Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР


С. ШАКИР. Абдулла Алиш. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Күлме кәгазь язылыр безнең хакта...
А. Алиш.
Җолилчеләрнең фашист палачлары тара-фымнан вәхшиләрчә җәзалап утерелүенә чмрек гасырдан артык гомер узды. Шул вакыт эчендә елего коточкыч җинаять хакында сейли торган бик күп яна документлар табылды. Совет патриотларының фаҗигале язмышын, героик керәш юлын ачыклау эше бүген дә өзлексез дәвам итә. Самат Шакирның күренекле балалар язучысы, татар халкының батыр улы Абдулла Алиш турындагы монографиясен шул юнәлештәге эзләнүләрнең берсе дип бәяләргә мөмкин.
Абдулла Алишның тормыш юлы һем иҗат эшчәнлеге, шулай ук аның фашист тоткынлыгындагы язмышы хакында моңарчы да байтак язылган иде. Монография авторы электән билгеле әйберләр белән генә чикләнмәгән. Ул китапханәләрдә, архивларда казынган, язучының туганнары, каләмдәш дуслары һәм замандашлары белән очрашып сәйләшкен, Алишны якыннан бег.ген кешеләрнең истәлекләрен җыйган. Шулай тырыша торгач, күренекле язучының тормыш һәм иҗат юлын ачыкларга ярдәм итәрдәй байтак яңа материал туплаган. Үзе талкан һәм электән билгеле әйбер-ләргә таянып, Җәлилнең якын дусты, көрәштәше турында кызыклы гына хезмәт язган.
Монография бәлекәй-бәл ек әй аерым бү-лекчәләрдән тора, һәр бүлекчә Алиш тор-мышының берәр этабына яки аның иҗат эшчеилегә белән бәйле теге яки бу мәсьәләне ачыклауга багышланган. Баштагы ике бүлекчә булачак язучының балалык һәм яшьлек еллары турында. Аларның «Балалык еллары* дип исемләнгән беренчесе аеруча уңай тәэсир калдыра. Автор Алишның әтисе Габделбарый абзыйның, әнисе Гаэиэе аланың истә калырлык, мәлаем образларын күэ алдына бастыра алган, Кәек авылы тирәсендәге табигать куренешлерен оста тасвирларлык матур буяулар тапкан.
1927 елның кезондә Абдулла Алиш башкалабыз Казанга киле һәм биредәге Җир теэү техникумында укый башлый. Аның едебнят-сеигать дөньясында чын-чынлап кайный башлавы да нәкъ шул елларга туры киле. Казанга килугә, ул Татар мәдәният йортында, университетта һәм башка уку йортларында уздырыла торган терлә әдәби Кичәләргә, җыелышларга Hepopia тотына. Язучылар белән тоныша, редакция эшчеләре белән аралаша, әдәби тугәрәкләргә йери. Республика гаэета-журиалларында Абдулла Алишның беренче мәкалә һәм очерклары, хикәяләре басылып чыга. Монографиянең «Таш калада — Казанда. Күңел җимешләре», «Якты күл буе», «Абдулла Алиш — әкиятләр остасы», «Киң колач белән» дигән бүлекчәләрендә патриот әдипнең Казанга күчеп килгәннән соңгы тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында сөйләнә.
Киң катлау укучылар массасы Абдулла Алишны күбрәк балалар язучысы, бигрәк тә матур-матур әкиятләр остасы дип кенә белә иде. Хәлбуки, ул балалар эчен дә, зурлар эчен дә бер дәрәҗәдә иҗат итүче күпкырлы талант иясе булган икән. Алиш иҗатының укучыларга электән яхшы таныш якларына тукталу белән бергә, Самат Ша-кир үзенең теп игътибарын аның эшчән ле- генең моңарчы без белмәгән тармакларына юнәлтә. Ул, мәсәлән, бер дә иренмичә һем озаклап, «Якты күл буе» повестена анализ ясый, зурлар ечен язылган хикәяләренә, очерк һем тәнкыйть мәкаләләренә туктала.
Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, соңгы елларда Абдулла Алишның һәм башка җелия- челәрнең немец тоткынлыгындагы тормышы, корәшо турында шактый күп язылды. Самат Шакир үзенә кадәр язылганнарга әллә ни яңалык эстәми диярлек. Шулай дә кайбер мәсьәләләргә күпмедер ачыклык кертә, электән мәгълүм нәрсәләрне тагын да тулыландыра тешә.
Патриот язучыбызның бай мирасына зур ихтирам, героик тормышына тирән мәхәббәт белен язылган бу монографияне укучылар яратып каршылар дип ышанырга мем-
Оҗмах сезгә. донья безгә.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 әп.
«Оҗмах сезгә, день я безгә» — Китап нәшрияты чыгарган яңа китапларның берсе әнә шулай атала. Халык арасында дингә каршы пропаганда алып баручы агитаторларга һәм лекторларга кулланма төсендә чыгарылган бу китапка татар азучыларының атеистик мотивлар белән сугарылган әдәби әсәрләре: шигырь һем фельетоннары, хикәя һәм новеллалары, эре күләмле проза әсәрләреннән аерым еэекләр туп-ланган.
Җыентык безнең арадан бик -р’» киткән яшь галим, журналист Шәүкәт Сәйфетдн- иовның «Татар әдәбиятында атеистик ф*-
керләр» исемле мәкаләсе белән ачыла. Аерым ачыкланып бетмәгән тезислары һәм тартып-сузыбрак китерелгән урыннары булуга да карамастан, мәкалә тулаем уңай тәэсир калдыра. Үзе күтәргән мәсьәләне автор куп көч куеп, игътибар белән, иренмичә өйрәнгән. Мәкаләдә татар азучыларының әсәрләрендәге дингә каршы мотивларга шактый киң һәм тулы күзәтү ясалган. Революциягә кадәрге язучылар иҗатына һәм 20—30 елларда басылып чыккан әсәрләрне тикшерүгә аеруча зур игътибар би-релгән. Тагын кереш мәкаләнең һәркемгә аңлаешлы гади, җиңел тел белән язылуын билгеләп үтәсе килә.
Мәкалә авторы бик дөрес күрсәткәнчә, ислам дине хезмәтчел татар халкының аңын һәм күңелен бервакытта да тулысын- ча яулап апа алмаган. Халыкның алдынгы вәкилләре дини ышануларның зарарлы, начар якларын, ә мулла һәм ишаннарның әрәм тамак, соры кортлар икәнлеген яхшы аңлаганнар. Хезмәт халкының дингә, алла- гз, руханиларга карата булган тискәре мөнәсәбәте аның поэтик иҗатында киң чагылыш тапкан. Безнең матур әдәбиятыбыз да элек-электән үзенең дөньяви характеры, дингә каршы мотивларының көчле булуы белән аерылып торган. Татар халкының күренекле сүз осталары күп кенә әсәрләрен дингә каршы, дини хорафатларга каршы көрәш мәсьәләләренә багышлаганнар. Алдынгы карашлы күп кенә язучыларыбыз дингә каршы көрәшне хезмәт ияләрен социаль яктан азат итү белән бәйләгәннәр, үз әсәрләрендә ислам дине пәрдәсе белән капланган экономик, политик һәм мораль изү күренешләренең тупас табигатен фаш иткәннәр, өстен катлауларның динне капи-тал туплау һәм халыкны талау коралы итүләрен ачып салганнар. Алар ислам диненең, татар руханиларының самодержавие белән берлектә хәрәкәт итүче көч икәнлеген, ягъни политик реакция белән дини реакциянең бергә кушылуын күрсәтеп биргәннәр. Китапның беренче өлеше революциягә кадәр яшәгән демократик карашлы язучылары- бызның әнә шундый әсәрләреннән тезелгән. Анда без Габдулла Тукайның «Макта-нышу», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Ысулы кадимче», «Муллалар», «Ишан», Мәхмүдә Мозаффариянең «Остаз- бикә абыстайларга», «Ханымнар», Галиәс- гар Камалның «Милләтчеләр, динчеләр», «Капитал иярченнәренә», Мәҗит Гафури- ның «Татар хатыны», «Юктырсың ла, алла», «һәр фәнгә маһир мулла» кебек шигырьләре, К. Насыйри, ф. Әмирхан, Ш. Камал, LU. Усмановларның проза әсәрләре белән очрашабыз.
