Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЕТ ШӘКҮРОВ ДРАМАЛАРЫ


дәбиятның башка тармаклары кебек үк, драматургиябез дә сәләтле яши авторлар хисабына тук- aycwis тулыланып тора. Узган ун-унбиш ел чендә генә дә сәхнә әсәрләре язучылар ‘трядына унлап яңа исем естэлде. Шулерың берсе — драматург Сәет Шәкүров.
Соңгы елларда Сәет Шәкүров әсәрләре <ам профессиональ, һәм үзешчән театр 'вхнелорендә шактый уңыш белән бара. 1ның «Тормыш бусагасында», «Зөһрә 1олдыЗ|>, «Уракчы кыз» (боларның һәр- •арсе аерым китап булып та басылып шиты) һем «Мәхәббәт газабы» кебек пье- алары тамашачыларга яхшы таныш. Яңа •серләреннән «Туган туфрак» драмасы Гетер академия театры сәхнәсендә уңышлы •ына куелып килә. Драматургның колхоз гормышы, ватан сугышы чорында авыл мтын-кызларының язмышы, аларның ге- роик хезмәтләре турында тагын бер әсәр — драматик поэма төгәлләп ятуы билгеле Шулай булгач, Сәет Шәкүров иҗаты хакында да гомуми бор фикер йөртергә, ниндидер сүз әйтергә вакыт җиткәндер «•бәк.
С. Шәкүровның яза башлавы утызынчы елларга туры килә. Үзенең каләм көчен ул Казан театр техникумында укыганда һем, *ны тәмамлап, Минзәлә театрында артист булып эшләгән елларда сыный башлый, шул заманда берончо хикеялорен һәм пьесаларын яза. 1937 елда «Чәчек атабыз» һәм «Чәчәкләр» исемле җыентыкларда авторның «Таң алдыннан» һем «Алсу» ивбек хикәяләре басыла. 1938 елда исе башлап язучыларның «Пьесалар» җыенты-гында «Орденлы Касыйм» диген өч пәрдәле сәхнә әсәре дөнья күрә. «Орденлы Касыйм» пьесасында стахановчылык хәрәкәтенең авыл хуҗалыгында да җәелә баруы, хезмәт фронтында крестьяннарның зур уңышка ирешүләре һәм тракторчы Касыймның, эштә дан казанып. Ленин ордены белән бүләкләнүе сурәтләнә.
Авторның бу пьесасын һәм беренче хикәяләрен җитлеккән әсәрләр рәтенә кертеп булмый, әлбәттә. Ул әсәрләрдә чын мәгънәсендә тормышчан итеп корылган сюжет-конфликтлар да, ышандырырлык итеп эшләнгән образлар да күренми диярлек. Аларны яшь авторның әдәби иҗат өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дип карарга кирәк. Кызганычка каршы, беренче каләм тибрәтүләрдән соң С. Шокүровка егерме елга якын иҗат эше белән ныклап шөгыльләнергә туры килми 1939 елда ул Совет армиясе сафына алына, ул да түгел, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сәет башыннан ахырына кадер сугышта катнаша, каты яралана, контузия ала. инвалид булып кайта. Шуңа да карамастан, иҗат эшен ташламый. 1946—1959 елларда Мин- зеле һәм Республика күчмә театрларында, шулай ук Академия театры сәхнәсендә байтак образлар тудыра, әкренләп сәхнә әсәрләре язу эшен дә җанландырып җибәрә.
С. Шәкүровның драматург булып танылуы беренче чиратта героик-романтик пафос белән сугарылган әсәрләр иҗат итүенә бәйле Аның иҗатындагы бу үзенчәлекле якларга тәнкыйть тә игътибар ите килә1.
1 А. Әхмәдуллин. Драматургия уйлана, эзләнә. «Казан утлары» журналы 1969 ел. 8 сан. 158—159 битләр
Ә
Ул үз әсәрләрендә илебез тарихында тирән эз калдырган чорларны ала. Аның халкыбыз тормышындагы аерым тарихи этапларны гәүдәләндергән «Уракчы кыз», «Зөһрә йолдыз» һәм «Туган туфрак» кебек әсәрләре нәкъ шул төргә карый.
