«ОҖМАХ»ка СӘЯХӘТ
Сулда—Африка ярлары
Кайчагында кечкенә генә бер вакыйга да синең теге яки бу кеше турында инде ныгып барган фикерләреңне чәлпәрәмә китерә.
Матрос В. миндә башта әйбәт тәэсир калдырды. Мин аны бернинди хәйләсез, киң күңелле, авыл кешеләренә хас булдыклы, аек акыллы, һәр нәрсәне файдалы булырлык итеп, уйлап кына эшләүче кеше дип күңелемә беркетә башлаган идем инде. Ул безнең Чарлнк турында бетен кешедән дә күбрәк кайгырта. Көчекне иң яраткан ашамлык — тозлы кыяр белән сыйлый, аңа чи йомырка эчертә, арыш ипиеннән сохари киптерә. В. палубадагыларның барысыннан да өлкәнрәк — ул инде утызның теге ягында, ике бала атасы. Аның эшләвен карап торуы үзе бер гомер хәрәкәтләре салмак, ләкин эшне тиз һәм җиренә җиткереп башкара. Күгәрек чистарта башласа, җиһазларның иң кыен урыннарына кадәр кереп, бер генә тап калдырмыйча ялт иттереп куя. Бортны буяганда пумаланы кыл өстендә йөрткән кебек төгәл йөртә һәм, бераз буягач, бер-ике адым артка чигенеп үз эшенә сокланып карап тора. Кыскасы, бетмәс-төкәнмәс палуба эшләре остасы ул. һәм менә мин аны
1 Дәвамы. Башы икенче санда,
Латакиядә, базар почмагындагы үтмәс товарлар яки, бездәгечә әйтсәк, бәясе төшерелгән әйберләр сатыла торган бер кибеттә күрәм. Ул кара җирлеккә юл-юл булып төрле төстәге ялтыравык җепләр төшкән япон тукымасы сайлап тора. (Диңгезчеләр бу тукыманы «оек» дип йөртәләр. Одесса чегәннәре аннан гаять дәрәҗәдә модалы һәм, минем карашымча, гаять дәрәҗәдә зәвыксыз галстуклар тегеп саталар.) В. тукыма ки- сәкләрен бер-бер артлы кулына ала, тартып-тартып ныклыгын тикшерә, яктыга куеп карый һәм кызып-кызып сатулаша. Ул бу эшне шул кадәр бирелеп эшли ки, хәтта тирә-ягында кемнәр бар икәнен дә күрмәс дәрәҗәгә килә, куллары калтырый, күзләре ялт-йолт итә башлый. Үз корабымдагы диңгезченең бу кыланышыннан мин уңайсызланып куям һәм аңа күренмичә генә кибеттән чыгып китәргә мәҗбүр булам.
Соңыннан миңа В.ның кооператив квартирага акча җыюы турында сөйләделәр. Чит илләргә йөзгәндә диңгезчеләргә валюта 1 бирелә. Атналар буе тукталышсыз килгәндә шактый гына җыелган акчага диңгезчеләр төрле истәлекле әйберләр, бүләкләр алалар. Ә менә В. шикелле кайберәүләр шушы мөмкинлекне илгә кайткач акча җыю өчен файдаланалар. (Әлбәттә, таможня нормаларын бозмыйча...)
В.ның бу эшен ничек бәяләргә? Фатир алырга теләү бик табигый теләк. В. урламый, үз куллары белән эшләп тапкан акчага сатып ала. Чит ил диңгезчеләре бу эшне тулысыңча законлы рәвештә акча табу юлы дип исәплиләр икән. Ләкин бит ул чит ил диңгезчеләре! Мондый юл белән акча җыю, нинди генә изге теләкләр белән эшләнсә дә, күңелдә ниндидер ямьсез тойгы калдыра.
Шул ук В. турында миңа тагын бер нәрсә сөйләделәр. Җәлилчелэр беренче мәртәбә Берләшкән Гарәп Республикасына килгәч, борынгы пирамидаларга экскурсия оештырырга уйлыйлар, һәркемнән берничә фунт акча җыеп махсус автобус яллыйлар. Ә В. ниндидер чүпрәкләр сатып алуны артьпрак күрә, экскурсиягә бармый.
Латакиядә булган тагы бер вакыйга истә калды.
Төшке аштан соң берәүләр каюталарында черем итеп яталар, икенче берәүләр капитан белән ярга чыгып киткәннәр. Шул чакта «Җәлил» янына бер көймә йөзеп килде. Көймәдәге ике кара гарәп егете, бер шешә гарәп брэндие күрсәтеп, бездән такта сорыйлар (Сүриядә агач бик кыйммәт.) Ә безнең палубада йөк бушатканнан соң калган терәткеч такталар һәм бүрәнәләр бар иде. Трап янында вахтада торучы матрос Редько дусты Кожиновка кычкыра:
— Коля, ыргыт шунда бер-ике такта, зинһар, үз юлларында булсыннар.
Кожинов, әлбәттә, икене генә түгел, ә күбрәк ыргыта. Гарәпләр ярты көймә диярлек такта төяделәр. Дөрес, без ачык диңгезгә чыккач, бу чүп-чарны барыбер ыргытып калдырган булыр идек, порт суына ыргытырга ярамаганга гына палубада калган иде ул. Гарәпләр исә Шатлыкларыннан биемиләр генә һәм, куллары белән ишарәләп, бау төшерүне сорыйлар. Кожинов каяндыр бер бәйләм бау табып алды да очын тегеләргә ыргытты. Көймәдәгеләр шешә шуып төшмәсен өчен җайлабрак бәйләргә генә тотынганнар иде, каяндыр матрос Кошечкин килеп чыкты да ачу белән бауны тартып та алды. Гарәп малайлары эшнең нәрсәдә икәнлеген аңламыйча яңадан бауны төшерүне сорый башладылар.
— Син нәрсә? — ди Кожинов Кошечкинга.
— Шулай! — дип кырт кисте тегесе,— спекуляция белән шөгыльлән* ми тор әле.
' Валюта —теләса кайсы ил акчасына алыштырыла торган акча.
— Менә инде, дип каршы килә Кожинов.— Нинди спекуляция булсын бу? Без аларга бүләк иттек, алар да моңа бүләк белән'җавап бирергә телиләр. Такталарны барыбер диңгезгә ыргытачакбыз ич...
Ләкин Кошечкин һаман үзенекен итте:
— Такталарны бир, аңа сүзем юк, ләкин шешәне алма. Чөнки бу спекуляциягә керә.
Шуннан Кожинов, җиде-сигез катлы итеп сүгенеп, тегене иңбашы белән этеп җибәрде дә, бауны тартып алып яңадан аска ыргыта башлады. Гарәп малайлары аста берни дә аңламыйча һаман бау сорап кыбырсыйлар.
Баштан Кошечкин Кожнновның бау тоткан кулын җибәрмәскә тырышып карады, аннары, эш җитдигә килеп терәлгәч, кискен генә әйтеп куйды:
— Шешәне алсан, остага әйтәм!
һәм аның йөзенә караганда, чыннан да, әйтәчәге күренеп тора иде. Шуннан Кожинов сүгенеп бер төкерде дә («Тончыгып кит шул шешәң белән, аннан башка да яшәрбез әле...» янәсе) бау бәйләмен ачу белән бер якка ыргытып, зур-зур атлап китеп барды. Ә Кошечкин әле һаман шешәне бирмичә китеп барырга теләмәгән гарәп малайларын куа калды. Гарәпләр аның нигә болай кылануларын һич тә анлый алмыйча бераз гаҗәпләнеп тордылар да, ярый, аямасагыз алмассыз инде, без ана ничек тә урын табарбыз дигән сыман, кораб яныннан китеп бардылар.
Әгәр дә мин роман яки повесть язсам. Кожнновны кире, Кошечкин- иы уңай герой итеп сурәтләп маташкан булыр идем, бәлки. Ләкин тор< мышта мәсьәләләр катлаулырак шул. Нәкъ менә Кожинов — корабта лн киң күңелле, шәхси файдага төкереп тә бирми торган кешеләрнең берсе. Ә Кошечкин әле яңа кеше, ул элек кит аулау корабларында йөзгән, анда комсомол секретаре булган һәм монда гади диңгезчеләрнең аиын белән хисаплашмауларын яратып бетерми. Күптән түгел булып үткән комсомол җыелышында ул, үзе өчен яңа булган эшләрнең үзенчәлекләрен белмәгән көенчә, «Җәлилждә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү турында бик озын итеп нотык сөйләгән иде. Комсомоллар аның чыгышын хупламадылар (үзен-үзе күрсәтергә тырышканын аңладылар булса кирәк) һәм аны бюро составына да сайламадылар. Шуңа күрә әлеге кечкенә вакыйгада аның ни өчен тырышуын аңлап бетерүе дә кыен иде —әллә чыннан да намуслы ул, әллә данга гына омтыламы?
Латакнядән кузгалып, юлыбызны дәвам итәбез. Безгә туп-туры көнчыгышка барырга кирәк булса да, без нәкъ көнбатышка таба йөзәргә мажбүрбез. Сүәеш каналы янәшәдә генә, ләкин ул ябык һәм тиз генә ачылуга өмет тә юк. Моннан ике ел элек «Муса Җәлил», Израиль гаскәрләренең кораллы һөҗүменнән берничә генә сәгать алдан, корабларның соңгы кәрваны белән Сүәеш аша үтеп киткән. Дөньякүләм әһәмиятле бу каналны Израиль ябып ук куяр дип ул чакта беркем дә башына китермәгән. Ләкин бу юньсезлек эшләнде. Канал инде ике елдан артык 1МК тора, юшкын һәм ком утырудан аның төбе һаман саега бара.
Диңгезчеләр әйтмешли, «чабата тирәли әйләнәбез» (Африка материгын әйләнеп узабыз, дигәннәре). Ә бу «чабата» көньяк ярымшарның яртысына кадәр сузылган! «Җәлил» хәтле «Җәлиләнең көчле моторларын тулы көченә эшләткәндә дә, безнең юлыбыз 22 тәүлеккә озая. Кайту юлына чыккач, «чабатаны» урау тагын шул кадәр вакыт сорый. Ә безнең корабны бер тәүлек эшләтеп тору гына да дәүләткә алтын белән еч мең ярым сумга төшә!
Без күбекләнеп торган зәңгәр киңлеккә омтылабыз.
Юлдашларыбыз — жил һәм биткә чәчрәп торган тозлы тамчылар.
Зәңгәрсу диңгез күгенә ак күбектәй болыт җилкәннәре эленгән. Офыкта кораб морҗалары төтенли һәм балыкчы көймәләренең пытырдавы ишетелеп-ишетелеп китә.
