ШӘЙМОРЗА КЕШЕЛӘРЕ
гатты. Янәсе, механизатор халкына жинел булмас. ' Кыш суык килде, кар рәтләп яумады. Аннары Мәгъсүм, тора-торыштан, ата казын күкәй саламы дигәндәй, эшкә бик тә аккуратный чыгуын сөйләп китте Башта кар тотарга шиг-мазар ясап йөргән, имеш, инде килеп, агрегатларга симәнә бодае ташый икән. Бригадир аны ничәмә-ничә мәртәбә мактап телгә алган Бүтәннәргә үрнәк итеп уйган. Куярсың да. абзыкаем. Мәгъсүм тал чыбыгы кисәргә үзе барды, читәнне үзе үрде, барысыннан күбрәк эшләде. «Чаптар ат белән дә куып житә алмастай дусты* Хөсәеннең кинәт идарәгә таба борылуын күрүгә. Мәгъсүм ашы- га-кабалана. сәбәпсезгә-ннгә каударлана ук башлады. Кожан кесәсеннән таушалып беткән, козыреклары яньчелгән фуражкасын тартып чыгарды, ике кулы белән фуражканың ике ягыннан тартып тотып, яньчелсәң. ямьшәйгәнен яза. өзеп чыгарырдай итеп турайта башлады. Башта сөйләгәннәренә кушып-нитеп тормастан:
— Гәзит чыгарырга барасынмыни? Парткомгамыни? — диде.
— Гәзит чыгарырга барам. Парткомга.— диде Идрисов.
— Хөсәен дус, син инде чамалап кылан. Ил-көн алдында адәм мәсхәрәсе итмә, яме.—Мәгъсүм башын түбән иде — Идарә карары дөрес. Анысына һич кенә дә сүзем юк. Бригадир урынбасарлыгыннан алулары да дөрес. Анысына да сүзем юк. Гаеп үземдә, абзыкаем. Иллә дә мәгәр, шунысы да дөрес, әгәренки тозәлмәсәм. баскан жнремдә чәчрәп үлим, андый хәлнең бүтән буласы юк. Үтенеп сорыйм гәзиткә чыгар.з күрмә.
1 Башы 10 санда.
ОЧЕРКЛАР
Хөсәен Идрисов
йөгереп тә карыйсын син. Хөсәен дус. Артыннан чаптар атлар белән дә куып житәрлек түгел’
Мәгъсүм дусты Хөсәен янына килеп житте дә никтер башыннан кепкасын салды Кепкасын кулында озаклап әвәләде, йомарлап бетерде, шуннан сон мамык сырма өстеннән эсседә дә. суыкта да. аязда да. янгырда да кнеп йөри торган кожанының кесәсенә салып куйды. Беркавым сөйләшми генә бардылар. Аннары Мәгъсүм игеннәр турында сүз куз
— Ярар, редколлегиядә киңәшербез,— диде Идрисов.— Гаеп итмә, сөйләшеп торырга вакытым юк.
Парткомда инде аны коллегалары Рәисә Сәмирханова белән Мәсгудә Арсланова көтә иде.
— Әллә соңга калдыммы? Гафу итә күрегез.— диде Хөсәен. Ләкин сәгатенә карагач, нәкъ вакытында килеп җиткәнен аңлады. Тик гафу үтенгәне өчен үкенмәде. Зыян юк, иптәшләре тәртипкә өйрәнә торсыннар.
— - Юк. Хөсәен абый, соңга калмадыгыз. Без бүген үзебез иртә килдек Гел безгә генә гафу үтенеп торырга димәгәндер бит?!
— Әгәр сез һәрвакыт шулай иртә килә торган булсагыз, мин сезнең алда көн саен гафу үтенергә риза,— дип, йомшак кына итеп шаяртып алды редактор.
Әкренләп эшкә тотындылар. Баш мәкаләне гадәт буенча колхозның партком секретаре язарга тиеш. Ә менә газетның төп мәкаләсен кем язар? Беренче бригада бригадиры Равил Мө.хитов язса әйбәт булыр иде. Ул бригада бик тырышып эшләде, ашламаны кырга көздән үк чыгарып куйды. Күп итеп кар тотты. Язгы чәчүгә дә иң беренче алар әзер булды.
Бер уйласаң, баш мәкалә язу — баш агроном эше. Гадәттә, язгы чәчү алдыннан булган киңәшләрне ул бирә, язгы ярышның йомгакларын ул хәбәр итә. Кече агроном Шәүкәт Галиәкберовның язгы чәчүгә симәнә әзерләү турындагы мәкаләсе әйбәт булып куяр иде.
Ә бит Идрисовның япа-ялгызы гына газет чыгарган заманнары да бар иде. Үтә дә төссез, үтә дә күңелсез булып чыга иде газет. Шуңа күрә ул өч айга бер генә чыга торган иде шул. Ә хәзер ай башында да, ай уртасында да кешеләр яңа газет укырга гадәтләнеп киттеләр.
Бервакыт стена газетында трактор бригадалары хисапчысы Әнвәр Алиуллин «Кем күпме ягулык тота?» дигән мәкалә язып чыкты. Бригадаларда ягулыкны янга калдыру өчен көрәшмиләр икән — хисапчы әнә шуларны сөйләп биргән иде. Ник көрәшмиләр, ник ягулыкны әрәм- шәрәм итәләр? Бактың исә бер тракторга күпме ягулык тотыла, бер машинага күпме май китә — болар шушы көнгә тикле исәпкә алынмый киленгән. Заправкачы машина башыннан белешмә-ведомость яза, чынында исә бар булган машиналарга, кемнең күпме тотканын исәпләп тормастан, уптым илайһем берьюлы язып куялар икән.
Шушы мәкаләдән соң колхоз идарәсе фактларны тикшерү өчен махсус комиссия төзеде. Ревизия йомгакларын идарәгә куеп тикшерделәр. Әнвәр Алиуллин мәкаләсе зур бер вакыйгага әйләнде. Хәзер инде тракторчылар белән шоферлар машинага ягулык салган чакта авызлары белән карга тотып тормыйлар. Алар керосин белән бензинны һәм машина маен кайчан һәм күпме алганнарын төп-төгәл беләләр. Заправкачының бишкөнлек исәп-хисап дәфтәренә кул куйганчы башта бик җентекләп үз язуларын карыйлар, анда күпме ягулык алганны граммына чаклы язып куелган шул инде.
