Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ


Кави Нәҗминең тууына
70 ел тулу уңае белән
ормышта төрле кеше очрый. Беришесе белан озак еллар бергә яшисең. Әмма аерылып күп та узмый, ул күңелдән эзсез югала. Икенчесен үзен искә төшерергә теләмисең. Өченчесе... ә менә еченчесе олы җанлы һәм киң күңелле булуы белән гомерлек юлдашыңа әверелә, төсе-бите, холкы-фигыле күз алдыңда тора, һәм син аны аерылганнан соң күпме еллар узгач та һаман тере итеп күз алдына китерәсең.
Кави ага Нәҗми әнә шундый кеше иде. Ул һәрвакыт ачык күңелле булды. Ул һәрвакыт танышларының кәефен күтәреп җибәрерлек үткен сүз, кызык бер мәзәк таба белә иде. Андый чакта аның шадралары да йөзенә ниндидер мөлаемлык, яшьләрчә шуклык өстәгендәй була. Бер-ике мартәбә очрашып сөйләшүдән соң ук аның гаҗәп бай эрудицияле, искиткеч яхшы хәтерле булуына соклана башлыйсың. Күп еллар элек булып узган вакыйгаларны һәм аларда катнашкан кешеләрне, газета һәм журналларда чыккан күп төрле хәбәрләрне ул бөтен ваклыкларына кадәр исендә тота, алар турында йотылып тыңлардай итеп сөйли иде.
Яше артык зур булмаса да, гәүдәгә шактый тулыланган Кави ага (аны берничә ел йөрәк авыруы борчыды) язучыларның гомуми җыелышларына яки тантаналы утырышларга һаман бер үк киемнән йөри иде: күпне күргән китель белән галифе чалбар, аягында — кара хром итек.
Аның тышкы кыяфәтендә һәм киенүендә генә түгел, ә бөтен торышында гражданнар сугышы елларындагы Кызыл Армия комиссарларын хәтерләтә торган һәм бары тик хәрбиләргә генә хас чалымнар бар иде. Бу табигый дә. Чөнки аның бөтен гомере көрәш юлында узды, гражданнар сугышы елларында кызылармеец, соңрак Татар-башкорт хәрби мәктәбенең укытучысы һәм комиссары, Кызылармеец» газетасының редакторы. Татарстан язучылары союзы идарәсенең иң беренче председателе. Кави Нәҗми язучылык хезмәтен бервакытта да иҗтимагый-политик эшләрдән аерып карамады. Ул Татарстан АССР Верховный Советы депутаты, Тынычлыкны як-лаучыларның Татарстан комитеты председателе, КПССның өлкә комитеты пленумы члены иде. Үзенә тапшырылган җәмәгать эшләренең һәммәсен чын намус һәм бирелгәнлек белән үтәп килде-
Кави Нәҗминең беренче шигырьләре гражданнар сугышы елларында басыла башлый Искене җимерү, изү-җәберләүгә каршы кискен протест, эшчеләр сыйныфына дан җырлау — аның беренче өйрәнчек шигырьләренә әнә шул сыйфатлар хас.
Көрәш мотивы шигырьләрдән аның проза әсәрләренә килеп керә. Профессор Г Сәгъди "Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» исемле китабында бик хаклы рәвештә болай яза. "Кызыл гаскәр сафында җитешкән Кави, шагыйрь булу сыйфаты белән дә беллетрист булу сыйфаты белән дә һәрнәрсәдән элек пролетариатның кызыл гаскәре, ул сәнгать дөньясында, иҗат мәйданында, бар нәрсәдән элек шул сыйныфның (пролетариатның) өстенлеген җырлаучы һәм социализм тормышы өчен сугыш алып баручы бер шагыйрь... Кавидә иҗат мотивы: сыйнфый көрәш, сугыш, җиңү».
Т
Чыннан да. Кани Нәҗми бетен иҗат эшчәнлеге дәверендә татар хезмәт ияләренең сыйнфый көрәш тарихы, алариың социалистик революциягә килу юлы һәм яңа тормыш тезүдәге батырлыгы белән кызыксынып яши. Аның күлчелек хикәяләрендә. «Яо буендагы учаклар», «Якты сукмак». «Кояшлы яңгыр» кебек повестьларында шул тема үзәккә куела. «Язгы җилләр» романы исә Кави Нәҗми талантының югары ноктасы иде. Кави Нәҗми «Язгы җилләр»дә татар халкының беек революцион үзгәрешләр чорындагы тарихи юлын, татар эшчеләренең политик аңы уянуын һәм алариың рус пролетариаты белән бергә азатлык яулап алуын җанлы картиналарда тасвирлады Сәнгатьчә яңгырашы һәм идея эчтәлеге белән интернациональ характердагы, образлары һәм сурәтләү чаралары белән гаять дәрәҗәдә милли булган бу роман инде менә ничә еллар дәвемында күл телләрдә (рус, украин, казакъ, эстон, чуваш, мари азәрбайҗан, болгар, словак, чех, немец, уйгур һ. б) яратып укыла. Чын сәнгать әсәре, шулай итеп, башка халыкларның да уртак культура байлыгы булып әверелде «Правда» газетасы аны 1951 елның 30 март санында «бетен тугандаш әдәбиятлар үсеше ечен дә тирән принципиаль әһәмияткә ия әсәр* дип бәяләде
Әйе, Кави Нәҗми «Язгы җилләр» романы, күп санлы шигырь һәм поэмалары, хикәя һәм повестьлары белән танылган күренекле әдип иде Әмма шул ук вакытта ул талантлы публицист та әле. Егерменче елларда иҗат иткән күп санлы мәкаләләрендә үк ул шул чор әдәбияты һәм культурасының актуаль проблемаларын күтәреп чыкты. Дәрес. аның терле елларда язылган мәкаләләрендә бәхәсле моментлар дә очрый. Нишлисең, үз чорының кешесе иде ул, һәм аның иҗатын да шул чордан аерыл карау мемкин түгел. Әмма ничек кенә булмасын. Кави Нәҗминең вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләрендә яңа әдәбият, совет әдәбияты эчен керәш идеясе, халыклар һәм әдәбиятлар арасындагы дуслыкны ныгыту турындагы фикерләр, укучыларның сәнгатьчә зәвыкларын үстерүне кайгырту алгы планда тора. Аларда язучының эстетик карашлары һәм идеаллары да, шулай ук татар совет әдәбиятының терле чордагы үсеш процессы шактый тулы чагылды.
...Зур һем катлаулы, бай һәм кызыклы иҗат юлы үткән Кави Нәҗми татар совет әдәбияты тарихында якты эз калдырды. Без аны тууына 70 яшь тулган кәйдә чын коммунист, язучы һәм кәрәшче буларак тирән хәрмәт белен искә алабыз.