Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК


ыш бик матур башланган иде. Салмак кына кар ява иде. Көн якты, күңелләр аяз иде.
Ләкин кичә кич кемдер көнгә күз тидерде.
Буран котыра... Урамнарда кот юк...
«Тышта никадәр салкын булса, өйдә шул кадәр рәхәтрәк!» дип уйлады Гөлфия һәм тизрәк атлый башлады.
Кесәсендә ачкычы булса да, ул һәрвакыт кнопкага баса. Ишекне балалар яки ире ачса, ана
— Тизрәк кер! Салкын ияртәсең! — диде Бәхтияр.
Гөлфия пальтосын салып, аякларына йомшак башмаклар элдерде дә кухняга йөгерде.
— Кабаланма! — диде Бәхтияр.— Син кушканнарның барын да эшләп куйдым инде. Ит салмак кына кайный, чәйне сөлгегә төреп, мендәр белән томаладым. Ипи юка гына телем-телем итеп киселгән... Үземә каерып кистем. Культурный булу бер хәл, ашыйсы килү икенче хәл! Юка телемнәрне чит илдән килгән кунакларга куярбыз. Янәсе, без дә нәзакәтле була беләбез...
— Тел бистәсе!..
— һу-һу, тел бистәсенең эше күп! Ә син аңа аш пешерергә кушасың’.. Иртәгә концерт!
— Бүлмәгә кер дә ятла! Аш пешкәч, чакырырмын...
Бәхтияр мыдыр-мыдыр килеп шигырь ятлый. Гөлфия, токмач кайнап чыкканны көтеп, кухняда утыра. Тышта буран котырганнан-котыра бара. Өйдә ниндидер басынкы бер тынлык хөкем сөрә. Буран улавы бу тынлыкны тагын да көчәйтә төшә. Әллә ничек ямансу булып китте Гөл-фиягә. Ул, кулларын тезләренә куйган килеш, әллә кая бушлыкка караган да моңаеп калган.
«Ай аллам, кемнәр генә бу буранда юлга чыкты икән?.. Кемнәр генә адашып йөри микән?.. Юлда калганнарны ярдәмеңнән ташлама, ди торган иде мондый чакларда әбекәй»,— дип уйлый Гөлфия.
күңеллерәк була. Балалар өйдә юк — каникул... Авылда әбиләрендә кунакта. Ишекне Бәхтияр үзе ачачак!
Эчтә электр кыңгыравы шалтыраганга җавап итеп:
— Хту там, абыстай эспит! — дигән тавыш ишетелде.
— Шаярма әле, Бәхтияр, суык бит!—дип кычкырды Гөлфия.
— Хту там, мама дома нету...
— Ач инде, Бәхти! Миһербанлы кеше этен дә алай озак тотмас! Ишек ачылды.
Токмачы ташып, шулпасы кайнар плнтәдә чыжылдый башлагач, сискәнеп китте ул.
Бераздан инде алар токмач ашап утыралар иде. Гөлфия күзләрен Бәхтиярдәп алмый. Бәхтияр үзе ашый, үзе күңеленнән генә шигырь кабатлый. Аның эчтән тәкрарлаганын Гөлфия белә, шуңа күрә юк-бар сораулар белән Бәхтиярне аптыратмый. *
— Чәйгә күчеп карыйк! — диде Бәхтияр. ашап туйгач.— М-м. хуш « исләр аңкый чәйнектән!
— һи. кәмит! Шушы да булдымы хуш исле чәй'. Син кайнаткан чәй х тәмле буламы соң!—диде Гөлфия, ачулангандай итеп.
Ул бәләкәй чәйнекне алып кухняга китте.
— Мин сиңа ничә тапкыр әйттем инде,—диде Бәхтияр,—шундый §
мөһим эшне мина тапшырма, дидем! ' 3
Кыңгырау шалтырады.
