аңламаганбыз икән. Үзең акыллы гына < итеп, салкын кан белән исәп йөртеп кара, әгәр дә мин сннең янга күче- = неп килсәм, бер мәгънәсезлек кенә эшләгән булыр идем. Турысын гына “ әйткәндә, җир белән күк арасында калыр идем. Ни өчен дисәң, моннан ° күченеп китсәк, зур шәһәрдәге бөтен уңайлыклары булган яхшы квар- £ тирдан колак кагабыз дигән сүз. Аннан инде, картлар әйтмешли, терсәк- а не тешләп булмас, соң булыр. я
Син киләчәк турында уйламыйсың бугай. Анда бит төзелеш гомергә 3 бармас. Бишме, алтымы ел үтеп китәр, аннан нишләрбез? Тагы кая булса да китеп олагыргамы? Белмим, төзелештән төзелешкә тузан йотып * йөрүдән нинди тәм, нинди кызык таба торгансыңдыр инде син? Өйлән- ® мәгән кеше булсаң, бер хәл иде. Аннары бит улыбызның киләчәге турын- х да да уйларга кирәктер. Төрле җиргә күченеп йөрсәк, ул рәтле тәрбия = дә, белем дә ала алмас. Аннары гомер буе күңеле китек булып калыр < һәм безгә онытылмаслык үпкә тотар. Түз! Әле моның белән генә сүз £ бетми. х
Сннең инде канатларың нык, дипломлы инженер, белгеч. Ә мин урта * мәгълүматлы медицина эшчесе. Мин бу килеш катып калырга уйламыйм, * Институтка керергә исәп йөртәм. Синең янга, каядыр ерак авылга күче- о неп китсәм, минем бу хыялымны тормышка ашыру турында башка да ° кертеп карарга ярамый. Ә мединститутка читтән торып укырга алмыйлар. Син моны үзең дә бик яхшы беләсең.
Аннары бит, һич яшерен-багырын түгел, дөньяда яшәгәч, аның бар рәхәтен, ләззәтен татып яшисе килә. Анда нинди рәхәтлек булырга мөмкин? Ни киносы, ни театры, ни рәтле магазины юк днмәсәм. Син минем белән сөйләшкәндә һәм язган хатларыңда, башкалар күченәләр, торалар, дисен. Әллә кайлардан киләләр, хәтта Мәскәүнең үзеннән килеп эшләүчеләр дә бар, дисең. Шуны да онытма: һәркемне мин үземә үрнәк итеп карый алмыйм. Тормышны шаблон белән үлчәп булмый, һәркем үз акылы белән үзенчә яши бу дөньяда, беләсең килсә... Минемчә, ир янында тору гына әле тулы бәхет була алмый. Сннең яныңа килдем, ди. Ну, эшкә йөргән булырмын инде. Кухняда узар ярты гомер. Сиңа бала ташырмын. Аннан берничә елдан ни булыр? Сиңа тагылган бер гади хозяйка булырмын да калырмын. Я, үзең уйлап бак: моның нн кызыгы Һәм нигә кирәге бар? Ә безгә бер бала бнк җиткән. Бүтән кирәк түгел...
Үзең безнең янга кайтмый тормассың әле. Тагы бер кат ныклап сөйләшербез. Әйтәсе килгәнем шул: сннең үзенә әкренләп кенә яңадан шәһәргә әйләнеп кайту ягын карарга кирәк. Сннең кебек кешегә һәркай- да эш тулып ята. Мине һәм улың Ринатны яратсаң, үз итсәң, менә син шул турыда уйла.
Тиз вакыт эчендә җавап көтеп калам...»
Васил өстәл каршына утырган килеш бу хатны укыгач, ни кылырга белмичә, иң элек икс яңагына таянды, аннары бармакларын чәчләренә батырды. Нурзиләнең бу сонгы хаты аны бөтенләй тетрәтеп җибәргәндәй булды. «Аңламаса аңламый икән кеше Кая каера бу? Тик бер сүзе хак: без бер-беребезне белеп яшәмәгәнбез икән»,— дип кычкырып әйтеп куюын да сизми калды Васил.
Коридорда кемнәрдер шаулашып алдылар, кайсыдыр җырлап җибәрде, кемнәрдер көлешеп узды. Васил һава алмаштырып керергә исәпләп урыныннан торуга, өстәлнең бер читенә куелган икенче конвертка күзе төште. Шунаа гына ул бүген берьюлы ике хат алуын исенә төшерде
Хатның кайдан җибәрелгәне билгесез иде. Кулы да таныш түгел. Васщ аптыраулы кыяфәт белән конвертны ачты. Хатны укый башлаганча; аның ахырын карады да, имзасын күргәч кенә, вак һәм тигез хәрефләр белән язган юллар өстеннән күзләрен йөгертте:
«Ваоил Закирович!
Мин башта беркемгә, беркайчан, бер авыз сүз дә язмаска уйлаган идем. Ләкин тора-бара түзеп кала алмадым. Шушы хатым белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Төзелештән минем ник киткәнлегем хәзер сезнең һәммәгезгә дә билгеледер инде. Үзем белән бер бригадада эшләгән кызлар барысын да энәсеннән-җебенә чаклы беләләр. Алар сезгә дә ишеттерми калмаганнардыр. Мин бу турыда тәфсилле рәвештә яза тормастан, үземнең кайда икәнлегемне сезгә хәбәр итәргә тиеш м саныйм. Мин хәзер Чистай шәһәрендә. Монда сәгать заводына өйрәнчек булып эшкә керергә барган идем, хезмәт кенәгәмне сорадылар. Ә мин аны алмадым ич. Барлык документларым да сезнең кадрлар бүлегендә. Башта турыдан-туры сездән расчет сорап җибәрергә уйлаган идем дә, ничектер соңыннан күңел тартмады. Хәзер монда каласым килми. Иптәш кызларымны сагынам, әллә кай ягы белән үзенә тарта шул Яна Наратлы, шул Тын елга буйлары...
Әгәренки мөмкин булса, мин яңадан анда кайтыр идем. Билгеле, беркемгә бер сүз әйтмичә, эшне ташлап киткән өчен сез миңа рәхмәт әйтмәссез. Нишлим? Сәбәпләре булды бит...
Шулай, Васил абый, әгәр сез миңа ачуланмасагыз, күрсәтелгән адрес буенча кош теле кадәр генә хат кисәге язып җибәрегез әле. Борчуым өчен гафу итегез.
Сәлам белән Гөлзадә.»
Нурзидәнең әче-әче сүзләрен укудан һәм аннан алган авыр тәэсорат- тан әле айнып җитмәгән Васил беркавым ишекле-түрле йөренеп алды. Аның күз алдында бер Нурзилә, аннары аны артка этәргән шикелле, якты карашлы, оялчан Гөлзадә килеп баскандай булды. Әллә ничек кенә шунда, Васил бер көенде, бер сөенде. Бу көннәрдә үзенең һич ке- телмәгәндә юкка чыгуы белән күпләрне пошындырган һәм борчуга салган кызның исән-иминлеге һәм аннан хат килеп төшү Васил өчен да күңелле иде. Кара син аны, кыю кыз икән бу Гөлзадә. Хат язуы шәп!
Васил бу кыю кыз белән бергә Акъярдан кайтуларын күз алдына китерде, бүлмәдән чыгарга ниятләп өстенә киенә башлады. Ул да булмады, ишек шакыдылар.
— Рәхим итеп керегез.
— Мөмкинме?
— О, Мәдинә! Әйдә, утырыгыз?
Төзелештә гадәти эш киеменнән йөргән Мәдинәне хәзер танырлык та түгел — өстендә җәйгә хас затлы юка күлмәк, аягында кар кебек ак туфли. Чәчләре тузып тора, калынрак иреннәреннән шатлык тамар шикелле. Гадәттә тәмәке исе килеп торган бүлмәгә Мәдинә хушбуй- кершән исе таратып, болыннар сафлыгын аңкытты. Мәдинәгә дә хат килеп төшкән икән.
Мәдинә килгәнче үк Васил үзенә килгән хатларны өстәл тартмасына салып куйган иде. Ул бераз уйланып торды да Гөлзадәдән үзенә хат килгәнен әйтмәскә булды.
Мәдинә аңа Гөлзадәдән килгән хатны укып күрсәтте.
— Димәк, ул Рафистан качып киткән? — дип сорап куйды Васил.
— Шулай килеп чыга.
— Болай югыйсә Рафис усал егеткә охшамый бит?
— Усалын усал түгел инде ул анысы. Иллә бәйләнчеклеге бар. Мөгаен, үзенең әрсез әрләнлеге белән Гөлзадәнең саруын кайнаткандыр.— Ул сүзен раслау өчен хаттагы бер юлны кабатлап укып күрсәтте.
1Иңа карамасаң, сине яки үземне бер хәл эшләтәм...» Менә ни ди- 1 бит.
Васил башын селкеп гаҗәпләнеп куйды:
— Чудак бу Рафис дигән егет.
Мәдинә, аны ишетмәгән кебек, үзен кызыксындырганны әйтте:
— Сез ничек карыйсыз, Васил Закирович? Кайтсынмы?
— Гөлзадәме?
— Әйе.
— Кайтсын, әлбәттә, кайтсын! —диде Васил.
Мәдинә канатланып очып чыгып китте.
9 s
3
Баштарак нигәдер ул аңа шикләнеп, ышанмыйчарак караган иде * Самолетта бергә кайтканда күңеленә бер дә ятмаган иде ул кеше. Юлда- а ;ев аны күптән белә икән. Ул Кукушкин турында яхшы характеристика о 1Ирде дә аны яр буе насосныеннан өлкән прораб итеп тәкъдим итте, һәм « <енә хәтсез вакытлардан бирле инде калын гәүдәле, үзенең кыяфәте ® редән гамьсез күренгән Сергей Сидорович Кукушкин яр буе төзелеш- < 1әрсндә әвәрә килеп йөри. Килгәненә әле күптән булмаса да, ул кешеләр о. Лелән тиз аралашып, тиз танышып өлгерде. Кешеләрнең исем, фамилия- х ,парен дә тиз хәтерендә калдыра икән үзе. Әле күптән түгел кертелгән. £ >ш башланганчы уздырыла торган биш минутлыкларда Кукушкин u эшлекле һәм кирәкле генә тәкъдимнәр ясады. Шуннан соң ана Василның ° карашы да әкренләп үзгәрә барды һәм аңа ышанмый мөмкин түгел иде кебек.
Кукушкин икенче номерлы насос станциясен өлгертүдә дә бик зур тырышлык салып йөрде кебек. Ул аннары киңәшеп эшләргә ярата. Башта аның болай итүе Василга ярыйсы күренсә дә, бара-тора, ягъни атлаган саен, вак кына әйберләр турында дөнья хәтле фәлсәфә сатуы ошап бетми башлады. Ләкин анык үзенә генә хас тагы ниндидер сыйфаты бар: сүзеннән туя башлауны тиз тоя, тиз чамалый белә. Тик менә бара-тора Кукушкинның сәер генә гадәтләре ачыла башлады. Эшнең иң кызу вакытында ул кинәт каядыр китеп югалып-югалып тора. Шуның аркасында кайбер тоткарлыклар да чыкмый калмый. Инде Васил бик каны кызып, икенче шалтыратуга тагы үз урынында була. Үзенең объектта булмый торуын теге-бу материал артыннан чабып йөрүе белән аңлата да, шуның белән эш бетә.
Кукушкин башта гостиницада торды. Васил аны еш күрә, ул ничә карасаң да коридорның бер башына куелган бильярд өстәле тирәсендә шар сугучылар арасында була иде. Соңгы көннәрдә ул күренми башлады. Озакламый аның Иске Наратлыга күчеп китүе турында Василның да колагына килеп сугылды.
Юан вахтер хатын, ул күченеп киткәч, аның карават астыннан әллә ничә дистә шешә җыеп алды һәм, Кукушин шешәләре дип, күргән-белгәнгә сөйли йөрде. Ләкин бу сүзләргә илтифат бирүче булмады. Шулай булмый мөмкин дә түгел иде. Кукушкинның чырае кайчан гына булмасын, кызыл, ул аның табигый тазалыгыннан булса кирәк. Аның эчүчегә охшаган бер билгесе дә юк: күзләре дә чиста, үзеннән ис тә килми, гәүдәсендә дә чалышлык-фәләнлек юк, теле дисәң дә көрмәкләнми, кнреренчә, тәтелдәп кенә тора.
Без капчыкта ятмый, дигәндәй, тиздән Кукушкин турында яңа хәбәрләр йөри башлады. Имештер, ул Иске Наратлыда бер тол хатынга өйләнгән. Бу хәбәр эшчеләр арасында анда-санда гына телгә алынса да. конторада утыручы хатын-кызның шактый вакытлар бер дә телләреннән төшмәде. Чөнки өлкән яшьләрдәге бу кеше алимент түли, аның каядыр
Красноярск ягында аерган хатыны һәм җитеп килә торган кызы булуы турында конторада эшләүчеләрнең барысы да диярлек беләләр иде.
