МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
өн.
Өй эче караңгы. Иптәшләр йоклыйлар,— идәнгә, салам өстснэ тезелешеп ятканнар. Гадәтенчә, тиз генә йоклап китә алмыйча, ара-тнрә уфылдап, әле бер якка, әле икенче якка әйләнгәләп яткан Никитич та бер көйгә салмак кына гырылдарга кереште. Димәк, ул да йокыга китте. Тик мин генә йоклый алмыйм. Шинелемне башымнан ук бөркәнеп, күзләремне йомам бетен мускулларымны йомшартам, башымдагы уйларны куам, бернәрсә турында да уйламаска тырышам. Шулай да күземә йокы кермн
Аптырагач, санарга керешәм, йөзгә, ике йөзгә, өч йөзгә кадәр саныйм... Файдасы юк. Киресенчә, санау аркасында булса кирәк, йокым бөтенләй кача.
Элек, йоклый алмаган төннәрдә мин. башымдагы барлык уйларымны куын, мускулларымны бөтенләй бушатып, үлемә йокларга куша НДем дә бик тиз, дөньядагы бөтен нәрсәне — кайгыларымны. Шатлыкларымны оныгын, изрәп йоклап китә идем. Иц ахыр чиктә, үз-үземне
1 Повестьтан өзек.
йокларга мәҗбүр итә алмаган чакларда гына күңелемнән санарга ке- решә идем. Беркайчан да дип әйтерлек болай азапланмый идем. Ә бу- ген, сыналган чараларның барысын куллансам да, күземә йоки керми. Ничек керсен? Күңелем тыныч түгел. Көндезге вакыйганы оны- i та алмыйм. Үзем саныйм, ә үземнең күз алдымда чәчләре тузган, авыз- i борыны кара канга баткан, йөзендә, бөтен торышында куркудан | әрнүдән башка бернәрсә дә калмаган мескен хатын шәүләсе басын 1 тора. Мин аны куарга, аның турында уйламаска тырышам, бөтен игътибарымны йомып күз алдымдагы караңгы бушлыкка юнәлтәм. Ләкин I никадәр генә онытырга, йоклап китәргә тырышсам да, әлеге хатын шәүләсе каяндыр килеп чыга да уйларга, уйланырга мәҗбүр итә. Ахыр I чиктә, йоклый алмаячагымны төшенеп, күзләремне ачам.
Өй эче караңгы. Лампа күптән сүнгән. Тик мич куышында гына, тычкан күзе төсле җемелдәп, бакавыз янып тора. Ул — безнең «мәңгелек» ут чыганагы. Әкрен генә, сүнәр-сүнмәс булып, төн-көн яна. Без мич якканда, лампаларны кабызганда, тәмәке тартканда шуннан ут алабыз. Кайчакларда тирә-күршеләр дә кереп, шуннан ут алып чыгалар. Алар гына түгел, хәтта станциягә еш килеп йөрүче юлчылар да бездә сүнмәс ут барлыгын белеп бетергәннәр,— узып барышлый, атларын туктатып, йөгереп керәләр дә, рөхсәт сорап, мич куышына таба юнәләләр, тәмәкеләрен кабызалар... Шуның өчен генә керәләрме икән алар? Юк, аның өчен генә түгел шикелле. Чөнки кайберләре, тәмәкеләрен кабызгач, бераз таптанып басып торалар, чыгып китәргә ашыкмыйлар, сиңа дустанә карап, дөнья хәлләрен сорашалар. Барыннан да бигрәк, фронт хәлләре кызыксындыра аларны: эшләр ничек икән анда? Колчак чигенәме икән, юкмы икән? Әллә киләме? Ничек соң, ул ләгыйннең муенын борып салырлык куәт бармы бездә? Бик зур көч белән килә дип сөйлиләр бит аны. Имеш, аңа ундүрт ил булыша икән. Дөресме бу, әллә түгелме? Ай, бу сугышлар, сугышлар! Кайчан бетәр дә кайчан рәхәтләнеп, тынычланып гомер итә башларбыз икән! Бик туйдырды бит инде...
Кыскасы, без шул сүнәр-сүнмәс булып пыскып янган бакавыз белән кешеләргә ут, яктылык өләшәбез. Әгәр шуның белән бергә аларга күңел яктылыгы, күңел нуры да өләшсәң, нинди яхшы булыр иде! Кем белә, шулай эшләп булса, бәлки, мин дә бүген төнне болай йокысыз үткәрмәс идем.
Өйгә — идәнгә, каршыдагы стенага бәсле тәрәзәләр аша кар шәүләсе төшкән. Көчсез шәүлә, сүрән шәүлә. Шулай да стенадагы кайбер әйберләрне, чөйләргә элгән биштәрле капчыкларны, патронташларны, почмакка сөялгән винтовкаларны бераз шәйләп була. Мин борчулы уйларымны икенче нәрсәгә юнәлтер өчен шул стенага төбәп карыйм, үз винтовкамны табарга тырышам. Минеке кайсы икән?.. Ләкин шәүлә шулкадәр сүрән, винтовкаларны берсеннән берсен аерып булмый, барысы бергә укмашып, кара күләгәләр булып күренәләр.
Тышта җил. Январь җиле. Ул ара-тирә саңгырау гына сызгырып, ачуланып, стеналарга, тәрәзәләргә килеп бәрелә, тәрәзә капкачларын шыгырдата, өйгә, җылыга, керергә теләгәндәй, еламсырап ыңгыраша, нечкә генә сызгыра... Шулай бераз азаплангач, морҗаны, стеналарны, тәрәзәләрне капшап карагач, өйгә керә алмаслыгына, аның ныклыгына, тезлегенә ышанып, сызгыра-сызгыра, каядыр китеп югала. Дөнья бераз тынып тора. Мин, шул тынлыктан файдаланып, тышка, станция ягына колак салам. Аннан тавыш-фәлән ишетелми,— вагоннар дөбер-дәми, паровозлар кычкырмый. Димәк, поездлар юк...
Секундлармы, минутлармы уза, җил яңадан әйләнеп кайта, яңадан өй тирәсендә йөри, капшана, сызгыра, җылыга керергә юл эзли, ыңгыраша...
Иптәшләр, тирән-тирән сулап, кайберләре акрын гына, өй тынлыгын озмаслык кына гырлап, ара-тирә, әллә нигә бер дигәндәй, төш аралаш аташкалап алып, бернигә игътибар итмичә, көчәйгәннән-көчәя барган шлнен сузып сызгыруын, тәрәзәләргә килеп бәрелүен сизмичә, ишет* 1ичә изрәп йоклыйлар. Арыганнар.
Арымаслыкмы соң! Идәндә йоклап ятучы иптәшләремнең бер өлеше згаи тәүлекне каравылда тордылар,— ашлык амбарларын саклады- ар, төнне йокысыз үткәрделәр, көндезләрен дә, постта тормаган әгатьләрдә тик утырмадылар, безнең янга килеп, кулларына балта, 1ычкы алдылар, безнең белән бергә амбарларны төзәтештеләр, ачык- ишекләрне ямадылар, идән түшәштеләр... Кыскасы, аларга эш житәр- <ек булды. Шуңа күрә хәзер рәхәтләнеп, изрәп йоклыйлар.
Тик мин генә йоклый алмыйм. Көндезге вакыйгалар берәм-берәм
үзәнлектә жәелеп ята. Мин кайчакларда, станция кырыендагы амбар- а ларда эшләгәндә яисә каравыл торганда, шул авылга, аның ап-ак кар о белән капланган вак-вак өйләренә, каралтыларына, бакчаларына, ын- s дырларына карап торырга яратам. <
Нигәдер ул миңа кичке сәгатьләрдә, бигрәк тә кызарып кояш бае- ган чакларда аеруча матур, моңлы һәм серле булып күренә. Шундый ч минутларда аның кояшка караган, станциядән чак күренеп торган тә- < рәзәләре кинәт, алтын нурларга манчылып, кабынып, җанланып китә- ә ләр, ут алгандай алсуланып янарга керешәләр, бөтен авылны — ак < шакмаклардай сибелеп яткан вак-вак өйләрне, каралтыларны, бакчаларны, хәтта бөтен тирә-юньне сихерле нурга чумдыралар. Мин, табигатьнең матурлыгына, байлыгына, салам башлы авылны да әкияттә* гедэй бизәвенә хәйран калып, сокланып, үз-үземне онытып, карап торам. Бу минутларда минем шул авылга барасым, тәрәзәләре нурланып, янып торган өйләргә керәсем, андагы кешеләрне күрәсем, алар белән сөйләшәсем килә. Алар миңа шат күңелле, ачык чырайлы, яхшы ниятле кешеләр булып тоелалар. Ләкин тәрәзәләргә төшкән, аларны балкыткан, матурлаган нурлар озак тормый: кояш, кып-кызыл утлы шарга әверелеп, зурайганпан-зурая барып, тау артына кереп чума, үзе белән бергә авыл өстендәге сихерле нурларны да алып китә. Өйләр, каралтылар, бакчалар яңадан боегып, мескенләнеп калалар, кичке моңсу сөремгә төренеп, караңгылык эченә чумганнан-чумалар.
Минутлар уза. Авылда беренче утлар кабына. Алар да бакавызлар булсалар кирәк,— тычкан күзләредәй жемелдәп кенә күренәләр. Шулай да очсыз-кырынсыз ак жәймә өстендә яткан карасу шәүләләрне яңадан тергезәләр, бизиләр, серләндерәләр...
Шул авылда, Хәйрулла исемле кешедә, безнең өчен һәрвакыт бер ат әзер тора. Без аны теләсә кайвакыт, теләсә кая барырга, көндез дә, төнлә дә чакырта алабыз. Авыл Советы аның бер атын безгә беркеткән. Шуның өчен ул Хәйрулла абзыйны башка йомышлар белән олауга йөртми, шулай ук аны авыл өстеиә төшкән төрле эшләр белән дә борчымый, хәтта узган-барган кешеләрне дә ана кунарга кертми
Атның кирәклеге алдан билгеле чакларда без ана бу турыда бер көн элек яисә, иң кимендә, берничә сәгать элегрәк әйтеп куябыз. Ул, чыпталары бераз кыршыла-туза төшкән артлы чанасына бурлы алашасын җигеп, астына печәнен, солысын салып, без билгеләгән сәгатьтә капка төбенә якн ашлык амбарлары янына килеп туктый да. чыбыркысын кулына тоткан килеш, утырып китүебезне сабырлык белән көтеп тора.
МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
күз алдыннан үтәләр...
...Бүген иртә белән продотряд командиры мине Иске Артышка жи- бәрде. Аңа волостька барыр өчен ат кирәк иде. Иген амбарындагы эшемне ташлап, авылга йөгердем. Авыл ерак түгел. Станциядән чакрым-чакрым ярым чамасында, 4
Бу юлы аңа алдап әйтеп куймаган идек, чөнки атның кирәклеге але' генә билгеле булды. Шуңа күрә мин аны алып килергә барам. Ат белән үзе киләме, улы киләме,— безнең өчен барыбер. Тик җигелгән аты гына булсын. Без инде күнеккән. Өендә ирләрдән берәү дә булмаса атын үзебез җигеп чыгып китәбез, әйләнеп кайткач, туарып, сараена кертеп бәйлибез, чанасын, сбруйларын тиешле урыннарына куябыз.
Командир миңа ашыгырга кушты.
Кайчакларда мин, ат алып кайтырга кирәк булганда, станциягә ашлык китергән яисә башка берәр йомыш белән килгән олаучылар арасыннан Иске Артышка таба кайтучыларның берәрсен эзләп табам да шуңа утырып китәм.
Нигә яшерергә,—юл уңае булмаса да, олау таба алам мин. Кешеләр карышмыйлар, яхшылап үтенсәң, тиешле кылларын тарта белсәң, дилбегәләрен кулларына алалар да барасы җиреңә ялт иттереп илтеп куялар.
Бүген исә, үч иткәндәй, амбарлар янында да. станциядә дә олаулар булмады. Шуңа күрә мин станциядән ярым йөгереп, ярым атлап, ашыгып чыгып киттем, әмма озак бармадым, бәхеткә каршы, артымнан бер атлы куып җитте. Бераз юл кырыена чыгып, тездән карга батып аңа юл бирдем дә, яныма килеп җиткәч, утырырга рөхсәт сорап, чанасына аудым.
Юлчым утыз биш-кырык яшьләрдәге зур, таза гәүдәле, табак битле шадра бер кеше булып чыкты. Иске Артышныкы икән. Алашасын кызурак атлатуын үтендем. Карышмады. Калын иреннәрен бөтереп, менгереп җибәрде, дилбегәсен тартты, сукмаса да, кулындагы чыбыркысын бер-ике тапкыр һавада селкеп алды. Туры алаша кыстатып тормады, чыбыркы күрсәтмәсәң дә, тыңлыйм бит, чабам бит, дигәндәй, башын селки-селки, тау астына таба күңелле генә юыртып китте, юл буендагы салам маяклар тизрәк һәм кызурак артта кала башладылар.
Берничә минуттан инде без Иске Артыш урамында идек.
Кичләрдә, айлы-йолдызлы төннәрдә ерактан караганда, һәрвакыт серле, моңсу булып тоелган, мине төрле уйларга чумдырган, бала чакларымны, яшүсмер елларымны хәтерләткән, үзенә чакырган, кызыктырган авыл урамына барып керү белән үк серлелеген югалтты, мина Иске Артыш таныш булып калды. Шул ук йортлар, шул ук тәрәзәләр, шул ук капкалар. Урамга, юл буена түгелгән салам көлләре дә, хәтта калка асларыннан яшен ташыдай атылып чыгып, артыбыздан гайрәтләнеп өреп калучы этләр дә таныш...
Авыл серлелеген югалтты, әмма моңсулыгы калды. Түбәләрендәге авыр кар катлауларын күтәрә алмагандай, беркадәр җиргә сеңеп, тәбәнәкләнеп калган өйләр, каралтылар, бәсләнгән, сукырайган вак-вак тәрәзәләр, капка төпләрендәге ялангач өянкеләр — барысы да, барысы да моңсу.
Этләрнең артыбыздан һаулап йөгерүләренә, кайберләренең алга атылып чыгып, ат авызына ташланырга маташуларына карамастан, алашабыз, бернәрсәгә игътибар итмичә, башын селки-селки, үз көенә йөгерүендә дәвам итте. Шулай да без Хәйрулла абзыйларга тиз генә барып җитә алмадык. Урта урамга барып кергәч, күп тә китмәдек, бер капка төбеннән ике малай, һич көтмәгәндә каршыбызга йөгереп чыгып, юлга аркылы бастылар да, нәрсәдер кычкыра-кычкыра, туктавыбызны үтенеп, кулларын бутарга тотындылар. Үзләре кычкыралар, үзләре куллары белән урыс капкалы, калай башлы йортка таба төртеп күрсәтәләр. Анда нәрсәдер булган, күрәсең. Нәрсә булган? Нигә анда таба күрсәтәләр?
Олаучым, дилбегәсен тартып, алашасын туктатты. Унбер-унике яшьләрдәге, иске, ямаулы бишмәтле әлеге ике малай, яныбызга ук килеп,
: ашыгып-кабаланып, бер-берсенең сүзен бүлә-бүлә. безне ник туктатуларын анлатырга керештеләр:
— Гайнетдин абзый...— диделәр алар олаучыма.— Гайнетдин абзый... Кәлим абый Фаизә апаны куып йөри...
— Аркалык белән куып йөри...
— Тотса, үтерә ул аны...
Чыннан да, нәрсәдер булган, малайларның йөзләренә курку чык- * кан, күзләре акайган, сулулары капкан. Шул кадәр каушаганнар, хәтта нәрсә әйткәннәрен дә яхшылап аңлап булмый. Олаучым да аңлап бетермәде, кайтарып сорады:
— Рәтләбрәк әйтегез, маңкалар! Кемне куып йөри?
