КЕШЕЛӘР АҢА ЫШАНА
1913..
Язгы кояш нурлары белән парланган җир өстеннән җылы дым күтәрелә. Урыны- урыны белән юл читләрендә үлән тишеп чыккан да алар әле эреп тә бетмәгән кара җир өстендә яшел утраучык булып күренә-
Кыйшаеп беткән йортларның салам түбәләре корт ашаган гөмбәләр күк каралып тора. Шунда ук авыл байларының нарат бүрәнәләрдән салынган калай түбәле йортлары утыра. Аларны кайсын кызылга, кайсын яшелгә буяганнар. Бу йортларның зур, якты тәрәзәләре карындык каплаган, чыралар кыстырып бөтергән ярлы тәрәзәләргә чекерәеп карап торалар. Купшы наличниклар арасыннан ялтыраган ул пыяла күзләр ерак Мордовиянең Кәкрекүл авылында булган хәлләрнең барын да күреп торалар сыман.
Әле менә хәзер дә авыл иртәнге татлы йокыга талган, ә бай йортының ачык тәрәзәсе янында ике кеше көндез булган хәлләр турында сөйләшә.
— Галим Хәмзәсе егет ул, хатынның менә дигәнен эләктерде,— ди Хәйрулла, чепи күзләрен кыскалап.
— Әйе, кызык итте. Кызның суга баруы икән, атка салган да киткән тегене Хәмзә. Бик яшь инде,— ди Сәлим дустына. Тавышыннан аңлап булмый үзенең, әллә хуплый, әллә көнләшә.
— Яшь дисеңме? Ундүртенче киткән бит.
— Никахка Лотфи риза булмас. Нинди хатын ди ул. Курчаклы уйнар чагы гына.
— Зыян юк, никахсыз яшәрләр. Я алдым- бирдем ясарлар. Аның каравы тамагы ту< булыр. Киендереп тә җибәрерләр үзен, сәләмә йөри иде бит.
— Син үз кызыңны андый кәҗәгә бирер идеңме?
— Әйттең сүз!.. Минем кыз бит ул. Мат- фүзә ятим кыз бала... Мәчет янында теленеп торганын күргәнең юкмыни...
— Әйе, язмышы авыр кызның. Өч яшьтән ятим калды, кешеләргә эшләп, тукмак- тан бүтәнне күрмәде, моннан да күп элвгер әле аңар.
— Хәмзәнең куллары авыр... Зыян ю«| Мәхфүзә үзен рәнҗеттермәс әле. Соңгы елларда телгә бик чаяланды. Кирәген әйтер.
— Тел белән котылырсың бездән! Кич» син Фәридәңне ни дип кыйнадың?
— Кыйнадым? Башына бер-икене бирел алдым... Нәрсә, синеңчә, гафу итәргәме? Йөзен капламыйча ирләр ягына чыксын әле.
— Курыккандыр. Улың бишектән егылды бит.
— Яхшылап карасын иде.
— Аның үз баласымыни? Көндәшнекеле. Аны болай да алла каргаган, бала китерми. Син тагы кеше балаларын каратасың.
— Миңа акыл өйрәтмә. Ни эшләргә кирәгем үзем беләм.
Алай булгач, Мәхфузәгә дә тел тидер- М. Икенче атна инде подвалда тоталар — Мимени бу! Кара, кара, сәләмәдән чыгып
Менә сиңа киендергәннәр! — һәм уп Галим бай капкасыннан чыгып барган кызга гертел күрсәтте.
Зифа буйлы ул кыз өстенә камзул кигән, Вашыиа ак яулык япкан. Кара толымнары гоздәи түбән төшкән. Бер кулы белән көян- го башына элгән чиләген тоткан, икенчесе белән, яулык очын чеметеп, йөзен каплаган. Яулык читеннән кызның дугаланып торган кара кашлары күренә.
Кое янына килеп, кеше юклыгын күргәч, Мәхфузә, яулыгын җибәреп, чиләгенә су ала башлады. Күз карашы аның кырыс, нәзек иреннәре кысылган. Алар әле генә күргән шәфкатьсезлек турында сөйлиләр иде.