— Зөләйхадыр!.. Кешене салкында озак көттермә, бар ач!—дип *
кычкырды Гөлфия. ♦
Бәхтияр ишек ачарга йөгерде. <
— Гөлфия, синең янга! — дип кычкырды Бәхтияр. ч
Ул үз бүлмәсенә кереп китте. Гөлфия кунакны каршы алырга чыкты. * Ләкин ишек янында туныннан кар кагып маташучы хатынны танымады, н
— Исәнме, Гулепка! — дип. таныш булмаган хатын кочакларын*
җәйде. Гөлфия юеш тунга борыны белән төртелгәнен сизми дә калды. Юеш мехтан кыйммәтле хушбуй һәм шәраб исе бөркелә иде. Бу исләр- £ дән Гөлфиянең тыны капланды. и
— Гажәп чибәрләнгәнсең син, Гуля!
Хатын, Гөлфияне ычкындырып, чишенә башлады. Әйтерсең лө ул а. биредә үз кеше!
— Үтегез!—диде Гөлфия.
Кунак бүлмәсенә уздылар. Җентекләп карый торгач. Гөлфиягә бу хатын таныш кебек тоела башлады. Ләкин утерсәң дә ул аның исемен дә, ни дәрәжәдә таныш икәнен дә хәтерләми.
Утырдылар. Сүзсез калдылар. Күрше бүлмәдән Бәхтиярнеи шигырь ятлаганы ишетелә. Хатын бүлмәне карап-тикшереп чыкты да:
— Гуля, син мине оныткансың, ахрысы... Без синең белән бер бул- мәдә яшәгән идек... Хәтерлисеңме, ашханә янындагы йортта .. Кырык икенче бүлмәдә... Төзелеш башланган көннәр генә иде әле...
— Зөлфия?! Зөлфия шул! — диде Гөлфия, шатланып
— Боже, әле генә таныды! Неужели мин шулай нык үзгәргәнмен!
— Юк. юк. хәзер гел үзен инде! Хәтер диген, йөзең онытылган... Бәхтияр. Бәхтияр, карале, кем килгән безгә кунакка!
Хатын гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде
— Сез өйләнештегезмени?.. Бәхтюшка-батюшка синең иреңме?
Бүлмәдән Бәхгияр чыкты.
— Бу — Зөлфия, хәтерлисеңме, син әле болай дип җырлый иден: «Аһ. Гөлфия, ваһ, Зөлфия, миңа булмас микәнни соң бу кызларның берсе дә!»
— Ә мин сине «Бәхтюшка батюшка» дип үрти идем!
Бәхтияр елмаеп кунак хатын янына килде.
— Исәнме, Бәхтюш! — диде хатын.
Күрештеләр.
— Гөлфия! — диде Бәхтияр, шатланып —Тиз генә остәл әзерлә! Бу күрешүне юарга кирәк!
Артык нәрсәләрне алып, хуҗалар остәл әзерләде. Бәхтияр чәркәләргә шәраб салып чыкты.
— Гөлфия белән Зөлфия исәнлегенә! — дип. Бәхтияр берне каплап та куйды. Гөлфия дә иреннәрен чәркәгә тидереп алган булды да кире куйды. Зөлфия генә чәркәгә кагылып та карамады.
7 «к. у.» .М 12.
97
— Син Һаман шәраб эчәргә өйрәнмәдеңмени әле? — диде Гөлфия.
Зөлфия елмайгандай итте, ләкин аның чыраенда шатлык күренмәде. Ул сәеррәк итеп әйтеп салды:
— Мин сухой вино эчмим... Миңа катырак, зәһәррәк булсын иде.„
Гөлфия белән Бәхтиярнең күзләре очраштылар. Гөлфия тиз генә торып баскан иде, Бәхтияр аны күз карашы белән урынына утыртты да:
— Мин хәзер... Сез сөйләшә торыгыз...— дип киенми-нитми генә чыгып китте.
— Алла хакы өчен кичер. Зөлфия, безнең өйдә аракы сирәк була... Бәхти аракы эчми... Мин инде...
