Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТТА ЧЫНЫККАН ДУСЛЫК


“1 ЛА Л П вЛНЫҢ “os* иДе Казандагы Матбугат йортының борылмалы бэскычла- | еу^Т | рыннан, шау-rep килеп, бер теркем яшьләр күтәрелә Бик яшь дип тә булмый аларны. Берәүләре Иделдәй Берлинга кадәр җиңү юлы уткем, икенчеләре сугышны Тын океанда тәмамлаган. Әле күбесе хәрби киемен де салмаган, иңбашларында — погон әзе Әле күңелдәге һәм тәндәге җәрәхәтләр дә җейләнеп елгәрмәгән...
Теркем уртасында, авыр гәүдәсен чайкалдырып, без дәреслекләр буенча белгән •тере язучы» Кави ага Нәҗми атлый. Ул. борылма саен диярлек туктап, йерәганә ял бирә-бирә, ниндидер мәзәк сейләп ала. Егетләр фронт «парына әстеп җибәрәләр. Арада иң озын буйлысы, дала егетенә охшаганы, җор сүзгә аеруча оста булып чыкты. Өлкән язучыбыз аны тыңлаганда, бигендәге һер шадрасын балкытып, елмаеп куя иде.
Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче яшь язучылар сугыштан соң беренче мәртәбә семинар-киңәшмәгә җыела иде.
Татар әдәби теленең үзенчәлеге, байлыгы — халык мирасы турында ■Совет әдәбияты» журналы редакторы Кави Нәҗминең мавыктыргыч сузан тыңладык Аннан трибунада шигырьләр яңгырады. «Күтәрелештә» исемле яшьләр альманахының беренче сигнальный саны, зал буйлап, кулдан-кулга йерде.
— Яшь шагыйрь Зәки Нурига сүз бирелә.— дип белдерделәр.
Баскычтан күтәрелгәндә без игътибар иткән озын буйлы егет сузылып сәхнәгә чыкты. Шундый да чая, кыю булып күренгән егетебез халык алдында каушап калгандай булды, сәер генә елмаеп куйды. Кулында шырпы тартмасы зурлыгында гына блокнот...
Нинди шигырьләр укыгандыр ул, хәзер атап кына әйтүе кыен. Әмма ике юлы хәтердә калган:
Мине буган бомба шартлап түгел, Сандугачлар сайрап уятты-
Еллар узу белән битләре саргая тәшкән «Күтәрелештә» альманахым кулыма ал» гач, мин бу юлларның кайсы шигырьдән икәнен белдем: «Тәрәзә янында» икән.
Тәрәзәмне нңләл ачтым. Күрем:
Таныш урман, таныш күл, әнә.
Нинди рәхәт, җеннең җиле керә Блиндажга түгел, бүлмәмә.
Туган ягын сагынып кайткан сугышчының самими хисләре гади генә итеп шигырьгә салынган Шаккатыргыч бизәкләр дә юк. шулай да тойгыларны берьюлы кузгатып җибәрә. Сәнгать дәреслеге бар.
Бомба шартлавы... һәм сандугач сайравы... Капма-каршы ике тәшенчә. Ничәме еллар утлы күкрәү эчендә йөргән совет солдаты сандугач сайравын үтә дә сизгер тоя. Чәнки ул туган ягының сандугачлы таңнарын уйлап йөргән, шуларны яклап сугышка кергән.
Тойгыларының чынлыгы, сугыш мәктәбе Зәки Нури шигырьләрен әнә шулай беренче көннәреннән үк халыкка якын һәм кирәкле итте.
1921 елның 24 декабренда Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында туып-үскән, Лубян урман техникумында укыган Зәки Нури Бөек Ватан сугышын Польша чигендә каршылый, фашист Германиясенең тәреле танкларына беренчеләр- дөн булып үлем яудыра Блокнотында — беренче солдат шигырьләре:
Мин бу яуда, бәлки, куп йөрермен. Белмим, бәлки, пуля эләгер...
Ярам ун булса да, тик үлемне Кабул итмәс кебек йөрәгем.
Чигенү газапларын да беренче булып татыган яшь шагыйрьнең тавышы торган саен кырыслана бара:
Ачы булса, кайнар булса, Кабергә һич күмелмәс үч. Ярсып торса, ташып торса. Уттан куркып чигенмәс көч! — ди ул, хак эшнең җиңәчәгенә ышанып.