Чиләген тутырып ул ейгө китте. Менә шыгырдап капка ачылды. Мәхфузә тиз генә йазен каплады. Кулына юл капчыгы тотып, каршына Хәмзә килә иде. Ул хатыны янына туктал аның җилкәсеннән кагып куйды. Мәхфузә чиләген куеп үкси башлады.
Хәмзә нидер әйтте, бу, күрәсең, аны юагуы иде. Тагын капка шыгырдады. Кара коҗә сакаллы, кысык яоыэ күзле, илле яшәрлек кеше чыкты. Ак күлмәк-ыштаннан үзәнең эро сөякләре төртеп тора. Кара камзулын таякка элгән күк, баш түбосен- до—уңып беткән бәрхет түбәтәй. Тырпаеп торган бармакларын ул, кара калын кашлары остенә куеп, як-ягына карана башлады. Еракта Хәмзә белән Мәхфүзәно күргәч, авызын чалшайтып, елмаеп куйды.
— Нәрсә терәлеп каттың, кайтар суыңны,—дип кычкырды ул Мохфүзого.— Ә син барасы җиреңә атла, якты күздән тимер юлго җитәсең бар.
Мәхфүзо тиз генә чиләкләрен күтәрде, тагын бор тапкыр Хәмзәгә карап алды да ейгә таба китте. Хәмзә до, капчыгын алып, юлга чыкты. Кайнатасы киленен ачык капкадан кертел җибәрде, тоз белән бор тибеп алды да ачу белән капканы япты.
— Менә сиңа бәхет! Бу корт дуңгыз улын читкә җибәрде, о Мәхфузәне үзенә хезмәтчә итеп калдырды,—дидо Кара Сәлим, кызганып.
Шул коинен башлап михнәтле алты ел узды. Мәхфузә кайнатасы йортында кон эшләде, тон зшләде, ял күрмәде, җылы сүз ишетмәде. Ирә турында ул кайнатасы белән кайнанасы сүзеннән геяә белә иде. Аның үзенә атап иреннән бервакытта да хәбәр килмәде. Хәмзәне фронтка алганнар икән, шунда югалган икән, дигән хәбәрләр йөрде. Австриягә пленга төшкән дип тә сөйләделәр.
Менә Хәмзә әйләнеп кайтты. Мәхфузәнең кызы Мансура туды. Ул аның бердәнбер шатлыгы иде, ләкин анага баласы янында булырга ирек бирмәделәр. Мәхфузәнең кызын кулына алуы гына була, шунда ук кычкыра башлыйлар.
— Тагын алган! Бай баласы түгел, кулга өйрәтмә!
— Ялап кына тора!
Ә Мансура елап кечкенә кулларын әнисенә сузса, китереп сугалар.
— Бу хәтло анасы булыр икән, каһәр төшкән елак!
Балага сүз әйтмәсеннәр дип, Мәхфүзо аның янына сирәк килергә тырышты. Аның каравы, төннәрен, күз яшьләре белән юа- юа, иркәли иде ул кызын.
Хәмзә икенче кат өйләнде. Көндәш килгәч, Мәхфузәнең болай да караңгы тормышы түзә алмаслык хәлгә әйләнде. Бик еш кына аның башына әллә кызымны да, үземне дә бөтерим микон, дигән уйлар килә иде.
Шул елларда революция башланды. Авыл тормышы кон саен үзгәрә барды, тик моны Мәхфүзо сизми иде. Иртә таңнан торып, тен уртасына кадәр ишле семьяга хезмәт итеп, ул кечкә урынына барып егыла иде. Алга таба ничек яшәрго дигән уйдан аның таңга кадәр күзен йоммаган чаклары бик күп булды...
1922 ел җитте. Ләкин Кәкрекүл авылында тормыш оллә ни үзгәрмәде. Байлар Советларга астыртын гына зыян салырга тырыштылар. Алар икмок яшерәләр, ярлыларга >ш бирмиләр. Әҗоткә сорап килүчеләрне мыскыллап:
— Ни дип Советыгызга бармыйсыз! Бары-гыз, бар, алар сезне киендерерләр, аша-тырлар,— дип, борып җибәрелер иде.
