Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧИРМЕШӘН ЯКЛАРЫНДА


ШИГЪРИ РОМАН*
АЛТЫНЧЫ КИСӘМ
Качты аклар Казаннардан, Чистайдан, авыллардан...— безнең большевикларыбыз куптарган давыллардан.
Тагын яраларын ялап, кире килмәсеннәр,— дип,— хезмәт халкы муенына элмәк элмәсеннәр,— дип,—
бетсен,— дип,— иске дөньяның йогышлы микроблары, чыга җырлап урамнарга Кызыл яу никрутлары.
Сагышлы ата-аналар, кодалар, кодачалар... һәммәсе дә якыннарын сугышка озаталар.
Аерылышыр чанлар җитте, йөрәкләр ачын хәзер.
Бикле йөрәклеләрнең дә җырлары ачкыч хәзер.
1 Дәвамы. Романның баш өлешләре һәм 1966 ел 3, 4, 5 — саннарында басылды.
Автор бу романда тагар халкының революциягә килүен вакыйгаларга сыйдырып күз алдына китерә.
Романның бу өлешендә Хәрби коммунизмнан НЭПка күчү чоры «ч Сәлим, Садыйк, Алмалар аша сурәтләнә.
«Агыйделдән пароход кипа, төятер идем кершән, кара күзләреңә карап сөйләшер идем күрсәм...»
Гармун калайлары белән күзләрне чагылдырып, Сәлим чыкты чакыргач ук, тормады ялындырып.
Төркем дә ишәя бара, җыр да көчәя бара, күкрәтеп уза авылны әрәмәлеккә таба.
II
һәм чыга урамга кызлар аклы киемнәр белән.
Бизәлә гүя урамнар аллар да гөлләр белән.
Ахирәтем, адашым,— дип, бер-берен чакырышып, кызарынган күзләренә карашмаска тырышып,
Казан утлары»нын 1965 ел Юнчы санына* волость күләмевд» каһарман -
энеләрен чишендереп, юк керләрне бар итеп, әрәмәгә җыеналар, эшләрен сылтау итеп.
Керләре табылмаганы «ярма юарга» ди-ди, ярмасы да булмаганы «назлар куарга» ди-ди,
чулпыларын чылтыратып, кыстырып күлмәкләрен, изүләренә яшереп хатларын, бүләкләрен,
әрәмәгә юнәләләр.
Аларның арасында
Садыйк белән күрешергә Алма да бара шунда.
Садыйкның да кем икәнен әйтим, кирәк булса дип: данлы Мәгьзия апаның кече улы ул Садыйк.
Шул Садыйк бит җыр башлады «кершән төятергә» дип, димәк, Алманы чакырды «күреп сөйләшергә» дип!
Алманың кер дип алганы — чигелгән күлмәк иде;
Садыйкның күлмәге ертык — ул моны күргән иде. Күлмәк астында кәрәзле балы — бер чүлмәк иде...
Ill
Тукталды килеп егетләр әрәмонсң түренә: тау битендә тигез мәйдан — бар тирә-як күренә.
Нитте бию... Чаткы чәчри Садыйк итекләреннән,— табан астына ташланган темәке төпдэреннан.
«Алма!»—диделәр... Бу исем майдан эченә кереп тетрәтте егет нүңелон биегән җире кебек.
һам ритмны бозды бугай аз гына гармунчы да...
Туитый да Садыйк биюдән, түгәрәктән үк чыга.
Юнәлә ул су буена — '«Алмалы» тал төбенә. Асыл ярга якынайгач, җыр килә күңеленә: «Башындагы яулыгын ул роза-гөлгә япкандыр, тумагандыр анадан ул,— чәчәк булып аткандыр...»
Гүя каршына күкләрдән фәрештә иңде менә!
IV
Рәтләп сүз сөйли алмыйлар бер сәгать инде менә!
һәм аларның хисен, уен берәм-берәм һәрберсен җырга салып әйтеп бирә тау битендәге төркем:
«Нигә телләр тотлыгалар Озату чакларында, нинди авыр уйлар икән иелгән башларыңда?..»
«Нигә таулар мендем икән бер татлы тамыр очен;
нигә ярлар сөйдем икән тилмереп калыр өчен...»
«Тау битендә алмагачлар, алмалары пешәрләр;
Алма кебек матур ярлар исебезгә төшәрләр...»
«Әрмиядә йөргәндә дә хат яз, бәгърем, онытма; йөрәгемдә гөл үстердең, суын да сип, корытма!»