Безне бер көтү дельфин озата килә. Алар бер мизгелгә генә ялтыравык кара сыртларын һәм төрек хәнҗәре сыман кәкре йөзгечләрен күрсәтеп, дулкыннар арасында әүмәкләнәләр, дуңгыз балалары кебек акрын гына пошкыралар. Кораб борыныннан ике-өч метр гына алда, бауга бәйләнгәндәй тип-тигез ара калдырып, бер матур, мәһабәт дельфин йөзеп бара. Менә-менә корабның тимер гәүдәсе аны куып җитәр дә бу гүзәл җан иясен сытып китәр шикелле тоела. Ләкин дельфин үзенең көченә һәм җитезлегенә ышана булса кирәк — һич тә исе китмичә ансат кына йөзә бирә. Дельфиннар шактый озак, берәр сәгать чамасы безнең белән йөзеп баралар. Аннары алар кинәт кенә көтүләре белән читкә борылалар да артта калалар. Бары тик акчарлаклар гына элеккечә безнең өстә уйнаклый-уйнаклый очалар.
Сул якта, нәкъ офык читендә, сыек шәмәхә болытлар сузылып киткән. Алар астында болыт күләгәсе сыман куе шәмәхә төшкән озын сызык төсмерләнә. Монсы инде ерак Африка ярлары. Коры көньяк җиле эсселектән кызган ташлы чүлләр сулышын алып килә.
» * *
Кечкенә генә социологик тикшеренү уздырдым.
Безнең корабта барлыгы 52 кеше бар: 47 экипаж члены, 4 практикант һәм мин.
Экипаж членнары хезмәт вазифалары буенча түбәндәгечә бүленәләр:
Капитан.
Капитанның беренче ярдәмчесе яки замполит, корабта политик- агарту эшләренә җаваплы кеше.
Капитанның баш ярдәмчесе, палуба командасы һәм корабтагы бөтен админпстратпв-хуҗалык эшләре өчен җавап бирүче. Ул беренче штурман вахтасында тора.
Икенче, өченче һәм дүртенче штурманнар.
Кораб врачы.
Рация начальнигы.
Радист.
Боцман.
11 матрос.
Баш механик, диңгезчеләр телендә — «бабай», бөтен машина командасы өчен җаваплы кеше. Машина командасына «бабай»дан башка түбәндәгеләр керә:
Икенче, өченче һәм ике дүртенче механиклар.
Дүртенче механикның дублеры.
Электромеханик.
Өч электрик.
Токарь.
10 моторист.
Корабта көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр»
Баш пешекче.
Икмәк пешерүче.
Буфетчы.
Дневальный.
Җыештыручы.
Шулай итеп, экипаж членнарының күбесе квалификацияле белгечләр. Матрос булу үзе дә шактый катлаулы хезмәт, шуның өстенә, һәр диңгезченең диярлек тагын өстәмә берәр вазифасы була. Алар арасында берничә рулевой (шуларның берсе баш рулевой), балта остасы (ул үзенә күрә боцманның беренче ярдәмчесе һәм урынбасары да), әртилче (ул азык-төлек кабул итә һәм бүлә, диңгезчеләргә шырпы, тәмәке, мине- ♦ раль сулар, соклар һәм башка төрле вак-төяк әйберләр җибәреп тора), н киномеханик, китапханәче һәм башкалар бар.
Женес буенча: 48 ир-зат һәм 4 хатын-кыз. 3
Милләте буенча: 44 рус, 5 украин, 1 татар, 1 әзербәйжан, 1 еврей. . Шулай итеп, безнең милли состав бик үк чуар түгел. Бу — диңгезчеләр- ней күбесе одессалылар булу белән аңлатыла.
«Муса Җәлил» экипажы членнарының уртача яше 28 тирәсе... s
Безнең корабта иң карт кеше — электромеханик Георгий Степанович § 'Алферов, аңа 52 яшь. Шунсы игътибарга лаек, безнең арада ул иң шат ’ күнслле һәм күтәренке рухлы кеше. л
Иң яшь диңгезче — практикант Кириченко. Шушы көннәрдә аңа 17 яшь тула.
Кырыктан иллегә кадәр 5 кеше (замполит, баш механик һәм өч хатын-кыз).
Егерме яшьтән түбәннәр дә бишәү—дүрт практикант һәм пешекче Надя. Аларның барысына да 17—18 яшь.
Штурманнарның күбесе утыз белән кырык арасында. Утыз тирәсендә- геләр күбрәк. Мәсәлән, капитанга — 36, баш ярдәмчегә — 32, икенче штурманга — 30, дүртенче штурманга — 27 яшь.
Матрос һәм мотористларның күбесе егерме белән утыз арасында, кайберләре генә утыздан узган.
Белем буенча:
Тәмамланган югары белемле 12 кеше (капитан, беренче һәм баш ярдәмчеләр, баш механик, доктор, механикларның барысы да, электромеханик һәм электрикларның берсе — аны озакламый башка корабка электромеханик итеп күчерергә тиешләр. Дүртенче штурманның дублеры буларак, мин үземне дә шушында кертәм).
Югары уку йортларында өч кеше укый (икенче штурман, рация начальнигы һәм бер моторист. Моннан тыш, безнең дневальная тәмамланмаган югары белемле).
10 кеше махсус урта белемле. Өченче һәм дүртенче штурманнар, дүртенче механик дублеры, бер электрик һәм дүрт моторист диңгез училищесы тәмамлаганнар. Бу училищеның программасы нигездә югары уку йортыныкыннан аз аерыла һәм аның уку срогы да шулайрак— ун классны тәмамлагач 4 ел укырга. Шеф-пешекче аш-су осталыгы буенча махсус урта белем алган. Хәтта җыештыручыбыз да махсус урта техник белем алган кеше.
Махсус урта белем бирүче уку йортларында 9 кеше укый — боцман, икс моторист һәм дүрт практикант. Пешекче Надя унынчыдан соң аш-су осталары училищесында укый. Матрос Виктор Редько техникумның •ченче курсыннан китеп барган. Шулай итеп, бездә тәмамланмаган махсус урта белемле ун кеше булып чыга.
13 кеше 10 яки II класс тәмамлаганнар. Аларның күпчелеге укуларын дәвам иттерергә уйлый. Кайберәүләр бу көздән үк югары яки махсус урта белем бирүче уку йортларына гариза бирергә хәзерләнәләр.
Корабта өч кенә кеше тәмамланмаган урга белемле. Матрослар ярасыннан берсе 8, икенчесе 9 класс тәмамлаган һәм буфетчыбыз Нина Андреевна кайчандыр жнде еллык мәктәпне тәмамлаган булган. Матросларның икесе дә урта белем алырга уйлыйлар, бары тик Нина Андреевна гына, мина соң инде, дип кул селти.
РАФАЭЛЬ МОСТАФПН
Шулап итеп, оелем ягыннан кораб экипажының гомуми хәле түбәндәгечә:
Югары һәм тәмамланмаган югары белемлеләр — 16 кеше, ягъни экипажның 30 проценттан артыгы;
Махсус урта һәм тәмамланмаган махсус урта белемлеләр — 20 кеше ягъни 40 процент чамасы;
Гомуми белем бирүче урта мәктәп тәмамлаучылар — 13 кеше, ягъни 25 процент тирәсе;
Тәмамланмаган гомуми урта белемлеләр — 3 кеше, ягъни түгәрәкләп алганда 5 процент чамасы.
Кичә мин туган көнемне Урта диңгезнең зәңгәр киңлекләрендә каршыладым. Мин бу турыда беркемгә дә әйтмәгән идем, ләкин, исемлектән карап белгәннәр дә, иртәнге аш вакытында мине радио аша котладылар. Доктор: «Сиңа туксан яшеңдә генә минем коллегаларыма мөрәҗәгать итәргә язсын...» — дип шаярта. Штурманнар, матрослар, мотористлар килеп кулымны кысалар. Кичке чәйгә баш пешекче минем лсем-фамилиямнең баш хәрефләре язылган купшы торт пешереп китерде. Мин кинәт дулкынланып киттем. Тортны кают-компаниядәгеләй белән бүлештек. Монда һәр кешенең туган көнен шулай билгеләп үтәләр икән.
...Миңа 38 яшь. Күпме бу яки азмы? Практикант Кириченко өчен инде мин бар тормышы артта калган өлкән бер кеше. Ләкин мин әле үз җилкәмдә узган гомер авырлыгын тоймыйм... Киресенчә, миңа тормышның иң кызыктыргыч, иң мавыктыргыч мизгелләре алдадыр шикелле тоела. Мин әле зур планнар корам, киләчәк тормышның ерак офыкларына омтылган хыялларымнан баш тартмыйм. Дөрес, бәлки мин аларны тормышка ашыра да алмам. Дөньяда бар хыяллар да жиңү белән генә очланмыйлар. Ләкин әле аларның тормышка ашмавына ниндидер башка сәбәпләр сәбәп булу — җиңелү дигән сүз түгел. Үз максатыңнан үзең баш тарту, үсмерчак хыялларыңнан чигенү, элекке идеалларга хыянәт итү — менә болар инде чын мәгънәсендә җиңелү. Тәндә җан бар чагында кеше хыялланырга, нәрсәгә дә булса омтылырга тиеш. Тормыш ул — хәрәкәт. Туры фәлсәфи мәгънәсендә дә, күчермә мәгънәсендә дә бу шулай. Тормыш ул материя хәрәкәтенең бер формасы. Бу хәрәкәтнең тукталуы — тәнең никадәр генә сау-таза булса да, сине рухи үлемгә алып килә. татькә чигереп куйдык. Кызык, бүген инде бер мәртәбә сәгать сигез тулган иде, менә тагын сигез тулып килә. Мин гомеремдә беренче тапкыр бер үк сәгатьтә ике тапкыр яшим. Монда әллә ниткән маҗаралы хыялларга бирелергә була: әйтик, планетаара сәяхәт вакытында кеше бер үк айны, елны, берничә елны икешәр мәртәбә яшәргә мөмкин. Әгәр ♦ дә хешегә, элеккеге тәҗрибәсе булган хәлдә, бер яшәгән гомерен икенче кат яшәп карарга мөмкинлек бирсән, ниндирәк тормыш килеп чыгар иде сон? Менә, мәсәлән,.әгәр миңа былтыргы елны яңадан яшәп карарга мөмкин булса?.. Әмма узган гомергә кире кайтып төзәтмәләр кертеп булмый шул. Димәк ки, баштан узганнарың өчен кызармаслык итеп яши белергә кирәк
Атлантикага чыгабыз. Беренче давыл
Гибралтардагы Британ крепосте. Ерактан ике үркәчле дөягә охшап күренгән гаять зур кыя. Тауның яңгыр сулары агып төшә торган ягы, яртылаш цементланып, су саклагычка әверелдерелгән — Гибралтарда табигый су чыганаклары җитешми. Күккә ашкан телевизор һәм радио антенналары артында, кыя белән материк тоташкан тар гына урында аэродром эшләнгән. Анда әледән-әле хәрби самолетлар төшеп утыра. Кыя итәгендә чиста гына ак өйләр, кызыл кирпечтән салынган казармалар, бетоннан эшләнгән яр буе ныгытмалары. Бухтада хәрби кораблар тора.
