ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
МӘСКӘҮДӘ СӨЙЛӘШҮЛӘР
— Илебез әдәбиятларында театр, кино, радио
һәм телевидение драматургиясенең хәзерге
торышы ничек һәм аны тагын ничек яхшырта
төшәргә?.. Балалар әдәбиятының төп герое —
хезмәт кешесе булырга тиеш!.. Совет поэзиясендә
гражданлык проблемасын ничек анларга һәм ул
хәзерге әдәбиятларда ничек чагыла?..
Шушындый гаять мөһим һәм актуаль өч темага
Мәскәүдә СССР һәм РСФСР язучылары союзы
үткәргән ике пленум һәм бер киңәшмәдә конкрет,
житди, теоретик һәм практик планда сөйләшү
булды. Анда Татарстан язучылары оешмасыннан
РСФСР язучылар союзының идарә членнары И
Гази, 3. Нури, Г. Ахунов, ревкомиссия члены Р.
Фәйзуллнн катнаштылар. Поэзиядә гражданлык
һәм интернационализм хисләре чагылышын,
яшьләрнең яна эзләнүләрен һәм аларны үстерү
проблемаларын ачыклап, Р. Файзуллин хәзерге
татар әдәбиятыннан фактлар һәм үрнәкләр
жирлегендә эчтәлекле чыгыш ясады
«ОКТЯБРЬ» ЖУРНАЛЫ
КИҢӘШМӘЛӘРЕ
Мәскәүдә «Октябрь» журналы «Совет
әдәбиятының милли һәм интернациональ яклары»
дигән темага зур киңәшмә үткәрде.
Филология фәннәре докторы Г. Ломидзе
доклады буенча фикер алышуда утызлап
тәнкыйтьче һәм әдип катнашты.
Мәскәү тәнкыйтьчеләре белән бергә ки-
нәшмәгә РСФСРнын төрле өлкәләреннән һәм
автономияле республикалардан да язучылар
килгән иде.
Татарстаннан киңәшмәдә язучы Гариф Ахунов
катнашты һәм ул Совет әдәбиятының милли һәм
интернациональ үзенчәлекләре турында татар
әдәбияты тәжрибәсенә таянып сөйләде.
Шул ук журнал оештырган икенче киңәшмәгә
исә «Казан утлары» журналының очерк һәм
публицистика бүлегеннән язучы Мәлик Хәмитов
барды. Көн тәртибе: бүгенге көн темасына
очерклар турында теоретик һәм практик планда
сөйләшү.
ПАРТИЯ СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН
Язучылар союзы башлангыч партия оеш-
масының отчет-сайлау жыелышында 1970
юбилейлар елында республикабыз язучылары
башкарган зур эшкә йомгак ясалды. Коммунистлар
партбюроның партия- политик эшен һәм оештыру
эшчәнлеген унай бәяләделәр Бюронын яңа
составына И. Гази, 3. Нури (секретарь), И. Юзесв
(секретарь урынбасары). Л. Ихсанова, Ю
Белостоцкий. А. Хәсәновя (секретарь урынбасары)
һәм В. Нуруллин иптәшләр сайланды.
* ♦
КПССнын Бауман районы партконфе-
ренциясенә делегатлар булып коммунист
язучылардан Г. Минский, Л. Ихсанова, Л.
Хәмндуллин, В. Нуруллин катнаштылар.
Конференциядә И. Юзеев КПССнын Бауман
райкомы членлыгына кандидат, 3. Нури XX Казан
шәһәр партия конференциясенә делегат итеп
сайланды.
Үткән елның декабрь азагында үткәрелгән
ачык партия жыелышында партиябезнең XXIV
съездына хәзерлек чорында язучыларның конкрет
бурычлары, Союз идарәсенең ижади-оештыру
эшчәнлеге турындагы мәсьәлә каралды (докладчы
Г. Ахунов) һәм язучылар ижат коллективында
политик укуларны тагын да яхшырту чаралары
билгеләнде.
