Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАН УЛЫНЫҢ БЕР ХЫЯЛЫ


атарлардагы мәгърифәт тарихы эзлекле рәвештә өйрәнелмәгән. Ә тикшерелгән кадәресендә исә төрле характердагы төгәлсезлекләр шактый күп очрый. Мәсәлән, мәгърифәт хәрәкәтебезнен башында торган кешеләрдәй Шиһап Мәржанн эшчәнлеге монарчы я гел күпертелеп, яисә бөтенләй икенче планда тәкъдим ителеп кнленде. Анын шәкерте, ин якын дусты һәм фикердәше булган Хе- сәенне өйрәнү дә үтеп барышлый исемен жөмлә җөенә кыстырудан узмады диярлек. Өстәвенә бер фикер, бер позициядә торган бу ике шәхесне үзара каршы кую фактлары да булды. Аннары мәгърифәтебез тарихын беренче түгел, бәлки икенче этабыннан гына башлау канунга әйләнә язды. Бәс, шулай икән, Фэезхановнын туу елын бутап йөртү кебек кимчелекләр генә әллә ни гажәп тоелмаска тиеш'.
Ләкин Фәезханов эшчәнлеген өйрәнүдә булган кимчелекләр анын туу елын бутау белән генә чикләнми. Кайбер тикшеренүчеләр, мәсәлән, агасы Хөсәенне бөтенләй икенче чорда яшәп ижат иткән энесе Габделгалләмнән аермыйлар. Икенчеләребез исә анык Казан һәм Петербург университетларында нинди эшләр башкарып, нинди дәрәжэ бнләвен белеп житкермибсз.
Шулай ук Фэезхановнын сонгы көннәре, анын нинди шартларда вафат булуы турында да ялгыш фикерләр яши. Мәсәлән, монарчы язган барлык авторлар аны казакъ сахрасыннан гыйльми командировкадан кайтышлый үз авылында үлгән дип язып килделәр. Чынлыкта исә X. Фәезханов 1866 елда командировкага бару түгел, түшәктән тора алмаслык хәлдә каты авыру була.
Ә «гыйльми командировка» дигән нәрсәнен тарихы болай: каты авырып киткән Хөсәеннен дәваланыр өчен бернинди мөмкинлеге булмый. Патша хөкүмәте законнары нсә янын кебек «инородец»ны пособие һәм пенсия хокукларыннан мәхрүм итә. Нәкь менә шул вакытта ярдәмгә алдынгы рус галимнәре киләләр. Алар, «казакъ сайраларына командировка» дигән сылтау белән, Хөсәенгә биш айлык түләүле ял оештырып, дәваланыр өчен аны үз авылына кайтарып жнбәрәләр. Бу хакта мәгърифәтче үз остазы Ш. Мәржанига 1866 елнын 20 мартында җибәргән хатында кинаяләп кенә болай яза:
<Халем гаять зәгыйфьтә» Университет начальствосы хыялыма килмәгән лотыфв» мәрхәмәтләр иттеләр. Кышның эксәрене (күп өлешен — М. Г.) хезмәткә йөрмәүемдән әгъмаз итүләрендән (күз йомуларыннан — М. Г.) башка бер бәһанә (сылтау — М- Г.) и» биш айга, 1 нче апрельдән 1 нче сентябрьгә, отпуска бирделәр. Бу хосуста илтимас кылмау гына түгел, бәлки иһам кылдыгым (гөман итеп карау да — М. Г.) хәтта хәтеренә килгәне дә юк иде».
1 1966 елда атаклы мәгърифәтче һәм галим Хөсәен Фэезхановнын тууына 145 ел тулу билгеләнгән иде. Ләкин нке елдан сон, ягъни 1968 елда, аның 140 яшькә жнтүсн тагы бер кат билгеләдек. Дата буталчыклыгы Р. Фәхретдннов мәкаләсендәге типографик хатадан «Татарстан тарихы»на һәм башка сонгы хезмәтләргә, шул исәптән оу юллар авторның бер мәкаләсенә дә күчеп керә. Галим туган елнын 1821 түгел, бәлки 1828 булуы Ф. Сафиуллина тарафыннан ачыкланды («Вопросы татарского языкознания» исемле жыентык. 11 китап. Казан. 1965).
