ШАМИЛ УСМАНОВ
Аяз Гыйләҗев.
Альберт Яхин
3 ПӘРДӘДӘ ГЕРОИК ДРАМА
КАТНАШУЧЫЛАР:
Куйбыш ев — Самарада ревком секретаре һәм Губерна Башкарма Комитеты председателе.
Шамил Усманов — татар батальоны комиссары.
Кариб Xә ft ру л л и н — татар батальоны командиры, элекке вахмистр.
Мәхмүт Урма наев — хәрби белгеч, элекке поручик.
3 а к и н — шәфкать туташы.
X ә й р у ш — карт гвардеец, элекке крестьин Тажетдин — озын гвардеец, элекке эшче Сәгьдетдин — авыл карты. 55 яшендә, гвардеец. Сәкинә — асрау кыз, хәзер шәфкать туташы. Гвлжамал — аның әнисе, пешекче.
Сары бай — Оренбург бае
Сәхи - аның улы. кызылгвардеец.
Каюм — гармунчы гвардеец, моряк.
Сакаллы гвардеец.
Күшәүче гвардеец
Садрый Ваһап он — аклар капитаны, шпион.
Телеграфчы кыз.
беле в н ч — мадьярлар батальоны командиры.
Л а й о ш — Мадьяр солдаты.
Э п т е р н — гвардеец.
Мулла
Мыеклы казак
Сары чәчле ханым.
кара чәчле ханым
Хәсән — аклар ягыннан чыккан солдат.
Кари вай.
Үсмер | вардеец.
Кмтыл гвардеецлар, шәһәр халкы, анархист, намазга килүчеләр, бала чага, хатын кыз һәм башкалар Вакыйга 1918 елда Оренбург шәһәрендә һәм Оренбур! далаларында бара.
ПРОЛОГ
1918 ел Самара. Губерна Башкарма Комитеты бинасы Почмакта аппарат янында ’**П*фчы кыз утыра. Аның янына Башкарма Комитеты председателе Валериан Аидмммроыч Куйбышев килә Ул зифа бу Алы. зәнгәр күзле, мул чәчле утыз яшьләрдәге чибәр кеше Ярым хәрбн киемнән, хәрәкәтләре салмак.
Куйбышев Арыдыгызмы, кидердем?
Телеграфчы. Билгесезлек йончыта Бетен җирдә аклар (Алла- рагын күревтеп ) Безнең Самара тиздәы уртада калачак Давыл астындагы утрау кебек...
Куйбышев Мәскәү жавап бирмиме?
Телеграфчы. Көтәм, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Әйе, давыл көчле булачак!.. Ләкин без бирешергә уйламыйбыз...
Телеграфчы Билгесезлек кимегән төсле булды! (Көлә.)
Куйбышев Нигә?
Телеграфчы Шундый камалышта, шундый дәһшәтле көннәрдә Губерна Башкарма Комитеты председателе шулай уйлый ала икән, мин тыныч...
Куйбышев. Революциягә ышанам, бары шул гына!
Аппарат эшли башлый, лента сузыла, кыз ижекләп укый.
Телеграфчы. Сезне Оренбург губкомы сорый. (Укый.) «Ашыгыч яр-дәм бул-маса, Орен-бург-ның хә-ле чамадан тыш а-выр».
Куйбышев (лентаны алып). Хәле авыр... Башта Самара, Сызрань, аннары Казан, Мәскәү...
Телеграфчы Оренбург сездән жавап сорый, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Җавапны бераз көтәргә кушыгыз. (Пауза.) Әйе, Оренбургның гына түгел, революциянең хәле кыенлашты.
Телеграфчы (шатланып). Иптәш Куйбышев, телеграфта Владимир Ильич!
Куйбышев (тиз-тиз телеграфчы янына барып җитә. әйтеп тора). Иптәш Ленин, дутовчылар гаскәр туплап яңадан баш күтәрделәр. Алар Советка теләктәш кешеләрне кырып-үтереп, бала-чагаларны суеп, даланы канга батырдылар. Оренбург хәл эчендә. Моңа кадәр бирелгән ярдәм генә җитми. Бүгенгә үзебезнең хәлебез дә мөшкел. Ак чехлар ябырылып Самарага якынлашты, контрреволюция баш күтәрә!
Аппарат бер секунд кына тик тора да эшли башлый.
Телеграфчы. Владимир Ильич сөйли! (Укый.) «Оренбургта Урал Кызыл гвардиясенең төп көче җыйналган. Аларны таркату революция алдында зур җинаять булыр иде. Ул көчне саклап калу безнең бурыч. Мөмкин булган ярдәмне оештыруыгызны үтенәм. Ләкин ул Самараны саклауга зыян китермәскә тиеш».
Куйбышев. Тырышырбыз, иптәш Ленин.
Аппарат тына Тагын тавыш бирә Ул почмак караңгылана. Куйбышев яктыга, уртадаги өстәл янына килә. Ишектә сакчы
Сакчы. Сызраньнан Шамил Усманов килде, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Чакырыгыз үзен. Мин аны көтәм.
Сакчы. Яхшы.
Чыга. Гаскәриләрчә төз атлап Шамил Усманов керә.
Ш а м и л. Чакыруыгызны алдым, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Узыгыз, утырыгыз, иптәш Усманов. (Үзе Шамил кар- шысына бара, кулын бирә, җилкәненнән дусларча кагып өстәл янына алып килә Өстәлнең алгы ягындагы кара-каршы көрсиләргә утыралар. Куйбышев елмая.) Дөресен әйтим, революционер Шамил Усмановны мондый итеп күз алдына китермәгән идем. Сезгә ничә яшь соң, туган?
Шамил. Унтугыз тулып үтте.
Куйбышев. Сызрань совдепы председателенә унтугыз тулып та үттемени инде? (Ишектә сакчы.)
Сакчы Труба заводыннан вәкилләр килде, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Залга озата торыгыз. (Сакчы чыга.)
Ш а м и л. Мин Казан хәрби округы Советы члены, Сызрань ревкомының секретаре да.
Куйбышев. Титулларыгыз патша генералыныкыннан оер дә ким түгел алайса?
Шамил. Ким түгел, Валериан Владимирович!
Куйбышев. Димәк, сезнең турыда легендаларны юкка гына чыгармыйлар? ф
Шамил. Бәет турында әйтәсездер? Ялган ул, иптәш Куйбышев. Үз абыйсын атып үтерде дип, авылдашлар бәет чыгарган Ләкин асылда ® ялган ул! Туганнарым арасында революция дошманнары юк. Сүз ак 5 офицер, чыбык очы, таш башы кебек кенә кардәш турында бара Гурьев- s га фабрикант Акчуриннар өенә тикшерергә кертмәскә маташа. Үтсәгез, * минем гәүдә аша гына, ди... 5
Куйбышев, һәм шулай булды дамы?
Ш а м и л. Гвардеецларның берсе түзмәде...
Куйбышев. Ә бәетне җитәкче иптәш турында нҗат иткәннәр' Менә шулай... Массалар белән җитәкчелек эшенә алынган кеше үзенең ♦ ничек яшәве турында тирәнтен уйланырга тиеш Бигрәк тә менә хәзерге х кебек кыен вакытларда, иптәш Усманов! Бер якта уянып килгән халык = массалары, икенче якта, без, большевиклар. Масса белән җитәкче мөнә- « сәбәтләре ифрат дәрәҗәдә җитди мәсьәлә. Ул гомер-гомергә шулай < булып барачак. Шул турыда уйлаганыгыз бармы?
Шамил. Тормыш үзе мәҗбүр итә, иптәш Куйбышев. (Ишектә “ сакчы.) ■j'
Сакчы. Тимер юлчылар килде, иптәш Куйбышев.
Куйбышев. Залга керә торсыннар. (Сакчы чыга) Мин сезне £ Оренбургка җибәрергә уйлыйм.
Шамил. Оренбургка? u
Куйбышев. Ак чехлар ярдәмендә дутовчылар зур көч җыйдылар < Тврле шәһәрләрдән Оренбургка чигенгән кызыл отрядларның хәле кыл •стенда. Без аларга ярдәм нтә килдек, ләкин бу аз! Бер полкны Мәскәү- дан Владимир Ильич җибәрде Бу да җитенкерәми!
Ш а м и л (торып баса). Миннән нәрсә таләп ителә, иптәш Куйбышев?
Куйбышев. Оренбург тирәсендәге татар крестьяннарын революция Хврәшләренә ныграк тартасы иде Аларның ку бесе теләктәшлек күрсәтә. Шулерны оештырырга, җитәкләргә, сугыш кырларына алып чыгарга сыналган иптәшләр — татар большевиклары кирәк. Нәрсә эшләргә кирәклеген әйтү кыен, һәр очракка әзер өлгеләр табып булмас, әмма үзегезнең бар булганыгыз, һәр хәрәкәтегез, сүзегез, шәхси тормышыгыз белән •шче-крестьяннарга, кызыл гвардеецларга большевнк-революцнонернын нинди булырга тиешлеген күрсәтегез Мөгаен, хәзергә ни кирәге шулдыр, һәм, миңа калса, бик аз да түгел бу!
Ш а м ил Мин риза, Валериан Владимирович
Куйбышев. Сезнең юл бнк-бик кыен булыр Аклар чолганышын үтү тәвәкәллек һәм акыл сорый. Татарлар арасында эшләрлек кыю. тапкыр егетләрне сайлагыз. Үз урыныгызга кемне тәкъдим итәсез, анысын да уйлагыз. Сезгә юлдашлар итеп берничә тимер юлчы һәм нәни ген» состав бирербез. Әзерлек өчен ярты көн вакыт җитәме?
Шамил. Тырышырбыз, иптәш Куйбышев Китәргә мөмкннме?
Куйбышев. Хуш. Шамил. Хәерле юл.
Ш а м и л. Хушыгыз, иптәш Куйбышев. (Чыга )
Куйбышев. Син монда да бик кирәк. Шамил Усманов! Ләкин бүтән чара юк, унтугыз яшьлек юлбашчы! Оренбург бездән ярдәм Мтә!
Сакчы керә.
Сакчы Чакырылган кешеләр җыелып бетте, иптәш Куйбышев.
Ку й бы ш е в. Бик яхшы! Әйдәгез!
Чыгалар. Пәрдә тешә
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Оренбург 1918 ел Июнь ае. Эссе көн. Кәрвансарай ишек алды. Сарай почмагына кызщ әләм эленгән. Парадный ишектән алдарак кызыл эскәтер җәелгән өстәл Берннчэ урындык Ишек өстенә чуарлап. «Мөселман кардәшләр, кызыл гвардиягә яэылыгыз!> дип сырланган. Җирдә кәгазь кисәкләре, төрле чүп-чар ауный. Байрак бер җилферди, бер сүнә. Кәрвансарай ишек алдында кызыл гвардеецлар. Кайсы ята, кайсы йөреп тора, өс-башлары өтәләнгән берничә кеше карта сугалар.
Арткы планда шәһәр Кәрвансарайга терәлеп диярлек мәчет тора. Зәкия өстәл янынмгы урындыкта утыра, язу-сызу белән мәшгуль. Мәхмүт өстәл тирәли йөренә. Өстендә бераз таушалган хәрби кием, фуражкасына зур кызыл бант таккан. Вакыт-вакыт көмеш чылбырлы сәгатен чыгарып карын. Үтеп-сүтеп йөргән гвардеецлар очраганда чыраен сып.
Ашыгып, шпорларын шалтыратып Кариб Хәйруллин кайтып керә.
Кариб (өстәл янына барып баса). Приказ алынды, дуслар, татар батальоны бүгеннән сугышка керә! Ал-люр, алга!
Шау-шу, кычкырган, хуплаган тавышлар. Кариб янына үсмер гвардеец кнлә.
Үсмер гвардеец. Кайттыңмы, Кариб абый?
Зәкия (сикереп тора). Ур-ра! (Кәгазьләрне күрсәтә.) Хәзер күчереп бетерәм, Кариб абый.
Мәхмүт (тирә-яктагы шау-шуны яратмыйча тыңлап тора). Штабта җүләрләр утырамы әллә? (Зәкиягә.) Кайда ул батальон? Татар батальоны кайда, Зәкия туташ?
Зәкия (исемлекне Карибка сузып). Менә ул батальон! Дүрт йоз туксан тугыз кеше теркәлгән.
Мәхмүт. Дутовның кавалериясенә, пулеметларына, бронемашиналарына шушы кәгазь каршы тора алса, сез кодрәтле алла, Зәкия туташ.
Зәкия. Безнең якта дөреслек, идея.
Мәхмүт. Ертык чалбар балаклары, ялан аяклы гвардеецлар, ун кешегә бер винтовка...
Кариб (исемлектән башын күтәрә). Син, Мәхмүт, батальонный хәрби белгече. Безнең өскә нинди бурыч йөкләнүен дә сорамыйсың. I
Зәкия (канатланып), һөҗүмгә күчәбезме, Кариб абый?
Үсмер гвардеец. Әллә һөҗүмгә үк?!.
Мәхмүт. Ачуланмагыз, Кариб, барын да аңлыйм. Татар батальоны дип аталган, әле борынлый гына башлаган толпага сугышчан задание бирелә икән, бу инде итәккә ут капкан дигән сүз.
Кариб. Хәл авыр. Аны берәү дә яшерми. Штабта да беләләр. Безнең әзерлек юк, корал аз. Әмма гвардеецларга кара, сугышка дип атлыгып торалар. Күбесе аклар тарафыннан кыерсытылган кешеләр.
Мәхмүт. Аннан ни мәгънә?
' Зәкия (Мәхмүткә, ачу белән). Революционермы сез, җылак курсисткамы?
Мәхмүт. Барыннан да элек, мин хәрби белгеч. Батальон беренче сулышында ук тар-мар ителгәч, кем җавап бирер? ,
Кариб. Постой, постой!.. Ә син тар-мар иттермә! Шашки во-он! Ку ак казакны җәһәннәмгә!
Мәхмүт (нәзакәт белән). Гафу сорыйм, Зәкия туташ. (Карибка). Кариб, сез мине Оренбург фронтына чакырганда ниләр гәпләштек. Ызаннан башлары чыкмаган тузанлы агайларны сөреп һәлакәткә алып барырга мин вәгъдә бирдемме? Бирегез миңа вакыт, мин менә шушы ■ мужиклардан менә дигән гаскәр ясыйм. Бер ел, юк икән, ярты ел вакыт бирегез.
Кариб. Ах, вакыт кирәкме сиңа? Вакыт!.. Оста... Батальон сугышка бүген керергә тиеш. Губком вакытлыча Оренбургны калдырып чыгарга карар кылды.
Зәкия. Сугышмыйча-нитмичә чигенәбезме?
Кариб. Канлы көрәш фронтларында йончыган кызыл отрядларны шелоннарга төяп шәһәрдән озатыр өчен ике көн вакыт кирәк. Без. яңа, вежяй батальон, Дутовны ике көн Сакмардан чыгармый торырга тиеш
М ә х м ү т. Ә ни өчен именно без? Ф
Кариб. Башка отрядлар сугышта йончыганнар, яралылар күп я •ез аларнын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешле. Аңлашылдымы? о 1зсрләнегез, шашки во-он, и походка! Быргычы, алга!
Хуплау, дәртләндерү тавышлары, кемдер гармун сызып куя. £
Зәкия. Ишетәсезме, элекке поручик әфәнде, походка!
Мәхмүт. Зәкия туташның хисләре аңлашыла... Әмма ләкин герман 5 тронтында булган, ике тапкыр яраланган, газ белән агуланган, сугыш- Э ыи. каһәрен җилкәсендә татыган вахмистр Хәйруллинның болан сөй- юве...
Кариб. Ялгышасын, Мәхмүт Мин күптәннән вахмистр түгел инде. ® Революционер, большевик мин. Оренбург далалары синең поручиклык * утыгыи да кырып чыгарыр, чарлар, күрерсең.
Зәкия (Мәхмүткә). Ә мин сезгә ышанган идем... -с
Мәхмүт (наз белән). Без икәү ничек тә аңлашырбыз. а-
Кариб. Дутовчылар Сакмар күперенә якынлашканчы далага үтеп ы чыгарга да аларны шунда бик шәпләп пешерергә кирәк! х
Мәхмүт. Батальон бу хәлендә ике көн түгел, ике сәгать тә каршы ® юра алачак түгел. Е
Кариб. Ә без аны кызыл гвардеецларның үзләреннән сорыйбыз з (Кычкырып.) Иптәшләр! (Кызыл гвардеецлар берән-сәрән алар янына җыелалар). Иптәшләр! Безнең командование вакытлыча Оренбургны <! калдырып торырга булды.
Гвардеецлар арасында ризасызлык тавышлары.
— Ипчек, сугышсыз-нисезме?
— Урам тулы кызыл әтрәт!
, — һай, әттәгенәсе!
Кариб (дәвам итеп). Без үз гаскәребезнең чигенүен тәэмин итәргә тиешле Я, ничек, Дутов алдында махы бирмәбезме?
Гвардеецлар жиннәрен сызганып кычкыралар
— Кырабыз без аларны!
— Җир күмере ясыйбыз!
Мәхмүт. Казаклар яхшы коралланган. Өйрәтелгән. Бер полклары фәкать офицерлардан гына тора.
Бер гвардеец. Укытабыз әфисәрнең арт сабагын!
Көлешәләр. Тавышлар.
— Ур-рл!
— Ак әтәчләрнең муенын борабыз!
— Татар бар җирдә хәтәр бар.
Бер гвардеец (Мәхмүткә) Иптәш командир, шул аклар көчле Дә көчле днссз, кораллары шәп дисез, әнә. йөз кешелек әтрәт Сызрань- иав чыккан да акларны кыра-кыра күпме җир үтеп Ырынбурга килеп жмт». .и Дөресме икән шул?
Кариб (шатланып). Рас, иптәшләр Әйтергә өлгермәдем, биш пулемет белән коралланган отряд Куйбышев боерыгы буенча аклар боҗра, сый өэә-өзә монда чыккан. Үзләре барысы да татарлар икән. Штабта әйтеп тордылар, алар да безнең батальонга кушылачак.