«Шәлем ап-ак, шәлем ап-ак, кулъяулыгым да ап-ак;
көтәрмен, дип бер кат әйткәч, ник әйттерәсең иат-кат?!»
«Ситса күлмәкләр килешә якасын кыек уйгач; кайтырсың әле иуйныма дошманны кыйнап туйгач!■
«И, җаныем, төнлә килсәң, ки кара бишмәтеңне;
аздырдың, юлдан яздырдың — төләсаң нишләт инде!»
...кайсы наян кыз җырлады кара бишмәтне көйләп? — Алма шуны тыңлады да җылый башлады кинәт.
— Аһ,— диде,— булсамы хакым сезгә шулай җырларга!
Чыгып адаштым шул инде сез белмәгән юлларга...
Аптырады егет: нигә өзгәләнә яшь күңел?
— Әткәең искә төштеме?
— Аңарга гына түгел...
һәм яшенә буыла-буыла сөйләп бирде; бер мәлне — маскарадлы төндә Сәлим аңар куна кергәнне.
Чирканды кыздан күңеле, артка чигенде егет, йөрән арасына боздан койма койдылар кебек.
Нитте ул төркем ягына ачуыннан буылып. Үтте ул Сәлим яныннан басып сытардай булып.
Сизде: Сәлимне кыйнаса ул ялгызы калачак;
бөтен төркем гармунчыны — Сәлимне яклаячак.
Барыбер сугышыр иде... тик иөндез күтәрми кулын — нүрсатәсе килми чөнки култык асты ертыгын;
Бигрәк тә — йөз чөергәч Алмадан, бүләгеннән; балларыннан һәм чигешле ер-яңа күлмәгеннән!
Тау битендә калды төркем.
Алда — татулык әле.
Ял итә Сәлим, гармунын янына куеп әле.
Тау башында бүрәнә бар — калынлыгы бер колач.
Кискәннән соң йөз ел ятып җиргә сеңгән яртылаш.
Узды да шуның артына Садыйк та җиргә сеңеп ятты, гарьләнгән җанына урын эзләгән кебек.
Нинәт күрәләр — бүрәнә акрынлап кузгала, Сәлим өстенә тәгәри, барышы кызулана.
«һәй!» дә «һәй!» дип кычкырулар һәм кисәтүләр катыш тайпылды Сәлим. Гармуннан калды «чырк!» иткән тавыш...
Югартын — йоклаган булып ятучы Садыйк тора, күзен уып, төшен сөйли, сабан туен кыстыра — бүрәнә кебек батырны күтәреп бәргәнлеген,— аңлата ул бүрәнәне юри этәргәнлеген.
Ачу күрсәтергә базмый сытык гармун иясе: андый пүчтәк нәрсәләргә төкерә ул, янәсе...
Сәлим сер бирмәде хәтта Садыйк үзе килгәч тә. кайтып китте, Садыйк аңар «кайтабызмы?» дигәч тә.
V
«Кайтабыз!» — дип әрәмәдән алып киткәннән бирле Сәлимне калдырмый, Садыйк Үзенә алып керде.
Бергә кунды. Иртәгесен нитәргә вакыт җиткәч, комитетка алып барды һәм әйтте: — Антон иптәш!
Малай җитәрлек эшләде баена ялчы булып.
Инде безгә хезмәт итсен — барсын олаучы булып!
Олаучыны интектерде нәкь пристаньга кадәр:
— Сине кайтарып җибәрә* миңа сөйләсәң әгәр, —
Ничен булды әлеге эш?
Кайсы ай иде? Әйдә, я, шуннан соң нишләдегез? Сөйләп бир бәйнә-бәйнә!
...Пешкән, җитешкән пәһлеван учен ала йедәтеп — тәие*җаны җитлекмәгән малай серен сайлэтеп...
Тик артты гына үзенең
Алма ечен сызлавы,— бәлки «Садыйгым» дип, чынлап яратадыр ул аны?!
Дөресен үзе әйткән ечен кызны этләү файдасыз. Ни булса да ат урлангач абзар бикләү — мәгънәсез.
Ә карак кем? Шул малаймы! — муены — нечкә генә.
Тифтан соңгы чәчсез башын кутәрә көчкә генә...
Басты егетне ирләрчә яшерен, кырыс кызгану, ярлыларга уртак саран бәхет ечен сызлану.
Барып төшкәч, Сәлим өйга арбаны боргач кына, Садыйк үзенең хисләрен сиздерде җырлап кына:
«Җаныиаем очыраса салам тапшыр, сораса; тап хәтерен, юат күңелен, сөрт күз яшен, еласа...»
