Логотип Казан Утлары
Роман

УТ ҺӘМ СУ


әйге көн якты, матур.
Фәезнең дә күңеле чалт аяз. Аңа үзенен кырылмас кәефе, караңгыланмас чырае, эшлекле кыяфәте белән Лазарев ярдәм итә
Төзелештә күңел төшенкелегенә урын юк.
Фәез җитәкләгән идарә соңгы айларда бермә- бер зурайды—чынлыкта бу идарә үзе бер трест инде Меңнән артык кешегә житте. Заказлар күбесенчә шул промбаза объектлары төзүгә кайтып кала. Соңгы көннәрдә торак йортлар да салына башлашуыңны көт тә тор.
Фәез үз идарәсенә шул тирәдән дә заказлар алыначагына шикләнми — ул кадәр цехларны аның шушы хәтле зур идарәсеннән башка эшләп чыга алмаслар, әлбәттә
Иртәнге караңгыдан кичке караңгыга чаклы Фәез —халык, дәүләт кешесе, һәм бу аның өчен иң хәерчесе. Күңелдәге бүтән уйлар урынын да шул ала, шул тутыра — шуның аркасында күңел бөтен һәм тыныч Диярлек. Әгәр шулай әйтергә яраса
Яраса Чөнки сирәк мирак бу ica да, ккм дигәндә ун гына тапкыр ул Каманы исенә төшерә, булачак очрашуларның мең вариантлы планын төзи. Мең арасыннан берсен кабул итте; былтыргы кебек бергәләп. сәяхәткә чыгарга. Шунда кызыклы гына башланган иде, бәлки Шунда аңлашу да җиңелрәк булыр. Камага иптәшкә Гета кулайдыр. Калган яклары аның белән сөйләшкәч ачыкланыр. Шул уй белән Фәез Гетага телефоннан шалтыраткан иде, тегесе аны үзе яшәгән тулай торакка чакырды.
Кичке сәгать сигезләр тирәсе. Ишек төбендә беләкләренә кызыл тасма бәйләгән егетләр Фәезне кем икәнен дә сорамыйча уздырып Жибәрделәр — беләләр, димәк Ә эчтә барлык коридорлар (кызыл почмакны әйткән дә юк инде) шыгрым тулы — «шейк» дигән сәер ритм
1 Ахыры Башы 9. 10, 11 саннарда.
ды, чөнки ип төп база — торыр жир, ул — төзелешнең килер көне. Ә калганы була да була инде аның. Завод һәм яңа шәһәр мәйданнарында күз күреме житмәс жирләр айкап ташланган. Тегенди-мондый машина белән керсәң, урап чыга алмассың — төзелә генә башлаган шәһәрдә урам исемнәре юк, юл күрсәтүче милиционер да юк—ада
Фәезне дә бөтереп алып керде. Кешеләрне аралый аралый Гета бүлмәсенә көчкә барып җитте. Фәезне күрүгә, өч-дүрт кыз үзләренчә нигәдер чыркылдашып көлделәр дә ә дигәнче юкка да чыктылар.
— Хәерле кич. Гета.
— Хәерле кич. Фәез. Әйдә, утыр.
Телгә килгән беренче исәнләшү сүзләреннән соң, Фәезнең карашы өстәлдәге дәфтәрләргә төште.
— Синекеме болар?
— Әйе.
— Укырга ярыймы?
— Пожалуйста, тик анда берни дә юк.
Гета артык киемнәрен гардеробка урнаштырган арада, Фәез дәфтәрләрне актарып утырды, һәр җөмлә, һәр фикер алдында диярлек даталар язылган, аларына игътибар итми генә укыды. «...Комсомол туган көнне флаглар күтәреп чыктык. Агачлар утырттык. «Беларусь» тракторына төялгән акацияләр, каеннар...
Тулай торакларда бәйрәм: бөтенсоюз өмәсенә хәзерләнәбез. Егетләр ишек-тәрәзәләргә пыяла куя, бүтән җиһазларны ремонтлыйлар, ишек алларын чистарталар. Кызлар тәрәзә юа... Җырлыйлар...
Чаллы урта мәктәбен бетергәч, сигез ел да сигез көн Братскида эшләп кайттым. Тәрбия эшенең нәрсә икәнен башлап шунда белдем — ул кешеләрне бәхетле итү дигән суз икән. Җиңел түгел. Ләкин бәген җәмгыять шуның өчен тырышкач, куркырга да урын юк бугай. Шунысы шәп түгел, монда кайбер тәрбиячеләр үзләрен танцы оештыручы дип кенә күз алдына китерәләр. Башта аларның үзләрен өйрәтергә кирәк булды. Үзебезнең участоктагы биш комендант белән бүтән шәһәрләргә бардык. Тольяттида берничә тапкыр булдык. Семинарларда булдык, тулай торакларын карадык. Кайткач, үзебез дә шундый семинарлар үткәреп, алган тәҗрибәне куллана башладык.
Тулай торакларда үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырдык, культура хокук законнары университетлары, кино-лекторийлар...
Уналтынчы торакта беренче комсомол туе! Бәхетлеләр! Мин —тәрбияче, аларның бәхетләрен оештырам, ә үзем... Ходаем!
Алтынчы торакта — КВН.
Производство алдынгылары белән очрашу. .
Син гуган ягыңны, туган телеңне беләсеңме? — Викторина.
һәр торакка — телевизор, уку залы, кызыл почмак...
Экскурсияләр — Түбән Кама, Алабуга. Шишкин музее.
Мәхәббәт хакында сөйләштек.— Диспут. Кызык, егетләр кызларны гаепли: тәмәке тартасыз, эш сөймисез, тәртипле түгелсез, диләр. Ә кызлар— егетләрне: аракы эчәсез, хулиганлык белән мактанасыз, диләр...
Авырлык — гаиләле кешеләр тулай торакта яши. Гаиләсезләр квар-тирларда — алар белән бергә. Җайсыз.
Яшьләр үзләре бернинди кыенлык сизми бугай. Аг кебек эшлиләр, күңелләре шулхәтле күтәренке, зарлану дигәнне белү юк, урын тар дип тә борчылмыйлар. Ай, көнләшәм дә инде шулардан! Карап торсан, балалыктан да чыгып җитмәгән яшьләр, тал чыбыгы кебек сыек кызлар Ә тормышта — геройлар! Нишләп мин дә түзүче түгел икән?
Көн саен тәрәзәдән карап калам: кыр казлары кебек тезелеп, төзелешкә китәләр, көләләр, шаяралар, яннарыннан барган егетләрне котырталар. Аларның күңелләре минекеннән мең мәртәбә көчлерәк, чистарак. мең мәртәбә сафрак. Ә мин — тәрбияче! Уйласаң исләрен китәрлек. уйламаска тырышам. Ходаем!
Стена газеталары чыгару — 52, 24, 41 тораклар.
Валитов белән әңгәмә (51). УМС слесаре. Эчү белән мавыга. Иптәшләре белеп торсын.
Шигырь кичәсе.
Лекция — Коммунизм төзү һәм яңа кеше тәрбияләү.
Лекция — Гинекологик авырулар.
Өч көн инде канализация җимерек.
Бытсоветлар сайлау.
Ах. шул кадәр төзүче буласым килә. Мин аларны тәрбиялим дип. ялгыш уйлап йөргәнмен. Мине бит алар үзләре тәрбияли!» ♦
...Фәез дәфтәрләрне актарып чыкканчы, үзенең сары чәчләре белән >, җилфердәп, каршыга Гета килеп утырды. Фәез аның белән күпме u вакытлар дус булып, бер нәрсә диярлек белмәсә, хәзер берничә минут s эчендә Гетаның кем икәнен аңлады да куйды. Менә бит ул ни дигән сүз 2 кешенең күңел серен белү! н
Кич буе танцевать иттеләр, шунда ук сүз дә куештылар: киләсе л атнада — былтыргыма сәяхәт ясарга. Гета Борисны да чакыру ягында ♦ икән. в
— Син аны һаман да яратасыңмыни әле? —диде Фәез гаҗәпләнеп, о
— Кызганам... Бар инде син аның янына, ярыймы? Авырый диләр “
аиы... <
Атна чамасы икеләнеп йөргәннән соң Фәез Борисның эшләгән җире- а нә шалтыраткан иде. һаман авырый, диделәр. Барырга кирәк —хәл = белү булыр... Ничек, ни белән авырый икән? Күчтәнәчкә дип. бер шешә ® коньяк эләктерде. «Артык хәлсез булса, күрсәтмәскә мөмкин». х
Соң иде инде — машина чакыртып тормады, җәяү генә китте. Урамнарның пычрак булуы гына бераз көйсез иде. Июнь—яңгырлы ай.
Беренче гаҗәп хәл: почта ящигы авызына язу кыстырганнар иде. Алып караса, нәрсә язылган диген! Фәез үз күзләренә ышанмыйча кабат-кабат укыса да, язу барыбер үзгәрмәде, шул ук «В этой квартире продается совесть со всеми неудобствами. Оплата по соглашению». Кызлар кулы... Фәез әллә нинди авыр кичерешләр белән язуны бөтәрләп кесәсенә тыкты да звонокка басты.
Борис берүзе һәм шактый йончыган кыяфәттә иде.
— Авырып киттеңмени? — диде Фәез ишек ачылгач та. Тавышында элекке үпкәләшү ачуланышуның әсәре дә юк кебек, һәм Борис та моны шундук сизде, ахры:
— Менә шулай инде,— дип елмайды да иңнәрен җыерып куйды.
Ярты ел чамасы арада берсен-берсе күралмаслык дәрәҗәгә килгән, очрашыр вакытларда да күрмәгәнгә салышып уза торган кешеләрнең хәзер икәүдән-икәү бер өстәл янында утыруы бераз сәер һәм гажәп. билгеле. Алар икесе дә моны сизә, әмма икесенең дә йөзендә ачу галәмәте юк —моның сәбәбе элеккеге якынлыктыр инде. Үчләшү, ачуланышудан икесенә дә файда юклыгын хәзер һәркайсы аңлый, ә килешеп, бер сүздә йөргән булсалар, ихтимал, нәрсәгә булса да ирешкән булыр лар иде. Бозылышу бигрәк тә Бориска зыянлы булды, чөнки аның ачуы зуррак иде, шул хис. речьләргә әверелеп, халык алдына барып чыкты, һәм, кем әйткәндәй, үз төкереге үз битенә кайтып төште. Шуңа күрә, интегебрәк булса да. егетләр бер-берсенә карап елмаештылар, бераз сыэлаулырак булса да. бу елмаю борынгыдан, борынгы җәнлекләрдән күчә килгән теш ыржайтуга һич тә ошамаган иде инде. Сызлау дигәне бәлки әле хәерлегәдер — үкенү билгеседер...
— Менә шушылай яшәп ятабыз инде без,— диде Борис, ниһаять, сүз башлап.
— Нәрсә булды сон сина?
— Грипптан азды.
— Кай төштә азуы?
— Башка сукты. Спазма, диләр.
— Спазма! Мин сина тагы күчтәнәч китергән булам.
Борис чын күңелдән шатланып рәхмәт әйтте һәм,
— Врачлар аны. коньякны, йөз граммга чаклы теләсә нинди чирдән дәва, дип әйтәләр әйтүен.— дигән булды.
— Алайса чыгарыйк без аны.— Фәез урындыкка куйган сумкасын ачып аннан бер шешә алды.— Молдаван коньягы.
— Әйбәт, мин яратам аны.
— Бүтән төрлесе юк.
— Минем өчен иң беренче урында ФРГ коньягы, икенче урында әрмәннеке, өченче урында менә шушы. Калганнарына исем китми.
— Булса баш тартмыйсың?
— Билгеле инде.
йөрәкләрдәге боз шул кырык градустан эреп акты дияргә мөмкин- дер. Икенче рюмканы тоткач, инде тавышларындагы тыйлыгу, кысанлык хисләре, хәмер парына әйләнеп, күтәрелеп киткәндәй тоелды, һәм алар иркенләп сөйләшә башладылар — өй дә җылы, якты лабаса. «Карасана, без икебез дә явыз кешеләр түгел икән, бик тиз гафу итә алабыз икән, беребезнең якты карашы җитә дә куя. Шунысы гына кыен: шундый күзләр белән кем башлап карый ала... Ә бу караш, бер уйласаң, чигенү, көчсезлек, икенче карасаң — зур җанлылык».
Бу юлы инициатива Фәездән булды бугай, ләкин ул үзен җиңелгән итеп тоймый — киресенчә, ниндидер югалган нәрсәсен яңадан тапкан һәм тагын да байый төшкәндәйрәк хис итә.
Фәез Борисның монда туганнары юклыгын, баласы белән хатынының кайтып киткәнен яхшы белә. Ләкин янына дуслары килмәве гаҗәп тоелды. Бу хакта сорагач. Борисның чырае тагын караңгыланып китте:
— Дуслар юк бит минем, брат.
— Гета? Теге кибетче кыз...
— Ә... Үзең беләсең — үпкәләделәр. Мин просто дус. ә алар күбрәкне өмет итәләр. Кибетче кыз дигәнең бөтенләй ирен үк ташламакчы. Нигә кирәк инде аның иреннән аерылуы? Кирәкми дигән идем — бизде. Менә шулай, брат.
«Ниндидер ир тора инде шәп хатын белән, тугры хатын белән торам дип».— Шуны уйлап, Фәез бүтән сүз әйтте:
— Алардан башка да танышларың бар иде бугай.
— Алары белән ул хәтле якынлык юк. Аркасыннан сыйпарга ирек биргән һәр хатын-кыз үз була башласа, күпкәрәк китәр иде бит.
— Ә менә шулай булып чыга: бер заман бер дустың да калмый.
— Әйе,— Борис башын иде һәм чәкештермичә генә коньякны эчеп җибәрде — Мин ялгыз кеше.
Бу сүзләрне ул шундый кызганыч бер кыяфәт белән әйтте, әмма кыз-ганыч булса да, аңа ярдәм итү мөмкин түгел — кешегә мондый хәлдә ярдәм итеп булмый шул.
— Нәтиҗә ясарга кирәк инде. Боря, әле син бөтенесен дә югалтып бетермәгәнсең.
— Дуслардан мин артык күпне таләп итәм бугай. Алар һич тә хыянәт итми торган, миннән туймый торган булсын. Ә хыянәт итми торган дус булмый. Шуңа күрә мин аларны табарга да тырышмыйм.
— Менә мин сиңа хыянәт итмәдем.
— Иттең...
— Мин? Сиңа хыянәт иттем? Ничек?
— Ярый инде. Фәез, калсын, отышлы тема түгел бу. Тагын берәрне салсак, хәерлерәк булыр.
— Сиңа ярамый бит, баш...
— Чәнчелсен лә!..
Мондый хәлдә аның белән бәхәсләшеп араны тагын бозмагаем дип, Фәез дә тынды һәм, тагын берәр рюмка эчкәч, үзенең төп йомышын әйтергә ашыкты.
— Хәтереңдәме: без узган җәй Кама буена сәяхәткә барган идек?
— Хәтеремдә.
— Шул сәяхәтне тагын кабатлап булмас микән?
— Дөньяда бернәрсәдә ике тапкыр кабатланмый.
— Ну, икенче төрлерәк...
Кызларның берсе кияүгә чыкты. Кама исән... Гета исән. Ул гине һаман ярата... ♦
— Ә... Камага әйттеңме сон? >
— Ана Гета әйтергә булды. Мин сина килдем. Син риза, ә менә °
Кама нишләр. s
— Минемчә, барырга тиеш Бүтән кеше белән буталмый бит. өмете ■“
бетмәгән, димәк. н
— Уһу, әллә ниләр беләсең син.
Хәтсез иакыт тын утыргач, Фәез Лазаревка Борис хакында яңа ♦ тәкъдим белән кермәкче булуын әйткән иде. иптәше кул гына селтәде, я
— Инк? — диде Фәез моңа каршы.— югыйсә, дәрәҗәсе төшерелгән 2 офицер кебек йөрисең бит Штраф срогы үткәндер инде.
— Чакырткан иде, сөйләштек. <
— Соң? °
— Хатыныңны алын кайтып, адәмчәяшибашла, дигән шарт куйды. =
Мине яңадан чын кеше итен тәрбияләмэкче,—Макаренко!.. 3
Борисның мыскыллап әйткән сүзләрен Фәез җөпләмәде:
— Ул яхшы ният белән сөйләшкән... Мин ана ышанам.
— Мина аның яхшы ниятеннән ни файда, ул мина яманлык эшләгәч. Чиргә сабыштым менә — шул булды файдасы
— Әгәр чыннан да хатыныңны алып килгән булсаң, малаең да булса, менә болан ялгыз интекмәгән булыр иден. Бәлки чирләмәгән дә булыр идең, һич югы — грипп аэмЬс иде
— Әйтүе кыен.
— Кыен булса да — мөмкин. Шулай эшләп кара, юри генә. Чынлап, бәхетле булачаксың, валлаһи дип әйтәм.
— Эшләп карадым инде.
— Соң?
— Килми хатын.
— Ничек?
— Килми, менә шул — вәссәлам.
Шуннан сон Борис ничек ител Тольяттига баруын сөйләп бирде.
