ИДЕЛ ХИКӘЯТЕ
I л, тәрәзә янына утырган килеш, Иделгә бик озак карап тора. Әйтерсең ул пароходта утырып бара, Идел суы бнш-алты адымда гына. Чынлыкта Иделгә чаклы илле-алтмыш адымнар бардыр. Ру- шадларның дачасы калку урынга салынган, тәрәзәдән караганда астагы тау бите дә. андагы тәбәнәк рәшәткәләр, вак куаклар да, хәтта дача каралтылары да күренми, ә алтындай кызгылт кәүсәле биек, тез наратлар гүя су эченнән калкып чыгалар Әлбәттә, торып аякка бассан яки террасага чыгып карасаң, күренеш беркадәр үзгәрә үзгәрүен, тик Рушад күбрәк утырып торырга мәжбүр, йөрү. бигрәк тә яр буйларыннан әйләнеп керү, кыенрак яна Шуңа күрәдер, ахрысы, аның күз карашында да .
Әгәр бу күз карашын сүз белән .әйтеп булса, бик жинел язар идең. Аның күзләре соры, вакыт вакыт карасуланалар, хәтта төпсез сыман тоелалар. Аларны хәзер Рушад карап торган Идел белән чагыштырсаң гына, бәлки, дөреслеккә беркадәр якын булыр.
Әнә елга нинди киң, мәһабәт, кояшта ничек жем-жем итә, төсе нинди тнз үзгәрә. Аны гадәттәгечә соры яки зәңгәр димәссең, анда художник күзе генә аера ала торган әллә нихәтле үзенчәлекләр, күченешләр бар. Әллә Иделгә генә хас тынычлык һәм олылык ана шул бихисап төрлелекне бирәме5 Шундый минутлары була, ул гүя сине үзенә тарта, чакыра, сина нәрсәдер яшертен генә вәгъдә итә Аннары шулай серле шаяра- шаяра кичке эңгер караңгылыгына күмелә, төсләре куера Бераздан дулкыннары ай йолдызлар белән күз кысыша башлый, балыклары, көмеш тәңкәләре белән ялтырап, уйиый-уйный, жәйге томанлы таңны
тыныч кына каршы ала.
Менә Рушалның күзләре шундый Тнк быелгы кебек жнлле-яңгырлы мәйдә Иделдә үзгәрешләр тагын да күбрәк шикелле әле генә кояшта мең-мпллнон тәңкәләре белән ялтырап жемелдәп торган су жәймәсе кая китте диярссн, әллә шаян су кызы серле шәлен тартып алып яшердеме? Күр, Идел өстендә инде чал сыртлы дулкыннар йөгерә, Идел бер каралып кнтә, бер ачыла төшә, ул дп булмый, аны тоташ соры жәйм^ кап-
лап ала, аргы яктагы яшел һәм сары яр күздән югала, бөтен дөньяны су туфаны баса шикелле, син инде төссез судан башка бер нәрсә дә күрмисең, тик жил сыз-гыра да наратлар гына шаулый, ә Идел гүя ачуланган, котырынган, ярларыннан сикереп чыгар төсле.
Рушад һаман тәрәзә янында утырып тора, күз карашын сүндерер өчен ди-гәндәй керфекләрен түбән төшерә. Ул вакыт үткәнен сизми, тик кан тамырлары сулкылдап тибә дә йөрәге кага. Уйласаң, вакыт шулай үтә. Кинәт исерекләр жы- рынамы, әллә туктаусыз мөңгерәүгәме охшаш бер тавыш ишетелә. Рушад беркадәр вакыт бу тавышны аера алмый тора. Аннары зиһене ачылып киткәндәй була. Ул белә: бу исерекләр жыры да. акыру да, мөң- герәү дә түгел. Бу — моннан бер чакрымдагы авылда торучы мескен Хайбас килә. Аның чын исеме — Хәйбулламы, Хәйрулламы— әйтүе кыен, тзе, нечкә авазларны әйтә алмаганга, Хайбас ди. Ана унжиде-унсигез яшьләр булыр. Бала вакытта ул, ми авыруы белән авырып, акылга җиңеләеп калган. Өстәвенә, уң кулы, ун аягы һәм арка сөяге зәгыйфьләнгән. Моннан берничә ел элек аны гел букча күтәреп йөргән дип сөйлиләр, мәктәпкә бара, янәсе. Билгеле, ул яшьтәшләре кебек укый алмаган. Хәзер көн саен иртән гел бер вакытта урман эчендәге пионер лагерена йөри. Лагерьга керми, юлдан ерак түгел бер агач төбенә утыра да уенчык өйләргә охшаган лагерь йортларына карап тора, үзе авыз эченнән һаман нидер мыгырдана: әллә инде үз алдына шулай сөйләнә, әллә шулай җырлаган була. Кайчак вак-вак ташлар җыеп, юл буендагы сулы чокырга ата. Анда берәр нәрсә күрәме — белмәссең.
Лагерьдан ерак түгел «Водоканал» дигән бер оешма бар. Шунда Хайбасның әтисе каравылчы булып эшли Ашыйсы килсә, Хайбас әтисе янына сугыла. Ә кич белән, шулай ук бер вакытта, әлеге аңлашылмас җырын суза-суза өенә кайта. Бала-чагага, кешеләргә, мал-туарга, бакчаларга кагылмый Дачадагы карчыклар, кызганып, ана жиләк- җимеш, алма-фәлән чыгарып бирәләр. Хайбас кайчак ала, кайчак алмый да, бер кулын күкрәгенә куеп, икенчесен «кирәкми-кирәкми»
дигән шикелле селкә генә.
Рушадны берәр жирдә очратса, туктап аңа карап тора. Әллә инде үзләре арасында ниндидер уртаклык күрә — Рушад та аксап йөри,— әллә инде үзенчә кызгана. Кайчак телен чыгарып үчекләп тә ала, кычкырып көлә дә. Рушад аны кумый, башын селкеп, сүзсез генә ана карый. Тиле дә кемнән көләргә ярый икәнен белә, ахрысы. Рушадның йөреше тилене дә көлдерерлек булып калганмы?
Рушад. башын иеп, үз юлына китә Уң кулы белән ун аягы йөрмәсә да, аның акылы сәламәт. «Мин эле Хайбас хәленә калмаган. Хайбас үзенеи фаҗигасен аңламый, шуна күрә ул турыда уйламый, уйлый алмый, ә мин аңлыйм лабаса»,— ди ул үз-үзенә.
Ләкин Рушадка чиксез авыр булып китә. Аңлап ни кырасын? Ул . ничәмә-ничә мен кеше эшләгән заводның баш инженеры гәүдәгә мәһабәт. төскә-башка ярыйсы чибәр бер кеше иде. Хәзер нәрсә калды? Эх. “ тормыш, тормыш' Нигә болай шаярдың? Сәламәт чакта барысын бул- » дырып була, ә син менә авыргач кеше исеменә тап төшермә дидеңме5 = Бар иде вакытлар, Рушад бер көн эшкә чыга алмаса да, йөз тапкыр * шалтыраталар, шундук килеп жнтәләр иде. Ә хәзер ни? Берсе-бер кил- 5 ми. шалтыратмый тар да. Өй халкы да кич кенә кайта. Иң авыры шул: J балалар укулары, хатыны завод хәлләре турында ләм-мим сөйләмиләр. Ә Шәрифә завод хәлләрен бик яхшы белә, ул аның нәкъ үзәгендә— * план бүлегендә эшли. Сорасаң да бер-нке сүз белән генә жавап канга- ® ра. Күрәсең... ®
Рушад кешеләргә дә. өйдәгсләргә дә артык үпкәләми. Кешеләр • дөнья мәшәкатьләре белән авыру кешене ялыктырырга теләмиләрдер. шул гына. Анык каравы, Рушад үзе дә. бик авырган чакларында да. о моны өйдәгеләрдән яшерергә тырыша. Тик түзәрлеге калмаганда гына “ балаларына яки хатынына: ник бүген бик озакладыгыз5 дип рәнҗеп әйтеп куя. Исән чакта уйга да кереп чыкмый торган юк-бар нәрсәләр < анык жанын актара Күбрәк сөйли башласаң, сиңа тагын әллә ничек s итеп карыйлар. *
«Күрәсең, кешеләр шулай акылдан да яза торганнардыр», дип уйлый * Рушад Тыныч буласы иде дә. тик бөтен жан көче моңа каршы күтәре- =* лә. Әмма кем белән яки ни белән сугышырга?
«Юк. болай ярамый, һич ярамый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Булмас- и тайиы булдырырга, жиңмэстәйне жнңәргә'» дип уйлый Рушад Шунда ук күңелендә сорау туа: нәрсәне булдырырга, нәрсәне жнңәргә?
Элек мәсьәлә ачыграк иде, ул авыруы белән көрәште, бик күп физкультура күнегүләре ясады—монысы төп нәрсә диделәр врачлар,— саф һавада утырып торды, бакчада йөрде. Башта врачлар аны гел юаталар иде. берничә елдан тәмам аякка басарсыз, диләр иде. әллә нихәтле гыйбрәтле мисаллар китерделәр. Хәзер инде юатмыйлар да, андый мисаллар да китермиләр, Хайбас хәленә калмагансың, шуна шатлан, югыйсә, андый хәлнең булуы да бик мөмкин иде бит, диләр. Болар гына сине шатландырмавын күрсәләр, өстәп куялар: пенсия аласын. Идел буенда дачаң бар. семьян үзеңне яхшылап карый, тагын ни кирәк5 Эчеп пошса, бакчага чыгып утыр, я урманга бар. Идел буена төш.— акрен гейә булса да йөри аласын ич. Газета-журналлар укы, радио тыңла, телевизор карарга ярый, тик чамасын онытма, диләр.
Ни әйтәсең, болар бар да дөрес, кемнән булса зарлану яки врачларга үпкәләү ахмаклык булыр иде. Алар кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр. Бүген кайбер авыруларны ж инә алмыйлар икән, фән андый баскычка күтәрелмәгән икән, нишләмәк кирәк5’ Шуңа күрә, кайчак азрак турсаеп ала икән, ул зарланумыни? Юк. бу жан борчуы гына. Аның яшисе килә, ә яшәү күп нәрсәне таләп игә Исәннәр шуның нечкәлекләрен аңламыйлармы икән5 Хайбас хәлендә булмасан да. бу кадәресе көн күрергә генә ярый, ә Рушад моның белән канәгатьләнми. Нәрсә бу, кендегеннән югары сикерергә маташумы5 Яшен яшәгән булса, бор хәл. югыйсә, ана алтмыш та юк бит әле, ә бу яшьтә кеше үкертеп эшләргә тиеш.
Тиеш! Әгәр дә ул эшли алмаса? Шуна күрә җәмгыять бер дә кызганмыйча ана пенсиясен бирсә5 Җәмгыятьнең авыруларны ташламавы бик яхшы, бу бары тнк социалистик җәмгыятьтә генә мөмкин булган
хәл. Ләкин кеше җәмгыятьтән алу белән генә канәгатьләнми, мөмкин булганча үзе ана файда китерергә дә тырыша. Менә кайда хикмәт.
Яшәүнең башы — эш, хезмәт. Хезмәттән бәген иҗади дөнья барлыкка килә, тирә-як нурлана, мәгънә чыга. Хәзер Рушад теләсә нинди хезмәткә риза булыр иде, баш инженер булган кешегә нигә андый вак эш тәкъдим итәсез, дип бер дә каруланмас иде. Әмма моны әйтүе генә ансат шул, бер кул, бер аяк, ярты як гәүдә белән нәрсә майтарып була? Үзеңне карарга да кеше кирәк әле! Врачлар да кисәтеп әйттеләр: һичбер очракта да дулкынланмаска, диделәр. Ә эшләгәндә дулкынланмый буламы? Тормыш пыяла калфак астында түгел шул, анда селкенергә кирәк.
Рушад ачы итеп көлемсерәп куя, Шәрифә әгәр аның бакчада кый-мылдавын, бер кулы белән булса да түтәлләргә су сибеп азаплануын күрсә, дау күтәрә. Нигә бөгеләсең, нәрсәгә кирәк ул? Чәчәкләрдән берәү дә алтын сарай салмаган әле. Үзем эшләрмен, балалар килгәч булышырлар, ди.
Рушад көрсенә, дәшми. Шәрифә алтын сарай турында бөтенләй буш нәрсә итеп, хәтта бераз мыскыллый төшеп әйтә Моны ул элек тә, Рушад чертежлар өстендә төннәр буе утыра башласа да, әйтә торган иде. Ул чакта Рушад жан рәхәте белән көлә генә иде, ә хәзер шул алтын сарайга рәхәтләнеп таш ташыр иде!
Заводта эшләгән чагында Рушад андый «алтын сарайларны» таш ташымыйча да бик күп салды һәм шул яраткан эшемне гомер буе дәвам итәрмен дигән иде. Булмады! Иярдән мәтәлеп төште, эшсез, дөресрәге — эшкә яраксыз булып калды. Моның никадәр аяныч булуын, хезмәткә никадәр сусавыңны сәламәт кешеләргә, бәлки, аңлатып та булмый торгандыр. Чын менә. Ичмасам, эш һавасын сулыйм дип, Рушад партбюрога да шалтыраткалап торды. Ниһаять, бер көнне аны партия җыелышына ала килделәр. Әй. шатланды Рушад. түбәсе күккә тигәндәй булды. Кемнәрнең кисәтүе буенчадыр инде ана күп сөйләргә кушмадылар. Рушад моны беркатлы итеп, җыелышта чыгыш ясама, дип аңлады.
— Юк, юк. Кая ул чыгыш ясау. Элеккеләрне сагынып утырырмын. Җыелыш саен сөйли идем бит,— диде.
— Сез ни... Рушад һилалович,— диде ала килгән кеше, ә Шәрифә- нең күз кысуын Рушад үзе күрмәде.— Сүздән ботка пешми, авырга килә күрмәсен дигәнем...
Ниһаять, Рушад бу кешенең тел төбен аңлады. Монда җибәрер алдыннан аңа әйткәннәр булса кирәк, ул үзе яшь, таза кеше, авыру белән ничек сөйләшергә кирәген дә белми. Тузга язмаганнарны сөйләмәсен дип сагаеп кына тора.
Рушадның кәефе кырылды. Ул иптәшләренең яхшылыктан чыгып саклык күрергә тырышуларын аңламыйча, гаделсезлек кенә күрде. «Мин ул кадәр беткән кеше түгел бит!» дип кычкырасы килде.
Җыелышның доклад өлешен тын гына тыңлады, чырае яктырмады. «Монда инде сине, Рушад. сызганнар, исәптән төшереп калдырганнар», дип уйлады әрнеп Шуңа күрә үзен беренче тәнәфестән сон ук кайтарып җибәрергә җыенуларын күргәч, каршы сүз әйтмәде. Парторг машинага кадәр озата чыкты. Ул Р\ шадның дусты һәм яшьтәше иде.
— Рәхмәт, дус,—диде Рушад аңа үпкә белән.
— Нишлисең бит.— диде парторг.— Күңелеңне төшермә, Рушад. Якты көннәр дә бер килер әле. Өметсез — бер шайтан ди идең түгелме.
Күнел күтәренкелеге урынына Рушад җыелыштан кайткач үзен начар хис итте, аннары урынга ук ятты.
— Менә тыңламыйсын бит, Рушад. Парторг телефон аша да хәлеңне сорашты, эш бетәр алдыннан яныма да килде. Хәлеңне килеп белергә теләде,— диде Шәрифә.
— Юкка алып килмәгәисен. Шәряфә. Мин ана әйткән булыр Я1-Я. Кеше турында чынлап кайгырту матур сүз генә сөйләү түгел шул.
— Рушад, син хаксыз. Күңелен борчылганга гына әйтәсең.
— Бәлки, шулайдыр Күрәсең, мин...
Рушад сүзен әйтеп бетермичә стенага таба борылды һәм бик озак ф эндәшми ягты. Иртәгесен үпкәсе бераз кайта төште, иптәшләренә артык рәнжеми башлады. «Юк, болай вакчылланырга ярамый, я эштә янарга, я...»
Рушад уен төгәлләмәсә дә, нәрсәне күз алдында тотуы билгеле иде. Тик монын өчен егетлек кирәкми, бетү, югалу — ул авырлыклардан качарга тырышу гына. Коммунист исеменә бигрәк тә лаек түгел. Әйе, бу кадәресе ачык, ә калганы? Рушад тере килеш үләргә дә теләми иде. Кешеләргә өстәмә йөк булу нигә, аларнын тормыш юлында тартасы йөкләре болай да аз түгел.