Мәхфузәнең ике туганы. Гайсә белән Муса Казаковлар, сеңелләренең авыр хәлен ишетеп, Банудан аны алырга кайттылар.
Әмма эш аларча барып чыкмады. Кайно- тасының карусыз хезмәтчене ычкындырасы килми иде. Шәригать буенча да килен кайната йортында торырга тиеш бит.
Авыл Советына мулланы чакырырга туры киле. Туганнары белен күрештерер-о
Мәхфузәне кызы белен китерсен дип, муллага байны үгетләргә куштылар. Ниһаять, рөхсәт алынды. Мәхфузәгә кайнана сандыгына бикләнгән асыл киемнәр кидерделәр. Иске-москыга өйрәнгән Мәхфузә уңайсызланып, артыннан карап калган авылдашларына дәшмичә генә, авыл Советына килде. Тагын нәрсә уйлап чыгарды икән кайнатам?— дип борчылды ул юлда. Күзләренең ялтыравы гына аның эчендә кайнаган ачуын сөйли иде.
Ул килеп кергәндә, Муса абыйсы, ярсып, Муллага:
— Хатын-кызларны изәргә байларга юл куелсынмы? — дип сөйләп тора иде.— Сезнең заман үтте инде. Бу эшләреңне туктатырга вакыт!
— Минем ни гаебем бар? Аллаһе тәгалә кайнатага буйсынып яшәргә боерган. Күреп торасыз бит, халык ачыга, ә аның тамагы тук, өсте бөтен. Галим байда ул таш стена артында яши.
— Әйе, таш стена шул,— дип, Мәхфузәнең олы агасы Гайсә сүзгә кушылды. Яңа күлмәк киертеп кенә хәлне яшерә алмассыз. Карагыз сез аның кулларына, бәхетле тормыштан шулай булганмыни алар.
Мәхфүзә түзә алмады: ирләр алдында йөзне ачарга шәригать кушмаса да, ул абыйлары алдына килеп тезләнде:
— Коткарыгыз, туганнар! Артык түзәр хәлем калмады. Көне-төне эшләрмен, тик бу каһәр төшкән семьяга түгел,— дип ялынды ул, күз яшьләренә буылып.
— Елама, Мәхфүзә, елама!
— Авыл Советы сиңа таныклык бирде. Безгә бүтән берни дә кирәкми.
— Минем шушы күлмәктән башка бер- нием дә юк. Чабаталарым яңа инде. Анысын да киеп торырга гына дип кайнанам биргән иде.
Муса аягыннан калошларын салды.
— Мә, ки. Чабаталарыңны кайнанаңа калдыр. Синең аңар ханың булса да, андый кешедән инә дә алырга ярамый.
— Киттек, сеңел!—диде Гайсә, кулына аның кызын алып.
һәм җенләнгән мулланың күз алдында алар Мәхфүзә белән аның кызын алып чыгып киттеләр. *
Шул кадәр үзгәрде Мәхфузәнең тормышы, башта ул дөньяның ни өчен болай булуын да аңлый алмады. Иң элек аны йөзен каплаудан тыйдылар. Барысы да бергә утырып ашыйлар иде. Шунда ук кечкенә Мансура да утыра. Барысы да аны иркали- ләр, уйнаталар. Бүре баласы күк үскән Мансура зурлар өчен шатлыкка өйләнде.
Галим бай өендә аны урамга да чыгар, мыйлар иде. Ул елмаерга да куркып үсте. Ә биредә аның тавышы яңгырап торды, иптәшләре белән рәхәтләнеп урамда уйнал йөрде.
Бирегә килгәннең беренче көнендә Мә», фүзә абыйсыннан:
— Мансураны кулыма алыйм әле?— дип сораган иде.
— Нигә аны сорап торасың? Үз кызың бит. Теләсәң нишләт. Кыйнарга гына ярамый.— диделәр аңар.
Шатлыктан күз яшьләренә буылып, уя кызын күкрәгенә кысты.