«Уракчы кыз» героик драмасы халкыбыз күңелендә күптән сакланып килгән һәм Н. Исәнбәт сүзләренә җырлана торган җырга нигезләнеп язылган әсәр. Ситуацияләре, кайбер образларның бирелеше ягыннан ул Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романына да якын тора. Драмада утызынчы еллардагы колхозлашу чорының героик һәм фаҗигале вакыйгалары бирелә. Колхозлашу чорында аеруча кискенләшеп киткән сыйнфый көрәш турында сәхнә әсәрләре үз вакытында байтак булды. «Уракчы кыз» драмасы исә, үзенчәлекле сюжетка корылып, бүгенге караштан чыгып язылган әсәр буларак, үзенең оригиналь яңгырашын тапты. Монда колхоз төзү һәм кулакларны сыйныф буларак бетерү кискен көрәш аша киеренке итеп сурәтләнә.
Драманың төп герое итеп уракчы кыз Сәрбиназ алынган. Ул кулак Ишнияз кулында кимсетелеп үскән бер ятимә кыздан курку белмәс, кыю һәм аңлы колхоз җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Сәрбиназ үзенең тыйнаклыгы, мөлаемлыгы, чын күңелдән сөя белүе, рухи дөньясының бай-лыгы белән аерылып тора. Әсәр башыннан ахырына кадәр шушы образның күркәм сыйфатлары белән җылытылган. Сәрбиназ күренмәгән эпизодларда да, башка персо-нажларның сөйләме, күтәренке рухлы җыры аша бу образның сәхнәдә яшәвен тамашачы һәрвакыт тоеп утыра, Хәтта аерым урыннарда аңа эзлекле үсеш, табигый тон җитмәү сизелсә дә, образ җылы тәэсир калдыра, яратып кабул ителә. Сәрбиназ үзенең уй-тойгылары, эш-хәрәкәтләре, мәхәббәте белән шул чорның романтик рухлы бер татар кызы буларак күз алдына килеп баса.
Драмада социализм төзү өчен көрәшнең алгы сафында барган коммунист Искәндәр һәм Шәрәф, комсомолец Гали образлары бар. Бу персонажларның драматик вакыйгалар агышында тоткан рольләре шулай ук зур Шунлыктан аларны да тулырак эшләнгән образлар итеп күрәсе килә.
«Уракчы кыз» драмасы үзе иңләп алган чор вакыйгаларын һәм геройларын ботен яклап тирән итеп ачып бирүгә дәгъва кылмый, әлбәттә Искәндәр. Шәрәф һәм Гали кебек уңай образларның бирелешендә психологик тирәнлек җитми. Ишнияз кулак һәм аның кызы Гөлнәзирә, коткы таратып йөрүче Мәгъри карчык кебек тискәре твд. лар исә тормышчанрак һәм образ булара* көчлерәк гәүдәләнә кебек. Гәрәй гаяга, катлаулы һәм кызыклы образ. Әмма элекке партизан Гәрәйнең характерындагы каршы- лыклы моментлар бар. Аның авып кешеләре белән начар мөгамәләсе, тупаслыгы, тәкәбберлеге, кулаклар белән буталуының сәбәпләре ныклап ачылмый кала. Авылда беренчеләрдән булып колхоз оештырып йөргән бу кешенең яңа тормышны, яңа тәртипләрне ни өчен аңлый алмавын һәм узен-үзе атып үтерүгә кадәр барып җитүен тирәнрәк итеп күрсәтү кирәк иде. Гәрәйнең бер юлдан гына бара алмавының төп сәбәбен күрсәтә торган ниндидер деталь җитми кебек. Гәрәйгә якынрак торган Исми картның исә, хәйләкәр төлкедәй аумакайланып йөреп, нәтиҗәдә бер мескен хәлендә калуы ышандырырлык итеп сурәтләнә, Аның тоткан юлы да, инанган кыйбласы да юк, аңа бүген җан асрарлык азык булса шул җитә, кояш кайсы яктан җылытса, ул, шул якка тәгәри.