Шәрифә күптән инде ут йотып йөри иде. Ниһаять, түзмәде, иренең караваты янына утырып, агара башлаган чәченнән сыйпады да мөмкин кадәр йомшак тавыш белән:
— Рушад, син элекке яхшы сыйфатларыңны оныта башладың бугай. Кешенең ихтыяры, рухы авыруын жиңәргә булыша дип сөйли идеи. Хәзер киресен итәсен,— диде.
Рушад кызарды һәм, сүзсез генә, хатынының кулын тотып иреннәренә китерде. Аның иреннәре кипшенгән, яргаланган иде.
2
Рушад Вәлишин тормышын эзгә салынган, аны үзгәртергә һич тә кирәкми дип уйлый иде. Ана, инженер кешегә, ашмас хыяллар эчендә йөзү ят нәрсә, яше дә ул түгел. Хатыны һәм буйга житеп килә торган балалары бар, аларны шулай ук онытып булмый Инженер һөнәре ана тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә: семьяның яшәү жирлеге нык, квартирасы яхшы, үзе эшеннән тулысымча канәгать. Дөрес, вакы- ты-вакыты белән аңа шактый авырга туры килә, заводның планы, техникасы үскәннән үсә. катлауланганнан катлаулана бара, баш инженерга монда уйларга да. ижат көчен куярга, хыялланырга да мәйдан зур. Ул бер вакытта да күктән йолдыз чүпләмәде, бөтен ирешкәне тырышлыгы, түземлеге, эш сөючәнлеге аркасында булды Алдатмады, туры юлдан барды. Аның холкындагы бу үзенчәлекләрне житәкчеләр дә, ашчеләр коллективы да бик яхшы күрә һәм шуның өчен аны хөрмәт итәләр. Шуларнын барысы өстенә ул гажәп тыйнак кеше, һаваланмый, аракы эчми иде.
Бу яхшы сыйфатлар аңа баш инженер булгач кына килмәде Ул эш сөючән тату семьяда үсте. Аның әтисе тимерче иде. Биш улының бише- сенә дә югары белем бирәм дип хыялланды. Әмма төпчеге Рушадны гына дипломлы итә алды. Ул да. институтны тәмамлагач ике ел да эшләргә өлгермичә, фронтка китеп барды Фронтта чакта башта әтисенең. аннары әнисенең дөнья кхйганлыгын ишетте Абыйларының да икесе туган ил өчен башларын салдылар. Рушад үзе бәхетле булды, өч мәртәбә контузия белән генә котылды. Ул бронетанк частьларында хезмәт итте Япон самурайларын тар-мар иткәч кенә кырык алтынчы ел башында Казанга кайтты һәм тагын заводта эшли башлады. Шәрифе исемле плановик кызга өйләнде. Ун елга якын Рушад заводта цех начальнигы, аннары участок начальнигы булып эшләде. Шуннан аны баш инженерга хәтле күтәрделәр.
Рушад кечкенәдәй үк рәсем ясарга ярата иде. Ләкин бу сәләтен үстерергә акын мөмкинлеге дә. вакыты да булмады. Заводның культур
ГАЬДНАХМЛҢ эпсэләмои идел хнкәятк
сараенда аның буяу белән ясалган өч-дүрт картинасы эленеп тора иде. Аларны завод тормышын һәм туган шәһәрнең күренешләрен чагылдырганга алганнардыр инде, югыйсә, сәнгать әсәре буларак кыйммәте әллә ни юк иде. Рушад үзе дә аларга шуннан югары бәя бирмәде. Аңа эшләү кадәресе кыйммәт, ул иҗат минутларының ләззәтенә чума, гүя онытылып китә, гүя бик зур, бик мәгънәле эш башкара, арыган булса арыганнары, борчылган булса борчулары сыпырып алгандай юкка чыга. Икенче көнне ул заводка ашкынып бара, бу көнне аңардан да көләчрәк, аңардан да шагыйрәнә кеше булмый заводта, башка чакта жан тирләрен чыгара торган эшләрне бүген гаҗәп җиңел хәл итә. «Бүген Рушад һилаловичның гашыйк булган көне», дип шаярталар иде Р\ шадның эштәге иптәшләре. Рушад үзе дә моның нәрсәдән икәнен анык кына белми. Рәсем ясауны ул бер вакытта да житди нәрсәгә санамый иде, ясыйсы килгән, ясаган, менә шул гына. Дөрес, картина ясарга утырса, ул бераз сәерләнә төшә, уйлары да тизрәк йөри, күзләре үткенрәк күрә төсле. Бу инде иҗаттыр, тик чын художникларда ул бермә-бер көчлерәк булырга тиеш. Рушад бит бер вакытта да иҗат ширбәтен тустаганы белән эчми, авыз гына итә. Шуңа күрә ул турыда бүтәннәргә ләм-мим дими, барысын күңелендә калдыра, хәтта Шәрифә белән дә уртаклашмый. Шәрифә болай да аның буяуларын яратып бетерми. Анысы аңлашыла да: Шәрифә театрга, концертка барыйк яки бакчага чыгып утырыйк, Идел буена төшик дисә, Рушад, оялчан гына елмаеп, башлаган картинамны бетерим, бу арада болай да кул тидерергә вакыт булмады, дип каһәр төшкән шул буяуларына тотына. Шуннан соң Шәрифәгә нәрсә кала? Бер атаклы шагыйрь, художник яки композитор булса, түзәр идең, ә болай нәрсә,— үзешчән буяучы. Баш инженерга килешәме? һич килешми’ Җитмәсә, Шәрифә шуны иптәшләреннән яшерергә тиеш. Иптәшләре культура сараенда аны ялгыз очратсалар:
— Ә Рушад һилалович кайда5 — дип сорыйлар.
— Баш инженерның башы буш буламыни, ниндидер чертежларын?, карый,—дип җибәрә Шәрифә, тик бик якын дусларына гына; —Шул буяуларын Иделгә чыгарып атмасам, тынычлык күрмәм, ахрысы,— дип. яшерен серләрен ачып сала. Ичмасам, чәчәкләр яки табигать күренеш-' ләре. ясаса, стенага элеп куяр идең, юкса, гел цехларны, спецовка дигән эшчеләрне генә ясый Ни тәм таба торгандыр шулардан, алла белсен. Бер тапкыр сабыр Шәрифәнең дә ачуы чыгып:
— Булмаса, әйдә үзем завод күренешләренең ямьлесен табып бирим,— диде.
Рушад каршы килмәде:
— Әйдә барып карыйк, хатыннарның күзләре үткен күрә дип сөйли-ләр,— диде.
Тузынырга җиткән Шәрифә ирен завод ишек алдының бер почмагына алып килде. Хәзер бит күп җирдә завод ишек аллары менә дигән бакча. Монда да гаҗәеп декоратив агачлар үсеп утыра, газоннар ясалган, якында гына Идел ялтырап ята...
— Бик теләсәң, әнә ачык тәрәзәдән спецовкалы эшчеләр дә, станоклар да күренә,— дип чәнчеп алды Шәрифә.
Рушад елмайды.
— Кемнәргәдер бу—гаҗәп матур почмак, артыгын эзләргә дә кирәкми,— диде ул, әллә икенче, әллә өченче тапкыр тәрәзәләргә карап.
Шәрифә аның ирониясен аңлап җиткермәде бугай.
— Шул шул. Әнә кара ул пионнарга, георгиннарга. Җитмәсә, Идел өсте ничек ялтырап ята, күз явын алырлык. Ә синең Иделне бер дә ясаганың юк. Аяк астындагыны күрмиләр, дип юкка әйтмәгәннәр.
— Әйе,— диде Рушад сузып,— мәшһүр художник булса, моннан бәлки берәр нәрсә чыгарыр иде, ә мин нәрсә, үзешчән генә бит..
— Ярар, кая төрттерүеңне сизмиләр днмә.
Бу кичне Рушад тырышып-тырышып караса да. Шәрифәнен күңелен ача алмады. Күрәсең, хатыны чынлап торып үпкәләде. Ә Рушадка Шәрифәнен үпкәләве түгел, шулай әз генә мыскыллый төшеп чәпчүләре кирәк, шуннан соң ул заводта да, өйдә дә җан атып эшли ала Берәр катлаулы агрегатны ходка җибәргәч, хатынын иңбашларыннан кочып:
— Рәхмәт. Шәрифә. Алтынчы цехтагы теге жанжаллы агрегатны холка җибәрдек бит Кулны тотып торган узел проблема булудан тукталды,— ди.
— Минем моиа ни катнашым бар5
— Турыдан-туры катнашың юк та... Кыскасы, тагын бер тапкыр рәхмәт. Син булмасац, мин әле газапланыр идем.
— Әллә нәрсәләр сөйлисең, Рушад,— ди Шәрифә көлемсерәп. Ул иренә нәрсәдәдер рухи көч бирүен сизә, иренең моны һәрвакыт югары санавын да белә. Шул нәрсә аларның гомер буена сузылган мәхәббәтләрен гүя яңартып җибәрә. Алар бер вакытта да бер-берсенә тирән үпкәләмиләр иде. Ә бу юлы..
Юк, хатынының тойгыларын артык тирән санамыйча Рушад ялгышкан. берничә көннән Шәрифәнен йөзенә тагын кояш чыкты. Ул арада заводта тагын ниндидер яңалык белән мавыга башладылар. Гадәт буларак Рушад үзенең буяуларын онытты, башы белән шул яңа эшкә чумды. Билгеле, ул көндәлек эшләрен дә башкара, тик яңалык аның тормышында гүя төп нәрсә, бөтен авырлыкларны хәл итә. Ул төшендә Дә шуны күрә башлый. Заводта Рушадның янып, дәртләнеп, мавыгып эшләве турында күп сөйлиләр. Шәрифәнен исә андый нәрсәләргә колагы үрә тора, ул эченнән аның белән горурлана.
Шәрифә ире белән бер заводта эшләгәнгә андагы хәлләрне көн саен белеп тора Заводта эшләнгән һәр яңалык ахыр килеп хезмәт җитеш- терүчәнлеген арттыра. Монысы инде плановик Шәрнфәгә аеруча таныш. Хәтсез күп саннар арасыннан меңнәрчә эшчеләрне, мастерларны, инженерларны гына түгел, иренеп хезмәтен дә күрә ул.
— Менә ул чын иҗади хезмәт, киндер буяу түгел ннде,—дип үз алдына елмая Шәрифә.
Еш кына апа цехларга чыгып керергә туры килә. Соңгы елларда заводта хезмәт эстетикасына зур игътибар бирәләр, ишек алларын гына түгел, цехларны да һаман бизиләр, озын-озын пролетлардан нәкъ бакча уртасыннан барган кебек барасың. Җитмәсә, музыка да кертәбез, лиләр. Рушад бу турыда аеруча кайгырта, диләр. Бу кадәресенә Шәри- фә һич ачуланмый Баш инженер техник проблемалар турында гына түгел, эшчеләрнең хезмәт шартлары турында да уйларга тиеш. Планны ахыр килеп эшчеләр үти. Заводта баш художник та бар. Бик яхшы, ләкин ул баш инженер түгел, анык эшенә тыгылмый да.
Шәрифә иренең эш кабинетына тиктомалга кереп йөрергә яратмый Үзе дә эш кешесе булганлыктан, бик үзенчәлекле итеп бизәлгән — монда
х «к. у.»
Ниһаять, Шәрифә иренең көлүен аңлады, муенына салган жиңел ак шарфын тартып алды да, шуны йомарлый-йомарлый, нәфис борын яфракларын киереп:
— Булдыра алмагач, ни пычагыма киндер буйыйсың соң? — диде.— Әллә баш инженерга шалапай булу килешә дип беләсенме? Барлык акыллы кешеләр артында көләләр. Тора-бара ачыктан-ачык та көлә башларлар..
— Ярый. Шәрифә. көлгәннәр көлә бирсен, авызларын каплап булмый.—дип. Рушад кинәт үзе дә кычкырып көлеп җибәрде.
Шәрифә ана күзенең агы белән генә карады.
— Болай карама, җаным. Синнән дә, башкалардан да көлмим, үземнән келәм...
ГАВДРАХМАИ ӘПСӘЛӘМОВ ф ИДЕЛ ХИКӘЯТЕ
17
яктылык һәм пакьлек аеруча мул иде —бу иркен кабинетта житди сөй-ләшүләр, мөһим киңәшмәләр барганын белә. Кечерәгрәк икенче бүлмәдә утыручы секретарь хатын эшсез кешеләрне кертми дә. Рушад килгәнче завод территориясендә дә, цехларда, бүлекләрдә дә эш вакытында эшсез йөрүчеләр — тырай тибүчеләр бик күп иде. Рушад моңа каршы чын-чынлап көрәш башлады. Иң элек үз кабинетында тәртип куйды. Хәзер инде завод ишек алдында да, цехларда да, бүлекләрдә дә бушка вакыт уздыручыларны күрмәссең, һәр минут — эшкә бирелгән. Әгәр башка завод-фабрикаларда да шуңа ирешә алсак, хезмәт житештерү- чәнлеге никадәр артыр иде. Шәрифә бер тапкыр, Рушад соравы буенча, исәпләп тә караган иде. Саннарның чамасыз зур чыгуыннан үзе дә куркып:
— Рушад, бу бит әллә нәрсә,—диде.
— Әйе, әллә нәрсә шул. Без хужалык итәргә өйрәнмәгәнбез, шуңа күрә көн саен миллионлап-миллионлап халык акчасын жилгә очырабыз. Мондый ачык авызлыкка чик куярга вакыт! — диде Рушад, житди итеп.
Шәрифә иренең күз карашыннан курыкты. Чыннан да, бу карашта куркырлык нәрсә бар иде шул. Шәрифә эше төшсә дә, ире янына кермәс булды. Күрәсең, Рушад моны принцип итеп куйган, ә принцибыннан ул бер вакытта да чигенми иде.
Шулай да бер тапкыр аларны баш инженер кабинетына җыйдылар.
Ә кич белән, өйгә кайткач, Шәрифә көлемсери төшеп иренә:
— Бер елга якын кабинетыңда булганым юк иде, яңаргансыз, мин ялгыш кермәдемме дип торам,— диде.
Бу вакытта өйдә Шәрифәнең кунакка килгән дуслары бар иде. Семьяда чит кешеләр алдында завод турында бер нәрсә дә сөйләмәү гадәт булып урнашканга, Шәрифәнең бу турыда сүз ачуы Рушадка ошамады. Ул сүзне йомып калдырды, бары кунаклар киткәч кенә:
— Шәрифә, мин сине аңламый башладым. Нигә башкалар алдында завод турында сүз ачасың? — диде.
— Гафу ит, Рушад, завод турында өйдә сөйләргә минем башыма тай типмәгән. Мин кабинетың турында гына...
— Ә ул завод түгелмени?
— Ярый, бетте. Ул вакытта бер дә керешсез генә әйтергә рөхсәт ит: бу шимбәдә заводның ял йортына барыйк. Анда бик күңелле, диләр. Катерда да йөрербез. Идел буенда яшәп көймәдә йөрмәү — җинаять.
— Шулай, шулай, бир кирәген баш инженерның,—диде Рушад, ачы елмаеп.
Шәрифә аның елмаюының мәгънәсен аңлады. Рушад тагын рәсем ясарга җай эзли иде.
— Буяуларың әллә кая китмәс әле. Яңгырлар башлангач, Иделгә чыгасың килсә дә чыга алмассың.
Авырыр алдыннан заводта ел бик мәшәкатьле килде. Заводның иске өлешен реконструкцияли башладылар. Рушад көн-төн диярлек цехлардан чыкмады, хәтта ял көннәрендә дә шул эш белән утырды. Бу кадәре- сенә Шәрифә, билгеле, ачулана алмады, чөнки завод эшен күрә, мөһим икәнлеген аңлый. Цехлардагы эшне туктатмыйча реконструкция алып бару бер баш инженерга гына кагылмый, аның белән бөтен коллектив яна, бөтен җитәкчелек шул турыда уйлый, кайгырта Шундый чакта баш инженер адресына җылы сүзләр әйтәләр икән, Шәрифә сөенмәс жирдән сөенә. Ләкин Рушадның коңгырт чәчләрендә көмеш бөртекләр торган саен күбрәк күренә башлады. Бу инде хатынны борчымый калмый. Ул ирен вәсвәсәгә салмас өчен эчтән тынып йөрде-йөрде дә, тавышына юри көрлек һәм гамьсезлек биреп:
— Рушад, быел әллә нишләдең син. Картаюны белмим дип мактанып йөрдең-йөрдең дә бер ел эчендә онга төшкән таракан булдың,— диде.
— Менә яхшы булды,—дип көлемсерәде Рмшад.— Югыйсә, солидный түгелсең дип гел текчәгә тия идең. '
Рушад хатынының эчке борчуларын ачык сизде, ш\ңа күрә мәсьәләне уенга борды.