— Кемне булсын, Фаизә апаны!
— Нигә куып йөри соң ул аны?
— Нигә булсын, кыйнарга!
— Тотса — үтерә ул аны...
Бу авыл кешеләрен белеп бетерми идем әле мин. Кем ул Кәлим? Кемне куып йөри? Нигә куып йөри? Фаизә дигәне кем?
Шуларга җавап эзләп олаучыма карадым, ә ул, бер дә исе китмичә. ф салкын гына авызын ерды:
— һе, куып йөрсә соң! Үз хатыны ич! — һәм ул, кузгалып китәргә “
теләп, дилбегәсен ипләп тотты. з
Малайлар, аның бу хәрәкәтен күреп, үрәчәгә ябыштылар, ялына < башладылар: 3
— Гайнетдин абзый, кер инде, зинһар!.. Кыйнарга ирек бирмә... ч
— Булмаса, абый җаным, син кер,—диде берсе миңа.— Кыйнатма... <
Абый җаным!.. Ул аны болай да гелән кыйный... &
Мин бер фикергә килергә өлгермәдем, олаучым, кулындагы сума- < 1ЯЛЫ чыбыркысын күрсәтеп, бик ачуланып, малайларга акырып салды.
— Китегез, маңкалар! Шуның өчен туктаталармыни! Керермен менә, :ыбыркы белән берәрпе тамызсам!—диде һәм. чөңгереп җибәреп, атына шундый каты сыдырды, башын иеп, тынып калган мескен туры алаша, урыныннан кинәт кузгалып, сикереп чабып китте. Балалар чак кына читкә тайпылып өлгерделәр.
Малайлар инде артта калган булсалар да, олаучым аларны орышуында дәвам итте:
— Менә бит юньсезләрне! Туктаткан булалар. Имеш, кер, кыйнарга ирек бирмә. Ир белән хатын арасына кер... Кереп кара син алар арасына. Ник кергәнеңә гомер буе үкенерсең...— Шул сүзләрне әйтә- әйтә, ул миңа борылып карады, яклавымны, фикере белән килешүемне көтте булса кирәк.
Мин исә, аның фикере белән килешергә җыенмый идем, шулай да күңелемдә ачык бер карар юк иле әле: туктаргамы, юкмы? Туктасаң, аакыт уза. Командир тизрәк әйләнеп кайтырга кушты. Туктамасаң, ничектер яхшы түгел, күңелгә авыр. Кем белә, анда чыннан да берәр хәвефле эш бардыр. Нигә куып йөри ул аны? Нигә аркалык белән?.
Олаучым һаман мыгырдана, бер үк сүзне кабатлый иде:
— Ир белән хатын арасына кереп кара син...
— Шулай да атыңны туктат әле,— дидем мин ана.— Чыннан да. нәрсә бар икән анда? Болай гына узып китү яхшы түгел.
— Нәрсә булсын! Ишеттең ич: куып йөри, диләр. Әллә ирләрнең хатыннарын куып йөргәнен күргәнен юкмы? һай. син дә дөньяда яшисен!.. Хи. хи-хи-хи!..
Ул. шулай хихылдап көлеп, карасу кысык күзләре белән мина шундый мыскыллап карады, янын мине кешегә санамавы, санаса да, иң кимендә, күктән төшкән аңгыра, дивана бәндә итеп уйлавы сизелеп тора иде. Кем белә, бәлки, аның мыскыллап каравы да булмагандыр, табигый күз карашы шулайдыр, әмма бу минутта ул миңа ничектер каты
МӘХӘВВӘТ ТРА1ЕДНЯСЕ
мыскыллау булып тоелды, йөрәгемне әрнетеп, чеметеп алды һәм мин шул мыскыллы караш астында ачык бер фикергә килдем, борылып, әлеге йорт янына кире кайтырга, андагы вакыйга белән танышырга, әгәр кирәк булса, араларына керергә, аерырга, кыйнауны, сугышуны булдырмаска карар бирдем. Болай гына узып китә алмыйм. Хакым юк! Вөҗданым кушмый.
— Ирләрнең хатыннарын куып йөрүләрен күргәнем барын бар да,— дидем мин олаучыга,— шулай да атыңны бор әле. Кире барыйк. Кыйнамыймы икән?
— Кыйнаса соң,—диде ул һәм, сүземә игътибар итмичә, атын кууында дәвам итте, сукмаса да, чыбыркысын берничә тапкыр һавада болгап алды.— Кыйнаса соң, безнең ни эшебез бар анда!.. Үз хатыны.., һай, малкай, әйдә әле!..
Бу кешенең көтелмәгән тискәрелеге, дорфалыгы, сүземә колак салмавы, хәтта алай гына да түгел, ә, киресенчә, мина мыскыллап каравы, барыннан да бигрәк, «кыйнаса соң» дип, түбән җанлануы һәм мине үзенең фикердәше итәргә маташуы кинәт ачуымны китерде. Кем дип белә ул мине? Нигә ул миңа үз фикерен, үзенең түбән карашын, кыргыйлыгын көчләп такмакчы һәм мине шуңа буйсындырмакчы була? Мине дә әллә ул, үзе кебек, шундый хәлләр, вакыйгалар яныннан тыныч кына узып китәр дип уйлыймы? Юк, узмый торыйк әле!
Шундый уйларга бирелеп һәм ачуланып, табак битнең кулыннан дилбегәсен тартып алдым да атын текә генә кире бордым.
Олаучым моны көтмәгән иде булса кирәк. Башта ул бераз аптырап калды, карасу кысык күзләре белән мина гаҗәпләнеп карады, аннары, аңына килеп, дилбегәне тартып алырга теләде һәм мине терсәге белән тупас кына бер читкә этте. Дилбегәне каты йомарлап тоткан идем, алырга ирек бирмәдем.
— Чү, нишләвең бу?! Кая барасың? — диде ул миңа, һаман да әле дилбегәсен тартып алырга теләп.
— Кая булсын, әлеге кешеләргә,— дидем мин аңа салкын гына.— Барыйк. Күрик. Бәлки, чыннан да, аерырга кирәктер.
Мин тупас җавап ишеттем:
— Кирәк икән, төш тә кит! Үзең генә бар! Нигә атны борасын?!. Үз атыңмыни!..
Җавап бирмәдем. Кулымнан дилбегәне ычкындырмыйча, олаучыга терсәгем белән каты гына төрттем дә атны юлга чыгардым. Башта шактый чәбәләнеп каршы торган агай, минем үз сүземнән кайтмаслы- гымны сизеп булса кирәк, бераз йомшара төште:
— Кара әле, иптәш, син мине бу эшкә бутама әле,—диде ул һәм нигәдер тагын кеткелдәп көлеп җибәрде.— Ир белән хатын арасына керү, бәлки, сиңа тансыктыр ул. Тансык булса, үзең генә бар. Ә мине бутама...
Капка төбенә барып җиткәч, аңа шактый кырыс тавыш белән әйттем:
— Төш! Әйдә, керәбез. Нәрсә бар икән анда?
Олаучым, бер сүз дә әйтмичә, чанадан теләр-теләмәс кенә төште. Ул арада әлеге ике малай, капка ярыгыннан ишек алдына бик кызыксынып карап торуларын ташлап, яңадан безнең янга йөгереп килде. Тагын алар:
— Кыйный!.. Үтерә!..—дигән сүзләрен кабатладылар.
Мин ишек алдына керергә ашыктым. Чыбыркысын тотып, артымнан ияреп килгән Гайнетдин абзыйның, пошынып, ялварып:
— Кара әле, энекәш, ташла, зинһар, эт белән эт булма...— дигән сүзләренә колак салмадым.
II
Ишек алдына без каяндыр килеп чыккан аксак бер карт һәм кызык- ■ьшып артыбыздан ияргән өч-дүрт малай белән барып кердек. Анда, (ввнен шактый салкын булуына карамастан, өстендәге каешланып бетон кыска сары тунын төймәләмәгән, озын буйлы, такыр башлы, кәлә- . түшле бер кеше лапас астында каеш аркалык белән хатынын кыйный * һәм суккан саен, бик әшәке сүгенеп:
— Икенче бармассыңмы?!. Икенче бармассыңмы?! — дип гыжлап кабатлый иде.
Күлмәкчән һәм оекчан гына чыккан хатын, куллары белән башын- кузен каплаган, жирдә сибелеп яткан саламга чүгәләгән дә аркалык гызгырып килеп төшкән саен, бөтен гәүдәсе белән жыерылып, калтырап, ыңгырашып жибәрә һәм, тавышын чыгармаска, читләргә ишеттермәскә тырышып, эченнән елый, үкси.
Мин капкадан керү белән үк:
— Ник кыйныйсың аны?!. Ничек оят түгел сина!..— дип, бик ачуланып кычкырып, алар янына йөгереп бардым да кыйнаучының ку- ♦ лыннан аркалыгын тартып алдым, такыр башның үзен бер читкә этеп я җибәрдем.— Оятсыз, нишләвең
бу синен!.. Әллә үтермәкче буласынмы?!, о
Такыр баш бу хәлне, ниндидер чит кешенең ишек алдына килеп я керүен, кулыннан аркалыгын тартып алып, үзен бик каты бер читкә * этеп жибәрслүен һәм, житмәсә, аркалыкны селкн-селки, аңа ачуланып d кычкыруын көтмәгән иде булса кирәк. Башта ул, аптырап, каушап калды: «Тукта әле, кем син? Монда, минем ишек алдында ни эшең бар * синен?»—дигәндәй, төссез акай күзләре белән мина текәлде. Хатын ә да сискәнеп китте, ялангач башын күтәреп, куркып, безгә таба боры- * лып карады. Аның чәчләре тузган, авыз-борыны канаган, зур булып ачылган яшьле күзләрендә чамасыз әрнүдән, куркудан, ялварудан башка бер нәрсә дә юк иде. Шунда ук ул. ншек алдындагы кешеләрнең нигә килүләрен төшенеп, оялып, куллары белән яңадан башын- күзен каплады, аннары, анына килеп булса кирәк, безгә йөзен күрсәтмичә генә борылып, жирдә аунап яткан яулыгына сузылды, аны кармаланып табып, тиз генә башына салды, урыныннан сикереп торды, әллә оятыннан, әллә инде сызлануыннан, әрнүеннән бөгелә төшеп, өйгә таба йөгерде. Мин аның кызларча нечкә буйлы, озын кара толымлы һәм, иренә караганда, шактый яшь икәнен күреп алдым. Шуның белән бергә күлмәгенең аркасы берничә жнрдән ертылганлыгы да күземә чалынып китте. Я хода, шундый ерткычларча кыйнау булыр икән дөньяда! Ничектер, ачудан, нәфрәтемнән йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды, акай күз өстснә ташланудан үземне чак тыеп калдым
Хатын кереп киткәннән соң. без утыз биш яшьләр тирәсендәге, кыска саргылт сакаллы, тычкан койрыгыдай нечкә мыеклы, озын буйлы, төссез акай күзле кеше белән кара-каршы калдык. Акай күзнең ачуыннан сул яңагы нервланып сикерә, шуна булса кирәк, авыз кырые кый- шаеп-хыйшаеп китә иде.
Каушап калуы озак дәвам итмәде. Мондый бәрелешләргә күнеккән булса кирәк,— үзен тиз кулга алды, шинелемә, аягымдагы табан салган киез итеккә һәм кыршылып беткән колакчын бүрегемә күз төшереп алгач, минем әллә кем түгел икәнемне күреп, кинәт гайрәтләнеп кычкырырга, бик әшәке сүгенергә тотынды:
— Ни дип кердең әле син минем ншек алдына?!. Ни кирәк ата?! Может син мине үтерергә, таларга кергәнсең.
Аннары ул, аксак карт белән малайларга карап, акырып салды:
— Сезгә нн кирәк монда?! Үкчәгезне күтәрегез! Югыйсә, барыгызны да буып үтерәм!
Аның карашымча, ул гаепле түгел, ә без гаепле идек.
МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
Мин, артык кызып китүдән үземне тыярга тырышып, мөмкин кадәр ' салкын кан белән аңа:
— Бик акырма,— дидем,— бугазың ярылыр.
Ул, шуны гына көткән шикелле:
— Шулаймыни әле, бугазым ярылырмы?! — дип гыжлап кычкырып, кинәт артка сикерде, ат сарае янында сөялеп торган өч җәпле тимер сәнәген күз ачып-йомганчы кулына алды. Аны штыклы винтовка шикелле итеп тотып, каршыма килеп басты да, һаман әшәке сүгенүендә дәвам итеп, тагын да катырак акыра башлады: — Карап карыйк, кем- | нең бугазы ярылыр икән!.. Сез әле мине көпә-көндез таларга, суярга кердегезме?! Хәзер барыгызның да эчәгеләрен актарып чыгарам! Моныц | өчен суд юк миңа!..
Аның сул яңагы һаман да нервланып сикерә, ә яшькелт күзләре аты- ■ лып чыгарлык булып акайган иде.
Башта, аның көтмәгәндә сәнәккә ташлануын күргәч, үзем дә сизмичә, сискәнеп киттем, шулай да урынымнан кузгалмадым, такыр баш | сәнәген тоткан килеш миңа таба борылганчы, үземне кулга алып, акылымны, тәнемдәге бар көчемне бер ноктага туплап өлгердем. Ул мина таба тимер сәнәген сузып килгәндә, мин инде, кулларымны йодрыклап,1 тешләремне чатырдатып кысып, күзләремне аның хәрәкәтеннән бер секундка да алмыйча, һөҗүмен кире кайтарырга, өстенә ташланырга i әзер идем, мускулларым соңгы чиккә кадәр тартылган, бер йомгакка тупланган иде. Аларның ни дәрәҗәдә тартылуын, туплануын, ычкынырга, кинәт атылып китәргә әзер булган пружинадай торуын мин бары соңыннан, тәнемнең барлык җире сызлавыннан гына аңладым.
Бу кеше авылда үзенең усаллыгы, хулиганлыгы белән дан казанган булса кирәк. Аның сәнәк алуын күрү белән үк малайлар, өркетелгән чыпчыклардай, куркуларыннан кычкырып җибәреп, чәрелдәшеп, капкага таба атылдылар. Аксак карт та бик тиз күздән югалды. Тик бераздан гына аның капка төбеннән, бик куркып, ярым чыелдап, ярым безелдәп кычкырган тавышы ишетелде:
— Нишләвең бу синең, Кәлимулла!.. Акылыңа кил!.. Рибалбирлы кеше бит ул! Камисар! Әллә тагын башыңны себер җибәрмәкче буласыңмы?!
Хәлем ансаттан түгел иде. Шулай да мин урынымда басып торуда дәвам иттем. Хәзер бу хулиганга нинди дә булса сүз әйтүнен, акыруның, кычкыруның, хәтта үгетләүнең дә файдасы юк. Сүгенеп бетерүен, кызуы бераз басылуын көтәргә кирәк. Аннары шунысы да бар: бу кеше сәнәген тоткан килеш кар өстендә, январь суыгында, күлмәк изүен чишеп җибәреп, такыр башын чак каплаган, майланып, каешланып беткән кәләпүштән озак басып тора алачак түгел, туңачак, салкын ана, аның әрекмән колакларына, бритва белән кырдырып алдырган, ялтырап, күгәреп торган башына шифалы тәэсир итәчәк.
Күпмедер вакыт без шулай, бер-беребезгә текәп карашып һәм берберебезне чәйнәп ташларлык булып, икебез дә урыныбыздан кузгалмыйча басып тордык. Аның кулында тирескә буялып, пычранып беткән өч җәпле тимер сәнәк. Минем бер кулым буш, икенче кулымда әлеге каһәр төшкән аркалык. Мин аны, өзәрлек дәрәҗәдә кысып, кулыма йомарлап тотканмын. Икебезнең дә ачуыбыз кабарган. Ул мине кадап, чәйнәп үтерергә, эчәгеләремне актарып чыгарырга әзер. Мин дә бу минутта аның икмәк шүрлеген җимерер өчен әллә ни бирер идем.
