Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘҮҺӘРЛӘР САНДЫГЫ


оңгы елларда татар халык иҗатын өйрәнү өлкәсендә сизелерлек уңышлар яуланды. Моны, барыннан да элек, фольклор әсәрләренең чын фәнни нигезләрдә төзелгән калын-калын җыентыклары дөньяга чыгуы күрсәтеп тора. Әкият, бәет, мәзәк, җыр, мәкаль кебек жанрлар буенча мәйданга килгән шундый хезмәтләр фәнни даирәләрдә дә, киң катлау укучылар тарафыннан да лаеклы рәвештә югары бәяләнделәр.
Ләкин бездә әле шушы вакытка кадәр халык поэзиясенең бик үзенчәлекле төрләреннән берсе булган табышмакларның башка фольклор томнары белән янәшә куярлык җыентыгы төзелгәне юк иде. Ниһаять, күптән түгел мондый җыентык та дөнья күрде. XIII Татар халык иҗатындагы табышмаклар байлыгын шактый тулы гәүдәләндергән бу китапны күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт хәзерләгән. Аның тарафыннан ук «Татар табышмаклары турында» исемле тирән эчтәлекле кереш мәкалә язылган, күп кенә әсәрләргә төрле характердагы фәнни аңлатмалар бирелгән.
Җыентыкка кертелгән табышмакларның саны 4 меңнән артып китә. Бу азмы яки күпме? Мондый бер чагыштыру ясарга мөмкин. Бер-ике ел элек СССР Фәннәр Академиясенең рус әдәбияты институты (Пушкин йорты) тарафыннан чыгарылган «Загадки» җыентыгында биш мен ярым табышмак тупланган иде. Күрәсез, бу җит-ди академик басмадан Нәкый Исәнбәт төзегән җыентык үзенең күләме буенча күпкә калышмый. Алай гына да түгел, төзүче үз кулында җыелган барлык табышмакларның биш мең чамасы булуын әйтә (93 бит). Инде афористик жанр әсәрләрен җыю әкиятләр яки җырлар язып алу кебек үрчемле булмавын да исәпкә кертсәк, бу саннар артында күпме хезмәт, никадәр тырышлык торганлыгын аңлау читен булмас. Китапка кергән әсәрләрнең иң зур күпчелеге Нәкый аганың үзе тарафыннан озак еллар дәвамында халык арасында йөреп бөртекләп җыйналган.
XIII Татар халык табышмаклары. Җыючысы һем төзүчесе Нәкый Исәнбәт. Казан. 1970 ел
Билгеле, татар табышмакларын җыю һәм бастыру белән шөгыльләнүчеләр Исәнбәткә кадәр дә булган. Әле 1842 елда ук Оренбургтагы Неплюев хәрби училищесының татар теле укытучысы Мартиньян Иванов үзенең «Татарская хрестоматия» дәреслегендә, башка төр фольклор әсәрләре белән бергә, 34 табышмак та бастыра. Узган гасырның икенче яртысында Г. Балинт В. Витевский, М. Салихов, Т. Яхин. К. Насыйри, Н. Катанов небек галимнәр һәм мәгърифәтчеләр татар халкының телен, этнографиясен, тарихын өйрәнү яки балалар очен уку китаплары төзү кебек максатларда табышмакларга да мөрәҗәгать итәләр. Егерменче йөз башында исә Г. Арсланов һәм X Бәдигыйның махсус табышмак җыентыклары дөньяга чыга.
