БЕР ГЕНӘ КИЛСӘ ДӘ...
ш
айлар, алпавытлар тарафыннан кимсетелгән һәм таланган гади Ч^К*1 халыкны яклап җырлаган атаклы рус шагыйре Николай Алек-
сееаич Некрасовның 1846 елда безнең якларга килеп җитүен М Яв белүчеләр булса да, аның шул килүендә ниләр зшләвен, нинДИ тәзсирләр алып китүен, могаен, күп укучылар белми тор- геннардыр әле. Алдан ук әйтеп куйыйк: 1846 елда — май һәм яюиь айларында — Казан губернасының Ноао-Спасское авылына1 килүе Николай Алексеевичның иҗатына да, рухына да зур тазсир кый. Алан гына да түгел, хәтта ■Современники журналының Некрасов тарафыннан чыгарыла башлавы да шагыйрьнең олеге шул безнең якка килүенә турыдан-туры бәйләнгән.
Бу >ш менә бопай була.
Чит илләрдә байтак йергәннән соң, 1845 елның кәзендә, Казан губернасының Ново-Спасское авылындагы биләмәсенә кайтып килешли, алпавыт Григорий Михайлович Толстой юл уңаенда берничә конга Петербургка туктала. Григорий Михайлович үзе язу-сызу белән шогыльләнмәсә дә, язучылар даирәсендә һәм югары катлау кешеләре арасында шактый еш ышкыланып йорергә ярата торган үзенчәлекле бер кешо була. Иван Иванович Панаев аркылы ул Некрасов белвн дә таныша. Танышып иыиа да калмый, жотта аны килвсе язда үз бнләмәсена — Ноао-Спасское авылына кунакка кайтырга да чакыра. Некрасовның ауга йорергә яратуын белгәч, тагын дә дәртләнеп китеп, үз биләмәсенә нергән урман-суларда кош-кортның бии күп булуын •йтв, теләгәнчә рәхәтләнеп ауга йорергә момкинлек бирәчәген вәгъдә итә.
Некрасов моңв бик шатланып ризалаша һәм мена ни очан: 1845 елны «Петербургский сборник» исемле китабы остендә зшпәгәи чагында шагыйрьнең күңелеиа рмолюцион-демократик юнәлештәге үз журнвлын чыгара башлау уе килә. Моиың •чей аның шактый зур момкинлокләре дә була. Журналның идея җитәкчесе итеп Балиискмйны куярга момкин; шагыйрь фикерен якларлык һәм журналда ахшылал зшләрлен байтак кына талантлы сотрудниклар да күренеп тора; кәгазь фабрикантлары һам тәҗрибәле нәширләр белән дә танышлыгы бар; крепостнойлык строена каршы сугышчан керош программасы да зшләнгән була. Максатны тормышка тизрәк ашырыр әчон тик бер генә нәрсә — акча гына җитми. Ә акчасыз — журнал чыгару ’ТРЫнда уйларга да ярамый. Григорий Толстой исә, бердән, бетен Европаны аркылы- га-буйга йәроп чыккан, революция алды елларында Парижда яшәгән, рус декабристларын, күренекле конбатыш демократларын һәм социалистларын шәхсән белә •орган иеше һам, икенчедән, күп акчалы бай алпавыт була. Шуның остеиә Толстой Т’« дә Некрасовка Белинский фикерләрен яклаучы икән погон сиздереп куя.
Менә шуннан чыгып, оештыру мәсьәләсендә Григорий Михайловичка таянырга ®Тп“Р- Дип уйлый Некрасов һем Толстоиның тәкъдимен бик теләп кабул итә. Һәр
* Хәзер республикабызның Алексеевский районына кере.
»• «К У.ә М 3.
161
расов, җирләр кипкәнне дә көтеп тормастан, ирле-хатынлы Панаевлар белән бергәу ,, I Петербургтан Григорий Толстой биләмәсенә — Ново-Спасское авылына килә. Аның Ново- Спасскоеда булуы турындз «Волжский вестник» газетасының 330 санында (1887 ел] П. Юшков менә болай дип язган: «Н. А. Некрасов Григорий Михайловичка кунакка кайткан Ново-Спасское авылы Курлянна елгачыгы ярына утырган .бай, зур авыл, куе агачлы зур бакчалы авыл. Кунаклар барында Григорий Михайлович ишеге бакчам чыга торган террасалы агач флигельдә яшәде. Җылы һәм матур кбкнәрдә. бигрәк та кичләрен, Некрасов, Панаев һәм Толстой менә шул террасага чыгып, сөйләшеп утыралар иде һәм «Современиикины Плетневтан арендага алу мәсьәләсе нәкь менә шушында хәл ителде.
