Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ— ШАГЫЙРЬ ЯЗМЫШЫ


Шагыйрь Сибгат Хаким балан тәнкыйтьче Талгат Галиуллин аңеамасе
Тәнкыйтьче: Сибгат ага, мин Сезне иҗат процессы, хәзерге поэзия һәм әдәби тәнкыйть турында фикер алышырга чакырам. Татар совет поэзиясендә кырык елдан артык эшләп килгән шагыйрьнең әлеге мәсьәләләргә карашы укучылар ечен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Сезнең бәген иҗатыгыз буенча сузылып килгән һәм кайта-кайта уйлана торган үзәк темаларыгыз бар Ленин һәм илебез халыклары язмышы. Тукай, Җәлил, Вахитов, Ибраһим Иосфи— ягъни шушы халык улларының батырлыгын, үлемсезлегән җырлау. Ьеек Ватан сугышы. Ниһаять, киң мәгънәсендә заман темасы. Минем ачыклыйсы килгән фикерем менә нинди Сезнең иҗатта бүгенге чынбарлык үзәк урынны алып торса да, гадәттә, ул үткәннән һәм киләчәктән аерым булып, <>саф килеш» яшеми. Аңа әледән-әло Бөек Ватан сугышы килеп кушыла. Әйтик. «Үрләр аша* поэмасы. Бу хәл сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә тойганнан түгелме! Әгер шулай булса, бу теме, бәлки, яшьлек хисе кебек, әсәргә сезнең ихтыярдан башка, үзе килеп кередер! Әллә сугыш гражданлык һәм патриотлык тойгыларын үлчәү бизмәнеме! Кеше рухының олылыгын һәм боеклоген чагылдыруның отышлы бер чарасымы!
Шагыйрь: һәр шагыйрьнең яраткан үз темасы була. Минем иҗатта, Сез әйткәнче Ленин зур урын алды. Тукай, Вахитов. Желил, Ибраһим Йосфи турында язылган поэмаларым, шигырьләрем, җырларым бар. Ни ечен алар турында! Мин, шагыйрь буларак. поэзиядә беренче чиратта кеше эзләдем. Халык алдында намуслы, вакыйкать- кә турылыклы булган кеше эзләдем дигәч, махсус шундый максат куел эзләгән шикелперәк тоела. Юк, алай түгел. Эзләнү, борчылу сүзләре миндә һәрвакыт бер тирәдә йери. Заман, чор үзе тудырган борчулар. Жандагы тынгысызлык. Жан чвгыш- тырз, үлчи, бизмәнгә салын карый, үткәннән һәм бүгенгедән эзли. Тукай турындагы беренче поэмаларым моннан угыз ел элек язылганнар. Күңел һаман әле Тукайга кайта.
Өем тыныч. Аккош күле тыныч. Өч гомерен виың яшәп җирдә
Тыныч түгеп ннгә бу җаным! Чагыштырыр эшем бармы соң!
Чорны чорга якын куеп карыйм. Җырны җырга якын куеп карыйм,
ВеҗданынЬ аның — веҗданым! Намусына аның — намусым.
Зйтер'э теләгән фикеремне шушы юллар тизрәк аңлатыр кебек.
Туквй телгә алынгач, тагын бер нәрсәне әйтеп үтәсе килә. Тукай миндә идеаль образ булып калды Аңа табынган кебек мин бер шагыйрьгә дә табынмадым. Башка шагыйрьләрне мин галанты эчен еибет язганы ечен яраттым. Тукай мине халык рухына алып керде үз җиреме үэ телеме бик нык бәйләде, аның бәйләп тота торган ниндидер кече бар Тукайлар минем ечен бары тема гына түгел..
