ТӨШ
инем йокым куян йокысы кебек бик зирәк. Менә JJT минем битемә кемнеңдер кул шәүләсе төшә, әкрен JlMk генә якыная да кире китә, тагы миңа таба якыная Г’| I һәм, ниһаять, кытыршы бер кул йомшак кына итеп
I ’ И иңемә кагыла. Мин шундук икенче ягыма әйләнеп
ятам, тагы йокыга куерып китәм.
— Торырга вакыт, улым...— Әнинең бу сүзләре төштә әллә кайдан ишетелгән бер көй шикелле яңгырый.
Мин рәхәтләнеп бер киереләм, уч төбем белән күзләремне угалыйм. Бөтен гәүдәмә ниндидер рәхәтлек тарала
Ай, йолдызлар чәчәкләрдәге чык бөртекләре төсле ялтырый-жемел- диләр, һава саф, татлы.
Зур чикләвек агачы ышыгында мине әти көтеп тора. Без ишәкләргә атланып, тауларга китәбез. Юл калкулыклар аша менә-менә һаман текә- ләнә бара. Тау араларыннан дымсу жил исә. Кекләкләр сайравы ишетелә—озакламый таң атар.
Тик без кояш чыккайны көтеп тормыйбыз. Әти агач кисәргә керешә. Балта тавышы тук-тук яңгырап әллә канларга чаклы ишетелә.
Арча куагы астында яту нинди рәхәт. Чишмә чылтыраган, кошлар сайраган, көтүче нае уйнаган тавышлар бергә кушылып, искиткеч бер тылсымлы көй тудыралар...
•-Улым, ишәкләрне китер,—ди әти.
Мин ике куллап йөк иярен тотып торам, әти ишәкнең сырты аша бауны ташлый да минем якка утын төй и. Утын минем күздән дә биегрәк булып өелә. Мин егылып китмәс өчен утын агачларына терәлеп, аларны иягем белән кысам. Аяк-кулларым тала, калтырый Ишәкне кигәвеннәр тешли башлый Ишәк тик тормый, кузгалып китә, мин басып тора алмыйм — егылам, утын ишелеп төшә. Әти мине күтәреп торгыза. Мин аның күзләрендә яшь күрәм.
— Түз, улым, түз,—ди әти. Үзе, калтыранган иреннәрен тешләп, ерактагы офык читенә озак кына карап тора. Карашыннан, шифалы бер үлән исе кебек, зур түземлелек һәм эчке бер акыллылык бөркелә сыман. Аннары ул карашын офыктан ала да, үзендәге көчне миңа да бирергә теләгән шикелле, күзләремә карый.
Шул хәлдә без беркадәр вакыт басып торабыз
Ул арада инде ишәкләр сукмак буйлап шактый китеп өлгерәләр. Әти, халачубын 1 кулына тотып, аларны куып китә, ә ишәкләр, үзләренә эләгәсең сизеп, башларын аска ияләр дә бер урында әйләигәләп тора башлыйлар.
Әтн аларны утын бәйләме янына алып килә, туктаусыз «ыш. ыш» Ди-ди, минем яктан жәпле терәүне куя. Утынны шундый күп итеп төйибез, бәйләр өчен өске бау жнтмн. Шуннан соң әти башындагы чалмасын салып, бауга ялгый. Хәзер инде бу бау, тау төшкәндә утын
* X ал а ч у б —тимер очлы таяк.
ишәкләрнең муенына таба шуышмасын өчен, аларның койрык асть:»яан чалдырырга да җитә. Икенче йөкне бәйләү өчен әти икебезнең бнлбл- ны кушып ялгый. Өсләренә тау чаклы итеп утын өйгәч, ишәкләр тищ җирдә дә авып китәрләр кебек. Тик әти бер чыбык, бер таякны да ташламый.
фйгә кайткач, мин, бик ачыкканлыгымны да онытып, ятам да шун- ' дук йоклап та китәм. Утыннарны әни бушатыша.
Менә мин тагын үземә йомшак кына булып кул кагылганын тояя. I Әтинең мине уятасы килмидер. Эммабез бу төндә утынны калага илтеп сатарга тиешбез: өйдә ашарга бер тәгам ризык юк.
Мин торып, битемне юам, ул арада әни әтигә утын төяшә Ишәкләргә хәзер җиңелрәк инде, чөнки утынның яртысы өйдә кала.
Әти мине ике бәйләм утын арасына утыртып, бәйләп куйгач, юлга кузгалабыз.
Бишектәге кебек тирбәлеп бара торгач, мин йоклап ук китәм. Вакыт- | вакыт бер якка авып киткәч, әтинең:
— Уян! — дигәне ишетелә.
Куркынып күзләремне ачам. Минем яннан барган әтинең аяклары ; алга түгел, артка таба атлый шикелле. Кулындагы халачубы сәгать теле төсле селкенеп бара.
Күктә йолдызлар җем-җем итә, бер жайга гына утыннар шыгырдый,' ташка чак-чок ишәк дагалары бәрелеп, очкыннар чәчри.
Калага җитәрәк, юл жимеш бакчалары буйлап бара башлый. Юл буенда базарга терлек китерүче кешеләр ял итә. Кала капкасы яным? җиткәч, без дә туктыйбыз. Әти мине чишеп җиргә төшерә. Минем аям ларым оеп беткән, җиргә баса да алмыйм.
— Әти мине җилкәмнән тотып, әкрен генә этеп җибәрә дә:
— Бераз йөреп кил, бетәр. Менә шулай, менә шулай... И аллам,! кайчан кеше булырсың икән син! — ди.
Ул утыннарны күбрәк күренсен дип тараткалап алгач, аулак тж-, рык буйлап таныш чәйханәгә таба китәбез.
Чәйханәче Одина самоварга ут тергезеп ята иде. Әтине күргәч- I
— Мин өч бәйләм утын алдым инде,— ди.
Әти авыр сулап куя. шулай да нидер өмет иткән сыман, чәйханәне»! ысланып беткән стеналарына әкрен генә күз йөртеп чыга.
— Я. ярый, бөтенесе өчен кырык сум бирәм,— ди чәйханәче, әтиве кызганган кебек.
Әти уйлана кала.
— Тагын биш сум өстә инде,—ди.
— Юк, өсти алмыйм. Кырык сум да бик җиткән.— ди чәйханәче.
Әти риза булып башын ия. Миннән гафу үтенеп, берни эшләп тә булмый инде дигән шикелле, миңа карый.
Яна көн туганда йолдызларның яшьле күзләре сүнә. Хәзер инде әтинең аяклары нык-нык басып алга таб^ атлый, мин дә нык басып җиңел атлыйм.
Әти ишәкләрне чәйханә артына илтеп бәйләгәч, базарга китәбез. Әти базарда посылка әрҗәсе, йөзем һәм чикләвек сатып ала. Посылкз әрҗәсендә буш урыннар калганлыгын күргәч, билбавын чишеп ала да йомарлап әрҗәгә тыга.
— Билбавың таза булса, кулын да нык булыр,—дип сөйләнә-сөй- ләнә, әрҗәне кадаклый. Аннары кесәсеннән карандаш кисәге белән таушалган хат кәгазе алып, миңа бирә:
— Мә, әдресен яз. Кара аны, хәрби чәстепең нумерен ялгыштырма.. — ди.
Менә тагы миңа таба бер кул якынлаша.
— Торыгыз, сезне шофер көтеп тора. Эшкә барырга вакыт,—дигән тавышка күземне ачып җибәрсәм, янымда улым елмаеп басып тора.