Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЪЕЗД КАРШЫ-ЛАГАНДА


артия съездлары илебез тормышында зур вакыйга. Ике съезд арасы киеренке зур хезмәт эчендә уза, яңа съезд халык хуҗалыгы каршына хәл ителәчәк яңа мәсьәләләр, яңа зур проблемалар куя.
Без, язучылар, партиябезнең XXIV съездын зур кызыксыну белән каршылыйбыз, чанки идеология хезмәткәрләре каршына да съезд яңа бурычлар куячак, әдәби хәрәкәтебезгә яңа, киң перспективалар ачачак.
Татарстан язучыларының зшләгән зшенә юбилейлар елында беркадәр йомгак ясалган иде инде. Эшләнгән зшне бездән берәү дә тартып ала алмас, эшләнергә тиешлесе хакында уйланыйк.
РСФСР язучыларының моннан бер ел элек булып узган III съездында баштан ахырга кадәр Ленин рухы хекем сәрде. Докладчылар да, чыгып сейләүчеләр дә язучыларның Ленин идеологиясенә турылыклы булуларын, иҗатларында партиялелекне, халыкчанлыкмы нигез принцип итеп алуларын әйттеләр. Съезд, әдәбиятка һәм гомумән тормышка кагылган күп кенә мәсьәләләрне тикшереп, әһәмиятле карарлар кабул итте. Башка милләт язучылары белән рәттән, съездда татар язучылары да мактап телгә алынды. Макталдык дип, без борын чеммибез, чеики үзебезнең уңышларыбызны һәм җитешсез якларыбызны яхшы беләбез.
Безнең иң зур уңышыбыз шул: революция нәтиҗәсендә, социалистик җәмгыять тазү барышында яңа тип язучы, сояет язучысы барлыкка килде. Соеет язучысы акчага әки данга алданып язмый, ул ялланып эшләүче түгел, ул социализм идеалларының ирекле корәшчесе. Ул күңелендәге кыйбласына, рухи иманына таянып хезмәт итә, шәхес буларак, пролетариат партиясе идеологиясенә инана, шул идеологияне алгә сере. Яңа тип язучы — ул сәнгатьтә Ленин эстетикасын үзенә корал итеп алган яңа кеше, социалистик җәмгыять кешесе.
Ирекле язучы, дидек. Кешелек җәмгыятендә бервакытта да чикләнмәгән, абсолют ирек булганы юк. Абсолют ирек ахыр чиктә ул анархия дигән сүз. (Ни телим — шуны эшлим. Нәрсә телим — шуны язам). Ике зур лагерь — хезмәт лагере белән хезмәтне талап яшәүчеләр лагере — каршына «Кем кемне!» мәсьәләсе бетен кискенлеге белән
П
куелган бер заманда, язучы, язучы гына да түгел, һәр аңлы кеше ике лагерьиҗ берсен сайлап ала. Намусы саф булган барлык гадел кешеләр хезмәт лагере ягына* торып керәшәләр. Ике лагерь арасында битараф басып тору мемкин түгел, икенц берсен барыбер сайларга туры киләчәк. Әгәр син, язучы, аңлы рәвештә хезмәт име нын үз иманың дип белдергәнсең икән, син шул иманга ирекле рәвештә хезмәт итәсең дигән сүз. Художник социаль прогресс ечен корәшкә үз ихтыяры белән шинг кушылса, эшче сыйныф һәм аның партиясе керәшенә үз иҗаты белән үзе теләп »>. мәт итсә, андый художник ирекле художник. Шулай итеп, ирекле булу «ни телим- шуны язам» түгел, ә билгеле бер сыйныф идеологиясенә, мәгълүм бер социаль ки. лауга аңлы рәвештә хезмәт итү дигән сүз. Шул мәгънәдә, бары тик шул мәгыц« генә язучы ирекле кеше.
