Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ.


Гәрәй Рәхим

Моңлы бер җыр
айөрәктән чыккан гына йөрәккә керә.»
Шагыйрьләр әйтеме.
Әгәр йөрәктән чыкканнар
Йөрәккә керә барса;
Әгәр йөрәккә кергәннәр
Кәгазьгә иңә барса;
Әгәр кәгазьгә иңгәнне
Укучы теләп алса —
Күңелләр җырлап тора,
Дөньялар зырлап тора.
Әгәр йөрәктән чыкканнар
Йөрәккә керә барса; һәм шул йөрәккә кергәннәр
Кәгазьгә иңә барса;
Ләкин кәгазьгә иңгәнне
Укучы сүгә барса —
Күңелләр җылап тора, Дөньялар
зың-ң-ңлап тына..*
Гайса Гатауллин
Ышандыр
Пародия «Юлшмындыр. бәлки, кирәк мәечә,
Кирәкмәскә, бәлки, усалдыр. Тик холкымның әйбәт
булуына Син ышандыр мине, ышлиыр».
Ш. Макнилов.
Күпме кешеләр бар — исемнәре
Әхмәт, Зәйнәп, бәлки Хисамдыр...
Ләкин минем Шамил булуыма
Син ышандыр мине, ышандыр.
Кыска гына җырларымда, бәлки,
Фикер яклары да кысандыр.
Ләкин минем шагыйрь булуыма Син ышандыр мине,
ышандыр.