Ватан сугышы темасы... Әйтерсең мин үзем эзлеп тапкан аны. Ватан сугышы үзе тартып кертте мине. Ил язмышы, халык язмышы Башта язмыш Темалар соңыннан туалар Зур вакыйгалар күңелдә озак саклана Кешеләрне мин сугышка кадәр дә азмы-күпме белә идем Шулай да халыкны чыи-чынлап сугышта таныдым Читтән күзәтеп түгеп, үзе белән бергә булып, арасында булып, авыр вакытта, иң кыен вә- кыттә. Халыкның җаны, характеры бетеи матурлыгы, бетен байлыгы белән киң итеп ачылган чакта... Минем бәхеткә, сугышның миңа баштагы — безнең ечен артык гә-
гаплы чорын гына түгел, аның биек ноктасын, халыкны җиңү менбәренә менгән нөннәрендә күрергә туры килде. Дуга сугышларын мин менбәр итеп күз алдыма китердем. Ник? Белгород тирәсендә ак таулар.. Июль кояшы... Илнең куәтен күреп күтәрелгән күңел Романтика. Әйбәт, җирлекле батырлыктан калыккан романтика, абстракт түгел. Мин сугышта разведчикларны күп очраттым, ихтыярларына, батырлыкларына сокландым, кайвакыт жәлләдем... Ләкин алар үзләренең шушы коточкыч авыр, кыен хезмәтләрен бернәрсәгә дә алыштырмыйлар. Аларга адым саен үлем белән басып торган шул тынгысыз разведка ошый... Романтика ул тирәндә, кеше күңелендә, олы вакыйгалар эчендә.
Тәнкыйтьче: Батырлыкны романтика тудырамы, әллә батырлык романтиканымы?.
Шагыйрь: Сугыш чоры ул минем яшьлек тә. Әдәбиятка яңа килгән йөзләгән яшьләр, аларны рухландыручы Җәлилләр, Кутуйлар . Заман рухы булып шулар әсәрләремә барысы бергә керә Күңелдә һәрвакыт сүзгә күчеп җитмәгән тонык тойгылао яши. Әрәмәдән агып яткан инеш кебек. Төбендә таш, ком, үлән... Көн яктысы да шунда, хисләрең дә шунда .. Заман, патриотизм, гражданлык хисләре.. Мин аларны тоям, ләкин бары да кешеләрне сагынудан башлана кебек. Шигырь итеп карыйм, җыр итеп карыйм, поэма итеп... Язмаларга күчәм. Кешеләрне сагынудан хисләрнең дулавы ул. Кешеләр, кешеләр... Язучыга олы биография кирәк, гомеренең ахырына чаклы җитә торган тормыш биографиясе. Шуңа күрә мин хәзер шагыйрьне бер-ике җыентык белән түгел, үткән юлы белән үлчим™
Тәнкыйтьче: Бер тәнкыйтьче, ялгышмасам, Гази ага Кашшаф бугай, сезне, шагыйрь буларак, сугыш окопларында формалашты дигәнрәк фикер әйткән иде. Мин сезнең сугышка чаклы язган җыр һәм поэмаларыгызны кат-кат укыдым. Иң соңгы эпик әсәрләрегездә сез нәкъ менә «Пар ат»та табылган эстетик принципларны һәм алымнарны үстереп җибәрдегез. Бу мәсьәләгә карата шагыйрьнең үз фикере дә булуы мөмкин бит әле. Үзегез ничек уйлыйсыз?
Шагыйрь: Мин үземнең кайда, ничек формалашуымны белмим. Окоптамы, окопка кадәрме? Дөресрәге, формалаштым микән? Бу хакта беркайчан да уйламадым™ 1943 елда Дугада, безнең дивизия политотделына Гали Хуҗи килеп чыгып, минем шагыйрь икәнлегемне әйтмәсә, бәлки, белмәгән дә булырлар иде. Фронтта: «Мин шагыйрь», дигән сүз уйдан чыкты. Күңелне зуррак башка нәрсәләр биләгән, күрәсең. Шагыйрьлегеңне беренче планга куймасаң, язу җиңел, табигый хәлеңә кайтасың...