Бишминутлык үткәргәндә Васил Кукушкинга карашын текәп, басың ясап әйтте:
— Сезнең алда аеруча җаваплы эш тора, Сергей Сидорович, янгынга каршы резервуарларның сыйфатына аеруча әһәмият бирегез,—диде.
Кукушкин юмарт елмаеп җавап кайтарды:
— Сынатмабыз, Васил Закирович, беренче ел эшләү түгел. Андый резервуарлар ясый-ясый чәчләр коелып килә.
— һәммәсен дә үзегез лично тикшереп торыгыз.
— Борчылмагыз. Нәкъ сез әйткәнчә үтәлер.
Төзелешнең һәр участогында кызып эш барган чагында, Васил һәр кайсын күз алдыннан кичерде дә бухгалтерия документларына ку.: куйды. Проммәйданга чыкты. Башкалар турында тукталгалап, Кукуш- кин участогына да килеп чыкты. Бергәләп арматураларны тикшерделәр тышламаларны карадылар, һәм шуннан соң Васил кешеләргә яхшь теләкләр теләп китеп барды. Аның икенче шалтыратуына Кукушкин:
— Хәзер бетон килә башлады, салабыз,— дип җавап кайтарды.
Моннан соң инде Васил, тынычланып, башка эшләр белән шөгыльләнергә кереште, һәр задание, һәр эш өчен куелган җаваплы кешеләр бар. Әмма Васил, зур төзелешнең төп эшләрен алып баручы идарә башлыгы буларак, башкарылган эшнең һәркайсын диярлек үз күзе белән карап чыга, җибәрелгән ялгышларны кайнар эздән төзәтү чараларын күрә иде. Өч көннән соң Кукушкин резервуарларда эшнең төгәлләнүе турында хәбәр итте. Монда да Васил үз күзе белән барып карамыйча түзмәде.
Кукушкин алдан, аның артыннан Васил Сафин резервуар уентыгына төштеләр. Васил җентекләп карын башлады. Кукушкин сизәме, юкмы, мәгәр Василның төсе торган саен төкселәнә, күзләренә ачулы очкыннар чыга бара иде. Резервуарны карап чыккач, ул гаҗәпләнүдән бот чабып куйды. Ярты минут вакыт, бер сүз дә әйтмичә, башын селкеп торды. Аннары шул төксе, кырыс, ачулы карашы белән Кукушкннның каршына килеп басты. Сүз башлаганчы, тагы да башын селкеп торды.
— Димәк, бетердегез?
— Шулай дип торган көн инде.
— Бетон салганда гел шушында күзәтеп, күрсәтеп тордыгызмы?
— Бер урында гына торып булмый бит. Теге эш, бу эш килеп чыга, киткән чак та булгандыр...
Василның бик әче, бик тешле итеп сүгенәсе килде. Әмма тешен кысып булса да түзәргә тырышты.
— Беләсезме, Сергей Сидорович, нәрсә?
— Тыңлыйм сезне, Васил Закирович.
— Беләсезме нәрсә,— дип кабатлап дәвам итте Васил.— Утыз җиденче ел булса, бу эш өчен сезгә корткычлык маркасы ябыштырырлар иде дә башыгызны төрмәгә тыгарлар иде. Менә бу нәрсә? Ә менә монысы...— Васил аңа бармагы белән төртеп-төртеп, бик күп урында тигез түшәлмәгән, хәтта ярыклары булган бетон стенаны күрсәтте.
— Брак!
— Төзәтербез,— дип гаебен таныды Кукушкин.
— Моны икенче мәртәбә сезнең хисапка эшләтергә туры килер.
— Ничек инде ул тагы?
— Ник брак җибәрттегез?
— Э, ни, үзем дә аңламыйм...
— Монда эш тоташтан тукталмыйча башкарылмаган. Шуның аркасында брак киткән. Сез карамагансыз, каядыр китеп йөргәнсез. Бракнын бөтен хикмәте шунда...
Кукушкин акланмады, аскы иренен тешләп сүзсез катып калды.
Васил дәвам итте:
— Моны каерып аттырыгыз да, үзегез карап торып, бер очтан бетон алдырыгыз.
— Тыңлыйм, Васил Закирович.
— Мондый хәлләр тагы да очрый калса, безнең дуслык бетә, белеп
орыгыз, Сергей Сидорович. *
Тегесе чыраена мескенлек чыгарган итте, уң кулын күкрәгенә куеп, < :өчәнеп елмайды да түбәнчелек күрсәтеп баш иде. =
Васил берничә көннән соң резервуарны икенче мәртәбә барып кара- > •ач, бик канәгать калды, күңеле йомшарды. Ләкин үзе мактап та, хурлап ° га сүз катмады. Беренче карашта туган каты чаралар куллану: приказ с язып шелтә бирү һәм икенче кат бетон салу бәясен Кукушкнннан тотып м калуны гамәлгә ашырмады. =
Кукушкинның, гәрчә хаклы булмаса да, Василга гаять хәтере калды, з Аның күз алдына төрле куркынычлар килеп басты. Түзмәде. Ул-бу булмагае дип, Юлдашев кабинетына юнәлде.
— Хәтәр җилләр хәвефеннән саклап калыгыз, Зариф Салихович,— = диде ул аңа.
— Нинди җил тагы? — дип кырыс кына сорап куйды Юлдашев. = Кукушкин гадәтенчә тигез тавыш, китаптагыча шома җөмләләр белән *
мескенләнгән кыяфәттә тезеп китте. Иң элек ул Зариф Салихович исе- * менә мәдхия укыды. Аннары Василның аңа карата кирәгеннән артык кырыс икәнен ирештерде. Барлык кыяфәте белән көлке сыман күренгән, л анык исәбенчә, «әүлия җанлы» бу кешене Юлдашев күптән белә нде. * Уртача сәләтле, телсез-тешсез, үзенә тапшырылган эшне булдыра алган * хәтле үтәп, башлыкларга, бигрәк тә аның үзенә һәрвакыт турылыклы бу u кешене Юлдашевның беркем тарафыннан да җәберләтәсе килми иде Шуның белән бергә, Кукушкинның абына торган гадәтен белгәнгә, нн элек ул аны эттәй алып, эткә салып сүкте. Тегесе инсафлының инсафлы- сы кебек кызарып-янып утырды да керле кулъяулык белән маңгай тирләрен сөртеп алды. Башка төзелешләрдә эшләгәндә дә Зариф Салн- ховичның мондый сүзләрен күп ишеткән бу кеше, әйтерсең лә. минут саен юашлана бара һәм аның гәүдәсе кечерәеп, аяклары идәнгә сузыла иде.
— Син инде минем белән өченче төзелештә эшлисең,— диде Юлдашев.
— Шулай, Зариф Салихович.
' — Нигә синнән картайганчы балалык чыкмый, юләрлек китми?
— Алай ук түгел инде, сез бигрәк, Зариф Салихович.
Юлдашевның төсендә елмаю сызыкларының арта баруын күргәч. Кукушкин аякларын җыебрак, калкыныбрак утырды һәм үсеп киткән кебек булды. Үзе дә вакыт-вакыт чыраена көлемсерәүгә якын яктылык чыгара башлады. Юлдашев аңа хәйләкәр генә карый-карын, салмаграк тонга күчте:
— Тагы өйләндеңме, шайтан?
— Юк. Нәрсә сөйлисез сез, Зариф Салихович!..
— Өйләнеп күченеп киткәнсең ич...
— Мин яңа квартирага гына чыктым.
— Кемдә торасың?
— Бер тол хатында.
— Кемнәре бар?
— Маврннаныңмы? Бер кечкенә малае бар. Малы-туары, кош-корты дигәндәй...
— Яшьме?
— Бик йомшак күңелле яшь хатын ул. Ямьсез дип тә әйтеп булмый Инде сездән яшерер хәлем юк, бер үземә генә күңелсез бит... Кайчан да булса барыбер бер үләсе, миннән генә калмас бу дөнья...
Юлдашев, башын селки-селки урыныннан торып, идән буйлап йөргә- ләп килде һәм тагын урындыгына килеп утырды, иякләрен кашып алды, Елмаю очкыннары аның күзләренә хәтле бәреп чыкты:
— Менә Дон-Жуан, менә плут, менә хамелеон,— диде ул Кукушкин- га.— Барган бер җирдә өйләнә. Мин инде синең өченчеме-дүртенчеме тапкыр өйләнүеңне ишетәм...
— Алай ук түгел түгелен... Шулай туры килә бит, тормыш үзе куша,— дип акланырга тырышты Кукушкин.
Юлдашев аның бу сүзләрен ятышсызрак тапты, күрәсең, каршы төште:
— Ничек итеп инде, мәсәлән, тормыш кушсын?! Эшләгән бер җирдә хатын калдыру^ бу инде газеталарда язылганча әйтсәң, әхлакый тотнаксызлык була. Бу* турыда да уйлап карыйсы бар сиңа, Кукушкин...
— Уйлап кая барасың? Бер төзелеш беткәч, миңа икенчесенә күчәргә кирәк була. Ә хатыннар калалар, күчәргә теләмиләр. Хуҗалыкларын ташлыйсылары килми.
— Кодаласаң, күчми калмаслар иде. Ныклы семья...
— Күчмиләр, Зариф Салихович, миңа шундыйлары туры килә дз тора...
— Менә плут, менә Дон-Жуан... — Юлдашев, түзмичә, тагы кычкырып көлеп җибәрде.
Тегесе салкын бер караш белән әле тәрәзәгә, әле стенадагы сызымнарга, әле Юлдашевка карангалап утыра бирде. Сөйләшә торгач, туй ясап йөрү аркасында, хезмәтеннән иртә китү һәм шул сәбәпле эшкә зыян килү кебек хәлләрнең дә булуын чамалап алды Юлдашев. Ул моның өчен тагы аны тозлап-борычлап «сүкте» дә, җил-яңгыр тиюдән курыкмаска кушып, аркасыннан какты.
— Сүз дә булырга мөмкин түгел, әлбәттә, абынмам башкача,—диде Кукушкин.
Ул чыгып китеп озак та тормады, Юлдашев телефон трубкасын алды.
It
Тигез юлдан ышаныч белән генә барганда кинәт чокырга төшкән сыманрак булды бу. Төзелештә цементның азаеп килүе турында хәтсез вакытлардан бирле сүзләр йөри иде инде. Көннәрдән бер көнне ул бөтенләй такырланып та куйды. Тәэминатчыларның чапмаган җирләре, шалтыратмаган телефоннары калмады. Әмма аңа карап кына цемент төягән вагоннар күренмәде. Байтак урыннарда эшне туктатып, кешеләрне икенче дәрәҗәдәге;вак-төяк эшләргә беркетергә туры килде.
Төнге сменаларда эшләр тукталып калды. Көндезләрен дә элекке кебек мәш килеп эшләүчеләр, бигрәк тә бетон салучылар күренми иде инде.
Бу хәлгә төрле кеше төрлечә бәя бирде. Берәүләр барлык җитмәүче- лекне төзелеш җитәкчеләренә тага, икенчеләр илдә төзелешләр күп булганлыктан, цементның җитмәвенә кайтарып калдыралар, өченчеләр берничек тә бәя бирмиләр, андыйларга көн үтсә, шул җиткән.
Төзелештә шундый куркыныч хәл тугач, комсомол прожекторчылары берничә башлыкның кабинет ишекләренә «Тревога!» язулары элеп чыктылар. Анда цемент кайтарту өчен ашыгыч һәм кискен чаралар күрик диелгән иде. Юлдашев кабинеты ишегенә дә мондый язу менеп утырды. Прожекторчылар язуны ябыштырып бетергәч кенә, ул, каядыр барырга ниятләп булса кирәк, кабинетыннан чыкты. Яшьләр китмәгәннәр иде. Юлдашев ишектәге язуны күргәч, иреннәре дерелдәгәндәй бераз тын торды, аннары ризасыз төстә әйтеп салды:
— Бу ни эш тагы? Тавыкны йомырка өйрәтә башладымы? — дип, кулларын ишеккә таба сузды.
Прожекторчылардан Виктор исемле таза озын егет ана ипләп кенә йтеп күрсәтергә теләде:
— Бу бер сезнең ишектә генә түгел, Зариф Салихович. Без өзеклекне етерү теләгеннән чыгып шулай эшлибез...
— Өзеклекне шушы кәгазь бетерер дип уйлыйсызмы сез?
— Чарасын күрерсез,— диде Виктор, кыю гына итеп. ♦
Юлдашев кесәсеннән папирос чыгарып кабызды да ниндидер сәер <
:араш белән прожекторчыларга текәлде. Иң элек Викторга сорау куйды: 5
— Син кайда эшлисең егет? £
— Бетончы да, балта остасы да, кирәк булса монтажчы ля а
— Син? <
— Мин дә. Без бергә эшлибез,— диде Рафис.
— Син? я
— Бригадир,— диде Мәдинә.
— Эш вакытында болай йөрергә сезгә кем рөхсәт итте?
— Бетон юк,— диделәр тегеләр бер авыздан. *
Юлдашев аларның әйткәннәрен колагына салмастан, үзенекен итте: а
— Башка эш тә бетмәгән. Мастерыгыз кем?
