Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


«КАЗАН УТЛАРЬЬН ТИКШЕРҮ
Татарстан язучылар союзы идарәсенең
сентябрь башларында булып узган киңәйтелгән
утырышы «Казан утлары» журналын тикшерүгә
багышланган иде.
Журналның 5—8 саннарында басылган
повесть һәм романнар турындагы сүзне Ф. Хөсни
башлады. Без хәзергә ике зур әсәр хакында фикер
йөртә алабыз, диде докладчы, анык берсе «Тын
елга буенда» (роман), икенчесе — «Ялыкмаслар»
(повесть). С. Рафиковнын «Тын елга буенда»
романы — әһәмиятле, кирәкле әсәр. Автор
тормыш объектын яхшы белә, теле тулаем әйбәт.
Әсәрдә гыйбрәтле эпизодлар, реаль образлар
шактый. Романный кимчелеге — персонажлар
арасындагы мөнәсәбәтләрнең мотивлаштырылып
җитмәгән булуы. Аннан соң характерлар һәм
вакыйгалар үсешендә беркадәр логикасызлык
сизелә. Ф Хөсни Б. Камаловның «Ялыкмаслар»
әсәренә нигездә уңай бәя бирде.
Докладчы Ш. Маннур поэзия әсәрләре
хакында суз алып барды. Журналда басылган
шигырьләрнең эстетик көче дә. идея эчтәлеге дә
тиешле югарылыкта икәнлеген әйтте. Ләкин
шунын белән бергә, диде докладчы, шигырьләр
тематик яктан ярлырак. поэзия әсәрләрендә кеше
образы, бүгенге көннең Зөбәйдәләре, Алсулары
юк. кеше образын бөтен тулылыгы белән сурәтләү
өчен поэма жанрына мөрәҗәгать итү кирәктер.
Ахырдан Ш Маннур аерым авторларның
шигырьләренә тукталды. Алар- ның уңышлы һәм
кимчелекле якларын күрсәтте.
Хикәя һәм очерклар, публицистик язмалар
хакында И. Низамов чыгыш ясады. Ул хикәяләргә
нигездә уңай бәя бирде, публицистика
әсәрләренең дә уңышлы якларына тукталып,
кайбер очеркларда геройларның катлаулы
проблемаларны бик ансат хәл итүен. тормыш
конфликтлары артык шомартылып.
гомумиләштереп бирелүен күрсәтеп үтте.
Драматургиягә анализ ясаган докладчы Р.
Ишморат Н. Исәнбәтнең «Аулак өй» әсәрен дә, Т.
Миңнуллинның «Кем сызган» һәм X. Вахитның
«Күк капусы ачылса» комедияләрен дә яхшы
әсәрләр рәтенә кертте.
X. Госман һәм Н. Гыйззәтуллин әдәби
тәнкыйть турында чыгыш ясап, әдәби тәнкыйтькә
соңгы вакытта талантлы һәм тирән белемле
яшьләр килүен әйттеләр. Журналга кергән
тәнкыйть мәкаләләренең күбесе мавыктыргыч
итеп язылган, кызыклы, материалга бай дип
билгеләнделәр. Журналның һәр санында чыгып
килә торган бәләкәй рецензияләрнең авторы
куелмавын, гадәттә, әсәрләрнең уңышлы яклары
гына әйтелүен искәртеп үттеләр.
Р. Даутов иң яхшы тәрҗемә әсәрләрен генә
тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер әйтеп,
журналда басылган тәрҗемәләрнең
кимчелекләрен күрсәтте. Уңай якларын санап
чыкты.
Ахырдан журналның баш редакторы Г.
Ахунов чыгыш ясады. Ул 1972 елда журналга 50
яшь тулачагын әйтте һәм юбилей елында
эшләнәчәк эшләр белән таныштырды. Журналга
тәкъдим ителгән фәнни әсәрләрнең гыйльми
булулары гына түгел, аңлаешлы булулары да
шарт. диде. Киләчәктә бәләкәй рецензияләр
урынына «Китап күзәтү» бүлеге булачагын,
киләсе елның беренче саныннан даими рәвештә
язучыларның әдәби мираслары бирелә
башлаячагын һәм журналда басылган кече
жанрдагы ип яхшы әсәрләрнең ел ахырында
бүләкләнәчәген әйтеп үтте.
йомгаклау сүзе белән Язучылар союзы
председателе 3. Нури чыкты.