Тәнкыйтьче: «Дуга» поэмасына язган керешегездә шундый сүзләр бар: «...Уттан бер чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен утка яңадан керү белән бер . » Шулай да. күпчелек әсәрләрегез «яңадан утка» кергәннән соң. ягъни шул урыннарны икенче кат күргәч, язылды. «Үрләр аша» һәм «Дуга» поэмалары да. Җәлил һәм Германия турындагы шигъри бәйләмнәр дә сугыш эзләре буйлап яңадан бер үткәч туды. Минемчә, бу әсәрләрдә сугыш афәте 1941—45 елларда язылган шигырьләрегезгә караганда киңрәк һәм тирәнрәк ачыла. Хис тирәнлеге дә, киеренкелек тә башкача. Шигъри әсәр кичерешләр яңа, детальләр күз алдында чакта камилрәк була, дигән концепция белән бәхәскә кермиме бу күренеш?
Шагыйрь: Әйе. Кичерешләр яңа, детальләр күз алдында чакта язу җиңеп, дигән фикер яши. Берәүләр өчен читен, берәүләр өчен читен түгел. Фатих Кәрим траншея- да, землянкада солдатлар ял иткән арада язган. Лирик шигырьләр, «Идел егете», • Үлем уены» кебек поэмалар, «Разведчик язмалары»... Шагыйренә карап, күрәсең. Кем ничек иҗат итә ала...
Минем үземә ара кирәк. Бераз көтә торган гадәтем бар. Бу әсәрнең характеры белән дә бәйледер. Фатих Көрим бер вакыйганы сюжет иткән. Мин сугышның үзе. эаман-чор, кешеләр турында гомумиләштереп сөйләргә тырыштым. Моның өчен вакыйгаларга. бәлки, ерактанрак карау кирәктер. Күрү, күзәтү ноктасы. Икенче чордан торып бәя бирү. Фикерләү, уйлау, фәлсәфи синтезлар өчен күз алды ачыла, офыклар киңәя төшә кебек.
Тәнкыйтьче: Күпчелек әсәрләрегеэнең, бигрәк тә поэмаларыгызның, нигезендә реаль тормыш, документальлек ята. Ул хакта сез үзегез дә яздыгыз. Бу алым, минемчә, өстәмә мәшәкать тудыра, вакыйга-күренешлөр белән сак эш итүне сорый. Материал «каршылыгын» җиңү, аңа шигъри рух бөркү кыенлаша. Документальлекнең уңай, позитив ягы нәрсәдән гыйбарәт?
Шагыйрь: Иҗат мең терле. һәркемнең яраткан үз алымнары бар Мин реаль тормышка таянам. Ләкин тормыш күренешләрен яки документаль материалны үз рухымнан чыгып сайлыйм. «Кокушкиио крестьяннарының Ленинга хаты«нда мин үз биографиямнең бер өлешен күрдем: 1921—22 еллардагы ачлык..., төш. бер көтү атлар... Тештә Ленинның крестьянга ат өләшүе өчен, мин тапкан материалда хыялга нигез булырга тиеш. Шул нигезне алдан күрмәсәм. мин аңа алынмыйм. Кыен ягы: материал каршылыгы... Хатта — документта — атлар гына түгел, башка мәсьәләләр до кузгатыла (мәктәп һ. б.). Шигырь дә, поэма да җентекләүне яратмый... Миңа, крестьян малаена, ат кирәк. Минем хыялның шигьри җирлеге: җир — атлар — галәм—спут- ииклар... «Үрләр ашахдагы торбалар да миңа тотынып бару ечеи кирәк булды... Документальлекнең куркыныч ягы шунда: синең факт, детальләргә, натурализмга йөреп батуың бик мөмкин... Уңай ягы анда тормышның, чорның ниндидер кул тимәгән зур кисәге. Кузгат, эченә кер, чорны алга бастыр, романтикасын ач. «Ленин фәрманы белән» поэмасындагы Казан полкын мин тарихи документлардан актарып чыгардым. аннан инде минем хыял уйнарга кереште, полк Теркстан комлыкларына кереп китте...
