ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
агы шулай яз килде... Бер уйласаң бик гаҗәп шул — хисапсыз күп эреле-ваклы мамык мендәрләр сыман күпереп торган ап-ак кар дингезе өстеннән мәһабәт рәвештә шуып бара һава кошы. Артта ни хәтле кар чокырлары кала, һичбер төрле сикәлтә, салулар сизел
I чага да күренә.
| Бераз онытылып барганнан соң, ул таты карашын тәрәзәгә салды. Инде болытларның сирәгәюе сизелә, аста җир тормышы ачыграк күре-
1 нә, сыртлары карала башлаган ак дулкыннар берсен икенчесе алмаштыралар. Киң кырлардагы салам эскертләре ак койрыкларын сөйрәп йөгергән ниндидер борынгы заман хайваннарын хәтерләтәләр. Ә чокыр- лардшы агачлар кышкы салкыннардан куркып яшеренгәннәр дә, яз кояшы карый башлагач, гүя башларын калкытканнар Бер карасан,
, әле чын кыш, бер карасаң... Мәгәр, моннан ике генә көн элек жир өсте
Беркадәр кыскартып басыла.
ми. Кинәт каршыла ниндидер зур ак тау үсеп чыга. Менә, менә барып бәрелерләр дә шунда инде коточкыч хәл булыр сыман тоела. Колакларда мотор тавышы бер көчәя, бер тоныклана. Ул да булмый, күз алдында зәңгәрлек ачыла. Монысы инде хәвефле кар тауларыннан һич көт- мәгәндә диңгезгә килеп чыгуны хәтерләтә. Юк. диңгез түгел! Аста әллә ’ нинди шәкелләргә охшап, каралып, урманнар, авыллар күренә. Кечкенә тәрәзәләрдән төшкән кояш нурлары самолет эчеп яктыртып җибәрә. ’ Бары шунда гына ул самолет тәрәзәсеннән карашын ала. һәр ике як стена буйлап тезелгән, ак җәймә корылган креслоларның барсына да кешеләр утырган. Халык чуар —ирләр дә, хатын-кызлар да бар, бала-
ярым чуарланып килә иде кебек. Ә бүген... Күрәсен, төнен кар яуга да. аяк астын чиратып, жиргә ертык ак җәймә капланган. Ни мтд генә карама — барыбер күреп туярлык түгел...
— Васил Закирович, килеп тә җитәбез,— дигән тавышка Сафа сискәнеп китте. Инде эчне пошыра башлаган самолеттагы бер төрлеле! тагы аны чеметеп алгандай булды. Каршыдагы креслода утырган Зин нур Гафиятуллинга теләр-теләмәс кенә күз төшерде.
— Шулай шул, әнә Сөембикә манарасы да артта калды.
— Бу соңгы елларда Казанда булганым юк иде. аны бөтенләй танырлык түгел. Яна кварталлар, нихәтле дәү-дәу йортлар; —дип тантаналы төстә сөйләнеп барды Зиннур.
Юлдашы Васил Сафин да аны жавапсыз калдырмады:
— Бәхәссез зур үзгәрешләр монда Үсеш...
Зиннур кайчандыр яшьлек елларында беренче мәртәбә аяк баскай, күңелгә якын бу шәһәргә соклануыннан тиз генә туктамады.
Озакламый алар утырган самолет, җилләр уйнатып, зур аэропортка килеп төште. Самолеттан чыгуга Сафиннын жиңелчә генә башы әйл> неп китте. Берничә минуттан сон инде алар, нәкъ базардагы шикелле, ыгы-зыгы, шау-шу белән кайнашып торган аэровокзалның кин залына, халык арасына кереп югалдылар.
Зиннур да Сафин артыннан калмады Алар юлга җинел чыкканнар, кулларында берәр чемоданнан башка әйбер юк иде Чемоданнарын почмаккарак илтеп куйдылар да, әйберләр янында Зиннур калып, Са- (Ьин белешергә китеп барды. Монда һәркем каядыр ашыга, зур пыяла ишекләр бер ачыла, бер ябыла, кешеләр хәрәкәте һич тә тукталып тормый. Сафин шул кайнашып торган ыгы-зыгы эчендә залның урта бер жирендәге будкага, белешмәләр бюросы каршына чиратка басты. Дежурный телефоннан сөйләш кәйлектән һәм кайберәүләр чиратсыз кергәнлектән, ул тәрәзәгә житкәнче байтак вакыт үтте. Будкада утыручы тулы гәүдәле, болай төскә-биткә ярыйсы гына күренгән, урта яшьләрга якынлашып килгән хатынга сорау биреп, аның җавабын ишеткәч, Са фин, бер мәлгә югалып калгандай, аптырап торды. Чөнки алар барась урынга, бу язгы былчыраклар башланыр алдыннан, самолетлар очуда! туктаган икән. Сафин сораулы кыяфәттә Зиннур янына әйләнеп килде
— Инде нишлибез?
— Тимер юл белән китсәк,— диде Зиннур.
— Алай да бик мәшәкатьле, шайтан алгыры...
Тәмәке төтене белән зәңгәрләнгән, төрле истән тынчуланган залда башкача түзеп торырлык әмәл калмагач, чемоданнарын күтәреп һавага чыктылар. Җиләс саф һава шундук сулышларына рәхәт ятты. Аэропорт бинасы алдындагы аркалы эскәмиягә килеп утырдылар. Зиннур кесәсеннән папирос чыгарды, көйрәтеп җибәрде. Бу ләззәтле һавада папирос тарту да ничектер күңелле иде. Бераздан инде)л пальтосының изүләрен чишеп жибәрде. Аннары, Сафинга ара-тирә суз кушып, тирә-якны күзәтергә кереште. Көннең чырае төксе булса да сыек болытлар арасыннан кояш күренгәли, ул җиргә нурларын мул итеп коеп калырга ашыга иде. Бер арада Зиннур:
— Ниндирәк жир икән ул? — дип сорады.
— Наратлыны әйтәсеңме?
— Юк, Яна Наратлыны.
— Аның искесен, яңасын кем белә инде, баргач күрербез,—ДИД’ Сафин.
— Минем ул тирәләрдән бәләкәй чакларда гына үткәнем бар. Исю Наратлы олы авыл иде. Янасы да шуннан ерак булмаска тиеш.
Зиннурның да күңеле тынгысыз иде. Чигәләренә нечкә генә nrei бакенбард үстергән, куе кара кашлы, туткылрак озынча битле, урт;
‘гәүдәле бу тулы яшь иргә күн пальто, яхшылап чистартылган күн итек ничектер бик килешә. Аның да күңеле юлдашыныкы кебек үк тынгысыз иде. Зиннур папиросын, тартып бетермәгән килеш, якындагы чүп савытына ташлады да янә икенчесен алып кабызды, һавага зәңгәрсу теген мамыклары чыгара-чыгара, дәвам итте:
— Алда тагы күчү мәшәкатьләре! Квартира артыннан йөрисе, ф семьяны чакыртасы, тегесе-монысы
Куйбышев төзелешен барлыкка китерүдә катнашкан бу ике кеше, $ төрле-төрле участокларда эшләгәнлектән, бер-берсен ныклап белмиләр, 2 берсе икенчесенең гаилә хәлләре белән дә таныш түгел иде. Шунлык- а таи, ахры, әле Зиннур сүзгә керешкәч. Васил сорый куйды: <
— Сезнең балаларыгыз ничәү соң? -
— Икәү. “
— Зур түгелләрдер әле? =
— Малай беренчедә укый. Кызыбыз детсадка йөри. ь
— Хатыныгыз? ф
— Арматурачы иде. Менә өченче ай инде болытларга үрмәли. в
1 — Кранчымы? о
— Әйе.— Зиннур эскәмиянең икенче башына шуышыбрак утырды, бер *
карчыкның күгәрченнәр туйдыруын кызыксынып карарга кереште. £
Сафин тигез итеп киселгән куаклыкларга күзен төшерде. Карасу- < кызгылт ботаклардагы бөреләр, көздән бүртеп калсалар да, нигәдер ь әле генә борын төртеп чыккан сыман күренәләр. Табигать язга таба х борылган саен, алар канланалар, яз сулышын, кояш жылысын тоеп. * яктырып ачыла баралар. Зур шатлык кичергән шикелле чыр-чыр сай- £ рашып, куаклар өстенә бер төркем чыпчык килеп кунды. Кышкы сал- о кыннарны газапланып үткәргән бу әрсез кошчыклар жилпенә-кагына u томшыклары белән канат асларын тазарталар, чистарыналар иде. Алардан оерничәсе аерылып, куак төпләрендәге юеш карга төшеп, коенырга тотындылар «Яз. Җанлылык арта. Йомычкалар кузгалыр чаклар житгГ.~» — Сафиннын башыннан шундый уй йөгереп үтте. Ләкин тнрә-яктагы күренешләр һәм яз галәмәтләре аның күнелен озак биләп тора алмады. Аның борчылырлык уйлары бар иде.
...Чыннан да әллә ул хаклымы? Кайчан соң алар утрак тормышта яши башларлар, башкалар кебек вакытында эштән кайтып, вакытында ял итеп иркенрәк гомер кичерерләр? Китәр алдыннан хатыны Нурзилә белән булган кискен сөйләшү әледән-әле аның хәтер капчьпыннан калкып чыга торды Нигә болай кирегә сукалый соң бу Нурзилә?
...Васил Сафин, төзүче инженерлар институтын бетергәннән соң, берничә ел ерак Норильск якларында йөреп, яңадан Идел буйларына әйләнеп кайтты. Егет атаклы Куйбышев гидротөзелешендә эшли башлады. Заман романтикасы белән тнрәнтен рухланган иде ул Зәһәр салкыннар, томанлы котып төннәре, әледән-әле кабатланып торган күз ачкысыз бураннар һәм барыннан да элек тынгысыз хезмәт эчендә үткән өч ел шактый чыныктырды аны Ул үзе дә, иптәшләре дә моны ачык сизделәр.
Идел буендагы төзелештә, әле прораб чагында, гомерендә беренче мәртәбә Нурзиләне очратты Бнк салкын январь көннәренең берсендә, Васил төзелеш Йомышларын юллап йөрде дә, юлаучы машинага утырып, өч километр читтәге измә узелына китте Тегесе артыннан, монысы артыннан чаба-йөгерә хәтсез генә вакытның авышканын сизми дә калды Ул бары тик хезмәт көне бетәр алдыннан гына йомышларын юллады, гидротөзүчеләр поселогына кайтырга чыкты Кайгасы дигәч тә, әле анысының да мәшәкате юк түгел иде. Вакытлыча юка такталардан гына укмаштырып куелган автобус тукталышындагы каралты янында нихәтле көтеп торсалар да. машина килмәде. Сабырлары төкәнә башлаган кешеләр ары йөренделәр, бире йөренделәр, житмәсә алар-
га яңалар өстәлә торды вакыт кичегә иде. Васил кешеләр белән Meiuib] на көтеп, гасабиланып йөренгәндә, кышка хас җылы киенгән, урл гәүдәле бер кызга күзе төште. Ул башкалар кебек өзлексез «җир үлчәми», күбесенчә, бер урындарак таптанып, үкчәсен үкчәсенә кагып тори иде. Төньяктан искән салкын жил торган саен үзенең зәһәрлеген арттыра барды. Теге кыз да җилгә аркан борылды. Ләкин кешеләр нихәтле көтсәләр дә, автобус күренмәде. Жир өстенә караңгылык пәрдәсе сарыла башлаганда, өметсезләнгән юлчыларның төрлесе төрле якка таралу Я1ын карады, әле берәмләп, әле төркемләшеп поселокка таба атлады-лар. Васил күзе төшкән кыз икеләнә иде, ахрысы, ул контора ягына карап-карап ала иде. Хәтта кыз бер тапкыр шул якка китмәкче булып берничә адым да атлады, аннары тукталышка борылып килде. Бу чыннан да китеп бармагае дигән кебек, Васил ана саклык белән генә сүз катты:
— Болан торганчы җәяүләп китү артыграк булмасмы?--
Кыз бераз көттереп җавап бирде:
— Минемчә дә шулай. Ләкин өшеп-туңып бетмәсәк?
— Анысына гына бирешмәбез,— диде Васил.
Алар бергәләп киттеләр. Битләрне чеметеп искән җилгә каршы баруы кыен иде. Кыз беркадәр җир Васил белән янәшә барганнан сок арткарак калды. Васил түзмәде, артына әйләнеп карады. Кыз интегә- тартыша җилгә аркан бара иде. Бу хәлгә сәерсенгән егет аны туктап көтеп алмакчы булды. Бер арада чыр-чу иткән аваз ишетелде. Караса, ни күзе белән күрсен: кыз нәрсәгәдер сөртенеп егылган лабаса. Ул үзе торырга өлгергәнче, Васил йөгереп барып аңа кулын сузды. Якадан бергәләшеп бара башладылар. Кызның ияк һәм бит алмалары бик туйган, ахрысы, ул әледән-әле битен куллары белән каплый, бәсләнгән чәчләре маңгаена төшеп уңайсызлый, үзенең артка каласы да килми, шул ук вакытта аңа Васил белән янәшә атлап баруы да кыен иде. Василда ничектер уңайсызлана калды. Бу халәтне тойган шикелле, аны кыз үзе култыклап алды. Әче җилгә кыю каршы барган Василга сыенып атлау һәм егетнең салкынга бер дә исе китмәве гүя аны куандыра иде. Пальто якасын күтәрмәгән, бүрегенең колакчыннарын төшермәгән Василга кыз юл буе гаҗәпләнеп барды. Ахырында әйтмичә түзмәде:
— Сез котыпта да бирешмәс идегез.
— Монда андагы салкыннарның баласы гына.
— Сез төньякта булдыгызмыни?
Шундый сүз кузгалгач, Василга төньякта булуы турында ирексез- дән сөйләп бирергә туры килде. Шулай ара-Үирә сүз алышкалап кайткангадыр инде, юл артык озын тоелмады. Бер-берсенең исемнәрен дә, кайда эшләүләрен дә белделәр. Васил Нурзидәне кызлар тулай торагы ишегеннән кертеп җибәрде дә үзе ашханәгә таба юнәлде. Әле күптән түгел генә салынган инженер-техниклар йортына, үз бүлмәсенә кайтып яткач та, башка вакыттагы кебек кулына китап аласы килмәде, күзләренә тиз генә йокы үрләмәде аның.
Бер көн үтте, ике көн, өч көн... Ләкин салкын төндә үзе белән бергә кайткан ягымлы кызны ул оныта алмады. Аннары түзмәде, телефон аша шалтыратып сөйләште. Шул ук көнне кич кызлар тулай торагына тагы шалтыратты. Нурзидәнең матур җырдай саф тавышы, маңгаена куе чәчләре чыгып торган ягымлы чырае, бераз гына моңсу, әмма тере күз карашлары, оялчан елмаюы, күгәрчендәй вак-вак атлап йөрүләре — берсе дә Василның күз алдыннан китмәде, һәм әлеге кайнар эздән, суытмыйча, ул кичен кызлар торагына юл тотты. Бәхете икән — Нурзидә аны ачык чырай белән каршы алды. Алар ул көнне беренче тапкыр икәүләп кинога бардылар.
Моннан соң инде очрашулар, буш вакытларны бергә уздыру, озак- озак урамнарда йөрү, бер-берсе янына барулар гадәткә кереп китте.
(урзилә танцы-бию дигәндә жанын да жәлләмәүчеләрдән иде. василга злса, ул бию һәм танцылар белән артык дус түгел, анын аяклары да ичектер авыррак йөри иде шикелле. Әмма яшьләр кичәләрендә күбә- ок кебек очынып йөргән Нурзиләнең күңеле кителмәсен өчен, аннан а бигрәк башкаларның аның мәгъшукасы белән әйләнүен жене сөй- 1ӘГӘНГӘ. Василга еш кына түгәрәк уртасына чыгып, кызның нечкә би- ф дннән тотып тулганырга туры килә иде. Соңра ул мондый биюләрне өтеп ала торган булды. Тора-бара алар бер-берсеннән башка тора лмас хәлгә килделәр, һәм тормышларын бергә бәйләргә ашыктылар. 1экин квартир яклары бик кыен иде. Загска барып язылышкач та. әллә ичә айлар аеры-чаеры яшәргә туры килде. Мондый халәт әйтеп бетер- 1әслек уңайсыз иде, билгеле. Ләкин беркадәр вакытлар көткәннән сон. юиысы да юлга салынды. Яна урамга беренче булып салынган дүрт :атлы таш бинада аларга да квартир бирделәр. Шулай итеп атналар үтә. айлар тәгәри һәм әкренләп еллар да 1выша торды. Васил белән Нурзиләнең уртак мәхәббәте булып дөньяга ф 1ченче кеше — кечкенә Ринат туды. Хәзер ул дүртенче яше белән бара а |де инде. Малайны ясле-бакчага урнаштырып, шунда тәрбияләделәр, о \ларга хезмәтләренә йөрү өчен дә жайлы иде. Җылы, уңайлы квартир, * пәһәргә хас әйбәт тормыш... Тормыш дигәннән, аның көзгедәй шома, £ [үл өсте шикелле тын чаклары сирәк була бит. Василларның тормыш- < 1ары да һәр яктан тыныч бармаса да, әле бу чаклы күңелсез булганы х ик иде. Бу бигрәк тә һәм башлыча Василны икенче эшкә күчәргә тәкъ- * WM ясалгач килеп чыкты. Нурзилә бу күченүгә башы-аягы белән кар- * шы торды. Василның хәтеренә соңгы сөйләшү килеп басты.
— Күчәргә туры килә,—диде ул хатынына.
Нурзиләнең күзләрендә очкыннар кабынды: °
— Кая, шушындый рәхәттән?
— Татарстандагы яңа төзелешкә.
— Күчмә кошлар кебек яшисем килми минем.
— Кошлар алар үзләре безнең арттан йөриләр,— дип, мәгънәле генә итеп әйтеп куйды Васил. Ләкин Нурзилә бер карыш та чигенергә уйламады, һаман үзенекен итте:
— Бармыйм дигәч бармыйм.
— Бәлки соңыцнанрак?
Монысына инде жавап та кайтармыйча, Нурзилә яшьле күзләре белән мендәргә капланды. Шуннан соң, әле күптән түгел генә көләчлек һәм шатлык чәчеп йөргән яшь хатынның чыраена күңелсездер утырып калды. Хәтта Васил киткәндә дә Нурзилә аны озатырга бармады...
Васил, барыннан да арынырга теләп, кинәт күтәрелеп карады. Зиннур урынында юк иде. Менә тагы, кая киткән булыр ул? Тик якындагы баягы карчык белән аның күгәрченнәр туйдырып торуын күргәч кенә, ул тынычлана төште. Сизмәстән үзе дә шулар янына барып басты Ләкин борчылулары таралмады, күгәрченнәр булып күгәрченнәр дә аның күңелен озак биләп тора алмады.
Шулай инде бу тормыш дигәнең, аның жәбе килсә, ибе килми, ибе килсә, жәбе килми, дип уй йөртте ул
Тиздән алар, очраган беренче таксига утырып, тимер юл вокзалына юл тоттылар.
2
Көньяктан искән җилләр жылылык алып килә
Якын-тирәдәге басу, калкулыкларда кыш бабай япкан ак тун ачылып, байтак урыннарда каралып жир чыккан булса да. Тын елга буеның уйсу болынлыклары ак төсләрен алай ашыгып алмаштырмыйлар иде
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
әле. Мәгәр монда да кар астына су төшә башлаган иде инде. Уйсу җир, ләрдә җыелып торган кар сулары кояш нурлары астында күзләрнг- чагылдырып җемелдиләр, әйтерсең лә, яналар иде.
Үзенең сайрар кошлары, чылтырап аккан гөрләвекләре, ярларщ| күмеп ашкынган ташулары, әле яна гына оядан чыккан каз бәбкәләре төсле чибәр бөреләре белән җирне иңләп килгән яз кешеләрнең дәрт-' дәрманнарын үстереп җибәрә. Басу һәм урманнарның саф һавасың алып килә, сулышларны киңәйтә, тәннәрне җиңеләйтә торган шушы язгы җилләр кеше күңелендә нинди генә ашкынулар, нинди генә куга- ренке хисләр уятмый! Беренче кич Яна Наратлыда кунып, иртәгесен башлыклар янына барганда Васил Сафинның да күңелен әлеге шул язгы хисләр талпындырды. Аның күз алдында, барысыннан терерәкһад җанлырак булып, төзелеш күренешләре, тормыш картиналары ачыла барды Бу ничек әле болай? Санап бетергесез чокырлар, кабыргаланш яткан сыртлыклар, беркадәр өлеше төзелеп тә, ярым ташландык хәл® яткан корылышлар? Хәер, яңа төзелеш барган урыннарда шуланрак була инде ул. Асылда мондый күренешләр аңа таныш иде. Тик аерма'1 шул — гадәттә төзелешләр тирәсендә яки алардан бер читтәрәк шәһәр була. Аның зур йортлары күренеп тора. Ә монда? Тирә-яктан төрле тарафлардан авыллар, авыллар гына, чокырга поскан шикелле, башларын калкытып утыралар.
Васил Сафин ике катлы ак йорт янына килеп җитәр алдыннан адымнарын әкренәйтҮе. Тирә-юньне тагын бер тапкыр күзеннән кичерде. Кояш чыгышында калкулык, кырлар, аннан да ары күксел урман, а төньякта, төзелештән җиде-сигез километрлар ераклыкта, тау өстендә Иске Наратлы авылы. Зур авыл. Хәер, ул район үзәге булса да, аны бу тирәдә Читән шәһәре дип йөртәләр икән. Шушы урыннарда яшәрга, үзенең көннәрен төрле кичерешләр белән шушы җирләрдә уздырырга тиеш булачак Васил. Күпкәме, азгамы — анысын тормыш үзе күрсәтер.
Тар гына баскычтан өске катка күтәрелгәч, Васил беркадәр икеләнебрәк торды: «Кайсына керергә?» Баш инженерның кабинеты бикле иде. Васил төзелеш башлыгы кабинетына атлады. Ул, ун як битендә миңе булган, зур зәңгәр күзле секретарь-машинистка белән баш кагып сәламләшергә өлгермәде, тегесе ашыгып әйтә куйды:
— Сез Андрей Акимовичкамы?
•— Әйе,
— Ул кабул итә алмый, занят.
— Ярый алайса, көтеп торырмын.
Секретарь дәшмәде. Аның кашларын җыеруыннан, ниндидер кәгазьне караган атлы булып өстәл тартмасын шакылдатып ачуыннан, үз юлыңны кара, иптәшкәй, дигәнрәк мәгънә аңлашыла иде. Шундый хәлне сизенгән Васил сабырлык саклап ишек катындагы диванга утырды. Минутлар үтә торды, Василның үз уйлары үзенә җитәрлек иде. Ул инде кире борылып чыгып китәргә дә исәпли башлаган иде. шул чакта кабинетның ишеге ачылды. Куыш иякле Андрей Акимович Никитинның карашы иң беренче булып Василга төште:
— Сез мине көтәсезме?
— Әйе...
— Рәхим итегез!
Алар кабинетка керделәр. Олы җитәкчегә хас булганча зур гына кабинет. Иң беренче булып күзгә ташланганнары: «Т» хәрефе рәвешендәге өстәл, өстәл каршында ак җәймә каплаган креслолар, бер як стена буенда яңа диван, калган стена кырыйларында ярым йомшак урындыклар. Васил тагы да ниләр барын күзләргә керешә алмады, Никитин сүз башлады:
— Сез... кем, безнең чакыру буенчамы?
' Васил ана документын сузды. Никитин, тиз генә танышкач, доку- гнтны янадан иясенә кайтарып бирде.
Аннары ул ничектер жанланып китте:
— Мин инде, Юлдашев сөйләве буенча, сезне беркадәр беләм. Мон
а күпләребез яна кеше. Ул да, мин дә... Сезне әлеге шул Зариф Сали- )вич тәкъдиме буенча чакырттык. Эшләрбез бергә-бергә. ф
— Теләк шундый инде,—диде’Васил Сафин.—Аннары хәтерендә
)лдашев калкып чыкты. Ул кайчандыр аларны укыткан иде. Юлдашев j ерничә ел буе төзүче инженерлар институтында кафедра мөдире ы улып эшләде. Аннан сон ничектер аны Казандагы бер төзелеш тресты- а а җитәкче итеп билгеләделәр. Башка шәһәрләргә китеп тә эшләп йөр- < е бугай... п
Биредәге төзелешнең хәзерге баш инженеры Зариф Салихович м Элдашсв турында Васил Сафии шуннан артык белми иде. Ә менә ни- 5 ектер ул Василны онытмаган, исенә төшергән.