Очрашуның башы — бәхетсез гаиләләр белә торган хәлләрнең мең дә беренче вариантыдыр.
...Борис Тольяттига килеп җитеп, кайчандыр үзенеке булган ишекне шакый. Күңеленә шундый рәхәт,— күздән яшьләр килерлек игеп йөрәкне әллә нинди таныш ләззәт кытыклый. Монда Борис чынлап бәхегле яшәгән икән — җанын борчырлык хәлләрне хәтерләми. Ордер алып, хатыны янына — анын эшләгән җиренә канатланып баруы, анысының сөенеп урыныннан сикереп торуы, өр-яна өйгә беренче аяк басулары, җиһазсыз өйлә беренче үбешүләре һәм шампанское эчүләре, аннары җиһазлар күчерү, яңаларын сатып алу. сатыл алынган һәр әйбергә ияреп кайткан яңа бәхетләр һәм. ниһаять, нн зурысы — малай. Аннары бәби туе. аннары, летсадка барган беренче көн... аннары., аларны санап бетерерлекмени! Гомумән, бәхетне санап була микән?! Бәхет бар ул.— менә шул. Ул һава кебек, эчкән су кебек — бар. һәм шунысы хәерсез — эчкән суга күнеккән кебек ана да күнегәсем икән. Аның юклыгын бары тик сусаганда эчәргә бер йотым калмагач кына сизәсең. Борисның хәзер чынлап та бер йотым суы да калмады бит ипле. Сәбәбе — әлеге дә баягы — гаиләсеннән аерылганда шуны сизмәве булды... Бигрәк кызыклы тәкъдим кебек тоелган иде шул: чит илгә кител эшләп кайтырга дип анардан рәсми рәвешгә үтенделәр; димәк, үзе өчен генә түгел, из өчен кирәкле эш булган ул,— югыйсә, алай җитди сөйләшмәсләр нде
Шартлары нинди дигән әле — мондагы эш хакы да саклана, тегендәгесе дә зур.. Гомумән, дөнья күрү, чит ил белән танышу — үзе бер вәсвәсә, үзе бер байлык. Шуннан ничек баш тартасын инде?! Авырлыклар да булыр, диделәр, билгеле, тик аның белән геиә егет кешене куркыта алмыйсың. Хатыны да ризалашкач, Борис бернидән шикләнмичә, баласын үбеп, хатыны белән чын күңелдән кочаклашып, юлга чыкты. Авырлыклар дигәненә дә, ялгызлыкка да түзде, әмма бүтән бер газап килеп чыгачагын ул көтмәгән дә, уйламаган да икән... Матди яктан ныгыса да, икенче бер байлыгы — гаилә якынлыгыннан мәхрүм булып кайткан иде ул. Дөресен генә әйткәндә, бик артык иркенәергә шартлар булмаса да, вакыт-вакыг хатын урынына ярардай затлар очратмады түгел. Шуннан инде нәтижә чыгару да кыен түгел иде: әгәр шундый җайсыз шартларда да читкә сугылырга мөмкин икән, хатыны бөтен уңайлыклары килгән шартларда гыйффәт саклап торгандыр дип, ничек кистереп әйтергә мөмкин? Юк, алан өзеп әйтүе кыен. Ә менә җайлы шартлардан файдалангандыр дип фараз кылырга бик мөмкин иде. Чынлыкта бу явыз шиккә буйсынмау — Достоевский аңлаган мәгънәдәге идиотлык булыр иде. Борис андый ук ахмак түгел. Дүрт ел буе 20—25 яшьлек яшь хатынның тик тормаганына ул башын кисмәгә бирер. Аның күңелендә менә шундый шик туды һәм бәхете дә юкка чыкты. Шунысы кызганыч, мондый хәл булырын Борис алдан күрә дә, фараз итә дә алмаган. Адәм баласы нигә шулай якындагысын гына күрә икән, шул кадәр дә күрә карау була икән! Нәкъ шундый ук шик, мөгаен, хатынның үзендә дә тугандыр. Дөрес, алар бер-берсепә бу хакта әйтмәделәр, алай гына да түгел, яңадан кавышуга сөенделәр дә хәтта Ләкин бу инде теге чактагы тыныч сөенечләр, эчкерсез яратулар түгел иде, ә ышану турында сүз дә юк инде. Шулай итеп, кавышкач, алар үзләренең элекке нөсхәләрен танымадылар. Соңыннан аерылуга, җимерелүгә, хәзерге ялгызлыкка китергән сәбәпләрнең берсе — һичшиксез шушы югалту иде. Иң зур байлык шулай җуелды. Әйе, Борис гаепле, хатынының сафлыгына ышана алмады ул, әлеге дә баягы, күңел зурлыгы җитмәде... Ә хәзер...
Югалтуның зурлыгы, ишек төбенә килеп җиткәч һәм звонокка басарга куркып калгач, бәген авырлыгы, чынлыгы белән аңлашылды. 0, беренче сафлык, беренче бәхет! Ник без сине саклый белмибез?! Әллә нинди вәсвәсәләргә бирелеп, нинди зур нәрсәдән коры калабыз! Дөньяда белергә тырышу дигән нәрсә бар. Читләрнең нинди икәнен белергә, яшәү ләззәтен күбрәк тоеп карарга тырышу аркасында күпме шатлыгыбызны югалтабыз икән без!
Ул шатлыкларның инде яңадан кайтмаслыгына тәмам ышанган хәлдә, һич югында, хәзерге фаҗигале хәлдән котылу өчен, тагы да дөресрәге — җәмәгатьчелек кушуын тыңлап, менә Борис үзенең элекке ныклыгы һәм тынычлыгына алып керергә тиешле ишек алдында басып тора. Ләкин ул ачылырмы?
Звонок...
Юк, ишек ачылмады. Күрше ишекләрнең берсеннән бер әби башын сузып, хатынының эштә икәнен, ә баласының мәктәпкә китүен (икенче сменага йөри икән) әйтте. Мәктәп?! Кай арада мәктәпкә йөрерлек булды соң әле ул? Читтә йөреп, баласының үскәнен дә сизми калган, имеш. Ул үзен һаман егет кешегә исәпли, һаман яшьлек гадәтләре һәм иркенлекләре белән яши Тфү, шул иркенлек хәзер җанны кыса.
Борис ишек төбендә йөренде, мәктәп тирәләренә барып карады, тик хатынының кайда эшләгәнен белә алмады — баягы әбидән сорарга да оныгкан икән. Бердәнбер чара — көтәргә кирәк. Эч пошудан, үтел барышлый ресторанга кереп утырмакчы иде — уңайсызланды, ике-өч сәгатьтән соң буласы җитди сөйләшүгә андый җиңел кыяфәттә килеп керү, оятсызлыктан бигрәк, әшәке тилелек булыр иде. Түзде Борис,
һәм ишек кичке сәгать жиделәрлә генә ачылды Хатыны ла баласы ла өйдә иде.
— Исәнме. Люся.
Хатыны ишекне ачты да — кер дә дими, кит тә дими—шаккаткандай тик тора. Борис исә анардан да ныграк югалып калды. Менә ике- өч минуттан соң ишеткән сүзе: ♦
— Сезмени әле бу... *
Бу сүзләрдән һәм аларнын әйтелеш-янгырашыннан бөтенесен аңлар- ° га һәм кире борылып китәргә генә кирәк иде дә, бүтәнрәк сүзләр ишетү г өмете белән, Борис үзсүзлелек күрсәтергә, бәхете өчен сонгы бәрелешкә х керергә тиеш тапты һәм китмәде. *-
— Өйгә чакырмыйсынмыни?
— Өйгә? Рәхим итегез! ♦
Хатын тавышында тагын бер тапкыр «Ник? Кирәкме икән?» дигән я сораулар ишетелсә дә, Борис аларны да анына кертмәскә тырышты һәм ° сүзне туры мәгънәсендә анлап, залга узды Шул арада хатын, ирнен ® үзен генә калдырып, кухняга кереп китте. Суынса да суына ала икән < кеше — формаль әдәп сакларлык та хөрмәте калмаган. Ярый, түзәргә “ туры килә, кан төкерсәк дә, сиздермәскә кирәк. =
Таныш коридорда яңадан чыгып утны үзе кабызды да. өс-башын £ салып, аякларына башмак элде. Башмак — аныкы. Башмак тузганчы, х мәхәббәт тузды. Кызык килеп чыкты бит бу. ә! Башмактан алда туза ® торган мәхәббәт нинди мәхәббәт икән? Гомумән булды микән?
Юк, бөтенесе аңлашылса да. Борис үзен гаепле санамый. Бөтеи сәбәп — беренче аерылышу... Шул чакта аерылышмаска кирәк булган—ничек итсәң дә бергә китәргә яки, алай мөмкин булмаса. берсенә дә китмәскә кирәк булган. Хәзер менә гыйбрәт... Гыйбрәтне бүтәннәргә дә житкерәсе иде, югыйсә, аның хатасын тагын кемнәр генә кабатламас дисен! Алай дисәң, аның белән чит илгә күпме кеше барып, берсенең дә гаиләсе жимерелмәде. Нишләп әле Борис кына алама булып чыкты соң? Ник?
— Әти, кайгуың белән,— диде малае, йокы бүлмәсеннән чыгып һәм олыларча кул сузды.
Бу очрашу, бу минутларның чыннан да булганына Борис хәзер ышанып та бетә алмын инде — аларны аңлау, хәтерләү шул чаклы кыен — ниндидер буталчык төш кебек, салмыш баш белән сөйләшенгән сүзләр кебек кенә. Ләкин бу хәл булды. Әнә шулай салкын гына итеп малае ана кул сузды Шулай да әтисе шатланды
— 0, Вова, син өйдәмени!—дип элеккечә гади һәм ягымлы итеп эндәшсә дә, Вовасы аны кочаклап алмады, сүзсез генә басып тик торды.
— Я. ничек бара синең укулар?
— Әйбәт.
— Өчлеләрен күпме?
— Бар.
— Икелеләр?
— Алары юк.
— Бншлеләр лә бармы?
— Алары да бар.
һәм шуның белән сүз дә бетте. Бәлки тора бара тагын телләре ачылыр иде, ләкин әнисе, дәресләрен эшләнеп бетмәгән дип, аны йокы бүлмәсенә кертеп утыртты һәм үзе тагын кухня ягына чыкты Борис аны шактый көтсә дә. хатыны һаман чыкмагач, ахырда үзе анын янына керергә мәжбүр бхлды.
— Бик үк яхшы каршыламыйсыз бит әле,—диде ул. ачусыз гына үпкәләп.
— Оркестр кирәк идеме? Кочакка ташланырга тиеш идекме?
— Ник, алай да мөмкин иде.
— Башынны юләрлеккә салма! —Хатын кәстрүл капкачын ачкач, борынга искиткеч тәмле ис бөркелде.
Борис бу иснең нинди кадерле нәрсә икәнен гүя ки әле беренче тапкыр гына тойды. Ах, нинди ерак калган шушы җылылык, шушы тормыш! Ничаклы үкенгәнен белсә иде, анын хатыны да, әлбәттә, болай сөйләшмәс һәм киселгәнне янадан ялгарга тырышыр иде. Хәзер галимнәр табигатьтә регенерация күренешләрен тагын да күбрәк күрә һәм файдалана башладылар. Ә җан киселсә, аны ялгар һәм яңартыр әмәл табылмас микәнни? Әйе, хатын да үзен бөтенләй гаепсез дип уйлый һәм бөтенесен Бориска кайтарадыр, мөгаен. Ләкин бәхәстән файда чыкмас- лыгы да көн кебек ачык икәнен күреп торган хәлдә, бер генә юл кала — ник кайтканын туп-туры әйтергә кирәк, һәм Борис шулай эшләде дә.
— Мин сезне алырга кайпым, Люся.
Җавап юк, тәкать калмагач, Борис тагын кабатларга мәҗбүр булды:
— Безгә тормышны өр-яңадан башларга кирәк, начарлыкларны онытыйк.
— Яман кеше белән әйбәт тормыш кору — юк сүз ул.
— Ә менә безгә үзебезне дә яхшыртырга кирәк. Шунсыз ярамый, дөнья үзе шулай куша. Искечә яшәү мөмкин түгел.
— Син бит, киресенчә, модерн кыяфәтле тормыш белән яшисең — мода...
— Мин аңладым, Люся, тормышның нигезләре модага буйсынмый. Мин моны аңладым.
— Соң булса да ун булсын дидеңме?
— Безнең мода дигәнебез, модерн дигәнебез, киресенчә — искелек булып чыкты. Безгә хәзер яңарырга, гади һәм мәгънәле тормыш белән яшәргә кирәк. Сәламәтлек һәм ныклык —менә нинди яңалык кирәк безгә.
— Сина кем өйрәтте бу акыллы сүзләрне?
— Сүзләр? Сүз түгел — тормышның үзе бу, Люся. Без шул тормышка яраклы булып чыкмадык, үзебез гаепле.
— Акыл шулай эш узгач килә инде ул.
— Эш узгач?
Борисның соравын Люся җавапсыз калдырды.
— Минемчә, әле сон түгел.
— Ә минемчә, сон.— Люсянын бу сүзләреннән бая күрешкәндәге үртәлү һәм салкынлык сирпелде.
Шулай да Борис сөйләвендә дәвам итте;
— Без аерылышып бер ялгыштык. Мин беренче аерым яшәүне әйтәм, чит илгә синсез китүне. Хәзергесе аның — бары гик нәтиҗә генә. Ә икенче кабат ялгышсак, инде тормышыбызны бөтенләй рәтли алмавыбыз ихтимал. Анысы инде төзәлми торган хата булачак Җитдирәк уйлавыңны сорар идем мин синнән, Люся.
— Инде соң...
Борис шунда гына хәлне төшенде һәм бүтән сорарга җөрьәт итмәде. Ишетәсе килмәде...
«Димәк, Люся. димәк...»
Мондый авыр фикерне Борис уена китерергә куркып, урыныннан торды да залга чыкты һәм сөялеп тын калды.
Башында бернинди фикер юк. күңелдә гик өметсезлек: булмады, булмады, тормыш барып чыкмады.
Звонок шалтыраттылар. Люся чыгып кем беләндер хәтсез вакыт сөйләшеп торды. Борис ничек кенә ишетмәскә тырышса да, ир кеше тавышы, каһәр төшкән калын бер тавыш оятсыз рәвештә түргә уза торды.
«Ах, каһәр суккыры бу тавыш! Син анда ишек төбендә, каракларча... Минем бәхетемне, киләчәгемне алып китәргә килгәнсең. Сәдака 64
сорап кергән хәерче шикелле. Мин синең көнгә үк калырга тиеш түгел. Дөрес, мин үзем дә кемнәндер әжәткә шактый күп акча сораган кеше төслерәк хәлдә калдым. Ләкин мәхәббәт әжәткә бирелми, ә үземә бирелгәнен мин тотып бетердем — чамадан тыш тиз туздырдым. Хәзер инде яна хәзинәгә ирешергә кирәк. Ничек? Ничек'-* Акчаны эшләп табарга мөмкин. Ә мәхәббәтне? Чын якынлыкны? Ничек табарга аны, ♦ каян?» >
Люся яңадан кергәндә, аның йөзе бозылган, битләре кызарган иде— ° күңелендә ачумы, каушаумы — әйтүе кыен. Икеләнүме, аптыраумы—§ белүе читен. Аның хәзер, гомумән, сөйләшерлек көче дә юк бугай. - Хатынның болай да аптырап, югалып калганын Борисның беркайчан н да күргәне юк иде әле. Хәтта Чаллыдан кайтып киткәндә дә...
Люсяның күңелендә нинди кичерешләр икәнен беләсе иде дә — сорап ♦ булмый. Беренчедән — әдәпсезлек, икенчедән — бәйләнчеклек булыр я иде. Бәйләнеп үз дәрәжәсен төшерә алмый ир кеше, алай итәргә тиеш ® түгел — үзенә ихтирамны беркайчан да җуярга ярамый, үз дәрәжәнне « үзең таптау — шулай ук иң соңгы хурлык.
Борис малае янына чыкты һәм аны кочаклап үпте дә:
— Җәйге каникулда минем яныма килерсең,— диде, чак кына бала- =
ларча елап җибәрмәде. w
— Әни белән,—диде малай, олыларча тыныч кына. и
— Хуш, Вова, ачуланма мина.
— Ярый.
Әтисенә нинди зур вәгъдә бирүен бала үзе. әлбәттә, аңламый торгандыр. Борис кухня ягына бүтән карамады. Шул килеш аерылдылар.
Бу инде сонгы аерылышу иде.
Чаллыга кайткач, үзенең тагын бер зур хата ясаганын аңлады Борис. Бәлки, Люся, үзен ике ут арасында тоеп, ничек хәл итәргә, кем белән калырга белми аптырап торган булгандыр, һәм ана нәкъ менә шул чагында киңәш белән ярдәм итәргә кирәк булгандыр? Нәкъ шул вакытта... Ә Борис, үзенең ирлек дәрәҗәсенә хилафлык китермәс өчен, хатынының яна мәхәббәте хакында сүз кушмады. Кем белә, бәлки, ялган горурлык булгандыр бу?
