МАТБУГАТ ҺӘМ ЯЗУЧЫ
Шәмси X а мматов.
Шәех Зәбиров
у ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз яши. Кайсы гына газета-журналны актарып карасак та, анда политика һәм экономиканың күп торле мәсьәләләренә караган мәкалә һәм корреспонденция, зарисовка һәм репортаж, заметка һәм информация белән бергә очерк яки шигырь, фельетон яки хикәя, мәсәл яки поэма, әдәби тәнкыйть һәм библиография, хәтта күләмле роман, повесть һәм пьесадан өзекләр очратабыз. Язучыларыбыз әдәби әсәрләре белән генә түгел, ә очерклары, иҗтимагый тормышыбызның төрле якларын яктырткан публицистик язмалары белән газета-жур- малларда әледән-эле чыгыш ясыйлар.
Вакытлы матбугат һәм әдәбият тарихы шуны дәлилли: безнең күренекле язучыларыбыз еш кына газета-журнал- ларны чыгаруда турыдан-туры үзләре катнашалар, язучы-журналист буларак, эшче һәм авыл хәбәрчеләрен оештыралар, теге яки бу матбугат органында махсус һәм үз хәбәрчеләр булып эшлиләр. Газета публицистикасын үстерүдә язучы-ларның йогынтысы гаять зур. Үз чиратында газета һәм журналлар әдәби сүз осталарының иҗат тормышына үтеп керәләр, аларның эшчәнлеген киң яктыртырга, әдипләргә юнәлеш бирергә омтылалар. Вакытлы матбугат сүзе язучының идея-политик һәм әдәби-эстетик карашларын формалаштыруда, иҗат стилен билгеләүдә җитди роль уйный. Кыскасы, язучының газета-журналлар белән элемтәсе — безнең матбугатның һәм әдәбиятның күркәм традициясе, бердәм иҗат эшчәнлегендә нрешелгән матур казанышы.
Тарихка күз салыйк. 1905 елгы беренче рус революциясенә чаклы татар телендә чыккан вакытлы матбугат булмый. Шулай да рус һәм башка милләтләрнең матбугаты белән таныш булган, газета- журналларның әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдәге, барыннан да бигрәк, халыкка аң-белем бирүдәге әһәмиятен аңлаган прогрессив язучылар татар телендә газета-журнал чыгару өчен җитди омтылыш ясап караганнар '.
Гомерен халкыбызны агартуга, аңа культура хезмәте күрсәтүгә багышлаган галим, язучы, педагог, татарлардан беренче журналист-энциклопедист Каюм Насыйрнның, ярым журнал характерындагы еллык өстәл календаре чыгарып тәҗрибә туплагач, татар телендә газета чыгарырга йөрүе халкыбызга мәгълүм.
Татар телендә беренче драма әсәре язган Габдрахман Ильяси, язучы һәм публицист Заһир Бигиев үткән гасырның 80—90 нчы елларында шулай ук газета чыгарырга омтылыш ясап карыйлар. Төрле сылтаулар табып, патша хөкүмәте аларга да рөхсәт бирми. Бары тик 1905 елда революция ясаган халык кыпь матбугат иреге яулап ала. Культура тор-мышындагы мондый яңалыкны татар язучылары шатланып каршылыйлар.
1 Карагыз: М. Гайнуллин. «Татарская литература и публицистика начала XX века». Казан. 1966 ел. 113—119 битләр.
Б
«жпң сызганып» газета-журналлар чыгару эшенә керешәләр, аларда әдәби әсәрләре, өдәби-тәнкыйть, публицистик мәкаләләре, рецензияләре белән катнашалар. В. И. Ленинның 1905 ел революциясенең иң кызган чагында язган «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият, исемле мәкаләсендә әйтелгәнчә, үзләрен культура, әдәбиятка багышлаган интеллигенция изге максатка — көрәшкә күтәрелгән миллионнарга хезмәт күрсәтә. Мсиә шуннан бирле татар язучыларының эшчәнлеге һәм иҗаты турыдан-туры вакытлы матбугат белән тыгыз бәйләнештә үсә.
•Коеп куйган поэт кына түгел... дипломат, политик, общественный деятель дә» булган, «күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә торган» • боек шагыйрь Габдулла Тукай, үз заманының «серләрен» бик оста ачып биргән драматург Гали- осгар Камал, XX йөз башында татар әдәбиятында әдәби әсәрләре, реалистик тәнкыйте һәм ялкынлы публицистикасы беләк танылган Фатыйх Әмирхан татар телендә демократик эчтәлекле газеталар, журналлар чыгара башлауда бик зур хезмәт куялар. Мәсәлән, «Уралец» типо-графиясендә наборщик, фальсовщик. корректор булып эшли башлаган Г. Тукай Уральскида 1905 ел ахырында •Фикер» газетасын оештыруда актив катнаша һәм аның беренче савыннан ук үзенең шигырьләрен, хикәя, фельетоннарын. политик-нҗтн.магый темаларга яз- гаи публицистик мәкаләләрен бастыра. Шулай ук татар телендә беренче рәсемле, юмористнк-сатирик «Уклар» журналын оештырыша һәм аңа редакторлык итә. Журналдагы күп кенә мәкалә-язма- лар һәм шулай ук иллюстрацияләрнең күбесе Тукай каләме белән языла һәм эшләнә. Казанга килгәч, Г. Тукай «Эль- ислах» газетасына языша башлый һәм. үзе әйткәнчә, «сөйгән газета вә идея «сено «хезмәт итү» теләге белән янып яши» г.
BOOK Тукай реакциянең иң төшенке елларында да татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерә, публицист һәм фельетончы буларак чыгыш
1 Г. Тукай. Әсәрләр 4 томда. I том. Кереш мәкалә 21—22 битләр.
'Карагыз: Г Тукай Әсорләр.
IV том. 214 бит. (Г. Тукайның 1908 елның 28 июнендә Ф Әмирханга язган хаты.) ясый. Анын публицистикасы политик үткенлеге һәм тирәнлеге белән аерылып тора. Реакция караңгылыгында адашып калганнарга үзенең яктылыгы белән юл күрсәтүче «Яшен» исемле көлкеле журналны Г. Тукай белән Г. Камал чыгара башлый. Г. Камал. Ф. Әмирхан ярдәмендә «Ялт-йолт» журналын чыгару эшенә керешеп, рәсми рәвештә җаваплы секре-таре булса да. чынында исә Г. Тукай аның редакторы вазифасын башкара. Тәнкыйтьче Г. Халит әйткәнчә. 1905 ел революциясеннән соң татар матбугатында Тукай шикелле иң кыю һәм көчде публицист, татар җәмәгатьчелегендә аерата йогынты ясаган һәм халыкның тирән мәхәббәтен яулап алган икенче бер популяр шагыйрь һәм язучы булмый .