Элек ягулыкны артык тоту, әрәм-шәрәм итү хакында өзлексез сөйләп торалар иде, хәзер күбрәк янга калдыру турында сүз кузгала. Карыйсын. я шофер, я тракторчы ягулыкның кадерен белеп, саклап тоткан өчен бүләк ала.
Газетның һәр санында диярлек Иршат Бәширов мәкалә язып чыга. Иршат—колхозның спорт активисты. Ул колхозда барган ярышларны да, район ярышларын да яза. тренерлык тәҗрибәсен уртаклаша.
Колхозчылар дүртенче бригада парторгы Камил Камалов язганнарны да яратып укыйлар. Авылдашларына сөйләр сүзе күп Камилнең. Урак өстендә ул комбайн йөртә, кышын колхоз котельныенда кочегар булып эшли. Аның көтү көткән, электрчы булып торган чаклары да булды. Мал-туар караучылар ярышын язамы, комсомол оешмасы яки үзенең бер иптәше хакында сөйлиме, аның язганы гел кызык булып
чыга, белә Камил эшне, ярата. Тагын шул ягы да бар белгән белгәнен эшли, белмәгән бармагын тешли, диләр бит. Эш кешесен тыңлау үзе бер кунелле.
Кызлар редакторга бүгенге сан өчен дип җыелган хәбәрләрне берәм- берәм күрсәтеп чыктылар. Гөлфирә Низаметдннова, Әнвәрша Азизов. Тимерша Хисаметдинов язуларын карадылар, кайсын кайда, ниндирәк * рәсемнәр белән урнаштырырга дип киңәштеләр. Урак өстендә аерым ? бригадаларда чыгып килә торган «Яшен». «Сугышчан бнт»ләргә быел 2 кемнәрне җаваплы итеп беркетү хакында да фикер алыштылар Кыр “ станнарына Радия Алиева белән Зөлфирә Хәсәнованы. беренче брига- S дага Миңнурый Вәлитова белән Фәния Усманованы кую әйбәтрәк бу х лыр дигән карарга килделәр. Җитезлекләре дә бар. матур итеп укый 3 да беләләр, аннан да битәр —кушкан эшне җиренә җнткереп. яратып □ эшлиләр.
Фикер алышу ахырына җитеп килә инде, кызлар Мәгъсүм турында 2 никтер сүз кузгатмыйлар. Редактор Идрисов борчыла башлады Бу нн дигән сүз? Әйтергә уңайсызланалармы, әллә редакторга әйтмичә шы ♦ пырт кына яшереп калдырырга ниятлиләрме? Хөсәен, озын өстәл өстендә зур бер эскәтер хәтле булып сузылып яткан ак кәгазьгә, булачак стена газетына төбәлеп, күңеленнән әнә шул уйларны кичерә иде.
Мәсгудә ничектер уңайсызланып, тотлыгыбрак сүз башлады
— Хөсәен абый, безнең тагын бер мәкалә бар бит әле
— Кем турында? — дигән булды Идрисов, белмәмешкә салышып.
— Бригадир ярдәмчесеннән төшерелгән Мәгъсүм турында.
— һм. Соң шуннан?
— Усал язылган...
— Язылса. Тәнкыйть мәкаләсеннән куркабызмыни?
— Куркуын курыкмыйбыз,— дип. Рәйсә дә сүзгә кушылды —Болан да
җәза бирелде бит инде. Әгәр без дә... егылганны дөмбәсли башласак... Бәлки, бу юлы бирми торырбыз, ә?
Идрисов мәгънәле итеп башын кашып торды, уйга калган булды, ә үзе күңеленнән кызлар белән килешкән иде инде.
— Анысы дөрес. Кешенең хәсрәтендә бию яхшы эш түгел,—диде Идрисов, бик йомшак кеше булып калмаска тырышып — Ләкин бит безнең урыныбыз кала. Аны нәрсә белән тутырабыз сон?
Ул кадәресен кызлар уйлап җиткермәгәннәр икән, бер генә минутка аптырашта калдылар. Аларны бүлмәгә килеп кергән төзүчеләр бригадиры Хәмит Яфнзов коткарды: барысы белән дә ку решен, исәнләшеп чыкканнан сон, нинди йомыш белән килүен ашыкмый гына әйтеп бирде:
— Мии ни... мин сезгә Зыя абзый турында хәбәр язып китердем. Бик күптәннән эшли. Заманында мине балта тотарга өйрәтте. Картаи- мыш көнендә кирпечтән каралтылар салу, штукатур-маляр эшләрен дә өйрәнеп алды. Озакламый юбилеен үткәрмәкче булып торабыз. Бер жылы сүз әйтәсе иде бит. Яшьләргә гыйбрәт булыр иде, и и • мәгәр,— диде бригадир, эре-эре хәрефләр белән язып тутырылган дәфтәр битен кесәсеннән чыгарып өстәл өстенә салды
Идрисов хәбәрне башта үзе укып чыкты. Аннары кызлардан укытты, кызлар баш кагып кына риза икәнлекләрен белдерделәр.
— Рәхмәт, Хәмит абзый, хәбәреңне урнаштырырбыз,—диде Идрисов. Бригадир бик күңеле булып, катлы-катлы рәхмәтләр әйтеп һәм олыларга ихтирамлы булу, яшьләрне шулар үрнәгендә тәрбияләү хакында тагын бер мәртәбә сөйләп чыгып киткәч, кызларга карап »йтте-
— Карагыз әле. чнбәркәйләр, әгәр без газетыбызла «Безнең ветераннар» дигән бүлек ачсак, ә? —диде.
Кызлар икесе беравыздан
— Бик әйбәт булыр, Хөсәен абый, бик әйбәт! — диештеләр,—Балта
РӘМЗИ МАКСУДОВ
остасы Зыя картны рәсемгә төшерергә кирәк. Рәсеме белән бирербез. Менә безнең газетка тагын бер бүлек артты.