Гомумән алганда, «Уракчы кыз» драмасы колхозлашу чорын шул чорның роман-1 тикасы белән рухланып яшәгән геройлар язмышы аша күтәренке пафос белән чагылдырган үзенчәлекле әсәр буларак игътибарны җәлеп итә. Бездә әле халкыбызның үткәне турында мондый пьесалар аз языла. Бу әсәр бүгенге көннең матурлыгын ныграк аңларга, бүгенге тормышның кадерен белергә һәм аны сакларга, намуслы хезмәткә өнди. Шуңа күрә д», менә ничә еллар инде ул Минзәлә театрыI репертуарында уңыш белән бара. Татарстаннан тыш, аны Башкортстан. Үзбәкстан, Казагыстан республикаларының һәм Астрахань, Свердловск, Пермь. Ульяновск, Ленинград шәһәрләренең тамашачылары да яратып карый. Үзешчән театр коллективларының 1967 елда үткәрелгән Бөтен- россия смотрында «Уракчы кыз» драмасы белән Әтнә халык театры лауреат исеме яулап алды, ә автор беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу аның игътибарга лаек җитди әсәр булуы турында сөйли
Соңгы елларда татар драматургиясендә бөек идеалларны, зур проблемаларны эченә алган, югары этик һәм эстетик принципларны алга сөргән, вакыйгаларны һәм образларны килешмәүчән кискен конфликт аша калку итеп сурәтли торган, бөек тәнкыйтьче В. Г. Белинский әйткәнчә, «драма-
т* поэзиянең югары ноктасын Һәм таҗын» тәшкил иткән трагедия жанры беркадәр сүрелеп торды. Тәрбияви әһәмияте зур булган бу жанр әсәрләре алегә азрак туа һам тамашачыга сирәк күрсәтелә Бу жанр, әибатта. һәм язучыдан, һәм театр коллективыннан зур осталык, кыюлык, фәлсәфи фихер йертә белүие сорый. Трагедия ул тормышны бөтен катлаулылыгы белән һәм каршылыклы ситуацияләрдә гәүдәләндерүне таләп итә. Килешмәүчән көчле конфликтлар аша бөек идеалларга омтылучы геройларның индивидуаль сыйфатларын калку ител ачыл бирүне күздә тота. Трагедия язу өчен, азатлык өчен көрәш яки сугыш һәм тынычлык, гомумкешелек идеяләре белән бәйләнгән мәхәббәт проблемалары аеруча отышлы Бу яктан караганда, С Шакуровның Бөек Ватан сугышы чорындагы киеренке вакыйгаларга багышланган «Зеһро йолдыз» трагедиясе игътибарга лаек.
Сугыш һәм кеше язмышы темасы бу героин чорда меңәрләгән совет кешеләрендә күренгән батырлык һәм патриотик идеалларны шактый тирән чагылдырырга мамкинлек биргән. Үзе дә озак еллар сугышта булган һәм фашизм алып килгән зур трагедияне үз күзе белән күргән С. Шекүрое шул көрәшнең аерым эпизодларына нигезләнеп, аерым шәхесләр язмышы аша трагедия әсәре тудыру юлында җитди адым, зур омтылыш ясаган. Трагедия традицион шигъри формада, героик романтика белән сугарылган оптимистик рухта язылган. Автор вакыйгаларны баштан алып ахырга кадәр киеренке һәм мавыктыргыч итеп сурәтләргә тырыша >Цәйге авыл, яшьләрнең уен-көлкеләре, сугыш кыры, партизанлык итү, геройларның дошман кулына эләгү һәм җәзаланулары, җиңү тантанасы күренешләре, шул ситуацияләрдә мәхәббәт, батырлык, хыянәт һәм фаҗига бер берсе белен үрелеп бирелә.