Диңгездә егерменче көнем.
Двигатель бер көйгә генә гөрләп эшли бирә. Шлюпкаларга ябылган киндерне җил шапылдата. Ашханәдә савыт-саба шалтыравы ишетелә— кичке ашка хәзерләнәләр. Минем астагы каюта радиосыннан дәртле марш яңгырый. Рубкага җыелган штурманнар нәрсә турындадыр кызып кызып бәхәсләшәләр.
Диңгезнең җнңелчә зәңгәрлеге акрынлап көлсу төскә керә бара. Жил күзгә күренеп сафлана, кер юу тактасы сыман сырлы-сырлы су •стеннән күбек сыртлы тар дулкыннар еракларга сузылып китә. Бу инде — Атлантнк океан.
Иллюминатор каршыннан Испаниянең таулы ярлары, ак таштан
«ОҖМАХ» КЛ сәяхәт
төзелгән чиста шәһәрләре, вакыт жилләре белән каралып беткән борынгы заман хәрабәләре үтеп китә...
Көн караңгылана. Яр буе утлары яктырткыч бөҗәкләр кебек җемелдиләр. Җил төн караңгылыгы аша ниндидер моңлы авазлар китерә. Алар миңа испан моңы булып тоелалар.
*
* *
— Я, котлыйм,— диде миңа капитан.— Сезгә беренче сугышчан чыныгу алу мөмкинлеге булырга тора, һава торышы турындагы соңгы мәгълүматларга караганда, безгә каршы көчле давыл килә. Канар утраулары тирәсендә безне эләктерер, ахры...
Алты сәгатьтән соң яңа хәбәр алдык — Азор утрауларыннан килүче давыл кинәт кенә төньякка борылган да Бискай култыгына табан юнәлгән. Мин җиңел сулап куйдым, ләкин иртәрәк шатланганмын икән. Давыл күтәргән биек, текә дулкын барыбер безне куып җитте Һәм мин гомеремдә беренче мәртәбә үле чайкалуның нәрсә икәнен аңладым...
Җил юк диярлек, күк йөзе сорыланып тора. Су өсте майлы япма җәелгән сыман ялтырый, һәм офыкның буеннан буена сузылган ике-өч катлы йорт биеклегендәге зур, салмак дулкыннар бер-бер артлы безгә таба тәгәрәп киләләр. Без аларга ян белән барабыз һәм кораб акрын-акрын уңга-сулга чайкала башлый. Чайкалу һәр яңа дулкын бәрелгән саен көчәйгәннән көчәя бара. Аяк астындагы палуба чайкала, чыгыр мачталары, антенналар, кораб морҗасы һавада ярым түгәрәк ясап яктан-якка авышалар. Күктәге соры болыт кисәкләре кинәт кенә өскә очып менеп китә, аннары упкынга төшеп югала, яңадан күккә омтыла. Аксыл-сары кояш түгәрәге, болытларга ияреп, сәгать теле сыман як-якка селкенеп тора.
Башта бу тирбәлү хәтта рәхәт кебек. Әйтерсең лә коточкыч зур таганда атынасың — йөрәкләр дәртләнеп китә. Ләкин озакламый бу рәхәтлек туйдыра башлый. Ә палуба һаман биегрәк менә-менә атына бирә... Инде таганны тизрәк туктатасы, аннан төшәсе килә, ләкин кая төшәсең? Баш томанлана һәм авырая, маңгайга салкын тир бәреп чыга, күңел болгана башлый... Ә таган һаман саен ныграк атына...
Булдыра алган җирдә ике аяклап, булдыра алмаганда дүрт аяклап каютага таба юнәлдем. Кинәт палуба минем аякларым астыннан каядыр төшеп китте, траплар үрә торып бастылар. Мин, тәгәрәп китмәс өчен, тизрәк шуларны кочаклап алдым һәм нәрсәгәдер башым_ белән килеп бәрелдем, һич «тиктормас» палуба буйлап бару бөтенләй мөмкин булмый башлады. Шулай да абына-мүкәли каютага кайтып җиттем. Башта юынгычка килеп биткә кушучлап җылымса су сиптем дә көзгегә карадым Аннан миңа газапланудан яшел-зәңгәр төскә кергән, күзләре яшь белән тулган ямьсез йөз карап тора иде. Шуннан ыңгырашып ятагыма аудым.
Минем янга доктор кергәндә көн инде кичкә авышкан иде. Ул керү белән шаярта да башлады: «Монда бер язучы җан биреп ята, диләр. Дөресме бу?» — ди. Минем хәтта аңа елмаеп җавап бирергә дә хәлем юк. «Я-я-я,— ди доктор, мине караган булып,— монда симулянтлык чиренең бөтен билгеләре дә бар, ә шуларның иң әшәкесе — юмор хисен югалту». Ул минем генә газапланмавымны, әле тагын дүрт практикантның, замполитның һәм яңа дневальныйның үз каюталарында кисеп ташлаган агачлар шикелле селкенә дә алмыйча ятуларын әйтеп мине ты-нычландыра. Төшке ашка да, кичке ашка да килмәгән өчен ачуланып та ала: «Диңгез авыруыннан иң шәп дару — ашау»,— ди ул. Мина берничә төймә дару бирә, кайчакта ярдәме тия, янәсе. Ләкин барыбер мин ул даруларны эчә алмадым. Таң алдыннан гына тәмам хәлсезләнеп тынгысыз йокыга талганмын.
Чайкалу вакытында да яшәп була икән. Дөрес, авызлан көн буе бакыр тәме килә, баш махмырдагы шикелле авыр, йомшарган аяк буыннары сине тыңларга теләми. Ләкин бу инде кичәгегә караганда яхшырак, күп мәртәбәләр яхшырак. Әкренләп бертуктаусыз чайкалып торучы палубада йөрергә дә өйрәнеп киләм. Бу бик ансат эш түгел икән. Кичә мин егылмаска тырышып, кораб кая авышса, шунда таба ава идем. Шуяа күрә башымны да бәргәнмен. Ә монда киресенчә кирәк икән — аякларны жәеп басарга да корабка капма-каршы якка авышырга. Идән унга китсә, сулга ау, сулга китсә — унга. Шунсы да бар. бер өйрәнгәч бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга икән, каяле, бу якка авыйм дип уйлап та тормыйсын.
Җилпен көче инде жиде-сигез баллга житте. Антенна чыбыклары сызгыра һәм кыл кебек тартыла. Ун як борттан тау чишмәседәй чәчрәп дулкын күтәрелә һәм ысылдап палуба буйлап ага. Палуба өстенә ак күбекләр утырып кала. Акчарлаклар кычкыра-кычкыра безгә ияреп баралар, күбекләнеп кайнап торган дулкын сыртларына утырып-утырып алалар. Аларның тавышы үзәк өзгеч сагышлы һәм моңсу. Акчарлаклар—суга баткан диңгезчеләр жаны алар, дигән сүз юктан гына тума-ган, күрәсең.
ч
Кызыл почмак. «Кәжәче»ләр дәртләнеп шакы-шокы домино сугалар һәм иренеп кенә сөйләшәләр. э
— Менә бу жил, ичмасам... <
— Нинди жил? һава әйбәт ләбаса... х
— Әйе, нәкъ безнең тормышыбыз кебек, «шәп» инде...
Мин радиоланы кабызам да татар халык жырлары язылган пластинканы куям. Котырынган Атлантика сулары өстендә Илһам Шаки- ровныц көчле баритоны яңгырый. Кызыл почмакта утыручылар бердән тынып калалар һәм жыр тыңлыйлар.
Акрыи-акрын диңгезче хезмәтенең никадәр авыр икәнен аңлый барам. Менә психологик ягын гына алып карыйк. Кичләрен, бигрәк тә һава торышы бүгенгедәй әшәке булган көннәрдә, кая ла булса барасы, бераз гына башка берәр нәрсә белән шөгыльләнәсе, кафеда тыныч кына кофе эчеп, таныш булмаган кешеләрне күреп утырасы килә. Ә монда синең дөньяң берничә дистә квадрат метр белән чикләнә. Шуңа күрә һәркем нинди дә булса яна шөгыль эзли. Берәү нәрсәдер юныша, берсе кокос чикләвеге кабыгыннан әллә ниләр кыландырып тәмәке квле кага торган савыт ясый, икенче берәүләр имтиханнарга әзерләнә, кайберәүләр домино сугалар яки шахмат-шашка белән женләнәләр. Электрик Дышловенко үзенең попугаен сөйләшергә өйрәтә. Попугай инде «исәнме». <сау бул» дигән сүзләрне һәм. бераз сакауланып булса ла, «Кокочка» дип үз исемен әйтә ала. Икенче механик Анатолий Шер- батюк кичләр буе китаптан баш күтәрми. Ләкин ул. кайберәүләр кебек, кулына нәрсә эләкте, шуны укымый, ә бары тик Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбиятны гына, бигрәк тә истәлекләрне укый. Аның белән сөйләшүе кызык, ләкин шактый кыен —үзе ятлап бетергән искиткеч күп исемнәрне һәм даталарны тезә генә. Җәлил темасы буенча эшләгәнгә күрә мина да сугыш турында байтак укырга туры килде, шулай да бу мәсьәләдә мин Анатолий Петровичтан калышам икән әле. Куен дэфтэ- ремә берничә китап исемен язып алдым — ярга кайткач укырга кирәк булыр.
.ОҖМАХ. КА СӘЯХӘТ
Давылга һәм каршы агымнарга очравыбызга карамастан, тизлек» киметмибез — сәгатенә уртача унсигез ярым узел барабыз. Тизлек» арттырмыйча гына Англия, Франция, Италия, Норвегия кораблары! узып китәбез. Бу вакыт эчендә безне нибары өч мәртәбә генә узып кит теләр һәм аларнын өчесе дә Америка кораблары. Капитан: «Нишлисе! бит инде? Аларнын двигателе безнекенә караганда бер ярым мәртәбәг; көчлерәк. Алар әле двигательләрне тулы көченә эшләтмиләр»,—диа кулын гына селки. Ә «чиф» америкалылар узып киткән саен шартлар дай булып кала: «Ай, бу америкалыларны... Күзгә төтен җибәрергә яра талар да инде... Ярый, ашыкмагыз әле, без дә сезгә күрсәтербез!..» Әгә[ дә шул чакта баш механик рубкада булса, баш ярдәмче аны котырп башлый: «Нәрсә, бабай, әллә кочегаркаңны бераз кыздыра төшәсеяме; Безгә бит тизлекне нибары ярты узелга гына арттырырга кирәк, һә» без аларга бирешмәячәкбез»,— ди. Ләкин «бабай» сәер итеп елмай кына куя: «Ярамый... Режим бит... Нигә мина машинаны артыгын ко чәндерергә?.. Ә син борчылма, Зонд бугазына без барыбер алардаг алда барып җитәбез... Ашыккан ашка пешкән, ди, ашыга бирсеннәр..л һәр вахта азагында капитан штурманнарга бер үк сорауны бирә: «Күпме юл уздың?» Җавабына карап ул аңа яки канәгатьләнүен белдереп баш кага, яки: «Нишләп алай аз? Дүртенче булып дүртенче дә синнән күбрәк юл үтте»,— дип тегене оялтып куя яки: «Кайда икәнлегебезне билгеләми тор әле, кичтән үзем карармын...» — дип мыгырдана гына.