— Әйтерсең инде,—диде Шәрифә, нечкә кашларын җыерып —Сиңа ж
яхшылап ял итәргә кирәк. Реконструкциягез бетәме инде? *
— Реконструкция бетәр дә... м
— Тагын нәрсә?
— Бер эксперимент уйлап торабыз. =
— Озаклыкмы? х
— Башламас борын каян беләсең?..
Бу инде эшнең җитдилеген күрсәтә иде. Билгесез тонда сөйләшүне ~ Рушад үзе дә яратмый. Әгәр ул ихтыярсыз үзе шул тонда сөйләшә икән, димәк, күп нәрсә аның үзенә дә ачык түгел әле ♦
— Ллайса, ял ал! — диде Шәрифә, катгый итеп — Кайткач, яна көч ®
белән эшкә тотынырсың Сентябрь бетеп бара бнт инде Күп уйларга 2 вакыт калмаган. о
— Гаграда яки Яиа Афонда ноябрь-декабрьда да ял итеп була. ~
диләр. ”
— Тәрәзәдән диңгезгә карапмы3 Рәхмәт Синең аркада мин дә с жәйнсн яхшы вакытында ял ала алмадым.
— Анысы чыннан да жайсызрак килеп чыккан Ярый, беренче “
Октябрьдан сиңа путевка табарбыз я
— Бер үземәме? Рәхмәт. Синнән башка бер кая да бармыйм. Мин х
барында да сил вакытында ашка утыра алмыйсың. *
— Эш бит, Шәрифә.
— Эш, эш! Партия вакытында эшләргә, вакытында ял итәргә өйрә- “ тә, ә без һаман искечә сәгатьләрне сузабыз Әйтерсең аңа карап тәүлек u озая Кайчан искедән арынырбыз икән3
— Син хаклы, Шәрифә, артыгы белән, бәхәсләшмим. Күрәсең, яңалыкны әйтүе, мактавы ансат, эштә ул жинел генә кулга бирелми. Быел ял әллә ничек булды шул, киләсе елга нәкъ июльдә Иделдә ял итәрбез. Нәкъ бер айга ашарга алабыз да шәһәргә борылып та карамабыз. Табигать кочагында табигать балалары булып, ә? Хәтта мольбертымны да алмам!
Аларның үз катерлары бар иде. Ягып ял итәргә дә, кояшта кызынырга да, домино сугарга да, радио тыңларга да була. Элеккерәк елларда алар бөтен семьялары белән —өч малайлары, ике кызлары һәм Шәрнфәнсң карчык әнисе — шул катерда Иделне айкыйлар иде Кайчак Әстерханга кадәр барып жнтәләр, кайчак Идел буйлап югары менеп китәләр ңдс. Карчык дөнья куйгач, малайлар практикага йөри башлагач, бу сәяхәтләр сирәгәйде, ә быел заводның ял йорты тирәсендә бер- икс йөрделәрме икән?
— Киләсе елда асыл кошны аягыннан тотабыз дип юатмакчы буласыңмы? Рәхмәт, мин андый беркатлы бәйдә түгел. Хатын буларак та, балалар анасы буларак та мин сине ялга алып китәм Шул. Иртәгә үк директор янына керә.м Үзе ял итте ич, сине дә жнбәрергә тиеш. Болай сөйләсәң, ирләр яхшылыкны белмиләр!
— Ай-Һай. каты тотасын, Шәрифә. Яшьрәк чакта мондый түгел идең шикелле Директор да, завком ла. хәтта партком да берни эшләтә алмый Бер атнадан барыбер чакыртып алачаклар
— Көлмә, Рушад Бу көлке түгел. Без бүгенге көн белән генә яшәмибез. Иртәгәге көн өчен дә таэа-саулык кирәк.
Шәрифә нык характерлы, үз дигәнен булдыра торган хатын иде. Әмма Рушад ничек итсә иткәндер, Шәрифә бу юлы да ялга бер үзе китәргә мәҗбүр булды.
Ул ялдан кайтканда Рушад тагы да ябыга төшкән иде. Хатынының күнелен күтәрергә теләп шат күңелле булып күренергә тырышса да, Шәрифәне алдау кыен иде. Икенче көнне үк заводта реконструкциянең инде бетеп килүен, экспериментның да шәйләнә башлавын күреп тагын да тәвәккәлрәк итеп Рушадны ялга җибәрүләрен таләп итә башлады.
— Бөтенләй егыла язган бит,— диде ул директорга.— Кешеләрне аяктан екканчы эшләтү безнең принципларга каршы килә ич.
Аның белән бәхәсләшмәделәр. Директор бер атнадан Рушадны ялга чыгарырга сүз бирде, Мәскәү янындагы санаторийга путевка да булыр диде Директордан чыккач, Шәрифә беркадәр тынычланды. Әмма бер атнадан путевка булмады, тагын бер атнадан һичшиксез була диделәр. Шәрифә, ачуланып, директорга шалтыратырга торганда директор үзе шалтыратты, минем яныма кереп чык әле. диде.
— Шулай даулашмасаң, алар бер вакытта да кеше турында чынлап кайгыртмыйлар,— дип уйлады Шәрифә.— Мөгаен, путевка килгәндер, шуны минем кулыма тоттырып, директор үз гаебен капламакчы була торгандыр.
Директор Шәрифәне кабинетында аяк өсте басып каршы алды. Аның йөзе ап-ак иде. Шәрифә бер секунд эчендә тәмам үзгәреп, бер адым артка чигенде.
— Рушад һилалович...— диде директор —Сез, зинһар... утырыгыз Әле яна гына аны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып киттеләр.
Рушад эксперимент эшләренең барышы турында киңәшмә үткәргән. Утырыш бегеп, кабинетында бер үзе генә калгач, кинәт аңын югалткан...
Шәрифә инде боларны тыңлый алмады. Директорның машинасы ишек төбендә көтеп тора иде. Директор белән Шәрифә чыгып утыргач, туп-туры больницага китте. Шәрифә күзләрен йомды. Аның күз алды караңгыланган иде.
3
Көтмәгәндә-уйламаганда килгән бу авыруның бөтен фаҗигасен Рушад үзе дә, Шәрифә дә, заводта да берьюлы ахыргача аңламадылар. Врачлар белсәләр дә, берни әйтмәделәр, бары тик юаттылар гына, була торган хәл, диделәр. Хәзер аңа тынычлык кирәк, завод эшләре белән дә, семья мәсьәләләре белән дә борчымагыз, барысы да яхшы, тизрәк терел, сине көтәләр дип әйтегез, диделәр.
Врачлар боларны күбрәк Шәрифәгә карап әйтәләр иде, чөнки баш-каларны авыру янына кертмиләр дә диярлек. Шәрифәнең медицина эшләрендә әллә ни белеме юк, башка кайбер хатыннар кебек белмәгәнен дә беләм дип кыланмый, врачларны әрләми, әмма хатын-кыз йөрәге башта ук аны алдамады. Рушадның уң кулы һәм аягы бөтенләй диярлек эшләми, сөйләшүе дә баштарак бик авыр иде. сүзен һич аера алмадылар, соңга таба теле рәтләнде, гомуми сәламәтлегендә исә һич үзгәреш күренмәде.
— Анысына бик борчылмагыз, бу авыру бик әкрен кайта,— диделәр врачлар Шәрифә аларның әйткән киңәшләрен тыңласа да, кушканнарын жиренә җиткереп үтәп барса да, эчтән ут йотып йөрде. Рушад аның кичерешләрен күрде, сөмсерләрең коелмасын. Шәрифә, ике-өч айдан тереләм, диде. Әйе, әйе, тереләсең, җаным, тик, зинһар, күп сөйләмә, сиңа ярамый әле, дип юрганын рәтләде, вакытында даруларын бирде. Ләкин ике ай да. өч ай да, алты ай да үтеп китте, сәламәтләнү күренмәде. Дөрес, Рушад хәзер торып утыра ала иде инде, аннары уң аягын сөйри-сөйри палатада йөри башлады, физкультураны иренми ясады, һәркөн массажистканы көтте. Ниһаять, өйгә кайткач та физкультура белән массажны туктатмады. Көннәр яхшыргач, Шәрифәгә ияреп, Шәрифә эштә булса, балаларның берәрсенә тотынып бакчага чыкка-
лады Ин кыены баскычлардан менү иде. Өченче катта гына торсалар да, сиздерә икән. Рушад тәмам тиргә бата Ләкин ул сер бирми. Хәер, балалар мона артык игътибар да итмиләр. Шәрифә исә аны басма саен туктата, ашыкма, безне бер нәрсә дә кумый, ди иде. Ул бик нык үзгәрде, холкы да алмашынды кебек. Элек аиын телгә шуклыгы бар иде, вакыт-вакыт арттырып та жибәргәли иде. Рушаднын холкы сабыр бул- га.чга семьяларында бер генә тапкыр да жәнжал чыкканы булмады. “ Хәзер, озак авыру аркасында, Рушаднын сабырлыгы какшый төшкән | иде, аиын каравы, Шәрифәнен холкында яна сыйфатлар артты, Тату s семьяда мондый хәлләр еш була, алар үзләре дә сизмәстән семья матур- * лыгын, кыенлыклар алдында таралып төшмәүләрен тагын бер кат 5 раслыйлар иде. g
Бакчада, кеше арасында. Рушад үзен ярыйсы яхшы хис итә иде Заводтагы иптәшләре дә гел килеп йөрделәр. Ин шатландырганы * шул — заводтагы реконструкция укышлы тәмамланган, экспериментның “ да нәтижәсе бик яхшы Рушад Шәрифәнен сүзләренә генә ышанып s бетми иде, инде заводтагы иптәшләр дә раслагач, бертөрле дә шик » калмады. Баш инженер вазифасын Рушаднын ярдәмчесе үтәп бара иде. „ Үзе яшь булса да, шактый тәжрибәле. кыю да w
— Кара, туган, традицияне үзгәртмә, бер чыгырыннан чыкса, сонын-
нан рәткә кертүе кыен була,— диде Рушад. _
— Тырышабыз. Рушад пилалович. Тик сез#тизрәк кайтсагыз иде, <
юкса, мина* авырга килә. х
— Озак ятмаска тырышам да... »<
Пенсия турында Рушад ишетергә дә теләмәде. Әмма бюллетеньны * мәгълүм вакытка кадәр генә түлиләр икән. Срогы үткәч, Рушад врач- =* лардан эшкә чыгарга рөхсәт итүләрен үтенде. Комиссия кискен рәвештә ® каршы килде, әгәр сәламәтләнәсегез килсә, сезгә кимендә бер-ике ел ял u кирәк, диделәр Озак тартышып та мәсьәлә уңай якка хәл ителмәгәч, теләмәсә дә, вакытлыча пенсиягә чыгарга туры килде. Ләкин эш шувын белән генә дә бетмәде. Рушадны әйтерсең алмаштырып куйдылар Ул үз эченә бикләнде, азрак сөйләшә торган булды, массажын да, физкультурасын да туктатты. Димәк, анын элекке сәламәтлеге инде һичкайчан кайтмас, ул баш инженер булып кына түгел, гади инженер булып ia эшли алмас. Лныц техник акылы да шактый зәгыйфьләнгән иде. Туктаусыз техник прогресс барган заводта мондый кешенең ни кирәге бар? Буш урын биләп торыргамы? Мона юл да куймаслар, Рушад үзе дә риза булмаячак.
Иренен кәефе пачарлаиганиан-начарлана баруын күреп килгән Шәрифә, үз борчылуларын тирән яшереп;
— Рушад, физкультураңны ник ташладың? Бөтенләй яхшыра башлаган идеи бит Врачың да гел алга барасын дип сөйли иде,— диде.
— Башкасын әйтерлеге калмагач.. Мин инде бөтенләй терелә яздым. Тагын бераз булса.. —днп, Рушад иреннәрен кыйшайтып алды.
Шәрифә дә үзен артык тыя алмады, ахрысы, сыгылып төшеп елый башлады Теләсә ни булса да күз яшьләрен иренә күрсәтмәскә, аның Жанын яраламаска кирәклеген акылы белән белсә дә. бу минутта Шәрифә үзен тыюдан көчсез иде. Рушад аиын бөтен газапларын анлады һәм үзенең шуиа сәбәп булуын бөтен ачыкльпы белән төшенде. Анын кашлары жыерылды, йөзе у зг >рде.
— Син мине гафу ит. Шәрифә,—диде ул бераздан —Мин жебеп төштем, моннан сон андый әшәкелеккә юл куймам Шимбә көн дачага чыгабыз. Снн борчылма, Идел буенда мин тиз савыгырмын. Шулай бит?
Шәрифә елавыннан туктады.
— Мине дә гафу ит,— диде ҮЛ
Алар завод ял йортында бүлмәләр алып торалар ндс. Берничә көн эчендә Шәрифә үзләренә дача салу мәсьәләсен дә хәл нпе. Ул Рушад-
нын завод ял йортына бик үк теләп чыкмавын белә, анда шау-шу, авыру кешегә бик үк җайлы да түгел. Быел ярый, ничек булса да җәйне үткәрерләр, ә киләсе елга үз дачалары булыр. Урыннын бик яхшысын бирделәр, завод ял йортыннан әллә ни ерак та түгел, тын, күршеләр биш-алты гына йорт, үзе Идел ярында, урман да күршедә генә. Ин мөһиме шул — Шәрифә, дача салу артыннан йөрн-йөри, гүя яшәреп китте. Ләкин көтмәгәндә бер күңелсезлек килеп чыкты. Баш инженер урынына яна кеше билгеләделәр. Бу бик табигый булса да, Р)шадка моны ничек итеп әйтергә? Әйтми дә ярамый, ана барыбер ишеттерәчәкләр. Кешедән ишетсә... «Юк, башкалардан ишеткәнче үзем әйтим», дип бер көнне Шәрифә сүз жаен китереп иренә шул турыда җиткерде.
Рушад көлемсерәп куйды.
— Гомер иткәнбез, ә бер-беребезнең холык-фигылен белеп бетермә-гәнбез. Бу кадәр сак кыланып мине әзерләмәсәң дә ярар иде. Мин инде моны күптән беләм. Ниһаять, яна кеше билгеләп дөрес иткәннәр. Завод хәтле заводны баш инженерсыз тотып булмый. Анда атна саен түгел, көн саен, сәгать саен җитди мәсьәләләр килеп чыга.
— Син... — Шәрифә иренә туры карады,— моңа рәнҗемисенме?
— Рәнҗер идем дә, Шәрифә, аннан бер нәрсә дә үзгәрми. Тормыш дәвам итә, берәүләр китә, икенчеләр килә. Кичә дә шулай булган, бүген дә шулай, иртәгә дә шуктай булачак.
— Бу — фәлсәфә. Шулай да син, Рушад, һич борчылма, торырбыз әле. Киләсе елга улыбыз институтны тәмамлый, аннары кызыбыз. Үзебезнеке үзебезгә җитәр.
— Әлбәттә,— диде Рушад.— Дөрес, яшьләр үз ояларын кора баш-ларлар, безгә алардан ярдәм көткәнче, үзебезгә ярдәм итәргә туры кил-мәгәе. Ләкин тормышның тагын да зуррак мәсьәләсе бар
Рушаднын күзләре карасуланып китге. Кеше көн үткәрү турында гына уйласа, ана бүтән бер нәрсә дә кирәкмәс иде. Әнә пенсия бирделәр ич, җитмәсә—персональ пенсия. Дөрес, ике елга гына дигәннәр. Ике елда бәлки терелер, терелмәсә тагып бирерләр.
— Нинди мәсьәлә, Рушад?
Ул чакта Рушад ачык кына әйтмәде. Атналар, айлар үтте, алар яңадан шәһәргә кайттылар. Озакламый кар-бураннар котыра башлады. Синең эчке дөньяң ничек — табигать аның белән санашмый, таң ата да кич була. Бер вакыт кояш җылытып җибәрә. Күбрәк өйдә утырырга мәжбүр булган Рушад Иделне сагына, анда барып җитә алса, бөтенләй терелер иде төсле. Быел үз дачалары өлгерде, теләсәң кайчан чык. Шәһәр өе, ни әйтсәң дә, кысан, теләгәнеңне эшли алмыйсын Анда, дачада, күбрәк үз иркендә буласың, балалар укулары бетмичә анда бара алмаслар, Шәрифә дә көн саен йөри алмас. Дөрес, Рушадны бер үзен калдырмыйлар да, төрле чаклар була бит.