VI
Әрәмәдә калган Алма тирәли таллар иде. Шундый кыен ялгызлыкка ташланып калган иде!
Батып үлмакче да булды хурлык ачы булганга.— ул нияттен кире кайтты су бик якын булганга.
Өйгә кайтып газапланды бер тәүлек бер ялгызы.
Ник булмаган ул авылның башка кызлардай кызы!
«Момга тансык минем кайгым... Серемне кемгә сөйлим!..» — Шулай уф орып йөргәндә Кайтты олаучы Салим.
Алма аңар нәфрәт белән карады кырын гына. Төгәлләп җырлады Сәлим Садыйкның җырын гына:
«Алмакаем очыраса, сәлам диген, сораса, тап хәтерен, юат күңелен, сөрт күз яшен, еласа...»
* «К. У.» М 3.
Балкыды кыз! Тапты җырның һәр сүзеннән мең мәгъна! Әйтте ул, Сәлим подвалга ат тугарып кергәнда:
— Әрәмәдә күлмәгем бар,
Сәлим, шуны барып ал, барын сиңа һибә кылам —• чүлмәге бар, балы бар...
Сәлим үз ишләре белән узышып, балга бара; Кызыл Армиядә Садыйк сугышып алга бара.
ҖИДЕНЧЕ КИСӘК
I
«Хатлар язарга утырсам, җырлар астим юл сызып. Йокыларымнан уянам күрешергә кул сузып».
«Чигеш чигәм сөлгемә — өлгеләрем — гол генә. Садыйккаем, син — улкаем, Күңоломдә син генә».
«Сельсовет түбәләрендә кызыл байрак җилферди. Тәрәз ачып сәлам нотам — сәлам түгел, җил керми».
«Сугышларда йоргән чакта иыю тот атларыңны.
Уң битемә иуеп ятыйм — җибәрче хатларыңны!»
«Алтын да булыр идем, көмеш тә булыр идем; сугышта сине саклаган фирештә булыр идем...»
Мәгъзия яздыра хатны улына — Садыйгына. Алма яза. Ә калама сайрый да сайрый гына...
Йөрде солдатлы өйләрнең хат язып һәммәсенә, — өметләнде: «Чакырмасмы Садыйкның әнкәсе дә...»
һәм чакырылды, ниһаять — иреште максатына.
Садыйк уен беләчәк ул аңар хат язса гына.
Елмая Алма. Хатка ул карый могҗиза итеп: «Улым» дип яза Садыйкка — узен Мәгъзия итеп!
һәм Мәгьзиядән яшереп, чәченнән бантик алып, хатка мондый юллар өсти аны конвертка салып:
«Алсу лента хатка салам — када ат ялларыңа, сугышларга кергән чакта
хәл өрсен җаннарыңа..,»
Хисләрен тыеп, ниһаять, итте дә хатны тәмам, өстәп куйды: «Язучыдан укучыга күп салам!»
Мәгъзия аңа «кул ялы» бирмәкче көчләп-көчләп. Алмады Алма. Бары тик җыр гына язды өстәп:
«Кызыл яулар җиңеп чыкты Идел буе крайда;
Будённыйдан сорап кара — җибәрмәсме бер айга?..»
II
Ил хәлләре белән таныш: мөмкинлек зур Алмада газеталар укырга да, карталар карарга да.
Җиңү яулап алган саен Буденный гаскәрләре, яңа җырлар яулап ала Алманың дәфтәрләрен:
«Җырлар язам, җырлар язам — карам төсләре бишни.
Башларым әйләнеп нитә, йөрәгем әллә нишли...
Очып кына барыр идем армия сафларына;
былбыл булып кунар идем кылычы сапларына.
Таһир-Зөһрә кыйссаларын укып чыгам төнлә дә; Таһир белән Зөһрә көне килеп җитте безгә да.
Әрәмәгә барып тугәм йөрәгемнең ялкынын; үзем белән алыр идем без очрашкан тал төбен...»
...Шомлы кара бишмәт килдө Алма күзалларына;
Кире сикерде уйлары
Әрәмә талларына:
«Таллар куе, таллар куе — кошлар үтәрлек түгел.
Җырлап түгел, сөйләшеп та сүзем бетәрлек түгел,..
Алсу яулык япсам гына алсулана чыраем;
алсу йөзләрем саргайды •— тагын күпме чыдаем!..»
Шунда Алма уйга калып, торды карап көзгегә — аз гына да саргаймаган, балкып торган йөзенә.