Хатаны төзәтим дисән, хәзер кире Тольяттига кайтырга (элек соң дигән иде, хәзер соң түгелдер дип ничек башка китерәсең инде?!), һич югында, хат язарга кирәктер. Кирәк, әлбәттә. Шулай эшләргә кирәк. Ләкин хәл шул «кирәк* көенчә калды—бару түгел, ул ана хат та язмады. Нишләтәсең, кул бармый, үтерәсеңмени аны. Ә хәзер Люся нргә чыккандыр инде... Абау, мондый да хурлык, мондый да адәм көлкесе — Борис үзе генә белә, ләкин моннан ни җиңеллек? Борис үзенең нинди хәлдә калганын үзе бик яхшы белә бит!
Белә һәм беркемгә дә сөйли алмый. Фәезгә дә авыз ачмас иде, ләкин күңеле генә түгел, тәне дә бик йончыган чак —түзмәде. Ярый әле, Фәез акылсыз кеше түгел, бүтәннәргә таратып йөрмәс.
— Мондый хәлдә һич киңәш биреп булмый, Боря, фаҗига инде бу — шунысы хак,—диде Фәез, үз кайгысы төсле авыр кичереп.— Берни эшләр хәл юк. Түземлек кирәк, сабырлык. Болай бикләнеп ятудан сиңа чынлап та файда юк. Пөреп кайтыйк бергәләп.
Борис моның белән үзе дә бик теләп килеште.
Ә җомга көн кич, построй ком көймәсе белән, дүртәүләп ике көнлек сәяхәткә чыгып киттеләр.
Ким дигәндә егерме чакрым узылгандыр Көймә көйле булганда, бәйрәм инде ул — мотор бер көй белән гөрли генә. Гета белән Кама Урта утыргычка икәүләп утырганнар, ә Фәез —Борис янында, артта.
Каманың алар белән барырга риза булуыннан ниндидер яхшы нәтиҗә чыга бугай чыгуын да, ләкин Фәез әле үз бәхетенә һаман ышанмый. Каманың елмаеп куюына, су чәчрәгәч битләрен сыйпап, чын күңелдән
в. «к. у,» м ха.
65
I көлүенә дә ышанып житми — чынлап та шушы кыз Кама микәнни һәм Фәез аның белән бер көймәдә барамы? Күпме айлар беркемгә дә диярлек сөйләмичә, сөйләргә куркып йөргән хыялы бүген аның белән бер көймәдә бара. Могҗиза — аның янында гына... Кулын сузса, кул җитә. Ләкин кул белән кагылу мөмкин түгел. Кагылсаң, очып китмәсме, юкка чыкмасмы? Кызлар дигәнең, хыял дигәнең үзләрен куя белә!
Барышлый телгә алырлык хәл очрамады дисәк, дөрес үк булмас. Фәез инде берничә көн буе кесәсендә йөргән, безгә таныш кәтүкне кулында уйната икән. Шуңа Гета игътибар итте:
— Нәрсә ул, Фәез?
— Бумы? — Фәез уңайсыз елмаеп Бориска карады, тегесе кызарып башын читкә боргач, калайны кызга сузды.— Бу — фиксатор.
Кызлар нәтиҗәне тиз ясадылар:
— Искитәрлек нәрсә түгел икән.
— Тарихи деталь, Борис белән безнең араны бозган нәрсә... Борис аны горком секретарена биргән иде. Әкренләп түбән төшә-төшә, идарә партбюросына килеп җиткән. Галина Алексеевна үземә кайтарып бирде. Миңа да кирәк түгел, мә, Боря.
Дустының ачусыз елмаюын күреп, Борис фиксаторны алды. Бераз тотып карап торды да суга атты. Чылт иткән тавыш кына ишетелеп калды. Шуннан соң юл буе диярлек сөйләшмәделәр.
Әмма, былтыр бергә булган тирәгә килеп туктагач, бөтенесе бик тиз һәм җиңел эшләнде. Фәез шатланып көймәне корыгарак өстерәп чыгарды, башта Гетага, аннары Камага кул биреп (Кама бернинди куркусыз, икеләнүсез үзенең аккош канатлары кебек кулын сузды — бар икән дөньяда хикмәт!), аларга төшәргә ярдәм итте, соңыннан бергәләп палатка һәм вак-төяк әйберне ярга төшерделәр, палатка кордылар — аннан эченә коры печән кертеп җәйделәр, уйнап-көлеп су керделәр һәм аннан соңрак аш пешерделәр. Дөресрәге, болар эш түгел, әйтеп аңлата алмаслык ләззәтле шатлык кичерү генә иде. Транзистор кәкре-бөкре көйләр һәм ритмнар чыгара башлагач, Фәез башта Гета белән танцевать итте, аннары хәтта Каманы чакырырлык көч тапты. Кама исә, ялындыру дигәнне кинәт оныткандай, каршыга үзе үк килде. Чирәм җирдә танец ритмына иярү бик җайлы булмаса да, ул канатлы кош шикелле җилпенә — әллә иркенлеккә чыгудан, табигать кочагындагы рәхәтлектән, әллә... әйтү дә кыен... әллә... әллә инде ул да Фәез кебек ук мәхәббәттән канатланганмы?!
Былтыр да шушы ук кыз иде бит, әмма болай ук гүзәл түгел кебек иде. Шушы ук күзләр белән караган иде бит кыз ул чакта да, ләкин Фәез бернәрсә дә күрмәгән булган икән... Күзсез булгандыр, мөгаен. Юк, ул чакта да карады, ул чакта да күрде, тик нәрсәдер күңел теләгәнчә үк түгел, нәрсәдер житми кебек иде. Мөгаен, Каманың үз итеп каравы җитмәгәндер. Гаҗәп, ай-һай гаҗәп тә инде — бер кешене Фәез ике төсле итеп күргән — элекке күрүе һәм хәзергесе — җир белән күк аермасы. Сәер дә инде бу адәм баласы. Кыз мәхәббәт сирпеп карагач, әйтерсең аның төсе үк үзгәрде!..
Әйе, Каманың күзләрендә, йөзендә, бөтен кыяфәтендә хәзер читсенүнең инде әсәре дә юк. Гөмбә җыйган чакта (кызлар үзләренә мәшәкать таптылар), Фәез аны җитәкләмәкче булгач, рөхсәт итмәде игүен, әмма төнлә палаткада йоклаганда, күбрәк Фәез ягына карап ятты... Ә йоклап киткәч, әлеге дә баягы, аккош канаты төсле кулын Фәезнең башына куйды, чәчләренә кагылды, хәтта сөйде, сыйпады да бугай. Бер мәл шундый үрнәккә егет үзе дә иярмәкче иде дә —урлашырга вөҗданы җитмәде. «Булса булсын чын ярату, булмаса. бүтән кешегә тиешлесенә мин мохтаҗ түгел — кызлар күңеле төшмәслек үк рәтсез егет түгел мин».
Фәез шул уй белән Бориска таба (Гета белән алар да бөтенләй чнт кеше кебек — икесе ике якта йоклый!) борылып ягты һәм рәхәт йокыга талды.
Иртәнге сәгагь өчләрдә Борис белән тагы балыкка киттеләр. Ә сәгать уннарда корбан балык һәм кызылканатлар тулы кечкенә тимер кәрзин тоткан хәлдә палатка янына килгәндә, кызлар аларны көтәләр иде ♦ инде. л
Үзләрен генә калдырганга, бераз үпкәләп тә куйдылар куюын. ° әмма бик үк чын күнелдән түгел инде монысы. Үзләре дә, якын-тирәдә § генә булса да, жиләк жыя торганнар. J
— Балык тотканнан ким түгел ул жиләк жыю. Каен жиләгенә хәт- g ле бар,—диде Гета.— Сез юкка гына балык тотабыз днп йөрисез.
— Уханы жиләктән пешереп булса, барып йөрмәгән булыр идек,— *
диде Фәез. Борисның да, Гетаның дачырайлары карангы иде. Теге a
юлы аларнын кәефләре шәп, әФәезнеке алама иде. Дөнья— куласа ®
шул, куласа. я
Бер уйласаң, болары — ваклыклар гына... Гомумән, көн әйбәт. Тик < менә кичке якта... а
Кояш баерга шактый вакыт бар иде әле. Көн һаман кызу. Ничәнче кабат икәнен хәзер хәтерләве кыен — Фәез тагын бер тапкыр су кереп -» килергә чакырды. Кызлар исә, тагы жиләккә барабыз, диделәр.
Фәез: — Алайса, сез өчәүләп йөри торыгыз, ә миң сезне эзләп табармын,—диде дә берүзе яр буена төшеп китте.
Тиз дисәң дә, бер сәгатьләп вакыт узгандыр. Фәез үзенә таныш кыядан суга сикереп, туйганчы йөзеп, тагын яр буена менеп килгәндә, урман ягыннан сәер тавыш ишетелде:
— Фә-е-ез! Фә-е-е-ез!
Тавыш елауга охшаш. Шаярталар днп уйлады ул. Ләкин тнз-тиз киенде дә йөгерә-атлап иптәшләре янына китте.
— Фә-е-е-ез!
Фәез жавап бирергә мәжбүр булды. Ә аңа каршы баягысыннан да хәвефлерәк аваз килде:
— Тизрәк кил! Тизрәк!
Фәез бөтен көченә йөгерергә тотынды. Озак га үтмәде, каршысына тыны-көне беткән Гета килеп чыкты.
— Нәрсә булды, Гета?
— Тизрәк, Кама һуштан язды.
— Нишләп?
— Елан чакгы бугай... Борис шулай диде.
Бүтән сөйләшеп торырлык вакыт юк иде — икесе дә палатка янына йөгерделәр. Анда исә менә нәрсә булган икән. Жиләк эзләп йөргән чакта, Кама, үлән арасында елан күреп, ни өчендер аны тотмакчы булган һәм... кычкырып жибәргән. Борис белән Гета килгәндә, ул инде жирдә ята, сулкылдап-сулкылдап елый. Борисның <Ни булды?» дип соравына каршы, аягын күрсәтә. Ак тәндә карачкылланып торган тап... Борис каплы жәрәхәтнек нәрсә икәнен шундук аңлый һәм, кызны тиз генә палатка янына к\тәреп китерә дә, жәймәне ертып, шуның белән Каманың аягын — жәрәхәттән өстәрәк — кысып бәйләп куя, тиз генә иреннәре белән ярадагы агуны суыра Гета исә Каманың баш астына кечкенә мендәр белән бүтән әйберләр китерә. Менә шуннан соң алар янына Фәез килеп жнтте, ләкин берара нишләргә белмичә апты- ?ап калды, чалкан яткан Каманың каралган аягына текәлеп гик горды, з« дә сизмәстән. Бористан:
— Суырдыңмыни? — днп, мәгънәсезрәк итеп сорап куйды.
Тегесе оһе» дип баш каккач, тагы сорады.
— Беттеме икән?
— Әйтә алмыйм.
Шулай дигәч, Фәез дә кызның аягына иелде һәм агуны суырып карады. Күпмедер кан... Ихтимал, аңа агу да катнашкандыр. Шуңа игътибар итте тагы— нинди генә әшәке әйбердән дә чирканмаган Борис, молодец, курыкмаган. Болай булгач, кызны коткарып булачак. Ләкин озакларга барыбер ярамый.
— Әйдәгез көймәгә,— диде ул Каманы күтәреп,— сез калган әйбер-ләрне алыгыз.
Борисның нигәдер күзләре тагын да сүрелгән, хәлсезләнгән кебек. Шулай да ул жәһәт кенә торып, палатканы сүтәргә кереште. Гета, урын-җир әйберләрен күтәреп, Фәез артыннан иярде. Фәез берничә урында абынып, егыла язганга, Гета:
— Сак бул. Фәез, алла хакы өчен, сак бул,— диде.
Яр буена җиттеләр — Гета тушыңдагы әйберләрне көймә эченә әй-бәтләп җәйгәч. Фәез кызны шунда яткырды.
— Беразга үзе генә торсын,— диде ул Гетага,— курыкма, берни булмас.
Икәүләп тиз генә мотор белән бензин багын алып килделәр дә Бориска палатканы төрергә булыштылар һәм моторны көймәгә беркеттеләр. Фәез һаман Бориска карый —аның күзләрендә терелек кимегән төсле. Нәрсә булды икән? Бәлки, гади шикләнү генәдер бу? Берни юктыр, берни булмас. Әмма шик торган саен йөрәкне ныграк кимерә бара.
Менә Борис көймәне суга төшерергә дә булышмын, ул хакта уйламый да диярсең. Фәез чылбырны чишеп, аны көймә борынына куйды.
— Әйдә. Боря, утыр.
Тегесе көчкә-көчкә утыргач, ана булышып, соңыннан көймәне суга, тирәигәрәк этте дә шунда үзе дә сикереп менде. Гета ишкәкләрне алып ишә башлады.
Борис мотор кабызырга керешкәндә, Фәезнең эченә чак кына җылы кергәндәй тоелса да. иптәшенең бауны рәтләп тарта алмавын — моторның шактый озак киреләнүен күргәч, күңелендәге шом тагы да куера төште. «Шулай да бик үк рәтле түгел моның хәле!» — дип уйлап өлгергәнче. мотор кабынып, көймә урыныннан кузгалды да, алар юлга чыктылар.
Хәерле сәгатьтә!
Гадәтенчә, Фәез үзен шактый сабыр тотты — борчылмаска тырышты һәм борчылса да, иптәшләренә сиздермәде. Гета ара-тирә ана һәм Бориска сагаеп карый. Борисның хәлсезләнүен күреп, куркулы карашын Фәездән алмый, киңәш сорый. Ә Фәез «зыян юк, үтәр», дип кенә куйса да, үзенең дә күңелендә сызлану артканын тоя.
Күпмедер баргач, Борис хәлсезләнеп ана башын куйды да көймәне туктатты. Моның мәгънәсен аңлау кыен түгел иде: димәк, аны яткырырга кирәк. Монысы читен эш түгел — яткырырлар, ләкин Фәезнең көймә йөрткәне юк, койрыкчысыз нишләрләр алар — шунысы мәсьәлә. Моторны тизлеккә күчергәч, көймә кинәт ыргылып читкә борылды да бер түгәрәк, буенча бөтерелергә тотынды. Белмәгәннән түгел, сизгерлек җитмәгәннән... Рульне икенче якка боргач, шунда ук тигезләнде. Әллә ни катлаулы нәрсә түгел икән болай — юнәлешне кул үзеннән-үзе таба белде һәм алып та китте.
Гета үз көенә уйланып бара-бара да тагы Кама өстенә иелә, анын башын тота, кулын капшый. Исән генә кайтып җитсәк, анда инде аны саклап калырлар, әлбәттә. Тик юл әле ерак — күп булса, биш чакрым җир киленде. Инде кояш та баеп бара. Җитмәсә, мотор — сигез генә ат көчле, агымга каршы бик тиз бара алмый — алда яңадан унбиш-егерме чакрым ара бар. «Тизрәк, тизрәк...» дип ашыктырырга тырыша Фәез көймәне, ләкин аңа карап тегесе тизләми. Киресенчә, хәлдән тайгандай,
йөткерә-йөткерә бара. Сүнеп тә йөдәтә башлады. Көч-хәл белән кабызып. тагын бераз баргач, йөткермичә генә лып итеп сүнде дә куйды. Фәез нәкъ шушы хәлне куркып көткән иде — менә хәзер кайт инде. Алай тарт, болай тарт — өн дә юк, тын да юк. Ахырда Гетага сүз кушты:
— Ишкәк белән бара торыйк булмаса, кирегә агыза бит. *
Гета, мескен, үзенең нечкә беләкләре, кечкенә куллары белән тагын * ишкәкләргә тотына, ишкән була, бераз алга да киткән кебек була, ләкин _ нишлисең, ташбака тизлеге хәтле дә түгел инде бу. Мотор кабынмаса, | бетте баш. Юк, ул кабынырга тиеш, шунсыз ярамый, һәм Фәез жепне ~ тарта да ычкындыра — мотор тыз-быз килеп тик тора — гөрләргә нияте £ дә сизелми юньсезнең. Сүтеп, төзәтеп карар идең, караңгы төште...
Шулай, кабынмавы рас. Ләкин өметсезлеккә бирелүен ул барыбер * Гетага сиздермәс. Кыз ишкәкләре белән алга иелә, артка тайпыла,— ® ишкәк дигәннәре аксыл сызыклар төсле булып күз алдында ялтырап 2 тора. Алалы-колалы шул сызыклар арасыннан әллә нинди мәгънәсез к күренешләр елкылдап узган төсле тоела. Тора бара алар ниндидер эчтә- < лек һәм форма да ала башлый — хәлләр һәм уйлар сурәте булып төсмерләнә бугай... ' ~
Менә ничек килеп чыкты бит, ә? Кама дип күпме хыялланды, күпме J эзләде, тапкач, Фәез үзенең теләкләрен, кичерешләрен аңлата-житкерә * алмый интекте, вакыт һәм жай тапмыйча газапланды. Ә шуларнын бөтенесе артта калгач, күңелләр бер-берсен аңлый һәм ияләнә башлады дигәндә, менә сиңа мә — хыялы аның кулында, янында, көймәдә генә — ләкин жаисыз, хәрәкәтсез. Әйтерсең могжизага кеше кулы кагылдымы, ул юкка чыга, һәлак була. Фәезнең уйлаганда да сак кына уйларга тырышкан максаты белән, мәхәббәте белән әнә шулай килеп чыкты шул. Ул менә монда хәрәкәтсез ята, бөтен торышы белән әйтә гүя: «Әкият юк дөньяда, син аны табам димә, эзләмә. Әкият һәм чынбарлык— ут белән су кебек — аларны кушам, берләштерәм димә син. Кешенең тормышы — мәңгелек чынбарлык, мәңгелек кырыс законнар белән көнкүрешкә бәйләнгән, жиргә кадакланган Син үзен дә жиргә сыенган, аякларың булмаса, бөтен жаның, тәнең белән жиргә ябышкан—очсаң да барыбер син шуңа кайтып егылырга, хәлең яхшы чакта да жир дигән, туфрак дигән шул чынлыкка басыл йөрергә тиеш. Әкият юк. ә ансыз никадәр күңелсез, караңгы бу дөнья!»