һәр жанрның үз материалы бар. Үз күңелеме яткан нәрсеие мин төрле тештән эзлим: тормыштан, документлардан . Әсәрнең ышандыру кече реаль җирлеге булуда, укучы җирлекне тойсын.
Җирлек, уртак хакыйкать, тормыш чынлыгы... Судта утырышчы, Казан шәһер Сонеты депутаты һәм башка төрле җәмәгать эшләре мине иҗат эшемнән читкә алып китмәде. Халык арасына ныграк тартылган саен кендәлек тормышның каршылыклы гроцессын якыннан тоясың. Хисләрнең чынлыгы фәкать тормышта икәнлегенә әз генә дә шигем юк. Шагыйрьнең формалашуын мин шушылай аңлыйм...
Тәнкыйтьче: Иҗат юлыгызны «саф реалистп буларак башладыгыз да илленче һем алтмышынчы еллар аралыгында романтизм белен кабынып киттегез. «Ибраһим Иосфи». «Сары капкалы йорт» шикелле балладаларыгызны, соңгы елларда язылган поэмаларыгызны күздә тогам. Шигьри күремегезнең болан үзгәрүе, дересреге. үсүе нәрсә белән аңлатыла?
Шагыйрь: Алдарак романтика мәсьәләсенә мин бер тукталган идем инде Тормыштагы гсроик эшләр нигезендә романтика ята. Реаль тормышка басыл югарыга омтылган оптимистик романтика — хиспернең канаты Моның иң әйбәт үрнәкләре Такташта «Гасырлар һәм минутлар». «Килечеккә хатлар«ның яшеүчеилеген мин шул ике сыйфатның — реаль тормыш белән романтик хисләрнең кушылуында күрем Реалистик әдәбиятка революцион романтика! Килечектә аларның синтезы барлыкка килер дип уйлыйм.
Тәнкыйтьче: Поэзияне мәхәббәт лирикасы, пейзаж лирикасы, политик лирика кебек төрлоргә бүлеп куярга яратучылар бар. Сезнең каршыга мондый бүленеш, проблема буларак. килеп басканмы юкмы?
Шагыйрь: Поэзияне мәхәббәт, пейзаж, политик лирика киштәләренә салып карадым. Дәрдмәнд, Фет шигырьләре искә теште Туфанның табигать турындагы шигырьләреннән үз кичерешләрен, чор борчуларын аерып алырга тырыштым. Әйтерсең бор теер, оешкан, кристаллашкан, күз яше белән генә эретергә мемкии . Шәхес — бер. шагыйрь — бер, йерек — бер
Тәнкыйтьче: Соңгы елларда гражданлык поэзиясе турында күп сөйләнелә. Нәрсә үл? Кайберәүләр уйлаганча, тема гынамы? Әллә поэзиянең җаны, асылымы? Әйтме, мәхәббәткә багышланган шигырь гражданлык мотивына урын калдыра аламы?
Шагыйрь: Соңгы елларда гражданлык поэзиясе турында, чыннан да. сүз күп булды. Мәскәүдә хәтта бу темага язучыларның аерым пленумы да чакырылды. Ник шулай актуаль? Ник шулай торган саен, бигрәк тә кереш кискенләшкән саен, граж- данлык поэзиясе алгы сызыкка баса? Гражданлык поэзиясен мин ил язмышыннан, халык язмышыннан туган хисләрнең керешче шагыйрьнең йерәге аша узган патриотик хисләрнең югары бер формасы итеп күз алдыма китерәм. Фатих Кәрим аны «Үч һем моң» дип атаган Шунысы кызык, шагыйрь моңа кайчакта үзенең Һәлакәте аша киле. Гомум зур максат, идеал өчен үз тормышын, үзен корбан итеп киле... Фатих Керим. Муса Җәлил кебек шагыйрьләрнең гражданлык поэзиясенә күтәрелү юлы — көрәшчеләр юлы...