Кичен активистка Нәфисә Бикбаева аңә киемнәр китерде. Мәхфүзә кара юбка, u блузка киде, башына кызыл яулык бәйләдв. Аны танырлык та түгел иде. Нәфисә аны клубка алып барды. Үзешчәннәр концертын карадылар.
Сәхнәгә солдат киеме кигән, кулына винтовка тоткан егет чыкты. Ул кычкырып шигырь укыды. Аның янына зәңгәр блузалы кызлар йөгереп чыктылар да җырлый башладылар.
Нәфисә Мәхфузәнең авыз эченнән нәрсәдер пышылдап торуына игътибар итте. 1
— Мәхфүзә, син нәрсә пышылдыйсың? Концерт ошамыймы әллә?
— Бик ошый, бик. Миңа шундый шатлык биргән өчен аллаһе тәгаләгә рәхмәт укыйм.
— Әллә боларны сиңа алла бирде дип беләсеңме? Совет власте бирде аны. Ә кон-цертны эшчеләр бригадасы куя. Менә ку. реп тор, син дә аларга катышырсың әле!
Боларны аңлау Мәхфүзәгә кыен иде.
Туганнары аны куп эшләтмәделәр. Өйне чиратлап җыялар иде. Аны ликбезга йөрт-теләр. Мәхфүзәнең куллары карандаш тота алмый интекте, хәрефләре кыек чыга иде. Өйгә кайткач та ул сәгатьләр буе грифель тактасына язып утырды.
Бераздан аны драмтүгәрәккә яздылар. Кызык кына иде: аны туфлядан йөрергә өйрәттеләр. Иске чабатасын салгач, ул шәһәр киеменә күнегә алмый интекте. Сөртенеп егылды, кулларын куяр урын таба алмый йөдәде, ө ролен бик тиз ятлап алды. Ышандырырлык итеп, кызып сөйләде. Бары тик җырлый гына алмый иде,— аның өчен сәхнә артыннан башкалар җырлады. Изелгән бер татар хатынының кайчан да булев
icp сәхнәдә уйнавы кемнең башына килер IA*.
Махфгза җәмәгать эшләренә катышып япе. Ятим балаларны җыеп, алармы бала- ар йортына озатышып йөрде.
Сукбайлыкка өйрәнгән балалар еш кына йбар урлап качалар иде. Бервакыт бала- «р йортында электр чыбыкларын кисеп ■WM сүндерделәр дә алты малай качып япе. Мәхфузә алармы да табарга булышЫ.
Мәхфузәне балалар йортында бик ярат- ылар һәм завхозлыкка эшкә алдылар. Ул шикәрнең тормышын ничек тә җиңеләй- зрге тырышып, бөтен күңелен биреп эшли ашлады.
Борхаиыт иптәшләре аны бал-маскарадка ,арырга димләделәр. Унсигезенче гасыр Ммене киендерделәр. Мәхфузәне клубта .анырлык та түгел иде. Бәр хәрби егет аны нарга чакырды. Ә Мәхфузә русча ике дне сүз белә иде: «әйе», «юк».
Мәхфузәне хәрби егет озата кайтты. Егет икедер генә сөйләшергә тырышса да. кыз амаи дәшмәде. Кайчагында гына, туры ,,илса дә, килмәсә дә, «әйе» я «юк» дип уя. «Бу әле һаман маскарадны дәвам тә,— дип уйлады егет.— Менә мин аны .затып куйыйм әле, кайда торганын күнм, аннары кем икәнен дә белермен». Капка тәбене җиткәч, хәрби егет Мәхфузгә кулын сузды:
— Сау бул, дәшми торган кыз! Минем семем Николай була. Ә сезне кем дип
— Мәхфузе. Хушыгыз,— диде Мәхфузә >ем тиз генә капкага кереп югалды. Херби йот әкрен генә китеп барды, е эченнән ММЫҢ исемен кабатлады: «Мәхфүзә, Мәхфузә»...
