ХАЛЫКЧАН ҺӘМ ТОРМЫШЧАН СӘНГАТЬ ӨЧЕН
езнең әдәби-эстетик фикер тарихын өйрәнү мәсьәләсе хәзерге әдәбият белемебезнең көн тәртибенә куелды инде. Әдәбият тарихын һәм бигрәк тә аерым язучыларның ижа- тын тикшерүгә багышланган хезмәтләрдә бу мәсьәләнең конкрет якларына игътибар еш очрый башлады. Әмма шулай да аның үзәгендә торган төп проблемалар эзлекле, системалы рәвештә күз алдына китерелүне һәм гомумиләштерелүне көтеп яталар әле Болар арасыннан аеруча халыкчанлык һәм тормышчанлык, реализм һәм романтизм тирәсендә күтәрелгән фикерләр егерменче йөз башындагы әдәби хәрәкәтебезнең иң олы мәсьәлә тере икәнлеген әйтергә кирәк. Без бу мәкаләдә әнә шул мәсьәләләргә игътибар итәргә теләдек.
Егерменче йөз башындагы татар азучыларының байтагы теге я бу уңай белән үзләренең әдәби-эстетик фикерләрен әйтеп яки язып калдырганнар. Беренче итеп Г. Тукайны альпг карыйк. Әдәбият юлына аяк басу белән үк шагыйрь халыкчанлык һәм миллилек мәсьәләләренә игътибарын юнәлтә. Аның «Хиссияте миллия» (1906) һәм «Шигырьләребез» (1907) кебек беренче мәкаләләрендә үк шушы ике мәсьәләгә җавап бирергә омтылыш бар иде.
† Назымлы — ритмлы, көйле мәгънәсендә (Моннан соң аерым сүзләргә аңлатмалар җәяләр эчендә биреләчәк.— Г. X.).
Тукайча, әдипнең, художникның милли хисе изелгән халыкка хезмәт итү теләгеннән аерылгысыз булырга тиеш. «Хиссияте миллпя» мәкаләсенең эчтәлеге тулысы белән шуны раслый. Шулай нтеп, Тукай татар әдәбиятының һәм сәнгатенең төп демократик рухын халыкчанлыкта таба. Үткәндәге татар әдәбиятына әнә шундый бик әһәмиятле сыйфатның җитмәвен күреп, «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә шагыйрь болай ди: «Суфи Аллаһеяр вә Утыз-Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак † шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тасауыф (суфичылык) бабында гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде». Бу очракта инде Тукай, бик аңлаешлы итеп, татар поэзиясенең дөньяга, чынбарлыкка һәм халыкка якын килергә тиешлегенә басым белән сөйли. Димәк, әдәбрятңып. трпм^шчаилыгңн
Б
якяый Моннан. Һич тә икеләнмичә. Ту- кайныи башлангыч эстетик карашларында ук инде татар поэзиясенең миллилеген халыкчанлык һәм тормышчанлык белән бәйләнештә аңларга омтылыш сизелеп торды, дигән нәтижә ясарга була. Аның бу омтылышы рус язучыларыннан ^Крылов. Пушкин, Лермонтов. Кольцов һәм Л. Толстойга булган мөнәсәбәтләрен- н.тн дә ачык күренә. Тукай бу язучылар иҗатында нәкъ халыкчанлык белән тор- мьгшчанлыкнын югары үрнәкләреи тапты. Шагыйрьнең моннан соңгы бетен ижат юлы шул принципларны эзлекле үстерү һәм баету юнәлешендә барды. Болар һәммәсе бергә аның эстетик карашларында реализмны яклау көчле булуы турында сойлиләр. Ләкин моннан Тукайның башка ижат методларына һәм әдәби юнәлешләргә мөнәсәбәте гел кире булды. дигән нәтижә чыкмый әле. Бер үк дәрәҗәдә дияргә мөмкин, ул романтик Пушкинны һәм Лермонтовны да. Байрон һәм Гейнены да, Нәвои һәм Низамины да якын күрде. Анын бу даһиларга мәхәббәтен классик романтизм эстетикасына теләктәшлегеннән аерып карау мөмкин түгел, әлбәттә. Шул рәвешчә. Тукайның эстетик карашларында һәм ижат практикасында ике зур башлан‡ гычныц — реаль һәм идеаль поэзиянең, төгәлрәк алганда, реализм белән романтизмның бер-бсрсснә якынлашуы, синте-зы барлыкка килде. Бу синтезда, һичшиксез, халыкчанлык һәм тормышчанлык принциплары өстенлек итте.
Тукай өстәтик карашлары белән якынлык һәм уртаклык тагын да Ф Пиавих фикерләрендә күренде. Тукай шиколл« үк, ул да татар әдобиятының халыкчан һәм тормышчан булырга тиешлеген беренче шарт итеп куйды. 1907 елда ук инде «Габдулла Тукаев шигырьләре» дигән рецензия ондә ул һәр милләтнең шагыйрьләре «шул халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дерес сурәттә аңлатучы» булулары турында язган иде Беренче нәүбәттә халык уй-тойгыларыя ачык, тулы һәм дөрес итеп чагылдыра алуы белән шагыйрь үа талантының дәрәҗәсен күрсәтә дигән критерий иде ул. Ф. Әмирхан, барыннан ла злек, чынбарлыкка иҗтимагый-объек- тиа караш булырга тиешлекне аңлап фикер йөртте: «Хакыйкатьтә тормыш алай пг генә катлы нәрсә түгел! Кешеләр, алвриың рухани тормышлары; сыйныфлар, аларнын тормышлары — һәммәсе шулкадәр күп төрләргә, күп фиркаләргә аерылалар ки, аларны озак вакытлар хосусый өйрәнгәннән сон гына яхшы янлап жнтхерә
‡ «Совет әдәбияты» журналы 1961 ел 1 сан 107 бит.
1 «Әльислах» газетасы. 1908 ел. 42 сан.