Ләкин Исәнбәткә надәр булган бу хезмәтләрдәге табышмаклар сан ягыннан күп түгел һәм еш кына бер-берләрен кабатлыйлар. Әгәр кабатланмый торганнарын гына исәпләсәң, аларның гомуми саны 500 чамасы белән чикләнә. «Исәнбәткә кадәр» дигәндә без әле аның 1941 елда чыккан «Табышмаклар» җыентыгын күздә тотабыз. Анда барысы 1468 табышмак урнаштырылып, шулердан меңгә якыны ул вакытта матбугатта беренче мәртәбә күренгән иде. Инде яңа җыентыгындагыларын кушып исәпләсәк, Н. Исәибәт тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелгән табышмакларның 3 меңнән артып киткәнен күрербез. Бу — галимнең табышмак жанрын өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендәге эшчә«леге- нең беренче әһәмиятле өлеше. Шуңа естег., Н. Исәнбәтнең үз җыентыгына, беренче
С
чиратта, халыкның олы шигъри талантын, аның искиткеч тапкырлыгын, үткенлеген, зиреклеген чагылдырган чын сәнгать әсәрләрен сайлап алырга омтылуын әйтергә кирәк. Безнең халык әкиятләрендә еш очрый торган тылсымлы сандык образы бор. Әкият герое ул сандыкны ачып җибәрсә, аның эче алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асыл ташлар белән туп-тулы булып чыга. Шуның шикелле, «Татар халык табыш-маклары» җыентыгын кулына алган һәр кеше аның эчендә чын халык иҗаты җәүһәрләрен табачак.
Табышмакларны китап рәвешендә укучыларга тәкъдим иткәнгә кадәр, аларны билгеле бер тәртип-системага салырга кирәк. Моның берничә төрле ысулы бар. Шулардай киң катлау укучылара исәпләнгән җыентык эчен иң кулае, һичшиксез, тематик яктан төркемләү. Н. Исәнбәт шулай эшләгән дә. Табышмакларны ул «Табигать дөньясы һәм аны эшкәртү», «Кеше, аның әгъзалары: ой-йорт тоту; кием-салым, са-выт-саба; аш-су; аларны әзерләү», «Ил-көн итү; белом-һөнәр; юл-сәфор; алыш-бирош; төл-музыка; уку-язу; һөнәр-техника; сугыш кораллары». «Дингә, руханиларга бой- лонешлеләр һәм төрлеләр» дип исемләнгән дүрт бүлеккә аерып чыга. Бу бүлекләр үз эчләрендә ваграк төркемнәргә аерылалар һ. б. Шушы рәвешчә җентекләп ясалган классификация татар табышмакларының тематик байлыгын күз алдына тулы хәлдә китереп бастыра. Икенче яктан, укучы үзен кызыксындырган әйбер турындагы табышмакны меңләгән әсәр арасыннан җиңел генә эзләп таба ала.
Дөрес. Н. Исәнбәт үз җыентыгында, тематик ысулдан читкә чыгып, «Борынгы табышмаклар» дигән бүлек тә бире. Аңлашылганча, ул анда теге яки бу билгеләре буенча шактый борынгы заманнарныкы дип исәпләргә момиин булган әсәрләрне туплый. Мондый бүләкнең фәнни әһәмияте искиткәч зур. Бор яктан, ул жанрның үз тарихын, аның электоге иҗтимагый ролен һем сәнгатьче үзенчәлекләрен, икенче яктай, халыкның борынгы тормыш-конкүре- шеи, гореф-гадәтләрен, йола-ысулларын ейронү эчен җитди чыганак булып тора.
Табышмаклар тематика һем эчтәлек ягыннан гына түгел, бәлки тезелешләре, формалары буенча да терлергә бүленәләр. Татар фольклористикасында, гадәттә, дүрт тор күрсәтелә иде: метафорик табышмаклар. сорау табышмаклар, арифметик табышмаклар һем әкият табышмаклар.