Гадәттән тыш намуслы һәм эшчән кеше I»" Мәхфузәгә азык бүлүне тапшырдылар. 1)үл чагында ул үзенә тигән елешне до •быграк балаларга бирә иде. Исәп-хисап 1Лып бору эчен математиканы белергә ии- >ек булды. Мехфүзе тапкырлау таблицасын ейронорго тотынды. Аңар тәрбияче Назарета булышты. Озак та үтми, Мәхфузәне Пензага, азчылык милләтләр өчен укыту- “«пар әзерләү курсына укырга җибәрделәр.
Мәхфузе яхшы укый иде, әмма сөйләшүен төне татарча сейлашто. Рус телен тиз әйрәне алмады ул.
'*24 елны Мәхфузә делегатка булды. Партиягә керде. Билет алган кәнән ул бер вакытта да онытмас — бу кадерле билетмы ул шундый тантана белән кулына алды, аның кызыл тышын кечкенә баланы иркәләгән күк сыйлап торды. «Мин һәр вакыт синең белән булырмын. Син минем дустым, юл күрсәтүче йолдызым!»—дип уйлады ул.
— Казакова, Казанга барыгыз. Сезгә инде юллар ачык, укуыгызны дәвам итәрсез,— диделәр аңа партиянең Пенза губерна комитетында. Шулай итеп, Мәхфүзә Казанда коммунистик университетка укырга керде.
Беренче курсны бетергәндә үк ул яхшы укуы очеи бүләк алды, аңа Ленинград белән Мәскәүне күрергә путевка бирделәр. Икенче курстан башлап Козакованы бик еш кына командировкаларга җибәрә башладылар. Ул һәрвакыт тапшырылган эшне уңыш белән башкарып кайта торган иде.
Бервакыт ул командировкага ректор Вольфович белән бергә Арчага җибәрелде. Мәхфузәне кунарга улы качып киткән бер кулакка керттеләр. Егетнең кая качканын белергә кирәк, аннары икмәкне кайда яшергәннәр икән?..
Мәхфүзә байның кызы белән дуслашты. Кыз аңа абыйсының фоторәсемен күрсәтеп, аның чит илгә китүен сәйләде. Әтиләренең икмәкне, алтыннарын, хәтфә келәмнәрен яшергән урынны күрсәтеп бирде.
Коммунистик университетны тәмамлагач, Козакованы Чаллы кантон комитетының хатын-кызлар бүлегенә эшкә билгеләделәр.
Мәхфузәнең абруе кеннән-кен үсә барды. һәрвакыт җыйнак, гадел бу хатын эштә иренмәде. Аңа нинди генә йомыш белән килмәсеннәр, ул һәрвакыт җаен таба: берсен больницага салырга булыша, икенчесенең баласын яслегә бирергә ярдәм итә, өченчесенә чәчүлек орлык булдырырга юл күрсәтә иде.
Авылларда крестьяннар колхозларга оеша башлаган вакыт. Кулаклар астыртын, аяусыз көрәш алып баралар. Партия кантон комитетының бюро членнары авылларга китәләр.
Мәхфузә барган авылда кулаклар кресть-яннарны колхоздан чыгарга котыртканнар икем.
Меафүэә гариза тотып килгән крестьяннарны бик тыныч каршы алды:
•— Әнә, тартмага салыгыз, соңыннан уа*> гез /к килеп алырсыз,— диде ул.— Ә хәзер әйдәгез, эш турында сөйләшик, бала тәр-бияләү турында киңәшик.
Шул сүздән соң кешеләр икеләнеп кал-дылар: колхоздан чыгу турында гариза китереп дөрес эшләделәр микән?.. Ә Мәх-фузә үзенең сүзен дәаам итте:
— Икмәкне кая озаталар, дип кичә җыелышта кайсыгыз сорады әле? Шәһәргә, эшчеләргә, аларның семьяларына бара ул икмәк. Без барыбыз да шәһәрдән тозын булсын, шырпысын булсын алып торабыз бит. Я, ничек уйлыйсыз, аларны кем җи-тештерә? Кем безне киендерә? Ә сез, Илгиз абый, читкә киткән туганыгызга хат яздырырга дип кичә кулакка кердегез. Язмады бит ул сезгә. Ә үзегезнең ике малаегыз үсә, ник шуларны укытмыйсыз?