Тәнкыйтьче: Сез укытучыгызның исемен һәрвакыт горурланып әйтәсез. Ул — Тукай. Укучы белән остаз арасында мөнәсәбәт нинди булырга тиеш? Традициягә каршы чыгуны да аны дәвам иттерү диләр. Бу бит, чынында, тәнкыйтьчеләр һәм әдипләр еллар буе кылыч чәкәштерә килгән мәсьәлә, ягъни традиция белән яңачалык арасында мөнәсәбәт турында сүз йөртү дигән сүз.
Шагыйрь: Тукайдан башладым. «Пар ат»ны Тукай үзе җигеп бирде. Традицион! Бер дә үкенмим, сулышы киң. Сулыш бетүдән, сулыш тараюдан куркам. Традицион шигырь, крестьянның йөк аты шикелле, ышанычлы, күпме салсаң да тарта. Заман сынавын узган... Бер караганда, барысына да бер әзер калып сыман. Юк, Җәлил башка, иң яшь шагыйрьләрдән Зөлфәт башка, Мөдәррис Әгъләмов башка. Шигырьнең калыбы бер, тоны, ритмикасы, заман сулышының юлларга басымы башта... Хикмәт — талантта. талант кабатланмый. Ләкин мин эзләнү ягында, төрле формалар ягында...
Тәнкыйтьче: Сез яшьләргә вакытыгызны кызганмыйсыз. Р. Фәйзуллин, Р. Харисов, Р. Мингалимов, Р. Гатауллин, Зөлфәт. Г. Рәхим, М. Әгъләмов кебек яшь каләмнәргә аеруча игътибар белән карыйсыз. Метафорага, ассоциатив фикергә, хәтта вакыты белән дилбегәләре бушаган стильгә өстенлек биргән бу яшьләрнең күбесе сезнең үз шигъри интонациягездән башкарак юл белән атлыйлар. Ләкин сез. беренче чиратта, нәкъ менә шул яшьләр .турында язарга һәм сөйләргә яратасыз. Моны ничек аңларга? Яңа буын шагыйрьләре сезгә кайсы яклары белән охшый? Кемнәргә аеруча өмет баглыйсыз?
Шагыйрь: Беренче чиратта мине татар әдәбиятының киләчәге кызыксындыра. Мич аны иң алдынгы әдәбиятлар белән ярыша ала торган әдәбият итеп күрергә телим. Хәзер милли әдәбиятлар киң мәйданга чыктылар. Интеллектуаль яктан хәзерлекле яшьләр, эстетик карашлары нык булган, үзенчә фикер йөртүче яшьләр кирәк... Ләкин шуларның барысыннан тыш ул зур мәйданда ярышу өчен әле үз халкыңның тарихы да, традициясе дә. Тукайлары да кирәк булачак, мең еллык культураның олы рухы кирәк булачак.
Мин өмет баглаган кешеләр күп хәзер. Сәнгать фикер һәм хисләрнең бөтенлеген ярата. Бала чакта миңа күрше хатыны кура җиләгенең түбен бирә торган иде. Кура җиләген учта шундый итеп сыккан, коры түбе генә калган була. Равил Файзуллин белән Ренат Харисов та материалның фәлсәфәсен шулай сыгып чыгаралар шикелле. Алымнары ачык, нык, ышанычлы.
Рөстәм Мингалимов «Минем дәүләтемидә ачылды, фикер һәм образлылыкның синтезы дияр идем мин ул поэманы. Баштагы ике шагыйрь белән Мингалимов арасында бу яктан шактый уртак яклар бар..:
Рәдиф Гатауллин романтикасын беренче шигырьләрендәге конкрег җирлеккә бастырса, әйбәтрәк булыр күк тоела. Кайдадыр ул аерыла, югала. Бүгенге тормышның зур вакыйгаларына романтик ялкынын кушса (Такташча, «Киләчәккә хатларчдагы- ча), Рәдиф зур юлга чыгар.