Классик драматург, талантлы сүз оетасы, татар демократик культу расьлгыц төрле өлкәләрендә гаять зур һәм нәтиҗә- ле эшчәнлек күрсәткән күренекле азучы һәм җәмәгать зшлеклссе Галнәсгпр Камал да татар телендә демократик газеталар һәм сатирик журналлар чыгаруда зур тырышлык күрсәтә. Ул 1905 елгы революция чорында Казанда татар телендә чыга башлаган беренче газета булган «Казан мөхбире»ндә эшли. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк. Г. Камал ярдәмендә X. Ямашев һәм Г. Коләхметов бу басманы большевистик идеяләрне пропагандалауда файдаланалар. Бу газетада Г. Коләхметов самодержавиенең җимерелүе котылгысызлыгын аллегорик рәвештә чагылдырган «Уалган мол» хикәясе. М. Гафури политик үткен шигырьләре белән. Ш. Камал авылдан хатлары белән чыгыш ясый.
«Азат* газетасын оештыруда Г. Камал актив катнаша. Аннары Г. Коләхметов һәм X. Ямашев ярдәмендә Г. Камал үз иәшерондә һәм редакторлыгында «Азат халык» исемле газета чыгара башлый, анда якын дуслары X. Ямашев һәм Г. Коләхметов тарафыннан хәзерләнгән һәм большевистик идеяләрне пропагандалый торган күп кенә мөһим мәкаләләрнең дөнья күрүенә булыша. «Азат халык» үзенең иң беренче саннарыннан ук социал-демократларның көрәш программаларын татар халкына җиткерә. Гали-
1 Карагыз Г. Халит. «Габдулла Тукай». (XX йөз башында татар одпбия- ты» дигән китапта. Казаи. 1954 өл. 188 бит )
әсгар Камалның исеме жандармерия ечен дәһшәтле исемгә әйләнә. Журналистлык эшендә революцион көрәшкә чакырганы өчен, аны ике тапкыр каты хөкемгә тарталар. Якын дуслары һәм җәмәгатьчелек ярдәме белән генә ул төрмәгә утырудан һәм крепостька ябылудан котылып кала.
Ул, беренче буларак, татар культура деньясында рәсем эшен дә башлап җибәрә. Үзе чыгарган һәм редакторы булган «Яшен»дә, Г. Тукай секретарьлык иткән «Ялт-йолт» журналында һәм башка газеталарда Г. Камалның татар буржуа җәмгыятендәге тискәре, социаль зарарлы күренешләрне тәнкыйть нткән 200 гә якын карикатурасы басылып чыга '.
Шулай ук язучылардан Г. Ибраһнмов, Ш. Камал, Ш. Мөхәммәдов, М. Галәү, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ш. Әхмәдиев Октябрь революциясенә чаклы дәвердә татар матбугатының үсешенә әһәмиятле елеш кертәләр. Шагыйрь М. Гафури газета-жур- налларга бик актив языша. М. Гали, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ш. Бабич, Ф. Бурпаш, Н. Исәнбәт кебек яшь талантлар үзләренец беренче әдәби әсәрләре, мәкалә-хәбәрләре белән вакытлы матбугат аша халыкка таныла башлыйлар.
Тагын шунысы мөһим: 1907 елда социализм идеяләрен пропагандалаучы, ленинчыл «Искра», «Вперед», «Пролетарий», «Новая жизнь* традицияләрен дәвам иттерүче татар телендә беренче большевистик «Урал» газетасы барлык-ка килә. Шушы газетаны оештыручы беренче татар большевигы, ленинчы публицист-журналист Хөсәен Ямашев була.
X. Ямашевның якын дусты, татар пролетар әдәбиятының тәүге үрнәген биргән, ленинчыл «Искра» газетасын укып тәрбияләнгән марксист әдип Г. Коләхметов үзенең публицистик мәкаләләре, әдәби әсәрләре белән татар хезмәт ияләрен большевистик идеяләр рухында сугару-га зур өлеш кертә. «Азат», «Азат халык» газеталарында Г. Коләхметовның боль-шевикларның шул чордагы тактикасын аңлаткан мәкаләләре чыгуы шуны раслый. X. Ямашев һәм Г. Коләхметов алдынгы фикерле татар язучыларын революцион эшкә тарталар, алар эшли 1 Карагыз: Галиәсгар Камал. Әсәрләр. 2 томда. Таткнигоиздат. 1950 ел. I том. 23 бит.
торган вакытлы матбугатны большевистик идеяләрне пропагандалауда файдаланалар. Менә шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә татар азучыларының үзләрен дә большевистик рухта тәрбияләүгә, татар әдәбиятында һәм публицистикасында пролетар юнәлешнең үсеп китүенә йогынты ясыйлар.
Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә дөньяга туган, пролетар революциясе идеяләрен, В. И. Ленин хезмәтләрен милли телгә тәрҗемә игеп пропагандалаган, һәм, ниһаять, «Искра* кабызган очкынны сүндермичә дәвам иткән большевистик матбугатта прогрессив татар язучылары мөһим эш эшлиләр. Аларның эшчәнлегендә без ленинчыл традициянең йогынтысын күрәбез.
Бөек Октябрь көннәрендә туган вакытлы матбугат һәм яңа тормыш өчен көрәшкә күтәрелгән татар язучылары революциягә чаклы формалаша башлаган бу традицияне эчтәлеге һәм формасы ягыннан тагын да баета төшеп дәвам атәләр. Яңа шартларда газета-журнал- ларның язучылар белән тыгыз бәйләнешен булдыруда большевиклар партиясенең даими кангыртучанлыгы хәлиткеч роль уйный.