Никитин, баш инженерның өч-дүрт көннән кайтып җитәчәген әйтеп, ф Заснлга төзелештәге хәлләрне сөйләргә кереште: а
— Ике СМУ, берсе электростанция кору белән шөгыльләнә, икенче- о je торак объектлары төзи. Ярдәмче предприятиеләр, субподряд оешма- » тар . Саный китсәң, байтак алар. Безнең беренче номерлы бурыч... £
Никитин дистәдән артык мөһим эшне санап чыкты. Аныңча, алар- < иын һәркайсы «беренче номерлы» бурычлар рәтенә керә иде. Ул тагы °» да сүзен дәвам итеп, әлеге дә баягы «беренче номер»ны гел кабатлый * торганга, Васил жиңелчә елмаеп куйды, «Икенче чираттагы бурычлар * бер дә юк, ахрысы, монда»,— дип уйлады
Нцкитин болай озын гәүдәле кеше булса да. терсәкле урындыкка © күмелеп утыргач, ничектер кечерәеп калган сыман булды. Куыш иякле и булуы остеиә, саргылт’кашларының да тоташып торуы аны беркадәр көлкерәк кыяфәтле итеп күрсәтә иде. Бу калын тавышлы кеше аз гына вакыт эчендә Василны төзелештәге эшләрнең торышы, кадрларның ниндирәк х. лдә булулары белән таныштырып чыгарга да өлгерде. Аннары Никитинга кемдер телефоннан шалтыратты. Бу сөйләшүдән так- та-агач материалларына төзелештә кытлык булуын абайлап алды Васил. Никитин сөйләшкән арада ул стенадагы төрле схемаларга карап утырды. Чыннан да бик зур булачак икән бу электр станциясе. Зур-зур төп корпус биналары, өч мәһабәт труба. Схема-рәсемдә инде алар чын шикелле мәгърур басып торалар.
— Телеграмма текстын мина китерегез. Чарасын күрергә кирәк,— дип, төзелеш начальнигы телефон трубкасын куйды.
— Бу гаять перспективалы як. Якындагы елларда танымаслык булачак. Мондагы корылмалар өчен проектлар төзелә. Бездә шикәр заводы, холодильник һәм алардан башка да корылышлар булачак. Әлегә боларын калдырып торыйк. Безнең беренче номерлы бурыч — электростанция төзү. Дөрес, монда безгә хәтле дә эщкә керешкән булганнар. Ләкин...
Тын елга буендагы зур электр станциясе төзү эше Куйбышев гндро- төзелеше коллективына тапшырылгач, яңа елдан соң төзелешкә яңа Җитәкчеләр килеп, искеләр бик аз калган иде. Эре промышленность ,үзәкләреннән еракта, моңарчы болынлык һәм кырлары белән тыныч кына утырган бу урынла күз күрмәгән,‘--колак ишетмәгән яна тормыш кайнарга тиеш иде Ләкинмонда* адым’/ саен ’ кыенлыклар. Шуларны күздә тотып, Никитин сүзен дәвам иттерде:
— Биредә эшләү майлы ботка ашау түгел. Авырлыкларны ерып чыгу безгә дә җннел булмаячак Ну. шулай да бөгелеп төшмәбез дип уйлыйм Барлык кнопкаларга тигөа басканда гына .
Төзелеш начальнигы иске г»<нтәкчөлекнең электр станциясе салуда тәҗрибәсе җитмәү, квалификацияле эшчеләрнец азлыгы һәм барыннан
да элек промбазаның булмавы яки бик йомшак булуы эшкә тоткарлык ясавы турында шактый озак сөйләде. Василга аны тыңлау күңелле дә һәм, йөрәгенә тынгысызлык салып, аны уйландыра да иде. Никитин, аның бу халәтен сизгәндәй, кулларын болгый-болгый, ара-тнрә стенадагы схемаларга күрсәтеп сөйли бирде:
— Элек монда барлык җитәкчелек төзү районына буйсынган булган. Эшнең төренә карап төрле-төрле участоклар булган. Без яңа система булдырдык, сыналган система.— Аннары ул СМУларның өстенлеге турында сөйләп китте.
Васил Сафин төзелеш начальнигының әйткәннәренә каршы килмә- сә дә, аның төп теләгенә төшенеп җитә алмады, киңәш итепме яки үз кичерешләрен уртаклашып сөйли идеме ул аңа, яки эш белән таныштыра идеме? Моның һәр икесе дә булырга мөмкин икәнлеген уйлады соңыннан. Икенче яктан китереп, ул башлык кешенең төзелеш хәлләре турында болай сөйләнүенә гаҗәпләнерлек урын да тапмый. Тик менә ни өчен соң әле Василның нинди урында, кем булып эшләячәге турында ләм-мим әйтми ул? Васил шуны ишетергә теләсә дә, Никитин бу тиклесен һаман читләтеп үтә бирде. Бер кызып, бер сүрелеп дигәндәй, «йомгак җебен» сүтә торды. Гадәтенчә ул сүз арасында калын тавыш белән тамак кырып та ала иде. Васил бу кешенең тагы бер ягын искәрде, ул папиросны үзенә генә хас бер ләззәт белән суырып, яңакларында тирән чокырлар чыгарып тарта. Әмма ярым-ярты тарткач, көл савытына ташлый ла яңасын кабыза. Ул гасабиланып сөйләгәнгәме, бәлки гадәте шулаймы — бик еш тарта сыман күренде. «Ярый әле, форточка ачык, кара мунча булыр иде монда»,— дип уйлады Васил. Аңа тагы шунысы мәзәгрәк тоелды: начальник гел юктан гына, дөресрәге, үз сүзеннән үзе ниндидер бер эчке канәгатьләнү белән көлеп тә куя.
Никитин кинәт кенә урыныннан торды. Китәргә вакыт дигән шикелле, Васил да кузгала башлаган иде, теге тагы килеп утыргач, ул да яңадан йомшак креслога чүкте. Сүз барышында башлык кешенең шулай урыныннан кузгалып, торып сөйләү гадәте барлыгын да белеп алды ул.
— Ә хәзергә таныша торыгыз,— диде Никитин.
Васил аны аңлап җиткермәде җиткерүен, алай да Никитин белән бергә кабинеттан чыкты. Аңа хәзер кая барырга, ничек танышырга, ниһаять, ул бу төзелештә кем булып эшләргә тиеш? Шундый билгесезлек алдында уйга калып, ике катлы ак йорт янында торганда, Никитин гүя аңа ярдәм кулын сузды:
— Әйдә, утырыгыз!
Яна «газик» аларны чокыр-чакырлы юллардан алып китте.
Төзү-монтаж идарәсе контораларында һәм кайбер субподряд оешмаларында булганнан соң, алар иң зур һөҗүм алып барылырга тиешле урынга, булачак төп корпус бинасы мәйданына килеп чыктылар. Бу киң мәйданда кешеләр корт иле кебек кайнашып торалардыр дип уй йөрткән иде Васил. Ләкин а^да-санда гына эшләп йөрүчеләрне күргәч, ничектер күңеленә авыр тойгы килеп сугылды. Шулай да йөри торгач, төрле галереяләрдә, котлованнарда байтак кына эшчеләрнең әварә килеп эшләүләрен күрде. Салыначак төп корпус бинасы урыны үзенен шактый аста булуы һәм биләгән мәйданының зурлыгы белән игътибарны жәлеп итеп тора иде. Анда инде бетон салалар. Бу авыр хезмәт кыш буе алып барылган булса кирәк, байтак урында каплап куелган салам һәм камыш чыпталарга карап Васил шулай чамалады. Никитин аңа иң мөһим эшләрнең берсе булган дренаж системасының инде төгәлләнүен әйтте. Соңгы насос станциясендә монтажлау эшләрен тәмамлау алдында торалар икән. Бетон салуны да кыш буе кул хезмәте — тачкалар, носилкалар ярдәмендә башкарып килгәннәр. Трубалар буенча бетон
җибәрү әле юлга салынып кына килә икән. Күренеп тора — кышкы дәвермен кул белән башкарылган эше үрчемле бармаган. Кешеләр тик тормаганнар. Бары шул гына... Васил мона охшашлы хәлләр белән гомер килешәчәк түгел...
Кайбер урыннарда бетон ташучы үзбушаткычларның, бара алмын ча, тәгәрмәчләр гел бер урында әйләнүдән резни исе чыгарып, тик то * руларын күрделәр. Әле бу кар эри генә башлаган, жир туны бетмәгән < чакта шулай. Ә соңрак, көннәр җылыта башлагач, балчык изрәгәч, хәл 3 нинди төс алыр? Васил, барыннан да элек, әнә шул турыда баш ватты 2
— Монда бер дә юллар каралмаган икән,— диде ул, тирән сулап а
Никитин аның бу сүзен күтәреп алды: <
— Бөтен бәла дә менә шунда шул, туган.
— Ә нишләргә? _
— Шул турыда баш ватабыз. Җир-су кибү белән эчке юлларны 5 тәртипкә китерә башларга кирәк булыр.
— Ә анарчы нишләргә? ♦
Василның соңгы әйткәненә Никитин җавап кайтармады, бары тик а иңбашларын гына сикертеп куйды. о
Инде китәргә генә җыенганда, Никитин төп корпус бинасы мәйда- д кыннан хәтсез еракта кечкенә тауны хәтерләткән балчык өеменә таба ө атлады. Васил ла аның артыннан иярде. Таучыкның бер ягыннан әй- < ләнеп үттеләр. Төнлә шартлатып балчык әзерләнгән яхшы ук киң кот- * лованнан экскаватор кубометр сыешлы чүмече белән жир алып, аны и бер бер артлы килеп торган машиналарга төйи иде. Әлеге пәһлеван ~ экскаватор янында беразга тукталып калдылар. л
— Монда идарә итү пульты бинасы булачак,—диде Никитин. ® Мәйданга килгәнче үк төрле сызым-схемаларны күргән Васил өчен
бу таныш иде инде. Никитин да, шуны сизенгән шикелле, яңадан бу хакта сүз куертмыйча, Василга ым какты да икәүләп экскаватор янына килделәр. Никитин кул хәрәкәте белән машинистны чакырды. Машинист, рычагны басып, кабинадан чыкты. Бу — өстенә брезент куртка кигән Зиннур иде. Ул Василга карап елмайды.
— Эшләр ничек бара? — дип сорады Никитин.
— Мактанырлык түгел,— диде Зиннур.
— Нишләп? — Шунда ук төзелеш башлыгы үз соравына үзе җавап кайтарырга ашыкты: —Машиналар җитешмиме?
Зиннур киң басмадан җиргә сикереп төште:
— Әйе, иптәш начальник, өч кенә самосвал йөри. Тагы да шуның хәтле булса, хәзерге кебек буш торулар булмас иде.
Никитин, Василга карап, иңбашларын сикертеп алды:
— Күрәсез, һәркайда кыенлык очрый. Автохуҗалык аксап-туксап эшли. Машиналар...
— Машиналар азмы? — дип сорады Васил.
— Анысы бер хәл. Автомашиналарның күбесе ел ярым-нке ел эчендә теге дөньяга киткән... Бердән, атай малы — катай, икенчедән, юллар...
Алар шулай гәпләшеп торганда, борылмалы чокырлыктан чыгып үзбушаткыч килеп туктады һәм Зиннур кабинага сикереп менде Василнең Зиннур яныннан тиз генә китәсе килмәгән иле. Мәгәр, Никитинның икенче участокка ашыгуын күреп, Зиннурның да сөйләшеп торырга вакыты булмавын тоеп, башлык артыннан атлады.
Аерылганда Никитин Василның кулын кысты һәм азрак җибәрмичә торды
— Менә хәзер ннде сезгә мондагы хәл азмы күпме таныш. Болай каушап калмагансыздыр бит?
— Юк. нртәгә мин кая чыгарга тиеш?
Василның бу соравына Никитин елмаеп, аннары иреннәрен тешләбрәк җавап бирде:
— Иртәгә иртүк килерсез, сөйләшербез. Кайгырмагыз, әле эштән туеп бетәрсез, ял итәргә туры килмәс тә.
3
Күп йөрүдән Василның ^яклары кызыша иде. Ул гостиницага кайтып җитәр алдыннан гына аякларына күз төшерде. Аның кирза итекләре кызыл балчыкка буялып, бөтенләй икенче төскә кергән иде. Ничек игътибар итмәгән соң ул моңарга? Хәзер инде юллар һәм сукмаклар юеш, урыны-урыны белән былчырак булганга, монда шәһәрдәге шикелле туфли киеп йөреп булмый. Иң кулае кирза яки резин итек. Васил, өсте каралып торган кар көртенә барып, аякларын чистартты.
Гостиница дигәне вакытлыча булып, зур баракның яртысын биләп тора. Тар гына корйдор, як-якта тар гына ишекләр. Ә баракның икенче яртысында торак коммуналь хуҗалыгы конторасы һәм почта бүлеге. Үзе килеп урнашкан бүлмәгә керим дигәндә генә ниндидер бәхәсле, үгетләүле тавышлар ишетеп, Васил тукталып калды. Кемнәр булыр икән, бу нинди хәл? Ул ишек тоткасына сузган кулын кире алды. Эчтә сүз дәвам итте:
— Беләсегез килсә, кеше ул баш хәрефләр белән языла. Максим Горький сүзләрен бер дә ишеткәнегез юкмыни сезнең? Дорфа сез, иптәшләр, игътибарлык җитми. Сезгә киләчәктә махсус лекцияләр сөйләргә яки курслар ачып укытырга туры килер, мөгаен. Менә бит ничек килеп чыга...
Бу тавышка кемдер каршы төште:
— Урын җәю, я булмаса идән себерү өчен нинди курс кирәк булсын тагы? Мунчала юк, чүпрәк күбрәк бирегез. Баскыч төбенә аяк кыргычлар куясы бар. Менә шуны эшләтегез сез, Вазих Вафич.
Баягы тавыш тагы колакка сугылды:
— Җаваплылык хисе җитми сезгә. Нигә консерваторларча сөйләнәсез? Беләсегез кипсә, мин сезгә теләкләремне боерык рәвешендә дә җиткерә алам. Сез яна кешеләр әле бездә. Бездә электән эшләүчеләр моны бнк яхшы аңлыйлар.
Кемнәрдер җиңел генә көлешеп алдылар. Боеручан тавыш сүрелә барган кебек тоелды:
— Тәк, тәк, менә шулай. Әйе, бу караватны чыгарасыз. Васил Закирович — безнең төзелешкә килгән җаваплы иптәш. Аның караватын әнә шул иркен почмакка.. Урынын пөхтәләп җыеп куегыз. Карагыз аны, патша караватыннан ким булмасын!
Ул да булмады, ике хатын бер караватны җилтерәтеп бүлмәдән алып чыктылар һәм коридор буенча алып киттеләр. Караватның бер башын коридорда торучы Василга чак бәрдермәделәр алар. Васил бүлмәгә керде. Бер хатын почмактагы караватны җентекләп, бөртекләп җәеп маташа, шул җыештыручының һәр хәрәкәтен күзәтеп торучы кечкенә гәүдәле, очлы борынлы, очлы иякле, зур кубанка бүрек астыннан кечкенә күзләре ялтыраган берәү Василга таба борылды, һәм очланып торган кулларын сузды:
— Таныш булыйк, Гәрәев, Вазих Вафич... Сез иптәш Сафин бит әле, ялгышмасам. Васил Закирович?
— Әйе. Саумы сез.
Теге, сүзен өзмичә, күкле-яшелле тавыш белән тезеп китте:
— Бнк яхшы иткәнсез безнең төзелешкә килеп. Без сезнең кебек иптәшләрне бик хуплап каршы алабыз. Гафу итегез, кадерле Васил Закирович, мин биредәге торак хуҗалыгы начальнигы булам.—Аннары ул, беразга туктап торып, дәвам итте: — Безнең бурыч билгеле инде:
кешеләргә нормаль тормыш шартлары тудыру. Әле менә күрәсез... iyv та, мин әйтәм, Васил Закировичны ничегрәк каршы алдылар икән безнең гостиницада? Шулай, һәркайсына җитешергә тырышабыз.
Васил нидер әйтергә җыенып авызын гына ачкан иде, Вазих Вафич тагы пулеметтан сиптергән шикелле сүз йөгертте:
— Без инде гостиницабызны кулдан килгәнчә тәртипле тотарга ф тырышабыз.
Иптәш Никитин да килгәч тә шушында торды. Безнең контора теге башта гына. Минем гадәт шулай инде, гостиницада да. тулай торакларда да көн дә обход ясамасам — ашаганым тамагымнан үтми. Сезгә монда начар булмас дип уйлыйм. Безнең бурыч...
Гәрәевнең сүзләрен ишетү күңелсез һәм эчпошыргыч булса да, аны тыңларга туры килде. Василның яңакларына кызыллык йөгерде. Ул, ни әйтергә белмичә уйланыбрак торганнан сон, әкрен генә дәште:
— Илтифатыгыз өчен рәхмәт, Гәрәев иптәш.
Тегенең авызы колагына җитәрлек булып ерылды, кубанкасын ман- гаенарак күтәрде, күзләрендә ниндидер хәйтәкәр очкыннар уйный ф башлады. я
— Кая әле безгә рәхмәт әйтергә? Иртәрәк әле, хезмәт ияләренә о
унай шартлар тудыру ул...— Гәрәев сүзне икенчегә борды: — Сез, баш * инженерның беренче урынбасары буларак, безгә ярдәм итәрсез дип е ышанам, Васил Закирович. Безнең ни... тегесе, монысы, ремонт дигән- < дәй... һәркайсын яхшы сыйфатлы итеп ерып чыгасыбыз килә. Сезнең °- ярдәм... эһ... эһ.... м
Ни сөйли бу кеше? Сүзләрен бик әдәпле итеп әйтсә дә. аны ягымлы * да, бер үк вакытта ялагай дип әйтү дә кыен. Бәлки ул бер хәйлә кап- £ чыгыдыр. Ә менә Василның әлегә үзе дә белмәгәннәрне бу кеше кайдан © белә икән? «Баш инженерның беренче урынбасары ..» Ул аны кемнән ° булса да ишеткән булырга тиеш. Ә Васил үзе белми, бу ничегрәк килеп чыга сон әле? Төзелеш начальнигы Никитин кайда, кем булып эшләячәге турында аңа бер сүз дә әйтмәде ич әле. Бәлки ул монда килгәнче төзелеш идарәсендә аның кем булып эшләячәге турында баш-лыклар арасында сүз булгандыр. Гәрәев тә шуннан ишеткәндер. Ничек кенә булмасын, Васил өчеи ниндидер сер бар иде бу сүзләрдә.
Гәрәев озак юанмады, тагы берничә җылы һәм төче сүз әйтте дә. ниндидер канәгатьләнү хисләре белән, артына карый-карый, бүлмәдән чыкты. Әле урамда да аның төсендәге елмаю яктылыгы сүнмәгән иде. Тик менә арттырыбрак җибәрде түгелме иптәш Гәрәев, «беренче урынбасар» түгел, «урынбасар» дип кенә ишеткән иде бит ул югыйсә. «Беренче» сүзен өстәү ник кирәк булды әле ана? Берничә атым атлауга инде Гәрәев монысына да кул селтәде: «Әйдә, гел шулай була бирсен, нн хәтле май салсаң да ботканың тәме китми аның»,—дип юатты ул үз-үзеи. ,
Дүрт кешелек бүлмәдә өч кенә карават калгач, бүлмә иркенәеп киткән иде. Әкренләп Василның барысына да күзләре төшми калмады; урындыкларны да алмаштырганнар, тумбочкалар өстәгәннәр, репродуктор да яңа, идәнгә каяндыр келәм дә китереп җәйгәннәр, сал- фегка, эскәтерләр дә кар кебек ак. Бүлмәдәге бу алмашынулар чыннан да аның кәефенә ошады. Васил белән Зиннур килеп төшкәндә бүлмәнең күренеше башкачарак иде. «Күрәсең, Гәрәев мундирга карап эш итә»,—дип уйлады Васил.
4
Төзелеш башлыгы Никитин белән баш инженер Юлдашев икесе ике төрлерәк уй йөртәләр иде. Дөрес, Васил Сафинны баш инженер азмы-күпме белә. Аны төп чакыртучы да ул үзе булды. Никитин аңа каршы килмәде Алар арасында Василны чакыртып телеграмма сук
ҮАНЯХЯ VJIT3
кач кына бәхәс кузгалды. Юлдашев Васил Сафинны үзенең урынба сары итеп кую ягында, чөнки, аныңча, моңа табигый җирлек тә ба| иде. Аның исәбе хәзерге урынбасары Брагинскийны тәэминат бүлеп начальнигы итеп күчерүдә иде. Ә Никитинның исәбе башкачарак иде Шуңарга күрә төзелеш башлыгы, Васил үзе килеп күрешкәч тә, кайда кем булып эшләргә тиешлеген өзеп әйтә алмады. Ул Юлдашевныцкай туын көтте. Ә Юлдашев һаман кайтмады да кайтмады.
Никитин ялыга башлады. Эш сәгате күптән беткән булса да, ул ка бинетыннан тиз генә китәргә ашыкмады. Төрле кәгазьләрне карады, аларны калдырып, ишекле-түрле йөренде, стенага ябыштырылган схемалар өстендә күз йөртте. Берсе дә аның күңелен озак биләп тота алмады. Кабинетта тын, тыштагы төн караңгылыгы, әйтерсең лә. бу тынлыкны көчәйтә, куерта иде. Аңа ничектер куркыныч сыман тоела башлады. Кешеләр белән кайнашып торган коридор да тын, күрше бүлмәләр дә һәммәсе тын... Кинәт, тышта җил уйнап, ахры, шап итеп форточка ябылуга, Никитин сискәнеп китте. Яңагына алма сыярлык чокырлар хасил булуын сизмичә, тирән-тирән суырып папирос тартуыа белде. Форточканы барып япты, анысы җилләнеп тагы ачылды. Никитин, кашларын җыерып, йөренде дә йөренде. Монда күченеп килгәнче аның көннәре тыныч үтә торган иде. Ничек соң әле кирәгеннән артык гасабилана башлады ул? Бәлки ял итәргә кирәктер, бәлки төп авырлыкны яшьрәкләргә йөкләп, ана күзәтчелек итеп кенә торырга кирәктер? Бу исәпне тагы башкалары алмаштырды. Нигә кайтмый, нигә күренми бу Юлдашев та, кая китеп югалды? Гадәттә ул эштән соң да идарәгә килеп чыга торган иде. Кайтып җитмәгәндер, күрәсең. Беркадәр вакыт узгач, ул баш инженерның квартирына шалтыратып карады. Өметсезләнеп телефон трубкасын куйды. Нигәдер вакыт, үч иткән шикелле, әкрен уза.
Кинәт кенә телефон шалтырауга Никитин шатланып китте. Телефонда Роза Павловнаның ягымлы тавышы ишетелде:
— Андрей Акимович, сүз куешканны оныттың түгелме? Мин инде көтә-көтә зарыгып беттем димәсәм...
Никитин, аңын-исен югалткандай, башта ни әйтергә белмичәрәк торды. Аннары гафу үтенергә кереште:
— Шулай туры килде, Розочка. Бүгенгә барып булмый инде. Әле һаман көтәм.
— Зариф Салихович кайтмадымыни?
— Юк шул. Билгеле, ул анда кунарга калмас кебек.
Роза Павловнаның үпкә сүзләре Андрей Акимовичны тетрәтеп жи- ' бәргәндәй булды:
— Синең эштән бушаячагың юк инде. Бер җиргә барып булмый. Кешеләр...
Роза Павловнаның якты зәңгәр күзләре бу минутта моңсуланып киткәндер, тамарга торган чиядәй иреннәре гаять килешле булып бөрешкәндер, кыйгач кашларыннан дулкыннар йөгереп үткәндер. Андрей Якимович аны тынычландырырга тырышты:
— Бәлки бүген үзең генә барырсың. Ә иртәгә таш яуса да бармый калмыйбыз. Кстати, кинога түгел...— Никитин берничә секунд зиһене таралган хәлдә торды да янә сүз катты: — Иртәгә эстрада артистлары килә. Әйе, Казаннан. Әлбәттә.
Телефон трубкасын куюга, ул ике учы белән башын тотты...
Бер уйласаң, ни хәтле гомер артта калган. Аның Ерак Көнчыгышта эшләгән еллары әле кичә генә булган кебек. Ул вакытта Роза Павловна да, ул үзе дә яшь иде. Аннары Иркутскига күченеп китүләре... Мәшәкатьле көннәр. Әмма яшьлек берсенә дә бирешми икән. Ә хәзер? Яшь гомерләр ерак, ерак калган сыман тоела. Алай гынамы сон? Никитинның күңелен әллә нинди ят һәм шикләндергеч тойгылар тырный.
теп бетми, үзләре дә ул турыдан борчылалар. Аннары, яндырганда ♦ төгәл режим сакланмый. Кирпеч яки кирәгеннән артык яна, яки янып » җитмичә чыгарыла. Нәтиҗәдә ныклыгы ким була, я тиз уала. Зарлану- ° чылар бер без генә түгел икән. =
Никитин, сүзнең ахырын ашыгып көткән сыман, Юлдашевны бүл- & дсрде: £
— Нинди чаралар күрергә җыеналар соң?
— Чаралар дип, алар авторитетлы комиссия төзеп, барлык техно- * логик процессларны тикшерергә булдылар. Ана хәтле дә кирпечнең ш сыйфаты яхшыра төшәр дигән өмет бар. Тагы төп бәлаләрнең берсе “ кирпечнең бик нык уалуына кайтып кала бит әле. Бу юнәлештә ннде ° безнең үзебезгә кайгыртырга туры килә. Кирпечне контейнерлар белән кайтартмый булмас. Контейнерларны ясау артык мәшәкатьле эш түгел.