— Мәгъсүм урынына мәкалә дә табылды,—диде Хөсәен Идрисов һәм, нурланып киткән күзләрен күтәреп, кызларга карады.
Җәүдәт Әхмәтҗанов
әүдәт Әхмәтҗановны алырга гадәттә аның берәр тыңлаучысы килә. Идарә урнашкан үзәк усадьбадан Космовский поселогына хәтле биш километр, аны унбиш-е^ерме минутта үтәләр. Ул арада пропагандист Әхмәтҗанов халыкның кәефе ничек, бригадада нинди яңалыклар булуын сораштырып өлгерә. Әңгәмә вакытында барысы кирәк булачак.
Аны алмага килгән Сабир Мансуров — бригадир — аз сүзле кеше. Гомумән, ул караңгы чырайлырак. Пропагандист Әхмәтҗановны бу хәл бераз аптыраштарак калдыра. Ник караңгы чырайлы бу Сабир? Шат күңелле булырга кирәк иде түгелме соң анар? Бригада иген уңышын гектарыннан егерме центнердан да кнм алганы юк. Егерме өчкә җиткән еллары да бар. Терлек асрауда да бригада бирешми. Беренче урында ук булмаса да, икенчедән түбән төшкәне юк. Шулай булгач, ник соң авызга су кабып, караңгы чырай белән йөрергә?
Сабир аны алмага килгән чакта, ишек алдына кергәч:
— Киттек,— дип бер генә сүз әйтә.
Әгәр юлда бригадирны «уятып» җибәрергә мөмкин булса, ул телеви-зорда ни күргән. «Красная звезда» газетында ни укыган — кыска гына итеп шуларны әйтә. Сабир, күрәсең, ул газетны бик ярата. Фронттан кайтканнан бирле алдырып килә. Башта хәрби газетны юл капчыгына салып алып кайткан иде, ә менә хәзер почтальон ул газетны чирек гасыр буе аңа китереп тора.
Сабир аз гына хәйләкәррәк тә бугай. Әгәр телевизордан күргәне яки газеттан укыганы хакында берәр нәрсә сорарга теләсә, ул аны сорау итеп бирми, пропагандист белән ул хакта киңәшә, үзенең белемен генә түгел, пропагандистның да белемен тикшереп карый. Син нәрсәгә сәләтле, янәсе.
Кайвакыт Җәүдәт Әхмәтҗанов бригадирның холкы-фигыле хакында сүз кузгата:
— Сезне әйтәләр, бик коры табигатьле, диләр. Кешеләргә карата артыграк таләпчән түгелме сез? Әйтик, берәрсе ат сорап та биш кенә минутка соңга калса да, сез аңар ат бирмисез, имеш. Дөресме шул хәл? в
— Мин нишләргә тиеш синеңчә? — ди бригадир сабыр гына.— Ат сораучының соңга калганын көтеп утырырга тиешмени? Соңарып килә икән, ат анар әллә ни кирәк түгел. Үз вакыты да, бүтәннәр вакыты да жәл түгел аңа. Соң бит шул атны анардан сон бүтәннәргә дә бирергә кирәк. Үзен дә. бүтәннәрне дә ихтирам итә белми торган кешегә нигә дип әле мин ләббәйкә дип торырга тиешле?
Кәефе яхшы чакта бригадир ат турындагы сораудан соң җанланып китә. Кешеләрне мактый, атларны мактый, көннең аяз булуын мактый. Тик боларны ул чәчрәп китеп, сүзләренә төелә-төелә сөйләми, әкрен генә, җай гына сөйләп бара. Сөенече бар икәнне, кәефе шәплекне аның нурланып киткән күзләреннән генә күрә пропагандист. Эштә тәртип булырга тиеш. Тәртип булмаса, рәт-чират юк инде ул, иптәшкәем. Кеше үзенә эшләсә, бәрәңге бакчасын казыса яки ишек алды себерсә, капка- койма төзәтсә, эшне ул иртәрәк тә. соңрак та башлый ала — анысы аның үз эше. Ник дисәң, эшне бүген бетерәме ул, бер атнага сузамы,
Җ
аяы>{ хуҗалыгына монарда и әллә ни зыян килми. Ә менә кешеләр бергәләп, кулиы-кулга тотынып, кырла яки фермаларда эшлиләр икән.
’ юк инде, иптәшкәем, монда инде эленке салынкы йөрергә ярамый Син бүген эшлисе эшне эшләп бетермәдең, ди. аны бит синен өчен бүтән кеше эшләп бетерергә тиеш булып чыга. Әллә син ул кешенен өендә эше юк дип беләгенме? Син эшләп бетермәгән эшне әллә ул мичтән * чыккан бәлеш кебек көтеп кенә утыра дип беләсеңме? Ни өчен әле ул ? син кояшта сырт җылытканда синен өчен бил бөгәргә тиеш? Менә 2 шуннан китә рәнҗү, китә канәгатьсезлек. Ә бит рәнжү белән канәгать- “ сезлек бик тә хәтәр кәефне ала и шулай ук кул эшкә бармый башлый.— м дип, Сабир абзый үз фикерен куәтләп җибәрә һәм пропагандистка ки- х ракле әллә никадәр факт сөйләп ташлый Уйчан кеше бригадир, анын 5 үз дөньясы үзе белән. Менә нигә ул тонык чырайлы, менә нигә ул аз з сүзле икән...
Пропагандист Әхмәтжановны алмага килгән кешенен икенчесе Зыя | Камалов. Ул Сабир Мансуровнын ярдәмчесе, иген үстерүгә җаваплы кеше Холкы белән ул Сабир Мансуровнын капма-каршысы. Брнгади- ♦ рыннан ул күп өлкәнрәк, ә менә таләпчәнлек, кырыслык аңарда тамчы бөртек тә юк. Бригаданың уңышларына, колхозның үсүенә ул сөенеп кенә калмый, сокланып бетә алмый. Анардан берәр нәрсә таләп итә, таптыра башласалар, теш кысып үткәргән авыр яшьлеген искә ала.