Шушы балконда алар ярты төнгә кадәр журнал турында, аның яңа программасы турында бик кызыклы әңгәмәләр алып баралар иде... Шунда өчесе дә бер-беренә журнал өчен тырышып эшләргә һәм Һәркайсы хәленнән килгәнчә аңа ярдәм итеп | торырга сүз бирештеләр».
Бу мәгълүмат дөрес булырга тиеш, чөнки Некрасов истәлекләрендә үзе дә шу- лайрак итеп яза: «1846 елның җәендә мин Казан губернасында, үземнең таныш алпавыт Г. М. Толстойда кунакта булдым. Ул чит илләрдә йөреп кайткан һәм беркадәр либеральрәк фикердәге кеше иде. Без аның белән, балконда утырып, еш кына әдәбият турында гәпләшә торган идек. Безгә күршедә генә семьясы белән Панаев тора, аның анда үз биләмәсе бар иде. Мин журнал чыгара башлау мәсьәләсен кузгаттым. Эш акчага барып төртелде. Панаев 25000 сум ирекле капиталы булуын әйтте, Толстой шулай ук 25000 сум биреп торырга вәгъдә итте. Шуннан соң мин Петербург*» ашыктым»...
Ново-Спасскоега килгәндә Николай Алексеевич журнал чыгара башлау мәсьәләсен хәл итү белән генә чикләнми. Бу якның табигатен дә бик ошата ул. Иртүк тора да тирә-якка хуш ис аңкытып торган чәчәкле болыннар һәм кырлар буйлап хозурланып; уйланып йөреп кайтырга гадәтләнеп китә. Шулай йөргән чагында безнең якның кешеләре белән дә очраша һәм сөйләшә. Ул очрашулар шагыйрь күңелендә ззсез генә калмый, әлбәттә. Соңыннан алар шигырь булып шытып чыгалар. Ә шагыйрьнең әлеге Ново-Спасское тирәсендәге урманда йөргәндә бер авыл агае белән очрашып сөйләшүе исә аңа «Кому на Руси жить хорошо!» дигән атаклы повмасын язу өчен сюжет бирә. А. Ложечко үзенең «Октябрь» журналында басылган (1958 ел, беренче сан) «Рассказы о Некрасове» исемле очеркында бу хакта менә болайрак итеп сөйли.
хәлдә, Николай Алексеевичның Ном. Спасскоега кайтуы ауга йөрер «ч« тугел, бәлки үзенең әлеге планын кң мышка тизрәк ашырырга тырышуда килеп чыккан хәл була. Шунысын j искәртеп үтәргә кирәк. Толстой ре д әле 1845 елның көзендә беренче очр шулары вакытында ук, журнал маг эләсендә суз кузгалгач, Некрасов^, турыдан туры: «Бу эштә, ихтимал, мин артык булмам. Һәр алдынгы яңа баш-лангычка ярдәм итәргә мин һэраакш әзер. Бүген генә без бу эшне хәл тә алмабыз. Шушы көннәрдә мин үтнең биләмәмә кайтып китам. Ләкин щ көне, рәхим итеп, минем янга ааылга . килегез һәм без шунда барысын да 1 ахырынача хәл итәрбез», дип әйтеп куя. 1846 ел башында Григорий Толпой тагын бер мәртәбә шагыйрьне кунакка җәй буена үзләрендә торып китәргә чакыра.
Менә шуннан соң, тизрәк журнал чыгара башларга хыялланып йөргән Нек
Гадәтенчә, иртүк торып, Панаева белән йөреп кайтырга чыккач, Толстой биләмәсеннән шактый ерактагы урманда алар аркасына биштәр, биленә кружка аскан, кулына кәкре таяк тоткан бер аеыл мужигына юлыгалар. Шунда шагыйрь теге агайдан Толстой утарына ничек итеп тизрәк кайтып җитәргә мөмкин булуын сорый, чөнки ул инде шактый ерак киткән һәм бик озак йөргән була. Агай аңа бик яхшылап кыска юлны аңлата да, син соң безнең алпавытның туганы түгелме, дип сорый. Туга- ♦ ны түгеллеген әйткәч. Некрасов агайның ни эшләп йөрүе, кая юл тотуы турында сораша башлый. Агай, чал керә башлаган сакалын сыпыргалап бераз уйланып тора да. болзй дип суз башлый: «Мин сиңа, барин, тиз генә җавап бирә алмыйм, башта бер хикәят сөйләмәкче булам. Курыкма, озын булмас ул. Шулай ике мужик яшәгән. Берсе гел алдашып, гаделсезлек белән көн күргән. Ә икенчесе дөреслекне яклап, уз кул көче белән эшләп тереклек иткән. Бервакыт уз араларында суз чыгып: «Ничек яшәү яхшырак: алдап-сулдап кеше өстендә көн күрепме, әллә гаделлек белән яшәүме!» — дип, үзара бәхәсләшеп киткән болар. Бәхәсләшкәннәр-бәхәсләшкәннәр дә, мәсьәләне үзара гына хәл итә алмыйча, юлга чыкканнар. Болан килешкәннәр: юлларында беренче булып очраган өч кешедән теге бәхәс чыгарган мәсьәләгә җавап сорарга.