Гәрәй Рәхим үзенең гадилегендә матур. Гадилегендә я ул (самовар куеп улларын көткән ана) кинәт күтәрелә, я арбаның бер тәгәрмәче казылмага төшкән кебек, аксый, кайчакта шигырьне үтә примитивлаштырып та җибәрә. Гәрәйдә беренче сыйфат җиңәр, анда тормыш күп, халыкчан нигезе әйбәт...
Ике шагыйрь бик нык аерылып тора: Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов... Болар шигырьгә Тукайча, усал ябышканнар. Горурлык хисе — халыктан килә, шигырьләре форма бәхәсенә урын калдырмый туа, хис, моң үзе шул шигырьне тирәннән формалаштырып алып чыга. Зөлфәттә зур социаль темаларны югары ноктасына җиткереп гомумиләштерү көчле Кайвакыт бераз риторика сизелә. Әгъләмов сак. Болар, әлбәттә, минем субъектив фикерләрем, мин аларны берәүгә дә көчләп такмыйм-.
Тәнкыйтьче: Шигъри жанрлар хәрәкәтендә кызыклы үзгәрешләр күзгә чалына. Мәсәлән, LU Мәхмүдов, Р. Харисов, Р. Фәйзуллиннар иҗатында традицион поэмадан да, шигъри циклдан да үзгә бәйләмнәр барлыкка килде. Р. Харисовның Фатих Кәрим истәлегенә багышланган шигъри көлтәсен искә төшерегез. Аның янына «Муллануряны өстәргә була. «Көрәшчеләрпендә Р. Фәйзуллин да поэманың традицион таләпләре белән артык санашып тормый. Хәлбуки, эстетик яктан барысы да балигъ әсәрләр. Бу ни? Аңлы рәвештә традицион формадан баш таргумы? Яки традицион форманы яңа иҗтимагый һәм сәнгать таләпләреннән чыгып, бәйгегә чакырумы? Әллә яңа жанр
туып киләме? Сез форма камиллегенә. эчтәлек белән тышкы киемнең гармониясенә зур әһәмият итәсез Поэма мсәи, аның шартларь килгән, җәйләре -ейнәпгәи булсын. Баллада икән, ул «мин баллада* дип кычкырып торсын. Шуңа күрә әлеге эзләнүләр турында, дәресраге, аларга менәсәбәтегез турында сезнең фикерне ишетү кызыклы булыр иде.
Шагыйрь. Жанрлар үзгәрә, яңа формалар барлыкка килә. Заман үзе тудыра дип уйлыйм. Хәзер классик формасындагы, баштан ахырына чаклы сюжетка вакыйгага корылган поэмалар аз. Поэма эченә автор үзе аның чор белән бәхәсе, уйланулары килеп керде. («За далью даль» ) Минем үз поэмаларым да: «Мии чын поэма»,— дип кычкырып тормыйлар. «Үрләр аша» да. «Дуга* да шагыйрьнең лирик кичерешләренә тотынып торалар Равил Фәйзуллинның «Керәшчеләрое Һәм Ренат Харисоаның «Мулланурлы лирик герой — авторның чор белән сәйләшүе формасында бирелгән, бер үк үзгәреш, бер үк процесс..
Тәнкыйтьче: Белүемчә, начар һәм урта кул шигырьләрнен чүп язылуы сезне дә хәвефләндерә. Мондый җансыз тезмәләргә кемнәрдер меһер суга, бастырып чыгара, бенгаль уты шикелле ялтыравык рецензияләр яза бит. Моның зарары без уйлаганнан күбрәк. Зәвыксызлык укучының шигырьдән күңелен биздерә Бу хакта сез ни уйлыйсыз?