ЯҢА ПРОГРАММА ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ
РСФСР Мәгариф министрлыгы милли
мәктәпләр институтының Татарстан филиалында
эшләүче фәнни хезмәткәрләр әдәбият укыту
мәсьәләләре хакында республикабызны» терле
районнарында һәм шәһәрләрендә әледән-әле лекция
укыйлар Сонгы елларда яшь буынны туган әдәбият
материаллары нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур
әһәмият бирелә 1971 елда бу мәсьәләне про-
пагандалау РСФСРяын терле өлкәләрендә
үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укы-
тучыларынын семинарларында да актуаль янгыраш
тапты Куйбышев өлкәсенең Камышлы зонасында
(январь). Пермь каласында (март) әдәбият
укытучылары филология фәннәре кандидаты,
доцент А. Әми- непнен «Татар әдәбияты укыту
процессында хезмәткә ихтыяҗ тәрбияләү — мөһим
патриотик бурыч», филология фәннәре кандидаты
Г. Әдһәмояаныи «Коммунистик әһлак тәрбиясендә
әдәбият дәресләренең урыны һәм роле». «IV класста
әдәбиятны предметлап укыту методикасы» дигән
темаларга сөйләгән лекцияләрен тыңладылар.
Чунфшстаннын Батыр районында укыту-
чыларның белемен күтәрү институты методисты Ф
Исламовның «Татар әдәбияты укыту процессында
интернациональ тәрбия мәсьәләләре» һәм
«Класстан тыш эшләр үткәрүдә татар әдәбияты бай
чыганак» дигән лекцияләре дә республиканың татар
теле һәм әдәбияты укытучыларында зур кызыксыну
уятты РСФСРныи милли мәктәпләрендә туган тел.
рус теле һәм әдәбиятларын яна программа буенча
укыту мәсьәләләренә багышланып. Грозный
шәһәрендә үткәрелгән фәннн-практнк
конференциягә илебезнең төрле ягыннан делегатлар
жыелды Конференциянең пленар утырышында
Татарстан делегациясе җитәкчесе. милли мәктәпләр
институтының Татарстан филиалы мөдире,
педагогия фәннәре кандидаты Г А. Жданова үзенең
котлау речен кунакларга сәлам һәм истәлекле
бүләкләр тапшыру белән башлап жибәрде.
Конференциянең Туган тел һәм туган әдәбият укыту
секциясендә милли мәктәпләр институты Татарстан
филиалының өлкән фәнни хезмәткәре Б Мнф-
тихоянын «Татар телен яна программа буенча укыту
мәсьәләләре» һәм Г. Әдһ.змова- ның «Татар телен
яка программа буенча укытуның башлангыч
нәтиҗәләре» турындагы лекцияләрен секциядә
катнашучы күп тирле милләт вәкилләре тур
игьтнбар белән тыңладылар. татар мәктәпләренең
эш проблемалы укыту һәм татар әдәбиятыны!
үсеше. Г Тукай. Г. Ибраһнмов, һ Такташ. М Жәлил
традицияләренең ни рәвештә дәвам итүе белән
кызыксындылар.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМИ ЖЫЕЛЫШЫ
Сентябрь аенда Татарстан язучылары- ның
гомуми җыелышы булып, сүз СССР яэучыларынын
V съезды йомгаклары һәм язучылар алдына куелган
бурычлар турында барды.
Татарстан язучылар союзы идарәсе пред-
седателе Зәки Нури үзенең докладында Татарстан
язучыларынын эшенә бәя биреп, каләм осталарын
ирешеп ән уңышлар белән генә канәгатьләнмәскә,
киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә, әдәби
әсәрләрнең санын арттыру беләч бергә, сыйфат
ягына да нык игътибар бирергә чакырды. Докладчы
шулай ук ижаг секцияләренең эшен тагын да
активлаштырырга кирәклеген әйтте Язучыларның V
съезды куйган таләпләргә туры килерлек, тнрәя
эчтәлекле, югары идеяле, бүгенге көн геройларын
сурәтләүче әсәрләргә кннрәк мәйдан бирергә кирәк,
диде. Татарстан язучылар союзы Әлмәт бүлегенең
жаваплы секретаре, шагыйрь Равил Фәйзуллнн
чыгышы нефть ягы әдипләренең ижатын яктыртуга
багышланган иде Равил Фәйзуллнн яшь
прозәикларгэ һәм яшь драматургларга язучылар
оешмасы тарафыннан дз. өлкән әдипләр һәм тән-
