ХӨРЛЕККӘ ӨНДӘҮЧЕ МОҢНАР
оек Ватан сугышы тәмамлангач, татар халкының сугыш чорындагы фольклорын җыю, өйрәнү эше белон шөгыльләнергә туры килде. Бу өлкәдә элек эшләнгән эшләр дә, элек җыелган әсәрләр дә байтак иде. Яңа экспе- дициялор яңа материаллар табарга ярдәм итте. Тупланган шйгъри байлыкны бергә кушкач, калын гына бер китаплык хәзинә җыелды. Аның бер олеше 1961 елда “Халык Һәм җыр» дигән хезмәттә басылып чыкты. Ул китап чыкканнан соң да экспедицияләр оештырыла торды, сугыш чоры фольклорына караган поэтик хәзинә һаман тулы-лана, байый барды.
Мин шул хәзинәдәге сәхифәләр белән кабат танышам, унлаган экспедицияләрне күз алдыннан уткәрәм. Гадәти бер күренеш искә тешә. Кайсы гына авылга барсаң да, кайсы гына йортка керсәң дә, стенага эленгән фоторәсемнәргә күз ташлыйсың. Рәсемдер арасында кара кайма белән уратып алганнары да аз түгел. Ватан очен һәлак булган батырлар алар. Берәүләрнең улы, берәүләрнең кияве, берәүләрнең сөйгән егете. Сугыш чорындагы хәлләрне телгә алып, тегесен-бусын сөйләшкәч, сүзне шул еллардагы җырларга, бәетләргә, хатларга күчерәсең.
Сойлошэ торгач, яшел сандыклар ачыла. Сандык төбеннән инде саргая башлаган солдат хатлары, дәфтәрләр килеп чыга. Әмма хәзинәнең иң күркәм өлеше халыкның күңел сандыгында. Моннан ничә йөз ел әүвәл булган вакыйгаларның шигъри авазын да, бүгенге көннәр аһәңен дә үзенә җыйган тылсымлы бер сандык ул. Шигърият һәм музыка белон, сурәтле фикерләр һәм милли кәйләр белән тулган шул сандыкның кадерле бер почмагында данлы, газаплы Ватан сугышы чорына караган әсәрләр дә саклана.
Боек Ватан сугышы елдан-ел тарихның түренәрэк күчә бара, әмма ул легендага әйләнерлек ерак заман түгел әле. Сугыш еллары һаман-һаман искә төшеп тора. Язучы- лар язган әсәрләр битеннән, сәхнәдән, экраннардан шул елларны искә төшергән образлар, геройлар белән очрашабыз. Композиторлар, шагыйрьләр язган яңа җырларның да бер олеше күңелне шул елларга алып китә. Авылларда, шәһәрләрдә сугыш чоры корбаннарына багышлап куелган һәйкәлләргә, шул һәйкәлләр яныида кабынган мәңгелек утларга карап тын калабыз. Күңелне үткән еллар кабат тетротә кабат моңга күмә. Өйо, дөнья әле дә тыныч түгел. Вьетнамда кан ага, Израиль гарәп илләренә каршы «угыш хәрәкәтләрен дәвам иттерә, төрле төстәге реваншистлар яңа сугышка өндәп ут белон кизәнәләр. Шундый бер заманда халык күңеле ничек тыныч булсын да, ничек Үткен сугыш еллары тиз генә онытылсын соң?
Хәзер татар халкы арасында Ватан сугышы турында яңа поэтик осәрлор, әйтик, бәетләр, җырлар тумый, күрәсең, һәрхәлдә, аларның очраганнары юк. Ләкин шул чорда иҗат ителгән әсәрләрнең бер елеше әле дә яши яңа булып, заманга аваздаш булып яңгырый. Болар — сугыштан кайта алмый калган батыр егетләрне юксыну җыр- осры, искә алу бәетләре.
