Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ


М. МОЗАФФАРОВ
(1901—1967)
Шушы елның 18 мартында Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты,
композитор Мансур Мозаффароаның тууына 70 сл тулды. Татар совет музыка сәнгатенең туу, үсү
һәм чәчәк ату тарихы аның исеме белән тыгыз бәйләнгән.
Сәнгать әлкәсендәге тәүге адымнарын Мансур ага Мозаффаров Беек Октябрь революциясенә
кадәр үк атлый. 1915 елда ул «Сәйяр» труппасына килә, труппа каршындагы ансамбльдә музыкант
булып зшли башлый. Революция булып, халык арасыннан чыккан яшьләргә үсү ечен киң
мәмкинлекләр ачылу белән, ул белемен күтәрергә тотына. 1919 елның кезендә М. Мозаффаров
Казан музыка училищесына укырга керә. 1923 елда, кларнет классы буенча училищены уңышлы
тәмамлап, Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультеты каршындагы этнография
бүлегендә укый башлый. Биредә ул А. Н. Александров, С. В. Василенко кебек атаклы
профессорлардан дәресләр ала.
Мансур Мозаффаров татар халкының мәдәният эшләренә бик иртә — утызынчы елларның
башыннан ук актив катнашып китә. Консерватория тәмамлауга, ул Мәскәүдә- ге татар театрының
музыка җитәкчесе булып зшли. Аннан Казанга кайта һәм байтак еллар Татарстан радиосындагы
музыкаль тапшыруларны алып бара. 1945 елда Мансур ага Мозаффаров укытучылык эшенә күчә.
Аның шуннан соңгы гомере Казан дәүләт консерваториясе белән бәйләнгән. Биредә ул музыка
теориясенә караган фәннәр буенча дәресләр алып бара, консерваториянең теория һәм композиция
кафедрасына җитәкчелек итә.
Кырык елдан артыкка сузылган иҗат гомерендә Мансур ага Мозаффаров гаять бай мәдәни
мирас калдыра. Атаклы композиторыбыз С. Сәндәшев кебек үк, ул да яңа эчтәлекле татар совет
җырларын башлап иҗат итүчеләрнең берсе исәпләнә. М. Мозаффаров иҗат иткән «Колхозчылар
җыры*. «Ударниклар маршы*. «Сайра, сандугач* |М. Садри сүзләре], «Җиләк җыйганда* |М. Җәлил
сүзләре]. «Яшь егетләр, яшь кызлар» (Ә. Ерикәй сүзләре], «Син кайтм адың* (С. Урайский сүзләре].
«Тик булса иде ирек* (М. Җәлил сүзләре), «Менәргә иде Урал тауларына» |Г. Зәйнашеаа сүзләре]
кебек җырлар музыка сәнгатебезнең алтын фондына керде. Татар совет музыка сәнгате
тарихындагы иң беренче һәм иң уңышлы романсларның б ерсен шулай ук уя иҗат игә. Сүз А. С.
Пушкин сүзләренә язылган «Җырлама син миңа...* исемле романс хакында бара.
Мансур Мозаффаров опера сәнгатен үстерүгә дә билгеле бер элеш керткән
композиторларыбыздан. Аның «Зелхәбирә* һәм «Галиябану» исемле ике операсы бар. Шулардай
үзенең идея-темагик актуальлеге, сәнгатьчә эшләнеше белән «Галиябану* аоруча зур игътибарга
лаек.
Композиторның иҗат диапазонын тулырак күзаллау эчен аның симфонияләренә һәм
инструменталь әсәрләренә дә тукталып узарга кирәктер. Симфоник музыка элпәсендәге
эшчәнпеген композитор утызынчы елларда ук башлап җибәрә. Үзенә зур уңыш һәм мактау китергән
Беренче симфониясен М. Мозаффаров 1944 елда тәмамлый. 50 елларда ул Тукай һәм Мулланур
Вахитов истәлегенә багышланган зур симфоник поэмалар, скрипка һәм оркестр эчен иие концерт
иҗат итә.
Партиябез һәм хэкүмәтебез Мансур ага Мозаффароаның иҗат эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Татар совет музыка сәнгатен үстерү әлкәсендәге зур хезмәтләре эчен, ул ■Хезмәт Кызыл Бакраңа»,
«Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләм- ләнде.
ИБРАҺИМ ГАЗИ
Совет әдәбияты зур югалтуга дучар булды — талантлы татар язучысы, күренекле җәмәгать
эшлеклесе — Татарстан язу. чылар союзы правлениесе председателе РСФСР язучылар союзы
правлениесе сенре^ таре, СССР Верховный Советы депутаты, КПССның Татарстан өлиә комитеты
члены Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Зариф улы Мингазиев (Ибраһим Гази) вафат булды.
И. Гази бөтен аңлы тормышын халыкка. Совет Ватанына, узе 1927 елдан бирле член булып
торган Коммунистлар партиясенә турылыклы хезмәт итүгә бирде. Ул үзенең зур талант көчен
коммунизмның бөек идеаллары өчен иөрәшнә багышлады. Саф намуслы һәм большевикларча
принципиаль кеше буларак, И. Гази үз ижаты- на
татар совет әдәбиятының барлык үсеш
этапларында социалистик реализм һам пролетар
интернационализм байрагын югары
Ибраһим Гази 1907 елның 5 февралендә
Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районы Исне
Карамалы авылында ярлы крестьян семьясында
туа. Бик яшьли ятим калып, ул кулакларда батраи
булып эшли һам бала вакытларыннан ук
тормышның ачы- сын-төчесен кичерә. Совет
власте аңа киң юл һәм якты тормыш ачты.