—• Бу кадәресе ярый. Ә таш мәсьәләсендә эш ничек тора?
— Кыен.
— Ул кадәресе миңа мәгълүм. Бергәләп баш ватарга кирәк.
— һичшиксез. Саный китсәң, монда бик тиз очына барып чыгарлык түгел. Бигрәк тә шәрә җиргә корырга тиеш тапканнар электростанцияне.
Никитин гаҗәпләнүдән кулларын җәеп салды. Юлдашсвка күзен очландырып карап алды һәм үз-үзенә нык ышанган шикелле итеп әйтте:
— Шәрә җирнең шәрәлеген бетерүдән гыйбарәт бурыч та. Барысы Ла эшләнгән булса, биредә безнең кирәгебез дә калмас иде. Миңа ошый бу яклар.
— Хәзер бернинди дә чигенешкә юл куймаслар, хет шартлап ярыл, ярты юлда туктап калырга рөхсәт итмәсләр,—диде Юлдашев, Никитинга карамыйча гына.
Никитин дәшмәде. Ул кесәсенә папирос алырга тыгылды, ләкин тартманы бармаклары белән кармалады да папирос чыгармады. Юлдашев исә уң кулының бармаклары арасында кызыл карандаш уйнатып тора иде. Берәр лриут чамасы икесе дә тынып утырдылар. Иң башлап Никитин сүз ачты.
— Сафин килде.
— Кайчан?
— Моннан дүрт көн элек.
— Сез ннде аны билгеләп тә өлгердегезме, Андрей Акимович?
Никитин, бер күзен кыса төшеп, хәйләкәр генә көлеп куйды.
— Әле приказга кул куелмаган, сезнең кайтуыгызны көттем Юлдашевны ң төсендә куера башлаган төкселек сыегаеп китте. Ул
кызыл карандашны бер куйды, аннары Tai ы кулына алып, ии өчендер
бәлки ул тагын да күңелсезрәк исәпләр кичерә башлар иде, кемдер жинел 1енә ишек шакыды да килеп тә керде.
— Хәерле кич, Андрей Акимович!
— Сезгә дә шулай ук, Зариф Салихович!
«Я, сезне тынлап карыйк» дигән сыман, Никитин житез адымнар белән өстәл артына барып утырды. Гәүдәсе төзелеш начальнигыннан . кайтышрак, алай да шактый озын, какчарак буйлы Юлдашев өстәл каршындагы йомшак креслога килеп утырды, һәрвакыттагыча ул иякләре күгәргәнче пөхтәләп кырынган, хушбуй сөртеп йөргәнлектән, үзеннән сафлык аңкый, юлда булуына карамастан, күлмәк якалары да әле яна гына үтүкләп кигән шикелле ап-ак, күзләре тере иде. Ара-тирә, бигрәк тә ашыкканда һәм каушаган минутларында тотлыгып куючан Юлдашев сүзен салмак кына башлап жибәрде:
— Актау заводын айкап чыктым, Андрей Акимович. Кирпечне һа ман шул чамадан арттыра алмыйлар. Кызыл балчыкның үзлелеге жи-
ТЫН ЕЛГА ВУЕНДӘ
әйләндерә-әйләндерә караган итте. Юлдашев Васил 'Сафияның язмышы турында, дөресрәге, аның төзелештә нинди урын алырга тиешлеге турында юлда кайтканда да хәтеренә китергән иде. Шундый энергияле яшь белгеч уң кулың булганда эшләрне тәгәрәтү ул кадәр авыр булмаячак, дип уй йөртте ул.
Никитин аңа мөмкин кадәре туры карарга тырышып сорап куйды.
— Сезнең караш үзгәрмәдеме?
— Ничек әйтергә?.. Аның баш конторада эшләве шәбрәк булыр кебек.
Никитинның баштагы уеннан кайтырга, чигенергә нияте юк иде.
— Минемчә, безнең шартларда иң авыр эш СМУ да хәзер. Анда нык куллы, таләпчән җитәкче кирәк. Баш инженер урынбасары мәсь- әләсенә килгәндә, минем караш сезгә билгеле.
— Брагинский тәэминат эшләренә кулайрак булыр иде.
— Юк, ул хәзерге эщендә дә ярыйсы. Тазалыгы да шәп.
Юлдашевның тын утыруын күргәч, Никитин тавышына яңа көч өстәп дәвам итте:
— Безнең системада, Зариф Салихович, авырлык СМУлар өстенэ төшә. Ничек әле, кошларның канатлары очкан чакта ныгый диләрме? Шулай булгач... Хәер, мин Сафинны әлегә аз белсәм дә, эшли-эшли чыныгыр ул.
Юлдашев кинәт йомшарды, шулай, әле бергәләп эшли башлауның тәүге айларында ук үзара ризасызлыклар булуын теләми иде ул. Мондый чакларда мин-минлекне арткы планга куеп торырга туры килә. Никитин салмак кына итеп сүзен төйнәде:
— Булмаса, әйдә, болай итик: чакыртыйк Сафинның үзен. Аннан хәл кылырбыз.— Ул телефон трубкасына үрелде.
5
Төннең яртысы авышканы сизелми дә калган, бәхәс һәм кинәш эчендә ни хәтле утырылган. Төзелеш конторасыннан поселокка кадәр бергә кайттылар да өчесе өч якка юнәлделәр. Никитин сулга борылды,' Юлдашев уңга каерды. Сафин каралтылар арасыннан гостиницага таба атлады. Төн караңгы, йолдызлар күз кысмый иде. Васил, ялгыз гына калгач, адымнарын әкренәйтте, нигәдер шунда йортка керәсе дә, кайтып ятасы да килмәде аның. Урамда һава иснәп йөрсә нишләр? Васил үзенең уендагы бу сорауга җавап кайтарырга өлгергәнче, арттан аяк тавышлары ишетелде. Ул сагая калды. Ләкин мондый тойгы озакка бармады, таныш тавыш колагына килеп сугылды:
— Менә тагы очраштык, Васил Закирович.
— Әле сезнең дә кайтып кына килүме, Зиннур?
— Ике сменаны әйләндереп салдым. Җитәр бер көнгә.
— Нишләп ике?
— Моңарчы бер генә смена эшләгәннәр. Никитин-башлык кыздырган, ди. Ләкин мине алмаштырырга тиешле машинист чирләп тора икән. Шулай итеп, миңа калырга туры килде.
— Әйе, сез бик кызу тотындыгыз.— Васил «сез» белән «син»не бутавын да сизмәде.
— Мондый чакта санашып торып булмый инде.
— Машиналар ничек йөрде сон, тоткарламадылармы?
— Төрлечә булды. Дөрес, баштарак яхшы иде, соңга таба бер машина бөтенләй юкка чыкты.
— Нишләп?
— Баллоны шартлаган диделәр.
— Бик ардырмадымы?
— Арыганны мин урынга яткач кына беләм.
Алар сөйләшә-сөйләшә гостиницага життеләр Поселок тирән йокыга талган, барлык өйләр, йортлардагы кебек, гостиница тәрәзәләрендә дә утлар күренми иде инде. Алар кешеләрне уятмаска тырышып әкрен генә баса баса эчкә үттеләр. Зиннур Василның кем булып эшләргә керешүе турында сорарга исәп итеп куйган булса да, нигәдер сүз кузгатмады. Кечкенә өстәл каршында жайлап утырган, йокыга талган < вахтер хатын шыпырт кына баскан аяк тавышларыннан куркып уянды, күрәсен, урындыгыннан егылып төшә язды. Сонга калган кешеләрне жене сөймәгән вахтер бу икенең әле берсенә, әле икенчесенә кырын күз салып алды да әйтә куйды:
— Болай сонга калганчы, кунып кына кайтырга кирәк иде,
Васил тегенең чеметтерүен аңламаганга салышып сорады:
— Ни булган, апа?
— Берни дә булмаган. Җанкайларның чибәрләрен тапкансыз, ахры Тиз. Гажәп хәзерге заман кешесе... Бер карашып алалар да култыклашып китеп тә баралар.
— Сез һәр соңга калган кешене дә шулай каршы аласызмы? — дип көлемсерәде Зиннур.
Яулык астыннан тузынып чыгып торган чәчләрен рәтләгәндәй итеп, вахтер гүя аны ишетмәгән дә төслерәк дәвам итте:
— Безнең Яна Наратлы кызлары магнитлы алар Яшь ир-атны үзләренә сразы тартып алалар...
Васил, безнең бакчага таш атуыгыз дөрес түгел, дип әйтәсе килсә дә, юан апа белән сүз көрәштерергә теләге юк иде, авызын ачмады. Зиннур эш киемнәрен салырга кухняга кереп китте. Васил да, сак кына адымнар белән барып, үзе урнашкан ин түрдәге бүлмәнең ишеген ачты. Бүлмәгә кергәч тә, электр тоташтыргычына кагылмастан, бер генә шырпы сызып, урын-җирне барлагач, караңгыда өс-башын чишенеп йокларга ятты. Төзелеш идарәсендә сөйләшү, тарткалашулар һәм. ниһаять, моңарчы дәвам иткән билгесезлекнен ачыклануы аны бер яктан куандырса, икенче яктан борчый башлады. Моңа тикле бит әле ул бары өлкән прораб һәм ярты елга Якын участок начальнигы гына булып эшләгән кеше. Ә монда... Төзелеш жнтәкчеләре аның белән әңгәмә алып барганда, экономик базаның йомшак булуы белән бергә, кадрларның һич тә житмэвен, булгаинарының да квалификация ягыннан ике аяклап аксауларын басым ясап әйттеләр. Зур коллектив, меңгә якын кеше... Василның башында кайнаган бер уйны икенчесе алмаштыра торды. Ул бер яктан икенче якка әйләнеп ятып карады, йөзтүбән ятып карады, аннары чалкан борылды, ләкин ни генә кыланмасын, барыбер күзләренә йокы әсәре кермәде, керфекләре йомылмады. Әйтерсең лә, уйлар түгел, бер нәрсәдән дә курыкмый торган черкиләр сырып алган иде аны Ахырында Васил урыныннан торып папирос көйрәтергә коридорга чыкты. Тышкы ишек бикле, баягы вахтер апа да. кухнядагы эЬкәмнягә бишмәтен салып, борынын сызгырта-сызгырта йоклый иде. Тынгысыз уйларга күмелгән Васил, тубалдай авыр башын көч-хәл белән күтәреп, яңадан бүлмәгә керде.
Бу табигатьнең шаяруларына һич төшенерлек түгел Әле кичә генә язга, чын язга тартым жепшек көн иде. Ә бүген Бик соңга калып кына ватылып йокыга талган Васил бүлмәдәге башка кешеләргә караганда иртәрәк уянды. Үзе дә сизмәгән ниндидер жилкенү. ниндидер ашкыну хисләре кулларыннан сөйри кебек иде аны Ул тиз генә урыныннан торды, гадәттәгечә физзарядка да ясап маташмастан. урын-жирен Жыеп куйгач, аннан-моннан гына юынды да урамга чыкты Якындагы тулай тораклардан төркем-төркем булып ашханәгә баручы яшьләр күренде. Ул да шулар артыннан китте. Ул барып кергәндә ашханәдә
Ж. «К У.» М X .
СӨВВУХ РАФИКОВ ф ТЫН КЛГА ВУКНДА
халык шыгрым тулы иде инде. Җитмәсә чираты да ишек катыннан ук койрыкланып киткән. Ничектер шунда стаканнардагы төссез чәйне күргәч, ул Нурзилә хәзерли торган куе, хуш исле, арыган башларга ял бирә торган тәмле чәйне хәтерләде. Ул чиратка басты, әкренләп минутлар минутларны куа торды. Алай да чират якынаймады. Чөнки аңарга калса, бердән, ашны бик әкрен бирәләр, аннары чиратсыз керүчеләр әледән-әле күренеп тора иде. «Монда болай тора-тора эшкә сонга калуыңны көт тә тор»,— дигән исәп менеп утырды аның башына. Кулын селтәде дә китеп барды.
Янадан урамга чыккач, ниндидер шифалы жил искән шикелле, Василның бөтен тәне, бөтен гәүдәсе җиңеләеп китте. Хәер, әле ул бу поселокта яңа, бөтенләй яңа кеше. Әле ул моңарга хәтле буш һәм тын урамнарны, тын тыкрыкларны гына күрә һәм бу авылга хас тынлык аның шәһәр шау-шуына күнеккән күңеленә ят тоела иде. Ә бүген! Якындагы баракларның ишекләре бер генә минутка да ябылып тормый. Гади эш киемендәге кешеләр жәяүләп тә, өсләренә көймәләнеп брезент ябылган автомашиналарга утырып та, мотоцикл һәм моторлы велосипедлар белән дә эшкә, бары да эшкә ашыгалар. Уен-көлке, чыр- чу, һаваны яңгыраткан яшь авазлар, чын мәгънәсендә тормыш авазлары! Бу хезмәт иртәсе, бу кешеләр ташкыны, бу иртәнге саф җил, бу җанлылык аның рухына тулысыңча тап килә иде. Егетләр кызлар белән шаярышып та алалар. Әнә бер егет таеп егылган бер кызны култык-лап торгызды да шаян сүзләр әйтә-әйтә бара. Тегесе чапалана: «Җибәр, җибәр,— ди.— Җибәрмәсәң авызыңа утыртам»,— ди. Үзе бер дә сукмый, бары тик шарык-шорык көлүен генә белә. Әнә кайсылардыр юеш кар атышып уйнап баралар. Урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр сирәк күренә. Яшьләр... Яшьләр...
Чү! Болары кемнәр тагы? Күбесе өсләренә сырма, кыска бишмәт һәм нәкъ ирләрчә чалбар кигән, төрле төстәге яулык яки шәлләрен якаларына кыстырган һәм, бер-берсеннән аерылырга теләмәгән шикелле, гел бергәләшеп атлаган хатын-кызларны куып җитеп, шулар арасында бара башлады Васил. «Билгеле инде, боларның күбесе кызлар, араларында яшь киленнәр дә юк түгелдер әле»,— дип уйлады. Ул үзе дә дәртләнеп барган шушы кешеләрдән әллә ни аерылмый иде. Анын өстендә итәге бәрелеп куелышлы сырма пиджак, җылы чалбар һәм аякларында кирза итек, башында кара мех бүрек, кулларында каешланып беткән гади перчатка. Яшь ягыннан да ул алардаи әллә ни аерылып тормый кебек. Үзләреннән артка да калмаучы, узып та китмәүче бу кешегә бара-бара хатын-кызлар күз салмый калмадылар. Ләкин берсе дә башлап дәшмәде. Ят кеше ич, яңа кеше. Сүзне Василның үзенә башлап җибәрергә туры килде:
— Сез канда эшлисез, кызлар?
— Кайда җиңелрәк—шунда,—диде берсе, шаяртып.
— Без авырыннан да тайчана торганнар түгел,— дип өстәде икенчесе.
— Әллә безнең бригадада эшләргә исәбегез бармы, абый?—диде кайсыдыр.
Кызларның бу рәвешчә шаяртуыннан соң Васил каушап калмады, ; сүз кушмыйча гына елмайды, күзләрен кыскалап алды. Аннары әйтте:
— Мин дә сезнең белән бергәләп эшләрмен, дип уйлыйм.
— Кем булып?
Ана җавап бирергә туры килмәде, бер такылдыгы иреннәрен бөрештереп әйтергә ашыкты:
— Бу абый берәр нәчәлник кисәгедер әле. Алай бик авызыгызны ермагыз, малакайларым. Соңыннан җыларга туры килмәсен.—Шунда ул әйткәннәренә өстәп тә куйды: — Наряд-мазар язуга кагылышлы эштә булып, артык лыгырдаган өчен кисеп кунмасын тагы. Мондый
абыйлар янында итәк-жиненне жыеп йөрү лугчырак. Бу дөньянын хәлен белмәссең...
Шулай сөйләшә-шаяра бара торгач, Васил бу хатын-кызларның төзелә торган электр станциясенең төп корпусында эшләүчеләр икәнен белде. Проммәйданга килеп житәр алдыннан, тимер юлны чыккач, ул сулга борылды һәм төркемнән аерылып, бер катлы таш йортка керде
Күрәсең, аның монда эшләячәге турында конторага хәбәр ителгән § булырга тиеш, яшь кенә секретарь-машинистка Василны оялчан гына й елмаеп каршы алды һәм ана кабинетның ачкычын бирде. Уртача зур- о лыктагы кабинетта инде, аңа калса, һәммәсе дә үз урынында кебек < стена буенда урындыклар... диван, өстәл, телефон... Васил өстәл артына ч барып, урындыкка утырырга да өлгермәде, бер кәгазьгә күзе төште Бу аны төзү-монтаж идарәсе начальнигы итеп билгеләү турында төзе- § леш башлыгының приказы иде. Баштарак Василга биредә һәр нәрсә *- ят сымаирак күренсә һәм ниндидер юксыну хисе күңелен тырнап торса. ♦ кешеләр, эшләр белән таныша башлагач, мондый тойгы тиз сүрелде. а
Ул житәкчелек итәчәк төзү идарәсенең прораблык участоклары ° контора бинасында булмыйча, төрлесе төрле жирләрдәге вагон һәм Z вакытлыча такталардан кагып-сугып укмаштырылган кечкенә өйләргә ө урнашкан иде. Ул иң элек бүлек мөдирләре һәм хезмәткәрләре белән < танышып чыкты. Шулай итеп төшкә кадәр булган вакытның ничек уз- & ганы сизелми дә калды. Инде эш кайный торган участокларга чыгып м китәргә ниятләп кенә торганда, ишектән песи кебек сак кына басып * берәү керде. Тукта әле, аңа таныш түгелме соң бу кеше, аны кайда и күргәне бар иде сон әле? Әй, бу хәтер дигәнен, бөтенләй икенче кеше- ® гә ошатты бит әле ул аны... Өч-дүрт секунд вакыт үткәндерме, юкмы, Васил инде бу плащлы кешене танып та өлгерде һәм кулларын сузып, өстәл артыннан чыкты:
— Игнат!
— Бәй, үзебезнең егет булып чыкты бит әле бу.
— Әйе, мин.
— Котлыйм, чын күңелдән котлыйм безнең якларга килүегез унае белән. Сафин да Сафин диләр, туктале мин әйтәм, безнең институтта укыган Васил Сафин түгелме бу? Тәки сизенгәнмен икән! — дип, Игнат яктырып көлеп җибәрде.
— Снн монда күптәнме, Игнат?
— Икенче ел.
— Ияләнеп беткәнсеңдер инде алайса?
—• Мин үзем шушы якныкы, безнең авыл моннан ерак түгел.
— Алайса бергә-бергә тәгәрәтәбез инде ташны.
— Мин дә шулай дип торам
— Син бер дә үзгәрмәгәнсең, Игнат, һаман шул көенчә.
— Нн. теге, бераз бардыр инде, гомер үтә бит. Васил Закирович.
—■ Бирешмәскә кирәк!
— Барысы да безнең иректә булса, гел артка китәсе килми дә югыйсә.
— Менә ничек килеп чыкты, һич көтелмәгәндә күрешү,— дип куйды Васил.
Алар арасында башланган сүз тиз генә туктамады. Сүз арасында Игнатның: «Васил Закирович» — дип ешрак кабатлый башлавы Василга ничектер уңайсыз тоелды һәм аны туйдыра да башлады Чөнки ул әтисе исемен дә кушып эндәшүгә башта да бик авыр күнекте Аныңча, аны исеме яки фамилиясе белән генә атап йөртсәләр, шул җиткән иде кебек. Ләкин бар төштә дә шулай канунлашкан булгач, теләсә-теләмәсә лә ана да бу хәл белән килешергә туры килде Шулай да үзе белән бергә институтта укыган иптәшеннән «Закирович» дип ишетәсе килми иде.
Институт... Игнат Данилов аннан өч курс түбән укый иде. Бер ту. лай торакта тордылар. Хәтта бер елны бүлмәдәш тә булырга туры килде аларга. Игнат Данилов үзенең чамадан тыш тыйнаклыгы һәм тып-тын йөрүе, йомыклыгы белән башка бик күпләрдән аерылып тора иде. Аның җыелышларда бер мәртәбә дә чыгып сөйләгәне булмагач, бер тапкыр кызык иткәннәр иде. Профсоюз җыелышындамы, комсомол җыелышындамы шунда кайсыдыр, шаяртып, Игнатның сөйләргә теләвең записка язып председательлек итүчегә тапшыра. Председатель, кирәк кайчан булмасын, залның һаман бер почмагындарак утыручы Игнат Даниловка сүз бирә. Нишләсен? Баштарак карулашып маташа теге. Кат-кат әйтеп кыстый торгач авыр гына бер рәвештә урыныннан күтәрелә. Халыкка карап, нидер эзләнгән сыман хәрәкәтләр ясый да кычкырып әйтеп салмасынмы: «Мин барлык иптәшләрнең сөйләгәннәре белән риза, берсенә дә каршы килмим»,— ди. Шуннан сон тып-тын урынына утыра. Залда шаулашып көләләр. Әлеге дә баягы шул чакларны исенә төшергәч, Васил чак-чак кына көлеп җибәрмәде. Ләкин бара-тора студент Данилов белән прораб Данилов арасындагы аерма беренче күрешүдә үк сизелгәнен уена китерде. Алар икесе дә тынып калган арада, кемнәрдер кабинетка кереп, йомышларын әйттеләр. Данилов, тагы ярты сәгатьләр чамасы утыргач, үз эше белән китеп барды. Васил кабинеттан тиз генә чыгып китәргә форсат тапмыйча интегеп бетте. Чөнки әле берсе, әле икенчесе кереп кенә торды, кешеләр саеккан арада телефон шалтырап ана уйларын җыеп алырга мөмкинлек бирмәде. Бер арада ул җәһәт кенә кабинеттан чыкты.
6
Ял көне.
Зур төзелештәге хезмәт шау-шуы тынып, яшь авазлар урамнарга, өйләргә һәм баракларга күчте. Васил гадәтенчә иртә торды. Ул бит-кул юып йөргәндә, бүлмәдәгеләр оеп йоклыйлар иде әле. Васил кешеләрне борчымаска тырышты, аяк очларына сак кына басып йөрде. Дөрес, бүлмәдәгеләргә карап аның үзенең дә күзләренә йокы үрмәләргә әзер торган шикелле иде. Инде бер урыныннан кузгалгач, кире ятмауны артыграк санады. Нигәдер шунда, әле ул бәләкәй чакларда әнисенен еш-еш әйтергә ярата торган сүзләре хәтерендә калкып чыкты: «Иртә белән озак йоклаган — бәхетен йоклаган. Иртә торган бәхетле була, бай була»,— ди торган иде әнисе Бала чактан ук колагына кергән әнисе сүзләре кирәк чагында шулай баш калкытып куялар иде.
Бәй, нинди хикмәт бу, иякләренә нинди төкләр үскән? Аның көннәре бер дә сизелмичә үтте бу араларда, үзенең кыяфәт-рәвешен тәртипкә китерергә дә оныткан лабаса Шулай булмый хәле дә юк. Кырык көймәнең койрыгын тотарга йөри бит ул, инде тәртәгә үзең риза булып җигелгәнсең икән, сөйрәми хәлең түгел! Бу араларда анын көзгедән дә караганы юк иде бугай. Әлегә парикмахерга барып тормады инде, әйдә, икенче берәр чакта җитешер әле Васил коридорга чыгып, стенадагы зур көзге алдында кырынды да, ял көненә тәңгәлрәк китереп, чиста киенгән хәлдә, ашханәгә барырга җыенды. Тик анын ялгыз гына чыгып китәсе килмәде, Зиннурлар бүлмәсенең ишеген саклык белән генә ачты. Караса — тегесе киенеп ята икән.
— Кая болай иртүк?
— Буыннарны ныгытып алырга кирәк,— диде Васил.
— Бара торыгыз. Мин космически корабль тизлегендә сезне куып җитәрмен...
Бүген тирә-юньнән, башка көннәрдәге кебек, ашханәдә койрыкланып чират тезелмәгән, буш урындыклар да җитәрлек иде. Васил бер өстәл артына барып утыруга Зиннур да килеп җитте.
Зиннур коридорлык түренә куелган диванга барып утырды һәм кон- ♦ гертны ачты. Ул укыганда Васил арлы-бирле коридорда йөренде. Знн- а гурны озак көтәргә туры килмәде. Ул ж иңел генә урыныннан торды да. о илраен балкытып, Васил янына килде. Тегенең сорау-сорамавын уйлап * гормастан, ниндидер бер жинеллек белән әйтте; э
— Ашыктыра минем Хәмидә. Балалар сине бик сагыналар, дигән. < Тиздән безне кайтып ал, алмасаң, үзебез төянеп юлга чыгарга күп со- х рашмабыз, дигән. Бергә-бергә торуларга ни җитә, айры-чайры торулар х ай читен лә, дигән — Бераз тыныш ясап, Зиннур әйтеп бетерергә ашык- * гы: — Минем Хәмидәнең чәче, аллага шөкер, кыска түгел, ә менә акы- а лы җитеп бетми бугай. Кил, көтеп торалар сине, коймак пешереп көтеп ® торалар... Тозлап-борычлап хат язарга туры килер Менә аны. тилене, квартир чутларыннан мин киткәндә үзем әйтеп язарга булдым ич ана. Ул безнең шулайрак инде, иртән чәй эчкәнен кич оныта. Тәртәне зиректән каерырга ярата.
