Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘГЪРИФӘТ УРЫНЫ


лосипедыннан төшеп, стенага сөяп куйды да, чәйханәгә кереп, сәке кырыена утырды Чәйханәче, егетнең сораганын да көтмәстән. алдына1 чәйнек китереп куйды.
Егет сумкасыннан төенчек чыгарды, аны чиште—төенчегендә майда пешкән күмәч белән бераз конфет бар икән. Пыялага чәй агызып, күмәчен тешләп алды, конфет капты. Каршы як стенадагы плакатларны ка- рый-карый, чәйнәргә кереште. -
Бер плакатта эчпошыргыч бер җитдилек белән терлекләрне ясалма рәвештә аталандыру турында сөйләнелә, икенче плакат санаторий яки ял йортына бару өчен акчаны саклык кассасына сала барырга өнди, өченчесендә ДТ-54 тракторының төзелеше аңлатылган. Дүртенчесен!] коточкыч бер чебен сурәте ясалып, астына: «Чебеннәрне үтерегез’» — дип язып куелган. Бер плакат «Трахома» дип аталган. Шунда кызарып, яшьләнеп торган күз сурәте төшерелгән, схема рәвешендә бу авыру
нда чәйханәчедән башка бер җан әсәре юк. Чәчәкле палас җәйгән киң таш сәкеләр күңелсез булып тик торалар. Кызыл комач җәймәсе укып беткән чатан өстәлдә бер өем китап белән газеталар ята. Стеналарга төрле-төрле плакатлар эленгән. ,
Яшь кенә бер дәһкан егет чәйханә янында ве
ның стадияләре күрсәтелгән.
Егет, кулына күмәч белән пыяланы тоткан килеш, ашавыннан туктап калды. Карашып икенче як стенага күчерде. Анда «Җирле ашламалар— мул уңышның нигезе». «Дизентерия — йогышлы авыру» дигән плакатларны күрде Пыяласындагы чәен идәнгә түкте, төенчеген якадан төйнәп, сумкасына салды да. өстәлгә акча ташлап, чәйханәдән чыгып китте.
Анда тагын җан әсәре калмады.