Гомуми канлылык. урра тавышлары.
М ә х м ү т. Ай-Һай, кушылырлармы? Андый отрядның командиры Кадровый военный булырга тиеш.
Бер гвардеец. Базарда бая сөйләп тордылар, командирлары яшь кенә егет ди. Ут ди инде менә, ут!
Атылып-бәрелеп Сәхи килеп керә.
Сәхи. Бирегез миңа мылтык, бирегез кылыч!
Кариб. Нинди мылтык? Кем син?
Сәхи. Алар нидер уйлаганнар! Сак булыгыз. Карыйм, бүген таңнан чаж да чож кемнәрдер кереп-чыгып йөри, чышын-пышын нидер сөйләшәләр, киңәшәләр.
Кариб. Әй, егет, йомышыңны әдәмчә генә аңлат әле.
Сәхи. Сары бай малае мин. Әткәйнең дус-ишләре байгуралар тузыналар.
Кариб белән Мәхмүт бер-берсенә карашалар. Гвардеецлар арасында: «Бай малае'», «Шпион!» дигән тавышлар.
Сәхи. Кызыллар Ырынбурны ташлап чыгалармыни?
Кариб. Кем тарата? Каян ишеттең?
Сәхи. Әткәйләр сөйләшә! Юкны-барны лыгырдап йөрмә дип үзен складка бикләдем дә монда чаптым. Мылтык, кылыч бирегез мина.
Бер гвардеец. Мылтык сиңа түгел, гвардеецларга да эләкми эле.
Сәхи. Мылтыгын бирәсезме, юкмы, языгыз мине кызыл әтрәткә! Шәһәрдә калмыйм, валлаһи!.. Бай буласым юк, Дутов казаклары белән гаепсезләрнең җанын кыеп йөрисем килми.
Кариб. Язып куй булмаса үзен, Зәкия.
Зәкия (шатланып). Фамилияң ничек? Исемең? Биш йөзенче булырсың.
Сәхи (тирен сөртеп). Сәхи мин, Таһиров. Рәхмәт, иптәш командирлар.
Мәхмүт (Карибка). Ошамый бу егет миңа. Чикылдап торган анархист.
Кариб. Шәһәрдә бунт әзерләнеп ятмасын, штабка хәбәр итәсе, ахры.
Мәчеткә акрынлап халык җыела. Менә аркасына зур капчык күтәргән Хәйрүш терә. Аның артыннан мылтыклы Таҗетдин килә.
Хәйрүш (авызы ерык). Ну, малакаем, Кариб җаным, бие. Кырык кешегә обмундирование алып кайттык.
Мәхмүт. Командирга шулай докладывать итәләрме?
Хәйрүш (капчыгын щиргэ ташлый, чишә). Товарын кара син, Кариб җаным, малакаем, товарын, первой сорт! Нинди генә размерын җаның тели, билләһи!
Кариб. Син, Хәйрүш агай, армиягә беренче көн килгән кебек кыланма инде.
Хәйрүш (кинәт смирно басып). Гафу үтенәм. вахмистр... тьфу! Боерыгыгыз үтәлде, иптәш командир. Аяк киеме белән кырык гвардеец тәэмин ителде. (Мылтыклы гвардеецка). Яле, Таҗетдин, бушат, күрсеннәр.
Капчыкны икәү күтәреп бушаталар. Аннан чабаталар килеп төшә. Барысы да исләре китеп карап торалар.
Кари б. Сукыр бер тиен дә акчаң юк, Хәйрүш агай, талап алмаган- сыңдыр бит?
Хәйрүш. Никак нет, вахмистр әфәнде... тьфу, иптәш командир- Гадел юл белән алмашып алдым. Базар аша үтеп барабыз, бер бәндә җилән сатып йөри. Менә дигән җилән! Үзе мыдыр-мыдыр большевик-
ряы сүгә. Байга жиләи нәрсәгә аңа? Кирәк булса, сатмас иде. Зяа- 1тся, артык мал. Революция файдасына кон-фис-ка-ция-лә-дек.
Сәхи. Минем әткәйнең жиләне.
X ә й р ү ш. Дөрес, менә бу җирән егет тә революция өчен тырышты.
-ыйсә безне базарның әтәм-сәтәм халкы урап алган иде. Яныйлар, ну * . з, кыскасы (Ишарә белән аңлатып бирә )
Таҗетдин (калын тавыш белән). Точно так, иптәш командир. § (уннан Хәйрүш агай җиләнне сукнога, сукноны чабатага алыштырды. 5
Хәйрүш (мактанган сыман). Шәп бит! (Селкеп күрсәтә ) Ак казак- § j куа башласаң үзе жиңел, үзе иркен. Җитмәсә, тирләтми, форточка- * ары күп. 5
Кариб. Хәйрүш агай, үзең белеп өләш. Ялан аяклыларга беренче s фатта бир. |
(баталармы кәрвансарай ишек төбенә алып китәләр Шау-гөр килеп өләшәләр, киенә ф ләр. Кариб бер ике кешегә өстәл-урындыкларны читкәрәк алырга куша
Кариб. Язылу тәмам! Боларны да кертеп куегыз. “
Тавышлар: к
— Шәп мал!
— Киндерәсе Дутовны асып куярлык.
— Корсагы зурдыр, чыдатмас .
Үсмер гвардеец. Шадра ике пар эләктергән!
Мәхмүт (Карибка). Байракны да алыргамы?
К а р и б. Флаг торсын.
Мәхмүт Мин аптырашта хәзер нәрсә эшләргә’
Кариб. Поручик Урманаев! Поход алдыннан нишлиләр? Әзерләнер- ә кирәк. Аннары, шашки во-он!
Зәки я. Медикаментлар, дарулар бик аз, Кариб абын.
Кариб. Эзләргә! Иң соңыннан язылган егетнең исеме ничек әле?
Иярлә шуны!
Зәки я. Бишйөзенчеме? Таһиров!
Кариб. Таһиров!
Сәхи Йөгереп керә.
Сәхи. Мин ул, иптәш командир
Кариб. Хәзер менә безнең сестра белән каланың астын-өскә әйләндерегез. Тик бел. урламаска, таламаска. Безгә дарулар, бинт, мамык кирәк.
Сәхи. Була анысы, иптәш командир. Киттекме, чибәр туташ?
Мәхмүт Шомлы вакыт, сезгә куркыныч булыр, Зәкия туташ Озатучы бирикме?
Зәкия. Курыкмагыз, Мәхмүт, мин буш кул белән түгел.
Кесәсеннән браунинг алып күрсәтә. Сәхи капка яныннан ана сокланып карап тора. Мәхмүт Зәкияне озата. Чыгып китәләр.
М ә х м ү т. Туганымнан да якын ул мина Аңлыйсызмы, Кариб’ Ант биргән патшадан коры калып, дәрәҗәмнән, хыялларымнан баш тартып Сызраньга кайтып егылганда, Зәкия туташ минем бердәнбер терәгем иде.
Кари б. Әйе... Безне дә ул таныштырды Бар иде синең җебеп калган чакларың!
Мәхмүт. Соңгы бер елда без гел бергә... Тик Оренбург далалары безне аерыр төсле.
Кариб. Дала дусларны аерамы, жүләр? Иптәшлек далада сыпала, бел! Их-х, айкыйбыз аны даланы! 11о коням'
М ә х м ү т. Ә атлар юк... Гвардеецларны
Сәгьдетдин килеп керв Ул як-ягына каранып, к>рка -курка гына килә. Аркасында, ян-якларында капчык, кчлында га як.
А. Г Ы П Л Ә Җ Е В,
Сәгьдетдин, Әссәләмәгаләйкем, мөселманнар.
Кариб (кырыс). Мәчет монда түгел, әнә тегендә.
Сәгьдетдин. Мөселман гаскәренә шушында язалармы?
М ә х м ү т. По коням! Биш йрз дә беренче драгун! Кайда кылыч, черкеска, шпорлар... Язылырга килгән, честное слово!
Сәгьдетдин. Өстенә бастың, нәнкәм, кая, үзең иң кәттәлачанник булсаң, мөбәрәк кулың белән, бисмилла и рахманирәхим, шунда бер читкә безнең исемне дә төртеп куй әле.
Кариб. Нәрсә эшли аласың соң син, бабай?
Сәгьдетдин. Син миннән нәрсә эшли алмыйсың дип сора, нәнкәм.
Мәхмүт. Мылтык ата беләсезме?
Сәгьдетдин. Ә син тәрәзә борысы утырта аласыңмы?
Мәхмүт. Утыртырга туры килгәне юк.
Сәгьдетдин. Ә мин утырта беләм. Белгәч, сине өйрәтергә дә кулымнан килә. Мылтык атарга, ходай насыйп итсә, мине син өйрәтерсен. Өйрәнергә калгач, нишләрсең.
Мәхмүт. Абзый, болай баш катырып йөрмәгез.
Сәгьдетдин. Хак сүз әйттең, үзем дә ашыгам Намаз вакыты да бик җитте. Каячы. язып кына куегыз да... Сәгьдетдин Билалетдин угылы Фәсхетдинов булабыз инде без. Ягъни...
Кариб. Тай моннан, бабай, тай!
Мәхмүт (аның колагына килеп кычкыра). Язылу бетте, бабай.
Сәгьдетдин. Ишетмәдем, һай, ишетми калганмындыр шул. Кайчан бетте әле ул ак казаклар?
Кариб (кызыксынып). Казак бетмәде...
Сәгьдетдин. Бәс, шулай икән? . Язылу бетә диме?.. һай, намазга соңга калдырмасагыз иде, тәһарәт тә алынмаган, дигәндәй...
Кариб. Бар, бабай, намаз-ниязларыңны тәмамла элек.
Сәгьдетдин. Шулай диген, нәнкәм, рәхмәт яугыры.
Кереп китә.
Мәхмүт. Көлке.
Кариб. Уйнама, ничек китереп терәде ул безне?.. Бер әйбәт комиссар булса, болардан менә дигән гвардеецлар ясар иде.
Мәхмүт. Командир гына җитмиме?
Кариб. Икебез тиң авызыбызны ачып кызыл гвардиягә язылырга килгән картның мәчеткә кереп китүен карап калдык ич.
Тажетдин килә.
Т аҗетдин. Иптәш командир, бер олау мылтык китерделәр.
Кариб. Мәхмүт, коралларны кабул итеп ал. Әйбәтләп сана. Мылтык тота белгәннәрне ныгытып барла. (Мәхмүт чыга.) Таҗетдин, син кал әле. (Таҗетдин юаш кына басып тора.) Я, туган, ни сөйлиләр?
Тажетдин. Сүзләрнең рәте-башы юк, иптәш командир.
Кариб. Шулай да?
Т аҗетдин. Халык бик чуар... Безнең өлешкә даладагы җыен икеле-микеле, калдык-постык калган бит.
Кариб. Күз-колак булыгыз. Тегенди-мондый кешеләр килеп кермәсен. Дөнья бит!
Кәрвансарайдан Хәйрүш чыга
X ә й р ү ш. Иптәш командир, сине телефонга дәшәләр.
Кариб. Тажетдин, син шушы тирәдә чуал. Чит кешене кертмә. Үзе- безнекеләрне корал белән чыгарма.
Т аҗетдин. Шулай итәрмен, иптәш командир.
Кариб ашыгып кереп китә. Тажетдин ишек янында басып кала Гвардеецлар үтеп-сүтея йөриләр. Җанлылык. Шау-шу. Хәйрүш Тажетдин янына килә, чүгәләп тәмәке тарталар.
Хәйрүш (моңаеп). Тажетдин, нәнкәм, унсигезенче елнын печәнен «ыю да насыйп түгелмени инде миңа?
Тажетдин Насыйп булмас... Ак казаклар ком бураны кебек килә- яәр бит Ин әүвәл аларны кырып бетерергә кирәк. ♦
Хәйрүш. Синең нәрсә, кашың да күзең, мылтыгың да үзен. Гомер- = гомергә пролетар. Минекеләр жиде җан бит, жиде жан! =
Тажетдин. Гурьевтагы фабрикант Акчуриннарны, мөгаен, сөр- s тәннәрдер инде... Саннякәй көтә-көтә зарыгып беткәндер... Кайтасы иде . >
Акрын гына жырлыйлар.
Без утырган машинаның тоткалары жиз генә. i
Бер илләрдән аерылгач кайтып булмый тиз генә... “
Чыгып килүче Кариб белән Мәхмүтне күреп тиз генә торалар.
Мәхмүт. Патроннар бик аз, Кариб. -
Кариб. Губком секретаре иптәш Коростылев сорый: татарлар кузга- к лырга әзерме, ди. <
М ә х м ү т. Ни дип жавап бирдегез соң?
Кариб. Ярты сәгать эчендә хәл итәрбез дидем. Хәзер батальонны тез. сөйләшергә кирәк!
Мәхмүт. Хәйрүш агай, Таҗетдин абый, гвардеецларны җыегыз.
Хәйрүш белән Тажетдин кычкырып чакырып йөриләр Мәхмүт белән Кариб бер кырыйда күзәтеп торалар.
Мәхмүт. Батальон, становись! <
Тезеләләр Гвардеецларның кайсы күши, кайсы сөйләшә. Аркаларда төрле зурлыктагы капчыклар Төрле формадагы мылтыкларны теләсә ничек тотканнар Нәкъ шул вакытта мәчет манарасыннан мәзин азан әйтә башлый.
Тавышлар
— Нәрсә ди? Тезелегез диме?
— Шулай ди.
— Үкчәгә басма.
— Кая алып китәләр икән?
Шушы ыгы-зыгыны көчәйтеп, кәрвансарайдан бер берсенә атланып ике гвардеец чыга. Аларны шаркылдап көлеп каршы алалар.
Кариб. Бусы нәрсә тагын?
Тавышлар:
— Иптәш командир, Әхмәтҗан кәрттә уйнап оттырды.
— Кәрвансарайны өч рәт әйләнеп чыксын.
Кариб. Туктагыз хәзер үк! Тоже мне кавалерия! Марш!
Мәхмүт. Тагын кабатлыйм: тезелегез! Батальон, смирно! (Стройны күзатеп чыга.) Энекәй генәм...
Сәгьдетдин д.т стройга кереп баскан, янындагы капчыклары мәзәк булып сузылып тора. Кариб белән Мәхмүт строй буйлап баралар. Сәгьдетдин янына тукталалар.
Бу нәрсә, пулеметмы?
Сәгьдетдин. Пуләмәт дип мөселман кешедән көлмә инде син, НӘНКӘМ.
Кариб. Коралны капчыкка тыгып йөриләрме?
Капчыкны чишеп җибәрсәләр, анда ялтырап торган жиз комган.
Мәхмүт. Нәрсә бу?
Сәгьдетдин. Соң, лачанннк улым, ул казак мәлгуньнәрне, динсез дәһриләрне теге дөньяга тәһарәтсез ничек җибәрәсең?
гыиләҗкэ.
Күшәүче гвардеец. Иптәш командир, сүз бар иде.
Кариб. Сүзегезне соңыннан сөйләрсез. Команданы ишетмәдегез^ әллә?
Сакаллы гвардеец. Анысы шулай, аңладык. Шәйхетдиннщ сүзе кирәкле бит. Аны һич тә соңга калдырырга ярамас.
Күшәүче гвардеец. Җәмәгать, әнә намаз башлана.
Сакаллы гвардеец. Митингны намаздан сон тәмамларбаз, иптәш командир.
Сәгъдетдин. Бәрәкалла, акыллы балалар икәнсез, намазсызһвч кенә дә ярый торган эш түгел.
Тавышлар:
— Җан турында да онытмыйк.
— Мөселман батальоны ич без.
— Мәчет күрүләр яңадан насыйпмы-юкмы, диген..«
Хуплау авазлары, рәтләр таркала, гвардеецлар мылтыкларын жиргә куеп мәчет» кереп китәләр.
Кариб. Иптәшләр, иптәшләр!
Мәхмүт. Кая барасыз? Таралырга команда булмады.
Кариб. Туктагыз, тукта!
Батальонның кипчелеге мәчеткә кереп китә. Ишек алды уртасында берничә гвардеец, Кариб, Мәхмүт, Хәйрүш, Таҗетдин басып калалар. Тынлык.
Кариб. Их, коралларын ташлап киттеләр!.. Коралларын! Революциягә хыянәт!
Мәхмүт. Хәйрүш агай, коралларын җыеп кәрвансарайга кертегез.
Хәйрүш, Таҗетдин, гвардеецлар коралларны җыеп алып кереп китәләр.
Кариб. Мәхмүт, син бит поручик булган кеше. Аңлат, ни кылырга? Мин бит... үзең беләсең: шашки в-он, марш, марш! Их, далага чыксак өйрәтер идем мин аларны!
Мәхмүт. Бу кадәресен мин дә көтмәгән идем.
Кариб. Губкомга барып хәлне аңлатмый ярамый. Отказ бирергә кирәк. Ичмасам, теге отряды да килеп җитмәде. Хәйрүш агай, Таҗетдин, әйдәгез минем белән!
Т а җ е т д и н. Арага провокатор кермәдеме икән?
Кариб, Хәйрүш, Таҗетдин чыгып китәләр Мәхмүт ары-бире каранып торгач, кәрвансарайга керә, аннан саквояж тотып чыга. Капкага бара башлый, кызыл бантын йолкып алып кесәсенә яшерә. Анын каршысына китаплар, тартмалар күтәргән Зәкия килә.
Мәхмүт. Зәкия туташ?
3 ә к и я. Сез миңа булышырга киләсезме?
Мәхмүт. Әлбәттә!
3 ә к и я. Ә саквояжыгызны нигә алдыгыз?
М ә х м ут. Аңлыйсызмы, Зәкия туташ...
Зәкия. Батальон кайда?
Мәхмүт. Беләсезме, бөтен революцияләрдән, байраклардан, идеяләрдән өстенрәк көч бар икән әле монда.