Н. Исәнбәт бу классификациягә кайбер әһәмиятле өстәмәләр, төгәллекләр кертә. Мәсәлән, ул татар халык иҗатында да «әйтешле табышмаклар» булганын күрсәтә һәм аларның кызыклы гына үрнәкләрен китерә. Сорау өлеше дә. җавабы да тезмә рәвештә иҗат ителеп, көй-ләп башкарыла торган мондый әсәрләр бо-рынгы заман төрки поэзиясендә бик еш очраган. «Мондый тоткарсыз рәвештә җыр чыгарып әйтүче илһами (импровизатор) шагыйрьләр урта йөзләрдә Идел — Жаекта күп булганнар. Алар арасында шигырь әйтешү, ярыш уздыру йолалары булган. Бу ярышта тезмә табышмаклар әйтеп каршы якны гаҗиз итүләр дә аз булмаган», — дип яза галим (67 бит). Бу факт татар табышмакларының тарихын һәм үсү юлын ачыклауда зур әһәмияткә ия.
Гадәттә «сорау табышмаклар» исеме ас-тында йөртелүче әсәрләрне Н. Исәнбәт •Башваткыч җорлык белән сорау һәм аңа тапкыр җаваплар», «Туганлыкны төпчүләр», «Тоек (каламбур), сүз уйнату, шарадалар» кебек ваграк төрләргә аера. «Әкият табышмаклар» белән бергә, үзенең җыентыгында ул «мәзәк табышмаклар» да китерә, һич арттырусыз әйтергә мөмкин: татар табышмакларына эчтәлек-тематмка ягыннан һәм шулай ук төзелешләренә карап шундый төпле фәнни классификация ясавы белән Н. Исәнбәт безнең фольклористикабызның кон тәртибендә торган мөһим бер эшне башкарып чыккан.
Халык иҗаты әсәрләрен фәнни җыентыклар итеп бастыруның кайбер мәҗбүри (һем. әйтергә кирәк, безнең татар фольклористикасы тарафыннан да шактый үзләштерелгән) принциплары бар. Җөмләдән берсе — текстларга искермә-аңлатмалар бирү. Н Исәнбәтнең моңа кадәр дәнья күргән җыентыклары да бу яктан үрнәк булырлык дәрәҗәдә аерылып торалар иде. Шушы күркәм сыйфат «Татар халык табышмаклары» өчен дә хас. Андагы күп кенә әсәрләргә киң эрудицияле галим тарафыннан бирелгән аңлатмалар җыентыкның һәм фәнни, һәм практик әһәмиятен нык арттыралар.
Аңлатмалар үзләре берничә терле характерда Беренче чиратта. Н. Исәнбәт табышмакларның кайда язып алынуларын күрсәтә, укучыларны аларның «географиясе» белән таныштыра. Аерым әсәрләрне ул борынгы кулъязмалардан яки басма китаплардан эзләп тапкан. Андыйларга бирелгән искәрмәләр аеруча кытыклы һәм әһәмиятле. Әйтик, бүген дә телде йери торган «Үэе кея, үзгәләрне яктырта» (Чырак). «Үзгә
ләрне ертәр, үзе ялангач калыр» (Энә) кебек табышмаклар 1310 елда Алтын Урдада язылган «Рәбгузипдә дә теркәлеп калганнар икән.
Н. Исәнбәт табышмакларның бер ишелә- рен М. Иванов, Г. Балинт, М. Салихов, К. Насыйри, Т. Яхин, Г. Арсланов, X. Бәди- гый кебек авторларның хезмәтләреннән дә алган булуын искәртә бара. Тик шунсын да әйтик, аерым урыннарда ул бу принципны сакламый. Җыентыкта укучыларга матбугат аша әле электән үк таныш булган табышмакларның шул басма чыганаклары искә алынмау очраклары да күренгә- ли. Суз дә юк, ул әсәрләр төзүченең үз җыйналмасында да бардыр. Әмма, фәнни объективлык өчен, аларның беренче чыга-накларын да күрсәтү кирәк иде.
