Хөсәен Фәезханов хатлары
ХӘБИБУЛЛА САФАҖАЙГА ■
Алланың ризалыгын алган сөеклесе мәрхәмәтле борадәребез мелла Хәбибулла!
Җәнабы галиләрегезгә дуслык вә турылыкны белдергәннән соң, бу баштан аякка хәтле түбән һәм кимсетелгән ‘дустыгызның хәл-әхвәлен игътибарга алып хәбәр сорасагыз, аллага шөкер, сезнең һәр ике дөнья дәвамлы изге фатихагызда иртә-кич һәм даими сау-сәламәт булып, сезнең теләкне теләүдә дип белерсез.
Янә сез мөхтәрәм тарафыннан язылган датасыз бер хат мелла Фәйзерахман* ага аркылы без фәкыйрьгә бәхетле сәгатьләрдә ирешкән иде; аның бай эчтәлеге сез галиҗәнапларның Бохарадагы бөек галимнәрдән булуыгызны аңлатып, һәм [сез ул хатыгызда без] фәкыйрьне тәкәбберлек, үз-үзен белмәүдә вә ил тормышы турында хәбәрләрне аз язуда гаепләгәнсез. [Моннан без] фәкыйрьгә чиксез зур шатлык һәм канәгатьләнү булды. Чөнки безнең *Эт авылыбыз» * мондый камил кешенең ватаны булу борчабыз өчен дә сөенеч вә бәхеттер. Мондый дәүләткә ия булуыбыз, бәлки, үзебезне танымыйча, сез әйткәнчә, тәкәбберлек итүебезгә сәбәп булгандыр. Безнең төшенчәдә
<ибр> үзен башкалардан югары күрү димәктер гһәркемгә үзенә лаек нәрсә белән алешгргә кирәк» «. Үз-үзен танымау дисзгез, ул да булыр, чөнки без мөселман булма- ня илдә торып, күзебез сукыр, күңелебез боз булган. Бәлкем сезнең кебек изгеләр бу яларга баш борып, игътибар итсәләр, күзләребез ачылыр иде. Илнең хәле турында хә- ♦ бгрсез булу — бу да хак. Һәркем үзе белгән хәтле хөкем итә. Кешеләрнең күбесенең табигатендә шөбһәләргә аналогияләрнең булмавы моңа бик характерлы шаһидтыр. Хәтта кырмыска да үзендәге көчне ике мөгез кебек ике кисәктән гыйбарәттер дип, аллаһы гзгалә каршында исбат итә торгандыр дип, Җәләлетдин әд-Дувани 'Исбаты ваҗиб» штабында язадыр s. Юкса төгәллекләргә өстәмәләр [ясау] бездәй вак кешеләрнең зше түгел.
Башка шелтәләрегез дә без фәкыйрьгә шатлык бул'ды: сезнең дөрес гарәп гыйбарәләре белән язылган хатыгыз нихәтле озын һәм күп булса, шул хәтле җофар кебек /уш киләдер. Мәхдүмнәргә • озын итеп, сезгә кыска хат язуым өчен шелтә кыласыз, җавабы будыр: мәхдүмнәр үзләре икешәр хатның һәрберсендә җидешәр-сигезәр бит азалар. Аларның бу хәтле тулы хат язарга вакытлары булгач, ихтимал, тупас гыйбарәләр белән язылган минем хатымны укырга да вакытлары табылыр. Сез көне-төне төрле гаҗәеп, хикмәтле гыйлемнәр өйрәнү белән мәшгульбез дип аңлатып язгансыз. Сезнең кадерле вакытыгыз мәгърифәтсез кешенең хатын укып әрәм булыр дип. сүз кыска тотылды.
Тагын узган елны сезгә аерым һәм махсус бер хат язарга кыюлык ителгән иде. а Эмма хәзергә хәтле тәгаен белмим: мелла Габделхәким аша »Мәкамәт» китабы зчендә о җибәрелдеме, яисә мелла Габделхәким һәм мелла Фәйзерахманга Яманкальгага = салынып12 13 14 15 16 17 18 19 20, шунда җибәрелдеме, фикеребезчә, соңгысындадыр. Сез аны бөтенләй асыл- * сизга исәпләп, мин фәкыйрьне ялганчыга чыгаргансыз һәм уегызда ачулангансыз. Бу. у әлбәттә, җитмәс дигәнсез. Мин гвөҗүде зиһни» бәхәсләрен оныттым һәм евөҗүде ° зиһнине» исбат кыла да алмамдимәк, уйдан гына җибәрмәдем. Синең зиһнең ачык вакытта андый евөҗүдләрне» исбат кыла алырсың Шулай булгач, син ни өчен бу. 2 әлбәттә, җитмәс дигәнсең? Җитүне фараз кыл. уйдан (булса да] җитәр!21.