Татар совет әдәбияты хезмәт ияләре аңында дөньяга фәнни караш булдыру, яңа кеше тәрбияләү юлында тагын да активрак эш күрсәтә. Совет властеның беренче елларында, шулай ук социалистик төзелеш чорында татар язучылары үз әсәрләрендә бөтен искелекне һәм дини гореф-гадәтләрне камчылыйлар. Әдипләребез, диннең асылын, аның бөтен прогрессив нәрсәләргә каршы юнәлдерелгән булуын, милләтләр арасында дошманлык таратуын һвм шул ух вакытта аның заманга яраклашырга маташуын фаш итү белән бергә, үткән замаи хорафатларыннан арынган алдынгы карашлы кешеләрнең — яңа тормыш төзүчеләр-нең образларын иҗат итәләр. Һади Такташ, Муса Җәлил һәм Әхмәт Исхак шигырьләре, Галимҗан Ибраһимов, Мөхәммәт Гали, Махмуд Максуд, Гариф Гобәй һәм Газиз Мөхәммәтшиннарның җыентыкка кергән әсәрләре әнә шул турыда сөйли.
Сүз дә юк, шундый бер җыентыкны дөньяга чыгарып, нәшрият кирәкле һәм файдалы эш эшләгән. Динне, аның төрле уйдырмаларын, буйсынучанлык һәм коллык морален фаш итүдә бу китап мөһим роль уйнаячак.
Г. АХУНОВ. Әдәби язмышлар. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Бүгенге укучылар Гариф Ахуновны күбрәк татар әдәбиятын «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» кебек романнар белән баеткан, повестьлар һәм күп санлы очерк һәм хикәяләр язган прозаик буларак беләләр. Хәлбуки, әдәбият мәйданындагы тәүге адымнарын ул тәнкыйть мәкаләләре язып ат-лый, үзенең әдәби иҗат эшчәнлеген нигездә тәнкыйтьче сыйфатында башлап җибәрә. Беренче рецензия һәм мәкаләләренә карап, күпләр аны әдәби тәнкыйть юлыннан китәр дип уйлыйлар. Ә ул хикәяләр, повестьлар язуга күчә һәм, еллар узу белән, хәзер без белгән прозаикка өйләнә. Әмма шул ук вакытта, үзенең тәнкыйть эшчәнлеген дә ташлап бетерми: каләмдәш дусларының яңа әсәрләренә рецензияләр языштыра, газета-журнал битләрендә бүгенге әдәбиятның актуаль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән катнашып килә. «Әдәби язмышлар» китабына Гариф Ахуновның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген характерлый торган мәкаләләре тупланган.
Үзләренең характерларына һәм жанрларына, матур әдәбиятның кайсы тармагына багышлануларына карап, мәкаләләр кече- рәк-кечерәк өч бүлеккә урнаштырылган. Беренче бүлек «Иҗат портретларына тәҗрибә» дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, бу бүлеккә Г. Ахуновның күренекле татар язучылары турындагы портретлары кергән. Барлыгы дүрт портрет, татар совет әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән дүрт язучының (Гомәр Гали, Шәйхи Маннур, Гомәр Бәширов һәм Ибраһим Гази) иҗат йөзен ачыклау нияте белән язылгач дүрт зур мәкалә. Портретларның Гомәр Гали белән Гомәр Бәширов иҗатына караган икесе бигрәк тә аерылып тора. Әгәр беренчесе үзенең конкретлыгы, җыйнак һәм бөтен булуы белән игътибарны тартса, Г. Бәши- ровка багышланганы художник каләме белән язылган җылы, эмоциональ әсәр буларак әсир итә.