Прожекторчылар ык-мык килеп торган арада Юлдашев «Тревога* х кәгазен ишектән кубарып алып ташлады: *
— Барыгыз, эшегездә булыгыз, юкны бушка авыштырып йөрмәгез! ь
Демагоглар сездән башка да бетмәгән бу дөньяда... *
Яшьләр теләр-теләмәс кенә баш конторадан чыктылар. Бер кавым >, тып-тын гына атладылар алар. Проммәйданга якынлашарак:
— Үзе шундый зур урындагы кеше, үзе шундый тупас,—диде о
Мәдинә. °
— Җене котырган бәндә,— дип өстәде Виктор.
Рафис, бер сүз дә дәшмичә, салмак кына атлап бара бирде. Аннары ул кинәт борылып китте. Болай кая юл тотуын сорагач, тыенкы гына бер төстә: «Эшем бар»,— диде.
Кызык кына бу тормыш дигәнең... Әле кайчан гына Рафисның башында бөтенләй башка уйлар, башка исәпләр иде. Хәзер?
Күк бите болытсыз бик сирәк торган кебек, кеше күңеле, кеше йөрәге дә уйсыз һәм сагышсыз сирәк була торгандыр. Башта Гөлзадә өчен күпме йөрәге теленде аның. Булмаса булмый икән, барыбер кызны үзенә карата алмады. Әле анысы бер хәл иде. Әллә кайларга китеп югалып, кешеләр арасында нинди сүзләр кубарып, мең утларга салды ул Рафисны. Ул чагында кая гына чакырып, кемнәр генә куркытмады, ниләр дип кенә янамадылар аңа. Кыз суга-фәләнгә батмаганмы, дип никадәр вакыт елга буйларында каранып йөрде.
Моннан соң инде ул бер кызга да бәйләнмәс, сыланырга йөрмәс. Әле ул яшь. Әкренләп каян булса да аны яраткан кыз да килеп чыкмый калмас. Аның да бәхет кояшы ачылыр. Болай бит әле тегесенә, әле монсына җан атып йөрү аның үз дәрәҗәсен генә төшерә. Аннары аңа да, бер җырдагы шикелле, авторитет эзләп чабып йөрергә туры килмәгәе...
Бары тнк Гөлзадә кайтып, яңадан үз эшенә кергәч кенә Рафисның күңеле урынына утырды. Рафис мөмкин кадәр Гөлзадәгә күренмәскә, аннан читтәрәк йөрергә тырышты. Үкенеч һәм оялу, ул гына да түгел, гарьләнү тойгылары аның юлын бикләде. Җитмәсә бит әле. комсомол сызыгы буенча да шелтә чәпәп куйдылар. Инде тормышны яңа баштан башлап җибәрим дисә, тагы каршылык, тагы кыенлык... Кинәт ул Мәдинә турында уйлап алды. Матурлык ягыннан Гөлзадәдән кайтышрак сыман, ягымлылык ягы шәп булырга тиеш аның. Вакытында ана да гашыйк булган иде ул. Тнк моннан хикмәт кенә чыкмады. Шулай булса да әллә ничегрәк аның карашы.
...Әллә нигә бер караса да, бөтен йөрәгеңне көйдереп ала. нигә алай карый ул?
Рафис ике катлы ак йортка яладан керде. Партком секретареның кабинеты беренче катта иде. Сабиров ишекне шар ачып куйган да кемнәр- беләндер гәпләшеп утыра. Рафис кыяр-кыймас кына ишек каршында тукталып калды, гәпләшүнең тиз генә бетмәячәген уена китереп, ары башка барды, стена газетасын караштырды. Аннары тагы, бу кая да булса китеп бармасын дигән кебек, салмак кына адымнар белән секре-1 тарь бүлмәсе янына килеп туктады. Сәгатенә күз салды. Инде көтәргәме яисә китеп барыргамы, дип торганда, Сабиров аны үзе чакырып алды:
— Рафис, нәрсә анда торасың? Кер. Утыр.
Озакламый кешеләр төрлесе төрле җиргә таралышып беттеләр. Икәүдән икәү генә калгач, Солтан Сабиров егетне өстәлгә якынрак килеп утырырга чакырды. Кирәк кайчан гына булмасын, кешеләр белән сөйләшкәндә Сабировның күзләренә сүнми торган нурлар чыга сыман, Рафис аңа карап-карап куйды.
— Хәлләр ничек, Рафис? — дип сорады секретарь.
— Үзегез беләсез, Солтан абый.
— Бетон юкмы?
— Әйе, юк...
— Тиздән булыр.
— Чын сүзме?
— Чын! Андрей Акимовичтан телеграмма килде.—Сабиров шул цемент турыннан төзелеш башлыгының йөрмәгән җире, кермәгән министрлыгы калмавын әйтте. Никитин комсомол Үзәк Комитетында да булган, мәсьәләнең уңай якка хәл кылынуына ирешкән.
Рафисның чырае ачылып ук китте. Инде ул «Тревога» турында оныта да башлаган иде. Ләкин күңелдәге кимсенү хисе яңадан баш калкытты да Юлдашевның күрсәткән шул тупаслыгы турында әйтмичә түзмәде. Сабиров аны дикъкать белән тыңлаган сыман күренсә дә, шунда кинәт кенә өзеп бер сүз әйтмәде, Рафиска тагы күңелсез булып китте.
— Хәзер тәнәфес вакыты, бәлки ашыгасыздыр,— диде ул секретарьга.
— Юк, ашыкмыйм.
Бу егетнең бер вакытта да партком бусагасын атлап кергәне юк иде. Билгеле, булган күңелсезлекләрдән соң, Рафисның комсомол сызыгы буенча каты шелтә алуын Сабиров белә иде инде. Шелтә биргәнче кирәгеннән артык ваемсыз күренгән егетнең шушылай янып-көеп йөрүе чыннан да күңелле күренеш иде. Ихтимал, партком секретареның тулай торакларда булуы һәм аннан соң тиешле кешеләрнең һәммәсен дә йокыдан уятуы да эзсез калмагандыр. Солтан, шундыйрак исәп йөрткән хәлдә, Рафис белән сөйләшүен дәвам иттерде:
— Укулар ничек бара соң?
— Бармый бер ничек тә, килеп терәлде.
— Нишләп?
— Ташлыйм. Миннән барыбер бернинди дә хикмәт чыкмас.
— Юкка кәҗәләнү бу. Кемне гаҗәпләндермәкче буласың?
Рафис кайтарып әйтергә сүз тапмады.
— Мин синең канатларың күтәрелә дип торам. Баксаң, менә ничек икән. Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел: укуыңны ташламыйсын, килештекме? Әллә уку өчен тиешле шартлар җитмиме?
Рафис дәшмәде, башын түбән салган килеш, моңсу гына карап утыра бирде. Дөрес, укуны ташлау турында әле аның төпле уе юк, тик күңеленең кай почмагындадыр андый уй баш калкыта гына башлаган иде. Менә әллә ничек кенә, көтмәгәндә 'кулдан төшкән әйбер кебек, теленнән сүз ычкынды да китте бит. Тот аны’хэзер!
Сабиров аның зачетлары ни хәлдәрәк торганын һәм консультацияләргә бару мөмкинлеге ничек икәнен һәммәсен дә сораштырды. Рафис тиздән шәһәргә барырга тиеш, әмма барасы килми икән. Күптәннән
___ 5
— Зарлана алмыйм. Ике кешелек бүлмә... =
— Аяклары карават астыннан күренеп торган теге егет белән бергә d
торасынмы әле? ф
— Ул бер урында озак кунакларга яратмый икән. Әллә кайчан эзен
суытты инде. Енисей буйларыннан Карчыгага хаты да килеп төште. “ Чакырып яза.х
Сабиров тулай торакта беренче мәртәбә булуын искә төшереп булса = кирәк, көлемсерәп куйды. Әңгәмә күңелле генә үз юлыннан акты. < ■ — Синең янга кайсы күчте? ь
— Виктор. х
— Алып батырмы? *
. — Әйе. J
— Тегесе кебек, бу индесине ярамаган юлга өстерәми торган- ®
дыр, шәт? °
— Анысы Виктор белән килешеп була. Үзенең гәүдәсе тау хәтле булса да, аның барлыгы да сизелми. Кич булдымы, үзешчәннәр түгәрәгенә китеп югала. Ул хәтәр шәп җырлый бит. Тавышы бар чуртның...
Тулай торакларда эшнең рәтләнеп китүен, тәртипнең әйбәтләнә баруын Солтан белә, һәркайчан күзәтеп тора иде. Әле күптән түгел генә төрле-төрле чүп җыеп яткан җирне тигезләп, егетләрнең спорт мәйданы ясаулары да бик ошады ана. Хәтта бер-ике тапкыр ул үзе дә анда туп чөеп уйнады. Бу үзгәреш тышта гына булмыйча, бинаның эчендә дә сизелерлек яңалыклар туды. Шулар хакында уй йөрткән чагында, Рафис аның ышанычын ныгытып сөйләп бирде:
— Хәзер инде участоклардан да кешеләр килә. Сез килеп буран куптарганнан соң безнең дә дөньяда барлыкны белделәр. Карта сугучыларны тараттылар.
— Сезнең бүлмәдә дә үзгәрешләр бардыр инде? —дип сорады Сабиров.
Рафис ачылып китте, чырае сөйләгән саен яктыра барды:
— Билгеле. Теге вакытта сез искәрткәннәрне искә алдык без. Шәрә хатын рәсемен дә алырга туры килде. Тәрәзә пәрдәләре өр-яңа, урын- җирләр беренче разряд гостиницадагы кебек дисәң дә ярый. Комендант- мазарлар да эш сәгатьләрен үзгәрттеләр.
— Пичек, милиция кешеләре һаман да еш булалармы?
— Хәзер алар да сирәгрәк килә башлады. Безнең торакта аларга эш азаеп бара дигән кебек.
Инде китәргә ниятләп торганда Сабиров төсенә җитдилек чыгарып әйтте:
— Ә баш инженер кабинеты ишегенә «Тревога» язуын яңадан элеп куегыз. Ул эштән чигенергә ярамый.
— Тагы алып ташласа,— дип сагая калды Рафис.
Сабиров аңа текәлеп карады.
— Алмас!
ирле китап-дәреслекләргә күз төшерми икән. Сабиров, егетнен башын- ;агы юк-бар уйларны кире кайтару турында күңеленә ныклы уй берке- еп. бу хакта аның прорабы белән дә сөйләшергә булды. Мәгәр укуны ашлау турында кинәт кенә сүз башлаган Рафис, шундый ук көтелмәгән- юрәк, бу исәбеннән баш тартуын да әйтмичә булдыра алмады:
— Рәхмәт яхшы киңәшегезгә, Солтан абый. Артталыкны ничек тә *
5етерермея. <
— Юләр син,— дип дәвам итте Солтан.— Яңадан өч, күп булса дүрт = глдан инженер буласың. Сәләтең бар. Разве шуны кулдан ычкындырыр- - га ярый?
— Дөрес,— дип аның белән ризалашты Рафис.
— Тормыш шартларың ничек? — дип кабатлап сорады секретарь.
Иртәгесен эшкә килгәндә Рафис, ниндидер сылтау табып, баш конторага сугылып чыкты. Чыннан да «Тревога» язуы, ул нәкъ кичтән ябыштырганча, ишектә эленеп тора иде.
It
Ай ахырлары якынлашып килә иде. Бу көннәрдә Мәскәүдә булган I Никитин телеграмма артыннан телеграмма җибәреп кенә торды. Ул да булмады, көннәрдән бер көнне цемент төялгән авыр вагоннар төзелешю килеп төште. Шулай итеп, ике атнадан бирле өзеклек булып торганнан соң, эшләр тагы үз җаена кайтты, үз сукмагына басты. Проммәмданда эш җайлана барды.
Васил төп корпус корылмаларына килгәндә төш авышкан, алай да кояш миләрне кайнатырлык бер рәхимсезлек белән кыздыра иде. Ул юка чалбардан, кыска җиңле күлмәктән генә булса да, бу киемнәр белән да эссе кебек иде. Ул күбектәй җиңел эшләпәсен бер кулына тотты, бер башына киде. Алай да эсселектән котыла алмады. Әмма кешеләр арасына килгәч, барысын да оныткан шикелле, тынычланып калды. Чөнки биредәге җанлылык, күтәренкелек аның да күңел тәрәзәләренә куанычлы хәбәр сөйләп какты. Мәдинәләр бригадасына нигәдер тукталып тормыйча, башкалар янына үтте. Ләкин ничек кенә булмасын, ул Мәдинәнең кара кашларын чөеп, ирен читләренә елмаю сызыклары чыгарып ана карап калуын тиз генә оныта алмады. Ә Гөлзадә... Ул Василга нурлы күз карашларын бер генә сирпеп алды да яңадан бетон тыгызларга тотынды. Аның карашы күктә атылган йолдызны хәтерләткәндәй якты иде. Ул гына да түгел, Гөлзадә кай ягы беләндер карлыгачны искә төшерә кебек... Бер үк вакытта Васил Нурзиләне дә күз алдына китерде. Кызык кына, бу башка ниләр генә керми дә, кеше ниләр турында гына ун йөртми...