Юк, саргаеп булмый икән, симез ит кенә чәйнәп.
Ә бит сугыша белү кук, сөя белу дә сәнгать.
Ill
Үз җырларына Алманың җитди мөнәсәбәте: «Саргайдым» дип яза, димәк, шуны тели сәнгате.
һәм ул тәүлеккә бер ашап, ябыгып һәм суырылып, Чистайларга барып кайтты карточкага сугылып.
һәм карады: туры килә рәсме дә җырларына.
һәм үзеннән дә Садыйкка хат салды шунда гына.
IV
Очлы шлем, кызыл йолдыз буденныйчы башында.
Үз бурычын үзе үти Үз власте каршында.
Авылында җилферди байрак — уиа белан чигелгән: «Берләшегез, бетенденья юксыллары!» — диелгән.
Әй, Антанта! Син уйлама
Совет илен бозарга, Кызыл гаскәр шундый бәрер — әйләнерсең тузанга!
һәм Садыйк та җырлый-җырлый бар киртәләрне кичәр:
«...Ведь с нами Ворошилов — первый красный офицер!»1
Менә яулап алды алар Кырым калаларын да. Хат язды Садыйк ял иткән минут араларында:
«Сез җибәргән алсу ефәк акбүз атым ялында.
Безгә дошман каршы чыкса сабак алыр тагын да...
Әникәем, исемнәрең — кылыч каешларымда; шуны ятлап сугышамын кояш баешларында.
...Буденовка шлемымны башларымнан саламын; кошлар очып үткән саен сәлам айтеп каламын.
Шинель кигән җирдә калды шул кара бишмәткәем;
мине соям, дип, үзеңне алдама, иптәшкәем!»
V
Мәгьзия дәшеп китерде хат укырга Алманы.
Соңгы җыр кемгә кагыла — Алма моны аңлады.
Тик эчтән укыды бусын һәм әллә нишләп калды. Шинель гүя киелеп китте,— тилмереп бишмәт калды...
Өенә кайтканда аңар котырып бәйләнде ат... Юк. эт түгел, куган саен шулай ябыша емет.
Тик язмыш аңа күсәген шундый тондырды кинәт,— калды Алма йерәгенэ емет ватыгын тәяп.
СИГЕЗЕНЧЕ КИСӘК
1
Мең тугыз йәз егерме бер. Язның епшеи карында кайтты Садыйк. Ачлык елны. Мартның ахырларында.
һәм шунысы күмеп куйды Алманы сагыш белен: Кырымның бер матур кызы кайтты бит Садыйк белән!
Садыйкның әти-әнисе гүргә керделәр кинәт... Яшь килен рәхәтен күрү насыйп булмаган, димәк.
Яшьләр ярма алып кайткан. Ата-ана бергәләп
ач килеш шуны, чи килеш ашап, булдылар һәлак...
II
Алма хәле — җырдагыча: бай кызлары — бай кебек, безнең михнәт арбасына ейрәнмәгән тай кебек.
Ләкин мәхәббәт тәртәсе аны да иләштерә.
Үлем тиңләштергән кебек, сою дә тиңләштерә.
Зираттан кайта Садыйк алар турыннан узып. Мандолинын ала Алма, җырлап җибәрә сызып:
• «Буденный маршы» жырынын юллары. С. Б.
'«Әлли-балли итәр идем тирбәтүчеләр булса; ияреп үн китәр идем, ияртүчеләр булса...»
Юк, теләми ияртергә, уза, карамый Садыйк.
Садыйк кынамы,— яшьлеге, мәхәббәте уза бит!
Садыйк уза. Гүя саңрау.
Тойгыларыннан шашып, мәхәббәте белән Алма җырлый гүя хушлашып.
«Гомер юлы — карурман ул, — атың өркәк булмасын;
каберең уртак булса булсын — ярың уртак булмасын...»
Тик кыймылдый биртек өмет. Нинди каты суксаң да, Антантадан ныграк икән — әверелми тузанга:
Кыз алып кайткан булса соң, ул түгелдер бәлки яр, комиссардыр, санитардыр, азмы хәзер шундыйлар!
Төшләрендә сулар алды һәм төшерде чиләген... һәм саташып, әнисенә ычкындырды серләрен...
Сәхраларда ялгыз калды коры чүлгә яшь түгеп.
Иртә белән әнкәсеннән ишетте мондый үгет:
«...Кара көн биргән язмышың якты көн бирмәсмени, кызым, сине соң шуңардан башкалар сөймәсмени!