Кояш көләчрәк карый башлагач, Рушадка җиңелрәк булып китте. Югыйсә, кышкы көннәрдә аңа чамасыз авыр була иде. Шәрифә вакытында эштән, балалар укудан кайтмасалар, ул борчыла-борчыла шашар хәлгә җитә иде. Хәтта өйдә тавыш чыгарган чаклары да булды. Гомер башка керми торган уйлар газаплады. Кеше — җаны бар икән — уйлый, рәтле уе булмаса да уйсыз тора алмый. Шуннан төрле чүп-чар башка керә. Мәгънәле эшең булса, юк-бар белән чуалыр идеңме? Көн үткәне дә сизелмәс иде.
Бер көнне ул ничектер онытылып беткән буяуларын күрде. Аларны тузан баскан, кипкәннәр. Пумаласын кулына алды, буяп карады. Кулы ана буйсынмады. Хәтта пумала сабын да сизмәде. Шуннан Рушад ачынып куйды, күзләренә яшь килде.
Икенче көнне өйдә бер үзе генә калгач, буяуларын тагын тартып чыгарды. Рамга тарткан киндерен мольбертына куйды һәм бик озак
шуна карап торды, үзе ансыз рәвештә бармакларын кыймылдатты. Тәрәзәдән биек наратлар күренә. Әнә нинди матурлар. Шуларны ясасаң’ Ләкин кул пумаланы да, карандашны да рәтләп тота алмый, камыр кебек лып итеп өстәлгә төшә...
Дачага чыкканчы да, дачага чыккач та Рушад. үзсүзлеләнеп, ун кулын күнектереп карады, врач белән дә кинәште. Ун кулы ныгымады. * хәтта аз гына алга китеш тә сизелмәде Күрәсен, бөтенләйгә булмаса £ да, бик озакка ибе югалган. Рушад ана әрнеп карап торды Анык ачуы § килде, мөмкин булса ул кулын суырып алып, күз күрмәгән жиргә таш- = лар иде. Икенче секундта ул фараз иткән картинасын элеккедән дә х ачыграк күрә, бөтен төсләре, нечкәлекләренә кадәр күз алдына китерә, g тик пумаласы гына кулында юк. Рушаднын йөрәге сызланып куя, ул g күзләрен йома, тешләрен кыса. Авыр ана, бик авыр.
— Рушад, нигә болай башыңны идеи? Әле бүген генә сине заводта сагынып
телгә алдылар, ял көнне хәлеңне килеп белергә булдылар,— диде Шәрифә, Рушаднын сыгылып утырганын күреп. Башка чакта заводны телгә алсалар, Рушад беркадәр жанланып китә нде, бүген чыраен гына сытты
— Кирәге бар кулсыз-аяксыз кеше аларга...
Сонгы вакытта заводта Рушадны бераз оныта башлаганнар иде. Нишлисең, тормышның үз катгый законнары бар. Анда тормыш кайнап тора, кешеләр эш-тормыш хакында туктаусыз кайгырталар, бәхәсләшәләр, кирәк икән ачуланышалар да. Авыру кеше белән вакыт уздырырга аларның вакытлары да юк «Сагынып телгә алдылар», дип Шәрифә бераз хәйләләп кенә әйтте Әллә шул алдашуны Рушад сиздеме’ Авыру кешенең сизгерлеге бик көчәя диләр Ничек сон Шәрифә бу кадәресен абайламаган?
— Син аларга үпкәләмә, Рушад. Эштән башлары әйләнгәндер.
— Эш кешеләренә һич үпкәләмим, шулай ук үземә игътибар сорап вакытларын алырга да теләмим,—диде Рушад бераздан —Завод эше шау-шулы эш, ул тын бүлмәләргә сыя алмый. Көн саен эчендә канна- масап, ул
сине кызыктырмый да.
Рушаднын тавышында моңарчы булмаган өметсезлек һәм салкынлык бар иде Гүя рәхимсез кар яуган да анын барлык яшел үрентеләрен өшетеп киткән.
Шәрифә иренә ерактан карап алды:
— Күптән заводка барганын юк, менә оныта да башлагансың Шулай шул, һәркем иң элек үзе турында уйлый,— днде.
— Дөрес түгел, һәрхәлдә, мина карата дөрес түгел Син дә, Шәрн- фә, моны уйламый әйтәсең.— Хатынының сүзсез үзенә карап торуын күреп. Рушад тагын кыза төште —Әйе, уйламый әйтәсең, бәлки башка сүз таба алмаганга шушы таш белән минем башыма орып миңгерәүләтә торгансыңдыр
— Гафу ит. Рушад, мнн. бәлки, чыннан да уйламый сөйли торганмындыр, хатын-кыз шундый инде
Шәрифә бар гаепне үз өстенэ алырга тырышса да, яның гаебе ул кадәр бар идеме сон4 Авырганчы булса, ул чынлап торып бәхәсләшер, үз сүзендә нык торыр, болай гына килешмәс нде Ә хәзер барысын үз •стена алып, бәхәсне тизрәк йомарга тырыша Димәк, ул Рушадка авыру кеше, ә икенче төрле әйтсәң, бала сымак игеп карый Ә бала белән кем чынлап сөйләшә4 Менә нинди хәлләргә калды бит баш инженер'
Рушад берничә көн карашы чырай белән Йөрде. Күнегүләрен тагын ташлады Эш юктан, ичмасам, тизрәк вакыт үтсен дип, кулына китап алды Баштарак уку кыен булды, бнк тиз күзләре талды Күрәсен. озак укымагангадыр, элек ул бик җиңел укый торий иде. Әллә күзләре дә начарланганмы?
ГАЬДРАХМАН Ә П C Ә Л Ә М О В
Юк, Рушадның бу борчылулары бушка булган. Ул әкренләп күнегеп китте һәм рәхәтләнеп укый башлады. Рушад һаман да күзлексез укын иде. Димәк, күзләренең егәре бетмәгән. Монысы яхшы, бик яхшы!
Өндә аларның бай гына китапханәләре бар. Соңгы вакытларда аннан Шәрифә һәм балалар гына теләгәнчә файдаланалар иде. Рушад күбрәк техник әдәбият белән кызыксына иде. Хәзер матур әдәбиятка чумды һәм көннән-көн аның эченә тирәнрәк керә барды. Аннары, яңа дөнья ачкандай, китап булмаса, акылдан язар идем, дип куйды.
Бер китабы беткәч, Шәрифәдән икенче, өченче китапны китертте. Хәзер ул бик талымламый да, китергән бер китапны йота бирә. Күнеле дә шактый ачылып китте, күз аллары яктырды. Идел ярында, карт нарат төбендә, китап укулары ана рәхәт иде.
Бер көнне Шәрифә ана Репин томын алып кайтты. Бу китапны күргәч, рәсем белән мавыгулары исенә төшеп, Рушадның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Ул, ичмасам, рәсем дә ясый алмый! Ана әллә нинди рәсемнәр кирәкми, өйрәнчек рәсемнәр генә булса да ярар иде. Ул бит мәшһүр художник булырга җыенмый.
һәр китапның кешенең кәефенә карап үзгәрә торган бер хасияте бар икән. Рушадның Репинны элек тә укыганы бар иде. Ә рәсемнәренең репродукцияләрен кат-кат карады. Мәскәүдә Третьяков галернясендә оригиналларын да сокланып күздән кичерде. Бер тапкыр Ленинградта Пенатида булу бәхетенә иреште. Кем белә, ихтимал, бөек Репин тәэсирендә ул, юк вакытын бар итеп, картиналар язгандыр. Хәзер китапны кабат укырга керешсә дә, анардан әллә ни яңалык көтмәде. Алай гына түгел, бу юлы ул беркадәр сүрелебрәк укыды. Ләкин аяк астында алтын ятмас димә! Бөек художник, ун кулы Рушадныкы кебек эшләми башлагач, озак күнектергәннән соң сул кулы белән рәсем ясарга керешкән! Элекке картиналарыннан бер дә ким ясамаган. Рушад каршында бу гажәеп бер ачыш иде. Кара инде, нәрсә бу, элек мона игътибар итмәгәнме, әллә бу битләрен йөгереп үткәнме? Булса була икән шундый хәлләр. Рушад төне буе йокламады, ә иртән карандашны сул кулына алды.
4
Бу бәхетле бер табылдык яки шаккатыргыч могҗиза булмады. Вакыт-вакыт Рушад шул кадәр интекте, ул юкны эзли, ак белән караны аермый булып тоела башлады ана. Юк, ул уң кулы белән ун аягын гына түгел, газиз башын да югалткан, ул шыр тиле, шуңа күрә аяк астындагы комны да алтын бөртеге итеп күрә.
Халыкта бер-бер мәгънәсез эш эшләсәң, куй, тавыклар көләр, дигән әйтем бар. Нәкъ Рушад турында мен ел алдан әйтеп куйган кебек. Ни хәл итәсең, Рушадның кабат күнеле төшкән, жан ачысы белән уфтанган чаклары да. күтәрелеп бәрелергә җиткән минутлары да булды. Бәхетенә каршы, аның холкында яхшы бер сыйфат бар иде: ул күргән бер кешесенә уңышсызлыкларыннан зарланмады, кан-яшь түгеп еламады да. шулай ук мин алай итәм, мин болай итәм дип алдан мактанмады да. бөтен я ну-көюләре, никадәр авыр булмасын, эчендә калды. Шуна күрә читтән караган кешеләр Шәрифәгә: синен Рушадың бик һәйбәт холыклы кеше икән, китап укын да Иделгә карый, гүя дөньясы түгәрәк, дип сөйләнделәр. Шәрифә дә, чын кичерешләрен яшереп, әйе, әйе, Рушад алай төшенкелеккә бирелми, дип чит кешеләрнең сүзен раслады. Тик бер үзе булганда гына:
— Рушад, нигә шул хәтле Иделгә карыйсың? Әллә кайгыңны суларга агызасың киләме? — дип сорый иде.
Моңа каршы Рушад оялчан гына елмая, я үзенең Идел өстендә ниләр күрүен сөйли. Рушадның елмаюларында, бигрәк тә сөйләшүендә
күнел төшенкелеге бик сизелми Кайчак теленнән ычкынгалый торган мон-зарлары аның бәгыреннән чыкмыймы икән, әгәр шулай булса, ялгыз уйланган чакларында, я ихтыярсыз елмайганда бер чагылмага да бер чагылыр, ул аларны бик тирән яшерә алмас иде.
Шәрифә Рушадның кеше юк вакытта гына тырышып-тырышып күне- ‘ гүләр ясавын, әлбәттә, белә иде. Ул иренең буяуларына сәламәт чагын- * да да җитди бер нәрсә игеп карамады, хәзер дә ал ардан берни көтми - иде. Ләкин Рушадка юаныч өчен ярый икән, бик яхшы, Шәрифә элекке- = чә чәпчемәс. Иренең рухын ныгыту — аның бурычы. Әле шушы аралар- = да гына бер күренекле галимнең нәкъ Рушадныкы төсле авырудан үлеп * киткәнен ишеткәч, бу уе тагын да ныгый төште. Бүген эштән кайтуга п иренә: £
— Рушад, мин заводта сөйләшеп кайттым, әгәр теләсәгез, Иделдә “ сәяхәт итәргә путевкалар бирәбез, диделәр. Минемчә, урын алмаштыру ♦ сина килешер,
югыйсә, иртә-кич һаман бер күренеш, туйдыра торган дыр,— диде.
— Кайгыртуың өчен рәхмәт, Шәрифә,—диде Рушад бу хәбәргә бер дә шатланмыйча.— Идел суы моннан да бик яхшы күренә, хәтта яр буена төшеп битем-башымны да юам. Пароход палубасыннан карасаң да шул ук Идел өсте, ә шәһәрләрендә туйганчы йөри алмам. Анысыннан да бигрәк — син минем янымда утырырга мәҗбүр булачаксың. Болай да ябыгып беттең инде син. Бу дача да синең күп җилегеңне суырды Аннары завод эше дә, балалар мәшәкате дә бар. Юк, Шәрифә, каршы килмә, сиңа быел чын-чыннан ял кирәк. Хәзер син семьябызның бердәнбер терәге.
— Юк, минем синең белән генә буласым килә, Рушад. Синең кәефен яхшы булса, миңа аргык берни дә кирәкми. Синнән башка минем күземә магнолияләр дә, кипарислар да, диңгез дә күренмәс.
Шәрифә рияланмый иде. Рушад моны яхшы белә, шуна күрә аның тәкъдимен кире какканда да ул үтә сак кыланды Быел Идел буенда үземне яхшы хис итәм, бер кая кузгаласым килми, диде. Докторлар да вакытлы-вакытсыз урын алмаштырырга кушмый. Әстерхан якларында бик эссе була, башка кабуы да бар Киләсе елга күз күрер анда, диде
Билгеле, бер-ике сөйләшү белән генә бу мәсьәлә хәл ителмәде. Ләкин ничек итсә итте, Шәрифә ялга тагын бер үзе китәргә мәҗбүр булды Вокзалга төшәр алдыннан Рушадның күзләренә туры карап
— Балалар гел синен янында булырлар, азык завод кибетендә дә бар, мин сөйләштем, кызларны да таныштырдым. Син күп эшләмә, түтәлләргә балалар су сибәр, онытмасыннар өчен исләренә генә төшереп тор. Күнегүләреңне дә чама белән генә яса,—диде.
— Ярый, ярый, барысын да нәкъ син кушканча эшләрбез, бер дә борчылма Менә Ай-Петридаи кояш чыкканын карарга тырыш. Бик матүр була, диләр. Хәтерлисеңме: Фатих Хөснине ничек сокланып укыган идек?
Шәрифә киткәч, Рушад тагын үзенең күнегүләрен дәвам иттерде. Хәзер ана комачаулаучы бөтенләй юк иде. Балалар беренче көннәрдә генә әтиләренә күп эшләмә дип әйткәләделәр, аннары Идел буеннан да кайтмый башладылар, кайчак ашны да Рушад үзе җылытты, чәйне дә үзе кайнатты.
Сул кулы Рушадка бераз б\йсына башлады. Өмет йелдызы якынрак килеп җемелдәргә тотынды. Ә кара төндә җемелдәгән утка каршы бару күп мәртәбә җиңел икән Кайчак, эшләп аргач, Рушад ике кулын да өстәлгә куеп, аларга озак кына карап тора. Тыштан караганда кулларында һичбер аерма юк: авыру кулы ябыкмаган да. шешмәгән дә, тик карандаш яки пумала тотарлык ибе юк. Ул кашык тотарга тына ярый, анда да кайчак шулпасы чайпалып китә. Элегрәк Рушад ашны да сул кулы белән ашый иде, хәзер ял итә-итә булса да, ун кулы белән
ГАЬДРАХМАН ЭПСЭЛЭМОВ
тотып азаплана. Шулай да сул кулы ана кадерлерәк "булып китте. Ул гүя хыйлының, теләкләренең дәвамы, ул акыл кушканны каршылыксыз башкара. Бүген карандашны яки пумаланы күнел теләгәнчә үк йөртә алмый икән, анысы яшьтән күнекмәгәнгә генә шулай. Вакыт үткәч, жиңеллек үзеннән-үзе килер, һәм ул күнегүләрен тагын да аргтырды. Рушадның кәефе күзгә күренеп яхшырды.
Хәзергә ул күбрәк карандаш белән генә эшли, буяуларына сирәк кагыла. Мондый чакта пумала алмыйча да түзүе авыр Ахыр килеп, барлык күнегүләре дә шул пумала тотар өчен бит. Картиналарының эчтәлеге хәзергә кызыксындырмый аны. Вакыты килер, эчтәлек беренче планга күчәр, бүген күнегү, күнегү мөһим. Күз алдындагы бер үк күренешне ул биш-алты тапкыр эшли. Эшләгән саен ниндидер үзенчәлекләрне, нечкәлекләрне тырышыбрак, төгәлрәк башкара. Ул инде кулын махсус күнектерү турында уйламый, анысы үзеннән-үзе эшләнә. Кайчагында гына башлангыч эше исенә төшкәч, үз алдына елмаеп куя. күз карашындагы үз-үзеннән канәгатьсезлек кими бара.
Билгеле, күңеленнән ул әле дә картиналар яза. кайчак аларны төшендә дә күрә иде. Шунысы кызык: төшендә ул көндез таба алмаган композицияне дә. буяуларны да бик җиңел таба, ә уянгач караса — кар-тинасы да. буяулары да юк. бүлмә эче әле яна яктырып кына килә. Билгеле, төшендә күргәннәрне киндергә күчерү кыен була иде. Аның каравы, хәзер инде хәл башка: җитди картиналары булмаса да. натурадан алган күренешләрне ярыйсы яхшы эшли ул. Әллә эшнең җитдирәкләренә тотыныргамы? Шәрифә кайтканчы берне эшләп куйсаң, шәп булыр иде дә. Ул нәфесен тыйды, күнегүләрен дәвам иттерде, гүя өйрәнү мәктәбен әле тулысынча үтмәгән иде. Ә аны үтми торып, җитди укытучы зуррак эшкә тотынырга рөхсәт итмәс. Бу билгеле алым. Элек Рушад үзешчән художник булу турында гына хыялланса да. хәзер күнел төбендә зуррак омтылыш бар шикелле. Бәлки ул артыграк хыялланып җибәрәдер, хыялда һәркем шулай арттыра торгандыр инде. Әгәр хыялың кечкенә булса, ана ирешү сиңа зур канәгатьлек бирерме?
