УРТАК ХӘЗИНӘ
әзерге торки телләрнен узганын эзлекле рәвештә төгәл өйрәнү, шул исәптән язма истәлекләрнен лингвистик хосусыятьләрен ачыклау филология фәнебездә нн катлаулы мәсьәләләрдән санала. Бу — чыннан да шулай күп печ. әтрафлы белем сорый торган өлкә. Мә сәлән. ин влек, бер дәвердә иҗат ителгән язма истәлекләрне барларга, аларны чагыштырып тикшерергә һәм шуннан чыгыл фәинн нигездә классификацияләргә кирәк Моннан сон, алар туган чорларга караган маһим фактларның һәммәсен дә истә тоткан килеш, тарихи, иҗтимагый-социаль. географик шартларны җентекләп ейрәнү таләп ителә. Аннары чиратта теге яки бу төбәктә яшәгән халыклармын этник составын ачыклау, шул халык яки кабиләнең күченеп йөрү фактларын күзәтү, шундый миг рацияләр нәтиҗәсендә төрле урыннарда хасыйл булган яна мәдәни мәркәзләрне бил геләү кебек зарури таләпләр тора. Ниһаять, мондый үзәкләр арасында барган әдәби мәдәни мәнәсәбәтләрнс. шундый аралашу лардан тугай нәтиҗәләрне1 аныкларга һәм тагы башка күп кенә катлаулы сорауларга жаввп табарга кирәк. Әгәр бу мәсьәләләр и* тиешле дәрәҗәдә хәл итмичә торып, теге яки бу ятма истәлекне бер селтәнүдә үк хлзерге терки халыкларның берэрсенэ ту рыдан-туры нисбәт итә башласалар (кызга
' Әйтик, тәрле-тарле этник даирәләрдән ■■Mil галимнәр, язучы һәм шагыйрьләр- *« күченеп йөрүләре, икенче бер илләргә барып иҗат итүләре, менә шулар иәтиж • «•ИЛ* Аер жнрле шивә нигезендә форма «шкам әдәби телгә икенче шивәләрнең тээ- “₽ ясавы һ б. иычка каршы, бездә моиын мисаллары шактый), тупас хаталар һәм фәннилектән ерак тора торган зарарлы нәтиҗәләрдән котылып булмаячак. Мәгәр язма истәлекләрнен милли җирлеген билгеләү дә бик моһим мәсьәлә, чөнки бу лингвистика «чей генә түгел, бәлки төрки телле язма әдәбиятларның тарихын дөрес яктырту өчен дә зарури.
Урта гасырларга карагач төрки язма ис-тәлекләренең һәммәсе дә диярлек катнаш тел белән язылган Кайберләренен нигезендә уйгур теле ята; икенчеләре исә, тулаем уйгурча булганы хәлдә, карлу к-ч и ге л теленең йогынтысы астында барлыкка килгән Бераз соирак иҗат ителгән әсәрләрдә уйгурча тел-нигезгә угы з-т әрекмән яисә кыпчак телләренең тәэсире көчәя башлатып күрәбез. Тагы да сонрак. ягьии XIII — XIV Аязләрдә, уйгурча тел-нигез ипгенсиа рәвештә кысрыклама башлый һәм аның урыиыи угы з-т әрекмән яисә кыпчак телләре яулап ала Шулай итеп, нигезем угы з-т өрекмәм яки кыпчак теллә ренең берсе тәшкил иткән бөтенләй диярлек башка сыйфатлы яңа катнаш телләр барлыкка килә. Хәер, уйгур, дөресрәге, уйгур-карлук теле дә бөтенләй әзсез югалмый; мисалга э-згәрге әдәби традиияя- ләрнең ЙО1ЫНЗЫСЫ сыйфатында телдә сакланып калган уйгурча лексик-грамматик элементларны күрсәтеп булыр иде Төрки телләр тарихында зур втапиы тәшкил ят кәй мондый провесе XIV гасырга - катнаш уйгур-угыз-кыпчак телләре нигезен
Х
дә күп санлы әдәби әсәрләр тудырылган чорга карый. Соңга таба милли әдәби телләр булып калыплашкан үзбәк, татар, әзер- бәйҗан, төрекмән һәм тагы башка әдәби телләрнең тарихлары да шушы дәвердән үк башлана, чөнки аларның барсы да әле генә аталган катнаш нигезле язма телдән аерымланып чыга.