Юлда барышлый Зыя Камалов көньяк шәһәрләре. Кавказ таулары, ЛИНгез сулары турында, санаторийларда күргән-очраткан кешеләре турында сөйләп бара. Ул ел саен путевка сатып ала. авылыннан читтә, кайдадыр еракта берәр ай йөреп, җилләнеп кайта.
Космовский поселогы белән Кече Шәйморза арасына урнашкан кызыл почмакка килеп җиткәндә, пропагандист Әхмәтжаиовның кәефе я бик күтәренке, я төшенке була Шуңа карап ул кешеләрне я колхозның уңышларына шатланырга, шул уңышларны ил күләмендә барган зур төзелешләр, яна карарлар белән бәйләргә, яки хезмәт дисциплинасы турында сүз кузгатып, намус, вөҗдан, ихласлык турында сүз куертып җибәрергә ярата. Сөйләр сүзен белеп, чын күңелдән сөйләгәнгә, көн үтсенгә йөрмәгәнгә аны колхозчылар ярата, бирелеп тыңлый, бу исә аның күңелен тагын да күтәреп җибәрә.
Әңгәмәгә ип беренче булып Шаһиҗан Җәббаров килә. Космовский мәктәбенең беренче укытучысы ул. егерме биш еллык партстажы булган коммунист. Пропагандистка сорау биргәнгә кадәр яки берәр хәлне сөйләп биргәнче ул узган яшьлеген искә төшерә. «Без \кыт>чы булган заманнарда...» дип башлый торган бик тә яраткан сүзе бар Кайвакыт Шаһиҗан укытучы шундый сораулар казып чыгара, күзең маңгаеңа менә. Пропагандист Җәүдәтнең ничәмә-ничә тапкыр, аның соравына җавап эзләп, мәктәп һәм авыл китапханәсен актарганы бар. пичәмә тапкыр ачуы килгәне бар. Әмма ачуланса да. сорауга җавап тапкач, күңеленнән канәгать тә булып куя. Карт укытучы, сизмәстән генә, аны гел укыта, гел белемен арттырырга мәҗбүр итеп килә. Димәк, ул сорауны юри бирми, аны батырыр өчен бирми, аны күтәрергә, үстерергә теләп, изге ният белән бирә. Шаһиҗан әле колхозга булышып, төрле эшләрдә эшләштергәләп йөри, шулай да ул күбрәк вакытын, бигрәк тә кыш көннәрен өендә үткәрә. Педагогик журналлар да. политик журналлар да аздыра, радио тынларга бик ярата. Менә шуннан анын тынгысыз күңелендә сораулар тезелә башлый. Бар, тиз генә җавап бирел кара син аларга!
Нургали Фәезов, картлар сүзе белән әйтсәк. Космовскнйнын башлыгы, назнфасы буенча ул поселок советы председателе, өлкәннәр җыелып беткәч, бераз соңрак килә. Күбесенчә ул пропагандистка дәресен алып барырю булыша. Беек Ватан сугышы турындагы диафильмнар
F У М 3 И МАКСУДОВ
күрсәтелгән чакта, сугыш истәлекләрен сөйли. Диафильмны бик иркенләп аңлатып бара.
Ә менә Заһидулла Әхмәдуллин башкалар сөйләгәнне бирелеп тыңлый. Яшь чагында аңа уку күп эләкмәгән. Гомере аның терлек-туар тирәсендә уза. Аның хакында авылдашлары: ул туганда да фермада туган, дип сөйлиләр. Баштарак елларны ат караган, хәзер жәйләрен симертергә куелган малларны көтә. Аның рәсеме колхозның Мактау тактасыннан төшми. Эшенә күрә ашы дигәндәй, айлыгы — өч йөз-өч йөз илле сум. Тормышы көйле агайның. Балаларыннан да уңды. Олысы армиядә хезмәт итеп кайтты да колхозда эшли, кечесе унынчыдан соң армиягә китте.
Политтүгәрәккә ул бик теләп йөри. Колхоз эшләре турында сүз кузгалса, машиналарны списать итүче комиссияне күзәтеп торыгыз, кирәклесен әрәм итә күрмәсеннәр, дип борчыла. Кайчагында бит эшкә ярарлык машинаны да списать итәргә тотыналар. Имеш, яңасы килгән, шәбрәге. Ә бит аларга заманында күпме акча сарыф ителгән. Ул хакта уйламый хәзерге яшьләр, шәбрәге булсын, яңарагы, тизрәк ура торганы. Бәлкем әле, аны каккалап-суккалап, төзәтеп тә куярга мөмкиндер. бәлкем әле, ул берәр эшкә ярап куяр, ашыкмаска кирәк, ашыгу шайтан фигыле...
Тыңлаучылар арасында төрле кеше бар. Беришесе — Ис.мәгыйл Сәйдәшев кебеге — сөйләгән бер сүзеңне язып барыр, шуның янына үз уйларын да теркәп куяр, беришесе язу алып баруны кирәксез эш дип санар, имтихан тотасы юк бит дип исәпләр. Әмма тыңлаучылар арасында шундый да әкрен, шундый да сабыр, пошмаслары бар... Хәер, аны исеме белән әйтсәк тә була. Тазалыгы ташып торган, өнсез булуы, дәшми-тынмый йөрүе ашып киткән Насихны менә ничек кузгатырга? Ничек итеп аның күңеленә ачкыч табарга? Диафильмнар барган чакта мң кызыклы урында туктатып, Насихтан сорап та карады Җәүдәт. Кайвакыт, башкалар ярдәме белән, Насихны кузгатып җибәреп тә була, диафильмны сөйләтеп тә була. Ләкин һәрбер дәрес диафильм күрсәтеп кенә үткәрелми бит. Кайбер материал аеруча игътибарлы булуны таләп итә.
