Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшим әле...
Хәтеремдә: сабан сөргән чакта Буразнага бигем куюга Сизә идем җылы туфракның мин Талгын тирбәлүен куенымда. Тоя идем, исертерлек булып Җир жылысы тәнгә күчкәнен;
Шуннан бирле һаман айный алмыйм Шушы изге, татлы хистән мин!..
Буразналар сызам...
Язлар җитсә басуларга чыгам.
Буразналар сызам кабартып,— Буразналар сызаМ җиргә булган Сөюемне кабат яңартып.
Буразналар сызам тезеп-тезеп. Калдырмыйм дип кысыр кишәрлек. Кырны иңләр тоташ хәтфә булып Җырым бара гүя түшәлеп!..
Дуслык
Бер җырладым ишкәк ишкәндә, дип, Сез дусларым искә төшкәндә, дип. Җырлап кына күңел тынмый ул. Дөнья булгач, барыбер бер булса да Моңаймыйча, дуслар, булмый ул.
Шундый чакта үзе нигә тора Бер дустыңның ишек кагуы! Атлыгасың аңа, әйтерсең лә, Башкалардан сиңа яшереп кенә Алып килгән әҗәл даруы!..
Чалт аяз булса да бүген КАН. Еракта урманнар күгелҗем. Күгелҗем урманнар артына Керден дә күмелдек...
Сизелер-сизелмәс җил бәрә, Кыр буйлап, күр. рәшә тирбәлә. Ә йөрәк талпына: син аны Эзләмә... эзләмә...
Син шуна йөзеңне качырып. Карыйсын үрелеп, ятсынып һәм кинәт шәүләгә әверелеп Качасын ашыгып...
Эзләмәс идем дә — уй баса, Сагынмас идем дә — мон баса; Берсен дә эшләмәс идем лә Чын сөю булмаса!..
Ялга кайткач
Жыр матурмы әллә тормыш кебек, Яки тормыш үзе җыр мәллә!
Син туктыйсын кинәт исен китеп Асралмыйча шуны бор мәлгә, Туган якны иңләп йөргәндә...
Әнә, болыннарга нидер ява,— Янгыр микән, әллә бал микән?
Шулай ширбәт явып торган чакта, Жанга якын шушы гүзәл якта Син бер чәчкә булып кал икән!
Һаман көтәсең...
«Бер кайтырбыз,—диеп,—киткән юлдан» — Китсәләр дә. алар кайтмады Алар өчен бары җилләр генә Ачып*ябып йөрде капканы...
Алар өчен янды ялгыз ана
Күз нурларын снрпеп еракка
Тик: «Ил өчен геройларча...» дигән
Хәбәр генә кайтты бу якка.
Хәбәр генә кайтты бу якларга
Ядкарь булып газиз анага.
һәм ир даны кайтты югалмыйча, Мәңгелек ут булып янарга.
м
Ана!. Ана! Сүрелмисен. Әллә Шундый утнын берсе микән син: Белсәң иде бераз хәлләрен дип, Кайда йөри Кәшфи. Хәйдәрем дип, Көтәсең дә һаман көтәсең...
Шахтерлар сүзе
Без — шахтерлар... диеп берәүнең дә Булмас, ахры, исен китәреп.
Тик белегез Шуны: юкка гына йөрмибез без исем күтәреп!
Без шахтерлар!. Димәк, чын шахтерлар! —
Көнләр хәтта кайсыларыгыз:
Заманалар кичеп алга барган Җир-корабның... кочегары без!!!
Мәхәббәт турында җыр
Егет җырлый...
Беренче кат
Ишетәм мин бу тавышны:
Каян ала ул шул кадәр Үзәк өзгеч моң-сагышны?!
Егет җырлый... һәм бусы да Җырлый әле ничек кенә Шатлыктан ул, әйтерсең лә, Җырлап түгел, биеп килә,— Башы күккә тиеп килә!..
Югыйсә бит икесе дә
Бер үк җырны җырлый алар, һай, дөньялар, вай, дөньялар...
Кошлар юлы
Барыгыз да кайтып җитәсезме? — Дип сораган Вагиф кошлардан... Кошлар юлы бигрәк ерак шул ул, Шулай итеп аны кем салган?! Кемнәр салган аны?.. Нигә болай Тынгы бирми миңа бу сорау?.. Нигә кошлар кайткан юлга карый, Китәсесе аның күп урау?!
Чөнки киткән чакта торналарның Тавышлары була моңлырак...
Ә кайтканда бүтән... Димәк, чынлап Илгә кайтыр юллар турырак!
iitiiiiiiiiiiiiin
«к. У.» м а.
Кайвакыт төн буе поездда Үтәли тишеп төн карасын, йокламый уйланып-күзәтеп Барасын, барасың, барасың...
Бер — авыл, бер — шәһәр үтелә— һәм менә бер якка карагач, Тын учак яктысы күренә. Мәһабәт чыршылар аралаш.
Күр, ничек дөньяны гөл итә Аз гына утның да яктысы! Бит шулай төннәрне көн итә Тормышта кешенең яхшысы...
Гөмбәзен шәфәкънең Алына мана да, Тауның нәкъ очында Нурлана манара.
Хөкемдар аңарга Илаһи бер тынлык Кош кына һавада. Янында бер кем юк.
Манара
Чөнки тик шул эшкә Ярый ул манара Картларга яшь чагын Юксынып карарга...
Ә яшьләр... ал таңга Карыйлар үрелеп: Күкләрнең җиденче Катына ук менеп!
Инде вакыт...
Күпме сагыш татып, Бер моңланыйм әле! Сез тыймагыз мине Бер моңланып — Мең юаныйм әле!..
Кызганмагыз...
Бераз кайгы татып. Бер көеним әле.
Күпсенмәгез...
Бер бәхетне табып. Мең сөеним әле!
Тик шулай да Миңа болар гына Бик аз икән әле.
Бер гомердә
Мен үлемне җиңеп Булмас микән әле!..