Зәкия. Нинди көч? Кем?
Мәхмүт. Әнә шул мөнбәрдәге бетәшеп беткән карт.
Зәкия. Сез. революционер, шул карттан курыктыгызмы?
Мәхмүт. Юк... Мин толпадан курыктым.
3 ә к и я. Атлаган саен икеләнерлек булгач, нигә Сызраньнан китте- гезэ Нигә безгә иярдегез?
Мәхмүт. Зәкия туташ, җирдә мин табынган алла сез. Мин исә корыч инәгә тагылган төссез, ярым черек җеп. Инә — сез, җеп — мин. Инә кая, мин шунда.
Зәкия. Матур сөйләп бер тапкыр харап була язган идегез инде, агын кабатлыйсыз.
Мәхмүт. Ходай хакы өчен, үткәннәрне искә төшермәгез.
Зәкия. Сызрань хәрби горнизоны. 1917 ел. Ялтыравыклы погоннар- ы уйнатып, шалтыравыклы сүзләр сибеп сез трибунага мендегез Җиңгәнгә кадәр сугышны дәвам итик!» Гади солдат Шамил Усманов * ыгып отпор биргәннән соң, сезне трибунадан сөйрәп төшерделәр... ° Дамил коткармаса...
Мәхмүт. Шул исемне телгә алып, җанымны кызган табага саласыз! §
Зәкия. Бәлки сез Сызраньнан да бары Шамилдән качу өчен генә >• иткәнсездер?.. Революция икеләнүләрне кичерми. Мәхмүт! Кайда ч 5атальои?
Мәхмүт. Таркалды, тумас борын үлде...
3 ә к и я. Кариб абый кайда?
Мәхмүт. Шуны хәбәр итәргә штабка китте... Зәкия туташ! Хәзер нн ♦ гыныч чак: китик моннан! ' х
Зәкия. Китәргә? =
Мәхмүт. Хәзер штабтан тикшеренүчеләр килер. Провокаторлар 5 юкмы дин тикшеренә, казына башларлар.
Зәкия. Сугыш алдыннан батальонны ташлап качаргамы0 Кариб абыйны? Әнә Сәхиләрне?.. Юк! Батальон яшәр!
Мәхмүт кычкырып кала, Зәкия ярсып чыга Мәхмүт нишләргә белмичә арлы-бирле сугыла, урам яктай тавышлар килә. Әле тәкбир әйтел кычкыралар, әле яныйлар.
Мәхмүт. Монысы ни афәт тагын?
Атылып Сәхи керә.
С э х н. Иптәш командир!
Мәхмүт. Нәрсә бар анда?
Сәхи. Коткарыгыз. Әткәй үтерәм дип яный. Монда киләләр. Калада бунт!
Мәхмүт. Ахмак сез! Үз әтиегез белән дә уртак тел таба алмагач...
Сәхи. Ничек? Сары бай диләр ич аны!..
Ярсыган халык төркеме кәрвансарайга килеп җитә. Сәхи ишек артына кача Халык. Оренбургның вак-төяк байлары, кибетче, сәүдә әһелләре Арада хатын-кыз да бар. Бер кырыйда ярлы-ябагай, Гөлжамал, Сәкинә дә шунда.
Т а в ы ш лар:
— Оялары шушында.
— Азгыннар, кяферлар.
Сары бай. Җәмәгать, мөэмин мөселманнарны котыртып атна буе шушында язып яттылар. (Кызыл байракны барып йолкып ала.)
Берәү. Мәккә кяферлары.
И к е н ч с с е. Алардан мең ямандыр, билләһи.
Сары байның байракны ертырга азапланганын күреп, кайберәүләр куркышын чигенәләр.
Сары бай. Курыкмагыз, алариын нке өтеккә бер күгәргән кистәннәре юк. Дутов хәзрәтләре өермә булып килсә, без дә монда тик кенә ятмадык. (Корал күрсәтә )
М ә х м ү т Сезгә нәрсә кирәк?
С а р ы б а й. Әһә, менә ул үзе! Комиссар, кая качырдың минем азгынны?
Мәхмүт Мин сезгә җавап бирергә теләмим
Сары б а н. Күрдегезме, сүзне каян чыгара?
Мә х м ү т. Сезгә нәрсә кирәк? Нигә шаулыйсыз?
гыпләҗкв.
•ГТПГы ш лар:
— Сорап торган була!
— Җиргә ахырзаман иңдерсеннәр дә шаулама, имеш!
Мәхмүт (аптырашта). Мөселманнар, самосуд ясарга закон юк
Берәү. Ә-ә, закон исеңә төштеме? Үзең бетердең законны, хәза теләсә нишләсәк ирек!
Икенчесе. Башын бетерик.
Сары бай. Туктагыз, үзем! Безнең балаларны моннан болзн котыртып йөрмәсен.
Обрезын чыгара. Сәхи ишек артыннан чыга:
Сәхи. Әгәр канга сусасаң, чыгар канымны!
Сары б а й. Менә үзе килеп капты!
Сәкинә (арага килеп керә). Сәхи жаным, кач?
Г өлжамал (килеп җитә). Кызым, балам, кайтыйк...
Сары бай. Кит, зиначы! (Сәхигә). Изге коръәнне атып бәргәндә бик батыр идең, хәзер нишләрсең икән!
Тавышлар:
— Коръәнне атып бәргән? Ах, мордар!.. Җир йотар!
Сәхи. Кый җанымны, дәжжал!
Сары бай. Җаның җәһәннәмлек!
Мәхмүт. Байлар, самосуд ясарга ирек бирмәм.
Сары бай. Мөселманнар! Менә бу бер явыз бәндә. (Махдупй күрсәтә). Динебездән көлә, үзебезне мыскыллый. Безнең балалар шул дәҗҗалга ияреп тәмуг юлыннан киттеләр. Нишләтәбез аны?
" Тавышлар:
— Үлем аңа!
— Җәһәннәм!
Сәхи. Кагылмагыз командирга!
Сәкинә. Җибәрегез Сәхине!
Сәхине, Мәхмүтне эләктереп алалар, кулларын каерып ишеккә таба сөйриләр. Зәкия кайтып керә.
Зәкия. Нишлисез, явызлар?
Сары бай. Җәмәгать, әнә кәнтәйләре кайтты.
Мәхмүт. Кыргыйлар! Мин сезнең йөзегезгә төкерәм.
Зәкия. Мәхмүт бәгырем!
Зәкияне тотып Мәхмүт янына бастыралар.
Берәү. Төкеренмә, җәһәннәмдә эссе таба ялатырлар.
Сары б а й. Дин юлында шәһит китсәм китәм, әмма изге коръәиш мыскылларга юл куймам. (Акрын гына обрезын күтәрә.)
Тавышлар.
— Комиссарга үлем!
— Догаңны укы, комиссар!
Дүрт-биш яхшы коралланган гвардеец ияртеп, капкадан Шамил Усманов килеп кера Халык ахылдап куя. Сары бай обрезын тоткан килеш ялт кына борыла.
Шамил. Кемгә комиссар кирәк? Мин комиссар!
М ә х м ү т. Я, аллам, тагын Шамил Усманов.
Зәкия. Шамил!
Гвардеецлардан берәү. Сызрань отрядының командиры.
Сары б а й. Мөселманнар, чыннан да бит Шамил Усманов. Җама лый бай тегермәнендә малай булып йөргәндә үк җыен әтрәк-әләмн1 котыртып ырволюция ясап йөргән юньсез.
Шамил. Таныдың, Сары бай. Мин дә сине онытмадым. Тегермәнг жандармнар ияртеп килгән идең.
Сары бай. Үзе килеп капты! Шушы мөртәт анын башы! Бә.тшәвик- рнениңусал эте шул!
: Зәкия. Шамил, саклан.
рсзыя күтәреп атам дигәндә генә Шамил кесәсеннән наган чыгарып ата, Сары байпын обрезы атылып төшә, үзе чыгып йөгерә, җыелганнар куркынып чигенәләр ♦
Шамил. Бүре сукмагыннан ерак китә алмассың, Сары бай!
Зәкия. Шамил, мең, мең рәхмәтләр дә аз сезгә.
Шамил. Исәнмесез, Зәкия туташ. Сезне монда очратырмын дип § 14 уйламаган идем. Мәхмүт әфәнде үзгәргән... Сары байның обрезы * ңәрттеме? §
Мәхмүт. Сызраньнан чыккан отрядның командиры сез алайса? я Шамил. Мин. Ә сезне нигә әсир иттеләр? Моңарчы байлар белән g ртак тел таба торган идегез...
Мәхмүт. Әгәр батальон дигәннәре яшәсә, мин шунда хәрби белгеч. ♦ Зәкия. Мәхмүтне алуларын Кариб абыйдан мин үтендем. =
Ш а м и л. Ә батальон кайда? Кариб кайда? ®
Сәхи. Әнә намаздан чыгып киләләр. к
Шамил (гвардеецлар каршысына барып). Командирларын көпә- өндез дошман кулына тапшырган егетләр шушы буламыни? (Уңайсыз- ану тавышлары.) Шушы кадәр батырлар арасыннан хатын-кызны кот- .арырлык берәү дә табылмадымы?
Сәгъдетдин. Кем уйлаган бит аны...
Шамил. Иптәшләр, дутовчылар революция яклы кешеләрнең үзлә- >ен генә түгел, хатын, бала-чагаларын, туганнарын кырыл Оренбургка 1кынлашып киләләр. Ак казаклар аяз көндә күтәрелгән әшәке ком 5ураны кебек. Әгәр без шундый таркау, оешмаган булсак, казак гаскә- >енә каршы тора алырбызмы? Я, менә син әйт. (Күшәүчегә күрсәтә.)
Күшәүче гвардеец. Ә син үзен кем буласың?
Сакаллы гвардеец. Әйе шул. Кем син безне өйрәтергә? Без юброволь!
Шамил. Мин Шамил Усманов булам. Татар батальонына комиссар иеп билгеләндем. Каюм!
Каю м. Тыңлыйм, иптәш комиссар.
Шамил. Хәзер үк безнең отряд кәрвансарайга килеп җитсен. (Каюм чыга). Ә сез, батыр гвардеецлар, үзегезне кеше төсенә кертегез. Тиздән Походка!
Г вардеецлар (тигезсез генә). Ур-ра!
Ш а м и л. Ә сез, чибәр апа белән чибәр әби, ни йомыш?
Гөлҗамал. Минем кызым ул, бердәнберем. Сары байда асраулыкта иде
Сәкинә. Без дә кызыл гвардия белән китәр идек...
Сәхи. Иптәш командир, Сәкинәгә отрядта калырга рөхсәт итегез. Әйбәт кыз ул!
Зәкия. Шамил, ул миңа ярдәм итәр.
Гөлҗамал. Дөнья булгач, кыты-мыты эше миңа да табылыр әле.
Әнә ич, кием-салымнары ничек өтелгән.
Шамил Телисез икән, мин каршы түгел. Без революциягә төрле юллардан киләбез. Безне кузгаткан сәбәпләр дә төрле, максатыбыз гына бер! Мәхмүт, ишек алдын чит кешеләрдән арындырсыннар. Батальонны тәртипкә кертегез.
М ә х м ү т. Тыңлыйм.
Теләр-теләмәсрэк китә. Гөлжпмал, Сакипа. Сэхя кәрвансарайга керәләр. Шамил янында Зәкия генә кала.
Ш а м и л. Зәкия туташ, сез чак кына көтегез (Пауза.) Мәхмүт белән Китүегезне белә идем... Тик артыгыздан эзләп килгән дип уйламагыз.
о. «к. у.» м 2,
ГЫЛЛӘҖЕВ.
81
Зәкия. Уйламыйм, Шамил... Сезне монда революция китерде».
Ш а м и л. Мәхмүтне яратуыгызны ачык беләм...
Зәкия. Сез аннан үч алырга тырышмассыз дип өметләнәм.
Шамил. Юк, Зәкия туташ... Тик шулай да әйтми кала алмыйм: сезне күрүем белән бәхетлемен... Качып китсәгез дә очраштык!
Мәхмүт керә,
Мәхмүт. Тагын кабатлыйм: батальон бу рәвешендә сугышка керә алырлык түгел.
Шамил. Ничек?
Капкада Кариб, Хәйрүш, Тажетдин күренәләр
Кариб. Шамил! Комиссар! Штабта сине безнең янга киттедиделзр, Аймылыш булдыкмы? (Күрешәләр.)
Шамил. Юк, командир, мин батальонга йөкләнгән бурыч турында штабта белештем. Аннан үзебезнең разведчиклар белән Сакмар күпере буеннан әйләнеп килдем. Сугышырга шунда туры киләчәк.
Кари б. Булмады инде, безнең батальоннан эш чыкмас дип әйтеп кайттым.
Ш а м ил. Әгәр сездән булмый икән, күперне сакларга үземнең йез кешелек отрядым белән барам.
Кариб. Нигә күперне? Нәрсәсен саклыйсың аның? Дутовчыларны | җәелеп далада каршыларга иде!
Шамил. Нигәме? (Күзе белән эзләнә, өстәлне күрә, аны күтәреп уртага куя.) Менә карагыз! (Каешын чишеп өстәлгә суза.) Менә бу! Сакмар. Дутовчылар моннан килә. Атлары, туплары белән туп-туры күпергә агылалар!
Кариб. Күперне шартлатырга боердылар.
Шамил. Ярамый. Без шушы күпер төбенә урнашабыз да аларнын төп көчләрен тоткарлыйбыз. Ул арада Оренбургтан гаскәр дә. бала-чагалар да чигенеп өлгерәчәкләр.
Мәхмүт. Ике тәүлек оборонада тору өчен бик күп корал сорала.
Ш а м и л. Корал аз чакта батырлыкны эшкә җигәбез!
Каюм керә. Отряд килгән тавышлар.
Каюм. Иптәш комиссар, отряд килде.
Ш а м и л. Каюм, хәзер үк штабка чап: күперне шартлатмасыннар. Татар батальоны оборонада торып дутовчыларның кирәген бирергә әзер диген! Син ризамы, Кариб?
Кариб. Син булганда барына да риза!
Каюм. Есть, иптәш комиссар!
Кариб. Мәхмүт, батальонны тезегез!
Мәхмүт. Карап карыйк.
Кариб. Сезне күргәч беләккә көч керде.
Зәкия. Алар булмаса, без беткән идек, Кариб абый.
Мәхмүт. Батальон, становись! Смирно!
Шамилгә докладывать итә.
Иптәш комиссар, батальон тезелде.
Шамил. Иптәшләр, без хәзер үк кузгалырга тиеш. Безнен бурыч Оренбургка дутовчыларны кертми тору булачак. Ике көн, нибарысы ике тәүлек түзәргә кирәк. Ризамы сез шуңа?
Тавышлар:
— Риза!
— Барабыз!
— Алып бар безне, Шамил!
Ша мял. Шуны искәртеп куйыйм: без тимердәй нык, бердәм, курку- 13 булырга тиеш. Бик күп кешеләрнең, гаскәрнең, халыкның язмышы знен ныклыкка бәйлснгән. Куркакларга безнең арада урын табылMain! (гУр-ра» тавышлары.) Я, иптәш командир, батальон белән житәк- лекне кабул итеп ал. (Үзе дэ стройга баса.)
Кариб. Батальон, походка марш! ♦
а ном керә. Кулында гармун. Уйнап җибәрә Батальон капкадан чыгып китә, сафлар = «Галиябану» көенә җырлыйлар. <
Алдыр Урал буйлары, £
Гөлдер Урал буйлары. 2
Ал булса да, гөл булса да, 5
Галиябану, сылуым иркәм, S
Калды Урал буйлары.
Пәрдә Ф
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
лкмар елгасы ярындагы бер урын. Камышлык. Зур-зур тирәкләр. Якында гына күпер /НАЛ, агачлар арасында, вагон. Сул якта кухня. Кухня янында Гөлкамал карчык Зәгьдетлин дә шунда утыра. Сугыш тынып торган ара. Сирәк-мирәк кенә атыш тааыш- 1ары ишетелә. Гөрселдәп снаряд ярыла. Каюм йөгереп керә, ана яшь кенә элемтәче
ияргән. Вагонга таба баралар, аннан Кариб чыга.
Каюм. Иптәш командир, командующий штабыннан элемтәче килде. К а р и б. Тыңлыйм.
Элемтәче. Иптәш командир, хәзерге вакытка Оренбургтан отряд- пар, җиһазлар төяп, сиксән эшелон озатылды.
Каю м. Тагын утызны җибәрәселәре калган, Кариб абый.
Элемтәче. Губком секретаре иптәш Коростылев шуны тапшырырга боерды: вагоннар житми, ягулык аз, эшелоннарны туплау кыенлашты. Э бер генә хатын-кызны да, бала-чаганы да калдырырга ярамый. Дутов- <ылар бөтен авыллардагы большевик семьяларын суеп киләләр. Орен- Зургны бары сезнең батальон гына саклый.
К а р и б. Ә корал?
Элемтәче. Сездән тагын ун сәгатькә түзү сорала.
К а р и б. Димәк, корал булмаячак. (Каюмга.) Разведка кайтмадымы?
К а ю м. Күренмиләр, иптәш командир.
Кари б. Комиссар кайда?
Каюм. Күпердә. Хәйрүш агайлар белән динамит куялар.
Элемтәче. Аннары, иптәш командир, шәһәрдән килдем, беркем мине туктатмады. Үткән юлы да постларыгыз ятып йоклаган иде. Дутов- чылар Сакмарны югары яктан ат йөздереп чыгулары бар.
Кариб. Каюм, постларны күздән кичереп чык!
К а ю м. Есть, иптәш командир.
Элемтәче белән чыгып китәләр.
Кариб (бинокльдән карый). Эх, бер-ике атлы сотня булса!.. Пом- pan кебек казынып ятыр идекме3 Шашки во-он, ал-люр! (Лт тоясы тавышы.) Эх. тояк тавышлары Дутов кабере өстендә җеназа булып яңгырар иде.