— Эшкә кирәк?
— Кайсысы эшләсен, кайсы укысын. Ә Совет власте ныгыгач, барысын да укы-тырбыз. Ә хәзер кечкенә балаларны укы-тырга кирәк, бездән яхшырак яшәсеннәр. Менә сезнең күршедә торган байның ике хатыны бар. Яхшы кеше эшеме бу? Ә сез шуның сүзен тыңлап колхозга керми йөри
— Минем үз башым юкмы әллә?
— Алайса нигә колхозга кермисез?
— Җитешермен әле.
— Сезнеңчә ничек: Абдулла абзый яхшы атын карт алашага алыштырган. Өстәвен кесәсенә салган да үләксәне колхозга алып килгән. Яхшымы инде менә шул эш?
— Кая инде... Ниткән яхшы булсын. Дөрес әйтәсең, Мәхфүзә апа. Төшендереп бирдең. Йөрәккә керерлек итеп әйттең. Шулай да колхозга кермим мин.
Шул вакыт авыл Советына бер төркем хатын-кызлар килеп керделәр. Алар да колхоздан чыгу турында гариза алып кил-гәннәр.
— Нигә йөзегезне каплыйсыз, — диде аларга Мәхфүзә,— гаризагыздан барыбер кем китергәнен таныйбыз бит. Әнә тартмага салыгыз да китегез. Соңыннан үзегез үк үкенерсез...
Кинәт авыл Советына кычкыра-кычкыра берәү килеп керде.
— Мәхфүзә апа, Мәхфүзә апа! Югары урам яна. Клубтагы әйберләрне чыгарып өлгердек. Ашлык амбарына, сыерлар абза-рына да ут төрткәннәр.
— Чаң сугарга куш. Халык җыелсын. Сүндерергә кирәк...
Ишектән исерек Ильясны төртеп керн лар. Кулында керосин чиләге.
— Менә кем төрткән. Каһәр төшкән н лак калдыгы! Шунда бөреп үтермәкче ид< уйладык та, сиңа алып килергә булдык.
— Дөрес эшләгәнсез. Закон буенча « кем итәрбез. Ник шулай эшләдең?—ди, Мәхфүзә, Ильяска борылып.
— Касыйм кушты.
— Касыйм ул кулак. Ә син, Ильяс, яр: кеше бит. Нигә дип кулак җырын иш. лыйсың?
Ул арада авыл Советы йортын төрле я тан кулаклар һәм аларның иярченнәре чо ran алды. Алар Ильясны коткарырга һ« бер очтан Мәхфузәне дә үтерергә ише ганнар. Ләкин алар теләкләренә иреи алмадылар, милиция килеп җитте.
Амбарларга ут төрткән кулакларны п тып алып киткәч, халык колхозга күплв языла башлады. Беренче булып Или керде.
— Авылда кулаклар барында без иы ачарга да курыктык,— дип аңлатты ул.
Халык язмышын кайгыртып, йокысыз төи нәр үткәргән, арган-талган Мәхфүзә кант комга бөтен уполномоченныйлардан д соңрак кайтып керде.
1933 ел. Мәхфүзә Каэакованы Кукмар район башкарма комитеты председател' итеп сайладылар. Яңадан йокысыз төнне; тынгысыз хезмәт башланды. Хатын-кыэла| бүлеген исәпкә алмаганда, барлык җитә** урыннарда ирләр эшли. Ә ул—береич хатын-кыз, татар хатыны — район Совоп башкарма комитеты председателе. Кайбе рәүләргә бу хәл ошмады: ничек инде и| башың белән хатын-кыз янына киңәш* киләсең?
Итек фабрикасы директоры ТөхфәтуллИ! туп-туры ук әйтә:
— Ишеккә хәтле барам да кире кит»» Хатын-кыз утыра бит. Чалбар кисә ихв1 ичмасам! Ничек керәсең инде янына!
Тагын шундый хәл була. Барлык предсе дательләргә дә чалбар белән гимнастерм лар бирелә. Халык Комиссарлары Советы ның эшләр башкаручысына шалтыраттылдр председательләрнең берсе хатын-кыз б* ни эшләргә?