Без инде күптән ачык океанга чыктык һәм җир шарының кайсы ноктасында икәнлегебезне сектан ярдәмендә кояшка һәм йолдызларга карая кына билгелибез. Бу эш шактый катлаулы. Күктә беренче якты йолдыз кабынган һәм офык төн караңгылыгына күмелеп өлгермәгән бер кыска гына вакыт эчендә сектан окулярына өч йолдызны эләктерергә дә алар- ның офык өстендә ни биеклектә икәнен билгеләп калырга кирәк. Аннав соң инде катлаулы хисаплаулар башлана. Ләкин иң төгәл исәпләгәид; дә ике-өч мильгә ялгышу котылгысыз. Шуңа күрә капитан корабны! кайсы ноктада икәнлеген берничә тапкыр тикшергәннән соң гына билгеләп куя.
*
* ♦
— Экипаж игътибарына! Әһәмиятле хәбәр тапшырабыз! Сигез сәгзп утыз минутта ашханәдә яна нәфис фильм куелачак. Кабатлыйм...
Мин дүртенче штурманның тавышын танып елмаеп куям. Ул һәр вакыт Левитанга охшатып сөйләргә тырыша. Туйдырып бетергән китап ны читкә атам да, аска төшеп, киномеханик Пивоваренко будкасын! сугылам.
— Бүгенгә нәрсә таптыгыз анда. Витя?
— Кайсы булыр әле, мин өчне сайлап куйдым: «Көнчыгыш коридо ры», «Әһәмиятле дәлил» һәм «Малиновкадагы туй». Капитанны көтә без...
— Соң бит инде «Малиновкадагы туй»ны ике тапкыр күрсәттек!
— Булса ни... Егетләрнең тагын карыйсылары килә...
Капитанны көткән арада Пивоваренко егетләргә гамәлдән чыгарыл ган иске кинотасмалардан җыйган үз киножурналын күрсәтә тора. Б; шул кадәр кызык һәм үзенчәлекле күренеш, минем әле мондый кнво журналны гомеремдә дә күргәнем юк иде.
Өстәл өсте кебек тип-тигез, иксез-чиксез дала буйлап өстенә ки: итәкле чапан, башына озын йонлы бүрек кигән кәжә сакаллы казак карты бара. Менә ул туктала да гаҗәпләнеп чүгәләп куя һәм экрана кинәт кенә дәртле чегән биюе башлана. Биючеләр кычкыралар, сызгы ралар, иңбашларын калтыраталар, дөбер-дөбер барабан сугалар Һэ1 гитара чиртәләр. Казакъ карты башын чайкап юлын дәвам итә. Ул кинә
кеяә биек таулар башына менә, бер атлауда зур-зур елгаларны кичә һәм янадан шаккатып авызын ачып кала. Бу юлы экранда Италиянең i ниндидер неореалистик фильмыннан шук бер күренеш башлана. Нәрсәгәдер ачуланган халык төркеме бер кызның йокы бүлмәсенә бәреп керә. Кыз акрын-акрын гына, теләр-теләмәс кенә кыска одеалын тартып шәрә күкрәген яба, ләкин шул вакытта аның аяклары, ботлары ачыла бара. Карт казакъ һаман юлын дәвам итә һәм әле Париждагы ялангач ботлы кызлар тулы төнге барга килеп эләгә, әле пляжга килеп чыга, әле бер егетнең яшь кызга бәйләнүен ошатмыйча карап тора. Бу кино- I журналда чарльстон һәм румба бииләр. Одесса җырлары җырлыйлар I Һәм бәскә күмелгән каеннар астында үбешәләр.
Рейс вакытында журналның кайбер өлешләре янара бара һәм бу : кинофильм тамашачыны һич кенә дә биздерми — диңгезчеләр инде аны | унамәртәбә карасалар да һаман көләләр, иң киеренке күренешләргә кычкырып-кычкырып үз фикерләрен белдерәләр.
Нәкъ тугызынчы яртыда капитан килә, беренче рәттәге яраткан урынына утыра һәм фильм башланып китә. Күпчелек соравы буенча тагын «Малиновкадагы туй»ны әйләндерәләр.
Бүген күз алдымда бор гыйбрәтле хәл булып алды.
R Диңгезчеләрне эшкә бүлүче боцман: £
— Матрос Кошечкин! Резина итекләр, чиләк һәм көрәк аласың да. « трюмга төшеп, льялаларны III чистартасын! — дигәч, тегесе кинәт кызып < китте:
— Мин инде ике тапкыр чистарттым бит. Нигә һаман мина гына о. кушасың? Әнә, Кожинов бер мәртәбә дә чистартмады, Редько да. Бармыйм. Теләсәгез нишләтегез. Тапканнар бер бозау...
Әлбәттә, льялалар чистарту бик үк рәхәт эш түгел. Билдән пычрак суда, җитмәсә ярым караңгы урында эшләргә туры килә. Бәлки боцман тагын Кошечкинга кушып дөрес тә эшләмидер — бөтен диңгезчеләр кебек үк, ул да Кошечкннны өнәп бетерми. Ләкин әле корабта бер генә кешенең дә кушкан эштән баш тартканы юк иде. Боцманның сипкелле йөзенә кинәт кызыл таплар бәреп чыкты. Хәтта баш тиресе дә кызарып китте. Редько, киеренкелекне йомшартырга теләп:
— Боцман, үзем барыйм булмаса... Кеше теләми икән, пи эшлисең инде...— дияргә ашыкты.
Ләкин боцман ачулы йөз белән ана таба борылды:
> — Сип узган рейста льялаларны ничә тапкыр чистарттың? Ә-ә-а,
санамадыңмыни? һәм беркем дә санамады. Уп тапкыр чистартырга кирәк икән —ун тапкыр чистарттык, егерме мәртәбә кирәк икән —егерме мәртәбә. Ә ул санын, анасының баш малае! Уйлап кына кара, ике мәртәбә бит! Ә мин флотта хезмәт итә башлаганда рәттән ике ел буена гел бәдрәфләр генә чистарттым, һәм бөтен дннгезче дә шундый юл үткәйдер дип уйлыйм. Ә сипе сон кая куярга кушасың? Чыгырга сине куеп булмый, электр җиһазлары белән танышлыгың юк... Палуба юаргамы? Юк инде, әниеңнең баш малае, мин кая кушсам — шунда барырсың. Я хәзер үк трюмга төшәсең, яки мин сине эштән читләштерәм. Баш ярдәмчегә жалу белән бара аласың.
Кошечкин чиләген атып бәрде дә бага ярдәмче каютасына китте. Озакламый ул кып-кызыл булып әйләнеп килде һәм дәшми-тынмый гына трюмга төшеп китте.
III Льялалар — трюмның түбән «лешенаәгс тирен иарацгы бамар.
•ОҖМАХ.кл сәяхәт
Тропикларның зәңгәр кайнарлыгы
Ниһаять, җил басылды. Тыныч, бөркү төн. Ай шундый зур, шундый якын булып күренә ки, кулыңны сузсаң, бармакларың ай тузанына буялыр төсле. Куе зәңгәр һавада әллә ниткән балкышлар тирбәлеп китә. Зур дулкыннар, диңгезнең тыгыз мускуллары тартышкандай, ура- лып-уралып тәгәриләр.
Бүген Марокко башкаласы Рабатны үтеп киттек. Иртәгә Касабланка яныннан узачакбыз.
Нигәдер өйдән бернинди хәбәр юк. Улым белән кызымны сагынуга түзәр хәл калмады. Хат язып салу турында уйлама да — аны кем артыннан саласың? Кыска радиограммалар җибәрергә була инде булуын, ләкин, радиостанциягә артык эш ясамас өчен, ансын да сирәкләргә туры килә. Әгәр радиограмма булса, шундук хәбәр ятәселәрен белсәм дә, мин тагын бер мәртәбә радистларның «күгәрчен оясы»на күтәреләм.
Түшәмнән алып идәнгә кадәр төрле приборлар белән «бизәлгән» кечкенә бүлмә эчендә бертуктаусыз шытырдау, чыелдау, өзек-өзек морзе сөйләше ишетелеп тора. Бер кулы белән колагына түгәрәк тынлагыч куйган радист, икенче кулы белән бер төймәне бора-бора әле генә югалткан радиодулкынны эзли. «Күгәрчен оясы»нда әле сагышлы- йомшак джаз моңы, әле гөлдерәвек негр җыры, әле сак кына итеп чит ил телендә сөйләшкән авазлар ишетелеп китә. Ниһаять, радист кирәкле дулкынны тота да, колагына тынлагыч куеп, радиограмма текстын машинкада баса да башлый. Эш арасында минем өметле-сораулы күз карашымны күреп баш чайкый — юк, янәсе, сиңа түгел. Мин, аңа комачауламас өчен, ишекне шыпырт кына ябып чыгып китәм. j
Без, унай агымнан файдалану өчен, Африка ярларына якынрак киләбез. Эссе. Чүлләрдән искән җилнең коры сулышы битләрне пешерә һәм палуба өстен юка гына алсу ком пудрасы белән каплый. Тиздән тропикларга килеп җитәбез инде.
Мин, суыктан калтыранып, уянып киттем. Күзләремне ачмый гына юрганга төренеп яттым да, бүген төнлә Кысла тропигын үтеп, тропикларга керергә тиешлегебезне искә төшердем. Ә каян килә соң бу кадәр
салкын? Берничә минуттан һава сафландыргычның тигез гүләвеннән мин корабта климат җайланмасын тоташтыруларын айлап алдым. Иллюминатор астындагы ак әрҗәдән бәреп торган коры салкын жил бе- ■И пәрдәләр жилфердәп тора. Пыялалар, салкын сентябрь иртәсендә Йәрәнге буыннан тирләгән авыл өе тәрәзәләре шикелле, суланып тора Иии кулым белән иллюминаторны сыпырып алдым, ләкин пыяла бары- ♦ бер чистармады—тәрәзә тышкы яктан тирләгән иде.