’ «Ан» журналы. 1014 ел. 18 сан. 335—336 битләр. | «Аң» журн-лы. 1913 7 саи 118 бит.
алсан да куанырга кирәк әле». («Мәдрәсәләрдә әдәбият дәресләре». 1913.) Шуңа күрә аның әдә-биятка да шушы ук позициядән карарга омтылышы сизелде. Ул тормышны өстәй генә, тик «милли күзлек» аша гына чагылдыруны каты тәнкыйть итте. Аныңча, әдәби әсәр нигезендә яткан төп идея иҗтимагый тормышка объектив, дөрес караштан үсеп чыгарга тиеш. Менә шул хакыйкатьне искә алмый язылган әсәрләргә Ф. Әмирханның мөнәсәбәте бик кискен булды. Бу яктан, мәсәлән, аның Я. Вәли драмасына бәясе бик характерлы: «Мондый олуг темалар,— диелә аның бер рецензиясендә.— хосусан, бөтен бер халыкмын, хәтта бер мәмләкәт- ней халәте ккътнсадиясеннәи (экономик хәлләреннән) килгән күренешләр хакында язылган драмалар социаль характерда язылырга вә асыл сәбәп булгаи яманлык. төрле тарафларыннан вә сәбәпләре белән тәфтиш ителеп (тикшерелеп), укучы күз алдында тәрсим ителергә (сыи- ляндырылырга) тиешләр. Әмма «Ачлык кушты» драмасы нәкъ шушы нәрсәләрдән мәхрүм— Менә шуңар күрә да минем бу теманы милли драмаларга гына сыймый торган бик зур нәрса диясем кило» («Ачлык кушты». 1908.) Ф Әмирхан 1909 елгы 25 февраль хатында да шушы ук фикерләрен дәвам иттерә: • Язарга да. ләкин дөньяда бер үк мисалы булмаган, берәүгә лә бер җәһәттән дә охшамаган типлар aaaprat Ул бнт минем Ярулла Вәли булып китүем дигән сүз. Ул бит. ханттан алынган нәрсә язмыйча. «Жанлы женаза»лар язу дигән сүз!»
Әсәрнең эчтәлеге һәм геройлары тормыштан алынган булырга тиешлекне Ф. Әмирхан игътибар үзәгенә куеп сөйләде. Шул яктан анык тагын Закир Һадиның «Җиһанша хәзрәт» әсәренә рецензиясе дә кызыклы «Монда Һади әфәнде татар мәгыйшәтенең ничек үзен- нәи-үзө «зур ишан хәзрәтләр» китереп чыгара икәнен бик дерес вә матур тае- аяр иткән...— ди ул.— Моның белән бәрабәр. Һади әфәнде китабының күп жя-
рендә объективизм саклап, ифрат вә мөбаләгаләрдән (арттырып җибәрүләрдән) ерак торадыр. Татар матбугатында бу сыйфат хәзергә кадәр бик аз табылганлыктан, шаян тәкъдир мәхассиннәрен- нән (игътибарга лаек эшләрдән) берседер». («Җиһанша хәзрәт». 1908).
Безнең әдәбиятта ул вакытларда нык сизелгән дидактизм һәм натурализм кебек күренешләрне куып чыгару өчен көрәшкәндә, Ф. Әмирхан реализм позициясеннән торып эш итте. Аның критерийлары әдәби әсәрнең тормыш чынбар-лыгына сәнгатьчә никадәр якын булу- булмавыннан чыгып алындылар. Бу моментка, мәсәлән, С. Рәмиевнең «Низамлы мәдрәсә» комедиясе уңае белән язылган рецензиясендә дә игътибар ителгән иде. Чынбарлыкның иҗтимагый әһәмиятле ягын күрә һәм чагылдыра белүне таләп итү белән бергә, Ф. Әмирхан әдәби геройны типиклаштыруның да мәгънәсен бил-гели. Бу урында Г. Камалның «Беренче театр»ына карата фикерләре гыйбрәтле: «Галиәсгар әфәнде бу әсәрен хосусый бер гаиләнең мәгыйшәтеннән альт язган булса да, урта буржуаз классның психологиясен бик яхшы төшенгәнлектән, комедиянең каһарманнарына бик оста сурәттә гомумият бирә вә. шулай итеп, бу кыска комедиясен гомуми, ярым «мөтәрәкъкый» купецларыбтәзпың мәгыйшәт вә дингә Назарларының (карашларының) бик тугры көзгесе итеп чыгарадыр». («Беренче театр». 1908.)
Днмәк, Г. Камал комедиясендәге геройларның типиклыгы аларның урта татар сәүдәгәр сыйныфы психологиясенә хас сыйфатларны дөрес һәм тулы чагылдыруында икән. Бу, һичшиксез, реалистик типиклаштыру концепциясе булып, Г. Камал иҗатының бик әһәмиятле ягын ачу иде.
Ф. Әмирханның төрле уңай белән әйтелгән фикерләрен әнә шулай бер нокта- гарак җыеп караганда, нәкъ реализм әдәбиятына тапкыр принципларның беренче планга куелуы күренә: объектив мөнәсәбәт җирлегендә чынбарлыкның иҗтимагый мәгънәсен тотып ала белү һәм шуңа нисбәтән геройларның, характерларның үз хәрәкәтен, үз үсешен, мөстәкыйль яшәешен күрсәтү, аларның чынбарлык закончалыклары нигезендә ачылуы — менә шундый иде ул прин-циплар. «АЧДЫК . KV/nn.j»Hbjw кяһяпмяи- нары күбрәК" үз телләре' белән'түгел. бәлки мөәллифнең (авторның) теле белән сөйлиләр. Шуңар күрә картиналары мәгыйшәттән алынса да, каһарманнар мәгыйшәттән алынмаган дияргә мәҗбүр булынадыр»,— дип язды Ф. Әмирхан югарыда искә алынган бер рецензиясендә. Әдәби геройның автор рупоры түгел, ә үз теле белән сөйләүче типик характер булу мәсьәләсен реалистик әдәбиятның бик әһәмиятле сәнгатьчә принципларыннан берсе итеп санавын Ф. Әмирхан III. Мостафаның «Фәүзия» хикәясенә ре-цензиясендә дә әйтте: «Каһарманнарыннан күп фәлсәфә сату таләп итмичә, мәгыйшәтне үз килешеннән үзгәртми күрсәтүне» тәкъдим итте ул бу әсәр авторына. Ф. Әмирханның туры мәгънәсендә критик реализмны яклавын да аның фикерләре арасында очрату кыен түгел. Бигрәк тә Гогольгә багышлы мәкаләсендә ул («Гоголь бәйрәме». 1909) бу рус язучысының бөеклеген аның тормышка тәнкыйть аша каравы белән бәйләп аңлаткан иде.