кыйтьчеләр тарафыннан да игътибар жнт- мәвен
әйтте М Горький һәм Г Тукай премияләре лауреаты,
шагыйрь Смбгат Хәким әдәбиятның милли һәм
интернационал үзенчәлекләре турында сөйләде
СССР азучыларының V съездында әйтелгән, хәзерге
заманда рус әдәбияты милли әдәбиятларга йогынты
ясаган кебек, милли әдәбиятлар да үз чиратларында
рус әдәбиятына тәхнр ясыйлар, дигән фикерне
куәтләп, язучыларны иҗат эшенә тагын да
игътибарлырак, тагын да таләпчәнрәк булырга
чакырды. Әсәр халыкның мең еллык тарихыннан,
мен еллык культурасыннан, көнкүрешеннән чыгып
язылса гына чын мәгънәсендә әдәби әсәр була ала
һәм шундый әсәрләр генә озын гомерле, диде Тукай
премиясе лауреаты. шагыйрь Хәсән Туфан
<ыгмшынла дз әдәбн әсәрләрнең сыйфатын
яхшырту мәсьәләсе алгы планга куелам Язучы
София Радзнсвскля чыгышының ннгоенә яшь бу-
ынны коммунистик рухта тәрбияли торган әсәрләр
күбрәк булсын иде, дигән фикер са-
лынды Тәнкыйтьче Гази Кашшаф бүгенге әдәби
тәнкыйтьнең бурычлары турында сөйләде. «Казан
утлары» журналынын баш редакторы, язучы Гариф
Ахунов та бүгенге әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә
тукталды. Тәнкыйтьчеләр алдында торган актуаль
проблемалар хакында сөйләде. Әдәби тәнкыйтьнең
әле һаман да тиешле югарылыкка күтәрелеп
житмәвен, заманнан, бүгенге тормыштан шактый
артта калуын һәм шуна күрә күп кенә яна әсәрләргә
объектив бәя бирелмәвен билгеләп үтте.
Җыелышта язучы Ә Еники, галим X.
Хисмәтуллин, тәрҗемәче С. Ибраһимова һ. б.
иптәшләр дә сөйләде КПССнын Татарстан өлкә
комитеты культура бүлеге мөдире М. М. Мусин зур
чыгыш ясады. Партнянен Казан шәһәр комитеты
һәм Бауман район комитеты вәкилләре катнашты.
Җыелыш СССР язучылзрынын V съезды
карарлавын бертавыштан яклады, алар- ны
тормышка ашыру өчен көчләрен аямыйча эшләүне
һәр язучының төп бурычы итеп куйды.
КҮРЕНЕКЛЕ БИБЛИОГРАФ
Озак еллар буена Татарстан китап па-
латасының җитәкчесе вазифасын үтәгән күренекле
библиограф Ә. Б. Булатовка быел 70 яшь тулды. Ә
Булатов озын һәц мактаулы тормыш юлы узган
кеше, эшче, укытучы, редактор, Мәскәү Дәүләт
тарих музеенда нумизмат Гражданнар сугышы
елларында ул Кызыл гаскәрдә хезмәт итә. Бөек
Ватан сугышы чорында халык ополчениесе сафына
баса. Татарстан китап палатасы директоры булып
эшләү дәверендә Ә Булатов татар библиографиясен
үстерүгә күпкәч куя. Республикабызның 1941—
1949 еллардагы «Периодик басмалар елъязмасын»
төзи, «Газета һәм журналлар елъязмасы» да 1955
елда аның инициативасы белән басыла башлый. «В.
И. Ленин әсәрләре һәм аның турындагы әдәбият
татар телендә 1917—1966» дигән кыйммәтле
күрсәткечне әзерли. Совет чорында Татарстанда
басылып чыккан китапларның җыелма каталогын
төзү эшенә җитәкчелек итә (якынча 1400 исемлә).
Татарстанда басылып чыккан рус телендәге
журналларның җыелма каталогын төзи. Бу
тыйгысыз кеше татар әдәбиятын җыеп
бнблиографияләштерү эшен пенсиягә чыкканнан
соң да дәвам иттерә. Ул Татарстан язучылар союзы,
СССР фәннәр академиясенең Г Ибра- һимов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты
китапханәләрендә эшли. Ә Булатов, фәнни
атеизмның халык университеты ректоры һәм СССР
журналистлар союзы члены буларак, зур җәмәгать
эше алып бара. Библиография өлкәсендәге
хезмәтләре өчен Әхмәт ага Булатовка берничә мәр-
тәбә хөкүмәт бүләкләре бирелде.
РУС СЕКЦИЯСЕНДӘ
Татарстан язучылар союзының рус
секциясендә отчет-сайлау жыелышы булды Секция
бюросының яна составына Т. Журавлев
(председатель). Ю Белостоц- кин (секретарь). Г.