Б
Күптән түгел Шөгердән хат алдым. Аны пенсионерка Хәлимә апа Мияссероц, Ишбулдина язган. Хатына өстәп ул бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр җибәргән. 4, әйберләрне төрле дәфтәрләрдән күчердем. Сугыш вакытында чыккан бупсапвр л алар онытылмыйлар, телдән телгә, кулдан кулга йөри бирәләр. Олы яшьтәге кызлар аларны җыелышып кич утырганда, табын ашларында әйтәләр»,—дип яза Хвямв апа. Ул җибәргән бәетләрнең берсе «Батыр егет бәете» дип атала. Таныш бәет. Соңгы мәртәбә ул X. Ярминең «Бәетләр» китабында басылган иде *. Китаптагы варим 1945 елгы фольклор экспедициясе вакытында табылган. Аларны чагыштырып карагач, хат белән килгән текстның шомарган, чарланган булуы күзгә ташлана. Халык бик яхшы, бик зирәк редактор ул. Китаптагы бәетнең өч строфасы озын, өчесе кыска шигырь үлчәмендә иде. Ә хат текстында алар һәммәсе дә озын шигырь үлчәменә күчкәннәр, бер көй белән әйтү өчен яраклашканнар. Строфаларның ничек итеп халыкчан гадиое*- кә таба камилләшүен күрсәтер өчен, бер генә мисал китерик: Китапта Хат вариантында Әнкәй, бәгърем, инде мин юк, Көтмә инде, әнкәй, ярам авыр. Хатлар бармас синең улыңнан, Хатлар килмәс газиз улыңнан. Яшь гомерем мннем сүндерелде Минем яшь гомерем иртә өзелде Немец фашистлары кулыннан. Немец фашистлары кулыннан.
Халык теленә күчеп көй белән яши башлагач, бәет лирик җырларга якынайтм. Соңгы вариант үзенең ритмик яңгырашы, рифмалары, сүзләр сайланышы ягыннан халыкның озын көйләр белән яшәүче җырларын хәтерләтә.
«Батыр егет бәете» ни өчен бүген дә телләрдән, дәфтәрләрдән төшми соң! Чөнки аның үзәгендә туган иле өчен үлгән батыр ир-егетнең үлемсезлеге, аларны көрәш*» рухландырган идеалларның мәңге яшәү мотивы ята. Бу мотив халык поэзиясендә дә, профессиональ поэзиядә дә гәүдәләнеп килгән югары фәлсәфи мотивларның берсе. Искә алган бәет герое үзенең хак эш өчен, ил азатлыгы өчен үлүен белә, яшь гомерен өзгән дошманнардан уч алырга чакыра.
Чәчәк кебек яшь гомрем өзелә.
Фашист җитте минем башыма, «Хак эш өчен үлде» диеп языгыз Өстемдәге кабер ташына.
Хак эш өчен үлгән ил сакчыларының якты образы халык күңеленә, халык хәтеренә тирән булып уелган. Моны раслаган мисаллар берәү генә түгел, күбәү. Тол калган аналар исеменнән чыгарылган җырлар, бәетләр бар. Шуларның берсенә, әле узгаи ее гына язып алынган бәеткә, тукталып үтәсе килә. «Тол солдатка бәете» дип исем куин каннар аңа. Бәет шул солдатка күңелен биләгән катлаулы кичерешләрне сурәтяс «Гөрләп кенә тормыш корган чакта» аның сөйгән ире сугышка китә һәм «ип өчен башын сала». «Үзәк өзгеч кара хәбәр» белән хатын һич тә килешергә теләми, иренең кайтуын көтә, сугыш басылганны көтә. Кечкенә балалар да әтиләрен көтәләр. Ти* солдат кайтмый. Кичерешләр үсә, куера. Солдат хатыны «гомерлекңә юлдаш итеп» сайлаган иренең батырларча үлемен туган ил азатлыгы өчен зарури һәм котылгысыз бер трагедия итеп аңлый. Бәетнең соңгы юллары сугышка, үлемгә ачы нәфрәт булып яңгырый:
Кычкырыгыз: «сугыш булмасын» дип, Ишетелсен дөнья йөзенә,
Колак салсын һәркем без толпарнын Җылый-җылый әйткән сүзенә.
Сугыш чорындагы тыл фольклорының төп геройлары — татар хатын-кызларЫ днп әйтсәк, хата булмас, Алар йөрәгендә шыткан җырлар, алар телендә туган бәетләр үзләренең самимилеге, ихласлыгы, шигъри гүзәллеге белән безне бүген дә дулкынландыра. Ул әсәрләргә нечкә, саф лиризм хас. Әмма бу лирика чын мәгънәсендәге патриотик лирика, гражданлык хисләре белән сугарылган лирика.