Ленинчыл «Искра» һәм башка барлык большевистик газеталар алдынгы язучыларның иҗат эшчәнлекләре турында мәкаләләр бастыра, сәнгатьчә сүзне эшчеләр сыйныфы интереслары өчен көрәштә файдалана. Мәсәлән, «Искра» газетасының секретаре Н. К. Крупская пролетар язучы М. Горькийның «Искра»га язуын сорый В. И. Ленин «Новая жизнь» газетасы өчен язган «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән атаклы мәкаләсендә социализм идеясенә һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек күрсәтүче язучыларны большевиклар белән хезмәттәшлек итәргә һәм бер сафта көрәшергә, аларны матбугат органнарында катнашырга чакыра. Газета-журналлар. нәшриятлар алдына социал-демократмк эшчеләр хәрәкәте белән әдәбиятның тыгыз бәйләнешен булдыру өчен вмн, төрле яклы, төрле рәвешле оештыру эшен алып бару кебек бөек һәм игелекле бурыч куя-.
1 Карагыз: «Из истории Московской организации ВКП(б) (1894—1904)» М. 1947. 92 бит.
: Карагыз: .Новая жизнь» газетасы. 1905 ел. 13 ноябрь. № 12.
В. И. Ленин язучыларга һәм публицистларга язган хатларында аларнын. матбугат органнары белән элемтәләрен ныгытырга, газета битләрендә шигырьләр, проза әсәрләре, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән киңрәк катнашырга кирәклеге турында искәртә '.
Юлбашчының Һәм партиянең игътибарын даими сизеп торган язучылар, шагыйрьләр үзләренең әдәби әсәрләре белән дә, оештыру эшчәнлекләре белән дә вакытлы матбугатка ярдәм итәләр. Бу хезмәттәшлек Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында аеруча киң җәелеп китә. Рус әдипләре М. Горький, А. Серафимович, В. Маяковский, Д. Бедный үрнәгенә ияреп, татар язучылары да вакытлы матбугат эшендә актив катнашалар, кайберсе татар совет газеталарын оештыруда башлап йөриләр.
Октябрь революциясеннән соң фронтта һәм тылда күп санда татарча матбугат барлыкка килә. Әмма бу басмаларга җитәкчелек итәрлек һәм аларда эшләрлек әзерлекле журналистлар аз була. Шунлыктан партия идеология эшенең иң җаваплы өлкәсенә каләмнәре белән яшь Совет властена хезмәт итәргә әзер торучы әдипләрне тарту чараларын күрә. Шуңа күрә беренче совет газета-журиал- ларын оештыру эше күп очракта полит- работинкларга һәм язучыларга йөкләнә. Халык арасында танылган әдипләр вакытлы матбугатта эшләргә киң тартыла
Үзен «пролетариат революциясенең солдаты» дип санаган Г. Ибраһимов, М. Вахитовның турыдаи-туры булышлыгы белән. Үзәк мөселман комиссариаты органы булган «Чулпан» газетасын оештыруда (ул 1918 елның 18 январенда Петроградта чыга башлый) якыннан катнаша, чынлыкта татар телендәге беренче совет газетасының редакторы вазифасын башкара.
Казанда татар телендә чыгарылган беренче совет газетасы «Эш«иең («Социалистик Татарстан» газетасының башлангычы булган «Эш» газетасы 1918 елның 12 мартында чыга башлый) беренче редакторы итеп язучы һәм журналист 111. Әхмәдиен билгеләнә.
' Ленин одобият турында. Каааи 1960 ел. 10 бит.
* Карагыз: Т. Насыйров «Сочет властеның беренче елларында татар вакытлы матбугаты» («Совет әдәбияты» журналы. 1956 ел ЛА 9.)
1918 елларда татар телендә хәрби газеталар да барлыкка килә. Шундый газеталарның беренчесе һәм иң күп таралганы — Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең рәсми органы «Кызыл Армия». Мәс- кәүдә чыкканда аңа Мулланур Вахитов редакторлык итә, ә Казанга күчерелгәч, аның чыгуына хәрби коллегиянең политбүлек начальнигы, язучы Ш. Усманов зур булышлык күрсәтә. Коллегиянең даими хезмәткәрләре Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, К. Тинчурнн, С. Сүнчәләй, Ф. Сәйфи-Казанлы, И. Казаков, Ш. Әхмә- диев бу газета белән даими бәйләнештә булалар. «Кызыл Армия» редакциясендә Сембер шәһәреннән чакыртып китерелгән шагыйрь һәм драматург Ф. Бурнашның редактор, Оренбургтан килгән шагыйрь Сәгыйт Сүнчәләйнен хәбәрче, Фатих Әмирханның сотрудник булып эшләве матбугат битләренең олы корәш мәйданы булуы турында сөйли. Газетада үз әсәрләре белән М. Гафури, Г. Камал, С. Ку- даш, Б. Рәхмәт, К. Әмярк, К. Нәҗми һ. б. актив катнашалар. Эчтәлеге ягын-нан ин бай саналган бу газетада дистәгә якын шагыйрь, әдип үсеп чыга. Газета һәр санында диярлек башлап язучылар иҗатына урын бирә '.
Фронт газеталары бик күп яшь язучыларны әдәбият дөньясына алып чыга. Көнчыгыш фронттагы 1 иче армиянең политбүлек органы булган «Кызыл йолдыз» газетасында Муса Жалил берекче шигырьләрен бастыра. Ш. Камал, Д. Юлтый һәм башкалар язышып тора. Казан. Уфа. Оренбург. Самара. Пермь. Сембер һ. б. шәһәрләрдә, фронтларда чыга торган газеталарда дистәләрчә әдип тәрбияләнә. Иң мөһиме — бу чордагы газеталар язучыларны революцион чынбарлыкка актив катнаштыра, аз вакыт эчендә революцион чыныгу мәктәбе узар-га шартлар тудыра. Кыскасы, матбугат татар совет язучыларын ика тормыш тозү эшенә, дошманга каршы көрәшкә туплый.
«...Бездә әдәбият кытлыгы,— дип яаа •Эш» газетасы үзенең редакцион мәкаләсендә,— шикәр кытлыгыннан меи өлеш куәтле... Татар пролетариатын шикәрсез чәй эчү харап нтмәсә дә, әмма рухани
• Карагыз: А. Яхин «Үзәк мөселман хәрби коллегиясе һәм татар язучылары». («Совет әдәбияты» журналы. 1959 ел. .4 10.)