Бригадир Фиргали Гатинны күрүгә, Васил тукталып калды. Бу өлкән яшьләрдәге кеше кай ягы беләндер көрәшчене хәтерләтә, кай ягы беләндер элекке китапларда тасвирлап язылган грузчикларга охшый. Анын камыт аяклары белән җиргә басып йөрүендә үзенә генә хас бер мәгънә бар сыман. Җитмәсә бүтәннәрдән үзенең шадралыгы белән дә аерылып торган бу кеше сүзнең җаен белеп кенә, тәмле итеп кенә сөйләшергә ярата.
— Өй тулы бала, эшләр алга бара, дигәндәй, хәзер яхшы ук тернәкләндек, Васил туган.
Васил шундук бу күндәм бригадирның төзү материалларын бик саклап эш итүен дә сизенде. Бетон салгач, арматураларның тышлама такталарын саклык белән генә алып, икенчеләренә кулланулары да бик ошады аңа. Күп кешеле бу зур бригаданың эше һәм колачы да гайрәтле иде. Васил бригадирга карап әйтә куйды:
— Беләсезме, Фиргали абзый, нәрсә, сезнең бригададан дүрт-биш кешене малярлык-буяучылык һөнәренә өйрәтергә кирәк булыр.
Фиргали абзый башын кашып алды:
— Кемне бирербез икән соң?
— Кешеләр белән сөйләшегез, уртак тел табарсыз. Аларны ин элек кыска сроклы курсларга йөртергә туры килер.
— Эштән соңмы?
— Әлбәттә.
Шул чагында, каяндыр чокырдан калкып чыккан шикелле, элеп киптерелгән кебек ябык гәүдәле, озынча йөзле озын куллы берәү боларга таба якынрак килде, Васил белән бригадирның икесенә берьюлы сорау куйды:
— Нәрсә, сезгә малярлар кирәкме әллә? — Аннары ул, берсенен дә җавап кайтарырга ашыкмавын чамалап булса кирәк, үзе тел какты:—
Кирәк булса, аның инде миннән дә остасын таба алмассыз. Әллә ничә ел маляр булып эшләдем...
Ул сүздән туктагач, Васил ана тагы бер кат карап алды. Бугаз төере өзлексез йөреп торган бу чандыр кешене беренче мәртәбә Акъярда күргән иде бит ул. Шундук аның күз алдына бер якта кыйшайган тарантас, малай һәм әле каршында хәзер басып торган кеше килеп баскандай * булды. Аның мәзәк җыры хәтерендә янарды. «Колхоз диңгез, без ко- < рабль, дөмбердәтәбез генә...» Васил ирексездән көлеп җибәргәнен дә = сизми калды. Сүзенә җавап биргәнче, ул анын кайчан, ничек төзелешкә * килеп урнашуы турында уй йөртте. «Кара син аны, кай арада колхоздан ычкынган да, кай арада монда килгән? Шомарган кеше булырга тиеш. £ Руслар мондый кешене: «Тертый калач», диләр бугай әле». Васил Солтан ы Сабироа сөйләве буенча аның фамилиясен дә хәтеренә төшерде: х
— Ялгышмасам, Фарук Фарукшин бит әле сез?
— Әйе. Хәтерегез бик яхшы икән, иәчәлник иптәш. .
Васил аны ишетмәгәндәй үз соравын куйды;
— Сез ничек әле биредә, күптәнме?
— Бер тапкыр аванс алдым инде. Получка алуны көтеп йөрим... х
— Шуннан?
— Шуннанмы? Дәлше дә эшләргә исәп.
Васил колхозда эшче көчләр җитмәү турында председатель Нәрима- х нов сүзләрен исенә төшерде: «
— Ә сезне ничек җибәрделәр соң? *
— Колхозда яшьләр, и аннан китереп, механизаторлар кадерле. “ Минем кебек чалбар балакларыннан картлык тарта башлаганнар әллә э Иинди бәяле түгел хәзер. Пажалысты, дүрт ягың кыйбла...
— Төзелешкә бигрәк тә яшьләр кирәк, картлар монда әллә ни кыра алмый,— дип каршы төште Васил.
Фарукның бугаз төере әле аска, әле өскә йөгерә башлады. Ул ни әйтергә белмичә беркадәр уйланып торды да кинәт тел тибрәтте:
— Монда хикмәт яшьлектә-картлыкта түгел, монда һөнәр кирәк. Ә ул яктан минем эш во! — Ул елмаеп баш бармагын күрсәтте.
— Димәк, сез төзүче?
— Мин тотмаган эш, мин белмәгән һөнәр аз булыр бу фани дөньяда. Васил туган. Мин әле шушы узган сугыштан соң гына Урал якларында биш-алты ел тәгәрәтеп кайттым. И булмаган төзелеш калмады анда...— Фарук серле генә елмайгач, тагы ялгап алып китте:—Сез сөйләшеп торганда малярлар кирәген ишеттем. Ул эшкә миннән дә останы,— мактанып әйтүдән түгел,— таба алырсыз микән?
Васил анын тел төбен тартып карады. Чыннан да ул буяу эшен белә, бу турыда яхшы ук хәбәрдар икән. Барыннан да элек. Василны бу кешенең колхоздан ни өчен китүе кызыксындыра иде. Идарәдә хисапчы булып эшләп тә кинәт кенә ник ул читкә тайпылып калган?
— Авылны нигә ташласы иттегез соң?
Фарукның бугаз төере тагы йөри башлады:
— Шулай туры килде, ни...
— Алай да?
— Нигә дип әйтеп әйтсәгез, сездән яшереп булмый инде аны. Мин бит хисапчы да, бер үк вакытта кассир да булып эшләдем. Районга банкка барган саен акча алу куанычыннан азрак тамак чылатмыйча булмый бит инде, үзегез беләсез...
— Тамак майлау анысы мәҗбүри түгел. Ансыз да була.— дип каршы төште Васил.
— Юк, булмый икән шул,— дип дәвам нтте теге.— Имеш, шул хәтле акча кулыңда булсын да, ничек инде ул тамак төбе кычытмасын? Андый чакта күңелгә шайтан оялый бит... Ярый, кызган баш белән кайтам мин. Кайткан саен иптәш Нәрнманов тирги мине, почем зря сүгә; «Бу нинди
туктый белмәү, бу нинди аракы базына чуму, значится...» Ярый, тиргәве инде аның уза да китә. Аннан кабырга сынмый. Ә менә түләү? Кайткан саен өскә чыга минем. Шул «тамак чылаткан» өчен ахырында сыерны сатып түләргә туры килде. Монсында инде тиргәп кенә калдырмадылар, Арт якка ләп!
12
Урак өсте житәсен белгән шикелле, жәйге кайнар җилләр болытларны таратып йөрделәр. Ләкин кинәт кенә жинә алмадылар. Болытлар бер яктан таралса, икенче яктан куера бардылар. Ниһаять, яшенле яңгыр коеп үтте. Төзүчеләр шул көнне эштән соң шеф колхозга өмәгә барырга тиеш булсалар да, коеп яңгыр яугач, бу нияттән баш тартып торырга ъуры килде. Кичкырын, куе болытларны аралап, балкып кояш чыкты пәм шул ук вакытта көнчыгыш якта үзенең аллы-зәңгәрле төсләре белән дөньяны, бөтен әтрафны нурга төреп, салават күпере калыкты, һәркемнең.карашын һәм уйларын үзенә тарткан бу моңсу матурлык әйтерсең лә күктәге олуг бер бәйрәм билгесе иде. Ләкин ул озак балкып тора алмады, әлеге дә баягы җәйге тынгысыз шаян жил, болытларны куып йөри-йөри, салават күперенең дә төсен тоныкландыра барды һәм бераздан инде ул бөтенләй уңып та бетте.
Эх, бу җәйге көн! Эх, бу җәйге кояш! Җир гүя әле генә су коенып чыккан яшь егет сыман сафланып калу белән бергә, җил тастымал булып аның аркасын, бөтен тәнен сөртте. Җир тиз кипшенде һәм иркен сулыш алып, үзенең гаҗәеп күп, гаҗәеп бай үсемлекләре белән кешеләргә бәхетле'көннәр вәгъдә иткәндәй балкып китте.
Иртәгесен көн тел белән әйтеп бетермәслек матур иде инде. Чык кибүгә, Акъярның борчак басуларында кызу эш башланды. Борчак чабу машиналары аерым участокларда эшли, аларга ярдәмгә чыккан йөзләгән кеше чалгылар белән борчак чабарга керештеләр. Борчаклар уңган, бу — теземнәрнең калынлыгыннан ук күренеп тора. Мондый куе һәм биек булып үскән борчакны чабу җиңел түгел. Әнә бригадир Фиргалп абыйлары, юл ярып барган шикелле, җиргә ныклы адымнар белән баскан хәлдә, чалгы сабыннан кысып тоткан да гайрәтле селтәнеп алдан бара. Аның артыннан бер-бер артлы Виктор (Алып батыр), Рафис, Карчыга, Игнат, Зиннур, аның хатыны Хәмидә, аннан Мәдинә, Лизалар борчак чабалар. Басуда яшькелт төстәге калын дулкыннар артканнан арта бара. Кешеләр кайнап торган кырдан карашны аласы килми. Борчак җире буеннан гына зифа таллар, шомыртлыклар арасыннан чын- чынлап ефәк тасманы хәтерләткән Тын елга сузыла. Бүген аеруча матур һәм ямьле булып бизәнгән күк битеннән кояш чын күңеленнән рәхимле елмая шикелле. Аның кыздыруы, дөресрәге, яндыруы кешеләрне артык борчымый. Чөнки аларның бик күбесе шушы кояш, шушы җил, шушы зәңгәр күк астында эшли-эшли күптән чыныкканнар, тәннәре бронза төсенә кергән. Кайбер ялкаурак адәмнәр тәмәке көйрәтеп алырга ният тотсалар да, түзәргә дучарлар. Чөнки син туктасаң, синнән арттагылар да тукталып калачак. Телеңне тешләп булса да түзәргә туры килә. Ин башлап юл салучы Фиргали абыйлары, бүтәннәргә караганда өлкән яшьтәге кеше, мәгәр буыннары нык, йөрәге таза, күрәсең, эһ тә итми, бара да бара. Ара-тирә чалгысын янап ала да тагы да элдерә генә. Кешеләр арасында кулларына беренче мәртәбә чалгы тотучылар күбрәк бугай. Андыйларның артларында да шактый «кәҗә сакаллары» утырып кала. Әмма эш барышында кешеләр берсеннән-берсе күреп өйрәнәләр һәм чалгыларны ныграк тоталар, теземнәре дә тигезрәк була.
Василның Акъярга икенче генә килүе иде әле. Ул һәммәсен дә бик тиз искәрде: яңа биналар, яна каралтьнкуралар торгызылмый, искеләренә дә ремонт ясалмый, яңа салына башлаган өйләрнең ярты юлда
укталып калганнары да бар иде. һәркем күченү мәшәкатьләре алдында . эра, бу бер үк вакытта тынгысыз да һәм күңелсез дә кебек. Чөнки бер яләнгән жирдән ке.мнен уйсыз-исәпсез, монсыз-сагышсыз күченеп итүе мөмкин...
Акъярдан ерак түгел, Солтан Сабиров тәкъдим иткәнчә, тирә-яктагы ф I ечкенә авылларны берләштереп, яңа поселок төзүгә дә керешкән- I !әр иде. |
Васил яшелрәк берничә кузак өзеп алды да шуларны тәмләп ашый- 5 К|ШЫЙ сорау куйды: ' а
— Кара, бу партком секретаре ниләр уйлап йөргән икән! <
Нәримановның чырае тагы да яктырак ачылып китте: ң
— Башы йомры аның, безнең авылдашның. Мин үзем, мәсәлән, сездән “
<шереп тора алмыйм, баштарак икеләнгән идем. Аннан иптәшләр минем = ышанычымны ныгыттылар. Югарыда да Солтан тәкъдиме бик хуплап н <аршы алынды. ф
— Чыннан да, иптәш Нәриманов, киләчәктә авыллар бу килеш кал- а «аслар бит. Минемчә, алар кечкенәрәк шәһәр төсен алырлар.
— Әйе,—диде Нәриманов сузыбрак.— Тормыш шуңа таба бара. Тик «
?ллар гына тыныч булсын. Тыныч вакытта яхшы тормыш өчен сугыш валын бару — ул үзе бер бәхет... <
г Алар шулай сөйләшә-сөйләшә юлга чыктылар һәм көтеп торган пред- - ссдатель машинасына утырып, яна участокларга киттеләр. *
Төшке аш вакытында һәммәсе дә Тын елга буендагы матур аланлыкка * жыелды. Кешеләр төркем-төркем булып куак төпләренә, яр буйларын- п дагы ефәктәй үлән өсләренә урнаштылар. Иртәдән бирле күренмәгән, ° Яна бүләк бригадаларында йөргән Солтан да көндезге аш вакытында башкалар белән бергә аланлыкка килде.
— Аида безнең егетләр куырдылар гына, төштән сон чабып бетерергә сүз куештылар,— диде.