■ Бәетләр. Төзүчесе X. Ярми. Казан. 1960 ел. 332 бит.
I АДМ POU ф ХӨРЛЕККӘ ӨНДӘҮЧЕ МОҢНАР ф
ЧГлГГТЯЭхәЬбәт үстерә торган, ата-ананы кадерләү аларны сагыну җырлар сайлана. Аларга шаян җырлар кыстырыла һәм саклык белән генә нәфрәт көчәйтә торган җырлар, шигырьләр бирелә».— дип яза Р. Хисаметдмнд,! Репертуарда Җәлил, Г. Курмашның патриотик шигырьләре, җырларына зур урын бире, лә. Алар тирә-якта үлем биеп торган лагерьларда, крепостьларда телдән телгә күңелдән күңелгә, дәфтәрдән дәфтәргә күчеп йөриләр, әсирләрдә өмет җылысы, көрәш рухы уятып яшиләр. Җәлил көрәштәшләреннән берсе Гариф Фәхретдине» әсирләр арасында таралган җырларның, шигырьләрнең «штыкка тиң булуын үз күМа белән күрдем»,— дип искә ала -. «Йолдызлар шаһи»» әсәренде әйтеп үткән капелланың Демблин лагеренда концерт бирүен тасвирлаган юллар бар. «Артистлар» әенрлар алдында татар халкының һәм композиторларының «Сәлам хат», «Сагыну», «Хуш, ны- лым» кебек җырларын башкаралар. Ул җырларны әсирләр йотлыгып тыңлый. Щыр «Туган якларны, аның җылы сулышын, газиз туганнарны, сөйгән ярларны күз алдына китереп бастырды. Барлык күргән җәһәннәм газаплары вакытлыча онытылды»,—дип яза автор.
Әдәби-музыкаль капелла тарафыннан эшләнгән эш үзенең асылы белән изге, ченИи аның нигезендә олы, якты идея яткан. Җәлил һәм аның дуслары меңләгән әсирләр» күңел төшенкелегеннән саклап, аларның туган илгә, халыкка булган мәхәббәт хисләрен, фашист ерткычларына ачы нәфрәтен сүндермичә яшәтергә тырышканнар һәм бу тырышлык бушка китмәгән.
Мәгълүм булганча, фашистлар хәрби әсирләрне ачтан тилмертү, кыйнау, юк кына нәрсәдән гаеп табып атып үтерү яисә ерач тылга җибәреп немецлар хуҗалыгында ялчы, батрак итеп эшләтү белән генә чикләнмиләр. Гитлерчылар төрле куркытулар, ялган вәгъдәләр юлы белән аерым милләт әсирләреннән легионнар төзеп, аларны үз туган илләренә — Советлар иленә сугышка җибәрү кебек мәкерле план да корганнар. Бу мәкерле чара гитлерчыларның җинаятьчел йөзен фаш итә. аларның хәрби әсарлар турындагы халыкара конвенцияләргә төкереп каравын күрсәтә. Әмма милли легионнар фашистлар көткән нәтиҗәне бирми. Алар бер-бер артлы таркалалар. Гитлерчы фашистлар «Идел-Урал» легионы кешеләрен «иң ышанычсыз» дип тапканнар һәм 1943 елда Идел татарларыннан торган батальоннарны коралсызландырырга приказ биргәннәр’. Монда Җәлил оешмасының яшерен эшчәнлеге никадәр зур роль уйнавын аңлавы авыр түгел. Ә бу эштә Җәлил төп терәк итеп әдәби-музыкаль капелланы, андагы кешеләр-нең фидакарь хезмәтен, димәк, әсирләр арасында таратылган листовкаларны, куелган концертларны, шул чакта яңгыраган шигырь һәм җырларны да санаган. Бу инде әсирләр арасында яшәгән поэзиянең һәм музыканың, шул исәптән фольклорның көрәш һәм тәрбия коралы дәрәҗәсенә күтәрелүен раслаган бер факт.
