Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГУМАНИЗМ ҖЫРЧЫСЫ


ормыштагы уңай башлангычны раслау, яңа чынбарлыкның матурлыгына һәм гүзәллегенә дан җырлау, коммунизм төзүче совет кешеләренең рухи байльпын һәм әхлакый сафлыгын ачып бирү —совет язучылары алдында торган бурычларның аеруча мөһимнәре әнә шулар. Күренекле язучыбыз Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрендә без нәкь менә әлеге принципларның тормышка ашырылуын күрәбез.
Халыклар дуслыгы һәм гуманизм — социалистик реализм әдәбиятындагы үзәк темаларның берсе. Яңа кеше өчен көрәш һәм гуманизм идеясе Габдрахман Әпсәләмов иҗатының буеннан буена сузыла.
Безнең әдәбиятка ул хезмәт һәм героик эшләр поэзиясе, зур идеаллар белән янып яшәүче романтик геройлар алып килде. Тормыштагы яңалык үрентеләрен күрә белү, халыктагы иҗади көчләрнең колачын дөрес төсмерләү аның бөтен әсәрләренә хас.
Шуның белән бергә, заманның үзенчәлегенә, теге яки бу әсәрдә алынган мәсьәләләрнең характерына карап, Габдрахман Әпсәләмов иҗатындагы бу сыйфатлар үсә. үзгәрә һәм тирәнәя баралар. Мисалга язучының соңгырак елларда язылган ике романын алып карыйк. Аларның берсе — «Сүнмәс утлар», икенчесе — «Ак чәчәкләр» романы. «Сүнмәс утлар» романында язучы социализмнан коммунизм җәмгыятенә күчү чорына хас каршылык һәм конфликтларга мөрәҗәгать иткән иде. «Ак чәчәкләр»- дә инде ул әлеге каршылыкларны тагын да үстереп, сәнгатьчә үткенәйтеп бирә. «Сүнмәс утлар»дагы Сөләйман карт характерына салынган гуманизм, актив, сугышчан. Горькийча гуманизм икенче романдагы Әбүзәр Таһиров образында тирәнәйтелә, көчәйтелә төшә. Әгәр беренче романдагы Хәсән Мортазин образы аша язучы башта чзен җәмгыятькә каршы куеп та. эшчеләр коллективына килеп эләккәннән соң индивидуализм хисләрен җиңеп чыга алган бер шәхесне сурәтләсә, «Ак чәчәкләрядәге Яңгура образында искиткеч комсыз һәм бары үзен генә ярата торган вак җанлы кешене фаш итә. Мондый чагыштыруларны өзлексез дәвам иттерергә мөмкин.
«Ак чәчәкләр» медицина эшчеләре турындагы роман, ләкин идея яңгырашы ягыннан караганда, ул бу тема рамкалары белән генә чикләнми. Ул, барыннан да элек, гуманизм принципларының тантана итүе, җиңеп чыгуы хакында сөйли торган әсәр Романның язылу тарихына тукталып, автор болай ди: «Теге яки бу әсәрне язу теләге кинәт кенә тумый, образлар берьюлы тулы канлы һәм тере булып күз алдына килеп басмый. Барысы да әкренләп, озаклап һәм. дөньяга килә торган һәрнәрсә шикелле, каты газап белән туалар. Сугышка кадәр мин авырмадым һәм авыруның нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче тапкыр врачлар кулына фронтта, яралангач эләктем Һәм шунда бу профессия кешеләренә беренче мәхәббәтем уянды. Ул мәхәббәт, күрәсең, шактый көчле булган, мин беренче романымда ук врач образын тудырырга омтылып карадым. Ул «Алтын йолдыз»дагы военврач Мөнирә образы иде—
Т
«Газинур» ромаиыи язганда мин яңадай врач образын бирергә тырыштым — ул Катя Бушуева иде. Күрәсең, бу ике образ гына минем арач турындагы хыялымны канәгатьләндермәгән. 1955 елда авылдашым һем якын дустым атаклы хирург Әхмәт абый Айдаров турында очерк язу нияте белән Әгерҗе тимер юл больницасына киттем... Әмма Әхмәт абый турында очерк яза алмадым. Ә Әгерҗедән кайткач, врач- ф лар турында берәр зуррак нәрсә язу теләге кечәйде Ләкин ул арада «Сүнмәс утлар _ белән мавыгып киттем һәм ул «утлар» миңа бии кыйбатка төште— Чын-чынлап авы- 5 рып больницага эләктем. Больницадан чыкканда, калын бер дәфтәр шундагы күзә- £ түләр белән тулган иде. Берничә елдан соң яңадан йерәк чыгымлый башлады Нәтиҗәдә яңадан больница койкасы һәм яңадан калын бер дәфтәр күзәтүләр һәм була- £ чак геройлар күз алдына ачыграк, конкретрак булып килеп бастылар Өченче тапкыр _ больницада ятканда. «Ак чәчәкләр» язылып беткән иде инде».