Вакыйгалар үзәгендә Таһир һәм Зөһрә образлары тора. Болар халкыбызга электән билгеле булган борынгы легенда геройлары түгел, әлбәттә. Әмма С. Шәкүров трагедиясенең геройлары да шул мәшһүр дастан геройларына якын, шуларга аваздаш итеп биреле. Аерма зур, әлбәттә, тегесендә феодаль җәмгыятьтәге шәхесләр алынса, монысында совет җирлегендә тәрбияләнеп үскән яшьлер образы геүдепәнә ТтГ- һир белән Зеһре саф күңелле, курку белмәс батыр йөрәкле, соңгы сулышларына кадәр туган илгә турылыклы шәхесләр итеп су' рәтләнә. Бу образлар аша автор илебезнең бәйсеэлеге өчен авыр көрәштә катнашкан улларыбыз һәм кыэларыбызның чыдамлылыгын, рухи өстенлеген дулкынландыргыч итеп бирә алган. Әсәрдә коммунизм идеологиясе беләи фашизм идеологиясе арасында көчле тартыш бара, бу бәрелештә азатлык һәм гуманизм идеяләре җиңеп чыга. Бу — идеяләр керәшеннән торган совет трагедияләренә хас төп үзенчәлек.
С. Шакуровның авыр жанрда, өстәвенә шигырь белән язылган бу әсәре, уңай моментлар өстенлек иткән хәлдә, шулай ук кимчелекләрдән дә азат түгел Кайбер күренешләр ашыгычлык белән, өстәнрәк эшләнгән аерым ситуацияләр арасында логик эзлеклелек җитми, геройларның, бигрәк тә Зөһрәнең дошман кулына бик тиз эләгүе һәм аның телсез булып кылануы үзе үк шик тудыра, шулай ук рифма эзләгәндә кайбер сүзләр һәм шигырь юллары урынсыз кулланыла. Әсәрдә башка харак-тердагы кимчелекләр, килеп җитмәгән урыннар да бар. Жанр ягыннан чыгып караганда да әсәр трагедия таләпләренә ту- лысыйча җавап бирми кебек. Бәлки, әсәрне тагын да көчәйтәсе, һәр ике лагерь геройларын тагын да үстерәсе, психологик тирәнәйтәсе калгандыр. Ләкин ничек кенә булмасын, «Зөһрә йолдыз» — куелган мәсьәләнең сәнгатьчә чишелеше. идея эстетик кыйммәте ягыннан сәхнәбезгә кирәкле әсәр. Кечпе конфликтка корылган, нинди гене авырлыклар алдында да югалып калмый торган тапкыр, акыллы, һәр яктан да яшьләргә үрнәк булырлык характерларны эченә алга>/ мондый трагедияләрнең тәрбияви әһәмияте бәхәссез Зур югалтулар белен яулап алынган бүгенге тормышыбызның канлы көрәш тарихы икәнлеген мон ДЬ1Й әсәрләрдә күрсәтү бик кирәк. Бүгенге көн тамашачысының ихтыяҗларын искә алганда һәм драматургиябезне төрле жанрдагы пьесалар белен баету ноктәсыниан караганда, аның кыйммәте тагын да арта С Шакуровның трагедия есөрлере иҗат итүде осталык күрсәткән Ф. Бурнаш. һ. Такташ, Н. Исәнбәт кебек олы язучыла- рыбыэның традицияләрен үзенчә дәвам итәргә омтылуы, бу катлаулы жанрдагы тәҗрибәсе, эзләнүләре уңай бәягә лаек
Драматургның олы идеяләрне, ил язмы-шына бәйле вакыйгаларны, көчле харак-терларны эченә алган тагын бор әсәре, әйткәнебезчә. «Тугай туфрак» дип атала.
Бу әсәр тәнкыйтьтә шулай ук уңай бөя алды1.