ЛЕНИНГРАД ТАН БҮЛӘК
«Володя житез, зирәк, кискен, һәм — тапкыр.
Бервакыт Кокушкинога барырга чыккач, пароходта
ул артыграк шуклана- шаяра башлый. Әнисе аңа
«шауларга яра
мый» ди. Ә малайның псә уз жавабы жа- вап:
«Пароход бит әнә үзе дә бнк каты тавышлап бара».
Володя гадел. Тагын ничектер шаярып,
Кокушкинода ул түтәенең графинын вата. Көне бик
борчулы үтә. Ә кичен әнисе, һәр- вакыттагыча,
аның караваты янына килгәч, Володя аны кочаклап
ала һәм колагына пышылдый: «Түтннен графинын
мин ваттым бит, әни...»
Бу юллар кайчандыр Казанда туып үскән, бу
якларны бик яхшы белүче һәм безгә бик еш килеп
йөрүче, безнен поэзия
«гжлэрея рус теленә тэржемә иткән £ Ң.
Вечтомованың «Ана турында по- кстм дигән яна
китабыннан китерелде. Елена Андреевна
Ленинградта яши. шигырьләр, очерклар,
публицистика һәм пром яга. Аның «Ульяновлар
семьясы» сериясендә чыккан бу китабына
(Мәскәү, Политик әдәбият нәшрияты, 1970 ел)
Володя Ульянов һәм аның әнисе Мария Алек-
сандровна турында, аларнын Сембер, Ками,
Кокушкино, Пенза, Самара һәм бүтән җирләрдәге
тормышының конкрет фактларына нигезләп
язылган яна язмалар тупланган. Якташыбыз
үзенең бу китабын беренче итеп Казанга һәм
«Казан утлары»- на бүләк нтеп жибәрде.
МУЗЫКА ГИГАНТЫНЫҢ ИҖАТ
БӘЙРӘМЕ
Свекле композиторыбыз, татар совет музыкасын
башлап жибәрүче остаз, Татарстанның халык
артисты Салих Сәйдәшевиең тууына 70 ел тулу
бәйрәменә хәзерлек 19/0 елның башларыннан ук
жәелдерелгән иде.
Культура учакларында, уку йортларында һәм
мәктәпләрдә лекцияләр, концертлар, музыкаль
лекторий дәресләре оештырылды, матбугатта
Салих Сәйдәшев нжа- тына һәм тормыш юлына
багышланган күп санлы чыгышлар бастырылды.
Композитор юбилеена бүләк итеп Татарстан китап
нәшрияты әзерләгән нке яна хитап октябрь-ноябрь
айларында бер-бер артлы чыкты. Аларныц берсе
— Салих Сәй- дәшео дигәне — рус телендә. Ул
үлемсез композиторның тормышы һәм аның
үлемсез музыкасы турында кереш мәкалә белән
башлана. Аннары укучыга Сәйдәшевиең бнк күп
Фоторәсемнәре, Сәйдәшев турында теге яки бу
уңай белән язылган этюдлар, истәлекләр,
мәкаләләр букеты тәкъдим ителә. Аларныц
авторлары — музыка белгечләре, композиторлар,
актерлар, җырчылар, педагоглар һәм, әлбәттә,
музыка гигантының иң якын дуслары — әдипләр,
драматурглар, ша1ыАрьләр. Китапта Г. Кутуй. М.
Җәлил, Г. Минский, Г. Кашшаф, М. Садрнныи
шундый чыгышлары композиторны бнк яхшы
белеп, аңа язучыларның тирән мәхәббәтен
чагылдырып язылганнар.
Бәйрәмнең икенче китабы күренекле татар
драматурглары әсәрләренә Салих Сәйдәшев
язган увертюралар һәм биюләр- »гн баян өчен
эшкәртелгән ноталы ялмагыннан торц. Менә ул
драмалар һәм траге- леяләр К. Тиичурин. «Сүнгән
йолдызлар». •Кандыр буе»; М. Фәйзи.