I Тиз генә киенеп, палубага чыктым. Бер-ике адым атладым да га- g җәпләнеп туктап калдым. Монда шундый эссе — әйтерсең лә мин ялгы- g шып мунчаның пар бүлмәсенә килеп кердем. Тончыктыргыч кайнар, дымлы һава минем үпкәләремне пешереп алды һәм бөтен тәнем, кайнар -2 иамык юрганга төренгәндәй, кызыша башлады. Бер мизгелгә бөтен * жирен ябышкак бу белән капланды. Палуба идәне һәм шлюпка киндере s |Йп-юеш, ә трюм түбәләренә уйдык-уйдык су жыелган. Зәңгәрсу бу аша | охеан шәмәхәләнеп һәм майлангандай булып күренә, аның өстендә вак • дулкыннар йөгерешә. Әле иртә. Кояш та чыкмаган, шулай да инде ф асселектәп бөтен диңгез өсте парга әйләнә. Менә нинди икән син, тро- _ пикларның зәңгәр кайнарлыгы! =
• ө
Өченче көн инде тропик сулар буйлап йөзәбез Диңгез суының u җылылыгы 29—30 градус. Ә һава температурасы тәүлекнең теләсә кай- ® сы вакытында 30 градустан кимеми, ләкин Зэ градустан югары да күтәрелми Теккәне корыткан дымы булмаса, алай ук эссе дә түгел инде. £ Бу пар эчендә үзеңне яңгырдан череп баручы эскерт төбендәгедәй хис т итәсең. Монда елның теләсә кайсы вакытында шундый көйдергеч кояш. < дымлы бөркү, җилсезлектер дип ышанасы да килми. <
Ә кайдадыр ерак Антарктидада мәңгелек кыш, ак бозлар, сиксән ь градуска кадәр җитүче салкыннар. Безнең гүзәл планетабызда никадәр төрлелек һәм без, башка дөньялар турында хыялланучы кешеләр, аны никадәр аз беләбез...
Безгә диңгез ярлары бөтенләй күренми. Аяк астыбызда да биш чакрым калынлыктагы су гына. Кабарынкы алсу болытлар һәр иртә саен су астыннан калкып чыгалар да көн барышында акрынлап яктыра баралар, ә кичләрен инде алтынсу-кызыл төсләргә манчылып, яңадан су астына чумалар.
һаман саен экваторга якынлаша барабыз. Тимер казык йолдызы һәр төн саен офыкка якынрак төшә бара, ә Чүмеч йолдыз инде тозлы суны чумырып алырдай булып океанга якынлашты.
һаваның дымлылыгы Йөз процентка жнтә. Кичен йокларга ятканда юеш простыняны өскә ябынасы килми, ул инде бөтенләй дым сеңдерә алмас дәрәҗәдә суланган. Өстәлдә калган ипи сыныгы берничә сәгатьтән ап-ак булып күгәреп чыга. Берничә көн элек мин дүртенче штурманнан каләм очлау өчен лезвие соран алган идем. Ике-өч көн эчендә ул күгәреп беткән һәм кулга тоту белән пыяладай уалып китте.
Бары тик сәгать унберләрдә генә эссе кояш диңгез өстендә эленеп торган буны куып тарата. Ниһаять, палубалар кибә һәм шул кадәр нык кыза, чучкаңны тереләй кыздырырга мөмкин. Палуба өстендә көнозын Дерелдәвек рәшә тора — кайнар һава шулай эрегән пыяла сыман күзгә Күренеп күтәрелә.
Төш вакытында кояш нуры газ плитәсеннән чыккан ялкын кебек кайдереп ала. Кичә икенче механик моржа палубасына менеп китап укып яткан. Әйтүенә караганда, кырык минуттан артык кызынмаган ла булырга тиеш. Ә бүген инде ул ята да алмый, күлмәк тә кня алмый Тәне комачтай кызарган, урыны-урыны белән ап-ак булып кабарып чыккан. Доктор аның юеш яраларына стрептомицин сибә һәм. соң. лап булса да, аңа кояшта кызыну кагыйдәләрен өйрәтә.
Ә матрос Редько тагын да кыенрак хәлгә эләккән. Редько —ике метр озынлыктагы таза егет, элеккеге кит аулаучы, һәрвакыт елмаеп йөрүче сакаллы бер әзмәвер — коеп кунган әкият батыры инде. Докторның кисәтүенә карамастан, билдән чишенеп ярты көн буе палубада эшләгән. Янәсе, ул узган рейста да кызынган, янәсе, аның калын тиресен бернинди кояш та ала алмый. Төшке ял алдыннан гына ул тимер арканның бер башын иптәшенә тоттырган да палубага сыдырылып төшкән. Иптәшләре ана диңгездән берничә чиләк су алып сипкәннәр, шуннан соң гына аңына килгән. Аны кояш суккан булган. Соңыннан Редько безгә болай дип сөйләде: «Чигәләрдәге ниндидер тамырлар бүрткәннән-,' бүртә бардылар, кинәт берсе шартлагандай булды һәм мин аңымны югалттым». Хәзер ул үз каютасында ята. Доктор әйтүе буенча, әле тагын берәр атна чамасы ятар. Әйе, тропик кояшы белән шаярырга ярамый!
Безнең бердәнбер коткаручыбыз — һава суыткыч җайланма. Бу җайланманың чиксез рәхәтлеген тропикларда булып карамаган кешегә аңлатуы да кыен. Палубадагы эссе кояш һәм кайнар һавадан каютага килеп кергәч, үзеңне искиткеч рәхәт хис итәсең!
Тропикларда диңгезчеләргә тагын бер газап — күгәрек. Дымлы эссе һава һәм ачы диңгез тозы тимер-томыр күгәрү өчен менә дигән уңайлы шартлар тудыра. Бөтен команда көннең-көи буе күгәрек чистарта. Күгәргән урыннарны махсус кечкенә чүкеч белән тукмыйлар да тимер чыбыктай ясалган щетка белән ышкыйлар. Чистарткан урыннарга кургаш катыштырылган кызгылт буяу сөртәләр. Бортлар, култыксалар, бусагалар, трюм түбәләре акрын-акрын кызыл ямау ябыштырылган кебек чуарлана бара. Соңыннан бу «ямау»лар ике мәртәбә махсус буяу — грунт белән капланачак һәм рейс азагында бөтен теплоход яңадан майлы буяу белән буялачак. Әгәр дә күгәрек белән әнә шулай көрәш- мәсәң, ул берничә рейс эчендә бөтен корабны ашап бетерергә мөмкин.
•
* *
Кичә шулай күперчек канатында басып торганда кинәт суга тняр- тимәс кенә очып баручы ялтыравык каралҗым бер сәер кош күреп алдым. 30—40 сантиметр чамасындагы нәзек озын гәүдә, нәкъ сыртына урнашкан, чикерткәнекедәй ярым үтә күренмәле ике канаты туктаусыз дерелдәп тора. Мин океанның ярдан шушы кадәр ерак урынына бу кошчык ничек килеп җитә алды икән, инде бит акчарлаклар да әллә кайчан бездән аерылып калдылар, дип баш ваткан арада «кошчык» дулкыннар арасына кереп чумды һәм бөтенләй күздән дә югалды. Шунда гына мин аның оча торган балык икәнлеген аңлап алдым.
Ә бүген бу гаҗәеп балыклар су өстендә көтүләре белән очып йөриләр, бортка сикерәләр, хәтта палубага очып менәләр. Иртән пешекче палубадан егермеләп балык җыеп алган һәм зур табада кыздырып та куйган. Оча торган балыкларның ите симез, йомшак, тәме күлләрдәге карп балыгын хәтерләтә.
Төнге океан өстендә яшенле яңгыр Авыр, яңа савылган сөт кебек җылымса су тоташ агым булып палубага, иллюминаторларга, тәрәзәләргә ага һәм бөтен җирне ак күбек белән тутыра. Фосфор утыдай яшен камчылары дөм-караңгы күк йөзен кисеп үтә һәм бер мизгелгә генә океан өстендә, ак стенадай булып, көчле яңгыр агымы күренеп кала. Күк күкрәгән аваз ишетелми, бары тик күкерт исе генә килә. Бу шундый гаҗәеп бер күренеш ки, әйтерсең лә әнә тегендә генә, океан өстендәге дөм-караңгылык артында, күкрәү дирижеры Мефистофель үзе басып тора.
Вахтадагы штурман локатор һом сиренаны тоташтыра Күперчеккә йокымсыраган капитан күтәрелә.
— Тизлекне киметәбезме? — дип сорый аннан штурман.
Капитан авызын зур итеп ачып исни, иренеп кенә приборларны ф карый, бик битараф кыяфәт белән котырынган күккә бер караш ташлап , ала да ялкау гына: S
— Кирәкмәстер. Кирәгеннән артык котырына, үз башына кылана я
ул —озакламый үтәр,— дип куя. 3
һәм чыннан да күк йөзендәге котырыну озак дәвам итә алмый. Ун- < унбиш минуттан соң яңгыр кинәт туктый, болытлар бик тиз таралып * китәләр (әйтерсең, алар гомумән булмаганнар да!), һәм кара бәрхеттән 3 кук йөзендә күгәрчен күкәе кадәр тропик йолдызлар балкый башлый. S
Икенче штурман Иваныч иртәдән үк бүген уникенче параллельне - гачәчәгебезне һәм анда кояш нәкъ баш түбәсендә булачагын әйтеп s куйды. Көндезге сәгать уникедә без Иваныч белән палубага чыктык. * Кояш нәкъ баш очында тора һәм әгәр ул ялгыш күктән ычкынып китсә, * түбәчә генә килеп төшәр кебек. Беркайда да бернинди дә күләгә юк. Ко- « раб бер якка авышып китсә, мачталар һәм моржа төбеннән кечкенә 2 генә бер күләгә кисәге йөгереп чыга һәм кораб тураю белән ул яңадан * кереп югала. Мәктәптә чакта минем география дәреслегеннән иң тирән £ кое төпләренә дә «төшә* ала торган кояш турында укыганым бар иде. о Ләкин бу хәл еш түгел, елына нибары бер мәртәбә генә була икән, һәм * менә мина бүген нәкъ баш түбәмдә асылынып торган кояшны күрергә < туры килде. Ь
Суга карасаң тагын да кызыграк. Океан өстеиә туп-туры төшкән кояш нурлары суны әллә ничәшәр метр тирәнлектә яктыртып торалар. Су астында йөзеп йөргән балыклар, медузалар һәм суүсемнәр аермачык булып күренеп тора, гүя махсус кием киенеп үзең шулар арасында йөзеп йөрисең.
Кичкә таба күзләремнең бик нык ачытуын тойдым, әйтерсең лә күз кабакларым астына ком тулган. Озакламый күзләремә кан сауды һәм кабакларым шешә башлады. Кичке аш вакытында доктор, мине күргәч, кычкырып ук җибәрде:
— Шулай булыр дип уйлаган идем аны, тәки күзләрен нур суккан бит!
Ул мине үзенең медпунктына алып китте, күзләремә нәрсәдер тамызды, кабакларыма юеш мамык куйды һәм палубага кара күзлексез чыгуны бик катгый итеп тыйды.