ачлык харап итүе мөмкин» ’. Бу фикерне тагын да ачыклап һәм тирәнәйтә тошеп, кабатлый: «Халыкка икмәк берлә су никадәр кирәк булса, хәзерге көндә рухи азык та шулкадәр кирәк» :. «Күрербез: заманалар тынычлангач, татар халкы, бүтән халыклар кебек үк, көчле туфан шикелле һиҗаплы вә шау-шулы хәятка биреләчәк. Аның эченнән зур сәнаигьлар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, музыкантлар вә галимнәр килеп чыгар» 8 9 10.
Киләчәккә зур ышаныч белән караган «Эш» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы шул чактан ук югары идеяле һәм сәнгатьчә көчле язылган әдәби әсәрләр тудыруга игътибар итә, татар язучы- ларының иҗади эшчәнлегенә тиешле юнәлеш биреп, алдынгы әдәби көчләрне революция һәм халык файдасына эшкә җигә.
Республика партия газетасының редак-торлары булып төрле вакытларда язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, күренекле әдәбнят- чы-тәнкыйтьче Г. Нигъмәти эшлиләр.
Язучыларның совет вакытлы матбугатын үстерүгә керткән өлешен күрсәтү өчен берничә мисал китерик.
«Татарстан хәбәрләре» (хәзерге «Со-циалистик Татарстан») газетасының ул чордагы йөзен, эчтәлеген билгеләүдә зур роль уйнаган Ф. Бурнаш 1922 елда «Татарстан хәбәрләре» битләрендә генә дә 129 мәкалә бастыра. Моннан тыш аның кайбер редакцион мәкаләләрнең дә авторы булуын әйтергә кирәк. Ә бит Ф. Бурнаш шул ук вакытта партиянең Татарстан өлкә комитеты органы «Безнең байрак» газетасы редакциясенә җитәкчелек итә. «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында, соңрак «Чаян»да редактор. Газетага кушымта төсендә чыга башлаган бу басмаларда да Ф. Бурнаш* ның күп санлы мәкаләләре, хәбәрләре басыла 11.
Язучы-журналистның бу чордагы эш- чәнлеге турында М. Бурнашева болай дип искә ала: «Фәтхи абый бу елларны бик күп эшләде. Редактор, ТатЦИК члены, башка бик күп партия һәм җәмәгать эшләрен башкара. Газетага кергән һәр материалны игътибар белән укый, аннан кайткач, киләсе номерларга баш мәкалә яза. Рус газеталарыннан кирәкле материалларны үзе тәрҗемә ясый. Шигырьләр яза, татар театры өчен пьесалар иҗат итә. Тукай әсәрләренең җыентыгын төзүне дә, татар совет шагыйрьләренең беренче китабын әзерләүне дә аңа тапшырдылар. Иртән без йокыдан уянганда, әле ул ятмаган була иде» ‘.
•Известия ТатЦИКа» (хәзерге «Советская Татария») газетасы аның эшчәнлеге турында 1923 елда бик хаклы рәвештә: «Иптәш Бурнашев хәзер дә татар журналистлары арасында беренче урынны альт тора», дип язды.
1 «Социалистик Татарстан». 1968 ел. 11 февраль. «Иҗади дуслык» дигән мәкалә.
Карагыз: «КПСС съездлар, конференцияләр һәм Үзәк Комитет Пленумнары резолюцияләрендә һәм карарларында». Казан. 1956 ел. 7 нче басма. I кисәк. 692—698 битләр.
8 «Эш» газетасы. 1919 ел. 31 январь.
«Эш» газетасы. 1919 ел. 7 март.
10 «Эш» газетасы. 1919 ел. 5 февраль. < Әдәбият мәсьәләсе» исемле мәкалә.
' Карагыз: «Социалистик Татарстан». 1968 ел. 14 январь. А. Әхмәдуллинның «Талантлы журналист, редактор» исемле мәкаләсе.
Партиянең XI съезды (1922 ел, март — апрель) «Матбугат һәм пропаганда турында» дигән резолюциясендә, «капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсүе нигезендә халыкның вак буржуаз катламнарына гына түгел, хәтта пролетариатның аеруча артта калган өлешенә дә буржуаз йогынтының көчәюе котылгысыз» бу-луын әйтеп, бу йогынтыга каршы агитация-пропаганда эшен көчәйтергә кирәклеген һәм массаларга тәэсир итү, аларга коммунистик аң бирү һәм оештыру өчен көрәштә матбугатның иң куәтле кораллардан берсе булуын күрсәтә. Матбугат шушы бурычны уңышлы үти алсын өчен газеталарга игътибарны көчәйтү, аларны хәзерлекле партия кадрлары белән ныгыту бурычын кон кадагына куя, коммунист журналист өчен газета эшен төп партия эше итеп карарга куша
Партиянең Татарстан өлкә комитеты 1922 елның маенда «Татарстан» газетасының «мәгънәви ягын көчәйтү өчен», башка коммунист журналистлар белән беррәттән, Г. Ибраһимовны да газетага «даими язышучы» итеп беркетә һәм аңа
адәби-иҗтнмагый темаларга язу эшен йөкли.
Г. Ибраһимов партия кушканны намус белән үти. Әдип газетаның сыйфатын яхшырту, аны идея һәм профессиональ яктан ныгыту, тормыш таләпләренә якынайту буенча зур эш башкара. Татарстанда партия матбугаты әле яңа гына туып килгән бер вакытта олкән буын татар язучыларын һәм журналистларын бу газета тирәсенә туплый, алар- ның талантын һәм бай нжат тәҗрибәсен социалистик матбугат оештыруда файдалана. Язучы үзе дә матур үрнәк күрсәтә. «Татарстанының 1925 елда Татарстан республикасының бишьеллыгына багышлап чыгарылган санында Г. Ибраһнмов- ның шул вакыттан соң газетада 26 мәкалә һәм 23 фельетон — барлыгы 19 материал белән чыгыш ясавы хәбәр ителә. Бу елларда язучының журналистлык эшчән- леге «Татарстан» газетасы белән генә чикләнми. Ул «Эшче», «Кызыл Армия».
• Кызыл яшьләр» һәм башка газеталарда да актив катнаша. Г. Ибраһимов публицистиканың барлык жанрларында да диярлек яза. Баш мәкалә һәм әдәби тәнкыйть мәкаләсе, пропагандистик мәкалә һәм рецензия, матбугат күзәтүе һәм заметка, репортаж һәм корреспонденция, ачык хат һәм памфлет — аның публицистик мирасында барысы да киң урый ■ла.