— Ташла сәнәгеңне! Миндә аннан да көчлерәк әйбер бар,—дидем мин аңа коры гына һәм уң кулым белән кесәмә шапылдатып сугып алдым. Дөресен әйтим, кесәмдә тәмәке янчыгыннан башка бернәрсә дә юк иде.
Күпмедер вакыт үтте — секундлармы, минутлармы,— анысын әйтә алмыйм, әмма миңа бу бик озак тоелды. Ниһаять, Кәлим түзмәде, уры’
гымная кузгалмавымны, курыкмавы.мны, киресенчә, бик ачулы карап, басып торуымны күреп, тагын бер тапкыр бик әшәке сүтенде дә кулындагы сәнәген бер кырыйга ыргытты, салкынны тоеп булса кирәк, күлмәк изүен төймәләде, майланып, каешланып беткән кәләпүшен басыбрак киде, колакларын тиз генә уып алды. Мин дә аркалыкны бер читкә ыргыттым.
Тынып калудан файдаланып, бер нәрсәне хәл итәргә тырыштым: «Нишләтергә моны? Тотып, авыл Советына алып барыргамы? Әллә соңыннан чакыртыргамы?»
Ачуым бик кабарган иле. Чөнки мин хатын-кызларны җәберләүче, кыйнаучы, хурлаучы, аларның намусларына тукынучыларны берничек тә гафу итә алмыйм.
Хәзер үз-үземә гажәпләнәм. Мин анык өстенә ничек ташланмадым да, бугазыннан алып, җиргә бөтереп салып, авыз-борынын ничек җимермәдем икән?..
Дөресен әйтим, ана каршы кул күтәрмәвемә бик шатланам. Әгәр 1 якасына ябышкан булсам, сугышудан, кызылармеец дигән дәрәҗәмне төшерүдән башка бернәрсә дә булмас иде.
Аннары кем белә, өч җәпле тимер сәнәкне кулына алып өлгергән кешегә ябышу нинди нәтиҗә бирер иде? Якын тирәдә миңа ярдәмгә 1 килерлек берәү дә юк. Аксак карт сәнәкне күрү белән үк чыгып тайды. Балалар да күздән югалдылар. Хәер, аларнын булулары белән булмаулары арасында аерма юк. Олаучым да күренми. Әллә кергән, әллә инде ул да шылган. Кыскасы, тимер сәнәкле акай күз алдында бер үзем басып калдым. Аннары шунысы да бар: мондый мәсьәләне түбәләшеп хәл итү бик зур ахмаклык булыр иде.
Шулай да, кемне булса да ярдәмгә чакырырга теләп, артыма борылып каралым. Ишек алдында безнен икебездән башка берәү дә юк. Дөрес, әлеге какча гәүдәле аксак карт белән малайлар, аннары тагын ниндидер бер-ике кеше, кечкенә капкадан башларын тыгып, бу җәнҗалның нәрсә белән бетүен көтеп, бик кызыксынып карап торалар. Алармы чакырудан файда юк. Акай күз аларга тагын бер акырса, алар үкчә-ләрен күтәрергә әзер торалар. Хәтта кечкенә капканы да бөтенләй ачмаганнар, ә ябарга әзер булып, урам яктан башларын гына тыкканнар. Димәк, бу йөгәнсез хулиганга мин бер үзем каршы торырга тиеш.
Кычкырышып, акырышып торуның файдасы юклыгын белгәнлектән, мин, аның чәпчүен басарга теләп, сорау бирдем:
— Ник кыйныйсың син аны? Нинди хакын бар синең?
Такыр баш, каты сүгенеп, бик дорфа җавап кайтарды:
— Кыйнаса, синен ни эшен бар?! Үз хатыным! Синең хатының түгел.
— Беләсеңме син, юкмы, контр, үз хатынын булса да. кыйнарга ярамый. Революция хәзер. Хөррият!
Мин тагын да әшәкерәк җавап ишеттем:
— Рнбалутсня булмагае, чорт булсын! Үз хатынымны мнн теләсә нишләтә алам. Теләсәм — кыйныйм, теләсәм — кочып ятам Берәүдән Лә сорап тормыйм. Үз хатыным! Никахлы хатын!
— Барыбер хакың юк. Рәтле кеше этен дә кыйнамый.
— Хакым бармы, юкмы,— аны синнән сорамыйм. Анда синен эшең юк. Син үз хатыныңны кара, әгәр булса. Хәер, синең кебек галахның каян килеп хатыны булсын! —диде ул һәм көләсе килмәсә дә, көчәнеп, шаркылдап көлеп җибәрде. Өркетелгән кешеләр алдында аның мине мөмкин чаклы хурлыйсы, нэәсс, мыскыллыйсы, шуның белән үзен бернәрсәдән дә курыкмый торган кеше итеп күрсәтәсе килә иде булса кирәк. Чөнки ул минем белән бәхәсләшкәндә, сүзем, батырлыгым башкаларга ничек тәэсир нтә нкән дигән төс белән капка төбендәге кешеләргә берничә мәртәбә карап алды.
АФЗАЛ ШАМОВ ф МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
— Шулай да, әшәке жан, әйт әле, ник кыйныйсын аны? Ни гаебе бар аның?
Ул җавап бирми торды, нигәдер сәнәккә күзен төшереп алды, ләкин I урыныннан кузгалмады. J
— Ник кыйныйсың? — дип кабатладым мин.
Ниһаять, ул үкереп салды:
— Анда синең эшең юк! Бар, яхшы чакта үкчәңне ялтырат!
Мин бу кеше белән монда, аның ишек алдында сөйләшү мөмкин I түгел икәнен аңлап, борылып чыгып китүне дөресрәк санадым, шулай | да чыгар алдыннан аңа әйттем:
— Бел, контр жан, мин моны болай гына калдырмам. Тикшертермен, I хулиганлык итәргә, хатыныңны кыйнарга ирек бирмәбез,—дидем.
Такыр баш, авызын мәсхәрәле кыйшайтып, тагын шаркылдап көлде:
— Бар, бар, тикшерт! Әллә курка дип беләсеңме! Сиңа гына түгел, миңа да рибалутсия хәзер. Хөррият! Теләсә нәрсә эшлим. Миндә беркем- ! нен эше юк.
«Менә җир битне син аны, тамагына пычак кергере, революцияне, ! ирекне ничек аңлый! Аныңча, революция дигән, азатлык дигән сүз: хулиганлык, кабахәтлек, законсызлык»,—дип уйлап мин, чамасыз нәфрәтләнеп, борылып китеп бардым. Капка төбенә җитәрәк, мин аның, «ертык» шинелемне, өс-башымны, хәтта табан салган итегемне дэ телгә алып, русча-татарча сүзләр белән сүгенүен, артымнан эт кебек өреп калуын ишеттем (куркак этләр шулай булалар, кеше ераклашкан 1 саен катырак, гайрәтләнебрәк өрәләр):
— Бөтен илне талавыгыз җитмәгән, инде хәзер ир белән хатын арасына да керә башладыгызмы?! Әллә аларны да сугымга җыймакчы буласызмы? Җыегыз, алыгыз, зинһар! Әллә хатын таба алмам дип уйлыйсызмы? Поты бер тиен аларның хәзер. Бер сызгырсам, уны чыга!..
Минем ишек алдыннан тәмам чыгып баруымны күргәч, ул тагын да катырак, әшәкерәк сүгенергә. Совет властен төрлечә хурларга, мыскылларга кереште: имеш, ул дөньяда бернәрсәдән дә курыкмый, төкерә ул безнең властька, ул үзе власть, үзенә үзе закон... Аннары, имеш, безнең бер дә борын күтәрерлек җиребез юк; кыл өстендә торабыз. Колчак килгәч, барыбызны да асачаклар. Муеннарыбыздан түгел, аякларыбыз- дан асачаклар...
Кыскасы, аның әшәке жанлылыгын тел белән әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел.
Сулуым капты, катып калдым, йөрәгем тибүдән туктады дип торам. Менә каһәр суккан жан! Безнең ашлык җыюыбыз, ач шәһәрләрне, фронтны, Кызыл Армияне икмәкле итәргә, шуның белән революцияне саклап калырга теләвебез турында, Совет власте, анын законнары турында менә нинди әшәке фикердә икән ул! Юк, моны гафу итә алмыйм. Ул минем үземне, өс-башымны теләсә ничек хурласын, мыскылласын, әмма Совет властен, безнең изге эшебезне, максатыбызны хурларга, мыскылларга нинди хакы бар аның!
III
Урамда, капка төбендә, теге аксак карт белән малайлардан башка тагын берничә кеше басып тора иде. Нигәдер алар мине тын, сәер каршы алдылар. Мине яклап та, Кәлимне яклап та бер сүз әйтмәделәр. Тик малайлар гына миңа бик кызыксынып, күзләрен елтыратып карап торалар иде.
Авыл Советына барып, бу турыда хәбәр итим, тикшерсеннәр, сөйләшсеннәр, берәр чарасын күрсеннәр дип, олаучымны караштыргала-
ли, ләкин аннан жилләр искән. Җанжалга катышып, харап булмыйм, масеннән баш-аяк дип качкан булса кирәк.
Чыннан да, шулай булып чыкты. Җыелып торучылардан анын кая «туен сорагач, малайларның берсе, соңыннан килеп кушылганы булса <рәк:
— Абый, ул син кереп китү белән үк чанасына менеп утырды да ан-фәрманга аттырды,— диде. *
Мин, әле генә булып алган вакыйга өчен бик борчылып, күңелсезлә- in, Хәйрулла абзыйларга таба киттем. Күңелсезләнмәслекме сон! ызылармеец башым белән шул кешене, хулиганны, жирбитне буйсын- jpa алмадым. Хәтта алай гына да түгел. Совет властен мыскыллап, /рлап, артымнан бик каты сүгенеп калды. Аннары, барыннан да үнелсезрәге, йөрәкне әрнеткәне шул: капка төбендә өелешеп, безнең «релешне кызыксынып карап торучы кешеләр арасыннан, мескен «тынны яклап, минем янга, миңа ярдәмгә керүче берәү дә булмады, аксаң, алар арасында әлеге аксак карт белән бала-чагалар гына түгел, лпсә тимер өзәрлек агайлар да бар иде. Шуның өстенә тагы олаучым а качкан.
Нәрсә алар, Кәлимнән куркалармы, әллә мине чит күрәләрме? Әллә э иде чыннан да мин, ир белән хатын арасына кереп, начарлык эшләдем- ° е, авылның борынгыдан килгән гадәтен боздыммы,— шулай итеп. < апка төбендә басып торучы сакаллы агайларның үз-үзләрен сөю хис- g әренә тукындыммы, аларны хурладыммы? Нәрсә булды? Нигә мине әм Фаизәне яклаучылар булмады?.. <
. Юк, начарлык эшләмәдем мин. Бары мескен хатынны гына арала- ” ым, аны якладым, мәрхәмәтсез кыйналудан, гарипләнүдән коткарып < алдым.
Тукта әле: «мескен хатын?» Мескенме икән ул? Ялгышмыйммы икән? 1ии бит аны белмим. Бәлки, аның читләргә билгеле булмаган, бары ре генә белә торган нинди дә булса зур гаебе бардыр. Ире аны шуның чсн гафу итә алмый торгандыр, шуңа күрә аралары бозылгандыр, авыш чыгадыр...
Юк, мин моның белән килешә алмыйм. Хатынның нинди генә гаебе улмасын,—зурмы ул, кечкенәме, барыбер, иренең кыйнарга хакы юк. (өньяда тәртип бар, закон бар. Яна тәртип! Яна закон!
Яна закон? Кәгазьгә язылган, гамәлгә кергән, халыкка билгеле булан закон бармы икән соң әле? Андый законны ишеткәнем юк. Ишетмә- ән булсам да, революциянең үз законы бар. Әгәр ул закон бүген әгазьгә язылмаган, халык арасында таратылмаган икән, анын каравы, л Совет власте өчен көрәшүчеләрнең каннарына, күңелләренә, йөрәк- юрснә язылган. Мин менә шуннан чыгып. Азатлык, Тигезлек дигән зге законнан чыгып, хәтта анын тирән мәгънәсен, киңлеген, зурлыгын, өеклегсн тиешенчә аңлап бетермәсәм дә, бары намусымның, вөжда- ымның кушуы буенча гына мескен хатынны яклздым. Ялгышмадым.
Мин, шулай уйлый-уйлый, Хәйрулла абзыйларга баруымда дәвам ITTCM. Бераздан минем артымнан, кар шыгырдатып, ашыгып килгән аяк авышлары ишетелде. Борылып карасам, әлеге какча гәүдәле, аксак арт белән өч-дүрт малай, тагын ниндидер бер хатын килә. Хатыннын стенда бераз искерә төшкән биш билле кара бишмәт, башында <ыйнак кына уралып, чуклары салынып торган гали ак шәл. аягында лтян салынган чуар итек. Күрер күзгә нәрсәсе беләкдер кешене жәлеп 1ТӘ торган ягымлы йөзле, озын буйлы, кырык-кырык биш яшьләр тнрә- «ндәге хатын иде ул.
Аларның мине куып жнтәргә теләүләрен сизеп, адымнарымны акры- нАттым.
Куып жнттеләр.
81
МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
Аксак карт, минем белән янәшә бара-бара, үзен акларга теләгәндә»1 бераз чыелдавык тавышы белән зарланып сөйли башлады:
— Шулай инде бездә, иптәш кеше, усаллардан куркып, калтырап, яшиләр... Әлеге теге Кәлимне әйтәм. Бөтен авылны куркытып тора уд.| Ачуы килсә-нитсә, хәзер өстеңә килә, пычагын чыгара. Этнең дә srej Бик үчле нәрсә...
Бу сүзләрне ишетеп, мин баруымнан туктадым:
— Закон юкмыни аңа? Акылга утыртып булмыймыни аны? — дидем,j
— Булган иде дә... кайтардылар шул.
— Нәрсә, төрмәдә идемени?
— Шунда иде. Патша төшкәч кайтты. Хәзер шуның белән мактана.,
Имеш, аны патша заманында япканнар. Ривалүтсия өчен страдать! иткән. I
— Нигә япканнар иде соң? — дип сорадым мин, кызыксынып.
— Нигә булсын, шул инде, усаллыгы өчен. Сугышып, берәүне кадап; үтерде, икенчесен гомергә гарип итеп калдырды. Хәзер дә әле янамагая| кешесе юк... Миңа да көн күрсәтмәс әле ул эт нәрсә.
Ак шәлле хатын моңа чаклы сүзгә кушылмаса да, аның бу мәсьәлә белән бик кызыксынганлыгы, миңа нәрсәдер әйтергә теләве, аксак карт-| ның сүзләрен яратып бетермәве йөзеннән, күз карашыннан сизелеп тора; иде. Ниһаять, ул түзмәде, картның соңгы сүзләрен беркадәр үчекй кабатлап:
— Көн күрсәтмәс, күрсәтмәс,—диде.— Куян йөрәк булсаң, күрсәтмәс шул, Гата абзый!
— Мин куян йөрәкме? — диде аксак карт чәрелдәвек тавыш белая! һәм шәлле хатынга ачуланып карап алды. Бу секундта аның чал кергап; кара сакалы да, хурланып, тырпаеп кунды кебек,—Мин куян йөрәк-1 ме!? — диде ул, кабатлап.— Пычагын чыгарып, бугазыңа терәсә, син да куян йөрәк булырсың... Хәер, хатыннарга нәрсә аларга... Алар пи сөйләгәннәрен үзләре дә белмиләр...