Урта Азия һәм Идел буе язма истәлекләренең тел хосусыятләрен тикшергән чакта. бездә боларга карахани яисә ту- рыдан-туры уйгур әдәби телләренең көчле йогынтысы ясаган булуын әйтеп узу гадәткә кереп киткән. Әмма, моннан тыш, шул телләр белән бер үк вакытта — параллель рәвештә диярлек яшәгән һәм алар белән азмы-күпме эчке мөнәсәбәттә була килгән у г ы з-т ө р е к м ә н тел традицияләрен дә онытып җибәрмәскә кирәк иде. Чөнки бу угыз-төрекмән тел традициясе кайбер төрки әдәбиятлар тарихында аерата зур роль уйнаган.
Урта Азия халыкларының язма истәлекләрен җентекләп тикшергән тюркологлардан мәрхүм А. К Боровков та. мәсәлән, көнчыгыш төрки (ягъни карахани) әдәби теле белән бергә Урта Азиядә борынгы угыз-төрекмән әдәби тел традицияләренең дә яшәп килгән булуын исбатлап (дөрес. мин бу очракта «борынгы» дигән билгеләмә белән артык мавыкмас идем — Ә. Н), бу угыз-тәрекмән теленең XI —XIV йөзләрдә үк киң таралган булуын әйтә. Чөнки, ди ул, шул дәверләрдә үк әлеге карахани. угыз-тәрекмән һәм нске үзбәк әдәби телләре өчен һәрберсенә хас диалекталь җирлекләр аерымланып чыккан була'. Галимнең әйтүенә караганда. күп санлы язма истәлекләр нҗат ителгән угыз-төрекмән теленең диалекталь нигезе оешуда Түбән Сыр-Дәрьяда яшәүче җирле кабиләләр төп рольне уйнаганнар, һәм бу угыз-төрекмән әдәби теле XII—XIV йөзләрдә Хорәзм җирлегендә формалашка톆† ‡‡‡.
Минем фикеремчә, угыз-төрекмән шивәсе тәүбаштан ук әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, һәм бу хәл. тарихи күзлектән караганда, борынгы дәвергә түгел бәлки урта гасырларга туры килә’. Кыскасы. XII йөздә Түбән Сыр-Дәрья- да формалашкан бу тел тиз вакыт эченм камилләшеп өлгерә һәм соңрак үз тәэсирен Төньяк Хорәзм белән Түбән Иделгә хәтле җәелдерә. Ә Алтын Урда дәверендә исә ул элекке уйгур телен тагы да интен-сиврак рәвештә кысрыклый.
Менә шул дәверләрдән башлап, югарыда атап күрсәткән әдәби традицияләр төрле даирәләрдәге төрле авторларның иҗатларында төрлечә чагылыш табалар. Мәсәлән, кайбер әдипләрнең әсәрләре нигезендә уйгур әдәби тел традицияләре ятып, угыз-кыпчак теле тышкы тәэсир дәрәҗәсендә генә йогынты ясаган булса, нкенчеләрендә, киресенчә,
1 А. К- Боровков Лексика среднеазиатского тефснра XII—XIII вв. Мәскәү. 1943. 10. 13 битләр.
‡‡‡ Шунда ук. 20. 23 битләр.