Т
Туган авылына Хөсәен май башларында гына кайтып тешә. Шуннан соя ул үзен- JJ хат язарлык та көч таба алмый... Ә галим үлгәч, башкала газеталарының берсе Хосәеянен «казакъ сахраларыннан кайтышлый вафат булуын» хәбәр кыла. Менә шуи- иаи башлап, бу ялгыш версия, китаптан китапка, автордан авторга күчеп, беэнен ♦ мннәргә хәтле килеп житә.
Беренчел чыганакларга тиешле игътибар итмичә, «официаль документлар»га шулай вярү нәтижәсендә, галим тормышындагы гажәп әһәмиятле, гыйбрәтле бер факт тиешле дәрәжәдә яктыртылмыйча килә. Бу — прогрессив карашлы төрле милләт галимнәре «расындагы самими дуслык, теләктәшлек факты.
Ялкынлы патриот, демократ мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов вшчәнлегендә әле ачыкланмаган фактлар тагы да күп булырга тиеш. Моныи шулай икәнлегеи, югарыдэ саналган каршылыклардан тыш, сонгы вакытларда табылган документлар да исбат игәләр. Сүз Хөсәен Фәезхановнын монарчы билгесез хатлары турында бара. Алардан галим эшчәнлегенен бөтенләй икенче, моңар хәтле мәгълүм булмаган яна бер сыйфатлары ачыла. Әйтергә яраса, алардагы яна фактлар ярдәмендә бер галим эшчәнлегенен генә түгел, бәлки татар иҗтимагый фикере тарихынын да бөтенләй яна сәхифәләрен тергезергә мөмкин. Хатларнын берсе галимнен авылдашы һәм шәкертләреннән булган Хәбибулла
Сафажай (1830—1896) дигән кешегә, Бохарага адресланган. Бу хатны безгә 1964 елгы ф археографии экспедиция вакытында Красная Горка авылында (X. Фәезханов туган Q авыл, аиыи элекке исеме — Сабачай) пенсионер Габделбәр ага Хәбибуллин о тапшырды ~
Беренче карауга, бу хат әллә няләр хәбәр итми кебек: тәкәллефле гыйбарәләр. ж авыр стиль белән ярым шаярту, ярым жнтди тонда язылган бер хосусый «мәктүп» u кенә. Ләкин игътибар белән укып, автор фикерлэренен аскы катламнарына үтеп керергә р тырышсак, һәм, адресатның кем икәнлеген онытмыйча, хатнын гомуми рухыма жятсәк, икенчерәк картина ачылачак. Безнек алда чуклы-чачаклы гыйбарәләргә торелеп бирел- 2 гәи ачы ирония, яшертен полемика. Хат авторы, адресатмын үз теле, анын стиле белән сойләп, нечкәртелгән кинаяләр ярдәмендә тегеиен схоластикасы белән бәхәсләшеп, тышкы купшылыгын тәнкыйтьли. Моныи шулай икәнен айлар өчен, X. Фәезхановнын Мәржанига адресланган бер хатында Хәбибулла турында нечкәртелгән ирония белән язган икенче сүзләрен китерергә мөмкин:
•Безем ишан мелла Хзбибулла мехдүм. ходай телеп. Сабанайга кайтса, үз лгы- мызди бер үрчек булырлык гыйлем сөюче булачак имеш Чөнки вмишәр» таифзсе *ишан» аталган затларга бик турылыклы булалар. Мәрхүм *Оры» Хзбибулла ишанның ачк баскан йирлзрене үбәләр вә Орыга барганларында каберенең туфракларын ашыйлар, имеш.
Безем тарафымызның күпчелеге *Колаткы» Жәгъфәр ишанга турылыклы иделзр. Мелла Хзбибулла бәхетенә ул һәм үткән ел мәрхүм булыптыр. Хззер урыны буш. килсен де утырсын, яхшы кәсеп һәм зш итәр».