— Бик шәп, бик шәп! — дип хуплады Нәриманов.
Васил үз тирәсендә бик күп танышларны, аның кул астында эшләүче кешеләрне күрде, куанычы үсеп китте. Менә бер вакыт савыт-саба, коштабак-кашыклар чыңы таралды. Телемләп киселгән бодай икмәкләре поднослар белән үлән өсләренә куелды. Алъяпкыч бәйләгән хатын- кызлар балык тәңкәләре кебек өреләре йөзеп йөргән кайнар ашны өмәчеләргә китерә тордылар. Васил аш бүлүче Гөлзадәне күргәч, ничек-тер үзе дә сизмәстән каушыйрак калды. Шундук сүз катты:
— Мин сезие кызлар арасында күренмәгәч, бәлки килмәгәндер днп уйлаган идем. Менә ничек икән...
Биленә ак алъяпкыч бәйләгән Гөлзадә куе чәчләрен жыеп, башына ак калфак кигән. Гәүдәсе тагы да матурланыбрак киткән сыман, жнргә басып йөрүләре үк күңелле. Васил караган саен кызның бит алмалары кызарып яна барганын сизеп, аннан карашын алды. Гөлзадә әкрен генә ЭЙтте:
— Без барыбыз бергә килдек. Мине аш пешерергә авылдаш апалар үзләре сорап алдылар.
— Ашны оста пешерә белгәнгә күрәдер,— диде Васил.
— Ул тнклесен ашап карагач әйтерсез, Васил абый.— Шулай дип. Гөлзадә тәмле аш исе чыгарып торган казан яныннан китеп барды.
Дүрт-биш кашык аш кабуга ук Василның күңеленә рәхәт булып китте,
— Чыннан да бик тәмле, телеңне йотарлык,— диде ул Нәримановка карап.
Тегесе кеткелдәп көлде:
— Безнең Акъяр кызларының куллары тәмле а.таряын
Ул көнне тезелештән килүчеләр Акъяр басуларында бик күп эшне әйләндереп салдылар.
< <к. у.» м э.
Кичкырын, тәмләп яңа бал белән чәй эчкәч, .Васил, Солтан, Нэрищ. новлар тын гына сөйләшеп авыл урамнарында йөрделәр. Авылның нәкъ урта бер җирендә, хәзер инде мәктәп бакчасына әйләндерелгән кечкенә мәйданда гражданнар сугышы елларында сәнәклеләр тарафыннан ерткычларча үтерелгән активистлар кабере турына җиткәч, тукталып калдылар.
Өч кеше!
Авылның өч лачыны, якты азат көннәр өчен үзләренең гомерләрев биргән өч кешенең гәүдәсе күмелгән монда. Солтан белән Нәриманов, өлкән яшьтәге агайларның сөйләве буенча, бу кабердә кемнәр ятканын беләләр иде, Нәриманов авыр сулап куйды, Василга революция юлында башларын салган, гомерләрен биргән кызыл каһарманнар турында cai- ләп күрсәтте.
— Алар өч кеше,— дип башлап китте ул.— Шәнгәрәй Яхин дигәне ул елларда авыл Советы председателе булып эшләгән. Икенчесе комсомол Әхтәри Мотыйгуллин, тагы берсе Леонид Коршунов. Анысы безнен авылда озак еллар тимерче булып эшләгән. Хәзер дә аны авыл халкы Ләвәнтәй дип телгә ала. Аның калкулыкта кечкенә генә алачыгы булган. Шул турыдан аз гына сулы чокыр үтә. Анысын авыл халкы Ләвәнтәй чокыры дип йөртә.
Нәриманов, сәнәклеләр фетнәсе турында тагы да ниләрдер әйтеп, вц элек Солтанга, аннары Василга карады:
— Каралты-кураларны, өйләрне күчерербез инде анысы, сүз дә юк. I Ә туганнар кабере су астында калырмыни? Бер дә калдырасы килми югыйсә. Ул гомергә йөрәкне тырнап торыр.
Чыннан да нишләргә? Бу сорауга шунда гына Васил да, Солтанда җавап таба алмадылар. Әмма ничек кенә булмасын, Нәримановнын борчылуы бик тә урынлы иде. Билгеле, тиешле оешмалар белән киңәшең туганнар каберен күчерү кирәклеге аңлашыла иде кебек. Васил кайдадыр су баскан урында зиратны өстән бетонлап калдыру турында ишеткә-1 нен әйтте.
— Бу бит гади зират түгел, аннан китереп кешеләр дә бик аз,—дип җитди төстә әйтте Нәриманов.
— Мин тәкъдим итмим, сүз жаенда әйтүем генә,— диде Васил.
Солтан башын кашып алды:
— Бу безнең өчен бик кадерле истәлек! — Аннары тукталып калды, тагы өстәде:— Аларның инде табутлары да череп беткәндер.
— Анысы яңа табутлар ясату әллә ни түгел,— диде Нәриманов...
13
Табигать әкренләп көзгә таба борыла башлады. Инде хәзер көннәрнең кыскаруы сизелә, кич-иртә шактый суытып та җибәрә, томаннар да төшкәли. Бер ягы белән авылга, икенче ягы белән шәһәргә охшаган Яна Наратлыда яшь әтәчләр тавышы ишетелә. Кояш та җәйге көннәрдәгегә караганда иртәрәк байый. Менә яңа уку елына, соңгы бер айда тәүлек буе эш оештырып, өч катлы яңа мәктәп бинасы да җитештерделәр, әллә кайлардан күренеп торган бу яңа бина беренче карашта ук күз явын алырлык. Тик менә...
Кичке чәйдән соң Никитин, залдагы йомшак диванга ятып, беркадәр ял итәргә булды. Кулына газета алды. Гадәттә ул шулай азрак укып ята һәм күңеле тыныч булганда черем итеп тә ала торган иде. Бүген анын күзләре йомылмады, йөрәген әллә нинди генә корт тырный кебек иде- Ул көндез Юлдашев белән телгә килүен исенә төшерде. Бу хәл анын өстәленә төзелеш мәгълүматлары китереп куйгач булды. Мәгълүматларны игътибар белән карый башласа, аның исе китте. Бу ничек килеп чыга соң әле? Бер атнага якын төзелештә цемент булмый торды. Кешеләр
хенче дәрәҗәдәге вак-төяк эшләрдә йөрделәр. Ә план, айлык задание л да гөл... йөз процентка үтәлгән. Ул Юлдашевны чакыртты, план үлеге начальнигын да дәшеп китертте. Күзгә күз карашып, бәхәсләшә, арткалаша башладылар. Тегеләр икесе бер сүздә иделәр, һаман бер алык башын чәйнәгәндәй, тәкърарлый тордылар. «Шулай, Андрей .кимович, корректив кертергә туры килде. Мәсьәлә Главка белән килешенгән, беркем бер сүз әйтерлек түгел...» — диделәр. Никитин алар елән ризалашырга теләмәде, үзенекен итте. «Ничек инде ул алай, болай . тү эшләнмәгән эшне башкарылган итеп күрсәтү була ич? Бу бит дәү- әтнен кесәсенә керү дигән сүз!..» — Тегеләр үз фикерләреннән кайтырга сәп тотмадылар. Юлдашев үзенчә каерды: «Бер дә алай түгел, бер .есәдәге акчаны икенче кесәгә салу гына була ул, аннан беркемгә дә ;арар юк».
Никитин, беркадәр кызыбрак киткәнен дә сизмәстән, айлык планны »ашта ничек булган шулай калдырырга кушты. Баш инженер белән |лаи бүлеге начальнигы аның әйткәннәре белән ризалашмасалар 1а, уйлашырга булдылар. w
Инде керфекләр йомыла дигәндә, Никитинның хәтеренә шул авыр х :өйләшү калкып чыгып, аның күңел тынычлыгын җибәрә торды.
Роза Павловна жыйнак кына язу өстәле артында, зәңгәрсу абажурлы * лампа каршында укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Ул гел шулай о. инде, әллә ничә ел шулай. Ичмасам, башын да күтәреп карамый. Өлкән * яшьләрдәге, ләкин яшь хатыннарча җиңел гәүдәле, якты зәңгәр күзлә- * 'реидә һаман да яшьлек нурлары китмәгән Роза Павловна менә ничә ел £ инде ире кая күченсә, аның белән бергә йөри. Аларның бергә-бергә ® тормыш көтүләренә күп еллар үтте инде. Роза Павловна кая барса да ° үзенең яраткан эшен — укытучылыкны ташламады. Шул дәфтәрләр белән кайнашып утыруына кайчакта Андрей Акимович ачуланып та куя иде. Бу юлы да ул берничә мәртәбә аңа сүз кушарга омтылып карады, тик иреннәре генә ачылмады. Аннары ул буш вакытларында уку-язу белән шөгыльләнә торган түр яктагы кечкенә бүлмәгә чыңты. Өстәлендә торган жыйнак кына утыртмалы рам эчендәге фотога күз салды. Рита! Аларның уртак бәхете, бердәнбер кызлары. Аның күз карашлары нинди саф, нинди балаларча, нинди эчкерсез. Кыз әнисенә шул хәтле охшаган, шул хәтле. Эх, бу еллар... Әмма кыз өйдә, аларның үз яннарында булмагач, нидер җитми, нигәдер аннан башка ямансу. Кызлары үз канат асларында вакытта Андрей Акимовичнын күңелендә бер дә мондый тойгылар калыкмый торган иде. Телевизорны тоташтырса? Юк. ярамый. Розаның шөгылен, дөресрәге — кәефен бозып кую ихтималы бар. Андрей Акимович берничә минут өстәл артында пошынып утырды. Аннары барыбер түземе җитмәде, күрше бүлмәгә чыкты. Бу юлы инде хатынына сүз кушты.
— Шулай итеп, икәү генә калдык, диген, Розочка?
— Нишлисең, тормыш,— диде Роза Павловна. Үзе алдындагы дәфтәрне өстәлнең почмагындагы өемгә кунды да урындыгын иренә таба борыбрак утырды. Чәчләрен рәтләде.
— Баланы гомер буе канат астында торгызып булмый. Югыйсә миңа Ла бик күңелсез аннан башка. Нишлисең, булган хәл белән килешергә туры килә.
Андрей Акимович хатынының кечкенә йомшак кулларыннан тотып иркәләде.
— Әйдә, кеше булсын, аның тормышы алда,— диде. Аннары бераз тын калып торгач, янә дәвам тите:—Әйе, Розочка, узып киткәндер инде безнең гомерләрнең күбесе... Ә Рита кебекләрнең тормышлары башланып кына килә. Аларга яшисе дә яшисе. Ә безнең заманда һөнәрсез яшәү — кыен.
— Биш ел...
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Узар. Ярый әле институтка керә алды. Эш белән, шөгыль белая вакыт сизелми дә үтә ул. Мисалга үзебезне генә алып карыйк...
Роза Павловна кызларының педагог булуын теләгән иде. Ләкин Ряц бу фикер белән кушылмады. Әтисе ягына каерды, һәм төзүче инженерлар институтына керде. Дөньяның бөтен тәмен, бөтен ләззәтен бары тщ мәктәптә, балалар арасында гына дип, чын күңеленнән ышанган Рол Павловна, үз фикереннән кайтмаса да, кызының юлына аркылы тетмәде. Әйдә, үзе теләгән икән, шулай итсен, диде. Мәгәр әле һаман да аның күңеле ныклап утырып җитмәгән иде. £
— Белмим, тик минем сүзне тыңламавына соңыннан үкенмәс микән?
— Үкенмәс. Төзүче профессиясеннән дә шәп һөнәр, белмим, юктыр,- дип, үзенекен куәтләде Андрей Акимович.
Роза Павловна йорт эшләрен караштырып йөрде дә иренә нин» сорау беләндер мөрәҗәгать итте. Тегесе ишетмәде булса кирәк, кайтарып сүз катмады. Хатыны икенче мәртәбә кабатлап әйткәч кенә ул ана җавап кайтарды. Роза Павловна иренә игътибар беләнрәк карады һәм анык төсендә ниндидер күңелсезлек барын чамалап алды. Ул гына да түгел, ■берәр нәрсәгә кәефе кырылса, иренең сул күз кабагы тарта торган гада- те дә бар иде. Роза Павловна бу хәлне хәзер дә күреп алды.
— Әтисе, әллә эштә берәр күңелсезлек булдымы?
— Юк, булмады.
— Нигә соң үзеңә урын тапмагандай йөрисең?
— Болай гына. Алай зур күңелсезлекләр юк әлегә.
Хатыны кайтарып сүз әйтмәде. Әйдә, әллә ни юктыр әле. булса үзе үк әйтер иде дип уйлады.
Өйдә тын, тик стена сәгатенең өзлексез келт-келт итеп йөргәне гена ишетелә.
Роза Павловна моннан берничә вакытлар элек Юлдашевларнын яка квартирга күчәргә җыенганнарын ишеткән иде. Кешеләр арасында шул уңайдан күңелсез генә сүзләр дә таралып өлгергән һәм бу хакта анада ишетелгән иде. Әмма ничектер җае килмәде, аннан да бигрәк, вак гайбәт сүзе сыман тоелып, бу турыда иренә әйтергә кыюсынмады. Бу юлы инде ул кычыткан телен тыеп кала алмады:
— Юлдашевлар яңа квартирга күчтеләрме әллә?