3 ’Борынгы» дигән төшенчәне сак кулланмау бигрәк тә татар филологиясе беле-
кыпчак- угыз әдәби традициясе тел нигезен тәшкил иткән. Монда, әлбәттә, әсәрләрнең нинди этник даирәдә язылган булулары да зур роль уйнаган. Әйтик, гел төрекмәннәр яшәгән Түбән Сыр-Дәрья. Төньяк Хорәзмдә иҗат ителгән хезмәтләрдә угыз элементлары биләгән мәйдан кнңәйгәв- нән киңәя барган; ә кыпчаклар күбрәк булган Түбән Иделдә исә. киресенчә, угыз элементлары кысрыкланып. яна әдәби тел кыпчак шивәсе исәбенә баеган. Дө-рес. элегрәк хөкем сөргән уйгур-караханк әдәби теленең тәэсире дә бөтенләй үк юкка чыкмый. Моңа нке фактор сәбәп булган Беренчедән, бу — элекке традициягә ташлама ясауның бер нәтиҗәсе булса, икенчедән, Алтын Урда дәүләтендә хезмәт иткән күп санлы уйгур бахчнлары да4 җирле әдәби телгә азмы-күпме тәэсир ясаганнар Шул ук вакытта уйгур әдәби тел традициясе XII—XIV гасырларда бары Урта Азиядә генә хөкем сөрә алуын, ә Түбән Сыр-Дәрья, Хорәзм һәм Түбән Иделдә, әле генә әйтелгәнчә, беренче урынга кыпчак- угыз теле чыккан булуын тагы бер кат искәртеп узарга кнрәк.
XV йөздә, ягъни тимурилар хөкем сөргән чорда, менә шундый төрле традицияләрнең кушылуы нәтиҗәсендә Урта Азиядә бөтенләй икенче, яңа сыйфатлы әдәби тел барлыкка килә, һәм ул тел Миргалншнр Нәваи заманында үзенең иң югары ноктасына ирешә. Бу инде сонрак шартлы рә- мен дә нык сизелә Мәсәлән, татарча хезмәтләрдә «Иосыф китабы» да. Утыз Имәни әсәрләре дә бер уңайдан «борынгы» категориясенә кертеләләр Күренә ки. сүз гыйльми атама булудан бигрәк, гадәти көнкүрештәге мәгънәсеннән аерылып жнтми. Нәтиҗәдә. буталчыклык кына килеп чыга.
4 Бахчи — эш кәгазьләре алып баручы, секретарь.
вештә чыгытгй, ә безнен көннәрдә исә иске үзбәк теле дрп атала торган мәгълүм әдәби тел иде. Нәкъ менә шушы дәвердә, хәтта аннан сонрак та. элекке Алтын Урданын төньяк өлкәләре булган хәзерге Татарстан белән Башкортстан территорияләрендә әллә ни үзгәрмичә үк әлеге кыпчак-угыз тел традициясе яшәвем дәвам иттерә. Хәтта хәзерге татар әдәби теле формалашып җиткәннән сон да ул. азмы-күпме янарган хәлдә, икенче әдәби тел сыйфатында яшәүдән туктамый (моның мисалларын түбәндә күрербез).
Урта гасырларга караган төркичә катнаш әдәби телләр системасында Кырым татарлары теле үзенә күрә бер аерым урын биләп тора. Бу телнен нигезендә дә XIV йөздә Түбән Идел һәм Хорәзмдә формалашкан кыпчак-угыз теле ята. Һәм элекке кыпчакларның нәселе булган кырымлылар- нык әдәби теле аерымланып чыгуда кянба тыш кыпчаклармын шипәсе аерата зур роль уйнаган. Шуңа күрә әлеге телдә кыпчак элементлары Түбән Сыр-Дәрьяда калыплашкан угыз-кыпчак әдәби теленә караганда да күбрәк очрый. Бу — урта гасырларда шулай иде. Сонра исә анын үсешенә госманлы торкнее көчле йогынты ясый баш лый
Хәзер имде у г ы з-т о р с к м а н тел тра днцнлсс тарнхынп килсәк, анын тәэсире хәтта безмен гасыр башындагы күренекле та lap шагыйрьләре һәм язучыларынын әсәрләрендә дә нык сизелә. Дөрес, аларнын кайберләре иҗатында угыз элементлары сонгы дәвер төрек (госманлы) теленен тәэсире буларак та кулланылган. Тик күпчелек очракта мондый хәл элекке әдәби тра дициянең тәэсире иде Шулай итеп, хәтта хәзерге татар әдәби теле формалашып җиткәч тә әлеге катнаш кыпчак-угыз теле икенче әдәби тел — дини-дидактик. та- рихи-педагогик әсәрләрнең теле булып хезмәт итүдән туктамый. Шуна күрә дә теге яки бу истәлекнең телен тикшергән вакытта кайбер төрки телләр узган шушы катлаулы юлны, бнк буталган тарихи шартларны бер дә истән чыгармаска кирәк.