—Больницада Г. Әпсәләмов очраклы рәвештә атаклы медик, профессор Терегулов х белән бер палатага эләгә. Медицина эшчеләре тормышыннан әдәби әсәр язарга 2 җыенып йөргән әдип кулына кирәкле материал үзе килеп керә. Уртак тел таба > сөйләшә бел дә кеидәлекләр алып барырга иренмә Ул шулай эшли дә Ләкин бу—- •Ак чәчәкләр» романы бик җиңел язылган дигән сүз түгел әле. Г Әпсәләмовның * көндәлек дәфтәрләрендәге язмалары шул хәлендә генә романга кереп китә алмаган < кебек, әсәрдәге Әбүзәр Таһиров та тормыштагы Әбүзәр Терегулоаиың гади күчер- ® мәсе түгел. Язучының иҗат лабораториясе аша узганда тормыш материалы бик t- нык үзгәрә, бөтенләй яңа эретмәгә әйләнә. Артык, очраклы нәрсәләр төшеп кала п икенчеләре үстерелә, күпертелә, куертыла. Г. Әпселәмов бик дөрес яза' «...иҗат _ эшендә иң кыены, иң авыры прообраздан образга бару юлы Бу юл бик катлаулы, о бик сикәлтәле һәм шул хәтле үзгәрүчөн, кайчакта прообразлардан бернәрсә дә к калмый диярлек... Син героеңның прообразын тапкансың, ләкин ул өлө образ түгел. — Ул образ булсын өчен тагын шуның ише уннарча, йөзләрчә прообразларның сыйфатлары кирәк. Сиңа гүя образ иҗат итәр эчен бер мәрмәр кисеге тоттырганнар = Шушы мәрмәр кисәгеннән конкрет образның сурәтен тудырыр эчен таштагы бетен = артык кисекләрне алып ташлау да җитә. Әмма образ тудырыр эчен мондый хезмәт кенә аэ, образ тудырыр ечен тагын да зуррак хезмәг салырга кирәк, чеики анда э бөтенләй яңа сыйфатлар, яңа чалымнар килеп чыга» Романдагы Әбүзәр Таһироя " образы өнә шулай зур кеч сарыф итү, күп тир түгү нәтиҗәсендә туган
Бер карасаң, геройның тормыш юлы тышкы вакыйгаларга әллә ни бай түгел кебек (башта пансионда, аннары гимназиядә һәм университетта уку еллары, авылда зшләү, тагын шәһәргә килеп, ординатурада уку һем еллар буе Казан больницаларының берсендә хезмәт итү). Әмма эчке, рухи байлык күпме аңарда! Университет тәмамлауга терапия корифее, мәшһүр профессор Алексей Николаевич Каэем-Бек үзе аны ординатурада калырга үгетләп карый. Әбүзәр авылга, үзен укыткан кешеләрне дәваларга җибәрүләрен сорый Аның теләген канәгатьләндерергә мәҗбүр булалар
Муллага дога кылган ечен дә сәдака бирергә гадәтләнгән авыл кешеләре башта темам аптырап калалар ничек инде бушка кеше дәваларга мөмкин!! Әбүзәр докторның хәтерендә шундый вакыйга сакланып калган. Шулай бервакыт аның янына, авыру баласын күтәреп, яшь кенә хатын килә. Доктор баланы карын, тиешле ярдәм күрсәтә Хатын, баласын дәвалаган ечен, акча бирә. Әбүзәр алмый Хатын үпкәли башлый Аптырагач, Әбүзәр аңа, акча урынына, чәчәкләр китерегез, ди Ямьле Дим буеннан китерелгән шул ак чәчәкләр аның бетен гомере буена рухи сафлык һем эчкерсезлек символы булып кала.