Илбасарларга көнен дә, төнен дә тынгы бирмәскә, аларны тылдан торып кырырга— туган илнең әмере шундый. Илдә партизан отрядлары оеша. Зәки Нури Белоруссиянең легендар улы Константин Заслонов җитәкләгән партизаннар берләшмәсендә кала. Фашистларга каршы авыр һәм аяусыз көрәш көннәре башлана. Мылтыкка, хәнҗәргә ярдәмче булып шигырь килә:
Котырса да берни түгел Давыл һәм кар тузаны. Җиңү — Маяк!
Шул сүз күңел Канаты партизанның!
Партизан булып үткәргән көннәр Зәки Нури иҗатының беренче чорында чын тормыш материалы булдылар. Партизан шигырьләрен автор «Дан юлы» исемле шигырь китабына (1947), хикәя-очеркларын «Үлгәннәр дә үч алды» (1962) исемле проза җыентыгына туплады. Җыентыкларда күккә очкан күперләр, офыкны иңләп күтәрелгән ут шәүләләре бар, әмма шул тышкы күренешләрдә кеше югалмый. Хикәя- очеркларда без коми егете Кырыс, белорус егете Скроба, татарның яшь шагыйре •<бух-бух» Андрей, Нева ярларыннан курку белмәс Пашка белән очрашабыз. Кышкы озын кичләрдә, урман эчендәге землянкада грузин Петрашвили «Сулико»сын сузып җибәрә, Мариләнең •■Левониха»сы, татарның «Ямьле Агыйделие яңгырый. Урал җырга тотынса, Чебоксар кушыла. Гүзәл күренеш булып Совет ватанының интернациональ дуслыгы яши. Шул олы дуслык тойгысы кешеләрне көчле итә, җиңүгә күтәрә, җырга илһам бирә.
Зәки Нури поэзиясенең төп лейтмотивы әнә шунда салына, партизан учаклары янында туган, сугыш утында чыныккан дуслык-туганлык җырларына шагыйрь гомер буе турылыклы булып кала
Чик буендагы беренче мылтык тавышыннан башлап, җиңү көненә кадәр газаплы, данлы юл кичкән, фашист ерткычлардан бөтен көчен-сәләтен куеп, аяусыз үч алган партизан, разведчик, шагыйрь туган якларын сагынып, Татарстанга кайткач, кайда гына эшләмәсен — яшьләр газетасында редактор урынбасарымы, урман белгечеме, Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдиреме —
шагыйрь күңелендә сугышта чыныккан дуслык хисен саклый, шул хис аны гел дулкынландырып, иҗатының мәгънәви зурлыгын билгеләп тора. 1951 елда Зәки Нури Сталинград ГЭСын тезүчеләр янына барыл чыга һәм, озак та үтми, ул укучыларга «Төп юнәлештән исемле очерклар. «Диңгез ясалган якта» дигән шигырь китапларын бүләк итә. Соңга таба шагыйрь Түбән Камадагы химия гигантын төзүчеләргә шулай ук ике китабын багышлый: «Матурлар һәм батырлар» (очерклар), «Горур гүзәл» (шигырьләр).
«Горур гүзәл» җыентыгын автор «Кама турындагы симфониягә кечкенә бер кереш» дип атый. Ә «симфониянең үзен— төзүчеләр иҗат итә». Автор төзүчеләр белән йөрәген ачыл, күзгә-күз карап сөйләшә, уинап-көлеп кенә тәнкыйть сүзләре дә әйтә ей туйлары өчен табын җырларын да онытмый. «Өй туе» дигән озын шигырьдә төрле милләт кешеләренең үзенчәлекле, тапкыр җырлары оста тотып алынган. Бу — шулай ук дуслык темасының яңа шартларда дәвам итүе. Гореф-гадәтләре төрле булса да, алар зур бер семья булып, яңа тормыш нигезен коралар. Җор күңелле лирик герой үзе дә уен-көлкедән, биюдән, җырдан читтә калмый
Шагыйрь эзләре буйлап йөри торгач, без шомлы Белоруссия урманнарыннан Шишкин урманнары шаулаган Кама буйларына килеп чыгабыз. Биредә әкияттәге сыман, гүзәл кала туа. Җырчы хыялында тиздән сафка басачак ГЭСның утлары балкып кабына.
Биек итеп буа будык,
Кама зур эшкә җигелде. Ул диңгез булып җәелде. Ул утлар булып сибелде. Чигенде җилләр, бураннар: «Бирешмәсләр, чыдам болзр...» Шәһәрне гүя краннар Җирдән тартып чыгардылар.