— Ике чалбар бирегез, шулардан «б< тегеп кисен.
Райбашкармага җиңел машина бела шофер бирделәр. Казакова көннәрдән бв.
(фиие, мыл хуҗалыгы налогы турында млвгу өчен, авылларга чыгып китте. Янил милы крестьяннары Казакованы яман сүз- мр балан каршы алды.
— Әйдә, әйдә, вйдэ,— дип кычкырдылар щЫИИвр бер-берсенә.— Шайтан арбасы килгән, шайтан арбасы.
Казакове заготзерно председателе Габи- to* белен килгән иде. Бер өйгә кереп, 5ерәңге пешереп бирүне үтенделәр. Ләкин Маркың сүзләренә колак салучы да булмады.
— Тыңлагыз әле,— диде Казакова, кө- мп,—менә хәзер иманыгызны укыгыз.. Әгер мин шайтан булсам, шунда ук юкка чыгармын. Менә сии кыю гына күренәсең,— дип мәрәҗәгать итте ул хатыннар- чын әчерәк тавышлысына.— Әйдә, машинага утырып авылны бер өйләнеп кил. Ә мин синең бияләеңне бәйли торырмын.
Килен утырырга булды. Габитов аны машинага утыртты да авыл буенча алып «итте. Ә Мәхфүзә бармакларын җитез- ■цитез йортеп бияләй бәйли башлады. Хатыннарның исләре китте:
— Кара әле, комиссар безнең төсле үк бвйли белә икән ләбаса.
— Мин бик күп еллар батрак булдым. Заманында сезнең кебек үк йөземне каплап йори идем. Тукмактан башым чыкмады. Ө «әзер халык, партия, Совет власте мине сезге җибәрде.
Сүз уңаенда сүз чыгып, Мәхфузә үзоноң злей ничек яшәлен дә сөйләп бирде.
Ииенчә нәние авыл халкы җыелышка җыелды. Халык күп килгән иде. Алдагы рәтләргә хатыннар утырган. Кычкырып сөйләшәләр, шау киләләр. Ирләр арттагы рәтләрдә генә урын алганнар.
— Нигә сез, ирләр, алга узмыйсыз!
— Утырсыннар әле... ирек бит,— дип кол- двләр ирләр, хатыннар артына качып.
— Я, ярый, дуслар,— дип сөйләргә ке- речи ә Мәхфузә,— безгә бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Сезнең авылда укый-яэв белмәүче бик күп кешеләр бар. Мәктәп еи, Ә мәчет буш тора. Шунда мәктәп ачсак, ничек булыр.
Арттагы рәтләрдән:
— Изге урынга тияргә ярамый Аллапо ’•гвлә каргар,—дигән тавышлар ишетелде
Гаҗәп, хатын-кызларның тавышы чыкмый, балаларының надан калуына алар үзләре дә ■ейтыралар иде бугай.
— Нигә каргасын!—дип дәвам итте Мәхфузе.— Без анда начарлык кылмыйбыз
бит... Алла үзе балаларны яратырга кушкан. Без аларны укытабыз. Балаларны надан калдырырга ярамый.
Күп бәхәсләрдән соң, күпчелек халык мәчеттә мәктәп ачарга ризалашты.
— Егетләр! — дип кабат сүз башлады Мәхфүзә, мәктәп хакында сүз беткәч.— Трактор кайтарттык, » ул тик тора. Бу ни эш!
— Эшләми ул.
— Әйдәгез, алайса, трактор янына киттек, күрербез,— диде Мәхфүзә. — Алтын куллы берәр егет табылыр әле. Булышыр.
Барысы да җыйнаулашып трактор янына киттеләр. Дөрес, юри гауга чыгарырга дип килгән кешеләрнең җыелыштай алай гына тараласы килми иде. Ә Казакова мәсьәләне шундый итеп куйды, беркем дә каршы килерлек түгел иде. Җәнҗалчылар да сукра- иа-сукрана халык артыннан иярде.
— Нәрсә күреп бара торганнардыр!
— Трактор күргәннәре юк...