Моны аның Хәбибулланы кеше, шәхес буларак кына яратмавы дип аңларга ярамый. X, Фәезханов барлык «Бохарв җимешләренә» карата шундый скептик карашта торган. Мәсәлән, Мәржанига җибәргән икенче бер хатында Нәҗип исемле сабакташы турында: «Нәҗип Бохарада череп калмаса ярар иде»,— днп яза. Шул ук Мәржанига юллаган иченче бер хатында исә ул татар руханилары турындагы үзенең тискәре фикерем шактый гомумиләштереп бирә: «авыл муллаларының күпчелеге бәдхү (әшәке холыклы—М. Г.), надан вә хәрамхурлар».
Хатта чагылып киткән антиколониаль мотивлар да мгьтибзрга лаек. Ләкии болар- иы Фәезхановнын дини инануларына гына кайтарып калдыру дврес булмас иде. Чөнки Хөсәеннең Ш. Мәржанига адресланган хатларында (алармы 1916 елда Р. Фәхретдинов бастырып чыгарган)» аның патша самодержавиесенең рус булмаган халыкларны социаль-политик максатлардан чыгып изүен шактый дврес сиземләве чагыла. Икенче бер Урында, мәсәлән, атаклы казакъ мәгърифәтчесе һәм галиме Ч. Вәлихановка язган хатында, 1863 елда студентлар хәрәкәтенең бастырылуын сөйләп, «азадә (игелекле —
1 Документ хәзер Казан университеты каршындагы гыйльми китапханәнең кулъ- •змалап бүлегендә «1968 т» номеры белән ехкланп
„ ’ «Шура» журналы. 1916 ел 14- 19 саннар Бу хатларга ясалган кысяача обзорны •Казан утлары» журналының 1966 елгы 9 саныннан карагыз.
ФӘЕЗХАН УЛЫНЫҢ БЕР ХЫЯЛЫ
М. Г.) фпхер иясе яшьләр бу ел бераз басылынкырап торалар»,—дип, кнная бели пошыну белдерә'.
Хәбибуллага җибәргән хатнын, ниһаять, Хөсәен үсеп чыккан даирәне дә, ул аралашкан татар укымышлылары сферасын күзаллау өчен дә әһәмияте зур.
Публикацияләнә торган өч хатнын калган икесе тюрколог һәм миссионер Н. И. Ильмннскнйга (1822—1891) адресланган. Ул документларның оригиналлары Мәскәүдә В. И. Ленин исемендәге дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә әле төгәл эшкәртелмәгән «Ильминский фондында» саклана (424 фонд. Икенче коробка. «Татарча хатлар һәм кәгазьләр» исемле папка).
Ильмннскнйга адресланган хатларның беренчесен автор 1860 елда жәен Оренбург якларына гыйльми командировка максаты белән барып кайткач яза. Аннан без иҗтимагый фикеребез тарихы өчен бик әһәмиятле яңа факт ачабыз. Бу — X. Фәезхановныд күренекле казакъ мәгърифәтчесе һәм педагогы Ибраһим Алтынсарин белән танышу һәм дусларча якын мөнәсәбәттә торуы. Димәк, бу табыш ярдәмендә татар-казакъ мәдәни багланышлары хакындагы белемебез яна мәгълүмат белән баетыла (сүз уңае белән әйтеп китик, Фәезхановнын И. Алтынсарин, Ч. Вәлнхановка карата булган җылы хисе, ихтирамы түбәндә анализлана торган өченче хатта тагы да калкурак чагыла). Кечкенә генә күләмле бу документ Хөсәеннең эчке культурасын аңлау өчен дә гаять әһәмиятле.
Әлеге хатларның икенчесе ярдәмендә исә без бер X. Фәезханов эшчәнлегенең генә түгел, ә бәлки XIX йөз урталарындагы ботен татар ижтимагый хәятының да моһим вакыйгаларын ачыклый алабыз. Бу, жыеп әйткәндә, татар телендә вакытлы матбугат органы булдыру, шуның өчен көрәш һәм шул булачак дип өмет ителгән газета-журнал- нын ижтимагый бурычларын билгеләү мәсьәләләре.