Рушадның аяк белән дә рәсем ясаучы художниклар турында укыганы бар иде. Кеше үз алдына максат куйса, шуна ирешергә теләсә — ирешә икән. Тик күп вакытта без максатны чынлап куймыйбыз һәм шул максатка ирешү өчен чынлап тырышмыйбыз. Күрәсең, ихтыяр көчебез җитенкерәми, кыенлыклар куркыта. Әйе. һәркем дә батырлык эшли алмый. Аның каравы, чын батырларның даны ни тора!
Күптән түгел журналда бер рәссам-шагынрь турында укыды. Шул кеше урыныннан да тора алмый, ике кулы икесе дә эшләми. Рәссам- шагыйрь карандашны авызына кабып рәсем ясый икән. Аны хәтта изо- техникумга укырга алганнар! Журналда аның берничә рәсемен дә биргәннәр. Рушад аларны бик озак карады, аннары үзе турында уйланды. Хәле никадәр мөшкел булмасын, аның бер кулы исән, ул торып утыра, бераз йөри дә ала. Аннан тыш ул тормышны белә, кешеләрне аера — художник өчен монысы да бик әһәмиятле бит. Әһәмият бирмәсә дә. рәсем ясарга аның табигый таланты да булган. Хәзер ул эш арасында рәсем* ясауларына шатланып бетә алмады Хәтерендә әле: заводның культура сараенда әле дә эленеп торган бер рәсемен карагач, бер шактый танылган художник: монда чын орлык бар. сезгә табигый талантыгызны үстерергә кирәк дигән иде. Ул вакытта Рушад инженерлык эшен өстен күрде. Ярый, үткәнне кире кайтара алмыйсың инде, әгәр Рушадның ихтыярында булса кайтарырга тырышмас та иде әле. Тормыш үзе аның юлын шул якка борган икән. Рушад туктап калмас.
Уйлаганың үзеннән-үзе эшләнсә икән! Элекке рәсемнәре аның ун кул белән эшләнгән, ягъни табигый хәлендә эшләнгән. Сул кул шундый көчкә ия булырмы? Моны тәгаен әйтеп булмый, эшләп карарга кирәк. Бер кешенең аяк белән эшләгәне дә, карандашны авызга кабып эшләгән
рәсеме дә яхшы чыгар, икенче бер кешенең кул белән эшләгәне дә бер нигә дә ярамавы мөмкин. Сәнгать ташламаларны белми, художник авыру булганга бу жирен яхшылап эшли алмадым, дип әйтә алмый, андый хокук ана бирелмәгән. Әгәр һәр яктан камил сәнгать әйбере ижат итә алмыйсын икән, теләсәң кемгә үпкәлә, әмма әйберен күргәзмәгә куелмас.
Шәрифә курорттан кайткач, ирендә зур рухи үзгәреш күрде. Бу хәл аны әйтеп бетергесез шатландырды. Югыйсә, хатынның ялы ял булмады. Кырымның искиткеч матур табигате дә. диңгез буеның хозурлыгы, мул кояшы да күзенә күренмәде, һаман Рушадны уйлады, нке-өч көн өйдән хат алмый торса, үзенә урын тапмады. Ярый әле. балалар көн аралаш хат язып тордылар Шулай да күңеленең бер читен хатын-кызга гына хас шикләнү кимерде: ул кайтып төшкәндә Рушады, нәкъ теге вакыттагы кебек, егылып ятмасмы? Бу шикләнү, ихтимал, ирен артык яратудан килә торгандыр Шәрифә яшьрәк елларында да яратам дип купшы сүзләр сөйләмәде, антлар эчмәде. Бергә кушылгач, сулаган сулышлары да бер булып киткәч, кәгазь чәчәк кебек буш сүзләр нигә кирәк? Ә күңеленнән Рушадны яратканнан-ярата барды, эчке борчуларын үзе генә белде.
— II Рушад. сина Идел быел чыннан да килешкән,— диде ул елмаеп.—Әллә минем китеп торуым хәерлегә булдымы? Кайчак ирләр хатыннарыннан туеп бетәләр, хатыннары киткәч, иркен сулыш алалар
— Андый хәл була диләр, ләкин миндә башка,— диде Рушад — Ничек әйтим сина Идел мина тылсымлы хикәят сөйли башлады димме Мен дә бер кичә түгел түгелеп дә, Идел тылсымы мине тәмам биләп алды.
— Хыялланасың?
— Хыялсыз яшәп булмый бит, Шәрифә.
— Күренеп тора. Тик бик кума, Рушад Я өзлегеп куярсың, я башка бер-бер хәл булыр
— Начарга юрама. Дошман көйсен, без яшәү матурлыгын кичерик.
Бу сүзләр Шәрнфәгә бик үк ошап бетмәгәнлеге сизелеп тора иде, аның кояшта янган йөзенә әйтерсең күләгә иңде.
— Я инде. Шәрифә, ачуланма мина. Әзрәк тилерергә дә кирәк ләбаса. Баш инженер булган чагымда, дәрәҗәмә карап, бераз тыелып тора идем, хәзер кем миңа бармак янасын? Сер итеп кенә әйтим үзеңә бер көнне мин төш күрдем Төшемдә чабып йөрим, имеш Кулым да. аягым да авыртмый, нәкъ яшь чагымдагы төсле, имеш. Шундый шатланам, шундый шатланам, пичек әйтергә дә белмим. Ә син биек кыя башында басып торасың, имеш, бирегә менә алмыйсын, мин үзем түбәнгә төшәы, дип кычкырасын. Менәм, менәм. дим, үзем һаман югарырак үрмәлим, имеш.
— Тавык төшенә тары керә.
Рушад көлеп жибәрде
— Хәзер кошчылык фермаларында да тавыкларга тары сибәләрме икән? Ә синең, гомумән, тавыкларга жим сипкәнең бармы?
Шәрифә ире сөйләгәннәргә ышанмый. Гүя аның күз карашы: «Мине юатыр өчен шулай тырышасынмы3 Мине шул кадәр беркатлы дип уйлыйсынмы?> — дия иде Телдән берни әйтмәде. Рушадның хәтерен калдырырмын днп курыкты Бәлки уйнап әйткән сүзләрендә нәрсә булса Да бардыр, турысын әйтергә батырчылык итмәгәнгә генә шулай сүз уйната торгандыр.
— Ярый, тавык мәсьәләләрен калдырып торыйк, югыйсә, тагын әллә нәрсәләр казып чыгарырбыз Әйдә үзенне Кырым күчтәнәчләре белән сыйлыйм,— днп. Шәрифә урыныннан торып, икенче якка чыкты
Шәрифәнен холкындагы сабырлык билгеләре торган саен ачыграк сизелә бара иде. Менә хәзер дә ул, сүзне нн кызык жнрендә өзеп, вмно-
ГА БДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф ИДЕЛ ХИКӘЯТЕ
град, груша, анар алып керде. Табигый, суз дә шул җимешләргә күчте. Шәрифә телдән җимешләр турында сөйләсә дә, күңеле белән тагын баягы темага кайтты. Хәзер аңа мәсьәлә җитдирәк сыман тоелды. Ул ирен яхшы белә: Рушад такылдавык түгел, төш турында авыз ачарга кирәк тапкан икән, димәк, нәрсәдер бар. Бер-бер реаль нигезе булмаса, ул хакта авыз күтәреп сөйләр идеме? Бая Шәрифә Рушадның күзләренә текәлебрәк карамады, ахрысы, ә карарга кирәк булган, бәлки серләрен дә ачкан булыр иде. Курорттагы борчылулары тәмам чыгып бетмәгәндер шул, шуңа күрә күп нәрсәне абайламагандыр.
Ялдан соң Шәрифә эшкә чыкты, иренең йомышын үтәп бер көнне буяулар алып кайтты. Ярлыга якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый дигәндәй, Рушад, оялчан гына елмаеп, пумалалар һәм киндер дә алып кайтуын үтенде, таныш кибетчесенең исемен әйтеп, кемгә кирәк икәнен искәртергә кушты. Шәрифә боларны да сүзсез үтәде, хәтта яхшы булганмы, кирәклесен биргәнме? дип тә сорады.
-* Нәкъ үзләре! —диде Рушад елмаеп.
Бер көнне иренең үтенече буенча Шәрифә столяр чакырып китерде. Үзе, сезгә комачаулыйм дигәндәй, бакчага ук чыкты. Ул иренең кирәксез чакта арага кысылуны яратып бетермәвен, төрле сораштыруларны жене сөймәвен белә иде. Вакыты җиткәч, Рушад үзе дә барысын сөйли, ә хыяллары белән уртаклашырга ашыкмый.
Рушад белән мастер бик озак сөйләштеләр. Рушад ана бер китап алып күрсәтте. Анда ул куша торган нәрсәләр барысы да бар иде бугай. Мастер, заводта да Рушад белән бергә эшләгәнлектән, аның әйткәннәрен ярты сүздән аңлый иде.
5
Рушадның тормышында тышкы яктан әллә ни зур үзгәреш юк иде. Киресенчә, көзге салкыннар башлангач, бераз суык тидереп алды, бер ай чамасы больницада ятып чыкты, әмма күңеле төшмәде. Врачлар кулына бер эләксәң, алар бөтен яктан тикшермичә җибәрмиләр бит. Рушад каршылыксыз түзде, кушканнарын барысын да төгәл үтәде.
— Пенсионер кеше — врачларга хәзинә ул. аның өчен берәү дә җавап сорамый, ул үзе дә бер җиргә шалтыратмый, үзенә аерым игътибар* таләп итми, чыгарсалар — чыга, ят дисәләр—ята бирә,— диде бер көнне Рушад шаяртып.
Күктә түбәнтен генә болытлар агыла, кояш бер күренә, бер болытлар астына кереп кача. Яңгыр катыш кар сибәли. Хәзер Идел буенда жил сызгыра, тәрәзә капкачлары шакылдый, бер кем юк, су өсте дә буп-буш, балыкчы көймәләре дә каядыр киткәннәр. Шулай да авырма- са, кар төшмичә Рушад дачадан кайтмас иде. Аларның дачалары мичле, ягып җибәрсәң, май кебек җылы була. Аш җылытыр өчен газ да бар. Әллә ни мәшәкате юк, ул кадәресен Рушад үзе дә булдыра ала. Шәрифә көз көннәрендә еш килә алмый, Рушадның ялгыз кунган чаклары да була. Дөрес, хатыны моңа юл куймаска тырыша, ләкин тормышның үз агымы бар, күп вакыт ул синең теләкләреңә буйсынмый. Киләсе елга яз башыннан ук эшләргә җай булсын өчен Рушад махсус бүлмә ясата башлады. Аның стеналары гына түгел, түбәсе дә пыяладан булырга тиеш. Репин мастерское шикелле түгел түгелеп дә, шуңа бераз охшаган.
Рушад больницада яткан арада, мастерлар бүлмәне эшләп тә бетер-деләр. Заводтан булышмасалар, билгеле, бу эш шактый озакка сузылыр иде, заводтан булгач, шактый кызу тоттылар. А1онда инде Шәри- фәнең роле дә зур булса кирәк, чөнки Рушад үзе мондый вак эшләр белән завод җитәкчеләрен борчырга кыймас иде.
Больницада, бутән эш булмаганга, Рушад хатыны турында күп уйланды. Шулай да кызык бу Шәрнфә. Бер яктан, Рушаднын буяуларын эшкә дә санамый, рәсем ясауны ул бары тик буяу гына дип атый, икенче яктан, Рушад өчен шундый мастерской ясый, андый мастерской чын художникларның да күбесендә юктыр әле.
Сер түгел: авыргач Рушад беркадәр вакчыллана төште. Бик тиз турсая, үпкәли, кайчагында әрләп тә алгалый, гүя аның гына бик “ мөһим эше бар, башкаларның юк, алар гүя Рушад турында гына кзй- » гыртырга тиешләр. Билгеле, мондый метаморфозалар тиз үтүчән булса 5 да. алар эзсез узмый торгандыр. Кылыч ярасы китә, тел ярасы китми, * диләр. Рушад соңыннан үкенә дә, тик терсәкне тешли алмыйсың. 5
Хәзер инде Рушад үзенең эскизлары, рәсемнәре турында элеккечә = беркадәр көлә төшеп сөйләми. Алар турында ул торган саен җитдирәк уйлана. Менә синең алдында нне-буе бер метр-метр ярымлы полотно Син шул мәйданга бөтен бер дөньяны сыйдырырга тиешсен Произвол- ® Отвода син унар метр, хәтта артыграк мәйданнар турында да әллә ни z баш ватмыйсың, монда һәр квадрат сантиметр кадерле. Иң мөһиме — ® монда актык ноктасына кадәр камил килгән гармония туарга тиеш, » шунсыз синен әсәрең сәнгать җимеше булмаячак. Элек Рушад бу туры- u да артык кайгырмый, хәтта күп буш вакытлары булган художниклар ® гына шулай язганнар, аларга эшләми үткәргән вакытларын ничектер = акларга кирәк булган, дип уйлый иде. Никадәр тирән ялгышкан, дөрес- < рәге, никадәр беркатлы өйрәнчек булган! Хәзер дә аның телгә алып a сөйләрлек картиналары юк, ләкин ул җитдирәк әйберләр ясарга җыена * Бетмәс-төкәнмәс күнегүләре дә хәзер кулын йомшарту гына булып а. түгел, ә художникка тиз генә бирелми торган осталыкка ирешү баскыч- лары булып күренә. Әйе, сәнгать инә белән кое казу икән ул! Инженер к буларак ул канау казыганда экскаватор кулланыр иде, художник була- - рак . Художник буларак башка үлчәүләр кирәк икән.
Больницадан чыккач, берничә айдан Мәскәүгә кабат җибәргән гаризасына жавап килде. Хәзер инде пенсия «гомерлеккә» диелгән иде. Кара, Рушаднын авырый башлавына ике елдан артык вакыт үткән икән, ә ул әле яңа җитди эшкә керешергә уйлый. Кулыңда «гомерлек» пенсияң булгач, йолдызларга үрелү юләрлек түгелме? Аның күпме гомере калган соң? Рус әйтмешли, стоит ли огород городить?
Хәер, мондый икеләнү минутлары, җәйге болыт кебек, тиз үтә иде. Бераздан Рушад үзендә тагын чикләнмәгән омтылыш сизә. Өйдә, кысан бүлмәләрдә, буяулар белән эш итүе кыенрак, буяу исе бөтен өнгә тарала. Син үзең, күнеккәч,' артык сизмисен, балалар яки Шәрнфә кайтып керсә, абау, бүлмәләрне сасытып бетергәнсең, дип кычкыралар. Шуңа күр.» Рушад күңеле белән һәрвакыт дачага тартыла, канаты сынган кош кебек, тәрәзәдән тышка карыйг. Быел кар күп түгел, әмма кыш үтә зәһәр. Шәрнфә эшкә киткәндә еш кына
— Рушад, бүген урамга чыга күрмә, балаларга да мәктәпкә бармаска дип радиодан әйттеләр,—дип кисәтә.
Шундый көннәрнең берендә — шимбә көн иде — Шәрнфә ирен башын салындырып утырган хәлдә күрде. Тиз генә аның янына килде дә кулын башына куйды. Ул аңлый иде —эшсез утыру бик авыр. Эшләгәч кенә ялның рәхәте, ләззәте була, көннәр, атналар буе берни эшләмичә тәрәзәдән карап торсак, тәмам туйдыра
Рушад, хатынының кулын тотып, сүзсез генә үпте дә:
— Бу салкыннар мине изә. Менә өстемә никадәр киенеп тә уң аягым туңа, шуннан йөрәгем дә өши...— диде
— Кирәкми, Рушад. Тиздән бу салкыннар үтәр дни сөйлиләр Аннары дачага барып кайтырбыз Синең инде мастерскоеңны күрәсең килә торгандыр, әйе бит, Рушад?
Pj шадның йөзе яктырып китте: бу Шэрифә әллә күңелдәгеләрие укый, иренен башында шундый уйлар кайнавын каян белгән? Рушад бәс сарган агачларга бер карап алды да:
— Әйе, Шэрифә. Мин, валлаһи, ятим бала кебек нәүмизләнәм,— диде.
