ЛИРИКА ҺӘМ ЮМОР
Яхшы сүзне яклап
Җиребезгә якты кояш нуры Килгән кебек ерак-ерактан, Яхшы сүз дә җан җылыта ала, Чыкса әгәр кайнар йөрәктән.
Металларның ныгы, затлылары Җир куенына тирән күмелгән. Яхшы сүз дә шулай нык сүз була, Чыкса әгәр якты күңелдән.
Күргәнем бар кояш яктысын мин Янып торган зәңгәр күзләрдә.
Яхшы сүзне кирәк якты күздән, Саф йөрәктән кирәк эзләргә.
Юлларда йөргән чакта
«Сукмаклар юлга чыгара, Юллар халыкка илтә. Елгага кушылган ермак Диңгезгә барып җитә».
Бу сүзне мин күп ишеттем — Күп җирдә, төрле якта.
Исемә кат-кат төшердем
Юлларда йөргән чакта.
Яуда мин шуны кабатлап Күп тапкыр кердем утка. Фашистка төбәп атканда. Шуны да кордым тупка.
Булды чак — тубы, бомбасы, Безгә төбәлде бар да.
Булды чак — кышын йокладык Күмелеп тирән карга.
/Киңәргә ләкин үлемне Җитте көч, житте түзем. Йөрәкләр канат иттеләр Изге бердәмлек сүзен:
«Кушылды безнең сукмаклар.
Чакырды Ватан юлга.
Ермаклар елга булдылар, Диңгезгә җитәр елга!»
...Һөҗүмдә һаман илебез, Лвыр йөк безнең иңдә.
• Юллар халыкка илтә!» дип. Шул сафта атлыйм мин дә.
Сукмакларны кушып, юллар Юнәлә төрле якка.
Маягым иткән җырым бар Юлларда йөргән чакта:
«Яшәсен жирдә уртак юл. Юл ача күңел күзен!» Бу — минем кыйблам
яктысы, Илемне сөю сүзем.
Йолдызлы кыз
Йолдызларга юллар ерак, диләр. Мин йолдызга әле менмәдем. Эзләмәдем сине йолдыздан мин. Син андадыр диеп белмәдем.
Күз нурымны күккә төбәмәм мин. Үз нурыңны җирдә эзләрмен. Күкрәгеңдә алтын йолдыз балкый. Явын алып минем күзләрнең.
Күзләреңнән синең очкын ява, Хәтерләтеп якты көн йөзен. Син генә бит минем йолдызлы төн, Син генә бит минем көндезем.
Эзләрмен бары сине...
Юлларны мин күп таптадым, Узылды тары-киңе. Атладым синец артыңнан. Эзләдем бары сине.
Сине юлга озатканда, Лк күлмәк кигән идем. Гомергә сине югалтмам.
— Югалмам! — дигән идең.
Син кышын киттең фронтка, Аерды безне сугыш...
Яратам хәзер буранны — Ул синең изге сулыш.
Шул буранда сине эзләп Һөҗүмгә керәм кебек. Нинди юлдан атласам да, Эзеңне күрәм кебек.
Нәләтләр яусын сугышка! Ник безне аерды ул? Икебезгә бер пар булган Канатны каерды ул...
Исәрмен җитез җил булып Су булып агармын мин. Күңелдә гел сине эзләп. Гел сине табармын мин.
Җир яме
Ана сөте белән эчтек яктылыкны без.
Бер кояштан алдык бөтен яхшылыкны без.
Бары тик үзебез өчен алмадык ләкин,
Җир-күктән яшереп запаска салмадык ләкин.
Алдык — караңгыга каршы көрәшер өчен.
Алдык — җир гизеп, дусларга өләшер өчен.
Юлчыларга маяк булып күрен, яктылык.
Балкыт син безнең бәйрәмнәр түрен, яктылык.
Күкләрдә безнең яктыр син мәһабәт булып.
Йөрәккә һәм күзләргә кер мәхәббәт булып.
Син безнең намус илчесе, без юкта — юк син.
Яу купса әгәр — яшен бул, дошманга сук син.
Ерактагы якыннарга елмаеп яктыр.
Солдатлар белән постта син — постыңда сак тор!
Без сине кояштан алдык, син — яме җирнең.
Без түккән каннар сафлыгы, без түккән тирнең!
...Җиңелер, һаман чигенер караңгы төннәр.
Чөнки без — яктылык дусы... менә без кемнәр!