Әсәрнең кендәлек дәфтәрләре формасында язылуы авторга кирәк чакларда ту- рыдан-туры хикәяләүгә катнашып китәргә мөмкинлек бирә «Гомере гел больницаларда, аһ-зар. кан-яшь эчендә үткен карт врачның күңеле ахыр килеп катып бетәдер кичерешләре дә сүлпәнәядер, табигать күренешләре де әсәрләндерми тоогеидыр дип уйлый идем мин үземнең беркатлылыгым белен Бик ялгышканмын! Әбүзәр абзый шагыйрь кебек нечкә күңелле, рәссам шикелле табигать яратучан бер кеше булып чыкты» '. Әбүзәр абзыйның Кама буйларындагы табигать турында сөйләгем
’ Г. Әпселәмов. Сайланма әсәрләр 2 том Казан барлык өземтәләр шушы басма буенча китерелә.
1968 ел. 178 бит Алга таба
сүзләрен китереп, автор безне аның чыннан да художник йөрәкле кеше булуына ышандыра.
Табигатькә, кешеләргә булган зур мәхәббәт хисе аны картаюдан, рухи ярлылыктан саклый. Хисләре каткан кеше башкаларның күңел сафлыгына соклана алмас иде Әбүзәр Таһиров, күп еллар узган булуга карамастан, ике гади рус хатынының совет сугышчыларын фашистлардан саклап калуларын оныта алмый. Авыруларның профессорга ышанычлары никадәр зур булуын Хәйдәр Зиннуров хисләре аша да белергә мөмкин: «ЛАин аны иң каты ааыртынган, буылган минутларда да таный идем. Ихтимал, мин аны хыялымда гына күргән чакларым да булгандыр, чөнки ул миңа минем караватым яныннан төнлә дә, көндез дә бер дә китми күк тоела иде» (200 бит). Профессорның ягымлы мөнәсәбәте авыруга иң кыен минутларда кара үлем шәүләсен куарга булыша. Авыруның койкасы янында булуы белән генә дә ул аның күңелендә яшәүгә өмет уята, хикмәт хәтта аның профессор булуында да түгел, ә ягымлы, игътибарлы кеше булуында. Галина Петровнаны уңышлы дәвалап чыга аласына профессор үзе дә ышанып бетми. Әмма авыру яткан палатадан ул ышанычлы, нык адымнар белән чыга. Чөнки аның һәр хәрәкәте хәтта аяк атлауларына кадәр авыруларда ышаныч һәм өмет уятырга тиеш. Әбүзәр Таһиров образына бәя артист Любимов фикерләре аша аеруча калку итеп бирелә «Әбүзәр Гәрәевич кебек кешеләр,— ди ул,— тормыштан бер эзсез генә югалмый, җирдә аларның җуелмас эзләре кала, алар җисмән бетсәләр дә. эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары, рухи гүзәллекләре белән башкалар күңеленә күчәләр һәм алар белән бергә яшәүләрен дәвам иттерәләр» (513 бит).
Врачның авыруны терелтү өчен куйган тырышлыгын язучы тауны терәтеп торган каен образы белән чагыштыра. «Алан артында текә тау... Шул текә тауга озак карап торсаң, ул агып килә сыман тоела, әйтерсең шарлама кебек югарыдан ишелеп төшә... Тик аланның тауга барып терәлгән читендә бердәнбер киртә бар: бер төптән биш тармаклы каен үсеп чыккан. Менә шушы каен шуып килгән мәһабәт тауны терәп туктаткан кебек» (409 бит). Тау дигәне кешеләр өстенә ишелеп килә торган чир. ак каеннар — медицина эшчеләре.
«Ак чәчәкләр» романында авырулар галәме, врачлар хезмәте турында сөйләнә. Әмма авторны дәвалау процессы үзе түгел, бу мәсьәләнең әхлакый ягы кызыксындыра. Әйтик, ышаныч, идеяләр кешенең үз-үзен тотышында ҺИНДИ роль уйный? Ни өчен тормыштагы бер үк шартларда кешеләр үзләрен төрлечә тоталар?..
Геройлар хикәяләүгә үз тормышларының шундый моментларында килеп керәләр ки, без аларның төп характер сыйфатларын да, шәхси язмышларын да кинәт күреп, аңлап алабыз. Асияны алыйк. Ул яшь кыз. аңа нибары унтугыз тулган. Менә шул яшь кыз, озак еллар больницадан больницага йөри торгач, өметсезлеккә бирелгән, ышанычын югалткан. Дөрес, аның әле кечкенә генә өмете калган, атаклы терапевт Таһировка күренәсе бар. Ул ни әйтер?..