Мөхтәрәм атагыз мелла Мөхәммәт аганы 22 *Эт» авылында да. Мәкәрҗәдә дә күрдем. Мәкәрҗәдә сездән хат алган икән, миңа күрсәтте һәм хат язып Мөхәммәт Шәрифкә бирермен диде. Алла теләсә, хәл-әхвәлне төгәл язгандыр. Кадерле остазыбызга23 җибәргән хатыгызны да уку бәхетенә ирештек.
Сез сораган сүзлек китабы һәрвакыт хәтеремдә Петербургка Истанбулдан илчеләр килгән, һәрвакыт шунда торачак имеш. Шулар аркылы Истанбулдан алдырып булмасмы дип торам.
Күңелле хатларыгыздан мәхрүм итмәссез.
Түбәнчелек белән үтенеп: Хөсәен бине Фәиз.
16 октябрь. 1656 ел».
АҢЛАТМАЛАР
13 Хат хәзерге әдәби телгә күчерелеп бирелде Археография экспедиция пакытында Пбылгап башка документлардай күренгәнчә, Сабачай (хәтер- Кр Горка) авылыннан чмхкаи элекке ухымышлыляр үзләренә фамилия-псевдоним итеп авыл исеменнән үзгәртелгән «Сафажай» сүзен алганнар (янәсе, «хуш урын»). Бу —Сабачай сүзен русча «собачий» дип уйлап, шул ямьсез сүздән качуларыннан килә.
’ Урга Азиягә йереп торучы сәүдәгәр булырга тиеш.
1 оригиналда «каръян сәг». каръя — апыл. car — эт (фарсыча). X Фэезханов шаяртып Сабпчайны (янәсе «собачнйны») шулай механик рәвешта тәржемә итеп алган
16 Гарәпчә мәкаль.
' Жадалстднн Дувянн —XV гасырда яшәгән билгеле философ һәм теолог.
* Сүз X Фәезханоннык сабакташ дуслары Нәжмп Байморат улы Мәягәрн һәм Гаязетдин Хәбибулла улы Рахманкуловлар турында бара. Аларнын тарих һәм аяобият "алан якыпнпн кызыксынып, кайбер әсәрләр дә язулары мәгълүм Икесе дә яшьли вафат булган (Р. Фәхретдннон. Асар. II том 14 кисәк. 443 һәм 496— 502 битләр).
’ Яманкллъга (Яман кала) — Оренбург шәһәренең татар һәм казакълар арасында таралган бер исеме.
•Сүз формаль логика — мантыйкмын кайбер алымнары турында бара.
• Хәбнбулланын Фәезхановка үпкәләве хат авторына икенче бер каналлар аша Ирешүенә ишарә булса кирәк.
*’Мпхәммәт Салих улы — Хәбибулланың атасы. Хвсәен Фәезхановныи авылдашы
" III Маржами күздә тотыла. Күп кешеләрдән дәрес тынлзгаи булуына карамый *•*. X. Фәезханле бары аны гына шулай «остаз» дип олылый.
ФӘЕЗХАН УЛЫНЫҢ ВЕР ХЫЯЛЫ
Н. И. ИЛЬМИНСКИЙГА
БЕРЕНЧЕ ХАТ
•Галиҗәнап, газизе мөкәррәм Николай Иванович хәзрәтләренә куп изһаре ихлас бәгъдендәгарзы мөхиббанә2 будырки.
Фәкыйрь бу җәйдә сезнең Оренбург тарафына сәфәр итеп, ничә көнләр Оренбургта тәзаййыгы әүкат кылдым3. Ликән, хәйфки*, җәнабы гыйззәтеңеэ берлән мөля- кат мөяссәр булмады3. Мөкәррәмәе гаялыңызга3 биниһая мәмнүнмен: фәкыйрьне'кабул итеп, биниһая мәрхәмәтле булдылар. Дусларымның һәммәсенә сезнең кеби гаялындан бәхетле булуыны теләр идем. .
Жәнабыңыз ни кыласыз? Петербургка тәшриф боерырга 7 ниятеңез юкмы? Бу якка килгәнеңез яхшы булыр иде.
Бу хат эчендә Ибраһим Алтынсаринга бер хат язып салдым. Белмәймен, хәзер ул кайдадыр. Мәрхәмәт итеп, бу хатны аңар йиткерсәңез, фәкыйрьгә күп миннәт куяр идеңез8.
Бу тарафта һич яңа хәбәр юк. һәр хосуста сез белгәнчә. Гаялыңызга миндән кә- малс тәуазигъ9 вә ихтирам илән күп сәлам укылды.
Үтенеп язгучы: Хөсәен бине Фәезхан.
4 октябрь, I860 сәнә».
АҢЛАТМАЛАР
1 Күп ихлас белдергәннән сон.
2 Биредә: түбәнчелекле белдерү.
s Вакытлар уздырдым.
♦ Үкенеч ки.