Г ө л ж а м а л. Теге егетләр исән-аман кайтып житә алырлар микән, командир улым?
Кариб. Кайтырга тиешләр. (Чыгып китә.)
г ы п л ә җ к в,
Гөл җам а л. Бирсен ходай. (Сәгъдетдингә.) Шул Каюмны күзенне алмыйсың, Сәгьдетдин.
Сәгьдетдин. Улым мәрхүм исемә төшә.
Г ө л ж а м а л. Улым дигәннән, инде үзен олы гына кеше, чал, ощ монда йөреп ни калган.
Сәгьдетдин. Кулымнан килә торган булса, мин бу нәләт ак ®. закларны Гали батыр рәвешле бер үзем дөмектерер идем. Мәңгегә, ходй: бирсә, мин аларның берсенә шәфкать күрсәтә торган кеше түгел. Туки, Гөлҗамал, мин сиңа бер нәрсә күрсәтим. (Капчыгын чишеп бер кәләпүш чыгара.) Менә күрәсеңме моны? Мәрхүм улымның соңгы кәләпүше. Дөнья бәясе егет иде, акылы дисеңме, сабырлыгын әйтәсеңме, тыйнаклыгын сөйлисеңме, бер дә килмәгән җире юк иде... Ә менә кәләпүшнең ике читендәге ике тишекне күрәсеңме? Ул пуля тигән җир. Шул мәрхүммен күрше авылдан кайтканда, ак казаклар канын коеп киттеләр.
Г ө л җ а м а л. Синең улың бәлшәвик идемени?
Күпер ягыннан Шамил килә.
Шамил. Ничек соң. бабай, аклар йокыны бик бозмыймы?
Сәгьдетдин. йокы дигәне күптән качты инде, комиссар улым.
Шамил. Кулыгызда нинди кәләпүш ул.
Г өлҗамал. Аның улын ак казаклар атып үтергән.
Ш а м и л. Сезнең улыгызнымы? Ягез әле, ягез, Сәгьдетдин абзый. Утырыгыз, утыр. (Кәләпүшне ала.)
Сәгьдетдин. Бәлшәвик булмаса да, бик ипле бала иде.
Шамил. Син шул кәләпүшкә карап җылап утырыр өчен батальонга язылдыңмы? Монда җылау файдасыз, ак казакның тамырын кортыр- га кирәк.
' Сәгьдетдин. Мылтык бирмисез бит.
Шамил. Иптәш Урманаев!
Мәхмүт керә.
Бабайны өченче ротага беркетегез, мылтык бирегез.
Мәхмүт. Яхшы, иптәш комиссар.
Сәгьдетдин. Рәхмәт, Шамил улым. (Тора, шатлыгыннан кабаланып егылып китә, капчыгыннан җиз комганы, вак-төякләр, кәләпүш тәгәри.)
Мәхмүт. Бабай, бу нинди тәтәйләр? Мин сезне музейга түгел, өченче ротага илтәм.
Сәгьдетдин. Алай ук димә инде, командир улым.
Шамил Ә нигә музейга илтмәскә5.. Бала каны сеңгән кәләпүш безнең ал байраклар белән янәшә музейда торырга лаек түгелмени* Вакыты килер, куярбыз! Сөйләрбез дә! Күрсәтербез дә. Язып та чы гарбыз.
Сәгьдетдин. Мин каршы килмим, Шамил улым.
Мәхмүт, Сәгьдетдин чыгалар. Атыш тавышлары. Кариб керә.
Кариб. Кыймылдыйлар Их, бер-ике сотня булса! Урап артларын нан керергә дә шашки во-он!
Шамил. Ике түгел, бер сотня да юк. Булмаячак та. Үзебез тыры шыйк, командир!
Бер-ике кеше ияртеп Хәйрүш керә.
Хәйрүш. Булды, Кариб малакаем, динамитларны оялаттык. Боер саң, хәзер күперне күккә очырабыз.
Кариб. Әллә тондырабызмы?
Шамил. Көтик. Әле утыз эшелон китәсе бар. Инде чара калмасг аннан күз күрер.
Атыш тавышлары көчәя, йөгереп Каюм керә.
Каюм. Аклар жанланды, бер-ике атлы теге таучыкка менде.
Шамил. Каюм, берүк постларны үзең тикшер. Арттан төшмәсеннәр, ин күпердә булам. Нык торыгыз.
ira Каюм икенче якка йөгерә Сәкинә юылган марлялар элә Кариб йөренеп тора g айталар, кайталар!» дигән тавышлар. Таҗетдин. ят кешегә таянган Сәхи һәм ике -
гвардеец керәләр. Монда жанлану, шау-гөр килеп аларны каршы алалар. <
р
Та жетд и н. Иптәш командир? *
Кариб. Исән-сау кайтуыгыз шәп! (Сәхигә.) Син яраландыңмы? = Сәх н. Сәхине пуля аламы?
Бер гвардеец. Ак казак итеге үкчәсен кырды. 3
К а р и б. Эш уңышлы чыктымы?
Таҗетдин Белгән кадәресе шул. Дутовның төп көчләре Павловта булырга тиеш. Ул станицага якын барырлык түгел. Шунда җыела- “ «р. Берсен юлдан эләктергән идек, разбой салырга тотынды Сәхи азрак м Ятаган иде, мәрткә дә киткән каһәр... Шул әйтеп маташты, бөек ата- « ан гаскәр туплап кына бетерсен, җаннарыгызны тубалга төйнбез, ди. <
Кариб. Телне әрәм иткәнсез... Бусы кем тагын?
Сәхи. Юлда иярде, иптәш командир. Кызыллар ягына киләм, ди отып алып кайттык.
К а р и б (ят кешегә). Яле, дус кеше, сөйләп җибәр.
Ят кеше. Садрый атлы мин. Ваһапов. Чебенкидән. Моннан ерак /гел шундый авыл бар, Чебенки диләр.
Мәхмүт керә. <
Мәхмүт (Карибка). Күпернең аръягына атлылар жыела Пушка- »р китерделәр. (Садрыйны күреп туктап кала, ул аны бик яхшы таный )
Кариб. Хәзер.
Садрый. Әтием рабочий минем. Үзем дә рабочий. Менә кәгазьлә- !М. (Кәгазьләр чыгара.) Аклар көчләп мобилизовать нткәләгәнче җәемнекеләр ягына чыгып калыйм дидем.
Кари б. Хәзерге заманда кәгазьгә ышанып булмый.
М ә х м ү т. Калсын, сынап карарбыз.
Кари б. Ата беләсеңме?
Садрый Белмичә, сунарчы мин.
Кариб. Кал, күз күрер. (Мәхмүткә ) Аклар көчләрен тарттыралар «ген. Каушап төшмәсәк ярый ла... Их, күзгә-күз далада очрашып, кы- ичка кылыч киләсе иде... Ярар инде!
Садрый чыга, һаман шунда урала Гвардеецларны ияртеп Кариб чыгып китә.
Мәхмүт Садрыйны сагалый
Гелжамал. Сәхи улым, тамак ялгап ал
Сәхи. Тамакны ялгарга була, тәмам өзелеп китә язды.
Сәкинә. Кайтмыйсыз дип шундый курыктым, шундый курыктым, акмяр буена барам, гел аталар, гел аталар.
Сәхи Кайтмый ярамый иде
Г «л ж а м а л. Атаң күзеңә чалынмадымы?
Сәхи Очраса котылу юк аңа хәзер!
Мылтыгына суга, чыгалар Садрый күренә, авын яны.т.ч Мәхмүт килә.
Мәхмүт. Капитан! Әгәр берәрсе сезне танып алса3
Садрый Ничек таныр икән?. Адәм баласына үзгәреш хас. Эво- юиия. Менә сез. поручик, кызыл командир булып киткәнсез.
Мәхмүт. Сез дә сунарчы икәнсез ич. белми идем.
Г Ы Л Л ә Җ Б В.
Садры й. Мәхәббәт авазы кызыллар станына китердеме? Кызармагыз. поручик!.. Ах, шул сихерле көч! Биргән антны оныттыра, идем, ларны җиргә таптата!.. Поручик!..
Мәхмүт. Монда поручик юк! (Шыпырт.) Сез шпионмы?
Садры й. Шпион булсам, тотып бирер идегезме?
Мәхмүт. Юк, мин болай гына... Бәлки сез чыннан да рабочий булып киткәнсездер... Бәлки сез чын сунарчыдыр... Тик үзегезнең элекке капитан икәнлегегезне командирга әйтергә иде. Беленсә, соңы хәерле булмас. Нигә дисезме?.. Алар ышана беләләр. Менә мин дөньядан ваз кичкәндә үз араларына алдылар, ышанып эш тапшырдылар.
Садрый. Нинди кызыклы әкият!.. Тыңларга сабыйлар гына юк.
Мәхмүт. Миңа ышанмыйсызмы?
Садры й. Араларына кемне алуларын беләләрме? Ә, поручик?! Чер- ноярдагы карательный экспедициянең командирын...
Мәхмүт. Мин ул чакта күп нәрсәне аңламаганмын. Приказ үтәп..
Садры й. Ә алар аны беләләрме?
Мәхмүт. Тс-с, юк андый командир! Чернояр да юк, ишеттегезме?!
Садрый (җиңел сулап). Алайса, борыныннан юеше кипмәгән комиссарыгызга әйтегез, мин атаман Дутов җәнапларының уз фәрманы белән килдем. (Мәхмүт сискәнеп китә.) Поручик, сез акылсыз түгел, татар батальонының ныклы бер һөҗүмдә үк һәлак буласын аермачык беләсез. Сез бит тәҗрибәле, укымышлы офицер. Ләкин атаман Дутов— бөек гуманист. Аның бер генә гаепсез мөселманны да харап иттерәсе килми. Югыйсә без ике көн буена шушы күперне ала алмас идекме?
Мәхмүт (явыз тантана белән). Алганыгыз күренми, ә тырышып карадыгыз!
Садрый. Батальонны бөтен килеш саклап калыйк. Татар батальонының лаеклы командиры итеп атаман Дутов сезне билгеләде, поручик әфәнде.
Мәхмүт. Ә хәзер, әлбәттә, казакларны күпердән үткәрегез дип сорыйсыз.
Садры й. Дөрес, поручик. Без чигенүче большевикларның койрыгына басарга тиешле. Аларның паровозлары да, вагоннары да җитешми. Комиссар белән командирны юк итик тә...
Мәхмүт. Командир минем дустым.
Садрый. Ул вахмистр. Без килешә алырбыз. Соң чиктә ялгышын ул да аңлар.
М ә х м ү т. Капитан әфәнде, китегез моннан, югалыгыз. Дусларыма хыянәткә өндәмәгез. Үз гомеремдә беренче тапкыр чын дуслар таптым. Каян килеп чыктыгыз сез. кара күләгә?!
С а д р ы й. Ул чагында комиссарны...
Мәхмүт. Комиссарга якын барасы булмагыз!
Садрый. Поручик, сез, чыннан да, кансыз кеше икән. Бер көчле атакадан батальоннан йомычка да калмас!
М ә х м ү т. Үзем дә шулай уйлап курыккан идем, капитан. Калдылар, җан кисәкләрем. Яхшы батальон, әйбәт солдатлар!
Садры й. Кызыллар китеп ычкынганчы, без барып басарбыз! Сез шушы һәйбәт батальонның бердәнбер командиры.
Мәхмүт. Мин болай да аның командиры. Капитан, буталмагыз монда!
Чыгып китә, Садрый ла ана иярә. Куаклыкта кала. Шамил белән Зәкия очрашалар.
3 ә к и я. Бүген йоклаган да юк кебек, төшемә әллә ничек гимназия килеп керде. Танцалар икән дим... Сез дә шунда, имеш. Кадет формасыннан. Биибез, биибез... Фабрикант Акчурин да шунда. Пычак тотып сезнен арттан әйләнә.
Шамил. Төш артык куркыныч булганда уянасын да котыласың.. :әкия туташ! Лклар пушкалар тарттыра. Ниһаять, батальонның каты икләвск икәне аларнын исерек миләренә барып җитте!..
Зәкия. Анлыйм...
Ill а м ил. Сезгә дә эш кыенлашыр.
Зәкия. Үзегезне саклагыз, Шамил..;
Ш а м и л. Оренбург өчен борчылам.
Зәкия. Сез мина кинә сакламыйсызмы?
Шамил. Нигә?
Зәки я. Очрашсак, сөйләшмибез дә...
Ш а м и л (көлеп). Дутов атаман гаепле. Аның казаклары без очраш- [айны сагалап кына торалар, хәзер атыш башлана.
Зәкия. Мәхмүтне Сызраньнан алып китеп дөрес эшләгәнмен бит. Дамил. Ул монда бөтенләй үзгәрде... Чын командирга әйләнеп бара...
Шамил. Нигә ата башламыйлар инде?
Зәкия. Сез мине тыңламыйсыз...
Шамил. Мин аръякны тыңлыйм Шөбһәле тынлык... Мәхмүт аддегезме?.. Аңа, кайчан ла исә бер, кеше булырга тырышырга кирәк аде ич! (Атыш башлана.) Ниһаять! Башлана!.. Әйдәгез... Дошман белән кара-каршы торганда тынлык һәрчак куркыныч.
Чыгалар. Садрый Шамилйе сагалый. Таҗетдин белән Кариб керәләр
Кариб. Таҗетдин, күзен артта да, алда да булсын. Кешеләр бик алҗыган. куркынып-нитеп чигенер булмасыннар.
Таҗетдин. Карармын, иптәш командир.
Чыга. Элемтәче керә, ул арыган, тирләгән.
Элемтәче. Командир!.. Командир, иптәш Коростылев сездән тагын сигез сәгатькә түзүне үтенде... Су бирегез, су!
Гелжамал су бирә.
Тагын егерме ике эшелон... Кемдер паровозларны ваткан Соңгы эшелон тулаем сезнеке! Ул резервта...
К а р и б. Ә корал? Корал?
Элемтәче. Дутовчылар Шәңгәр авылында йөз сиксән кешене суеп чыкканнар. Бер кемне аямаганнар.
Кариб. Иптәш Коростылевка әйтегез: батальон сынатмас!
Чыгалар. Биш-алты гвардеец качакача камышлыкта күренә.
Т а и ы ш л а р:
— Күперне алмакчылар...
— Аръякта кырык мен казак җыелган ди... z
— Алайса, бетте инде башлар
Мәхмүт (чабып керә) Кайда винтовкаларыгыз’ Хәзер үк урыннарыгызга марш!
Тегеләр алга үрмәлиләр, агачлыктл Садрый күреп»
Садрый. Поручик әфәнде, Черноярны мин онытырмын. Тик сез лә, ?сз дә!.. Ишетәсезме, хәзер ик уңайлы момент! Батальон соңгы сулышын ала.
Мәхмүт. Юк, капитан. Без әле сугышып карыйбыз!
Сәгьдетдин керә. Садрый кача
Согъдетднн. Кайда ул мәлгунь?
Мәхмүт. Син нишләп урынында түгел, бабай?
ГЫПЛӘҖКВ А, ЯХИН ф ШАМИЛ УСМАНОВ
Сәгьдетдин. Теге яңа бәндәне эзлим. Садретдин атлымы диде, эт белсен. Комиссар миңа үзе кушты, күзеңне алма диде. Карасам, качкан.
Агачлыкта Садрый күренә.
Әнә йөри бит.
Садрый (Мәхмүткә). Иптәш командир...
Мәхмүт. Барыгыз... Аны мин чакырткан идем.
Садрый. Киттек, кәҗәсакал.
Чыгалар. Мәхмүт гвардеецларны әйдәп китә. Гөлжамал керә, әйбер-караларны җыештыра. Туп ярыла.
Г ө л җ а м а л. Ходаем-мәүлям, үзең сакла.
Балык күтәреп Күшәүче гвардеец керә.
Күшәүче гвардеец. Әбекәй, кеше-мазар күргәләгәнче шушыны майда куырып кына бирче.
Гөлҗамал. Энекәй генәм. әллә тере инде? Каян алдын?
Күшәүче гвардеец. Сул флангка ярга куйдылар безне. Тан белән йокыдан уянсам, Сакмар өстендә балык уйный. Менә әкәмәт! Җиләннән җеп сүтеп алдым, тимер чыбык бөгеп кармак әмәлләдем. Балык кап. яр буенда ялтырап ят. Салуым булды, колак төбемдә пулялар выж галләм! Аклар, тегеләр, карап кына яталар икән. Юк инде, абзыкайлар дим, балыкны тиккә әпипәгә биетеп булмас. Тотындык атышырга. Иптәшләр ата, мин кармак салам. Икене төшердем, өченчесе какраз килеп капты. Чат май, иеме?
Каюм үтеп бара.
Каюм. Инде монда килеп суган сатасыңмы?
Күшәүче гвардеец. Бер аягым монда, икенчесе тегендә.
Каюм. Урыныңнан киткәнеңне тагын бер күрсәм, мәңге купмаслык итәм. Кыямәттә дә кымшана алмассың.
Күшәүче гвардеец, йә. йә. кәпәренмә! Синең каршыңда надан патша солдаты түгел, доброволь красный гвардеец.
Гелжамалга ым ясап чыгып китә. Кариб белән Шамил керәләр.
Шамил. Менә, командир, сыналыр чак башлана.
Кариб. Куркыныч...
Шамил. Пулеметларны фланглардан алырга туры килер.
Кариб. Мәхмүт белән киңәшик.
Мәхмүт керә.
Я. военспец, нәрсә тәкъдим итәсең. Күрәсең, кысалар.
Шамил. Без боҗрада түгел, бусы шәп.
Мәхмүт. Патроннар аз, күперне шартлатыйк.
Кари б. Нигә куркып калдың, дус кеше. Комиссар, син сөйлә.
Шамил. Сүз кыска: түзик. Дутов төп көчләрен күпер аша чыгарырга ашыга. Аның кабалануыннан файдаланыйк, бер йодрык булып тупланыйк.
Кариб. Дөрес. (Кычкырып.) Әйдәгез!