Профессорга күренер алдыннан Асия янына йөргән егете Илдар килә. Кыз авыру икәнлеген яшереп йөр<ән була. Хәзер инде, сәламәтләнә алуына ышанычы беткәч, Асия аңа дөресен әйтә. Илдар үзе дә врач, комбинированный порок белән авырган кешене нәрсә көткәнен яхшы аңлый. Әйе, авыр, өметсез була кызның хәлләре.
Асия приемга килгәндә, Таһировның да кәефсез чагы була. (Дөнья мәшәкатьләре күпме, җитмәсә, һәртөрле Тютеевлар, Саматовлар канга тоз сала.) Ләкин бу аңа авыруга карата игътибарлы һәм ягымлы булырга комачауламый. Әбүзәр Таһиров башкалар хакына шәхси кайгыларын оныта торган юмарт табигатьле, киң күңелле кеше. Аның өчен иң мөһиме — авыру белән дөрес мөгамәләдә булу, аның ышанычын яулау. Шуннан соң гына ул бик уйланып диагноз куя, дәвалау юлларын билгепи. Әбүзәр Таһиров кебек игътибарлы һәм сизгер җанлы врачка туры килмәсә. Асия бәлки савыга да алмас иде. Әбүзәр абзый гади врач кына түгел, кылган эшләре, инанулары буенча ул чын коммунист. Әгәр менә шушы саф күңелле, искиткеч зур йөрәкле, хезмәт сөючән кеше гомеренең соңгы елларында партиягә керә икән, бу бик табигый күренеш.
«Ак чәчәкләр» романы характерлар тудыру ягыннан Габдрахман Әпсәләмовның осталыгы тагын да камилләше тешүе, образларның эчкә дөньясына үтеп керү сәләте
тагын да ныгый баруы турында сейли. Коммунизм җәмгыяте тезүче яңа кешенең җаны да гүз.л, кылган эшләре дә гүзәл, ди автор. Әбүзәр Таһиров — шундый кешеләрнең берсе
Әмма совет кешеләрендәге матур якларны, уңай башлангычны тасвирларга омтылу тормыштагы кимчелекле, тискәре якларны күрми, дәшми калырга чакыру дигән сүз түгел. Кешеләр аңындагы шәхси милекчелек калдыклары безнең тормышта торган саен көчәя, тирәнәя барган алдынгы кешеләр белән каршылыкка керәләр Ләкин 2 искелек тарафдарларын фаш итү, кайберәүләр уйлаганча, җиңел эш түгел. Профессор 5 Яңгура да чын йөзен озак вакытлар яшереп килә. Авюр аның һәр адымын күзәтел £ бара, бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмаска тырыша. Яңгураның асылын 3 билгели торган төп сыйфатлар — эгоистлык, коры исәп. Яңгура кебек кешеләргә акыл. ~ талант, үз-үзенне тота белү җәмәгатьчелектә яхшы фикер тудыру очеи генә кирәк. S Икейөзлелекләре, хәйләкәрлекләре аларга асыл табигатьләрен яшерергә булыша = Шуңа да җәмгыять өчен куркыныч кешеләр алар Менә Яңгура эшли горган клини- < кага бары ашыгыч операция юлы белән генә коткарып калырга мөмкин булган бер £ авыру китерәләр. Консилиумга җыелган врачларга Яңгура бу хәбәрне җиткерә, ә үзе u иптәшләре аның тәкъдимен кире каксалар иде дип кәгә. Авыруның хәле бик начар ♦ операциянең уңышлы чыгуына өмет чамалы. Яңгура мондый тәвәккәллек сорый тор- ган эшләрдән читтәрәк калуны яхшы саный. Шунда прсфессор Таһиров анык карта- в ларын бутап ташлый. Гомумән, дөньяда Әбүзәр Таһировлар яшәмәсә. Яңгура эшли ® торган клиникада Мансур булмаса, Яңгура янына беләгенә кызыл тасма бәйләгән я кеше килеп чыкмаса, тогын байтак вакытлар аның кемлеген белми йөрерләр иде әле. Я
Яңгура — уз ягын гына кайгырта торган кеше Аның эче бозыклык, хөсетлек белән тулы. Дусларны да ул ифрат тар максатлардан чыгып сайлый. Кирәк чакта, файдасы X тиярдәй күренгәндә. Саматовны үз канаты астына ала Инде тегесе гаепләнеп, кеше * арасында яман аты чыккач, Яңгура аны бар дип тә белми. Ярдәм кулы сузу турында әйткән дә юк инде, ул аны хәтга куып чыгара. Ә бит тышкы кыяфәтенә, тасма теленә 2 ҺӘм үз-үзен тотышына карал, аны юньле кеше дип тә уйларга мөмкин. Аның Әбүзәр — абзый клиникасында яки Таһировлар өендә ничаклы әдепле булып кылануына игь- J тибар итегез. Изге бер фәрештә дип белерсең. Хәтта Мансур турында гына уйланып J утырган Гөлшәһидәдә до ул уңай фикер уята. u
Тора-бара Яңгураның тагын бер начар гадәте ачыла Ул ифрат дәрәҗәдә дан- шеһрәт сөюче кеше булып чыга Үзе өчен файдалы аның дәрәҗәсен күгәрә торган эш булса, Яңгура аңа теләп алына, кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтә белә. Инде дәрәҗәсенә зыян килерлек бупса, ул куркак һәм сүлпән бер кешегә әйләнә Апай гына да түгеп, алдашу юлына баса.