Көймәдә — дүрт кеше.
Тирә-якта су, караңгы дәрья, күк чнксезлеге. Караңгы дөнья эчендә мескен көймә чайкала. Ах, никадәр кечкенә ул көймә шушы чиксез киңлекләр уртасында — бер нокта кебек, бөтенләй юк та кебек.
Көймәдә — дүрт кеше.
Икесенең инде аң дигән яктылыгы сүнеп тә өлгергән. Караңгылык кочагында соңгы очкыннар гына яшеренеп яна. Анысы да озак янармы, юкмы — кем белсен. Әллә ул очкыннарны ялмап кую шүшы чиксез су өчен, шушы караңгы дәрья өчен кыен эш дисеңме?!
Көймәдә — дүрт кеше.
Икесенең генә куллары хәрәкәттә. Ике кеше бергә утырганнар да һаман ишәләр дә ишәләр, үзләрендәге һәм иптәшләрендәге кечкенә яктылыкны саклап калыр өчен, аны гомум тормыш дигән яктылыкка кайтарып жнткерү, яңадан кушу өчен соңгы хәлләрен сарыф итәләр.
Көймәдә Кама ята, һәм аның янында ук Борис ята...
Әйе, теге вакытларда дустының үзеннән ничек көнләшүен аңлап жнткермәгән Фәез, хәзер су өстендә йомычка шикелле чайкала башлагач, хәтерендә булган бөтен нәрсәне энәсеннән жебенә хәтле дигәндәй тикшереп-барлап чыккач, көнләшүнең нинди авыр һәм кимсеткеч нәрсә икәнен бөтен гарьлеге, эчтәлеге белән тойды. Әйе, аңлап була, бик нык аңлап була,,. Нигә дисәк, Фәез үзе дә көнләшә белә икән бит!
Хәтерләүләрдән бу көнгә кайтарган һәр минут апа бер сорауны кабатлый:
Ник Борис урынында хәзер Фәез түгел, ник ул үзенең сүнеп барган хыялы белән бергә түгел? Ни булса да. ник бер язмыш түгел аларда? Ул бит Борис кебек кеше түгел: җирдә беркемнән дә рөхсәт сорап тормыйча, үз законнары һәм ысуллары белән яши торган матурлык — анын өчен яшәү мәгънәсе, тормыш яме. Фәезгә шунсыз дөнья юк. ул шундый кеше — әкиятсез яши алмаячак. Икенең берсе — я Каманы саклап калырга. я бергә менә шушы кара бушлыкта сүнеп юкка чыгарга.
Ләкин һәлакәткә беркайчан да соң түгел. Аңа ашыгырга ярамый — кайтып җитәргә кирәк. Әнә алардан ике-өч йөз метр гына арада пароход йөзеп бара. Хәзер алар кычкырачаклар һәм аларны килеп коткарачаклар.
— Әһ-һә-һә-һо! Аһ-һа-һо-һо!
Юк, пароходтагылар аларны күрә дә. ишетә дә алмадылар. Ярдәм сорап кычкырган тавышлар кайтаваз булып килеп хушлаштылар да яңадан еракка китеп олактылар.
Бер генә юл кала: йөзәргә — ишәргә кирәк, ишәргә.
Каршы яктан килеп, ярты чакрымга сузылган үзйөрешле баржа узды. Аңа кычкырудан файда юк — барыбер кире борылмаячак, кыйммәтле йөк түгел, диярләр, ә монда нинди кадерле җаннар харап булачагын белмәсләр. Борылсалар да, ярдәмнәре тимәс — баржаның тизлеге көймәнекеннән әллә ни артык түгел. Уза бирсеннәр.
Ә менә икенче пароход килер булса, анысын инде ычкындыру ярамас. Шуңа күрә пароход йөри торган җыпкыга, маяклар белән билгеләнгән юнәлешкә керергә кирәк. Тик монда дулкын тагы да куәтлерәк иде, болай да юк чамасындагы тизлек бөтенләй бетте диярлек. Бер маяктан икенчесенә җиткәнче таң да ата язды. Хәзер инде вакыт дигән нәрсә гомумән мәгънәсен җуйды бугай. Кояш баткач, күпме киленгәнен Фәез чамалый алмый хәзер.
Гетанын да егетләр кочарга гына яраклы куллары табигатькә каршы, бушлыкка каршы озак көрәшә алмады. Ишкәк белән суны каера алмый башлагач. Фәез ана ял бирергә мәҗбүр булды.
— Пароход-фәлән күренмиме, син шуны күзәтә бар,
— Ярый, Фәез, карармын. Карармын, Фәез.
Кама һаман хәрәкәтсез — тып-тыныч... Су өстенә, якты киңлеккә төшкән ай юлын да күммичә һәм җимермичә, салмак җил исә. Ялган тынлык... Су агышы көймәне һаман артка этә. бәргәли-бәргәли туктатырга һәм бөтенләе белән үз иркенә алырга тырыша. Ә бер бирелсәң, нәрсә буласын чамалау кыен түгел.
Фәез, Камадан күзләрен алган арада, Гетага карый. Гета да көймә очында, алга табарак текәлеп, тын калган. Ләкин бу кыяфәт һич тә тынлыкны аңлатмый, киресенчә, әгәр ул хәзер сурәт булса, рәсем астына «Җнл> дип язып куярга кирәк булыр иде. Төнге сихерле балкышта, бигрәк тә яннан караганда, гаҗәп тә матур икән бу кыз. Чәчләренең, флаг төсле җилфердәгән чәчләренең аклыгы төнлә дә күренә кебек. Әллә чынлап шулай, әллә Фәез аларны көндезге төсендә күз алдына китерә, ничек дисәң дә, шунысы хак: ак флаг... Моңарчы тиешле максатын һәм бәхетен таба алмаган искиткеч гүзәл кыз. ак флаг күтәреп, парламентер рәвешле, хәзер үзенең язмышы белән сөйләшергә бара. Килешергә бара! Бәхет белән килешергә!
— Фәез, пароход!..
Чыннан да, артта утлар балкып күренде. Әгәр килсә, читләтеп уза алмас, күрми калмас. Фәез хәзер ул узачак төшне чамалый. Пароход туп-туры көймә өстенә килә. Әгәр бәрелсә? Төнге караңгыда күрмәсә? Рулевой тыныч кына, оеп кына бара торгандыр. Шушы кара төндә
жаршысында ниндидер йомычка чаклы гына көймә бара дип каян башына килсен аның?
Фәез ишүеннән туктады, һәм алар икәүләп кычкырырга тотындылар— ачыргаланып кычкырдылар. Әгәр исерек кенә булмасалар, ишетергә тиешләр:
— Аһ-һы-һо-һо! Ярдәм, Ярдәм! ♦
Бәхетләренә каршы, аларга җавап биргән калын һәм көчле тавыш х рупор аркылы дөньяны яңгыратты: °
— За бортом — лодка! Идём на спасение. Право руля, право, тихий s
ход. Стоп... 2
Күпмедер вакыт үткәч, мескен көймәне пароход койрыгына менгереп ь утыртканнар, ә аның бәхетсез хуҗаларын тыныч бер каютага кертеп тә * яткырганнар нде инде. 4
— Ничек уйлыйсың, Фәез, коткарып булыр микән? а
— Болай булгач, булыр инде, Гета, булыр. о
Чаллыга кайткан көнне Фәез үзен галәмнән урап кайткан кебегрәк ® хис итте. Төпсез караңгылык, тынлык — шул ук галәмдер инде ул. х Ә хәзер менә, шөкер, бөтенесе үтте — дөнья якты һәм көләч. Хәтта боль- ’ иинада да шул ук яктылык.
Каманы Бористан бер кат өскәрәк урнаштырганнар иде. Фәез үзе дә сизмәстән туп-туры өченче катка менеп китте. Ачык ишектән кереп, кыз янына ашыкты.
— Я, ничек хәлләр? — Фәез үзенә чак кына елмаебрак караган ямансурак күзләргә текәлеп, мәхәббәт тулы караш белән балкыды.
— Әйбәт.— Кыз, егетнең бу карашыннан уңайсызлангандай, күзләрен йомды.
Егет аның чәчләрен сыйпады—тегесе сүз әйтмәгәч, ризасызлык белдермәгәч, шатлыгы эченә сыймыйча, иң якын кешеңә генә әйтә торган турылык белән:
— Сине югалтам дип. кот та калмады бит. Кама! — диде.
Кама тагын иркә караш ташлады да күзләрен йомды.
— Югалсам, бүтәннәр табылыр иде,— дип күзләрен ачты. Тагын нидер әйтмәкче иде, аның сүзен Фәез бүлдерде:
— Кама дөньяда берәү генә бит ул.
Фәез хәзер тәти сүз генә сөйләвен, ә чынлыкта, куркыныч вакытга. аны яклый алмаганлыгын сизә һәм үкенүгә якын бер кичерештән интегә. Дөрес, әгәр кыз аның сүзен тыңлап бергә су керергә төшкән булса, бәхетсезлеккә тарымаган булыр иде. Тик халыкта: күрәчәгең булса, күрәләтә утка керерсең, диләр. Икәүдән-икәү генә калудан, мәхәббәттән куркып, әнә нәрсәгә юлыкты кыз... Бер карасаң, үзе гаепле. Ләкин язмыштан узмыш юк — шулай килеп чыккан иңде, үзе теләп тугел, нишләсен. Ә менә Фәез ана ярдәм итә алмады... Бәлки, егет аны калдырып ук китмәскә, бер адым аерылмыйча, гел аның белән йөрергә тиеш бул-гандыр? Монысы — бәхәсле, билгеле. Шулай да. шулай да... Кыз тәненә күчкән агуны ул суырып чыгармады, бу эшне Борис эшләде. Кама гомерен ул саклап калды, үзен харап итә язып батырлык эшләде. Кама, Кама дип хыялланып Фәез йөрде, куркыныч хәл килгәч исә, хыялсыз- иисез генә Борис күтәрелде. Ә моның белән ул үзенең яшәү рәвешен, тагын да курыкмыйча әйткәндә, тормыш принцибын раслады түгелме соң? Бәлки, шулайдыр! Әкият —буш сүз, тормышта аның кирәге юк. Дөньяда эш бар, тән бар. кан бар. ә калганы — ялган матурлык, үз- Үзеңно алдау, дин, ходайның бер төре генә, бүтән бернәрсә дә түгел. Син үзеңне алла дип игълан итсәң дә, сын барыбер хайваннарга хас
булган биш инстинкт колы: ашыйсың, нәсел тудырасың, йоклыйсың, тәнеңне чиста тотарга тырышасың (каурыйларың, йоннарыңны паразитлардан саклыйсың), үзең кебек җан ияләре белән аралашасын. Без шундый яшәүдән өстенрәк булырга тырышабыз. Дөньяны танып белүнең аерым формалары булган сәнгать һәм фәнне яшәү максаты итеп, идеал итеп куябыз да, янәсе, үзебезнең кеше икәнлегебезне, табигать өчен хөкемдар икәнлегебезне раслыйбыз. Ләкин бу да — матур ялган гына. Фән үзе ачты хәзер: танып белүгә омтылыш хайваннарга да хас... Кешеләр, үзләрен мещанлыктан арындыру, изгерәк булу өчен, башкалар файдасына яшәү, хезмәт итү кебек бик матур принцип уйлап чыгардык дип исәплиләр. Ләкин бу исәп тә алар уйлап чыгарган нәрсә түгел. Кошлар белән яшәп кара, үз күзең белән күреп ышан: күп кенә кош-лар— «иргә чыкмаган түтәйдәй» — бүтән кошларга «бәби» тәрбияләргә булышалар... Үзеңне үзең юатма, синең дә төп мәнфәгатьләрең шулар: ризык табу һәм йоту, җай килгәндә, шаярып яки сугышып (тиргәшеп) алу. ләззәт хакына хәрәкәтләнү, парлашу... Әмма юк, юк! Борисның бу батырлыгы бөтенләй башка нәрсә хакында сөйли. Акылы белән Борис мещан булса да. аның күңелендә, канында чын, саф кеше сыйфатлары да бар әле. Бер тәндә ике кеше яши...
Сүзсез утыру күпчелек очракта теләсә нинди әңгәмәдән дә мәгънәлерәк. Камага карап, шактый вакыт шулай уйланып утырды Фәез. Караган саен үзендә әллә нинди, әйтеп аңлата алмаслык якынлык, соклану хисе артканын тойды. Юк, бу — теләсә нинди җан иясендә була торган якынлык түгел, юк, оятсыз скептиклар гадилеге түгел, юк, юк, мең мәртәбә юк, гади парлашу инстинкты түгел, бу — югарырак омтылыш, бу — мәхәббәт, бу — поэзия, музыка, тагын әллә ниләр... Бәлки, әкияттер, ләкин биш инстинктның берсе түгел. Кама гади бер кыз гына булса, аның матурлыгы төс-биткә генә кайта торган булса, аның тиңнәрен аз күргәнмени Фәез! Ник аларның берсенә дә тукталмаган, ник берсенә генә дә шушылай соклана алмаган? Юк, гади кыз гына түгел син, Кама, син — хәзергә әйтеп булмый торган җанлы романтик мәгънә...
Яткан җирдән Кама керфекләре белән шул искиткеч тирән мәгънәне сирпеп, күзләре, бөтен торышы белән елмаеп куйды. Сирпелгән шул зәңгәр шатлыкның бер генә җебен дә әрәм итмәскә тырышып, Фәез сихерләнгәндәй тын торды.
— Шул суны стаканга салып бирче,—диде кыз карашыннан да иркәрәк тавыш белән.
«Су...»
Туры мәгънәсендә генә аңласаң, искитәрлек нәрсә юк кебек. Борис өчен монда бер генә мәгънә, ә Фәез өчен — диңгез! Шул сүзнең әйтелгәннән чагыштыргысыз тирән мәгънәсен тойган Фәез үзе дә сизмәстән торып басты да. кыздан күзләрен ала алмыйча, кузгала алмыйча йөдәде. Кыз, әлбәттә, моны сизеп, тагын баягы елмаюы белән елмайды һәм тагын да иркәләнә төшеп, мендәргә сыенды. Мендәргә түгел, чынлыкта бу сыенуның үзенә икәнен егет ләззәт тулы йөрәге, бөтен йөрәге белән тойды. Шул ләззәтне һәм өстәлдәге үзе китергән виноград суын кызга салып бирде.
— Рәхмәт.
Бу рәхмәттә дә бернинди кыланчыклык юк — ул да бары тик эшләнгән яхшылык өчен тиешле бүләк, мәхәббәткә мәхәббәт белән түлиләр. Аның бәясен бүтән нәрсә белән түләп булмый. Фәез яратмаса, айлар буе хыялланып аны эзләмәсә, шашмаса, хыялыйга сабышмаса, бәлки, менә шушы хәтле дә якты итеп елмая һәм карый алыр идемени аңа бу сөекле зат?!
— Ә нигә бер сүз дә сөйләмисең син миңа? —ди кыз эндәшми тормас өчен генә.
— Ни сөйлим сон? Тизрәк терел, бөтен сүзем шул сина. Иртәгә мии килгәнче терелгән бул.
— Иртәгә тагы киләсеңмени?
— Килмимме?
— Үзеңә кара. Барыбер сөйләшмисен...
— Мии сиңа карап аңлыйм барысын да. ♦
— Мин дэ...— дип, кыз кулын сузды. >
Тагын күпмедер шулай бер-берсенә карашып тын утыргач. Фәез үз ° файдасына шаяртмакчы булды: ' S
— Кара елан белән дус булырга ярамый дип әйткән идем бит -
минсина. н
— Мин аны тузбаш дип торам. Җилкәсендә соры тап булгач.
— Нәкъ зәһәр еланныкы шулай! ♦
— Белгән булсам, якын бармаган булыр идем. а
— Ничек алай? Син аның янына үзең бардыңмыни?
— Сиңа бүләк итмәкче идем. Кәлтә кулда иде инде. Анысы да ®
ычкынды... <
Фәез сикереп үк торды: а
— Кама, син акылдан язгансың! Бу ни дигән сүз? =
— Синең кыюлыкка каршы мин дә кыюлык белән жавап бирмәкче 3 идем. Булмады, гафу ит.
— Эх, Кама, акылсыз!
Үзе дә сизмәстән, Фәез, кызны кочаклап, яңакларыннан үбәргә кереште. Кама исә ачуланмый, көлә генә:
— Җитәр, Фәез, булды! Фәез дим!..