Балалар йортында тәрбияләнеп, ул урта мәктәпне
тәмамлады, аннары елка Совет-партия мәктә-
бендә укыды, аннан соң комсомолның кантон
комитетына җитәкчелек итте. 1929— 1931 елларда
И. Гази ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында,
«Кызыл яшьләр* газетасы һәм «Колхоз яшьләре*
журналы редакторы булып эшли. Шушы елларда
ун үзенең «Кичке алтыда*, «Бригадир кыз»,
«Көмеш сулы Нурминка» кебек беренче әсәрләрен
бастырып чыгара. Пролетар язучыларның татар
ассоциациясенә член булып кергәннән соң аның
почетлы органында — «Атака* журналы
редакциясенең секретаре, соңрак Татарстан китап
нәшриятының редакторы булып эшли.
Язучыларның беренче Бөтенсоюз съездында
делегат була. 30 еллар ахырында совет
кешеләренең героин хезмәтен чагылдырган
«Җилбәзәк Ярулла*. «Ине дус», «Катя Сорокина*
хинәяларен иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы елларында язучы
фронтта була, армия газеталарында әдәби
сотрудник булып эшли.
Соңгы елларда И. Гази бик яхшы әсәрләрен
— «Алар өчәү иде», «Без әле очрашырбыз»,
«Алмагачлар чәчән ата* повестьларын. Татарстан
нефтьчеләре турындагы • Гади кешеләр» исемле беренче романын язды.
Язучының «Онытылмас еллар* трилогиясе бигрәк тә зур популярлык казанды, бу әсәре өчен
автор Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе белән бүләкләнде. Бу трилогия — авыр
сыйнфый нөрәш һәм җимереклек шартларында татар авылында Совет властен урнаштыру,
гражданнар сугышы һәм тышкы хәрби интервенция елларында киләчәк буыннар өчен бәхет
яулаган кешеләр турында гүзәл әсәр. Талантлы сүз остасының тирән партияле, чын художестволы
китаплары халынның һәм совет әдәбиятының мәңгелек байлыгы булып калды.
И. Гази матбугатта татар совет прозасының актуаль мәсьәләләре турында еш кына мәкаләләр
белән чыкты, нәшриятта. «Казан утлары» һәм «Азат хатын» журналларында зур редакцион эш
алып барды, яшь язучыларны тәрбияләүдә даими найгыртучанлых күрсәтте, аларның әдәби
уңышларына чын күңеленнән шатланды.
И. Гази рус һәм прогрессив чит ил классиклары әсәрләрен пропагандалау елнә- сенрә дә нүп
эшләде. Ул А. Чехов. М. Горький, М. Салтыков-Щедрин. Г. Мопассан, Э. Золя әсәрләрен татарчага
тәрҗемә итте.
Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте язучының эшенә лаеклы бәя бирделәр: ул
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике «Почет билгесе* ордены һәм медальләр белән бүләкләнде.
Ибраһим Гази зур җәмәгать-политин эш алып барды: күл мәртәбәләр Татарстан язучылар
союзының партия бюросы һәм правлениесе члены итеп сайланды. 1968 елдан башлап язучылар
оешмасын җитәкләде. РСФСР язучылар союзы правлениесе секретаре булды. 1970 елда vn
Бегелмә сайлау округы буенча СССР Верховный Советы депутаты булып сайланды. Партиянең
XXXIV елнә конференциясендә И. Гази КПССныН өлкә комитеты члены һәм партиянең XXIV
съездына делегат итеп сайланган иде.
Ибраһим Гази социалистик Ватаныбызның чын патриоты, язучы-коммунист. тынгысыз олы
йөрәнле. якты һәм үзенчәлеиле талантлы, гаҗәеп тыйнак, башкаларга тирән хөрмәт белән караучы
кеше иде. Аны белгән кешеләр күңелендә ул мәңгегә әнә шундый булып санланыр.
Ф. А. Табеев. С. Г. Батыев, Г. И. Усманов, Ф. И. Панин. С. Л. Князев, М. ©■ Вәлнев, М. Т.
Троицкий, Б. П. Мартынов, Ә. Ә. Мильмехэметов. Р. М. Мусин, М. М. Peneel, А. X. Бичурин. В. С.
Сластников, С. 3. Ялеев, Р. Ю. Ярмәхэметова, М. М. Мусинт Н. А. Андрианов, М. X. Хасанов, Б. М.
Гыйззэтуллин, Ш. X. Хамматов, А. И. Климен- ков, Ф. Г. Надыйров, А. И. Бондаренко, А. Г.
Кадыйрова, А. В. Сафьянов. И. X. Хаби- буллина. Г. С. Әпсәпәмов. М. М. Эмир, Г. А. Ахунов. Г. Б.
Баширов, Ю. В. Белостоц- кий. Н. Г. Җиһанов, Р. Ф. Ишморатов, Г. С. Кашшаф, 3. Ш. Нури, X. Ф.
Туфан, Р. Г. Файзуллин, С. Т. Хәким, Ф. X. Хосни, А. Ш. Шамов, X. Г. Якупов.