Әгәр төрле дәверләрдә ижат ителгән катнаш телле төрки истәлекләрнең тел үзенчәлекләрен. аларнын милли җирлеген билгеләгән чакта югарыда күрсәтелгән таләпләргә жавап бирелмлеә. бик тиз ялгышырга мөмкин. Бер халык вәкиле тарафыннан ижат ителгән әдәби әсәрне икенче бер ха лыкка тагып кую бик ихтимал. Менә шу- иын өчен дә теге яки бу истәлекнең телен гомуми характерлау әллә ни кыен булиаса да, анын кайда һәм кайсы төрки халык вәкиле тарафыннан язылган булуын ачыклау шактый четерекле мәсьәлә.
Гадәттә, Казан белән Оренбург. Акмулла белән Троицк якн шул тирәләрдәге берәр авылда яшәгән һәм беркайчан да Урта Азия шәһәрләрендә булмаган кешенен әсәрләре турында фикер йөрткәндә, аларнын телен чыгытайча днп билгеләп килделәр. Чынлыкта исә бу XIII—XIV гасырларда —
§§§ Мисаллар .хазерге татар һәм орфоэпиясе и итендә бире.
1 А М. Шербакның «Иске үзбәк теленең грамматикасы» исемле хезмәтенә (М. 1962) язылган рецензия — «Общественные науки» журналы. Ташкент. 1963 ел. 8 сан, 65 бит.
чыгытай теленә кадәр үк хөкем сөргән урта гасыр әдәби традицияләрнеи табигый дәвам итүе иде. Кайбер мисалларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин
1880 елда Казанда нәшер ителгән <Кисекбаш> (авторы Гали) әсәрен алыйк:
Гали әйтүр. Аа Рәсүл, барысарым. Башыма нә Лаэмышын күрнсәре짧§
Ягъни:
Галн әйтте: я пәйгамбәр, барырмын. Башыма ни язылгандыр, күрермен.
«Барысарым» кебек форманы без XIV йөз истәлеге «Мәхәббәтиамә» һәм аннан башка, мәгәр шул дәвергә карагай угызча (төрекчә, әзербәйжанча) әсәрләрдә дә оч ратабыз. Шул ук истәлектә ызгайлар (озатырлар), азак (аяк), казгу (ка*ы) һ. б. борынгы угыз формаларың табабыз.
1900 елда Казанда басылган «Кыйссам ике былбыл» китабында түбәндәге архаик формаларны һәм саф угызча элемент ларны күрәбез: бер кем нрсә (кемдер), айды (әйтте), вирде (бирде), улгаи (булган), мәкам дутар (мәкам тотар—яшәр) һәм башкалар.
«Гыйбрәт-намә» китабында исә (1003 елда басылган) архаизмнар һәм саф угызча элементлар тагы да күп очрый: киднгәр (китәр, китәчәк), килнсәр (килер, киләчәк). тулыйсар (тулар, тулачак), үлнсәр (үләр, үләчәк), дуст санма (дус анп белмә). дүн-күн (төн-кеи). кеми мәҗнүн, кеми уелу (кеме тиле, кеме анлы) һ. б. Кыскасы. бу әсәрдә бик нык арханилашкан сүзләр дә. саф угызча элементлар да күп кулланылган.
1803 елда Санкт-Петербургта, «татарча» дип. татарлар өчен чыгарылган медицина китабыннан түбәндәге үрнәкләрне алырга мөмкин бу аамана тикрү (бү
заманга чаклы), һич канлан (һич кайдан), кәндүләре (үзләре), ушандаг (шундый) һ б. Ә «Китабы мостатаб»та (Казан. 1845 ел) мондый фактлар бар: мәглүм ула (мәгълүм булсын), кынаматә днкин (кыямәткә кадәр), диргүзсә (тергезсә), дөрлү (терле) Һ. б. Архаизмнар шулай ук «Тәкый гаҗәп» (Казан. 1912 ел) китабында да шактый: дөнйа нчрә мәнмен тәйү күксен киргәй (бу дөньяда мнн генә дип күкрәген киерер). уганым (тәңрем), изим (тәңрем), ка- мут жанлар (барлык жаннар), чыгубән (чыгып), тәмуг сары (тәмугка таба) һ. б.
