ШИГЫРЬЛӘР
Җәйнең тынлыгы
Инеш буе, бөдрә тал төбендә Калгый иде җәйнең тынлыгы, Кинәт яшен булып аяз көндә. Килеп җитте сугыш шомлыгы.
Ул сугышка китте, көрәшләрдә
Мең үлемнән калды котылып: Актарылды аяк астында җир. Өскә кургаш яуды котырып...
Күзләреннән тик яшь чыгармады, Басалмады дәһшәт коллыгы.
Җиңеп кайткач...
Аның күз яшьләрен мөлдерәтте Тал төбендә җәйнең тынлыгы.
Нәни поши
Ату тавышы... Урман сукмагыннан Чабып чыкты барлык көченә. Килеп керде нәни бала поши Көтмәгәндә лагерь эченә.
Сез яклагыз мине, дигән кебек Безгә таба караш ташлады. Аннан янгын өчен куйган суны Чүмерә-чүмерә эчә башлады.
— Безнең янда кем дә тимәс! диеп, Барыбыз да аны юаттык...
Күп вакытлар бездә кунак булды. Тик бер заман кинәт югалттык.
Кайгырдылар нәни пионерлар Нәни поши өчен шул чакта. Тик бер көнне шатландылар күреп Сигез тояк эзе сукмакта.
Шул эзләргә карап пионерлар Исәнлеген аның белделәр.
— Ул үзенә иптәш тапканлыгын Күрсәтте,— дип, шау-гөр килделәр.