— Бер дә ишеткәнем юк.
— Син бит барысын да белергә тиеш.
— Бәлки шулайдыр да. Ләкин...— Андрей Акимович башлаганын әйтеп бетерми тукталып калгач, хатыны янә ялгап җибәрде:
— Күчәчәк квартирларын әллә ничә кат буяганнар, һаман ошамыҖ ди аларга. Әллә инде алтын-көмеш бизәкләр кирәк микән югыйсә?
— Сыйфат ягына басым ясыйлар, күрәсең.
— Сыйфат кына ди сиңа? Бу — просто каприз. Алай гына да түгел, мещанлык. Имеш, башкаларга яраган аларга ярамый...
— Шулай ук булыр микән, Розочка?
— Син һәрвакыт диярлек минем сүзне уенга алырга яратасын. Үзлә*, рен әллә кемгә куеп, борыннарын чөеп йөрүче шуның ише кешеләрйв җенем сөйми минем.
Андрей Акимович хатынының кыза баруын чамалап сабыр гына әйтә куйды:
— Әйе, әнисе, сыйфат ягыннан аксыйбыз әле без. Монда да шундый бер хәл бардыр, бәлки.
— Белмим, сыйфат кына микән? Инде аларның күчәчәк квартлрла» рын дүртме-бишме мәртәбә буяп чыкканнар, һаман ошамый ди ү3‘ ләренә.
Арттыралар булыр. Кай чагында, кешеләрне үзең беләсен, бергә икене кушып сөйлиләр.
Юк, әтисе, бу урында мин синең белән килешә алмыйм.
— длайса пәркаисыоыз үз фикерендә кала.
— Мин калам. Әмма сиңа үз фикереннән кайтырга туры килмәсен...
Шуннан артык бәхәскә кереп китмәделәр, туктап калдылар. Алай да у мәсьәлә белән Андрей Акимович кызыксынырга булды.
Юлдашев белән алар арасында теге-бу мәсьәлә унае белән килешеп ф .итмәү әледән-әле чыгып тора иде. Ул. төзелеш башлыгы буларак. )лдашевнын эшне төгәл график белән алып барырга тырышуын, төрле $ рофессия эшчеләре хәзерләү өчен курслар ачып, күзәтеп баруын һәм з ыйфат өчен кискен таләпләр куюын бик ошата. Юлдашевнын үз-үзен 5 атышында кайбер килеп житмәгән яклар бар икән, алар әле бер хәл. < нын үз кул астындагы кешеләр белән тупас мөнәсәбәттә булуы, урын- = ызга яки һич кирәксезгә кычкырынуы Никитинга бер дә ошамый иде. 2 'л анын мондый якларына басым ясабрак торырга исәп йөртте. =
Вакыт шактый соң иде инде. Андрей Акимович өстенә киенде. Роза 2 1авловнага ләм-мим сүз әйтмичә, ишеккә юнәлде. Бу хәлгә гаҗәпләнә ф алган хатыны тавыш бирде:
— Болай кая баруың әле бу синең? “
— Гафу ит, мин кая барасымны әйтмәдеммени әле? Шулай бугай х иул. Бераз йөреп керим әле, бәлки төзелешкә дә сугылырмын.
Роза Павловна: <
— Дөньяңны онытып бик озак йөрмә,— дип кисәтеп калды. а.
Урам тын, йөрүчеләр аз. Каяндыр аскы урамнар ягыннан жыр-гармун х :авышлары ишетелеп-ишетелеп куя. Татар көйләренең үзалдына моңлы * женен чамалап алды ул. Бу төзелешкә килгәннән бнрле аңа татар көй- а 1әрен хәтсез генә ишетергә туры килә инде. Баштарак көйләрнең күбесе ® колакка ят сыманрак ишетелсә дә, бара-тора күнекте. Иске көйләрдән ° дә. яна көйләрдән дә ана ошаганнары байтак кына. Аларның кайберләрең ул бигрәк тә бирелеп тыңлый. Күрәсең, рус халык көйләре белән аларның ниндидер уртаклыгы бар иде шикелле. Никитин партком секретаре белән берничә тапкыр авылларда булды. Шул чакта кичен урамнардан моңлы гына көйләргә гармун уйнап үтүчеләрне очратты. Күрәсең, кичен гармун уйнап йөрү гадәте авыл яшьләренә ияреп монда да килгән. Әлеге дә баягы шул гармун тавышларын ишетүгә ул адымнарын әкренәйтте. Әх. менә сүзләрен беләсе иде, дип уйлады.
Күк битендә йолдызлар чекерәеп яналар. Болытлар снрәк-мнрәк кенә. Булганнары да алама, ертык һәм ниндидер килбәтсезләр иде. Төн караңгылыгын жинәргә теләгән кебек, тнрә-якиы чолгап алган төзелеш корылмаларында утлар балкуы ничектер күңелгә бер төрле куаныч сала һәм кай ягы бсләндер шәһәр читен хәтерләтә. Салкынча жил аның пальто чабуларын күтәрә, аннары шул ук шаян жил үзенең салкынча кулы белән битләрен сыпыра, якалардан килеп кытыклый. Бу узган жәйнең нәтижәле икәнен күзаллап барды ул — проммәйданда алып барылган зур һәм гаять жаваплы төзелештән тыш, нн хәтле торак йортлар салынды. ни хәтле асфальт юллар түшәлде. Хәзер урамнан барулары ук күңелле. Зур шәһәр буйлап атлыйсыңмыни! Поселокның күпчелек урамнары төзек хәлгә китерелгән диярлек. Электр баганаларында балкып утлар яна. Мондый урамнарда явым-төшем вакытларында тездән сазга батып интегүләр һәммәсе дә артка чигенә. Тик менә халыкны культурага өйрәтеп житкереп кенә булмый. Явым-төшем булдымы — юллар һәм тротуарлар куе саз белән каплана. Бу яктагы кара туфрак көчле яңгырлар вакытында куе дегет боламыгына әйләнә дә кала. Нигә тротуарлардан (ына йөрмәскә, нигә аяк астына карап атламаска? Әлегә яшеллек бик зәгыйфь, бик төссез икән шул. Җитмәсә кәжәләр... Никитин үзәк урамда үзләрен чын хужа санап йөргән әллә ничә кәжә күрде. Ул аларны таш-балчык кисәкләре атып куып жибәрде. Яшь агачларның аерым тәме бармы икән бу комсызларга? Бу аның эчен бик пошырды. <Нәрсә карый Гәрәев?» — днп уйлады башлык.
Юан вахтер хатын гадәтенчә үз урынында иде. Төзелеш, башлыгының килеп керүенә ул беркадәр гаҗәпләнә калды. «Әллә югыйсә саташканмы, монда ни калган аңа?» — дип уйлады. Никитинның соравына каршы каушаганрак хәлдә, ачык чырай белән җавап кайтарды һәм Васил торган бүлмәне күрсәтте. Андрей Акимович килеп кергәндә Васил ниндидер китап укып утыра иде. Сабыр гына исәнләшкәч, Никитин Васил каршына, озынча өстәл артына килеп утырды. Бүлмәне күзләре белән сөзеп чыкты — бер дә җанга-күңелгә ошашлы түгел, чиста булса да, шәрә һәм күңелсез иде. Ул, үзе дә сизмәстән, эче пошкандагыча ун кулы-ның бармакларын өстәлдә биеткәләп утырды да салмак кына шулай башлады:
— Менә кайда тора икән безнең Васил Закирович. Монда бит бик тынгысыз урын. Әллә мин әйтәм... Ул башлаганын әйтеп бетермәде һәм бармакларын уйнатудан туктамады.
Васил, уртача калынлыктагы китапның укыла торган битен бөкләп ябып куйгач, тынлыкны бозды:
— Мин инде, турысын гына әйткәндә, шау-шудан тынычлык табам кебек. Берсен дә сизмим, күнегелгән ул тиклесенә.— Васил да бүлмәгә күз йөртеп чыкты.— Монда торырга була, Андрей Акимович, янгыр үтми, жил керми, һәрвакыт салкынча, форточка ачып маташасы юк дигәндәй...
Никитин, бармакларын уйнатудан туктатып, көлемсерәде дә үзенең калын тавышы белән дәвам итте:
— Бәхәсләшмим, торырга була. Тик шулай да уңайсызлыклар тулып ята.— Ул аз гына вакытка сүзеннән бүленеп торды. Василдан карашып алмыйча, ялгап җибәрде:— Күптәннән сорарга йөрим, ничектер туры килми, сезнең семья мәсьәләсе ничегрәк?
Бу сорауны ишеткәч, Васил нигәдер кызарынып китте. Тавышына чыккан калтырауны яшерергә тырышып әйтте:
— Семьялы кеше мин. Бер балабыз бар. Тик...
Ул тукталып калгач, Никитин шаярткан тондарак шундый сүз катты:
— Бәлки аның монда киләсе килми торгандыр? Андый хәлләр дә була тормышта...
— Ничек әйтим? Әлегә шулайрак шул, Андрей Акимович.
Никитин аскы иренен тешләп, кашларын сындырды һәм тагын да бармакларын уйнаткалап алды:
— Ни хәтле кешегә квартир бирдек! Сезне һаман читләтеп үтәбез кебек. Үзегез сорамыйсыз.
— Шулайрак шул.
— Сезгә нәрсә ул хәтле баш ватып торырга? Квартир аласы да семьягызга телеграмма сугасы. Аннары үзеннән-үзе эш юлга салыныр, минемчә.
— Киңәшегез өчен рәхмәт! Уйлап карармын,— диде Васил.
— Ничек? Аннары болай килешеп тә бетми бит. Үзең төзүче, үзеннек торырга рәтле урының юк. Бу инде, сапожник без сапог, дигән кебегрэк була түгелме? Менә шулай, Васил Закирович.
Никитин төзелеш хәлләренә кайтып төште. Тиздән яңа гостиница бинасы салырга керешергә тиешләр иде. Дүрт катлы бу йортнын сызмалары һәр икесенә таныш. Ул турыда да сүз алыштылар. Ничектер Никитинга бүлмәдә һава җитми сыман тоелды. Озакламый алар урамга чыктылар да байтак кына сөйләшеп йөрделәр. Никитинның Василга әйтәсе башка сүзләре, башка фикерләре дә бар икән.
— Әйдәгез, төзелештән урап кайтыйк әле, — диде Никитин. Васил каршы килмәде. Проммәйдан ягындагы утлар алар барган саен яктырак җемелди, гүя үзләренә чакыралар иде.
14
Кинәшмә бик шау-шулы узды. һәр җитәкчегә уз гөнаһсына, аның эшенә карап каты-каты сүзләр •йтелде. Башкаларны телгә алганда кай ара көлемсерәп, кай ара: ф Эләктеме, ничек итеп эшләргә кирәген белеп җиткермисез шул»,— дип, •ашлыкның акыллы сүзләренә тирәнтен гаҗәпкә калып утырган Вазих ^афич Гәрәев, үз фамилиясе телгә алынгач, тыныч утыра алмыйча, тындагы берәүне чак-чак кына урындыгыннан екмый' калды. Тегесе агаеп мона карады. Гәрәев аны сизмәде. Башлыкның сүзләре аны өтеп •лгандай булды. Ничек ди бит әле: «Гәрәев күп очракта эшне үз агы- дына куя. Гамьсезлек белән ярыйсы ук нык авырый башлады». Әле бу ,-иклесе бер хәл иде. Никитин стаканнан аз гына су эчкәч, тагын ялгап кибәрде. Монысында инде Гәрәев. артына кемдер инә кадагандай, уры-
лыннан сикереп үк торды, янә утырды. «Поселокта фактический кәҗәләр ф сужа. Гәрәев аларның урынбасары гына. Ул үзен кәҗәләр сөзәр дип <урка торгандыр, югыйсә бу хәтле салкын канлылык күрсәтмәс иде»,— о 1ИГӘЧ, кешеләр дәррәү күтәрелеп көлештеләр. Бу юлы инде Гәрәев түзеп х сала алмады, җәһәт кенә урыныннан кузгалды да сорады: ~
— Нишләргә соң кәҗәләр белән? <
—■ Ул тиклесен сездән сорарга кирәк,— диде Никитин. Гәрәев күзлә- °- рен челт-челт йомгалап һәм авызын бер йомып, бер ачып, тирән-тирән * :улап утыра бирде. Никитин, торак коммуналь хуҗалыгы эшчеләрен £ яшь агачларны саклап үстерүдә төп җаваплы кешеләр дип санап, алар и адресына үткен-үткен сүзләр әйтүдән тиз генә туктамады. Урамда корт- ® кычлык эшләп йөрүче кәҗәләрнең ияләрен табарга, алардан күрелгән зыянны түләтергә, ияләре табылмаганда, хәтта заготскотка тапшырырга кирәк икәнен дә әйтеп күрсәтте.