Тыштан шулай каударланыбрак сөйләгән Зиннур, хатынының фи- гыль-холкын энәсеннән жебенә кадәр белгәнгә күрә, эчтән алай бик көяләнми иде. Чөнки ул аның тупаслык ясамавына чын күңеленнән ышана иде.
Васил, килгәч, үзенск хәл-әхвәлләрен, кичерешләрен әйтеп хатынына тәфсилле рәвештә хат язып салган иде инде. Ул әлегәчә жавап көтә, кайчан килер?
Алар гостиницадан чыктылар. Василның исәбе поселок урамнарын бер урап кайтуда иде. Ул шул хакта юлдашына әйтергә уйлап кына торганда, аларга каршы Игнат Данилов килгәне күренде Чапаев урамы почмагында тукталып калдылар. Исәнлек-саулык турында кыска гына сүз алышкач, Игнат бер Василга, бер Зиннурга карап торды да (ул инде Зиннурны да белә нде) сүз ачты
— Ярый әле. чыгып китмәгәнсез икән, койрыгыгызны тоттым тәкн. Әйдәгез, киттек, минем тормышларны да күреп чыгарсыз...
Ничектер шунда Васил читенсенгән сыман күренде.
— Мәшәкатьләп йөрү килешер микән сон? — дндс ул
— Нинди мәшәкать? Берәр тустыган чәй эчеп чыгарсыз Ана карап айның бер чите кителмәс..
Өчәүләп Яңа Наратлынын көнчыгыш ягына таба юнәлделәр Менә бер урам үттеләр, ике урам, ниһаять, өченче урамга барып керделәр. Бу нинди хикмәт: һаман бараклар да бараклар Мондый типтагы биналар. бердән, һәр яктан уңайлы торак шартлары булдыру өчен җайсыз булсалар, икенчедән, аларның <яшәү гомерләре» дә озын түгел, барыбер ун-унбнш ел үткәч, сүтәргә туры киләчәк андый йортларны. Васил шул турыда баш ватып бара торгач, авызыннан сүз ычкынып киткәнен дә сизмәде.
— Хәзер кая барабыз? —дип сорады Зиннур.
— Ә синеңчә?
— Кинога керсәк.
— Анысын кичке якка калдырсак лутчырак булыр шикелле.
— Мина барыбер,— диде Зиннур.
Гостиницага якадан әйләнеп кайтуларына, юанлыгы мичкәдән аз гайтыш, бер көн аларны үчекләп каршы алган вахтер хатын Зиннур (лдына килеп басты. Ул, бер кулын артка куйган көе, шаяртып әйтә алды:
— Сез Гафиятуллин буласыз бит әле?
— Әйе, мин булам ул кеше.
Хатын артка яшергән кулын кинәт алга чыгарды.
— Бие, сина хат бар! Зиннурның һич шаярасы килмәсә дә. авызын ерып торган вахтер гатын. барыбер бер-ике биеп-әйләнеп күрсәтмичә, ана хатны бирмәде
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА ф
— Нигә бу хәтле күп салганнар боларны?— Башкаларнын тын баруларын күреп, башлаган сүзен дәвам иттерде: — Юк, дускайлар, хәзер инде бараклар заманы үтте. Монда кемнеңдер башы эшләп җиткермәгән булырга кирәк. Алга карап, киләчәкне күздә тотып эш итмәгәннәр барак салучылар, минемчә. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый бит...
Ул тагы да нидер әйтмәкче булган иде дә, Игнат каршы төште:
— Алар да кирәк, бараклардан башка да булмый. Капиталь йортларны салырга ни кирпече, ни башка материалы җитешми аның. Шәһәрдән ерак мондый җирләрдә.
— Ничек кенә булмасын, үзен аклый торган эш түгел бу, Игнат.
Тирә-яктагы күренешләргә карый-карый берничә минут тын баргач, I поселокның урталарына килеп җиттеләр. Биредә инде хәл башкачарак иде. Киң урам, бер калыпка сугып эшләнгән шикелле, берсеннән икенчесен аеруы мөмкин булмаган ике катлы йортлар. Төньяктан көньякка таба калкып барган бу урамның һәр ике ягында яна йортлар салынып ята нде. Биредә алар адымнарын салмакландырдылар. Әлегәчә ике инженерның сөйләшүен тынлап барган Зиннур да сүзгә кушылды: J
— Бу тирәләр инде шәһәргә охшый.
Игнат, аны ишетмәгәндәй, Васил куертканнар турында әйләнде:
— Хәзер инде бараклар салмыйлар. Киләчәктә дүртәр-бишәр катлы йортлар салу проектлаштырыла. Әлбәттә, бараклар салу белән кемдер, син әйтмешли, артыграк бөгеп җибәргән булырга кирәк.
— Бу урамның исеме ничек, бер җирдә дә язуы күренми.
Василның бу соравына каршы Игнат ашыкмый гына җавап кайтарды:
— Ленин урамы була бу безнең.
— Аннан өстәгесе?
— Анда әлегә, күрәсез, ике йортка нигез генә казылган. Энергетиклар урамы булачак. Электр станциясе эшчеләре өчен күп катлы зур йортлар салырга планлаштырылгаи анда.
— Бу «урам»нын күп урыны әле һаман да басу бугай? — дип сорады Зиннур.
— Узган ел анда бәрәңге утырттылар. Бу поселок урынында моннан өч-дүрт ел элек чыннан да басу һәм әрәмәлекләр иде. Солыларны урып алгач, беренче баракларга нигез салганда үзем дә катнаштым,— диде Игнат.
Бер карасаң, гаҗәп матур, гаҗәп күңелле урын: төньяктагы калкулыкта, нәкъ тау өстендә шикелле. Иске Наратлы, ә поселокның кояш чыгыш һәм кояш батыш якларыннан сузылган күксел урманнар көньягында бергә килеп тоташалар да гүя кешеләрне үзләренә таба чакырып торалар. Васил күптән укыган бер китапны хәтеренә китерде. Пугачев явы турында язарга материал җыйганда кайчандыр бу тирәләрдән бөек рус шагыйре Александр Пушкин узган. Аның тарафыннан язылган «Пугачев бунты» китабының бик иске басмаларыннан берсендә бу яклардан Пугачев явы үткәндә хәзерге Иске Наратлы тирәләрендә таш крепость булуы турында да телгә алына. «Менә нинди җирләр,—дип уйлады Васил.— Пугачев эзләре. Пушкин эзләре...» Кинәт кенә ул Игнатка таба башын борды да революциягә кадәр бу урыннарда кемнәр хуҗалык итүен сорады.
— Бәлки ишеткәнен бардыр, син үзең шушы якныкы булгач,—дип өстәде.
Игнат бу якның тарихын ул кадәр яхшы белмәсә дә, бөтенләй хәбәрсез түгел иде. Өлкәннәрдәй, авылдашларыннан ишеткәне бар иде аның.
— Монда дегет кебек кара туфраклы җирләр. Элек Стахеев дигән бик бай алпавыт хуҗа булган бу басуларга. Ул үзе Алабугада торган.
Игнатларның өйләре әрәмәгә якын гына икән. Яна коймалар, алты ♦ почмаклы яңа өй, төзек кенә каралты-кура. Васил аның гаилә халәте в турында сораштырмаган иде. Өйгә кергәч, авылча киенгән карт ана- о сыннан башка кеше күренмәде. *
— Васил, Васил дип улымның авыз сулары корый Васил шушы £ буламыни инде? — дип, кулын биреп күреште карчык. Шунда бер рәт- < тән Зиннурга да бармак очларын сузган итте. Карчык үзе бәйләгән ак щ оекбашларын киеп, бик килешле һәм тере генә йөри иде өендә. Озакла- * мый ул табын хәзерләде, тирән тәлинкә тутырып коймак куйды, зур ак * самоварны колакларыннан җилтерәтеп тотып өстәлгә китереп утыртты щ Карчык үзе табынга утырмаса да, әле монысын, әле тегесен өстәлгә э өстиөсти, юмарт һәм ачык чырай белән кыстый торды:
— Әйе, менә куе итеп сөт салып эчегез. Кәҗә сөте. Бер көн калин- дардән укуларын ишеттем. Кәҗә сөтен анда дөньядагы ин файдалы сөт дип язганнар.
Васил өйгә керешли лапас янында уйнап-снкереп йөргән кәҗә бәтиләрен күргән иде. Әле хәзер карчык кәҗә сөте турында сүз кузгаткач, сорамый түзмәде:
— Кәҗә асрыйсыңмыни, апа?
Карчык, өзлексез рәвештә күз кабакларының тартылып торуына эче пошкан шикелле, күз читләрен сөртеп алды да тезеп китте:
— Кәҗә дигәндәй, югыйсә аның үзен татар дуңгызы дип, бер дә белми әйтмәгәннәр әйтүен. Карап тормасан, бер корткыч инде юньсез, дуңгыз инде чынын әйткәндә. Дуңгыз дигәндәй, ул каты борынны да асрыйбыз инде без. һәркайсы үз урынында ярап тора шунда. Бер дә мал-туарсыз булмый. Улымның бор жалунҗы акчасына гына ышанып ятып торсаң...
Кирәгеннән артык сүз тегермәне тарта дигән сыманрак бер төстә әнисенә маңгай астыннан гына карапкарап алды Игнат Карчык улының киресе, бик сүзчән булып чыкты Бер сүзне бетермәстән, икенчесен ялгап җибәрде:
— Шулай менә төпчек улым белән тормыш көтеп яткан көнебез инде. Тормыш дигәннән тормышлар иркенгә китте казер бик. Тик менә бу көннәрне Гөргери дәдәгез генә күрә алмады. Туган ил өчен башын салды дәдәгез — Карчык күз төпләрен алъяпкыч итәгенең очы белән сөртеп алды да тагы дәвам итте:—Башта ышанмадым, көтә-көтә чыраема әплнсун сарылары чыкты. Кайтмады. Тик сандык төбендә элекке налук кәпнтәнсәләре арасында аның үлүе турында килгән язу гына ята. Аның сөякләре кай илләрдә ята торгандыр инде? Сөяк дигәннән, барыбызны да үз куенына тарыдп алачак инде бу җир. >зе тудыра, үзе күмеп тә куя дигәндәй. Тик менә үз үлеме белән үлгән булса, бу тикле йөрәк ашалмас, бу тикле бәгырь теленмәс иде.— Карчык зурай
Бу тирәләрдә аның управляющие баш булып йөргән. Стахеевның Камада үз пароходлары, баржалары булган. Минем әни бик нык белә ул хакларда Сорасагыз, һәммәсен дә әйтеп бирер. Тиздән поселокның зур йортлы урамнары артта калды. Алар әйтер-, сен, шәһәрдән чыгып авылга керделәр. Игнат урамдагы һәркем үзе салган таныш өйләргә игътибар бирмичә, алдына туры караган килеш < тыныч кына бара бирде. Васил белән Зиннур исә төзек каралтылы, күбесе алты почмаклы өйләрдән тезелгән урамның әле бер ягына, әле икенче ягына күз салгалап бардылар Ара-тирә әллә ни шәп булмаган иске өйләр дә күзгә чалынып китә иде. Күрәсең, якын-тирә авыллардан төзелешкә өйләре — хуҗалыклары белән күченеп килүчеләр иде болар Аларда инде нәкъ авылның үз төсе, үз рәвеше сакланган, өйләрнең капкаларына калайдан кисеп ясалган әтәчләр дә менеп утырырга җитешкән иде. Байтак ихаталар турыннан үткәндә сыер мөңгерәгән, сарык бәрәннәре кычкырган авазлар да ишетелеп кала, тавыклар җырлаша
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
тып стенага рам эченә куелган карточкага карады да бер сүз дә дәшмәстән кече якка кереп китте. Бераздан олы якка да чыгып, үз шөгыльләре артыннан йөри бирде.
— Ул елларны әйтәсе дә юк инде, минем дә бер туган абыем сугышта үлде,— диде Васил.
Карчык улы ияртеп кайткан кунакларның үзе белән кызыксынып сүз катуларына куана калды һәм янә тел тибрәтергә тотынды:
— Гөргери дәдәгез әйтер не, Барбара днер ие, шушы Гнатымны кеше итсәм, шушы күәс кырынтысын бер аякка бастыра алсам, днер ие, үлсәм дә үкенмәс идем, диер ие. Әнә, күреп торасыз, кодайның рәхмәте белән алтын багана булып житте улым Гнат.
Бу ягымлы карчык Зиннурга да бик кешелекле, бик сөйкемле күренде. Ул чырае яктырган хәлдә тыңлап кына калмады, үзе дә сүзгә кушылды:
— Бүтән балаларыгыз юкмыни, апа?
— Үз гомеремдә дүрт кыз китердем. Кодай тәгалә кушмагач дигәндәй, Гнаттан башка малай тумады.
— Кызларыгыз кайларда соң?
— Кызлар дигәннән, күптән инде башлы-күзле булып беттеләр. Кыз баланың пи аның, канатлары бер үсеп җиткәч, синең ихатаңда тормый инде ул, очып китә.
Үз авыллары, төп йортлары, бу якларның танымаслык булып үзгәрә барулары, тагы әллә ниләр турында җанланып, еш кына «дигән- дәй»не кушып авыз суларын корытып сөйләде Варвара карчык. Василның хәтеренә сөйләгәндә санап бетергесез «значит» кыстыручан бер танышы килеп баскандай булды һәм көлеп җибәрде. Билгеле, ул Варвара карчыкның туган авылында «Дигәндәй Варвара» кушаматы белән атап йөртелүен белми иде. Урыннан кузгалгач, Василның карашы кече якка төште: почмакта икон, аның алдында чылбырлы шәмдәле дә бар. Күрәсең, кунакның күзе өйдәге әйберләргә төшсә, хуҗанын күзләре кунакта иде. Варвара карчык, тик торганда җырлый башлаган тавыкны хәтерләтеп, сүз йөгертте:
— Безнең ни, керәшеннең, татардан тел алган, урыстан ден алган дигәндәй, пурмы өчен генә ул почмактагы нәмәстәкәй. Картлардан калган гадәт инде шунда...— Карчыкның бу сүзләренә каршы килеп тә яки башкача да кайтарып сүз әйтүче булмады. Варвара карчык ул арада аралыктан әйләнеп килде, аның кулында кечкенә капчык иде. Шуннан учлап-учлап көнбагыш алды да яшьләрнең кесәләренә тутыра башлады:
— Үзем үстергән айбагыр, рәхәтләнеп чиертеп йөрерсез. Юлларны кыскарта, барасы җиреңә тиз аппара ул айбагыр дигән затлы ризык. Шулай килгәләп торыгыз, Данилыплар капкасы кан якка ачылганны белдегез инде казер. Якты чырай, такта чәй, дигәндәй...
Кунаклар бөтен хуҗалыкны Варвара карчыкның үз кулында тотуын һәм әле Игнатның шушы көнгәчә өйләнмәгән икәнен дә абайлап алдылар. Васил Игнатның институтта укыган елларда йомшак табигатьле булуын, башкалар кебек, кызлар белән дә йөрмәвен исенә төшерде. Өченче дистәне куып килгән кешенең гаилә хәле, аңа калса, ничектер аңлашылып җитми кебек иде.
Василның менә шушы минутларда каядыр ераграк чыгып китәсе килә иде. СМУның шактый таушалган газигы бар, бәлки шуңа утырып бер сәфәр йөреп кайтырга кирәктер? Юк, җәяү йөрү артыграк булыр. Поселоктан ерак булмаган урманга барып кайтсалар нишләр? Бәлки ул үзен борчыган хисләрнең кайберләреңә җаваплар табар? Васил үзенең теләген иптәшләренә әйтте, тегеләр каршы килмәделәр. Биш-алты минут үтүгә инде, Кармалка дип аталган кечкенә инеш күперчегеннән
чыгып, ат тизәкләре һәм коелдык саламнар белән чуарланган тар гына юлдан урманга таба киттеләр.
Яз сулышы!
Табигатьмен янару һәм терелү чаклары!
Яр баендагы таллыклар салмак кына тирбәләләр .
Ерак юллар үтеп, әле күптән түгел безнең бу тарафларга сагынып ♦ кайткан кара каргалар шул таллыклар өстеннән көтү-көтү булып, жир- < не котлагандай кычкыра-кычкыра очалар, бу яклардагы үзгәреш- 5 ләрне күреп, беркадәр ятсыналар да шикелле. Зиннур куанычлы төстә « әйтеп куйды: °
— Сабанчы кошлар да килгән. <
Кара каргалар юл читләренә төшә башладылар. Алар, үз шәүләлә- £ реннән үзләре курыккан кебек, елт-елт караналар, гәүдәләре озынча, юка, өсләре дә кара-кучкылланып ялтырап тормый, юл килеп ябык- f каннар, күрәсен. ь
Тиздән урманга килеп керделәр. Биредә әле кыш кышлыгын итә, ♦ агач төпләрендә ап-ак карлар шикәрдәй агарып ята, тар урман юлы а да нәкъ кышка хас карлы һәм ачык кырлардагы шикелле каралмаган. ° шадраланмаган иде. Ә агачларга карасаң, аларның кышкы тирән = йокыдан уянган булулары сизелеп тора, бигрәк тә тал һәм тирәкләр в яшь бөреләрен бүрттереп, якты, жылы нурлар эчеп утыралар. Урман < урман инде, аның саф һавасы, үзенә генә хас тынлыгы, тәннәргә рәхәт жинеллек салуы һәм сулышларны рәхәт киңәйтүе аларның рухын кү- * тәрде. Урман юлы тар, күңелле, биредә хисләр нечкәрә. Авылга килеп ш кергәч эт өреп яки әтәч кычкырып каршы алган кебек, урманда берен- ® че булып тукраннар күренде. Әллә нинди кызыл түшле, берсеннән-бер- ® се матур кошлар гел очрый тордылар. Тар гына әлеге юл аларны шактый ерак алып китте. Биредә инде караңгырак һәм дымлырак та нде Ике километрлар чамасы эчкә кергәч, көчле гүләгән мотор тавышлары аларның игътибарын үзенә тартты Шуннан соң күп тә үтмәде, авыр гәүдәле бульдозер күренде. Эшнең нидә икәнен бер кадәр чамалаган Васил ашыгып сорый куйды
— Монда ни эшлиләр. Игнат?
— Күрәсең, агач аударалар.
— Ә нигә?
— Мачталарга юл ачалар.
— Әһә, бу төштән югары вольтлы линия үтәчәк...
— Әйе.
— Харап итәләр...
— Нигә? — дип сорады Игнат.
Василның кашлары жыерылган, чыраенда һәм күзләрендә борчылу сизелә нде Ул инде сукранганны хәтерләтеп әйтте:
— Бу бит урман, нинди шәп агачларны әрәм итәләр Чытырманлы аоәмә-мазар булганда бер хәл. Ә монда... Василның хәтеренә мәсәлче Крыловның мәшһүр сүзләре килеп төште. Дуга бөгәм дип нихәтле агачны кырып, сындырып бетергән аю... һәм тиресе ертылып үзе дә танымаслык хәлгә калган...
— Әйдәгез әле. шунда барыйк.
Зиннур белән Игнат Василга карашып алдылар да аның артыннан бульдозер эшләгән якка борылдылар
Киң алымлы, куәтле бульдозер агачларны кырыпмы кыра иде Күрәсең, агач аудару берничә көн дәвам иткән булса кирәк, ачылган киң юлдан киң булып зәп-зәңгәр күк йөзе күренеп тора, агачлардан чистартылган участок читләрендә каралып өемнәр яга. Васил кулларын болгап бульдозерчыга мөрәжәгагь нгте, агачларны гарипләндермәскә тырышып, саграк аударырга кирәклеген әйтте. Бульдозерчы, аның хак-
лы икәнен анлап, риза булган төстә ияк какты һәм бу эшне үзенен да йөрәге җылап кына башкаруын әйтте:
— Начальниклар шулай кушалар. Мин нишли алам,— диде.
Васил, эченнән әрнеп, өемнәргә тагы бер кат карап куйды да, сүз катмыйча гына, килгән сукмакларыннан кире борылды. Сукмак тар булганлыктан, алар бер-бер артлы атладылар. Урманда алардан башка да саф һава иснәп, күңелле генә сөйләшеп йөрүче парлылар очрый торды. Песиле тал ботакларын чәчәк букеты сыман кадерләп кенә кулларына тотып кайтучы кызчыклар да, малайлар да күренде. Васил кайчандыр үзенен дә шулар кебек гамьсез чакларын, яз көннәрендә пыяла банкада тал үстерүләрен һәм беренче Май бәйрәме демонстрациясенә яшел нәфис яфраклар ярган тал ботаклары арасына кәгазьдән ясалган ак чәчәкләр куеп чыккан чакларын исенә төшерде... Мәгәр боларның берсенә дә карамастан, аның күңеле борчулы, йөрәге урынында түгел иде.
7
Матур гына башланган кояшлы көн кинәт куе кара болытлар чыгып, өермәләнеп бозылып киткән сыман, Васил өчен кичкә таба бүгенге ял көне дә шундыйрак бер төс алды.
Саф һава иснәп, ләкин күңелгә тынгысыз яңа уйлар, яңа исәпләр салып урманнан чыкканнан соң, юлдашлары Игнат борылмалы тыкрык буенча үз өйләренә китеп барды. Васил белән Зиннур барак-гостиница- га кайтып керделәр. Ләкин ни күзләре белән күрсеннәр: баскыч төпләре, коридор тулы халык. Баракның икенче башындагы торак хуҗалыгы конторасында да шундый ук хәл. Шуларны күрүгә Васил пошына калды. Килүчеләр арасында кызлар да бар иде. Яшьләр белән сөйләшкәннән соң, ул аларның күбесен бетончы, ташчы, штукатурчылар икәнен белде. Төзелештән кайчандыр биргән заявка буенча аларны Казан шәһәреннән оешкан төстә җибәргәннәр икән. Ул кешеләр киләчәге турында моңарга кадәр дә ишеткән, ләкин аларны бүген яки иртәгә килерләр дип уйламаган иде. Билгеле, килүче эшчеләрнең күбесе ул җитәкче итеп билгеләнгән СМУ оешмасында эшләргә тиеш булачаклар. Ял көне, беркем юк диярлек. Нишләргә?
Васил торак коммуналь хуҗалык конторасына юнәлде. Анда бер тулай торакның коменданты, ачулы төстә, чыраен җимереп утыра иде. Кешеләрне тизрәк урнаштырырга кирәклеген әйткәч, утыз биш яшьләр тирәсендәге, озын борынлы, очлы иякле хатын зәһәр күз карашларын чагылдырып, ризасыз төстә җавап кайтарды:
— Тапканнар ял көнне килергә! Бар икән, бер минутка да җан тынычлыгы юк шушы ЖКОда. йөрисең инде шунда эт көтүчесе кебек-
Комендант хатын ризасызлыкларын бәлки тагы да мулрак сибәр иде дә, аны мөмкин кадәр тыныч һәм ягымлы булырга тырышкандай, әкрен тавыш белән Васил бүлдерде:
— Ничек кенә булмасын, урнаштырырга кирәк безгә кешеләрне.
— Урын юк,— диде хатын, күтәрелеп карамыйча гына: — Боларның үзләренә генә дә бер барак кирәк.
— Сезнең общежитиедә, мәсәлән, ничә урын бар?
— Күп булса, дүрт-биш карават буш.
— Билгеле, кыенрак. Сыйган кадәр урнаштыра торыгыз.
— Булмый, иптәш Сафин.
— Нигә булмый? _
— Вазих Вафич резолюциясеннән башка кеше кабул итмибез без. Бездә тәртип шулай.
— Ул соңыннан рөхсәт итәр. Әлегә кереп урнаша торсыннар. Килгән кешеләрне урамда тотып булмый бит инде.
— Юк инде, закон боза алмыйбыз без. Бездә катгый тәртип бар, пы һичкем бозарга тиеш түгел...
— Урнаштырыгыз, монда нинди тәртип бозу булсын, ди. аңлашыл* :ый бу.
— Приказ бирергә минем үз начальнигым бар. Кешеләр белән эш
тү бик нечкә, бик четерекле эш ул. иптәш Сафин. Тегесе-монысы. ♦ сәймәсе яки матрацы аяклана башлый. Аннан сон эзләп йөр...
Васил бу комендант хатынны да. кай ягы беләндер. тезелешкә ки- үенен икенче көнендә үк очраган Гәр әевкэ охшатты. Күрәсен. Гәрәев тәрбиясе» тирән тамыр җәйгән булса кирәк, дип уйлады Ул хатыннан бу кыланышыннан көләргә дә. ачуланырга дя аптырабрак калды Ахырда комендантка тиз арада начальник Гәрәевне эзләп табарга шрәклеген әйтте.
— Начальнигыгызның өендә телефоны бардыр ич?
