Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шушы яктан, шушы туфрактан без. Китә калсак үзгә бер якка. Таллар жырлап, чишмәләре чыңлап. Өянкеләр елап озата.
Шушы яктан, шушы туфрактан без. Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер. Чишмә чыңлап, өянкеләр елап. Таллар жырлап төшкә керәдер.
Шушы яктан, шушы туфрактан без. Озак йөрсәк ерак юл алып.
Таллар жырлап, чишмәләре чыңлап. Өянкеләр көтә моңаеп.
Шушы яктан, шушы туфрактан без, Шушы жиргә тизрәк кайтырга. Таллар жырлап, чишмәләре чыңлап. Өянкеләр шаулап чакыра.
Февраль
Бу көннәр, ничектер, бик тымызык, бик Йомшак.
Кыш сынып, февральгә кергән чак.
Язларны гел дәшеп,
гел чакырып йөргән чак.
Карлардан яз исе килгән чак.
Яз житкәч, ярларда
бу көртләр шиңәрләр.
Карларда сукмаклар югалыр.
Туасы таңнарда
бу тыныч ярларда
Тулышкан бөреләр уяныр.
Ах, февраль аенда
кыш сынган чагында
Язларны сагынучы аз димсен?
Уем кар ярларда,—
сукмаклар карларда,—
Ярдагы карларда яз исе.
Пушкин белгән, Пушкин сөйгән нәсел! Бу якларга кайдан килгәннәр? Шаулап үскән Әлмәт эргәсендә Табор корып ята чегәннәр.
Зәй буенда соры чатырларда Чегән җыры — хөрлек чаткысы. Чиратлашып факел нуры белән Зәйгә төшә учак яктысы.
КЫзлар йөри. Чая күзләрендә Көньяк төннәренең бәрхете. Кулларында карта, багу көче,— Бу нәселнең кыргый бәхете.
Гасырлардан калган горефләрен Саклый килә һаман бу халык. Далаларның, урманнарның барлык Серен белә алган бу халык.
Пушкин белгән, Пушкин сөйгән нәееЛ, Үзләренчә горур, матурлар.
Әллә нинди тылсым көче белән Үзенә тарта соры чатырлар.
Читтән генә күпме күзәтсәм дә, Сезнең серне төшенә алмам мин. Ник килдем дә әле, ни өчен соң Китә алмыйм сезнең яннан мин?
Язмышымны билгеләтү өчен Килмәдем мин сезнең таборга. Ул билгеле күптән, мин өйрәнеп үскән Үз бәхетемне үзем табарга.
Безнең язмыш карталарда түгел, Көзгедән дә багып карама!
Кызлар йөри... Бәлки Земфиралар, Мариулалар бардыр арада.
Табигатьнең көйле, назлы җаны Бу кызларда яши шикелле... Далалардан килгән чегән җыры Дәшеп мине монда китерде.
Кара чутыр чегән балалары Итәгемә сырышып ябыша. Белә алар: кумыйм, ачуланмыйм. Бала күңеле сирәк ялгыша.
Якты, яңа кала эргәсендә Зәй буенда соры чатырлар... Үзләренчә алар бәхетлеләр, Үзләренчә горур, матурлар.
Без белмәгән күпме хозурлык бар Шул таборда, чатыр-куышта.
Пушкин белгән, Пушкин сөйгән нәсел Ул һаман шул шаулы тормышта.
□ишек *sDIPDI
Аланнар, яланнар, Урманнар, урамнар — Бөтен жир тынлыкта, син йокла.
Күктә тын ай гына, йолдызлар жай гыяа жемелди тынлыкта, син йокла.
Тын тора алмагач, Сайрамый сандугач, Бакчалар тынлыкта, син йокла.
Дулкыннар йөгерми, Тәңкәләр күренми, Инеш тын жил юкта, син йокла.
Син йокла, борчылма, Әнкәң баш очында Урамнар, аланнар тынлыкта.
Тын тора алмагач, Сайрамый сандугач. Инеш тын жил юкка.
син Йокла!..