Экваторга якынлашуыбызны эссе һава гына белгертми, моны корабтагы бәйрәм алды ыгы-зыгысыннан да сизеп була — диңгезчеләр Нептун бәйрәменә хәзерләнә башладылар.
Скипср буенча эледән-әле белдерү тапшыралар: «Җен-пәриләргә беренче ярдәмче каютасына җыелырга!» Электромеханик Алферов әзерләгән шаян программа буенча дингез алласы һәркемгә аерым бер жәза билгеләячәк. Таякның авыр башы инде, әлбәттә, безгә, экваторны мо- цярчы глобустан гына күреп белгән «гөнаһлы* бәндәләргә төшәчәк. Буяу бүлмәсе янында кичке аштан соң ук кара төнгәчә шау-гөр киләләр. Анда бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. «Чәчтараш» үзенең гаять зур агач пычагын буйый. «Пират* үзенә яңа агач аяк ясый һәм «Ямай ромы» дни язылган коргаксыган мичкәсен ныгыта. «Су анасы» булырга тиешле моторист Балановский сүс бауны сүтеп аксыл чәч толымнары әмәлли. Дүртенче трюм түбәсендә сират күпере ясыйлар. Ул өсте киндер
>о. «к. у.» л* з.
145
белән капланган ике баскыч арасында булачак. Палубамын бер читендә, безне диңгезгә манчып алу өчен, махсус урын әзерлиләр.
Экваторны без төнге сәгать икедә кичтек. Мин бу минутны капитан күперчегендә көтеп тордым. Хәер, барыбер тирә-яктагы дымлы, бөркү караңгылыктан башка берни дә күренмәде. Икенче штурман Иваныч озын гудок бирде һәм без җирнең көньяк ярымшарына чыктык. Шуннан соң гына мин йокларга киттем.
Бәйрәм сәгать бергә, көндезге аштан соң билгеләнгән иде. Бәхеткә каршы, көн бик эссе түгел. Каршыдан искән көньяк жиле салкын һава алып килмәсә дә, тирләгән тәнне азмы-күпме киптерергә ярый. Шактый эре дулкыннар корабны әле бер, әле икенче якка янтайталар һәм днң- гез алласының кичә ясалган бассейныннан су түгелә. Шуна күрә аңа әледән-әле су тутырып торырга туры килә.
Рулевой һәм машина вахтасындагы кешеләрдән кала барысы да өске палубага чыгып тезелделәр. Баштанаяк кар кебек ак, купшы киемнәр киенгән капитан безгә җирәнгәндәй карап куйды. Чөнки без төрлебез- төрле иске-москы киемнәрдән идек — бөгәрләнгән иске чалбарлар, юа-юа уңып беткән ертык майкалар, кайберәүләр гомумән трусиктан гына. Диңгез алласы безне суга манчып алгач, бу киемнәрне ыргытып калдырачакбыз. Капитан безне тантаналы вакыйга—экваторны үтеп чыгу белән котлады да бәйрәмне башларга боерды. Шакылдавыклар. шакылдый, тырылдавыклар тырылдый, мөгезләр гүелди һәм кулдан ясалган башка төр уен кораллары уйный башлады. Ул да булмады, палубага әллә ниткән әкәмәт киемнәр киенгән чуар төркем — «Җен-пәриләр» килеп керде. Җеннәр ямьсез итеп бии-бии, акырып-бакырып, кәк- рәеп-бөкрәеп безгә таба якынлашалар. Иң алдан шатланып өрә-өрә этебез Чарлик чабып килә. Бүген аны да бәйрәм киеменә киендергәннәр— өстендә буй-буй диңгезче тельняшкасы, киң балаклы флот чалбары, баш түбәсенә чөеп куелган мичманка. Аның артыннан тәннәрен күмер белән буяп бетергән, чучка борынлы дүрт җен тәхеттә бик горур кыяфәт белән хәрәкәтсез утыручы диңгез алласы Нептунны — баш механик Морозовны алып киләләр. Аның башында алтын таҗ, үкчәләренә кадәр җитәрлек итеп иске ак җәймәләрдән тегелгән чапан, кулында алтынланган өч япьле сәнәк. Шәпләп таралган ак сакалы җиргә тиеп тора. Алар артыннан пират, чәчтараш, доктор һәм ике су анасы килә. Аларның берсе — пешекче Надя, ә икенчесе — ясалма күкрәкле һәм йонлач боты-,, на «ир эзлим» дип язылганы — моторист Балановский.
Менә «җен-пәриләр» безнең янга килеп җиттеләр, пәри музыкасы тукталды, җеннәр тәхетне палубага куйганда Нептунны борт артына төшереп җибәрә яздылар. Капитан Нептунга честь бирде һәм барысын да әйбәтләп сөйләде — бу нинди кораб, кайда һәм нинди йөк төяп бара, корабта ничә «алласыз» кеше бар. Нептун капитанга экваторның алтын ачкычын бирде һәм үз биләмәләренә керергә рөхсәт итте. «Җен- пәри»ләрнең барысына да берәр чәркә шәраб өләштеләр, шуннан соң Нептун яңадан тәхетенә менеп утырды һәм безнең гөнаһларыбызны йолу башланды.
Җеннәрнең берсе озын бөр төргәк — экипажның гөнаһлар китабын укый башлады, Нептун җәза билгели барды. Соңгы тукталышларның берсендә бераз салып кайткан бер диңгезченең муенын зур мунчала белән сабынлап куйдылар, йокларга яратучы икенче бер диңгезченең йомшак җиренә «йокыга каршы укол» салдылар. Әле бер, әле икенче корабта эшләп йөрүче берәүнең сыртына майлы буяу белән мөһер суктылар. Анда безнең корабның исеме язылган иде — кайда эшләгәнен онытмасын, янәсе. Миңа, яңа кеше буларак, тулы программа бирделәр: «кырдылар» да, «компресс» та куйдылар, мөһер дә суктылар, сират күперен дә кичерттеләр. Киндер белән капланган һәм буеннан-буена мазутка манылган чүпрәк кисәкләре эленгән күперне кичкәндә инде мин
<зем дә ин әшәке жен кебек буялган илем. Сират күперен кичүгә, улларымнан-аякларымнан эләктереп алдылар да. суга томырдылар. Ципырчына-тыпырчына судан чыгып та өлгермәдем, туп-тулы итеп коры зэраб салынган зур агач бокал китереп тоттырдылар. «Җен*пәрп>ләр- щ сызгыруы һәм акыруы астында шәрабны чөмереп бетерергә туры виде. Шуннан сон гына минем жанымны тынычлыкта калдырдылар. * 4язутлы киндер кисәкләре авызыңа һәм борыныңа тиеп-тнеп торган g •ар сират күпере аша мүкәләп үтү бик үк рәхәт түгел түгелен. Аның g саравы, шул юлдан чыгып килүче башка кешеләрне карап тору гажәеп ® (ызык. Ике практикантны сират күперенә кара-каршы кертеп жнбәрде- 1әр. Тегеләр брезент астында очраштылар да тар юлдан узу өчен бер- х 5ерсен төртешә-төртешә бөтенләй пычранып беттеләр. Женнәр икенче g 5ср практикантның трусигын сыдырып төшерделәр дә йомшак жиренә s юып та бетми торган буяу белән ике мөһер бастылар. Ярты көн буе § эчләребез катып көлештек.
Соңыннан котырынган женнәр Нептунның үзен дә. тәхетеннән алып, ♦ бассейнга ыргыттылар һәм, башка кеше калмагач, бер-берссн суга этеп = төшерә башладылар. =
Көннең калган өлешен юынып үткәрдек. Душларда кайнар су житәр- е лек иде. Мазутларны башта солярка белән юдык, аннары пычрак тап- £ ларны бетерә торган сыекча белән ышкыдык, шуннан соң гына бер- и беребезне сабынлап, мунчалалап юдык. Ләкин барыбер минем чәчләр ° укмашып-укмашып калды.
Озакламый скипер аша барыбызны да бәйрәм ашына чакырдылар. £ Шеф-пешекче бик нык тырышкан — өстәлләрдә бәрәңге белән кызды-я» рылган тавык, тәмле балык, лимон белән шпрот, Латакиядә ук алып < бүгенге көн өчен сакланган алмалар һәм әфлисуннарда бар иде. Төнге * уникегә кадәр утырдык. Диңгезчеләрнең борынгы жырларын жырладык. х биедек, әллә ниләр кыланып беттек. Гомумән, бу көн безнең артык бертөрлсләнеп киткән көндәлек тормышыбызны бизәп, безне дәртләндереп жнбәрде.
Романтиклар хыялы...
Гпжәеп матур булып тан ата.
Экваторның коньягы төньяк ярымшардагыгл караганда салкынчарак кебек тоела. Дөрес, океан суының жылылыгы 32 градус һәм һава да
юеш чүпрәк сыман дымлы тора, шулай да көньяк җиле инде биткг- рәхәтлек биреп исә башлады.
Бүген сәгать унберләр тирәсендә офыкта төтенләп баручы морҗалар сафы күренде. Матрос Редько аларны шунда ук танып алды һәм шатланып: «Безнекеләр!» — дип кычкырып җибәрде. Тегеләр кит аулаучы «Совет Украинасы» флотилиясе булып чыкты. Менә инде борыннарына: гарпун пушкалары куелган, дулкыннар өстендә сикерә-сикерә баручы зур булмаган суднолар аермачык булып күренә башлады. Редько алар белән рация буенча бәйләнешкә керергә азапланып карады, ләкин ул сөйләшергә өлгергәнче суднолар тизлекләрен киметмичә төньякка табан китеп бардылар.
— Тизрәк кайтып җитәргә ашыгалар,— дип куйды Редько сокланып, һәм бераз гына көнләшеп.— Әйтергә генә ансат бит — җиде ай ярым, буе гел суда йөргәннәр. Коры җир һәм туган-тумачаларны күрмичә җиде ай үткән...
Миндә әллә нинди гаҗәеп бер тоем яши. Әйтерсең лә мин су океаны белән күк океаны арасындагы иксез-чиксез зәңгәр киңлектә түгел, э үземнең узганым белән киләчәгем арасында эленеп торам. Монда вакыт шундый акрын уза ки, миңа тормыш турында озаклап уйланырга тулысыңча мөмкинлек бар.
Мин үземнең туганнарым, дусларым, якыннарым, гомумән, илебез халкы белән турыдан-туры бәйләнештән башка яши алмавыма торган, саен ныграк инана барам. Бу бәйләнешләр никадәр ныграк һәм тирәнрәк булса, кеше рухи яктан шул кадәр баерак, кызыграк була һәм аның тормышы да мәгънәлерәк корыла. Хәтта каберлектәге мәеттә үзе белән тиңнәр арасында ята. Шулай булгач, тере кеше ничек япа-ялгыз була алсын инде?! Ләкин кешеләрнең сине ихтирам итүләрен теләсәң, син үзең дә кешеләргә кирәкле, хәтта зарури бер зат булырга тиешсен. Дан һәм дәрәҗә бик рәхәт нәрсәләр. Ләкин алар дан өчен махсус рәвештә омтылучыларга түгел, бәлки ничек тә булса кешеләргә файда- эшләү турында уйлаган адәмнәргә генә килә. Үзеңнең кешеләргә кирәкн легеңне тоюдан да рәхәтрәк нәрсә юк, минемчә.