Бу инде ничә еллар бус ашкынып көткән аклашуның үзе иде.
Ким дигәндә ярты сәгатьлек тыныч очрашу шул рәвешле төгәлләнде. Ахырда егет кызның хәлсез, йомшак кулын аеруча бер кичереш һәм рәхәтлек белән кысып хушлашты да өске катка, Борис янына менеп китте. Шул вакыг кинәт, барлык сөенечләрне җиңеп, башына сәер уй керде: «Әгәр Фәез үзе чакырып, аларны сәяхәткә алып чыкмаган булса, елан аның өенә килмәс иде бит. Әйе, очраклы хәл, очраклы бәла — ләкин ул очраклы булмаган, озак вакытлар инде йөрәктә йөргән һәм зурая, көчәя барачак мәхәббәт белән бәйле!»
Үзен ничек кенә акларга тырышса да, ул барыбер бераз гаепле бугай. Уйлый-уйлый фикерләр дә бутала: мәхәббәт һәм агу, лирика һәм тимер, Кама һәм автоград
Ул үзен баһадир егет итеп, кулында гигант автомобильләр тотачак гигант итеп, кызны гүзәл Кама итеп күрә. Юк. бу хыял гына түгел, бу чыннан да шулай, ләкин егетнең ялгышуы аркасында Кама һәлак булса? Юк, алай булырга тиеш түгел! Мәхәббәт агуга әйләнмәскә тиеш. Баһадир егет һәм Кама... Аларның кавышуы Демон белән Тамара үбешүе кебек һәлакәтле булмаска, ә дөньяга тагын да күбрәк яктылык өстәгән электр лампалары төсле балкырлык мәхәббәтнең башлануын бөтен җир һәм күкләргә хәбәр итәргә тиеш!
Әлбәттә, Борис андый мәхәббәткә ышанмас һәм аны тагын бушка шапырыну дип атар. Хәер, аңа бу хакта әйтеп торуның хаҗәте дә юк лабаса!
Тик Фәез бу юлы юкка курыккан икән: Борисның хәле бәхәсләшерлек түгел, кәефе шактый төшенке күренә иде. Фәезне күргәч тә әллә ни шатланмады кебек.
— Исәнме, Боря! Хәлең ничек? —диде Фәез, карават янына килеп.
— Хәлләр ярыйсы. Фәез,—диде тегесе, тавышы белән «егет кеше зарланмас» дигәнне аңлатыбрак.— Утыр.
Фәез урындык алып утыргач, дустының башын тотып караса (ул моны Камага карата эшли алмаган иде бит, Борисның температурасы шактый югары кебек тоелды.
— Әллә салкын да тигәнме?
— Башта калган иде бит, һаман шул бугай.
— һушыңны шуның аркасында җуймагансыңдыр бит? — Болай сорап. Фәез дустын рәнҗетте һәм, шуны сизеп, сүзен төзәтергә ашыкты:— Синнән соң мин дә суырган идем, агу калмасын дип. Чынлап та калмаган икән. Молодец.
Борисның йөзендәге үртәлү галәмәте кими төште.
— Әле... калган булса да... синең ирендә җәрәхәт булмаса, зыяны тимәскә мөмкин. Минем ирендә кечкенә генә яра бар иде.
— Ә син... агуны үзеңә күчергәнсең...
— Шулай булып чыга. Врачлар да шулай диде.
— Иренеңдә шундый җәрәхәт барын белгән килеш...
— Ә нәрсә эшләргә? Бүтән җай юк иде бит. Гетага кушыйммыни?
Менә сиңа Борис! Үзен нинди кечкенә кеше итеп күрсәтергә ярата торган Борис чынлыкта чын кеше, герой да була ала икән! Бер факт моңарчы булган барлык хәлләр һәм вакыйгаларны кире какты да куйды. Менә нинди дә була беләсең икән син, дустым Боря!
Бу сүзләрне Фәез, бәлки, кычкырып та әйткән булыр иле. ләкин вакыт җитмәде. Хис һәм уйны бүлдереп, ишек артында әллә нинди шак-шок иткән тавышлар ишетелде һәм, күп тә үтмичә, ишек шакыдылар.
— Әйе.
Фәез шул сүзне әйтүгә, ишек ачылды да аннан... йа ходай, Пичугин килеп керде! Култык таяклары белән! Фәез — телсез, шаккатып тик тора. Борис күзләрен үк йомган. Мескенең! Бүтән чарасы калмагач, шулай гына кача ала, әйтерсең, үз өстенә килгән бәладән шулай гына котыла ала!
Иптәшләренең югалып калуына мәзәксенгән Пичугин, дөп-дөп атлап, ишекне япты да әле Бориска, әле Фәезгә карап шактый торгач кына исәнләште.
— Исәнме, Коля,— диде Фәез икесе өчен дә,— уз әйдә.
— Узарга килдем...— диде Пичугин янаган сыман бер тавыш белән.
Баягыча дөп-дөп атлап, караватка якынлашуга. Борис:
— Якын килмә! — дип кычкырып ук җибәрде. Торып утырып, стенага терәлде.
— Пичугин, җүләрләнмә! — дип кычкырды Фәез дә.
Боларның каушавыннанмы, әллә бүтән сәбәптәнме, Пичугин баягыдан да ныграк гаҗәпләнгән төс белән әле Фәезгә, әле Бориска карый торгач, ниһаять, телгә килде:
— Ә ник? Миңа килмәскә идемени?
— Бәлки, шулай дөресрәк буласы булгандыр,— диде Фәез.
Пичугин үз колагына үзе ышанмады:
— Фәез, син сөйлисенме соң бу сүзләрне? Кайчаннан башлап?
— Вакыты түгел, Борис авырый. Хәле начар.
— Шуңа күрә килдем дә бит инде.
— Ник?
— Хәл белергә.
— Хәл белергә?
— Менә инде. Моның нәрсәсе гаҗәп?
Фәез иркен сулап куйды һәм Бориска карап елмаерга тырышты:
— Боря, күрәсеңме син бу кешене?
— Күрәм.— Шулай дигәч, Борис тагын ятты.
— Кайчан кайттың?
— Кичә генә.
— Әй. утыр син. Коля. Кара без тилеләрне, урын да бирә белмибез.— дип. Фәез урындык китерде.— Мин теге вакытта сизми калганмын. озатырга өлгермәдем, кич барсам, инде сине очты диделәр. Ну, ничек анда, ошадымы Мәскәү врачлары?
— Ошамыйча.
— Нәрсә диләр?
— Монда арка миенә зыяны тимәгәнме дип шикләнгәннәр иде. Тимәгән диделәр.
Кайчандыр сау-сәламәт булган кеше, култык таякларына карап, бүген шулай дип шатлана — кызганыч та бит. нишлисен. ♦
— Әйбәт,— диде Фәез аның кәефен төшермәс өчен,—бөтенләй тере- х
ләсең инде, алайса. <-»
— Бөтенләй үк булмаса да... Таякларны ташларсың, диләр. s
— Әйбәт. 2
Борис һаман сүзгә катнашмыйча ята бирде. Ул Пичугинның үзе н
янына пи өчен, нинди ният белән килүен анлый алмыйча аптырый иде. күрәсең. Болай кыяфәте тыныч кебек булса да. Фәезнең дә әле фикере ♦ бик үк ачык түгел. Монда килүе Борисны гафу итүеме? Гафу итсә. я димәк, ул Борис хаклы дигән нәтиҗәгә килгән. Аннары үзеннән-үзе 2 аңлашыла инде: Фәез хаксыз була... Димәк, Пичугин аны гаепле дип Z саный. Менә бит ничек килеп чыкты. Бүлмәнең өч почмагында өч кеше < утыра. Берсе белән килешсәң, икенчесен рәнҗетергә, берсе белән дус- “ лашсан, икенчесе белән дошманлашырга кирәк булып чыга. Хәлиен = шундый хәерсез икәнен алар, мөгаен, өчесе дә сизә, өчесе дә нәрсәдер ® әйтергә тели, тик әйтә алмыйлар. и
Борисның да. Колянын да физик көчсез чагы, аларның җанын борчу вөҗданга хилафлык китерер. Шулай булгач, бүрәнәнең юан башын Фәез үзе күтәрергә тиеш. Ләкин ничек итеп? Ихтимал, бу хакта сүз кузгатмаскадыр? Ин дөресе, бәлки, шулдыр? Алайса, һәркемнең күне лейдә беркөнге төслерәк бетон тау кала... Ә бетон, сәгать эчендә салкынаеп. ташка әйләнә. Нишләргә? Гомумирәк мәгънәләрдән башлап карарга кирәктер —бер тотыныр нәрсә чыкмасмы?
— Карале. Коля, сине Мәскәүгә озатканда, мин өйдә юк идем Син үпкәләмәдеңме?
— Юк.—Пичугин култык таягын сыйпарга кереште.
Сүз тагын бүтән якка китмәкче. Ничегрәк аны кирәк мәгънәгә якын-лаштырырга сон?
— Безнең менә ничек бит ., хәлләр...—диде Фәез, сүзенең мәгънәсен оештыра алмыйча,—шуланрак килеп чыкты... беребез теләгәннән дә түгел, әлбәттә. Төрле хәлләрнең бергә туры килүе диләрме, язмыш диләрме? Татарча язмыштан узмыш юк диләр. Шулайрак инде монда. Мич. мәсәлән, Коля, синен егылып төшүеңне һич тә теләмәдем. Ышанасынмы шуңа?
— Ышанам.
Икесе дә Бориска карадылар — димәк, ул да үз сүзен әйтергә тиеш.
— Ә син. Боря?—Монысы да Фәез соравы, ләкин аны Коля әйтте һәм тагын култык таягына тотынды. Бу — аның Борис өчен кыенлык кичерүе иде бугай.
Үзеннән бигрәк, Коляны жайсыз хәлдә калдыра торган шикләрдән котчарыр өчен Фәез үзе дә сизмәстән шактый кискен тавышка күчте;
— Синнән сорыйбыз. Боря, ышанасынмы шуна?
— Билгеле, ышанам,—диде Борис сүренке генә.
Бу сүренкелекне бик үк ышанып жнтмәү, бары тик әдәп йөзеннән генә әйтү дип уйларга мөмкин иде. Әмма тегеләй дә болай дип юрарга өйрәнмәгән Коля, Борисның бу сүзен ишеткәч, жинел сулап куйды Тик бераздан тагын шөбһәләнгән кыяфәттә маңгаен сыпыргалады:
— Сон... Алайса, ник җыелышта икенче төрле әйттең?
— Ашыкма. Коля, алай каты куйма. Башта бер төрле уйлап, сонып нан кешенең фикере ачыкланырга, үзгәрергә мөмкин. Шулай бит. Боря?
Хикмәт, Борис тагын торып утырды. Фәез аны яткырырга тырышып, «бүтән вакытны сөйләшербез, бүгенгә җитәр», дип караса да — тыңламады, ятмады:
— Әйтсәм әйтим инде, алайса. Мин синен, Фәез, гаепсез икәнлекне башта ук белдем.
— Шулай булгач, сүз дә бетте, рәхмәт, ят, җитте. Без бит җитди нәрсәләргә күчтек болай.
— Мин курыкмыйм...
— Әлбәттә, куркырлык нәрсә бар монда? — Фәезнең сүзне туктатырга теләве тавышыннан ук сизелеп тора иде.
— Мин ялгыштым — синең гаепсез икәнне белгән хәлдә, яла икәнен белгән хәлдә...
— Әшәке җан!..
— Коля!..
— Сугып үтерәм мин аны хәзер, сволочьны. Нәрсә ди бит?
— Ул дөрес әйтә.
— Дөрес әйтә шул— мин аны алай ук түгелдер дип, теге вакытта ялгыш каты бәрелдем дип, гафу үтенергә киләм тагы, ашыга-ашыга киләм. Нинди кара ният белән йөргән бит, бүре!..
Алай-болай култык таягы белән кизәнә күрмәсен дип, Фәез тиз генә ике арага кереп, аягүрә баскан Коляны кочаклады:
— Ярсыма, ялгышма, ашыкма!..
— Яхшы ният белән, хәл белергә дип киләм бит мин аның янына. Тфү!..
— Ярый, булды, бетте. Борис та үзенең ялгышуын әйтмәкче иде. турысын әйтмәкче иде. Син аңа комачау иттең. Шулай бит, Боря? Шулаймы?
Борисның бит нервылары калтыранып тора. Шулкадәр кызганыч, шулкадәр күңеле тулган, шулкадәр ярсыган иде ул бу вакытта. Коля кебек тузына гына белми. «Ах, бер дулап алса хәзер!»
Борис орышмады, ләкин, үҗәтләнеп, әйтәсе килгәннең бөтенләй киресен әйтте:
— Юк, алай түгел! — диде. Шуннан соң караватына ятты да күзләрен одеял белән каплады. Чынбарлыктан тагын күз йомып котылырга тырышу инде бу. Ләкин нишлисең?! Коля бит эшне тагын безды. Килмәгән булса, акыллырак эшләгән булыр иде. Тимер белән эш иткәндә гаҗәп оста куллар кеше кичерешләренә кагылганда коточкыч тупас булып чыкты шул. Аның үзенә моны әйтеп булмый, ни дисәң дә, ул үзе дә әле савыгып, кайгысыннан арынып җитмәгән, нервылар авыртуыннан котылмаган. Әгәр җаны һәм тәне сау булса, бәлки, ул да бу хәтле рәхимсез булмас иде. Хәзер менә гаделлек өчен көрәшәм дип гаделсезлек эшли.
Ничек кенә итсә дә, Фәез Бориска ачулана алмый һәм хәзер күңеленнән Коляны тирги. Ник алай иткәнен үзе дә аңламый әле.
— Әйдә, Коля, китеп торыйк, яхшы түгел,— диде ул.
Пичугин ишектән чыгып барганда. Фәез Борис янына килеп иелде дә:
— Ачуланма, Боря, ул кызурак канлы. Аңлагач, гафу үтенер әле,— дип пышылдады.
Борис, иреннәре калтыравын җиңеп, көчкә генә:
— Бик кирәк,— дия алды.
— Ну бит...
— Бернәрсә дә кирәкми миңа аннан.
— Син аны гафу итсәң, ул да итәр.
— Гафу итүе дә кирәкми, мин үземне гафу итә алырга тиеш. Аны- кына исем китми.
Сызланып әйтелгән шул сүзләр, хикмәт, Фәезнең күңелен күтәреп
жибәрде. «Димәк, егет үз хәлен аңлады, димәк, анарда хәзер икенче кеше уянган!»
Шуңа күрә Фәез, иптәшен тынычландырырга тырышып:
— Үзенне-үзен гафу итә аласын инде син хәзер...— диде.
— һы...— Борисның бу ымлыгын да шулай ук үзен тиргәү галәмәте
дип кенә аңларга мөмкин иде. ♦
— Кеше ялгышмый тормый. х
— Ялгышу белән ялгышуның аермасы бар шул. Фәез. Ә болай... u
Ярый, булды инде. ' я
— Мин сина ачуланмыйм, Борис. 3
— Аннан ни файда? ь
— Ярый, алайса, соңыннан сөйләшербез. Давай, тиз генә терел. *
Хуш хәзергә,— дустының башын сыйпапәйтелгән кайгырту иде бу. ♦
— Хуш,— диде Борис,сүренке тавышбелән... и
о
• я
• * «
<
Өченче көн дигәндә Кама больницадан чыкты. Борис янына Фәез ° белән алар бергә килә башладылар. Кыз элеккечә сау-сәламәт, якты а чырайлы һәм шул яктылыгы белән Фәез тормышын гына түгел, бөтен ’ дөньяны тагы да матуррак итеп бизи кебек. Тик менә Борис кына х үзәкне өзә. Тәки фартсыз егет булып чыкты бит. Бер килмәсә, килми 3 шул ул, үтерәсеңмени аны. Кама терелгәч тә, ул — коткарган кеше — әле өч-дүрт көн ятты, ә елан чаккан кеше тизрәк терелде. Туры килүен күр син аның — нәкъ менә шул көнне иренендә ярасы булган. Табигый инде — ярасы булгач, агу да үз эшен эшләгән...
Борис, мөгаен, үзе дә сизә торгандыр. Югыйсә, больницадан чыгасы көнне Фәез ана:
— Я, ничек, савыктыңмы инде? — дип сорагач, Борис сәер генә итеп жавап бирде:
— Бетеп бетмәде, ахрысы... Нәрсәдер калды шунда, жанны бертуктаусыз сызлатып тора. Канда бераз агу бар бугай.
Андый ихтималлык юк югын, әмма кайчакларда нигезсез сүзгә дә ышанасы килә. Борисның күзләренә артык текәлмичә караганда да. кайдадыр тирәндә, тәннең кай төшендәдер бик әрнеп авырткан, янып торган шеш күренә төсле.
Пнчугинга эшне ныклап төшендергәч, анысы үзенең тупаслыгын аңлады һәм, Фәез сүзен тынлап, Бористан гафу да үтенде.
— Мин сиңа ачуланмыйм, Коля, борчылма,—дип кенә куйды Борис һәм шунын белән сүз дә бетте.