Китәләр. Атыш тавышлары. Ур-ра кычкыралар. Гвардеецлар куркынып чигенәләр. Ия алдан Садрый кача.
Садрый. Бетерәләр безне. Форсат барда качып котылыйк. (Яшеренә.)
Тавышлар.
— Беттек, егетләр. Туптан җибәрәләр
— Илле мең солдатларына йөз илле туплары бар, ди.
Үсмер гвардеец. Фәсхетдинне үтерделәр, күрше абыем иде.
(Елый.) ■ Ф
Кариб (чабып килә). Кая качасыз? Стой! (Наганнан ата.) Тукта- а гыз! (Тегеләр яталар.) Урыннарыгызга барыгыз, туганнар
Сакаллы гвардеец. Безнең урын җәһәннәмдә. Ашыксаң, әнә < Дутов туп-туры шунда озатам, ди.
Кариб. Кругом марш!
5 Гвардеецларны әйдәкләп жибәрә. Каюм керә 2
Каюм. Командир! Дутовчылар күпергә керә башладылар Безнеке- = пәрие кысрыклыйлар. ♦
Кариб. Пулеметларны фланглардан алып, күпер маңгаена куе- s гыз... Бар, чап! х
м
(аюм чыга. Гвардеецлар чигенәләр. Капчыкларын күтәргән, мылтыгын кочаклаган 5 Сәгъдетдин дә керә <
Сәгьдетдин Я алла, пәрвардикар... Өскә үк киләләр бит, өскә® рс... Тәмамысы котырганнар.
Кариб. Туганнар, үлсәк үләбез, чигенмибез! Их, бер сотня кылыч! а Бер г в а р д е е ц. Түзәр әмәл юк, командир. 4
Кариб. Тагын бер карыш чигенсәгез, үзем атып бетерәм.
Тәртипсез чигенү. Сәхи, Каюм, Шамил керәләр.
Шамил. Сез монда икән. Сәгьдетдин абзый, син дә мондамы? (айчыгыңны ташладыңмы? Яле, чиш, күрсәт, ни бар анда? (Сәгъдетдин шбаланып капчыгын чишә, кәләпүшне ала ) Карагыз, иптәшләр, бу (әләпүшнең ике ягында да тишек. Пуля эзе! Сәгьдетдин абзыйның улын ж казаклар атып киткән. Бер гаепсез сабый баланың канын койганнар. Әгәр без хәзер казакларны үткәреп җибәрсәк, алар бер түгел, мең бала- 1ыи гомерен кисәчәк. Дошманга үкчәңне күрсәтергә алып килдеңме ул (әллпүшне, Сәгьдетдин абзый?!
Каюм Комиссар, мин синең белән!
Сәхи. Шамил абый, мин дә синең белән!
Ш а м и л. Пулеметчылар, алга! Хәзер патроннарны кызганмагыз!
Сәгъдетдин. Мин дә синнән калмыйм, Шамил улым. Башкалар. Ур-ра!
Немил иң алдан, башкалар аның артыннан күпер ягына ташланалар Мәхмүт күренә, Садрый керә.
Садрый Мәлҗерәгән бәндә икәнсез, поручик.
Мәхмүт. Ничек, күперне алдыгызмы?
Садрый Комиссарыгызны...
Мәхмүт. Комиссарга кагыласы булмагыз!
Садрый кита.
1ирәк булса, комиссарны мин үзем... Үзем!
Чыга Гмжамал, Сәкинә. Зәкия Йралыны алып керәләр, бәйлиләр
Сәкинә. Куалар, күпер өстеннән акларны куалар
Гөлжамал. Ходаем, бар булган афәтеңне ак казак өстенә сал!
Зәкия. Мәхмүт тә Шамил янында. Ин алдан баралар!
«инә белән Зәкия яралыны алыи кереп китәләр, куаклыкта Күшәүче твардеец күренә
Күшәүче гвардеец. Әбекәй, әбекәй! Сакмар өстендә туплар ярыла... Ул балык, ул балык... Чиләк бир әле. Аклар ягына акмасын. Ашамый торсыннар! Җыеп алам мин аны. _
Гөл ж а м ал. һәй, яхшы атадан яман туган! Каюм урыныңнан ңй ма дидеме? Бирермен мин сина чиләк, Дутов фиргавене! Бар урыным#
Күшәүче гвардеец. Совет балыгын аклар ашасынмы? he, | шәп, шәп... йә, йә, ипләбрәк.
Г е л ж а м а л. Чүмеч белән кундырсам, ипләп булыр.
Күшәүче гвардеец чыгып китә.
Сәгьдетдинне күр син, тора-ята, өйләндерерлек егет икән ләбаса!
Көчле ур-ра тавышлары. Кариб, Шамил, Мәхмүт, Сәгьдетдин керәләр.
Кариб. Коткардың, Шамил, батальонны коткардың. Егет син.
Шамил. Оренбургны коткарган егетләргә укы рәхмәтеңне. (Гвардеецларга күрсәтә.) Исәннәргә дә, Сакмар ярларында ятып калганнарга да укы...
Мәхмүт, һич ышанмаган идем, честное слово!
Кариб. Сиңа да рәхмәт, Мәхмүт... Ничек чаптылар!.. Эх, бер эскадрон булса. Куып барып йоннарын туздырыр идек. Шашки во-он! (Ар яшьләрен сөртә ) Ничек чабалар!. Рәхмәт сезгә, егетләр. Батальон исеменә тап төшермәдегез.
Элемтәче керә.
Элемтәче. Иптәш командир! Иптәшләр! Оренбургтан соңгы эше. лон озатылды. Сезгә чигенергә приказ бирелде. Иптәш Коростылев большевиклар партиясе исеменнән татар батальоны сугышчыларына, командирларына рәхмәт белдерә. («Ур-ра» кычкыралар.)
Ш а м и л. Хәйрүш агай! Менә хәзер шартлатсак та була!
X ә й р ү ш. Үтибез аны, Шамил малакаем, кадерле иптәш комиссар. (Чыга.)
Шамил (кәләпүшне Сәгъдетдингэ бирә) Мә, Сәгьдетдин агай, сакла кәләпүшеңне.
Гаскәр туплана башлый. Көчле шартлау тавышы Барысы да киемнәрен чөяләр. <ур-ра» кычкыралар. Бер кырыйда төксе генә торган Садрый янына Мәхмүт килә. '
ЛА ә х м ү т. Күздән югалыгыз, капитан... Яхшы чакта югалыгыз!
Сәгьдетдин (Садрый янына барып). Син дә табылдың!
Садрый. Монда мин, кәжәсакал. (Стройга басалар.)
Шамил. Рәхмәт сезгә, батырлар! Төрле чаклар булды, әмма сезне яралы Оренбургтагы бик күп большевик, эшче семьялары онытмас Сез аларны ак казак үченнән саклап калдыгыз. Ил моны бер чакта да онытмас. Ә илнең хәтере мәңгелек! Хәзер походка!
М ә х м ү т. Песню начинай! (Батальон дәшми.)
Кариб. Сәләхетдин, башла әйдә.
Бер гвардеец. Ул юк инде, командир. (Тынлык.)
Кариб. Алайса, Бари башласын.
Т а ж е т д и н. Ул да калды.
Кариб. Кәлимулла.
Сәхи. Сакмар ярына күмдек.
Ш а м и л. Алайса, егетләр, җырламыйча гына барыйк.
Акрын музыка. Батальон сак кына кузгала. Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
■ЧК4И9 генә тимер юл станциясе. Дала Эшелоннар утын, су алырга туктаганнар, фдэ ачылганда утын, су күтәреп мадьяр, татар солдатлары үтеп тора Алгы планга тар батальоны гвардеецлары кыелышкан Бер егет гармун уйный, Күшәуче гвардеец in кенә бии. Садрый, Сәгьдетдин, Сакаллы гвардеец тамаша итәләр, кул чабып такмаклыйлар. *
а Күшәүче гвардеец (биеми торучыларга). Нәрсә карап катты- 2
13? Селкенеп калыгыз. Вагоннарда килә-килә аяклар чабагач таягына 5 мәнде. £
Бер гвардеец. Хак шул, жилкәләр кунадай катты.
Сакаллы гвардеец. Тузаннарыгызны коеп калдырыгыз, югый- = I паровозга авырга килә, чак тарта, бичара, пуф-пуф килеп бара
Каюм керә, гармунчыга барып ябыша, туктата.
Каюм. Бетер сабан туен! =
Күшәүче гвардеец. Командирлар ишәйде түгелме? Эте дә = змандир, бете дә командир. Иснәп кара әле, ни исе килә? (Йодрыгын в аюмнын, борын төбенә тери.) <
Каюм. Син әрвах утырган эшелон Дутов итчеләре кулына төшмә-
•н өчен чыбыкны мин ташырга тиешме? Куып житсәләр. кәтлит ясый- ®’ ар бит үзеңнән!.. Ал йодрыгыңны, черек бәрәңге исе килә... Син, син, “ nil (Берәм-берәм төртеп күрсәтә.) Типтереп ятасызмы? Эзегезне суы- g ыгыз моннан! Хәзер үк. 4
Садрый. Каты куя, каты... Фәрман ташучы фәрештә кебек. Хуп, “ үп... u
Каюм Әй, син, сунарчы, авызыңны үлчәп ач.
Күшәүче гвардеец. Юлында бул, Каюм. Без доброволь, уйна, гет!
Анархист. Дөнья бүген генә!
Берәү. Шулай шул!
Анархист. Әйттереп-типтереп калыйк.
Каюм. Әйләнеп килгәндә монда булсагыз, карагыз аны. (Чыга.) Сәгьдетдин. Каюм дөрес әйтә бит, балалар, хак сөйли.
С а к а л л ы. Хак сөйләсә дә, нахак сөйләсә дә үз авызы.
Күшәүче гвардеец. Комиссар ялагае диген.
Сәгьдетдин. Эшләмичә алга барып булмас балалар. (Чыга.) Күшәүче гвардеец. Акылы зәгыйфьнең биле бөгелә!
Сакаллы гвардеец. Җәмәгать, торып-торып шак катам: кыш вдырыр өчен далага чыгу кемгә хажәт икән?
Садрый, йомшак жиренне утлы әтәч тешләсә кая барасың?
Күшәүче гвардеец. Ничек кая?
Садры й. Шәһәргә кайтыр идеи — Дутов... Унда — аклар Сулда — нлар. Бабай мәрхүм әйткәндәй, кругом шестнадцать! Хочешь не хо- ₽шь, далада кышларсың.
Берәү Бергә-бергә кышлыйбыз аны. егетләр.
Икенчесе. Мадьярларны кара син, кырмыска күк эшләп йөриләр.
уплау тавышлары, барысы да чыгып кнталәр. Зәкия утын күтәреп килә Мәхмүт аны каршы ала.
Мәхмүт. Зәкия туташ, сезгә яралылар янында да »ш житәрлек ч! (Утынын ала.)
Зәки я. Уф...
Мәхмүт. Сез беләсез микән, кышны дала уртасында утырган Ак- үбә станциясендә уздырачакбыз
Зәкия. Шамнл әйтә, Ташкент тимер юлын аклардан сакларга арабыз, ди.
Мәхмүт (ирония белән). Ну, ул әйткәч рас була инде.
Чыгалар. Утын күтәреп Садрый керә. Шамилне күреп юри абына, утыннары чэчы}, Шамил (кереп). Аварияме, Садрый иптәш.
Садры й. Зарар юк, хәзер җыям.
Шамил иелеп чәчелгән утыннарны жыеша. Садрый шул чак кунычыннан пычак адвд кадарга итә, Мәхмүт күренә.
Шамил. Сез үзегезне рабочий дидегезме?
Садрый Әти дә, бабай да рабочий булганнар.
Ш а м и л. Рабочий кеше эшне тизрәк һәм пөхтәрәк эшләр нде! (Чыга.)
Садрый. Комачаулыйсың, поручик.
Мәхмүт. Бик тиз үзегезгә теләктәш итмәкчесез, капитан әфәнде. Садрый. Көлке, бер асрау кыз өчен большевикларга сатылгансыз. Мәхмүт. Беренче бурычыгызны үти алмадыгыз, капитан. Кызык, атаман сезгә икенче бурыч та йөкләмәдеме икән?
Садрый. Өченчесен дә йөкләде, поручик әфәнде.
Мәхмүт. О?!
Садрый. Сездән сер юк. Татар батальонындагы ризасызлыктай файдаланып, Ташкентка китәргә үгетләргә кирәк. Батальон чигенүче Оренбург гаскәрләреннән аерылсын. Юлда, җай белән генә, без аларны үзебезнекеләр ягына чыгарырбыз.
Мәхмүт. Югыйсә, капитан әфәнде Дутов җәнаплары янына кайтырга курка!.. Ха-ха-ха!
Садрый. Онытмагыз, сез татар батальонының командиры.
Мәхмүт. Булып чыкмас, капитан.
Садрый. Минем түземлекнең дә чиге бар, поручик.
Мәхмүт. Минем түземлекнең чиген оныттыгызмы, капитан?! Югалыгыз моннан!
Чыгалар. Шамил белән Сәхи керәләр. Икесе дә утын күтәргәннәр.
Сәхи. Чыннан да безнең тормыш сез сөйләгәнчә булырмы, Шамил абый?
Шамил. Безнең көрәшнең корбаннарының мәгънәсе шунда. Сәхп.
Сәхи. Заманнар узар, сез әйткәндәй, яңа тормыш төзербез. Шулчак миңа, «Әһә, син Сары бай малае идең бит!» дип, беркем дә бәйләнмәсме?
Шамил. Без кешелексезлекне рәхимсез рәвештә кисеп ыргытырбы! Сәхи. Мин бит надан, Шамил абый. Күргәнем кибет тә мәчет кенә. Шамил. Юк, Сәхи, син хәзер надан түгел. Ирек өчен көрәшеп караган кеше, ирекнең нәрсә икәнен татып караган кеше — иң бәхетле кеше, Сәхи!
Үтеп китәләр. Сәхнәдә хәрәкәт дәвам итә. Менә утын күтәреп, иренеп кенә Сакаллы гвардеец. Күшәүче гвардеец һәм башкалар үтеп баралар Вагон астыннан иелеп берәү бу якка чыга. Кызыл чапан кигән, гвардеецлар аны туктаталар.
Сакаллы гвардеец. Абзый, монда мәчет юк.
Күшәүче гвардеец. Бәй, үзебезнең Әптери ич бу.
Сакаллы гвардеец. Каян мондый чапанны эләктердең?
Әптери. Әчтерханнан. Монда якында гына базар бар икән бит, Өр-яңа чапаннар унбиш тиен көмеш тора, йөге белән ал.
Узып барган җиреннән Садрый да туктала.
Күшәүче гвардеец. Китчәле.
Әптери. Чәчрәп китим.
Аны урап алалар, чапанны капшыйлар, тешләп карыйлар.
Берәү. Мал дисәң дә мал.
Икенчесе. Авылга шундый чапан киеп кайтсаң, ә? Күзләре чабата (алыбы була инде, ә?
Тавышлар:
• — Нәрсәгә ул чапан?
■ — Бушлай бирсәләр дә, тьфу!
■ — Ат булсын иде ул, ат! *
• Әп тери. Туң исәрләр! Бер йөк чапан сатасың да акча аласың □
Ьсчам булды исә — ат синеке. 5
Күшәүче гвардеец. Төтене туры китте түгелме моның? (Янчы- § ын чыгарып акча санарга тотына.) >
Сакаллы г в а р д е е ц. Базар шушында гына, дисеңме? 5
Садрый, йөрмәгез! Шушындый чүпне алалармы? Күзегез чыккан- s 1Ы әллә? Тегелеш ипсез, ефәге кыштырдамый... Чын кытай ефәгеннән 3 егелгәне унбиш тиен көмеш тора аның
Күшәүче г в а р д е е ц. Кайда. Кытайдамы? *
Берәү. Кытайда анда чапанга өстәп кыз да бирәләр, ди. =
Ә пте р и. Чыгарып тоттыралар... ®
Садрый. Нигә Кытайда? Кытай ерак... Ташкентта да өелеп ята е иоидый мал.
Икенче. Чапан дип җир читенә барып булмый инде.
Әп тери. Әтрәтне ташлап кем йөрсен? Әнә генә ич базар, эчтер- ® ханнар
Садрый. Отрядны һич тә ташларга ярамый Дөрес! Бөтен отряд ® белән китәргә кирәк. *
Берәү. Ничек? 3
Садрый. Без бит доброволь! Сүз берләшәбез дә бөтенебез китәбез u Анда ичмасам җылы, кыш булмый, утын ташып чиләнәсе юк Ул Таш- <кент базарын күрсәгез икән, ул сат>чы үзбәкләр. <Әкә, нугай әкә!> дип •зелеп торалар, татарларны яраталар.
Күшәүче гвардеец. Теге йөземле яклар бит әле ул. йене?
Сакаллы гвардеец. Чын кытай ефәгеннән теккән дисеңме? Ун тиен дисенме?
Садрый. Җәннәт белән тиң йөртәләр аны Ташкентны. Кыш буена ач далада буранда ыжлап утырганчы, Ташкентта ак күмәч ашап ятыр- быэ. Аклар анда да җитәрлек.
Әп тери. Приказ булса, китәрсең, булмаса, нишләрсең?
' Күшәүче г в а р д е е ц. Авыз ачып утырсаң, чабата киптереп калырсың, ват. Рабочий дөрес сөйли
» Сакаллы. Әллә соң, егетләр, чынлап торып тәвәккәллибезме’
Әп тери. Башкалар китсә, без ник калыйк? Түлке бу чапанны бе- рәрссиә бөдәп килеп җитеп булырмы? Ә, әчтерханнар?
Күшәүче гвардеец. Кышның корсагы зур... Утыз ике җитезне киштәдә тотып булмас. (Тешләрен курс әтә.)
Садрый. Персндәтел сайлыйбыз! Менә сине!
Күшәүчене күрсәтә Хәйрүш үтеп бәра.
