Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДӨЯ КАЙДАН КИЛЕП ЧЫККАН


— Гәүдәсен ясагыз! Жанын үзем өрермен,— дигән тәңре.
Бу җаваплы эшне җәйлекләр патшасына тапшырганнар. «Син хайваннарның телен дә, гадәтләрен дә беләсең. Уңай һәм тискәре сыйфатларын чамалап, проект заданиесе төзе».— дигәннәр аңа.
Ә җәнлекләр патшасы, патша булып алганнан сон. бик ялкауланып киткән. Мондый эш кушуларына бик борчыла башлаган. Шуннан соң ул, берьюлы ике куян атарга: бу эшне үзе дә эшләмәскә һәм җаваплы- лыгын да үз өстенә алмаска ниятләп, урынбасарына тапшырырга карар Кылган.
Җыелыш җыеп, проект комиссиясе төзиләр, комиссиягә «йөк күтәрә Торган чыдам, көчле һәм матур бер хайван моделе ясау кирәклеге» турында күрсәтмә бирәләр.
Проект төзелә. Осталар коралларын алып эшкә керешәләр Баштарак эш кайнап тора. Радио һәм телевидениедән бу хакта репортажлар тапшыралар. Иҗат отчетлары җибәрелә. Ләкин шуннан ары эш тукмала. Ниндидер нмеш-мимешләр, яман сүзләр тарала.
Фәрештәләр комиссиясе, тикшереп караганнан соң, мастерскойда 'кайбер аерым ярамаган хәлләр барлыгын ача. Башта фәрештәләр мастерской башлыгын тетеп салырга уйлыйлар, аннары бу ниятләреннән кире чигәләр, чөнки мондагы башлыкларны берничә тапкыр алмаштырган булганнар инде. Элекке башлык, эшне тапшырып киткәннән сон, җаваплылыктан үзен азат дип санаган, якасы исә бөтен гаепне искесе өстенә аударган.
, Ахырда эшне өр-яңадан башларга, иң кыска срокта һәм иң зур осталардан, эшләтергә карар кылалар.
Хайванны ясап бетерәләр. Эшне карарга комиссия килә һәм «Куелган максат тормышка ашмаган. Объект гел кимчелекләр һәм жнтеш- Сезлскләрдән генә тора»,— дни, кабул игүдән баш тарта.
Шуннан соң моның сәбәпләрен һәм сәбәпләрнең тамырларын эзләргә керешәләр. Нәтиҗәдә шулар мәгълүм була башлыкның урынбасары Кәҗә проектта каралган җитезлек белән елдамлыкны үзенә алган. Баш инженер Качыр проектта каралган туры шема сырт миңа күбрәк килешә дигән карарга килгән. Бер ара өлкән мастер булып эшләп йөргән Төлке көлтә чаклы койрыкны чәлгән дә «үз теләге белән» китеп ычкынган. Ашыгычлык аркасындамы, әллә юриме. аяклары аякка охшамаган, муены адәм карамаслык булып чыккан.
ервакыт бер тау кешесе дөя күреп әйткән, имеш:
— Тәнре бераз саранланган, ахры. Шушы га- рип-бөкре бер хайван урынына ике ишәк яратса, яхшырак булмас идеме? — дигән.
Ә чынында эш болай булган.
Көннәрдән бер көнне йөк ташырга ярардай хайван кирәк булган.
Шуннан бик кыен хәл килеп туган. Бер яктан, хайванны кабул ита булмый, икенчедән — бик кирәк...
Тәңре бу хәлне күргәч уйланып тора да тамагын кырып әйтә: '
— Ярый, дәртләнеп-янып эшләдегез, вакытында башкарып чыкты, гыз —ди. Таш бераз уйланып тора да: — Моны төзәтү өчен башка акча юк инде. Ел ахыры. Вакытлыча калдырып торыйк. Исеме Дөя булыр,- дип, тегеңә җан өрә.— Эшкә җибәрә торыгыз. Мөмкинлек булу беләк үзгәртеп ясарбыз. Сораулар бармы? — ди.
Сорау бирүче булмый.