Фашистлар кул астында хисапсыз күл михнәтләр татыган татар әсәрләренең фольклорын искә алган капелла репертуарындагы әсәрләр белән генә чикләп булмый, әлбәттә. Капеллада катнашмаган һәм хәтта аның концертларын тыңлый да алмагви әсирләрнең поэтик иҗаты да булган. Әсирләрнең бер өлеше яннарында яшерен гена куен дәфтәрләре, блокнотлар йөрткәннәр. Борынгыдан килгән гадәт буенча (язма рәвештә иҗат ителгән иске солдат бәетләрен искә тешерик) алар үз дәфтәрлвренв җырлар язганнар, язмышларына багышлап бәетләр, шигырьләр чыгарганнар. Шундый дәфтәрләрнең икесен миңа узган ел Рафаэль Мостафин тапшырган иде. Аңа бу дәфтәрләрне, Җәлил һәм җәлилчеләр турында материал җыеп йөргәндә, төрле район-нардан җибәргәннәр.
Оренбургтан килгән бер дәфтәргә татар халкының туган илне, туганнарны, сөйгән ярларны сагыну турындагы 168 кыска җыры тупланган. Бу дәфтәр әсирнең халык җырларыннан өмет һәм юаныч эзләп, шулар ярдәмендә туган илне истә тотуын күрсоткан шигъри бер документ булып тора.
Хуҗасы билгесез икенче дәфтәргә җыелган шигъри әсәрләр исә тоткындагы әсирләр тормышын сурәтли. Дәфтәр хуҗасы, үзенә атап, шундый бер җыр да язып куйган:
1 Шунда ук, 166 бит.
2 Шунда ук, 204 бит.
8 Муса турында истәлекләр. 280—281 битләр.
Аклы ситсы күлмәгемне Эләмен кадакларга, Үтә инде яшь гомерем Польшада баракларда.
Дәфтәрдә күпчелек урынны шигырьләр алган, бер бәет тә бар ләкин ул тулы түгел. Шигырьләрнең бер генә кешенеке түгеллеге, арада дәфтәрдән дәфтәргә күчеп йөргән строфалар булуы да сизелә. Ничек кенә булмасын, ул шигырьләрнең һәр юлында үзенең әсирлек язмышыннан хурланып, ачынып яшәгән тоткыннарның йөрәк тибеше ишетелә. Шигырьләрнең берсендә әсир кеше үзенең башыннан кичкән хәлләрне, бәетләрдәге кебек, бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Ул үзе Карабаш авылыннан. Сугышка киткәндә аны әти-әиисе, хатыны, ике баласы озатканнар. Фронтта чагында көзге караңгы төннәрнең берсендә юл адашып, ул бәхетсезлеккә дучар булган — әсирлеккә эләккән. Менә базар кебек гел хәрәкәттә кайнап торган лагерь, агач бараклар, чәнечкеле чыбыклар.
Плен хәлен язып бетереп булмый. Үзе булган кеше яхшы аңлый.
Ачка тилмерешеп, үлем көтеп Каршылыйсың монда һәр таңны,— ди ул.
Ачтан аның якын дусты үлә, үзе дә немец «баландасы ашап» көчкә генә җанын саклап йөри, аның бер генә теләге бар: «сыерчыклар белән язын илгә кайту», кабат рәхәт, тыныч тормышта яшәү. Ул җылы җилләр, җитез кошлар аша туган ягына, Зәй буена, якын кешеләренә сәлам җибәрә, үзен шушы хәлгә калдырган өчен явыз сугышны каһәрли.
Шигырьләр арасында поэтик яктан кытыршы урыннар да очрый. Ләкин, тулаем алганда, ул әсәрләр татар әсирләренең реаль кичерешләрен, газаплы тормыш картиналарын дөрес, ихлас сурәтләүләре белән игътибарны җәлеп итәләр.
Шогердән Хәлимә Мияссарова-Ишбулдина җибәргән фольклор әсәрләре арасында үз вакытында хәрби әсирләр иҗат иткән өч бәет тә бар. Аларның кемнән. Кайчан, кайда язылып алынуы билгесез. Фольклор әсәрен өйрәнгәндә авторлык Мәсьәләсе беренчел әһәмияткә ия дә түгел. Игътибар үзәгендә әсәрнең идея-эстетик кыйммәте ята. Шул күзлектән караганда, ул бәетләрне, һичшиксез, өйрәнергә кирәк.