Хәйрүш. Китәбез дә китәбез дисез, каюк бармакчы буласыз?
Тавышлар:
— Китәбез!
— Төркстанга барабыз!
Хәйрүш. Китәсең икән. кит. (Күшәүче каршысына баса) Безне котыртма. Оренбурдан бер кая китмибез Шушында революция ясадык, шунда сугышабыз, шушында үләрбез дә!
Берничә тавыш. Дөрес!
Күшәүче гвардеец. I!нде син дә комиссарга ялландыңмы? Блюхер китә, Жлобин отряды китә, син безне гәпсез ч>манда утыртып
калдырмакчы буласыңмы?.. Бернәрсә булса, сөекле комиссарын белән' жиңел генә утырып сызарсыз, без, җүләрләр, терсәк тешләп калыр®!
Садрый. Дөрес сөйлисең, агайне. Кыш уртасында әллә кая барнЗ йөри алмассың!
X ә й р ү ш Кем җибәрде сине монда коткы таратырга?
Берәү. Ошамаса тыңлама, сыптырт моннан!
Кариб белән Каюм керәләр.
Кариб. Нигә ташымыйсыз? Хәзер кузгалырга команда булачак.
Хәйр үш. Кариб малакаем, иптәш командир, әле дә ярый килеп
. җиттең. Батальонны Төркстанга китәргә котырталар, гаскәрдән аерырга.
Сакаллы гвардеец. Кем безне көчли ала? Без доброволь!
Ә п т е р и. Китәбез!
Күшәүче гвардеец. Менә бу халык сөйләшү өчен мине персн- дәтел итеп сайлады, эһем-эһем!
Кариб. Мин сине персидәтел... (Наганына тотына.) Көлсидэтел ясыйм!
Каю м. Шамилне чакырырга кирәк, комиссарны! Китегез бер кырыйга, тайпылыгыз, а ну!
Шау-шу, кычкырыш, Шамил, Сәхи, Сәгьдетдин, Мәхмүт, Зәкия керәләр.
Сакаллы гвардеец. Гайрәт җитмәгәч наганга ябышасызмы?
Кари б. Комиссар! Батальонда фетнә. Төркстанга китәбез, аерылабыз, дип кычкырыналар.
Сәгъдетдин. Әллә инде хаҗга ук баралармы?
Күшәүче гвардеец. Вәгаз укып маташма, комиссар, барыбер китәбез.
Ә п т е р и. Наган белән дә өркетмә.
Сакаллы гвардеец. Бауга бәйләп йөртергә үркәчле дөяләрме әллә без? Китәбез тек китәбез!
Кариб. Тынычланыгыз! Җибәрермен мин сезне!
Каюм. Тайпылыгыз, ну!
Кари б. Нигә дәшмисең, комиссар?
Сәхи. Шамил абый, иптәш комиссар, нишләтәбез?! (Пауза.)
Шамил. Китәргә теләгәннәр китсеннәр.
Кариб. Ничек?! Берәүне дә җибәрмим. Каюм, чап мадьярлар вагонына! Бездә фетнә диген.
Ш а м ил. Ашыкма, Каюм... Иптәшләр! Большевиклар партиясе оешмасының карары буенча без Актүбәдә тукталабыз. Чигенү тәмам Аннан ары бер адым да китәчәк түгелбез. Без Ташкент тимер юлын дошманга бирмәскә бурычлы. Сафларны ныгытып төзибез дә Оренбургка һөжүм башлыйбыз!
Тавышла р:— Китәбез! Дйешь!
— Ур-ра!
Тавышла р:— Китмибез!
— Ур-ра!
Сәгъдетдин. Аерылганны аю ашар, ә Дутов кебек ерткыч җанвар батальон кадәр батальонны бер генә кабып йотар.
Шамил. Алда җиңеллек булыр дип берәү дә көтмәсен. Далада ярым камалышта кышлау уен түгел. Ком бураннары, ком бураныннан да хәтәррәк дутовчылар булыр. Икмәк, кием, ягулык, хәтта бер төрерлев тәмәке дә күктән яумас. Барын да аклардан сугышып алырбыз. ЖиЯҢ өчен без барын да үзебез башкарырга тиеш. Кем авырлыктан курка, кемнең җилкәсе җылыны сагынган, китсен. Хәзер кыен, алда тагын дг авыррак булачак!
Кариб. Җибәрмим. (Шыпырт.) Батальонсыз калыргамы?
Шамил Борчылма, Кариб \1\тч1^шрот ) гчигәргә теләгәннәр JBT еге читкә басыгыз.
Сәхи. Егетләр, куркыныч алдында бил бирер өчен Кызыл гвардиягә зылдыкмы?
Каюм. Китүче куркакларны арестовать итеп атарга!
Күшәүче гвардеец. Китәбез, җәмәгать! Актүбәдә бет симереп ятыр жай юк.
Беренче булып читкә чыгып баса, берән-сәрән генә ана иярәләр.
Кариб. Бетә, бетә батальон! Мәхмүт, ни! ә дәшмисең?
Мәхмүт (Садрыйдан күзен алмый) Ни әйтим соң?
Каюм (Садрыйга). Ә син нигә чыкмыйсың, бушбугаз? Рабочиймы лесин?
Садрый. Басмыйм. Революция әчеп монда эшлисе эшләрем бар.
X ә й р ү ш. Алайса, ник кычкырындың?
Каюм. Унҗиде куркак... Башкалар китәргә теләмиләр, иптәш = юмандир! х
Шамил (Карибка) Күрдеңме?.. Яхшы. Барыгыз, китегез. (Садрый- к •а). Ә сине, бик шәп үгетләгән өчен, азрак капшап карарбыз. Сәхи, сак с- ютына ал.
а
Сызгырып, шау-шу белән тегеләрне озаталар. Сәхи белән бер гвардеец Садрыйны “ сак астына алалар.
Таҗетдин (керә). Иптәш командир, су, утын җитәрлек кадәрле гашылын бетте. д
Кариб. Вагоннарга утыра башлагыз! •
Гвардеецлар вагоннарга тенләләр.
Шамил, әгәр бөтен халык китеп барган булса?
Шамил Китмәделәр ич.
Кариб. Боларын да юкка җибәрдек.
Шамил Үзебезне сынап карыйсым килде! Батальонга ышанмыйча Вулдыра алмый идем. Безгә хәзер башка отрядлар белән кушылырга гуры килә. Владимир Ильич Кызыл Армия төзергә куша Кушылырдай мек без регуляр армиягә кемнәрне алып баруыбызны анык белергә Тиешлеме? Беләсең килсә, бүген шул сынау көне булды.
Паровоз кычкырта.
Кариб. Кушылырбызмы, юкмы, анысын әле кем белгән?!
Шамил. Кузгалабыз.
Чыгалар. Сәхи Садрыйны алып бара, Мәхмүт аларга каршы килә.
Сәхи. Нигә туктадың, атла! *
Садрый (Мәхмүткә). Командир, ни гаебем бар иде минем?
Мәхмүт. Безнең ихтыяр белән эшләнмәде, дус кеше.
Сәхи. Тизрәк, тизрәк. Кузгалалар.
Садры ft. Хәзер, хәзер..
Сәхи (Мәхмүткә). Иптәш командир, эшелон кузгала.
Мәхмүт Ашыгыгыз, ашык.
Садрый. Хәзер, хәзер...
Иелә дә пычак алып Сәхигә кадый.
М ә х м ү т. Син нишләдең, явыз!
Садрый. Поручик, Черноярны онытма.
Мәх м ү т. Куркытма, бандит
Садрый. Ансат кына котыла алмассың! (Мәхмүткә барып ябыша). Дутой жәнапләренсц өченче, порученнссе бар дидемме? Сезне алып
ШАМНЛ УСМАНОВ
чыгарга тиеш идем мин, поручик. Курыкма, безнекеләр моннан дүрт-бит чакрымда гына.
Мәхмүт. Юк! Дутовнын бер поручениесен дә үти алмадыгыз, каң. тан. Аклар станына кайтырга куркасызмы?
Садры й. Поручик! Черноярдан карательный экспедициядән кайь
кач язган рапортыгыз минем кесәдә. Сез лично дүрт большевикны_ ч Мәхмүт. Бүре сез, капитан!..
Садры й. Чапкын белән мин аны Шамил Усмановка җибәрә алам„
Җүләр сатмагыз, поручик, без гомерлеккә бергә бәйләнгән! Әйдәгез! I Мәхмүт. Бәхил бул, Зәкиям!
Садры й. Дөньяда матурлар беткәнме, поручик?!
Вагоннар теркелдәп китеп баралар, кинәт Сәкинә тавышы яңгырый.
Сәкинә. Сәхине үтерделәр, Сәхине үтерделәр!
«Көзге ачы җилләрдә» көе янгырый. Җыр көчәя, паровозлар туктаусыз кычкырамр.
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Актүбәдә мәдрәсә бинасы. Хәзер монда татар батальонының штабы. Пәрдә ачылгааш Сәкинә бүлмә җыештырып йөри. Аяк очларына гына басып Каюм керә. Колында гармун Бер почмакта песи булып кына утыра да уйный. Сәкинә елый.
Каюм. Синең күңелне юатыйм дип уйнаган булам тагын.» Сәкинә. Сәхинең югалуына да ике атна узды бит, Каюм.» Каюм. Әйе... Актүбәгә килгәнгә дә ун көн...
Сәкинә. Нигә шул чакларда вагоннан сикереп төшмәдем икән дип өзгәләнәм... Әгәр мин җирдә ятып калсам, ул ике уйлап та тормас, сикерер иде...
Каюм. Хәлләр булган анда, чуалчык хәлләр... Теге, бездән аерылган, Ташкентлы хөрәсәннәр шунда урала... Ала күз Садрый шунда. Рабочий булмады ул!.. Җитмәсә Мәхмүт абый... Үзе дә бик шикле кеше.
Сәкинә Зәкия апа шул Мәхмүтне ничек ярата ала икән?
Каюм. Аптыраган инде... Комиссарны кире кагып, шул селәгәй офицерны.. (Тынлык. Каюм гармун уйный.) Юк, Сәкинә, Сәхи исән булса, әсир төшә торган егет түгел ул.
Уйный. Сәгьдетдин керә.
Сәгъдетдин. Кызлар ничек чыдый сиңа, Каюм?.. Без картларны! да үзәккәен өзәсең.
С ә к и н ә. Бу заман кызларның үзәкләре күптән өзелеп беткән, Сәгьдетдин абзый. Ак казаклар күпме яшь гомерләрне кыймаган? Я Сәгъдетдин. Каюм, нәнкәем, миңа Шамил кирәк иде бит.
Каюм. Таңнан мадьяр, немец командирлары белән сөйләшеп утыралар.
Сәгъдетдин. Немец белән диген, һе... Әллә кайлардан килеп революция ясап йөриләр диген...
Каю м. Немецларның да төрлесе бар. Бар эшчесе, бар буржуе- Сиңа үз ишең немец ярлысы якынракмы, әллә алтын погонлы татар офицерымы? Моны да бик аңларга вакыт.
Сәкинә. Йомыш тапкан булып көн дә комиссар янына килә башладың әле, Сәгъдетдин абзый.
Сәгъдетдин. Бүген ни бит, теге, гает көн Каюм. Комиссарны намазга өндәп килгән!
Сәгьдетдин. Монда гына жыелып укыр идек, Актүбә мулласы юнен яяртеп тегеләр белән качкан, нәләт... Тьфү-тьфү, әстәгефирулла, о ни әйтеп салырсың... Елга бер килә торган бәйрәм ул, Каюм нәнкәм. сыман гаскәре ич без!
Каюм (фуражкасын алдын артка әйләндереп кия). Бисмиллаһи [май рәхим Купты, купты, яр башында очты... Авызы бияләй, боры- ♦ бармакча Акча, акча! Я, суз тизрәк сәдакаңны. Урының җәннәттә, = планыкы тәрәттә. Доганың, гаетнең иң шифалысын укып бирәм. Суз, = I акчаңны, чыгар янчыгыңны!
Сәгьдетдин. Син, Каюм нәнкәм, бала гына ич әле. £
К а ю м. Ә комиссар? ч
Сәгьдетдин. Комиссар — егет. (Чыга ) В
Каюм. Әйтә бу карт! Нык әйтә!
Сәкинә. Солдатлар яткан бүлмәләрне әнкәй җыештыра. Штабка - и үзем керәм. Шунда Шамил абый очрар да берәр сүз әйтер тесле. ❖ Каюм. Их, Сәкинә! Комиссар егет шул!.. Барыбыз да аңа киләбез... - м Кыз янына баса, кыз башын аның иңенә сала. Борчылган Зәкия керә. м
Зәкия. Сәкинә!
Сәкинә. Әү, Зәкия апа.
Зәкия. Сырпаланма егетләргә. Синең Сәхиең бар. Онытма.
Каюм. Зәкия апа, Сәкинә арып кына башын салды ич.
Зәкия. Берничек тә ярамый... Кем генә булмасын, ниләр генә ку- ргә язмасын, начармы-яхшымы, турылык белән үзенекен көтсен Сәкинә Исән генә булсын берүк, кайтсын гына...
Зәкия. Кайтамы, юкмы, барыбер көт
Сәкинә, йөз ел юлдан күземне алмам төсле... (Чыга ) Каю м. Кыз баланы юкка рәнҗеттегез, Зәкия апа
Зәкия. Кыз түзәр дә... Егет халкы әрсезрәк. Гармуныңны акырта- н да аның янына киләсең.
Каюм. Дуслар ич без аның белән Үзегез дә комиссар янына тая- шял итәр кеше эзләп килмәдегезмени?
Зәкия. Юк! (Пауза.) Менә анысы юк, Каюм.
г« Гармун уйнап Каюм да чыгып китә. Хәйрүш. Таҗетдин, берничә гвардеец керәләр, гннәр сизелерлек үзгәргән, кораллар да башкачарак. Арада билләрем патрон ленталары белән ураган солдатлар да бар.
Хәйрүш Кайтмаган комиссар .
Таҗетдин. Комиссар каршы килмәс, командир гына, белмим Хәйрүш. Каршы киләме соң? Ул үзе дә шундый кннәтлекне ата!
Берәү. Командир да ризалашыр. Тәмәке югын белә бит. Берәр Мндагы станицага һөҗүм итеп аласы иде
Таҗетдн н. Киемнәре безгә күчеп бара. (Өс-башын күрсәтә ) «глмйскнй сукно!
Икенче (чабатасына ишарәләп). Мин генә һаман Хәйрүш агай илә- белән йөрим
Хәй р ү ш Синең алып аяк булуына кем.гаепле?
Икенче Әле дә ярый ике пар эләктереп калганмын.
Хәйрүш. Синең ике аягыңа ике бишек кирәк Ак казакка каян кил н андый итек?
Таҗетдин. Моннан болай син аклар арасыннан ин-ни эреләрен м«п ат. Чуртаннарын. Югыйсә, кышны ялан аяк чыгарсың.
х*йрүш. Аларда бар! Бөтен дөнья буржуйлары җибәреп тора!
Сәгьдетдин мера.
• ’К V.» м а.
д. г ы н л ә җ ь в.
97
Сәгьдетдин. Бүген ни, гает көн бит, оланнар. Ни әйтсәң мөселман батальоны.
Берәү. Юк белән йөрмә әле, абзый.
Икенче. Әйт, мәрхәмәтле аллаң тәмәке табып бирә аламы? Бир ягъни мәсәлән, гаеткә барам.
Сәгьдетдин. Мартукка барып гает укып кайтабызмы әллә?
X ә й р ү ш. Барып кара, Мартуктагы аклар арт сабагыңны укыт җибәрерләр.
Таҗетдин. Тәмәке бетте әле, Сәгьдетдин абзый, интегәбез.
Берәү. Вәт Мартукта тарталар инде ул тәмәкене!
Көлешәләр. Сәгъмтдин күңелсез генә чыгып китә. Мадьяр солдаты Лайош керә.
Л айош. Мөселман иптәшләр, мадьяр-татар — дус. Мадьяр-татар революция! Интернациональ! (Күкрәгенә кулын куеп күрсәтә.) Тәма| суыртыгыз, кардәшләр. Мадьяр үлә, ярамый. Мадьярны өйдә кыз квт Гүзәл кыз!
Барысы да ашыгып ашыгып янчыкларын чыгаралар, кесә актаралар. *
X ә й р ү ш. Берәүдә дә калмаганмыни?
Таҗетдин. Лайошны буш җиоәрергә ярамый.
Тавышла р:— Юк бит, карга чукыгыры!
— Биш төрерлеге жәл түгел.
Һәркем янчыгын Лайошның фуражкасына кага.
Лайош. О! Менә бу безнең батальонга бүләк» Рәхмәт! Мадш тагар — дус. интернациональ!
Тавышла р:— Интернациональ, Лайош туган!
— Шулай!
— Мировая революция.
— Акларны кырып кына бетерик, аннары к/йад йөрешербез. .
Шул чак Шамил белән Кариб кайтып керәләр.
X ә й р ү ш. Смирно! (Барысы да басалар.)
Шамил. Утырыгыз, утыр. (Лайошны күреп.) Без анда батали нарны берләштерү турында командирлары белән сөйләшеп утырам алар бездән алданрак өлгергәннәр түгелме, Кариб?
Л а й о ш. Мадьяр-татар — интернациональ, иптәш комиссар. Сугып та бергә пуф-муф, тәмәке уртак пыф-пыф!
Хәйрүшне кочаклап ала да командирларга честь биреп чыгып китә.
X ә й р ү ш. Киңәш бар иде, комиссар.
Таҗетдин. Тәмәке бетеп кип е.
Хәйрүш. Аклар ягына тагын бер сәфәр ясап алыйк, дибез.
Таҗетдин. Рейд кебегрәк нәрсә булсын дибез...
Шамил. Сәфәрләр ошап китте тагын үзегезгә... Корал өчен сәфэ| кием өчен сәфәр... Уйлашырбыз! (Гвардеецларны озата.) Кариб, күнм ле хәбәр ишетәсең киләме? Мадьяр отряды татар батальоны бей кушылырга ризалык бирде.