Яңгура эшли торган клиникага зур бер белгечне салалар Хәле бик авыр коткарсаң, ашыгыч операция ясау юлы белән генә коткарып калырга мамкин Ә операция ничек узар? Моны шулай ук алдан әйтеп булмый Яңгура боларның һәммәсен аңлый. Ләкин консилиум барышында бу хакта дәшми кала. Җитмәсә тәрле сәбәпләр табыл, операцияне һаман суза, кичектерә килә.
Үз монфӘ1атен генә кайгыртып яшәүче мондый типларның берсе белән без Г. Өлсәломовкың «Сүнмәс углаоп романында ун очрашкан идек. Ул—Хәсән Мор- тазин. Бу җәһәттән караганда. Яңгура Мортазинның дәвамы һем варисы булып гора. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан исә ул —Г. Әпсәләмов иҗатындагы иң уңышлы образларның берсе.
Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, ул үзенә кирәксез кешеләрне чүпкә до санамый. Авыру хатын Дилбәр Сәлимоеа операциягә керер алдыннан ире һәм балалары белен очрашырга рөхсәт сорый Яңгура рөхсәт бирми Моңа хәтере калган Дилбәр операциядән баш тарта. Шул чагында инде Яңгура авыруны больницадан куып чыгаруга кадәр барып җитә. Мансур ярдәм кулы суэмаса ихтимал, куган дл булыр иде. Мансур тәвәккәл адымга бара —Дилбәр Сәлимовага операция ясарга риза була. Ахыры ни белән бетерен дә. Яңгура белән конфликтка керәчәген дә уйлап тормый Авыру операции өстәлендә үле Мансур гаебе белән түгел, билгеле Шулай аа ул бу хәлне гаять авыр кичерә. Юк. ул хезмәт урыным ю-ала яисә автор-тетым тешә дип тә кайгырмый. Ул авыру хатынның ышанычын аклый алмавына үкенә.
Романдагы төп конфликт тормышны, яшәү мәгънәсен ике төрле аңлый ’орган кешеләр арасында бара. Бер якта Әбүзәр һәм Мансур Таһировлар. Гөлшәһидә һәм ААаһирә ханымнар, икенче якта — Яңгура һәм Саматовлар.