Иң элек байга эшләп көн күрүче бер мужик туры килгән боларга. Сораганнар: ♦ «Гаделлек белән яшәү яхшымы, әллә ялган һәм хәйлә белән яшәү әйбәтрәкме!» — JH- G гәинәр. Аннары сәүдәгәрдән һәм поптан да шулай дип сораганнар. Кемнән генә со- Я расалар да, мужиклар гел бертөрле җавап ишеткәннәр: «Дөреслек хәзер чабатадан " йөри, ә ялган кун итек киеп элдертә». a
Менә шуларны сөйләп биргәч, теге агай тәмәке торергә керешә, ә шагыйрь: ®
— Сөйләп бетердеңме хикәятеңне! — дип сорый. =
Агай мәгънәле генә итеп елмаеп куя да:
— Юк, барин, шактый озын әле ул, мин сиңа барысын да сөйләп тормыйм. Тик 2
шуны гына әйтәм, ахырдан ялганны дөмбәсләп ташлаганнар, ә дөреслек аннан өстен- г; рәи булып чыккан,— дип җавап бирә һәм саубуллашып үз юлы белән китеп бара х башлый. а
Шунда Некрасов аннан:
— Ә син, атакай, үзең кая юл тотасың соң! — дип сорагач, агай аңа:
— Теге мужиклар шикелле, мин дә дөреслек белән ялган мәсьәләсен хәл итү ечен Казанның үзенә барырга булдым, югыйсә безнең яктагы ялган хәзер кун итек кенә дә түгел, бәлки чит илдән алып кайтылган штиблетлар киеп йери башлады,— дип, алпавыт Григорий Толстойга төрттереп җавап бирә.
Ләкин Некрасов аның бу сүзләренең мәгънәсенә бик үк төшенеп җитми һәм:
— Аңлатыбрак сөйләсәң икән, атакай,— дип утенә.
Шуннан соң агай тул-туры итеп:
— Син аны алпавыттан сора, бәлки, ул аңлатып бирер,— ди.— Нигә ул мужикларны бер яктан узе уз кулы белән дәвалый икән дә, икенче яктан, алдау һәм ялган белән, шул ук мужикларның соңгы күлмәкләрен салдырып ала икән! Шундый хәлгә китереп җиткерде — юкә урынына тиреләрен генә сыерып аласы калды инде. Ярый, хәзергә хушыгыз. Югыйсә бездә: «Дөресен сөйләсәң, Себер китәсең»,—диләр.
Шулай ди дә агай урман эченә кереп китә, ә аның сүзләре Некрасовның күңелендә мәңгегә уелып кала. Барыннан да бигрәк агайның Григорий Толстой! а карата әйткон каты сүзләре гаҗәпләндерә аны. Гаҗәпләнмәслек тә түгел ләбаса: кеше, хгънн алпавыт Толстой, үзе крестьяннарны авырудан дәвалаган була, үзе шул ук вакытта аларны шундый каты эшләтә, шундый каты кыса — әгәр түзә торган булсалар, хәтта тиреләрен дә тунап алыр иде!..
Агай киткәннән соң да шагыйрь менә шул хакта байтак вакыт уйланып тора. Аннары узе белән бергә йөрергә чыккан Авдотья Яковлевна Панаевага күтәрелеп карый да, карт сөйләп киткән әлеге хикәятне тыңлагач, язачак зур әсәре ечен күңелендә сюжет тууын әйтә, һәм ул шул сюжетын тормышка ашырган да. дип уйларга кигез бар. Некрасовның «Кому на Руси жить хорошо!» исемле поэмасының сюжетын хәтергә төшерик. Анда олы юл чатында җиде мужик. Россиядә кемнең тормышы җиңелрәк, дигән сорауга җавап эзләп, хикәяттәге мужиклар кебек, үзара бәхәсләшә башлыйлар. Сорауларына анык кына җавап таба алмагач, ахырдан төрлесе төрле юлдан җавап эзләргә китәләр.
БЕР ГЕНЭ КИЛСӘ ДӘ...
Күренә ки, поэманың сюжеты агай хикәятенә бик якын тора. Димәк, Некрасовның ■Кому на Руси жить хорошо!» исемле иң яхшы поэмасының сюжеты безнең як җирендә туган булуына бернинди шик тә юк.