Булмый
Памир язы
Кошлар хәлен җирдә белеп булмый. Күккә менеп үзең очмасаң. Дүшәнбегә биш сәгатьтә җиттек! — Тизлеге дә тизлек, ичмасам!
Рәхәт монда күрү бакчаларның Апрельдә үк чәчәк атканын; Җылы сүзнең таҗик йөрәгендә Алтын хәзинәсе ятканын.
Сокланасың Памир куәтенә. Биеклеген аның күрәсең.
Нигезенә Нурек ГЭСының син Бер таш булып гүя керәсең.
Ак түбәтәй кигән ак түбәләр Әйтерсең: «Мен, әйдә!» дип әйтә. Батырлыкка шулай өндәп тору Менмәсәң дә көчне күбәйтә.
Җыр да монда таудай көчле — аны Җәйләүләрдә чабан койләсә. Заставада исә — кырыс тынлык. Чик сакчысы катгый сөйләшә.
Ә цехларга керсәң күңел эри. Кызлар йозе шундый сөйкемле. Бер матуры ефәк җөпләр белән Йөрәгеңне урар шикелле.
Тракторлар мамык кырларында Сырлый язның тәүге хатларын... Мин күңелгә сурәт итеп сызам Дусларымның туган якларын.
...Дүшәнбегә биш сәгатьтә җиттек. Тизлеге дә тизлек, ичмасам!
Дуслар хәлен читтән белеп булмый, Очып барып үзең кочмасаң.
Төтенсез булмый утлар, Якты — җылысыз булмый. Көпшәсез булмый туплар. Кылыч — кынысыз булмый.
Көннәрсез булмый айлар, Авыл урамсыз булмый.
Явымсыз булмый җәйләр.
Кышлар бурансыз булмый.
Баш бәреп булмый ташка, Суга сын ясап булмый.
Юк... Булмый синнән башка,
Бу җирдә яшәп булмый.
Кирәк һәм мөмкин
Тауларга менгәч
Таулар, таулар... Тауда ак кар ята. Күз чагыла озак карасаң.
Кояш уйный таулар түбәсендә. Тарлавыкта — әле кара таң.
Таң балкышы тиздән җиргә төшәр — Үз юлыннан кыю бара таң...
Түбән җирне яхшы күрер өчен Биеклеген җирнең яратам.
Туйда
Урманда
Килеп чыктым шундый урынга: Сагыз исе бәрә борынга.
Күзләр чагыла кояш нурыннан, Колак чыңлый кошлар җырыннан. Рәхәт монда тавыш аулавы, Серле монда усак шаулавы.
Күккә ашкан нарат-ракета Күңелне — киң, уйны шат итә.
Җайдак атсыз була алмый, Мылтык сунарда кирәк. Суда йөзә белер өчен Суга чумаога кирәк;
Әйбер һәм намус сатулар Бары базарда мөмкин... Бары дөрес уйлап кына Дөрес язарга мөмкин!
Булгандыр көнгә ун тапкыр Күрми калмаган чаклар, Булгандыр хәтта төшләрдә Күрә алмаган чаклар.
Булгандыр «сөямсең?» диеп Көн саен сорашулар, Булгандыр шаркылдап көлү. Булгандыр елашулар.
Булгандыр көн дә хат язып, Көн саен хатлар көтү, Мәңге ташлашмабыз, диеп, Булгандыр антлар итү.
Син аем, син кояшым! дип Булгандыр тиңләшүләр,
Ят күләгә күренсә дә, Булгандыр көнләшүләр.
Мин күп көтәм, ә син аз! дип Булгандыр санашулар. Булгандыр пышылдап сөйләү, Кычкырып талашулар.
Булгандыр тәүге үбүдән Башның әйләнгән чагы... Авыр чак ул — чәчнең чәчкә Бергә бәйләнгән чагы!
Без туйда бит — күтәрик бер Шуларны искә алып: Яманын аста калдырып, Яхшысын өскә салып.
Тар сукмаклар уза ешлыкка — Күләгәгә китә, ышыкка.
Үлән куе... чалкан ятмыйм мин,— Син булмагач, монда ятим мин. Шомыртларга, ахры, чык кунган Иртә белән. Алар шушыннан Торып хәзер бетен җир шарын Аңкыталар төсле тоела.
Әллә каян сизеп җим барын. Бал кортлары шунда җыела. Җир җиләге — эссе җәй яме. Күзләремә баккан кызыл күз Әйтә кебек: мин бит бәйдәмен. Кулларыңны миңа үзең суз! Мин теләмим җиләк җыярга... Сыем итеп кемгә куярга?