Тормышны чагылдыру, типиклаштыру алымнары ягыннан солдат бәетләре, шул Исәптән хәрби әсирләр арасында туган бәетләр икегә аерыла. Аларның бер теркө- менДө без бәетне чыгарган солдатның онографиясе белән шактый якыннан танышабыз, Солдат бәетне үзе өчен яза, кондөлек язган кеше кебек, ул үз башыннан үткән хәлләр, вакыйгаларны тасвирлый, еларга эмоциональ монәсәботен белгертеп, кичерешләрен әйтеп уза. Бәет аның конкрет язмышына багышланган, шуңа күрә ул үзе
катнашкан сугышның кайчан башлануын, авылдан ничек чыгып китүен искә төшерә, гаскәри булгач, нинди калалар, авыллар аша узуын, кайсы фронтларда йөрүен терки. Шулай итеп, бәет чыгаручының биографиясендәге лирик индивидуаль сызыклар тарихның конкрет бер чоры белән, эпик вакыйгалар һәм заман билгеләре белән кушыла. Мондый төргә караган бәетләрне фольклорчылар лиро-эпик бәетләр дип атыйлар. Алар гадәттә зур күләмле булалар, телдән әйтелеп түгел, ә язма рәвештә яшиләр. Билгеле бор кешенең шәхси язмышына багышланган булу сәбәпле, бу бәетләрнең шактые гаилә ядкаре булып саклана һем бер өлеше генә халык арасында таралып, мәгълүм булып китә.
Мондый боетлер традициясе күптәннән килә. Аерым үрнәкләре искә алгаи «Бәетләр» китабында бар. Боек Ватан сугышы чорында туган шундый бәетләрнең бөрсә «Халык һәм җыр» китабында бирелгән иде. Аны элеккеге фронтовик Гайнел- вэлиея Габделбарый үзе үткен сугышчан юллзрны искә төшерел госпитальдә ятканда чыгарган һәм 1955 елда миңа экспедиция белән Кайбыч районы Борындык асылына баргач тапшырган иде.
Хәрби әсирләр арасында да биографик бәетләр иҗат ителгән. Әсирлектән котылып кайткан аерым кешеләр кулында шундый бэе’лэр барлыгы мәгълүм. Кызганычка *аршы. аларның үрнәкләре безнең кулда хәзерге юк әлә.
солдат бәетләренең икенче төре — лирик бәетлйр. Гадәт буларак, алар күлем, нәре белән кыска, эстетик сыйфатлары белән җырларга якын торган бәетләр, Халыкның лирик озын җырлары шикелле, алар да билгеле бер көй белән яшиләр, психологик сюжетка, дәвамлы хис хәрәкәтенә корылган булалар. Бәет герое башыннан кичкән хәл-вакыйгаларны түгел, ә шул вакыйгалар уяткан кичерешләрне лирик планда гому. миләштереп сурәтли. Шуңа күрә мондый бәетләр халык арасында күбрак тарала, күбрәк очрый.
Алда искә алган еч бәет менә шушы төркемгә карыйлар. Алар гыйбрәтле мәгънәгә ияләр. (Бәетләрнең тулы текстларын без бу мәкаләгә теркәп бирәбез.) Һәр өч бәетне дә рухлары белән дошманга буйсынмаган совет кешеләре иҗат иткән. Үзләренең эчке мәгънәләре, хис-фикер юнәлеше белән бу бәетләр Җәлил һәм аның дуслары тарафыннан татар әсирләре арасында таратылган шигырьләргә, җырларга аваздаш. Бәетләрнең буеннан-буена туган илгә турылык саклау, аның җиңеп чыгуына ышанып карау мотивы үтә.
