Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕННӘН


Төн уртасы
Төн уртасы,
Җиде төн уртасы.
Җирне урый татлы төшләрнен Зәңгәр путасы...
Күкләр тулы күзләр ноктасы, Кемнәр карый аннан?..
Кызык микәнни соң Кешеләрнең
Сәрхуш дөньясы?..
Җир күзләре күккә кадакланган: Бу төн анда — Киек каз юлы.
Диңгез кичәр кошлар агымыннан Ишетелә сыман
Яз җыры, Наз җыры... Ә миңа ул төнге сагыш кына. Зарлы тавыш кына
Урый төсле бөтен җир өстен. Чөнки мин исерек!
Мин бу төн
Ялгыз башым эчеп исердем.
Юк, азудан түгел, Юл язудан түгел, Сагышыннан шул бер исемнең Бер ялгызым эчеп исердем. Исерүләр юандырмый, Беләм! —
Томан гына каплый күз алдын. Исерттең дә язгы назың белән, Әйт, Нигә син,
Кая югалдың?
Диңгез сөйли миңа үз серләрен Төннәрен дә
Тынмас җырында:
Бу ярларда күпме сөюләрнең Балкып туган көне турында. Бу ярларда күпме сөюләрнең Батып үлгән төне турында.
Безнеке дә
Шулай үлдемени?..
Мин дәмени
Сүнгән исемнең
Сагышыннан
Шашкан байгыш сыман
Бер ялгызым
Эчеп исердем?..
1969
Гаепле мин
Гаеплиләр мине усаллыкта, Каты сүздә, Инсаф җитмәүдә, Баш бирмәүче Кырыс булганлыкта Бүтәннәрне хөрмәт итмәүдә. Тагын әллә нидә, әллә нидә...
Гаепле мин:
Күптер ялгышым да, Бирмәстәйгә бирмим кулны да. Бу тормыштан узып барышымда Сапмастайга сапмыйм юлны да.
Гаепле мин:
Түзмим.
Кызамын да
Кыекларга туры бәреләм. Шул бәрелгән сүздән кайчагында Кан саркадыр бәгырьләреннән!
Гаепле мин бик күп бәлаләрдә: Елмая да белмим яманга Хөрмәтем юк шома бәндәләргә, Нәфрәт утым ярсый ялганга!
Гаепләрем минем хәттин ашкан. Иң хәтәре— «сабырсыз»лыкта, Тик гаепли алмас хәтта дошман: Явызлыкта, Намуссызлыкта!
Тик гаепли алмас хәтта бере — Сафсызларга яраклашуда;
Юл өстен.< чыккан чакта бүре Юлдашымны ташлап качуда.
1970
Дәшмисең...
Җир тартымын җиңеп, Һавасызлык чүлен гизеп;
Радиация чыбылдыгын ачып, Җилдән җиңел калу Авырлыгын татып;
Тагын күпме каршылыклар кичеп, Күпме корбан биреп Менә торгач.
Айга менде Кеше, Беренче эз салып атлады.
Һәм таң калды:
Җирдән күргән ише Матурлыкның Берсен тапмады!
Үле ташлар,
Утсыз кратерлар.
Сулары юк «Яңгыр диңгезе»...
Тик шулармы сөю уяттылар?.— Алдадың ич, Ай дус, син безне!
Көтә идем
Мин яшертен генә —
Җан иясе
Синдә булуын.
Космонавтның
Куык битлегенә
Ичмаса, бер черки кунуын!
Ичмаса, тик мескен бер үлән Тибрәнүен кичке җил белән! Син, моңсу Ай, Тузан-таштан икән...
Ул ташлардан нинди файда бар...
Мин табасым килә сине күктән: Әй, Кеше!
Син тагын кайда бар?
Әй, Кеше!
Син — галәм падишасы.
Син кайларда тагын яшисең?
Табышасы килә. Танышасы!
Мин кычкырам, Ә син — дәшмисең...
Әллә чынлап
Җирдә берүземме?
Чынлап та мин
Алла колымы?
Марсияннар,
Сез дә үлдегезме?..
Легендалар — юк сүз булдымы?..
Үлем чаршауларын үтә-сүтә Керә Кеше Галактикага. «Илаһи сер» Бармы-юкмы күктә? Барын белү кирәк бит аңа! Әй, Кеше!
Син — галәм падишасы.
Син кайларда тагын яшисең? Табышасы килә, Танышасы!
Мин кычкырам, Ник син дәшмисең?
1969
Егет җыры
Биш атламны бер атлаган сыман Мин атлыгып үргә менәмен. Маңгаемны ак энҗеләр сырган, «Дөп-дөп» килеп тибә йөрәгем:
Типсен йөрәк, ә мин ашыгам — Барып җитәр өчен ашкынам.
Наратлыктан иокән җиләс җилләр Күкрәкләргә килеп урала.
— Ашыкма син, туктап ял ит,— диләр,— Әллә нәрсә булмас ул ара.
Юк, ашыгам шул, мин ашыгам, Сез исмәгез миңа каршыдан.
Тау буенда каен җиләкләре
Күз кысалар:
— Туктап кит,— диләр,—
Күрмисеңме ахак тәлгәшләрне?
— Иелеп бер авыз ит! — диләр.
Юк шул, юк шул, вакыт табалмыйм. Туктап сезне өзеп кабалмыйм.