Шэрифә елмайды.
— И минем балакаем! Бәлки ялга кадәр көн җылытыр. Мин, алдан барып, өйне дә ягармын, мастерскоеңны да...
— Кирәкмәс, мин тун киярмен.
Рушад телдән әйтмәде, ләкин монда аны чиксез шатландырган нәрсә дачага барып кайту гына түгел иде. Шэрифә бер кичтә ике тапкыр «мастерскоең» дигән сүзне кулланды. Бу инде тикмәгә генә түгел, Р^шад аның тавышындагы үзгәрешләрне нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп беткән иде. Димәк, Шэрифә аның буяуларына башкачарак күз белән карый башлаган' Р} шад, билгеле, Шәрифәне сәнгать өлкәсендә белгечкә санамый, ләкин аның хәлендә Шәрифәнен уңай карашы жан тынычлыгы өчен бик кирәк. Кеше бит кемгәдер таяаырга тиеш. Шул таянычы булса, ул киләчәк җил-давыллардан да курыкмый. Ә сәнгать юлында ачы җилләр еш исә.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрдә үк көн җылытып җибәрде, Шәри- фә эштән кайтканда күбәләк-күбәләк кар ява башлады. Ул нурланып киткән күзләре белән шәһәр урамнарындагы наратларга карады. Күпме торып туган шәһәрен шундый матур хәлдә күргәне юк иде. Әгәр художник булса...
Шэрифә исе китеп тирә-ягына каранды: художник булса... Кешенең башына сәер уйлар бер дә искәрмәгәндә килеп китә икән. Моңарчы аның алай уйлаганы юк иде. Гомумән ул табигатькә художник күзе белән карамый иде. Әллә аның матурлык тойгылары йомык идеме, әллә ул үзе шул ләззәтне тою югарылыгына күтәрелмәгән идеме? Ахыр килеп, һәр кеше художник була алмый, монысы табигый, моңа тумыштан сәләт һәм талант кирәк, зур хезмәт кирәк, ә матурлыкны һәр кеше диярлек тоярга тиеш. Әйе, тоярга тиеш, акыл белән генә белү җитми. Ә Шэрифә моңарчы аны акыл белән генә белгән. Рушадка сөйләргәме? Әйе, сөйләргә кирәк, көлсен, шатлансын!
Шунда ук Шәрифәнең башына башка уйлар килә. Рушадка һич сөйләргә ярамый. Рушад бит хәзер шикләнүчән булып китте. Шэрифә боларны Рушадның күңелен күтәрү өчен генә сөйли дип уйлар. Сәнгать янында алдашып утыру — түбәнлек, Рушад моны гафу итмәс. Юк, күңелдә генә калсын. Соңыннан бер җае чыкса сөйләр, чыкмаса, шулай калыр. Кешенең кечкенә генә серләре булса да, ул үз күз каршында үскәндәй булып күренә бит.
Шимбә көнне Шэрифә бик тиз хәзерләнде. Башта ул кызы белән генә барып мичләрне ягып кайтты, аннары Рушадны алып барды. Ярты сәгатьтән алар куе нарат урманы эчендә иделәр инде. Машинадан төшкәч, Рушад иркен сулыш алды. Тирә-якта аклык һәм пакьлек, һава җылы, жил бөтенләй юк, кар явудан туктаган, болыт астыннан гына кояш карап тора, кар мендәрләре астыннан наратларның яшел ботаклары күренә. Идел ярына чыккач, яктылык тагын да арта төшкәндәй булды. Кар, кар! Әнә, кара нокталар да күренә. Нәрсә булыр икән?
— Аида балыкчылар утыра Мин сөйләштем, кич балык китерергә булдылар,— диде Шэрифә.
— И-и,— дип сузды Рушад —Менә кайда икән ул дөньяның рәхәте! Ә без шәһәрдә бикләнеп ятабыз.
Шулай да Рушад мастерскоена ашыга иде. Мастерскойның тышкы күренешеннән ул бик үк канәгать булмады, тәбәнәгрәк ясаганнар кебек. Өс киемен дә салмыйча һәм бүлмәләргә тукталмыйча, туп-туры пыяла террасага үтте. Ишек төбендә туктап калды. Нинди иркен, якты! Тыш-
т>» кар басканга гына тәбәнәк булып күренгән икән. Уртада мольберты һәм әйләнә торган кечерәк өстәле тора. Идән сарыга, тәрәзә рамнары акка буялган Дөрес, хәзергә әле момда кеше җылысы да, нжат атмосферасы да юк, ләкин алар булыр, булыр!
— Тырышканнар бит. Шәрифә,— диде Рушад, бүлмә уртасындагы
гади урындыкка утырып,—Хәзер инде минем шәһәргә кайтасым да ♦ килми Кыш буена шунда калыр идем. ы
— Сипа ошагач, мин бик шат. Яратыл бетмәссен дип котым очкан х иде.
— Ни сөйлисен, Шәрифә! Син бит миңа нәрсә кирәген минем үзем- «
нэн дә яхшырак сизәсен. 5
— Ярый әле, без мескеннәрне дә мактаучылар бар. Әйдә теге якка, “
анда жылы Иртән мичкә ашымны куеп калдырган идем, хәзер өлгер- = гәидер. '
— Ярый, син табыныңны әзерлә, мин монда әзрәк утырып торыйм. Монда якты уйлар туа.
Шәрифә залга чыгып өстен-башын чишенде. Иртән килеп яхшы иткән, кичтән килсә тагын да яхшырак буласы икән дә, өлгерә алмады, хатын-кызның эше тавык чүпләп бетерерлек түгел бит. Бераздан тагын мичне ягарга кирәк булыр Озак кеше тормаганлыгын сиздерә. Урын- жнрне барысын алып китмәгәннәр иде, аларга салкын секгәндер, җылытырга кирәк.
Өстәлгә ак ашъяулык җәеп, табын әзерләгәч, Шәрифә һаман терраса уртасында утырып торган ире янына чагып:
— Туңмадыңмы, Рушад? —диде.
— Мич монда бүтән җылылык тоям, Шәрифә
— һаман хыялланасын. Ярый, әйдә тамакны туйдырыйк. Сәгать ике булды, өченчегә китте. Бүген бераз режимын да бозылды.
— Анысы берни түгел
Урман эчендәге жылы өйдә аш гаҗәп тәмле тоелды, Рушад шәһәр- дәгедән күбрәк ашады, тик чәен генә бер стаканнан артык эчмәде Хәзер кан басымы нормаль булуга карамастан, ул күнеккән гадәтен бозмый иде
Сөйләшә-сөйлэшә табын янында утыргач, алар урманга чыктылар. Урман эчендә дә кар тирән түгел. Шуның өстенә. алар икесе дә киез итекләрдән иде. Култыклашып, әкрен генә атладылар. Менә шулай кышкы урманда алар бер генә гапкыр йөргәннәр иде. Мәскәү янындагы санаторийда булган иде ул Кайсы елны әле? Күптән инде, Рушад ул чагында сәламәт иде әле, күбрәк техник проблемалар турында сөйләштеләр бугай, бер дә хәтердә калмаган Бары якты шәүлә генә күңелдә уйный
Шәрифә иреннән әледән-әле: «Арымадыңмы? Ял итмибезме?» дип сорады. Рушаднын күнеле гаҗәп күтәренке иде Ару кая! «Их. һавасы ла һавасы, яна пешкән күмәчмени'» дип барды Аннары кире борылдылар, бер кеше, бер эз очрамады, күрәсең, монда кошлар да юк
— Табигатьнең шигъриятенә бер нәрсә дә тормый шул. Юкка гына табигать бөтен матурлыкның чыганагы димәгәннәр,—днде Рушад —Ә без күп вакытта табнгагь кочагыннан качабыз — Кинәт Рушад кычкырып көлеп җибәрде.— Хәзер фәлсәфә caiun була, әйтерсең элек урманга чыгарга вакытым булган да чыкмаганмын. Тормыш арбасының юллары сикәлтәле шул. Бу җирләрдә гомер булганыбыз юк иде бнг. Уйласаң, тирәбездә нинди гүзәл урыннар бар нкән!
— Авырып яхшы иттем димәкче буласынмы? —Шәрифә. кара паль-тосының якасына алсу йөзен яшереп, иренә күз сирпеп алды.
*— Юк, алай димим Кеше эшләргә тиеш. Хезмәт аркылы гына без тормышның ямен һәм мәгьнәсен тоябыз
— Ял да итәргә кирәктер,— днде Шәрифә көлемсерәп —Югыйсә...
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Әйе, югыйсә менә минем хәлгә каласын.. Анысы дөрес, без ял итә белмәдек һәм әле дә, атнага ике ял булгач та, кадерен белеп бетермибез. Күрәсең, канга сеңгәннәр тиз чыкмый.— Рушад агач башларына карап бераз эндәшми барды да көлемсерәп куйды: — Шәрифә, син миңа карап гаҗәпләнә торгансыңдыр инде. Әйтерсең мин инженер да булмаган, завод та күрмәгән, гел сәнгать турында такылдыйм.
— Үзеңә дә шулай тоеламы?
— Сөйлим икән, тоела, күрәсең. Ә синең башыңа икенче уй килгәне юкмы?
— Нинди уй?
— Мин тумыштан художник буласы кеше икән дә, ялгышып, инженер булып гомер үткәрә язганмын?
— Алай уйлаганым юк.
— Аңлашыла. Син минем инженер булуымны күбрәк ярата идең шул.
Шәрифә әле кичә генә шәһәр урамнарына художник күзе белән каравын исенә төшерде, шул турыда Рушадка да сөйләп бирә язды. Актык минутта тагын бу уеннан кайтты.
— Соң, Рушад, мин балалар анасы ич, хозяйка. Инженерлык һөнәрең тормышны алып барырга барлык мөмкинлекне бирә иде. Аннан канәгать булмаска минем нинди нигезем бар?
— Буяуларым бер тиен дә акча китермәде, шулаймы?
— Минемчә, Рушад, иллегә якынлашып килгән хатын-кыз ул яктан реалист булырга тиеш. Үпкәләргә урын юк шикелле.
— Мин үпкәләмим дә.
Алар дачага кайтып керделәр Әллә инде һавада булганга, өй эче бигрәк тә җылы тоелды. Шәрифә форточканы бераз ачык калдырган булган, иң элек шуны япты. Рушад чишенде. Киез итекләренә ябышкан карны баскычта ук каккан иде. Хәзер киез итекләрен бөтенләй салды.
— Син бик батыраеп китмә әле, Рушад. Идән салкын,— дип, Шәрифә иренә җылы чүәкләр ташлады.
Кояш болыт астыннан чыгып бетүгә өй эче тагын да яктырып китте, ә тыштагы яңа кар җем-җем итә башлады, урман эченә сузылган күләгәләр күренде. Әгәр аз гына жил дә булса, күләгәләр җанлы сыман тоелырлар иде.
Урманда йөри-йөри тамак бераз кипшегән иде. Тәмләп чәй эчтеләр. Күр инде, кара карлыган вареньесы да монда үзенчә тәмле икән. Шәһәрдә ничектер тәме башкачарак тоела. Бигрәк тә өйдә кайнаткан варенье. Әллә картаю билгесеме? Сәламәт чакта Рушад мондый ваклыкларга бөтенләй игътибар итми иде, кибеттән алган варенье ни дә, өйдә кайнатканы ни. Баксаң, аермасы — җир белән күк шикелле икән.
— Валлаһи, урманда кыш үткәрсәм, савыгып китәр идем төсле. Балаларга куна калырбыз дип әйттеңме? Борчыла күрмәсеннәр.
— Әйттем, шофер белән дә иртәгә сәгать өчтә-дүрттә кил дип сөй-ләштем. Син бераз ягып тормыйсыңмы? Урманда йөреп арыгансыңдыр бит.
— Арымадым. Ә син, Шәрифә, ничек барысын алдан хәстәрлисең? Теге куркынычсызлык бүлегендәге озын инженерны хәтерлисеңме? Шул минем хатын бер нәрсә дә эшли белми дип ул чакта ук зарланган иде.
— Син шул кадәр вакыт шуны исеңдә тоттыңмыни?
— Тотмаска! Хатының алтын булу бәхет ич. Синең шундый булуына шатланып бетә алмыйм.
— Харап, мактаган бул инде,— диде Шәрифә көлеп.— Ирләр авыр- масалар, хатыннарының кемлекләрен дә белмиләр.
— Анысы растыр. Синең белән дә чәпәләшкән чакларыбыз булды бугай. Хәтерлисеңме?
— Юкны сөйләмә әле. Яратып кемнәр әйтешми.
Менә, менә. Беләсенме мин сине ни өчен ярата идем?
— Яратканга яраткансыңдыр инде.
— Юк, белмәдең. Артиска Шәфика Котдусовага охшаган өчен.
— Әбәү, син... син артискаларны ярата идекме әллә? Әйтәм, мнңа да Шәрифә диясе урынга еш кына Шәфика дип жибәрә идең.
— җырчы буларак ярата идем. Ә болай таныш та түгел идек. ♦ Пластинкаларын радиода уйнатсалар, хәзер дә рәхәтләнеп тыңлыйм, и Кызганыч, дөньядан бик нртә кител барды.
— Әллә шуның өченме мина үзешчәннәр концертына катнаш та ==
катнаш дип бәйләнә идең? *
— Хәзер белдеңме?— дип, Рушад рәхәтләнеп көлде.
— Тагын урманга чыгып бер исереп кайтсаң, әллә нинди серләр *
сөйләрсең әле. х
— Их, Шәрифә,—дип көрсенде Рушад,—Картаябыз, ахрысы. Искә ♦
төшерүләр күбәеп китте. Иртәрәк түгелме икән? Яшисе иде бит әле Искә төшерүләр әби-бабай булгач та качмас.
Рушадның тавышыннан сагыну да, өмет-ышаныч та сизелеп тора иде.
6
Кешегә күп кирәкмени’ Бигрәк тә Рушад Вәлишии кебекләргә Анык баш инженер чагы булса, меңләгән коллективның башында торса, алар уе белән генә янса, аларча гына киләчәккә караса, билгеле, анардан аз сорамаслар иде. ә хәзер нәрсә, хәзер ул — пенсионер, менә шул. Җитмәсә. картаю сәбәпле дә түгел, авыру сәбәпле сафтан чыккан кеше. Ярый, ул үз алдына максат куеп, сул кулы белән аз-маз рәсем ясарга өйрәнгән. Моннан кем нәрсә көтә? Аның бит рәсемнәрен хәзергә берәүгә дә. хәтта завод культура сарае каршындагы рәсем түгәрәге членнарына да күрсәткәне юк. Хатынына да каг-кат әйтте:
— Минем буяулар турында заводта, зинһар, чынлап торып сөйләмә,
көләрләр,—диде. Дөрес, бу сүзләрне әйткәндә аның күзләре ничектер гәер карый, аларда сер дә, үз эшеннән тартыну да бар иде кебек. Чынын әйтмәве, нидер яшерүе ачык иде.
Рушадның рәсемнәренә әллә ни җитди карамаган, аларны бары юану билгесе игеп санаган Шәрифә бу турыда авыз күтәреп заводта сөйләргә җыенмый дэ иде. Хатынны икенче бер нәрсә гаҗәпләндерде бу эшкә чынлап торып тотынырга хәзерләнгән Рушад ни өчен болай яшерен булып китте? Хәзер бит аз-маз сөйләсә дә аның хакы бар, яхшымы, яманмы ике-өч картина язды, тагын уйлап йөри. Уйлаганнары байтак булса кирәк, тик шуларныи кайсына алдан тотынырга белми бугай. Шәрифә рыялану яки ялагайлану өчен түгел, чын күңеленнән әйтеп куя:
— Менә бу рәсемең, Рушад, мина да ошый, анда нәрсәдер бар кебек,— ди.
— Тырышкан булам инде, тик осталык җитми, күрәсең, шулай да яшьтән тотынырга кирәк булган, картаеп каткач буыннар.. Тукай, үзе кяртаймаса да. иҗат чишмәсенең кайчан ыргылуын белгән.
— Әйе, сон да. кирәксез дә. Мин ихтыярсыз ычкындырып җибәргәнмен икән, гафу ит Күнелгә төрле чүп-чар кергәнгә генә инде.