«Галиябану»: *. Буриаш. «Таһнр-Зөһрә»; Т.
Гыйззәт. •Наемщик».
СССР Фәннәр академиясенең Галнмжан
Ибраһимип исемендә!е тел, әдәбият һәм тяряа
институты белән Казан дәүләт кон- ^•реаторинсе
гыйльми советларының һәм Татарстан
композиторлар Союзы идарже- ** берләштерелгән
утырышында Салих Сәбдашеапең гомумән ижат
юлына, аерым ялганда аның жыр нжатына,
Сәйдәшев һәм '«'«р драма театры дигән темага суз
•ярды Ten докладчылар И Исәнбәт. 3. Свйдәшева,
А. Ключарев иде.
Бөтенроссия театр жәмгыятенен Татарстан
бүлеге үткәргән истәлекләр һәм музыка кичәсендә
шулай ук Салих Сәйдәшев музыкасы яңгырады
һәм аның турында кызыклы истәлекләр сөйләнде.
Композитор юбилеена багышланган тан-
таналы кичә 1970 елның 3 декабрендә Муса
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театрында уздырылды. Залда музыкабыз
гигантына багышланган жылы сүзләр, аның үзенең
күп санлы әсәрләре яңгырады.
ТӘБРИКЛӘР, ТЕЛӘКЛӘР. БҮЛӘКЛӘР^
Өлкән шагыйребез, Тукай премиясе лауреаты
Хәсән Туфанның тууына 70 ел тулу уңае белән
аның адресына республикабызның төрле
почмакларыннан, күп төрле жә- мәгать
оешмаларыннан һәм илебезнең бнк күп
якларыннан тәбрик сүзләре, матур теләкләр һәм
истәлекле бүләкләр кнлде. Әдипләр һәм
укучылар, шигырь сөючеләр һәм тамашачылар
аларныц күбесен 1970елның 14 декабренда Г.
Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия
театрында уздырылган тантаналы кичәдә
ишеттеләр һәм күрделәр. Шагыйрьнең тормышы
һәм иҗаты турында гаять жылы һәм олы сүз белән
филология фәннәре докторы Хатип Госман чыкты.
Бәйрәмгә махсус килгән кунаклар арасында
шагыйрь Михаил Львов (СССР язучылары
союзыннан), Ямил Мос- тафин (РСФСР язучылары
союзыннан), Рувим Моран (Хәсән Туфанның
Мәскәүдә- ге тәржемәчссе), башкорт шагыйрьләре
Мостам Кәрим белән Нажар Нәжмн һәм башкалар
бар иде.
ЯШЬЛӘР РӘХМӘТЕ
Республика дәүләт күчмә театрында: «Пөрәк
янар өчен бирелгән», Әлмәт татар драма
театрында: «Диләфрүзгә дүрт кияү»... Болар —
соңгы бер елда драматург Туфан Миңнуллин язган
яңа пьесаларның премьералары. Бу автор
турында сүз чыкканда, гадәттәге «Яшь» днгән
эпитетны куллану әле ла урынсыз түгел. Ул үзенең
активлыгы, нжадн рухы белән яшь һәм яшьләр
тормышын, комсомоллар эшчәнлегеи бу
әсәрләрендә аеруча уңышлы чаралар белән,
аеруча тирән нтеп сурәтли. Шуна күрә ана күп
санлы яшь тамашачылар рәхмәте аеруча зур.
ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯҢА ПЬЕСАСЫ
Узган ел азагында Казанның мехчылар
клубында Муса Җалнл премиясе лауреаты Илдар
Юзесаның «Бөркетләр кыяга очлый» исемле
поэтик комедня-водевнленең премьерасы
күрсәтелгән иле. Пьесаны республика дәүләт
күчмә театрында ТАССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе Равил Тумашев куйган Шул ук
спектакль Арча районының Киров исемендәге
колхозында күрсәтелгәннән соң авылда, автор һәм
режиссер катнашы белән, тамашачылар
конференциясе уздырылды. Хәзер аны бүтән бик
куп районнарда һәм авылларда зур кшыксыиу
белән карыйлар
ШИГЫРЬ ҺӘМ ҖЫР БЕЛӘН КОТЛАУ
Зеленодольск районының Тукай исемендәге
колхозында яна Культура йорты ачылды. Бәйрәм
тантанасында язучылардан Илдар Юзеев, Туфан
Мицнуллин, Шәүкәт Галиен, композиторлар Мәсгут
Имашев һәм Фасил Әхмәтов, яшь жырчы Вәфнрә
Гыйззәтуллнна булдылар. Яңа йорт шигырь һәм
жыр белән котланды.
КИТАПЛАР ТУРЫНДА САННАР
Татарстан китап нәшрияты быел 338 китап
чыгарачак. Нинди китаплар сон алар? Бу турыда
«Тематик план» китабына теге яки бу басманың
темасын, эчтәлеген киң аңлатып язылган күп төрле
исемнәр һәм куанычлы саннар сөйли. Марксизм-
ленинизм классиклары хезмәтләреннән, мәсәлән,
В. И. Ленин әсәрләренең 42 һәм 43 томнары татар
телендә чыгарыла. Сәяси һәм тарихи әдәбият
әсәрләренең 40 китабын чыгару планлаштырылган.
Фәнни-техник те-
ГАТАPCКОЕ
КНИЖНОЕ
ИЗДАТЕЛЬСТВО
мага, авыл хужалыгы, культура, туган якны өйрәнү
темасына 36 китап чыга. Зурлар һәм балалар өчен
матур әдәбият әсәрләренең саны — 121. Бу, элекке
еллардагыча ук, һәр өч көн саен бер әдәби китап
чыгып тора дигән сүз. Шуларнын күбесе «Корыч
шулай чыныкты», «Дуслык букеты», «Батырлык»,
«Туган жир», «Минем профессиям», «Кайда син,
романтика?», «Шагыйрь китапханәсе» дигән
серияләрдә чыгарга тиеш. Әсәрләрнең ин
яхшылары рус теленә тәржемә ителә. Китапларның
калганнары — дәреслекләр, ноталы жырлар,
альбомнар, сукырлар өчен махсус басылган
жыелмалар.
Тематик план китаплары, гадәттәгечә,
башкарма комитетларның район культура
бүлекләренә, китапханәләргә, кибетләргә,
«Союзпечать» бүлекчәләренә инде үткән елда ук
бушлай таратылды. Планны һәм план буенча
чыгачак китапларны кирәк очракта Казаннан да
соратып алырга мөмкин. Адреслар:
ул. Баумана, 19. магазин № 1, отдел «Книга-
почтой».
ул. Октябрьская, 1 б, магазин № 14, отдел
«Книга-почтой».
МӘСКӘҮДӘ ЧЫГАЧАКЛАР
Татар әдәбиятының нинди әсәрләре кайда һәм
нинди телләрдә чыкканын без ел саен хәбәр итә
киләбез. Менә 1971 елның шундый китаплары да
чыга башлады инде. Хөрмәтле укучыларыбызга,
барыннан да элек, Мәскәүдәге үзәк нәшриятларда
быел рус теленә тәржемә итеп чыгарылачак ки-
таплар турында белдерергә телибез:
«Матур әдәбият* (Гослитиздат) нәшриятында
Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре.
«Совет язучысы» нәшриятында Гомәр
Бәшировныц «Туган ягым яшел бишек», Әхсән
Бэяновның «Яшьлегемне эзлим» дигән
повестьлары.
«Совет Россиясе» нәшриятында Гариф Ахунов
белән Марсель Зариповның «Без Казаннан,
Иделдән» исемле художестволы белешмәлек
китабы, Рафаил Төхфәтуллнн- ның «Зәңгәр
кыңгырау» исеме белән бер китапка тупланган
хикәяләр жыелмасы.