Инде язучы нинди әдәби алымнарны сайлый, нәрсә яза — роман язамы, ишләрме, поэмалар яки лирик, интим шигырьләрме — анысы үз эше, анысы язучыиҗ характерыннан, тормыш тәҗрибәсеннән килә. Бер генә әдәби жанр да, бер гөга алым да, бер генә стиль дә — бары мин генә социалистик реализм жанры, алымы яки стиле дип дәгъва итә алмый. Зур полотнолы роман, хикәя, новелла яки юмор, сатира, гротеск — берсе дә безнең өчен үги түгел. Язучы, үзенең характерына, темпераментына, тәҗрибәсенә карап, теләсә кайсысын сайларга ирекле. Берсен кагып, икенчесен канат астына алып, ниндидер нормалар кую социалистик реализмга ят нәрсә. Язучының иҗат табигатенә, талантына мөмкин кадәр киңрәк юл бирү —соцм- листик реализм әнә шуны яклый.
Язучыны язучы иткән нәрсәләр — иман һәм талант. Иман турында, ягъни билгем бер идеология солдаты булып сугышу хакында әйттек инде. Хәзер талант һәм талашлылык хакында берничә сүз. Ленинчыл эстетика талантка бик зур әһәмият бирә. Талант, матурлык кебек ук, кешегә табигать биргән кадерле бүләк. Ләкин талант матурлык кына түгел, талант зуррак, иҗтимагый эчтәлеге белән матурлыктан чагыштыргысыз әһәмиятлерәк. Тик бары зур һәм тырыш хезмәт ярдәмендә чарланган талант һвм социаль тормыш тәҗрибәсе язучыга чынбарлыкны бөтен катлаулыгы белән танып- белергә һәм әдәби образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Талант үткен күзле була, ләкин талантның табигый көченә генә таяну җитми. Талантны тәрбияләргә дә кирәк һәм сәяси яктан, һәм профессиональ яктан өзлексез чарларга, чыныктырырга, иҗтимагый зирәклеген үткенәйтергә кирәк. Иҗтимагый үткен карашлы талант кына чы* талант, шунсыз ул матур уенчыкка әйләнеп кенә калырга мөмкин. Дөньяга дорес карашы булмаган талант — сукыр талант, компассыз талант, ә компассыз хәзерге заманның өермәле тормыш океанында дөрес юл салу кыен.
Буржуаз тәнкыйтьчеләр, талант кемгә, кайсы сыйныфка хезмәт итсә дә, гүзәл бер сыйфат, диләр. Юк, талант тик бары үз халкына, үз сыйныфына бирелеп хезмәт күрсәткәндә генә асыл һәм кадерле сыйфат, дошманнарга каршы үткен кылыч булып күтәрелгәндә генә талант матур. Чын талантны кадерсезләргә, юкка-барга әрәм-ин- рәм итәргә талант иясенең хакы юк, чөнки талант аның хосусый милке түгел. Талаит ул халык байлыгы, халыкка хезмәт итәргә тиеш, өстәвенә бик яхшы, бик талантом хезмәт итәргә тиеш.
Талант, табигый коч буларак, сыйнфый битараф. Талант иясе кем! Ул кайсы сыйныфка хезмәт итмәкче! Кыйбласы кая таба караган! Талантның иҗтимагый активлыгы әнә шуның белән билгеләнә.
Язучы үзенең әсәренә герой итеп кемне сайлый — шушы факт үзе генә дэ бик әһәмиятле. Чөнки әдәби әсәрнең герое гади бер фамилия генә түгел, әдәби герой У" — эстетик категория, мәгълүм бер иҗтимагый шәхес, билгеле бер идеягә инанучы. Үзе сайлаган геройга авторның мөнәсәбәте язучының позициясен билгели: яратамы ул үзенең героен, әллә аңардан көләме, әллә аңа битарафмы! Аның герое бүгенге тормышта нинди урынны тота! Тыкрыклардан гына йөриме ул, әллә олы юлдан барамы! Авторның яратып яза торган мөхите — эшчеләрме, крестьяннармы! Җәмәгать байлыгын бар итүдә ул герой нинди урында! Кашык тотып кына чыгамы, әллә тормышны иҗат итүче актив көчләргә керәме! Язучыга бәя биргәндә шушыларның барсының Д* I әһәмияте бик зур.
Язучы кем турында язса да язсын, тик мавыктыргыч кызык һәм осталарча гым | язсын, дип куеп булмый. Язучыга осталык, әлбәттә, һава кебек кирәк, оста кулы гад"
агачтан да бии матур сәнгать әсәре иҗат итеп бирә, осталыгы такы-токы кеше аңар* дан балта сабы да юынып бирә алмаска мәмкмн.