— Бар.
— Алайса шалтыратьи ыз, килсен. „
— Ана шалтырату файдасыз, иптәш Сафин. Өйдә юк. дип кенә а
канап аласың Ышанмасагыз. үзегез шалтыратып карагыз о
Комендант хатын әйткәннәр чынга чыкты. Гәрәев квартирасыннан: “ :Өйдә юк», дип жавап кайтардылар. Ахырында комендант хатын на- © «яльникны эзләп китте һәм берәр ярты сәгатьтән генә кире әйләнеп < кайтты. Ярый әле, тегесе озак көттермәде, Комендант кайтып бераз х торгач, бәйрәмчә яхшы киенгән, пөхтәләп кырынган, төсе гадәти көн х г»ргл караганда кызгылтрак күренгән Гәрәев килеп тә җитте. Ул бүген * 5ашыннан сирәк төшә торган кубанка бүрек урынына яшькелт эшләпә щ кигән иде. Васил белән кычкырып, көр тавыш белән күрешкәннән сон, ® тар һәм озынча кабинетының бер почмагына барып утырды. Ни өчен- ° лер ул кабинеты кебек үк озынча өстәле артында башын коймага салган карт үгез сыман кыйгаебрак торган терсәкле урындыгына күз агы белән генә карап алды Ана инде эшнен нәрсәгә терәлеп калуы көн кебек ачык иде. Уйланып торган шикелле, иреннәрен бөрештереп алды, аннары Василга карады
— һе. мәсьәлә шулайрак килеп чыкты алайса. Сезнен положениене аклыйм мин. Васил Закирович.
— КешеЛчтрне урнаштырырга кирәк.— диде Васил түземлеген сакларга тырышып, аның инде каны кыза башлаган иде.
Гәрәев елмаеп куйды да әйтте:
— Төзүчеләрнең планы булган кебек, минем дә үз планнарым бар. Васил Закирович. Минем дә сводкаларым бар. һәр көнне нинди тулай торакта нинди үзгәреш яки хәрәкәт — һәммәсе турында да мәгълүматлар биреп торалар мина.— Ул өстәлендә яткан калын тышлы алфавитлы кенәгәсен ачып карады, аннары янә дәвам итте; — Урыннар аз шул, нишлик икән соң?
— Ничек тә әмәлен табарга кирәк. Вазих Вафнч.
Тулай торак комендантларыннан тагы берничә кешене чакырттылар. Тарткалаша-бәхәсләшэ. килгән халыкның яртысын урнаштырсалар па. чемоданнарына утырып якн басып торучылар белән нишләргә белми аптырап беттеләр. Гәрәев көчле җил вакытында бер ярдан икенче ярга ташланган бүрәнә кебек бөтерелде:
— Урта мәктәпнең берәр бүлмәсен сорасак вакытлыча гына’
Васил кашларын җыерып, кулларын селтәде, кискен рәвештә башын какты
— Вакытлыча гына клубка урнаштырсак,—диде Гәрәев.
— Сез булдырып булмаганны сөйлисез Башка мөмкинлекләр табарга кирәк,— диде Васил.
— Сез әйтсәгез югыйсә каршы килмәсләр иде,— дип тә карады Гәрәев.
1ЫИ ЕЛГА БУЕНДА
Васил жавап кайтармады. Баш вата торгач, гостиница урнашкаа баракка, урыннарны тыгызлау хисабына, берничә кешене урнаштыр, дылар. Ниһаять, Васил тулай торакларга юл тотты. Ахырында, үзара киңәшә-тартыша, вакытлыча берничә кухняны биләргә туры килде, ике тулай торактагы кызыл почмакка да вакытлыча кешеләр кертергә туры килде.
Ләкин бу тиклесе эшләнсә дә, әле моның белән генә эш бетми, кешеләр һаман килә торачаклар бит. Аның өстенә төзелешкә кирәк булган квалификацияле эшчеләрне теге яки бу объектның өлгерүенә карап чакырта тору шулай ук котылгысыз хәл иде. Васил бу уңайдан иртәгесен Никитинның үзенә шалтыратты. Төзелеш начальнигы ана бик теләктәшлек күрсәткән төстә андый хәлләрнең алда да очраячагын ирештерде:
— Мәскәү дә бер көндә төзелмәгән,— диде.
...Тын елга буйларында Василның танышлары һаман арта торды. Аларның һәр кайсыннан азмы-күпме яңалык, җылылык сирпелеп торган сыман тоелды аңа. Баштарак аңа ят итеп, мәзәгрәк караган кешеләр дә эш барышында ничектер торган саен ныграк ышаныч бәян итәләр кебек.
Участокларның төрлесе төрле төштә, кешеләр дә җитәрлек, йөреп кенә җитеш! Телисеңме, теләмисеңме, эш көнеңнең шактый өлешен бер катлы ак йортта, аннары башлыклар утырган кабинетларда уздырырга туры килә. Ул кайчандыр үзе прораб булып эшләгәндә күбрәк вакытын хезмәтнең иң кайнаган җирендә, эшчеләр арасында уздыра иде. Инде хәзер идарә начальнигы булгач, андый ук мөмкинлекләре чикләнсә дә, барыбер дөньясын онытып кабинетта гына утыра алмады. Проммәйданга чыга, конкрет рәвештә эшләрнең барышы белән танышып йөрү өчен аның йөрәге ясканып тора. Кешеләргә прораблар яки мастерлар, бригадирлар аша задание бирү генә җитми әле. Үтәлешне тикшерергә, башкарылган эшнең сыйфатын һәм күләмен билгеләргә кирәк. Саный китсәң...
Объектларны карый-карый Тын елга буена ук килеп җитте Васил.
Бригадалар гадәттәгечә басылып кына эшлиләр: кайсы арматура җайланмаларын урнаштыра, кайсы аларга тышламалар ясый, кайсылары көздән бетонлап калган, ләкин өсләренә чыпта япкан галерея тирәсендәге юеш карларны тазарталар иде. Ул кешеләр белән сөйләште, карады, тикшерде, һәммәсенә төшенергә тырышты. Монда барысы да яшьләр иде. Хәтта биредә ир уртасы яшенә якынлашып килгән кешеләрне дә абзый дип йөртәләр. Хәер, андыйлар бик аз. Шундыйларның берсе Фиргали Гатин иде. Васил бу бригада янында башкаларга караганда озаграк тукталды. Ничектер шунда эшләре дә укмашыбрак, тигезрәк бара, кешеләрнең һөнәрләре дә әйбәт булса кирәк. Бригадир үзе шушы Тын елга буйларындагы авылларның берсеннән икән. Ул үзе дә туктаусыз хәрәкәттә кайнашып эшләп йөри. Яшьләр аңа бик еш кына мөрәҗәгать итәләр:
— Фиргали абзый, бу «челтәр»не кайсы башы белән урнаштырыйк.
— Фиргали абзый, арматура китерәләр.
— Фиргали абзый, вибратор әллә нишләде, чыгымчылый.
— Фиргали абзый, рулеткаңны бир әле, монда почмак туры килеп бетми, үлчәп карыйк әле.
Фиргали Гатин эшчеләрнең берсен дә кире какмый, берсен дә жа- валсыз калдырмый. Васил бу кешегә соклангандай, тирән кызыксЫВД белән карап, күзәтеп торды. Васил бригада егетләренең бер һөнәр белән генә чикләнмичә, бер үк вакытта арматура эшен дә яхшы белулэ- реи, бетон салуны да үзләре башкаруын, изоляцияләү эшендә дә глаи га читтән ярдәм кирәк булмаганын шунда эш барышында чамалап алды. «Әх, шушындый бригадалар күбрәк булса икән»,— дип уйлады-
бәйләнешне өзеп бетергән юк югын. Кесәңдә булса, бик якты чырай ♦ белән каршы алалар... а
Эш, яз, якындагы бурычлар турында кайта-кайта сөйләшә торгач, о Гатин бригадасы кешеләре белән тагын да ныграк танышты Васил. * Жиргә нык басып йөрүчән, урта гәүдәле, Василга калса, куллары ё озынрак күренгән һәм нечкә генә кара мыеклы, куе кашлы, очлырак < борынлы бу кеше белән сөйләшү ничектер күңелле сыман тоелды. х
— Мин сезне хәзер таныйм инде, онытмам.— диде Васил. к
Фиргали авызын кин ерып тешләрен агаптты.
— Мине берәү белән дә бутамассыз, Васил Закирович, мин бит щ тамгалы агач димәсәм.
Ул мыек очларын бөтереп алды, күзләрендә тере очкыннар чагылды; u
— Төзелештә бүтән мыеклы берәүне дә күрмәгәндерсез ич?
— Хәтерләмим,—диде Васил.
— Шадра кеше дә ул гына,—дип шаяртты кайсыдыр.
Фиргали яңа ачуланмады, башкалар белән бергә кычкырып көлде һәм тегенеп авызына сылап та куйды;
— Беләсең килсә, шадра йөрәк яндыра ул, энем.
Фнргалиләр белән янәшә эшләүче Петр Кузнецов бригадасына да тукталды Васил. Гомуми эш, теге-бу турыда сораштырды
— Юл өзеклегендә эшчеләргә түләү ничек булыр? — дип сорады Кузнецов. Бу сорауга каршы ачык итеп өзеп бер сүз дә әйтә алмады Васил. Тик;
— Быел юл өзеклеге булмас,*— диде. Кешеләр бу сүздән бер нәрсә дә аңламадылар һәм анын артыннан ни әйтергә белмичә, аптыраган рәвештәрәк карап калдылар. Васил да үз әйткәненә үзе төшенеп җитмәде кебек, апын бәгырен кайнатып җибәргәндәй булды бу сорау...
Иртәичәк әле болыты да рәтләп күренми иде. кан арада болыт чыкты дә, кай арада зәңгәр нурлап белән балкып, елмаеп торган күк битен каплап алды. Ул гынамы? Жәйге күк күкрәү алдыннан гына була торган бер рәвештә салкынча җил исеп китте, янын артыннан та<ы тып-тын булып калды да бурап-ишеп җепшек кар яварга тотынды Кар башына кар җитә торган чаклар хәзер, табигатьтәге сонгы тартыш, кыш белән яз тартышы шушыдыр инде, дип уйлады Васил. Ул, өстен кага-кага, вагон рәвешендәге озынча каралтыга килеп керде. Тактадан вакытлыча салынган бу каралтыны, бер башында буфет урнашканга күрәдер инде, буфет дип йөртәләр иде. Инде гадәте буенча эчкә кергәч, бүреген салса, аңа да әрсез март карлары сырышырга өлгергәннәр иде.
Васил шушында гына капкалап алырга булды Буфетка чират зур түгел иде. Озак көтәргә туры килмәде, үзенә коры-сары кайбер ашамлыклар алып, ул якында!ы озынча встәлләрнен берсе артына чүмәште.
Бригада кешеләре шаукымына ияреп, югыйсә һич кенә дә теле бармзса да, бригадирга «абзый» дип әйтергә туры килде;
— Фиргали абзый, сез күптәнме Яна Наратлыда?
— Күптән. Без килгәч тә Иске Наратлыда тордык.
— Элек кайларда эшләгән идегез?
— Саный китсәң...— Брезент бияләен салып, бармакларын бөгеп > сөйләргә кереште ул: — Уфа, аннан Чиләбе, Салават электростанция ләрен төзүдә катнаштым. Аннан үзебезнең якларга кайттым. Хәзер инде шушында төпләнеп каласым килә. Яшь чаклар узып китте, минем кебекләр!ә төп оя корырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм.
— Алайса сез авылдан бик күптән киткән кеше?
— Мен ел дисәм, арттыру булыр, йөз ел дисәм, азрак булыр. Менә шулай бот буе чагымнан ук авылдан чыгып киттем мин.
— Авылда кардәш-ыругларыгыз бармы сон? —■ Бар дисәң — бар, юк дисәң—юк, чыбык очлары гына. Болан
ГЫН ИЛГА В УЕН ДА
Бу өстәлдә барысы да хатын-кызлар Арырак ир-ат. Васил да ипләп кенә тәгам җыярга тотынды. Ара-тирә ул күзен өстәл артындагы кешеләргә төшереп-төшереп ала бар. Ашарга күбесе өйләреннән алып килгәннәр. һәркемнең диярлек кечкенә биштәре яки сумкасы бар, һич югында буфеттан компот һәм сөттән башка әйбер алмыйлар диярлек. Әнә кемнәрдер тырнаклары белән сак кына очлы башыннан ватып йомырка әрчеп ашыйлар, кемдер әбисен мактый-мактый өчпочмак «бөгә». Васил тирәсендә утыручы хатын-кызлар, аннан тарсынудан булса кирәк, мөмкин кадәр тын, авыз-борыннарын җыйнабрак ашыйлар. Каяндыр бик тәмле булып, борыннарны кытыклап, кайнар бәрәңге исе килә иде.
— Әх, нинди тәмле ис,— дип куйды Васил.
Бәрәңге дигәне аның күршесендә генә икән. Елмайганда авыз кырыйларында бик сөйкемле чокырчыклар хасил була торган һәм шуның белән сөйкемле күренгән зәңгәр яулыклы кыз шаяртып аңа сүз кушты:
— Рәхим итегез, абый. Исе борыныгызга кереп өмсендергәч, авыз итмичә ярамас.— Ул Васил алдына зурлыгы бәләктән аз кайтыш диярлек ике бәрәңге куйды.
— Рәхмәт,— диде Васил һәм алдына теге кыз куйган, кабыгы аз- маз көйгән бәрәңгене бармакларын пешерә-пешерә әрчеп, пары чыгып юрган хәлдә, тәмләп ашарга кереште. Әйтерсең лә. ул бу тәмле бәрәңгене гомерендә беренче мәртәбә ашый, хәтта авызы яхшы ук пешкәнен дә соңыннан гына сизенде. Ары почмакта мичкәне бозып ясалган тимер мич яна, аның коры җылысы бөтен тәнне йомшартып, һавага тарала. Бәрәңгене дә шундагы кайнар күмергә тәгәрәтеп пешергәннәр икән. Васил бәрәңгене ашап туйгач, чәй сорарга исәпләп буфетчыга мөрәҗәгать иткән иде, анысы башын селкеп тимер мич янына күрсәтте. Улда булмады, яшь кенә юантык бер хатын аңа зур кружка белән булары чыгып торган чәй китерде. Васил соңыннан бу хатынның, йөкле булганлыктан, шушында җиңел эштә, ягъни дневальный хезмәтен үтәп, такта бинаны ягып-жылытып торганлыгын белде. Ашаган чагында кешеләр тын утырсалар да, ашап туйгач, телләре чишелде. Хәтта кайсыларыдыр җырлап та җибәрделәр. Ир-ат арасында тәмәке көйрәтеп һавага күксел төтен тарала башлагач, хатын-кызлар ду күтәрделәр. Василга бәрәңге биргән Зәңгәр яулык тегеләрне элеп алды:
— Чыгып тартыгыз, иптәшкәйләрем. Сезнең арада йөреп инде бо- лай да бар киемнәргә тәмәке сасысы сеңеп бетте.
Берничә ир кеше буфеттан чыгып киттеләр. Тик хатын-кызлардан ерак түгел сипкелле бер егет (Васил аны Фиргали бригадасында күргән иде) һаман каршылык күрсәтте, һаман сүз көрәштерде, үзе һавага төтен тузгыта.
— Рафис, киреләнмә инде,— дип, ялынулы тавыш белән дәште аңа Зәңгәр яулык.
Тегесе муенын бөгәргә теләми иде бугай, киреләнеп маташты:
— Мин учыма гына тартам.
— И кире беткән баш.
— Бу безнең ял итү, ашау-тарту урыны. Төтенне яратмасагыз, үзегезгә аерым буфет ачтырыгыз, Мәдинә туташ,— диде Рафис дигәне.
Мәдинәне яклап башка хатын-кызлар кушылды:
— Чык, чык, валлаһи өстерәп чыгарабыз, Рафис, рисвай итәбез.
— Килеп карагыз, чыпчык урынына очарсыз минем яннан.
Ләкин сүз көрәштереп хикмәт чыкмагач, биш-алты хатын-кыз аны тартып-сөйрәп урыныннан кузгаттылар. Нишләсен, Рафис та чыгып тартырга мәҗбүр булды.
Васил әле күптән тү>ел генә төзелешкә беренче тапкыр килгәндә шушы хатын-кызлар белән бергә тар сукмактан атлавын искә төшерде. Шулай утырганда Василның күзләренә йокы эленә башлады. Ләкин
мондый ою озакка бармады, тиз үтте. Зур өстәлләр артында бая ашап утыргандагы тынлык юк иде инде. Берничә ир кеше шалт-шолт домино сугарга керештеләр. Икенче яктан, Василга каршы утырган Мәдинә, иреннәрен кыймылдатмый гына, авыз эченнән ниндидер яна көй көйли иде. Васил инде чыгып китәргә дип торганда хатын-кызлардан кайсы ларыдыр сүз куерта башладылар: *
— «Ялга туктар» чаклар житә инде. $
— һәр елны шулай булганны, бер быел гына...— диде берсе. =
— Әх, шул юл өзек чаклар,— дип офтанды икенчесе. £
— Эшебез шундый күнелле йөгереп барганда, чокырга төшеп тәк < мәрләү кебегрәк була инде бу,— дип өстәде Мәдинә.
Василга калса, кешеләр сораулы карашларын аңа таба төбәгәннәр кебек иде. Ана гүя инә белән китереп чэнечтеләр дә бөтен тәне кал- - тырап ниндидер салкын дулкын тез буыннарына йөгерде. Васил тнк S бер хакыйкатьне ачыклады төзелешнең байтак көннәргә тукталып тору куркынычы турында бер ул гына кайгырмый икән, эшчеләрне дә бнк нык борчый, бик нык хәвефкә сала, һәр яклап уйландыра һәм күңел тынлыкларын качыра икән бу хәл. х
Сон аңа нишләргә? Тирә-якта әңгәмә корып утыручыларга ләм-мим ■= дәшмичә, Васил урыныннан күтәрелде. Авыр уйлар аның җилкәсенә * басалар сыман тоелды. Ул проммәйданнан поселокка таба атлады. о.
8 * а
— Бик ашыкма, бик кабаланма, бнк куырма, вакытыннан элек а янып бетәрсең,— дигән сүзне ул башлап әтисеннән ишеткән иде. Билге- ® ле, монарга күп еллар үтте. Салмак табигатьле, һәр нәрсәнең үз вакытын белеп, жайлап кына эш нтүчән әтисе инде моннан бик күп еллар элек дөнья куйды. Яшь чактарак ул әтисе карттай ишеткән сүзләргә игътибар итмәсә дә, баря-тора андый сүзләр аның хәтеренә ешрак төшә башлады. Зариф Салихович Юлдашев карт кеше булмаса да, нигәдер соңгы елларда салмаклыкка күнә башлады. Көндез әбәткә кайткач, хатыны Зәйтүнә әзерләгән тәмле ашны телләрен йотардай булып, үтә тәмле итеп ашады ул Хатыны китергән какао да бик тә охшады аңа Аннары диванга кырын ятып, газеталар карарга кереште. Ул арада Зәйтүнә, тадәтенчә бер минут тэ сонга калмаска тырышып, поликлиникага китеп барды Ул һәрвакыт шулай инде, уймак төбедәй кечкенә алтын сәгатенә күз төшереп кенә тора Төгәл дисәң, төгәл инде, бер минут нртә бармас, бер минут соңгармас. Юлдашевның тәрәзәгә күзе төште. Хатыны кечкенә капкадан чыгып бара иде инде. Зәйтүнәнең зур һәм калын гәүдәсе ничектер апа ят сыман тоелды Аларнын уртак гаилә тормышы корып яши башлауларына байтак гомер бит инде. Бер уйласа, әле күптәнме соң аның нечкә билле, күбәләктәй очып китәргә торган жнтез хәрәкәтле көләч Зәйтүнә артыннан йөргән чаклары Кайчандыр ул аңа мәңге карап туймас, мәңге аннан күзләрен алмас сыман нде Өйләнгәч тә баштагы елларда тнк күтәреп кенә йөртмәде бит ул аны Алай гынамы? Эштән кайту белән яшь хатынының иңбашларыннан һәм тез астыннан кочып алып, бүлмә буйлап күтәреп- очынып йөрүләренә нихәтле еллар үтеп киткән... «Әх, сез еллар, еллар™ Агым сыман сизелми генә үтәсез дә маңгайларга жыерчык саласыз, төп-төз гәүдәләрне бөкрәйтәсез. текә тауларга гайрәтләнеп менә торган аякларның буыннарын йомшартасыз . Нигә бу болай?»
Үз башында туган мондый сорауларга Юлдашев жавап тапмады, «■чер, ул аларны алай бик ясканып эзләмәде дә Ни генә булмасын. х-»зер аның Зәйтүнәсе элекке инә күзеннән үтәрлек, бер кашык суга бал итеп йотарлык чибәр дә. язгы чәчәк кебек нәфис тә түгел нде инде. Хатынының торган саен калыная, тупаслана баруы вакыт-вакыт аны
пошаманлыкка калдыра һәм куркыта иде. Җитмәсә, җимешсез агач кебек, икәүдән-икәү генә, ялгыз бит алар. Башта Зәйтүнәнең бала тапмавына, тормышларының мәшәкатьсез, ыгы-зыгы, чыр-чусыз тыныч һәм рәхәт баруына анчан да куанган кеше булмагандыр бу дөньяда. Ә бара-тора Юлдашевның да башкалар кебек улларын яки кызларын кулына тотып сәясе, башларыннан сыйпап иркәләсе килде. Әмма әкренләп еллар йомгагы сүтелә торды, мәгәр дөньяга аларның балалары тумады да тумады. Ә баланы ярату тойгысы һич кенә дә сүнмәде аның күңелендә. Моннан шактый еллар элек Казанда яшәгән чаклары каяндыр калкып хәтеренә килде...
...Алар биш катлы, балконлы зур йортның икенче катында торалар иде. Шул ук коридорда аларга каршы ишектә генә Тутченко фамилияле кешеләр яши иде. Бер чак Зариф Салихович шуларның Сережа атлы дүрт яшьлек малайлары белән дуслашып алды. Ул елны жән нигәдер бигрәк матур килде. Тутчеңко үзе каядыр төньяк экспедициясе белән озак сроклы командировкага китеп барды. Юлдашевларга анда-санда гына кереп йөргәләгән Галина Степановна бер-ике көн аларда кечкенә Сережаны калдырды. Мәктәп яшендәге икенче кызлары пионер лагеренда булганлыктан, малайны карар кеше юк иде. Ничектер шунда Зариф Салиховичның өйдә утырган көннәре иде. Ул малайны бик риза булып, якты чырай күрсәтеп алып калды. Билгеле, балага сусаган кеше Сережага чын күңеленнән яратып карады. Көне буе малай белән уйнады, шаярды, ат булып дүрт аяклап малайны өстенә атландырып йөртте. Өендә нинди тәмле әйбер бар, малайга һәммәсеннән авыз иттерде. Аны кулларына тотып йоклатЫп, йомшак урынга салды. Тора-бара малай аңа шулкадәр ияләнде, әнисе эштән кайткач, аны ят күргәндәй, Юлдашевлардан чыкмаска тарткалаша башлады. «Мин дядя Зариф малае булам, өйгә кайтмыйм»,— дип әйтә торган булды, ул Зариф Салиховичка нинди генә рәхмәтләр әйтсә дә, аз булырдыр сыман тоелды. Ул «дядя Зариф»ны күрсә, чырае яктыра, күзләреннән шатлык нурлары сирпелә һәм бит алмалары алсулана башлый иде. Балага карата шундый самими караш, шундый кешелек күрсәтү Галина Степановнаны бөтенләй юлдан яздыра язды. Ул көннәрдә төнлә дежурлыкта торучы Зәйтүнә арткы планга күчте. Хәтта аның дөньяда барлыгы да онытыла башлады... Бер көнне Зәйтүнә, кәефсезләнеп, төнге дежурлыкка икенче врачны калдырып өйгә кайтса, ни күзе белән күрсен; аның сөекле Зарифы өйдә юк иде. Бичара Зәйтүнә кая барып сугылырга урын таба алмыйча, иңсерәп, тинтерәп төште. Хатын аптырап диванга барып егылды. Аннары кинәт айнып, өендәге әйберләрне барларга кереште, һәммәсе үз урынында, кадерле иренең костюм, чалбарлары да шифоньерда. Бер вакыт ачык ишекне үз ачкычы белән «ачып» Зариф Салихович кайтып кермәсенме!
— Син кайда булдың?
Теге-бу, ык-мык...
Күрше хатын белән башланган бу элемтә бары тик Юлдашевлар-; ның, билгеле, Зәйтүнәнең таләп итүе буенча, квартирларын алмаштыр- ( гач кына тукталды. «Әх, бу җебегәнлек, шул чакта мәсьәләне бер якка өзгән булсам»,— дип офтанып кунды Зариф Салихович. Менә бит бу тормыш дигәнең. Балалары булса, Зәйтүнәнең ямьсезләнә баруы да сизелмәс иде кебек.