6 Очрашу насыйп булмады.
6 Мөхтәрәмә хатыныгызга (гаяль — хатын).
7 Килергә; рәхим итәргә.
• Бурычлы итәр идегез.
* Зур түбәнчелек.
ИКЕНЧЕ ХАТ
•Газизем Николай Иванович!
Бу көнләрдә сез башлык берничә әһле мәгърифәт татар телендә газета бастыралар дип ишеттем. Мондый хәбәрдән, ирексез голамә таифәсене, гомумән, вә шәрык телләре галимләрне, хосусан, котламак кирәк буладыр.
Күп вакыттан бирле бу уй минем вә дәхи ничә кешеләрнең күңелебездә уйнай иде. Ликән яки һәммәтемез азлыктан, вә я мөмкин булмаганындан, барлыкка чыга алмаган иде. Ул булса, сезнең һиммәтеңезгә туктап торган икән. Афәрин әдәмчелегеңезгә вә тәхсин һиммәтеңезгә/
Ликән мин моны бик кыскалык белән, ягъни смөдәррис Ильминский Казанда татарча газет бастыра», имеш, дип кенә ишеттем. Газетыңызның гонөаны калай1 вә дәстүрел-гамәле ничек3, гарыз вә максуды ни3 — моны бу чаккача белмәймен. Ликән татар телендә басылган газет һәрни төрле булса да, гомумән йортымызга вә, хосусән, татар халкымызга күп файдалар китерүендә шик юктыр. Алчаклык итеп, бер-ике юл язып, газетыңызның гонваныны вә дәстүрел-гамәлене, вә хәтта бер-ике басылган нөсхәсене бу тарафка җибәрсәңез, бик олуг мәрхәмәтеңездән сайылып*, куанычлык белән бер нөсхәсене алырга язылыр идем.
Әгәр кабул боерсаңыз, белгәнемчә бу хезмәттә сезгә ярдәмче дә булыр идея. Женесдәшләремнең хәле вә анларның күңелләренә ни нәрсәләр әсәр кылуы миңа белемсез түгел. Шуның өчен бу хосуста киңәш йөзендән берничә сүз язарга үземә рөхсәт бирәмен. Гәрчә сез үзеңез дә күп яхшы беләсез; әмма кбер гакыл яхшы, ике дәхи артыграк»,—дигән урыс мәкале мине батыр итәдер.
Эүеәл башлап, ислам диненә каршы гыйбарәтләр язудан бик сакланырга кирәк.
Икенче. Исламбул 24 25 вә Каһирә, вә Таһран газет ла рында н. кирәк яхшы, кирәк усал, ара-тирә сүзләр язарга кирәк. Аның өчен Исламбул газетының аты безнең иле- мез арасында бик олыдыр, анларның күңелләренә бик әсәр кы юдыр. Вә бу газетлар Петербургта алынып торалар; мәгъкуль күрсәңез, ара-тирә мин дә күчереп, татарча языл йибәрермен.
Өченче, безнең халкымыэның яза-укый белгәнләре күбрәк муллалар вә сәүдәгәрләр. Муллалар булса, нитәк татар мәсәле таныклык бирәдер: *мә» дигәнне ишетәләр, »бир» ‘дигәнне ишетмэйләр». Алай исә, алардан газет алучы аз булыр. Газет алган сәүдәгәрләр булырлар. Аларга сату-алу хәбәре кирәк. Алай булганда ара-тирә генә түгел, бәлки еш-еш в Биржевые Ведомости» 9дан хәбәрләр язу кирәк.
Бәли, бу югарыда әйтелгән матлаблар1 халыкның күңелен газетка бәйләү өчен инә кирәк. Асыл максуд халыкның күңел күзләрен ачып, мәгърифәт сачмак булса кирәк.
Монда бер казакъ углы Валиханов бар. Аның энесе Казанда гимназиядә, имеш. Энесенә илтифат кылуыңызны үтенүдә мине ирекле кылды.
Бу тарафта язарга лаек артык яңа хәбәрләр юк.
Алчаклык итеп язу язардай булсаңыз, минем адресым болай:
Мулле Хусейну Фейэ-ханову.
На Петербургской стороне, в Съезженской улице, в. Д. Журиной X* 4.
С. Петербурге8.
Миндә сезнең төркичә чКәлилә-Димнәңез» бар9. Бер форсат булганда йибәрермен.
Ибраһим Алтынсарин, казакъ баласы, бу заманда кайда каңгырып чөрә икән, белмәйсезме?
Газизем Николай Иванович, кыючылык кылып күп сүзләр яздым, әдәпсезлегемне багышлаңыз.
Чын күңелдән Сезгә буен сынучы- Хөсәен бине Фәезхан.
Январьның тугызынчы көнендә. 1862 санә, Петербургта.
Свекле еаялыңызга күп алчаклык белән сәлам карыз итәмен».
•