Паушкин, М. Скороходов, В. Воздвиженскийлар
сайланды.
ИСТӘЛЕКЛЕ ОЧРАШУ
Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында
журналистлар, язучылар, китап нәшрияты, радио
һәм телевидение хезмәткәрләре КПСС Үзәк
комитеты органы «Коммунист» журналынын
культура бүлеге редакторы урынбасары В. А
Дмитриев белән очраштылар. Сүз КПССнын XXIV
съезды карарлары яктылыгында совет әдәбиятын
һәм сәнгатен үстерүнең кайбер әһәмиятле
проблемалары хакында барды.
КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ
«Сельская новь» журналы иң яхшы очеркларга
конкурс үткәргән иде. Журналның баш редакторы
иптәш А. Куликов TACGP язучылар союзына
җибәргән хатында «Алма исе» очеркы өчен Р.
Кутунга беренче бүләк бирелүе турында хәбәр
итте.
СҮРИЯ ЯЗУЧЫЛАРЫ БҮЛӘГЕ
Татарстаннан бер төркем язучылар һәм сәнгать
эшлеклеләре быел жәен Сүриядә булган иде. Алар
анда Сүрия язучылары белән очраштылар,
истәлекле бүләкләр алыштылар. Бу сәяхәттә
катнашкан драматург X. Вахит Татарстан
язучылзрынын гомуми җыелышында татар
язучыларына сүрияле дуслар җибәргән бүләкне —
гарәп халык көе язылган шкатулканы тапшырды.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Язучы Г. Минский Кама автогиганты тө- Ул
анда
(1968)зүчеләре янында булып кайтты
эшчеләр. «Кама таннары» газетасы каршында
Оештырылган әдэбн берләшмә членнары белән
очрашты.
ТАССРнын халык артисты, композитор 3.
Хәбнбуллин. шагыйрьләр Г Латыйп. Р Гатауллин.
Р Әхмәтжаноя Мамадыш районнары авылларында
унике очрашу үткәрделәр
Югары уку йортларындагы комсомол
работникларының республика семинары үзенең
чираттагы утырышын Казан авиация
ниститутынын «ИКАР» дип аталган яшьләр-спорт
лагеренда үткәрде Совет әдәбияты үсеше
мәсьәләләренә багышланган бу утырышта
шагыйрьләрдән Р Харис. Г Рәхим. Н. Беляев
катнашты
АРТИСТЛАРЫБЫЗ ЧАЛЛЫДА
Кама автомобиль заводы төзелешендә
уздырылган музыкаль фестиваль көннәрендә
ТАССРнын халык артисты, Тукай бүләге лауреаты
И Шакиров концертлары аеруча зур уңыш белән
барды. ТАССРнын атказанган артисты, нәфис сүз
остасы Ф. Йосыпов. баянчылар Н. Курамшин, В
Усманов катнашында «Идел» электр музыка
кораллары ансамбле чыгышларын тамашачылар
яратып кабул иттеләр
ХУДОЖНИКЛАР СЪЕЗДЫ
Актерлар йортында Татарстан художник-
ларының I съезды булды. Съездда Тагарстг-*
художниклары союзы идарәсе председателе X. Г
Якупов отчет доклады белән чыкты Фикер
алышулардан сон республикабыз художникларын
РСФСР художниклар союзы идарәсе секретаре С.
П. Ткачев һәм тугандаш республикалардан килгән
вәкилләр кайнар котладылар. Татарстан язучылары
исеменнән котлау сүзе белән Язучылар сою- эыиын
жаваллы секретаре Р Харисов чыкты. Съезд
Татарстан художниклар союзы идарәсенең яна
составын сайлады Идарәнең председателе итеп
РСФСРнын халык художнигы X Г Якупов
сайланды, секретарь итеп Б С. Яхлнель расланды
ЯҢА ТӨЗЕЛЕШЛӘРДӘ
Октябрь башларынд.3 республикабызның нжат
квчләрс — язучылар, композиторлар,
художниклар, артистлар, кино, рэдио һәм
телевидение хезмәткәрләре, журналистлар
илебезнең бяек төзелешләреннәи берсе — КамАЗда
булдылар. Кызыл почмакларда, клубларда әдәби-
музыкаль кичәләр үткәрделәр Яр Чаллы шәһәренең
«Чулпан» кинотеатрында. Ту бәя Кама шәһәреисн
музыка училищесында зур кичәләр уздырдылар.
КамАЗ. Түбән Кама химкомбинаты җитәкчеләре.
район-партия работниклары белән очрашып,
кызыклы һәм файдалы әңгәмәләр алын бардылар.