«Сәхнәдә утлар кабына» дип исемләнгән икенче бүлеккә авторның театр сәнгате турындагы аерым мәкаләләре, төрле спектакльләргә язган рецензияләре тупланган. Андагы мәкалә һәм рецензияләрдән Г. Ахуновның бу өлкәдә дә шактый тәҗрибә туплаган сәнгать беггече, усал телле
тәикыйтьче булуы күренә. «Көзге ачы җил- ларда», «Комедия кайчан туа?», «Кем драмасы бу?» кебек мәкаләләр шул фикерне куәтли.
Соңгы булек авторның төрле елларда тарла китапларга язган рецензияләреннән тора. Гариф Ахунов — вакытлы матбугат битләрендә бик күп рецензияләр бастырган кеше. Бирегә шулерның заман сынавын уңышлы үткәннәрен, үзе әйбәтрәк дип санаганнарын керткән. Шәүкәт Галиевнең ■Әнкәйгә хат» поэмасына багышланган •Куелмас яралар», Сибгат Хәкимнең тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы чыгу уңае белен язылган «Сулыш кебек табигый» исем ле рецензияләр, шулай ук «Хәсрәт дәрья- еы»ның татарчасы һәм тәрҗемә практикабыз турында» дигән мәкалә барыннан да унайрак тәэсир калдыра.
Гариф Ахунов — әдәби иҗат эшенең нечкәлекләрен тирәнтен сиземли һәм тоя белә торган сәнгать белгече, әдәби хәрәкәтнең олгергон мәсьәләләрен үз вакытында күторә-куэгата барырга сәләтле җитди тәнкыйтьче икән. «Әдәби язмышлар» белен баштан ахырга кадәр танышып чыккач, тагын бер мәртәбә әнә шуңа ышанасың.
М. РАФИКОВ. Сиңа ничә яшь! Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
■Сиңа ничә яшь?» — Мәҗит Рафиковиың икенче китабы. Аңа язучының соңгы елларда иҗат иткән хикәяләре, этюд һәм парчалары урнаштырылган. Әдәби эшләнешләре, жанр һәм характерлары белен никадәр генә чуар күренмәсеннәр, ул әсәрләрне бер-берсено якынайткан, үзара охшаш иткән уртак сыйфатлар бар. Укучылар игьтибарын күбрәк җыентыктагы әсәрләрнең әнә шул якларына юнәлтәсе килә.
М. Рафиковның барлык есорлоре диярлек романтик алымнар белән язылган. Ул купшы, матур сүзләр кулланырга, ачык төс- ләр, куе буяулар белән эш итәргә ярата. Аның хикәяләренең топ герое, хәер, аны лирик горой дип атарга да булыр иде, артык нечкә күңелле, хискә бирелүчон кеше. Ул гүзәллеккә, табигатькә гашыйк, тормышка да күбрәк «гашыйклар күзе» белән ка рый. Тоннары, яңгырашлары белен китаптагы хикәяләр нәсерләргә яки шигъри әсәрләргә тартым. Бу — аларның көчле ягы. Әмма шуның ук куркыныч ягы да бар. Чама хисен аз гына югалттыңмы, осәрең тече бер язмага әйләнеп калачак, ышандырмый башлаячак. Шүндыйрак нәрсә, урыиы-урыны белән, М. Рафиков хикәяләрендә дә сизелеп кала. Бәхеткә каршы, андый урыннар күп түгел. Лирик геройның самимилего, ихлас күңелдән януы тора-ба- Р« укучыга да күчә, һәм ул, үзе дә сизмәс- тән, әсәрдәге тормыш стихиясенә кереп китә...
Җыентык «Биш пуля» исемле хикәя белән ачыла. Язылышы һем характеры белән халык авыз иҗатындагы сейләкләрне бераз хәтерләткән бу хикәядә Боек Ватан сугышы елларында булып узган вакыйгалар хакында сәйләне.