Гомумән, егерменче йөз башындагы татар әдәбиятын алдынгы дөнья әдәбияты традицияләре һәм эстетик принциплары яктылыгында алга җибәрү теләге күпләгән әднпләребезнең дикъкатен җәлеп итте. Рус һәм Европа классик язучылары мирасының зур тормыш вә халык белән бәйле булуын аңлап бәяләгән мәкаләләрнең татар матбугатында күпләп басылуы да очраклы хәл түгел иде. Аларның берсендә, мәсәлән. Лев Толстой «әсәрләре чын тормыштан алынып. тормышның бер төрлесе генә булмый, бәлки һәр сыйныф вә һәр классның төрле типлары вә төрле картиналары күрсәтелгән була» — диелде. Икенчесендә Лермонтов «үзенең Бапрон каһар-маннары илә шушы яшь Россияне ул вакыттагы Николай дәвере дип мәшһүр, иң кысынкы вә тар рамкалы дәверләрнең тырнагыннан котылырлык итеп тәрбияләде» 2,— дип расланды. Өченчесендә исә Тарас Шевченко, «безнең кебек мәх- күм бер халык эченнән чыгып, үзен һәм сүзен шул халык кайгысын ачык вә ачы рәвештә ифадә итү (әйтү), шулай итеп, аңа җиңеллеккә юл ачу хакында корбан
итте» ',— диелде һәм, ниһаять, дүртенчесендә инде: Гейненың «урынлы, искиткеч көчле сатирасы да — иске тормышка каршы ачылган сугыштыр§ ,— кебек фикерләр әйтелде. Болар шул ук вакытта татар язучылары яклаган эстетик фикерләрнең теп юнәлешен билгеләгән мисаллар итеп тә каралырга тиеш. Рус һәм донья әдәбият фәне казанышларын истә тотып, татар әдәби-эстетик фикерләрендә дә бнк әһәмиятле теоретик мәсьәләләр күтәрелә башлады. Рус тәнкыйтендә, беренче буларак, Белинский кин итеп яктырткан идеаль һәм реаль поэзия концепциясенә игътибар артты. Бу кон-цепциядән килеп, татар әдәбиятындагы реаль һәм идеаль башлангычларның урынын, әһәмиятен билгеләү юнәлешендә фикер йөртелде. Мондый фикерләр, һичшиксез, безнең әдәбиятта реализм һәм романтизм арасындагы тирән бәйләнешне, аларның синтезын аңларга омтылыш яралганлыгын да күрсәтә иде.
Гомумән алганда, әдәбиятның акрынлап «хыялдан хакыйкатькә, күк галәменнән җир тормышына таба» таряхи процесс кичерүе, *тормышның дөрес көзгесе булу» дәрәҗәсенә ирешә алуы турындагы карашлар татар әдәби тәнкыйтендә дә урын алдылар. Менә шуннан чыгып: «Хакыйкый әдәбият булса, тормышның, һичбер алдамый-иитми, бөтен яхшы вә яманын ачык итеп күрсәтә торган көзге булырга тиеш» дигән нәтиҗә ясалды.
Күп кенә татар классикларының нигездә реаль поэзия (әдәбият) концепциясен алгарак куеп фикер йөртүләренә боз берникадәр игътибар иткән идек инде. Моида мәсьәләнең төп куелышы реализмга бәйле икәнлеге шиксез. Дөрес, һәр очракта да реаль поэзия концепциясен гел туры мәгънәсендәге реализмга гына кайтарып калдырырга ярамый. Аның эчтәлегендә әле гомумән әдәбиятның чын-барлык, заман тормышы һәм халык белән бәйләнешен таләп итү мәгънәсе дә
' Г. Нбрвһнмов. Әдәбият мәсьәләләре. I960 «л. 69 бит.
' Ф. Сәйфи Казаклы. Тәрҗемә бабында тәҗрибәләр «Аң» журналы 1914 ел. 4 сан 85 бит
• Җ. Волнди. Татар әдәбиятының 6а- рышымОренбург. 1912 ел. 9 һәм 84 битләр.
бар. Шуяа күрә прогрессив романтизм тарафдарлары да реаль поэзия концепциясен үзләренә чит күрмәделәр, һәм, киресенчә, реаль поэзия тарафдарлары идеаль поэзияне, конкретрак әйткәндә, романтизмны да кире какмадылар, әмма алар аның җирдән, конкрет тормыштан һәм җанлы реаль кешедән
1 «Йолдыз» газе1асы. 1913 ел 17 март саны.
аерылганына теләктәшлек тә итмәделәр.