Ә ул үзе? Еллар үткән саен яшәрүгә, матурлануга бармый. Ләкин- кеше үзенең нинди халәттә икәненә исәп-хисап бирәме соң? һәр вакыт нәфисне, матурны, сафны эзли. Юлдашев, әлеге шул фәлсәфәсен бик нигезле санап, папирос кабызды.
Әллә нинди көн булды әле аның өчен! Нигә бу үткәннәр каяндыр калкып чыгып, гел искә төшеп торалар? Красноярскида эшләгән еллары, тимер чыбык белән уралып алган лагерьлар, тоткыннар, шунда
лештә шундый зур һәм җаваплы урын тоткан кешегә килешерме сон ♦ бу? Шундый зур коллективның ышанычын аклау өчен кулыннан кил- « гәннең барысын да эшләргә тиеш түгелме сон ул? Эше эш, күңел һәм 2 йөрәк хисләре башкачарак бит әле. «Менә сина, яшь олыгая барган = саен күңел яшәрә. Бу нинди хикмәт, барлык кешеләр дә шулаймы в икән?»—дип, үз-үзенә сорау куйды Зариф. Ләкин анын соравы җа- * валсыз калды. Шул Дина каһәргә берәр хәйлә табып шалтыратып караса нишләр? Ул телефон трубкасына кул сузарга өлгергәнче, телефон * үзе чынлады. Юлдашев трубкага сузылды:
— Әйе, квартира. Әйе, мин. Тыңлыйм Тиздән барам. Күрешербез. * Телефон трубкасын куйгач, уйлары бүленүгә ачуланган сыман, £ Юлдашев ишекле-түрле йөренергә тотынды. «Тынгысыз кеше булырга охшый. Тагы нинди борчулар бар икән?» — дип уйлады ул Васил Сафин турында. Ул инде хәтсез вакытлардан бирле Василның зур башлыкларны көтеп, алар белән очрашырга теләвен белми иде.
Васил Сафин проммәйдаинан китеп барганнан сон. турыдан-туры Никитин кабинетына юнәлде. Башында туган уйларын ачып салырга, шуларны әйтеп, тиз арада уртак тел табччакларына ышанып барды. Шундый теләкләр белән атлап керде ул идарә йортына Инде ул кабинетка керергә торганда, бер көнге ягымлы секрегарь-машинистка кырт кисеп әйтте:
— Андрей Акимович китте.
— Кая китте?
— Аны срочно обкомга чакыртып алдылар.
— Кайчан кайта?
— Билгеле түгел.
Менә бит, ни генә эшләргә юрама —синнән алда каршыңа кем тарафыннандыр киртә салып куелган була. Билгеле, ул мәсьәләне баш инженер белән дә хәл кыла алыр. Тик ничек кенә булмасын. Никитин үзе очраган булса, әйбәтрәк булыр сыман тоелган иде ана
Васил идарә йорты коридорында гасабиланып йөренгәндә, тәрәзәдән ялтырап торган җиңел кара машинаның автогараж ягыннан килүен күреп, бераз тынычлана калды Ялгышмаган икән, берничә минуттан Юлдашев баскычтан менеп килә иде.
Юлдашев кабинеты начальник кабинетыннан кечерәк, мәгәр җиһаз- мебель ягыннан бер дә аннан кайтыш түгел, бәлки әле артыграк та иде Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары турыдан-туры аның өстәлендә уйнап торганга. күзләр чагыла. Кабинет хуҗасы бер тәрәзәнең шторын кысыбрак куйды Юлдашев ашыкмыйча гына чәчләрен рәткә китерде, баш түбәсендә ачыла башлаган пеләшне каплый алмый йөдәп бетте
Ахырында, ничек булса да ярар дигән кыяфәттә, өстәл артына кереп
«. А м а. 33
.анын яна завод салдыруы, соңыннан инде тормышның оөтенләи яна эздән бара башлавы, моңарга күнегүе аңа авыр булуы — бер-бер артлы анын күңеленнән узды.
Ул әле төзелеш начальнигы белән дә нык таныш түгел. Хәзергә ярый сыман күренсә дә, соңрак эшләре ничек тәгәрәр, ничегрәк барыр' ♦ Бәлки ул Сафин кебек кадрларны туплап, дөрес эшли торгандыр, бердән, үзенә йөкне сөйрәү җиңелрәк булыр, икенчедән, үзе сайлап алган кадрлар киләчәктә аның үзен дә ташламаслар. Аңа таяныч булырлар Ә Зәйтүнә? Ул инде яшәрүгә таба бармас, аның чәчәкләре күптән коелган хисапларга мөмкин. Бер көнне диспетчерлык пунктында булганда бик матур, бик ягымлы күренгән яшь хатын Динага күзе төште түгелме соң әле Юлдашевның? Чыннан да, нинди ягымлы булырга тиеш ул! Сүзне сүздән өзми үзе табып, җанга ятышлы итеп сөйләшә торган тагы кемне белә ул монда? Ә менә ничек җаен табарга? Төзе
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
утырды. «Ягез, мин сезне тыңлыйм»,— дигән сыман, Василга текәлең карады.
Васил турыдан-туры шулай башлап җибәрде:
— Язгы юл өзекләре чорында төзелештә эш тукталып торуы сезгә мәгълүм инде, Зариф Салихович.
— Мәгълүм.
Эчке бер пошыну һәм күңел ялкыны белән кашларын җыерган хәлдә, Васил дәвам итте:
— Быел бу хәлне булдырмаска кирәк, монын кабатлануы безгә әйтеп бетермәслек зыян китерәчәк. Халык настроениесе белән дә хисаплашырга кирәк. Аннары...
Юлдашев тыныч кыяфәттә күренсә дә, түзеп кала алмады, Сафин* ның сүзен бүлдерде:
— Васил Закирович, кинәт кенә «зур сикереш» ясап булмый. Хәл белән килешергә туры килә хәзергә. Менә-менә язгы былчыраклар башланыр алдында торабыз. Белмим, язгы былчыракта юл салырга керешкән бер кемне дә күргәнем юк әле минем.
Кабинетка кергәндә Васил баш инженер болай беренче сүздән үк каршы төшәр дип уена да китермәгән иде.
— Ягез, сөйләгез, рәхим итеп. Конкрет тәкъдимегезне ишетәсе килә,— диде Юлдашев, бераз көттереп.
— Производство интереслары... Менә минем расчетлар. Үзегез әйткәндәй, рәхим итеп, карагыз. Васил Сафин баш инженерга вакытлы юл төзү буенча исәпләгән сызма-расчетларын бирде, һәм үзе, һәрбер сүзен исәпләргә тырышып, кабынып сөйләвендә булды. Юлдашев ул биргән кәгазьләрне карарга кереште:
— Мин сезне аңлыйм, Васил Закирович. Мачталар кору өчен чистартыла торган мәйданнардагы агачтан файдаланырга дисез сез. Вакытлыча юл салырга дисез. Дөрес, болар барысы да бик кыйммәтле тәкъдимнәргә ошыйлар. Ләкин...
Васил түзмәде, урыныннан ук торды:
— Ничек?
— Ничекме? Безгә бит ул агачны бушка бирмәсләр,— Юлдашев ун кулының бармакларын уйнатып дәвам итте:—Аннары язгы кар сулары төшә торган әлеге Коры Саз чокырыннан ничек котылырга? Анда күпер салган сурәттә дә хикмәт чыкмаячак ич.
— Нишләп чыкмасын?
— Су кала бит. Суга ничек итеп юл салырга ди. Бу тиклесе бөтенләй сыймый минем башка. Җнр-су кипкәч...
— Уйлашыйк. Коры Сазны бәлки өстәнрәк буарга кирәктер. Ул чагында күпер салуның да кирәге калмый,— диде Васил.
— һе, ансат кына сез. Туң җир, санап бетергесез чокыр-чакырлар. Андый урыннарга машина-ниең белән кереп чумарсың. Техниканы харап итәргә безгә берәү дә рөхсәт бирмәс.
— Алайса нишләргә?
— Бераз сабыр итик. Бер-ике көннән кереп чыгарсыз, мин кайбер иптәшләр белән сөйләшеп куярмын,— диде Юлдашев.
— Вакыты көтми бит, Зариф Салихович.
— Ничего, җитешербез, дөнья янып килми, мондый чакларда артык ашыгу файда бирми ул,—дип, Сафинны тынычландырырга тырышты Юлдашев.
Васил һаман көяләнеп йөрде. Тик икенче көнне генә Юлдашев телефоннан шалтыратты һәм Василны төзелеш идарәсе конторасына чакырды. Васил инде үзенең куйган сорауларына җавап табылгандыр, дип куанып барган иде. Ләкин ЮлдаШев әңгәмәне бөтенләй башка юнәлештә башлап җибәрде:
— Беренче труба нигезен казырга хәзерләнә башларга кирәк,— знде ул. Проектлары килгән икән. Баш инженер сызымнарны Васил- а сузды. Электр станциясенең биек-биек өч трубасы булачагы Васил- а билгеле иде инде. Ул бәхәсләшмәде. Бу эшне бик кирәк санап. Юлдашев әйткәннәрне җөпли барды. Трубалар салуга хәзерлек жа- ваплы бурыч икәнен бик ачык күз алдына китереп, ул сорау куйды.
— Белгечдер кайдан киләчәк, Чиләбедәнме?
— Әйе. Чиләбедән.
— Куәтле оешма,— дип өстәде Васил.
Сугышка хәтле әле андый биек трубаларның бик сирәк булуын, аларның да кирпечтән корылулары турында сүз кузгатып алдылар. X әзе pie шартларда төзелә юрган трубаларның тоташ тимер-бетониац салынулары, аларның таза булуы хакында да тел тибрәтеп алдылар. Ләкин Юлдашев Василны әле хәзергә һәммәсеннән дә ныграк кызыксындырган һәм борчыган м >сьэләне ни өчендер һаман читләтеп узды Бара-тора Василның түзәрлек тәка1е калмады:
— Зариф Салихович, минем тәкъдим ни хәлдәрэк?
Бу сорау ничектер шунда үзеннән-үзе Юлдашевнын чыртендагы көләчлекне юып төшергән кебек булды. Ул бер кавым иреннәрен бөрештереп. уйлангандай тын утырды да кинәт өстәл артыннан калкып чыкты. Гадәттәгечә ике каш арасындагы тар сырларны тирәнәйтеп жавап кайтарды:
— Мин сезгә фикеремне әйттем шикелле, Васил Закиризич.
Васил кулларын җәеп салды.
— Сезнең ачык фикерегез юк иде бит әле башта сөйләшкәндә. Ки- ‘ ңэшергә, кемнәр беләнДер сөйләшергә булган идегез.
— Мин сөйләштем инде. Булмый. Барып чыкмый сезнең бу хыялыгыз.
— Нигә хыял булсын? Минем расчетларны кая куясыз сез?
— Сер итеп кенә әйткәндә, сезнең тарафтан җитди караш түгел бу.
— Ничек инде ул алай?
— Шулай! Уибиш-егерме көн, күп булса бер ай өчен генә юл төзеп булмый.
— Нишләп алай гына булсын?
— Жнр-су кипкәч, нык итеп, капитальный юл салырга керешербез. Шунда бары да хәл кылыныр.
— Ә җир-су кипкәнче?
— Нишлисең? Хәл белән килешергә туры килә.
— Меңнән артык кеше бер ай буе тик торсынмыни? Бу акылга сыя торган хәл түгел бит. Төзелешкә миллионнарча зыян...
— Эшчеләрне торак төзелешенә күчерергә кирәк булыр. Аннары сезнең СМУда юл өзеклегендә дәвам ит-рлек эшләр аз түгел ич. Кешеләрнең бер кадәресен кыскартсагыз да була.
— Мин үз фикеремдә калам, Зариф Салихович. Андрей Акимович та мона каршы килмәс, минемчә.
— Aft-һай. риза булмас ул мондый «сикерешжә.
— Нишләп «сикереш» булсын?
— Үзен акламый торган юлга басу беркайчан да уңыш китерми. Шул хакыйкатьне онытасыз кибек.
— Мин у ә фикеремнән кайтмаячакмын.
— Артык кайнарлануның берәүгә дә файдалы яки отышлы булганын хәтерләмим әле мин. Сез...
Бер сәгатьтән артык барган тарткалашудан соң кинәт кенә икесе Дә туктап, әйтерсең лә, сугышып алҗыган әтәчләр шикелле, яңа бәрелешкә көч җыйгандай, тынып калдылар. Васил үзенең элекке укыту- Ч1.1Ч.1И.1 Гаҗәпләнеп карады. Ул үзе үк Васил шикелле борчылу хисләре күрсәтергә тиеш иде түгелме? Дөрес, аның яңа юл салу турындагы
фикере яхшы, ә аңарчы? һавадагы торнага ышанып, кулындагы чыпчыкны нигә җибәрергә?
Юлдашевка калса, ул Василның бу тәкъдимнәрен тыңларга да, аңларга да теләмәде. «Малайлык. Калай әтәчлек. Яшьлек»,—дип калды ул Васил чыгып киткәч. Менә бит ничек килеп чыга: үзе чакыртты, төзелештәге иң шәп урыннарның берсен тәкъдим итте. Аның өчеа төзелеш башлыгы белән бәхәскә керде. Ә ул? Моны ничек аңларга’ Юлдашев күңел тынлыгын җуеп, ниндидер эчпошыргыч күңелсез уйларга күмелде.
Башкалар өчен ничектер, әмма Васил Сафин өчен ел кебек озын тоелган тагы ике көн вакыт узып китте. Ул бик көтсә дә, Никитин кайтмады да кайтмады. Ул гына да түгел, аның Казаннан Мәскәүга китеп баруы турында төзелеш идарәсенә телеграмма килеп төште Василның борчылу хисен көчәйтеп, аяк асты көннән-көн ныграк җебетә, кояш катырак кыздыра, сыртлык урыннар каралып, кышкы юрганнарын сала да башладылар. Өзлексез машина йөреп торган юллар сазлана, алардагы чокыр-чакырлар тирәнәя барды. Васил кар астына су төшеп килгән бу чакларны тиздән язгы ташулар алмаштырачагын уйлап, бер урында катып калуның иң куркыныч хәл икәнен күз алдына бик ачык китерә иде. Ул нинди дә булса карар кабул итәргә тиеш дип санады үзен.
Үзе эшли торган бер катлы ак йортка житәрәк аңа Игнат Данилов очрады. Ничектер шунда Игнатның да чырае сытык сыман иде. Василның нинди исәпләр белән йөрүе аңа билгеле иде инде Икәүләп конторага керделәр. Секретарь аның кабинетының ишеген алар кереп киткәч япса да, Васил кире урыныннан торып үзе ачты, ана һава җитмәс кебек тоелды. Гадәттә Василның сүзгә саран булмаганын белгән Игнат, аның һаман да телен йоткан шикелле тын торганын күргәч, түзмәде, сорый куйды:
— Юлдашевның муенын бөгеп булмыймы?
— Булмый шул.
Төп башлыклардан тыш әллә ни кырып булмый бит, дигән аптырашлы караш белән ул Василга карап алды. Игнат тагы ни әйтергә теләгәндер, ул хәтлесе белән санашып тормастан, Васил аңа үзе текәлеп карады. •
— Син мин уйлаганнарга каршы түгелдер бит?
— Бу хакта сүз дә булырга мөмкин түгел.
— Ни булса, шул, мин бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.
— Ярый ла соңы начар булып бетмәсә...
— Юлдашев аркылы таяк тыгар дип уйлыйсың инде син?
— Кем белә аны? Билгеле, тәгәрмәчне үзе этеп җибәрмәс...
Васил тиз генә аннан карашын алды да өстәл читендәге ак кнопкаларның берсенә басты. Ишектә секретарь кыз күренде:
— Тыңлыйм. Васил Закирович.
— Бүген эш сәгатьләре үтүгә барлык участок башлыклары, прораблар, мастер һәм бригадирлар конторага җыелган булсыннар. Әйе, минем кабинетка.
Шуннан соң Васил Сафинны башкача конторада күрүче булмады. Ул эш кайнаган урыннарда, кешеләр арасында йөрде. Аның колак төбендә язгы ташкыннар шавы иде...
Менә билгеләнгән вакыт килеп тә җитте. Чакырылган кешеләр кабинетка сыеп бетмәделәр, секретарь утыра торган бүлмәнең дә ишеген ачык калдырдылар, һәр ике бүлмәдә кешеләр шыгрым тулы. Васил Сафии, чыраена чыккан алсулыкны сизмичә, чигә тамырларының калкуын тоймыйча, йөрәге леп-леп типкән хәлдә, өстәл артыннан күтәрел-
де, тере соры күзләре белән кешеләр өстеиә ышанычлы бер караш ташлады да батыр һәм нык тавыш белән сүз башлады:
— Быел яз узган елгы хаталар кабатланмаска тиеш, иптәшләр! Безнең яшь коллектив көчле, ул, кирәк булса, тауларны да күчерә алыр, минемчә Бөтен эш безнен үз кулыбызда! Шулай булгач, әйдәгез, уйлашыйк...
9 Кичә көне буе юмарт кояш шифалы нурларын түгә-түгә шадралаткан кар өсләрен язгы кырыс төн юка гына ак жәймә белән капларга да өлгергән. Күрәсең, кышкы тартыш төнен тәмамламаган, шунлыктан булса кирәк, әле нртә белән дә тары ярмасы хәгле генә кырпак карлар теткәлән тора иде. Ләкин кояш офык читендә күренеп, бераз калку белән бу ак сәйләннәр, бу салкын бөртекләр гүя кинәт кенә энже бөртекләренә әйләнделәр дә отыры сыегаеп, бераздан инде бөтенләй ф күренмәс булдылар, һавада җылылык арта барды. Берсеннән берсе я калышмаган тракторларның чаналарына утырып баручылар да моны о ачык тойдылар. Гомуми эшкә тоткарлык ясамас өчен бригадаларны * тулаем жибәрмәделәр, аларның һәр кайсыннан өчәр-дүртәр кеше алды- э лар да тэжрибәле бригадирлар җитәкчелегендә урманга юнәлделәр. < Фнргали Гатин трактор чанасының алгы ягында, Рафислар. Петр Куз- “• неновлар, озын таза гәүдәле Викторлар белән бергә бара Бетон салу- * чы, изоляция ясаучы кызлардан Мәдинә, Лиза, Люда, Гөлзадәләр дә * чананың койрыгыиарак утырганнар. Алар шат. уйнашалар, бер-берсе- 2 нсң колагына нидер әйтәләр дә тагы күтәрелеп бер көлеп алалар ® Рафис та башка көннәргә караганда жнтдирәк, хәтта ул бер кадәр үсеп J киткән сыман да күренә. Егетнең күзләрендә терелек, нәрсәгәдер ашкынып тору сизелә иде.
Мәдинә кинәт кенә ахирәтләреннән күзен алды да бригрдир Фнргали абзыйсына таба башын борды;
— Ул бүрәнәләрне нишләтербез соң, Фнргали абый?
— Юлга түшәрбез, бөтен хикмәт тә менә шунда инде.
— Аннары?
— Сорау дисәң, сорау сиңа,— дип шаяртты Фнргали — Юл булгач нишлиләр диме? Йөрербез юлдан, машиналар чабар.
Фнргали азрак тын калып баргач, сүзне үзе башлады:
— Смотри, Мәдинә, урманда беренче начальник мин булсам, икенчесе син. Пычкылар үткен йөрмәсә. балталар ботакларны кырт итеп өзмәсә, син жаваплы.
Кайсыдыр әлдә чынлап, әллә шаяртып каршы төште:
— Ә Рафисны кая куймакчы буласыз?
— Рафис үз урынында ич, әнә ничек кызларның һәммәсен берьюлы йотарлык булып карап бара,— диде Фнргали.
— Әллә яз Рафисны да уятканмы? — дип, берсе сүз кыстыргач, һәммәсе дә кычкырып көлештеләр. Рафис исә кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә караштыргалап алды, кызарды, бүртенде, әмма кайтарып сүз әйтмәде
Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да Мәдинә белән Лиза жыр башлады. Бер дулкынга икенчесе килеп кушылып, аны көчәйткән шикелле, аларга тиздән башкалары өстәлгәч, жыр авазлары көчлерәк яңгырады;
Су буенда кыяк улан Язын булмый торгандыр, Ьәлкн ул да минем кебек Янып кия торгандыр... Әйе шул, шулай шуЛ, Янын кая торгандыр _
ТЫН ЕЛГА БУЕНДА
гиз килеп життеләр, һәм моңарчы тын яткан урманда тормыш шавы белән эш башланды. Тиешле оешмаларның тиешле кешеләре' белән Васил алдан сөйләшеп, агачларны бульдозерлар белән аударудан туктаганнар иде инде. Бер зур гына төркем Фиргали Гатин'ар- тыннан атлады. Озакламый дистәләгән пычкы тавышы ишетелә башлады. Ул да булмады, зур-зур усак һәм юкә агачларының гөрселдәп җиргә егылулары күренде.
Мәдинә Фатихова звеносындагылар моннан берничә көн элек бульдозер аударган эреле-ваклы агач өемнәре тирәсенә китте. Бульдозер сындырып-ватып тәртипсез өйгән агачларны аралау җиңел түгел иде. Ир-ат халкы андый өемнәрне «сүтәргә» кереште. Бик рәте китмәгән төз һәм яхшырак агачларны аерым җыйдылар. Икенче берәүләр андый агачларның ботак-чатакларын кисәләр һәм билгеле бер эшкәртелгән рәвеш алганнарын аерым өемнәргә җыялар иде. Мондый өемнәр үрчегәннән-үрчи барды. Ике көн үтүгә инде ботакларыннан арынды- рылгаи төз агачларны трактор чаналарына төял проммәйданга ташый башладылар.
Васил Сафин үзе дә эшчеләр янына көн дә килеп-китеп йөри иде. Прораб Игнат Данилов көнозын урманда, әле бер бригада, әле икенчесе янында йөреп, вакытның үткәнен дә сизми кала. Бульдозер аударган агачларның күбесе ярылган, ватылган һәм сынган булганлыктан, яраксыз булып чыкты. Шулай да адарның яраклыларын сайлап алдылар. Инде Фиргалиләр пычкы белән кискәне чын мәгънәсендә әйбәт, карар күзгә дә ыспай иде. Бер көнне Игнат Данилов башын селкеп торды:
— Чыннан да котын алган булганнар урманның. Шул хәтле агачны әрәм иткәннәр.
Фиргали дә бу хәлгә ачына иде. Чөнки ул агачларга үсәргә ни хәтле еллар кирәк булган, ни хәтле җил-давыллар булган табигатьтә. Ул прорабның әйткәннәрен күтәреп алды:
— Әйтәсе дә юк инде, туган. Аларга бары шул егып-натып булса да план үтәргә кирәк. Мачталарга юл ачык, дип рапорт бирергә ашыкканнардыр. Просто корткычлык та. ерткычлык та димәсәң...
Игнат аның сүзләрен җөпләп ияк какты. Фнргалинен башында икенче сорау туды:
— Син проммәйданга килеп-китеп йөрисен, иптәш Данилов, Коры Саз чокыры ни хЪлдә? Бер көн киңәшмәдә Васил Закирович ул хакта өзеп кенә әйтмәде.
— Ни хәлдә булсын, быел аннан су төшмәячәк.
— Ничек? Күпер сугарга булдылармы?
— Анда Васил Закирович үзе көйли эшне.
— Ничек итеп?
— Километр ярым өстәрәк Коры Саз буыла. Анда хәзер ком, таш салалар. Шуның белән һәммәсе дә җайланырга тиеш.
— Барып чыкса, бик тә ярап куяр бу. Комны су юмаса.
Көчле гүләп трактор килгәнлектән, аларга сүзләреннән бүленерг; туры килде. Берничә минут үтүгә инде кешеләр бүрәнә хәленә китерел гән агачларны трактор чанасына төяргә керештеләр.
Ут борчасы дип юкка гына әйтмиләр булыр бу Мәдинә турында Аны кайда гына күрмисең! Әле генә тракторны озатып җибәрешә, мен; болайрак юн, дип кайсыныңдыр кулыннан балтасын алып, үзе юны! күрсәтә. Ул да булмый, инде ул ир-ат арасында, аларга юан-юан бүрә нәләрне күтәрешеп өемгә салыша. Күзләрен генә ияреп җитешсен ана Тышкы киемнәре белән ирләрдән аз аерылып торган, өстенә сырма чалбар, аякларына резин итек кигән, зәңгәр яулыклы Мәдинә бота! кисеп торучы Лизалар янында азрак тукталып торды да алардан ера, булмаган икенче звено! а юнәлде. Биредә ботак-чатакларыннан арын
кырылган агачларны баулар белән бер өемгә таоа өстериләр иде ujuir һәм шактый калын бүрәнәнең бер башыннан Рафис, икенче башыннан алып гәүдәле Виктор сөйриләр иде. Мәдинә Виктор тарткан башның жимел баруын, Рафис тоткан як артка сөйрәлүен күргәч, нидер әйтергә уйлаган иде, аның үзен искәрүдән булса кирәк, Рафисның кинәт адымнарын тизләтүен күреп, дәшми калды. Әйе. дөреслектә мондагы эшкә бер дә күңеле ятмый Рафисның. Әмма Мәдинәнең килүен күреп шулай кызулаган итте ул. Мәдинә, килеп җиткәч: -
— Барамы? —дип сорады. 2
— Бара,— диделәр тегеләр икесе бердән. э
Егетләр, ул бүрәнәне өемгә илткәч, бу юлы аларга Мәдинә дә б, < лышкан итте. Чират көтеп җирдә яткан юан озын бүрәнәне өчәүләп т бергә сөйрәделәр. Егетләр баш-баштан, Мәдинә уртадан тартты һәр- J кайсының чырайлары көләч иде. =
— Синен белән булгач, нинди җиңел,— дип куйды Рафис. н
— Сиңа, Мәдинә, егетләр булып туасы калган,— дип өстәде Виктор.