Менә шундый иске сүзләр, угыз элементлары 1806, 1845, 1846 һәм башка елларда Казанда татарлар өчен бастырылып чыгарылган миссионер китапларында да әллә никадәр. Аларда да һәр адым саен: ичрәсендә (эчендә), кәндүсендә (үзендә), һәп адәмләр (барлык кешеләр), канда (кай да) һәм башка шулар кебек мисалларны очратабыз.
Саф уйгурча һәм борынгы угызча элементларны мәгълүм «Шура» журналында, мәсәлән, аның 1910 елгы саннарында басылган татар авторларының шигырьләрендә дә табарга мөмкин...
Узган гасырның икенче яртысында һәм революциягә кадәр Үзбәкстан шәһәрләреннән Ташкент. Сәмәрканд һәм Бохараларда литография ысулы белән нәшер ителгән китапларда исә икенчерәк картинаны күзәтәбез: үзбәк язучылары узган гасырда ук үз телләрен архаизмнар һәм угыз-төрекмән элеме1.тларыннан арындырып өлгерәләр Ә менә татарлар арасында тудырылган та- рихи-педагогик һәм дини-дндактик әсәрләренең теленә килгәндә исә, алар, югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, шактый архаик катламнарны саклап калганнар. Элекке у й г у p-к а р л у к традициясе тәэсирен нык татыган, сонрак угыз элементлары бе-лән дә шактый ашланган бу архаик язма телнен тарихы, кайберәүләр уйлаганча, ч ы- гытайчага түгел, бәлки аннан да элегрәк калыплашкан Алтын Урда дәвере әдәби теленә барып тоташа. Мәсьә-ләнең бу ягын һич тә онытырга ярамый. Тюрколог А. Н. Кононов үзенең бер рецензиясендә ' дөрес күрсәткәнчә, чыгытай теле формалашуда элгәре караханилар дәүләтенең теле белән бергә Җучи улусынын әдәби теле дә база булып хезмәт иткән» Соңрак исә бу тел. ягъни чыгытай теле, Урта Азиядә хөкем сөргән уңай шартлар аркасында архаизмнардан арына һәй иске үзбәк әдәби теле дигән бан традицияле әдәби телгә әверлә Шул ук вакытта ул гарәп. фарсы алынмалары исәбенә дә нык байый. Нәваи дәверендә ул. әйткәнебезчә, үзенең иң югары ноктасына ирешә. Кыскасы. иске татар телен һнчвакытта да чыгытай теленең бер ярчыгы дип карарга ярамый: үз традицияләре белән ул тирән- гәрәк, элгәрерәк дәверләргә, борынгырак чыганакларга барып тоташа.
Дөрес. Алтын Урда дәүләтенең язма әдәби теле шома юлдан гына бармый. Хәтта ул Түбән Сыр-Дәрья. Харәзм кебек мәдәни үзәкләрне югалткач, аннары мәмлүкләр Мисыры кебек яна төрки культура учаклары белән булган тыгыз мөнәсәбәтләрен өзгәч, элекке интенсив үсүеннән туктый, алга таба сүнә баруга йөз тота. Әкрен-әкреиләп дөньяви нәфис әдәбиятны катып калган архаик телле дини мистик, тарихи, дөресрәге. мифик-суфнзм әсәрләр кысрыклап чыгара.
Шушы әйтелгәннәрдән күренә ки. XIV гасыр безнең культурабыз, әдәбиятыбыз тарихында катлаулы һәм узганны анлау өчен ин мөһим дәверләрнең берсен тәшкил иткән икән. Әйе, бары шуннан сон гына төрле төбәкләрдә яна язма әдәби телләрнең нигезләре салына башлый, ә болары үсә-килә хәзерге дәвер милли төрки телләргә тоташа.