Шул ук реаль һәм идеаль поэзия концепциясе белән тыгыз бәйләнештә, адд- биятта типиклык нидән гыйбарәт, дигән сорауга да җавап бирелде. Әдәби әсәр •бер-беренә иң моһим нокталарда охшаган берничә күренеш яки бер горуһ (төркем) кешенең барысында да табыла торган гомуми сыйфатларны ала да шул сыйфатларны күренешләрдән булган бер күренеш яки кешеләрдән булган бер кеше кыяфәтенә кертә вә шул кыяфәткә үзе җан бирә, а*<ы тәмам терек бернәрсә итеп ясый... Менә шушы кыяфәтне аурупалылар (европалылар) «тип» дип атыйлар... Типларны шагыйрьләр тор-мыштан алалар. Адәм балаларының бу дөньядагы тормышы җәниәтел фирдәвес тә булмаганга күрә, анда якты вә күркәм яклар да вә караңгы, былчырак яклар да бар. Шуңар күрә аның шигырьгә ике ягы да керә» ',— шикелле фикерләр инде очраклы булмадылар. Ләкин, шу-ның белән бергә үк, егерменче йоз башы татар тәнкыйтендә сәнгатьчә объективлыкны һәм типиклыкны автор тенденциозлыгыннан. идея позициясеннән тәмам битараф итеп карарга теләүләр дә ачык сизелеп калды: «Әдәбият нәфисә донья эшләрен үзенә асла гарыз (һич максат) итә алмый. Әдәбият иәфисә ях-шылыктан, яманлыктан катгый назар (кискен караш) белән тормышны ва- кыйгъдагы көенчә безгә күрсәтә дә бирә. Безне яхшылыкка да, яманлыкка да өндәми. Теләсәк — яманлыкка әверелеп китәбез,— анысы инде безнең эш» Ә1> би әсәр һәм әдәби герой язучының шәхси, субъектив ниятләреннән бөтенләй ирекле булырга яки алардаи читтә торырга тиеш, дигән мондый таләп, әлбәттә, художникның идея тенденциозлыгын инкарь итүгә һәм «сәнгать — сәнгать очеи» дигән карашка китереп чыгара иде.
Болар икесе дә ахыр чиктә сәнгатьнең һәм әдәбиятның иҗтимагый идея функциясен кире кагу гына булырга мөмкин.
2
1905—07 елгы рус революциясе чигенгәннән сон, бнгрәк тә 1908 елдан башлап. татар әдәбияты тирәсендәге тәнкыйть фикерләре үсә, катлаулана барды. Бу — табигый хәл иде. Революция вакытында күтәрелеп калган әдәби хәрәкәтне һәм фикер уянышын туктату мөмкин түгел иде инде.
Беренче рус революциясеннән сон татар язучылары арасында үткәннец тәҗрибәсен аңлау, кабаттан күздән кичерү һәм бүгенгегә, киләчәккә караш ташлау көчәйде. Әлбәттә, мондый карашларның күпчелек өлеше милли культура һәм сәнгать мәсьәләләренә бәйләнгән иде. Бу яктан караганда, замандаш әдипләре арасында бигрәк тә Г. Ибрзһимовның әдәби-эстетик карашлары торган саен эзлекле һәм системалы булып мәйданга чыгуы күзгә бәрелде. Әйтергә мөмкин ки, нәкъ аның әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә социалистик революция алдыннан булган катлаулы чорнын үзенчәлекле эстетик концепцияләре принципиаль һәм каршылыклы яклары белән чагылып калды. Шул замандагы әдәби хәрәкәтебезнең торышына карата да, аерым язучылар иҗаты уңае белән дә һәм махсус рәвештә әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышлап та, Г. Ибраһимов байтак җитди фикерләр әйтте, кызу гына бәхәсләр кузгалуга сәбәпче булды. Шундыйлардан берсе итеп, аныц 1913 елда Оренбургта басылган «Татар шагыйрьләре» дигән очеркларын санарга мөмкин. Монда Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд кебек шагыйрьләр турында бик кыю фикерләр язылган иде.
Бу китапта Тукай өченче шагыйрь буларак тикшерелсә дә. безнең аны беренче итеп телгә алуыбыз очраклы түгел. Г. Ибраһимов 1910 елда «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә: «Хәзер шигырь мәйданында нң шәүкәтле һәм галәбәле (иң күренекле) рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки: татар шагыйре диелүгәчә укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүт була* (күз алдына ба-са),— дип. зур бер дөреслекне икърар иткән иде. Ләкин бу фикерләрдән соңгы берничә ел эчендә аның хосусан Тукайга һәм гомумән татар поэзиясенә мөнәсәбәте кискен үзгәреш кичерде. «Татар шагыйрьләре» — әнә шундый үзгәрешнең гаҗәп каршылыклы булган һәм авторның үзен байтак вакытлар дәвамында шәхси яктан да авыр хәлгә кунган мисаллардан берсе. Чөнки Тукай шәхесен ихтирам иткән һәм аны татар поэзиясенең кояшы дип санаган күп кенә әдип-ләр Г. Ибраһимовның замандаш шагыйренә мөнәсәбәте кинәт үзгәреп китүен авыр кабул иттеләр. Алай гына да түгел, хәтта аны бөтенләй кире кактылар, килешергә теләмәделәр. Социалистик революциядән соң да әле Ф. Бурнаш һәм башка күренекле язучыларның Г. Ибраһимов белән булган шәхси һәм әдәби мөнәсәбәтләрендә шул фактның кире тәэсире үзен сиздереп торды.
Соңгы еллардагы тәнкыйтьтә, Г. Ибра- һпмовның эстетик карашларын тикшергәндә, аеруча бер тезиска басым ясап сөйләү күзгә ташлана. Ул да булса, егерменче йөз башы татар әдәбиятында нык сизелгән дидактизмга, үгет-нәсихәтчелеккә һәм натурализмга каршы көрәш мәсьәләсе. «Ибраһимов матбугатка чыккан елларда,— ди М. Хәсәнов,— әдәби тәнкыйть алдында әдәбият мәйданын күп торле чүп-чардан тазарту, халыкның эстетик зәвыгын үстерү, укучыларда чын сәнгать әсәрләрен халтурадан аера белү сәләтен тәрбияләү бурычлары тора иде. Һәм ул, җиң сызганып, шуларыы үтәү эшенә керешә дә« '.