Яңгура күпмедер дәрәҗәдә А. Расихның «Ике буйдак» романындагы Заһид Сафичны хәтерләтә. Яңгура кебек үк, Заһид та иң элек үз мәнфәгате, шәхси карьера өчен яши торган кеше. Яңгура кебек үк, ул да үз хезмәтенең нәтиҗәсе, халыкка никадәр кирәк, файдалы булуы белән кызыксынып тормый. Аңа, барыннан да бигрәк, гадәтләнгән тыныч тормыш булсын. Галим буларак, Заһид фән белән тормыш арасында бәйләнешләр йомшаграк булган елларда формалаша. Бер заман фәнне практик тормышка якынайту мәсьәләсе көн тәртибенә куела, Заһид Сафич моңа хәзерлексез кеше булып чыга. Болай ул эрудицияле галим, студентлар аның лекцияләрен яратып тыңлыйлар. «Ак чәчәкләр» романындагы кебек үк, Заһид белән Рәхим арасындагы бәрелеш төрле әхлаклы, төрле карашлы галимнәрнең конфликты ул. Шуларның үзара көрәшен тасвирлау аша автор социалистик җәмгыятьнең алга таба үсешен к/рсәтә. Рәхим алдында торган киртәләрне, кыенлыкларны сурәтләп, А. Расих тормыштагы яңалыкның ни рәвешле үзенә юл яруын раслый. Икеләнеп һәм шикләнеп, үз юлларының дөреслегенә ышанмый яшәүче Заһидлар, замана барышына иярә алмыйча, тормыштан төшеп калалар Алар <-Ике буйдак»тагы Рәхим, «Ак чәчәкләр»дәге Мансур кебек кыю һәм тәвәккәл яшьләргә юл бирергә мәҗбүрләр. Тик шунысы бар. Заһид тибындагы кешеләр кызганыч булса, Яңгура кебекләре куркыныч та әле
Мәхәббәт темасы Г. Әпсәләморның бөтен әсәрләрендә диярлек күтәрелә, әмма «Ак чәчәкләрпдә аңа аеруча зур игътибар бирелгән. Язучы бер төрле мәхәббәтне яклый. икенчесен кире кага, шулар белән үзенең дөньяга мөнәсәбәтен белдерә, укучыны уйландыра, аңардан да шул мәсьәләләр турында фикер йөрттерә. Язучы укучыны мәхәббәтнең кадерен белергә өйрәтә, аның зур, матур хис икәнен, тормышка ямь һәм бәхет бирүен әйтә.
Гөлшәһидә Мансурны ярата. Аның Мансурга булган мәхәббәт хисләре шул хәтле көчле, күпме генә тырышып караса да, ул аны оныта да, ташлый да алмый. Мансур кайткан дигән хәбәрне ишетүе була, беркайчан да бармам дип ант иткәне булса да, ул тагын яшьлек хатирәләре белән бәйле истәлекле урыннарга килеп чыга. Ка- занканың текә ярлы урынына килеп басуга аның сулышы ешая, йөрәге сулкылдап тибәргә тотына, күзләре елтырый башлый. Күз ачып йомган бер мизгел вакыт эчендә күңеленнән моннан дүрт ел элек булган хәлләр үтеп китә...
Гөлшәһидәнең күңелендә киеренке көрәш бара, аек акыл: «Оныт аны, ул барыбер сиңа булмас», ди. Ләкин хисләре башкача сөйли һәм аның уйлары тагын Мансурга әйләнеп кайта. Билгесезлек аның кәефенә дә тәэсир итми калмый. Гөлшәһидәнең кәефе гел үзгәреп, алмашынып тора.
Шулай итеп, Гөлшәһидәне Мансур белән очраштырганга кадәр үк, язучы безне аның тирән итеп, зур итеп ярата белә торган кеше булуына ышандыра. Дөньяда мәхәббәт хисеннән дә көчлерәк хис юктыр, мөгаен Гөлшәһидә Илмирадан көнләшми булдыра алмый, чөнки Мансурны аннан шул кыз тартып алды. Ләкин Гөлшәһидә Илмирата карата да күңелендә ачу сакламый. Беркатлы Фатихәттәйнең:
— Аерылышканнардыр әле, күңелем шулай сизә,— дип әйтеп ташлавы була. Гөлшәһидәнең күзенә яшь тыгыла. Кемдер бик тә, бик тә кызганыч булып тоела аңа. Тик кем: үземе, Әбүзәр абзый белән Мәдинә апамы, Мансурмы яки тагын берәр- семе? «Аерылышканнардыр әле»... Әй. бу Фатихәттәйнең теле! Ни дип әйтә инде ул бу сүзләрне? Гөлшәһидәне юатыр, өметләндерер өченме? Юк инде, Фатихәттәй аны андый вөҗдансыз кеше дип уйламасын...
Илмира үлгәннән соң да бер ел вакыт уза. Мансурның йөрәк ярасы һаман төзәлми. Игътибарлы, сак күңелле Гөлшәһидә моны сизми калмый. Үзе исән булмаса да. Илмира һаман Мансурның йөрәк түрендә икән әле. Гөлшәһидәнең Мансур белән бәйле кичерешләренә үтеп кереп, язучы кеше күңеленең иң нечкә тибрәлешләрен күрсәтә алган.