Биштәр аскан агайның хикәяте Некрасов күңелендә поэма сюжеты тудырып кына калмый, бәлки аны алпавыт Толстой турында да ныклабрак уйланырга мәҗбүр итә. Зашта аңа агайның алпавытка карата әйткән сүзләре сәеррәк тоела һәм ул шул фикерен үзе белән йерергә чыккан Панаевага да әйтә:
— Ә менә теге картның Григорий Михайлович турындагы сүзләре мине гаҗәпләндерде. Миңа калса. Толстой бетен яхшылыкларны үзендә туплаган кеше шикелле тоела иде. Аннары ул алдынгы карашлы кеше дә бит әле, крепостнойларын иреккә чыгарырга тели,— ди ул.
Панаева аның белән сүз керәштереп тормый.
— Ләкин ул бит әле бары тик тели генә,— дип җавап бирә дә бу хакта сүз шуның белән тәмамлана.
Ә шул кенне кич Григорий Михайлович, бик кәефләнеп, кунакларына чит илдә күргән хәлләр һәм ишеткән нәрсәләре турында сәйли. Кунаклары белән тәмам яктырыла башлаганчы утыра һәм шунда кемнән берәр яхшырак журнал сатып алырга мамкин икәнлеге хакында суз алып бара. (Яңа журнал ачарга мемкин түгел, андый эш ул чакта хекумәт тарафыннан тыелган була.) Утырдашлар «Сын отечества» һәм «Финский вестник» журналларын телгә алалар, ахырдан Панаев заманында Пушкин тарафыннан чыгарыла башлаган «Современник» журналын хәзерге хуҗасы Плетневтан сатып алырга кирәк дигән тәкъдимне кертә.
Некрасов аның бу фикерен бик хуплап кабул итә. Ул теыне өчесе дә йокысыз уткәрәләр. Ә иртән, кояш чыккач, Некрасов куанып: «Карагыз әле, әфәнделәр, кояш дөньяны ничек матур яктырта! Өч кан болытлап торганнан соң аның кинәт шушылай балкып чыгуы безнең журналга уңыш вәгъдә итүедер инде ул! — дип кычкырып әйтеп куя. Аннары уйчанланып, балкон идәне такталары арасыннан үсеп чыгып килә торган юкә агачы үсентесенә карап тора да, Григорий Михайловичка мерәҗәгать итеп:
— Бу юкәгә тия күрмәгез, үссен... Безнең журнал да бүген менә шулай яралды. Еәлки без дә аны зур һәм матур агач сыман итеп үстерербез,— дип өсти.
Йорт хуҗасы шагыйрьнең бу үтенечен чыннан да үти: алда телгә алынып кигкән П. Юшковның 1897 елда газетада басылган бер мәкаләсендә теге юкәнең алпавыт флигелендә инде зур, юан һәм бик матур агач булып үсеп җиткәнлеге һәм «Некрасов агачы» дип аталып йөртелүе турында әйтелгән.
Әйе, агачны үстерә алпавыт Толстой, әмма сүзендә тормый: вәгъдә иткән 25000 сум акчасыннан Некрасов журналына 25 тиенен дә бирми. Акча урынына бер тиенгә дә тормаган вексель җибәрә дэ шуның белән — аллаһы әкбәр!
Бу вәгъдәсезлегенә бик нык ачуланып, Некрасов Толстойга хат яза һәм шуннан соң аиың белән мөнәсәбәтен бөтенләйгә өзә. Шагыйрь теге агайның алпавытны ни счен ялганчы дип атаганлыгын әнә шуннан соң гына яхшылап аңлый.
Ләкин бу күңелсез вакыйга да шагыйрь күңелендә күмелеп калмый, бәлки соңыннан язган әсәрләренә тезү материалы буларак кереп китә. Хәтерегездә микән, Некрасовның «Три страны света» исемле романында Григорий Данков дигән бер тискәре тип-персонаж бар. Ихтимал, ул әлеге шул алпавыт Григорий Михайлович Толстойның прототибыдыр дип уйларга бик мемкин. Ни ечен дигәндә, Григорий Данков та, Григорий Михайлович шикелле үк, тыштан караганда укымышлы һәм либераль булып күренә, ә асылда исә алдакчы һәм канэчкеч крепостник-алпавыт була.
Казан губернасының Ново-Спасское авылына килгән чагында Николай Алексеевич Спасс шәһәренә дә (Куйбышев районындагы иске Куйбышев шәһәре] кагылып, берничә көн торып китә. Шәһәр уртасындагы сазлыклы күлдән бер кыр үрдәге дә атып ала һәм соңыннан бу вакыйганы «Несчастные» исемле поэмасында сурәтләп тә бирә.
Кыскасы, безнең якларга нибары бер генә мәртәбә килсә дә, Некрасов аннан үз иҗаты ечен шактый бай материал туплап китә һәм, шул материаллардан файдаланып, соңыннан әйбәт-әйбәт әсарләрен иҗат итә.
tlllllilllllltllll
В. КЛИМЕНТОВСКИЙ