Мәсьәләнең болай куелышы нигездә дөрес, әлбәттә. Чыннан да. 1905—07 елгь! революциядән соң татар әдәбиятының алдынгы вәкилләре үткәннең искергән бер традициясе булган үгет-нәсихәт әдәбиятына һәм стиленә һөҗүм башладылар. Әдәбиятның бурычы — коры акыл сату һәм әхлакка өйрәтү түгел, ә тормышны һәм кешенең уй-тойгыларын сәнгатьчә сурәтләү днп аңлау тамыр җәйде. Бу, һичшиксез, татар әдәбиятында һәм тәнкыйтендә эстетик фикер үсешенең бер әһәмиятле сыйфатын күрсәткән яңалык иде. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек әдипләрнең карашларында мондый тенденция бик ачык гәүдәләнде. Г. Иб- раһямоз та шул тенденциягә теләктәшлек итте. Ул да татар әдәбиятын чын мәгънәсендә алдынгы һәм югары сүз сәнгате итеп күрергә теләде, шуныц өчен караш башлады. Тукай иҗатының беренче елларындагы дидактизмга һәм тел чуарлыгына аның әнә шул позициядән торып һоҗүм итүендә, әлбәттә, билгеле бер хаклык бар. Ләкин Тукай иҗатына манәсәбәтендә шуның белән генә чикләнеп, шагыйрьнең аннан соң зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән поэзиясен Г. 116- раһимовнын күрми үтүе артык тенденциозлык һәм субъективлык булды. Аның эстетик карашларында Тукайга мөнәсәбәттә генә түгел, гомумән әдәбиятны, сәнгатьне аңлауда икенче төрлерәк критерийларның өстенлек ала баруы күренде. Ул критерийларның байтак өлеше сәнгатьтәге идеаль һәм субъектив баш-лангычларны романтик рухта аңлауга кайтып кала иде. Әлбәттә, алар кинәт кенә килеп чыкмадылар, ә язучының элеккерәк язылган мәкалә һәм әдәби әсәрләрендә сизелә башлаган карашлары торган саен ачыграк, калкурак төс алуыннан гыйбарәт иде. Мәсәлән, аның ♦Әдәбият мәсьәләләре» (1910) дигән мә-каләсендә мондый юллар бар: «Ул (шагыйрь. Г.
А'.) безгә назик вә мөәссир (тоэснрләндерүчән) хисләр, гали моң. матур ләүхәләр (сурәтләр) түксен! Безгә гади күренгән нәрсәләрне бөтенләй башка итеп күз алдыбызга салсын. Шуның өчен дә истнгьдатлары (талантлары) икърар кыйлынган (танылган) олуг ша-гыйрьләрнең хакыйкый шигырьләрендә табигатьнең моң, мөәссир вә матур ман-заралары. үзенең хиссияте шәхсиясе, әүлахы руханнясе (рухи сурәтләре) мөһим урып тоталар». Нәкъ шушы фикерләр «Татар шагыйрьләре» нец үзәк бер концепциясе булып оверелә дә инде. Ә бу концепция, әйткәнебезчә, үзенең асылы белән романтизмга барып тоташа. Шагыйрь, художник кеше рухының башкаларга билгеле булмаган яшерен, нечкә сыйфатларын чагылдырырга һәм аның сәнгатьчә таланты тумыштан ук булырга тиеш, дигән караш алга этәрелеп, моның нигезендә романтизм яклаган субъективизм, шәхесне идеаллаштыру ята. Г. Ибраһнмов фикорсичә, Тукай поэзиясе мондый сыйфатлардан мәхрүм. Ул җырлаган yl-тойгылар аның үз шәхси, субъектив дөньясыннан түгел, и һәркемгә билгеле дөньядан — газам халык арасыннан килә. Туканның, ди Г Ибра- һимов, «менә мин» дип аерырлык җан вә йөрәге юк Гүя аның җав вә йөрәге мөмтаз (үзенә хас) шэхсиятлелектэн мәх-рүм яратылган. Аның һәммә тойгысы, һәммә әфкяре (фикерләре), мәелләре (теләкләре) артык гомум, артык гам» (халыкныкы).
Ә менә С. Рәмнев белән Дәрдмәидбары үзләренә хас уй-тойгыларын гына җырлыйлар. Аларның күпчелеккә, гавамга аңлашылмаулары, мин-минлеккә (индивидуализмга) һәм төшенкелеккә бирелүләре һнч кимчелек яки гаеп түгел, ә ша- гыйрьлекләренец үзенчәлеге, оригиналь сыйфаты гына. Мондый карашка объектив бәя бирсәң, реалнетнк-халыкчан поэзия белән романтик-иидивидуалнетик поэзияне кара-каршы куеп, Г. Ибраһнмов соңгысын яклый дигән нәтиҗә чыгару һнч кыен булмаячак. Ләкин Г. Ибраһи- мовнын Тукайга мондый мөнәсәбәте аның иҗатындагы халыкчанлыкны һәм реализмны кире кагудан түгел, ә үзенең романтик карашларын ничек тә булса расларга һәм өстен итәргә теләвеннән килә иде.
Гомумән караганда, Г. Ибраһимовныц «Татар шагыйрьләре»ндә һәм аннан соңгы мәкаләләрендә язучының үтә индивидуаль йөзе, үз стиле булырга тиешлеген яклавы, беренчедән, моңа кадәр татар әдәбиятында нык ензелгәв дндактизмның бик шаблон, стандарт һәм төссез стиленә каршы булса, икенчедән, ул романтик шәхеснең үзенчәлегенә, гадәттән тыш булуына басым ясарга теләү белән дә бәйләнгән иде.