Кичләрен, дөресрәге — төннәрен. Фәез, Кама белән бергәләп, Борис өенә килгәли торган булдылар.
— Син юкка хафаланасын, бөтенесе рәтләнде, Боря, мин сиңа ачуланмыйм. Коля да гафу итте бит.
— Сез итү беләнмени, монда үзем бар бит әле,—диде шул сүзгә каршы Борис, чак кына елмаерга тырышып, һәм шуның аркасында тагын да кызганычрак кыяфәткә керде.
Фәез, иптәшенә берничек тә ярдәм итә алмавын аермачык күреп, тугарылды да калды һәм көенүдән башка инде бүтән чара да тапмады.
Лазарев белән сөйләшеп карамакчы иде,— юк. жае чыкмый. Хәзер, автоград төзелеше башлангач. Лазарев яшен ялтыравына әверелде — күзгә күренеп өлгерми, юкка да чыга.
Кадрлар бүлегенә барсаң, һаман да чират — инженерлар, прораблар. ташчылар, бетончылар,— һөнәрлеләр. һөнәрсезләр. Картлар әйткәндәй, Җәмәлҗән явы кебек агылалар. Янадан-яңа идарәләр оеша, аларга яңадын-яна житәкчеләр куела. Идарәләргә җитәкчелек игәр өчен
тәҗрибәле инженерларны көндез чыра яндырып эзләгән чак. Тик менә Борис читтә... Берни эшләтер хәл юк...
Беркөнне кинога чакыра кергәч, Борис анда барудан баш тартты. Кызлар белән дә сирәк күренә, үзенен элекке активлыгын югалтты кешен. Мәхәббәт тәмен дә җуйгач, ана тагын нәрсә кала икән инде?
Китешли, ишеккә килеп житкәч, Кама сорый куйды:
— Мин сезне безнен төзелештән китә икән дип ишеттем, Боря. Дөресме шул?
— Төзелештән түгел, шәһәрдән,— диде Борис таныш, ясалма елмаюы белән.— Шунысын гына ялгыш әйткәннәр.
«.Нигә?» соравының уңышсыз икәнен Фәез шунда ук төшенде, ләкин артык көтелмәгән яңалык булганга күрә, шуннан яхшырак сүз тапмады.
— Беләсең ич инде, Фәез.
— Кая җыенасын соң?
— Мәскәү ягына... Лебедев эш табарга вәгъдә иткән иде.
— Киткән чактамы?
— Әйе.
Фәез, аптырагач, бармаклары белән чигә чәчләрен тарагандай итеп торды да Каманы култыклап ишекне ачты:
— Ашыгырга ярамый. Боря.
— Гариза бирдем инде.
— Лазарев белән сөйләштеңме? — Фәез ишекне янадан япты.
— Нәрсә хакында?
— Киңәшү мәгънәсендә.
— Нәрсәсен сөйләшәсен инде — бөтенесе ачык.
— Барыбер сөйләшергә кирәк. Бәлки, ул сине җибәрмәс.
— Унике көннән сон мин азат.
— Нинди азатлык бит...
Күпме үгетләсә дә, файдасы булмады. Ахырдан, сүзне икенчегә борыр өчен генә, Борис Кама белән Фәезнең икесен дә бергә кочаклагандай итте:
— Бик шәп пар булырсыз, ахрысы.
Кыз сүзсез генә «эһе» дигәндәйрәк ымлык чыгарып елмайды, Фәез исә горур төстәрәк әйтә куйды:
— Мин генә таптым бит Каманы.
— Бу— Камилә, Кама түгел.
— Кама.
— Каманы син тапмадың, ә менә мин табачакмын.
Мактануга охшашрак бу сүзләр Фәезгә бик авыр ишетелде.
Менә бит, син аңа ярдәм итәргә тырышып ут йотасың, ә ул нәрсә уйлап ята!
— Ярый, тыныч йокы, Боря...
Нихәтле рәнжесә дә. Фәез әйткән сүзеннән баш тартмады. Каядыр узып барышлый аның идарәсенә тукталган Лазаревка беренче сүзе шул булды:
— Анатолий Самойлович, Борис бездән китә икән бит.
— Кайсы Борис?
— Филинов.
— Ә... Ну?
— Ни өчен киткәне сезгә билгелеме?
— Билгеле диярлек. Шуннан?
— Ул хәзерге эшеннән канәгать түгел.
Управляющий, китәргә жыенып, Фәезнең аркасыннан какты:
78
— Бөтен гаеп тә шунда шул: ул бер эштән дә канәгать түгел. Аның бердәнбер теләге — идарә башлыгы булу.
— Хәзер кешеләр нәкъ кирәк чак лабаса, сезнең өчен авыр эшмени бу?
— Бик кыйбатка төшә. Без үз теләгебезгә ирешми калабыз, аны тәки тәрбияли алмаганбыз дигән сүз була. Аның эшкә, коллективка, гомумән, дөньяга карашы һаман шул, элеккечә. Безнең дөнья кешесе * түгел, чит дөньядан һаман кайтып җитмәгән әле ул. Ә аны кайтарырга > кирәк.
Лазарев шулай дип ишеккә якынлашты, ә аңа ияреп килгән Фәез 5 үзсүзлеләнә бирде: “
— Бәлки, начальник итеп куйсагыз, төзәлер. >
— Ә житәкчелек иткән меңнәрчә кеше күңеленә ул үз җанындагы . чирне йоктырса?
— Ничек? ®
— Менә шулай, йоктырса? х
— йоктырмас, бәлки? *
— Бәлки... Ә мина тәгаенкирәк. Бармы шундый гарантия? — Фәез в
эндәшми торган арада управляющий тагын да кискенрәк тавыш белән = өстәде:—Юк андый гарантия.. Димәк, мин аны кызганып, бүтән кеше- S ЛӘрне харап иттерә алмыйм. Хакым юк. Беттеме?
— Шулай да... үзе белән сөйләшеп карасагыз, шәп булыр иде. о
— Ул минем фикерне белә инде.
— Тагын бер тапкыр. Соңгы тырышлык... Бәлки, файдасы тияр.
Ахырда Лазарев синнән котылып булмас дигән сыманрак бер хәрәкәт белән өстәл янына яңадан килеп утырды да, елмаеп:
— Ярын, сип бик үтенеп сорагач, сөйләшермен.— диде.— Ләкин берәр рәт чыгар дип уйламыйм. Апа моннан китү, бәлки, чынлап та хәерлерәктер. Югыйсә, аны бөтен кеше белә, бөтен кеше кырын карый. Кыендыр кешегә. Ә хәзер әйт: унҗиденче комплексның сиңа тапшырыласын беләсеңме?
— Белом,
— Ничек алай «беләм»?
— Ә нәрсә әйтим сон?
— Рәхмәт әйт, автоградта сиңа шундый зур объект, беренче дәрәҗәле зур объект бирәләр, ышаналар сиңа!
— Рәхмәт, Анатолий Самойлович.
— Менә бүгеннән үк ничек эшлисез, ничек башлыйсыз — хәл итегез. Графиклар төзеп тикшерегез, киңәшегез һәм безгә хәбәр итегез. Булдымы?
— Тырышырбыз, Анатолий Самойлович.
«Кама түгел, ул — Камилә, Камилә —Кама түгел». Шул сүзләр колакта көннәр буе чыңлап торды. Чыңлау гына түгел, уйларны, хисләрне каушатты. Көннәргә яктылык сибә торган бәхет, куәтле жилдә оясыннан купкан лампочка кебек, беркетелгән баганага бәрелердәй булып чайкала, талпына, тиберченә төсле. Кинәт шулай бәрелер дә челпәрәмә килер кебек. Бүген булмаса. 'иртәгә.. Фәез көтә, үзе күрергә теләмәгән шул коточкыч көнне көтә. Иик? Моны ул үзе әйтә алмын әле.
Ләкин шунысын яхшы белә: Камилә һәм Кама, кыз һәм елга икесе бер йөрәктә бер төшенчә, бер үк гүзәллекнең икс төрле рәвеше булып яшиләр. Дөньяны чыңлаткан күпме җырлар, поэмалар, симфонн ләр Каманы мактыйлар икән, алар Фәез мәхәббәтен дә зурлыйлар дигән сүз. Тик шул изге мәхәббәткә. Фәез ачкан матурлыкка хәзер Борис дәгъза кыла: «Сездән булмады, булмаячак та. Хәзер мин үзем сезнең
белән көрәшкә керешәм. Күңелем төшкән бер кызны да каратмый калмаган кебек, бу юлы да җиңәрмен. Бу юлы мина Кама үзе караячак, мине Кама үзе яратачак! Син җиде метр биеклектән суга ташланган кебек, мин дә аның кочагына ташланачакмын!» —ди.
Бу сүзләрне Борис чак кына элегрәк әйткән булса, Фәез аңа ышанмас иде. Ә хәзер ышана. Нигә дисәң, Борис бүтән кешегә әверелеп бара шикелле. Анардан әллә нинди кинәт борылышлар көтәргә мөмкин хәзер. Бигрәк тә шунысы кыен: дөньяга ул Фәез күзләре белән карый башлады, ахрысы:
— Кама мине яратачак! —диде бит...
Бу сүзләр, җылы, яшенле июль төнендә кырлардан кырларга, болын-нардан болыннарга, урманнардан урманнарга таралып, яфраклардан яфракларга бәрелде, ярлардан ярларга, соры һәм яшел тауларга бәре- лә-бәрелә шаулады. Фәез моны сизде, ишетте. Ләкин шушы кара төндә машинасына утырып, Борисның Кама белән кавышуга таба чапканын, юлларны юл дип, чокырларны чокыр дип белмәслек дәрәҗәдә ярсыган көндәшенең караңгы ярлар, таулар, куаклар, урманнар буйлап атлыгуын гына күрмәде һәм башына да китерә алмады.
Юл юешлеген, машинасының тая-тая, кайбер җайсызрак, биегрәк чокырларда тау түбән оча язуларын Фәез түгел, Борис үзе дә тоймады. Аның башында бер генә уй: ул бүген Кама белән очрашырга, Кама белән кавышырга бара!
Кичен ресторанда утырганда ул моны бөтен кешеләргә ишеттерерлек итеп әйтте. Дөрес, кешеләрнең аңа ышанасылары килмәде, кешеләр моны бары тик исерек күңел тилерүе дип кенә аңладылар һәм ялгыштылар. Беренчедән, Борис алай тилерү дәрәҗәсендә исерек түгел, икенчедән, ул чынлап сөйләшә иде. Хикмәт шунда — аның чынлап сөйләшүенә беркем ышанмый иде...
Менә хәзер Борис үзенең машинасында җилдертеп бара...
Фәез гашыйк булган кызга әйтерсең Борис та гашыйк һәм ул алдан- рак уңышка ирешергә сүз бирә. Җитмәсә, теләген яшерми дә — Фәезнең үзенә генә түгел — үзе узган җирләрдә кешеләр күбрәк җыелган һәр төштә, һәр почмакта — нишләргә ниятләнүен кычкырып әйтә. Качып-посып түгел, ауга чыккан арыслан кебек ачыктан-ачык эшли! Ачыктан-ачык! Менә хәзер урманнарга, яланнарга кычкыра ул:
— Кама, ишетәсеңме, мин синең яныңа барам! Чык каршыма, каршыла, Кама, ник күрмисең мине? — ди.
Ә Кама чынлап та аннан кача, караңгылык белән, юк, караңгылык белән генә түгел, җил, яңгыр, давыл белән томалана, шулар артына кача. Урманнар, таулар артына сыенуы гына җитмәгән, машинага бәрелгән җилгә кушылып үчекләп көлә.
Әмма Кама юкка гына кача, Борис аңа барыбер барып җитәчәк һәм...
Тукта, машина тау башына менүгә, Кама күренде түгелме? Караңгыда аеруы читен, әлбәттә. Ләкин әнә яшен ялтыраганда еракта, юк, еракта түгел, күп дисәң ярты чакрым арада Кама ялтырап китте. Әлбәттә шул, шул — Кама! һәм машинаны туп-туры Камага таба куйды. Барлык газы һәм җегәрлеге белән үкерә-үкерә күпме вакыт баргандыр, әйтү кыен...
Сәгатенә йөз кырык чакрым тизлек белән чапкан машинаның ярты чакрым җирне күпме вакытта узганын, ничек кинәт кенә тукталуын һәм секунд эчендә диярлек түбән очуын исәпләү бик үк читен эш тә булмас иде, тик хәзер инде моның кирәге калмады. Шундый тизлек белән чапкан машинаның тын таулар биеклегеннән Кама кочагына ташлануы... күзгә дә чалынырлык түгел иде. Бу хәлдә вакыт дигән бөек кодрәт инде көчен җуйган иде шикелле...
Шул хәбәр икенче көнне шәһәргә һәм якын-тирәгә яшен тизлеге белән килеп җитте, һәм аны ишетүгә. Фәез машинасы да, кичәге машина очкан тизлек белән диярлек, чабарга кереште.
Машина бер урында сулга борылды: чөнки юл шул тарафка, түбән- гәрәк төшә. Ә бер машина борылмаган, юеш жнрне яра-яра, туп-туры киткән. Моның нинди юл икәнен бик тиз тойды Фәез... ♦
Озакламый юл су читенә терәлеп, алар комлы тигезлек буйлап кит- > теләр. Үзәнлек барган саен тарая икән. Әгәр юл дөрес сайланмаган ° булса, алар суга терәлеп торган ярдан ары бара алмаячаклар. Шулай g да тукталмадылар һәм шул тар урындарак кешеләр жыелып торганын - күрделәр. «Шушында!» — Фәез тәненең эсселе-суыклы булып чымырда- н гаиын сизде. Җиде метр биеклектән сикергәндә су шулай чымырдап * тәнгә сырыша... Ләкин анысы — гаҗәеп ләззәтле бер чымырдау. Ә мо- ♦ нысы... Борис та шундый ук биеклектән сикергәнме?.. Ай, бу сикерүләр! а
Килеп тә життеләр. о
Хәзер инде Фәез беркемне дә күрми, аны да күрмиләрдер, мөгаен. “ Югыйсә, кем дә булса сүз кушар иде бит. Хәзер инде барысы да сүзсез < аңлашыла. Әнә ком өстендә машина... Суга өч метр ара калган. ш
Ком өстендәге машина ватылып-жимерелеп ята. Ярый әле. аның = эчендә Борис юк икән! 0! Фәезнең ничек шатланганын белсәгез! □
Машина Камага өч метр калгач барып житә алмаган.
Өч метр ара... ®
Фәез менә шул араны узарга—исән килеш узарга тиеш.
Өч метр ара...
Бу чатнамыш, шагыйрь әйткәндәй, Фәезнең йөрәге аша узды һәм аны да кискәләп үтте. Моңарчы мондый ук авыртуга, сызлануга очраганы булмагандыр аның, һәрхәлдә, хәтерләми ул. Борчылулар, кайгырулар булгандыр, ләкин бу хәтле үк булмагандыр. Таулы ярдан ташланган машина кебек, төзелештән Борис үзе дә имгәнеп киткәндер төсле.
Фәез эшләгән идарәдә ике участок начальнигы берьюлы имгәнде. Пичугин һәм Борис. Берсенең — тәне, икенчесенең — жаны... Икесе дә үзләре гаепле. Тнк Фәез үз җитәкчелегендәге ике кешенең бер үк хәлгә таруында ниндидер бәйләнеш эзләп интегә, нәрсәнедер күрми калдым бугай дип борчыла. Ничек? Нишләргә тиеш иде ул? Тагын нәрсә эшли ала иде?
Билгеле бер инстинкт кушуы буенча очраша килгән кыз-бызларын исәһләмәсән. (әйе шул, аларны жмтди киңәшчеләр, иптәшләр санына ничек кертәсең!) Бориска ип якын торган кеше Фәез иде бит. Бүтәннәр күрә алмаганны беренче чиратта ул күрергә тиеш булгандыр. Ләкин нәрсә? Ничек?
Шәһәргә кайтып та жителгән икән. Хәтта идарәгә үк жителгән. Әмма Фәез, ник икәнен үзе дә төшенмәстән, икенче идарәгә узып китте. Күңеле сызлаган чакта Каманы күрәсе килде, ахрысы, шулай үзенең хәлен жиңеләйтмәкче булды.
Фәез машинасын тәрәзәдән үк танып, ул тукталганчы ук инде Кама ишек төбенә чыгып баскан да аны көтә иде. Машина туктагач та йөгереп килде. Фәез кабинадан чыгып аңа күтәрелеп караса, кызның күзләрендә курку, каушау билгеләре иде Фәез дә машинага сөялеп — әйтерсең ул гаепле — тын калды. Шофер исә, комачаулыйм дип уйлады бугай, эше булмаса да, идарәгә кереп китте.
— Син ишенеңмени, Кама?
— Ишеттем...
Фәезнең болай күңелсезләнүен Кама беренче тапкыр күрә. Хәтта больницага килгәндә дә болай түгел иде. Шуңа күрә кыз аны юатырга тиеш тапты:
— Сиңа монда кайгырыр нәрсә юк, минемчә. Борисның күңелендә сиңа карата бернинди рәнҗү булырга тиеш түгел.
— Анысы шулай, әлбәттә.— Фәез ачык кабина ишегенә тотынды.