«Туган туфрак» драмасы Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган зур чорны эченә ала. Автор вакыйгаларны хроникаль тәртиптә сурәтли. Без монда өч зур этапны: сугыштан соңгы авыр еллар, авыл хуҗалыгын үстерүдәге билгеле бер хаталар һәм алардан арына бару һәм, ниһаять, бүгенге көндә колхоз авылының алга зур сикереш ясавын күрәбез. Авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен көрәш әсәрдә төп тема итеп алынган.
Авторны монда, әлбәттә, беренче чиратта, алынган вакыйгалар үзәгендә торган шәхесләр язмышы, тормышны алга этәрүдә төп көч булып торган заман геройларының һаман алга, яктыга, матурлыкка омтылуы, кыенлыкларны җиңә барып, көчле рухлы кешеләр булып формалашуы кызыксындыра. Әсәрдә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы гына эшләнгән образлар бар. Анда үзенең туган ягын алмаштырырлык изге урынны, туфракны Татарстанда тапкан украин кызы Галина һәм татар егете Арслан кебек күпләргә үрнәк булырлык зур тормышлы кешеләр сурәтләнә. Алар курку белмәс батыр сугышчы да булганнар, тыныч тормышта да кеше бәхете өчен бөтен иөч, сәләтләрен кызганмыйча хезмәт итеп хөрмәт казаналар. Алар семья мәсьәләсендә, мәхәббәттә, шәхси-интим мөнә-сәбәтләрдә дә зур сынаулар аша үтеп, бер-берсенә турылыклы булып калалар. Бер-берсенә карата булган һәм беркайчан да сүрелми торган олы мәхәббәт хисләре аларга катлаулы һәм авыр тормыш юлын намус белән үтәргә ярдәм итә. Галина һәм Арслан чын патриотлар итеп биреләләр, бигрәк тә шушы образларның язмышы, уй- тойгылары, хыяллары, эш-хәрәкәтлөре аша туган туфрак, туган җирнең ни дәрәҗәдә кадерле булуы ачыклана. Хәйдәр, Гариф, Игорь һөм Мәликә образларының да матур гына тасвирлануын, вакыйгалар агышына ярдәм итәрлек итеп бирелүен әйтергә
Әмма Игорь белән Мәликә мәсьәләсе беркадәр бәхәс тә кузгата кебек. Галина Игорьның беренче мәхәббәте булган, алар өйләнешергә дә сүз куешканнар, ләкин бик күп фаҗигаләр тудырган сугыш алар-
’ X. Кумысников. Крупным планом. «Со-ветская Татария» газетасы. 1970 ел. 27 январь саны. ны да аерган. Галина Арсланны очраткац аның белән яши башлаган. Бу — аңлашыл». Ә менә Игорьның өйләнмичә, беренче ма- хәббәтенең башка берәү белән гомер ки* черүен күзәтеп яшәгәндәй бирелүе, аның шул бәхет белән дә канәгать булуы та- бигыйлектән беркадәр читләшә кебек. Автор моны Игорьның фәнгә бирелүе, зур галим, медицина профессоры булгач, шәхси тормышны кирәк тапмавы белән акласа, аңлатса бер хәл иде, әмма шуны әйтеп яки күрсәтеп җиткерми ул. Игорьның болай бирелүе отышлы түгел, ул ясалма чыга, ваклана, бер мәзәк кешегә әйләнә. Мәликә мәсьәләсе дә шулайрак хәл ителгән. Аның сөйгән егете сугышта хәбәрсез югалган. Мәликә аны һаман көтә, һаман бер үзе шәхси ялгызлык трагедиясен кичерүне дәвам итә. Бу образ яңалыгы белән дә артык аерылып тормый.
Үз инициативасы булмаган, бары тик югарыдан кушканны гына көтеп ятучы догматик, авыл халкының тормышы белән кызыксынмаган эшлексез колхоз председателе Сөләйман, аның сөяркәсе һәм соңыннан хатыны Маргарэт (Мәрьямбану) кебек тискәре типлар шактый оригиналь, кызыклы һәм үзенчәлекле итеп бирелгәннәр, алар күбесенчә көлкеле сыйфатларда гәүдәләнәләр.