Фашистлар әсирләр арасында бертуктаусыз: «Туган илегез сезне гафу итмәячвк, сезнең язмышыгыз хәл ителгән инде», дип агитация алып барганнар, әсирларне үз якларына аударырга, үз кубызларына биетергә тырышканнар. Ләкин дошман кубызына биючеләр меңләгән кешелек лагерьларда бик аз булган. Намуслылар әнә шул сатлык җаннарны да хурлык тамгасы белән билгеләп, аларның чын йөзләрен фаш иткан- нәр. «Тоткын әсирләр бәете->ндә «акча-зиннәткә сатылган», «полицай-куштан булып йөрүче» вак җанлыларга нәфрәт белдерелә.
Әсирләрне ялан саен тентеп торганнар, язулы кәгазьләрне, блокнотларны юк иткәннәр. Шуңа да карамастан, әсирләр «Гитлер этләрен», «явыз фашистларны» үз исемнәре белән атап, аларга нәфрәт белдерүдән курыкмаганнар, туган илгә — Советлар иленә мөрәҗәгать итеп, үзләрен бу аяныч язмыштан коткаруны сораганнар.
Чәнечке чыбык, һич булмый чыгып, Гитлер этләре канны эчә сыгып, Безнең канатны сугыш каерды, Туган илләрдән яшьләй аерды.
Безнең канатны язмыш каерды, Газиз башкайлар илгә кайтырмы! Ташлагыз эшне, җыегыз көчне, Явыз дошманнан алыгыз учне,— дип тәмамлана «Әсирләр бәете». Калган ике бәеттә дә «безнекеләр шиксез җиңәр», «туган илем җиңеп чыгар» кебек ихлас өмет белдерелә. Әсирләр үз язмышлвры өчен ачыргалану газабы кичерсәләр дә, Совет армиясенең фашистларны җиңеп чыгуына тирән ышанганнар, котылу көнен көткәннәр һәм туган илдә кабат мер иркенлектә» яшәү турында хыялланганнар.
Революциягә кадәрге иске солдат бәетләренә, җырларына күз салсак, без аларда мондый мотивны таба алмыйбыз. Немец филологы Роберт Лах беренче империалистик сугыш вакытында Германиядә әсир калган солдатларның фольклорын аерым бер китап итеп бастырган. 1925 елда немец телендә чыккан ул китап «Россия хәрби әсирләренең җырлары» дип атала. Китапта татар әсирләреннән язып алынган җыр. бәетләр дә бар. Аларда әсир туган-үскән җирен сагынса да, үзенёң хәсрәтле язмышыннан котылу юлын күрми. Сыйнфый тигезсезлеккә корылган патша строе, илендәге социаль тәртипләр аның өчен ят, ул аларны кире кага һәм ярдәмне үз иленнән түгел, ө күбрәк «ходайпдан көтә.
Җыйнап әйткәндә. Бөек Ватан сугышы чорында әсирлектә калган татар солдатларының поэтик иҗаты, бер яктан, фашистларның хәрби әсирләргә карата рәхимсез һәм җинаятьчел политикаларын фаш итсә, икенче яктан, меңләгән әсирләрнең дошман алдында баш имичә, буйсынмас рух белән яшәүләре, туган илгә турылык саклаулары турында сөйли.
Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануына чирек гасырдан артык вакыт узды. Туган илебез өчен гаять авыр сынау булган, социалистик дәүләтебезнең какшамаслыгын, совет халыкларының бердәмлеген һәм патриотизмын күрсәткән азат* лык сугышын, ил өчен җаннарын биргән батырларны без истә тотабыз.
Татар калкымын сугыш чорындагы фольклоры халыкның шул чордагы кичерешми, омтылышларын тирән дореслек белән, сәнгатьчә чагылдырган шигъри елъязма парам, үзенең иҗтимагый-тәрбияеи һәм әдәби-эстетик кыйммәтен бүген дә саклый.
Әсирләр бәете
Тоштем фетнәгә, нихәл итмәгә. Тоткынлык хаты, булмый китмәгә. Без әсир монда дошман кулында, Без корбан бүген Ватан юлында.
Ерактыр илем, моңлыдыр күңелем. Ялгыздыр үзем, инде бир түзем;
Сеекле илем диел җан атам. Әй, туган җирем, кайчан соң кайтамII
Хор иркенлектә үстем илемдә. Ватаным саклап тәштем плеигә.
Аяныч хәлем, сояктер тәнем. Янадыр бәгърем, һич юк әмәлем.