Кунак хатын сумкасыннан бер кап сигарет чыгарды.
— Гафу ит. мин кабызыйм әле...
Гөлфия көл савыты китереп куйды. Хатын тирән итеп суырды да төтеннең бер тамчысын да читкә җибәрмичә, тирән итеп эчкә алды. Төтенне эчкә алганда гыжылдау тавышы ишетелгән сыман булып китте. «Өзлексез аракы эчеп, тәмәке тартучы хатыннарның күбесендә шундый сызгыру була...»
— Гаҗәпләнмә, Гуля... Тартам инде...
Заман шул. хатыннарның тәмәке тарту, аракы эчүләре гадәти хәл булып бара. Ләкин кем пичек тарта бит! Берәүләр башка хатыннар тартканны күреп модадан калмаска тырыша, икенчеләре тәмәке тартуны культурага саный. Өченчеләре чын-чынлап, ирләрчә, тәмен белеп тарталар. «Зөлфия чынлап тартадыр!» — дип уйлады Гөлфия.
— Я. сөйлә әле. ничек яшәп ятасыз?.. Ярыйсы урнашкансыз... Теге чакта ничек яши идек? Ә? Мичкәгә тутырган балык кебек идек бит!.. Пианино?! Кем уйный?
— Мин дә... балалар да — маташтырабыз шунда!
— Бер бармак беләнме?
— Юк. балалар музыка мәктәбендә укыйлар...
— Эшлисеңме?
— Шул мәктәптә укытам... Дүрт ел кирпеч салдым, йортлар җиткер-дем... Диплом яклар вакыт җиткәч, төзүчелекне ташларга туры килде.
— Ирең лектормы берәр?.. Бик каты кычкыра?
— Юк. ул һаман шунда!
— Шофер?
— Шулай дисәң дә ярый, бер ел инде «Батыр»да инженер-механик...
— Кайда?.. Ах, боже мой, мин онытканмын да...
— Иртәгә концерты... Культура сараенда шигырь укучылар кон-курсының йомгаклау концерты була...
— Кара син аны! Артист тамыни?
— Син үзең ничек соң?.. Киттең дә олактың, дигәндәй, хәбәр дә бирмәдең!
Хатын тәмәкесен сүндерде. Ул көл буялган бармакларына карап торды да кинәт шат-көр тавыш белән әйтте:
— Яхшы яшим! Теге чакта китеп дөрес эшләдем мин... Сез шүрләп калдыгыз! Дөнья күрер идегез!
— Без монда да күрдек инде, Зөлфия...
Гөлфия Зөлфиянең уң күз кабагы тартышканын сизеп алды. Зөлфия аны күрсәтмәскә тырышып, чәнчә бармагы белән күзен сөрткән була. Бу хәрәкәтләрне ул бик нәфис, аристократларча нәзакәтле итеп эшләргә тырыша, янәсе, керфегенә тузан кунган!
Бәхтияр кайтты. Кайтты да бер шешә «Столичный»ны өстәлгә куйды.
— Хәзер, хәзер, туташлар...— дия-дия, хуҗа зуррак стаканнарга аракы салып чыкты.
Кунак хатын иң беренче булып стаканны бушатты... Берни капмады. Тагын стаканын Бәхтияргә сузды.
— Бах пош, сал әле...
Бәхтияр салды. Кунак хатын тагын чөнкәйтте.
— Сез мине гафу итегез инде... Магаданда эшләгәндә гел спирт кенә эчә идек... Аракы сагынылган...
— Тарсынма, тарсынма! — диде Гөлфия.