«Яшь гвардия» нәшриятының «Сайланма
лирика китапханәсе» дигән сериясендә Зәки Нури
китабы...
Республикабыз композиторларының әсәрләре
ноталар белән «Совет композиторы» нәшриятында
чыга. (Ренат Еникеев —«Соната», Анатолий Луппов
— «Концертино- токката», Алмаз Монасыйпов —
«Жырлар» һәм «Симфония»).
ҖӘЛИЛЧЕЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Леон Небенцаль — Германия Демократик
Республикасының танылган публицист- язучысы,
«Тынычлык һәм социализм проблемалары» дигән
халыкара журналның немецча басма редакторы,
Муса Җәлил һәм жәлилчеләр батырлыгы турында
бик күн материаллар эзләп тапкан һәм матбугатта
чыгарган эшлекле. Аның Казанда булганы, Җәлил
һәм жәлилчеләр турында дулкынландыргыч
чыгышлар ясаганы бар. Күптән гүгел Леон
Небенцаль тагын безнең илебезгә килде һәм
Ташкентта Муса Җәлил көрәштәшләре Фәрит
Солтапбеков, Гарәф Фәхретдннов һәм башкалар
белән очрашты. «Шәрык хакыйкате» газетасында
аның түбәндәге белдерүе рус телендә басылган:
— Германия Демократик Республикасында
Муса Җәлил истәле1ен мәңгеләштерү өчен бик күп
нәрсә эшләнә. Шатыйрь- нең әсәрләрен без
үзебезнең туган телебездә укыйбыз. «Моабит
дәфтәре» шигырьләре аеруча күп тарала. Бездә
Муса Җәлил исеме белән аталырга лаек бу.иан
пионер дружиналары, эшчеләр бригадалары бар.
Әйтик, мәсәлән, Берлиндагы «Берлинер
бремзенверке» исемле заводта (1918 елнын
ноябрендә биредә Берлин эшчеләренең бе ренче
Советы оеша) Муса Җәлил исеме иң яхшы
күрсәткечләр белән эшләүче бригадага бирелде.
Шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым — шул
бригадамын ПФ четлы члены.
КАЗАНДАГЫ ГОРЬКИЙ МУЗЕЕ
ЯҢАЛЫКЛАРЫ
1970 елда музей лекториенда «Матур әдәбиятта
В. И. Ленин образы*, Качалов исемендәге театр
бинасында «Пушкин Казанда», Киров исемендәге
культура сараенда «Шагыйрь Сибгат Хәким ’
ижатында В. И. Ленин образы» дигән тематик күр-
гәзмәләр оештырылды. Музей хезмәткәрләре һәм
«Китап дуслары* исемле клуб членнары хәзер зур
активлык белән Габдулла Тукайның Кырлайда
ачыласы музее өчен яна материаллар туплыйлар.
Моның өчен художник X. Якупов «Шаляпин һәм Ту-
кай», «Тукай һәм крестьяннар» дигән темаларга
картиналар, D. Урманче «Кисекбаш» рәсемен эшли.
Күп кенә картиналар, скульптуралар һәм
барельефлар сатып та алынды инде. Тукай
әсәрләренең беренче басмалары табылды,
язучылар һәм композиторлар уз әсәрләрен музейга
автографлар белән бирделәр. Музей
экспозициясендә Туквй бүләге лауреатларының
эшләре һәм фоторәсемнәре күрсәтеләчәк.
ДИПЛОМ АЛДЫЛАР
Мәскәүдә эстрада артистларының IV Бөтенсоюз
конкурсы үткәрелде. Яшь талантларны сайлап габу,
эстрада сәнгатенең ни яхшы үрнәкләрен
популярлаштыру һәм аның ндея-художество
дәрәҗәсен тагын да күтәрү максаты белән
оештырылган бу конкурс сынауларында катнашып
һәм танылып Г. Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясе солисты Зиннур Нурмөхәм- матов
һәм филармониянең эстрада ансамбле җитәкчесе
Владимир Березин диплом алдылар.