Җыентыктагы байтак табышмакларның башка халыклар, бигрәк тә төрки халыклар иҗатындагы параллельләре китерелгән. Фольклор әсәрләрен, аеруча аларның борынгы төрләрен шушы рәвешчә чагыштыру, һичшиксез, Н. Исәнбәтнең үз сүзләре белән әйтсәк, «төрки халыкларның тел һәм авыз иҗатлары үсешендә үзара тарихи һәм мәдәни тыгыз мөнәсәбәтләре, бер-берсенә алмаш тәэсир итешүләре хакында сүз алып барырга» мөмкинлек тудыра
Табышмак — халык иҗатының бик борынгы төрләреннән берсе. Фактик материаллар күрсәткәнчә. жанрның эчтәлеге элек-электән үк халыкның тормыш-көнкүреше. төгәлрәк әйткәндә, шул көнкүрештәге конкрет әйберләр: йорт-җир, кием-салым, аш-су һ> б , шулай ук халыкның борынгы ышанулары, йолалары, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләнештә булган. Табигый ки, заманалар үткән саен элекке ышанулар акрынлап онытылган, иске көнкүреш әйберләре кулланылыштан чыга барган. Әмма алар белән бәйләнгән борынгы табышмак-ларның кайберләре, чын камиллеккә ирешкән сәнгать әсәрләре буларак, безнең көннәргә килеп җитә алганнар. Аерым әсәрләрнең хәзергәчә сакланып калуларына борынгы язма чыганаклар да ярдәм иткән. Әлбәттә, бу әүвәлге заман табышмаклары еш кына бүгенге укучы өчен аңлашылып та бетмиләр. Мондый очракларда Н. Исәнбәт үзенең укучылары кулына барлык серләргә үтеп керә ала торган хик/ләтле ачкыч тоттыра. Ул биргән аңлатмаларның тирәнлегенә, илһами бер хыял белән ере- телгән булуына сокланмыйча мөмкин түгел.
Бохараның былбылы. Багы Ирәмнең геле.
Ай-Һай аның йормеше, Таш капкага кермеше.
Дөресен әйтик, «былбыл», «гөл» кебек шигъриятле сүзләрдән торган шушы табыш-макта сүз... тычкан хакында барадыр дип без башыбызга да китерә алмас идек. Инде җавапны китаптан карап белгән тәкьдирдв дә. бу «идән асты кошының» ни өчен шундый гүзәл һәм көяз зат итеп сурәтләнүенең серенә төшенмәс идек. Ләкин безгә китап битенә карап авыз ачып утырырга туры килми. Чөнки табышмакның астында ук аңа аңлатма бирелгән «Гарәпләрнең исламга кадәрге борынгы легендалары буенча, Гарәбстанда кадим заманнарда Шәддад бине Гад дигән бер бик бай патша булган. Янәсе, ул теге дөньяда оҗмах булыр дигәнгә каршы аны бу дөньяда төземәкче булган. Ирәм багы дигән искиткеч бакчалар, гаҗәеп сарайлар, энҗе-мәрҗәннар белән тулы зиннәтле шәһәр салдырып, аны тышкы дөньядан беркем дә үтеп кермәслек бик калын биек таш коймалар, муен капкалар белән уратып алдырган. Ләкин Шәддад җәннәте дигән бу бәхетлеләр шәһәренә, астан җирне казып, тычканнар үтеп кергәннәр һәм, бик тиз арада бихисап үрчеп, шәһәрнең бар зиннәтен кимереп, диварларны екканнар, имеш. Тычкан турындагы бу татар табышмагының нәкъ шул борынгы легенда аша тычканны шигъри тасвирлавы белән халык теленә кереп саклануы кызыклы», — дип яза Исәнбәт үзенең бу аңлатмасында (494 бит).
Менә йолдызлар турында «Без, без, без идек, без унике кыз идек...» дип башланган мәгълүм табышмак. Ул «Кап та коп» уенында такмак буларак та әйтелә. Аны, беренче карашка, шаян, йөгерек сүзләр тезмәсе дип кенә кабул итәргә мөмкин. Әмма, тирәнгәрәк китеп карасаң, монда да бер хикмәт бар икән. Безнең халыкта борында күктә унике татар кызы 12 йолдыз булып мәңге яшәүгә ирешкәннәр, дигән ышану булган.