Чынында Рушад бер нәрсәдән бик канәгать иде. Ул зәвод тормышы 0\ кадәр рухи азык бирер дип һич уйламаган иде. Нинди генә күренешне алмасын, шигърият ташып тора Дөрес, күп очракта ул аны картинасында тиешенчә б.тр- алмый, тонык чыга Шуннан икенчесенә, аннары өченчесенә тогына Завод тормышын яхшы белгән! ә. аның эчке механикасын тирәнрәк ачуы кирәклеге ярылып яга Икенче төрле әйткәндә, нәрсә эшләргә кирәклеген белгәнгә, кыенлыклар а ты куркытмый, кчре-
3 «К У > М 13
ТАВДРАХЫЛН ӘПСӘЛЭМОВ
33
сенчә, эшләү дәртен генә тудыра. Әйе, җилгә каршы куйсан, утлы күмер кыза!
Дачага ул апрельнең икенче яртысында ук чыкты. Иделнең үзен буып торган кышкы зынҗырлардан котылуың күрү аның иҗат көчен яңарта иде. Табигать үрнәк бирә, чакыра, аңарда никадәр энергия бар. Шул актарылып торган ыргылышны күргәндә җанлы кеше ничек тнк ятсын. Оят, түбәнчелек булыр иде бу.
Рушад баш күтәрми эшләде. Шәрифә аның дәртенә каршы тора алмыйча һәм хәзер бик үк каршы торырга да теләмичә: «Кара, Рушад, өзлегә күрмә», дип кенә әйтә иде. Шул ук вакытта Рушадның ялтырап торган күзләрен күреп эченнән генә сөенә: әллә илһам уты шулай кабынган инде. Сәнгать кешеләре мең еллар буе илһам дигән нәрсәнең серле булуы турында язалар, әллә дөрес микән? Элек Шәрифә бу турыда бер дә уйламый иде. аңа кешеләр бары тик җәмгыять алдындагы бурычларын гына үтиләр, ә илһам турында, башкаларга охшамас өчен, шагыйрьләр генә сайрыйдыр дип уйлый иде. Баксаң, яшәүдә адым саен сер тулып ята икән!
— Юк, Шәрифә, хәвефләнмә мин моңарчы кичергән авыруларымнан да котыла барам кебек. Мин үземне язгы Идел кебек сизәм, дәртем ташый.
Шулай да Рушад нәрсәдәндер канәгать түгел. Тыштан караганда бу бөтенләй күренми, моны бары тик яраткан хатын-кызның гына сизүе мөмкин, йөрәге гүя шуны аңа пышылдый.
Әгәр комачауламасалар, Рушад вакыт-вакыт уйга кала, бер ноктага төбәлеп карап тора: берәр нәрсә күрәме ул, әллә берни дә күрмиме? Бәлки, шулай хыял чоңгылыннан берәр нәрсә эзли торгандыр? Авыз эченнән үз алдына сөйләнәме, әллә булмаса шулай җырлавымы? Кара, җыры бөтенләй мескен Хайбас мыгырдавы кебек бит. Ярабби, бичара Хайбас хәленә генә калмасын!
Үзенә әйтсәң, хәтере калуы бар. һәм Шәрифә барысына түзә. Кай-чагында үзенең моңлы тавышы белән, иренең мыгырдауларын күмеп, кычкырып җырлап җибәрә. Рушад юкка гына үзешчән концертка катнаш дип әйтмәгәндер шул — Шәрнфәнең тавышы ярыйсы ягымлы. Бигрәк тә кичке сәгатьләрдә, тын Идел өстенә карап, ачык террасада җырлаганда тәэсире көчле була. Рушад моңа ачуланмый, нәрсәдер аңлаган кебек тартынып кына елмая. Ул бер вакытта да Шәрифәне көнче дип уйламый иде. Баксаң, кызыл шәфәкъка карап моңланып җырлавы шул көнләшүнең бер билгесе түгелме? Хатыннарның алтыны да көнләшә икән, хәтта үлгәннәрдән дә көнләшә! Әллә нефтькә ияреп газ чыккан кебек, яратуга ияреп көнләшү туамы? Яратмаган кешесен кем көнләсен?
Рушад, урыныннан торып, хатыны янына чыгам дигәндә генә өенә кайтып баручы Хайбасның җыры ишетелде. Тукта, нигә кешеләр анык җырын гел мәгънәсез диләр. Аның җаны нәрсәдәндер җырлый бит. Ярый, без моны аңламыйбыз, төшенмибез, безгә ул хәтта кыргый булып тоела, ләкин шулай тоелган өчен генә аңа андый хөкем чыгара алабызмы? Монда тирәнрәк сер юкмы?
Кичке кызыл шәфәкъ нуры тулган пыяла мастерскойда Рушад мескен Хайбасның тавышы бөтенләй ишетелмәс булганчы бер үзе басып торды. Тәнкыйтьчеләр аның бу уйларын белсә, ни әйтерләр иде икән? Тиле кешенең җырын акларга маташучы акыллы тиле димәсләрме? Ихтимал. Тнк акыллы кешеләр мәгънәсез җырны күкләргә күтәреп халык алдында мактасалар, аны ничек дип атарга? Өстәвенә, шуннан ләззәт табалар дип кылансалар? Сәнгатьтә шундый хәлләр булды бит, тагын булмас дисеңме? Бу бит аерым патологиянең серенә төшенергә
теләү генә түгел, бу аңлы яки ансыз рәвештә дошман жырын жырлау дигән сүз!
Кызыл шәфәкъ әкрен генә сүнә. Идел өстендә—тынлык, тынычлык. Су бик күп, ләкин бозлар актарылмый инде, ташу беткән. Иртәгә көн матур, кояшлы булыр. Юк, яңгыр яусын, жил уласын нде, бөтен дөнья үкерсен иде. Рушадның рухы шуны сорый. Яна нәрсә, тын болыннар ♦ өстендә кызарып кояш чыккан төсле, бер идиллия эчендә тумый. Рушад м язылып бетмәгән картинасына үтә бер канәгатьсезлек белән карый. = Эңгер-меңгердә ул хәтта ямьсез булып күренә. Рушад ана көн яктысын- g да да аз карамады Көн яктысында күп нәрсә үзгәрә. Ләкин кешеләргә х хәзер нәкъ шул кирәкме? Аларнын жаны шуны телиме1 Хәят күгендә - болыглар куера бит. Элекке дуслар тагын безнең чик буен бозганнар, g салкын карга чик сакчыларыбызнын кайнар каны тамган. Бүген алар- = нын кабере өстенә шәфәкъ кызыл канатын жәйгәндер.. ♦
Рушад кырык бишенче елны хәтерли. Япон самурайларын тар-мар в итеп Кытай жиренә алар бар нәрсәдән кадерле азатлык алып бардылар э Ул бүген дә менләгән кытай халкының шат йөзен күрә, «Шанго1> дигән * күнелле тавышларын ишетә кебек. Тик бу күңелдә генә ннде, чынлыкта t- хәзер анда автоматлар, пулеметлар күбрәк тырылдый. Кырык бишенче » елда әле тумаган да хунбейвиннар безнең солдатларга мылтык төзи, в күп газаплар кичергән Кытайга азаглык алып барган солдатларның э балаларын беренче номерлы дошман диләр. Бу — башка сыймын, логи- = кага каршы килә, моны ничек дип атарга да белмисен. *
Әлбәттә, кулына корал тотып безнең туфракка аяк баскан теләсә ’ кем бездән рәхим көтмәсен, ләкин бу мыек та чыкмаган малайларны < кем күрәләтә үлемгә жибәргәп? Кем алар кулына корал тоттырган? “ Бөек Кытай халкы шуны тиз аңлармы, әллә тагын меңнәрчә кешеләрнең a каны жиргә агармы? Сәнгать менә шул борчулы сорауларга да жавап < бирергә тиеш.
Ярый, бу зур сәнгать алдында торган изге бурыч булсын ди Ә Рушад Вәлишин кебек тормыш ияреннән егылып төшкән бер кешедән кем нәрсә сорарга тиеш? Яшь һәм көчле чагында ул гитлерчыларга каршы да, япон самурайларына каршы да илне яклап сугышты, аннары озак еллар буе, заводта эшләп, Ватанны ныгытуга үзенең өлешен кертте. Тормыш вахтасы бетмәгән булса да, нишлисең, сафтан чыкты. Шуңа ннде буйсыныргамы? Бүген бнг аның кайнар йөрәге тибә, сыңар кулы булса да бар һәм мен тапкыр уйланган уйлар, тыгызланып, яңадан анын башында айкалалар •
Даманскнй батыры Әнвәр Ззйнетдиновның рәсемен, газетадан кисел алып, мольберты янына кнопка белән кадаклап куйган, нде. Батыр тагар солдаты Төрле милләттән андый батырлар күп булган. Аларга ничек кенә карама, бер-ике сүз белән асылларын билгелисе килә: замана балалары! Рәсем чаралары белән ничек аларның илгә соңгы сулышкача турылыклы булуларын, изге ышанычларын һәм батырлыкларын бирергә?
Террасада Шәрифәиең ялгыз жыры күптән тынган нде. Ниһаять, ул ире янына керде.
— Абау, Рушад. нигә караңгыда утырасың?
— Караңгымыни?
Шәрнфә электр угы кабызды, масгерской эче ялг нтеп китте.
— Син чыннан да . Нигә болвй үзеңне газаплыйсың? Бүген булмаган икән, иртәгә, берсекөнгә ясарсың Куучы юк бит.
— Куучы... Утыр әле, Шәрнфә Мин беләм, анын өчен бер дә үпкәләмим: син минем буяуларыма бала шаяруы төслерәк итеп карыйсың. Әйе, әйе Соңгы вакытта карашыңда бераз үзгәреш сизсәм дә, гомумән ялганда, арттырмыйм шикелле. Имнмал, синдә хаклык бардыр, мин бу Турыда уйлыйм Тик теләсә нинди очракта да... сәнгать белән шаярыр
га ярамый. Нәрсәгә булса сылтарга да мөмкин түгел. Кешенең рухи халәте, табигый буларак, һәр картинада эстетик ләззәт эзли, әгәр чын чәчәк урынына ялган чәчәк тоттырсалар, бик рәнҗи... Син нигәдер эндәшмисен, мин бик томанлы сөйлимме, күнелемдәгене әйтеп бирә алмыйммы? Авыррак уйлыйм шул. Шулай да син мине кызганма, миннән... көлмә дә. Син үзеңне сәнгатьтән ерак торган беркатлы кеше итеп күрсәтергә тырышсаң да, асылда син бит андый кеше түгелсең, һәр кешенең эстетик тойгылары бар. Син минем беренче караучым һәм беренче тәнкыйтьчем. Син минем башкалар күрми торган кимчелекләремне дә күрәсең. Хатын-кызның тойгылары тирән... аннары, син мине чын күнелдән яратасың. Керфекләреңне түбән төшермә, кызарма да, андый вак нәрсәләр өчен генә әйтмим. Моңарчы безнең сәнгать турында уртага салып сөйләшкәнебез юк иде, ә сөйләшергә кирәк...
Шәрифәнең төсе үзгәрде, коңгырт күзләрен киң ачып иренә карады. Күрәсең, иренең никадәр ихлас булуын белергә тели иде.
— Рушад, боларны чын күңелдән әйтәсеңме? Мин синең каршыңда ничек шундый зур ышаныч казандым? Әллә алданаммы?
— Юк, алданмыйсың, сине алдарга теләүче дә юк. Мин синең тор-мышымда гына түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, ижатымда да дус булуыңны теләр идем. Дөрес, минем ижагым әллә ни булмас, ләкин мин кемгәдер таянырга тиешмен. Яшермим, сина ышанычым бик зур. Тик хатыным булганга түгел, чын дус булганга сорыйм.
Шәрифә кинәт иренең күкрәгенә капланды һәм баладай тынып калды. Ул Рушадның йөрәк тибешен тыңлады. Бер дә болай тыңлаганы юк иде, кара, чабыштан кайткан ат йөрәге төсле кага бит. Күрәсең, барысын чын күңелдән әйтә, рияланмый. Шәрифә үзен кинәт үсеп киткән, чистарган, пакьланган, рухи матурайган кебек хис итте. Беренче гашыйктай Рушад аңа чиксез якын булып китте. Күптән, күптән аларның мондый рәхәт минутларны кичергәннәре юк иде. Ул, күзләрен йомган булса да, иренең картиналарын ап-ачык күрде. Билгеле, күз ачып йомганчы могҗиза булмады, матурлык тойгысы да үсеп китмәде, бу картиналар аның алдында сәнгать энҗесенә әйләнмәде, әмма хәзер алар әүвәлге кебек җанга азык бирми торган салкын буяулар да түгел иде.
Рушад Шәрифәнең озак эндәшмәвен үзенчә юрады.
— Моңарчы мин шактый кыен хәлләргә калсам да, ниндидер яшерен максат белән синең алдыңда ялагайланмадым. Ялагайлану, минемчә, чын хисләрне мәсхәрәли, үзеңне дә түбәнәйтә. Кирәк тапмыйсың икән, күңелеңә хыянәт итмә, алдашма, мине жәлләмә .— Аның авыру дип жәлләмә диясе килде, шулай да әйтмәде, чөнки бу бөтенләй урынсыз иде.— Уф, тәмам буталып беттем. Әле хәзер генә шагыйрьләрнең нидән чәчләре иртә агара икәнен аңладым бугай.
— Миңа калса,—диде Шәрифә көлеп,—син әкрен-әкрен шагыйрьләр урамына күчәргә ашкынасың. Кабул итәләрме соң алар сине?
— Шәрифә!
— Ярый, бетте, бетте, артык бөртек тә мактамыйм. Ә тәнкыйтьләү хокукын син үзең миңа бирдең. Моннан соң түз генә, убырлы карчык шикелле, күзеңне ачырмыйм,— дип, Шәрифә чәчрәп көлеп җибәрде.— Сип үзең дә сизмәстән шайтаннарны шешәдән чыгарып та аларны яңадан шешә авызына кире кертә алмаган дәрвиш хәленә калдын.
— Бик күпләр үз хатыннарын шайтанга тиңләгәннәр, мин андый түгел,— диде Рушад көлеп.— Минемчә, андый ирләр беркайчан да үз хатыннарын сөймәгәннәр.
— Җитте,— диде Шәрифә иренең агара башлаган чәченнән сыйпап һәм урыныннан торды.— Сөйләшә торгач, шундый хәлгә килеп җиттек, я картаймыш көнебездә бер-беребезгә гыйшык җырлары әйтешә башларбыз, я ут ягып кычкырышырга тотынырбыз, бигайбә.
Идел уртасыннан бөтен утлары белән балкып пароход үтеп бара иде. Хәерле юл!
Рушад бу араларда ничектер үтә мавыгып эшләде. Бу эшне фәлән вакытка бетерәм дип биргән вәгъдәсе дә, бүтән максаты да юк иде бетерсә ни дә, бетермәсә ни? Әмма дөрләп янып, дөньясын онытып эшли бирде. Ярый әле —Шәрифә бар иде, ул каруланмыйча Рушадны вакытында ашатты, вакытында Идел ярына һава ваннасы алырга, коенырга жибәрде. Кичләрен, гадәт буларак, Рушад эшләми иде, я әкрен генә су буендагы урманда йөрделәр, я ачык террасада утырдылар Черки булмаганга, Идел буенда сөйләшеп утыру бер рәхәт Көндез колакны тондыра торган моторлы көймә тавышлары да ничектер юашланган, я бөтенләй тынган, ә күктәге ачык кызыл буяулар сине әллә нинди тирән уйларга сала, син сөйләшеп утырсан да хыялын үз жаена йөзә бирә. Рухын гүя баеганнан байый бара, күңелен татлы ләззәт жыя.
Шәрифә әллә шуны сизәме, әллә кичке кабатланмас буяулар турында сөйләшеп утыру Рушаднын күнеленә аеруча якын икәнен беләме, сүзне күбрәк шул турыда алып бара Суз сүзне чыгара, диләр. Әгәр ялгыз уйлансаң, хыяллансак, барысы да ничектер бер генә юнәлештә ага, каршылык тоймыйсын, икәү сөйләшкәндә исә, бигрәк тә Шәрифә кебек бөтен нәрсәне үзенчәрәк аклаучы кеше белән гәпләшкәндә, каршы уйлар туа, син үзен дә сизмәстән бер секунд эчендә ана жавап биреп өлгерергә, үз карашыңны ныграк исбатларга, ачыкларга тырышасын, ә кайчагында бөтенләй искә-акылга килмәгән фикерләр ялтырап китә һәм син гүя ачылмаган серләрне ачасын.
Рушад Шәрифә белән тулысынча килешкән очракларда да юри ана каршы килә төшеп сөйли. Болай иткәндә сүз ихтыярсыз куера
— Кара нинди бай төсләр, нинди олылык һәм шигърият,— ди Шлри- фә, катлау-катлау кызыл болытларга карап.— Мин боларга игътибар итми идем, син өйрәттең.