Революциядән соң Татарстанда чыга башлаган беренче мәгариф, әдәбият журналлары да турыдан-туры аның катнашы белән барлыкка киләләр. Г. Ибраһимов
• Безнең юл* (хәзерге «Казан утлары»),
• Мәгариф» (хәзерге «Совет мәктәбе») журналларын оештыручы һәм аларның беренче редакторы да була.
Г. Ибраһимов яшь язучылар, журналистлар хәзерләүгә зур игътибар бирә. Республикада эшче һәм авыл хәбәрчеләре хәрәкәтен җәелдерүдә ул турыдан- туры катнаша 1923 елда «Эшче» газетасының бишьеллык юбилее уңае белән язган мәкаләсендә Г. Ибраһимов эшче хә-бәрчеләр белән эшләүне газетаның иң моһим һәм кыйммәтле сыйфаты итеп карый. Эшче хәбәрчеләрнең матбугатта кон-тон ныграк, кыюрак катнашуларын •зур эш, тарихи эш« итеп саный. Г. Иб- раһнмоиның газета-журналлар очен гаять әһәмиятле булган бу эшчәклегсндә дә большевистик матбугатның ленинчыл традицияләре дәвам и гуси күрәбез.
Коммунистлар партиясе әле Октябрь революциясенә чаклы ук, тәҗрибәле әдипләрне матбугатка тарту белән бергә, эшчеләр
12 Карагыз .Социалистик Татарстан» газетасы. 1968 ел. 1 март. «Иң беренче- ләрдән» исемле мәкалә -Галиәсгар Камаж Әсәрләр.
13 томда. II том 19 бит.
арасыннан язучылар, шагыйрьләр, журналистлар тәрбияләүне кайгырта. Бу матур традиция Октябрьдан соц тагын да киц колач белән җәелеп китә.
Бу чорда язучыларның махсус оешмалары булмаганлыктан, партия куйган бурычларны үтәү күпмедер дәрәҗәдә матбугат органнарына йөкләнә. Менә шул юнәлештәге эшчәнлекне без татар матбугатында да бик ачык күрәбез.
Атаклы драматург, талантлы журналист-публицист Г. Камал утыз елдан артык дәвам иткән журналистлык эше дәверендә журналистлар, язучылар тәрбияләп үстерүгә зур тырышлык куя.
— Минем беренче хәбәрләремне, очерк һәм хикәяләремне Галиәсгар ага укыды, ул аларны матбугатка чыгарды, яңаларын язарга дәртләндерде,— ли күренекле язучы һәм публицист Афзал Шамоа 1
Совет власте елларында Галиәсгар Камал — татар журналистикасына аеруча зур олеш керткән язучы. Октябрьдан соң оештырылган большевистик матбугатта да Г. Камал актив катнаша. Ул «Кызыл Байрак», «Эш», «Кызыл корәшче*. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» һәм • Кызыл Татарстан» газеталарында ки авыр йокне тартып бара. «Эш» газетасында ул шагыйрь-декламатор да, художник та булып эшли. Бу газетаның иң беренче исеме Г. Камал кулы беләк язылган булуы да бик кызыклы. Редакция сотруднигы буларак, ул секретарьлык эшен дә үти, экспедитор булып газета таратуны да кайгырта
Газетадагы эшчәнлегс турында Г. Камал болай дип язды: »Гражданнар сугышының кызган чагы. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә торле яктан һожүм итәләр. Шуңа күрә дә мин. кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр кан өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем» . Хәтта шундый чаклар була, коллективка эшләргә авыр вакытларда атналар буе газета әдип өендә әзерләнә. 12 13
* * *
30 нчы еллар татар әдәбияты яна күтәрелеше белән үзенчәлекле. Социалистик реализм язучылардан ижат активлыгын арттыруны, тормышны тирәлтен өйрәнүне таләп итә. Шул бурычларны үтәү йөгеннән язучыларның социалистик төзелеш белән бәйләнешләрен көчәйтүдә конкрет чаралар күрелә. Илебезнең төрле төзелешләрендә, завод-фабрнкаларында, кслхоз-совхозларында булу нәтиҗәсендә, Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури, һ. Такташ, X. Туфан, Н. Баян, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи актуаль темаларга күләмле әсәрләр язалар, ялкынлы публицистик мәкаләләр, очерклар, юл язмалары белән матбугатта чыгыш ясап, газета-журнал- ларга заман сулышы белән бөркелгән сәнгатьле рух өстиләр. Үз чиратында газета-журнал редакцияләре күренекле язучыларның иҗат командировкаларын оештыра.
Нибары 30 яшькә сузылган гомерендә татар совет поэзиясендә тирән идеяле гүзәл мирас калдырган трибун шагыйрь Һ. Такташны тәрбияләүдә вакытлы матбугат та зур роль уйный. Газета аның өчен иҗади үсү мәктәбе була. Һ. Такташ «тормышны социализмча яңартып коруның һәм кешелекне үзгәртүнең гаять куәтле коралы» 14 15 16 булган каләме белән вакытлы матбугатта актив катнаша, шактый вакыт төрле редакцияләрдә эшли. Ул Оренбургта чыга торган «Юксыллар сүзе» газетасы, Ташкентта «Белем йорты» исемле журнал редакцияләрендә җаваплы секретарь, Казанга килгәч, төрле вакытларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби сотрудник, соңрак •Чаян», «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре», «Азат хатын» журналлары редакцияләрендә җаваплы секретарь булып эшли, бер үк вакытта «Яңалиф» журналының редколлегиясе члены да була. Һ. Такташ бу матбугат басмаларының идея-художество сыйфатларын күтәрүгә күп хезмәт куя.
Вакытлы матбугатта эшләү Такташны политик атмосфераны бик яхшы сизә торган шагыйрь итә, политик зирәклеген үткенли. Үз чорының актуаль мәсьәләләрен тирәнрәк аңларга, тормыш күренешләренең асылын, типик үзенчәлеклә- рен дөрес тотып алырга өйрәтә. Бу исә ахыр чиктә вакыт узу белән дә әдәби- политик кыйммәтен югалтмый торган озын гомерле әсәрләр иҗат итүгә китерә. Шагыйрь газетада чыккан гади факттан да гомумиләштерү көченә ия булган әсәрләр иҗат
14 Һ. Такташ • О себе» «Красная Татария» газетасы 1931 ел. 24 май.
