ШИГЫРЬЛӘР
Эш кушып булмый...
— Савыт-оабаны ю!—дисәң:
— Юдым! — ди Гәүһәр.— Юдым инде, «киптерергә Куйдым! — ди Гәүһәр.
— Келәм...— диеп авыз ачсаң — Кагып өлгерткән.
Кушарга эш тә «калмаган, Өйдә эш беткән.
— Кибеткә бар, алайса! — дим.
— Кайттым инде,— ди.
— Бер конфет ал! — дим.—
Икене
Каптым инде! — ди.
...Терекөмеш бөртеге кебек Тиктормас шундый —
Эш кушар хәл юк Гәүһәргә,— Өлгереп булмый!
Светофорның өч сүзе
Мактаныша малайлар..
Мактаныша малайлар — Мәхмүт, Нәгыйм, Рамайлар.
Мәхмүт әйтә болай дип:
— Минем әби уңган бик, Минем әби кулай бик — Әйткәнемне дә көтми. Чалбарны да үтүкли. Күлмәкне дә үтүкли!
— Минем әби дә бик шәп. Барын да бирә эшләп.— Диеп Рамай кушыла Шундук Мәхмүт дусына.
Нәгыйм дә ялгап китә:
— Бабакайга кем җитә — Яратып эшли бик тә. Ботинкамны чистартып, Китерә ялтыратып!
Күрдем мин малайларны. Мактанган Рамайларны. Тыңладым, абайладым — Шәп икән әбиләре. Шәп икән бабайлары!..
Бииләр бармаклар
Минем абый шигырь ятлый...
Бүлмә буйлап
Атлый-атлый
Минем абый
Шигырь ятлый;
— Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән...
...Кәҗә белән...
Гармунның телләре Шоп-шома, ап-аклар. Бииләр телләрдә, Бииләр бармаклар.
Авышып уң якка. Авышып сул якка. Сикереп я алга. Чигенеп я артка,
һай оста, һай җитез Тыпырдый бармаклар. Сизми дә калалар — Кушыла аяклар:
Бииләр, бииләр.
Сагынган икәннәр — Гармунның теледәй Сыгыла идәннәр!
Шунда җиткәч
Туктап кала,
Әйтеп бирә
Әнкәй аңа:
— ...Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән...
Сөенеп абый
Ялгап китә,
Үзе дә тиз
Атлап китә:
— Гали аны чирәм белән кунак итә, Кәҗә... кәҗә...
Абый хәлен
Яхшы аңлап,
Дәү әнием
Китте ялгап:
— Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Абыем да
Шулай диеп,
Кабатлады
Башын иеп:
— Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә...
Бер ялгышып,
Бер кабатлап.
Абый һаман
Йөри ятлап.
Ә бит инде
Мин дә беләм,
Телисезме,
Сөйләп бирәм:
— Безнең кәҗә бигрәк тату Гали белән, Менә Гали карап тора тәрәзәдән.
Кәҗә аны чирәм белән кунак итә, Гали рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Ник көләсез,
Ялгыш мәллә,
Дөресе ничек,
Яле, сөйлә?
Бурыч
— Синең, Борис,* Бурыч бар ич!
— Дөрес, Варис, Менә борыч Сиңа бер уч — Бетте бурыч!
— Әптечи!
17В
Өч тиенгә...
көрәк ал!
Ал әкият китабы!
Самолет,
танк,
фонарь ал, Ал матур карандашлар! Алырсың калган акчага Тагын сыбызгы да шар!
Әнисе шәһәргә бара, Ильяс озатып кала.
Әнисенең учына ул Өч тиен акча сала.
Бөгә-бөгә бармагын Санап китә аннары:
— Мылтык,
кылыч,
ат,
«Р» авазы Булган айлар —• Салкын алар. Берәм-берәм Санап карыйк, Бергә-бергә Сынап карыйк...
Январь, январь — Ява карлар. Туңа җанвар. Февраль, февраль — Җилләр өрә, Кар себерә.
Март — март инде, Шарт, шарт инде! Апрель, апрель — Кыш чигенә Акрын-акрын...
«Р» авазы Булмаса, җай — Нинди җылы. Мәсәлән — май!
Салкын аваз
Кошлар җыры, Кояш нуры — Июнь җылы. Июль җылы. Август җылы!
Сынагансың Син дә гел — Салкын сулын Сентябрь. Октябрь да Ноябрь, Икесенә Бәя бер — Битләреңне Өтәдер, Яңадан кыш Җитәдер. Менә сиңа Декабрь!
Әйе, сәбәп Бер генә — Салкынайта «Р» гына!..
Гайса урманда Күрде бер гөмбә. Карый — бүтән юк. Бары бер генә.
Бер генә булгач. Нигә ул алсын. Бер гөмбә белән Нишләп була соң?
Күбрәк булыр! — дип. Атлады ары.
Бер гөмбә...
Тагын да ялгыз Гөмбә очрады...
Шулай көнозын Эзләнеп йөрде.
— Гөмбә юк,— диеп Буш кайтып керде.
Әйтми калдырды Бары тик шуны — Иптәшләренең Кәрзине тулы...