Безнең укучыларыбыз арасында матур балта сабына алданучылар очрыйлар әле. Матурлыгы, сәнгатьчә оста ашләнгәнлеге эчен балта сабын кукләргә күтәрел мактаучы тәнкыйтьчеләребез дә очраштыргалый. Матурлык алдаучан була, матур ител елмаеп торучының күңелендә ниләр ятканын кинәт кенә тешенел булмый. *
Зурдан кубып, иҗтимагый әһәмиятле темаларны кузгатырга, ләкин материалиы< ботарлап кына атмыйча, осталарча эшләп бирергә талант иясенең генә кулыннан килә.х анда да кыю булса, тормышка уз урамыннан, үз тәрәзәсеннән генә карамаса, кабы-^ гына бикләнеп ятмыйча, кайнап, герләп торган бүгенге тормышның үзәгендә йерсә,^ тик шул чагында гына язучыдан якшы әсәр кетәргә була. £
Кайнап торган тормышны ззләп әллә кая барасы юк, ындыр артында гына нефть-х челәр доньясы яши, Кама буенда зур автомобиль заводы салына. Анда яшьләр, андах мең дә бер терпе характер, анда тулып яткан конфликт |сүз әдәби әсәргә пружина-^ булырлык конфликтлар хакында бара), анда безнең шагыйрьләр яратып яза торгам^ мәхәббәт, анда, китап теле белән әйтсәк, куп кырлы характерлар чыныга, анда олы£ 1 эшне, дәүләт масштабындагы эшләрне башкарырлык кешеләр үсә, ниһаять, анда зур тезелеш, иҗат эше, хезмәт поэзиясе, керәш героикасы, анда безнең булачак китап-
1 ларыбызның каһарманнары, анда безнең тискәре һәм уңай геройларыбыз... Тик күзне2 ' ачыбрак карарга, колакларны торгызыбрак тыңларга гына кирәк. Гадәти кешенең га-< доттан тыш сыйфатларын күрә белергә генә кирәк. u
Язучы үзенең тормышка карашын уңай һәм тискәре геройлар ярдәмендә әйтеп: бирә. Тискәре герой ярдәмендә менәсәбәтие сиздерү ансатрак, ә уңай герой аркы-2 ' лы — кыенрак, ләкин күркәмрәк. Совет язучысы, инкарь итүче булудан бигрәи, рәс*< лаучы, куәтләүче, яклаучы. Инкарь итү асылда җимерүне аңлата. Җимерү белән генәх яшь буыннан яхшы кешеләр тәрбияләп булмый. Кеше рухы эчен барган каты керештә^ җиңим дисәң, яшь буынга үрнәк булырлык зур һәм күркәм характерлар, героин ха* 1 рактерлар бирергә кирәк, ә андый характер безнең шартларда тик бары уңай геройда гына булырга мемкии.
РСФСР азучыларының III съезды әдәбиятта уңай герой мәсьәләсен тагын бор
• тапкыр күтәрде. Без, язучылар, идеология сугышының алдынгы сызыгында керәшәбез. Безнең эш четерек тә, бик җаваплы да. Коммунизм җәмгыятен тезеп җиткерү кем- кор, нинди кешеләр кулына күчәчәк, без нинди алмаш калдырабыз! Бүгенге ашьләргә
' тормышта үзләренә чын урын табарга ничек булышабыз! Китапларыбыздагы уңай геройларыбыз яшь буынны коммунизм рухында тәрбияләрлеи иҗтимагый иешеләр- '■ Met Язучы үз алдына шундый сорауларны куярга тиеш.
Уңай герой кем ул! Ill съездда проза турында доклад сейләүче Михаил Алексеев ■ уңай геройга моидыйрак характеристика бирде: уңай герой ул миием идеалларыма '■ тугралыклы минем янын кешем, минем фикердәшем, миием илтешем. Аның тоска ' матур яки ямьсез булуы ихтимал. Ниндидер кимчелекле сыйфатлары да булырга » мемкин. Ләкин ул безнең идея кешесе, аның кыйбласы безнең кыйбла, аның иылган гамәлләре безнең максатыбызга хезмәт итә. Шуның остенә ул әле иҗтимагый кеше, ягъни ямьсез яки матур кеше генә түгел, ягымлы, агымсыз, сәйкемле яки сойкемсеэ, . юмарт яки саран, ялкау яки тырыш, акыллы яки гадәти иеше генә түгел, ә җәмгыятьнең социаль тормышында җиң сызганып эшләп йәрүче иеше. Икенче терпе әйтсәк, ул
• үз кабырчыгына качып, үзе эчен генә яшәми, ә җәмгыять һәм халык эчен яши.