Озынгарак китсә дә, тагын бер мисал: «Ишек артында алтын таяк». Җавабы «кияү» диелгән. Ярый, кияү «алтын таяк» дип сурәтләүгә лаек та булсын ди. Ләкин ни өчен ул ишек артында! Чөнки элек кыз катына килгән кияүне юри, күрмәгәнгә салышып. тышта тоту йоласы яшәгән. Шушы юл белән кияүнең үпкәчәнлеген бетерергә, аны сабырлыкка өйрәтергә теләгәннәр.
Әлегә кадәр без «Татар халык табышмаклары» авторының җыючы һәм төзүче буларак башкарган эшләрен күздән кичердек.
Болардаи тыш, алда ейтиәнәбезчә. хезмәт- нлң шактый күләмле теоретик өлеше дә бар. Җыентыкка бирелгән кереш мәкаләсендә Н. Исәнбәт жанрның тарихын һәм теориясен ачыклаучы җитди проблемалар куя, табышмакларның килеп чыгуын, аларның үсешен, җәмгыять тормышындагы ролен, тематикасын һәм эчтәлеген, шигъри үзенчәлекләрен җентекләп тикшерә. Ул шулай ук табышмаклар белән язма әдәбиятның үзара йогынтысы, аларның халыктан халыкка күчүчәнлекләре, башка фольклор терләре белән бәйләнеше кебек мәсьәләләргә дә туктала.
Табышмакларның килеп чыгуын, аларның борынгы функциясен ачыклаганда галим, тарихи материаллар булмауга карамастан, үзенең фикерләрен, фараз кылуларын мөмкин кадәр дәлилле итәргә омтыла. Кечле микроскоп астына куеп карагандай, жанрның «йомак» дигән элекке атамасында гына да әллә никадәр мәгънә, хикмет эзләп таба. Татар телендә йом та-мырыннан йомша, йомшарту, йомыш сүзләре бар. Йомыш кушу — эш кушу, кушыл эшләтү. Шуннан ясалган йом. йомша сүзләре бик борынгы им-том, ырым итүче шаманнарның табигатькә тәэсир итү, андагы «иякләрне буйсындыру, йомшарту, йомышка кушу процессындагы ырым, сихер. магия дигәнне аңлаткан. Жанрның «йомак» дигән исеме әнә шул йом тамырыннан килеп чыккан, дип гөман кыла Н. Исәнбәт (10 бит).
Әлбәттә, ул борынгы «йомак»ны бүгенге табышмаклар белән тәңгәл итеп күз алдына китерергә ярамый. Бу йомак (яки «юмак») башта «ырым-тылсым, мифик риваятьләр һәм аларның ритмик башкарылышы белән бергә катнаш, иң борынгы синкретизм хәлендә булган» (12 бит). Шаманизм заманнары үткәннән соң «халык иҗатындагы борынгы синкретизм таркалган, юмакның ырымы ырымга, җыры җырга, әкияте әкияткә бүленгән кебеи. та-бышмак аннан бүленеп «башка чыккан» (20 бит).
Татар табышмакларының килеп чыгуы һем борынгы җәмгыятьтәге роле турындагы бу карашлар безнең фольклористикада бөтенләй диярлек тикшерелмәгән гаять катлаулы проблеманы чишү юлында җитди адым дип бәяләнергә лаеклы. Ләкин шуның белен бергә без Н. Исәнбәт мәкаләсендәге бер момент белән бөтенләй үк килешеп бетмәс идек. Масьеле түбәндәгедән гыйбарәт Совет фольклористика-сында «табышмак жанрының башлангычы элекке яшерен тел яки табу сүзләр белән бәйләнгән» дигән гипотеза яшәп килә. Нәкый ага бу гипотезаны тулысынча кире кага.
Фәнни әдәбиятта табу сүзләр исеме белән теге яки бу шартларда әйтергә ярамый дип санала торган сүзләрне атыйлар. Алар иҗтимагый үсешнең түбән баскычында торучы кабилә телләрендә аеруча күп очрый.