«Көянтә йолдыз» диләр дә, чиләк асып булмый бит;
син гашыйк булган һәр кеше сиңа гашыйк булмый бит.
Яңа бакчалар да сиңа капкалар ачар әле;
иске ярның мәхәббәтен яңа яр басар әле!»
Күпме генә үгетләмә — сизелә бит анага;
бер чара кирәк. Югыйсә әйләнер диванага...
Мәҗлес үткәрергә кирәк...
Садыйк та кипсен өчен үткәрергә
2 Ачлык елны хәлле Нәфисә А\әгьзиянең һәм иренен *өчен» үткәрә икән, Садыйкны шунда килүдән баш тартмаячагын ул белә, әлбәттә. С. Б.
берсекөнгә Мәгьзияләрнең «өчен».2
Аш-су булыр, дога булыр мәҗлес керешләрендә.
Ә яшьләргә — күңел ачу — соңгы өлешләрендә.
Гөнаһмыни шундый чакта яшьләргә җырлар, моңнар. Үзе мандолинын чиертер, Сәлим — гармунын уйнар...
Ill
Башланды яшьләр мәҗлесе.
Юл ачты күмәк дуэт: егетләр хоры каршында — кызлардан торган букет.
Кушыла гармунга җырлар.
Иркәлиләр, чәнчәләр, ары да бире очалар, гүя уклар, чәчкәләр...
Сөйгәненә чәнчә бер кыз,— исемнәре — Сәкинә:
— Авылда бер мин генә дип, Йөрдең бит кичә генә!
(Бу җыр белән әйтә бит ул Садыйкларның кайтуын — «бердәнбер«ләрнең бүгеннән нинди хисләр татуын.)
Кемнедер кисәтә бер кыз — исемнәре — Хәтимә:
— үз ярың кешегә бирмә, кеше ярына тимә!
Кушыла керәшен кызы — исемнәре — Верочка:
— Берсен башлап, берсен ташлау — бу нинди привычка!
Салмак кына җырлый егет — кушаматы — «Ташбака»:
— Иске ипига мәхәббәт яңа ярны ташлата...
Хисен гарыз кыла бер кыз, исеме дә —Гариза;
җырлый: «Үз кулларың белән суга салсаң да риза!»
Щырлый алмый калды бер кыз — исемнәре Маһинур;
ике бите — пешкән алма, иреннәре — помидор.
Аны булде мандолина.
Кем бу җырлый? Алма бит:
— Нәрсә карый Кызыл гаскәр, һөҗүм итми алга?! — дип.
Э Садыйкның җавабында — ирония, горурлык:
— Сезнең зифа буегызга карап кына торырлык.
һәм чарпыша башладылар шәфкатьсез, чигенүсез.
Кайсы җырны кем җырлаган — төшенерсез үзегез:
— Күз карашларыгыз серле, серләр ачык булсачы!
Серле карашларыгызга җырлар ачкыч булсачы!
— Йерәгебоз йозак түгел, әчүләр озак түгел — Кырымнардан тамырланып анда чәчән атты гел.
Менә гелем — гомерлегем, нүросездер сез аны!
— Тугыз булсын, унынчысы без
булырбыз, ризамы?
Карт солтаннар дистә-дистә җарияләр тотканны шул хокуктан мәхрүмме егетләрнең солтаны!
— И дускаем, бирсәгез дә бер гөлемне ун итеп, берсен генә кадерләрмен тугызын да юк итеп!
Сезнең күз алларыгызда — солтан гына, хан гына, безнең теләк — ашыгызга булмыйк таракан гына!
Безнең төшләргә дә көрми бай Хәмит тә Бай-Әхмәт...
Олы башны кече итеп дәшүегезгә рәхмәт!
Шуннан Садыйк: «Әйдә!»,— диде, карап Кырым гөленә, — рәхәтләндек (бу «ял иттек» дию Кырым телендә).
Алма өстенә гүяки коелды кара корым: шулай укмы бу өмет тә бетте башламас борын!..
Таралалар бит кунаклар!
Алма да бетә, шиңә...
— Хушыгыз! — дигәнгә «хуш!» ди, баш исәләр — баш ия.
Булгалый бит җәй көнендә: яшен яшьнәп үтә дә, күкрәүләр тынды дигәндә ул шатырдый түбәдә.
Алманың да түбәсеннән күнләр күкрәгән небек, күкрәгеннән күкрәп чыккан җыры яңрады килеп:
«Сандугачым, сайрый-сайрый гөлләргә күмел инде;
күңелкәем, сүрел инде, — ул сиңа түгел инде...»
Дәвамы бар.