Менә шуның өчен дә язма истәлекләрнең телен тикшереп билгеләгән, аларнын текстларын бастырып чыгарган чакта тел-лин- гвнстик фактлары өстенә гражданнар тарихын, әсәр нжат ителгән тарихн-гео- график шартларны да тиешле дәрәжәдә өйрәнмичә. ачыкламыйча, ниһаять, берише истәлекләрне үзара чагыштырып карамыйча торып, аларны теге яки бу халыкнын гына бабаларына нисбәт итеп, бер милли җирлеккә генә кайтарып калдырырга омтылу бер дә акланмый. Шуна күрә күп санлы истәлекләрне тиешле эзлеклелек белән тикшереп, аларның текстларын да сыйфатлы итеп бастырып чыгарганчыга, менә шундый бай база нигезендә аларны papa чагыштырып һәм гомумиләштереп тик-шерә алганчыга кадәр, безнеңчә, мондый
2 «Җучи улусы» дип гомумән Алтын Урдага да. аның көнчыгыш өлешенә дә әйтәләр Биредә соңгы төшенчә күз алдында тотыла.
имля күзлектән геиә чыгып билгеләмә бирүләр белән мавыкмыйча торырга, бәлки угыз-кыпчак теле һ. б. шулар кебек нейтраль, мәгәр фәнни объектив ата малардан активрак файдалану хәерлерәк булыр.
Дерес, сонгы вакытларда бу юнәлештә дә кайбер омтылышлар юк түгел. Мәсәлән, Н. А. Баскаков үзенен «Төрки телләрне өйрәнүгә кереш» исемле хезмәтенең төзәтелгән икенче басмасында шундый нейтраль атамаларны куллану юлына күчкән
Моннан тыш, әдәби истәлекләрнең теленә карата алар барлыкка килгән территорияләрнең исемнәрен дә файдаланып булыр иде. Әйтик, Хорәзминен «Мәхәббәт- намә» исемле поэмасын, күренекле рус тюркологлары билгеләгәнчә. Алтын Урда төркисендә язылган әсәр дип атарга да мөмкин. Чөнки болай иткәндә бу истәлекнең Алтын Урда дәүләте составына кергән Түбән Сыр-Дәрьядан язылган булуы да онытылмаячак. Ә лингвистик күзлектән караганда, аны кыпчак-угыз телендә язылган дип билгеләргә мөмкин. Ко- тыбныи «Хөсрәү вә Ширин» китабын да шулай ук Алтын Урда теркисе, яисә уйгур традицияләренең көчле тәөснрен татыган угыз-кыпчак телендә дяп. аны төрки телләренең 3 - группа сына (ягъни «аяк» урынына «азак» дип сөйләүче шивәләр группасына) кертергә кирәк. Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләре» исә Сыр- Дәрья әсәре булып, кыпчак-угыз теленең j — группасына («з» урынына *й» авазын актив куллана торган шивәләр төркеменә) нисбәт ителергә тиеш. Сәйф Сарайның «Гөлстан»ы да кыпчак-угыз яисә Алтын Урда-Мисыр төр к нее дип атала алыр иде.
«Алтын урда теркисе» дигән төшенчәдән файдаланганда мин хәзерге төрки халыклардан төрекмән, казакъ, татар, үзбәк, башкорт, нугай һ. б. бабалары әлеге дәүләт составына кергән җирләрдә яшәгән булуларын күз алдында тотам. Димәк, шул халык-кабиләләрдән чыккан галимнәр. язучылар, шагыйрьләрнең һәммәсе дә диярлек ул дәүләттәге мәдәни хәрәкәткә, әдәби процесска, язма телнең үсеп баюына актив рәвештә катнашканнар. Шуңа күрә дә мин бу дәүләт территориясендә һәм мәмлүклэр Мисырында иҗат ителгән әсәрләрне төрки халыкларның күпчелеге (нугай, төрекмән, казакъ, үзбәк, татар, башкорт һ. б.) өчен уртак мирас дип исәплим.