Зөлфия тагын тәмәке кабызды. Тагын тирән итеп суырды да эчкз алды. Ниндидер канәгатьсезлек билгесе чыкты аның чыраена. *
— Курортка барышым... Кырымга... Самолет Казанга төшәргә тиеш иде, Казан кабул итмәде... Менә сезнең Чаллыга килеп утырырга туры = килде... Без килеп кунаклаган гына идек, буран башланды... Очышны « кичектерделәр... Шунда мин сине эзләп табарга булдым... Көчкә тап- - тым... Кешеләрегез гаять тупаслар. Сезнең урамны беркем күрсәтми... 2
— Шулайдыр, бу бит яна урам... Мәржани урамын белүче юктыр да г
әле...—диде Гөлфия. ’ з
— Килеп яхшы иткәнсең, аэропортта кеше шыгрымдыр... Сөйләшеп 5
утырырбы— диде Бәхтияр. "
— Ашап эч, Зөлфия, ашап эч! —дип кыстый Гөлфия. ♦
Кунак бераз дәшми утырды да көлемсерәп кенә: <
— Онытып та бетергәнмен ул исемне...—диде —«Зөлфия» минеме исем кебек түгел... «Зинаида», «Зина»га күнегеп беттем инде...
«Гаҗәп,— дип уйлады Гөлфия,—ни өчен исемен үзгәртте икән? н «Зина» татарча бик начар мәгънәле сүз бит...»
Зөлфия аклангандай әйтеп куйды.
— Барыбер түгелмени?.. Зина ни дә, Зөлфия ни... Кеше булырга ?
кирәк! «
Ул чәнчә бармагы белән күзен сөртеп алды. Ләкин аның кул хәрә- £ кәтләре төгәл түгел иде инде, ул керфек сөртәм дип, керфегенә буяган а. сөрмәсен бозып куйды.
— Шулай...— диде ул, бераз утыргач.— Кем унлаган... Бәхтняр инженер-артист булыр дип... Ха-ха...
— Кирза итек киеп йөрүче авыл малае — өченче класслы шофер... эрудированный инженер, да еще громогласный Маяковский! Ха-ха!
— Син ялдамыни? — диде Гөлфия, сүзне икенчегә борырга тырышып.
— Шул чама... Мин күптән ялда инде . Кияүгә чыкканнан бирле ялда... Володяны ялга җибәрмәделәр... Чик буенда тыныч гүгел дигән булып...
Сөйләшү арасына буран гавышы килеп керде.
— Котыра гына! —диде кунак —Кайчан китәрмен икән.. Эч поша сездә... күңелсез... Бәхтюш, әйт әле, теге чакта син китәргә әзерләнеп беткән идеи бит, нигә калдың?. Курыктың?.. Курыктың? Әйе?
— Син үзеңне романтика белән аклама инде, Зөлфия! Сина кыенлык романтикасы кирәк булмаган.. Әгәр дә син чын романтика эзләгән булсаң. Чаллыда калыр идең. Сип бит кая барасыңны белми киттең...
Зина шаркылдап көлә башлады. Аның көлүе кызыктан түгел иде, ясалма һәм көчәнеп көлү иде.
— Да-а, үзгәрткәннәр сине... Әллә тагы партиягә дә кердекме?
— Кердем! — диде Бәхтияр
Ул моны шундый тәвәккәл ител әйтте, кунак кинәт хахылдавыннан туктап, җитдиләнеп калды.
— Тагын сал әле! — диде кунак.— Мин бөтен СССРны йөреп чыктым... Кайларда гына йөртмәде мине язмыш! Тольятти, Кс мере во, Магадан! Күрде инде Зина апагызның башлары... Хет роман яз... Син, Бәхти, романнар язмыйсыңмы? Мин сиңа материал бирә алам... Аннан соң хәрби очучыга тормышка чыктым... Гөлфия, җаным, уйна әле., теге без яратканны... «Тимер чана карлар яра...»ны. Син рояльдә уйна, мин җырлыйм...—дип. Гөлфияне ирексезләп пианино янына алып килде.
Зөлфия урыидык аркасына тотынып җырлый башлады.
Тимер чана карлар яра.
Бу йөрәгем ник яна шул..
Бу йөрәгем ник яна...
Ул кинәт шып туктады. Гөлфияне иңнәреннән чытырдатып тотты.