— Син генә куян йөрәк түгел, Гата абзый,— диде шәлле хатын.—| Үпкәләмә, күбегез куян йөрәк. Аннан куркып, калтырап торасыз. Күр-: мәдеңмени, бу иптәшкә дә сәнәк күтәрде ич. Ә иптәш курыкмады,! урыныннан да кузгалмады. Кәлим ул куркаклар алдында гына гайрәт чәчә, ә батырлар алдында куяннан да болайрак. Шулай күренә. Әгәр шунда берәрегез бу иптәшкә ярдәмгә кергән булса, аны, бөтереп алып, сәвиткә илтеп була иде бит? Була иде. Белер иде шуннан сон ул-.i Куркаклар шул сез, куркаклар. Ачуым бер килмәгәе, әйтсәм әйтим инде.; ирләр исемен күтәреп, сакал сәлперэйтеп йөргән буласыз шунда... Бүрек киеп түгел, яулык бәйләп йөрергә иде сезгә...
Хатынның зур, акыллы күзләре ачуданмы, әллә куян йөрәкләрдән нәфрәтләнүдәнме, нәрсәдәндер, чаткыланып-чаткыланып китә иде. Бу минутта ул үзенең ир булып, көчле зат булып тумавына үкенә иде шикелле.
Гата абзый бу хатын белән дә ачуланышырга, араны бозарга теләми иде кебек. Ул аңа күзләрен чепелдәтеп, йомгалап карап торды да. үзенең куркаклыгын, иң кирәк вакытта ишек алдыннан ашыгып чыгып китүен һаман да әле акларга теләп:
— Аңа каршы нишли алам мин, Хәбирә килен,—диде.—Беләсен вч син аны. Ул я сәнәк, я балта күтәрә, я пычагын чыгара...
Хатын аның сүзен тыңларга теләмәгән төс белән кулын селтәде.
— Сиңа карата гына әйтмим лә мин аны, Гата абзый. Аллага шөкер, синнән башкалар да җитәрлек иде анда. Әзмәвер кебекләр бар иде. Тик берсе дә иптәшкә ярдәмгә кермәде. Күзләрен акайтып карап торуны гына белделәр. Әйтерсең, кәмит күргәннәр! Тфү, кеше булган кеше,
гирэк икән, утка керер, булышыр... Син дә бит шулар белән авыэынны 1чып карап тора идеи. Менә нигә ачуым килә минем...
Малайларның берсе, араларыннан кечерәге, картны яклап:
— Хәбирә апа, син күрмәден. Гата бабай да ишек алдына керде... Кояштыр менә, керде,— диде.
Икенче малай исә, барсына караганда да зуррагы, аның сүзен ярат- яыйча. мыскыллап: ♦
— Керде, керде... Керүмени ул! Сәнәкне күргәч үк чыгып качты м
«I — диде. g
Хәбирә апа моны күрмәгән иде булса кирәк. Бу турыда ишеткәч, В »метсезләнеп, бөтенләй кулын селтәде: “
— Әй. барыгыз да бер чыбыктан куылган бәндәләр сез!
Бу апаның ирләрдән тел яшермәве, йөзен капламавы, әйтәсе сүзен ь сурыкмыйча, оялмыйча туп-туры әйтүе ошый иде мина. S
Юлда алар мина Кәлим турында тәфсилләп сөйләп бирделәр, а Шактый холыксыз, нервлы кеше икән ул. Ачуы-фәлән чыкса, бер нәрсә 3 5еләи дә исәпләшеп тормыйча, кешене төрле әшәке сүзләр белән хур- s тый, мыскыллый, хәтта сугышырга ук керешә икән. Шуның аркасында «тыннары белән дә тату тора алмаган. Моңа кадәр өч өйләнгән, берсен ре аерган, ә икенчесе, җәбер-золымга түзә алмыйча, качып киткән. “ оусы — Фаизә исемлесе — төрмәдән кайткач өйләнгән хатыны. Башта елдан артык тату торганнар. Халык та, гаҗәпләнеп: «Күрәсезме, Кәлим < гөрмәдән акылга утырып, төзәлеп кайтты бит, хатыны белән тату тора, Э Г8ВЫИ1 чыгарганы, кычкырышканы ишетелми»,—дип ошатып сөйли баш- лагая. Тик аның бу уңай сыйфаты озак дәвам итмәгән. Узган көздән < бирле Кәлим яңадай элеккеге Кәлим булып әверелгән, яңадан нигәдер ” еш кына тавыш чыгара, ызгыша башлаган, ә соңгы айларда бөтенләй < котырынып, Фаизәне берничә тапкыр бик каты кыйнаган. Теле белән дә бик рәнҗетә икән. Кайчакларда, әшәке сүзләр белән сүгеп, кышкы суыкта ялан күлмәктәй генә ишек алдына куып чыгара да сәгатьләр буенча өйгә кертми азаплый икән.
— Нигә рәнҗетә соң ул аны? —дип сорадым мин алардан.
— Кем белә аны,— диде Хәбирә апа.— Аныкын белмәссең, шундый кеше ул. Хәтта кайчакта ник кыйнаганын үзе дә белми торгандыр. Бик холыксыз бәндә. Бөтен нәрсә өчен рәнҗетә: гаебе булса да рәнҗетә, булмаса да рәнҗетә. Хәтта элегрәк аты чыгымлаган өчен дә хатынын кыйный дип көләләр иде аннан. Чыннан да, бер тапкыр шулай булган диләр.
— Аты чыгымлаган өчен кайсы хатынын кыйнаган? Фаизәнеме?
— Юк, аны түгел. Качып киткәнен.
— Фаизәне ул һаман шулай каты кыйныймы икән?
— Белмим.-диде Хәбирә апа.—Бәлки. Гата абзый белә торгандыр. Алар күршеләр днярлек. Араларында бер-икс йорт кына.
Гата абзый ачык җавап бирмәде:
— Кем белә аны,—дип, иңбашларын гына җыерып куйды.
— Бу юлы ник кыйнаган икән ул аны?
Хәбирә апа да, Гата абзый ла белми икән, әйтә алмадылар.
Ләкин малайларның берсе, Кәлимнәр күршесе, белә торган булып чыкты. Фаизәне ул хатын-кызлар җыелышына барган өчен кыйный икән. Моннан бер-ике атна элек, шәһәрдән бер кыз килеп, хатын-кызлар җыелышын үткәргән. Иске Артышта бу беренче җыелыш булганга, бик кызыксынып, бөтен авыл хатын-кызы җыелган. Хәтта карчыклар Да килгән.
— Нигә, җыелышка барырга ярамыймыни? — дидем мин —Барса, ни булган*
— Ярый, нигә ярамасын! — диде Хәбирә апа.— Тик менә Кәлимгә генә никтер ярамаган.
Шуннан сон гына мин Кәлимнең: «Икенче бармассыңмы?! Икенче бармассыңмы?!.» — дип, сүгенә-сүгенә кыйнавының мәгънәсен анладым. Димәк, җыелышка барган өчен кыйнаган. Шулай да моңа ышанасы килми иде, ничектер башыма сыймый иде бу. Моның башка зуррак сәбәбе юкмы икән?
Мин Кәлимнең кем икәнен белер өчен сорашуымда дәвам иттем:
— Нигә, Фаизә әллә иренә әйтмичә барганмы?
— Кәлим өйдә юк иде ул көнне,— диде карт.
— Кайда иде сон? — дип сорадым мин.
— Кайда иде? — дип, соравымны кайтарып әйтеп куйды Гата абзый. Аннары аңа үзе үк җавап бирде.— Аныкын белмәссең. Ул бүген өйдә, ә иртәгә җирнең теге читендә. Канавал ул. Нәсел-нәсәпләре белән канаваллар. Шуңа күрә күп вакыт өйдә тормый, чит авылларда йөри. Аннары алыш-биреш белән дә шөгыльләнә... Хәер, кешенекен белмәссең, караңгы. Теләсә нишләсен, гөнаһсына керәсем килми.
«Менә кем икән ул Кәлим!.. Менә кем икән!» — дип уйладым мин һәм күнелем бераз җиңеләеп китте. Бу эшкә дөрес катнашканмын икән. Моны болай гына калдырырга ярамый.
Без инде Хәйрулла абзыйлар капкасы төбенә килеп житкән идек. Миңа ашыгырга, атны тизрәк алып кайтырга кирәк. Шуңа күрә мин Гата абзыйның авыл Советы председателе янына баруын, бу вакыйганы аңа тәфсилләп сөйләп бирүен үтендем.
Картым, бу сүзләрне ишеткәч, бераз кызарып, яшьләнеп торган күзләрен ешрак йомгалый башлады һәм ничектер боегып, мескенләней калды.
— Син инде, туганкай, бу эшне миңа кушма,— диде ул беркадәр ялварулы тавыш белән.— Мин карт кеше... Үзең барып әйт.
— Нигә кушмаска?! — дидем мин, аның киреләнүенә гаҗәпләнеп.— Кыйнаганын күрдең ич.
— Күрсәм ни...— диде ул һәм, мескен бүреген маңгаена шудырып, төшереп, җилкәсен кашып алды,— Күрсәм ни... Башкалар да күрделәр-.^ Аннары мин рәтләп сөйләп бирә дә алмам...
Картның барырга теләмәве күренеп тора иде, шулай да мин аны кыставымда дәвам иттем, чөнки үзем, никадәр теләсәм дә, хәзер бара алмый идем.
— Син, абзый кеше, киреләнеп маташма,— дидем мин ана.—Барда бөтенесен сөйләп бир. Вакытым сыйдырса, сиңа әйтеп тормас идем, үзем барыр идем. Ашыгам. Болай да аның аркасында әллә никадәр вакытым әрәм булды. Командирдан сүз булуы мөмкин.
Безнен белән капка төбенә хәтле килгән Хәбирә апа, кыстауныи файдасы юклыгын төшенеп булса кирәк, сүземне бүлдерде:
— Син, энем, аның белән сөйләшеп, вакытыңны әрәм итмә,—диде ул мина һәм Гата абзыйга тагын бер тапкыр мәсхәрәләп карап алды.- Гата абзый курка ул. Имеш, барып әйтсә-нитсә, Кәлим аны үтерәчәк. Зерә генә сакал йөртә ул. Аны кырып ташласа, яхшырак булыр иде, ир кеше икәнен белмәсләр иде... Үзем барам, энем, персидәтелне күрәм дә әйтәм. Арт сабагын укытсыннар әле бер. Хатын дигәч тә... Хатынны кыйнарга ярамаганны белсен, аңласын. Ә син, Гата абзый, бар, өеңә кайтып кит. Хәкимә апа көтә торгандыр сине...
Гата абзый сүзнең мондый юнәлеш алуын көтмәгән иде булса кирәк. Ул Хәбирә апага карап, нәрсәдер әйтергә чамаласа да, сүзен әйтә алмады, авызын ачкан хәлдә катып калды.
Хатынның сүзе бетмәгән икән әле.
— Алайса, шулай иттек,— диде ул эшлекле генә.— Кич белән килеп чыгам, дисең. Ялгышмасам, энем, син станциядән, отрядтан бугай?
Мин, шулай икәнлеген белдереп, башымны селкедем.
— Фамилияң ничек? Персидәтелгә кем дип әйтим?
Фамилиямне әйттем, аныкын да сорадым.
— Гафият Хәбирәсе,— диде ул.— Шулай әйтсән, беләләр. Гафият бирәсе авылда мин генә.
Хәбирә апа, артына күн салган чуар итеге белән хатыннарча житез, шел атлап, урам уртасыннан, ат юлы буйлап авылнын икенче башына ба китте. Авыл Советы шул якта иде. Аның артыннан әлеге малайлар иярде. Алар да бу эшне ахырына кадәр җиткерергә телиләр иде булса ♦ рәк. Гата абзый исә, чал кергән кыска кара сакалын тырнаштырга- п, бер урында бераз таптангалап басып торганнан соң, зәгыйфь гы белән һәрыолы ниндидер күзгә күренми торган чокырга баскан 1маи, ун якка чума-чума, кулындагы таягын атлаган саен селтәп ибәреп, килгән юлы белән кире китеп барды.
Бераздан мин, атымны жигеп чыгып, аны кызулату өчен кулымдагы |быркы белән ара-тирә селтәнгәләп, станциягә таба юл алдым.
IV
Кич белән, сәгать жиделәрдә, мин авыл Советында идем. Салам ф 1Шлы, биш тәрәзәле, урта зурлыктагы өй. Маңгаеңны ишек өстеиә фмәс өчен, башыңны иеп, бөгелеп керү белән үк борыныңа башта ° «мәке исе, ачы салам исе. аннары ниндидер юеш. тынчу ис килеп бәре- s I. Җилләтмиләр булса кирәк. Җилләтсәләр, тәмәке исе бу кадәр < жермәс, сакланмас иде. Мичкә дә аз ягалар, ахры. Тәрәзәләре ике 3 плы булуына карамастан, өске өлгеләренә кадәр бәсәргән, төнлә тыш- =: ж караганда өй эчендәге унлы лампа яктысы саргылтсу булып, сизе- * ер-сизелмәс кенә елтырый. ә
Өйнең жиһазы да бик ярлы. Түрдә өстенә бернәрсә дә җәелмәгән, < ipa түгелеп, пычранып беткән, кырыйлары тиктормас малайларның гкен пәкеләре белән киртләчләнгән, сырланган иске өстәл. Янында ике 1ЫНДЫК. Икесе дә артсыз. Степа буйларында, мич янында озын эскә- пяләр. Түшәмгә асылган унлы лампа. Бер герле, озын телле сәгать, •йиен жиһазы, бөтен байлыгы шуннан гыйбарәт.
Председатель утызга якынлашып барган, урга буйлы, таза гәүдәле, зенә килешеп торган җыйнак кара мыеклы, күрер күзгә сабыр таби- »тьлс, Госман исемле өйләнмәгән кеше. Электә, яшь чагында, хәтта алай чагыннан ук диярлек, кулакларда батраклык иткән, авылдашла- ы белән бергә читкә чыгып, шахталарда, приискаларда эшләп йөргән, акыты житкәч, солдатка алынган, беренче империалистик сугышка атнашкан, яраланып, немецларга әсир төшкән. Терелеп, йөри башла- ач, андагы газапларга, җәберләүләргә түзә алмыйча, ике тапкыр ачкан. Берсендә тотып, төрмәгә япканнар, тагын да катырак газапла- аннар. Тик икенче качуында гына, бу юлы инде февраль революциясен- әи соң, үзебезнекеләр ягына чыга алган. Демобилизацияләр башлан- ач, авылга кайтып тормаган, яна төзелеп килгән Кызыл Армиягә үзе елап язылган. Узган җәй Көнчыгыш фронтта, акларга каршы сугыш- !8рда тагып яраланган.
Бераз хәл җыю, көч алу өчен, дөресрәге, яралары төзәлеп беткәнче иш, хәрби госпитальдән аны берничә айга авылга кайтарганнар. Биредән мөмкинлектән файдаланып, бераз авылда торырмын, көч туплармын, ■угаинарымны, якыннарымны күрермен, әни карчыкка булышырмын, 1орт тирәсе лә инде бик искергән, җимерелгәндер, бүрәнә, такта кебек «эрсәләр табып булса, аны да бераз рәтләрмен дип, бик сагынып, зары- ■ып кайтып кергән Госман Вәлиев салам башлы җимерек өе тирәсендә, 5алта, пычкы кебек кораллар тотып, берничә көн актарына да. үзе дә :измәстән, авылның җәмәгать эшенә башы-аягы белән чума, үз тирәсенә флыларны. сугыштан кайткан солдатларны туплап, кулакларга, алар- ның иярченнәренә каршы көрәш башлап җибәрә. Әйт, шундый чакта.
МӘХӘВБӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
синең туган авылында авыл советына кулаклар, куштаннар оялага булса, алар төрле хәйләләр белән яшь Совет властен, синен түгелеп алынган властьны алдалап, аның политикасын күрәләтә бозың ятсалар, байгураларны төрле салымнардан, контрибуцияләрдән коткарып килсәләр, авыл өстенә төшкән йөкләмәләрнең иң авыр өлешен үзләренә түгел, ә урта хәлле крестьяннар җилкәсенә, хәтта кайбер очракларда ярлылар җилкәсенә дә салсалар, канлы сугыштан яраланыр кайткан егетнең, большевикның йөрәге ничек түзсен, туган авылындаң мондый хәлләргә ничек риза булып торсын, көннәрен бары үзенең салам башлы куышы, туган-тумачалары тирәсендә генә ничек үткәрсен, иам сы моны ничек күтәрсен!
Күптән түгел генә, без бу авылга килер алдыннан бер-ике атна элек, урта хәллеләр, ярлылар авыл советын яңадан сайларга кирәк табалар, Сайлыйлар. Сайлау зур талаш, кычкырыш, ызгыш белән үтә, хәтта кайберәүләр, сүзгә килеп, якалашып, түбәләшеп тә алалар. Госманны™ теләмәсә дә, кыстап, үтенеп, дөресрәге, көчләп диярлек авыл Совет председателе итеп сайлап куялар.
Госман Вәлиев хәзер шул йөкне тартып алып бара. Авыр йөк. Моя» чаклы беркайчан да алып барырга, сөйрәргә туры килмәгән йөк. |
Кайчакларда мин Госман Вәлиевкә читтән, беркадәр ерактан карап торырга яратам. Үзенә сиздерми генә ерактан күзәткәндә, кешеләр мни табигыйрак, ачыграк күренәләр. Мин аларның үзләренә генә хас харак-терларын, гадәтләрен, кыланышларын тотып алам, уңай якларны һәм кимчелекләрне тулырак күрәм.
Ул һәрвакыт диярлек солдатларча төз, пөхтә йөри. Дөресрәге^ тез йөрергә ярата. Шулай да кайчакларда уң аягының яралы икәне, анысы белән бераз аксый төшүе, вакыт-вакыт уңайсыз, хәтта кыюсыз атлам» сизелә.
Кием-салымы тыйнак. Өстендә, гәрчә бераз туза төшкән булса д гәүдәсенә ятып торган соры шинель, башында папахага охшатып тегелгән, чак кына кыңгыр салынган ак куян бүрек, аягында өйдә баска» кара киез итек. Билен солдат каешы белән кысып буган. Сакал-мыегш пөхтәләп кырган. Шуны да әйтергә кирәк, авыл шартлары таләп итүк караганда, ул аны ешрак кыра шикелле. Мин әле аны бер тапкыр Д1 сакал-мыек баскан, чәчләре тузган хәлдә күргәнем юк.
Авылның буй җиткән кызлары, аеруча яшьли тол калган солдатка1 лар аңа кызыгып, сокланып карый торганнардыр дип уйлыйм. Кем белә бәлки, алар, аның килешле итеп, бүреген бераз кыңгыр салып, матуң сылу гәүдәсен төз тотып, урамнан узып баруын күргәч, тәрәзә пэрдай артына посып, мәхәббәтле күз карашлары белән аны еракка кадәр озатып калалардыр һәм соңыннан, күңелләрендәге тынгысыз хисләрен баса алмыйча, тирән итеп, я өметсезләнеп көрсенәләрдер. Көрсенүләре бй мөмкин. Чөнки авылдашларының сөйләүләренә караганда, егет авылда бер кызга да күз төшерми, берәүнең дә мәхәббәтле карашын кабул итми, хәтта аларның күңелләрен җилкендерерлек шаярып та сөйләшми икән.
Кызлар, яшь киленчәкләр генә кызыгалармы икән аңа! Әгәр ялгыш- масам, авылдагы кайбер егетләр дә ана кызыгып, сокланып карыйлар аның шикелле булырга, үзләрен аның шикелле тотарга тырышалар.
Госман Вәлиевтә кешеләрне кызыктырырлык, аларга йогынть ясарлык менә шундый сыйфатлар бар. Яшермим, кайчакларда мин Д< аңа кызыгып караштыргалап алам. Барыннан да бигрәк, мин аның тынычлыгына, сабырлыгына, бер эшне дә уйламыйча эшләмәвенә сокланам. Ана тормыш итүе, гомер юлы буйлап баруы ансаттыр, күңеле^ дә әрнүле, борчулы хисләр юктыр,— булса да, ул аларны жинә, V Ихтыярына буйсындыра ала торгандыр дип уйлыйм. Миңа ул шул» тоела. .
Мин авыл Советына барып кергәндә, анда Госман Вәлиевтән башка ерәү дә юк иде. Ул өстен-башын салмаган килеш, өстәл янында, бераз эремләиеп янып торган унлы лампа яктысында, алдында яткан нинди- ер саргылт кәгазьне укып утыра иде. Ул мина салкын гына кулын узды, күреште, утырырга урын күрсәтте.
— Хәзер. Бераз утырып тор,—диде.
Мин винтовкамны яныма сөядем дә стена буендагы эскәмиягә утырым. Госман күзләрен яңадан әлеге кәгазьгә текәде. Бу кәгазь соңгы акытларда авыл советларына төрле җирләрдән килгәләп торган, рттырыбрак әйтсәк, язгы ябалак кардай коелып торган хитапнамәләр- ен, рәсми циркулярларның берсе булса кирәк. Кәгазь юклыктан, күрә- ен, хәзер хитапнамәләр, өндәмәләр, газеталар — барысы да тотсак ртылырга, уалырга торган шундый сары кәгазьгә басылалар.
ирәк иде... Игътибар беләнрәк карасам, Госман алдындагы кәгазьне я кымый, ә бары, аңа күзләрен текәп, укыгандай булып, нәрсә турында- ° 1ыр уйланып утыра. Нәрсә булган аңа? йөзе нигә бу кадәр уйчан? < (ашлары җыерылган, күзләре моңсу, хәтта әрнүле диярлек, яңаклары g ia бераз агарып, нурсызланып калган. Авырыймы икән әллә? Төзәлеп китмәгән яралары кузгалганмы яисә эшендә берәр күңелсезлек бармы, < дуңа борчылып, пошынып утырамы? »
Аны беркайчан да мондый күңелсез, кашлары җыерылган, йөзе < •улгаи хәлдә күргәнем юк иде. Шуңа гаҗәпләнеп, эндәшергә кыймыйча, 5еряз тын утырдым. Ахырда түзмәдем, сорадым:
— Кәефең юкмы әллә? Бик күңелсез утырасың.
Ул мине хәзер генә күргәндәй күтәрелеп карады, кулындагы кәгазен Sep читкә куйды, кәефенең начар түгеллеген белдереп, башын чайкады:
— Зарланырлык нәрсә юк.
«Нәрсәдер бар, яшерә, әйтергә теләми. Авырый торгандыр»,—дип уйладым мин һәм аны өстәмә сораулар белән борчымаска булдым, бу :алкын кичтә мине монда, авылга килергә мәҗбүр иткән мәсьәләгә «учтем:
— Кәлимне чакырттыңмы?
— Юк.
— Әллә сиңа бүген иртә белән Гафият Хәбирәсе бернәрсә дә әйт- иәдеме?
Госман, җавап бирергә ашыкмыйча, бераз уйланып торды, бармак* пары белән өстәлне җинелчә шакылдатып алды.
— Әйтүен әйтте дә, шулай да чакыртырга кирәк тапмадым.
— Ник? —дидем мин, сәбәбен белергә теләп.
— Безнең эшме икән соң ул?
Дәресен әйтим, аңардан мин мондый сүзне көтмәгән идем. Ул, федссдатель булып күптән түгел генә эшлн башлавына карамастан, ионлый җаваплы эшләрне авыл Советында карарга, тикшерергә кирәклеген белә торгандыр дип уйлый идем. Шуңа күрә, ирексездән:
— Ә кем эше сон? —дип сорарга мәҗбүр булдым.
Җавап бирмәде. Жавабы юк иде шикелле.
— Кем эше сон? — дип, соравымны кабатлап, мин өстәл янына, ана гнбарнк күчеп утырдым,—Сезнең эш ул, Госман. Авыл советы эше.
Авыл советы эше?
— Ә син кемнеке дип уйлаган идеи?
— Безнең аннан башка да эшебез бик күп. Муеннан,— диде ул һәм.
МӘХӘВВӘТ ТРАГЕДИЯСЕ Мин аның нинди язу икәнен сорашып тормадым, укып бетерүен ыныч кына көтәргә булдым. Берничә минут вакыт узды, стенага элен- ән, бер герле һәм аңа булышчы итеп тагылган сынык дагалы сәгатьнең ур стрелкасы, талпына-талпына, бер урыннан икенче урынга күчүендә, йләнә-тирәли сәяхәтендә дәвам итте. Инде кәгазьне укып бетерергә ♦
мина аңлаешлырак булсын өчен, кулы белән муенын аркылы сызып күрсәтте: — Менә моннан. Әле тегесе, әле бусы...
Госман белән мин күптән түгел генә, отрядыбыз бу станциягә күчеп килгәч, мине кайбер эшләрне үтәр өчен Иске Артышка билгеләгәннм сон гына таныштым. Шул көннән башлап миңа аның белән берничә тапкыр очрашырга, өстемә йөкләнгән эшләр турында сөйләшергә, артык ашлыкларны дәүләткә тапшырырга тиешле кешеләрнең исемлекләрен тикшерергә һәм бу эшне тизрәк тәмамлау өчен авыл советы белән бергә кайбер чаралар күрергә туры килгәләгәне бар. Шундый очрашулардан соң ул минем күңелдә уңай характерлы кеше тәэсирен калдырган һән мин аның турында яхшы фикердә идем. Моңа кадәр әле аның мондый тискәрелеген очратканым юк иде. «Кара әле, аның тәртәгә тибә торган гадәте дә бар икән»,— дип уйладым мин һәм аның бу гадәтен моңача күрми, сизми йөрүемә беркадәр гаҗәпләндем. Шуңа күрә мин анык белән, билгеле, аны дөрес, туры юлга бастыру теләгеннән чыгып, җитдирәк сөйләшергә кирәк таптым.
— Эшегез аз түгел. Хәтта бик күп. Шулай да, иптәш Вәлиев,—дидем мин ана, рәсмирәк булсын өчен фамилиясе белән эндәшеп,— үпкәләмә, авыл Советы эшләрен син бераз таррак итеп күз алдына китермисенме икән? Әллә син анын эше ашлык җыю, аны дәүләткә тапшыру, авылдагы терлекләрнең санын исәпкә алу, янгын-фәлән чыкмасын дип, җимерек мичләрне, ишелеп барган морҗаларны тикшереп йөрү һәм башка шунын кебекләр белән генә чикләнә дип беләсеңме? Юк, аед белән генә чикләнми ул. Авыл советы кешеләр белән, ягъни алар арасында да эшләргә тиеш. Мин шулай уйлыйм. Бәлки, белеп тә бетерми торганмын, шулай да мин Совет властеның нинди власть икәнен, анын тоткан политикасын халыкка аңлатып бирү, аның законнарын төшендерү эшләре авыл Советының төп вазифаларыннан берсе, хәтта нн мөһиме итеп саныйм. Шулай ук авылда революцион тәртип саклауда аның эше...
Ул, сүземне бүлеп, сүрән генә елмаеп:
— Ир белән хатын арасына керүне дә син революцион тәртипне саклау дип саныйсыңмы? — дип сорады.
Мин аңа, шуны да белмисеңме әле син дигән шикеллерәк итеп, үзе кебек елмаеп карап алдым да:
— Әйе, кайбер очракларда мин аны да шулай саныйм,—дидем.— Пролетариат революциясе кешелек тарихында беренче тапкыр хатын- кызларны ирләр белән тигез хокуклы итте. Аларга тулы хокук бирде. Син ничек уйлыйсың, хатын-кызларның Совет власте тарафыннан бирелгән хокукын без якларга тиешме, юкмы?
— Якларга тиеш, билгеле.
— Берәү хатын-кызларны рәнҗетсә, аларны кешегә санамаса, хурласа, ачыграк итеп әйткәндә, хатынын ерткычларча кыйнаса, җәберләсә, син ничек уйлыйсың, шуның белән ул Совет власте тарафыннан бирелгән бу хокукны бозамы, юкмы?
Госман җавапны көттермәде, сүземнең дөрес икәнен белдереп, башын селкеде дә:
— Әйе, боза,— дип авыз эченнән генә әйтеп куйды.
Мин сөйләвемдә, аңа каршы юнәлдерелгән фикеремне куәтләүдә, җәелдерүдә дәвам иттем:
— Шулай булгач, мин синең позицияне аңлап бетермим, —дидем.— Син телең белән берне әйтәсең: хатын-кызларның Совет власте тарафыннан бирелгән хокукларын якларга кирәк, лисең, ә үзен, бу эшне тормышка ашырырга туры килгәндә, аннан баш тартасың. Кәлим эшея тикшерергә теләмисең. Моны ничек аңларга? Ничектер, бик сәер килеп чыга түгелме сон? Бәлки, син бу мәсьәләнең политик ягын, анын тәрбияви әһәмиятен төшенеп бетерми торгансың? Син болай туры әйткәнгә
Һкәләмә, Вәлиев иптәш. Мин моны үзем өчен әйтмим. Гомуми эшебез тен, Совет власте законнарын гамәлгә кертү, ныгыту өчен, крестьян- арны большевиклар байрагы астына тагын да ныграк туплау өчен йтәм. Аннары мин тагын бер нәрсәне әйтергә тиеш. Кәлимнең, ул жир- итнен, Совет власте турындагы пычрак сүзләрен мин болан гына кал- ырырга теләмим. Әгәр мин аны шулай гына калдырсам, ул тагын да * абахәтләнә төшәчәк,— дидем мин һәм, бу юлы инде ни әйтер икән дип, иыи җавабын көтеп калдым. S
Ул, ун кулы белән иягенә таянган килеш, күзләрен әлеге сары = эгазьгә яңадан текәп, мин сөйләгәнне тыңлап, уйланып утыра иде. ы үземнең тәмамлануын һәм аңардан җавап көтүемне төшенеп, ул < орчулы, моңсу күзләре белән миңа күтәрелеп карады:
— Мин боларның барысын да беләм, иптәш Шакиров,— диде. Мин ь ны әле генә фамилиясе белән эндәшкәнгә булса кирәк, ул да миңа 2 амилиям белән эндәште, югыйсә, ул минем белән авылдагыча гади “ теп, исемемне әйтеп кенә сөйләшә иде.— «Безнең эшме икән соң ул?» « игән сүземне мин кире алырга да әзер. Әйтергә теләгән фикеремне s иешенчә аңлатып бирә алмадым, күрәсең. Менә нәрсә, дускай, тор- ♦ ышта кайчак шундый хәлләр була: бөтенесенә дә тыгылып бетә я Ямыйсың. Я алай, я болай дигәндәй, мөмкин булмаган чаклар килеп о ыга. Бу очракта да шуның кебегрәк: бу юлы аны чакыртмый калу * өрес булмасмы икән, дим. Хатын белән ир арасына кереп, эшне тагын ~ а начарлата төшмәбезме? Мин шулай уйлыйм. Бик кабахәт нәрсә ул ьәлим. Ачу итеп, хатынын тагын да катырак кыйнап, гарипләп ташла- * (асмы икән?
Аның дәлилендә бераз хаклык булса да. чыннан да, шулай булуы е 1ӨМКИН бит дип, күңелемдә шик туса да, фикере белән килешә алмадым, үзен бүлдем:
— Димәк, тагын кыйнар дип куркып, шулай гына калдырырга кирәк абасын?
Ул, соравымны раслап, башын иде:
’ — Әйе.