Уку елы башында Җәүдәт бригадирга әйтеп куйды, әгәр мөмкин булса, дәрестән сон аны өенә Насих озата барсын нде. Шул сүздән соң Җәүдәт белән Насих кышкы аяз кичләрдә яки көзге эңгер-меңгердә байтак вакытлар бергә йөрделәр. Күп сүз сөйләштеләр. Пропагандист үзе турында сөйләде. Сугыштан соң физкультура укытуын, аннары институтка укырга керүен, инде менә мәктәптә тарих укытуын сөйләде. Мәктәптә эш аз түгел. Иртән сигезенче яртыдан көндезге икенче яртыга кадәр—дәресләр. Дүртенче яртыда тагын мәктәпкә киләсең — районнан алып кайткан яңа фильмнарны күздән кичерәсе бар. Кичен өлкән класслар белән эшлисе, консультация үткәрәсе. Дәрестән соң мәктәптәге эшне тавык чүпләсә дә бетәсе түгел. Шуның өстәвенә Җәүдәт Әхмәтжанов — мәктәп парторгы бит әле.
Өенә кайтса — контроль эш яки яңа конспектлар әзерли — быел аның пединститутта дәүләт имтиханнары тапшырасы бар. Шул уңай белән аны политтүгәрәк алып барудан азат та итмәкче булганнар нде. үзе риза булмады. Насих белән әлерәк кенә уртак тел таба башлады бит ул. Соңгы дәресләргә инде ул әзерләнеп, конспектларын язып килде. Егет машиналар ярата, механизатор булырга ниятләнә. Әхмәтжанов аның өмете бушка китмәсен дип тырыша: кирәкле китапларын табып алып килә, узе белгән эшләрне сөйләп, киңәшләр бирә, гел сорашып, гел белешеп тора. Насих моңар шундый күнекте, Җәүдәтнең сораганына. хәл белешкәненә ул чын күңеленнән рәхмәтле, килгән саен бер яңалыгын хәбәр итәргә әзер. Түгәрәкнең азаккы дәресендә — нмтихан-әңгә- мә вакытында Насих барлык сорауларга да җавап бирде. Дөрес, бик
озаклап, һәр җөмләсен үзенчә әкрен һәм озак уйлап сөйләде, әмма мате-риалны белүе күренеп тора иде.
Пропагандист Әхмәтжановнын күңеле канат какты — әкрен һәм аз сүзле Насихны көне буе тыңларга әзер иде ул.
♦
Нуретдин Азизов «
әр авылның үзенә генә хас. күп таралган фамилиясе була. = Әгерҗе якларында Тукаевлар күп. Хәтта авылның яртысы g Тукаев булганнары да бар. Бөек Тукан фамилиясен йөрт ~ кәйгә алар бик горурланалар, кызлары хәтта кияүгә чыккач та фамн- 3 лияләрем үзгәртми саклый. Иске Шәйморзада иң күп таралган фами- о лия —Азизов. Биредә —укытучы Азизовлар, чөгендер үстерүче Азн-= зовлар. механизатор Азизовлар бар.
Без Нуретдин Сөләйман улы Азизов хакында сөйләп бирергә тели- “ без. Халык телендә йөргәнчә әйтсәк, «җитмеш төрле һөнәр иясе» Азизов ♦ турында безнең сүзебез. Ул электрик та. ул слесарь да, комбайн йөртүче а дә. тракторчы да. Ләкин аның ип төп сыйфаты нәрсә дип сорасагыз. ° Иске Шәйморзада әйтерләр. Нуретдин Азизов колхоздагы һәммә нәрсә > өчен үзен җаваплы итеп тоя, диерләр. Авылдашлары аны берничә мәр- « тәбә авыл Советы депутаты итеп сайладылар Хәзер дә ул, депутат “ буларак, авылны яшелләндерү, төзек-пөхтә итеп тоту комиссиясендә s эшли. =
Яшәвен ул атасы йортында, «төп йортта* яши. Дөрес, ата йорты « дигән төшенчә биредә нәсел башына ихтирам йөзеннән әйтелә, ник ® дигәндә, элеккеге, җиргә иңгән, балчык сыланган иске өй урынына алты j. почмаклап, ишек-тәрәзәләрен зур итеп салган өр-яңа йорт балкып утыра. Порт янында җиләк-җимеш бакчасы шаулый. Көзен алсу әнисләр алмагач ботагыннан тәрәзәгә тикле сузылалар.
Нуретдиннан ерак түгел генә аның абыйсы Мнргасим яши. Калган туганнарының кайсы Казанда, кайсы Йошкар-Олада Туганнар хәл белешергә дип ел саен бер-берсенә кунакка җыела. Борынгыдан килә торган гадәт буенча кунакка барырга берничә ай элек әзерләнә башлыйлар. Кайсы туган нәрсә ярата, нәрсәгә хирыс — барысы исәпкә алына. Кеше арасында хур буласылары килми, артык кыйммәтле бүләк алып, туганыңны рәнҗетергә дә ярамын. Кыйммәт тә булмасын, туганыңның күңеленә дә хуш килсен —әнә шундый бүләкне сайлап кара син.
Беренче булып Рәшит абыйларына җыелалар. Күпереп торган паштет, балга катырган бавырсак, каклаган каз шәһәр халкына бик тә урынлы булып китә. Башка төр бүләкләр аларны шаккаттырмый. Ә менә Газизә апаны йорт ризыгы белән таң калдыра алмыйсың. Ул үзе бик шәп кулинар, кафе мөдире. Азизовлар нәселеннән ни яше булган Суфияга затлырак кием-салым алсан, да ярый, беренче көнне үк кунаклары янына киеп тә чыгарлык булсын.
Кунакка алдан ук әзерләнә башласалар да. барыр көн көтмәгәндә килә. Тимер табанлы яна чанага җигелгән аргамак җилләр уйнатып капка төбенә килеп туктый. Вакыт әле нртә булса да. озатырга күрше- колан җыела. II китә шуннан ашыгу-каударлану. бәхетле юл теләү дә йомыш кушулар! Никадәр онытмаска тырышсалар да. берәр күчтәнәч онытылып кала, ярты юлдан әйләнеп кайткан чаклар була. Ярый әле, колхоздай атның әйбәтен бирәләр, нәкъ поезд киткән минутка ат стан- цага китереп тә җиткерә. Уфа — Казан поезды Азнзовларны төяп туганнары янына ерак юлга алып китә.