Алынган теманы, вакыйгаларны, образларны автор шул чорга хас авырлыклар, кимчелекләр фонына куеп, кыю гына сурәтли. Әлбәттә, зур чор алыну материалны җыйнак кына итеп, көчле, эзлекле драматизм аша бирүгә комачаулый, пәрдәләр арасындагы озак елларны эченә алган сикерешләр вакыйгаларның өзлексез агышына зыян китерә. Өстәвенә җитди генә башланган һәм матур гына дәвам иткән беренче ике пәрдәдән соң ахырда сентименталь, мелодраматик элементлар килеп кереп, әсәрнең романтик рухын үзгәртә, образ-ларны көчсезләндерә. Бу хәл актерларның уенында да кыенлык тудыра.
Аерым кимчелекләре булуга карамастан, «Туган туфрак» драмасы сугыштан соңгы еллардагы авыл тормышын, авыл кешеләрен үзенчәлекле итеп, бүгенге караштан чыгып беркадәр яңача чагылдыру белән игътибарны җәлеп итә. Ул тамашачыда туган илгә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли торган җитди әсәр буларак сәхнәдә урын ала.
С. Шөкүров бер пәрдәле есәрләрдә дә тирән идея-фикер үткәрә алу сәләтен күрсәтте. Аның Октябрь революциясенең 50
МЛЫГН ук«е белен бер пәрдәле пьвсалар- « Республика халык иҗаты йорты һәм Ланн утлары» журналы үткәргән конкурста «Ана» драмасы иң яхшы әсәр дип га- 5ылды Һем премиягә лаек булды. Бу әсәрде 1937 елларда хаксызга рәнҗетелгән, ззак вакытка хөкем ителгән ананың бүгенге тормышка кайтуы, бер миллионер колхозда председатель булып эшләгән һәм ныл халкын онытып җибәргән улына хаталарын күрсәтүе һәм аңа дөрес юлга юнәлеш бирүе турында сүз бара. Кечкенә кү-лемле булса да, бу драма югары әхлак принципларын ышандырырлык итеп пропа-гандалый, олы җанлылык, кеше турында кайгыртучанлыкиың үрнәген бирә.
Авторның «Тормыш бусагасында» һәм ■Мехәббәт газабы» исемле драмалары бүгенге кон темасына багышланган әсәрләр ретенә керә. Боларда хәзерге заман яшьләренең тормыш-көнкүреше, уй-тойгылары, гадет-әхлаклары, омтылышлары, аларга хас ялгышлыклар сурәтләнә, яшь буынны тербиялоү мәсьәләсе куела.
•Тормыш бусагасында» драмасы 1956 елда языла һәм, Минэәло театрында куелып, берничә сезон уңышлы гына бара. Аны Әтно, Азнакай, Түбән Кама, Башкорт- станның Ишембай һ. б. халык театрлары да күп еллар уйнап килә Бу драма семьяда бала тәрбияләүнең нинди җитди мәсьәлә булуын, дерес тәрбия алмау аркасында ялгыш юлга баскан балаларның нинди һәлакәт алдында торуларын гаять кызыклы һәм кискен конфликт аша беркадәр маҗаралы ситуацияләрдә тасвирлавы белән характерлы, Беркемгә дә сер түгел, яхшы гына тормышлы семьяда үскән балаларның да. иң элек ата-ананың кечкенәдән баланы артык иркәләве, тиешле-тиешсезгә аның кирелегенә, үзсүзлелегенә юл куюы аркасын да бозылып, эгоист булып тәрбияләнүе, соңыннан начар юлга басып, кешелектән чыгу фактлары әлегә очрый. «Тормыш бусагасында» драмасы әнә шундыйларның бер- св турында сейли. Милиция полковнигы Хәйдәроә. бала тәрбияләүдә хатыны Дилбәргә ышанып, Маратның юлдан язуын күрми кала. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аң- пагач, әни коше до. әти дә хаталарын төзәтергә тотыналар, ләкин инде соң була
Үзсүзле, бозык характерлы булып тәрбияләнгән яшүсмер Марат, караклар шайкасына ияреп, кеше үтерүгә барыл җитә, һем үзе дә караклар кулыннан һәлак була.