Борынгы җәмгыять тормышында җитди роль уйнагач бу күренешнең нигезендә дә нәкъ Н. Исәнбәт телгә алып үткән мифологик ышанулар, табигатьне җанлы итеп тану (анимизм) ята. Аерым күренешләрне һәм әйберләрне үз исемнәре белән әйтүне тыю. аларны алмаш исемнәр белән атап йертү шулай ук электә сүзнең сихер, тылсым көченә ышануга бәйләнгән була. Мондый алмаш исемнәр кеше өчен хәвефле затны сүз ярдәмендә юашландыру, за- рарсыэландыру максатын күздә тотып сайланалар. Әйтик, еланга «камчы» дигән алмаш исеме белән эндәшсәң, имеш, ул камчы шикелле тыныч кына ятарга тиеш икән. Үз вакытында халык мондый ышануларга зур әһәмият биргән, аларны хәтта кагыйдә тесеида афористик формага да салган. (Мәсәлән. «Жыпан дисаң жылата, камчы дисен тик ята», «Жылан дисең җылышып кило, корт дисәң корый» һ, б)
Билгеле, табышмак жанрының генезисын яшерен телге бәйләүне артык туры сызыклы итеп аңларга кирәкми. Тел хикмәт алар арасында кайбер уртаклыклар, охшашлыклар булуда. Яшерен тел до табышмак та әйберне үз исеме белен атамыйча, аны алмаштыралар. кагыйдә буларак, аның сурәтен ясыйлар Бу сурәт ясау һәр икесендә дә бер үк чаралар ярдәмендә эшләнә. Шуның өстене, яшерен тел болей табышмакның функцияләрендә эур якынлык бар. Бу соңгысы Н. Исәнбәтнең үз мәкаләсендә дә раслап үтелә.
•Тагын да борынга китсәк, тол яшерү анда күброк ыру-кабилоләрнең үзара ме- нәсәбәт тотышу, ил-яу булышу ларында бер- берсеноң «кылын тартып карау» ечеи практик чара итеп йертелгеи Феодаллык һем соңгы дәверләргә килсәк, тел яшеру айда үзара илче-яучы йөртүләрле дипломатия һәм шымчылыкта, хәрби эшләрдә иҗтимагый йомыш үти һем сәяси роль уймый» (21 бит)
•Әкиятләрдә Һәм кайбер сәхнә егәрләрендә без табышмакларның элек г-атша | сарайларында илчеләр яки халык әекиляе- j
ре авызыннан әйтелүен еш күрәбез. Алар дәүләтләр арасында килешү яки сугышу алдыннан бер-берсенең чамасын белү — җәясен тартып карау, сынашу, чүмәкләшу кебек хәлиткеч урыннарда әйтелә итеп күрсәтеләләр. Менә шуннан табышмаклар, ның дәүләт-идарә эшләрендә сәяси роле дә була башлавы аңлашыла» (29 бит).
Бу өзекләр, берсе яшерен тел, икенчесе табышмак турында сөйләсәләр дә. бердәй эчтәлекле булу гына түгел, бәлки бер үк сүзләрдән һәм әйләнмәләрдән торалар диярлек.
Җыйнап әйткәндә, табышмакларның ге-незисы бик катлаулы проблема. Аңа ту- рыдан-туры кагылучы фактик материаллар булмау сәбәпле, монда аике икең дүрт» шикелле бәхәссез хакыйкатьләр белән эш итәргә туры килми. Тик шунысы ачык: бу жанр борынгы анимизм дәверләрендә үк барлыкка килеп, кешенең табигать белән көрәшендә серле, тылсымлы бер чара сыйфатында файдаланылган. Безгә калса, яшерен телдәге шартлы атамалар белән Нәкый ага телгә ала торган сихри сүзләр арасында кытай стенасы юк шикелле. Әлбәттә, аның гипотезасы бөтенлеге, эзлеклелеге, фәнни зирәклеге һәм мөмкин булган дәрәҗәдәге дәлиллелеге ягыннан моңа кадәр гомуми төстәрәк әйтелә килгән карашлардан күп өстен тора. Галимнең халык иҗатындагы иң борынгы синкретизмны гәүдәләндерүче йомак турындагы фикерләре кызыклы гына фәнни табыш булырга охшый.