— Ә кайбер егетләргә юбка киеп йөрисе генә калды,— дип шаяртып о
алды Мәдинә дә. Мәдинә алар яныннан киткәндә Рафис кинәт кенә » әйтеп ташлады: “
— Бигрәк тиз китәсең безнең яннан. Бергә-бергә бик күңелле иде < Бу теге табышмактагы кебегрәк килеп чыга инде, ай күрде, кояш алды -
Мәдинә эчке бер канәгатьләнү хисе белән көйгә генә атлый бирде. и Аның авыз читләрендәге елмаю сызыклары тиз генә сүнмәде. Бүген кү- * решу белән Лизаның Рафис турында ярым шаяртып, ярым аптырап. j ниһаять, ярым киңәшеп әйткән сүзләре хәтерендә яңарды. Ничек сүз-® куерткан әле ул аның белән?.. Ничектер бер көнне аларның кинода ° урыннары янәшә туры килгән Гадәттәге аз сүзле, йсун - Рафис ш л хәтле сүзчәнләнеп киткән. Лиза моңарга шаккаткан. Елдан артык бергәләп эшләү дәверендә «Исәнмесез», «Драстуйте»дан башка сүз әйтмәгән егетнең тартыпмы тарта икән тел тегермәне. Лизаны озата киткән бу, тулай торакка җиткәч тә Лизаны тоткарлап, һаман такылдый ла такылдый икән бу. Ахырында: «Син миңа ошыйсың 5'ни ениегеә яратам», дигән. Шулай әйткән дә Лизаның күңелен кузгаткан, кыз элегә үзе дә җавап бирмәслек авыррак хәлдә калган. Менә сиңа Рафис?! Менә сиңа басынкы егет. Юаштан юан чыгар, диләр шул
Эш көпе узгач, урманнан кешеләр китеп беткән иде инде. Әллә кичек шулай туры килде, Мәдинә башкалардан артка калды да ар-, х ашыкмыйча гына кайту ягына таба атлады. Кыз үзенең уң ягында кемнеңдер, әйтерсең лә, җирдән үсеп чыккандай кинәт кенә пәйда булуын сизде. Караса — Рафис. Бу нинди хәл? Ул моңарга артык әһәмият бирмәде, алай да сорады:
— Бу ничек булды әле, син кайдан килеп чыктың?
Рафис елмаеп аңа карап алды.
— Кайдан килен чыгыйм? Мин көне буе урманда ич, үзең күреп торасың...
— Алайса гафу ит.
— Минем сине ачуланырга уйлаганым да юк әле
Кинәт кабышан ут сүнгән сыман, тагы сүзләр киселде, һәр икесе тын гына атлый бирделәр. Мәдинә бу егетнең төзүче инженерлар институтында читтән торып укуын белә иде инде. Ул аның бу ягына соклана да, хәтта аннан азрак көнләшә дә иде. Тик менә Рафнснын һәр кайчан диярлек көлкерәк кыяфәттә булуы, ниндидер анлашылмпь торган йомыграк табигатьле икәнлеге һәм аннан да бигрәк бригадаларында аңа ялкау маркасы тагылып йөртелүен һич тә ошатмый иде. Аның бу үшәнлеге урманда эшләгәндә дә «.изелми калмады. Бара торгач;
— 'Карале, мин синнән озынрак икәнмен, читтән караганда бер д3 алай сыман түгел иде,—дин куйды Рафис.
Рафисның ата казын күкәй саламы, кодагый, дигән сыманрак ток- томалдан әйтелгән бу сүзеннән Мәдинә кычкырып көлде:
— Егетләр озынрак булырга тиеш тә.— Кыз сүзне икенчегә борды: — Син институтта укыйсың бит әле?
— Укыйм.
— Укуларың ничек бара сон?
— Зарланырлык түгел. Билгеле, җиңел генә тәгәрәми тәгәрәвен. «Удлинчо»ларым да җитәрлек...
— Отлично диген.
— Юк, мин уд... билгесенә генә кушып әйтәм...
— Безнең үзебездә кичке энергетиклар техникумы ачыла ди бит.
— Ишеттем.
— Мин шунда укырга керергә исәп тотам. Син ничек уйлыйсың, барып чыгармы?
— Ник чыкмасын! Дөньяда син булдыра алмаган эш юктыр дип йөрим мин, фуражкам белән киңәшкәч.
— Ай-Һай, шулай микән?
— Нәрсә? Ант итү кирәкме?
— Юк, болай гына.
Бер сөйләшеп, бер тынып бара торгач, урман хәтсез еракта калды, поселокка якынлашканнан якынлаша бардылар. Мәдинә кичә Лиза сөйләгәннәрне исенә янә төшереп көлемсери генә башлаган иде, Рафис кинәт сүз кушты:
— Бүген кичне ничек уздырырга исәбең?
Мәдинә гаҗәпләнебрәк Рафиска карады:
— Ничек уздырыйм? Әле өйгә кайтасы бар. Ашыйсы... Аннан күз күрер... .
Егет, аңа әйтеп бетерергә ирек куймыйча, үз сүзен кыстырды:
— Әйдә, икәү бергә кинога барыйк, билетын үзем алырмын.
— Кирәкми, бүген мин күргән картина бара инде.
— Булса сон? Әйбәт картинаны ике кат карасаң да ярый.
— Минем хәтерем яхшы. Бер күргәнне бик озак онытмыйм.
— Миңа һәрвакыт кырын карыйсың инде син. Ә минем синең белән барасым килә. Әйе, синең белән генә, башка беркем белән дә түгел,-
— Куй әле, шаяртма, егеткәй...
— Чын әгәр, шаяртмыйм. Беләсең килсә...
— Я, нәрсә?
— Беләсең килсә, ни, бәлки, син миңа ошый торгансыңдыр да- Шулай дисәм, ни әйтерсең?
Мәдинә кычкырып көлеп җибәрде. Аннары шактый кырыс итеп әйтте:
— Менә сиңа тыйнак егет! Син шулай кызлар белән ялгыз калсан, һәркайчан гашыйк буласыңмы? Кичә дә кемгәдер гашыйк булгансың түгелме? Юк, алай барып чыкмый ул, Рафис! ,
Рафисның йөзе кып-кызыл булды, чәч төпләренә кадәр кайнарлык йөгерде. Ул алдына туры караган килеш ләм-мим дәшмичә бара бирде. Менә ахмак, бу яз нишләтте соң әле аны? Бу тиклесен ул үзе дә анлап җиткерми иде. Алар телләрен йоткандай тын калып, поселок урамына килеп керделәр һәм, бер-берсенә башкача сүз катмыйча, икесе ике якка киттеләр.
Башта кыенрак сыман күренсә дә, кешеләр урманда эшләргә дә күнектеләр. Көннәр һаман саен җылына, матурлана бара иде. Гүя алар урманга җан керттеләр. Балта-пычкы һәм мотор тавышлары бер генә
-инутка да тукталып тормады. Бер көнне бер көту сыерчык күрделәр. )ллә кайларда диңгез артларыннан кайткан бу дуслар гадәттәгедән дактый арык, ябыкканнар иде.
— Әле алар ерак юл килеп арганнар. Урманда шулай ял итеп, ераз буыннарын ныгыткач, пар-пар булып авылларга ояларына тара- алар алар. Анарчы суытып та җибәрмәгәе әле,— диде Фиргали Ф
Җирләр ала-тиләләнде. Яз кояшы юмарт нурларын түгә-түгэ Кыш >абай җәйгән ак катламны көн саен юкарта бара. Узган еллар белән * (агыштырганда проммәйданда эш тукталыр чак җиткән иде инде. Тик 5 >ллә нинди ел булды быел, эш дигәне үрчегәпнән үрчи торды. Коры Саз □ юкырыннан да ташу төшмәде. Язгы-көзге чорларда машиналар батып < 1ткаи төшләрдә, проммәйдан территориясендә юка гына ком түшәлгән = /рыннарга агачларны аркылы салып, бер-берсенә тимер ыргаклар белән " 5еркетеп юл түшәргә керештеләр. Урман кисүдә Кузнецов бригадасын = 1әм тагы бер звеноны калдырып, бүтән кешеләрне үз урыннарына кап- .- гардылар. Юл төзүдә тәҗрибәсе булган, дөнья күргән бригадир Фирга- ф ли Гатин җитәкчелек итте.
Эш турындагы кайгыртулар Василның башка уйларын артка чиген- о дерде. Аңа инде баштагы кебек көннәрнең үтүе акрын тоелмады, тик « менә вакыт дигәне һич тә җитми иде. Чөнки, дөресен генә әйткәндә, уй- £ лаганны җиренә җиткерү, очлап чыгу анынбар күнелсн били иде. Тулы- < сынча бирелсәң, үзенә тапшырылган эшне яратсаң гына уңышка ире- “• шергә мөмкин бит. Юл төзүне тәүлек буенча алып бардылар. Чөнки и вакыты шундый, яз бик ашыктыра. Васил һәр адымын, һәр хәрәкәтен * шуңа үлчәп, шуңа буйсындырып эшли иде.
Бу көннәрдә ана Юлдашев белән очрашырга туры килмәде. Ул үзе э аның янына бармады да, телефон аша шалтыратуны да кирәкле сана- u мады. Үз чиратында Юлдашев та аны күрмәскә тырышкандай читтә йөрде. Никитинның кайтмавы Василны башта пошындырса да. бара- тора мондый хис тә суынды. Тик төзелеш башлыгының Мәскәүдә авырыбрак торуы турындагы хәбәр колагына килеп сугылгач кына Васил авыр сулап куйды. Тәвәккәл таш яра дигән мәкальне ишеткәне бар иле аның. Ярый әле. көтеп тормавы яхшы булган, ул чагында нихәтле кыйммәтле алтын вакыт кулдан ычкынган булыр иде.
Ул шулай уйлады.
Юлдашевнын да йөрәге түзмәде, төзелеш мәйданыннан ишетелгән хәбәрләр колагына барып сугылган булса кирәк, бер көнне ул ничәмә- ничә мәртәбә Васил Сафинга шалтыратты. Бу ни хәл. юк та юк? Ахырында, төштән сон ара табып, проммәйданга китте. Күбесенчә кабинетыннан чыкмый торган бу кешегә шушындый пычрак вакыт га пром- мәйданның икеләтә кайнап тор>ы һич тә акылга сыймаслык хәл сыман күренде. Нигә соң ул Василның тәкъдимнәренә баштанаяк каршы килде, нәрсәгә нигезләде соң ул үзенең ризасызлыгын> Моның кирәге бар идеме? Төзелеш мәйданында йөргәндә Юлдашевнын башына әнә шун- ДЫЙрак исәпләр калыкты. Ләкин ул аларга җавап табудай гаҗиз иде. Юлдашев кая бармасын, кайсы гына бригадада йөрмәсен, гомуми күтәренкелек белән эшләгән кешеләрне күрде. «Димәк, бу кайнар баш КҮЗ- гатып йөргән эшләр кешеләрнең күңеленә тап килә»,— дип уйлап алды ул. Ләкин бу турыда Василга әйтергә, аның алдында баш ияргә теләмәде.
Күп булса ярты көйлек эш калгандыр, озынлыгы өч километрдан ким булмаган, бүрәнә түшәлгән юл тнрә-яктагы казылмалар арасында үзен.) бер күңелле төс алып тора иде. Төнен юллан машиналар чабарга тиеш идс. Нәкъ шул чакта Васнл Никитинның кайтып төшү хәбәрен ишетте. Шуннан соң аның күңелендә ниндидер каушау хисләре баш
калкытты. Аннары ул үз-узенә сукранып куйды. Нигә соң әле болай үзен малайлар хәленә куя? Ул бит гаеп эшләмәгән... Шундый уйлар аның башыннан тиз генә китмәде. Ахырында, төзелештә иртән булырга да, аннары Никитин янына үзе барырга уй беркетеп ятты.
Иртән торгач, башта бирегә килгән көннәрдәге кебек. Васил ашханәгә йөгермәде. Ул инде, башка кешеләрнең күпчелеге кебек, бүлмәсендә чәй эчеп китә иде. Кайсыдыр кибеттән лимон да юнәткән иде. Ак икмәккә калын итеп май ягып, лимон салган әчкелтем-татлы чәй эчү аның башын җиңеләйтеп җибәрде. Васил төзелешкә барганда иртәнге сменада эшләүчеләр эле килә генә башлаганнар иде. Әмма ул инде хәзер үзе күнегеп беткән бер катлы ак таш йорт янында яңа газик күреп тукталып калды, һәм ялгышмаган икән, конторага керсә, әле хезмәткәрләр килмәгәннәр иде. Җыештыручы хатын аңа төзелеш начальнигының моннан егерме минут кына элек килеп төшүен һәм проммәйданга китүен әйтте. Васил. йөрәге леп-леп типкән хәлдә, проммәйдан буйлап атлады. Ни күзе белән күрсен: җир күкрәген бизәп торган бүрәнә юлдан ана таныш гәүдә, аңа таныш төс—Никитин, гүя юлның озынлыгын адымлап санап үлчәгән шикелле, эре-эре атлап килә иде. Василны күрү белән зур кулларын сузып килеп күреште ул.
— Сәлам, Васил Закирович, сәлам,— дип татарчалатып әйтте башлык.
— Сәлам1 — дип кабатлады Васил үзе дә.
Никитинның кәефе иң шәп чакта гына «сәлам» сүзен әйтеп күрешү гадәтен Васил белми иде әле. Алар бер кавым тын гына бер-берсенэ I ’рашып тордылар. Күрәсең, моңдагы эшләр турында кайту белән Никитинга бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннәр булса кирәк.
— Сәламәтлегегез ничек, Андрей Акимович? — дип сорады Васил.
— Хәзер яхшы. Юлда каяндыр грипп эләктердем. Җәфалады берничә көн, үтте инде, ярый.
Никитин тпрә-якка карашын йөртә торды, гүя бу җирләр, бу балчык өемнәре аңа бик якын, бик кадерле иде. Васил аңа булган хәлне сөйләп бирү өчен авызын гына ачкан иде, Никитин аны шунда ук бүлдерде:
— Миңа барысы да мәгълүм, туган, энәсеннән җебенә кадәр.
— Ничек алай? Сез өйдә юк идегез ич?
— Миңа Зариф Салихович шалтыратты.
— Шалтыратты?
— Әйе.
Васил аптырабрак калды. «Ничегрәк аңларга бу Юллашевны?». Ләкин ул бу турыда Никитинга ләм-мим сүз әйтмәде.
Кыска гына вакыт эчеңдә зур эш башкарылуга ихлас күңеленнән куанган Никитин Василның кулын кат-кат кысты.
— Котлыйм сезне бу адымыгыз өчен. Шәп! — диде.
— Рәхмәт, Андрей Акимович!
— Бик шәп килеп чыкты. Рәхмәт сүзе миңа түгел, сезгә, сезнен коллектив кешеләренә кагыла. Васил Закирович.
Василның җиңелче генә бит очлары янып киткәндәй булды. Димәк, кызарды. Ул кайчандыр институтта сопроматтан уңышлы имтихан тапшырган чакларын исенә төшерде. Ул чагында да аның бит алмалары шулай янган иде бит. Никитин төрле яңалыклар турында дәртләнеп сөйләде. Якын араларда электр станциясе өчен җиһазлар кайтарыла башлый икән. Тик аларны монтаж эшләре башланганчы бик пөхтәләп, чын хуҗаларча саклык һәм дикъкать белән урнаштырырга туры килә-чәк.
Алар партком секретаре Сабировны да төзелештә, бер бригада кешеләре белән әңгәмәләшеп торганда очраттылар.
— Сәлам, Солтан Сабирович!—дин тантаналы тавыш белән дәште Никитин.
Быелгы юл өзеклеге алдында тугарылып калмау һәркайсы өчен күңелле иде. Тын елга буйларыннан килгән жил, жылы дулкын булып, хушлык һәм сафлык тарата, бу тиклесе үзе бер рәхәт иде.
10 ♦
Шатлык булырмы бу, кайгымы’ <
Ал арның очрашмый калган көннәре юк диярлек. Төзелештән кайт- = кач, бераз вакытлары булу белән бер-берсенә керешәләр, һәркайсының > сөйләрлек сүзе, уртаклашырлык хисләре булмый калмый. Сөйләшеп эчләрен бушаткач, шахмат уйнарга утыралар. Дөрес, шахмат уйнауда 5 һәр икесенең осталыклары чамалы чамалысын. Алай да тарткалашып 3 маташырга яраталар. Бүген дә шулай булды. Васил урнашкан бүлмә х иркенрәк тә. берьюлы бар кешеләр дә өйлә булмау Зиннурга ошый. 3 Зиннур төп корпустан читтәрәк эшли иде. Бу арада аны эштә Васил . ның күргәне булмады. в *
— Ничек, тәгәрәтәсезме? — дип сорады Васил. ’ ’
— Хәзер яхшырак китте. Техника арта тора бит. л
— Тимер юл белән гел килә гора шул,— диде Васил.
— Юл турында вакытында чара күрдегез, иц яхшысы шул,— диде *
Зиннур. х
Алар шулай гәп корып утырганда, каяндыр колакларына гармун и тавышы килеп сугылды. Матур көй иде бу, моңлы көй иде. Аннары х жыр тавышлары да ишетелде Ләкин сүзләрен аерырлык түгел иде. а
— Авыл монда да үзенең традицияләрен алып килгән.— диде Васил. о
— Үзем уйный белмәсәм дә, яратам гармун моңнарын,—дип жөплә- « де Зиннур. Ул үз гомерендә өйрәнү нияте белән бер тапкыр гармун сатып алып та караган икән. Ләкин аның көрәктәй зур кулында гармун балалар уенчыгы кебек кенә күренгән һәм бармаклары гармун телләренә сыймаганнар. Бу басып карый икән, бер бармак ике телне ипләп ала. Нишләсен, гармунны яңадан кайсынадыр сатып җибәрергә туры килгән. Шуннан бирле Зиннурның гармун тотканы юк, ә тыңлау дигәндә үлеп китә ул. Шахмат фигураларын беразга хәрәкәтсез калдырып, таныш моңнарга колак салып утырдылар
Ул ара да булмады, коридорда аяк тавышлары ишетелде һәм ишектән «юан вахтерша» дип йөртелә торган хатын күренде. Ул, әле генә почтальон калдырып киткән кәгазьләрне кулына тоткан килеш, әйтә салды:
— Икегезгә ике телеграмма сукканнар Ип элек кемгә? Яле. биеп күрсәтегез,— диде.
— Иң элек укып карыйк әле, бәлки жыларга туры килер,—диде Васил.
һәркайсы үзләренә килгән телеграммаларны уку белән мәшгуль булдылар. Зиннурның хатыны акча сораган. Ә Васил .. Зиннур аңа күтәрелеп карауга аптырап калды. Дустының иреннәре калтырый, төсе киткән иде. Зиннур түзмәде.
— Нинди телеграмма, хатыныңнанмы?
Күтәрелеп карамыйча гына Васил сары дүрткел кәгазьне Зиннурга сузды. Анда чыннан да күңелсез хәбәр язылган «.. Этнең бик авыр хәлдә нокта Бик тиз арада юлга чык нокта Ну рзнлә»,—дигән иде.
Зиннур нсәбенчә, әле Хәмидәнең акчасы булырга тиеш иде. Хатынының акча соравына азрак борчылса да, кием-салымыннан берәр әйбер юнәтү ихтнмалын уена китереп, ул тиз тынычланды. Иртәгесен эшкә барганчы, шул ук үзе яши торган баракның икенче башындагы почта бүлекчәсе урнашкан бүлмәгә кагылып чыкты
Телеграмма алуына дүрт көн узгач, бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Зиннур эштән кайтуга аның кечкенә кызы гостиницаның баскыч төбендә уйнап йөри иде. Ул кызчыгын кулына күтәреп алды.
— Килдегезмени?
— Килдек. Әни колидолда,— диде бала.
Эче жу иткән, йөрәге бик еш тйпкәң хәлдә, Зиннур гостиница коридорына керде. Ни күрсен: хатыны чемодан өстендә утыра. Аңа таныш әйберләр, таныш төенчекләр, таныш капчыклар һәркайсы да җайлары белән стена кырыйларына кунаклаганнар. Кайберләренә пычрак чәчрәгән. Зиннур, эчке каушавын сиздермәскә тырышып, Хәмидәнең кулын кысты:
— Исән генә килеп Җиттегезме?
— Күрәсең, исән,— Хәмидәнең төсе күңелсез, күзләрендә бүтән чакларда булмый торган ниндидер ачулы очкыннар яна сыман иде. Иреннәрендә калтырау сизелә, әйтерсең лә, менә-менә әрләшергә тора иде.
Бу үзгәрешләргә мөмкин кадәр игътибар итмәскә тырышып. Зиннур Хәмидәне үзе тора торган бүлмәгә чакырды. Керделәр. Биш карават тезеп куелган озынча бүлмәгә Хәмидә ятсынып карап торды. Чемоданнарны һәм кайбер кечерәк төеннәрне Зиннурның карават астына куйдылар. Сандык белән бер зур төенне коридор почмагына китереп җайлаштырдылар. Монда башкача һич мөмкинлек юк иде. Зиннур кызының аякларын салдырып, аны җайлап кына караватына утыртты Хәмидә бу бүлмәдәге бердәнбер өстәлгә табак-савытларының иң кирәкләрен генә алып урнаштырды. Зиннур кеше-кара кайтып күренгәнче, эчен пошырып, күңелен тырнап торган ризасызлыгы турында хатынына әйтергә, тиешле шартлар булмый торып, ашыгып килгәне өчен азрак шелтәләп алырга исәбе бик булса да, түзәргә тырышты. Алай да читләтебрәк булса да әйтми калмады:
— Ни чана юлы түгел, ни арба юлы...
— Койрык куймыйча гына, сырландырмыйча гына сөйләсәң икән.
— Иртәрәк кузгалгансыз.
— Сине көтсәң...— Хәмидә бер тын тукталып, ни әйтергә икәнен ачыклаган сыман торгач, янә дәвам итте’ — Синең безне юатып язган хатларыннан тун тегеп булмый, әтисе. Аеры-чаеры торудан да читен
— Анысы шулай, монысына мин дә кул куям.
— Куйсаң, чакыртуны һаман сузып килмәс идең әле...
— Үзең дә бик яхшы беләсең ич.
— Белсә? Ышан син ирләргә... Күп аеры яшәсәң, берәрсе башынны- күзснне әйләндереп куюы да бар...
Хәмидәнең бу соңгы сүзләренә Зиннур ачуланып та. шаярып та ни әйтергә белмәде, башта җавап кайтармаска да уйлаган иде, ләкин түзмәде:
— Шаяртуларыңны бер якка куеп тор әле.
— Бер дә шаярткан кеше юк.
— Ә кайда торырбыз?
— Син семьяга баш. син ир кеше, син шуны миннән сорарга тиешме? Яна Наратлыгызда берәү дә урамда кунмый торгандыр әле. Әни әйткәндәй, иншалла, без лә урамда тормабыз.
Баш эшләп җиткерми сичең. Зиннур. Сине сагынып, сине юксынып килгән хатынына шулай каты орынырга тиеш идеңме? Зиннур соңыннан шулайрак уйлады. Ләкин авыздан чыккан сүз очкан кош кебек үзенә юл тапкан иде. Хәмидә инде тынычланды дигәндә генә. Зиннурның сүзсез торуына үч итепме, ничектер шунда тагы кайнарланып дәвам итте һәм чын үпкә сүзләрен ишеттерде:
— Алай бик күпсенсәң, без тәртәне борырга да күп сорамабыз, әйеме, кызым?
Бу тиклесен Зиннур бөтенләй көтмәгән иде. Менә ничек булып чыга
икән Бик сак, бик уйлап ачарга кирәк авызыңны. Бу хатын-кыз дигәнең белән бигрәк тә шулай. Туксан тугыз тапкыр яхшы суз әйтеп, бер тапкыр анын сырт йонын каршыга сыпырсаң — бетте, ул синен барлык яхшылыгыңны аяк астына салып таптый... Зиннур бу уйларын эчендә калдырып, тизрәк Хәмидәне юату, тынычландыру ягын карады:
— Бетте. Ж.итте. Бәхәсләшмик, әнисе. Берәр рәте чыгар. Ничек әле. ж безнең әти, җан биргәнгә жүн биргән, ди торган иде. Шуның шикелле, бер михнәтнең бер рәхәте дә
булмый калмый ул.