Киңәшмәдән соң. Никитинны төрле йомышлар белән сырып алучылар арасында Гәрәев тә бар иде. Ләкин аның өчен мәсьәлә ачык булганга, ул бер мизгел ык-мык килеп торды да, аннары бу турыда сүзне куертмыйча, үз юлына атлады. Гәрәез кабалана-кабалана конторага кайтып кергәч, иң башлап телефон трубкасын алды. Аны чакырды, моны чакырды, тегесен пешерде, монысын әрләде. Ниһаять, аның тавышы да нормаль- лыгын югалтып, «яшелләнеп» китте. Тагы да ярты сәгатьләр үтүгә инде Гәрәев кабинетында кайнар, зәһәр сүзләр яңгыраган тагы бер киңәшмә бара иде.
—• Иптәшләр! Кәҗәләргә һәм кәҗә тәкәләренә карата килешүчәнлек күрсәтеп яшәү заманнары узды.— дип башлады ул.—Безнең өчен иң куркыныч дошман бүгенгесе көндә кәҗәләр һәм кәҗә тәкәләре. Рас шулай икән, кәҗәләргә пощады булырга тиеш түгел. Безнең алда ике юл — я без кәҗәләрне җиңәбез, я безнең алар өчен үз тиреләребезне туныйлар. Ачыграк итеп әйткәндә, за развал работы безне эштән куалар... Башкача булырга да мөмкин түгел...— Ул Никитин сүзләрен кабатлап күрсәтте. Хезмәткәрләрдән берсе дә ана каршы чыкмады. Урамнарны әледән-әле күзәтеп торырга һәм очраган кәҗәләрне тотып ябарга булдылар.
Гәрәев, начальник буларак, коллектив аның сүзләрен хуп күрүгә бик кәефе килеп, йөзенә елмаю сызыклары чыккан хәлдә, киңәшмәне ябарга ниятләп торганда гына, ишек катындагы урындыкларның берсен шыгырдатып утырган юан вахтер хатын сорау кунды:
— Барысын да бик шәп итеп энәсеннән жебенәчә аңлатты безгә Гәрәев. Минем үземнең дә кәҗәне җенем сөйми. Кәжә безнең татарның чучкасы инде ул. Анысы хак. Итем хәрам булсын дип, урлап ашый ди бит ул. Тик сүзне әйтү ансат дигәндәй, ябар урын юк бит ул анадан сакаллы булган нәстэләрне. Кая ябарга аларны, шуны әйт син, Вазих Вафнч!
ТЫН ЕЛГА ВУЕНДА
Мондый сорауның нигә кирәге булды тагы? дигән кебек, Гәрәеэ кулларын җәеп җибәрде. Чыннан да бернинди дә каралты-мазарлары юк бит. Гәрәев бу сорауга тиз генә өзеп җавап кайтара алмады. Уа, уйлагандай, үзенең шома башын тотып утырды утырды да кинәт төсем яктылык чыкты.
— Таптым! Беләсезме, нишләргә?
Дистәләгән күзләр Гәрәевкә текәлделәр.
— Кая ябарга?
— Бәлки бигүк килешеп тә бетмәс. Ну әлегә безнең башкача чара юк. Әлегә, ачыграгы бүгенгә, кәҗәләрне контора коридорына ябып торырбыз. Ә иртәгәсен...
Гәрәев башлаганын әйтеп бетерә алмады, берсе икенчесеннән уздырып. тавышлар ишетелде:
— Ул хәтле килешмәгәнне,— диде кайсыдыр.
— Контораны абзарга әйләндермәскә кирәк,— диде берсе.
— Кәжә «чикләвеге» генә җыясым калган икән башымны хур итеп, ул гына җитмәгән икән,— диде җыештыручы хатын.
Гәрәев гадәтенчә кулларын болгап, тавышын күтәребрәк, өзелган сүзен ялгап җибәрде:
— Ачуланып кушмадыңмы — һәрвакыт шулай каршы ишетәсен инде i аны. Кабатлап тормыйм: мин ничек әйттем, шулай үтисез. Командирны»] приказын тикшермиләр. Булдымы?!
Төнен Гәрәевнең йокысы йокы булмады, мең бәлаләр белән саташып! чыкты. Аны шул әлеге дә баягы ләгънәт төшкере кәҗәләр һәр адым саен очрап интектерделәр. Эшкә килгәндә контора ишек төбенә мөгезләре» нән бау белән бәйләп куелган өч кәҗә чалынды аның күзенә.
— Ә, килеп эләктегезме, җир корткычлар! — дип үтте ул аларга бармак янап. Гәрәев кабинетына җыештыручы хатын килеп керде. Аның кашлары җимерек, чырае кырыс иде.
— Беренчесе дә, соңгысы да шушы булсын,— диде җыештыручы хатын.
— Нәрсә булган!
— Кәҗәләр коридорны җимереп бетерделәр. Кергәндә күргәнсендеЯ
— Миңа калса һәммәсе дә үз урынында кебек.
— Бер дә алай түгел, Вазих Вафич.
Гәрәев коридорга чыкты. Берничә урыныннан стена штукатуркасы-» ның кубып төшкән булуын күрде.
— Ничава, ремонт ясаучыларыбыз бар, рәтләрләр.
Җыештыручы хатын иңбашларын сикертте:
— Җыя-себерә кара тирләргә баттым, бар икән, ходаем. Аптырагач тышка чыгарып бәйләп куйдым. Хәзер җыештырып алгач та сезгә күрен* ми. Бу тәүфыйксызлар стена газетасын да ашап бетергәннәр, тагы квартир хакын озак түләмәгән кешеләрнең исемлекләрен дә йотканнар. Ул бухгалтерның тузынуын күрсәң ие. Хәзер мин кайтып китәм. КәжәләрМ кая куясыз?
Җыештыручы хатынның сүзләрен ишетмәгәндәй, Гәрәев үз уйларын әйтте.
— Нигә кәҗәләр бик аз, кичтән күбрәк иде бит.
— Яртысы бауларын өзеп качтылар. Боларын кайда тотарга белгән юк.
— Урын табылыр,— диде Гәрәев.
Абзар ясауны коры тоттылар, кичкә таба такталардан оештырып ясалган каралты әзер иде инде. Барлык «бандит» кәҗәләрне урамнан тотып, шунда яба башладылар Бер көн үтте, ике көн үтте... Ниһаять, өченче көнне генә кемнәрдәндер ишетеп, берничә хуҗа килде. Алар үзләренең кәҗәләрен шундук таныдылар. Китте тартыш, китте ызгыш-
реп кенә тор! Ничек кенә булмасын, кәжәләрен карамаган кешеләргә шы-купме штраф түләтергә туры килде. Әмма күп хуҗалар килмәде- »р. Берничә көн буе ач торып, эчләре эчкә ябышкан кәжәләр дөнья- 1рын бетереп, разбой салып кычкырырга тотындылар. Каралты контора .•лай янәшә генә булганлыктан, бухгалтериядә дә эшнен рәте китте, атур-матур киенгән хатын-кызлар һәм башка хезмәткәрләр кәжә юышын ишетмәс өчен колакларын томалап утыра башладылар.
Ниһаять, хуҗасыз кәҗәләрне поселок .итенә куып чыгара торган /лдылар. Гәрәевнең кәҗәләргә каршы рәхимсез көрәш ачуы турындагы тбәрләр капкадан капкага, ишектән ишеккә таралды. Урамнарда каһәр 1ШХӘН агач корткычлар күренми башлагач, коммуналь хуҗалык хез- эткәрләренә җинелрәк булып китте. Гәрәевкә калса, ул үзен биш-алты ira яшәргән кебек хис кыла башлады. Ул бик тырышып-тырмашып :аткан абзар да күбесенчә буш тора иде инде. Әмма эш аның белән :нә бетмәгән икән шул әле...
Бер көнне Гәрәев көндезге аштан сон конторага килгәндә башмак- а (надан аз гына кайтыш бик зур кара кәжәнен быел көзен генә утырт- ° 1н яшь юкәләрне кимереп йөрүен күрде. Аның күзләре маңгаена сике- я :п менделәр кебек. Иелеп таш алыйм дисә, үзе егылып китте. Өйдә бик & ык ашалган, ахры, таш алып кәжә куып йөргәндә бик хәтәр саруы кай- < зрга тотынмасынмы! Ул мур кыргырын ничә тапкыр куды, кәжә исә тман саен артыннан төшеп, янә агачларны кимерергә җитешә иде. * нрләгән-пешкән, бик яман ачуы кабарган Гәрәев түземен саклап кала а тмады. Хужалык дворына барып ике эшчене ияртте дә теге тәүфыйк- “ из хайван янына килде. Теге кара кәжә яшь агачлардан ерак түгел и !нә алгы аякларын сузып күшәп ята иде. Гәрәев эшчеләргә кәжә кимер- tn агачларны күрсәтте. Артык баш ватып тормастан, кәжәне тотып пдылар да мөгезеннән сөйрәп конторага таба киттеләр. Гәрәев кабине- ана йөгереп керде. Аның каны шул хәтле кызган, ачуы ташып чыккан, чы берәү дә тыеп калырлык түгел иде инде. Ул җәһәт кенә телефон зубкасын алды. Ни хәтле тырышса, ни хәтле жан тирләрен чыгара- ыгара кычкырса да, заготскот конторасын ала алмады. Аннары берка- эр үзе исәп итеп торды да ашханәгә шалтыратты:
— Сезгә ит кирәкме?
— Кирәк,— диде тавышына карап ирме, хатын-кызны икәнен аерып ул наслык берәү.
— Булды алайса, килештек! — диде тантаналы тавыш белән Гәрәев.
Ул конторадан йөгерә-атлый чыкканда, ике кеше күзләренә сораулы араш чыгарган хәлдә, баскыч төбендә көтеп торалар иде.
— Киттек! — диде Гәрәев һәм үзе алдан атлады Утыртма койма слән әйләндереп алынган ишек алдына кергәч, Гәрәев кешеләргә бау әм үткен пычак алын килергә кушты. Мичче белән балга остасы бу адәресен, күз ачып йомганчы дигәндәй, бик тиз башкардылар. Әмма әйләнеп ташланган кәжәне суярга кушкач, берсе дә риза булмады, •ашта ык-мык килеп, әле Гәрәевкә. әле бер-берсенә карап аптырап торилар. Аннары баш тарттылар. Гәрәевнен ярым боеру тонында әйтүенә 9 буйсынмадылар. Начальник һаман кыстады, мәгәр тегеләрнең жава- ында өмет күренмәде.
— Мин булдыра алмыйм, куркам,— диде озын какча кеше —балта стасы. ’
— Кесәм кычытып тормый, соңыннан түләргә туры килмәгәе,— диде ызыл борынлысы — мичче.
— Кара кәҗә харап иткән агачларны күрдегез, сезгә шул нигез түгелмени?— дип башлаганына куәт биреп карады Гәрәев Алан да аның умерен тыңлаучы булмагач, кәкре каенга килен терәлгәндәй, сүзсез орды да каный итеп әйтте:
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА ф
— Барысын да мин үз өстемә алам, сезне белүче юк. Булдымы?
Шулай тарткалаша, сүз көрәштерә торгач, мичче белән балта ocntd башкача каршылык күрсәтмәделәр, кызыл борынлысы, бисмилласыи әйтеп, зур үткен пычакны кулына алды.
Кара кәҗәнең эшен тиз тоттылар, бераздан аның түшкәсе ашхащ ишек алдында иде инде. Гәрәев ук кебек атылып, ашханәгә кереп киткәч, мичче белән балта остасы Агылый белән Тагылый шикеллерэк бер хәлдә калдылар. Алар биш-алты тапкыр папирос көйрәтергә дә җитеште. Гәрәев һаман чыкмады да чыкмады. Инде бу тиклесен булдыргач, начальникның итне тапшырачагына һәр икесе ышаналар иде. Ахырында аларның иң элек берсе, аннары икенчесе китеп барды. Ә Гәрәев һаман күренмәде. Кухня һәм ашханә тирәсендәгеләр үз эшләре белән мәшгуль иде. Ишек алдындагы бер почмакта иске ватык арбага куелган кара кәҗә ите турында берсе дә уйламады. Гәрәев ашханәдә юанганда, кайсыдыр ишек алдының кечкенә капкасын ачык калдырган иде. Ит исе,: кан исе шул тирәдә йөрүче Сарбайның борынын кытыклады. Сагаеп кына ватык арба тирәсенә килде. Озакламый кара кәҗә ите янына бер кара көчек тә килеп җитте.