Поезд зәңгәр төтеннәрен болгый-болгый, рельсларны саный-саный, кырлар, урманнар буйлап чапкан чакта Казанның Патрис Лумумба
Һ
урамындагы бер йортта — Рәшит Азизовта ду килеп кунак каршыларга әзерләнәләр. Очрашу вакыты — Яна ел алды. Телеграмма-мазар сукмый гына килеп төшәләр. Шуңа күрә очрашу һәрвакыт яна һәм шатлыклы була.
Еллар туганнарның яшь аермасын бетерә бара. Азизовларның кайсы олы. кайсы кече икәнен тиз генә'аера да алмассың. Шулай да күп еллардан килгән гадәт-йола буенча түр башына Миргасимны утырталар. Аның янында — Рәшит белән хатыны. Аннары башкалар тезелеп китә. Беренче очрашу, күрешү шау-шулары узганнан сон. сненеч-шатлыклар, елга ярына кайткан язгы су кебек, үз ярларына кайтып утыргач, моңсу тынлык минутлары булып ала, менә шуннан соң игътибар Азизовларның иң кечесенә, «җитмеш төрле һөнәр иясе» Нуретдинга юнәлтелә.
Нуретдин инде егет-җилән түгел, яшь кияү дә түгел, төп йортның семья башлыгы. Аның өендә дүрт малай үсеп килә, абыйларына ул әле һаман төпчек. Алар Нуретдинның кырык беренче елны читәнгә сөялеп, чебиле аякларында таптангалап. олылар елаганга аптырап, абыйларын сугышка озатып калуын хәтерлиләр. Ул чакта әле ул әнисенең нигә елавын, әтисенең нигә бөкрәеп килүен аңларлык хәлдә түгел иде.
Миргасим белән Рәшит очсыз-кырыйсыз фронт юлларында йөреп, илне афәттән саклаганда, чебиләгән аяклы Нуретдинны да үлемнән сакладылар бит. Ә менә ул, алар кебек, ил өчен ни эшләгән? Үз куллары белән колхозга нинди файда китергән? Алар гүя анардан әнә шуны сорыйлар.
Канберәүләрнең биографиясе, поезд расписаниесе кебек, гап-гади: туган, үскән, мәктәп бетергән, инженер булган. Нуретдинның алай гади дә, җиңел дә булмады. Абыйларыннан соң аңа өйдә хуҗалык карарга, колхоз эшенә йөрергә, биш класс белем белән торып калырга туры килде. Сигезенче классны ул егерме елдан соң. уллары белән бергә тәмамлады.
Әмма һөнәрне ул бик яшьли. унбиштән үк сайлап алды.
Сугыш Иске Шәйморзага Федоров дигән картны китереп ташлаган иде. Татарча белмәсә дә, техниканы бик хәтәр белә иде карт. Авылда ашлык сугу машинасының двигателен эшләтергә куйдылар Нуретдин әнә шул карт янына урнашып алды. Ындырда, двигатель урнашкан бәләкәй бөркү өйдә көннәр буена утыра торган иде. Машинист саңгыраурак иде. аз сүзле иде. Машина аның берүзенә авырга туры килә. Көненә ике-өч мичкә су саласы, карыйсы да майлыйсы бар. Нуретдин аның карусыз ярдәмчесе булып китте.
Баштарак аны әнисе күлмәк-ыштанын мазутка буяп кайтканы өчен ачулана иде, тора-бара кул селтәде: машина җене кагылган малайны биздереп буламы соң машинадан!
Нуретдинга шул гына кирәк тә! Карт һава сулап керергә дип чыккан чакларда ул валның әйләнешен тизләтеп җибәрә. Ашлык сугу машинасында эшләгән хатыннар канәгать: барабан тизрәк әйләнгәнгә күрә, аңа салам уралырга өлгерми. Ә карт чатыр чабып будкага килеп керә дә барабанны тыя төшә.
— Барабанга салам уралса, аны чистарту әллә ни түгел, ә менә машина ватылса, безгә яңасын бирмәсләр бит. син шуны уйладыңмы, улым? — ди Федоров.
Язын Нуретдин плугарь булып йөрергә рөхсәт сорады. Алмадылар, үсәсең бар әле. диделәр. Шулай да ул. үзеннән озынрак буйлы яшьтәше белән сүз куешып, өч көн генә булса да трактор артыннан йөреп калды. Тракторчы Петр аны ул чакта хәтерендә дә калдырмагандыр.
Армиягә ул буй җиткән, киң җилкәле, тап-таза егет булып китте. Хәрби частьта алармы сафка тезеп, командир:
— Тракторчылар, ике адым алга!—дип команда бирде.
Нуретдин ике адым алга чыкты, әмма төннең төн буе йоклый алма-
ды Ә кинәт белсәләр, аныи тракторчы түгел икәнен аяласалар? Узды, белмәделәр. Танк йөртүчеләр батальонына укырга алдылар. Нуретдин эләккән экипаж беренче айда ук күнегүләрдән ин яхшы бәя алды. Укуын тәмамлаганда ана һәм анын дусты. Саратов егете Виктор Кучинга сержант исеме бирделәр. Нуретдин армиядән «Отличный танкист» ♦ отделение командиры булып кайтты. м
Кайтуга председательдән шоферлар курсына жибәрүен сорады. Кем = яде әле председатель? Хәер, кем булса да барыбер түгелмени, колхоз- 5 нын хәле мөшкел иде. механизаторлар да. техниклар да юк диярлек = иде. Председатель вәгъдә бирде дә онытты, исенә төшергәч, бәйләнмә » әле, синнән башка да эш муеннан дип сукранырга тотынды. <
Машинага ашлык төяүче булып китте. Арыган шофер йокымсырый 2 башлаган чакларда рульне үз кулына алды. Машинаны бергә карап, s бергә ремонтладылар. Көзен алты айлык комбайнчылар курсына укыр- £ га керде. Укудан кайтканда, колхозда инде башка председатель иде У Э хәлләргә инде унбиш еллап вакыт узган. Әнә шуннан бирле ул чын- чынлап механизатор булды. Башта ярдәмче иттеләр, аннары үзе комбайн алды. Башлап эшләгән комбайны СК-3 не инде хисаптан төшерделәр, тик әле ул эштән чыкмады. Нуретдин арыш-бодайны СК-4 мар калы яна комбайнда ура, иске комбайнын борчак-мазар урганда файдалана.
