ШИГЫРЬЛӘР
Тесләр
Тугим әле...
Түтим әле ак кәгазьгә Эчемдәген барысын да: Яратуым, яратмавын — Үпкәләрне, сагышны да...
Яратуымнан алланам, Миңа алай карама син. Яратмыйсың, дип каралам. Каралардан арала син.
Эзлим. Эзлим... Сине эзлим. Эзләремдә таш ярала.
Тутлы миң булып калкасың Ике кара каш арама.
Әллә юкка йөрим микән,— Алда бәлки салкын томан?.. Ни сәбәптер, мин шулай да һәр таң саен юлга чыгам.
8. «К. У.» ,«л 3.
Кайсы тес матур дисәләр. Әйтер идем хагын:
Мактар идем ал, кызылын, Сары, яшел, агын...
Зәңгәренә мәхәббәт зур Минем күңелемдә. Башка төс теләмәс идем Туган ил күгенә.
Ә кайсын алыйм үземә, Кайсы миңа кулай?
Кирәкми төннең карасы, Бул син йолдыз, бул ай!
Акка каралар тимәсен. Акны алам инде.
Нахак әйтелгән сүзләрдән, Кил, арала мине?!
Зәңгәр һава төсе белән Алыр идем алны — Таңнарымны уртаклашыр Алма кебек ярны.
113
Г өлләр-сөмбелләр
Иртәрәкме, әллә соңмы?
Иркәлекме сон бу, моңмы: Кочагыма җилләр кергән, Дулкын үбә керфегемнән.
Кем белән кемнәр дус булмас?! Гөлләргә гөлләрдер юлдаш. Күктән болыт күзен кыса: Юлын уңар... юлын уңмас...
Иртә түгел түгелен... Соңмы?
Иртә уңмаган — кич уңмас... Иртәләрен уңмасам да, Кичләрен бер уңмый булмас.
Юлларыма ник салдым соң Өзеп күңел кылларымны? Җилләр, җилләр, җуймассызмы Минем зәгыйфь җырларымны?
Кырлар буйлап җилләр исте. Иңләп исте, иңрәп исте.
Басып торам урталыкта, Җилләр игән сөмбел төсле.
Наз гынамы! Җәзасын да. Ярасын да бирә җырлар.
Бер сагыштан, бер шатлыктан Җаным жылар әле, җылар.