— Утыр!—диде Бәхтияр.
Бәхтиярнең куәтле тавышын ишеткән кунак кинәт йомшап, тахтага утырды. Утырмады — ауды! Аның уң күз кабагы бик каты тартыша башлады. Бармак белән дә туктата алмаслык итеп дерелди, калтырый. Зина ике кулы белән битен каплап, үкереп еларга тотынды.
Гөлфия түзмәде, күңеле тулып, кухняга чыгып китте.
— Син нәрсә тагы? —диде Бәхтияр.—Син дә балавыз сыгарга чамалап торасынмы?
— Кызганыч бит... Чибәр иде... шаян иде... «Такташның Алсуы» дип йөртә торган идек...
— Димәк, Алсу булмаган инде! Алсу булса, матурлыгын да, шаян-лыгын да. исемен дә җуймас иде!
...Кунакны озатырга Бәхтияр дә, Гөлфия дә төште. Өчесенә дә кыен, никадәр генә сөйләшергә тырышып карасалар да, әңгәмә башланып җитмичә өзелә иде. Саубуллашу алдыннан Зөлфия Гөлфияне читкә алып китеп, болай диде:
— Гөлфиякәй, мин кичә әллә ниләр сөйләнмәдемме?
— Юк!—диде Гөлфия.— Алай зыянлы булмады. Нигә алай со-рыйсың?
— Болай гына... Син, Гөлфия, гафу ит инде, ярыймы?.. Бернинди ирем дә юк минем, Кырымга да барышым түгел...
— Кая барасың? — диде Гөлфия хафаланып.
— Белмим... Син Бәхтияргә әйтмә! Кая да булса барып төртелермен әле...
— Нишләп аны өйдә чагында ук әйтмәдең! — диде Гөлфия ачынып.— Мин юлыңа күмәч, пәрәмәчләр тыккан булыр идем...
— Юк, юк, кирәкми...
Тик кенә торганда Гөлфиянең күңеле тулды.
— Ничек инде, Зөлфия, болай кая барасың?..— Ул кесәсеннән бөгәр-ләнгән берлек акчалар чыгарып Зөлфия кесәсенә салды.— Ал, ал, Зөлфия.. Эшкә урнашканчы булса да ярап торыр...
— Кирәкми, кирәкми!—диде Зөлфия, ләкин акчаларны кире Гөлфиягә бирмәде.
— Хуш, Гөлфия, бәхетле калыгыз! — диде дә ул самолетка таба китеп барды.
Бәхтияр бераз читтәрәк, Гөлфия тимер рәшәткә янында баскан килеш. Зөлфия самолетка кереп югалганчы карап тордылар. Зөлфия артына әйләнеп карамады. Озын баскыч буйлап менгән чакта әйләнеп, Кул болгамакчы булган иде, ахрысы, арттан килүче пассажирлар, тот-карламагыз дигәндәй, аны этә-төртә самолетка алып кереп киттеләр.
Самолет кузгалганчы Гөлфия белән Бәхтияр басып тордылар.
Бәхтияр Гөлфия янына килеп:
— Әйдә, карчык, кайтыйк!—диде.
Гөлфия ирен култыклап алды.
Ул үзенен гаять бәхетле икәнен сизде.
«Гаҗәп!—дип уйлады Гөлфия.— Мин моңарчы бу турыда башыма китергәнем булмады. Кешенең бәхетсез язмышын күргәч кенә үзеңнең аңа караганда бәхетлерәк икәнеңне тоясыңмы икәнни? Бу бит бер караганда гаделсезлек, миһербансызлык! Кеше фаҗигасен күреп, үзеңнең көр. матур тормышыңа карап сөенү — гаделлек була ала микән?»
Шул ук мизгелдә аның күңеленә икенче уй да килеп китте. «Бәхетле булу өчен, күрәсең, ил биргән хокуклар гына җитми. Алардан файдалана да белергә кирәктер шул...»