1943 елның август башлары. Яңа гына училище тәмамлаган егетләрне төяп, фронтка бер хәрби эшелон китеп бара. Хикәя безне әнә шул эшелондагы аерым кешеләр, аларның үзара мөнәсәбәте һәм алар кичергән хис-тойгылар белән таныштыра. Әсәрде тагын кешене канатландыра һәм батыр эшләргә рухландыра торган җыр бар. Шул җыр образы хикәянең аерым геройларын һәм төрле кисәклерен бер үзәккә җыйный, аңа бөтенлек хисе бирә. «Биш пуля» исемле әлеге җыр бетен хикәягә ниндидер яктылык һәм романтик ашкыну өсти, аңа җылылык, тормыш сулышы керте.
«Биш пулявда кузгатылган мәсьәләләр «Илһам авазы» исемле икенче бер әсәрдә тагын да кечейтелә һәм үстерелә тәшә сыман. Сүз җыр-муэыка сәнгатенең тормыштагы урыны, көче һәм кадере турында бара.
Кайдадыр Урал таулары итәгендә Өчти- рәк исемле бер татар авылы бар. Шунда гомер буе дус булырга ант итешкән ике малай үсә. Икесе дә музыкага гашыйк, икесе дә оста гармунчы булырга хыяллана. Шул олы хыяллары тормышка ашып, егет булып килгәндә генә сугыш башлана. Әлеге егетләр дә фронтка китә. Берсе, яраланып, сыңар кул белән кайта. Галимҗан исемле икенчесе, сабан туйларында ярышып, барлык гармунчыларны җиңеп йөргәне, үлеп үк кала. Өчтирәк ике гармунчысыз кала, кешелек бөреләнеп кенә килгән ике талан-тын югалта. Бер сүз белән, бик гомумиләштереп әйткәндә, сугыш уты кабызучыларга карата тирән нәфрәт хисләре белен сугарылган бу хикәя әнә шул турыда.
Мәҗит Рафиков бетен хикәяләрен диярлек беренче заттан, «лирик мин» исеменнән яза. Ул шулай ук терле географик атамаларны: шәһәр, район, авып, елга, күл исемнәрен үзгәртмичә — тормышта-ыча ала. Бу — хикәяләрнең тормышчанлык көчен арттыра, аның әсәрләренә «чынлык» иллюзиясе бирә. Аның хикәяләренең тагын бер көчле ягы әнә шунда булса кирәк. Ләкин тормышта булган нәрсәләрне генә сурәтлим, тормыштагыча азам, дип артык тырыша торгач, автор икенче читкә до таш- лангалый кебек. Аерым әсәрләрендә тормыш материалы авторны үз стихиясенә буйсындыра. Нәтиҗәдә ул тормыш еаклыкла- рының колы булып кала, чәчелә, тарала башлый. Шул хакта сөйли торган характерлы мисалларның берсе төсендә «Ишгилде» дигән әсәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ишгилде — Башкортстанның көньяк төбәгендәге авыл исеме. Әсәрдә шул авылның үткәне һем бүгенгесе, аның кызык һем олы язмышлы кешеләре турында сәйләне. Хикәянең Ишгилде тиресендәге табигать күренешләрен сурәтләүгә, авылның тарихына, кешеләремә, ул көшеләриоң тормышына багышланган баштагы элешләре җылы һәм матур тәэсир калдыра Әмма ахырга таба, бигрәк тә бүгенге Ишгилде хакындагы урыннарга җиткәч, эсер шактый сүрелә һәм таркаулана, гади очеркка әйләнеп кала
яза. Ә болай ул «Биш пуля*, «Илһам авазы» кебек хикәяләр рухында язылган әйбәт кенә әсәр...
«Сиңа ничә яшь?» җыентыгы Мәҗит Ра- фиковның әдәби иҗат эшенә җитди караучы, үзенчәлекле прозаик булуы турында сөйли. Аның инде үз темасы, үзенә генә хас алымнары төсмерләнеп килә. Безнең аңардан тагын да җитдирәк, тагын да камилрәк әсәрләр көтәргә тулы хакыбыз бар.
Башкорт хикәяләре.
Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Татарстан китап нәшрияты илебез халык-ларының рухи казанышларын пропагандалау, аерым милли телләрдә чыккан әдәби әсәрләр белән татар укучыларын даими төстә таныштырып бару эшенә зур игътибар бирә. Билгеле булганча, 1967 елдан башлап татар телендә «Дуслык букеты» дигән махсус серия чыга башлаган иде. Аннан бирле узган 4—5 ел вакыт эчендә тугандаш республикалар шигъриятенең иң яхшы үрнәкләрен туплаган унлап җыентык дөнья күрде. Татар укучылары прогрессив карашлы чит ил язучыларының яңа романнары, повесть һәм хикәяләре белән дә әледән-әле очрашып торалар. Иң куаныч- лысы шул: бу матур башлангыч елдан-ел көчәя, киңрәк колач ала бара. Күптән түгел нәшриятның шушы юнәлештәге тагын бер эше белән танышу насыйп булды — кибетләрдә «Башкорт хикәяләре» дигән яңа китап сатыла башлады.
Җыентык Башкортстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Вазих Исхаков тарафыннан язылган кереш мәкалә белән ачыла. Мәкалә авторы ярты гасырдан артык вакыт эчендә башкорт прозасы узган юлга кыскача күзәтү ясый, безне бүгенге башкорт хикәясенең торышы, характерлы үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре белән таныштыра. Китапка утызлап прозаикның нигездә соңгы ун-унбиш ел эчендә иҗат иткән хикәяләре, нәсер һәм юморескалары тупланган. Авторлар арасында төрле буын хикәячеләр бар. Алар- ның байтагын (С. Агиш, Ә. Вәли, 3. Биише- ва, Ә. Бикчәнтәев, К. Мәргән, Н. Нәҗми, И. Абдуллин, Ф. Исәнголов, В. Исхаков һ. б.) татар укучылары электән белә, ә кайберләре белән беренче тапкыр шушы җы-ентыкта очраша. Авторлар коллективы шактый төрле һәм зур булган кебек, китапка туплаган хикәяләрнең характерлары, сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләре һәм тема- проблемалары да гаять төрле-төрле. Башкорт халкының революцион көрәш юлын яктырткан әсәрләрне бүгенге көн мәсьәләләренә, бүгенге кешеләр тормышына ба-гышланган хикәяләр алмаштыра, җитди, кырыс тонда язылган хикәяләр җылы, лирик парчалар белән, күңел көрлеге бөркелеп торган юморескалар усал сатира белән чиратлаша. Монда ил, халык язмышы турында уйланулар да, башкорт халкының гореф-гадәтләре, чал Урал, соклангыч табигать күренешләре — һәммәсе дә бар. Кыскасы, төзүче алдына куйган максатына тулысынча ирешкән: җыентык башкорт прозасының үз табигатен, характерлы үзен-чәлекләрен чагылдырырдай әсәрләрдән тора.
Хикәяләре белән бергә, һәр авторның фоторәсеме урнаштырылган, аның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача белешмә бирелгән. Җыентыкның тагын бер күркәм сыйфаты әнә шунда.
«Башкорт хикәяләре» белән танышкач, безнең тугандаш башкорт халкына, аның яхшы традицияләремә һәм гореф-гадәтләренә, яңа тормышта формалашкан интернациональ сыйфатларына карата булган ихтирам хисләребез бермә-бер куәтләнеп, көчәеп китә.
...Иң ахырдан кечкенә генә бер «ләкин». Китапта: «хикәяләр башкортчадан тәрҗемә ителде», дигән искәрмә бар. Димәк, кемнәрдер аларны татар теленә тәрҗемә иткән. Әмма, ни сәбәптәндер, тәрҗемәчеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелмәгән. Бу исә, ’/■’ чиратында, тәрҗемәләрнең сыйфаты хакында адреслы сөйләшүне кыенлаштыра. Күрәсең, алга таба мондый практикадан баш тартырга, тәрҗемәчеләрнең исем- фамилияләрен конкрет күрсәтеп баруны гамәлгә кертергә кирәктер.