— Әгәр чакыртмасагыз. аңа бер сүз дэ әйтмәсәгез, моннан соң ул Фаизәне кыйнамас, рәнжетмәс дип уйлыйсыңмы?
— Ихтимал, кыйнамас дип уйлым. Гәрчә...
Мин аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәдем, чөнки бу мәсьәләдәге •айгак позициясе ошамый иде миңа.
— Тагын да кыйнамаслыгына ышанычың бармы соң? —дип сора- 1ы.м мнн аңардан.
— Ышанычым юк. Шулай да, бу мәсьәләне куертмасак, бәлки, без Данзане яңа газаплардан кот карый калырбыз дип уйлыйм.
— Ярый, шулай уйла. Анысы синең эш. Ләкин син моның икенче дгын уйладыңмы?
— Нинди ягын? —диде ул һәм җавап көтеп миңа текәлде.
— Әгәр сез, яп,ни авыл Советы, аны чакыртмыйча, аның бу каба- сатлеге турында бер сүз дә әйтмичә, авыз йомып каласыз икән, ул мон- 1ан үзенчә нәтиҗә чыгармасмы? Мине барыбер бернәрсә эшләтә Ммыйлар дип уйлап, тагын да явызлана, ерткычлана төшмәсме? Менә Дул ягын уйладыңмы син? Кәлимнең нинди кеше икәнен белмим мин, Ивкин ул миндә бик начар тәэсир калдырды. Хатынын кыйнавы өчен генә түгел. Совет властена каршы әйткән әшәке сүзләре өчен дә мии аны. авыл Советына чакыртып, бик каты кыздырыр идем. Хәтта япты- Rn торуны да яклар идем. Аңа арт сабагын укытырга кирәк, телен Да. кулын да тыйсын. Ничек уйлыйсың?
Госман җавап бирмәде. Аның нишләргә белмәве, күңеленнән бу масьәләне хәл итеп бетермәве, ачык бер карарга килмәве сизелеп тора
' Хәбирә апа барысын ла сөйләмәгәндер дип уйлап, мин аңа үз күзем белән күргән кадәресен бик тәфсилләп сөйләп бирдем.
Госман моны күңеленә шулкадәр авыр алыр дип көтмәгән идем. Мин сөйләгәндә ул бер агарды, бер күгәрде. Кайбер мизгелләрдә анык калтыранып, сискәнеп китүе, йөзен әрнүле чытуы, шул ук вакытта үзен тотарга, кулга алырга, эчке кичерешләрен сиздермәскә тырышуы сүрән лампа яктысында да күренеп тора иде. Ул кулларын йодрыклаган, тешләрен кыскан. Кай минутларда күзләрен тутырып ачып, бик гаҗәпләнеп миңа карап ала, ә кай минутларда, тынып, күзләрен каядыр, билгесез ноктага теки. «Юк, аның әрнүе авыруыннан гына түгел»,—дип уйладым мин. Нәрсәдер бар. Ләкин нәрсә икәнен белә алмый идем.
— Менә шундый хәл булды,— дидем мин, сүземне тәмамлап,- Әллә Хәбирә апа сиңа барысын да сөйләмәгән идеме?
— Сөйләвен сөйләде дә... тик бу кадәр тәфсилле итеп түгел.
— Я, нишлисең, чакырырга, тикшерергә кирәк табасыңмы? Әллә, үзең әйтмешли, шулай гына калдырасыңмы?
Ул бармаклары белән өстәлне тагын барабанлап алды, җавап бирергә ашыкмады.
— Нигә бер сүз дә әйтмисең? — дидем мин аңа, түземсезләнеп. |
— Шулай да бераз уйлашып, киңәшеп карыйк әле,— диде ул күңелсез генә.
Мин, аның икеләнүен күреп һәм бу икеләнүнең сәбәбен табарга тырышып:
— Нигә, Кәлим әллә якын туганыңмы? — дип сорадым.— Әллә аны халык алдында хур итәсең килмиме?
Госман ирен кырыйлары белән генә елмайды. Бу аның мине хурлап, мыскыллап елмаюы түгел, ә ниндидер эчке әрнүе иде.
— Әйе, «туганым»,— диде ул.— Әниләребез бер кояшта киндер кип-тергәннәр. Менә шундый туган ул миңа. Әгәр ул туганым булса, мин аннан ваз кичәр идем, бусагамнан да атлатмас идем аны. Белсәк иде, ул «туганым»ның муенын мин шундый борыр идем.— һәм ул көтмәгәндә йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты.— Шундый борыр идем, гомергә кәкрәеп калыр иде ул. Изеп ташлар идем мин аны.
Аның көтмәгәндә ачуланып, нервланып кызып китүе, йодрыгы 'белән өстәлгә шапылдатып сугуы мине шактый гаҗәпләндерде, хәтта аптырашта калдырды, чөнки аны мондый хәлдә беркайчан да күргәнем юк иде. Хәзер инде мин аны тынычландырырга мәҗбүр булдым.
— Изеп ташлауның кирәге юк,— дидем мин аңа.— Шулай да закон кушканча тикшерергә, аны акылга утыртырга, тәртипкә чакырырга кирәк.
— Сүзең дөрес, килешәм. Тикшерергә дигән фикерең белән дә риз«- Чыннан да, тикшерергә, хулиганлыгы турында каты итеп әйтергә кирәк. Тик шулай да бу эшкә үзем кагнаша алмыйм... Аңла, катнаша алмыйм.
Сәбәбен белергә теләп, беркадәр уйлап җиткермичәрәк сорадым. Дөресе, кирәксез сүзнең авызымнан атылып чыгуын үзем дә сизми калдым.
— Әллә син дә Кәлимнән куркасыңмы? — дидем.— Шуна катнашасың килмиме?
Бу сүзләрем белән аның ирлек горурлыгына тукындым, ахры. Ул кинәт үзгәреп китте, миңа күзләрен ачулы ялтыратып карап алды, аннары, үзен тотарга, салкын канлылыгын сакларга тырышып, ашыкмып гына җавап бирде:
— Менә нәрсә, Зариф энем, моңа чаклы әле мине куркаклыкта берәүнең дә гаепләгәне юк иде. Гаепләрлек сәбәп тә булмагандыр ДН" уйлыйм... Кәлимнән курыкмыйм мин. Тузан кадәр дә курыкмыйм. ДэкИ син шуны аңла: бу эшкә тыгыласым килми минем. Күңелем тартмый
Мин, гаҗәпләнеп, күзенә туп-туры карап, анын әле генә әйткән сүзен тбатладым.
— Күнелем тартмый?.. Дөньяда күнел тартмаган эшләр күп. Хәтта 1К күп! Шулай да син аны эшләргә мәҗбүр буласың. Дөресе, эшләргә трәк табасын. Сиңа моны вөҗданын куша, гаделлек куша. Әгәр бик
р сүз дип әйтмәсен, революция куша. Күңелеңне җннәсен. эшлисен. . энки аны эшләү — гомуми эшебез өчен кирәк. *
— Боларнын барысын да аңлыйм, фикеренә дә кушылам, әмма улай да ..— диде Госман һәм, тукталып, бераз уйланып торды, мине Тайдырырлык сүзләр эзләде булса кирәк. Ләкин ул андый сүзләрне ба алмады, бары моңача әйткәнен генә кабатлады: — Шулай да бу икә катнаша алмыйм.
— Сәбәбе? — дидем мин.
— Катнашып, эшне бозармын дип куркам.
' — Анламыйм. Ничек инде ул?
— Әйдә, ничек икәнен сорама. Анын кирәге юк сиңа.
- «Госман белән Кәлим арасында нәрсәдер бар»,—дип уйладым мин 'нелемпәп һәм аны белергә никадәр теләсәм дә. сорарга батырчылык ♦ -модем. Чөнки ул барыбер әйтмәс иде. ш
Ниһаять, бер фикергә килдек: бу эшне тикшерер өчен авыл советы о 1Ында өч кешедән комиссия төзергә булдык. Аңа, әгәр каршы килмәсә. s 1тын-кызлардан Хәбирә апаны кертергә кирәк гаптык. Ул миндә генә * тел, Госманда да яхшы тәэсир калдырган икән.
Без. бер-ике көннән очрашырга булып, урыннарыбыздан тордык. "• интовкамны алып, иңемә элдем. Урамга чыктык.
Госман өенә кайтып китте, мин станциягә таба борылдым ө
Төн караңгы, җылы иде. Җәя үле буран күтәрелергә тора. Күк йөзен- * I бер генә йолдыз да юк. Тик җирдә, ярым кар баскан өйләрнең кай- фләрендә генә, тычкан күзләредәй елтырап, саргылт утлар җемелди, лар да сүнәргә, бетәргә торган сыман калтыраналар, күңелгә сагыш >м моңсулык салалар.
Болай да күнелем тынычсыз, борчулы. Госманның, авыл советы зедседателснсн, алай гына да түгел, коммунистның бу эшне тикшерүгә грыдан-туры катнашырга теләмәве, яны икенче берәүләргә йөкләве, улай итеп, бу политик мәсьәләгә тиешенчә әһәмият бирмәве, баштарак ?ә. хәтта аны шулай гына калдырырга, аның белән бөтенләй шөгыль- М1МӘСКӘ маташуы мине бик гаҗәпләндерә һәм борчый. Күңелемдә ник?» дигән сорау тора. Ана җанап таба алмыйм.
V
Мин, Хәбирә япаны очратып, ана ничек тә Фаизәне күрергә, хәлен елешергә. сөйләшергә киңәш иткән идем. Күрдеме икән, юкмы икән дип ызыксынып, Иске Артышка баргач, ана сугылып чыгарга булдым
Тышкы яктан караганда аның өе авылдагы башка өйләрдән бер- эрсә белән дә аерылып тормый кебек. Моңсу тәрәзәләре урамга кара- |н. сялам башлы, урта зурлыктагы гадәттәге өй. Ләкин анын ишеген чып, бусагасын атлап керү белән үк 6v өйнең авылдагы башка өйләрен шактый аерылып торуы монда гадәттәге чисталыкны, пөхтәлекне fiu түтәл, шуның белән бергә матурлыкны, нәфислекне дә яратучы еше яшәгәнлеген сизәсең
Зур ак мич белән бүленгән почмакта, авылдагы һәр йорттагыча, Ыигысыз бәрәннәр
МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
белән бозау булуга карамастан, өй эче пөхтә, чиста, •тта яннан гадәттәге терлек нее дә ул кадәр килми. Идәне бик тыры- 1ЫП, пычак белән кырып юылган, сап-сары булып, гәрәбәдәй ялтырап ора.
Тәрәзә өсләренә, анын ян-якларына зур киҗеле сөлгеләр эленгәя, аларнын күпертеп тукылган башлары мул булып сәке такталавшВ салынып торалар. Түрдә, стенанын буш урыннарында төрле зурлыкп- гы чигешле җәймәләр.
Бу өйгә беренче тапкыр аяк баскан кеше тәрәзәләрне урап торган зур-зур сөлгеләргә, стенадагы җәймәләргә, чигешләргә, аларның ал, кызыл, яшел, зәңгәр һәм башка шуның кебек төсләрдән гыйбарәт нәкышләренә игътибар итмичә калмый торгандыр дип уйлыйм. Бу чигешләрдә, кеше күңелен җәлеп итеп, аны бер мизгелгә тынып калырга, уйланырга мәҗбүр итә, сокландыра торган нәрсәдер бар. Нәрсә бу? Чигешләрнең матурлыгымы, нәфислегеме, әллә аларның моңача миңа очратырга туры килмәгән яңалыгымы, әллә инде озак еллар сугыш-ларда йөреп, каннан, дәһшәттән, мәҗбүри тупас мөнәсәбәтләрдән башка бернәрсә дә күрмәгән, күңеле шактый каткан, кырысланган кешенең матурлыкка, нәфислеккә сусавымы? Шул сусау, тансыгу тормышыбыздагы гади чигешләрне, күп мәртәбәләр күргән, бала чактан ук күне? гелгән нәкышләрне дә бизәп, матурлап күрсәтәме? Ничек кенә булмасын, өй эченә атлап кереп, аның стеналарына, тәрәзә өсләренә кр төшерү белән үк бу чигешләр, нәкышләр күңелемне биләделәр. '
Барыннан да бигрәк, игътибарымны түрдәге бер чигеш җәлеп нпе, Кардай ак тукыма өстенә каяндыр, югарыдан төрле төстәге вак чәчиләр — күпертеп чигелгән ал, кызыл, яшел, сары чәчәкләр коела. Алар күп. Алар инде җәймә уртасына шактый җыелган, бераз калкып, өелем торалар, шулай да әле коелу дәвам итә.
Син беләсең, болар кеше кулы белән чигелгән, тынып калган, беркайчан да урыннарыннан кузгалмаячак чәчәкләр. Ләкин алар снна җанлы булып, тере булып, әле хәзер генә гөлләрдән сибелгән нәфис чәчәкләр булып тоелалар. Менә кинәт жил чыгар да, алар, бөтерелеп, һавага күтәрелерләр, бөтен өй эчен тутырырлар кебек...
Бу хатынның кул эше остасы икәнен ишеткән булсам да, аны 64 дәрәҗәдә остадыр дип уйламаган идем.
Хәбирә апа мине түргә чакырды, артсыз урындык бирде. Минем әле һаман сөлге-җәй мәл әрдән күземне алмавымны күреп, сәерсенепме, әллә әдәп саклап, сүз юктан сүз булсын дипме әйтеп куйды:
— Нәрсәсе бардыр аларның. Кайберәүләр шулай кызыксыны» карап торалар. Үзем бер дә карарлык нәрсә тапмыйм.
— Кем эшләре соң болар? — дип сорадым мин аңардан.
— Кайберләре үземнеке, кайберләре кызымныкы.
Мин аның кулларына карадым. Куллары мондый нечкә, нәфис эш» ләрне эшләрлек түгел кебек. Авыр эш эшләп ярылган, тупаслангЛ куллар. Аннары Хәбирә апа мондый нечкә эшләрне башкарырлык яшь тә түгел. Кырыктан узган хатын. Күз төпләре, ияк тирәләре җыерчыклана төшкән, чәчендә дә әллә ни күп булмаса да, ак бөртекләр бар.Ул бөртекләр, аның җыйнак итеп бәйләгән француз яулыгы читеннә» җемелдәп күренеп торалар, аңа өлкәнлек, җитдилек бирәләр.
Хәбирә апа әллә карашымны сизде, әллә болай гына кулларын» карап алды һәм беркадәр сагышлы тавыш белән:
— Күптән тукыганым, чиккәнем юк инде,— диде, үзенең тукый, чигә алмавына борчыла иде булса кирәк.— Еллары андый түгел. Дөнья мәшәкатьләре күп. Хәзер кызымны өйрәтәм. Утырсын, өйрәнсен, һөнәрле кеше хур булмас. Нәрсә әйтсәң дә, һөнәр ипигә-тозга ярап куя.
— Әллә кешегә чигәсезме?
— Гомер буе кешегә чигеп, кешегә тукып яшәдем... Кайберәүләр әйтәләр: кырыктан узгач, нигә күзләреңне бетереп азапланасың, ташла, диләр. Ә минем ташлыйсы килми. Яратам мин бу эшне. Берәр өнОер чиксәм, киндергәме, пылатнагамы кечкенә генә чәчәк төшерсәм, кнелем рәхәтләнеп, күтәрелеп китә. Берничә көн шатланып, яшәреп
им,—диде ул һәм оялчап гына елмайды —Чыннан әйтәм: тиле сыман (атланып йөрим, һич ялган түгел... Аннары, шуның өстенә, йортны лып барырлык кнлере дә бар.
— Хәзер ничек сон, китерүчеләр бармы?