— Син аны җибәрмәскә күпме тырыштың...— Каманың тавышында шул кадәр ышаныч һәм тынычлык! — Бүтән ни эшли аласың инде?
— Бәлки, эшли алган да булыр идем...
— Ничек?
— Миннән дә якын киңәшчесе юк иде бит аның.
— Күрсәтте ул сиңа якынлыкны.
— Барыбер...
— Ярый, Фәез, тынычлан, кайгырма.
— Мин нәрсәнедер күрми калдым бугай, Кама. Кешелеклелек, игъ-тибар дигән нәрсә җитмәде бугай. Менә мин уйлап торам әле, аның урынында син булсаң?.. Шулай да булуы мөмкин бит...
— Түгел, түгел! Мин ышанам сиңа, Фәез! Ышанам!
— Рәхмәт, Кама.
Кама — Фәезнең вөҗданы. Ул шулай дип торганда, чынлап та кай-гырмаска кирәктер. Шулай да ямансу аерылыштылар.
Әйе, Фәезнең вөҗданы тыныч булырга тиеш — Кама хаклы!
Ләкин Фәез сизә: бу язмышка бүтән кешеләрнең дә катнашы бар, әйтик, Лебедевның. Борисны намусын пычратырга этәргән кеше шул түгелме? Ә Лазаревның? Әйтик, Пичугинның?..
Борисны идарә начальнигы итеп алучы, аннары баш инженерлыктан участок начальнигы дәрәҗәсенә төшерүче — Лазарев. Сәбәп һәм гаеп — егетнен үзендә, билгеле. Ләкин, ләкин... Күз алдында рәхимсез, ләкин табигый үсеш өчен бәрелеш, көрәш фаҗигасе төсмерләнә.
— Бзз-у, бзз-у-у...
Ишетелер-ишетелмәс кенә безелдәп, җайдак дигән нечкә билле бер чебен зур гына корт тирәсендә бөтерелә. Тегесе, моның ниятен белмәгәч, шикләнми дә, курыкмый да. Ә нечкә билле франт күз ачып йомарлык вакыт эчендә аны чагып та ала һәм... әлеге корт параличланган арада, аның корсак куышлыгына йомырка сала. Нияте изге — киләчәк буын хакында кайгырта! Аңына килгән корт, корсагында йомырка калганын әллә сизми, әллә авыртудан кагылырга куркып, тими. Ә көне җиткәч, йомырка, яралгыга әверелеп, зур кортның тәнендәге тереклекне суырып туклана башлый. Башта корт нәкъ әүвәлгечә яшәп ята: җепләрен суза, пәрәвез кора, ашый-эчә... берни белми, сизми — аның язмышы инде хәл ителгән. Көн үткән саен гәүдәсе, хәрәкәтләре сурәнләнә Алдагы гомере нәкъ яралгы кортка кирәк кадәр генә калган. Ихтимал бала җайдакка әйләнеп, корт чыгып киткәч, ул терелә дә алыр иде. Әмма корт, анын тәненнән чыгар алдыннан — стратегик максатларда — ана үтергеч агу җибәрә — чөнки, шулай эшләмәсә, үзенең корбан булуы ихтимал.
Мондый хәлләрнең табигатьтә еш очравын яхшы белә Фәез. Тик шунысын гына ачык әйтә алмый: ник менә тәгаен шушы вакытта күз алдына килде әле бу хәл? Тфү, шайтан...
Ләкин, теләсәң-теләмәсәң дә, фантазия эшли, син аны туктата алмыйсың инде. Фикер — туачак көн кебек, аның өчен бернинди киртәләр юк.
Бу заманда тормышны өч великан күтәреп тора: Табигать. Кеше, Машина.
Кеше урталыкта: ул бар нәрсәне дә күреп, бар нәрсәне дә ишетеп тора.
Әяә теге чебен һаман да тик кенә тормый — безелди. Безелдәве гүелдәүгә, мотор гөрләвенә әверелә. Гигант божан, металлдан ясалган баһадир божан, табигатьнең үзе төсле мәнгелек гүзәллеккә гашыйк була, аның тирәсендә бөтерелә һәм... тиешле урында кортын калдыра...
Юк, юк, бу тик куркыныч бер фикер генә, бу— киләчәк түгел, һпч ♦ тә түгел. Ләкин, шундый куркыныч күләгә кыяфәтендә генә булса да. > шундын ун дөньяга килә ала икән, ана каршы хәзер үк инде баш күтә- ° рергә дә кирәк. Кем эшли ала, шул эшләсен моны. Әйтик —Фәез |
Сонгы көннәрдә аның күңелендә сәер сурәтләр хәрәкәтләнә, аларны “ туктатырга кирәк. Ничек? Кем белән киңәшергә? £
Әлбәттә, Лазарев белән.
Ләкин Лазарев төзелеш эшләренә муеннан чумган. Ул хакта аның белән сөйләшергә жай юк. Заданиеләр, йомышларның күбесе хәзер ® язмача, ә телдән булганда, башка кешеләр аша килә. Управляюшийнын х үзен исә ай күрде, кояш алды. Күренгәндә дә, мөһим мәсьәләләр хакын- к да гына сөйләшә дә, шәхси йомышлар үзеннән-үзе читтә кала. Алар и хакында сүз башлау үзе үк уңайсыз. Ләкин Фәез жай табарга сүз бирде _ һәм болан эшләде: кичке эшләрдән үзе дә, управляющие да бушагач, Ч управляющийның өенә китте. u
Звонокка басты. £
Ишек ачылды.
Лазарев үзе.
— Исәнмесез, Анатолий Самойлович.
— Исән. Уз.
Фәезгә шул гына кирәк тә бит инде — кыстатып торыр өчен килмәде— ишектән тиз генә өйгә кереп, әйткәнне дә көтмәстән. туфлиләрен салды
— Әйдә, уз.
Шулай итеп, хужа аны залга чакырды Хәзер инде эләктең, хәзер инде бөтен нәрсәне берьюлы ачыклаячак Фәез. Башта бер кызык ясап карау зыян итмәс, чөнки Лазаревның кәеф ярыйсы күренә. Хәзер менә нәкъ вакыты — хужа чак кына елмаеп карады да Фәез каршындагы креслога чумды:
— Берәр йомыш бармы?
— Сез мине сәгать сигезгә чакырган идегез,— диде Фәез, былтыргы чакыру турында уйлап.
— Чакырган идем?.. Сигезгә? — диде Лазарев, гажәпләнеп
— Әйе. 1ик үзегез тугызсыз кайтып житмәдегез.
— Менә кызык... Ә! Чакырган идем бугай шул Әйе. чакырган идем — онытканмын, валлаһи, онытканмын. Мең-мен гафулар үтенәм. Тәки онытканмын. Ник чакырганым да истән чыккан, менә бит, ә, баш!..
— Шундый вакыт бит. Анатолий Самойлович,—дип «ярдәмгә» килде Фәез.
— Менә ничек килеп чыга ул — мин шәхси очрашуларны көн рас-писаниесенә кертмим Язып куймагач, онытыла. Просто плансыз эшләр рәтенә кергәнсең, иптәш, ачуланма.
Әлеге сүзләрдән сон Фәез Лазаревка теге вакытта хәтере калуының никадәр мәгънәсез икәнен анлап рәхәтләнеп көлде.
Ничек үпкәлисен инде шундый кешегә! Ә күпме шик туган иде! Айларга кирәк шул. барлык шикләр анлап бетермәү аркасында туа.
Иң яхшысы шул — Фәез хәзер чакырылган кунак хокукында утыра Монысы инде бөтенләй бүтән хәл.
Тик менә ничек итеп сүзне башларга икән?
Борис бик яна жәрәхәт шул. авыртып, сызлап тора, мөмкин кадәр кагылмау акыллырак булыр. Ерактанрак, әйтик, Лебедевтан башласа?
Анысын тагын кем белгән — бәлки Лазаревның чуанына кагылу булыр бу...
Әмма сүз җае үзеннән-үзе килеп чыкты. Рәсми вәкилләр очрашуы түгел, тикшереләсе сүзне өстәлгә салып, кискәләп карауның кирәге юк. Мондый чакта вакыт һәм сүз сөреше әңгәмәне үзе алып бара. Фәез дә шуларга иярергә кирәк тапты.
Башта хуҗа Фәез идарәсендәге эшләр хакында сорашты. Җайсыз яклардан берсе шул икән — проект заданиеләренең килеп җитмәвеннән зарландылар. Фәез үзенә тапшырылган комплекста эшне башлаган, бөтен дөнья айкап ташланган—нулевой цикл... Җирнең астын өскә китергән — шуларны әйтте.
— Дөнья беткәндә, җирнең бер каты юкка чыга, ди...
— Ә бездә дөнья шулай төзелә,— диде Лазарев.— без, илаһи көчне айкап чыгарып, шуны кешеләргә тапшырырга җыенабыз.
«Илаһи көч» диде, искиткеч куәтле яңа машина димәде. Лазаревтан мондый пафослы сүзләр сирәк ычкына. Димәк, ул хәзер үз идеясе белән шул дәрәҗәдә әсәрләнгән ки, кайбер очракларда хәтта хыялый Фәездән дә арттырып җибәрә.
Фәез һаман үзен кызыксындырган нәрсәне тикшереп азаплана:
— Илаһи көч дигәнебез дию булып чыкса? Үзебезгә теш ыржайта башласа?
— Безгә аңардан өстен булырга кирәк, әлбәттә, властьны ычкын-дырсаң, уңай җеннең тискәре җенгә әйләнүе бик ихтимал. Синең белән без шуның өчен куелганбыз да бит инде.
— Дегет кебек, кислоталы су кебек, бүтән шундый агулы сыекча-ларның табигать дөньясына барып җитүе ихтимал,— диде Фәез, Лазарев сигарет пачкасын ачкан арада.
— Әйе. Проектчыларга без моны көн-төн тукып торабыз.
— Чынлапмы?
— Әйе!
— Алайса, без сезнен белән фикердәшләр икән.— Фәез, сөенүен яшермичә, рәхәтләнеп бер елмайды.
— Бергә эшләгәч, шулай булырга тиеш. Фикердәшләр булмагач, әнә кайберәүләр белән аерылырга да туры килде.
— Лебедевны әйтәсезме?
— Әйе.
Чыкты бит җай — менә сораш инде, Фәез дус. Тик форсатны ычкын-дырма, акыллырак итеп сора.
Акыллысын көтеп торсаң, җеп очы ычкынмагае дип, Фәез турыдан китте:
— Лебедев — минем өчен кызыклы бер табышмак ул...
Управляющий тәмәке кабызды.
Фәез, ашыгырга ярамаганны чамалап:
— Шакировта булган киңәшмә минем хәтердә әле,— диде.— Секре-тарь, үзегез хәл итегез, дигәч, Лебедев чыннан да үзе хәл итте бугай.
— Бүтәнчә эшли дә алмый иде ул.
— Ә сезнең киткәнне көтсә? Ул алай куймады, үзе китте.
Управляющий:
— Да...— дип кенә куйгач, тагын тынлык урнашты.
Ләкин Фәез утырдашын инде әсәрләндереп өлгерүен, хәзер сернең чишеләчәген сизде һәм ялгышмады. Лазарев креслосы-нисе белән читкәрәк борылды, үзе чыгарган зәңгәр төтен аша каядыр еракка, узган хәлләргә күз ташлады һәм анда күргәннәрен Фәезгә әйтергә кереште:
— Ә бит булды шундый вакыт, әллә бөтен нәрсәдән — ГЭСыннан, автоградыннан кул селтимме икән, дигән сорау үземне дә ярыйсы ук
озак борчыды. Иртәгә торам да Мәскәүгә гариза жибәрәм. дип хәл кылган минутларны да хәтерлим. Ләкин андый фикерләрдән бик тиз айныдым. Җитди булмас иде алай.
— Дөрес әйтәсез. Анатолии Самойлович.
— Син үзен уйлап кара. Башлап кемгә тапшырдылар бу төзелешне?
Минамы, әллә Лебедевкамы? *
— Сезгә, билгеле. >
— Шулай шул. Рас миңа ышаныч күрсәтеп, шундый зур эш тапшыр- °
ганнар икән, мин инде үзем дөрес дип исәпләгәнчә ахыргача эшләргә, i тырышырга тиеш — үзем ышанганча! Үзем дөрес дип тапканча! Әгәр “ инде ялгышсам, җимерелеп төшсәм, рәхим итсеннәр — мине бүтән £ кеше белән алыштырсыннар. Ләкин, шөкер, ул чакта да, хәзер дә андый хәл сизгәнем юк. Кемдер, бүтәнчә эшләргә теләп, мине иманымнан * яздырып, үз иманын мина тагарга тели икән, юк инде, мин мондый « чакта ана юл куя (алмыйм. Тапшырсыннар үзенә һәм карасын үзенчә. 2 Сәләтлерәк икәнен күрсәтеп карасын. «
— Ә Лебедевта андый сәләт юкмы?
— Әгәр мин аның үземнән яхшырак икәнен тонсам, карар идем әле. Юк бит, миннән сәләтлерәк түгел ул. Хикмәт тә шунда. Ул бик кызык- ~ пы, акыллы кебек күренгән сүзләр сөйләр, матур итеп сөйләр. Ләкин u сүз бер нәрсә, эш — икенче. Монда эш эшләргә кирәк. Сүз әйтелә дә * бетә, ә эш кала — цехлар, заводлар булып, йортлар, шәһәрләр булып кала. Шайтан алгыры, монда бик оста ораторлар да муенын сындырыр һәм икенче тыгылмас мондый җиргә. Минем эштә бары тик дәрәҗә генә күргән карьеристлар бик кызыгалар мина. Ләкин алар да тиле түгел, мине кысрыклап чыгарырга һәм минем машинага, минем креслога утырырга бик ашыкмыйлар. Тел белән эшләп кенә эшләргә мөмкин жирпе карыйлар. Шулай бит?
— Бардыр инде.
— Бернинди «дыр»сыз. Менә сип үзеңә кара, егет. Утыз да тулмаган молокосос бит син.
— Әйе... Филиновның үземнән өстенрәк икәнен дә сизә идем... Шуна күрә...
— Дөрес түгел,— диде Лазарев, тавышын күтәрә төшеп. Син мине тыңла. Кемнәрдер күзлегеннән караганда, томшыгында сарысы да бетмәгән кош баласы нинди идарә белән җитәкчелек итә? Сиңа кызыгучылар юк дисеңме?
Фәез башын түбән иде һәм. «белмим шул» дигәндәй, иңнәрен жыерды.
— Бар. Бар гына түгел, күп алар. Ләкин буш куыклар синен урынга омтыла алмый, әлеге дә баягы — монда күзгә күренеп торган эш кирәк. Меиэ шуңа күрә тыкшынмый ул мондый җайсыз жнргә. Менә шуна күрә синең кресло өчен конкуренция юк.
— Юк дип тә булмыйдыр инде. Анатолий Самойлович.
— Бүтән җирдәге хәтле үк түгел.
— Сез Лебедев хакында әйтмәкче идегез...— дигәч, Фәез уңайсызлык хис итте һәм тагын креслосына йомылды. 9
— Мин аның үзенә дә әйттем, син бик үк аккош түгел, төсен дә шактый кара, борынын ла шактый кәкре, тырнакларын да шактый очлы булып күренә, дидем, чак кына бүтәнчәрәк атала торган кош бугай син, дидем.
— Катырак әйтелмәдеме икән?
— Син нәрсә, мина каршы чыкканда, ул чынлап та гел изге ният белән генә эш иткән дисенме? Әлеге дә баягы, анын төп максаты — мине алыштыру иде бит. үзен акыллырак күрсәтү... Менә шуна күрә дә каты тордым мин ана. Ул үзе китәргә мәҗбүр булды. Шакировтан чыккач, бер атна көтте көтүен.
— Нәрсәләр уйлады икән?
— Анысы хәзер безнен өчен сер инде. Ул аны гомере буе беркемгә дә ачмаячак.
— Бер атна үткәч... шуннан ничегрәк?
— Мине Мәскәүгә чакырганнар иде. Шуны ишеткәч бу да керде. Сезнең урынга мин барып кайтыйм әле. ди. Үзең беләсең, монда эшләр яман да катлаулы чак иде — җибәрдем үзен Мәскәүгә. Ә ул, елан аягын кискән нәрсә, үзенә эш юллап киткән икән. Кайтып керүгә, назначение- сен өстәлгә ташлады. Өстән каравын әйт син анын — утырмый да! «Ни әйтсәң дә. иптәш Лазарев, мин синнән көчлерәк, син китә алмадың, ә мин менә китәм!..»— ди. Хәзер Мәскәүдә, минем белән җитәкчелек итә.
— Романыгыз яңадан башлана икән, болан булгач.
Уйлана калдылар. Фәез хәзер Лазаревның ниләр кичерергә тиешлеген чамалый. Ә тегесе бераз борчылганрак кыяфәттә утыра һәм үз вөҗданын тынычландырыр өчен, күрәсең, уйлаганын кычкырып әйтә:
— Юк. мин аны төзелештә калдыра алмадым, чөнки үземнән начаррак эшләячәген сизә идем. Киләчәкне спекулянт кулына тапшыру зыянлы булыр иде.
— Мин сезне аңлыйм,— дип сүз кыстырды Фәез.