Документтан Хөсәеннең «Казанда Ильминский татарча газета чыгара башлаган> дип ишетеп, шул яна хәбәрдән сөенеп, шатлыгы белән уртаклашуын һәм яңа (чыга башлаган дип ышанган) газетаның сыйфатын күтәрү, аны халык өчен практик файдалы итү өчен зарури дип тапкан фикерләрен тәкъдим кылуын беләбез. Бер карауга монда әллә ниләр юк шикелле. Беренчедән, суз бара торган газетаның чыкканы юк. Икенчедән, ата миссионер Ильминскийның гомум татарлар өчен газета чыгару ихтималы да бөтенләй мөмкин түгел. Ләкин мәсьәләнең төбеиәрәк төшеп, шул вакытларда йөз биргән ижтимагый хәлләрне күз унында тотканда, бу яңа фактның, ягъни X. Фәезханов- ның татарча газета турында якыннан кайгыртуының, ижтимагый тарихыбыз өчей әйтеп бетергесез дәрәжәдә кыйммәтле икәнлеген күрәбез.
Мәсәлән, билгеле булганча, татарча газета чыгару турындагы фикерне, беренче булып, 1808 елда Казан университеты адъюнкты И. И. Запольский дигән кеше күтәреп чыга!. Моннан соң М. Г. Никольский дигән гаҗәп кызыклы студент-ориенталнстнын «Бәхр-ел-әхбар» исемле татарча газета оештыру турында хыялланып йөрүләрен беләбез 6 7 8 9 10 11. Бу ике омтылыш та патша самодержавиесенең дегет белән майланган итекләре астында кала... Шактый вакыт узгач, ягъни 1864 елда, татарча вакытлы матбугат мәсьәләсен Казан университетын бетергән прогрессив карашлы ориенталист П. Пашино кузгата, ул «Файда» исемле журнал чыгару турында махсус проект төзи*. Тнк бу юлы да патша самодержавиесенең «лаканнан да юан тавышы» яңгырый... Китап белгече Ә. Кәримуллин тапкан документларга караганда, икенче, ягъни 1865 елда, шундый ук исемле татарча газета чыгару эшенә революционер Н. Г. Чернышевский даирәсенә якын торган В. С. Курочкин исемле алдынгы карашлы рус офицеры алына8. Ләкнн һаман бер нәтнжә.
Анализлана торган хатның 1862 елның 9 январенда язылуын, мәгәр монар хәтле
6 Бу хатларны казакъ галиме академик Ә. X. Маргулан табып, әтрафлы анализ белән бастырып чыгарды: Известия АН Каз. ССР. Серия общественных наук. Алма- Ата. 1965. вып. 3. (Мәкалә казакъ телендә, Хөсәен хатлары исә оригиналда бирелгән.)
„ „ „ Л- Загоскин. История императорского Казанского университета, т. 2. Казан. 1903. Рус телендә. 285—287 битләр. 8 Вестник научного общества татароведения. Рус телендә. Казан. 1926 ел. 5 сая
(М. Корбут мәкаләсе).
* Труды общества изучения Татарстана, т. 1. Рус телендә. Казан. 1930 ел (Е. И. Чернышев мәкаләсе).
11 «Казан утлары» журналы. 1970 ел. 7 сан. 150—151 битләр.
л татарча газета турындагы хыялиыя X. Фәезхаиов «-вә дәхя ничә кешеләрнең вүмелләрендә уйнаган» булуын игътибарга алсак, түбәндәге нәтижә килеп чыга: Никольскийны» «Бәхр-ел-әхбары» унышсызлыкка очрап. П. Пашинонын «Файда» турындагы проекты тугайчы да (1864 ел) татарча газета чыгару омтылышы булган икән. ♦
Бу фикерне тагы берничә дәлил белән куәтләргә мамкин. 3
Югарыда X. Фәезхаиовиын Ч. Вәлихановка адресланган хатларын телгә алган 5 идек. Менә шул ике хатта да. Хвсәен белән Чокан араларындагы самими дуслыкны, - дәвамлы хезмәттәшлекне хәбәр иткән мәгълүматлардан тыш. татар вакытлы матбуга- ' ты «чей барган корәш тарихын чагылдырган әһәмиятле моментлар да бар. Мәсәлән, к 1863 елның 7 апрелендә салынган хатта Хвсәен болай яза: «Якын арада Казандай “ Мәхмүдовтан хат алдым. Анда берничә кешеләр (татарлардан) татарча газет басты- = рырга тырышып йериләр, имеш. Бу хосуста прошение бирептеләр. Белмәймен — на- х чальстао ряхсәт бирерме? Бу хосуста тафсил белмәймен. Бу сәфәр Казанда беле- = Шермен». *
Шул елнын кнзеидә, ягъни Казанга барып кайткач, язылган хатта исә Фәезханов S мәсьәләне ачыграк яктырта: «Казанда татарлардан компания булып, ике-вч кеше S газет бастырмакчы булып йвриләр икән. Хәзер кәгазьләре Министр вяутреяных делиыя ы советында икән. Белмәймен, аны бирерләрме? Аларнын берсе литография остасы. €> әүвәл дәфгада литография кылырга телиләр. Язардай кешеләр табылачак. Ильмннский ф һәм аларга мәслихәтләре белән ярдәм бирәчәк: ушандак Махмудов вә гайреләр» '.