15 Карагыз: Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. Казан. 1956 ел. 3 том. 421— 422 битләр. М. Җәлилнең 1942 елның 3 апрелендә тәнкыйтьче һәм язучы Г. Кашшафка язган хаты.
16 Муса турында истәлекләр. Казаи. 1964 ел. 6 бит.
итү сәләтенә ирешә.
Үзен шагыйрь генә түгел, ә тулы хокуклы журналист та дип 1 санаган Муса Җәлилнец вакытлы матбугат белән бәйләнеше, газета-журналлар редакцияләрендәге эшчәнлеге «Киләчәккә хатлар» авторыныкына бик охшаш.
Оренбургта чыга торган «Мөхбир» газетасы редакциясендә корректор булып эшләгән абыйсы Ибраһим Җәлилов аша илдәге төрле яңалыклар белән танышып барган Муса өчен матбугат яшьтән үк бик якын булып китә. Шуңардан үрнәк альт, 1917—18 елларда Хөсәения мәдрәсәсендә укыганда үз классында газета да чыгара башлый. Бу газетаны ниндидер кызык өчен, эш юктан бер мавыгу әчеп генә чыгарылган дип булмый. Сабакташларыннан бер башка өстен торган, яхшы укуы өстенә, пьесалар язып күрсәткән кечкенә Муса газетаның тормыштагы көченә, тәэсиренә төшенгән, күрә-
Ибраһим Җәлилов истәлегендәге бер фактка игътибар итик. 1918 елның апрель башларында төнлә Дутов шайкасы көтмәгәндә шәһәргә һөҗүм итеп, казармада йоклап яткан берничә кызылармеецны кылыч белән тураклап чыга. Бу фаҗигале хәл турында «Мөхбир» газетасы яза, шәһәр халкы бик нык нәфрәтләнә. Муса бу җан тетрәткеч вакыйганы газетадан укып кына калмый, корбан булган солдатларның мәетен абыйсы белән барып карый. «Шуннан кайткач,— дип искә ала И. Җәлилов,— Муса, бик нык нәфрәтләнеп, бер мәкалә язды. Класс күләмендә Муса редакторлыгында чыга торган бу газета аның мәкалә һәм шигырьләре белән тулы була иде» !.
Шагыйрь, үзе язганча, 1922 елның көзендә Казанга килгәч, «Татарстан» газетасы редакциясенә күчереп язучы булып
кара» I, бу елларда шигырьләре газета һәм журналларда бер-бер артлы чыгып хора. «Татарстан***** ††††† газетасы редакторы булып эшләгән Ф. Бурнаш ана зур булышлык күрсәтә. Аның вакытлы матбугат белән элемтәсе ныгый. 1927 елда Мәскәүгә килгәч, ул инде турыдан-туры матбугат органнарында эшли башлый. Бу елларда «Кечкенә иптәшләр* журналы- иын редакторы, «Яшь эшче» журналының редколлегия члены була, аннары •Октябрь баласы» журналына җитәкче- лех итә. Шагыйрь бу басмаларны массовый итәргә, пионерларны журнал чыгару эшенә тартырга, алар арасыннан язучылар. хәбәрчеләр хәзерләргә тырыша. Моңа «Октябрь баласы* журналы хәбәрчесе Фазлыев Галигә 1929 елда язган хаты дәлил. «Журналга хәбәрче-язучы булып катнашырга... теләвецне бнк шатланып каршы алабыз,— дип яза Муса Җәлил.— Шулай кирәк. Без сиңа булышырбыз...
Эшне алып барырга уңай булсын ечеи үз тирәңә актив җыйна. Шул тирәдә •Октябрь баласы* дуслары (бала хәбәрчеләр) түгәрәге тезеп җибәр. Ул түгәрәккә без эш кулланмалары язып җибәрербез. Түгәрәк журналга хәбәрчеләр җыярга, аларның әйберләрен тикшереп, карап журналга җибәрергә... тиеш*
М. Җәлилнең 1933—1934 елларда «Коммунист* газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге модире булып эшләгәндә яшь язучылар һәм хәбәрчеләр тәрбияләүгә игътибары аеруча арта. Яшь язу-чыларның әсәрләренә рецензияләр яза. иҗатлары турында мәкаләләр белән газета-журналларла чыгышлар ясый, хатлар аша киңәшләр бирә.
Вакытлы матбугатта эшләгәндә ул ал- горел җиткән әдәби-тәикыйтьче булып чыгыш ясый. Гомумән, «Муса Җәлил одәби тәнкыйть олкәсендә бай мирас калдырды. Бу мираста без киң күләмле мәкаләләр дә, кечкенә рецензияләр дә күрәбез. Муса Җәлил халык иҗаты турында ла яза. рус һәм Европа азучыларының әсәрләренә бәя биреп килә, балалар әдәбиятына әледән-әлс күзәтүләр ясый, театр һәм опера постаиовкалары. концертлар турында рецензияләр бирә.
1 М Җәлил. Сайланма әсәрләр 3 томда. 1956 ел. I том 4 бит.
'Муса Җәлил Сайланма әсәрләр Капай. 1956 ел- 3 том. 392 бит.
Тәржемәләрвек сыйфаты һәм классик мирастан ейрәнү кирәклеге турында фикер йертә* .
Боек Ватан сугышы алдыннан уя аеруча «Кызыл Татарстан» газетасында лдәби-тәнкыйтъ,
1 Гази Кашшаф. «Муса Җәлил». Казан. 1961 ел 179 бит
††††† Карагыз’ шунда ук. 245—246 битләр. (Муса Җәлилнең 1942 елның 20 январенда Александр Фддеонка морәҗэгать итеп язгдн хатыннан )
публицистик мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша. Партнян"К Казан шәһәр комитеты кушуы буенча бу газетаның еллык эшенә күзәтү дә әзер-ли. Шушы газетаның ин актив авторы итеп санагангадыр. Боек Ватан сугышы башлангач, үзен фронтка «Кызыл Татарстан» газетасының хәрби хәбәрчесе сыйфатында җибәрүләрен сорый. *ана теленнән башка, башкорт, казакъ, үзбәк һ. б. кончыгыш телләрендә иркен свйлэ- шә алганлыктан, «милли частьларда*. • Язучы һәм журналист буларак», файда китерергә теләк белдерә*
Ниһаять, 1942 елның 5 апреленнән ул фронт газетасында хәрби хәбәрче-оешты- ручы вазифасын башкарырга тотына.