— Ярар өчен генә әйтмисенме?
— Гуманизм — сүз түгел, хәрәкәт. Үзеңнең матур хисләрең белән мактану, адым саен трибунадан кычкыру — алдашу дигән сүз. Чын хис тыйнак була.
Фәез, бу сүзләрне әйткәндә, никтер кызарып куйды.
— Дөрес, син бит менә мактанмыйсың, син хәтта оялчан. Ә чынлыкта ..— Фәез үзен кая куярга белми аптырап торганда, Лазарев фикерен очлады:—Чынлыкта заман синеке бит...
— Анатолий Самойлович, сез ялгышасыз! — Катырак әйтелгәнгә Самойлович сагая калды:
— Ничек ялгышам?
— Шулай инде.
— Ничек шулай?
Фәез, кичерешләргә бирелмичә генә, сүзләренең ялгыш икәнен белгән хәлдә, соңыннан бернинди шик калмасын өчен, үзенең гаепләрен юри куертып, ник алай уйлавын аңлатырга тырышты.
— Минем вөҗданда — ике кеше. Берсен физик яктан имгәттем, икенчесенең җанын... һәм... Гомумән, үземне гаепле саныйм. Болай. эш белән мавыгып, оныткан кебек тә тоеласың. Ә искә төшсә, сискәнеп китәсең, йөрәк авырта... Чын җитәкче мондый ялгышларга юл куярга тиеш түгел. Җитәкченең төп төзү материалы кирпеч, бетон гына түгел, ә кеше йөрәге, кеше язмышы. Мин, үзем дә сизмичә, көнләшергә мәҗбүр итеп. Борисның җанын җәрәхәтләп торганмын. Җитәкче өчен бер кеше бик күп ул,— артык дәрәҗәдә күп. Ә мина нихәтле кеше ышанып тапшырылган! Моңарчы биш йөз иде — ярты мең! Ә алар көн- нән-көи арта, күбәя бара — хәзер меңнән артты кеше! Юк. болай ярамый. Начальник үзенең беркемне дә имгәтмәслеген белеп торырга тиеш.
Фәез, кайнарланып, ярыйсы ук озын речь сөйләп ташлаган икән. Тамашачылар булса, моны сәнгатьле уку дип кабул итәр һәм, мөгаен, кул чабарлар иде.
Фәез күзләрендә ялтыраган чын яктылыктан Лазаревның да чырае яктыра барды һәм тегенди-мондый гына түгел, уйчан яктылык, мәгънәле яктылык иде бу. Мәгънәле тынычлык аның сүзләренә дә күчте. Лазарев, барлык ишеткәннәрениән үзенчә нәтиҗә чыгарып:
— Сездә тагын да күбрәк кешеләр коллективы белән җитәкчелек итәрлек сәләт бар,— диде һәм креслосыннан торып өстәлнең бу ягына — Фәез ягына чыкты.
Кинәт шулай «сез»гә күчүен кара син анын.
— Кешеләр өчен сан төшенчәсе юк, бары тик сыйфат төшенчәсе бар,— диде Фәез.
— Сез хаклы.
— Ә Филинов?
Анда синең гаеп юк. Барысы өчен дә ул үзе гаепле. Чөнки ул ♦ без урнаштыра торган яна тәртипләргә яраксыз кеше, ижади сәләтле > булуына карамастан, бөтен нәрсәне үз файдасына борырга тырышучы ° карьерист булып чыкты. Андый кеше коллективта ничек яши алсын?
Бәлки, без аңа ныграк ярдәм итәргә тиеш булганбыздыр? Л
Син аңа ярдәм иттең дә. Югыйсә, ул бу эшкә бара алмаган булыр н иде. Машина белән бергә, үзенең яраксыз фәлсәфәсен ярдан тәгәрәтте * бит ул. Шулай, син аны имгәтмәдең, ә терелттең... ♦
— Сабак... Гыйбрәтле сабак. Безнең өчен дә. а
— Яхшы кеше син, брат, тагын да зуррак эшләргә әзерлән.
— Нинди эшкә?
— Төзергә. <
Фәез кайчандыр Бориска әйткән сүзләрен: «Төзергә, төзергә, төзер- ш гә — менә кешенең тормыш билгеләп куйган төп бурычы», диюен хәтер- = ләп, елмаеп куйды. ®
— Эһе, төзергә. и
— Тагын да зуррак колач белән. Кайчан булса да син мине алыш- ® тырачаксың... Мин шуңа ирешәчәкмен дә...
— Юк, юк, сез...
— Заман — синеке, дустым. Шуңа күрә фартлы кеше син.— Шулай дип. Лазарев егетнең иңенә кулын салды.
Фәез моны «аудиенция тәмам» дигән мәгънәдә аңлап, ишек төбенә килде һәм управляющийга иптәшләрчә күз кысты;
— Тыныч йокы.
Фәез анын өеннән күңеле ничектер бушанып, иркенәеп чыкты, гәүдәсе җиңеләеп калды. Тиз һәм жиңел адымнар белән үз өенә кайтып китте.
«Димәк ки. Кама хаклы, хаклы Кама!» Лазарев та. Кама да аңа ышандылар, ул бернәрсәне дә яшермәде. Ышандылар! Моннан да зуррак мактау буламы! Юктыр.
Вөҗдан теләсә кемне газапламый, яхшырак кешеләрне сайлый шул...
Иртән кояш башка көннәрләгедән балкыбрак чыкты бугай. Югыйсә, менә бу яфраклар нигә тагын да сафрак булып яшелләнгән, ә һаваның зәңгәрлеге нигә тагын да ачыклана төшкән һәм чистарган?! Дөнья күбрәк аңлашыла төшкәнгә шулайдыр ул.
Фәез эшкә барышлый юри баш идарә бинасы яныннан узды һәм Лазарев кабинетына игътибар итте. Управляющий кичәге салмаклыгын тагын оныткан, гадәти тавышы белән үзенең яраткан сүзләрен телефоннан кычкыра иде:
— Колагына киертеп куй. иптәш, тупас кыланырга синең йоклагач кына хакың бар. Анда да берүзең йоклаганда.
Итагать турында кычкырган бу тавышта аңлашылып бетми торган ниндидер парадокс бар барын, ләкин нишлисен — ходай биргән тавыш. Лазаревның атаклы бу тавышы фәлсәфи фикерләр әйткәндә генә салмак ага башлый.
Бигрәк тә шунысы хәерле: төзелешнең беренче аккордлары — чик- сез-чамасыз дөбердәү, гүелдәүләр, кычкырулар, җырлар, бәхәсләр, талаш. килешүләр — көннәр, айлар һәм еллар белән исәпләнә торган бөек симфония шуннан башлана. Бу аккордларда моңаюга, кайгыруга охшашлы бер генә аваз да юк — иртән кояш чыккан вакыттагы бу шатлык көннәр буена суаыла. Шулай башланган гомуми күтәренкелек
күнел төшенкелегенә бирелергә урын калдырмый. Бу — Каманың бердәм агышы. Анда дәрья — тамчылар була алмый. Кама... менә бу урында ул үзенең мәңгелек юлын чак кына үзгәртәчәк. Бу җирдә Фәез җитәкли торган идарә елганың яңа тарихын иҗат итә. Тарихның башы гидростанция дип атала.
Электросварщиклар кулыннан бүген ташып чыга торган утлар озак-ламый шушыннан шаулап агачак сулар сафлыгы булып әверелер... Каманың болай да якты сулары тагын да чистарып, бәллүр шикелле балкып һәм зәңгәрләнеп агар. Кама шушы төштә үзенең икенче төрле агышын — үзенең ут, яктылык рәвешендәге икенче төрле тормышын башлап җибәрер. Судан алынган, судан ургылган утлар... Ут һәм су — тоташ агым, бердәм хәрәкәт!
Аларны кушкан кодрәтнең башы, мөгаен, могҗиза күрә белүче кешеләрдәдер. Бу агым —күңел яктылыгы дип атала торгандыр, һәм ул... ага, шаулап ага, чиксез һәм тыелгысыз булып ургыла...
Фәез дә йөрәгендә шундый тыелгысыз агым тоя. бәлки ул уттан ук яралгандыр әле. Борынгы философлар дөнья уттан яралган дип юкка гына уйламаганнар бит. Ә кайберләре судан яралган дип фаоаз иткәннәр. Дөрестер дә: ут белән су — дөньяның башы...
һәм алар кавышырга тиеш!
Берәүләр яна, икенчеләр яна ярала...
Мәңгелек агыш — кая барма, кая карама — үзгәреш.
Кайбер нәрсәләрдән һәм кайбер кешеләрдән бары тик истәлекләр генә калыр, кемнәрдер якты истәлекләргә әверелер. Ә кайберәүләр... Алар хакында сөйләп торуның да кирәге юктыр. Ә менә Рабига әби һәм аның кебекләр күңелләргә шулай ук яктылык булып өстәлер.
Фәез, инде безгә мәгълүм эшләре белән авылга барып, үзе төзеткән каралтыларны колхозга тантаналы төстә тапшыргач, былтыргы матур очрашуларны хәтерләп, әбинең үтенечен тынлап (кыш көне: «өй исәнме икән, карап кайт әле», дигән иде бит), шул урамга килсә, ни күзе белән күрсен — өйгә яңадан тормыш кергән. Тәрәзәләргә кадакланган такталар алып ташланган. Анда гөлләр чәчкә атып утыра.
Өйнен яна хуҗалары белән танышыйм, дип ихатага ашыгып керсә, тагын бер могҗиза: Рабига әби үзе басып тора. Кулында борынгыдан калган агач тас. Шуны тавыклар алдына куйды да Фәезгә күтәрелеп карады.
— Исәнме. Рабига әби!
— Ә! Син икәнсең әле, үз улым икән, танымый торам.
— Әби. син берәү генәме, әллә икәүме? — дип, Фәез күрешергә кул сузды.
— Ничек инде мин икәү булыйм, ди. балакаем, язмаганны,— дип. әби ике куллап исәнләште.
— Сине бит без шәһәргә урнаштырган идек, менә дигән итеп тора башлаган идең. Син шунда идең ләбаса.
— Юк, улым, калагыз үзегезгә булсын. Мин кайттым инде шушында.
— Нинди әйбәт тормышны ташлап, монда утынсыз-нисез газап чигәргә... Бик ялгыш эшләгәнсең, әби, ялгыш. Авырып китсәк, кем карар?.. Ә тегендә киленен, оныгың, врачлар, җылы өй...
— Оҗмах булса да кирәкми, балам. Үзегезгә булсын.
— Ах. әби, әби!
— Тора алмыйм, тыным кысыла. Үләм дип торам. Атна-ун көн рәттән елагач, түзә алмадылар. Рәшитем китереп ташлады.
— Beg ялгызың ничек гомер итәсең инде?
— Ялгыз түгел, менә чебиләрем бар... Чеп-чеп-чеп-чеп-чеп!
Якында гына йөргән чебиләре чыркылдаша-чыркылдаша килеп тә җиттеләр.
Шулар белән сөйләшеп калды әби...
Кешеләрнең тормышын яңартабыз һәм яктыртабыз, дип йөрибез. Ләкин бөтен кешеләрнекен дә түгел шул. Без төзегән тормышны яратмыйча, бу әби кире кайтып китте менә. Без төзегән тормыш һәм. кагый- ♦ дәләр белән килешер өчен Борис китте... Кемнәрдер китә... Кемнәрдер кала. Калучылар күбрәк. Әйе шул, чагыштыргысыз күп. Әби китсә, ° аның килене, оныгы калды. Алар өчен шәһәр — туган җир. Күптән s түгел генә кыланчык һәм ялган егет булып буталып йөргән Рәшит тә- 2 мам акылга утырды. Бервакыт кич урам буйлап беләкләренә кызыл ь тасма бәйләгән егетләр һәм кызлар узып китте. Шуларнын берсе * Рәшит иде. ' ♦
Беркөнне, эшкә барышлый очрап. Фәезне Гета да тан калдырды— а кыз зәп-зәңгәр бушлат һәм чалбардан иде. Шул кадәр үзгәргән! һәм о тышкы кыяфәте генәме икән?
— Ничек син мондый кием кидең, Гета? —дип сорады Фәез <
анардан. и
— Штукатурчы мин хәзер. Түзә алмадым. =
— Молодец. Гета. яна һөнәрең белән!.. £
Күңеллеме? Күңелле. Ә андыйлар азмыни? х
йөзләр генә түгел — меңнәр алар. Бәлки, меңнәр генә дә түгел- °
дер әле.
Шулай. Фәез бушка йөрми, һич тә вакыт әрәм итми — аның тырышлыгы күпчелеккә кирәк. Яшәүдә мәгънә бар, димәк, һәм ул яшәргә тиеш. Ничек яшәргә?
Төзергә.
Төзергә.
Төзергә!
Икмәк үстерү белән өйләр төзү — кешенең иң борынгы, иң бөек бурычы һәм мәгънәсе.
Фәез шулай яши дә. Күңелендә, уйларында — сүнми торган ут агымы. Ләкин аңа нәрсәдер җитми бугай әле. Нәрсә икән?
Ут үзе генә булганда, күпчелек очракта — сафландыргыч кодрәт булу белән бергә, барлык начар яралгыларны юкка чыгаручы, дөньяны чистартучы көч булу белән бергә, һәлакәт тә ул... Чиста дөнья кысыр булып калмасын өчен, ут белән су кавышырга тиеш.
Егет белән кыз кавышкан кебек.
Ә Фәез? Кама?
Беркөнне кичке якта Фәез, эшләре артык күбәйгәнлектән, өйгә кайтырга соңлаган иде. аның янына зәңгәр блузасын аркасына салган Кәрам килде дә шундый ук зәңгәр карашы белән елмаеп әйтә куйды:
— Син, егет, тәкәбберләнеп киттең әле бу арада. Анда сине кызлар юксына, ә син...
— Нинди кызлар?
— Нинди булсын. Кама.
— Кама?
— Бүтән кем тагы?! Менә инде!..
Фәез дустының кулларын кысты да каты итеп селкә башлады:
— Син каян беләсең аның мине юксынганын?
— Үзе әйтте. Бар. ул анда сине көтә...— Фәезнең ышанмаска тырышканын сизде Кәрам,— үзе әйтте...
Кайчандыр Каманың кайда икәнен әйтмичә яшереп йөргән кешенең, хәзер килеп, очрашырга бар дип үгетләве — шулай ук яңалык. Семья тормышы рәтләнеп, бөтен уңайлыклары килгән квартирда үз малайлары һәм хатыны белән бергә чын мәгънәсендә матур игеп яшәгәнгә күрә генә, шуңа ирешергә Фәез ярдәм иткән өчен генә түгел бу, әлбәттә.
Камага күз ташлау һәм өметләнүнең үзе өчен буш хыял икәненә ышанганнан киләдер бу. Борис сикереп күрсәтте — Кәрам да шуны ук кабатларга тиеш түгел бит...
Хаклымы, түгелме, Фәез шулай дип уйланды һәм Кама эшләгән идарәгә китте. Кәрам әйтмәсә дә, шулай эшләгән булыр иде, билгеле.
Фәез эчкә кереп өлгергәнче, кыз беркөнгечә үзе каршы чыкты. Күзләренең, бөтен торышының мәхәббәт белән балкуыннан аның нинди уйлар һәм хисләр кичерүен тоюы, дөресрәге, күрүе кыен түгел. Моның өчен күзсез генә түгел, моңсыз да булырга кирәк.
Бориска охшамас өчен, Фәез кызны машинага чакырмады. Ераграк барасылары килгәнгә, тын ярлар буйлап җәяү генә киттеләр.
Кичке киңлекләр — мәхәббәтнең үзе шикелле чиксез һәм серле иде. Егет һәм кыз, җитәкләшеп, шул чиксезлек буйлап атлыйлар.
— Мин синсез яши алмыйм!
— Ә мин — синсез!
Егет һәм кыз, икәү.
Нәрсә хакында сөйләшәләр икән?
Мәңгелек темагадыр — бүтәнчә ничек булсын?!
Яфрак белән җил сөйләшәме, әллә егет белән кызмы? Әллә яр белән сумы? Кичләр һәм төннәр буе. Яфрак белән җил. яр белән дулкын кавышкан кебек, шәфкатьле тыныч төндә, дөньяның иң ягымлы, йомшак мизгелендә— иреннәр кавышты... Шул чакта кинәт бу чиксез чал дөньяда өр-яна йолдызлар кабынып киткәндәй тоелды. Юк, юк. тоелды гына түгел, чынлап кабынды өр-яңа утлар, өр-яңа сөенечләр балкып китте! Гидростанция дип исемләнгән өр-яна корылмалар өстендә гөлт итеп кабынган утлар — лампалармы, әллә күктәге җем-җем йолдызлармы алар? Кайдан алар — киләчәктәнме, әллә әкиятләр иленнәнме? Өйдән өйләргә кереп, бөтен каланы әйләнгән, ә аннары авылларга һәм бүтән калаларга китеп, бәхетләр матурлыгына тоташкан сөенечле яктылык иреннәр кавышуыннан башланамы? Шуннандыр — бүтәнчә ничек булсын?! .
Ул яктылык, икенче төрле әйткәндә, мәхәббәт дип атала.
Беренче китап бетте.