Шулай итеп, картина бераз ачыклана тешә. Беренчедән, газета чыгарырга тыры- о шып йарүчеләр Ильминский түгел, бәлки башка кешеләр икән. Икенчедән, газета чыгару = эчен 1862—1863 елларда ясалган омтылышмын аерым шәхесләр геиә түгел, бәлки махсус компания тарафыннан оештырылуын аклыйбыз.
Ләкин бу компаниягә кемнәр кереп, анын башында кем торган, ниһаять, булачак ° дип исәпләнгән газетанын максат-юнәлеше нинди булган? Бу сорауларга хәзер кистереп жаоап биреп булмый, чвнки тиешле документлар әлегә табылмады. Ләкин эзләнү S вшләре дә канәгатьләнерлек дәрәжәдә булды дип әйтү дврес түгел...
Шулай ук хәзергә X. Фәезхаиовиын фикерләшләренен кем булулары да тәгаеи мәгълүм түгел. Мәгәр аларнын берсе Ч. Вәлиханен булмады микән? дигән уй хыялга килә. Чвнки 1869—1861 елларда Петербургта яшәп, аннары еракка киткән Вәлиханов- пы татар газетасы язмышы турында Хвсәеннен эзлекле рәвештә хәбәрдар итеп баруы очраклы гына түгелдер дип уйлыйсы килә. Бу — бер. Икенчедән, кенчыгыш телләре тәржемәчесе булып хезмәт иткән П. Пашинонын Петербург университеты ориенталист- лвры, ягъни X. Фәезханоаның хезмәттәшләре белән якын мяиәсәбәттә торуы мәгълүм. Югарыда Пашино проекты белән В. С. Курочкин планнары арасындагы уртаклыкны да (ике проектта да орган бер исем белән — «Файда» дип атала) күргән идек. Димәк. X. Фәезханов белән фикерләш кешеләрнен алдынгы рус интеллигенциясе арасыннан, хәтта Н. Г. Чернышевский тирәсендә тупланган яшьләрдән булулары да ихтимал икән.
Бу әле генә әйтелгәннәр коры фаразлар гына түгел, бәлки аларнын беркадәре нигезе дә бар. Мәсәлән, югарыда аталган В. С. Курочкиннын «Файда» газетасы эчен билгеләнгән юнәлеш белән X. Фәезхановнын татарча газетага йвкләгән твп бурычы («асыл максуд халыкнын күнел күзләрен ачып, мәгърифәт сачмак») арасында тирән вчке уртаклык сизелеп тора.
Хвсәен Фәезхановнын «булачак» татар газетасы турындагы ялкынлы фикерләрен бары яна хәбәр ишетелгәч туган жилкенеп алуларга гына кайтарып калдырырга да ярамас иде. Чвнки «чыгачак» дигән газетанын сыйфатын күтәреп, тактикасын, репертуарын билгеләп, тиражын тәэмин итү юлындагы Хвсәен тәкъдим кылган чаралар (укучы публиканың рухи инануларын мәсхәрәләмәү шарты, газета эчтәлеген терлелән- дерү, баету, шунык ярдәмендә подписчиклар тәэмин итү һәм моның вчен үсеп килә торган яка сыйныф — буржуазиянең интересларыннан да файдалану) аның татарча басма сүз турында күп уйлап, тирәннән фнкер йврткән булуын күрсәтәләр. Бу әйтелгәннәрне куәтләр ячен, тагы бер дәлил китерергә мвмккн. Мәсәлән. Ш Мәржаняга ятылгаи хатларның берсендә ул. Европа тибындагы татар гимназиясен ачу белән бергә, иҗтимагый эчтәлекле татарча журнал чыгаруны да күздә тота. Кыскасы, татар* • Йавестня АН Каз. ССР. Серии общественных паук. 1965. выпуск 3.22—23 битләр
ча басма сүз органын нигезләү мәсьәләсе X. Фәезхановнын анын күп еллар дәвамында биләгән.