Агачларда кошлар сайрый моңлы,
— Туктап безгә колак сал,— диләр.— Йөрәкләрдән түккән дәртле җырны Таш булмасаң, отып кал! — диләр.
Таш түгел дә... Күңел ашыга, Серле сукмак мине чакыра.
Серле сукмак, тау өстенә менеп, Югаладыр урман эчендә...
«Урман кызы» көтә шунда. Үзе кебек
Зифа буйлы каен төбендә.
Мин ашыгам аның янына — Сагынып көткән сөйгән ярыма.
Иреннәре аның җиләк булыр, Иркәләве — йомшак җил булыр. Миңа гына әйткән сөю сүзе Кошлар җыры белән тиң булыр.
Шул җыр өчен аңа очамын, Ул көтә бит җәеп кочагын!
1961
Хаклымы күңел?
Бик ашыгыч китеп бара идем, Туктатты бер апа урамда: Рәхмәт әйтте, Кулны кысты минем, Аңлый алмый алҗып торганда.
— Һич онытмам сезнең яхшылыкны. Зур бәладән мине йолдыгыз.
Берәү бер күрмәсен ул шомлыкны!
Үзегез дә имин булыгыз...
Шаярта дип уйлыйм,
Көлгән булам:
Гаебем юк яхшылыкта!—дим.— Яхшылыклы бүтән берәү булган, Рәхмәтегез миңа — юкка! — дим.
— Түгел, энем.
Яхшылыкның йөзе
Саф чишмәдәй ачык күренә.
Явызлыкның гына майлы сүзе Ефәк корты булып төренә...
Ышандыралмадым мин апаны, Китеп бардым гафу үтенеп: Мин дип белеп яхшы бер башканы, Ялгышуы өчен үкенеп.
Ә шулай да, һичбер көтмәгәндә Рәхәт булып китте күңелгә. Әйтерсең
Мин үзем эшләгәнмен
Әйбәт бер эш!
Белмим, тик кемгә?..
Табармы?
Хәтәрдән дә хәтәр
Корал көчен
Эзли кеше,
Эзли ашкынып.
Потенциядәге дошман өчен Әзерли ул үлем ташкынын.
Серләр сере түрләренә табан Керә бара титан акылы. Мылтыкны ул Миллион елда тапкан,
♦ Атом-төш»не — ун ел аркылы...
Акыл белән аллага тиң кеше Табар микән тәкать үзендә? Төкәнмәсме аның сабыр кече Иң җаваплы Авыр мизгелдә Кагылмаска
Актык бер төймәгә?..
Ана кочагыдай шушы җирне Ай шикелле үле итмәскә, Үзе тапкан үлем көче белән Үз башына үзе җитмәскә Акыл табармы ул?..
Ә шулай да...
Ышанасым килә кешеләргә, Гәрчә бик еш алдасалар да, Гәрчә күпләр Минем ишеләргә
Күктән генә карасалар да.
«Дивана ул!
Бик тиз инана ул!
• Утыртуы» аны бик ансат!» — Дип көлсә дә миннән замандашлар. Йөри алмыйм эчтә кер саклап.
Тик әрнимен.
Түбәнлеккә әрним.
Явызларга.
Гаделсезләргә.
Үзен саклап,
Вөҗдан таптап әйткән
Җан кыючы ялган сүзләргә.
Ә шулай да.
Ышанасым килә кешеләргә —
— Әйбәтләре дөнья тулы! — дип.
Син тормышта авыр яшәгәндә.
Ярдәмчең дә — Кеше кулы бит. Кеше кулы бит...
Уйный диңгез.
Уйный минем белән.
Бер күтәрә.
Ун кат батыра.
Батырса да,
Холкын яхшы беләм: Өйрәтә ул батмый калырга. Тагын менәм дулкын сыртларына, Дүрт кул белән
Ялына ябышам.
Киләм төсле мәйдан уртасына Сабан туендагы чабыштан. Йота-йота тозлы суын аның, Чапаланам,
Карыйм артыма.
Ә ул,
Чайпап зәңгәр канатларын. «Еракларга йөз!» дип чакыра.
Күп бирәм мин әйбәт киңәшләрне, Әгәр берәү килеп сораса. Шаккатырам хәтта иптәшләрне: «Акыллы син, дускай, ичмаса!» — Дип үтереп мактый алар мине... Әй сөенәм!
Авыз — бер колач!
Тик үземә кирәк чакта инде... Килеп чыга баштан чи умач! Үзеңә юк әйбәт акылыңны Бирү җиңел бүтән кешегә: Ирешәсең,
Түкми «бакырыңны», «Яхшы кеше!» дигән исемгә...
1967
Йомшак кына карлар явып узган
Иртә кышның
Көмеш кичендә
Икәү генә атлап ап-ак юлдан
Йөргән чаклар
һаман исемдә.
Урам тулы якты утлар иде...
Мәңге үлмәс — шул минутлар инде...
©
Күзгә болай күренмәсә дә ул, Сизәм:
Йөри якында гына.
Әллә каян кинәт суза да кул, Уйламаган чагыңда гына Кысып-кысып ала йөрәктән. Тез астыңа суга беррәттән. Куркытмакчы була: Уйла, имеш, уйла
Аның хакында гына, Янәсе ул — якында гына! Юк, курыкмыйм әле, Яшим әле. Бирешәсем килми мин аңа!
Җиң сызганып.
Янып
Эшлим әле.
Сүзләрем бар әле дөньяг