Ашханә конторасында Гәрәевнен башы катып бетте. Анын белән телефоннан сөйләшкәндә: «Ит кирәкме?»— дигәч, «кирәк» дигән сүзнен иясен таба алмады ул. Шунлыктан иң элек мөдир белән уртак тел таба алмыйча иза чикте. Инде мөдирне ипләп-юамалап ризалатса, бухгалтерның муенын бөгә алмады. Анысы кирәгеннән артык законный кеше булып чыкты. Ничек накладной язсын да ничек рәсмиләштерсен, кләймә кая, теге-бу... Гәрәев бер өстәлдән икенче өстәлгә йөри-йөри тәмам хәлдән тайды. Анын тырышлыгы бөтенләй бушка китмәде, ахырында нн элек итне карарга, аннан мәсьәләне ничегрәк хәл кылырга икәнен уртага салып, киңәшергә булдылар. Шул ният белән дүрт-биш кеше ишек алдына чыкты. Ташландык арба янына килеп җитсәләр, ни күзләре белаз күрсеннәр: бер сары һәм бер кара эт тырышып-тырышып, ырлаша-сугы- ша кәҗә итен ашап яталар иде. Алар инде шул хәтле итнең тәмен тоел өлгергәннәр, арба янына кешеләр килгәнен дә сизмәгәндәй, түшкәне ботарлаудан аерылмадылар. Бары тик Гәрәев ватык арбаның бер'тэр- тәсен каерып алып Сарбайның җилкәсенә тондыргач кына чинаша- сикерә китеп бардылар. Бу хәлне күргән ашханә кешеләре, ит турында яңадай ләм-мим сөйләшмичә, борылып киттеләр. Гәрәев ялгызы катып калды. «Итнең бәясе кәҗә хуҗасына штраф түләргә җитәр», дип уйлаган иде ул башта. Менә хәзер көймәсе комга терәлде. Ничек болан кәмит булып бетте әле бу? Гәрәев хәзер каш ясыйм дип күз чыгару кебегрәк хикмәт эшләп куйганын төшенә, ләкин соң иде инде.
Халык арасында Гәрәев маҗаралары турында төрле көлке сүзләр кайбер өстәмәләр, койрык тагулар белән бик тиз арада таралып та өлгерде. Кайберәүләр аны күрү белән пырых итеп көлеп куя, кайберәүләр әче тешләп ни дә булса ирештерәләр. Аның турында сөйләнгән сүзләр үзенә дә ишетелә, ләкин мондый чакларда ул югалып калучылардай түгел иде.
— Нн булса булды, ә менә кәҗәләр урамнарда күренмиме? Күренми! — дип, үзенең кылган әлеге эшен акларга юл таба иде. Тик менә кар катыш яңгыр явып торган чытык йөзле көзге көннәрнең берсендә үзен судка чакырып кәгазь килгәч кенә Гәрәевнең кәефе чын-чынлап бозылды. Аңа үзе суйдырткан кара кәҗә хакын үз кесәсеннән түләргә туры килде.
Кәҗә вакыйгасы менә шулай булып бетте. Тик бетте дигәч тә әле ул сүнеп җитмәгән ут кебек пыскудан туктамады. Гәрәевне төзелеш башлыгы кабинетына чакыртып, әлеге хәл турында энәсеннән җебенәчә сөйләттеләр һәм авыз ерып көлеп кенә калмадылар, нык кына кисәтү ясадылар. Гәрәевкә башын кашудан бүтән чара калмады.
Гәрәев. гадәтенен турылыгы дуга кебегрәк булу аркасындадыр ичде, ■ер чонгылдап чыгуга икенчесенә төште. Аннары бит анын эше дә шу- айрак. Аның сак колаклары күпне ишетә иде шул...
...Ул көнне Солтан эштән бик нык сонга калып кайтты. Мондый соига •алуларның эш, җыелыш, партком утырышы белән бәйле булганын анын ф атыны белә һәм эчтән борчылса да, тыштан бер төрле ризасызлык сиз-
•ерми иде. Мәгәр бер көнне, бәлки башка сәбәпләр дә булыптыр, ул )ңга калып кайткан иренә телле-тешле сүзләр ишеттерә башлады. Кеше шикелле, бер рәтләп кинога барган юк, концерт караган юк. Кай- ан бетәр бу синең җыелышларың?» — дип тотынды ул.
Солтан һәркайчандагыча монда да салкын канлылык күрсәтте.
— Бераз бушаныйк. Аннары һәркайсы тәртипкә керер, хәзер төзе- ештә, Никитин әйткәндәй, урак өсте чаклары...
Хатын аның сүзләре белән килешмәде, килешергә дә уйламады, һаман -зенекен итте:
— Синең шул инде, киңәшмәләрдә утыра-утыра чалбар төбен шома- и ып беткән... Әйтерсең лә һәркайсында сиңа катнашу мәжбүрн...
Солтан хатынының ярсуына каршы тыйнак һәм дәлилле җавап кай- = ару белән чикләнде. Моны бик яхшы аңлаган хатын икенче яктан ките- ө еп суктырды: *
— Өйдә бер рәтле мебель булса икән! Кеше килсә кызарып бетәм.
Зутәинәр ничектер рәтен таба... £
— Әкренләп безнеке дә булыр, һәммәсен дә берьюлы гына юнәтеп а
•улмый ич,— диде Солтан. “
— Син шул гомер буена үз күләгәңнән үзең куркып йөрисең инде, и 2инсц урында берәү булса...
Солтан сабырлыгын югалтмаса да, монысында инде ул хәтле салкын (айлы булып кала алмады, кашлары дугаланып җимерелде:
— Син ни әйтергә телисең? Миңа бит бушлай мебель бирүче юк.
— Бүтәннәр рәтен табалар.
— Кемнәр? — Солтан, тавышының күтәрелә баруын сизмәстән, кызые төстә шулай сорады. Хатын җавап бирмәде һәм ул тагы гадәти тынычлык белән сөйли башлады. Аннары озакламый аларнын бәхәсләре сүнеп тә калды.
Ул кичне урамнар әйтеп бетермәслек былчырак, асфальт өсләренә юри түшәлгән төсле бер илле балчык яткан иде. Берничә көн буе тоташ сибәләп торган көзге яңгырлар шулай урамнарның рәтен җибәргән иде. Гәрәев килеп кергәндә Солтаннар кичке чәй яныннан әле кузгалып кына киткәннәр иде. Солтан аңа урын тәкъдим итте. Күн итеген өй алдына салып кергән Гәрәев, кечкенә чепи күзләрен елтыратып, бертуктаусыз сөйләнә бирде:
— Борчыганым өчен гафу итәрсез инде. Солтан Сабирович. Туктале, мин әйтәм. ничегрәк торалар икән, белеп чыгыйм дим. Үзегез беләсез, һәр квартир хуҗасы турында кайгырту безнең бурыч...
— Илтифатыгызга рәхмәт,— диде Солтан.
Гәрәев иң элек тышта аяк асты былчырак, әшәке булуын искә алды.
Үз эшенең авырлыгыннан да зарланырга җитеште:
— Безгә мондый явымнардан сон бигрәк тә кыен була. Нн өчен Кигәндә, бик күп түбәләрдән су үтә. Яңгырдан сон, гөмбә җыярга барасы /рында, кешеләр көтү-көтү минем янга киләләр. Кайчагында, бер дә арттырып әйтү түгел, егермеләп кеше җыела.
— Коры чакта түбәләрне ремонтлап куясыздыр бит?
— Куябыз, Солтан Сабирович, куябыз. Телевизор антенналары куеп тишеп бетерәләр түбәләрне. Алар тишә, син гаепле...
— Андыйларның үзләрен ремонт ясарга мәҗбур игәргә кирәк, алай булмаганда алар хисабына...
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
— Бик ишәя башлады бу телевизорлар да. Иорт түбәләрендә урман бит, урман, валлаһи. Сез үзләре хисабына дисез. Каян барын да күрм бетерәсең. Мин бер үзем, ә алар?
— Коллектив бер сездән генә тормый ич, башкалар да бар,—дип каршы төште Солтан.
Гәрәев, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, кулын селтәде:
— Сознательность ягы бик аксый халыкта, хикмәт шунда, мивемк «Үзем тапкан мал түгел, әткәй тапкан жәл түгел», кебек килеп чыга.
— Ул тиклесенә дә күз йомып булмый, халык чуар,—диде Солтан.
Гәрәев, ничек җылытуларын белү өчендер инде, батареяларны капшап карады, стена, түшәмнәргә күз йөртеп чыкты. Аннары көннең, һаваларның ачылмавыннан тагы бер кат зарланып алды.
— Пычракны ишек алдына ташыйбыз аяк белән,—дип сүз кушты Солтан. Гәрәев аңа мәгънәле генә карап алды. Ул, күзләрендәге елтырауны тагын да арттыра төшеп, дәвам итте:
— Сезнең диван да искерә төшкән димәсәм,— ул, үз сүзенә үзе унай- сызлангандай, кашларын сикертеп куйды.— Урындыклар да яңартуны сорый түгелме? Хәзер бит барысы да яңара дигәндәй. Бер үк кресло, мәсәлән, кирәк булса карават та була ала, диванга да әйләнә. Шундый йомры безнең заман кешесенең башы. Әллә, мин әйтәм...
— Әллә кибеткә яңа мебельләр кайтканмы? — дип сорады Солтан.
— Юк. Кайтса да аны арт яктан шудырып бетерәләр. Алай да безнен тулай тораклар өлешсез калмый...
Мебель турында сүз чыккач, моңарчы ирләрнең гәпләшүенә колак салмаган Солтанның хатыны да, камырлы кулларын алъяпкычка сөртз-; сөртә, кухня ягыннан килеп чыкты. Әле Солтанга, әле Гәрәевкә күзләрем йөртеп, мәгәр нидер әйтергә теләгән сыман, иреннәрен кыймылдатырга кереште. Шул арада Гәрәев әйтеп ташлады:
— Сезгә мебель кирәк икән дип тә ишеткән идем.
Хәзерге уйларына бик тап килгән бу сүзләрне ишеткәч. Солтанны!' хатыны да сүзгә катнашты:
— Кирәк, кирәк булмаган кая ул...
— Мин сезгә үзебезнең складтан мебель дә, келәм кебек әйберләрдә бирә алам. Анда яттылар ни, монда тордылар ни — барыбер.
Солтан, бөтенләй аптырап калган шикелле, кулларын җәеп җибәрде. Ул тулай торакларда йөр1әндә урындык һәм диваннарның бүлмәләрдә бик аз булганлыгын хәтеренә төшерде. Гадәти сабырлык белән әйтте:
— Сез инде күбрәк тулай тораклар турында кайгыртыгыз, Вазнх Вафич. Инвентарьны аерым кешеләргә таратсагыз, җыеп ала алмыйча иза чигәрсез. Яшьләр турында кайгыртырга кирәк күбрәк.
— Кайгыртабыз инде, кайгыртмаган кая,— дип, үзенең аяк башларына карады Гәрәев.
Иренең тел төбеннән ни әйтергә теләгәнен ярты сүздән үк төшенә торган тыйнак һәм чибәр хатын Гәрәевкә таба бер салкын караш ташлап алды да янә кухня ягына чыгып китте.
Гәрәевнең башында бүтән төрле планнары да бар иде. Ул капкадая кергәндә партком секретаренең яшелчә тозлау турларыннан эшләре ничек икән, мичкә-фәлән кирәк түгелме икән, дип тә фикер йөрткән иде Ләкин, секретарьның үзен кирәгеннән артык тыйнак тотуын чамалап, алары турында сүз кузгатуны кирәкле санамады. Бәлки, анын үэен< әйтмичә генә хатыны белән сөйләшсә, артыграк булачагын башынна>- кичерде.
Гәрәев чыгып киткәч, Солтан төрле йорт җиһазлары турында әле күп тән түгел хатыны белән икесе арасындагы бәхәсле сөйләшүне исен.
вшерде. Күрәсең, аның хатыны бу турыда тагы кемгә булса да зарла- 1Ы>1 сөйләгәндер. Авыздан ычкынган сүзне кулдан ычкынган кош дип зкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Солтан бу тнклесен дә үз эченә йотып Еалды.
Икенче көнне хезмәтеннән кайтуына Солтан баскыч төбенә куелган iyp гына тимер кыргыч күреп гаҗәпкә калды. Ул шундый уңайлы ясал- ан: ике кулың белән калын тимер саптан тотасын да киң калаклы тимер шргычка аякларыңны ышкып былчыракларны кырып төшерәсең. Күрә- •ен, җиргә тирән кагып куелган, нык тора. Солтан, монысының да берәр җкмәте юкмы икән дигән кебек, башын селкеп елмайды. Иртәгесен ком- |уналь хуҗалык конторасы яныннан юри жәяүләп үтте. Анда баскыч эбендәге элек торган зур тимер кыргыч күренми, йомыш-юл белән кил- эн кешеләр баскыч киртәләренә аякларын сылап, ишек төбендә тәмам азлык хасил булган иде. Солтан тагы да башын селкеп куйды.
Озакламый тулай торакларда комиссия рейды үткәрелде. Складта |унап яткан мебельләрнең дә байтагы тораклардагы төрле бүлмәләргә :үчте. Контора янындагы тимер кыргыч та яңадан үз урынына кайтып 'тырды. Гәрәен башта: «Бар икән кадерне белмәгән кеше. Берәү бул- «...> —дип уйлады. Аннары инде партбюро утырышына чакыртып шскен телдә аның үзе белән сөйләшү булгач һәм кисәтү алгач, моңа хәт- ie йөз суы түгүнең яки кызаруның ни икәнен белмәгән Гәрәевкә бурлат себек кызарырга, уңайсызланырга туры килде.
Дәвамы бар.