Хәзергә минем бүгенге татар әдәби хәрәкәте белән багланышларың вакытлыча өзелеп тора. Минем өемдә Сибгат Хәкимнең яңа поэмасы турында яза башлаган мәкаләм очланмыйча калды. Мин әле бу әсәрне сәяхәткә чыгып китәр алдыннан гына укыган идем. Бу поэма —Хәкнм поэзиясенең фәлсәфи һәм гомумиләштерү көченең гүзәл үрнәге, анда чын кеше йөрәгенең игелекле җылысы тупланган. Кызганыч, ләкин матбугатта мин аның турында сүз әйтергә өлгерми калдым. Сүз юк, поэманы миннән башка да бәяләрләр. Ләкин аны беркем дә нәкъ минем тойгыларым белән укый алмас, нәкъ мин кичергән хисләрне кичерә алмас. Юк, башкалар миннән акылсызрак дип әйтүем түгел, ә җирдә кешеләрнең нәкъ бер төрле тойгы кичермәүләре, нәкъ бер төрле итеп хисләнмәүләре турында гына әйтәсем килә. Бәхеткә каршы, кешеләр төрле, шулай булгач, минем фикерләр дә башкаларныкына охшамас һәм мин матбугатта нәкъ әнә шул үз фикерем белән чыгарга тиешмен.
Гариф Гобәйнең «Коръән серләре» дигән китабы турында да күптәй фикер әйтәсем килеп йөри. Сүз юк, бу китап безнең пропагандистлар өчен ипи кебек үк кирәкле һәм файдалы хезмәт. Автор аңлаешлы тел белән, кызыклы итеп һәм бик вакланмыйча гына мөселманнарның «изге китабындагы» бүгенге фән белән каршы килгән фикерләрне һәм мәгънәсез гореф-гадәтләрнең асылын ачып бирә. Ләкин аның тәнкыйтенә
тарихилык житми. Автор безнен бүгенге карашка бөтенләй юк-бар булып күренгән теге яки бу гореф-гадәтнен ни өчен килеп чыкканлыгын анлатмый. Ә бит ул гореф-гадәтләрнен килеп чыгуы үз вакытында ни белән булса да акланган булган, югыйсә ул гомумән килеп тә чыкмаган булыр иде. Бу уразага да, сөннәткә дә, дуңгыз итен ашауны тыюга да, аракы эчүне тыюга да (хәер, монысын һич кенә дә мәгънәсез гореф-гадәт ♦ дип булмый!) һәм хәтта феодаль җәмгыять үсешенең бер чоры тудырган күп хатын алуга да карый. Шушындый фәння-тарихи күзлектән чыгып карамаганда Коръәнне дөрес аңларга да. ышанычлы итеп тәнкыйтьләргә дә мөмкин түгел. Кызганычка каршы. Г. Гобәй китабына рецензия язучыларның күбесе моны күрми узалар. Илһам Шакиров турында Татарстан радиосы өчен языла башлаган музыкаль очерк та тәмамланмыйча калды. Мин анда, галим һәм язучы халыкның интеллектуаль тормышын чагылдырса, чын милли җырчы халыкның хисси тормышын чагылдырырга тиеш дигән фикер әйтмәкче
Экваторны узып китүгә инде ике тәүлек булды, ә мин әле көньяк < ярымшарының йолдызлы күген һаман күргәнем юк иде. Болыт днсән ө болыт түгел, күктә әллә ниткән төтен сыман дымлы бөркүлек тора һәм « аның аркылы бер генә йолдыз да күренми иле Мин инде көньяк ярымшары йолдызларын күрү турындагы хыялымны оныта ук башлаган идем. Ә бүген кинодан соң палубага чыгып күккә карасам мәңге оны-тылмаслык гүзәл бер күренеш! Баш очымда, өлгергән йөзем тәлгәшләредәй тезелешеп, бөтенләй таныш булмаган ят йолдыз төркемнәре асылынып тора. Ник бер таныш йолдыз булсачы! Күңел кинәт шомланып ук китте—әйтерсең, мин икенче бер планетага килеп эләккәнмен.
Ә кая соң әле төньяк ярымшардагы бөтен романтикларның хыялы булган «Көньяк тәресе?»
Мин капитан күперчегенә күтәреләм. Капитан мина бик үк балкып янмый торган дүрт йолдыз күрсәтә. Аларны туры сызык белән тоташтырсаң, офык чигенә чак кына янтаеп торучы тәре барлыкка килә. Бу йолдызлар океан чоңгылларына күмелгән билгесез диңгезчеләр кабере •стена куелган мәңгелек тәре сыман янып тора. Ләкин мин күңелдә Жнкелчә канәгатьсезлек тоям. Көньяк тәресе күк гөмбәзендә әле кан төсле кып-кызыл булып, әле зөбәрҗәттәй ямь яшел төскә кереп, әле Ввнгәрләисп җемелдәгән бихисап эре йолдызлар арасында бөтенләй югалып кала. Капитан мина көньяк ярымшарның нн якты йолдызын — Конопусны күрсәтте. Ул падишаһ таҗындагы ялтыравык асылташ кебек балкып тора. Шунда ук мин Центавр йолдызлыгының йомылмый калган күзләр шикелле җемелдәүче нке йолдызын һәм кара күк бәрхетенә сибелгән тагын әллә никадәр гаҗәеп йолдызлар күрдем. Мондагы йолдызлар төньяк ярымшардагыга караганда эрерәк тә. як- тырак та булып күренәләр, ә Киек каз юлы ялтыравык бәс шикелле, эчтән яктырып торган тузан бөртекләредәй йолдызла белән җемелди. Игътибар белән озаклап тыңлап торсаң, шушы боздай йолдызларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаганнарын ишеткәндәй буласың.
«ОҖМАХ»КА СӘЯХӘТ
идем. Илһам Шакиров тавышында халык тарихын, аның традициялә- ♦ реи, үзенчәлекле һәм бай культурасын тоям мин. в
Әнә шундый тәмамланмаган бйк күп эшләрем мина тынгылык бнр- а ми, өерелешеп күз алдыма киләләр дә үзләренең барлыкларын сизде ® рәләр. н
Изге Өмет борынына кадәр ике көнлек юл калды. Капитан 15 ел буе йөзү дәверендә бу тирәдәге диңгезнең азмы-күпме тынычрак булуын нибары бер мәртәбә генә күрдем, дип сөйли. Гадәттә монда туктаусыз давыллар котырына. Шуңа күрә булса кирәк, борынгы диңгезчеләр бу кыялы ярымутрауны Давыллар борыны дип атаганнар. Соңыннан португалиялеләр шушы борын яныннан үтеп, һнндстанга барырга өметләнеп кенә аны Изге Өмет борыны дип исемләгәннәр.
Диңгез кошларын күрмәвебезгә байтак вакыт үткән иде инде. Шуна күрә диңгез акчарлакларының иң эре төре, канатларын жәйгәч ике метр чамасы булган ап-ак альбатросны күрүгә барыбыз да шатландык. 1 Ул канатларын җәеп нәкъ мачта янында эленеп тора, җилгә каршы тору әчеп генә канатларын чак-чак кымшатып куя һәм сары каймалы чем-кара күзләрен текәп безгә карый. Аның күз карашыннан кошларга гына хас ниндидер акыллылык сирпелә. Альбатросларның күренүе ярга якынлашуның беренче билгесе ул.
Кичкә таба кораб сизелерлек чайкала башлады: һава тып-тын диярлек торса да, безгә каршы ерактан биек-бнек дулкыннар тәгәрәп килә. Көнбатыш ягындагы болытлар канга манчылган мамык кисәкләре кебек кып-кызыл төскә керделәр — бу инде һава начарлана дигән сүз.
Шушы ук көнне бездә кечкенә генә күңелсезлек булып алды — юнәлешне идарә итү җайланмасы чыгымлый башлады. Рульне теге яки бу якка борган саен бөтен кораб дерелди, нәрсәләрдер шытыр-шытыр килеп бер-берсенә ышкылалар һәм кинәт корабның тизлеге кими. Шунсы начар, механиклар берничек тә төзексезлекнең сәбәбен таба алмыйлар. Миңа капитан белән баш механикның түбәндәге сөйләшүен тынлап торырга туры килде:
Баш механик. Роман Александрович, бәлки Одессадан Кейптаунга керергә рөхсәт сорарбыз? Алда һинд океаны, хәбәрләр начар һава вәгъдә итәләр, мин юнәлешне идарә итү җайланмасыннан куркам. Хәзер безгә профилактика менә моннан кирәк. (Ул кул сырты белән муенын ышкып күрсәтте.)
Капитан. Анатолий Петрович, ә сез газета укыйсызмы?
Баш механик. (Кәефе китеп.) Ә монда газетаның ни катнашы бар?
Капитан. Газета укымасатыз, хет радио тыңларга кирәк...
Баш механик. Мин чынлап әйтәм, Роман Александрович.
Капитан. Мин дә чынлап әйтәм. Мин моны сездән ишетүемә гажәп- ләнәм. Сез бит дөньяга кичә яки бүген генә килмәгән, һәм дөньяда ни- иәр булуын беләсез. Сезгә Көньяк Африка республикасында расачыл политика алып барылуы турында лекция сөйләп торырга кирәк түгел ♦ дер бит инде?! Кейптаун хәтта безнең илнең бу тирәдә сигезәр-тугы- зар ай йөзүче кит аулау флотилиясенә дә ябык. Ә сез керергә телисез... Юк, төзексезлекнең бөтен сәбәпләре ачылмыйча һәм аны бетерүдә соң чиккә кадәр үз көчебезне куймыйча торып, Одессага хәбәр итү түгел, бу турыда сөйләшеп тә тормыйм. (Ул күзләренә бинокль китерде һәм сайләшү тәмам дигән сыман баш механикка арты белән борылды.)
■ Иртәнге сәгать алтынчыда мине вахтенный уятты: .
— Торыгыз, Рафаэль Әхмәтович, югыйсә Из1е Өмет борынын күрми - каласыз,— ди. =
Аннан-моннан гына киенеп, палубага йөгереп чыгам. Кинәт йөземә ® чиләкләп салкын су сиптеләрмени — Антарктиданың бозлы сулышын * алып килүче, сөякләргә үтә торган салкын каршы жилдән буылып кал- о дым. Өстенә ясалма мехтан тегелгән куртка кигән баш механик күпер- 2 чек буйлап әрле-бирле йөри, вахтенный жылы бушлатына төренгән * Миңа да тиз генә пальто алып чыгарга туры килде.