Әсәрдә аналы-уллы Раушан һем Исмәгыйль, аналы кызлы Зөһрә Һәм Ффдәвос кебек персонажларның да язмышы, ялгышлары, үз-үзләрен тотыш-кыланышлары, үткәне һәм бүгенгесе Дилбәр белән Маратка янәшә куеп, гыйбрәтле итеп тасвирлана.
Әлбәттә, драмада тискәре типларга, кү-ренешләргә урын күбрәк бирелгән, бу әсәрне, шулай әйтергә яраса, тискәре геройлар романтикасы белән сугарылган, дип тә була, ләкин уңай көчләр барыбер җиңеп чыга, җинаятьчеләр фаш ителә, изгелекнең өстенлеге раслана.
Инде «Мәхәббәт газабывна килсәк, бу әсәр лирик драма төренә карый. С. Шакуров башка әсәрләреннән аермалы буларак, монда төп игътибарын геройларның эчке психологиясен, нечкә хисләрен, лирик кичерешләрен тирәнрәк ачуга юнәлтә. Аның иҗатындагы бу үзенчәлекле уңай моментны Минзәлә театрының Казандагы гастрольләре уңае белән язылган мәкаләсендә Б. Гыйззәт тә әйтеп үткән иде'.
Әсәрдә вакыйга Кама буендагы бер шәһәрдә төзү материаллары заводында эшләүче яшьләр турында бара. Ашыгычлык белән бик яшьли өйләнешкән Фазыл һем Сүрия, үзе до сизмәстән алар арасына килеп кергән авып кызы Энҗе образлары үзәк планда бирелә.
Бу драмада С. Шәкүров мәңге искерми торган, һәр заман һәм чор үзенчә хәл ито торган мәхоббот һәм семья мәсьәләләрен хезмәт темасы белән тыгыз бәйләнештә күрсәтергә һәм вакыйгаларны геройларның эчке кичерешләрен тирән ачу аша. бертөрле шигърият белән сурәтләргә омтыла Беркадәр шуңа ирешә дә. Әсәрнең рухына туры килгәнчә, яшьләрнең өйләнү күренешләре башта җиңелчә юмор, көлкегә нигезләнеп. комик пландарак бирелсә, соңга таба инде, геройлар үз ялгышларын аңлый башлагач, вакыйгалар агышы җитдиләнә, эчкә драматизм белән тулылана.
Бу әсәрдәге җәмгыятьтә үз урынын таба башлаган, тормышка ышанычлы гына адым ясаган, әмма шәхси мәсьәләләрдә беркадәр югалып калган, уңышсызлымка очраган яшьләр образлары белән танышкач, түбәндәге нәтиҗә чыга: семья нык булсын эчен иң элек бер-береңне аңлау, теләкләр бердәмлеге, эштә һәм тормыш көнкүрештә фикер, карашлар урганлыгы булырга тиеш икән. Яшь чактагы һәрбер вакытлы 1 Б. Гыйззәт Своеобразие творчества. «Советская Татария» газетасы. 1968 ел. 19 сентябрь.
мавыгу семья кору өчен нигез була алмый. Тормышта сыналган, чын мәхәббәткә ни-гезләнеп корылган семья гына бәхетле була, зур эшләргә рухландыра ала. Уңышсыз семья чын тормыш, зур омтылышлар белән яшәүгә комачаулый.