Татар укучылары. Боек Ватан сугышының беренче коненнәи үк. гражданнар сугышы дәверендәге кебек, акыл-йорәк- ләрс кушканча, кулларына корал алып фронтның алгы сызыгына китәләр. Һ. Такташчарак әйтсәк, шигърият ко- рәштә туа, а шул корәшкә хезмәт итәргә тиешле. Шулай булгач, шагыйрьнең җырны икенче чиратка, иртәгә эшләнәчәк эшләр чиратына калдырырга намусы, воҗданы кушмый. Дошманны тизрәк җиңү уе белән ашкынган язучы, юк вакытын бар итеп, иҗат итә. боек корәшкә рухи олеш эсти һәм чын мәгънәсендә фидакарьлек, батырлык күрсәтә. Әйе. фидакарьлек, батырлык! Чвики аңа гади солдатка караганда икеләтә, очләтә тырышлык куярга туры килә.
Ике фронтта — нл азатлыгы һәм әдәбиятның югары идеяле, сәнгатьчә нәфислеге очен корәшүче язучыларның уртак фикерен чагылдырып, Ф. Кәрим бу гражданлык тойгысын Г. Кашшафка 1943 алның 24 июлендә язган хатында бик ачык һәм гади итеп әйтеп бирә: «Мина сугыш
уты эчендә кайнап язган әйббремне сугыш беткәч өч елдан соң чыгаруның кызыгы юк. Минем сугыш барган вакытта мылтыгым белән дә, каләмем белән дә илемә, халкыма туктаусыз хезмәт итәсем килә...» >.
Язучылар ут эчендә «мылтык түтәсенә салып язган» әсәрләренең калын-калын китап булып чыгуын көтмичә, беренче итеп хәрби газеталарда һәм тылдагы халык көнендә укый торган вакытлы матбугатта чыгаралар. Өстәвенә, аларның күбесе фронт газеталары редакцияләрендә редактор һәм хәрби хәбәрче-оештыру- чы булып эшли.
Муса Җәлил солдат язмышын газета хәбәрчесе булып башлый, газета эшчесе булып тәмамлый. Гадел Кутун фронтта журналист постында вафат була, дивизия газетасы редакторы Нур Баянның гомере хәрби бурычны үтәгәндә өзелә.
Бөек Ватан сугышы чорында татар телендә унбишләп исемдә газета чыга. Аларның һәркайсында диярлек татар язучылары эшләп, редакцияләр узган данлы юлны уза. «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясендә шагыйрь капитан Әхмәт Ерикәй, драматург майор Риза Ишморат, «Совет сугышчысы*нда шагыйрь-хикәяче, тәрҗемәче майор Махмуд Максудов — редактор урынбасарлары; «Ватан өчен» газетасы редакциясендә язучылар, шагыйрьләрдән X. Госман, III. Мөдәррис, «Ватан намусы өчен»дә — Г. Хуҗи, М. Садри, 3. Шаһнморатов, Г. Бакиров; «Алга, дошман өстенә»дә — Ш. Маннур, А. Шамов, А. Әхмәт, Ф. Ба- сыйров; «Сталин байрагы»ида — И. Гази, Ә. Фәйзи; «Ватан өчен сугышка»да — Г. Әпсәләмов, Гиз Габидуллин (Гиз Эль- Габид) «Фронт правдасы»нда— Ә. Фәйзи, «Кызыл сугышчы» да — Р. Баһау; «Кызыл Армияодә — Г. Кутуй, И. Гази, Г. Галиев; «Фронт хакыйкате»ндә — Ш. Мөдәррис, Г. Насрый; «Тревога»да — М. Ммужов; «Сталин сугышчысы*ида — Г. Әпсәләмов, Гиз Габидуллин; «Суворов- ча кысрыклау» газетасы редакциясендә А. Шамов, А. Әхмәт, Ф. Басыйров хәрби хәбәрчеләр булып эшлнләр.
Сугыш вакытында Төньяк-конбатыш фронтта чыга торган «Ватан өчен» газетасы редакциясендә озак вакытлы иҗат командировкасында булып, үзенең очерк- ’ «Совет әдәбияты» журналы. 1958 ел. № 2. 79—80 битләр. лары, хикәяләре белән газетада актив катнашып кайткан М. Әмир, фронтовик язучылар «сугыш шартлары таләп иткән
19 «Кызыл Татарстан» газетасы. 1943 ел. 5 май. «Фронттагы язучылар» исемле мәкалә.
20 Карагыз: «Совет әдәбияты». 1941 ел. № 7.
1 «Казан утлары» журналы. 1968 ел. .М 8. 95—103 битләр.
көндәлек авыр бурычларны башкару белән беррәттән, әдәбиятыбыз тарафыннан йөкләнгән зур һәм мактаулы бурычны да башкарып киләләр. Үзләренең бөтен иҗат көчләрен тулысы белән фронтка биргән бу каләм ияләре, иң алгы сафларда сугышучы татарлар белән янәшә торып, ут астында алар белән танышалар, алар күрсәткән геройлыкларны газета битләре аркылы бөтен фронтка җәелдерәләр»,— дип язды1.
Тылдагы матбугат, әдипләрнең әдәби әсәрләрен үз битләрендә чыгарып, бердән, халыкны патриотик рухта тәрбияләсә, икенчедән, әдәбиятның, язучыларның үсүенә дә ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы чорында «Кызыл Татарстан» газетасы, ♦Совет әдәбияты» журналында барлык фронтовик язучылар да катнашалар диярлек. Тылда яшәүче әдипләрдән, мәсәлән, Г. Разин (Г. Бәшнров), М. Әмир — «Ватан өчен» газетасы редакциясенә, Г. Иделле — «Ватан намусы өчен», Ф. Хөсни — «Сталин байрагы», X. Хәйри «Совет сугышчысы» газеталары редак-цияләренә озак вакытлы командировкаларга барып кайтып, фронт һәм тылдагы матбугатта очерклар, язмалар, публицистик мәкаләләр белән чыгалар. «Кызыл Татарстан» газетасына, «Совет әдәбияты» журналына К. Нәҗми, Г. Каш- шаф, Ф. Хөсни, Г. Бәшнров аеруча күп язалар.