Әнә ул, китаплар һәм география дәреслекләре буенча мина бик тә » таныш булган атаклы борын! Кара яшел кыялы ярларга ярсыган соры * дулкыннар килеп бәрелә. Яр читенә ап-ак күбекләр жыелган, анын < өстенә болыт булып су тузаны күтәрелгән. Ерактагы канонада шикелле ь гүләү авазлары безгә кадәр килеп ишетелә. Өстәрәк, кызыл балчыклы киртләч ярлар артында, түбәсе өстәл шикелле тнп-тигез булган зур тау. Аның «Өстәл тавы» дигән исеме дә шуннан алынган Тау өстендә зәнгәрсу-кыэгылт болытлар өере.
Матрослар һәм мотористлар да, жылы каюталарыннан чыгып, боргаланып киткән соры яр буен күзәтәләр һәм, сигаретларын жилдән жнн эченә яшереп, дәшми-тынмый гына тәмәке тарталар. Без инде ничәмә көннәр буе коры жир күрмәгән идек һәм тагын тиз генә күрергә туры килмәячәк. Алда — һинд океанының иксез-чиксез киңлекләре.
Зур, текә дулкыннар бер-бер артлы безгә табан тәгәрәп киләләр. «Җәлил», борынын өскә чөеп, тауга күтәрелгәндәй, дулкын өстенә менә. Дулкын сыртына менеп җиткәч кенә борыны белән аска чөймәләп китә һәм каршы килүче дулкынга килеп кадала. Шул мизгелдә корабның бөтен гәүдәсе буйлап калтырану йөгереп үтә: койрыктагы ишкәк валы судан чыга да, бик нык дерелдәү хасил итеп, һавада буш әйләнә. Монсы инде буйга чайкалу дип атала. Монда син үзеңне тиз йөрешле лифттагы кебек хис итәсең: әле кинәт кенә авырлыгыңны югалтып каядыр түбән төшеп китәсең, әле сине кинәт кенә өскә ыргыта, үз гәүдәңнең авырлы- 1ыннан тез буыннарың сыгылып куя. Минем яңадан күңел болгана башлады: берни дә эшләп булмый, буйга чайкалуга өр-яңадан күнегергә кирәк, диләр диңгезчеләр.
Метеорологлар күптән инде вәгъдә иткән давыл безне озак эзәрлекләп кнлде һәм, ниһаять, Мадагаскар утрауларына жнтәрәк куып тотты.
Җил улавы һәм баулар сызгыруы астында бер-беребезнен сөйләшмәмен дә ишетмибез. Океан, офыктан офыкка сузылып, кайный, быгыр
«ОҖМАХ»КА СӘЯХӘТ
дый, котырына. Дулкын сыртлары бер-берсе белән кушылып, коточкыч зур су таулары хасил итәләр. Алар өстендә кар кебек ак, тигезле-тигез- сез күбек тасмалары сузылган, һавага бертуктаусыз чәчрәп торган су тузаны һәм күбек офыкларны тарайтып күрсәтә. Сорыланып торган куркыныч караңгылык эченнән биниһая зур дулкын тауларының кораб гәүдәсенә сугуыннан безнең егерме мең тонналы тимер тавыбыз калтырап куя. Дулкын бортка бәргәч чәчрәгән яшькелт соры су фонтаны тыелгысыз рәвештә өскә күтәрелеп китә һәм су өсте тигезлегеннән 17 метр биектә урнашкан йөртү рубкасы тәрәзәләрен юып төшерә. Без тизлекне бик нык акрынайтырга һәм курсны үзгәртергә мәҗбүр булабыз. Хәзер без сәгатенә 3—4 миль тизлек белән генә барабыз.
Гәрчә без давыл якынлашуын алдан ук белеп, аны каршыларга әзерләнеп торсак та, шторм шактый зыян китерде. Башта буяу бүлмәсе янында буш мичкәләрне бәйләп куйган баулар өзелде һәм мичкәләр дөбер-шатыр килеп палуба буйлап тәгәрәп йөри башладылар. Боцман палубага чыгып аларны җыярга теләгән иде дә, баш ярдәмче рөхсәт итмәде: , I I
— Тик кенә утыр, үзеңне дә юып төшерүен телисеңмени? — диде.
Озакламый мичкәләр «исән-сау гына» диңгезгә агып киттеләр. Аннары кают-компаниядәге яхшылап ныгытылмаган утыргыч кинәт кенә урыныннан кубып киткән дә шифоньер пыяласын бәреп ваткан. Дүртенче штурманның магнитофоны, өстәлгә шөрепләр белән беркетелеп куелуга карамастан, идәнгә очып төшкән. Баш механикның язу машинкасы ватылган.
Яңадан диңгез авыруы интектерә башлагач, мин, аста азрак чайкый дип, кают-компаниягә төшеп яткан идем, тимер шытырдаган тавыш ишетеп куркып киттем. Ул да булмады, матрослар йөгерешә башлады һәм ишек астыннан идәндәге чип-чиста линолиумга су җәелде. «Әллә корабның төбе тишелде инде»,— дип уйладым мин диванның каты култыксасыннан башымны күтәрә алмыйча. Соңыннан гына белдем, көчле дулкын кораб маңгаендагы өске корылманың корыч ишеген бәреп чыгарган, аны кәгазь кебек итеп бөгәрләп ташлаган булган икән.
*
* *
Шактый рәхимсез һинд океаны безне инде өченче көн каккалап-сук- калап йөртә.
Шулай булуга карамастан, Муса Җәлил турындагы әңгәмәләр циклын дәвам итәм. Мин аның иҗатын татар әдәбиятының бөтен тарихы белән бәйләп сөйләргә тырышам. Диңгезчеләр кызыксынып тыңлыйлар. Аларның күбесе моңа кадәр безнең халкыбыз тарихын һәм аның күп гасырлы культурасын шактый зәгыйфь итеп күзаллаган булганнар.
Шушындый шыксыз көннәрдә өй, гаилә, балалар бигрәк тә нык сагындыра. Мин генә түгел, барысы да сагыналар. Үзләре бөтенләй башка нәрсә турында сөйләшкән булалар, шахмат, шашка, домино уйныйлар, кызыл почмакта газета-журнал төпләмәләрен караштыралар. Шул чакта бер уч радиограмма тоткан радист кына керсен, хәзер барысы да тынып калалар һәм өметле карашлары белән аңа текәләләр.
Ерак сәяхәттәге экипаж зур бер гаилә кебек ул, анда кешенең кайгы- шатлыклары уртак. '
Мәсәлән, Бердичевскийның хатыны авырып киткән. Бердичевский хәтта аның хәле ничек икәнен дә белми. Әнисе: «Хатыныңны шифаханәгә салдылар, авыруын тикшерәләр»,— дип хәбәр итте дә бетте-китте. Менә ун көн булды инде, ни өчен тикшерәләр, нинди авыру икән, дип
бик кайгыра, һәркем сүзсез генә аның кайгысын уртаклаша, аны гадәттәгечә юк-бар шаярулар белән борчымыйлар.
Икенче штурман Одессадан чыгып киткәндә кызының үпкәләре шешеп калган иде. Дөрес, ана борчылмаска кушып радиограммалар килә т°ра, ләкин әти кеше нигәдер бу тынычландыруларга ышанып бетми. Моннан берАичә ел элек баш электромеханик Алферовка да гел шундый әйбәт радиограммалар гына килгән, ә Одессага кайткач ул үзенең бердәнбер баласы, гел әйбәт билгеләр генә алып укыган уналты яшьлек кызын бер аяксыз килеш күргән. Кыз ялгыш машина астына эләккән һәм анын аягын кисәргә мәҗбүр булганнар.
Коля Кожиновның хатыны бөтенләй язмый башлады, юлга чыгып киткәч тә ике радиограмма җибәрде дә бетте-китте. Ә бит Колянын хәләл җефете яшь, чибәр, баласы юк... Кичә, корабның эчке ягын буяп маташканда, Коля бер-ике минутка каядыр китеп торган, ә шул чакта кемдер яна гына буялган идән буйлап үткән. Колянын моны күреп тәмам җене чыкты («Кайсы сукыры кеше эшләгәнне бозып йөри икән...») Ул ачуыннан җилләнеп буяу савыты белән пумаланы тибеп җибәрде һәм идәннәрне, стеналарны пычратып бетерде. Чынлап карасак, бу эшкә үзе гаепле: буйый торган урынга жеп тартып, кәгазьгә кисәтү язып куйган булса, анда кем дә килеп кермәгән булыр иде. Ләкин аны беркем дә ачуланмады — күреп торалар, кешенең нервыла- ры соң чиккәчә тартылган...
Ниһаять, давыл басылды. Жил, тормышның гадәти агымы белән килешкәндәй, тәмам тынычланып калды. Океан өстендә элеккечә бушлык. Күперчек канатына чыгып бассаң, тирә-якта бетмәс-төкәнмәс зәңгәрлек, алсу болыт өерләре һәм дулкын сыртларындагы кояш чагылышыннан башка бер нәрсә дә күрә алмыйсын. Диңгездән килгән йодлы саф һавага чип-чиста итеп юылган кояшлы палуба исе кушылып, күкрәк-ләрне киңәйтеп җибәрә, һава торышы белән бергә кәеф тә үзгәрә тора. Диңгез ул гаять сизгер көзге. Анда синең күңелең дә чагылып тора. Әгәр диңгезгә карагач синең күңелеңә буш сагыш тула икән, син инде көзгегә үпкәләмә, диңгез синең күңелеңнең ярлылыгын гына чагылдырган булыр. Чын диңгезче диңгезнең ялтыравык матурлыгына сирәк соклана, күбесенчә ул аңа карамый да. Соклану сүзләрен ул тагын да сирәгрәк әйтә, күп вакытта диңгезгә карап сүгенә генә. Диңгез аның рухында, ул тормыш канунының бер кисәге булып саклана һәм диңгезче шуннан башка яши дә алмый.
Тормышның ачысын-төчесен татыган диңгезчеләр мина ял вакытларын ничек түземсезләнеп көтүләре, тиздән ярга чыгарга ашкынулары турында сөйләделәр. Ә ярга чыгып ике-өч атна да үтми, диңгезче күңелендә ниндидер бушлык, сагыш башлана, ул бушлыкны берни белән ЛӘ тутырып булмый икән. Чираттагы ялның икенче яртысында инде диңгезчеләр причалга килеп йөри башлыйлар, ерак сәяхәттән кайтучы корабларны каршылыйлар, кайчандыр үзләре йөзгән корабларны күреп, сабыйларча куаналар һәм еш кына чираттагы ялларын да бетермичә кадрлар бүлегенә киләләр, акча бетте дип ялганлап, рейска иртәрәк чыгаруларын үтенәләр.
Ахыры бар.