Шагыйрьнең, сәнгатьнең тормышка һәм халыкка мөнәсәбәте мәсьәләсендә дә Г. Ибраһнмов бер ноктада гына туктап калмады. Бик тиз арада аның бу карашларында да тирән үзгәрешләр барлыкка кнлдз. Ә болар үз нәүбәтендә язучының алдынгы татар һәм рус әдәбияты традицияләренә, тәҗрибәләренә аеруча игъти-бар итә башлавыннан һәм рево.тюцнон- демократик идеалларының ачыклана ба-руыннан аерылгысыз иде. Бигрәк тә «Татар шагыйрьлэрс»ннән соң чыккай мәкаләләрендә Г. Ибраһимов рус классик әдәбнятыныц тормыш һәм халык белән бәйләнешенә нык игътибар итеп сөйләде: «...Халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аныд авыр хәятына бер нур, бер җиңеллек бнрүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән рус әдәбиятының бетен дөньяда мөмтаз вә мөстәсни (үзенчәлекле һәм аеруча) урын тотканлыгы мәйдандадыр,— диелгән иде аның 1913 елгы бер мәкаләсендә.— Рус әдәбиятыннан үз кайгысына бер җиңеллек көтә. Шуңа күрә дә хәзер башка халыкларда бик киң урын тоткан «сәнгать өчен — сәнгать» мәсләген рус моңарчы аңлый алмады, әле дә аңламый һәм аңламас та. Чөнки ул аңа табигате белән үк салих (теләктәш) түгел. Авың һәр әдибе иң элек үзен халыкның угылы итеп хнс кыла, язу дигән сүздән рус ХӘЯТЫНЫҢ авыр яраларына шифа эзләү дигән мәгънәне аңлый» '. Монда, гаҗәп бер ачыклык һәм төгәллек белән, рус әдәбиятының ни өчен халыкчан булуы турындагы сорауга җавап бирелгән.
«Шагыйрь һәм халык* проблемасын да Г. Ибраһимов уз эстетик эзләнүләренең үзәгенә куярга омтылды. Дөрес, моны аңлауның үзенчәлекле романтик төсмерләре бар иде. Әмма аның асыл мәгънәсе шул ук демократик, реалистик әдәбият җирлегеннән үсеп чыкты, һәм Г. Ибраһимов аны үз әдәби-эстетик ыша-нычларының бер теоретик терәге итеп формалаштыра алды. Бу яктан аның Т. Шевченкога багышланган «Каһарман шагыйрь» (1914) дигән мәкаләсе аеруча әһәмиятле. Бу мәкаләдә «шагыйрь һәм халык* проблемасының искиткеч җанлы мисалы, боек бер образы күз алдына бастырылган.
Шул рәвешчә, Г. Ибраһимов эстетик фикерләрендә әдәбиятның, сәнгатьнең үсеше һәм роле мәсьәләсен язучының, художникның халыкка, заманга, азатлыкка һәм тормышка мөнәсәбәте белән бәйләнештә карарга омтылыш көчәя барды. Хәтта яңа сәнгать методының төп юнәлешен билгеләгән критерийларны табарга теләү дә шул ук ноктага төбәлгән иде. Һичшиксез, бу урында Г. Ибраһн- мов карашлары татар әдәбияты һәм тәнкыйте дөньясында барган үзгәрешләр белән тыгыз багланышта булдылар. Мәсәлән, шул ук «шагыйрь һәм халык* мәсьәләсен алып карасак кына да, бу багланышның күпме тнрән икәнлеген конкрет күрә алырбыз. Тукай үлгәннән соң, аңа багышлап, байтак мәкалә һәм истәлекләр басылды. Аларның күпчелегендә шагыйрьнең халык белән бәйләнеше, аның ни өчен халык шагыйре булуы турындагы фикерләр үзәк урынны алды. Әйтергә мөмкин ки, нәкъ Тукай шәхесе һәм иҗаты тирәсендә «шагыйрь һәм ха-лык» проблемасы үзенең бөтен принци-пиальлеге белән куелып, күпләрнең игътибарын биләде. Мисал өчен Ф. Әмирхан, Җ, Вәлидн һәм Г. Газиз мәкаләләрен генә искә төшерү дә җитә. Боларда, Тукай үлгәннән соң беренче мәртәбә дияргә мөмкин, аның халык шагыйре булуы яхшы ук тулы һәм төгәл бәяләнде, Г. Ибраһнмовнын «Татар шагыйрьләремдәге концепциясен кабул итмәү күзгә бәрелеп торды. «Татар шагыйрьләрен»- нән соң Г. Ибраһнмовның «шагыйрь һәм халык* мәсьәләсенә карашы үзгәреп китүен бигрәк тэ Тукай мирасы тирәсендәге фикер көрәшеннән һич тә аерып карап булмый. Тагын да Г. Ибраһимов- ның һәм художник, һәм тәнкыйтьче буларак кыюлыгы шул нде: бигрәк тә унынчы еллардан соң татар әдәбиятына үтеп керә башлаган эстетлык һәм индивидуализм настроениеләренә каршы ха- лыкчанлыкны яклау белән бергә, ул реализм турында да үз фикерләрен ачык итеп әйтергә омтылды. Аның 1915 ел башында басылган бер мәкаләсендә шундый юллар бар: «Мөхәррир я матур вә мәгънәле хыял язсын, яки үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдына ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга — һич булмаса, шуны бер мәсьәлә нтеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен! Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр» '.
Мондый карашларның оскэ чыга баруы, әлбәттә, Г. Ибраһнмовның фәкать уз шәхси әдәби-фнкрн үсеше, эволюциясе булып кына кала алмый иде. Монда,
' «Тормыш» газетасы. 1915 ел. 27 февраль саны.
беренчедән, язучының алдынгы әдәбият тәҗрибәсен тагын да тирәнрәк итеп аңлавы уңай роль уйнаса, икенчедән, ил остенэ, халык естенә төшкән тарихи авырлык һәм фаҗигаләр дә хәлиткеч тәэсирләрен ясадылар. Беренче империалистик сугыш еллары аның субъектив- романтнк иллюзияләрен бик нык какшатты. «Сәнгатькәр (художник) йөрәгеннән халык йөрәгенә тугрыдан тугры юл салу» ** кебек зур мәсьәлә аны да борчый иде. Болар һәммәсе Г. Ибраһнмовның торган саен Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Камал һәм Ш. Камал кебек реалист әдипләр иҗатында нык тамырланган эстетик карашларны яклап, уртаклашып фикер йөртүе турында сөйләде.