Кешеләрне ныграк яраткан саен, аларны кимчелекләрдән ничек тә тизрәк арындырасы һәм тагын да әйбәтрәк ител күрәсе килә. Зәки Нури шигырьләрендәге шаян- тортмә юлларны укучы көлө-колә «мыегына чорный». «Чабу астыннан ут йортүче» икейөзле аумакайларта, дуслыкны карьера ясау ечен бер баскыч дип санаучы «алыш-бирошче»ләр|ә карата шагыйрьдән мәрхәмәт тә. шәфкать тә котмо Чонки ул. үлем күзенә туры караган солдат буларак, чын дуслыкның бәясен яхшы белә
Зәки Нури иҗаты, тормышның үзе шикелле, күп тармаклы Очорк. позма. лирик шигырь, юмор-сатира һәм мәсәлләреннән тыш. без аның композиторлар кой язган популяр җырларын да, публицистик ялкын бәреп торган мәкаләләрен дә беләбез Шагыйрьнең күңеле балалар ечен дә юмарт. Ул аларга сәхнә шигырьләре, хезмәткә табигатькә өндәгән җырлар, ял мәзәкләре, табышмаклар бүләк итә Автор, үзе бик кысылмыйча гына, балаларны мәктәпкә я походка озатып йори. дөньяның ямен күврәк күрсеннәр өчен аларны кулына күтәрә. Зәки Нури балалар деньясын нечкә тоя. әйбәт белә
Зәки Нури иҗаты күп тармаклы дидек. Күп тармаклы зур агач яшәү көчен каян ала соң? Туган җиргә тирән үтеп кергән дуслык тамырлары аша ала.
Ялган хисләр калсын бер читтә.
Чын дуслыкны зурлап, җыр. яшә!
Чәчәкләр дә әнә букетта.
Берсен берсе белеп берләшә.
Халыклар дуслыгына, бердәмлеккә чакыру мотивы шагыйрь иҗатында, байрак тесе булып, ялкынланып бара
Беэ танышлар түгел...
Ләкин җирдә
Таныш итәр безне берләшү Кушылып акса суның бетми кече. Зур елгада кипми бер д> су.
УТТА ЧЫНЫККАН ДУСЛЫК
«Без танышлар түгел» дигән хат-поэманың үзәгенә шушы идея салынган. Казанда яшәүче Гөлсем үзе шикелле сугышта ирен җуйган немец хатынына хат аша йөрәгендәге зур хисләрен белдерә. Сугышның беренче көннәре, җан әрнеткеч минутлар берәм-берәм аның күз алдыннан үтәләр:
Күбекләнә, кайный, ташый елга,—
Әйтерсең лә суны яр кыса.
Кара-каршы килеп ике дөнья Шул кечкенә ярда тартыша.
Чик буенда хезмәт итүче ире янына кунакка барган, карынында бала йөрткән яшь хатын сугышның беренче көнен чик сакчылары окобында каршылый. Анын окобы өстеннән, кояшны каплап, немец танкысы үтеп китә. Гөлсемнең күз алдында фашист солдатлары яралы пограничникны тереләй җиргә күмәләр, икенчесен яр читенә сөйрәп китерәләр .. Кечкенә окопта, зур илен үлемнән аралап, пистолет күтәрә Гөлсем.
Боннда яшәүче немец хатыны шул чагында нәрсә белән шөгыльләнде икән? Бәлки ул ашыга-ашыга снарядка дары тутыргандыр? Яралы пограничникны тереләй җиргә күмеп куючы бәлки аның ире булгандыр?..
Әмма гел нәфрәт белән генә яшәп, яхшыга ирешеп булмый. Кешелекнең якты, тыныч киләчәге хакына үч һәм нәфрәт аша да атлап чыгарга мөмкин. Моны, Гөлсем шикелле, совет чынбарлыгында тәрбияләнгән җылы җанлы, гуманист хатын-кызлар эшли ала. Гөлсемнең дә, Боннда яшәүче немец хатынының да уллары үсә. Алар хат алышалар.
Гөлсем бу хатны улы Азаты — бердәнбере хакына, фестивальдә табышкан дуслык, киләчәк хакына яза. Байгышларча хискә бирелү яки коры үгет-нәсихәт кенә түгел бу. Тарихның онытылмаслык ачы тәҗрибәсе — хәтер дигән нәрсә бар. Хәтер нык кисәтә, Гөлсем хәтере кисәтә моны:
Уттан тагын күрмик дисәң газап,
Утка каршы корал ала бел!