, Мин монда Алексееяның фикерләрен үземчәрәи сойләп бирдем, яии-яииләрне күп
> куйдым. Асылда уңай герой гел матур, гел сәйкемле. гел акыллы, гел кешелекле
> булса да һич зарар юк. Киресенчә. Тормышта барлык матур һам күркәм сыйфатлар- г иы үзенә җыйган кешеләр азмыни! Язучы үзенең әдәби героен һәр яктай килгән кеше I нтеп күрергә тели икән, аның ихтыяры — күрә бирсен. Тик бу герой катыргыдай , ясаган бер схема яки акыл кече белән генә корыштырылган бер җансыз күләгә генә , булмасын. Аның үз чырае, үз характеры, үз психологик сурәте, үзенчәлекле кызык. < матур, хәтта саер сыйфатлары булсын, тик берәүгә дә охшамаган бер уникум, чудак.
заманыбызга ят бер сәер зат кына булмасын, заманның иң матур сыйфатларым, һич югында каиберләрен, үзендә гәүдәләндерүче, безгә таныш та. таныш т}гел дә кеше булсын. Мондый образны иҗат итү очеи язучының теләее генә җитми, талант һем
бары талант, хезмәт, тик авыр хезмәт белән генә тормыштан, бары тормыштан гын андый образны табарга була.
Безнең азучыларыбыз, бигрәк тә урта буын дип атала торган язучыларның кам берләре, зур активлык белән эшкә тотынып, романнар, повестьлар, поэмалар бирде ләр. Әдәби хезмәттә шактый гына осталык күрсәткән бу иптәшләрнең бер зур кимче леге шул булды, алар күбрәк үз тәҗрибәләренә, уз күргәннәренә таяндылар, нәтюр дә берьяклырак әсәрләр иҗат иттеләр. Язучының уз тормыш тәҗрибәсенә таянш кына язылгон, заман философиясе белән яктыртылмаган әсәрләр күпме генә кызыклы, хәтта сенсацион булмасыннар, чын мәгънәсендәге әдәби вакыйга була алмыймр, ченки әдәбиятның бурычы укучыны кызыксындырырлык җанлы, катлаулы, каршылш- лы образлар бирүдә генә түгел, заманны канәгатьләндерү өчен безнең чорыбызга характерлы уңай яки тискәре яктан, бигрәк тә уңай яктан характерлы образлар кңп итәргә кирәк. Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авыр елларны тасвирлаган керләр гыйбрәт була алалар. Елларның кырыслыгын, кешеләрнең катылыгын күреп тә, ул елларның тирән мәгънәсен шушы кырыслыкка, рәхимсезлеккә генә кайтарып калдырып та, авыр звманның героикасын, романтикасын бирә белмәү, кешеләрне кыерсытылган, мәсхәрәләнгән итеп кенә биреп, шул кешеләрнең рухи каһарманлыгын күрмәү — язучының үз шәхси күзәтүләре белән генә чикләнүеннән килгән дияргә бум. Ченки язучы маңгай күзенә кадалып торган вакыйгаларны күргән, ә шул чуар вакыйгалар астындагы героизмны, халыкның героизмын, дошманны тар-мар иткән героизмны күрмәгән.
Авыр заманнар узды. Авыл бетенләй икенче терле сулый, иске мөнәсәбәтлар урынына яңалары килде: яңа кешеләр, яңа каршылыклар, яңа конфликтлар, яңа проблемалар туды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышы, аның кешеләре, вакыйгалары ничек язылса да язылды, ничек керсә дә әдәбиятыбызга керде (Рафаил Tai- фәтуллин повестьларын, хикәяләрен мактап телгә аласы килә], ә бүгенге авыл, бу- тенге конфликтлар, колхозның бүгенге көне, бүгенге кешеләре әле хәтта очеркларда да рәтләп күренгәннәре юк.
