Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Һаман калды
исемеңне язган идем
Комлы ярга,—
Инде күптән юылгандыр Дулкыннарда.
Исемемне язган идем
Ап-ак карга,—
Инде күптән күмелгәндер
Бураннарда.
Исемеңне уйган идем
Кыя ташка,—
Укый алмас аны кем дә Миннән башка.
Юлларымда
Ничә тапкыр давыл купты!
Дулкын мина сукса сукты, Буран мине екса екты.— Тик йөрәктә синең исемең һаман калды. Юылмады,
Күмелмәде,
Җуелмады.
Чит җирдә
Яңгыр суы туфрак юа.
Чыклы үлән тамчы коя Чит туфрак бу, чит үләннәр — Кире кайтмый шул үлгәннәр ...
Окоптагы табан эзе — Әйтелмәгән соңгы сүзе.
Рашат Низамиев
Йөрәктәге кайнар уттан Ядрә эреп юкка чыккан.
Көтә микән хат кыз бала? Ә кабердә йолдыз яна. Язлар аңа туган җирдән Кызыл гөлләр алып килгән.
Сабый чакның бер иртәсе
Сабый чакның кышкы иртәсе. Күңелдән юк шуның китәсе,—• йоклап яткан җирдән тәнемә Юрган аша җылы бәрелә.
Юрганымны ачам уянып:
Өйнең эче балкый нурланып.
Мондый чакта буламы йоклап, Бер тәмле ис тора кытыклап,—■
Әнкәй мичтән ипи алган ич. Ак җәймәгә тезеп салган ич! Яңа пешкән икмәк исеннән Гөлләремә кадәр исергән.
Салават Рәхмәтуллин
Туган елым — 1942.
Туган җирем — Башкортстан, Авыргазы районы, Солтан морат авылы.
Урта мәктәп, Стәрлетамактагы 6 нчы төзелеш-мон- таж участогында балта остасы, педагогия институты: Тирембәт урта мәктәбендә директор ярдәмчесе: ар чия. Петровский балалар йортында директор ярдәмчесе, туган авылда рус теле һәм әдәбияты укытучысы...
Төрле җирләр, төрле кешеләр күрдем Тормышның ачысын-төчесен шактый татыдым.
Битараф булып кына яши алмыйм. Иртэгәсе көнне бүгенгедән дә матуррак итәргә теләүчеләрнең образы мине уйландыра...
Иң беренче тапкыр. 1963 елда, шигырем «Агидел» ■журналында басылды. Шуннан бирле <Кызыл таң». «Ленинчы» газеталарында, «Яшь көчләр» альманахында катнашып киләм.
Бер мизгелгә дөнья тынып калган: Изрәп йоклый җирдә халыклар, Томаннарга төренеп таулар йоклый, Изрәп йоклый суда балыклар.
Зәңгәр пәрдә корып, галәм йоклый. Ай да йоклый болыт-юрганда... Дөнья шулай шау-шуыннан арынып, Бер мизгелгә тынып торганда,
Төннәр буе җирдә яшьлек йөри.
Төннәр буе йөри — туктамый;
Төннәр буе постта солдат тора. Төннәр буе шагыйрь йокламый.— Чөнки җирдә дошман йокламый.
йолдызларга сине тиңләдем дә Ник күтәрдем икән күкләргә. Син биексең хәзер, Син янасың
Нурларыңны сибеп күпләргә.
Син биексең. син йолдызсың хәзер. Елмаясың галәм эченнән. .
Яна-яна югалырсың сыман Ычкындырсам тарту көчемнән.
Кайгылар баш идертә ул. Башыңны имә, егет Кайгыларның карасыннан Караеп көймә, егет.
Кизәнсәң таулар егардай Кулыңда көч бар чакта, йөрәгеңдә — дусына жыр, Дошманга үч бар чакта, Башкаеңны имә. егет.
Кыядай биек күтәр Кыяга болыт уралган. Җил иссә, болыт үтәр.
Җил иссә, һава сафланыр. Күмелер дөнья нурга... Моңайган кәккүк моңайсын. Ник безгә моңаерга.
Башлар имик, янмыйк-көй.мнк, Корыч дип уйласыннар.
Әйдә, тирәкләрдә үксеп Кәккүкләр еласыннар,
Сүзем бар...
Бер сүзем бар.
Ул сүз бер кемгә дә Ишеттерә торган сүз түгел, һәм ул сүзем минем йөрәкләрне Өшеттерә торган сүз түгел, йөрәк түрләремдә сакласам да, Ул әйтелми торган сүз түгел.
Mini әйтермен аны. тик ашыкма. Сабыр итче бераз, түз, күңел!
Бер сүзем бар, Гади бер сүзем бар... Ул саклана йөрәк түрендә... Мин әйтермен аны, йолдыз булып Яна алсаң күңелем түрендә!
Сагышлы җыр
Бөтен дөнья түп-түгәрәк, Күңелләр генә китек. Ике күңел — ике китек — Нихәлләр генә итик...
Еллар аша йөгерәм-йөгерәм— һич сиңа булмый җитеп. Кайталсан. кайт яшьлегеңә Гомер йомгагың сүтеп. Язмышлар аша үтеп — Яшьлегем тора көтеп.
Бөтен дөнья түп-түгәрәк. Күңелләр генә китек... Шул китек күңелләр белән Кемнәрне хәсрәткә салыйк. Кемне бәхетсез итик...
Бөтен дөнья түп-түгәрәк... Күңелләр генә китек. Ике күңел — ике китек — Эх!
Булмый түгәрәк итеп, Кемнәрне гаеп итик...
Чатлар
Күңел иләс-миләс чаклар, йөрәк ашкынган чаклар. Хушыгыз, гамьсез вакытлар. Алдымда — чатлар, чатлар... Уңармынмы, тунармынмы? — Чатларда — төрле яклар... Язган язулары кайда. Кайда акыллы картлар?.. Абынсам, кемнәр кул сузар. Ялгышсам, кемнәр яклар... Дусларым аз түгел микән. Күп түгел микән ятлар... Язмыш кулда да... тезгенен Тота белмәгән чаклар... Алдымда — чатлар! Аяклар Кайсы якларга атлар...