Хәтер бердәмлеккә чакыра:
Бердәм булып аяк басса халык. Тетрәтергә мөмкин җирне дә!
Зәки Нуриның моннан унбиш ел элек иҗат иткән «Без танышлар түгел» поэмасы бүгенге көнгә бик аваздаш. Кайнар вакыйгалар фонында аның актуальле, е тагын да ачыграк күренә.
Шагыйрь «Мин яшим тынычлык илендә» исемле шигырендә үз ватанының зур миссиясе — дуслык, тынычлык миссиясе турында образлы итеп әйтә:
Иделдә, тулып хуш исләргә,
Чәчәккә күмелсә бакчалар, Беләбез, бу исне иснәргә Дунайда тәрәзә ачалар.
Зәки Нури иҗатындагы интернациональ дуслык темасы Ленин темасы белән бергә органик төстә үрелеп бара. Чөнки:
Ленин сызган барчабызның офыгын Уч төбендә кояш тоткан кул белән. Җитеп була аңа бары көрәштә һәм хезмәттә җиңеп узган юл белән.
Шагыйрь, кешелек даһие йөргән эзләр буйлап, илебезнең күп кенә өлкәләрендә була, Себердәге Шушенское авылына, Польша шәһәрләренә барып чыга. «Озын сүзнең кыскасы» исемле җыентыкка кергән «Офык», «Җыр белән очрашу», «Шушь елгасы буенда», .Тауларга менү», «Диңгез күзе» кебек Совет ленинианасына лаеклы өлеш кертердәй шигырьләре — шул сәяхәт җимешләре.
Тыйгысыз юлаучы Себердәге Шушь елгасы буеннан, «Россиянең утчан коне белен килечеге... кушылган» урыннан киң Иделгә. Казандагы Ленин һәйкәле басыл торган Ирек мәйданына кайнар сәлам алып кайта. Ильич гүя «обком йортыннан чыккан мәлгә бер минутка тынып калган»:
Килә цехлар, килә кырлар монда.
Яшь химиклар килә Камадан.
Отчет белән килә чорлар монда™
Шагыйрь кайларга гына барып чыкмасын, аны зур бер тойгы — Ленин тозегән совет Татарстанына — туган җиргә булган мәхәббәт хисе озатып йори
Җирне кошлар ике якка бүлә: Берсе җылы, берсе салкын як. Ә уйлары нәкъ безнеке кебек: Тик туган як җирдә — алтын як.
Маяк булып. Кояш, күтәрел син. Тарал юлда тизрәк, күк томан! ...Тезелгәннәр кошлар
...җылы якны Салкын якка теккән җеп сыман.
«Вислада су кергәндә» дигән шигырендә бу хис аеруча конкрет тос ала:
Сез якыннар җанга. елга-күлләр, һәр кайда да рәхәт сез танго. Эмма кочам Идел дулкыннарын. Нинди генә суда йоэсәм дә.
Белоруссия урманнарындагы партизан учаклары инде күптән сүнгән Ләкин ветераннар күңелендә аларның яктысы калган. Дошман естенә һоҗүмгә барганда тәрҗемәче кирәк булмагандыр. Тынычлык теле болай да аңлашыла. Мәхәббәт һем нәфрәтне йерәк тәрҗемәчесез дә бик тиз тоя. Әмма шигырь, ни әйтсәң до, музыка түгел. Ул икенче телгә тәрҗемә итүне сорый. Зәки Нури бергәләп разведкага йор- гон партизан дуслары — курку белмәс Пашкалар. Талашлар белән бүген дә элемтәсен озми. Ул аларның үзләре, балалары һәм туганнары белән шигъри тәрҗемәләре аш* терпе телләрдә сойләшә. гүя ил буйлап перекличка ясый. Аның үз шигырьләре социалистик илләрдә — немецча, румынча, венгрча, полякча да тержемә итеп чыгарылды. Мәскоү нәшриятларында исә шагыйрьнең унлап җыентыгы донья күрде
Шулай итеп, шагыйрь партизан шигырьләрендә үк җырлый башлаган дуслык хисе, туганлык тойгысы аның үз иҗатын да дусларына илтеп җиткерде.
е .к У • .** 13.