Рәссамнар этюдка йөриләр. Этюд — булачак зур рәсемгә, зур әсәргә әзерлек. Очерк та этюд кебек. Ул язылачак зур әсәр өчен характер, типаж, вакыйга эзләү һвм табу ечен кирәк. Авылны тану, өйрәнү кыеная төште, махсус белем кирәк. Акыл турында бала чактан күңелгә сеңеп калган, искергән, шаблонга әйләнгән карашларны сындырырга кирәк, ә бу ансат эш түгел, караш белән бергә үзеңне дә сындырырга, иске тәҗрибәңне онытырга, яңаларына өйрәнергә мәҗбурсең. Бәлки шуңадыр, безнең бүгенге язучыларыбыз арасында үз заманының Гариф Галиләре юк, Гомәр Бәшир- ләре, Афзал Шамовлары, Мирсәй Әмирләре, Фатих Хосниләре юк. Атилла Расих, авыл темасына куп язган кеше, авылдан галимнәргә, тарихка күчте, авылны ташлады. Авылга мөкиббән киткән, авыл проблемаларына социаль сизгер күңелле булган яңа «авылчыларыбыз» әлегә күренми. Иске авыл, кулаклы авыл хакында үз заманында язучыларыбыз күп яздылар. Заманга битараф, иҗтимагый саңгырау булмыйк дисәк, бүгенге авылдагы зур үзгәрешләр турында уйланырга, бу гыйбрәтле үзгәрешләрне әдәбивт битләренә чыгарырга кирәк. Язучы кеше — уйланучан, анализлар ясаучан кеше, язшы- га шатлана, начарга көенә белүче сизгер җанлы кеше — тормыштагы матур үзгәрешләргә битараф кала алмый.
Бүгенге колхоз авылында, һәрвакыттагы кебек, матур яңалык үзенә юл яра- Анда яңа тип җитәкчеләр үсә, үзенчәлекле, менә дигән колоритлы характерлар барлыкка килә. Тормыш дигәнең чынбарлыкны иҗат итүдән бервакытта да туктап тормый. Авылны яраткан, белгән, авылның мәшәкатьләрен, шатлыкларын күңеленә якын иткән, авылдагы язмышлар, характерлар белән кызыксынган язучы авылдагы бүгенге күңелле үзгәрешләргә салкын гына карап тора алмый, очерклар ярдәмендә башта разведкалар ясап, техникалы заманның яңа кешеләрен өйрәнеп, кешеләр арасындл- гы үзгәргән социаль мөнәсәбәтләрне тикшереп, яңа романнар, повестьлар бирер Д*л өмет итәбез.
Дөньяны кит балыгы сыртында тора дип уйлаган чаклар үтте. Дөнья хезмәт Ж*"- кәсендә тора. Җир йөзендәге бөтен байлык — бәрәңгедән алып реактив самолетларга кадәр — барсы да кул һәм акыл хезмәте белән барлыкка китерелгән. Безнең иң зур хыялларыбыз һәм иң бөек идеалларыбыз хезмәт кече белән тормышка аша. Татар
әдәбиятында хезмәт темасы гомер-гомергә зур урый алып торды. Хезмәт кешесе әсәрләребезиең тел герое булып килде. Моңа кадәр без күбрәк авыл хезмәтем 1здык, чеики азучыларыбыз авылны беләләр, ә завод-фабрика тормышына килгәндә, эезиең күпчелек язучыларыбыз очеи бу тормыш — яңа планета әле.
Нефтьтә эшләүчеләр шул ук крестьяннан «азганя кешеләр булсалар да, алар инде ,5ашка кешеләр: хезмәтләре, психологияләре, гореф-гадәтләре белән ук бүтән. Шул JK вакытта алар безнең шикелле үк кешеләр: аларда да шул ук совет кешесе характеры, шул ук совет кешесе психологиясе, шул ук интереслар, шул ук максат. Ул дстан без барыбыз да бертуган, агай-эне, кардәш... Димәк, һич курыкмыйча эшчеләр ,'емасыиа барып ябышырга була. Була гынв түгел, без ябышырга тиеш, бу безнең бу- зыч, чеики эшче сыйныфның роле республикабызда артканнан арта: эшчеләр бездә .ормыш яңартучы зур социаль коч, иҗат кече, бетен байлык алар кулы белән бар .гтелә, шундый зур иҗат кече язучылар игътибарыннан читтә кала алмый, читләтеп /зарга безнең хакыбыз юк. Халык алдында чиксез җаваплы һәр язучы бу хакта уй- таисын иде һәм үзе ечен нәтиҗәләр чыгарсын иде.