Анализлана торган документлардан тагы бер нәрсә калку булып күренә: X. Фәезхановнын мәгърифәтчелеге крепостнойлык җимерелгән чорда, шул зур социаль үзгәрешләр дәвамында формалашып, куәтләнеп канат җәйгән. Татарлар өчен дөньяви мәктәп (гимназия), университет бүлеге, ниһаять, демократик рухтагы мәгърифәтче басма сүз органы булдыру хакындагы анын якты хыяллары 60 елларның башына, ягъни крепостнойлык богауларының өзелгән чорына туры килә. Бу очраклы гына туры килгән хәлләр түгел, әлбәттә, чөнки нәкъ менә шушы елларда Хөсәен Петербург университетында эшләп, үз сүзләре белән әйткәндә, «азадә фикер иясе яшьләр> дөньясында яши, алдынгы рус ориенталистлары белән якын мөнәсәбәттә торудан тыш, В. В. Стасов, Ч. Ч. Вәлиханов кебек шул чорның күренекле фикер ияләре, демократик рухтагы әһелләре белән тыгыз багланышта була. Әлбәттә, бу әйтелгәннәрдән Фәезхановяы алдынгы фикерләрне пассив рәвештә кабул итүче яисә башкаларга ияреп кенә баручы булган икән дип уйлау да дөреслеккә хилафлык итәр иде. Гомум татар җәмгыяте XIX йөз урталарындагы социаль үзгәрешләргә тиешле әзерлек белән килгән кебек, Ш. Мәрҗани мәктәбен узган Хөсәен Фәезханов та мәгърифәтчелек хәрәкәтенең бер идеологы булып әверелер өчен кирәкле дәрәҗәдә өлгереп җиткән була.
Ниһаять, анализланган документлар һәм барлык әйтелгәннәрдән шул нәрсә дә ачыла: мәгърифәтче Фәезханов фикеренчә, татар телендә чыгачак беренче газета бер татарларга гына түгел, бәлки бөтен ил өчен дә файдалы булачак («гомумән йорты- мызга вә, хосусән, татар халкымызга күп файдалар китерүендә шик юктыр>). Менә шуның өчен дә ул бер хәбәр ишетү белән шатланып, Ильмннскийны «һиммәттә, кеше- леклелектә» котлый, ә борчылулы уйлары, шөбһәләре турында ерак казакъ дусты Ч. Вәлиханов белән эчкерсез фикер алыша. Мондый сыйфат, әлбәттә, ан-белемне гомум кешелек эше дип ышанган чын мәгърифәтчеләргә генә хас. Чөнки мәгърифәтчелек идеясе милли кысаларны белми. Ана беренче чиратта кеше һәм аң кыйбат.
...Ләкин тормыш катлаулы нәрсә икән. Рухи таләпләрдән тыш социаль интереслар да бар бит. Бу тирән хакыйкатьне һәм рухи омтылышларга сыйнфый мәнфәгатьләренең өстенлек итүен, бөек мәгърифәтчеләрнең барысы кебек, Хөсәен Фәезханов та ахыргача аңлый алмаган. Әмма мәгърифәтчеләрнең әһәмияте аларның бөтен каршылыкларын аңлап, шуларны җиңеп чыгуларында түгел, бәлки үзләренең якты идеяләре белән булачак көрәшчеләрне тәрбияләү өчен җирлек әзерләүдә, канатлы хыяллары белән үзләреннән сонгыларны илһамландырып калдыруда. Ә Хөсәен Фәезхан улы кичергән изге хыялларның берсе — ул халык өчен турылыклы хезмәт итеп, чын мәгърифәт орлыгы сибүче басма сүз турындагы якты теләк иде. Тик бу өметләр тормышка ашсын өчен, крепостнойлык җимерелүдән тыш, тагы берничә революцияләр кирәк булды...