Гөлшәһидә дүрт ел буе гел Мансурны уйлап яши. Тик Мансур аңа карата һаман да битараф, салкын кала. Күпме түзәргә була бу хәлгә?!. Әнә шул көннәрдә Гөлшәһидә күзенә ифрат игътибарлы һәм тәкәллефле Яңгура чалына. Ул Яңгура белән мавыгып киткәндәй була. Шунда ук автор героиняның үткән тормышына экскурс ясый,
Д»»р. анда бер агрономга кияүгә чыгуы иск» төшерелә Монын белән автор гүя ки, btrypa белән мавыгу аның Мансурга булган хисләрен сүндерә алмаячак, дип әйтергә ’•ли вакыйга барышы нәкъ шуны раслый. Якгура, Гөлшәһидә һәм Мансур театрда очрашалар. Гөлшәһидә Мансурдагы үзгәрешләрне шундук абайлап ала. Төс-кыяфэте көрәйгән. Чигәләрендәге ак чәчләре хәтта сирәгәйгән сыман. Бу аңлашыла да. Ул төньяктан кайтканнан бирле байтак гомер узды. Төзәлмәс яра, онытылмас кайгы ♦ булмый, диләр Әлеге көтелмәгән очрашу тагын Гөлшәһидәнең күңел яраларын куз- j гатып җибәрә. Юк икән, онытып булмый икән, күңел гүрендә һаман Мзнсур икән, Никадәр генә игътибарлы, эрудицияле һәм тапкыр сүзле булмасын. Яңгура Мансурны г оныттыра алырлык кеше түгел икән шул. —
Гөлшәһидә Акъярга китәр алдыннан. Әбүзәр абзыйсы телефон буенча аны үз- « ләренә кунакка чакыра. Гөлшәһидә, мең рәхмәтләр әйтеп, баш тартыл караса да. s Әбүзәр абый «үпкәлибез дигәч, барырга була. Телефон трубкасын куеп, ул үз бүл- х мәсенә өйләнеп керә. Яңа үтүкләнгән җылы күлмәген естенә кигәч, Гөлшәһидә көзге С5 алдына килеп баса. Ябыккан, күзләре зурайган, йөзе дә суырылган. Умрау сөяге дә ? беленә башлаган. Киенеп юлга чыккач, тагын икеләнә башлый. Ник бара ул? Картларга ~ хөрмәт йөзеннән генәме? Әйе. фәкать шулай гына! Башка берни дә, берни дә юк ф Әмма Таһироеларның таныш парадныена килеп керүе була, йөрәге тагын сулкылдап тибәргә тотына Парадныйда аны кулларына шәмсез шәмдәлләр тоткан канатлы - фәрештәләр каршы ала. Бүтән вакытларда да шул фәрештәләрнең кулларына яна 3 торган шәм тоттырасы килә Гөлшәһидәнең, бүген ул теләге аеруча көчле була. Күрә- J сең, күңелнең кайсыдыр почмагында өмет уты сүнмәгән әле Z
Әбүзәр абзыйлар йортында аны бик җылы каршылыйлар Тик Гөлшәһидә генә * үзен энә остендә утыргандай сизә. Өйдә телефон шалтырый Фәтихәттәи кире >- әйләнеп керә дә:
— Сине.— ди Мансурга.
Аның коры тавышы Гөлшәһидәне Мансурга борылып карарга мәҗбүр итә _ Ә Мансурның уңайсызланып китүеннән аны хатын-кыз чакыруын аңлап ала Гөлшә- — һидә, бугазына килеп төелгән дулкынны сиздермәс өчен, пальма артынарзк яшеренә Казаннан ул Таһировларга башка килмам, Мансур белән бүтән беркайчан да очраш- мом, дип китә. Акъярга кайтып эшли башлауга, яңадан хисләре кайнарга ютына. “ Күпмә тырышса да, оныта алмый ул Мансурны
Гөлшәһидәне партия өлкә конференциясенә делегат итеп сайлыйлар, ул яңадан Казанга килә. Акъярда ничектер йомылыбрак юрган сагынулары тагын уяна һәм Гөлшәһидә янә бер тапкыр Мансурны оныта алмавын, аңардан башка яши алмаячагын аңлый. Ул зарыгып Мансурны көтә. Аның Казанга килүенә берничә көн үтә. газеталарда аның рәсемнәре чыга, радиодан да аның турында сөйлиләр Боларны Мансур бер ишетмәсә дә. бер ишетергә тиеш ләбаса. Димәк, Мансур аны көтми, димак, Гөлшәһидә аңа бөтенләй кирәкми.