Әлбәттә, драмада Фазыл, Сүрия һәм Энҗе образларының бирелешендә кайбер уйлап җиткерелмәгән моментлар да калган. Бер яктан, Сүриянең 6—7 ел торган үз ирен үзе теләп Энҗе белән кавыштырырга карар кылуы, икенчедән, Фазыл белән Энҗе бер-берсен бик нык яратып та, бу яратуның ныклыгы тормыш сынаулары белән исбат ителгәч тә, вакыйгаларның агышы шуңа этәргән хәлдә дә Энҗенең Фазылдан китүе канәгатьсезлек тудыра, мәхәббәт белән шаяругарак кайтып кала. Монда автор мәхәббәткә өстенлек бирүдән шикләнгәнме яисә кысыр булса да инде төзелгән семьяны саклап калу бурычын куйганмы, ачыкланып җитми.
Драмада киң күңелле, олы җанлы, яшьләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган Гадилә түти, беркадәр комик төсмерләрдә бирелгән Кәүсәрия һәм Рәкыйп образлары бар, алар кызыклы гына гәүдәләнәләр.
Беренче карашка «Мәхәббәт газабыпнда шәхси-интим мөнәсәбәтләр, тормыш-көнкүреш детальләре өстенлек алган кебек тоелса да, чынында исә бу әсәр алынган теманы киңрәк планда тирәнрәк яктырта, без монда аерым геройларның мәхәббәт романтикасы белән җылытылган бер коллектив тормышын, эшен күрәбез. Геройларның уңышына шатланабыз, уңышсызлыкларына борчылабыз. Шулай булгач, бүгенге тамашачы өчен бу драманың да әһәмияте бар.
С. Шакуров пьесаларын күздән кичергәннән соң, аның иҗатына карата йомгаклап шуны әйтергә мөмкин. Аның әсәрләреннән тормышны, сәхнә таләпләрен яхшы белеп язуы, әдәби теленең дә шактый шома һәм бай булуы сизелеп тора. Ул бигрәк тә ип*, без тарихында эз калдырган зур вакыйга- ларны сурәтләгән әсәрләре белән таный бара. Аның күпчелек драмаларына югарц идеялелек, тирән фикерлелек, заман сулы, шын тоеп эш итү, патриотик хисләрне бирә белү хас. Зур вакыйгаларны ул аерым шәхесләр язмышы аша кызыклы һәм дуд. кынландыргыч итеп яктырта ала. Аның р геройлары, яраткан темалары бар. Жанр мәсьәләләрендә дә ул шактый таләпчән һәм белеп эш итә. Аның әсәрләре күпчелек драма, героик драма яки трагедия жанрына карый. Аның һәр әсәрендә диярлек романтик пафос, көчле лиризм, реалистикһам романтик детальләрнең бергә үрелеп бирелүе күзгә чалына. Боларны геройларның авыр шартларга куелып, кыенлыкларны җиңеп чыгарга омтылуларында да, тормышны яратып, алга карап эш итүләрендә дә. әсәрләрнең җыр, музыка, табигать күренешләре белән бизәлүләрендә һәм башка бик күп детальләрдә дә күрергә була. Романтикам омтылу С. Шакуровның үсеш юлындагы үзенчәлекле бер ягы. Ул драматургия мәсьәләләрендә шактый тирән уйлана, эзләнә. Билгеле, әдәби осталыкның чиге юк. С. Шәкүровка да драматургии осталыгын камилләштерүдә әле куп эшлисе, шомарасы бар. Авторга һәр әсәрендә дә сюжет җыйнаклыгы, композицион бөтенлек. иН әһәмиятле моментларны гына тотып алып тасвирлау, образларның һәрьяклап төгәлләнгән булулары өчен күп эшләргә кирәк. Аңа да хәзерге тормышның күз иярмвс тизлек белән алга баруын, кешеләрнең психологиясе, культурасы үзгәрүен, артистларның да уйнау осталыгы камилләшүен, тамашачының таләбе артуын аңлап эш итәргә кирәк. Татарстанның атказанган культура эшлеклесе С. Шакуров, художник, сүз остасы буларак, үз-үзенә таләпчән- лекне арттырыр, тагын да камилрәк әсәрләр иҗат итәр дип ышанасы килә.