Кариб. Кая әле монда кушылу... Эшләр яман’ Мин иптәш Корост» лев янында булдым. Ашхабадта контрреволюция. Мәскәүдән прим алынган: ике полкны шунда җибәрәләр.
Ш а м и л. Ә Оренбург нишли?
Кари б. Әйтеп бетермәдем. Дутов Орскига каршы зур көч ташлай! Бер полкны шунда озаталар.
Ш а м и л. Ташкент тимер юлының әһәмияте бермә-бер арта... I Кари б. Мәскәүдә бунт. Сул эсерлар кораллы фетнә күтәргэннвд
Шамил. Димәк, регуляр Кызыл Армия төзү турында Владимир лмч уэ вакытында карар биргән! Сигез Яктан ташланган сигез башлы юга харшы без йодрык булып оешырга тиеш! Мадьярлар белән нәкъ фәтеидэ сөйләшкәнбез! Корал ягы гына... Фәкать корал гына... Төркемен патроннар нигәдер килеп җитми...
Кариб. Ком чүлләре аша акрын адымлы дөяләрдә кичү җиңел* gjjjiep-- 2
Шамил. Солдатларны хәзер үк җыябыз, аңлатабыз. Илдә, үзебез- ? ■н арада ни барын белеп, әзер булып торсыннар.
Кариб. Чак кына сабыр итәбезме әллә? *
111 амил. Нигәдер әйтеп бетермисең. ч
Кари б. Әйе шул, менә газета...
Шамил. Ә-ә, «Алга» дип аталса да артка сөйри торган, татар бур- 5 уйлары, сәүдәгәрләре, ак гвардиячеләре газетасы Каян кулга төшер- “ •Л ул чүпне? •>
Кариб. Анда тагын сине телгә алганнар. =
Шамил. Ачка койрык чәнчеп чаба дигәннәрме? Чабаталы ба- =
(льомыи бетләр кимерә дигәннәрме?
Кариб (борчулы). Бу юлы яңачарак. Мә, укы (Шамил ала ) Сөй- <- н кызы өчен ак шпион Садрый Ваһаповны һәм хыянәтче поручик 4 рманасвны Дутов җәнаплары янына хәвеф-хәтәрсез генә озатып калды. (Тәннәр.
Ш а м и л. Кабахәтләр, төрле яктан капшаналар.
Кариб. Капшана торгач, шактый нечкә җирне эзләп тапканнар.
Ш а м и л. Син шушы газетага ышанасыңмы әллә?
Кариб. Газетаны миңа Зәкия бирде, аны гвардеецлар да укыган нн кергәндә бәхәсләшеп яталар иде... Димәк, кемдер аны безнең пальонга җиткергән!.. Син кара, зинһар, Зәкия белән ягымлырак бул.
Шамил. Кинаялар белән сөйлисең. Кариб... Кисәтәсең Кемдер ушы әшәке, кара ялганга ышангандыр, мөгаен..
Кариб. Анысы ук булмас! Шулай да бу хәбәр җайсыз вакытта ки- !п иреште.
Газетаны ерта ерта чыга Каюм кер»
Каюм Шамил абый, сине Зәкия апа сорап кепгән иде
Шамил. Беләм! Мәскәүнен үзендә фетнә' Ашхабадта контррево- оция Орскига ак бандитлар һөҗүм итә... Киләсе корал кайдадыр лда Шундый чакта Шамил Усмановның мәхәббәт маҗаралары Юк, яч юк!
Сәгьдетдин керә.
Сәгъдетдин. Исәнме, Шамил улым. Иптәш комиссар.
IU а м н л. Уз, Сәгьдетдин абзый, утыр.
Сәгьдетдин Вакытсызрак кердем дип әйтимме?
Ш а м и л. Юк, юк, зарар юк.
Каю м. Мин монда гына, Шамил абый (Чыга.)
Шамил. Солдат тормышына күнегәсеңме. Сәгьдетдин абзый?
Сәгьдетдин. Хәлләр ярыйсы. Өйрәнәм. Мылтык та җиңеләйгән rtw булды. Бомбасына да күнегәм Шулай да чалгы сабы сагындыра...
Ш.1ММЛ. Өйрән, Сәгьдетдин абзыкаем, ух, ничек нык иген өйрән!..
Я» шундый кагы, аяусыз сугышлар булыр, ух, хәтта мин аны күз алды-
• Да китерә алмыйм. Моңарчы булган сугышлар балалар уены кебек улын калыр... Полклар, дивизияләр, Кызыл Армия!..
С ә г ъ д с т д н н Мин ни... теге би г, бүген...
Ш а м ил. Әйе, әйе, дөрес сөйлисен Бүген, Сәгьдетдин абзый, бу ген!., ллблар, тәҗрибәле командирлар Корал! Болар барысы да булыр..
власте барын да булдырачак. Нәкъ менә бүген! Ул чагында
I Ы и Л Ә Җ Е В.
провокацияләр дә. почмактан торып чалуларга да урын калмас! Күзщ күз, Кариб әйткәндәй, шашки во-он!
Сәгьдетдин. Ни инде... теге, кәләпүшне синдә калдырыймd кергән идем Дөнья хәлен белеп булмый (Кәләпүшне чыгарып Сип}
Ш а м ил. Ник алай уйладың әле? Үләргә җыенма. Рөхсәт юк. Яр» мый. Беребезгә дә үләргә ярамый.
Сәгьдетдин. Синдә торуы хәерлерәк булыр.
Чыга Шамил нервланып йөри. Зәкия керә.
Шамил.’ Зәкия туташ!
Зәкия. Исемем һаман үзгәрешсез, үзем тәмам коры сөяккә калдым Шамил. Әйе, сез үзгәрдегез.
Зәкия. Зәкия — революционерка, Зәкия — Акчуриннар фабрам сында большевиклар агитаторы, хәзер җылак кыз... Нишлим сон?
Ш а м и л. Хәзер Зәкия — сугышчы!.. Мин дә элегрәк бер кулыма ■ лыч, икенчесенә чәчәк тотып йөри алырмын дип уйлый идем. Були4 Зәкия туташ. Менә сез шуның мисалы! Кылычка да үреләсез, чәнәкпи Әгәр минем дүрт кулым булса, барысына да кылыч тотар идем.
Зәкия. Шамил! Батальонның хәрби белгече, командирның дустм эшелоннан калсын инде! Әкият бит бу!
Ш а м ил. Монда мин гаеплеме? Гомумән, мин сезне Мәхмүткә пи тыныч кына, сабыр күңел белән тапшырды дип уйлыйсызмы? Мая сугыш гаепле! Кулларым буш түгел, Зәкия туташ. Сез мәхәббәт тыгаа ә мин сугыш...
Зәкия. Беләм, сез Мәхмүтне яратмыйсыз.
Ш а м и л. Яратмыйм, Зәкия туташ.
Зәкия. Шуңа күрә аннан котылуны җиңел кичерәсез дә!
Каюм керә.
Каюм. Шамил абый, сине бер кеше сорый.
Шамил. Керсен соң.
Каюм чыга, өлкәнрәк солдат белән керә.
Солдат. Пластунский полкның өченче батальоны солдаты Хасй Биктимиров булам. Вольный казак.
Ш а м и л. Ни йомыш, вольный казак?
X ә с ә н. Гаепсез кешеләрне үтереп йөрисем килми.
Шамил. Хуш! Нинди ярдәм күрсәтә алам сиңа?
Хәсән. Сине дөреслек өчен көрәшәсең икән, дип ишеттек Мин синея якта булырга телим.
Шамил. Бездә кәнфит суырырга туры килер дип ялгышмыйсыңмы! Канга кан дип көрәшәбез ич!
Хәсән Дөреслек шуны сораса, мин әзер.
Зәкия Шамил, бәлки ул Мәхмүт турында беләдер.
Хәсән. Белгәнне яшереп булмас, матур туташ, кирәген сөйләрбез.
Ш а м ил. Кызыллар ягыннан чыккан Мәхмүт Урманаев дигән пору чикны белмисезме?
Хәсән (уйланып тора). Татар поручигын әйтәсезме? Нигә белмәскә беләм.
3 ә к и я. Ул хәзер исәнме?
Хәсән. Исән. Әсир дип әйтимме, болай гына йөридерме. капнта« әфәнде белән гел бергә алар. Миннән Мартукта калдылар.
Зәкия. Аны әсир иткәннәр!
Шамил. Әсирләр арасында Сәхи Таһнров дигән егет күренмәдем*1 Ишетәсеңме, вольный казак, Сәхи Таһиров!
X ә сә н. Әсирләрне атып торалар... Күрмәгәнне күрдем дип әй алмыйм.
Шамил Каюм, абзыйны урнаштыр Ял итсен Аннан сөйләшербез, зен монда кил!
Хәсән. Рәхмәт, комиссар туган, ышандың Безнең гәжитәләр юкка ына көчәнмиләр икән, егет икәнсең' (Чыгалар.)
Зәкия. Шамил, ул һаман исән! Тик сез... Мәхмүтне кызыллар гыннан чыккан дип нигә әйттегез?
Шамил. Үзем дә белмим.
Зәкия (тагы да ярсып). Әгәр мине элекке кебек яратсагыз, котка- ЫГЫ8 Мәхмүтне. Үтенәм, ялварып сорыйм
Шани л Сез миннән булдыра алмастайны сорыйсыз
Зәкия. Аклар тылына ничә кат куркынычлы рейдлар ясадыгыз, агын бер тапкыр'.. Сез аны ике тапкыр үлемнән коткардыгыз Өч булып! Мин ике кулыма да кылыч тота алмыйм, Шамил, аңлагыз.
Шамил. Мәскәүдә фетнә... Ашхабадта контрреволюция... Орск хәл чеидә!..
3 ә к и я. Ә мин гап-гади хатын кыз, Шамил!
Шамил Моны мин үзем генә хәл итә алмыйм!
3 ә к и я Ә газета?..
Шамил. Газета?. Яхшы!
Каюм керә.
Каюм. Мин килдем, комиссар.
Шамил Килдең.
Каюм. Мин әзер, комиссар.
Шамил. Каюм! Мине монда озатканда Куйбышев, Валериан Вла- шмирович, «үзеңнең һәр адымың, һәр эшең белән большевнк-револю Шонерның кем икәнлеген күрсәт», диде
Каюм. Күрәбез, комиссар, шикләнмә.
Шамил. Әгәр кем дә булса берәү минем чынлыгыма шикләнсә?
К а ю м. Ул бәндәне юк итәргә кирәк. Ул хыянәтче.
Шамил. Әгәр икәү шикләнсә; өчәү?.. Монда пуля гына хәл итә алмас Акыл кирәк монда, кыюлык, зирәклек .
Каю м. Без әзер, комиссар!
Шамил, Бар, Хәйрүш агайны. Садыйкны. Фәхрине чакыр. Сөйләш. Әзерләнегез. Без митингка кадәр әйләнеп кайтырга тиеш. Үз тирәмдәге шикнең тамыр жәюенә ирек бирмәм.
Зәки я. Шамил!
Каюм Без әзер. Шамил абый Кая барабыз?
Ш а м н л. Дошманның нң-иң хәтәр өненә!
Пәрд»
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Мартук станицасы Мәчет белән янәшә мулла йаргы Мәчет алдында ике бай тора Аныи берсе Сары бай. Ара-тирә кораллы дутоачылар үтен китә.
Сары бай. Чехлар теге явызларның иманнарын укыталар, ди.
Кара бай. Инде кем сүзенә ышанырга да белмәссең. Бәлшәвнк- ләр тәмамысы бетте дип кайтып кына сөйлиләр, ә алар әле ЯЙсанга килеп чыгалар, әле Каратүбәгә һөжүм ясаганнар Теге, Актүбәдә, шул (мтәвикләрнен Жаннары мордар киткән мөселманнары ята. ди
Сары бай. Син азрак гәҗитәгә күз салмыйсыңмынн? Беткәннәр ■лар. беткәннәр! Алла боерса, чехлар бүген-иртәгә Мәскәүне алырга TOpa.uip, дн.
Кара бай. Бирсен ходай, бәрәкалла! ШулаАлар була күрсен. Югыйсә дөньяның астын-өскә әйләндерделәр, кяферләр Матур пана борган тормышның яме китте. Иләнмәгән биш йөз тирем nia.
Сары б а й Аллаһе боерса, мин дә озакламый Ырынбурга кайтам. Таш кибетемне бикләп киттем бит, бикләп...
Кара бай. Аны сорармын дигән идем, чын булса, синек улын Сәхиулла да шул Мәскәү кяферләренә ияргән, диләр.
Сары бай. Иярде, кода, иярде. Тик башы беткәндер инде. Дутпв жәнаплары кырды инде бәлшәвикне, бик кырды.
Чыгып китәләр. Атыш тавышлары ишетелә Мәчеттән яшел чапанлы мулла килеп чыга, Сәгьдетдин ана каршы бара.
Сәгъдетдин (йомшак тавыш белән). Ни ашыктым инде, барыбер сонга калдым... Әссәләмәгаләйкем, хәзрәт, гает Шәрифләрегез мөбэрж булсьде.
Мулла (үз алдындагы гаскәри киемле кешене күреп, сискәнеп кита). Вәгаләйкем, энем. Син нинди кеше? Нишләп йөрйсең? Кем ягыннан? Үзебезнекеләрдәнме, тегеләрдәнме, ягъни?
Сәгъдетдин. Үзебезнекеләрдән, хәзрәт, Кызыл Армиядән. Сезне гает мөбәрәк белән котлап, фатыйхагызны алырга килгән идем.
Мулла. Алай икән, алай икән...
Ат чабып килгән тавышлар ишетелә, атлар туктый, хәзрәт тиз генә капкадан кереп кнтмәкче була.
Сәгъдетдин. Хәзрәтем, җаным, казаклар килә! Коткара күр,тотсалар харап итәләр.
Капкага кереп китәргә тырыша, хәзрәт жнбәрми Ниһаять, керә, капка ябыла Берничә казак йөгереп gepa.
Казак. Мулла ич!
Мулла. Кто там?
Казак. Без, казаклар. Ач.
Мулла ача, капка төбендә тора.
Казак. Мулла, синдә большевиклар яшеренгән диләр, чыгар үзләрен!
Мулла. Миндә беркем дә юк, яй-богу, валлаһи-таллаһи, юк.
Казак. Керде бит, үзебез күреп тордык. Станицага унлап большевик үтеп кергән, туларның берсе синдә.
Икенче казак. Алдалашма, мулла.
М у л л а. Правда, юк, господа, яй-богу, юк.
Казак. Тентегез бөтен йортны.
Мулланы бер якка селтәп кереп китәләр Сары бай күренә. Ул капка төбендә калпп казакка эндәшә.
Сары б а й. Шунда, шунда. Үз күзем белән күрдем. (Югала, мулла чыга.)
Мулла. Бетерде башымны теге явыз! Указ, йорт-җир әрәм китте,эх!
Казаклар Сәгьдетдинне алып чыгалар.
Сәгъдетдин. Имею честь представиться, сверхсрочной службы рядовой 121 го батальона Сәгъдетдин Фәсхетдинов. Кызыллар тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән.
Казак. Хәзер карарбыз. Ну-ка, тентегез. (Тентиләр, кәгазь тартып чыгаралар.) Бу нәрсә? Карап карыйк. Әһә, удостоверение. «Мөселман отрядының күңеллесе Сәгъдетдин...»
Сәгъдетдин. Хәйлә генә ул, гаспадин хороший. Мин кызыллар* ның серләрен алып йөрүче, мулланың якын кардәше.
Казак. Мулла, дөрес сөйлиме бу?
Мулла. Юкны сөйли, убыр, кяфер, җен! Сафсата! Кызыллар ара- ында бер генә кардәшем дә юк.
К а з а к. Я, ничек, картлач?
Мулл а. Ул мине таларга килгән угры!
Сәгьдетдин. Назад! (Бомбасын күтәрә.) Назад! (Казаклар һәм иулла куркыишп өелешәләр.) Юк, кулым күтәрелми... Дошманны үтерәм ♦ jin хәзрәтнең, изге кешенең җанын кыям. Хәзрәт, әйт, туганың ич мин а инея! =
Мулла. Әстәгефирулла тәүбә, түгел, туганым түгел!
и
{азаклар Сәгьдетдинне эләктереп алалар, бомбасын йолкып үзен бер читкә сөйриләр.
s
Сәгьдетдин. Хәзрәт, гомерем буе михрап алдындагы кешене % >луглап килдем. Башкалар сезне сүккәндә якладым. Сезнең чапан з атындагы кара җаныгызны күрмәдем. Хәзрәт, җанымны кыйганга . датланма, минем канымны иптәшләрем болай калдырмаслар.
/рамнан капитан формасында Садрый. Мәхмүт һәм ике ханым керәләр, барысы да “ кызмача. х
Садрый. Әфәнделәр, ышаныгыз, дөньяның күчәре безнең кулда!
Кара чәчле х а н ы м. О, нәрсә бу?
Мәхмүт. Туктагыз.
Садрый. Ба-а, кемне күрәм? Иске таныш. Сәгьдетдин карт. Кызыл армиянең ип батыр солдаты. Каһарман! Хөрмәтле ханымнар, таныш булыгыз: бу мужик кызыл гаскәрнең иң батыр солдаты.
Сәгьдетдин. Ә син койрык болгап йөрүче әнчек. Ике яклы күгәргән пычак.
Садры й. Браво, Сәгьдетдин карт!
Сары чәчле х а н ы м. Капитан, сез юмористлыгыгызны һаман ташламыйсыз.
М ә х м ү т. Ничек килеп чыктың син монда?
Сәгьдетдин. Бүген ни бит, ураза гаете... Бәйрәм.. Без мөселманнар, ни инде, теге...
К а з а к. Безне шартлата язды, капитан әфәнде. Алар күбәү әле, дозорлар күреп калган.
Садры й. Как? Станицада большевиклармы?