Әдәбият турында суз барганда әдәби тәнкыйтьне кырыйда калдырып узып булмый. (Гәнкыйть — әдәби хәрәкәтнең җитәкчесе, әйдәүчесе, юнәлеш бирүчесе. Әйдәүче !улу очеи тәнкыйтьче тормышны язучыдан да яхшырак белергә тиеш. Интуиция бе- ■әи генә, китаптан алган белем белән генә хокем йортмәскә тиеш.
Бездә бик хәзерлекле тәнкыйтьчеләр бар: олкән буыннан да, урта буыннан да._ ик шулай да басылып чыккан әсәрләрнең күбесе тәнкыйть күрми, чонки тәнкыйть- ■еләребезнсң бүгенге әдәби хәрәкәтне күзәтеп, ейрәнеп барырга вакытлары юк, шар педагоглар, терле вузларда укыталар, язганда да күбрәк үзләре укыта торган /ткәи заман хакында язалар, агымдагы әдәби хәрәкәт тәнкыйтьсез ага бирә. Язучы- ■ар, шагыйрьләр бер-берсе хакында язышырга мәҗбүр булалар. Андый хәлдә сүбь- SKTKB карашлардан, макташулардан котылып булмый. Әлбәттә, язучы турында, ша- ыйрь турында шагыйрь һәм язучы да язарга тиеш, тик бу чын, гыйльми тәнкыйтьне ■лмаштыра алмый. Безгә яшь тәнкыйтьчеләр үстерергә кирәк. Бу эш әдәби журналлар естенә тешә, Язучылар союзының тәнкыйть секциясе җилкәсенә теше.
Булган кадәр тәнкыйтебезнең кимчелеге шул: берәүләрне тәнкыйть еллар буе салкай естендә йертә, икенчеләрне ботенләй телгә алмый, я, башларын чабып, куак ерасына тондыра. Гел тиргәү ишетү яки еллар буе телгә кермәү взучыга үсәргә кома- ■ауласа, гел мактау гына ишетеп тору, гәрчә бу мактау күпмедер дәрәҗәдә хаклы хактау булса дв, язучыны, шагыйрьне рухи яктан сукырайта, масайта, кимчелекләрен ■урмас итә, үсәргә комачаулый. Димәк, мактау ахыр чикте иҗат кешесенә зарар ■итера. Өстәвенә, дифирамб җырлаганда тәнкыйтьче, гыйльми принципларны бер якка ■уеп, симпатия белән антипатия дигән ике принципсыз принципка атланып йори баш- таса, макталучыга гына түгел, гомумән әдәби хәрәкәткә зыян итә. Макталучы, бик күп лаитый башласалар, үзе дә сагаерга тиеш: мактагви булып, тәнкыйтьче үзенә әдәби ■апитал җыймыймы! Яисә мактала торган язучы һәм шагыйрь үзе объектив тәнкыйтьне күтарә алмас ометсеэ картка әйләнеп бармыймы!
Тәнкыйтьне мактау дип кенә белеп, тәнкыйть сүзе ишеткәндә үпкәләүче, дошмаи- а әйләнүче иптәшләрнең исләренә тәшерәсе килә: бүредән курынкай — сарык асра- касын! Гәрчә кайвакытта сарыкларны артыграк ботарласа да, бүре файдалы ерткыч, |>аи һәм тормыш моны һәрдәм әйтә килә.
...Әдәби хезмәтебез һәм язучылар җәмәгатьчелеге алдында торган мәсьәләләр, ■лбэттә, болар белән генә бетми. Ләкин бер мәкаләдә генә аларны күтәреп тә. хәә ■теп тә бетерү момкин түгел. Шуңа күрә мин әлеге фикерләремне әйтү беләи чик- зәнерго булдым.
Барлык хезмәт ияләре кебек, без, язучылар да, партиябезнең XXIV съездын яңа оңади хезмәтләребез белән каршыларга тырышабыз.