Без монда җыйнау, аякта богау, Зобаный кебек алалар сорау. Суга тилмереп, каты кимереп. Ятабыз череп, тереләй үлеп.
Аякта башмак, йерибез шак-шак, Газиз җаннарны булырмы саклап!.. Без монда ялчы, аркада камчы. Моны күргәнче җаннарны алчы.
Чәнечке чыбык, һич булмый чыгып. Гитлер этләре канны эчә сыгып. Безнең канатны сугыш каерды. Туган илләрдән яшъләй аерды.
Очар кошлар да. тезелеп сафларга.
Елашып очты безнең якларга.
Кошлар очканда Татарстанга. Егылып калабыз буылып канга.
Кошлар, хушыгыз, тизрәк очыгыз, Туган җирләргә барып тешегез. Хәерле булсын сезнең юлыгыз. Кайта алмас ак. бәхил булыгых
Безнең канатны язмыш каерды. Газмз башкайлар илгә кайтырмы! Ташлагыз эшне, җыегыз кечие. Яаыз дошманнан алыгыз үчне!
Мамадыш агыннан күчереп «лып кайттылар (кунакка барган тирдән) Мин елардай ’чердем, (Хәлимә Микссароае-Ишбулдииа искәрмәсе. Хәлимә Ишбулдпна 1913 епдт оэал еллар буе Шетерде зоотехник булып эшләгән, хәэер пенсионерка) ‘ «К. У.» М а.
ИЛВАРИС НАДИРОВ ф ХӨРЛЕККӘ ОНДВҮЧВ МОҢНАР
129
Тоткын әсирләр бәете
Баш өстемнән кара болыт Кайчан гына китәр икән! Әсирлектә язган хатлар Сезгә барып җитәр микән!
Очар кошлар ерак җиргә — Җитәрләрме туган илгә!
Без җибәргән хат-хәбәргә Җавап килми нигә бер дә!
Әсирлектә җәфа чигәм, Сөйләп кенә сүзем бетмәс. Йөрәкләрдән яра китмәс, Күзебездән яшьләр кипмәс.
Кая минем туган илем! Кайталмаспык җиргә килдем. Туган-үскән илләремдә Нужа күрми яши идем.
Кая безнең яшел урман, Бу кайгылар кая торган! Безнең кебек булыр микән Көне-төне яна торган!
Берәүләргә назар 1 салсак. Күзеннән коя канлы яшь. Берәүләргә назар салсак, Ашыйдыр татлы-татлы аш.
Берәүләргә назар салсак. Уралган кайгы-хәсрәткә Берәүләргә назар салсак, Сатылган акча-зиннәткә.
Берәүләргә назар салсак.
Кавыштыра дусларына.
Берәүләргә назар салсак, Бер полицай куштан гына.
Исә җилләр, үтә көннәр.» Саный-саный минутларны. Явыз фашистлар кулында Яшь гомер үтә утларда.
Чыда, күңелем, хәсрәтләргә, бирән, күңелем, михнәтләргә. Туган илем җиңеп чыккач, Без чыгарбыз рәхәтләргә.
Шөгердә күчереп алдым. Күп кешедә бар. (Хәлимә Мияссарова-Ишбулдина исхм мәсе.)
Бетәр әле, бетәр сугыш...
Минем тоткын күңелкәем Чит-ят җирләрдә тарсына. Үз илемә кайтыр өчен Очар кошлардай талпына.
Үтәр идек таулы җирдән, Түзә-түзә салкын җилгә. Курыкмыйча кара төндә Кайтыр идек туган илгә.
Талпынабыз — очалмыйбыз. Канатны язмыш каерды.
Әсирлектә яшь түгәргә Туган илләрдән аерды.
Тарихларда гына калыр Бетәр әле, бетәр сугыш. Дим буе, изге җирләргә Кире әйләнеп кайтыр бар кош.
Өмет өзмик, бик таралмыйк Хәзергә булса да авыр. Безнекеләр шиксез җиңәр Күргәннәр сөйләргә калыр!
Бәет Шөгер ягында таралган. Бер дәфтәрдән күчердем. (Хәлимә МияссароИ Ишбулдина искәрмәсе.)
1 Назар — караш.