ДИАЛОГЛАР
ХӨКЕМ
шартын китереп... Кабатла минем арттан... Кичә, унбишенче майда...
— Әгәр дә рөхсәт итсәгез, мин, узган җыелыштагы кебек, үз сүзлә рем белән
генә әйтер идем...
— Нәрсә? Узган җыелышта сүз бирдеңмени син?
— Бирдем.
— Сүзеңдә тора алмадыңмы?
— Тора алмадым.
— Ни әйтсәң дә, син коллектив алдында, Галиулла. Оят түгелме азрак?
— Азрак оят.
— Оят шул менә... Я, ярар, гаебеңне тануың өчен рәхмәт. Инде снн хәзер менә
мондый сорауга җавап бир... Узган җыелышта ничек сүз бирдең — телдәнме, әллә
язма рәвештәме?
— Телдән.
— Аңлашылды. Ә хәзер язма рәвештә бир... Менә кәгазь, менә ка ләм... Монда
барысы да үзебезнекеләр. Кил, оялма.
— Оялмыйм мин.
— Нишләп торасың алайса?.. Кил, яз.
— Язуым начар минем.
— Үзем язып бирсәм, кул куярсыңмы?
— Куярмын.
— Алдамассыңмы?
— Алдамам.
— Кара аны, Галиулла!.. Коллектив алдында торасың.
и ле, Галиулла, җыелыш алдыннан җавап бир. Эшкә исереп
килмисеңме икенче?
— Килмим.
— Сүз бирәсеңме?
— Бирәм.
— Юк, болай булмый, Галиулла... Әйдә, бетен
ИДЕЯ
Телефоннан
йе, завком председателе тыңлый. Кем сөйләшә ми нем белән?
— Слесарь Әхмәтшин.
— Ә, Әхмәтшинмыни? Исәнме-саумы. Әхмәтшин?.. Ни эш
бетерәсең?
— Өйләндем әле менә...
— Кит аннан?! Тәбрик итәм, Әхмәтшин, чын күкелдәп тәбрик
итәм.
— Карале, иптәш завком! Миңа фатир тиештер бит инде?
— Нәүбәтең ничәнче сон синең?
— Нәүбәт дип, өйләнгәч тә тулай торакта яшәмәм тагын... Нигә тынып калдың?
— Башка бер идея килде әле.
— Нинди идея?
— Минем дә фатир юк бит, Әхмәтшин... Әллә тәвәккәлләп өйләнеп җибәрергә
микән?..
АНЕКДОТ ҺӘВӘСКӘРЕ
* абдрахман абый, менә шушы язуга печать басып < җибәрсәнә.
— һем, язуга? Нинди язу сон ул? Печать басып дисеңме?
Печать басу дигәннән бер заманны шулай...
— Габдрахман абый, безнең теге иске
самосвал күл басуында буксовать итә калды, шуны сөйрәп
кайтырга трактор Җибәрмәссез микән дип килгән идек.
— Трактор дисезме, егетләр, ярый, була ул. Утырыгыз, арыгансыз, тартып
җибәрегез. Менә миндә высший сорты бар, үзебезнең Казан Фабригындә эшләнгән,
мәйтәм, ни генә эшләмиләр хәзер безнең Казанда...
— Габдрахман абый, ә сон трактор?..
—■ Ватылып бетмәгән булсалар, обязательно жибәрәм трактор бит УЛ, пн, тоже
капризный машина. Әле менә сез әйткәч, искә килеп төште, точно хәтерләмим:
утызынчы елларда микән, мнисн. соңрактыр
— Гафу ит. Габдрахман, сүзеңне бүлдердем, теге каһәр суккан үгез бүген тагын
көтүдән кайтмады
— һи, сыер көтүе дә кайттымыни инде, мин бит, егетләр, ачы таңнан чыгып
киткән кеше, китим. Мәфтуха апагызның токмачы куера торган дыр. Помышларыгыз
булса, әнә, ярдәмчегә мөрәҗәгать итегез...
КЫШКЫ ИРТӘДӘ
бәтегез тәмле булсын. Бәдернисаттәй.
— Бергә булсын... И, кара, танымый да торам.
Фагыйлә малае икән... Нихәл, нишләп йврисең?
— Әни оеткыга бер-ике кашык катык бирсен әле
дигән ие.
— Катыгым юк шул, акыллым...
явамы?
Анаң эшкә бармадымыни?
Юк... Мунча ягабыз.
Җизнәңнәр кайтмыйдыр ич?
Юк. ’
Атаң терелдеме инде?
Терелде.
Эшләмидер әле?
Юк.
һе. һе. шулай диген... Катыгым юк шул. акыллым™ Ашарга
Кар һаман
Төшкәли.
утыр дисәм инде...
— Сал, булмаса, Бәдернисаттәй. Бик кыстагач, берәр тәлинкә ашармын.