Мәҗүсилек заманнары узып, элекке йомак составыннан аерылып чыкканнан соң, табышмак мөстәкыйль жанр буларак үсә башлый. Табигый ки, аның баштагы ырым- чылык-сихерчелек әһәмияте акрынлап юкка чыга. Ләкин ул әле шунда ук хәзердәге кебек күңел ачу, юаныч чарасы булып китми. Бу ике арада жанр тарихының чичәнлек сәнгате белән бәйләнгән бик кызыклы бер сәхифәсе бар. Н. Исәнбәт мәкаләсе безгә бу сәхифә белән якыннанрак танышу мөмкинлеге ача.
Патшалык-дәүләтләр оеша башлагач, табышмак «борынгы культ әйбере булудан бигрәк хикмәт ачкычы итеп тә карала башлый... Элек ул мәҗүси руханилар, ырымчы шаманнар репертуары булса, хәзер аны ил-көн сүзе, җәмәгать фикере, аның тормыш репертуары итү башлана- Шул замен, нардан алып аны чыгарып әйтүгә шаман- нар түгел, бәлки халык шагыйрьләре, җи- ручы (җырау)лар, чичәннәр һәм соңра» күчмә халыкларда акыннар катнашалар» (29—30 битләР).
Табышмак шулай хикмәтле әйбер итеп каралгач, аны әйтеп кешенең акылын, тормыш тәҗрибәсен сынау үзенә күрә бер йола булып әверелә. Табышмак әйтешү белән бәйле йолалар турында суз алып барганда, Н. Исәнбәт гаҗәп кызыклы, әлеге безнең фольклористикада мәгълүм булмаган бер факт хакында хәбәр итә. Башка кайбер халыклардагы кебек, элеккерәк заманда бездә дә авылларда табышмак әйтү өчен үзенә махсус мәҗлесләр уздыру йоласы булган. Ул Болгар—Казанда ел башы дип саналган нәүрүз (март) аенда май чабу' вакытларында, нардуган кичәләренең берсендә ясалган. Табышмакны гадәттә олы кешеләр әйтеп, яшьләр чишә булганнар. Җавапны табуда кыенсынган очракларда йола буенча кайбер юнәлткеч сораулар бирергә рөхсәт ителгән. («Нәрсә затыннан?», «Нәрсә җенесеннән?» һ. б.)
Өлкәннәр тарафыннан яшьләрне шушы рәвештә табышмак ярдәмендә сынау-өйре- тү кайчандыр жанрның җитди тәрбияви роль уйнавын тагын бер кат раслый.
Кыска гына рецензиядә без Н. Исәнбәт хезмәтендә күтәрелгән проблемаларның барсына да аерым-аерым туктала алмадык. Кереш мәкалә, фәнни тирәнлеге өстене, бик җанлы тел белән, мавыктыргыч итеп язылган. Китапны кулына алган һәр кеше аны үзе зур кызыксыну һәм кәнәгатьланү белән укыр дип уйлыйбыз.
Инде барлык сөйләгәннәргә бер гена җөмлә белән йомгак ясап куйыйк. Үзенең бу хезмәте белән Нәкый Исәнбәт халык иҗатының төп жанрларыннан берсе булган табышмакларны җыю, бастыру һәм фәнни яктан өйрәнү эшен яңа бер баскычка күтәрде.
ХУҖИ МӘХМҮТОВ.
1 Май чабу — элекке Болгар — Казан календаренча, ел башы марттан башланып, аның хөрмәтенә чаналарга төялеп, нәүрүз әйтеп чапканнар... Русларда бу — масленица дип атала. (Н. Исәнбәт искәрмәсе.)