Яна комбайн, сәгать кебек, төгәл эшли, бик һәйбәтләп карап, герме тизания дә үткәргәч, кырда бер генә бөртек тә калдырмый.
Рәшит абыйсы анардан:
— Я, энекәш, эшләр кай тирәдә синен? Ничәнче урынга чыктың? Нинди премия бирделәр быел? — дип сорады
Ничәнче урынга чыктын? Нинди премия бирделәр? Нуретдин урын- " нын ничәнчесе эләгер дип баш ватмады Ул яна комбайн алды Аны тикшерәсе, аны эштә сыныйсы, шөрепләрен ныгытасы, гомумән, эшкә җайлыйсы бар иде. Андый чакта ашыгу үзе начар. Федоров карт әйткән иде бит, машина ватылса, янасын алу кыен, дигән иде. Заводтан чыккан гына көе комбайнны дөбер-шатыр куа башласак, купмегә генә чыдар ул? Кумады Нуретдин, жай белән эшләтте һәм алтынчы урынны алды Ләкин ул хакта абыена. сина күзләрен мөлдерәтеп карап торган ин өлкән абыена ничек әйтәсең? Башка елларны бит ул Рәшитнең нн алга чыгып барганын да, нинди бүләкләр алганын да белә.
— Нуретдин безнең быел яна һөнәр алды. Тәтештә курслар бетереп, слесарь-монтажник булып чыкты,—дип Мнргасим «төпчек»не йолып калырга ашыкты —Хәзер ул яна салынган фермаларга су китерү жайланмалары ясый.
Нуретдин үзе дә авызына су кабып калмады
— Рәшит абый, менә сез яна приемник алгансыз. Сез аны шундук акырта башлыйсызмы, әллә берәм-берәм барлык регуляторларын тикшереп чыгасызмы?
— Син кай яктан бөгәсең, энекәш? —диде Рәшит, көлемсерәп.
— Узган елны мин яна комбайнымны тикшереп-сынап карадым, ә менә алдагы елларда билне буып, тагын бер ярышып карарга исәп
Рәшит абыйларында кунак булганнан соң Газизә апаларына кереп чыктылар. Йошкар-Оладагы Сәрия апаларының да хәлен белеп. Яна елга авылга кайтып төштеләр. Туганнар чыршы бәйрәмен һәркайсы уз өендә үткәрергә гадәтләнгән.
Шәйморзалар бәйрәм итә беләләр. Өлкәннәр алты почмаклап салынган иркен йортларының ике ягын да тутырып үз өйләрендә мәш киләләр. Яшьләр Октябрьның 50 еллыгына җитештерелгән культура сараена ашыга. Биюләр, җырлар, маскарад, викторина — шәһәрдәгечә. Культура сараенда бәйрәм оештыручыларның берсе — Азизова. Иске Шәйморза мәктәбе укытучысы.
Ә Ы J И МАКСУДОВ
Күңел көр булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Соңгы биш елда гына да Шәйморзалар иген ашлыгын икеләтә артык үстереп, гектарыннан егерме икешәр центнер алдылар, һәм бу югары уңыш Нуретдин Азизов кебек булдыклы, тырыш һәм намуслы механизаторлар исәбенә үстерелде.
Әхмәтгәрәй Әбдрмев
хмәтгәрәй Әбдриев. колхоз председателе, президиумда өстәл янына ук утырып, сөйләүчеләрне игътибар белән тыңлый. Вакыт-вакыт ул блокнотына бер-ике сүз язып куя. сорау билгеләре сызгалый. шулай да күбрәк вакытын тыңлап үткәрә. Бригадир сөйләвең ул кашларын жыергалап, бер сүзен дә ычкындырмаска теләп тыңлады. Зоотехник сөйләгәндә, елмая биреп, хәтта урындык аркасына кайшала төшеп утырды.
Вакыт-вакыт ул үз уйларына ла бирелеп алгалады. Ни турында иде аның уе? Бәлкем, ул председатель булып сайлангандагы беренче көннәрен уйлагандыр, бәлкем, иртәгәсе көнне күреп, кимчелекләргә борчыла белергә өйрәнгән авылдашларына шатланадыр...
1955 елның 5 февралендә партия райкомы үзенең сотруднигы Әхмәт-гәрәй Шакчрҗан улы Әбдриевпе колхоз председательлегенә тәкъдим итәргә карар чыгарды. Шәйморзалар аны ике көннән колхоз башлыгы итеп сай тап та куйдылар. Моңарчы бүтәннәрне ничек сайлаган булсалар, Әбдрневне дә шулай сайладылар, әллә ни каршы килмичә, зур өметләр багламыйча сапладылар. Председательләр килделәр дә киттеләр. колхоз аргта кала бирде. Хезмәт көненә иң аз түләүдә Шәйморзалар үрнәк булып сөйләнде. Кемнәрдер читкә китте— Казанга. Ульянов- скига барып урнашты, матур киемнәр киеп бәйрәмгә кайтты, яшүсмерләрнең күзен кызыктырып, кала тормышы белән ымсындырып китте. Калганнары үз бакчасында, үз абзарында казынды. Казан базарына да, Ульяновскига да ерак түгел, юлда очраган берәр машина сөтче кызларны көтүе белән төйи дә алып китә иде.