Совет кешесенең рухи дөньясы никадәр матур булуын күрсәтү нияте белән, язучы Гөлшәһидәнең эчке деньясын бик җентекләп тасвирлый. Романның бу ягы ышандыра. Инде Гөлшәһидәнең җәмәгать зшлеклесо буларак башкарган хезмәтләрен автор күбрәк санап кына чыга Бу, билгеле күләмдә, образны ярлыландыра түбәнәйтә
Тормыштагы иң яхшы кешеләрне күрсәтергә, совет кешеләренең әхлакый матурлыгын расларга омтылу голого романда кулланылган типиклаштыру алымнарына да үз эзен салган. «Ак чәчәкләр» романы романтик характердагы әсәрләргә тартым. Бу. барыннан да бигрәк профессор Таһиров һәм Гөлшәһидә образларына карый.
Гомумән алганда. Г. Әпсәләмовның иҗат почеркы «Сүнмәс утлар» ромаиындә- ГЫЧа калган. Тик лирик агым кочоя төшкән. Геройларны тел ягыннан һәм психологик яктан характерлау осталыгы үскән. Аның элеккерәк әсәрләрендә икенче дәрәҗәдәге персонажлар еш кына күләгәдә калып килә торган иде. Бу романда андый персонажлар да тулы канлы һәм ышандырырлык булып чыкканнар. Мәдинә ханым Асия, Фотихөпой, Николай Максимович кебек образлар, болай вакыйгаларның үзәгендә юрмасалар да, тормышчан итеп, яратып эшләнгәннәр
«Сүнмәс утлар» һәм «Ак чәчәкләр- романнары образ -җет итүдә әаюриын ос’а- Лыгы ПГЫн да үсә. камилләшә төшүен сөйли. Үзонөң бу әсәрләрендә Г Эпсәләмов.
вакыйгаларның тышкы калыбын сөйләүдән качып, игътибарын геройларның психологиясенә. эчке дөньяларын ачуга юнәлтә. Бу әсәрләрдә конфликтлар дөньяга капма- каршы карый торган кешеләрнең үзара бәрелешеннән килеп чыга. «Алтын йолдыз» белән чагыштырганда, -Газинур» бер адым алга китү иде. Бу әсәрдә язучы гади авыл егетенең поэтик образын тудыра, аның батырлыкка килү юлын ышандырырлык итеп сурәтли алган иде. Биредә авторның игътибар үзәгендә бер герой, әсәрнең бөтен агышы Газинур образын ачуга буйсындырылган. «Сүнмәс утлар» романында инде ике төп герой. Романның төп конфликты шуларның үзара бәрелешеннән килеп чыга. Әсәрдәге сюжет-композиция, образлар системасы әлеге ике образны ачуга хезмәт итә. «Ак чәчәкләр'Дә шулай ук ике төп герой: Әбүзәр Таһиров һәм Яңгура. Тик бу романнарның архитектоник төзелешендә аерма да бар. «Сүнмәс утлар»да бер генә төп линия, калган линияләрнең һәммәсе үзәк линиягә буйсындырылган. Ә «Ак чәчәк- ләр»дә исә Гөлшәһидәнең Мансурга булган мәхәббәте турындагы яки Гөлшәһидә белән Яңгура арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган бүлекләр, болай романдагы төп образларны ачарга булышсалар да, үзбаш, мөстәкыйль әһәмияткә дә ияләр.
Типик характер аны тудырган җирлекнең төп сыйфат һәм үзенчәлекләрен дә үзендә туплаган була. Сөләйман һәм Иштуган Уразмәтов, Гөлшәһидә һәм Әбүзәр Таһиров образларында язучы алдынгы, коммунистик моральней кешенең табигатенә, аның үз-үзен тотышына никадәр көчле йогынты ясавын раслый. Үз әсәрләрендә ул әхлак ягыннан үрнәк булырлык кеше характерлары бирә. Шуның белән бергә, Хәсән Мортазин. Яңгура образлары аша кешеләр аңындагы шәхси милекчелек, индивидуализм чире калдыкларын тәнкыйть итте.
Габдрахман Әпсәләмов иҗаты коммунистик тәгълимат белән коралланган совет язучысы алдында чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылуы турында сөйли.