— Чүплек башына гына атасы инде ул тракторны.
Тимерче алачыгы янында бор агай җитмәгән детальне ломнан ясарга тәкъдим итте. Кара төнгә кадәр тимер кыздырдылар, чүкеделәр, «агын кыздырдылар. Ниһаять, трактор эшләп китте. Ышанычлы кешеләрне каравылга куеп, халык өйләренә таралды.
Икенче көнне өмә ясап, сыер, ат абзарларын төзәттеләр. Аннары Мәхфүзә кырда эшләүчеләр, чүп утаучылар янына китте. Утаучылар көлешә-келошә юл читендә сөйләшеп утыралар иде.
— Исәнмесез, иптәшләр! Утырабызмы! Эшегезгә карап уңыш бүләрләр бит. «Кем эшләми, шул ашамый», диләр. Берәүләр йөк белән икмәк алып кайтканда, үпкәләштән булмасын.
Тагын көлкегә алдылар.
Безгә до эләгер әле, аэ булса да эшлибез бит.
— Бопай утырсагыз, бик эләкмәс т». Әйдәгез, кайсыгыз минем белән ярыша ала!
Кара, кара, комиссар безнең белән зшпәмәкче була.
— Әйдә, җир башында калдырыйк әле үзен.
— Кара one. комиссар, нәрсә бу — арышмы, бодаймы!
— борчак диләр иде моңар. Аннан соң. комиссар да түгел әле мин, сезнең апагыз
булырлык кеше. Гомером буе батрак булдым. Әйдәгез, утыйбыз.
Җирне бүлеп алдылар. Мәхфузә җир башына беренче булып чыкты. Ялга туктадылар. Бер кыз аны үз янына ашарга чакырды Мәхфузә баш тартуны яхшысынмады. Бер кечкенә кисәк икмәк сындырып алды да яңадан эшкә тотынды.
— Мөхфүзә апа, ейгә кайтыгыз!
— Үзебез утап бетерербез...
— Иртәгә тикшерергә килсәгез, үзегез ■ДӘ күрерсез.
— Сезнен аннан башка да эшегез күп, барыгыз,— диештеләр яшьЛәр.
Шулай итеп, Янилдә артта калган бар эшләр дә җайга салынды. Бергәләп эшләүнең файдасын, җиңеллеген, күңеллелетен кре-стьяннарга үзе эштә күрсәтте ул.
Яхшы эшләгәне өчен Мәхфузәне Кисло- •одскидагы <10 лет Октября» санаториясе- нә ялга җибәрделәр. Анда Коминтерн члены Вильгельм Пик ял итә иде. Вильгельм Пикка 50 яшь тулган көнне Татарстан һәм Казагыстаннан килгән кешеләр җыелып, аны тәбрик иттеләр. Ул аларны бик җылы каршылады, бик озак сөйләшеп утырды, Мәхфузәгә ул болай диде:
— Сезнең белән танышуыма бикшатмын, иптәш Казакова. РСФСРның 16 нчы Соеет- лар съезды делегаты буларак радиодан сөйләвегезне ишеткән идем. Шундый зур һәм катлаулы эштә хатын-кызлар гына түгел, ирләрнең дә теләсә кайсы булдыр! алмый бит...
...Бу көннәрдән соң инде күп еллар үтте. Мәхфузә Гайнетдиновага хәзер җитмеш яшь. Ул — персональ пенсионер, шулай да барлык вакытын җәмәгать эше белән үткәрә. Менә ун еллап инде ул иптәшләр судында эшли. Нинди генә хәлләрне тикшерергә туры килми анда.
Коммунистның үткән юлы, тәҗрибәсе ярдәм итә аңа. Кешенең күңеленә Ничек якын килергә, ничек дөреслекне табарга, гадел хөкем чыгарырга, ялгышкан кешеләргә яңадан намуслы хезмәт юлына басуда ничек ярдәм итәргә икәнен Мәхфуз» Казакове бик яхшы белә.
һәм кешеләр дә аңа ышаналар: эшең Мәхфузә кулына эләксә, гадел хөкем буласын кет тә тор!