Шуның белән бергә үк, Г. Ибраһимен- пың әдәбиятны, сәнгатьне аңлавы тагын да катлауланып һәм каршылыклары кискенләшеп үсүендә дәвам итте. Бу яктан аның 1915 елда басылган сәнгать «Альбомы»иа («Сәнаигы нәфнсә мәҗмугасы» на) язган кереше алдынгы татар әдәби фикеренең көчле бер теоретик чагылышы, эстетик декларациясе булды дияргә мөмкин. Бу әсәр, тарих искиткеч авыр һәм канлы фаҗигаләр кичергәндә, сәнгатьнең язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында борчылып уйланулар белән үтәдән-үтә сугарылган иде.
•Альбом»да Г. Ибраһнмовның игътибарын җәлеп иткән мәсьәләләрдән берсе — сәнгатьнең кеше тормышында ни очен, нинди ихтыяҗ аркасында барлыкка килүе. Аның фикереичә, сәнгать әсәре кешегә, аның аңына һәм тойгысына табигатьнең һәм тормышның тәэсир итү нәтиҗәсе булып, сурәт формасында мәйданга чыга. Ләкин язучы моңа нҗтима- гый-тарихн факторлардан килеп карау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән иде әле. »Сә- нангы нәфисәнең асыл туышы — иштә шулай эчке теләк буенча табигый рәвештә килеп чыгадыр Анда тышкы максатлар булмый, ул бернәрсәгә хезмәт- фәлән теләми, ул — сәнгатькәрнең рула- нн галәменең матди сурәттә гәүдәләнүеннән гыйбарәт» («Альбом», 18 бит). «Әдәбият исә адәмнең хисси вә хыялый эзләнүдән, боларның азык сорауларыв- нан туды. Адәм табигатендә аһәң вә музыкачылык бар. Назымның (шигырьнең) тууы, шөбһәсез, табигатебездәге музыка куәтеннәндер» ', кебек карашлар Г. Ибраһнмов эстетик фикерләренең нигезендә яталар әле. Болай сәнгатьне художникның саф рухи теләкләрен чагылдырган субъектив күренеш иттереп чикләү шул ук романтизмга кайтып кала. Алай гына да түгел, мондый карашны реализмга чит башка әдәби
** Г. Ибраһнмов. Әдәбият дәресләре.
Казан. 1918 ел. 78 бит
1 «Аң» журналы. 1918 ел. 4 сан. 69 бит.
‘ Г. Ибраһимов, Әдәбият дәресләре. 60 бит.
агымнар да кире какмыйлар. Ләкин дә Г. Ибраһнмовның романтик идеализмы сәнгатьнең, әдәбиятның һич тә иҗтимагый ролен инкарь итүгә юнәлтелмәде. «Альбом»га язган кереш мәкаләнең буеннан буена сәнгатьнең кеше тормышындагы әһәмиятенә игътибар итәргә омтылыш һәм сәнгать әсәренең барлыкка килүендә реаль җирлек булуын төшендерергә теләү сизелеп тора: «Хәят вә табигатьтәге көчләрнең бәрелешүеннән вөҗүткә (барлыкка) килгән нинди булса бер хадисә (вакыйга) сәнгатькәрнең йөрәгендә бер тәәссер (тойгы) унгата. Бу тәәссер — туачак сәнаигы нәфнсә әсәренең орлыгыдыр» («Альбом». 18 бит).
Шулай да, Г. Ибраһнмовның «Аль- бо솆дагы мәкаләсе авторның гына түгел, гомумән алдынгы татар әдэбя-эстетик фикеренең билгеле дәрәҗәдә үсешен күрсәтү белән бергә, анда әле романтизм концепцияләренең үзәгендә торгав сәнгать культы, ягъни сәнгатьне, әдәбиятны идеаллаштыру кебек карашлар да ярылып ята иде: «Мнллиятнец тамырларын халык йөрәгеннән мәңге суырылмас мәртәбәдә тирәнәйтә алу — тнк милли музыка, мнлли сәнаигьның могҗиз (сихерле) куәте аркылы гына мөмкиндер» («Альбом». 29 бит), һәр халыкның сәнгатен аныц тик үзенә генә аңлашыла торган серле дөньясы дип карау, милләт язмышын шул серне саклый яки саклый алмау белән генә чикләү, әлбәттә, мәсьәләнең зур тарихи иҗтимагый ягын әле то- шенеп җитмәүне күрсәтә иде.
Шунар да карамастан. Г. Ибраһнмов эстетик фикерләрендә безнең демократик әдәбиятка хас халыкчанлык принциплары өскә чыкты. Бу халыкчанлык критик реализм традицияләрен романтик идеаллар белой баету, рухландыру, үстерү Мәгънәсендә күз алдына китерелде. Нәкъ шул халыкчанлык идеаллары җирлегендә критик реализм белән прогрессив романтизмның эстетик уртаклыгын, якынлыгын табарга омтылыш та ята иде. Әнә шундый омтылышта инде без социалистик революция алдыннан татар әдәбиятында урын алган романтик реа-лизмның яралгылары бар иде дин уйлыйбыз.