— Сирәк шул,— диде хатын.— Китерсәләр, рәхәтләнеп эшләр идем, игәр идем. Заманы нинди бит аның: чигәм дисәң, тамбур җебе, гары- ф М, ефәге, тегесе-бусы
юк... Әллә кая китеп бетте... Хәзер менә шуларга арап торырга гына калды,— диде ул һәм кулы белән чигешләргә үрсәтте.— Мин аларны һәрвакыт элеп тормыйм. Бәйрәмнәрдә әләм
э, аннары күңелем моңсу чакларда әләм. Шуларны чыгарып элгәч, нчектер, күңелем рәхәтләнеп, күтәрелеп китә, иркенләп сулап җнбәрәм, агышларым тарала. Аннары бит аларнын, Зариф энем, син белмисен, эркайсының үзенә күрә хатирәсе бар. Шунысы да күңелне әхәтләндерә.
— Хатирәсе бар? —дип кайтарып сорадым мин, кызыксынып. Кыз-
арнын, сөйгән егетләренә багышлап, аларга бүләк итү өчен кулъяу- ыгы, тәмәке янчыклары кебек нәрсәләр чигүләрен белә идем мин. мма кырыктан узган хатынның, ике бала әнисенең, кемнәргәдер агышлап, нәрсәгәдер хатирә итеп чигүе мине бераз гаҗәпләндерде. ® оныннан, ул хатирәләрнең нинди икәнлекләрен белгәннән соң, яшер- я им, мина бераз кызарырга туры килде. Чөнки аның хатирәләре, мин < йлаганга караганда, күп мәртәбәләр әһәмиятлерәк, мәгънәлерәк бу- 3 ып чыктылар. Бу хатирәләргә карап, анын кул эшләре белән генә п угел, бәлки аның яшьлек еллары, мәхәббәте, гаилә тарихы, хәтта шат- < ыгы, кайгысы белән дә танышырга була икән. £
.. — Менә,—диде ул, түр тәрәзә яңагына эленгән зур киҗеле сөлгегә < үрсәтеп,— моны мин туебыз истәлеге итеп суккан идем. Күрәсеңме, ер башына «Гафият» дип, икенче башына «Хәбирә» дип чигелгән, лы да куелган.— Тавышы, ниндидер бик кирәкле, әһәмиятле, бер ылы өзелгәндәй, моңсуланып, сагышланып кипе. Бу минутта аның арасу күзләре моңайган, тәэсирләнгән, җил, буран белән киселгән .даклары бераз алсуланган иде.
«Ирен бик юксына, шуңа моңая»,— дип уйладым мин.
Мин сөлгенең бер очын кулыма алдым, чәчәк төсле итеп бизәп чи- елгән исемнәргә карадым. Матур чигеш. Юк, исем чигешләре генә үтел, сөлгесе дә зур, матур, сокландыргыч. Башларына яшел, кызыл, ары җепләр белән күпертеп, милли орнаментлар төшерелгән. Яшь ызлариың оста куллары белән сугылган мондый матур, зур сөлгеләре сабан туйларында, кемнеке, нинди Чибәрнеке икәнен кычкырып йтеп, тантаналы рәвештә һавада болгый-болгый, халыкка күрсәтәләр, (актыйлар, аннары колганың нң югары очына бәйләп, мәйдан уртасы- а күтәрәләр, соңыннан, бәйгедә беренче булып килгән чаптарның (уенына асалар яисә көрәшләрдә батыр калган егетнең кулына тотгы- алар. Мондый сөлгеләрнең даны чапкын атның яисә батыр егетнең .аны белән бергә бөтен тирә-якка тарала, аны киләсе сабан туйларына (аклы искә төшереп, мактан сөйлиләр.
Сәкедәге ястык өстенә пөхтә генә ябылып куелган, уртасына чәчәк тын торган алмагач сурәте, ә кырыйларына бер берләре белән үрелеп скән чәчәкләр төшерелгән япманы улы тугач, аның хатирәсе итеп чикми икән.
— Хәзер улыгыз кайда? Сугыштамы?
*• Авылда. Яшь әле ул.
— Ннчәдә?
— Унҗиде тулды гына. Әллә белмисенме? Сезнең янга еш бара бнт М Әхтәм исемле
— Теге, шинельдән, шлемнан йөрүче малаймы әллә?
МӘХӘВБӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
Хәбирә апа, бераз елмаеп, башын селкеп куйды. Бу аның: «Шул малай инде, шул»,— дигән сүзе иде.
Ул малайны белом мин. Ошый ул миңа. Миңа гына түгел, барыбыз* га да ошый. -
Мин, аны мактап, бер-ике җылы сүз әйтеп алдым. Мактавым анага ошады булса кирәк, күзләре ялтырап, җанланып китте, тавышындагы сагыш та югала төште.
Хәбирә апа тагын бер япма күрсәтте. Анысы кызының тууына багышланган икән.
Инде, барыннан да бигрәк, түрдәге әлеге чәчәкләр төшерелгән җәймә кызыксындыра иде мине. Аны кемгә багышлаган икән? Нигә ул чә- чәкләренен җиңеллеге, өрдең исә, очып күтәрелеп китәргә әзер торуы, төсләрнең күплеге, җанлылыгы белән башкалардан аерылып тора? Чигүченең бай фантазиясен, кайнар хисен, җанын, рәссамлык талантын исбатлаучы бу җәймә дә Хәбирә апаныкымы, аның бармаклары белән чигелгәнме, әллә бу ярлы өйгә ул, каян булса да читтән кереп, аны шулай нурландырып, матурлап торамы?
Анысы кызының иҗаты икән, ул чиккән икән аны. Бу япманың да берәр хатирәсе, багышлануы бардыр дип уйлап, бу турыда Хабира ападан сорамыйча булдыра алмадым. Хәбирә апаның күзләре хәйләле, серле кысыла төште, ирен тирәләре дә бераз җыерылып, калтыранып китте. Эчке елмаюын яшерә алмый иде ул.
— Кем белә аны,—диде ул, серле итеп.— Булуы мөмкин. Егерме белән бара инде. Кыз күңелендә ниләр ятмас...
Төпченеп сорашып тормадым, күз явын алырлык бу чәчәкләрнең мәхәббәткә багышлануы болай да сизелеп тора иде. Чыннан да кыз күңелендә ниләр генә ятмас!
Кул эшләрен карап бетергәннән соң, сүзебез мине монда алып килгән мәсьәләгә күчте.
VI
Хәбирә апа, юк йомышын бар итеп, Кәлимнәргә ике тапкыр барган, ләкин Фаизә белән сөйләшә алмаган. Кәлимнең әнисе Хәтимә тәтәй, нәрсәдер сизенеп, аларны бер минутка да үзләрен генә калдырмаган. Шулай да Хәбирә апа хәйләсен тапкан, карчык йомыш белән почмакка кереп киткән арада Фаизәнең колагына пышылдап өлгергән:
— Җанкисәгем, я бүген, я иртәгә ничек тә минем янга кереп чык. бик кирәкле сүзем бар,— дигән.
Фаизә озак көттермәгән, иртәгесен йомыш белән каядыр барганда Хәбирә апа янына берничә минутка гына кереп чыккан һәм шунда, аның күкрәгенә ятып үкси-үкси, үзенең хәлен сөйләгән. Хәбирә апа мина шуларны, берсен дә калдырмыйча, бик тәфсилләп сөйләп бирде:
— Алар бергә тора алмаслар, ахры,— диде ул.— Бер көннән сон Кәлим аны тагын кыйнаган. Тәнен ачып күрсәтте. Кара янмаган жире юк. Исем-акылым китте. Я алла, ерткыч та булыр икән! Җитмәсә тагы: «Синең тирәдә Бака шайтан белән теге ертык шинель нигә иснәнеп йөриләр?» дип кыйный икән. Бака дигәне Госман була инде. Ку1 шаматлары шулай аларның.
— Ә ертык шинель дигәне?
Хәбирә апа уңайсызланып кына:
— Анысы син буласың инде. Зариф энем.— диде һәм күңеллегенә көлеп җибәрде:—Баядан бирле карап торам, шинелең бер дә ертык түгел ләбаса. Бик әйбәт шинель. Тик җиң тирәләре генә бераз <У38 төшкән. Хәер, җылы булса, андый кимчелеге берни түгел.
Мин дә, Хәбирә апа белән бергә көлемсерәп, шинелемне күздән кичердем. Шинелемнән зарланмыйм. Эш шинельдә түгел, бәлки аны кемнең һәм нинди максат белән киюендә. Мин бөтен дөнья алдынд
рурланып әйтә алам: бу шинельләрне без.— ертыкмы алар, түгел- ИН бөек максатлар өчен киеп йөрибез, шул максатларыбызга >ешми торып, аны салачак түгелбез!
Хәбирә апа сөйләвендә дәвам итте:
, — «Әллә аларнын дөньяда торасылары килмиме?» дип. бик каты генә, икегезне дә хурлый, эттән алып эткә сала икән. Фаизә бик ■рка. кыйнап, гарип итеп калдырмаса. ярар иде. ли. Ялына: ташла- 19. зинһар, котыртмагыз шул этне. ли. Госманга әйт. Хәбирә җанкнсә- “ м. ди. безнен арага керә күрмәсен, ни буласын белә бит ул, ди. Күз = вьләре белән жылый. Көмәне булса кирәк. Булмаса. ул кадәр бор- м злмас иде. ташлар да китәр иде... ’ <
, Бу сүзләрне ишеткәч, бөтенләй аптырап калдым. Без. үзебезчә ты- ь jiuiwii. бу караңгы авылда татар хатын-кызларынын хокукларын н uian йөрибез, кабахәт жанны. коновалны акылга утыртырга, шуның ? •лән башка хатыннарга көч бирергә телибез. Ниятебез яхшы. изге, о 1иа нәтижәсе начарланганнан начарлана бара. Уйлаган чараларны э тсарүгә Кәлим генә түгел. Фаизә дә каршы килә. Ялына, җылый. г ишләргә? ♦
Мин әле генә бу өйдә, чәчәкләр ярасында идем. Хәбирә апаның а шла тарихын, аның башланып китүен, ишәюен чагылдырган, шатлык о ipun. моңнарын, күнел кичерешләрен җанландырган хатирәләрен ® |раган илем, ул хатирәләрдә мин саф мәхәббәт җылылыгын, аның q |хри көчен, мәңгелеген, бөеклеген тойган идем. Аларны караган ми- /тлярдя туган хисләрем күңелемне рәхәтләндергән, баеткан, канатлан- Мрган иде,— яшермим, ул хисләр мине дә мәхәббәткә чакырган, ант « /грылыклы булырга, аны чәчми-түкмн, җил-янгыр тидермичә, тап тө- е ермичэ, йөрәк түрендә саклап, киләчәккә алып барырга дәртләндер- * ill, өндәгән иде. Тормышлары, көнкүрешләре башка гаиләләрдән бер »рсә белән дә аерылып тормаган гади кешеләрнең — Хәбирә апа бе- )Н Гафият абыйнын шундый тирән, саф мәхәббәт белән яшәгәнлсклә- е, шул мәхәббәт хатирәләрен җәймәләр, япмалар, сөлгеләр рәвешендә, нләчәк буыннарга калдырулары күз яшьләрен китерерлек тәэсире иде.
Ул хатирәләрне караганда Хәбирә апа нәрсә уйлагандыр,— белмим, экнн мин, күңелем белән, бу кечкенә өйдән чыгып, кайдадыр бакча- арда, болыннарда, чәчәкләр арасында йөрдем, рухланып, һаваларга үтерелдем, җылы кояш нурлары белән өретелгән алсу болытлар ара- ында йөздем, ә хәзер менә, Фаизә турындагы күңелсез сүзләрне ишст- Н, янадан җиргә, салкынга, каршылыклы, сикәлтәле, тискәре яклары елан ыжгырып, җанны туңдырып торган тормышка килеп төштем. <ичех гер кинәт канатларымны кистеләр, кыркыдылар, инде оча алмыйм, шкымулы күңелем белән һаваларга күтәрелә алмыйм. Күз алдымда йанзә тормышы, анын бәхетсез язмышы. Ул да бит бу җирдә яши, 1иын һавасын сулый, суын эчп Ул да кеше Анын да дөньяда күңелле, «кетле яшисе, эшлисе, игеннәр, бакчалар үстерәсе, балалар тәрбия- 1Исе, алар күңелендә, авылда, тирә-күршеләрендә үзе турында яхшы '.•тирәләр калдырасы килә торгандыр. Аны бу бәхеттән мәхрүм итәргә •«•миен хакы бар?!
Нишләргә?
Күңелемә килгән бу сорау Хәбирә апа теле белән әйтелде.
— Нишләргә инде хәзер? —диде ул.
Мин ана сорау белән җавап бирдем.
— Госманга әйттеңме моны?
’ — Әйтмәдем,
— Нигә? Әйтергә кирәк иде. Белеп торсын.
— Әйтмәдем әле,— лндс хатын — Ничектер телем бармады, борчыйсым килмәде, бодай да эше күп. Кәлим эше челән генә шөгыльләнә
алмый ич ул. Әле тегесе, әле бусы дигәндәй... Аннары бит, Зариф энем, монда син белмәгән бер нәрсә бар... Аны да искә алмыйча ярамын.
— Нәрсә бар?
Хатын тиз генә җавап бирмәде. Күзләрен түбән төшереп, ун кулы белән алъяпкыч итәген бөтерә-бөтерә, әйтимме икән, юкмы икән 'да. гәндәй бераз уйланып торды.
— Бар, дидем дә, телгә алып сөйләрлек әллә ни юк... Тяк болай гына әйтүем,—диде һәм, нигәдер уңайсызланып, миңа сәер карап алды. Аның нәрсәдер белеп тә, аны миннән яшерүе, әйтергә теләмәве күз карашыннан, хәтта бөтен торышыннан күренеп тора иде. Мнн, моны сизеп:
— Хәбирә апа, әгәр әйтергә ярый икән, әйтегез, яшермәгез,- дидем.— Үзегез беләсез, бу эшне тикшерү миңа да йөкләнгән. Гадел хөкем итәр өчен миңа барысын да белергә кирәк.
Сүзем Хәбирә апага тәэсир итте булса кирәк. Тынып, күзләремә төбәп, бераз карап торды да:
— Әйт, берәүгә дә сөйләмәссеңме?—дип сорады.— Вәгъдә бирәсеңме?
Мин, вәгъдә биргәнлегемне белдереп, башымны идем, телем белән дә әйттем.
Хәбирә апа нигәдер ишеккә карап алды һәм, тавышын акрынайтып:
— Беләсеңме нәрсә, Зариф энем, Фаизәне Кәлим явызлыктан гына түгел, көнләшүеннән дә кыйный булса кирәк,— диде.
Өйдә без икәү генә идек. Ул мич буенда, артсыз урындыкта, э мнн ян сәкедә. Шулай да ул пышылдап кына, бары миңа ишетелерлек итеп кенә сөйли башлады.
— Әйтсәм әйтим инде. Фаизә белән Госман арасында күптәнге мәхәббәт ята. Бер-берләрен бик яраталар иде алар. Сүнгәндер, беткәндер дип уйлаган идем, бетмәгән, сүнмәгән икән...
Мин моны көтмәгән идем. Бик гаҗәпләнеп, аптырап калдым һәм беркадәр шомланып сорадым:
— Яшерен йөрешәләрме әллә?