Кара чәчле ханы м. Энекәй генәм!
Казак. Тыныч булыгыз, ваше благородие, хәзер аулап бетерәбез без аларны.
Сары чәчле ханым. Әгәр аларның иң батыр солдатлары шушындый булса...
Садрый. О, аларның комиссарларын күрсәгез иде! Борыныннан юеше килеп торган малай.
Сәгьдетдин. Шул малай алдында меңәрләгән гаскәрегез дер кал Iиран тора.
Кара чәчле ханым. О!
Каза к. Телеңә салынма! Иптәшләрең кайда?
Сары чәчле ханым. Большевикны якыннан беренче күрәм
Мәхмүт. Капитан әфәнде, намазга килгән карт, әйтегез, атма сыннар.
Садрый. Юк, поручик, мин синең сыман икеләнеп яшәргә җыенмыйм. Минем өчен киләчәк юл ачык. Эш җиңеләер, бере кими торсын. (Казакларга ымлый.)
Казак. Кайда иптәшләрең, карт җүләр?
Сәгьдетдин. Большевик иптәшләрен сатмый.
Кара чәчле х а н ы м. О! Капитан әфәнде, ә комиссарны безгә кайчан күрсәтәсез?
А. Г Ы И Л Ә Җ Е В,
Садрый. Бәйләп шушы мәйданда аяк очыгызга салачакмын. Алыгыз, җанын җәһәннәмдә көтәләр!
Казак. Мулла, моннан соң алдашып маташма.
Мулл а. Юк, юк, господин казак.
Казаклар Сәгьдетдинне шунда ук диярлек аталар.
Сары чәчле х а н ы м. Фу, ераккарак алып китә алмаганнар. j
Мәхмүт. Картны юкка аттырдыгыз, капитан. Юкка...
Садры й. Бала булмагыз, поручик.
Сары чәчле ханым. Комиссарны эләктергәч, безгә күрсәтми; калмагыз.
Садры й. О! (Сары бай күренә.)
Сары б а й. Большевикны каптырдыгызмы?
Садрый. Рәхмәт сиңа.
Мәчет ихатасы ягыннан картларча киенгән биш-алты кеше күренә. Алар мәйданчыкны | урап алалар. Кинәт берсе киемен салып ыргыта. Бу—Шамил.
Шамил (көр тавыш белән). Урыннардан кузгалмаска!
Аның бер кулында бомба, икенчесендә наган. Башкалар да чапаннарын салын I ыргыталар Бу Хәйрүщ, Каюм, гвардеецлар.
Мәхмүт. Шамил, комиссар!
Ханымнар (чырылдыйлар). Комиссар?!
Шамил. Ханымнар, тыныгыз. Каюм, иң элек капитанны. Сары' бай да монда икән.
Сары бай. Минем монда бер гаебем дә юк, мин, мин...
Каюм. Сәхи кайда? Нишләттегез аны. явызлар?
Ш а м и л. Ә сезгә, Мәхмүт әфәнде, безнең белән китәргә туры килер.
Садрый юаш кына торган җиреннән кинәт хәрәкәт ясап, эчке кесәсеннән наган тартын: чыгара, Каюм аны бәреп төшерә.
Каюм. Шаярма, «рабочий» әфәнде, әйт, Сәхи кайда?
Садры й. Күрмәдем.
М ә х м ү т. Юк Сәхи... Юк!
Хәйрүш. Шамил малакаем, комиссар, алар монда Сәгьдетдинне үтереп ташлаганнар.
Шамил. Ничек?!
Хәйрүш. Гает бит бүген, мәчеткә барам дигән иде.
Садрый (Сары байны күрсәтеп). Менә кем тотып бирде аны.
Сары б а й. Минем һич гаебем юк, мин кызылларны яратам, минем үз улым красный гвардии...
Ш а м и л. Бандитлар! (Картның гәүдәсен карый.) Сәгьдеттин абзыв өчен менә боларны! (Сары байны һәм Садрыйны күрсәтә).
Садры й. Сез чолганышта. Дозорлар хәзер килеп җитә.
Каюм. Әйдә, тарттыр, тарттыр!
Садрый. Комиссар әфәнде!
Ш а м и л. Юк!
М ә х м ү т. Мине дә, комиссар.
Шамил. Тынычлык саклагыз.
М ә х м ү т. Сезнең сабырлык мине җенләндерә! Атыгыз мине дэ Сезне дә, үземне дә күрә алмыйм!
Ш а м и л. Сезнең яшәү-яшәмәвегезне мин хәл итмим.
Мәхмүт. Атыгыз мине дә!
Якында гына мылтык тавышлары. Каюм, Хәйрүш борылып керәләр.
Каюм. Булды!
Щами л. Сәгьдетдин абзыйны алыгыз. Мәхмүт әфәнде, хыянәтче булу естенә куркак та булмагыз инде!
Ашыгып чыгып китәләр. Ханымнар чыр-чу килеп кычкыралар. Баягы казак керә.
Ханымнар. Тотыгыз, тот, комиссар!
Казак. Боже мой?! Ни булды!
Кара чәчле ханым. Капитанны үтерделәр.
Чыгып йегерә, атыш тавышлары. S
о
К а з а к. Минем арттан марш! *
Сары чәчле х а н ы м. Тотарсың аларны хәзер! 5
Кара чәчле х а н ы м. Ә комиссар нинди симпатичный егет! | Сары чәчле ханым. Бөркет! Юкка большевиклар арасына | китмәгәнбез!..
Пәрдә ♦
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Акзүбзда кәдрәсә яны. Кызыл байрак эленгән. Монда татар батальоны урнашкан Лазарет Лазареттан ерак та түгел дала башлана. Дала ягында бер теркем гвардеецлар бзсып торалар Мылтыклардан залп бирәләр да акрын гына таралышалар Шамнл терке мили аерылып алгы планга килә. Мадьяр отряды командиры Белевич керә.
Белевич Татар батальоны кемне күмде, иптәш комиссар?
Шамил. Татар батальоны комиссар Шамил Усмановны күмде.
Бел е в н ч. Җитди сорауга шаяртып җавап бирдегез, иптәш Усманов.
Шамил. Шаярту гына булса икән, иптәш Белевич' Гәрчә без үзебезнең иң батыр солдатларыбыз Каюм белән Сәгьдетдин абзыйны күмдек.
Белевич Мартукка бик хәтәр рейд ясагансыз дип ишетелгән иде.
Шамил. Ләкин ни бәрабәренә һәм ни өчен?!. Ашхабадта контрреволюция...
Белевич. Мәскәүдә сул эсерлар фетнәсе... Орскнда Дутов котырына!
Ш а м и л. Әйе .
Бе л е в и ч. Отряд командирларын штабка чакырдылар Иптәш Коростылсв үзе булачак. Берләшү мәсьәләсен анда сөйләшәбез дә батальоннардан вәкилләр җыярбыз
Шамил. Ашыгырга кирәк безгә, Белевич туган! Татар батальоны кушылырга каршы килмәс дип уйлыйм.
Г» е л с в и ч Димәк, бергә-бергә?
Ш а м н л. Бергә-бергә, иптәш Белевич.
Белевич чыга. Кариб керә
Кариб. Кем килеп китте ул?
Шамил Инде минем янга килеп киткән кешеләр дә синдә шик тудырамыни, командир?
Кариб Акыл белән түгел, ачу белән сөйләшәсең.
Ш а м н л. Белевич ул, мадьяр отряды командиры.
Кариб. Һаман бер балык башын чәйниме?
Ш а м н л. Ул мәсьәләне хәл ителгән дип саныйм
Кариб. Ашыкмый тор! Снна ашыгырга гына булсын Уңын-сулын уйлап тормыйсың кайчак, Шамил.
Шамил. Гомуми хәрәкәткә каршы баруның зарарлы булуы бар
К я р н б. Җайсыз көнне кушылырга өндисен' Кыз өчен батальонның иц яхшы егетен әрәм иттең! . Мондый хәлдә кушылуны кирәкле сана
Г Ы Я Л ә Җ Е В.
мыйм. Мадьярлар да, башкалар да безгә кырын карарлар. Үзебез дә әйбәт сугышабыз ич!
Шамил. Үзем кылган эшләр өчен макталырга да, әр сүзләре ишетергә дә әзер. Мин гомергә комиссар булып тумаган!
Чыга. Кариб янына Мәхмүт килә.
Кариб. Дусларны сонгы юлга озаттык, нигә күренмәдек, Мәхмүт?
М ә х м ү т. Мине берәү дә чакырмады.
Кариб. Син чакырган җиргә генә барасынмы?.. Аңла, синең өчен мин җавап бирәм! Батальонга хәрби белгеч итеп сине мин тәкъдим иттем.
Мәхмүт. Анысы өчен рәхмәт, Кариб. .
Кариб. Кайларда булдың, ниләр эшләдең? Нигә качып чыкмадың’ М ә х м ү т. Җибәрмәделәр. Әсир итеп сакладылар.
Кари б. Бүген трибуналдан килергә тиешләр.
М ә х м ү т. Аларның татар батальонында ни катнашы бар? Без бит аерым, мөселман гаскәре! Син аның бердәнбер командиры!
Кариб. Батальон... Бүген безне кушалар. Интернациональ полк төзелә. Анда инде командирлар күп булачак. Трибунал да якын.
М ә х м ү т. Алар мине әсир иттеләр!
Кариб. Әсирләрне аталар! Нигә сине атмадылар? Ник исән калдың?
Мәхмүт. Бу хатаны да мин ясамадым! Кариб, нигә кушылырга кирәк безгә?
Кариб. Нигәме? Кушылырга Ленин куша! Владимир Ильич!
Чыгып китә. Мәхмүт гасабиланып йөри, Зәкия үтеп бара.
Мәхмүт. Зәкия туташ, Зәкия туташ!
3 ә к и я. Ә? Кулыгызда нәрсә?
М ә х м ү т. Кулларым буш.
Зәкия. Әнә, Шамил Усманов, дүрт кулым булса, дүртесенә дә кылыч алыр идем, ди.
Мәхмүт. Мактанчык!
Зәкия. Кем?
Мәхмүт. Шамил Усманов. Карап карарбыз, хәзер нәрсә тоттырырлар икән кулына.
3 ә к и я. Тавышыгызда явыз тантана ишетәм.
Мәхмүт. Бүген батальон полк составына керә. Күп сугыш юллары үткән немец, мадьяр отрядлары белән аралаша. Әле аерым чакта буш авантюралар остасы Усманов комиссар булып йөри ала иде. Регуляр гаскәрдә, чибәркәем, калай әтәчләргә урын юк.
Зәки я. Әй. сез, поручик!
Мәхмүт. Нишлисең, анысы да мин...
Зәкия. Мин сезне фабрикант Акчуриннар өендә беренче тапкыр күрдем... Сез ярым асрау, ярым ятимә кызны тип санап сүз каттыгыз. Күңелем эреп китте... Хәер, нигә боларны хәтерләп торырга!
Мәхмүт. Киләчәккә карыйк... Сугыш тиздән бетәр... Безгә жайлы вакыт табып моннан китәргә генә кирәк.
Зәкия. Кайчан инде ул җайлы вакыт?
М ә х м ү т. Бүген, Зәкия туташ. Кыргыз далаларына китик! Бу ыгы- зыгылардан, мәхшәрдән күңел катты...
Зәкия. Әй. сез... Сезне аклардан йолып алуны Шамилдән мин сорадым. Тагын бер кат йөзегезгә карыйсым килде... Нинди куркак, җебегән бәндә өчен күз яшьләре түккәнмен бит!
Хәйрүш белән берничә гвардеец үтеп баралар.
Хәйрүш. Ничек батальон бетсен ди? Аны кем бетерә алсын?
Зәкия. Хәйрүш агай, комиссарга нәрсә булыр?
Бер гвардеец. Комиссар гаепле, туташ.
Икенче. Яшь тай кебек ярсу, тәртәне сындыра...
Өченче. Тыеп кала алмадык...
Хәйрүш. Дүрт аяклы ат та абына. Аңа карап кына атның аягын кисмиләр. Күпер саклаганда ниләр булмады? Онытмагансыздыр әле. ♦ итальон сарык көтүе кебек тилереп кача башлады. Ә комиссар ниш- а •эле?.. Теге юньсезләр бакыр бугазларын киереп «Төркстанга китәбез» = дип дөнья сасытканда Шамил нинди зирәклек күрсәтте. Хәзер дә хата "~ дегел, батырлык кылды! >
Бер гвардеец. Барыгызны да аклар әсир итсә? -
Хәйрүш. Әсир төшмәдек бит! Егетлеге дә шунда инде аның! = 3 ә к и я. Дөрес, Хәйрүш агай! Комиссарга күләгә төшертмәскә ки- < рэк!.. Әйдәгез! (Чыгалар.) 3
Max м үт. Зәкия туташ! ♦
3 ә к и я. Ә сез теләсәгез нишләгез! Мин сезне сөймим! -
Чыга. Шамил керә. *
Мәхмүт. Нигә мине алып кайттыгыз? Нигә шунда атып калдырма- дыгыз? Хурлар, түбәнсетер өченме? Трибуналга тапшырыр өченме? <
Шамил, һәркем үзе кылган эшләр өчен җавап бирә белсен! а
Мәх м үт. Ах, алаймы?..* Китим дигән идем, калам! Бүген Зәкия S- таш кына түгел, татар батальонының бар солдатлары сезнең гап-гадн ” бер авантюрист икәнлегегезне күрерләр. “
111 а м и л. Вакыт бар, сөйләп калыгыз.
Мәхмүт. Сез мине коткарган булып яхшы ат казандыгыз, тик сезне “ берЬү дә йолып алмас. Кояшың баеды, Шамил Усманов!
Чыгып китәләр. Хәйрүш белән Лайош керәләр.
Лайош. Сез аклар тылына тагын рейд ясагансыз икән?
Хәйрүш. Комиссар оештырды.
Лайош. Шамил Усманов! О, батыр, герой!.. Хәйрүшка тоже герой. Сугыш бетә, Лайош Венгриягә кайта. Хәйрүшка Венгриягә кунакка килә. 0, Венгрия! 0. Чардаш! Иштенем!
Хәйрүш. Динары безнең авылга шулпалы бәлеш ашарга, «Әпипә»гә биергә.
Лайош кесәсеннән авыз гармуны чыгарып «Әпнпә»не уйный.
Лайош, «Әпипә» әйбәт. Татарлар батыр. Бүген митинг Мадьяр* татар-немец бер полк. Интернациональ!
Чыгып китәләр. Кариб белән Шамил килә. Тажетднн керә.
Таҗетдин. Иптәш командир, батальон вәкилләре җыелды.
Кариб. Яхшы. Әнә, немец, мадьяр вәкилләре дә килә.
Вслсвпч, Шамил, Кариб, бпшка командирлар күрешәләр. Батальоннардан вәкилләр кереп тезелә.
Белевич. Башладык, иптәшләр. Комиссар, сезгә беренче сүз.
К а р и б. Бәлки сез әйтерсез?
Белевич. Юк, юк. Шамил Усманов әйтсен!
Шамил. Иптәшләр! Сугышның беренче этабы — аерым-аерым отрядлар булып сугышу этабы тәмам Владимир Ильич отрядларны берләштереп куәтле Кызыл Армия частьлары төзергә куша Сугыш эшенә •йронгән, дисциплиналы регуляр гаскәр генә мәкерле дошманны тәмам Җиңәчәк. Бу — көн кебек ачык
С»ф.цр ур ра кычкыралар. Бер кырыйга тезелгән немец, мадьяр, татар вәкилләре янына Мәхмүт тә килеп баса.
Оренбургны калдырып чыкканнан сон без байтак сугышларда катнаштык. Дошманны каршы алып та. оясына барып та тукмадык. Большее» лар партиясенең губерна комитеты татар, немец, мадьяр батальоннар берләштереп Интернациональ полк төзергә тәкъдим итте. Сез ризаны, мадьяр иптәшләр?
Мадьярлар. Риза!
Татарлар. Без дә риза.
Немецлар. Риза, риза!
Шамил. Хәзер без Интернациональ полкның командирын һәм комиссарын сайларга тиешбез.
Тавышла р.— Ур-ра!
— Командир итеп Белевичны сайлыйбыз!
Ш а м и л. Командир итеп большевиклар партиясе члены Белевичны сайларга дигән сүз булды.
Тавышла р.— Сайлыйбыз!
— Яхшы командир!
Белевич Рәхмәт, иптәшләр! Комиссар итеп кемне сайлыйбыз? Мәхмүт (бер читкә). Һаман Шамил Усмановнымы?..
Л a ft о ш. Комиссар итеп Шамил Усмановны сайлыйбыз! Немецлар. Шамил Усмановны!
Кинәт аткан тавыш янгырый, Мәхмүт жиргә егыла.
Белевич. Нәрсә булды?
X ә й р ү ш Поручик Урманаев үзен-үзе атып үтерде.
Кариб. Мәетне бер читкә алыгыз.
Белевич. Татар батальоны нәрсә әйтә?
Татарлар. Шамил Усмановны сайлыйбыз!
Тавышла р.— Ур-ра!
Сакчы керә.
Сакчы. Иптәш командир, Орск полкыннан элемтәче-разведчнк килде.
Элемтәче керә.
Элемтәче. Сезгә пакет, иптәш командир. (Хатны Белевич ала.) Белевич (хатны укып). Интернациональ полк хәзер Орскига китә. Элемтәче. Орскидан безнең полк белән Оренбургка!
Ш а м ил. Оренбургка!.. Иптәшләр, дуслар! . Без бик ерак юлларга бергә барасы кешеләр... Нык булыйк! Шулай башланды һәм мәнге туктамас безнең юллар!
Командирлар честь биреп бер кырыйга басалар, вәкилләр бер бер артлы үтә, оркестр бөтен дөнья эшчеләре гимны Интернационал уйный.
Тавышла р:— Даешь Оренбургны!
— Яшәсен Интернациональ полк1
— Яшәсен Ленин!
Пәрдә төшә.