Шагыйрь: Начар шигырьне яхшы шигырь кысрыклап чыгарырга тиеш. Моның җаааплылыгы бигрәк тә танылган шагыйрьләр естеиә тешә Алар йомшак әсәрләрен укучыга тәкъдим итәргә тиеш түгелләр Йомшак шигырь архивта калса, яхшырак булыр. Әдәбият белгечләре аларны соңрак барыбар ойрәнерлор бастырып чыгарырлар Дәрәҗәле шагыйрьләрдән үрнәк алып, яшьләр дә язган бер оифмалы тезмәләрен типография хәрефе аша уздырырга тырышмаслар.
Тәнкыйтьче: Күрәсең, тәнкыйтьнең тешсезлеге дә йомшак әсәрләрнең басылып килүенә ярдәм итә торгандыр. Тәнкыйть дигән сүз телгә эләккәч, тагын бер нәрсәне ачыклап үтик. Күптәннән әдәби тәнкыйть кон таләпләреннән артта кала диген фикер яшәп килә. Шул ук вакытта әдәбият белән тәнкыйть үсеше арасында ниндидер закончалык та яши Олы талант ияләре белән бер чорда талантлы тәнкыйтьчелер дә үсеп чыга Пушкин белән Лермонтовны Белинский күтәреп чыкты, укучыга җиткерде. Егермснче-угызынчы еллар чоры әдәбияты үзе белән мәйданга Г. Сәгъди, Г. Нигъ- мети, Г. Галиләрен алып килде. Әдәбият үсешендә эз калдырган күренешләр, ачышлар тәнкыйтьченең фикерләвенә канат бирәләр, үстерәләр. Бәс, тәнкыйть артта кала дип сейлибез икән, ул чагында үзеинән-үэе: »Ә әдәбият үзе ничек үсә? Тәнкыйтьне рухландырырлык, кыядан сикертерлек осорләр күл языламы?» — дигән сорау туа.
Шагыиоь: Мин тәнкыйтьтә, күп кимчелеклере булуга карамастан, һаман әле Гомер Галине £агь(нам. Турылыгы, кыюлыгы, таләпчәилете очен сагынам. Әдәбиятны урта кул шигырьләр басып китмәсен эчен. Гомәр Галиләр кирәк
Тәнкыйтьче: Мине кайбер язучыларның тәнкыйтьне тар аңлаулары борчый. Тәнкыйтьче бүгенге кен әдәбияты белән генә яшерга, исән-имин шагыйрьләр иҗатын гына оирәнергә тиеш, дигән фикерне яклаучылар бар Алар борынгы яки XIX йеэ әдәбиятын, аннан соңгы чорларны ейренүче галимнәр эшенә кимсетебрәк карыйлар. Минемчә киресенчә, культурабыз тарихын ныклабрак ейрәнергә һем киңрәк мәйданда күрсәтә белергә тиешбез Ахыр чиктә, Канделый. Тукай, Дәрдмәнд, Такташ. Җәлилләр поэзиясен җентекләп ейрәнмичә. хәзерге шигъриятне дә бетен тулылыгы белән тесмерләве. аңлавы кыен булачак.
Шагыйрь: Әдәбиятның үткене... Тәнкыйть ярдәмендә мин аның зурлыгын тоярга телим. Бүгенгә үткенгә таяна Әдәбият белеменең барлык тармаклары тигез үсәргә тиеш. Шул чагында гына ул әдәби хәрәкәткә нәтиҗәле йогынты ясый алачак.
Леонид Ильич Брежнев партиянең XXIV съездында ясаган докладында, әдәбият галимнәре һем тәнкыйтьчеләр алдында торган бурычларга тукталып болай дигән иде: •Шик юк ки. егәр до безнең әдәби тәнкыйть партия линиясен тагын да актиарак үткәрсә. талепчәнлекне такт белән, художество кыйммәтләрен иҗат итүчеләргә игътибарлы меиасабәт белән бергә байлап, зуррак принципиальлек белен чыгыш ясаса, совет әдәбиятының һем сәнгатенең уңышлары тагын д» зуррак булыр, е кимчелекләре тизрәк бетәрләр иде».
Бу сүзләр безнең тәнкыйтьчеләргә дә карый.