Күренекле татар язучысы Ш. Камал Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, М. Горькийның көчле публицистик чыгышы рухында язылган, «Без җиңәрбез!» : исемле ялкынлы мәкаләсе белән халыкның игътибарын бер максатка — дошманны тар-мар итүгә туплауда булыша. Аның «Кызыл Татарстан» газетасына «Дошман бетерелергә тиеш» исемле, үләр алдыннан язган соңгы мәкаләсе дә шул хис белән сугарылган 19 20 21. «Кызыл Татарстан» язучыларны матбугатка кыю тарта. Мәсәлән, ул 1945 елның 9 май
сжныяда дүрт язучының — Ә. Ернкәй, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Ә. Юнысның поэтик әсәрен, К. Нәҗми, М. Әмир. Г. Иделле, С. Фәйзуллиниың күләмле публицистик мәкаләләрен, Ә. Айдарның нәсерен басып чыгара. Газетаның башка саннары да публицистик язмаларга, шигырь, очеркларга бай.
Басым ясап шуны әйтергә кирәк: Боек Ватап сугышы чоры матбугаты әдәбиятка яңа көчләр китерә, партиябезгә яңа каләм осталары тәрбияләргә ярдәм итә. Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, А. Расих. X. Моҗәй һ. б. вакытлы матбугат битләрендә аеруча танылып үсеп китәләр.
Бөек Ватан сугышы чоры матбугатында, гражданнар сугышы елларындагы кебек, нәсер сугышчан жанрга әверелә. Хикәяләрдә публицистик рух көчәя. Сугышчының психологик кичерешләрен, уй- фикерләрен җанлы эпизодларда тасвирлаган кыска очерклар, публицистик язмаларның аеруча үсеп китүе бу чор вакытлы матбугатына бик хас. Әдәбиятның оператив жанрыннан саналган очеркларда актуаль мәсьәләләр үз вакытында яктыртыла, фронттагы һәм тылдагы вакыйгалар җанлы образлар, конкрет детальләр аша укучыларга җиткерелә. Хәрби очерклар Боек Ватан сугышының документаль көндәлеге ролен үтиләр. Бу жанрны үстерүдә А. Шамов. К. Нәҗми. Г. Бәшнроп. X. Госман, Ш. Мөдәррис, М. Садри, И. Гази, М. Әмир, Г. Иделле. Ә. Ерикәй, Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, А. Әхмәт һ. б. күп коч куялар.
Очеркларга һәм язмаларга тартым хәрби көндәлекләр шулай ук газета-жур- налларда еш күренә. Г. Кутуй, Ш. Маннур, Г. Иделле, соңгы чорда Г. Бакироп, Г. Галиев язмалары шул фикерне раслый. Аеруча татар совет публицистикасы үзенчәлекле жанр буларак үсеп китә. Сугышның беренче көненнән башлап язу-чылар дошманга карата халыкта нәфрәт тәрбиялиләр, җиңүгә бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көче уяталар. Язучылар һәм шагыйрьләр катнашында язылган татар халкының фронтовик сугышчыларына, сугышчыларның тылдагы үз халкына язган хатлары — ялкынлы публицисти-каның гүзәл үрнәге. Фронт газеталары ярдәмендә чын мәгънәсендә журналистларыбыз, азучыларыбыз үсеп чыга. Алар, г.зота редакцияләрендә эшләп, сугышчы- ларыбызны патриотик рухта тәрбияләүдә зур әш эшлиләр. Газеталарны җанлы һәм эчтәлекле итү өчен сугышчыларның үзләрен матбугатка кнн тартырга кирәклеген яхшы аңлыйлар. IIIуна күрә фронтта чыга торган һәр татар газетасы редак-циясе каршында штаттан тыш хәбәрчеләр группасы оештырыла, дошман адым саен куркыныч янап торган ут эчендә дә хәбәрчеләр белән киңәшмәләр үткәрелә. Бу эштә дә язучылар оештыру үрнәге күрсәтәләр. «Ватан намусы өчен» исемендәге фронт газетасы редакциясендәге шундый эшчәнлек турында язучы Госман Бакиров көндәлегендә бодай язып уза: «Газетабыз үз тирәсенә йөзләрчә актив хәбәрчеләр туплый алды, аларпы үстерде, тәрбияләүдә төп чараларнын берсенә әйләнде»
Икенче яктан, язучылар, турыдан-ту- ры фронт белән бәйләнештә булып, үзләренең иҗат эшләрен киң җәелдерделәр. Мәсәлән, драматург Р. Ишморат дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган әсәрләре өчен материалны шушы чорда туплый. Шагыйрь Г. Хуҗиның «Россия», »Яу күрке». • Гражданин, солдат, шагыйрь» кебек поэмаларын һәм күп кенә шигырьләрен татар сугышчылары яратып укыйлар. М. Садри иң яхшы поэмаларын, ялкынлы шигырьләрен ут эчендә иҗат итә. Ялкынлы яшь шагыйрь Ш. Мөдәррис «Ватан өчен» газетасында чыккан •Тупчы Ваһап» дигән талантлы поэмасында солдатларның әкиятләргә сыймаслык батыр кодрәтен җырлый. 3. Шаһя- моратов. Г. Рамазанов, Гали Ибраһимов кебек язучылар шул газеталарда каләмнәрен чарлыйлар. Шулай ук шагыйрь С. Баттал, язучы А. Расих, яшь шагыйрь-ләрдән М. Хөсәен, Ә. Маликов, хикәячеләрдән С. Сабиров. Ә. Айдар, яшь язучылардан М. Гаяз, И. Закиров фронт газеталарында актив язышып, әдәби осталыкларын камилләштерә баралар. Газеталар аларның үсүе өчен зур булышлык күрсәтә, язучыларга иҗат эшләрен дәвам итү өчеи у най мөмкинлек тудыра.
Барысын бергә җыйнап әйткәндә, вакытлы матбугат тыныч төзелеш елларында да, сугыш чорында да язучылар өчен тормышны өйрәнү, иҗади осталыкларын камилләштерү мәктәбе булып тора. Совет язучысының стиле — ил язмышы белән яшәү әнә шулай туа.