Җирне сыйпыйм кинәт чүгәләп: «Китәм инде, сау бул, күбәләк!» Кыңгырау чәчәк чыңлап кала күк. Чикерткәләр аваз сала күк: Онытма, дус. букет өзәргә. Йөрәгеңнең гыйшкын бизәргә. Кил безгә син таңнар атканда, Күңелдәге таңың белән кил. Бездә рәхәт парлап атларга... Кыокасы, син аның белән кил.
Кинаяле бүләк
Күрше өенә күрше Муенчак тотып керә.— Ачуын көчкә яшереп. Кайгысын йотып керә:
— Чучкагызга бүләк алдык Кызганмый акчабызны.
Чон ки бүген сөреп чыккан Яшелчә бакчабызны...
Чамалы аршин
Бер абзарга карап ярыктан. Көлә икән Чучка Сарыктан: «Чүп-чар капмый, сазда аунамый. Тормыш ямен дөрес аңламый».
Беләм. Чучка шулай диячәк һәм якыннан күреп, һәм читтән... Арала син. зинһар, арала Безне, тормыш, шундый тәнкыйтьтән.
Җыелыштан сон
Бригадир кыса балта остасын:
— Тәнкыйть сүзеннән килде косасым. Шуның өченме теге чакта син Алдың бүрәнә, чәлдең тактасын. Шуның өченме прогул ясадың, Шабашник булып йөрдең язларын. Шуның өченме бүләк бирдердең?.. Ай-Һай, күрше, тиз азып өлгердең. Шуның өченме өстемә күпләп Пычрак аттың син мине тәнкыйтьләп? Ант иткән идең: дустым, әшнәм, дип, Мин сиңа каршы бер сүз дәшмәм, дип. Кинәнер идем тәнкыйть сүзеңә, Үзара әйтсәң бары үземә.
Кеше алдында мине кызартып Телләнү нигә? Андый сүз артык... Инде нәтиҗә шул дип чутла син: Иртәгә миңа эшкә чыкма син! — ...Шулай бетерде әйтер сүзен ул, Кыйнады шулай үзен-үзе ул.
Телефон турында телефоннан сөйләшү
Станцадан кисәтәләр: — Дүрт айга Түләмисез ник телефон хакын? — дип. Хуҗа әйтә: — Хатын гына тәкелди, Һәм түләргә тиеш аны хатын! — дип.— «Тәкелдәү»не нинди сүз ул дисезме? Ну, сөйләшә... көне буе лыгырдый. Берәр сүзне ишетмичә калганда. Телефонны тирги: «Чукрак убыр!» ди... Ну, кыскасы, шуннан артык бернәрсә Әйтә алмыйм бу мәсьәлә хакында. Тагын бер кат шалтыратып үзегез Бу дәгъваны белдерегез хатынга.
Кирәксез очрашу
Аркасында әвен хәтле биштәр, Әкрен атлый — арган-талган ул. Бер танышы юлда очрата да Сизеп ала: хәтта салган ул.
— Бәй, кайдан син? Чирли дип ишеттем, Профессорлар лечить итә дип...
— Ауга бүген соңгы тапкыр бардым, Больничныем чөнки бетә бит.
Хәйләле хат
♦Бик тазарам... Кайтыр көннәремә Ишекләрне өйдә киңәйт, хатын. Эштән миңа акча җибәрсеннәр.
Тизрәк барып шуны син әйт, хатын!»
Беләсезме ялда бу иптәшнең Нәрсә теләп, нәрсә юраганын? —• Туган йортын куандыра белеп, Ашарына акча сораган ул.
Илледәгеләр җыры
Артта калды тәүге гыйшкым ~ Уттай янып сөюем.
Шуның өчен булыр алда Бөтен яну-көюем.
Артта калды бик күп газап, Ут кичкән кырыс еллар. Алга атлар өчен шуннан Сызылсын дөрес юллар.
Артта калсын хаталарым.
Булдылар алар, аңлыйм. Алдагы юлга аның мин Вер бөртеген дә алмыйм.
Артта калды илле елым.
Алда — алтынчы дистәм.
Аерма, язмыш, җырлардан, Аерма кайнар хистән.
Артта калды илле яшем — Яшьлегемнең картлыгы. Картлык яшьлегемә керәм... Кирәк түгел артыгы!