Ләкин соң иде инде, Хәмидә кызчыгын кулына алып, күзләрен зәңгәрсу кулъяулыгы белән каплады. Зиннур йомшак, җылы сүзләр әйтеп, аны иңбашларыннан сөйде. Гүя Хәмидәгә шул гына кирәк иде, ул эчке ярсулы һәм бер үк вакытта җылы тавыш белән телгә килде:
— Туйдым өйдә утырып. Минем дә эшлисем килә
— Таптың сүз, бер ай өйдә ял итү ничек туйдырды сине?
— Туйдырды. Дөньяда тик торудан да читен нәрсә юктыр. Тап мина тизрәк эш. Дөньяны кайнатам. Краннар бармы?
— Дистәдән артык, кайсына телисен, шунысына рәхим ит!
Тиздән бүлмәдә торучы башка кешеләр дә кайтып җиттеләр. Булган үзгәреш алдында каушап калмадылар. Үзара киңәшеп, берсе күрше бүлмәгә чыгып йокларга булды. Тәрәзәсез стена ягына карават куеп, чаршау белән бүлеп, йокы бүлмәсе сыман урын әзерләп тә куйдылар Нишләсеннәр, баш-күз алганчы шунда торып торырга булдылар. Тик менә баланы калдырыр урын булмаганлыктан, Хәмидәгә эшкә урнашу ягы һаман хәл ителми калды.
Көндезге тәнәфес вакытында Зиннур янына прораб Игнат Данилов килде. Ул Зиннур Гафиятуллин экипажының үзләренә нигез салу эшләрен дәвам иттерү өчен мәйдән хәзерләвенә гаять канәгать калган иде.
— Чын күңелдән рәхмәт сезгә, егетләр!
— Төп хикмәт эчке юлларның тәртипкә салынуында, юллар каралмаса, без генә әллә ни кыра алмас идек,— диде Зиннур
Шуннан сөйләшә киттеләр. Василның әле һаман кайтып җитмәве һәркайсыи борчый, ничектер ул монда чакта барысы да җырлап бара шикелле иде. Сүз сүзне ияртә, тарта торгач, гаиләсенең кинәт килеп төшүе турында да тел язып алды Зиннур. Инде сүзләр бетеп. Зиннур экскаваторына менәргә барганда. Игнат бер кулын күтәреп, анын исемен әйтеп кычкырды. Зиннур кире борылып килә башлауга. Игнат: «Ярый, соңыннан...» — дип китеп барды. Аның бу кыланышыннан һич ни аңламаган Зиннур экскаваторга менеп, рычагка басты Үзбушаткычлар үз тәртипләре белән килә тордылар, экскаваторның зур чүмече аларга үзле кызыл балчыкны төйн торды. Эш әйбәт бара, бу чаклысын- да Зиннурның шиге юк иле. Тик менә шушы көннәрдә килеп төшкән Хәмидә аның тынычлыгын бозды да куйды. Бераз сабыр иткән булса, ай утыз биш көннән килмәс иде ләбаса. Башта ул Никитин катына барырга исәп тоткан иде. Ләкин квартир мәсьәләсендә мөмкинлекнең соң дәрәҗәдә кыен икәнен уйлап, бу уеннан да чигенде. Кешеләр белән сөйләшү, сораштырып карау да нәтиҗә бирмәде. Якын тирәдәге татар һәм рус авылларының һәркайсында төзелештә эшләүчеләр тора. Фатир табуның үтә дә кыен икәнен белде ул. Инде нишләргә ана? Зиннур бу турыла бер генә секундка да исеннән чыгармалы, баш ватты,
Шул ук көнне кич белән гостиницага Игнат Данилов килеп чыкты. Ул юан вахтер хатыннан сорады да турыдан-туры Зиннур торган бүлмәгә керде. Зиннурлар бу вакытта чәй эчеп утыралар иле. Хуҗа урыныңнан торды:
— Рәхим итегез, иптәш Данилов, каграс мактап кына йөрисез икән
— Анысы кеше хурлап йөргән юк югын,—дип. Игнат түргәрәк узды
СОББУХ РАФИКОВ ф ТЫН ЕЛГА ВУЕНДА
Бүлмәдәге ерып чыга алмаслык тыгынлыкка исе китеп, иңбашларын сикертеп, карап торды да әйтте:
— Мин сезгә квартир таптым.
Зиннур аның көндезге тәнәфес вакытында нидер әйтергә жыснып та. кире борылып китүен хәзер генә аңлады.
— Кайдан? Ничек?
— Билгеле, жирдән, күктән түгел.— дип шаяртты Игнат. Ул йөк машинасы белән килгән икән. Зиннурларны ашыктыра башлады. Мондый көтелмәгән күңелле хәл алдында Хәмидә башта каушый калды, соңра ^зен бик тиз кулга алды. Ул гомерендә беренче мәртәбә күргән, шушы әйбәт тәкъдим белән килгән Игнатка карашын салды...
— Ин элек барып карап кайтасы иде.
— Ихтыярыгыз. Ирегез белә,— диде Игнат якты чырай күрсәтеп.
Зиннурның төсенә елмаю сызыклары чыкты, баштагы аптыравы, юып төшерелгән шикелле, юкка чыкты. Ул бер Игнатка, аннары Хәмидәгә карап:
— Мина яраган — сина ярар,—диде.
Тиз генә 'Г'берлэрне төяп. Хәмидә белән кызчыкны кабинага шофер янына утырттылар да. Зиннур белән Игнат кузовка әйберләр өстенә урнашып, күченеп тә киттеләр. Юан вахтер хатын, мен төрле бәхетләр теләп, аларны кул болгый-болгый озатып калды.
Варвара карчык Зиннурларны ачык чырай, такта чәй белән каршы алды. Әйбер, жиһазларны ла тиз генә урнаштырдылар. Тик карчык кайта-кайта бер сүзне кабатлады:
— Өй киң. урын житәрлек, күңел тагын да киңрәк. Ошатасыз икән, торыгыз да торыгыз. Үземә дә бер иптәш булырсыз ичмасам. Безнен Гнат ул рәтләп өйдә тормый. Аның ни, эш тә клуб, клуб та эш. дигәндәй.
Менә бит ничек килеп чыкты!
Яна Наратлыга килеп, берничә көн торгач. Васил белән бергә булганнар иде бит алар бу өйдә. Ул чагында монда килеп квартирант булып торырбыз дип кем уйлаган инде? Тормышта көтелмәгән хәлләр шулай аяк астыннан гына килә лә чыга икән ул.
Төннен байтак өлеше авышкан иде инде. Зиннур үзләренә кайсы якта урын бирерләр икән дип уй йөртә иде. Ятар вакыт житкәч. Варвара карчык аларга түр якны, олы якны тәкъдим итте. Зиннур Хәмидәгә карап яллы да әйтә салды:
— Мәшәкатьләнеп үзегезне тарсындырмагыз, апа. безгә кече якта да бик шәп булыр.
— Кайсы якта теләсәгез, шунсында торырсыз. Алай бүлешеп маташмабыз. Үз өегездәге кебек йөрегез, балакайлар. Күршедә Гөлсинәгә уйнарга иптәшләр дә табылыр.— диде карчык.
Алгы якта ике кешелек зур гына карават тора иде. Аны кузгатмадылар Хәмидә карават һәм мебельләрне контейнер белән тимер юлдан озаткан иде. Алар килеп житкәнче. монда һәммә әйбернең булуы аны куандырып жибәрде. Караватка бик уңайлы көйләнгән сырма-матраины да кузгатмадылар. Варвара әби балага да кечкенә карават табып кертте. Байтак сөйләшкәч, гөрләшкәч, утларны сүндереп йокларга яттылар Гостиницадагы тарлыктан, бигрәк тә ят ирләр, ят кешеләр арасында оялган хәлдә тарсынып яту түгел иде ипле бу. Хәмидә иркен сулап куйды һәм Зиннурга ярым пышылдап сөйли бирде:
— Синен сүзен дөрес, әтисе. Менә жан биргәнгә жүи бирле бит!
— Әлегә ярап торыр, бара-тора квартир бирми калмаслар. Барып чыкты, бәреп екты бу.— дип жөпләде Зиннур.
Теге-бу турыда сүз алгалашып ята торгач, йокыя киткәннәрен Да тоймый калдылар. Әмма бу озакка булмады. Зиннхр. карават астындамы. әллә мич арасындамы, нәрсәнеңдер кыштырдавына уянып китте. Ьу
кыштырдау бер көчәйде, бер тынып торды, аннары тагы кабатланып Зиннурның йомыла башлаган күзләрен ачгырды. Әле генә йокыга китә, тагы кыштырдау, тагы нәрсәләрдер шакы-шокы йөриләр кебек... Бер караганда өй артында кемнәрдер бар сыман... Менә кайсыдыр өй почмагына килеп какты, шакыды буган. Бара-тора Зиннурның йокысы бөтенләй качты. Ул малай чакта карчыклардан ишеткән жен-пәриләр ф турындагы төрле куркыныч уйдырмаларны исенә төшерде. Хәтта бер тапкыр ат саклаганда, бер өлкән абзый аятелкөрси догасы укып, алар $ яткан чирәмлеккә сызык сызып чыккан иде. Янәсе, җеннәр керми, янәсе, Е шайтаннар шаукымы тими Зиннур сак кына башын калкытты, тәрәзә ® пәрдәсенең бер читен күтәреп, тышка карады. Берни күренми, тирән < тынлык, караңгылык сөреме эчендә каралты-куралар да йоклыйлар = кебек. Ул яңадан мендәргә башын салырга өлгермәде, Хәмидә пышылдап сүз кушты: £
— Син дә йоклый алмыйсынмы? Урын үзгәлисеңдер.
— Кая монда йоклау? Әнә тагы тотынды, идән астын кимерә бугай о
— Ахры, бу өйдә күсе бардыр. Каптык... а
— Иртән торгач хуҗалар белән сөйләшербез. Базга агу куярга ки- °
рәк булыр. х
— Мин инде бая идәндә ниндидер ала тилә әйбер күргән сыман да ө
булдым,—диде Хәмидә. <
— Курыкканга куш күренә ул,— дип, Зиннур аны юатырга ты- х
рышты. *
Нинди тынгысыз төп булды соң бу? Хәмидә урыныннан торып кызы- з> нын өстенә рәтләп япты да, инде урынга ятыйм дигәндә, аның аяк » астында гына шокыр-шакыр иткән тавышлар ишетелде. Ул яшен кебек ® атылып караватка ауды. Бу инде кыштырдау гына түгел иде. шакырдау әледән-әле кабатланып торды. Хәмидә, куркынган хәлдә, Зиннурны каты кочаклап алды
— Әнием генә... Әллә җен дигән нәрсә чыннан да бар микән?
— Тынычлан, әнисе, нинди җен булсын ди.
Зиннур белән Хәмидә күселәрдән шигәеп, күңел тынычлыклары тәмам югалган хәлдә, озак йоклый алмыйча яттылар. Бары тнк таң әтәчләре аваз бирә башлагач кына, алар интегеп, ватылып йокыга талдылар.
Варвара карчык, гадәтенчә, карангылы яктылыда ук. йокыдан торды Ул башта квартирантларның тынычлыгын качырмас өчен аяк очларына гына басып йөрде. Ләкин бераздан аларнын таралып, изрәп йоклауларын күргәч, батыраеп китте, сакланып йөрергә кирәклеген исеннән бөтенләй чыгарды. Карчык бер өйгә, бер чоланга кереп-чыгып йөри- йөри, мал-туарын туйдырды, тавыкларына җим сипте. Ал як белән түр як арасындагы пыяла ишекне ачып куйды. Яна никель ак самовар да жырлый-җырлый ак «эшләпә»сен кырын салып өстәлгә килеп утырды Аның Гнатын уятып мәшәкатьләнәсе юк. ичмасам Баш очындагы будильник кыңгыравы шалтырау белән сикереп тора ул. Нигә соң әле звонок чыңламый, әллә югыйсә кичтән борып куярга оныттымы ул аны? Юк ла. онытмаган икән, менә бер вакыт будильник чын ларга тотынды Ул арада Игнат та сикереп торды. Звонок тавышына ин элек Хәмидә күзләрен ачты. Тиз генә Зиннурның кабыргасына төртеп уятты Ашык- пошык киенеп, юынып, иртәнге чәйгә утырдылар Өстәл башында, самовар артында утырган Варвара карчык йомрыларга чәйне һаман саен агыза торды. Аның төсе шат, күз. авыз читләрен каплаган җыерчыклар, елмайганлыктан, гел яктырып күренәләр иде Карчык Зиннурлар- нын иртән изрәп йоклауларын күз алдына китереп сорый куйды.
— Иртә белән үзем торгач инде сезне уятырга да кыюсынмадым Яна урын бигрәк килеште, ахры, шундый татлы нтеп йоклый идегез.
Безнең монда шулай инде, машина тавышы ишетелми, тыныч урың, аулак урам.
Зиннур белән Хәмидә мәгънәле генә итеп бер-берсенә карашып аллылар. Колак төпләреннән әле дә китмәгән төнге кыштырдау, шакуларны оныта алмый, ни әйтергә белмичәрәк аптырап утыра бирдем Билгеле, бер яктан караганда карчыкның сүзләрен исәпләү кирәк тә булгандыр. Ләкин ничек инде, күрә торып, акны кара, яшелне зәңгәр дисен? Варвара карчык өйдәге тынычлык турында сүз куертканда Зиннур ничегрәк итеп күселәрне бетерү турында баш ватып утыра иде һәм ул әкрен генә әйтә куйды:
— Төнлә нәрсәдер йөрде кебек.— Аннары Варвара карчыкның хәтерен калдырмау нияте белән авызыннан ычкынган сүзгә ямау салырга ашыкты: — Әллә саташтым, бәлки төштә генә булгандыр...
Карчык көлеп үк җибәрде. Ул гына булмады, урыныннан кузгалды. Мич астыннан кечкенә агач табак тартып чыгарды:
— Төш дигәннән, онытып җибәргәнмен, казымны да ашатканым юк бит әле бүген. Дөгә, дөгә, дөгә, дөгә... Минем сорыкаем, бик ачыккан- дырсын инде. Кара, бүтән чакта үзе чыга торган ие кагарь...
Карчыкның сайрау-чакыруы суынганчы Зиннурлар йоклаган карават астыннан соры каз килеп чыкты. Ара-тирә йомшак кына сукранган рәвештә как-кыйгак дигән аваз биреп, ишек катындагы табактан көрпә чүпләргә тотынды. Зиннур белән Хәмидә тагы бер-берсенә карашып алдылар да ирексездән көләррә тотындылар. Хәмидә шәһәрдә үскәнлектән, аның өчен яңалык иде бу. Зиннурларның да каз асраганнары булмады бугай. Хәмидә кызарып-бүртенеп булса да:
— Нишләп ул шакылдый?—дип сорады.
Казына су эчертеп йөргән Варвара карчык анын бу сүзенә гкәһәт колак салды:
— йомыркасын әйләндерә ул, кызым, шулай утырганда.
— Ә нигә әйләндерә?
— Бар төше дә тигез җылынсын өчен, томшыгы белән шулай гел әйләндереп тора ул йомыркасын.
Соры каз тиздән карават астындагы оясыра кереп утырды. Варвара карчык утыра башлаганнан бирле казының шактый ябыгуын, «чырае»- Яың агарып калуын, йомырка сала башлаганчы, абзарда салам җыеп, үзенә оя ясавын һәм озакламый өйгә керергә сорап нигез мүген чукуын, зның күрше-тирәдәге ин тәүфыйклы, иң акыллы казлардан булуын бербер артлы сөйләп бирде.
Хәмидә Зиннурдан калмады. Кызчыгын карчык янында калдырып, төзелешкә китеп барды. Моңарчы үзенең мал-туары, кош-кортлары белән генә көн уздыручы Варвара карчыкка яңа иптәш булды, ул ниндидер үзе дә аңламый торган бер эчке рәхәтлек кичерде.
11
Телеграмма килгәннең икенче көнендә үк Васил юлга чыкты. Ик элек Казанга очты, аннан яхшы җиһазланган зур самолетта шул ук көнне Куйбышевка барып төште. Анын әтисе карт авылда тора иде. Анда барганчы, Нурзилә янына тукталырга булды.
Таныш шәһәр, таныш йортлар, таныш кварталлар, таныш юллар һәм таныш бакчалар... Бу күренешләр алдында Василнын күнеле нечкәреп, йөрәге ташып китте. Ул бер бөртек карсыз, җәйге вакыттагы шикелле коры, чиста тротуардан салмак кына атлый бирде. Шәһәр чын мәгънәсендә язгы онытылмас чакларны каршыларга әзерләнә: агач башлары тигезләп кыркылган, чәчәк клумбаларының тәбәнәк коймалары төзәтелгән, буялган иде. Әле көннәрнең ул хәтле күңел куандырырлык җылы булмавына карамастан, бик күп кеше язга хас җиңел, язга
хас пөхтә киенгәннәр, ә хатын-кызлар бигрәк тә. үтәдән-үтә күрек» торган капрон оеклар кигәнгәдер инде, аларнын балтырлары бөтен- 1эй шәрә кебек. Васил аларга ни хәтле карамаска тырышса да, күзләче виы тыңламыйлар иде. Ул җирне күкрәтеп килгән, табигатьнең яшьчек чоры булган язның һәммәсен һәммәсен—үсемлекләр дөньясын да. кешеләрне дә яшәртүен уйлап алды
Ул яна урам, үзләре тора торган урамга килеп кергәндә, кояш яхшы ук түбән тәгәрәгән иде инде Хәтта урамда көннең кояшлымы, түгелме «кәнен аерырлык та түгел, зур йортлардан төшкән озын күләгәләр аны гаплап торалар. Кайчандыр йортларның нигез чокырлары гына казыл- "ан бу урын анын күз алдында үсте, үз күз алдында калыкты. Беренче 5орт... ул шактый i <сен ташлаган, штукатуркаларының купкан урыннары да бар. Кешеләрнең эштән кайткан чаклары туры килгәнгәдер инде, тротуарлар халык белән тулы. Әле бу таныш урыннардан аның китүенә күптән булмаса да, әйтерсең лә, берничә ел вакыт узган, әйтерсең, аерылып торган арада бик күп сулар аккан.
Квартирның ишеге бикле иде. Васил ишек алдына чыгып таныш эскәмиягә утырды Юк! Әллә нишләде ул, берсенә дә күңеле утырмый Тизрәк Нурзидәне күрәсе килде. Аннары әтисе карт ни хәлдә икән5 Ул- бу булып куйса — нишләрсең? Яшен тизлеге белән башына килгән мондый күңелсез уйлардан арынырга теләп. Васил урыныннан торды, тагын утырды. Шул ук минутта анын күз алдына Яна Наратлы килеп баскандай булды Ул анда чакта мондагы уйларны, мондагы исәпләрне башына да китерә алмаган иде. Андагы киеренкелек аны бөтенләе белән үзенә йотып алган иде шул. Тукта, чү! Аның тавышы түгелме сон бу? Васил яшен тизлеге белән эскәмиядән торды да үзенә каршы килүчеләргә таба атлады.
— Нурзилә!
— Васил!
— Ринат!
— Папа!
Тирә-яктагы кешеләр бармы-юкмы. берсенә лә игътибар итмәстән, кайнар рәвештә кочаклаштылар, кысыштылар. Васил кечкенә Рннатны кочагына күтәреп аллы. Малайның кулларын авызына капты, битләрен малайның битенә тидерде. Ринат үзе дә дөньяда иң матур, ин сөйкемле бала, анын нее дә ин тәмле ис кебек тоелды ана Бүлмәләр һәркайсы Васил киткәндәге кебек үк җыйнак һәм тәртипле, һавасы татлы иде. Көньякка караган тәрәзә төбендәге балчык чүлмәктәге яран гөлләре шау чәчәктә утыралар, алсу кызыл чәчәкләр күз явын алырлык гаять матур төстә кешеләргә сәлам биреп торалар кебек.
Нурзилә чәй хәзерләү нияте белән кухняга чыгып китте Васил аның хәл-әхвәлләр турында сөйләргә ашыкмавын аңлый алмады һәм үзе кухняга чыгып, аны җитәкләп олы бүлмәгә алып керде. \зе. эштән кайткач, яратып ял итә торган йомшак креслога чумып, Нурзидәне каршысын- дагы култыксалы урындыкка утыртты Ярым мои. ярым сагыш белән янып торган күзләрен хатынына текәде
— Ашау-эчү соныннан. Хәлләрегез ничек? Әти ничек?
Нурзилә нигәдер бер мизгел тын калып утырды, аннары кинәт башын күтәреп, кабарып торган чәчләрен рәтләгән итте дә Василга карады.
— Безнең хәлләрне күрәсем. Яшибез. Исән-саулар Тнк син генә ташлап киттең...
Васил Нурзидәнең сүзләрен кайнарланып бүлдерде:
— Алай әйтмә Кирәкми
— Нигә, дөрес түгелмени?
— Түгел! Син аны үзен дә бик яхшы аклыйсың Нигә хат язмалын?
«к. У.» 5* 3.
СОББУХ РАФИКОВф ТЫН ЕЛГА ВУКНДА
49
— Эш күп, житешеп булмый. Алай да бу араларда язарга исәпләп торадыр идем. Менә әтиләр...
— Берәрсе килдеме? Ничек?
— Телефоннан теге, районда эшли торган кардәшегез, кем әле, Үткүзев хәбәр итте.
— Нәрсә булды икән СОҢ әтигә?
— Бик каты авырып урында ята, ди, Васил кайтмый калмасын, дип әйтә, ди. Карт бит инде. Ничә яшьтә әле ул безнең биатай?
— Җитмешнең өске ягында.
Беркадәр гаиләсе янында сөйләшеп утыргач, авылдан әйләнеп кайтканда яңадай кагылу нияте белән Васил тагы юлга чыкты.
Ул поезддан төшкәндә караңгы иде инде. Әле алда тагы ни хәтле юл — унбиш километрлар барасы. Станциягә кереп, кешеләр белән сөйләшкәч, Васил язгы кар сулары төшкәйгә машиналарның йөрмәвен, станция белән ике арада вакытлыча юл өзелгәнен белде.
Нишләргә соң аңа? Васил тимер юл станциясендә ишекле-түрле уйланып йөрде дә телефоннан авылга шалтыратты. Аңа ат җибәрергә булдылар. Озак көтәргә туры килмәде. Күрше бер егет җайдаклап килгән иде. Василга дип җибәрелгән ат та көр генә булып, ияре дә яна. Ике җайдак адым саен, ат тоягы баскан саен лач-лач су ерып, атлатып кына кайтсалар да, станция белән авыл арасы тиз үтелде.
Бу соңгы елларда аның туган авылына кайтканы булмады. Басу капкасыннан керү белән багана башларында янган электр ламиаларыв ; күргәч, Васил беркадәр гаҗәпләнә калды. Өлгергәннәр. Әйбәт! Бу урамнарда караңгылык сөзеп йөри-йөри, аның үзенең дә ни хәтле интеккәне булды. Вакыт шактый соң, тәрәзәләрдә утлар бик сирәк күренә, авыл керфеген йомган иде инде. Авылны уртадан икегә кисеп үтә торган Камышлы инешенә салынган күперне чыккач, икенче өй Василныкы. Шунда җиткәч, ул аттан төште, авылдаш егет атлар дворына китеп барды.
Өй эче артык үзгәрмәгән сыман күренде аңа. Шактый картайган әнисе, бер яктан, бик бетеренгән һәм кайгылы күренсә, икенчедән, улы кайтканга әйтеп бетермәслек куанды. Василның әтисе Закир карт түр яктагы киң караватта каты ыңгырашып ята иде. Күрәсең, хәле бик авырдыр инде, улының кайтып төшүен дә, аның өйгә кергәч исәнләшүен дә. сөйләшкән авазларны да ишетмәде ул.
Василның әнисе әтисеннән алты-җиде яшьләргә кече булса да, дөнья, мәшәкатьләре, тормыш борчулары белән үткән еллар аны нык картайткан иде. Бөкрәя төшкән бу карчыкның кулларына зәңгәр тамырлар бүртеп чыккан, күз төпләрендә һәм авыз читләрендә тирән җыерчыклар бар. Карчык ярым пышылдап, улына мнһырбанлы карап сөйли иде:
— Әткәңне бик нык хәстә тотуына атнадан артты инде. Башта йоклый алмый интекте. Юньлегә булса гына ярар иде инде. Өйгә сестра килеп уколлар да кадап карады. Файдасы шуның хәтле генә, күрәсек.
— Тамагына үтәме?
— Бөртек тәгам җыймаганына дүртенче көн дияр идем, бүген иртән бер-ике йомры сөтле чәй эчте.
— Авыр хәл, кыен хәл,—диде Васил.
— Бик бетереште әтиең, хәлсезләнде. Быелгы кар сулары апкитмә- гәе дип куркам, улым. Бу дөнья хәлен белмәссең. Сиңа хәбәр итәргә киленгә телефоннан шалтыраткан көнне бик авырлашты шулай. Ясин | чыгарга картлар чакырырга ниятләп торганда үзе ничектер күзләрен ачты, чыраена тереклек йөгерде.
Дәвамы бар