Әмма колхозны төзегән, авыр сугыш елларында аны үз җилкәләрендә күтәреп чыккан кешеләр өчен яңа председательнең кем булуы барыбер түгел иде. Сайланганның икенче көнендә Әбдриев идарәгә килгәч, агайлар аны тавыш-тынсыз, дәшми-нитми каршы алдылар. Председатель сәлам биреп, эчкә узды. Бусагадан анар тәмәке төтене белән бергә бригадирларның карлыккан тавышлары ияреп керде. Бу—өнәмәү билгесе иде. Күрәсең, алар председатель әле яңа гына йокысыннан торып, өеннән чыккан, дип уйлыйлар иде. Әбдриев ул көнне таң атканчы ук торды, ат караучыны уятып, кошовкага председатель атын үзе жикте һәм япа-ялгызы авылдан чыгып китте.
Ул елны кар күп яуды, күз күреме жирдә басу өсте ап-ак иде, шулай да Әбдриев еракта урылмый калган басуны күрде. Атын шунда куды. Таң җиле белән камыллар җиргә сыгыла, башаклардагы ашлыкның яртысы коелган иде инде. Чирләшкә орлыклар, суыктан башагына ябышкан бөртекләр генә торып калган. Язын коелган ашлыктан уҗым үсеп чыгар. Башка төр культурага дип билгеләнгән ул басуда әле шул зәгыйфь ашчыкны чүп үләне итеп утарлар. Әнә шундый басулар өчен партия линиясе буенча председательләр каты шелтә алалар да инде. МТСларда механизаторлар җитешми, машиналар җитешми, кешеләр урак тотып, чалгы тотып кырга чыгуны онытканнар...
Җилдә чайкалган сирәк камыллы кыр Әбдриевнең күз алдына ап-ак кары белән, орлыксыз башаклары белән мәңгегә торып калды. Идарәдә аңар бригадирлар ябырылды, банкта кредит бирмәделәр. Ул барысын
Ә
узе ерып чыгарга барысын уз башы белән хәл итәргә тиеш иде Мондый чакта иң элек үзен үрнәк күрсәт, нн элек алны ялны белми үзен эшлә.
Әхмәтгәрәй беренче җәйне тырышкан кадәр беркайчан да тырышмагандыр Комбайнчылар урырга өлгермәгән басуларны ул гектар ярымлап хуҗалык саен бүлеп бирде, үзенә дә шундый ук чорманы а лып, төннәрен чалгы тотып кырга чыкты, көндез колхоз башлыгы булып артель мәшәкатьләре белән йөрде.
Кул астында эшләүчеләрнең снна ышанып караулары канатландыра, дәртемне арттыра икән. Әбдриевнен колхозы елдан-ет ныгый, елдан-ел тернәкләнә барды. Өч елдан алар алдынгылар рәтенә чыктылар. Әхмәтгәрәй Әбдриев Татарстан Верховный Советына депутат булып сайланды, ә 1961 елны аны Татарстан коммунистлары XXII партсъездга делегат итеп сайладылар.
1967 елны колхозның акча кереме ике миллион сумга, бүленми торган фондлары өч миллион сумга җитә язды.
Авылдашларының бай яшәүләрен генә түгел, матур һәм ямьле итеп яшәүләрен дә кайгыртты председатель. Менә хәзер дә әле ул, партия җыелышында авылдашларының сүзләрен тыңлаган чакта, шул хакта уйлап утыра иде, сүз бирелгәч, уйларын колхозчыларга да әйтеп бирде.
Колхоз фермалары якын арада ике смена белән эшли башларга тиеш. Бу — аларның күптәнге хыялы. Идарәнең карарын җыелышка чыгып әйткәнгә тикле якын күршеләрен дә. ераграк күршеләрен дә карап кайттылар. Тәҗрибәгә тәҗрибәне кушып карадылар. Белгечләр белән киңәштеләр. Акча түләү тәртибе генә түгел, савымчыларның ничегрәк эшне бүләргә теләүләре дә мөһим бит Мәсьәләнең монысын хәл ителгән дип тә санарга була инде. Председательне борчып торган мәсьәләләр аннан башка да җитәрлек. Әйтик, менә колхоз тиздән эур- зур каралтылар төзеп бетерә. Фермалар, амбарлар, мастерскойлар бик нык итеп, иркен итеп салынды. Мәктәп ихатасында да эшләр бетеп килә. Урта мәктәп өчен ике катлы яңа бина өлгергәч, укучылар бер генә смена укый башлаячак. Бу шулай ук колхозчының вакытын күбәйтеп. кулын чишен җибәрәчәк. Колхоз капитал төзелешкә елдан-ел күбрәк өлеш чыгарырга исәпли, ул чагында авылны төзекләндерү, колхозчыларга яңа йортлар җиткезү мөмкинлеге арта төшәчәк бит. Портларны нәрсәдән салуны гына түгел, ничек итеп салуны да уйларга кирәк. Культура йортының нигезен салганда Казаннан архитектор чакырдылар. Культура сарае! Авылда ул иң матур йорт, ни зур йорт һәм иң уртада торырдай йорт булырга тиеш. Архитектор өч йортны күчерергә киңәш итте — килештеләр. Авылны матур итеп күрәселәре килде.
Председатель проектлар институтына авылның генераль планын сызарга кушылганны хәбәр итте. Аны гөр килеп хупладылар План белән генә эш бетми, төзелеш материалы күп кирәк булачак. Райүзәктәге кирпеч заводын эурайтмакчылар. Җиде-снгез миллион кирпеч сугарлык итәселәр. Биш йөз-алты йөз меңне бирми калмас аларга. Казан заводы ике йөз-өч йөз мен бирсә, Әлмәт ягыннан кыр ташы китерсәләр. Председатель инде исәпләп карады, андый материал ел саен сигез- тугыз йорт салырга җитә. Колхозның хәзер үз балта осталары, үз ташчылары, үз штукатурчылары һәм буяучылары бар. Культура сараен үз төзүчеләре салды ләбаса! Больница каралтыларын салганда авыл төзүчеләренең тәҗрибәсе арта төшәчәк.
Киләчәк көн турында председатель колхозчылар белән бергә хыяллана. Культура сараенда яп-якты булып утлар яна. ут яктысында колхоз авылы хуҗасының Алтын йолдызы чагылып чагылып китә һәм шул утлар яктысында аиын киләчәк көнне кайгырткан уйлары әкрен генә агыла, авылдашларының күңелен җилкендереп. шатландырып агыла.