Татар әдәбиятында романтизм булырга һәм үсәргә тиеш дигән караш торган саен көчәйде. Әлбәттә, мондый караш та бер төрле генә булмады. Әгәр дә Г. Ибра- һимов шикелле әдипләр романтизм белән реализм арасындагы якынлыкны эзләү юнәлешендә барсалар һәм актив романтизмны алга этәреп, аныц донья әдәбиятындагы прогрессив традицияләрен кабул итүне кирәк тапсалар, кайбер әдипләр исә Көнбатышка бәйләнеше, теләктәшлеге булмаган «Көнчыгыш романтизмымнан һич тә аерылмаска тиешле саф •милли романтизм» турында да сөйләделәр. Мәсәлән, Н. Думави чыгышларында шундый тенденцияләр ачык сизелде. Хәзерге чорда татар культурасының язмышы Көнчыгыш беләнме әллә Көнбатыш беләнме бәйләнгән, дигән сорау тирәсендәге бәхәсләргә кушылып, Н. Ду- мавв татар әдәбиятында «Көнчыгыш (шәрык) рухы» өстенлек итәргә һәм шул рух милли романтизмның да асылында ятарга тиеш, дигән караш белән чыкты. Аныц фикеренчә, борынгы үзенчәлек һәм патриархаль иркенлек рухы татар әдәбиятында да романтизмга азык бирәчәк
Фәнгә, акылга һәм, ниһаять, цивилизациягә чит хыял дөньясына чумган, шунда үзенең милли сафлыгын һәм үзенчәлеген табарга тиешле идеалистик сәнгать концепциясе, әлбәттә, татар әдәбиятындагы романтизмның актив юнәлеше-нә, андагы реализмга каршы килеп, ул рус һәм Европа әдәбиятларындагы югары художестволы казаныш-традицияләрнец ролен инкарь итүгә һәм, ахыр чиктә, декадентлык сазлыгына алып бара иде. Шуңар күрә татар әдәбиятының алдынгы вәкилләре мондый карашлар белән килешә алмадылар. «Шәрыкка да материа-
1 Н. Думави Шәрыктан гарепкә мөнәсәбәте белән. «Аң» журналы. 1916 ел. 9 сан. 158 бит. лизм керәчәк. Материализм хөкем сөргәв җирдә иске шәрыкка урын юктыр»•_ «Безнең әдәбиятыбыз да гареп эзенә таш- те. Гомуми мәдәният агымыннан аерылып, үзебезгә бер юл тотуның мәгънәсез- леге ачык мәгълүм булганга, табигый, моңа шатланабыз гына‡‡ — диделәр алар һәм тарихи чынлыкның, заруриятнең котылгысыз икәнлеген расладылар.
1912—1917 еллар арасында күтәрелеп киткән милли хәрәкәт идеяләре әдәбиятта күбесенчә романтизмга бәйләнештә калку булып гәүдәләнде. Бу очракта инде татар культурасының, әдәбият һәм сәнгатенең үзенчәлеген тәэмин итү һәм үстерү очеи кирәкле җирлекне, барыннан да элек, романтизм белән бәйләп карау тагын да көчәйде. Г. Газиз, мәсәлән, Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романына язган рецензиясендә: «Хәзер безнең милли хисебез куәтләнгән, милли музыка, халык җыры
‡‡ «Аң» журналы. 1913 ал, 11 сан. 191—192 битләр.
вә музыкасына әһәмият биргән, үзебезнең үткән көннәребезне артыбызга борылып карый баш-лаган бер заманыбыз,— бездә ник романтизм булмасын?» 3 дигән иде. Шул рәвешчә, романтизм — милли азатлык идеяләренең сәнгатьтәге төп бер гәүдәләнеше итеп карала башлады.
Бигрәк тә унынчы еллар дәвамында татар әдәбиятында зур гына урын алган табигать, мәхәббәт һәм музыка культы да романтизмның бик характерлы эстетик билгесе буларак күтәрелеп, активлашып китте. Бөтен дөнья романтизмының яратылышыннан ук килә торган бу культ гадәттә милли азатлык идеалы белән рухланган шәхеснең эчке гармониясен, иреген һәм бөтенлеген күрсәтә торган сыйфат итеп күз алдына китерелде. Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» һәм «Табигать балалары» кебек әсәрләрен генә алып карасагыз да, табигать, мәхәббәт һәм музыка кулыгының никадәр зур роль уйнавын ачык тоярсыз. Хәтта реализм позициясендә нык басып торган М. Гафури шикелле язучы да нәкъ шул елларда бу романтик культка теләктәшлек итүдән һәм аның белән мавыгудан читтә кала алмады.
Мондый фактларда күп кенә милли әдәбиятлардагы романтизмга охшашлык, уртаклык чагылып, гомумән татар әдәбиятының үсешен билгеләгән зур бер тенденция урын алса да, шул ук вакытта аныц байтак каршылыклы һәм милли чакләнгән булуын да нстә тотарга кирәк. Аңарда социаль башлангычны мнллплек исәбенә сыекландыру, төссезләндерү көч- лө булып, заманның зур тарихи процессыннан читтәрэк тору куркынычы да бар иде. Чынбарлыкның каршылыкларын һәм драмаларын чагылдыру әдәбиятның топ бурычы дип караган язучылар, әлбәттә, мондый тенденцияләргә каршы чыктылар. Чөнки зур тарихн чынлыктан читләшү безнең әдәбиятта, Ф. Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, «эшсез, фикерсез, истибдат (изү, кысу) вә әхлаксызлык белән гомерләрен уздырган ханнарны мактап вә ул заманнарда ботен татар әллә нинди бер рәфаһняттә (рәхәтлектә) булган шикелле итеп, шул вакытларны сагынып утыру» шикелле, тупас һәм мәгънәсез милләтчелек чиренә юл куй-ды («Үги балалар». 1908).
Югарыда сойләнгәннәрне тулаем алганда, егерменче йөз башындагы татар әдәбн-эстетик фикерләренең күпчелек өлешенә халыкчанлык белән тормышчан- лыкны һәм реализм белән романтизмны милли әдәбиятның төп юнәлешләре итеп карарга омтылыш хас булды, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Әмма бу омтылышта башлыча өч тенденция барлыгы да төс-мерләнде: болар — туры мәгънәсендә реализмга юнәлеш, реализм белән романтизмның якынлыгын табарга теләү һәм фәкать милли романтизмны гына өстен итәргә тырышу кебек тенденцияләр иде. Әдәби-эстетнк агымнар буларак, аларның өчесе дә үзара тыгыз мөнәсәбәттә мәйданга килделәр, бер-берсенә теге я бу төстә тәэсир иттеләр һәм каршылыкка да керделәр. Менә шул процесста өстенлек алып, җиңеп чыгарга тиешле һәм заманга лаеклы иҗат методы өчен көрәш татар әдәбиятының төп юнолешен билгеләде.