«УЛ МУСА КЕБЕК БАТЫР ИДЕ...»
Грузиядән Татарстан язучылары союзына «Солдат
язмалары» исемле китап килде. Аның авторы
Георгий Кавтарадзе Ватан сугышында совет
сугышчылары кичергән вакыйгалар һәм сугыш
батырлары турында яза. Кнтапнык «Күмелеп
бетмәгән кабер» дигән бер бүлеге тулысынча татар
остенә багышлана. Автобиографик повеет» авторы
язган хатта аның турында менә нинди сүзләрне
укырга мөмкин; «Ул Муса Җәлил кебек үк багыр
көрәшче иде. Ан- дыйлар исеме белән без барыбыз
да горурланабыз!..»
ЯШЬЛӘРНЕҢ ПОЭТИК ФЕСТИВАЛЕ
Казан университетындагы «Эллүкн» әдәби
берләшмәсенең студент-шагыйрьләре Фәннур
Сафин, Роберт Миңнуллнн, Зиннур Мансуров һәм
Рөстәм Файзуллин Башкорт- станның Бөре шәһәре
педагогия институтында уздырылган шигъри
фестивальдә булып кайттылар. Алар анда
Башкортстан университетының һәм Бөре
шәһәренең яшь талантлары белән, шулан ук
шагыйрьләр Әнгам Атнабаен, Равил Шаммасов
белән бергә берничә урында чыгышлар ясадылар.
«Казан утлары» журналы һәм татар әдәбияты
турында сөйләделәр.
Фестиваль «Казан — Уфа — Бөре дуслыгы
тагын да ныгысын!» дигән девиз белән умы.
КАЗАН ПАРКЫ —ЛАУРЕАТ
Илебездәге Культура һәм ял паркларының В. И.
Ленинның 100 еллыгына багышланган конкурсы ике
ел дәвам итте. Хәзер аның йомгаклары ясалды һәм
җиңүчеләр билгеле: 1969—1970 елларда хезмәт
ияләренең культуралы ялын оештырган өчен
Казанның М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм
ял паркы СССР Культура Министрлыгы, «Известия»
газетасы редакциясе, ВЛКСМ Үзәк Комитеты,
Культура работниклары профсоюзы Үзәк Комитеты-
ның истәлек байрагы белән бүләкләнде, ана
«Культура һәм ял паркларының Бөтенсоюз смотры
лауреаты» днгән исем һәм акчалата бүләк бирелде.
Штл ук вакытта Казан паркын ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк
Комитеты, Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте. ДОСААФ
Үзәк Комитеты һәм СССР Художниклар союзы үз
дипломнары белән бүләкләүгә дә лаеклы дип
таптылар.
«АВАНГАРД»НЫ КОТЛАУ
Илебезнең бүтән кайбер өлкәләре һәм
республикаларындагы кебек үк, Чувашстин- иын
Батыр районында да татар телендә газета чыга.
Күптән түгел «Авангард» исемле шул газетаны аның
чыга башлавына 40 ел тулган көндә котлау өчен Ка-
заннан Батырга шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән Кави
Лчтыйпов барды.
ТАМАШАЧЫ КИТАБЫ
Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы
Тагар Дәүләт Академия театры үзенең үткән
сезонда күрсәтелгән һәм быел
гы сезонда күрсәтеләчәк спектакльләре про-
граммаларын татар һәм рус телләрендә аерым
кнтап игеп бастырып чыгарды. Тамашачыларга бик
матур бүләк пәм бик кирәкле кулланма ул. Анда
татар театрының шактый тулы язылган хроникасы
да бирелгән, театр артистларының фоторәсемнәре
дә урнаштырылган.