— Кешене өйрәтергә булса, безнең бил буган, ди иде безнең бабай. Тик әйтерсең художникка Идел буе матурлыгы гына кирәк.—дип көлемсерәде Рушад,—Художникның бүгенге таләпләре .
— Аларын, Рушад. кайчан булса художниклар белән очрашканда сөйләрсең. Мин аларны акламыйм да.
— Аңламасан, тоясын. Тойгылар мина иң асыл жәүһәр булып күренә.
— Кыландырмыйча, боргаландырмыйча гына әйт инде. Рушад.
— Анысы читенрәк шул, Шәрифә. Кыландырсаң, күп беләсең кебек...
— Абау, Рушад, хатының алдында алдашып утырырга оят түгелме? Ә күктәге буяулар сүнә. Минемчә, художниклар күк төсләренең бөтенесен бергә бирсеннәр иде
— Бөек художниклар биргәннәр
— Ул чагында хәзергеләре нишли инде’ Кабатлыйлар гынамы’
— Юк, төсләр артында хәзерге заман кешесенең теләкләре яга ул нәрсәнедер раслый, нәрсәнедер кире кага.
— Бурычлары бик тар икән
— Ничек тар? Сүз бит идеяләрнең асылы турында бара Ә оттенок- лары чамасыз күп. заманына, көненә харап алар тагын да төрлеләнә Әгәр без нәрсәнедер яклый, нәрсәнедер кире кага дибез икән, ул нәрсәне хәзерге электрон машиналар да санап бетерә алмас иде
— Җитте, Рушад, житте,— диде Шәрифә. бармаклары белән чигә тамырларын кысып.— Боларга минем башым жигмн, шундый уйларга чумучылар булса, аларны да кызганам.
Рушад көлеп җибәрде. «Беренче караучы һәм тәнкыйтьче» ачыктан- ачык алдаша иде. Элек Шәрифә сәнгать турында сүз чыкса, әллә ни уйлап та тормЪш, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, теленә нәрсә туры килсә, шуны әйтеп сала иде. Үчекләвең дә яшерми иде. Ире сәнгать юлына басып, бу эшкә җитди каравын әйткәч, «иң каты тәнкыйтьче» булырга вәгъдә бирсә дә, үзе сәнгать турында бик сакланып сөйләде, Рушад аның ярым-йорты сүзләрен дә бик игътибар белән гыңлады, күп вакыт Шәрифә белән эчтән килеште, синеке дөрес, дип әйткән чаклары да булды, яртылаш эшләнгән эшен кыю рәвештә читкә куйды, я яңабаштан кереште. Шәрифә .моны күреп бик уңайсызланды, кызарды, мин ни беләм, миңа карап башлаган эшеңне, зинһар, бүлмә, дип әйтте. Рушад аны бер кулы белән кочып:
— Үзеңне үзең яманлама, миннән мактау сүзләре әйттермә,— диде.— Без бер тапкыр килешкән идек бит Бик беләсең килсә, соңгы тапкыр әйтим: әгәр мөмкин булса, синең йөрәгеңне үземә күчертеп куйдырыр идем. Аңладыңмы?
— Хәзер бит йөрәкне күчерәләр! — Шәрифәнең күзләре кара күктәге йолдыз кебек ялтырап китте.
— Әйе, ләкин аның өчен береңнең алдан үлүе кирәк. Ә без бергә яшик әле.
Иртән сәгать бишләрдә үк торып, Рушад тагын эшкә тотына. Шәрифәнең дә күзеннән йокысы кача. Аңа Рушад тагын башлаган эшен бүлеп бүтәнен 'алгандыр күк тоела. Аныңча, бу коточкыч хәл. Күпме вакыты әрәм булды. Анысы шулай, ләкин әгәр дә янасы элеккесеннән яхшырак булса? Күрәсең, сәнгать әсәре шулай мең газаплар белән т\а торгандыр инде. Ана комачауларга гына кирәкми.
Бу сәгатьләрдә Шәрифә үзе дә Рушад янына керми, балаларны да әтиләре янына җибәрми. Дөрес, җәй көне балаларның буяуларга әллә ни исе китми, алар Идел буен артыграк күрәләр. Ә Шәрифә үзе ялда булса да. әллә ни ял итми, хатын-кызга дачада да өй эше табылып кына тора. Быел ул курортка барудан катгый рәвештә баш тартты, Рушад үгетләп-үгегләп караса да. булдыра алмады, ә балаларга, бигрәк тә кечеләренә, әниләренең өйдә булуы рәхәт. Үзләре пионер лагерена өченче сменага гына баралар.
Хәзер Рушад Даманскин батырына багышланган картина яза иде. Аның белән ул байтак газапланды. Ул Әнвәр Зәйнетдиновны күреп белми иде. Фоторәсемне кабатлау — шулай ук художник эше түгел. Ул яшь совет солдатының художество образын тчдырырга булды, ә Әнвәр бары тик прообраз гына булып калды. Шулай да, художник фантазиясе булуга да карамастан, бер яхшы теләк белән генә моңа ирешә алмыйсын. Бәхеткә каршы. Рушад үзе Ваган сугышы вакытында бро- нетранспортерда механик булып хезмәт иткән иде. Хәзер техника да, тактика да үзгә булуга карамастан, Рушад таныш стихиясенә чумгандай булды. Әнвәр дә бит бронетранспортерда хезмәт иткән!
Картина туудан ерак иде әле. хәзергә аның гомуми сызыклары гына бар. детальләре хыялда булса да, киндергә төшмәгән. Рушадка барысын да күңел күзе белән күрергә туры килә. Подразделение инде сугышчан боерык алган, берничә минуттан бронетранспортерлар кузгалып китәргә тиеш. Яшь совет кешесенең беркайчан да сугышта булганы юк. җитмәсә, ул кытай халкына дус рухта тәрбияләнгән. Нишләр, яшь буын шул катлаулы хәлдә аптырап калмасмы? Сугышта аптырау, илгә, халкыңа ышанычыңны югалту бары тик һәлакәткә генә илтүе мөмкин. Яшь совет кешесенең йөзендә шул катлаулы кичерешләр дә, аның аталары, өлкәң абыйлары байрагына турылыклы булуы да — барысы да, барысы да чагылырга тиеш. Рәсемдә сүз юк. күз карашы, яктылык һәм күләгәләр, үлчәп салынган буяулар барысын да хәл итәргә, художникның уй-тойгыларын, илгә мәхәббәтен, дошманга
көйдергеч нәфрәтен күрсәтергә тиеш Бәлки, әдәбиятта, музыкада бу эш җиңелрәктер, бәлки, аларнык үз кыенлыклары бардыр. Әйе.сәнгатьнең һәр төре ифрат катлаулы, һәр төре үзенә генә хас читен мәсьәләләрне хәл итә. Әҗәткә бер нәрсә дә алып булмый.
Заводта квартал яки ел ахырында нинди киеренкелек тууы Рушадка бик яхшы билгеле. Хәзер дә ул нәкъ шул чактагы кебек эшләде. Карти- ♦ на күзгә күренә торган төс ала барса да. киеренкелек кимемәде. Р\шад м шактый ябыкты, әмма күзләрендәге ялкын көчлерәк ургылды, гүя = атаканың хәлиткеч минуты якынлаша иде. Шунысы бераз гаҗәбрәк. = ижат кешесенең батырлыгын да. кыюлыгын да күрүче юк. гүя ул картн- х насын бик тыныч яза, гүя әле бер. әле икенче буявын буйый г гына.
— Рушад. әгәр гел шулай яна торган булсак, мин. ярдәм сорап. = врачларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булырмын.—диде Шэрифә. ♦ сабыр савытлары тәмам тулгач. Ул үзенең ялын яхшылап күрмәде дә. а Хәзер эшкә чыкканга Рушадны да күзәтә алмый иде
— Зинһар, алай итә күрмә. Мин синең таләпләренә үзем буйсыныр- * мын. Кара, бетеп килә бит инде. Тагын бераз гына эшлисе калды. п
Рушад калтырана иде. аның <бераз гына» дигәне бер дә бераз ® гына түгел, моны инде Шэрифә яхшы төшенеп килә иде. Сәнгать әйбе- с ренә нокта кую —иң авыр эш. Әгәр шундый чакта йөрәк кызгану хисе- ° нә бирелеп, үз дигәнен генә алга сөрсә, файда китерү урынына картн- = наны да, ирен үзен дә харап итүе бар. Р\шад гүя акылга җиңеләеп * киткән, бары картинасын гына белә. Ана хәзер врач та. дару да. больнн и ца да кирәкми, ана бары тик дуслык кына ярдәм итсә итәр.
— Их, минем хәсрәтем,—диде Шэрифә иренә һәм кулыннан килгән- Z не барысын эшләде. Ашларның тәмлесен генә хәзерләде, вакытында ял ш да иттерергә тырышты, һавага да алып чыкты Рушадның башына ял * бирү өчен сәнгатьтән ерак нәрсәләр турында сөйләде, көлде, көлдерде.
Хатын-кыз йөрәге чиксез яратучан һәм чиксез кайгыртучан. Заводта Шәриф) парторг янына керде һәм
— Мин тагын сезнең янга килдем әле, тагын хәсрәтемне сөйләргә тиешмен,—диде һәм Рушадның ничек эштә януларын сөйләде—Тик мнн зарланырга да, Рушадны үгетләргә чакырырга да килмәдем. Чөнки бу файдасыз.
— Анлыйм. Теге вакытта сез авыруга бер юаныч кына булсын дигән идегез. Хәзер ничек сок. сул кулы белән чынлап эшлимени?
— Ул эшкә һәрвакыт җитди итеп карый. Мин, әлбәттә, аның карти-наларына бәя бирә алмыйм, үзегез бер кереп чыксагыз, күрер идегез.
— Хәтергә төшерүегез өчен рәхмәт. Шэрифә ханым. Без көндәлек эшкә күмеләбез дә кайчак мөһим нәрсәләрне дә онытып җибәрәбез. Иртәгә үк барып чыгарга тырышырмын.
— Рәхмәт. Тик бу көннәрдә Рушадны эшеннән бүлдермәскә идегез. Бетмәгән эшен ул сезгә барыбер күрсәтмәс. Эшс беткәч, үзем сезгә килеп әйтермен.
— Яхшы, алайса, шулай килештек
Парткомга кереп сөйләшүе турында Шэрифә иренә бер сүз дә әйтмәде. Килгән-киткәи кардәшләрне дә. дусларын да Рушад янына кертмәде. төрлесенә төрлечә хәйләләде, тизрәк Идел буена алып чыкты. Көннәр хәзергә ару тора, урманда яки көймәдә йөрүләре бер рәхәт Кич Рушад үзе кунаклар янына чыга, кайчак күңелле итеп, теләп сөйләшә, кайчак йөзе бик сүрән була Шэрифә сорамаса да моның сәбәпләрен белә: я Рушадның эше алга киткән, я ул, берни эшли алмыйча, сәгатьләр буе газапланган. Икәү генә калгач, түзми, сорап куя.
— Күп тә калмаган, тик йөрәгемне ахыргача ачып бирә алмыйм. Шэрифә. һаман күңелем канәгатьләнми,—ди Рушад.
— Ә син шул җимешләрне дә капкала, аннары Иделгә ешрак карг Кайчагында Идел кеше әйтә алмаганны әйтеп бирә бит. Ярына чыгы утырсаң бигрәк тә. Күрәсең, янына утырганны, серләшергә килгәнн сизә.
Ахрысы. Шәрифә чынын әйткән, Идел ярына чыгып серләшә торгач Рушад эзләгәнен тапты һәм шуннан соң озак та үтмәде, соңгы ноктань куйды. Ә вакыт төрле кеше күзлегеннән озын да, кыска да күренә Шәрифәгә әлмисак үтте кебек. Заводта парторг аны берничә тапкьц очратып:
— Мин һаман көтәм бит, Шәрифә ханым. Бу вәгъдәсен онытты диг уйламагыз,— диде елмаеп.
— Мин дә сөйләшүебезне онытмадым. Рушад кына һаман эшет очлый алмый, тәмам ябыгып бетте, иртәдән кичкә кадәр мастерскоенда хәтта кеше белән дә сөйләшми башлады.
— Өзлегә күрмәсен.
— Үзем дә шуннан куркам.
Ниһаять, Шәрифә, бер көнне ирен көләч йөз белән күргәч, яшерен шатлык тоеп:
— Рушад, әллә тәмамладыңмы? —дип сорады.
— Шулай бугай. Әйдә күрсәтәм.
Алар пыяла мастерскойга чыктылар. Картина рамкага куелып, стенага эленгән иде. Шәрифәгә ул күптән таныш һәм шул ук вакыгта өр-яңа булып тоелды. Әлбәттә, Рушадның шулкадәр озак вакыт нәрсә белән газаплануын абайламады, монысы хәзер мөһим дә түгел иде. Картина тулысы белән аның каршында. Ул Әнвәр Зәйнетдинов турында кат-кат укыган иде. Аның үлемгә каршы барганын белә. Ләкин картина яшәү рухы, җиңү рухы белән тулы, ул Ватанның бар нәрсәдән олы, изге булуын раслый. Ватан намына бу яшь совег солдаты утка да күзен йоммыйча керәчәк...
Шәрифә тиз генә артына борылды. Рушад, кулларын салындырып, стенага сөялгән. Ул бик арыган кебек булса да, йөзе илһамлы, күзләре яна, иреннәрендә әз генә канәгать елмаюга охшаган бер нәрсә сизелә иде.
— Рушад,— дип, Шәрифә иренең күкрәгенә капланды. Ул күңелендә ташыган тойгыларны аңлатырлык сүз тапмады. Хәер, бу минутта ул кирәк тә түгел иде, Рушад болай да барысын аңлады.
Берничә көннән соң Шәрифәгә ияреп, хәл белергә дигән булып, парторг килде.
— Мин авыру янына киләм дисәм,— диде ул бик җылы күрешкәннән соң,— сине бөтенләй яшәргән хәлдә күрәм. Тьфү-Тьфү, Рушад. күзем генә тимәсен. Әзрәк эшләштергәлисең дәме? Мастерскоеңны да караган юк бит әле.
— Килмәгәч, ничек карыйсың. Завод эше булса карар идең, пенсионер хәлен завод ишек алдында хатыныннан сорасаң да ярый.
— Тәнкыйть? Без инде анысына күнеккән, дус кеше!
Алар өчәүләп якты террасага керделәр. Бу юлы инде башка картиналар да эленгән. Парторг завод хәлләрен чагылдырган картиналарны карады, кайберләрең таныды, соклануын белдереп телен шартлатты.
— Үзләре күргәннәре бармы? —диде, завод алдынгыларының рәсем-нәренә карап.
— Юк, чакырганым юк, үзләре килми.
Парторг арадагы иң зур картина алдына килеп туктады. Ул Даман- ский батырларына багышланган «Ватан шуннан башлана» дигән картина иде.
— Менә Рушад һилалович соңгы вакытларда нәрсә белән утырган икән! Шәрифә ханым да әйтмәде.— Парторг шелтә белән ана карады.
Аннан тагын картинага борылды. Якынрак килеп тә, арткарак чигенеп тә карады.— Кайчандыр мин Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт иттем. Ул чакта чик буе башка иде. Ә хәзер .. Рушад һилалович, бу—яшьләргә лаеклы бүләгегез булыр.
— Үземдә дә шундый уй бар иде. Көз армиягә китүче яшьләребезгә бүләк итәрмен дигән идем. Шуңа ашыктым да.
— Шәп идея. Тик аңарчы культура сараеның зәнгәр залында күргәзмәңне оештырыйк, Рушад һилалович. Күрсеннәр, уйласыннар! Мин бу күргәзмәнең төп темасын «Коммунист батырлыгы» дип билгеләр идем.
Рушад башын селекте.
— Әллә тетеп салырлар дип куркасынмы’ Дөрес, кайберәүләр партия, коммунист. Ватан дигән сүзләрдән куркалар, дөресрәге, алармы безнең аңнан алып ташларга маташалар. Сәнгать көрәш мәйданы, Рушад һилалович, ә сез партиянең турылыклы солдаты
Рушад хатынына карап алды.
— Ничек, Шәрифә?
— Мин парторг тәкъдиме белән килешер идем.
Кинәт әллә кайдан, җир астыннан чыккан кебек, кыргый җырмы, мөнгерәүме ишетелде. Парторг гаҗәпләнеп тәрәзәдән карады.
— Бу — Хайбас. Күрше авылда шундый бер тиле егет бар,—диде Шәрифә.
Рушад гүя берни ишетми, ул актарылып торган Иделгә караган. Кай арада жил чыккан да, күк йөзе кара кучкыл болытлар белән каплана башлаган. Икенче якта әле һаман кояш көлә. Җил көчәйгән саен аның җиңелмәс нуры арта бара төсле.