АФЗАЛ ШАМОВКА 70 ЯШЬ
— Теләүчеләр ике адым алга!
Сафка тезелеп торучы хәрбиләр арасыннан сары күн кепкасын латыш укчыларына охшатып кырын салган, кара бөдрә чәчләре кепка астыннан ташып чыккан унтугыз яшәр таза, чибәр курсант ике адым алга атлады.
Кызыл командирлар әзерли торган хәрби курста уку әле тәмамланмаган, укып бетерергә теләсәң, кала да аласың, әмма Польша фронтына сугышчылар кирәк.
Моннан унтугыз ел элек Шиһабетдиннәр гаиләсендә Афзалетдин исемле малай дөньяга килгән булса, шушы минутта, ике адымны атлаган чакта инде Афзал Шамоа, ягьни гражданин Шамов барлыкка килде. Кайбер курсантларга караганда, ике адым алданрак йөрү — үзенә күрә зур батырлык иде. Хәер, моңа кадәр дә ул батырлар рәтендә йөреп баккан иде инде. «Сии гайрәтлерәк» дип, аны 1918 елны ук, заманының электә иң кара авылына, ат караклары, бандитлары белән дан тоткам авылга (авылның исемен әйтмибез, бүгем ул авылда чын совет кешеләре яши) укытучы итеп билгеләделәр. Кесәдән «сабын гына күрсәтеп йөрү өчен» наган бирделер, ә батырлык үзенеке, батырлыкны кесәдан генә күрсәтеп йөреп булмый, ул бара торган юлының хак юл икәнлегенә ышанган кешенең күңел түрендә... Авылның алдынгырак кешеләре килел-килеп әйтәләр: «Саграк йөр, Афзалетдин энем, дошманнар үзеңне нитеп куймагайлары...»
Кесәгә патронсыз наган тыгып, дошман мыжлаган авылда 1918 елда балалар укытып, спектакльләр уйнап йөрү шулай ук батырлык иде.
Аның тормышында батырлыклар күп булды. Ул Врангельгә каршы сугышты, Max- ис. а каршы сугышты. Атлы разведчик иде Афзал абыегыз. Барлык разведчиклар кебек, ул да дошман солдатларын плен алды. Алга йөгереп әйтим, әле бу сугышта да ул җиде фрицны плен алган кеше. Гәрчә сугышып алган булса да, бу хакта ул үзе көлдереп сөйли, янәсе, кая барырга белми йөргән немец солдатлары иде алар, кул күтәреп: «Әсир итә күр безне» дип, килеп чыктылар. Хәтта шулай булганда да, үзлвре теләп бирелгәндә дә, җиде дошман арасында, япан кырда бер үзең калу — шулай ук йөрәкле кеше эше. Афзалның янә бер батырлыгын әйтәсем килә... Әйтим дә шуның белән батырлык турындагыларын бетереп торыйм.
Чигенебрәк башлыйк: мин инде Афзал Шамов белән кырык еллап таныш, гел диярлек бергә, янәшә, тик сугышта гына икебез ике фронтта булдык. Әгәр анда да бергә булган булсак, җиде фрицның дүртесен ул, мөгаен, миңа биргән булыр иде, чөнки Афзалга юмартлык хас.
Утызынчы еллар иде. Яңарак танышкан вакыт. Мин йомыш белән анын янына нәшриятка килдем. Төшке аш вакыты, ашыйсы килә, Афзал әйтә: мин сиңа бер талонымны биром, әйдә ашап чыгыйк, ди. Утызынчы елларда, талоннар һәм ордерлар хөкем сөргән заманда, үз талоныңны иптәшеңә бирү — шулай ук үзенә бер батырлык иде, чөнки талонсыз син икенче көнне инде төшке ашны ашый алмыйсың дигән сүз.
Афзал Шамовны без күп кенә матур хикәяләр авторы итеп беләбез. Ул романтик та, реалист та — икесе бергә. «Рәүфә» — элегрәк язган повестьларыннан иң әйбәте, миңа калса, заманының классик әсәре,— саф реалист -тарафыннан язылган, ә гражданнар сугышы вакытларыннан алып язылган хикәяләрендә Афзал романтик, ул »и- кәяләр кызу романтизм буяулары белән сугарылганнар: тегесеннән дә, бусыннан Да заманның кайнар сулышы, саф рухы бөркелеп тора. Аның кешеләре зур идея кешеләре, тугры күңелле, ак күңелле, олы җанлы кешеләр. Мин әйтер идем, алар күпмедер дәрәҗәдә Афзалның, дөресрәге, яшь Афзалның, үзенә охшап торалар. Язучы үзенең геройларына үз җанын, үз бәгырен өзеп салган, үзенең саф рухы белән аларны баеткан.
Соңгы елларда ул иезнең вакытсыз «үлгән» классикларыбызны тергезү юлында (П хезмот куйды. Галимҗан абзый Ибраһимов хакында истәлекдер җыеп, алзриы адакцихлел дөиьяго чыгарды. Җәмәгать эшеннән ул бервакытта да баш тарта бел- и, ничәмә-ничә комиссиядә әгъза, музей советларында әгъза, әдәби музеебызны әштыруда зур активлык белән катнашты. Язучылар союзы идарәсендә член. Күг ллвр «Казан утлары» редколлегиясендә эшләп килде. Редакторлык итте. Язучылар о*озы идарәсе председателе булды. Менә инде ул ун елдан бирле СССР әдәби фондның Татарстан бүлеге идарәсе председателе.
Шуиы да әйтергә кирәк, эшләгәндә ул, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип шли белми, җиренә җиткереп эшли. Мин үзем дә заманында аңардан (үзенә сиздер ы геиә) аккуратлыкка өйрәнгән кеше. Ул инде сүз биргән икән, сүзендә тора белә ми әйбәт сыйфат бу, күпләребезгә җитми торган әгъла сыйфат.
Тогын бәр ягын әйтми китә алмыйм: кырык ел эчендә мин аның авызыннан бер еиә талкыр да зарлану сүзе ишеткәнем юк. Афзалның бик кыен хәлләргә калган :ллары булды, зарланырга теләсә зарланырлык бар иде, ләкин ләм-мим зар ишеткәнем булмады.
Инде җитмешкә җитте, чәчләре агарды (кая китте сары кепка астыннан ташып тыккои каре бөдрәләр!), биргән сәламне җыеп кына йерерлеге бар. Ә ул әле һаман до—яшәмә булсын, картына булсын — башлап торып үзе сәлам бирә, хәл-әхвәлен сораша, авырган иптәшләренең өйләренә бара.
Кеше хәленә керә белү, кирәк вакытта ярдәм кулын сузу — тагын бер матур сыйфат, тагын бер күңел байлыгы.
Афзал дуска, әйбәт язучыга, кеше булган кешегә озын гомерләр телик.