Хәбирә апа, соравымны яратмыйча, миңа карап алды да, кинәт тавышын көчәйтеп:
— Юк, ни дигән сүз ул, авызыңнан җил алсын! — диде һәм, шунда ук аңына килеп, яңадан пышылдап кына сөйли башлады:— Нигә йе* решсеннәр! Элек йөрешкәннәр иде. Фаизә кыз чакта. Герман сугышы алдыннан. Госман да яшь егет иде әле. Хәер, ул әле дә өйләнмәгән-] Кушыла алмый калдылар, мескеннәр. Сугыш башланып китте. Госманны шунда ук сугышка алдылар. Бер елданмы, ике елданмы, анысын ачык әйтә алмыйм, Госманның үлгән хәбәре килде. Командиры язган мөһерле кәгазь иде. Аннары озакламады, аның белән бергә сугышта йөргән кеше, үзебезнең авыл егете кайтты, Госманның ничек үлүен үз күзе белән күргән икән. Кайдадыр, Карпат дигән җирдә үлеп калды, дип сөйләде. Барыбыз да ышандык, билгеле. Фаизә дә ышанган, күрәсең. Уйлап кара, ничек ышанмаска кирәк. Үз күзем белән күрдем, ДИП кайтып сөйләсен дә. Тик күмеп кенә булмады, ут эченнән алып чыга алмадык, диде, бик каты сугыш бара иде, чигенгән чакка туры килде, диде... Фаизә, моны ишетеп, бик кайгырган, елаган... Фаизә ул Иске Артышныкы түгел. Өтәкнеке. Моннан егерме-егерме биш чакрымнар чамасында шундый бер авыл бар. Бәлки, белә торгансың?
— Беләм, ишеткәнем бар. Әле кичә генә аннан уналты олау арыш китерделәр,— дидем мин, Хәбирә апаның сүзен бүлмәскә тырышып.
— Шулаймыни? — диде Хәбирә апа.— Мин дә бит шул авылдай төштем. Шуңа күрә Фаизәне бала чагыннан ук беләм. Күршеләр идек без. Кереп-чыгып йөри идек. Герман сугышына кадәр Госман Өтәктәге бер байда ялчы булып эшләде. Шунда танышканнар алар. Бик яшерей
эхәббәт иде аларның. Аны берәү дә белмидер иде диярлек. Безнеке- зр күрше булганга сизгәннәр... Әнинең әйтүенә караганда, Фаизә ескеи, ГссмаинЫК үлүе турындагы хәбәряе ишеткәч, үз-үзен белешми> елаган. Ел әйләнәсе беркая чыкмаган, кеше белән сөйләшмәгән, үтәрелеп карамаган, тиле кеше сыман йөргән. Әти-әнпләре бик кай- шрганнар, үз-үзенә кул салмаса ярар иде дип. куркыша башлаган- ар... Шулай итеп, еллар үтеп китте. Госманнан хат-хәбәр булмады. ♦ (ичек булсын? Үлгән дип саный идек аны... Патша төшерелгән елны ашу вакытында Кәлим төрмәдән кайтты. Күп тә тормады, өйләнде, ллә инде авылдан өйләнәсе килмәде, әллә инде Иске Артыш кызлары на чыгарга теләмәделәр, ничек булгандыр, анысын әйтә алмыйм,— лете Өтәктән, минем туган авылдан, Фаизәне утыртты да кайтты. Кыз шыкты бичара. Күрәсе газаплары булган икән. Ул матурлыгы белән гет таба алган булыр иде. Менә дигәннәрнең берсе иде ул. Хәзер күлә- эсе генә калды. Язмыштан узмыш юк, диләр, язмыш, күрәсең. Аның 'чэлимгә чыгуында әти-әниләренең дә куллары уйнамаган түгелдер дип йлыйм. Бераз юанмасмы, кайгысын онытмасмы дип. тизрәк бирергә шыкканнар, ахры. Хәер, аларны да гаепләп булмый. Әти-әни беркай- ан да балага начарлык теләми... Фаизә әйткән, имеш, минл инде ба-
1Ыбер, дөньяның яме, кызыгы калмады, кемгә чыксам да ярый, аша- = ып-эчертеп, бераз киендереп торса, шул житә, дигән, имеш. Дөресме, - •зкмы, әйтә алмыйм. Дөрес булуы да ихтимал. Дөньядан кул селтәгәч, < дулай уйлагандыр. 3
— Тукта әле, Хәбирә апа,— дидем мин, аның сүзен бүлеп.— Ачыг-«? так әйт әле, аңлап бетермәдем. Фаизә аның төрмәдән кайткан икәнен, < шнары аңа кадәр ике тапкыр өйләнгән булуын ишетмәгән идеме әллә? ©
— Кем белә аны,— диде Хәбирә апа, бераз уйланып.—Бәлки, 4 «тетмәгәндер дә. Соңыннан мин, ул кияүгә чыккан елны, кызыксынып. 5у турыда аның үзеннән бер-ике тапкыр сорадым. Әйтмәде, сүзне «кснчегә борды... Шул елны, Фаизә кияүгә чыкканнан сон күп тә үтмәде, Госманнан хат килеп төште. Германиядән. Әсирлектән. Бөтен авыл шау килде. Менә бит ул ничек! Хикмәти хода, исән булып чыкты бит... Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, белмим,— бер заман Фаизәне күрдем, танымадым. Яңаклары батып кергән, күз төпләре күгәргән иде. Йөрәгендә бик авыр хәсрәте барлыгы сизелеп тора иде. Мескенем, Госманны көтмәвенә бик кайгыра ул. Бнк үкенә. Сорашмадым, күңел ярасын кузгатырга теләмәдем. Аннары шунысы да бар: Фаизә үзенең кайчандыр Госманны яратканын халыктан бнк яшерә. Берәүгә дә әйтми. Мин аны тик әтиләребез күршесе булганга гына беләм. Юкса, белмәс идем. Үзең уйлап кара, Зариф, ничек яшермәсен. Хатын-кыз ич ул. Исемс-чабы чыгудан курка. Халык теленә керсә, харап. Алла сакласын!
— Әллә Кәлим аның кыз чакта Госман белән йөргәнен белгәнме?
— Кем белә бит аны,— диде Хәбирә апа һәм бераз уйланып торганнан соң өстәде:— Ир кеше ич ул. Ирләр сизенәләр алар. Бәлки, кемнән булса да ишеткәндер. Югыйсә, бнк яшерен мәхәббәт иде ул. Өтәктә дә белмиләр иде аны.
Хәбирә апа сүзләре миңа тагын бер нәрсәне ачты: мин Госманның бу эшне тикшерүгә катнашырга теләмәвенең сәбәбен аңладым. Менә ни өчен икән ул! Ә мин, юләр, күңелемнән әллә ниләр уйлап, аны гаепләп йөрдем. Хәер, хәзер дә әле, бу сүзләрне ишеткәннән соң да. вны аклый алмыйм. Ннчек аклыйм? Авыл советы председателе бит Ул — власть кешесе. Шулай булгач, ул, бернәрсәгә карамастан, хәтта бер нәрсә белән дә исәпләшмичә, өстенә йөкләнгән бурычны үтәргә тиеш түгелме соң?
МӘХӘББӘТ ТРАГЕДИЯСЕ
Шуның белән бергә, күңелемнең бер читендә, еракта, ниндидер ппң туа башлады: шулаймы икән? Фикерем дөресме икән? Йөрәкләрне гомергә әрнетергә, сыкратырга мажбүр иткән бу бәхетсез мәхәббәтне бер читкә куеп, ана бөтенләй игътибар итмәгәндәй булып, бу катлаулы эшне мин уйлаганча ансат кына хәл итү мөмкинме икән? Ялгышмыйммы икән мин?..
Бу минутларда күңелемдә шундый икеле уйлар иде. Госман белая Фаизә арасындагы мөнәсәбәтне аңласам да, Кәлим белән Фаизә арасын жнтәрлек күз алдыма китерә алмый идем. Шуны ачыклар өчен Хәбирә ападан:
— Әллә алар Госман кайткач кына бозылыштылармы?—дип сорадым.
— Юк, ана кадәр дә тыныч тормыйлар иде алар,—диде Хәбирә апа.— Ләкин Госман кайтканнан соң аралары бөтенләй бозылды. Эт кеше ул Кәлим. Гаеп анда, Фаизәдә түгел. Фаизә ул — ефәк шикелле хатын. Сыйпаган саен яхшыра, матурлана. Ә Кәлим...— Хәбирә апа, аны хурлап, ниндидер каты сүз әйтергә теләде булса кирәк. Сөйләвеннән туктап, уйланып торды, ләкин әйтмәде, «юк инде, юк, кеше түгел ул» дигән кыяфәт белән кулын селтәде.— Элекке хатыннарын да бик рәнжетте. Сөйләгән идем ич. Кем белә аны, бәлки, Госманның авылда булуы да араларын бозадыр. Фаизә әйтә: ул председатель булганнан бирле көн күрсәтми, ди. Орышмаган, бәйләнмәгән көне юк, ди. Әлла син Фаизә кыйналганга, кыерсытылганга күрә шулай газаплана дип уйлыйсыңмы? Юк, Зариф энем, тән газабына түгел, күнел газабына түзә алмый ул. Көтмәвенә үкенә. Шуңа көя. Тән ярасы төзәлә, күнел ярасы төзәлми. Кем белгән бит аның кайтасын... Гажәп еллар бит хәзер. Кешеләр кабердән дә кайталар... Аннары тагын ул Кәлим Госманга андый-мондый явызлык эшләмәсен дип тә курка булса кирәк. Шулай сизелә.
— Фаизәнең кияүгә чыкканын Госман кайчан ишеткән соң?
— Әсирлектән котылгач. Башта авылга кайтмакчы булган икән. Ләкин Фаизә турындагы хәбәрне ишеткәч, кайтмаган, Кызыл Армиягә язылган. Анда кайтып, нишлим дигәндер, мескен. Аны да кызганам...
Ике яшьнең каһәр суккан сугыш аркасында теткәләнгән, тар-мар ителгән мәхәббәте, фажигасе бу. Моны хәзер берничек тә төзәтергә, күңелләрдән сызып ташларга, онытырга мөмкин түгел.
Хәбирә апа аларның икесен дә кызгана. Миңа, барыннан да бигрәк, Фаизә кызганыч. Нәрсә әйтсәң дә, Госман ир кеше. Түзәр, онытыр, өйләнер, гаилә корып жнбәрер. балалары булыр. Бер нәрсә дә мәнге яшәмәгән кебек, йөрәктәге кайгылар да мәңге яшәмәс, еллар белән басылыр, онытылыр...
Күңелемне юатырга теләп, шулай уйларга тырыштым. Яшерми әйтим: моңа мин үзем дә ышанып бетермим. Никадәр ышанырга теләсәм дә, ышанып бетерә алмыйм. Бәлки, моңа Фаизәнең өзлексез күз алдында торуы комачаулыйдыр: чәчләре тузган, авыз-борыны канаган, зур кара күзләрендә әрнүдән, газапланудан башка бер нәрсә дә юк... Кем белә, бәлки, бу анын йөрәк әрнүе, бәхетсезлегенен йөзенә, күзенә бәреп чыгуыдыр. Госман ничек кичерә икән бу фажигане? Ул да аны оныта алмыймы икән? Терелеп жнтү белән үк сугышка китәм, монда тормыйм, диюе шул әрнүнең, газаплануның нәтижәсе түгелме икән? Шуны белергә теләп, Хәбирә ападан:
— Госман ничек соң? Онытканмы? — днп сорадым.
— Оныткандыр дип уйлаган идем, онытмаган икән. Бер көнне Кәлимнең Фаизәне кыйнавы турында барып әйткәч, исем-акылым китте, бер агарды, бер күгәрде, шулай да сер бирмәскә тырышты, һаман ярата, күрәсең. Оныта алмый. Ни әйтсәң дә, яшьли сөйгән яр ШУЛ- Җырда да бар бит. Ничек әле, «яшь вакытта кемне сөйсәң, күңелен
шунарла була», диләр түгелме? Дөрес булса кирәк. Халык белми чыгармас. Аннары, Зариф энем, кеше күңеле бик тирән ул. Анда нәрсәләр барлыгын үзеннән башка берәү дә белми. Ай, тирән!..— Хәбирә апаның тавышы яңадан моңсуланып, сагышланып китте, ул яңадан тирән көрсенеп куйды.
Нәрсә ул, кеше күңелендәге билгесез серләр өчен көрсенәме, әллә үзенең күңелендә дә нинди дә булса башкаларга ачып бирергә, белдерергә мөмкин булмаган моң, сагыш, хәсрәт уты ятамы? Ул, нәрсә турындадыр уйланып, тының калды, күзләрен идәнгә, билгесез ноктага текәп, бераз сүзсез торды, аннары, йокысыннан уянгандай башын күтәреп җибәреп, пышылдап кына сөйләвендә дәвам итте:
— Кеше күңеле бик тирән. Зариф энем... Әгәр кешеләр күңелләрен ачып сала торган булсалар, бераз жиңеләеп китәрләр иде. Күпләр кайгыларын эчләрендә йөртәләр, тышка чыгармыйлар, шуңа көяләр, саргаялар. Фаизә дә шуңа саргая...
Юк, бу хатын Фаизә турында гына сөйләми, үзе турында да сөйли, йөрәген, күңелен тәмам бушатканчы, тынычланганчы ачып, сөйләп бирә алмавына борчыла, көрсенә. Мескен хатын, әгәр ул күңелендәге ачынуларны тәмам бушатканчы сөйләп бирә алса, йөрәгенә таш булып кереп каткан кайгыны йомшатып, киметеп булыр дип уйлый, күрәсең. Ялгыша. Ирен югалту хәсрәтен ул, гомере буенча алып барып, үзе белән бергә салкын кабергә алып керәчәк, шунсыз онытмаячак.
Тукта, бәлки, бу аның бетмәс кайгысы, хәсрәте, көрсенүе түгелдер, ә иренең исән-сау кайтуын өметләнеп көтүе, бу кәгүнең озаклыгы, чиксезлеге өчен пошынуы, борчылуыдыр. Әйтте бит: «Кешеләр хәзер кабердән лә кайталар»,—диде. Гафиятнең сугышта һәлак булуы турында күптән хәбәр алган булуына карамастан, ул аның кайтуын, ишекне киң итеп ачып керүен, аны яратып, сөеп, кочып алуын көтә торгандыр.
Гаҗәп кеше бу Хәбирә anal Үзенең эчендә шундый тирән хәсрәт ятуына карамастан, кеше кайгысы, аның бәхетсезлеге өчен яна, аның өчен көя, сызлана.
— Госманга авыр,— диде ул, һаман да пышылдап кына —Бу турыда ул бер нәрсә эшли алмас. Фаизәнең хәлен генә начарлатыр. Моны белә ул. Юкса, Кәлимне ул, ботарлап, тетеп ташлар иде. Соңыннан теге кабахәт җан Фаизәгә көн бирмәячәк, тереләй кабер!ә кертәчәк аны. Госман —ике ут арасында ул. Ана алан да вай. болай да вай. Ә Фаизәне барыбер бәхетле итеп булмый. Киселгән телем ул, никадәр теләсәк дә, ябышмый. Ялгыш иттек без. Моны Госманга белдермәскә кирәк иде. Мин дә җүләр, бер көнне. Фаизәне кызганып сөйләп, йөрәген әрнетеп кайттым. Әй бу, сөйләшә белмәгән авыз!..
Мин Хәбирә апа яныннан тагын да борчылыбрак чыгып киттем. Ике яшьнең бәхетсез мәхәббәте, трагедиясе юл буе башымнан чыкмады, тынгысыз уйларымны куарга никадәр тырышсам да. булдыра алмадым. Инде күз алдымда Фаизә генә түгел, кай минутларда кайгылы, моңсу күз карашы белән Госман да килеп баса. Аннары Кәлимнең безнең турыдагы сүзләре дә борчый. «Әллә аларның дөньяда торасылары килмиме?» — дип. нинди максат бман ӘЙТӘ МКЭН ул? Бу аның безне куркыту өчен гади шапырынуымы, әллә чыннан да бу сүзләре артында нинди дә булса берәр явыз ният ятамы? Моны ничек белергә? Госманга әйтергәме, юкмы? Әйтсәм, аралары тагын да бозыла төшеп, Фаизәнең көннәре тоташ утка, җәһәннәмгә әверелмәсме? Нишләргә?,